ТАТАР ХАЛКЫ ОЕШУГА ЯҢА КАРАШ
оңгы елларда татар тарихына кагылышлы эреле-ваклы басмалар шактый күп нәшер ителә. Гәрчә аларнын шактые фәннилеккә дәгъва кылса да. югары гыйльми дәрәҗәдә эшләнеп, фәнгә этәреш бирерлекләре бик аз Шул ук вакытта, искене ямап-ялгап, еллар дәвамында кат-кат чәйнәлүдән таушалып беткән тарихи чыганакларны, әдәбиятны тагын да уңнан сулга, сулдан унга авыштырып кына корыштырылган «фәнни» басмаларның ишәюе күзәтелә Табигый ки, боларыннан нинди дә булса яңа гыйльми ачыш-табышлар эзләү файдасыз шөгыльдер. Гадәтенчә, карын кайгысын кайгыртып яшәгән бер чорда мирасханәләрдә «өч бакыр тиенгә» яңа тарихи чыганаклар эзләп, «энә белән кое казып» утырырга теләүчеләр әллә ни күп түгел шул. Галим-голәмәдән беришеләренең моңа вакыты, жегәре яисә, гомумән, теләге дә җитенкерәмәсә. икенчеләренең төрле юллар белән ирешелгән олуг фәнни дәрәжә-исемнәре дә чабуыннан тарта, андый «түбәнчелекккә төшәргә» ирек бирми. Нәтиҗәдә, галиҗәнап фундаменталь тарих фәне әкренләп сәяси-популяр юлга табан авышып, аның мажаралы матур әдәбият жанрыннан әллә ни ерак тормаганлыгы ачыграк күзаллана бара. Әлбәттә, шушындый шартларда матбагада дөнья күргән һәр яна ихлас гыйльми хезмәт үзенә күрә бер вакыйга буларак кабул ителә. Бу уңайдан соңгы вакытларда дөнья күргән тарихи басмалар арасында, беренче нәүбәттә, үзенең фәннилеге, кузгалтылган гыйльми мәсьәләләрнең житдилеге, аларнын куелышы һәм үзенчәлекле чишелеше белән галим, этнограф Дамир Исхаковның «Урта гасыр татарларыннан яна дәвер татарларына» (-От средневековых татар к татарам нового времени (этнологический взгляд на историю волго-уральских татар 15-17. вв.)» - Казань: «Мастер Лайн». 1999.) дигән яна тарихи монографиясе аеруча игътибарны жәлеп итә.
Д. М. Исхаков ике дистә елдан артык вакыт дәвамында тарих, этнография, социология кебек үзара чиктәш фәннәр өлкәсендә житди гыйльми тикшеренүләр алып баручы галим һәм, шулай ук. сәяси-ижтимагый эшлекле буларак та күпләргә мәгълүм шәхес. Асылда яңа басма аның төрле елларда дөнья күргән күп санлы гыйльми язмаларында теге яки бу дәрәжәдә чагылыш тапкан милләтнең урта гасырлардагы этник, сәяси-сыйнфый тормышына кагылышлы уй-фикерләренең яңа тарихи материаллар белән тулыландырылып-үстерелеп бер китапка төпләнгән сыгынтысы, ягъни галимнең бу өлкәдәге күпьеллык фәнни хезмәтенең үзенчәлекле бер нәтиҗәсе.
Мәгълүм булганча, татар гавамының халык, милләт буларак оешу баскычлары, анда төрле төрки кавем-дәүләтләрнең тоткан урыны әлегәчә ин четерекле вә бәхәсле гыйльми мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Бу проблема тирәсендә моназара инде озак еллар дәвам итеп, татар җәмгыятенең төрле катлауларына үтеп керде һәм шулкадәрле популярлашты ки, этник тарих буенча гыйльми эзләнү-тикшерен үләргә азмы-күпме мөнәсәбәте булган галимнәр генә түгел, хәтта монарга кагылышлы беренчел чыганаклардан бөтенләй бихәбәр инсаннар да анда «кул уйнатып» шул рәвешле ансыз да хәттин ашкан бәхәс йомгагына бер генә карыш булса да җеп ялгапС
Фән
куюны үзенә күрә бер мәртәбә саный башладылар. Галимнәрдән беришләре татар халкы оешу
мәсьәләсен, нигездә. Идел буе болгарлары белән бәйләп. Болгар дәүләтенентурыдан-туры
варисы итеп каралган Казан ханлыгы чикләрендә хәл итәргә омтылса, икенчеләре аны Алтын
Урдада, бу олуг мәмләкәтнең таркалу нәтиҗәсе буларак күзалланган сонгырак дәвер татар
дәүләтләрендә (Казан. Хаҗитархан. Касыйм ханлыкларында, Нугай Урдасында һ.б.) барган
катлаулы этник процесслар яссылыгында чишәргә тырышты. Шул кимәлдә белгечләр, татар
халкы оешуга «болгарчылык» яки «татарчылык» тарафдарлары булуларына карап, ике төркем
хасил итүләре рәвешле, еш кына гыйлем дөньясын онытып, фани дөнья ваклыкларына, шәхси
мөнәсәбәтләргә күчүче очсыз-кырыйсыз бәхәсләр дәрьясына кереп чумды Проблеманың үтә
катлаулылыгын, урта гасырлардан бирле сакланып калган чагыштырмача аз санлы, өтек
мәгълүматлы, аерым очракларда бер-берсен инкарьда итүче беренчел тарихи чыганакларның
аны җиңел генә, берьяклы хәл итәргә мөмкинлек бирмәгәнлеген искәрткән хәлдә, кайбер
галимнәрнең, гомумән, каралган мәсьәләдә ахыр нәтиҗәләр ясаудан тыелып торуын танырга
м әҗбүрбез.
Совет Берлеге чорында милли тарихка «болгарчылык» карашы «агач атка
атландырылып» рәсмиләштерелгән иде. Әмма аннан соңгы дәвердә тарих куласасы төрле
фасылда әйләнеш кичерде, гыйльми мәсьәләләрдә азмы-күпме хөрлек заманы килде, шул
рәвешле элгәре кагылган-сугылган шанлы Алтын Урдага рәсми мөнәсәбәттә дә берникадәр
үзгәрешләр күзәтелде. Ә «болгарчылар» белән «татарчылар» арасындагы моназара исә тагын
да кыза төшеп, вакыты-вакыты белән Марс кырындагы мәгълүм тарихи вакыйгаларны хәтерләтә
башлады. Шул кызу бәхәсләрнең нәтиҗәсе буларак, беръяктан. Алтын Урда дәүләтенең әле
башлангыч чорында ук очсыз-кырыйсыз Идел. Кубан. Дон буе далаларын тутырып исәпсез-
хисапсыз «татар» кабиләләренең күченеп йөрүе «ачыкланса», икенче яктан, борынгы Идел буе
болгарларының да. урта гасырлардан бирле бүгенгәчә «саф килеш» сакланып калулары, күп
йөзләр дәвамында кимсетелгән хокукларын яклап аваз салулары мәгълүм булды. Бәгъзе
бәндәләр, үзләренә «татар», дип эндәшүдән хурланып, кайтарып бирүне таләп итә башлады.
Тарихи процессларның үсеш закончалыкларын, беренчел тарихи мәгълүматларны, ахыр чиктә,
тормыш чынбарлыгын санга сукмаучы мондый тәкәббер сәяси кыйланышларнын фәнни
мәсьәләне гыйльми чишүгә һич тә булышлык итмәгәнлеге, аннан битәр, татар җәмгыятен эчтән
таркатуга, көчсезләндерүгә китергәнлеге аңлашыладыр булса кирәк.
Гадәттә, фәндә гыйльми бәхәсләр үзләре табигый булып, еш кына аны алга этәрүгә
хезмәт итәләр. Әмма каралган очракта алар бер-береңне аңлау-ишетүне күздә тотмаган очсыз-
кырыйсыз буш сүз көрәштерүләргә, итәк астыннан ут уйнатуга кайтып калганлыктан, нәтиҗәдә,
җәмәгатьчелек анында да татар халкының этник тарихына нисбәтле берникадәр фикри
чуалчыклыклар, каршылыклар тууга сәбәпче булдылар. Шул рәвешле, тарихи белемнәрнең
алгарышына, милли тәрәккыяткә комачаулык тудыручы җитди проблемаларның берсенә
әверелделәр.
Д. М. Йсхаковнын этнология белән тарих фәннәре чигендә эшләнгән яна
монографиясенең «сөйкемле сөяге» шунда ки, ул татар халкы (аерым алганда. Идел- Урал буе
татарлары) оешу мәсьәләсендә әлегәчә яшәп килгән «болгарчылык», «татарчылык»
карашларына алмашка аларнын синтетик кушылмасы булып карала алган үз чишелешен
тәкъдим итә. Берочтан, озак еллар дәвамында «укмашып каткан» бәхәс төенен сүтү өчен дә
алшартлар тудыра.
Моңарчы галим үзе дә фәнни даирәләр, җәмәгатьчелек күзаллавында милли этник
тарихка радикал «татарчалык» карашы тарафдарын гәүдәләндергәнлектән, яна монография
чыгу уңаеннан сонгы вакытларда анын бу өлкәдәге гыйльми күзаллаулары (күрәсең, фәнни
тикшеренүләр, аралашулар нәтиҗәсендәдер) берникадәр табигый үзгәрешләр, үсеш кичергән,
дип уйларга кирәк. Ниһаять, ул. нигездә, үзенең элеккедән килгән фәнни инануларына тугры
калган хәлдә, татар халкы оешуда борынгы болгар компонентының ролен кимсеткән соңгы
чиктәге «татарчылык» карашларының да. Алтын Урда кебек дөньякүләм әһәмияткә ия олуг төрки-
татар мәмләкәтендә, анын җирлегендә оешкан сонгырак дәвер татар дәүләтләренд ә барган
гаять катлаулы этник процессларны санга сукмаучы «саф болгарчылык» карашларының да.
үзләренең үтә берьяклы булулары сәбәпле, мәсьәләне гыйльми чишү өчен өлге була
алмауларын аңлау дәрәҗәсенә ирешә. Шул ук вакытта, татар халкы оешу баскычларын жәмгыяти
чорларга бүлеп өйрәнү ысулына таянып ачыкларга тырышуның да. беренче нәүбәттә ул ысулның
этник берәмлекләрдә аерым жәмгыяти дәверләр дәвамында барган эчке үзгәрешләрне бәяләү
мөмкинлеген
бирмәве сәбәпле, максатка яраксызлыгын искәртә. Милләтнең этник тарихына кагылышлы
фәнни әдәбиятны жентекле өйрәнү аша ясалган шушы мөһим методологик нәтижәләр аңарга
каралган мәсьәләдә моңарчы калыплашкан назари (теоретик) кысаларны бушата төшеп,
проблемага яна караш ташларга, аны чишү максатында үзгә юллар эзләргә мө мкинлек бирә Ә
аларны табу исә жинел түгел Аерым алганда, этник жәмгыятьләрнен кабилә, халык, милләт
буларак яшәү чорлары, аннан битәр, аларнын санап кителгән сыйфатларда көнкүреш иткәндәге
эчке үсеш баскычлары арасындагы тарихи чикләрне нинди алшартларга нигехзәнеп уздырырга1
Кызганычка каршы, тарихи этнологиядә бу методологик проблеманың әлегә ахыргача чишелеш
тапканы юк. Күп белгечләр (шул исәптән китап авторы да) таныганча, моңа этник
жәмгыятьләрнен бер сыйфаттан икенче сыйфатка ирешү юлында мәгълүм бер ара «күчеш
хәлендә» тереклек итүләре дә сәбәпче. Дөрес, этногенез тәмамланып, халыкның, шәхсән, үз
этник тарихы башлануның төп билгесе булып этник җәмгыятьләрдә ачык төсмерләнгән милли
үзаннын калыплашуы хезмәт итә ала. дигән фикер ныгый бара. Ләкин, чынлыкта ан эшчәнлеге
белән бәйле бу нечкә үзгәрешләрне тарихи чыганаклар нигезендә күзәтү гаять кыен. Шунын
белән бергә, этник жәмгыятьләрнен төп үсеш баскычларын билгеләү өчен совет чорыннан бирле
кулланылып килгән фәнни төшенчәләр җыелмасының да күп очракта бәхәслелеге. максатка
ярашсызлыгы күзаллана. Әмма санап кителгән кыенлыклар асылда әле аларнын бер өлеше генә.
Икенче зур проблема XV-XVII гасырдан сакланып калган тарихи чыганакларның торышы белән
бәйле. Кызганычка каршы. Идел-Урал буе татарларының шул чордагы этник тарихын яктырта
алырлык материаллар күп түгел Бу аеруча XVI йөз урталарына кадәрге вакытка-мөстәкыйль
төрки-татар дәүләтләре дәверенә кагыла.
Бу дәвер, гомумән, милләтебезнең этник тарихында иң карангы. аз өйрәнелгән
чорларның берсе булып кала. Шул ук вакытта, ул татар халкы оешуда хәлиткеч әһәмияткә ия
Идел-Урал буйларында бу дәвердә барган катлаулы этник процессларга ачыклык кертел ген
очракта, анын татар халкының соңгырак чорлардагы этник тарихын өйрәнү өчен дә ачкыч була
алачагы ачык төсмерләнә Моны автор яхшы аңлый. Теманы эшләү өчен бик үк уңайлы булмаган
шартларда ул. бер яктан, тарихи этнология өлкәсендәге соңгы назари казанышларга таянып,
анда үз өлешен дә кертергә омтылса, икенче яктан, гыйльми хезмәтенең тарихи нигезен XV -XVII
йөзләргә караган язу-теркәү кенәгәләре (писцовые, переписные книги) кебек, этник тарих буенча
үхләрендә шактый мәгълүмат туплаган, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында гыйльми әйләнешкә
аз кертелгән яңа төр чыганакларны киңрәк куллану, этнография, тел белеме материалларын да
файдалану исәбенә тагын да төрлеләндерергә, баетырга-ныгытырга тырыша. Авторның
монографияне язганда Мәскәү. Санкт-Петербург. Казан. Киров. Пермь. Пенза. Оренбург
шәһәрләрендәге 11 мирасханәнең 27 фондында тупланган гаять күп тарихи чыганак, төрле
илләрдә, төрле елларда урыс, инглиз, татар телләрендә, башка төрки телләрдә дөнья күргән 515
исемдәге фәнни әдәбият белән эш итүе үзе үк аның бу юнәлештә н икадәр ижтиһад иткәнлеге
турында ачык сөйли булса кирәк
Этник процессларның сәяси, сыйнфый-икътисади күренешләрдән алып этномәдәни.
этнопсихологик сәбәпләргә, географик җирлеккә, яшәү рәвешенә кадәрле гаять күп төрле
алшартларга бәйлелеге закончалыгын нык үзләштергән хәлдә, автор монографиясендә
күтәрелгән төп мәсьәләне дә төрле тарихи күренешләрнең үзара йогынтысы яссылыгында,
комплекслы рәвештә тикшерергә омтыла Шул уңайдай, фәнни хезмәттә XV -XV1I йөзләрдәге
Идел буе татар җәмгыятьләрендә сыйнфый бүленеш һәм анын этник процессларга йогынтысы.
Алтын > рда дәвереннән соңгы тагар кандыкларындагы сәяси-административ төзелешнең урта
гасырларга хас нәсел-ыру җирлегендә бүленешкә мөнәсәбәте. Нугай Урдасының Казан. Касыйм
чанлыклары белән үзара мөгамәләләре һәм Идел-Урал буе татарлары калыплашуда нугай
компонентының роле. Урал буе татарлары оешуда төрки-угор җирлектәге «иштәк» этник
мирасының әһәмияте. XV-XVI йөзләрдәге гагар җәмгыятьләренең XVII гасыр Идел-Урал буе
татарларыннан аермалыгы кебек, бихисап күп. берсеннән берсе катлаулы, аз өйрәнелгән,
бәхәсле мәсьәләләр күтәрелә һәм алар теге яки бу рәвешле чишелеш тә таба
Шунысы әһәмиятле, галим үзенен гыйльми эзләнүләрендә, еш кына очракларда
күзәтелгәнчә, этник тарих темасына буш сүз куертулар юлы белән түгел, ә бәлки беренчел
чыганакларда, фәнни әдәбиятта тупланган тарихи мәгълүматларны вәземле барлау-тикшерү,
узара чагыштыру аша нәтижәләр ясау юлы белән, ягъни
тарихи анализ-синтез, чагыштыруларга корылган ихлас фәнни ысул белән барырга омтыла.
Нәтижәдә. байтак гыйльми табышларга юлыга Шул ук вакытта, монографиядә урын алган кайбер
нәтиҗәләрнең, фәнни дәлилләү җитенкерәмәү сәбәпле, әлегә бары тик гыйльми фараз буларак
кына бәяләнә алганлыгы да аңлашыла. Мәсәлән, бу авторның Казан ханлыгындагы сәяси-
административ даругаларны (өлкәләрне) дәүләттәге аерым идарәче нәсел-нәсабәләргә
(кланнарга) мөнәсәбәтле билекләр (кенәзлекләр) итеп күрсәтү омтылышына кагыла.
Кайбер белгечләр фикереңчә. Кырым ханлыгы үзенең башлангыч чорында нәсел-ыруг
җирлегендә бүленешкә нигезләнгән дүрт билектән гыйбарәт булган. Алар башында Ширин.
Аргын. Барын. Кыпчак ырулары башлыклары торган. Соңрак бу билекләргә көчле Мангыт (яисә
Мансур) билеге дә өстәлгән. Санап кителгән идарәче нәсел-ырулар вәкилләре ханлыкта карачы
биләр (карачылар) системасы, дип йөртелгән дәүләт идарәсе тәртибенең нигез ташын тәшкил
иткәннәр. Карачылар (һәр идарәче нәсел-ырудан берәр карачы) ханның «ун кулы», иң якын
киңәшчеләре, дәүләттә аннан кала иң йогынтылы, дәрәҗәле кешеләр булып, илне ң эчке, тышкы
сәясәтендә гаять мөһим роль уйнаганнар. Алардан олуг карачы, дип аталганы (ул бәкләр бәге,
ягъни кенәзләр кенәзе дип тә йөртелгән) аеруча зур йогынты, дәрәҗә белән файдаланган
Кагыйдә буларак, болары дәүләтнең башлангыч чорында Ширин, соңрак Мангыт ырулары
вәкилләреннән булган.
Үз заманында В В Вельяминов-Зернов. М Г.Худяков кебек галимнәр язып калдырганча.
Алтын Урда чорыннан мирас булып калган бу идарә системасы Казан ханлыгына да хас булган.
Дәүләттә Шириннар өстенлек иткән дүрт идарәче нәсел- ыру (клан) булуы турында әйтелә Ләкин
аталган тарихчылар аларны ханлыктагы сәяси-административ бүленеш белән бәйләп
карамыйлар, һәм табигый ки. андый бәйлелекне күрмиләр дә. Шул рәвешле, китерелгән тарихи
хәбәрләрнең әле үзеннән- үзе Казан ханлыгындагы сәяси-административ даругаларны
(өлкәләрне) андагы идарәче нәсел-ыруларга мөнәсәбәтле билекләр итеп тану өчен җитәрлек
җирлек бирмәгәнлеге аңлашыла. Бу проблемага ачыклык кертү исә турыдан-туры башка берничә
мөстәкыйль, аз өйрәнелгән, катлаулы тарихи мәсьәләне чишү белән бәйле. Беренчедән, китап
авторы Казан ханлыгында югарыда атап кителгән идарәче нәсел- ырулардан барысының да
фани дөньяда булуын күздә тотса да. проблема өстәмә ачыклауны, фәнни дәлилләүне сорый
Шулай ук. бу дәүләттәге даругалар да махсус гыйльми тикшерүне таләп итә.
Моңарчы Казан ханлыгында биш сәяси-административ даруга (өлкә) - Арча. Алат. Гәреч.
Жөри. Нугай даругалары булган, дип исәпләнелә иде. Галимнәрдән берсенең «җиңел кулы»
белән фәнни әдәбиятка «кереп киткән* бу фикер, гадәтенчә, китаптан-китапка күчә килде. Ләкин,
XV-XVI йөзләргә караган тарихи чыганакларны өйрәнү мәсьәләнең алай ук гади булмаганлыгын
күрсәтә. Мәсәлән, атап кителгәннәрдән тыш. аларда Чуаш («Чувашская дорога», чыганакларда
«чуваш» төшенчәсе «чюваш»рәвешендә бирелә). Югары Чуаш («Верхняя Чувашская дорога»).
Урта Чуаш («Средняя Чувашская дорога»). Үкрәч («Окречская дорога»). Яке («Якийская дорога»).
Аты («Атызская дорога») даругалары да искә алына (сүз уңаеннан, китап авторы Казан өязенең
1565-1568 еллардагы язу кенәгәсенә нигезләнеп искә алган «Алгы Чуаш» даругасы - «Передняя
Чувашская дорога» - безгә мәгълүм түгел, күрсәтелгән кенәгәдә дә күзәтелми). Тарихи
чыганакларның эчтәлеге санап кителгән төшенчәләрнең аларда гади «юл» мәгънәсендә генә
кулланылмыйча, аерым сәяси-административ берәмлекләрне анлатканлыкларына шик
калдырмый. Болардан тыш. ханлыкта Түбән Чуаш даругасының да булуы аңлашыла. Бу
даругаларның Урыс дәүләте чорында сакланмаулары (урыс хөкүмәте оештырган Казан өязендә
Арча. Алат. Гәреч. Жөри. Нугай даругалары гына була) аларнын Казан ханлыгы дәверенә
карагайлыклары турында сөйли. Шуның белән бергә. Жөри даругасы тарихи чыганакларда
беренче тапкыр 1570-1574 елларда гына искә алына Ханлык чорындагы Чуаш даругасының
(Югары. Урта. Түбән Чуаш даругаларынын) да. соңгырак дәвердәге Жөри даругасының да
Казаннан көнчыгышка таба җирләрне биләгәнлекләрен исәпкә алып, бер үк дарутанын төрле
заманда, сәяси шартларда төрлечә аталуы турында фикер йөртергә мөмкин. «Даругалар» белән
бәйле проблемаларны яхшы аңлаган хәлдә, автор үзе ханлык чорындагы Чуаш. Яке даругаларын
Урыс дәүләте дәверендәге Жөри. Гәреч даругаларына тиңли Шул рәвешле. Казан ханлыгындагы
урын алган биш идарәче нәсел-ыруга шул кадәрле үк даруга туры килүгә корылган арифметик
мантыйкка ирешергә омтыла Чөнки, шуның сонында. ханлыктагы биш идарәче нәсел-ыруны
аларга мөнәсәбәтле билекләр
(кенәзлекләр) буларак күзалланган «даругаларга» аерым-аерым «беркетеп» чыгасы гына кала.
Ләкин, чынлыкта, ханлыкта даругалар саны биштән күбрәк булган булса кирәк. Әйтик, автор үзе
үк ханлык чорында. Яке дару гасы белән беррәтгән. Гәреч даругасынын да булуын танып, асылда
үз-үзенә каршы килә. Үкрәч даругасынын тагын да шул ук Урыс дәүләте чорындагы Жөри
даругасы булуы мөмкинлеген фаразлау белән генә чикләнә (югыйсә. Үкрәч даругасына исем
биргән Лаеш юнәлешендәге ханлык чоры кальгасы сонрак Нугай даругасына караган» Ә инде
кечкенә Аты даругасы (Казан өязенен 1565-1568 еллардагы язу кенәгәсендә искә алынган бу
даруга үз исемен Арча ягындагы Аты авылыннан алган), күрәсең. галимгә мәгълүм түгел. Моннан
тыш. тарихи чыганаклар югарыда искә алынган Югары. Урта Түбән Чуаш даругаларынын да Чуаш
даругасынын аерым өлешләре генә булмыйча аерым сәяси-административ берәмлекләр
булганлыгына ишарәли булса кирәк. Шул рәвешле. Казан ханлыгы чоры «даругалары» белән
бәйле шактый зур проблемалар йомгагы хасил була. Бу уңайдан, «ханлыктагы биш идарәче
нәсел-ыруга биш даруга» арифметик мантыйгы да мәгълүм дәрәҗәдә шик-шөбһә уята.
Язма тарихи чыганакларны өйрәнүче галим М.Ә Усманов фикеренчә. татар ханлыклары
чорындагы даругалар алар, гомумән, жирле идарәчеләр Ул. шулай ук. «даруга» төшенчәсенең
чыганакларда «даруга бәге» («даруга-бек») гыйбарәсе белән үзара бәйлелектә кулланылуына да
игътибар итә. Шуңа нисбәтле, соңгы төшенчә «даруга белән идарә кылучы бәк (кенәз)»
мәгънәсендә аңлашыла. Даруга бәкләренең гурыдан-туры карачыларга-билекләр
башлыкларына буйсынуы турындагы фаразны кабул иткәндә, «ханлыкта ханның идарәи
хокуклары, гомумән, нидән генә гыйбарәт булды икән сон?» - дигән урынлы сорау туа. Бу очракта
ул дәүләтнең эчке сәясәтенә (димәк, тышкы сәясәтенә дә) житди йогынтысы булмаган «курчак»
идарәче булып күзаллана. Ә тарихи чыганаклар исә ханның илдә, гәрчә карачылар, дәүләт
диваны (кинәше) тарафыннан берникадәр чикләнгән булса да. хакимият белән
файдаланганлыгы, эчке, тышкы сәясәттә хәлиткеч әһәмияткә ия булганлыгы турында сөйлиләр.
Бу уңайдан, «даруга бәкләренең» тагын да шул хан боерыгы белән аерым даругаларга
(өлкәләргә) административ күзәтүче, идарәче итеп билгеләнгән дәүләт хезмәтендәге аксөякләр
булуы ихтимал Моннан тыш. ул чорда ханлыктагы күп жирләрнең (бигрәк тә Казан шәһәре
тирәсендәгеләрнен) хан биләмәләре (ягъни дәүләт жирләре) булып исәпләнүе мәгълүм.
Чыганаклардан күренгәнчә (һәрхәлдә. XVI йөзнең икенче яртысына - XVII йөз башына караган
чыганаклар шуна ишарәли) ул биләмәләр. Казаннан кайсы юнәлештә булуларына карап, гөрле
сәяси административ даругаларга караганнар. Ә инде аерым даругаларны тәшкил иткән
жирләрнең урта гасырлар дәвере феодаль биләмәләренә һич тә хас булмаган дөрес геометрик
жисем — бер очы ханлык башкаласы Казанга орынып торган өчпочмак рәвешендә күзаллануы бу
сәяси-административ берәмлекләрнең «өстән билгеләнгәнлеге», ясалмалылыгы турында сөйли
Шуларны искәрткән хәлдә, аларнын ханлыктагы аерым идарәче нәсел-ыруларга, карачыларга
бәйле билекләр булуы мөмкинлеге берникадәр шик тудыра. Шул уңайдан авторның Кырым
ханлыгын үрнәк итеп алуына бәйле сораулар да туа. Әйтик. Кырым ханлыгыннан аермалы
буларак. Казан ханлыгында борынгы болгар мирасы зур урын алып торганлыктан, беренчесе
икенчесеңдәге сәяси-административ төзелеш мәсьәләләрен өйрәнү өчен бернинди
искәртмәләрсез генә өлге итеп кабул ителә аламы ' Гомумән. Кырым ханлыгында сәяси-
административ «даругалар» булганмы' Булган хәлдә, ханлыктагы билекләр (кенәзлекләр) белән
даругалар арасындагы үзара тәңгәллек анда ни рәвешле чагылыш таба? Проблемага
кагылышлы бу сораулар әлегә җавапсыз кала
Шулай да. автор Казан ханлыгында» ы Нугай даругасын Мангыт. Арча даругасын Кыпчак.
Гәреч даругасын Аргын. Алат даругасын Барын, ә Жөри даругасын Ширин идарәче нәсел-
ыруларына (кланнарына) бәйле билекләр (кенәзлекләр) итеп күрсәтү өчен күп көч сарыф итә.
Әмма бу юнәлештәге тырышлыклар, нигездә, теге яки бу идарәче нәсел-ыру вәкилләренең, яисә
аларга нисбәтле борыш ы төрки-татар кавемнәренең (кыпчакларның, нугайларның,
мангытларнын һ б ) Казан ханлыгында, дәүләттәге аерым сәяси-административ даругаларда
булу-булмавын. яшәү -яшәмәвен ачыклау омтылышы белән чикләнгәнлектән, әлеге көтелгән
нәтнжәне бирмиләр
Аерым алганда, автор урыс елъязмаларындагы мәгълүматларга таянып ханлыкта
«Мангыт Йортының» (ягъни. Мангытлар феодаль биләмәсенең. билегенең) булуын фаразлый
һәм асылда бары тик мангытларнын. башка нугай кабиләләрнең ул чорла Нугай даругасында
тереклек итү мисалларына нигеадәнеп кенә беренчесен икенчесенә тиңли Казан ханлыгында
«Мангыт йортының» булуы мөмкинлеген
170РӘШИТ ГАЛЛӘМОВ таныган очракта да. өтек тарихи мәгълүматларның аның биләмә ләрен
географик күзлектән якынча гына булса да шәрехләргә ирек бирмәвен, феодаль биләмәгә һәм
сәяси-административ берәмлеккә исемнәр биргән «мангыт». «нугай» төшенчәләренең тәңгәл
килмәвен (мангытлар ике дистәгә якын нугай кабиләсенең берсе генә), нугайлар ның исә ханлык
чорында. Нугай даругасыннан тыш. башка даругаларда да (мәсәлән. Алат. Чуваш-Жөри
даругаларында) яшәвен һәм. ниһаять. «Мангытлар жиренен» «даругалардан- бәйсез берәмлек
булуы ихтималын да күздә тотсак, бу нәтижәнен ни дәрәжәдә шартлы икәнлеге аңлашыла булыр.
Галим, аерым тарихи күзәтүләргә таянып. Зәй. Чишмә. Минзәлә. Ык. Түбән Агыйдел
буендагы жирләрнен дә ханлык дәверендә Нугай даругасына (димәк ки. «Мангыт йортына»)
кергән булуы мөмкинлеген фаразлый. Ләкин, язма чыганаклар Нугай даругасынын XVII йөздә -
XVIII йөз башында Казаннан көньяк юнәлештәге җирләрне үз эченә алып. Чулман аръягында
көнчыгыштан Чишмә елгасы белән чикләнгәнлеге (шартлы рәвештә) турында сөйлиләр. Бу
елгадан көнчыгыштарак жирләр Жөри даругасына нисбәтләнә. Үз чиратында, сонгысы
көнчыгыштан Уфа өязе белән чикләнгән. Шуларны искәрткәннән сонында. атап кителгән елгалар
буендагы жирләрнен ханлык дәверендә Нугай даругасына (димәк ки. «Мангыт йортына»)
караганлыгы зур шик-шөбһә уята.
Автор, аерым татар аксөякләренең нәсел шәҗәрәләренә, башка тарихи хәбәрләргә
таянып. Нугай даругасын «Мангыт йорты», язма чыганакларда күп тапкырлар искә алынган «Арча
кенәзләрен» («Арские князья») Кыпчаклар, ә Гәреч даругасына нисбәтләнгән легендар Чура
батыр (Нәрек углы Чура. «Чура Нарыков») нәселен Аргыннарбелән бәйләү-тинләүаша Нугай.
Арча. Гәреч сәяси-административ даругаларынын Мангыт. Кыпчак. Артын билеклекләре
булганлыкларын әле күпмедер дәрәжәдә нигезләргә омтылса, дәлилләр булмау сәбәпле. Алат
даругасын Барыннарга. Жөри (Чуаш) даругасын Шириннарга калдыклык мантыйгы буенча гына,
ягъни «калган идарәче нәсел-ыруларга - калган даругалар» мантыйгына нигезләнеп кенә
беркетә. Шул рәвешле, үзе үк мәсьәләнең әлегә ахыргача чишелеш тапмаганлыгын таный.
Димәк ки. урта гасырлар дәүләтләрендә кабилә, нәсел-ыру мөнәсәбәтләренең зур
әһәмияткә ия булганлыгын искәрткән хәлдә дә. Казан ханлыгындагы сәяси- административ
даругаларнын (өлкәләрнең) дәүләттәге аерым идарәче нәсел-ыруларга бәйле билекләр булуы
мөмкинлеге турындагы фикернең әлегә бары тик гыйльми фараз буларак кына бәяләнә
алганлыгы төсмерләнә. Проблемага ачыклык кертү исә күп дәрәжәдә югарыда китерелгән
сорауларга җавап табу, шик-шөбһәләрне тарату белән бәйле.
Табигый ки. монографиядә күтәрелгән мәсьәләләр фәнни әдәбиятта эшләнеш
дәрәҗәләренә, тарихи чыганаклардагы мәгълүматларның тулылыгына карап, төрле микъдарда
чишелеш табалар.
Казан ханлыгында, XVII йөз уртасына кадәр Урта Идел буенда татарлар арасындагы
сыйнфый бүленешнең халык оешуга нисбәтле этник процессларга бәйлелегенә багышланган
бүлек тә аерым игътибарга лаек Мәсәлән, автор монда. Казан ханлыгындагы аксөякләр катлавын
барлап-тикшереп чыкканың сонында. нәсел-ырудашлык нигезендә оешкан татарлар бу дәүләттә
хакимлек итүче феодаллар даирәсенең нигезен тәшкил иткәннәр, дигән нәтиҗәгә килә. Хәер .
Алтын Урда таркалганнан сон. аннан чыккан аксөяк татарларның Казан ханлыгында идарәче
феодаллар катламының төп өлешен тәшкил иткәнлеге турындагы фикерне үз заманында кайбер
XIX йөз урыс тарихчылары да язып калдырган иде Ләкин, галим ул феодалларның нәсел-
ырудашлык нигезендә оешканлыкларына игътибар итеп, фикерне тагын да конкретлаштыра,
тулыландыра төшә. Хәлбуки, нәтиҗәне алга таба яңа дәлилләр белән ныгытырга кирәк булачагы
аңлашыла Чөнки. Кырым ханлыгыннан аермалы буларак. Казан ханлыгында кабилә
аерымлыкларынын. нәсел- ырудашлыкка нигезләнгән мөнәсәбәтләрнең, утрак тормышка
нигезләнгән борынгы болгар этник, рухи-мәдәни мирасы йогынтысында, мәгълүм дәрәҗәдә
«йомшарган*, юкка чыккан булуы да ихтимал. Бу бигрәк тә ханлыкның соңгы дәверенә кагыла.
Тарихи үсеш закончылыгы шуны искәртә ки. моңа күп дәрәжәдә утрак тормыш, хуҗалык итү
рәвеше дә сәбәпче була.
Казан ханлыгында феодаллар катламының мөселман руханилары, бәкләр, морзалар,
огланнар (уланнар), казаклар кебек сыйнфый төркемнәрдән торганлыгы бәхәссез. Шул ук
вакытта, авторның урыс елъязмаларындагы «эчкеләр» («ички») төшенчәсенә дә мөстәкыйль
сыйнфый эчтәлек биреп, аларны дәүләттәге идарәче
даирәләргә - бәкләр, морзалар төркемнәренә нисбәтләве белән килешүе кыен Беренчедән,
«эчке» сүзе, гомумән, исемне, жисемне белдермичә, анын асыл сыйфатын гына билгели
(мәсәлән, «эчке дөнья», «эчке базар», «эчке сәясәт» һ.б.) «Эчке» сыйфатына күплек кушымчасы
кушылып ясалган «эчкеләр» төшенчәсе исә. кагыйдә буларак, шул «эчке» сыйфатына ия исем -
жисемнәрнен жыелмасын (тупланмасын) аңлата
Димәк ки. мәсьәләгә кагылышлы тарихи чыганакларда урын алган «эчкеләр» («ички»)
гыйбарәсе. Казан. Кырым ханлыкларындагы феодалларның төрле катлауларындагы хезмәт итү
урынына, рәвешенә нисбәтле, эчке бүленешне аңлатучы сыйфат төшенчәләренең берсе буларак
күзаллана. Мәсәлән, елъязмадагы «ички. дворные и задворные казаки* гыйбарәсендә искә
алынган эчке казакларның сарай хезмәте белән бәйле (биредә хан сарае күздә тотыла) хәрбиләр
булганлыгы әллә ни шик тудырмый «Сарай казакларын* («дворные казаки») шулай ук ха н сарае,
яки ханның шәхси карамагындагы гаскәриләр мәгънәсендә аңларга була Боларнын тыныч
вакыттагы хезмәте, күрәсең, хан сарае, шәһәр кирмәне белән чикләнмичә, «хан йорты», ягъни
хан биләмәләре (сарай, дәүләт карамагындагы жирләр) белән бәйле булган. «Сарай
казакларының», «эчке казаклар» белән берлектә, хан гвардиясенең (ягъни, турыдан-туры хан
сарае, дәүләт идарәсе карамагындагы гвардиянең) нигез ташын тәшкил иткән булуы ихтимал.
«Задворные казаки» гыйбарәсе белән шәрехләнгән казаклар исә ханлыктагы аеры м феодаль
биләмәләр белән бәйле дәрәжәле аксөякләр-бәкләр. морзалар кул астындагы гаскәриләр булган
булса кирәк. Кирәк чакта, алар хан боерыгы буенча, үз бәкләре, морзалары житәкчелегендә хан
гаскәренә килеп кушылганнар. Шулай ук аксөякләр тарафыннан үзара эчке ызгыш-талашларда
да файдаланылганнар Әлбәттә, татар ханлыкларындагы казаклар хәрби катламы махсус
өйрәнүне сорый. Әмма тарихчы В Е. Сыроечковский «киң мәгънәдәге «эчке» - хезмәтче
төшенчәсе ин югары дәрәжәдәге сарай хезмәтчеләреннән алып ин түбән дәрәжәдәгеләренә
кадәр - барысында иңләгән», дип язуы һәм «эчкерләрнен» гади «хәрби хезмәткәр» («военный
слуга») да. кенәз дә булырга мөмкинлекләрен искәртүе белән, мөгаен, күп дәрәжәдә хаклы
Тарихи чыганакларда урын алган «эчке казаклар* («ички казаки»), «эчке кенәзләр* («ички князи»)
гыйбарәләре шуларны раслый гына төшә шикелле. Шул ук вакытта, «эчкеләрнең» феодаллар
сыйныфына нисбәтле төшенчә булганлыгы да шик тудырмый
Аерым очракларда «эчкеләр» төшенчәсе урыс елъязмаларында мөстәкыйль яңгыраш та
ала сыман Мәсәлән, аларда «а се салтаны и сеиты. шихзоды. моллы, уланы, князи, мурзы; а
ичкам имена ведомо учинили», яки « от сеита и от уланов и от князей и от карачей и от ичек и от
мурз и от молн и от шихозд и от всех казанских людей» кебек юлларны да укырга була . Ләкин,
китерелгән мисалларда «эчкеләр» сүзенең шулай ук жыелма мәгънәгә ия булып, феодалларның
төрле катлау вәкилләреннән торган сарай әһелләрен күздә тотуы ихтимал Бу уңайдан, урыс
елъязмаларына, риваятьләр жанрына якын торучы хикәяти чыганаклар буларак, гомумән,
терминнар белән ирекле эш йөртү, сыйнфый төшенчәләр белән этник терминнарны бутау кебек
кимчелекләрнең хас булуын искәртеп үтү дә зарур Шул сәбәпле, татар ханлыкларында яшәгән
халыкларны, кавемнәрне ачыклау максатыннан, алардан һәр очракта тулы мәгълүмат эзләү дә
мәгълүм дәрәжәдә файдасыз шөгыльдер
Китапның Казан ханлыгындагы «түбәнге» сыйнфый катламнарга. XVI -XV1I йөзләрдәге
Казан. Зөя өязләре «ясаклы чуашлар»ы мәсьәләсенә багышланган өлеше иң уңышлы, тулы
эшләнгәннәрдән берсе буларак бәяләнә ала
XVI гасырның икенче яртысына-XVII гасырга караган язу-теркәү кенәгәләрендә, башка
тарихи документларда теркәлгән бу «ясаклы чуашлар» тарихчы галимнәрнең инде берничә буын
вәкилләренә тынгылык бирми. Эш шунда ки. XVII йөзнең икенче яртысыннан башлап алар
барысы да диярлек тарихи чыганакларда «ясаклы татарлар», дип атала башлыйлар Искә
алынган «чуашлар» Казан ханлыгының үзәк жирләрендә. татар халкы оешуда гаять зур
әһәмияткә ия булган, анын «Мәккәсе» булып исәпләнгән Казан артында. Тау ягында жирле
халыкның чагыштыргысыз күпчелеген тәшкил иткәннәр. Ханлыкның башкаладан көнчыгышка
таба жирлөрен ү< эченә алып торган сәяси-административ өлкә («даруга») дә «чуаш» атамасын
йөрткән
Галимнәрнең беришләре агап кителгән «ясаклы чуашларны» этник чуашлар. икенчеләре
борынгы удмуртлар белән бәйләргә тырышса, өченчеләре «ясаклы чуаш»
гыйбарәсендәге «чуаш» төшенчәсенә бары тик сыйнфый мәгънә биреп, аларны шул ук ясаклы
татарлар, дип санады. Дүртенчеләре, теге яки бу рәвешле, бу «чуашларны» Идел буе
болгарлары этник мирасына нисбәтләде. Еллар дәвамында мәсьәләгә төрле карашлар
калыплашу сәбәпле, проблема озакка сузылган фәнни моназара жисеменә әйләнде.
Үзеннән-үзе аңлашыла ки. Казан. Зөя өязләре «ясаклы чуашлары» мәсьәләсенә ачыклык
кертми торып. XVI-XVII йөзләрдә Урта Идел буенда барган катлаулы этник процессларны бөтен
тулылыгы белән күзаллау мөмкин түгел.
Китап авторы проблеманы инде күптәннән бирле күз унында тота, гыйльми мәкаләләре
аша аны өйрәнүгә үз өлешен кертә Мәсьәләгә кагылышлы фәнни әдәбиятны. XVI-XVII йөзләрдә
«ясаклы чуаш» төшенчәсенең таралу географиясен яңабаштан жентекләп күздән кичергәннең
соңында, ул проблеманың әле һаман да канәгатьләндерерлек дәрәжәдә чишелеш
тапмаганлыгын искәртә һәм бу өлкәдә ирешелгән гыйльми казанышларга, үзендә тупланган
тарихи мәгълүматларга таянып, аны ахыргача ачыкларга алына. Нәтижәдә. максатына ирешә
диярлек. Тарихи чыганаклар шуны ачык тасвирлый: 1) Искә алынган Казан. Зөя өязләре
«чуашлары» Казан артында. Тау ягында ханлык чорында да яшәгәннәр. XVI йөзнең икенче
яртысы һәм XVII йөз тарихи чыганакларында шуларга бәйле урын алган «ясаклы чуашлар»
(«ясачные чюваша») гыйбарәсе дә ханлык дәвереннән килгән традицияләрнең бер чагылышы
булып тора; 2) Бу «чуашлар» XVI йөздә үк әһле ислам динен тотып, вафат булган кешеләрен дә
«татарлар» белән бер үк мөселман зиратларында жирләгәннәр. соңгылары белән бер үк
авылларда яшәгәннәр, алар белән бернинди арадашчысыз (тәржемәчесез). турыдан-туры
аралашканнар (димәк ки. «татарлар» белән бер үк гелдә. яисә, һичьюгы. аларга бик якын,
аңлаешлы шивәдә сөйләшкәннәр). Мәгълүм булганча, хәзерге чуаш теле татарларга чуашлар
белән арадашчысыз, турыдан-туры аралаша алу мөмкинлеген тәэмин итми; 3) Бәгъзе «чуашлар*.
теге яки бу дәрәжәдә, Идел буе болгарлары этник мирасы белән бәйле; 4) XVII йөз уртасына
кадәр (һәрхәлдә. XVI йөзнең икенче-XVll йөзнең беренче яртыларында) «ясаклы чуаш»
гыйбарәсендәге «ясаклы» һәм «чуаш» төшенчәләре тарихи чыганакларда үзара бәйлелектә
кулланылып, мәгълүм дәрәжәдә аваздаш, сыйнфый мәгънәдәш сүзләр булганнар Ягъни, «чуаш»
төшенчәсе шул ук «ясаклы кеше»не аңлаткан. Шуның белән бергә, каралган «чуашларнын»
феодаллардан бәйле «крепостной» кешеләр («чюваша- дворовые люди») булуы очраклары да
билгеле. Тулаем алганда, алар «түбәнге»сыйнфый катлам вәкилләреннән, «кара халыктан» гына
торган.
Тарихи хәбәрләрне күзәтүгә нигезләнгән шушы беренчел нәтижәләр үк инде XVI-XVII
йөзләрдәге Казан. Зөя өязләре «чуашларының» борынгы удмуртларга әллә ни катнашы
булмаганлыгы турында искәртәләр. Асылда бу фараз бары тик гыйльми хыял офыкларының
чиксезлеген раслаучы бер мисал буларак кына карала ала.
Югарыда шәрехләнгән нәтижәләр искә алынган «чуашларны» турыдан-туры этник
чуашлар белән бәйләргә дә мөмкинлек бирмиләр. Югыйсә, Казан ханлыгы халкының төп өлеше
чуаш халкы вәкилләреннән торган, дип фикер йөртергә туры килер иде.
Мәгълүм булганча, хәзерге чуашлар Идел буе болгарлары белән борынгы фин- угор
кавемнәре (бигрәк тә борынгы марилар) кушылуы нәтижәсендә оешкан халык. Алар беркайчан
да ислам динен тотмаганнар Шуның белән бергә, атамалардагы тәңгәллекнең борынгы Идел буе
болгарларына нисбәтле уртак мираска бәйлелеге дә аңлашыла. Күрәсең, моның сере Идел буе
Болгар дәүләте оешу чорына ук барып тоташа. VII-IX йөзләрдә Дон. Кубан буе далаларыннан
Урта Идел буена күтәрелгән төрки болгарлардан Иделнең унъяк ярында, жирле фин-угор
кавемнәре арасында төпләнгән бер өлеше, соңгылары белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырып,
ни рәвешледер. IX йөздә Идел буе Болгар дәүләте оешу, соңрак бу дәүләттә ислам дине кабул
итү белән бәйле процесслардан берникадәр читтә торып калган булса кирәк Шул сәбәпле,
болгарларның Урта Идел буендагы ике төркеме үзләренең алга таба этник, рухи-мәдәни
үсешләрендә ике юнәлеш алалар. Табигый ки. бу үсешнең нәтижәсе дә төрлечә Идел буе
болгарларының дәүләт төзүгә, ислам дине кабул итүгә нисбәтле, нигездә Иделнең сулъяк
ярында, өлешчә унъяк ярында да яшәгән зур күпчелеге, төрле мәгълүм тарихи сәбәпләр
аркасында. Алтын Урда. Казан ханлыгы дәверләрендә Азов (Азак). Дон. Кубан. Түбән Идел буе
далаларыннан Урта Идел буена үтеп кергән кыпчак телле кардәш төрки кавемнәр (кыпчаклар,
нугайлар һ.б.) белән тыгыз багланышлар нәтижәсендә XIV-XV йөзләрдә тел ягыннан кыпчаклашу
(«татарлашу-) чорын кичерә. Хәзерге чуашларнын көчле фин-угор йогынтысы
астында яшәгән, тора-бара аерым билгеләре буенча (тормыш-көнкүреш, гореф- гадәтләр һ б )
сонгыларына хас сыйфатларга да ия була барган, асылда мәжүси бабалары исә янә моннан
читтә торып кала. Шул рәвешле, болгар чыгышлы ике этник төркемнен беренчесе татар халкы
оешу, икенчесе чуаш кавеме калыплашу белән бәйле катлаулы процесслар казанында «кайный».
Нәтижәдә. алар яна дәвергә дә татар, чуаш халыклары сыйфатларында «аяк басалар».
Табигый ки. этник процесслар гасырлар буена сузылып, бер этник халәттән икенче этник
халәткә күчү юлында мәгълүм бер ара «күчеш чорын» ла кичерәләр Бу уңайдан, күрәсен. Казан
ханлыгы дәверендә болгар чыгышлы ике этник төркемдә дә әле аларны башка якын, кардәш
төрки ыру-кавемнәрдән аерып торучы, шул ук вакытта үзара берләштерүче гомуми, мөстәкыйль
«болгар» этник үзаңы берникадәр дәрәжәдә сакланган булса кирәк. Дөрес. XV йөздә-XVl йөз
башында бу үзан күп дәрәжәдә этник чыгышка нисбәтле тарихи хәтергә, игенчелеккә корылган
яшәү рәвешендәге уртаклыкка гына корылган булса кирәк (хәер, XV йөз уртасына кадәр болгар
чыгышлы этник төркемнәр арасында мәгълүм дәрәжәдә тел уртаклыгы да сакланган булуы
ихтимал). Чөнки, каралган чорда болгар этник мирасына ия ике төркем арасындагы
аерымлыклар, беренчесенең ислам диненә нигезләнгән рухи мәдәни тормыш белән яшәве,
кыпчаклашуы («татарлашуы»), ә икенчесенең исә асылда мәжүси булып калуы, фин-угор халкына
хас сыйфатларга ирешүе сәбәпле, шактый зур булган булырга тиеш
Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында Идел буе болгарлары, аларнын турыдан-туры
варислары асылда аксөякләрдән (феодаллар сыйныфыннан) хәрбиләрдән торган кыпчак
(«татар») телле кардәш төрки кавемнәргә карата буйсыну хәлендә булып, нигездә жирле
халыкның «түбәнге» сыйнфый катламнары вәкилләреннән- игенчеләрдән торганлыктан, «чуаш»
төшенчәсенең ханлык дәверендә сыйнфый төсмер дә алуы табигый. Чөнки төшенчәнен этник
һәм сыйнфый эчтәлекләре нигездә тәңгәл килгән диярлек. Үз чиратында, болгар этник мирасына
ия ике төркем арасындагы сыйнфый уртаклык аларны бер исем астында берләштерергә
мөмкинлек биргән алшартларның берсе булган булса кирәк. Димәк ки. XVI-XVI1 йөзләр тарихи
чыганакларындагы «чуаш» төшенчәсе, беръяктан этноним булып, болгар этник мирасына ия
халыкны аң латкан, икенче яктан, «кара халык», «түбәнге сыйнфый катлам вәкиле»
мәгънәсендәге сыйнфый эчтәлеккә дә ия булган. Шунлыктан, ул сыйнфый - этник термин буларак
бәяләнә ала
• Чуаш» төшенчәсенең гарәп илчесе Ибн Фадланнын 922 елга караган сәяхәтнамәсендә
искә алынган «суаз» дигән болгар кабиләсенә бәйле атамадан килеп чыккан булуы ихтимал.
Дөрес, «чуаш» этнонимы урыс тарихи чыганакларында XVI йөзнең беренче чирегеннән башлап
кына чагылыш таба башлый. Ләкин, бу ате анын берәр болгар кабиләсе исеме яки болгарларның
икенче бер синонимик атамасы рәвешендә анарчы да кулланылмаганлыгын аңлатмый (мәсәлән,
шундый исем белән болгарларны күрше фин-угор халыклары атап йөрткән булуы бик ихтимал
һ.б.)
«Чуаш» этнонимынын үзатама булуы-булмавы мәсьәләсе әлегә ачык кала. Бу исемнең
үзатама булуы да. Казан ханлыгында феодаллар катламын тәшкил иткән «татарлар» яки күрше
фин-угор кавемнәре тарафыннан кушылган булуы да ихтимал Бу уңайлан, тел галиме Р.
Әхмәтьяновныи төшенчәне «игенче» сыйфатында мәгънәсендә шәрехләве кызыклы Идел буе
болгарларының X-XI йөзләрдән үк төп шөгыле игенчелек булганын искәртсәк, аңлатманың
дөреслеккә туры килү мөмкинлеге күзалланыр. һәрхәлдә, хәзерге чуашларның борынгы
бабалары «чуаш» этнонимын XVI йөздә үк үз иткәннәр булса кирәк XVI йөз дәүләт эшлеклесе А
Курбский язмаларындагы «Черемиса горная, а по их Чуваша зовомые» («Тау чирмешләре, ә
аларча Чуашлар, дип аталучы») гыйбарәсе шундый фикергә этәрә (мариларның борынгы
бабалары - «тау чирмешләре» чуаш халкы оешуда шулай ук катнашканнар). Ахыр чиктә, «чуаш»
төшенчәсенең хәзерге чуаш халкы исемендә чагылыш табуы табигый. Ләкин бу инде мәгълүм
дәрәжәдә фин-угорлашкан кавем
Китап авторы Урта Идел буена кагылышлы тарихи чыганакларда урын алган XIV-XV
Йөзләр «бисермәннәре» белән XVI -XVII йөзләр «ясаклы чуашлары» арасында да уртаклык таба
Галим фикереңчә. Алтын Урдада, бигрәк тә анын Болгар нилаятендә ким дигәндә XIV йөздән
бирле яшәгән һәм нигездә ислам дине тоткан «чуашлар» (.шарга кадәр «бисермәннөр»)
мөстәкыйль этник төркем тәшкил иткәннәр Анын оешуында болгарлар хәлиткеч роль уйнаган
Шул ук вакытта, бу этник төркемнең калыплашуында башка этник компонентлар да (кыпчаклар
һ.б.) катнашкан булуы ихтимал Тулаем алганда, автор урыс чыганакларындагы XVI-XVII йөзләр
«ясаклы
чуашларын» һәм аларга кадәрге «бисермәннәрне» Алтын Урданың Болгар вилаятендәге, соңрак
Казан ханлыгындагы аерым сыйнфый-этник берәмлек («этносословное образование*) итеп
карарага кирәк, дип исәпли. Казан ханлыгында бу төркем сыйнфый яктан Казан татарларының
«түбәнге* - феодаль бәйле өлешен тәшкил иткән.
Әлбәттә, мәсьәләгә кагылышлы башка төрле фикерләр дә булырга мөмкин. Алга таба
проблема тагын да ачыклана, конкретлаша төшәр. Әмма авторның аны эшләүгә күп көч сарыф
итүе, нәтижәдә аны чишүгә зур өлеш кертүе бәхәссез.
Яна монографиядә шулкадәрле күп. кызыклы, аз өйрәнелгән тарихи проблемалар
күтәрелә ки. күләме нык чикләнгән язма кысаларында аларның барысына да тукталу, әлбәттә,
мөмкин түгел. Хәер, бу максат итеп тә куелмады. Ул мәсьәләләрнең ни дәрәжәдә четерекле дә.
кызыклы да икәнлеген шәрехләү өчен аларның кайберләреңә генә тукталып узылды. Ә инде
Идел-Урал буе татарларының этник тарихына кагылышлы гаять күп проблемаларны
өйрәнгәннән-тикшергәннән сон. галим тарафыннан ясалган ахыр нәтижәләр аерым игътиб арга
лаек. Мәсәлән, автор Идел-Урал буе татарларының XV-XVI1 йөзләрдәге этник алгарышында өч
баскыч билгеләргә була, дип саный: 1) Алтын Урдага бәйле соңгы дәвер (XV йөз - XVI йөз уртасы);
2) күчеш чоры (XVI йөзнең икенче яртысы - XVII йөзнең беренче унъеллыклары); 3) оешу-берләшү
дәвере (XVII йөзнең 30 елларыннан алып гасыр азагына кадәр) Шул ук вакытта, соңгы ике
баскычны, «гомум татар халкы* оешуның уртак чоры буларак, берләштереп карарга да була, дип
исәпли. Казан. Касыйм ханлыклары дәверендә бу дәүләтләрдә ике якын кардәш төрки-татар
халык - Казан татарлары һәм мишәр феодаль халыклары калыплашу процессы бара. Беренче
очракта бу процесс XVI йөзнең уртасында, икенчесендә — гасыр азагында тәмамлана.
Дәүләтчелекне югалту, демографик катастрофа һәм татар дәү ләтләрендә калыплашкан элеккеге
сыйнфый структураларның жимерелүе нәтиҗәсендә. XVI йөзнең икенче яртысыннан башлап.
Идел-Урал буе татар феодаль халыкларында («народность» мәгънәсендәге) XVII йөзнең 30
елларына кадәр барган «күчеш чоры» башлана. Бу чор татарларда сыйнфый аерымлыкларның
кимүе, аларның эчке сыйнфый-этник төркемнәрдән арынуы, берләшү тенденциясе белән
билгеләнә. Автор фикеренчә. этник тәрәкъкыяттәге өченче дәвер башы XVII йөзнең 30 еллары
белән билгеләнсә дә. чынлыкта «Идел-Урал буе татарлары», дигән сыйфат ягыннан яна халык
(«народность») оешу процессы элегрәк, инде атап кителгән «күчеш чорында» ук башлана. Идел-
Урал буе татарлары арасында XVI йөзнең икенче яртысында-XVII йөздә барган этник
процессларның юнәлешен, барыннан да бигрәк, мәгълүм сәяси, сыйнфый-икътисади сәбәпләр
аркасында. XVII йөздә аеруча көчәеп киткән массакүләм күченүләр үзгәртә. Бу күченүләр
нәтиҗәсендә Казан татарларының мишәрләр белән үзара багланышлары күпкә көчәя. Нәтижәдә.
XVII йөз ахырына «Идел-Урал буе татарлары», дигән сыйфат ягыннан яңа халык («народность»)
оеша. Шул рәвешле, урта гасырлар татарлары үзләренең этник үсешләрендә яна дәвергә «аяк
басалар». Болар - автор тарафыннан чыгарылган төп нәтижәләр. Алардан галимнең Идел-Урал
буе татарларының XV-XVII йөзләрдәге этник тарихына үзенчә, оригиналь карашы булганлыгы
күзаллана. Ә инде китапның төрле бүлекләрендә урын алган, темага кагылышлы төрле аерым
тарихи проблемалар буенча ясалган биниһая башка күп гыйльми нәтижәләр. күзәтүләр үзләре
аерым игътибарга лаек. Әлбәттә, автор нәтиҗәләре белән килешергә яки өлешчә килешмәскә,
кайбер тарихи мәсьәләләр буенча бәхәскә керергә дә мөмкин. Бу табигый дә. Чөнки Идел-Урал
буе татарларының XV-XVII йөзләрдәге этник тарихына бәйле барлык катлаулы, четерекле,
чагыштырмача аз өйрәнелгән тарихи проблемаларны бер монография кысаларында гына
ахыргача чишеп бетерү мөмкин дә түгел. Әмма шунысы хак: автор яна китабы белән ул
проблемаларны ачыклауга, урта гасырлар дәвере татар халкы тарихын өйрәнүгә үзенең саллы
өлешен кертә Шуның белән үзен гаять катлаулы, күләмле гыйльми мәсьәләләрне дә чишә
алырлык, җитлеккән белгеч итеп таныта. Әле чагыштырмача күптән түгел генә ул татар халкының
XVII-XX йөзләрдәге мәдәни- этник үсешенә багышланган башка бер күләмле монографиясен дә
дөньяга чыгарган иде (кара: ИсхаковД. М Проблемы становления и трансформации татарской
нации. - Казан: «Мастер Лайн». 1997. - 2486 ). Ул басма да аерым игътибарга лаек Буунайдан.
галимнең иҗади омтылышы, гыйльми кыюлыгы, тырышлыгы игътибарга һәм хуплауга лаек.