ОНЫТЫРГА ХАКЫБЫЗ ЮК
әүзия Бәйрәмова. Бу исем әдәбият-сәнгать сөючеләргә генә түгел, кин җәмәгатьчелеккә дә яхшы таныш. Берәүләр, ул исемне зурлап, хөрмәт һәм соклану белән телгә алса, икенчеләр исә, киресенчә, ачуларын яшерергә дә теләми. Моның сәбәбе барыбызга да яхшы билгеле, чөнки Ф Бәйрәмова—озак еллар дәвамында Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәшкән, халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылып жан аткан, шуна бөтен көчен, талантын багышлаган милләтпәрвәр шәхес Аның ижтимагый-сәяси эшчәнлеге турында шактый язмалар пәйда булды, әле тагы да, һичшиксез, язылыр Бүгенге сүзебез исә каләмен әдәбиятның проза, публицистика, шигърият, драматургия өлкәсендә сынап караган һәм һәрберсендә үз сүзен, саллы сүзен әйтеп килгән язучы Фәүзия Бәйрәмова турында. Әдибәнең кин катлау укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Болын». «Моң», «Күл балыгы» һ. б. әсәрләре хакында Мансур Вәлиев, Фаяз Дунай. Фәиз Зөлкәрнәй, Рафаэль Мостафин кебек тәнкыйтьчеләр үз фикерләре белән уртаклашканнар иде Әлеге ижат, бәхәссез, жентекле, тулы өйрәнүне сорый Безнең игътибар үзәгендә Ф Бәйрәмованын «Безне онытмагыз- (Казан. 1999) исемле пьесалар жыентыгы тора
Биредәге төрле елларда язылган әсәрләр жанрлары белән генә түгел, бәлки күтәрелгән тема-проблемалары, ал арны хәл итү юллары белән дә бер-берсеннән шактый аерыла Әмма аларны берләштерүче үзәк тә бар—ул автор үзе һәрбер пьеса артында без әдибәнең тынгысыз жанын, эзлэнүчән характерын һәм күңел ярсуларының, заманның чын мәгънәсендә актуаль мәсьәләләренең үткен һәм сәнгатьле каләм белән кәгазьгә төшерелүен күрәбез. Хәер, сәхнә өчен язылган әсәрләрнең үзләренә сүз бирик
Татар әдәбиятында күренекле шәхесләрнең әдәби обрахтарына мөрәжәгать итү традициясе байтактан килә. Кол Гали. Мөхәммәдьяр. Сөембикә, К. Насыйри, Акмулла, Г Тукай, М. Жэлил, Ф Яруллин кебек танылган әдәбият-сәнгать әһелләренә багышланган әсәрләр язылды. Ф Бәйрәмова «Атылган йолдыз- драмасында егерменче елларның иң күренекле шагыйре Һади Такташны шәхес һәм әдип буларак аңларга тырыша, анын тормыш фажигасе сәбәпләрен ачыкларга омтыла. Үзәктә шәхес һәм җәмгыять каршылыгы тора. Әйе. катлаулы чор кешеләрне нәрсәне дә булса сайлау алдына куя. Берәүләр, намусларына хыянәт итмичә. Кеше дигән алы исемгә турылыклы булып калса, икенчеләр исә. хакимият идеологиясенә буйсынып, аның жырын җырлап, күбрәк шәхси мәнфәгатьләре белән генә яши һәм еш кына теләсә нинди түбәнлеккә тошә Әсәрдә шундыйларның икесе шартлы исем белән Ак дус һәм Кара дус дип бирелә Әйтергә кирәк. Такташ образын ачуда алар үзләренә салынган йөкләмәне ту.лысынча үтиләр. Ак һәм Кара дусларның тормыштагы прототиплары ачык гәүдәләнү, автор кулланган документаль язмаларның текстка уңышлы кертелүе Такташ яшәгән мохитне, аның кичергәннәрен, чор каршылыкларын тулырак сиземләргә ярдәм итә
Ф Бәйрәмова шагыйрь Такгашны әдәби процесс, сүз сәнгатенә гомуми караш фонында ача. Ул чорда еш кына үткән мирас, анын түтәл казанышлары кире кагыла Әдәбиятның асыл мәгънәсе һәм максаты бозып аңлатыла Сәнгать әсәрләреннән тормышны натуралистларча күрсәтүне таләп итәләр, һәртөр футуризм, имажинизм кебек юнәлешләргә тарталар һәм. шул ук вакытта, әдәби иҗатка хас шартлылык, символ кебек сурәт тудыру алымнары кире кагыла Алар, осталык үрнәге булудан бигрәк, булдыксыхлык дип бәяләнә Такташ әнә шундый шартларда ижат игә Әсәр
Ф
башында ул жаны-тәне белән халкына хезмәт итәргә чыккан яшь шагыйрь булып алга килеп баса. «Мин янмыйммы?! Бөтен уйларымны, хис-тойгыларымны, Жанымны кешеләргә өләшәм >.—ди әдип. Шашкан хисле, күкрәге «янар таулар» белән тулы шагыйрьне әдәбиятка сөйрәлеп баручылар аңламый, кабул итми. Такташка яшьләр фикере генә ышаныч һәм көч бирә. Ф. Бәйрәмованың уңышы шунда—ул Такташ образын үсеш-үзгәрештә һәм бөтен каршылыгында күрсәтә алган. Ә бит герой алдына авырлык-кыенлыклар өелеп кенә тора. Хәтта дус булып йөрүчеләр дә заманга, системага яраклашырга өнди. Әлеге фикер драманың төп идеясе белән дә бәйле. Нәкъ менә яна хакимияткә мәдхия укып яшәмәгәнгә атылган йолдыз кебек тиз янып бетә Такташ! Драматургның да моңа күңеле сыкрый, жаны әрни. Әмма атылган йолдыз кебек бик азга гына караңгылыкны яктыртса да, Такташ үзенең ижаты һәм шәхесе белән күпләргә шатлык өләшә, анын «атылган» юлы әдәбият үсешенә маяк булып хезмәт итә Шагыйрьнең әдәбияттагы традицияләр, яңалыклар турындагы уйлары игътибарга лаек. Күренекле язучы, тәнкыйтьче Гали Рәхим Һ. Такташ ижатына бүген дә кыйммәтен жуймаган бәя бирә: «Бу яшь шагыйрьдә безнең татар шагыйрьләренең күбесендә булмаган бер ялкын белән бергә гажәп нәзек шигърият һәм әдәби зәвык булганы күзгә бәрелә». Әлеге фикерне буржуазлык, мещанлык карашы диюче Кара дуска Такташ болай жавап бирә: «Революциянең теге ягыннан килгән тәнкыйтьчеләр әдәбиятны бик яхшы беләләр. Дөнья әдәбиятын! (...) Аларга каршы чыгарга түгел, алардан өйрәнергә кирәк». Әлеге юллар белән шагыйрь безгә дә мөрәжәгать итә. Икенче яктан, драма авторы да бу фикерне яклый һәм Такташ кебек олы шәхесне, шагыйрьне әле безгә өйрәнергә дә өйрәнергә ди кебек.
«Шагыйрь үзе шигырьләрендә яши» дигән гыйбарә бар. Ф. Бәйрәмова да Такташ шигырьләрен, аерым штрихларда гына булса да, зәвыклы укучы-тәнкыйтьче буларак бәяли, шулар аша шагыйрьнең күңел дөньясын ачарга тырыша. Гомумән, әсәрдәге драматик хәрәкәтне үстерүдә шигъри текстлар зур роль уйный. Такташны ижатчы буларак бәяли барып, драматург аның шигъриятенең үз чорында гына түгел, бүген дә заманча яңгырашын күрсәтә.
Такташны кеше буларак ачу зур жаваплылык сораса да, драматург үз максатына ирешкән. Шагыйрьнең эш-гамәлләре, характер сыйфатлары, ике Гөлчәһрәгә булган мөнәсәбәте укучыны ышандыра. Мәхәббәт хисе аңа көч, илһам бирә. Ул ярата да, яраттыра да белә. Такташ шәхесе турында уйланганда, автор белән әдәби образ арасындагы охшашлык, якынлыкны да сизәсең. Ф. Бәйрәмова олы шагыйрьнең хис- кичерешләр байлыгын, каршылыгын, жан газапларын бөтен күңеле белән аңлап, үзенеке кебек кабул иткән һәм драмада сәнгать чаралары белән шуларны сурәтли алган.
Бу жыентыктагы пьесаларны язмышлар дәрьясы дип атап булыр иде. Әдибәнең күпчелек геройлары—яшәп килгән система тарафыннан кагылган-сугылган хәлдә дә Кеше дигән олы исемгә тап төшермәгән характерлар. Аңлыйлар ил тәнендә тирән жәрәхәт калдырган вакыйгалар фонында тулырак ачыла. Әфган сугышы империянең асылын гына түгел, бәлки бу илдә кеше гомере, милләтләр язмышы белән дә шахмат тактасындагы фигуралар кебек кенә эш итүләрен бөтен дөнья алдында фаш итте ул. Сиксәненче елларда татар авылында барган вакыйгаларны үз эченә алган «Сандугачның балалары» драмасы әнә шул турыда. Ике егет анасы Сандугач фажигасен Ф. Бәйрәмова милләт фажигасе дәрәҗәсенә күтәргән. Моңы, матурлыгы белән тирә-якта дан тоткан, хыялга бай күңел дөньясы белән яшәгән Сандугачның олы улы сугышта хәбәрсез югала, кайгыдан ана акылдан яза. Кече улын да әлеге мәхшәргә жибәрәләр. ирен төрмәгә ябалар. Б ерникадәр вакыттан соң, дөньядан хәбәре булмастай гарипләнгән олы улының, ни үле, ни тере дигәндәй, хәрәкәтсез гәүдәсен кайтаралар, ә кече улынын үлгән хәбәре килә. Әлеге вакыйгаларда татар язмышы гәүдәләнә. Кемнәрнеңдер «шахмат уены» шартларына буйсынып, безнең милләт үзенен иң булдыклы, иң көчле, таза халыкның киләчәген тәэмин итәрдәй егетләрен Әфгандагы итгурагычка илтеп тыгарга мәжбүр булды.
Вакыйгалар драматизмы Сандугач гаиләсе белән авыл советы рәисе Бәкер каршылыгына бәйле ике яссылыкта үстерелә. Совет власте исеме артына качып, авылдашларын төрлечә түбәнсетеп яшәүче Бәкер әлеге нәселнең тамырын корытмакчы. Баласының хәбәрсез югалуы, тормыш гаделсезлеге чыгырыннан чыгарган Габделхәйнең ана балта күгәрүе тикмәгә түгел. «Мин болай да төрмәдә,- ди ул жан ачысы белән —Минем мал көтүдән башкага хокукым юк». Бу инде гомере
буе көтү көтеп, булганына риза булып һәм власть алдында баш иеп яшәгән кешенен дөньяга ачык күз белән карый башлавы, күп нәрсәләрне аңлавы. Алай гына да түгел, бу инде анын яшәп килгән системадан ризасызлык белдерүе, каршылык күрсәтүе Сонгысы исә өстә утыручылар өчен куркыныч нәрсә. Шуна да алар төрле юллар белән Бәкер кебек куштан, куркак жаннарны. башка кеше сүзе белән генә яшәүчеләрне т&рбияләргә тырыштылар Әсәрдә абстракт ил вәкиле белән сөйләшүче Брежнев сүзләре һәм Бәкернен фи кер-карашлары арасындагы охшашлыкны күрми мөмкин түгел. Икенче яктан, автор милләтнен үз эчендәге куркыныч чирне дә читләтеп үтә алмый Ананын олы улы Илһам армиягә киткәндә авылдашларына болай ди: «Берберегезне саклагыз!» Яшьегетнен әлеге тирән мәгънәле сүзләре халкыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйланырга мәжбүр итә. Әйе. милләтебезгә хас сабырлык, түземлек, чисталык, хезмәт ярату, олыларны хөрмәтләү кебек сыйфатлар бары тик ихтирам гына уята. Шул ук вакытта, фажигале тарихыбыз күрсәткәнчә, хөсетлек, бергәлек булмау аны эчтән тарката, көчсезләндерә Шундый шартларда Бәкер кебек куркак-ялагайлар таты да арта башлый. Илһам сүзләре авторнын безгә дә мөрәжәгате булып тора
Сандугач әсәрдә гомумиләштерелгән образ дәрәжәсенә күтәрелеп, милләт анасы буларак ачыла. Әдибә аны матур кешелек сыйфатлары белән тасвирлый Бала хәсрәтеннән акылын жуйган хәлдә дә ул Бәкер кебекләрдән бер башка өстен Олы йөрәкле әлеге изге зат менә дигән балалар үстергән, сизгер ана күкеле ана нәселен дәвам иттерергә мөмкинлек биргән, бердәнбер дөрес юлны күрсәтә.
Ф Бәйрәмова символик образлар, шартлы алымнар, метафора булып килеп, мөһим идеяне акларга ярдәм иткән күренешләр белән шактый иркен эш итә «Сандугачның балалары»нда утын тумраны рәвешендәге «бала» тирән мәгънәгә ия Тормышның ямен-тәмен тоеп, балалар үстереп, бәхеткә лаек булганнарның сугыш утында януы, аяк-кулсыз гарип булып калуы—бу гайре табигый күренеш Моның белән автор милләт тамырына балта чабуга, анын киләчәгенә куркыныч янауга ишарә итә. Бу фикер Илһамның өенә үлгән сандугач баласы алып кайтуы сурәтләнгән, метафора булып килгән күренештә дә үстерелә—Табигать кошы сандугачнын ике- өч баласы була, алар үтерелсә, әлеге затлы кош нәселе юкка чыгачак. Шулай да драматург үз әсәрен оптимистик рухта тәмамлый
<• Вакыйга жүләрләр йортында бара» пьесасында Ф Бәйрәмова өр-яна тормыш материалының сәнгатьчә сурәтләнешен укучыга тәкъдим итә. Әлеге сәяси сатирада жүләрләр йорты ул—Рәсәй дип аталган империя уртасында калган Татарстан, тасвирланган күренешләр—безнең яшәеш Автор туксанынчы елларда һәркемнең телендә булган «ирек», «азатлык», «демократия», «суверенитет» кебек төшенчәләр аңлаткан фикерләрне сәхнәдәге күренешләр аша аңлатуны, әлегәчә ак-караны аера алмый йөрүчеләрнең күп нәрсәгә күзен ачуны максат итеп куя Әсәрдә үткән белән бүгенгенең диалектик бәйләнеше ачык тоемлана. Түбәндәге өзеккә игътибар итик: «Демократ Бу империя дөньяның үзәге Бөтен дөнья безнең аяк. то есть, кул астында булырга тиеш Чөнки без—Иваннар—дөньяда ин акыллы халык. (...)
Милләтче, һәм шушы тиле фикер сезне жүләрләр йортына китерде дә инде Хал кы гызн ы—һәлакәткә
Демократ Әмма бу вакытлы күренеш Безнен йолдызыбыз мәңге сүнмәячәк Ә мин сезне кызганам. Сөенбикә—ханбикә Сезне милләтегез күзен дә йоммый сатып жибәрде
Милләтче Азатлык хакына алыштырды Тынычлык хакына»
Тарих кабатлана диләр. XVI гасырдагы фажигале вакыйгаларның аерым чагылышларын без хәзер дә күрмибезмени? Әлеге диалог шуна ишарә итә бит Сөенбикә милләттәшләре тарафыннан «азатлык хакына» урысларга сатыла. Безнен көннәрдә, туксанынчы еллар башында, милли хәрәкәт лидерлары да «халыклар дуслыгы»н саклыйбыз дип. үз халкы кулы белән (дөрес, хакимият тарафыннан оештырылып) кыйналмадымени?
Пьеса әйләнә-тирәбездә барган һәм бара торган бик күп хәлләрне, вакыйгаларны янача кузалларга. байтагының асыл мәгънәсенә тирәнрәк төшенергә ярдәм итә.
«Демократ Күпме телисез, шул хәтле ирек алыгыз! Тик жүләрләр йорты кысаларында!
Тиле карт. Соң, моның нәрсә икәнен жүләр дә аңлый бит—жүләрләр йорты булсын да. ирек тә булсын!»
Әсәрдә, гомумән, демократия турында сүз боткасы ясап, халыкны талау, ил, республика байлыгын сатуның ничек оештырылуы, сәнгать чаралары мөмкинлек биргән хәлдә, шактый ачык сурәтләнә. Рәсәйнен. шул исәптән Татарстанның бөтен дөнья өчен сынау урынына, тәжрибә мәйданына әйләнүен автор кат-кат басым ясап әйтә.
Публицистик стиль өстенлек иткән пьесада Тиле Ир һәм Тиле Хатын обрахларына бәйле фәлсәфи агым килеп керә. Драматург көтелмәгән каршылык тудыра: бу дөньяда әле матурлык, ярату дигән төшенчәләр дә бар икән бит!
«Тиле Ир. Кемнеңдер, нәрсәнеңдер колы булу белән кеше яшәүдән туктый
Тиле Хатын. Без шундый ачыш ясадык—кеше кол булу өчен түгел, ярату өчен туган».
Әмма аларны аңламыйлар һәм аңларга да теләмиләр. Кызганычка каршы, бүгенге жәмгыятебездә һәртөр әхлаксызлык, ямьсезлек, пычраклык өстенлек итә шул.
Җыентык исеме итеп тә алынган «Безне онытмагыз» драмасы *37 ел синдромы»н аңларга омтылу белән игътибарга лаек. «Шәхес культы»ның канлы фажигалары, барлыкка килү сәбәпләре турында шактый әсәрләр дөнья күрде Ф Бәйрәмова аларны кабатламый. Әсәрдә вакыйгалар ике катламда булып, үзәктә 37 ел афәтен үз башларыннан кичергән кешеләрнең 50 елдан соң ул хәлләргә мөнәсәбәтен ачыклау тора. Әлеге вакыйгалар сиксәненче еллар уртасында жәмгыятьне куркуга салган күренеш—яшүсмерләрдән торган төркемнәрнең үзара сугышулары фонында бара. Алай гына да түгел, драматург тарихка «Казан феномены» исеме белән кереп калган әлеге коточкыч хәлнең сәбәпләрен шул ук утызынчы елларга бәйләп аңлата. Тоталитар система кешене физик яктан бигрәк рухи яктан какшата, анын акылын ала, күңеленә куркаклык, мескенлек, коллык психологиясе сеңдерә Ахыр чиктә без дә бит шул куркытылганнарның балалары, оныклары Яшь буын вәкиле Эдик әнә нәрсә ди: «Безнең максат—мескен булмау! Безнен максат—кол булмау! Безнең максат—тимергә әйләнү!» Икенче урында ул тормышка карашын тагын да ачыграк әйтә «Безнең ышаныр нәрсәбез калмады, шуңа күрә барысын ватабыз да жимерәбез. Кайда Аллагыз, кайда идеалларыгыз?! Үткәннәрне гел яндыра, юкка чыгара барасыз». ,
Драмада «халык дошманнары» хатыннары Айсылу, Суфия. Гадилә, куркытудан гомере буе «телсез» булып яшәгән Жамал. НКВД работнигы Кыяметдин типик образлар буларак ачыла. Чор каршылыклары, жәмгыятьтә биләгән урыннары, ихтыяр көче, характер сыйфатлары аларнын эш-гамәлен билгели Баланы анадан, хатынны иреннән баш тартырга мәжбүр иткән жәмгыятькә жан әрни. Чорнын кешегә китергән газап-михнәтләре сурәтләнгән урыннарны тыныч кына укып та булмый. 20 ел лагерьда булып, аннан сукыраеп кайткан Галимжаннын үзеннән баш тартырга мәжбүр булган хатыны Айсылу белән соңгы кабат очрашуында кешегә төшкән фажиганен аяусызлыгы, язмышка ачыну бөтен тулылыгында һәм авторнын жан сыкравы булып ачыла:
«Г алимжан. (...) Үтте дә китте гомер. Яшәмәгәндә кебек... Башка күрешмәсәк, бәхил бул, Айсылу.
Айсылу. Син мине кичерә алмассың инде. Галимжан? Гаебем зур Кичерә алсаң, кичер мине. (Алдына тезләнә.)
Галимжан. Синең гаебең юк, Айсылу.. Мин булмасам. син бу газапларны күрер идеңме? Бәхет өчен туган идеи бит син. Дөнья миннән көчлерәк булып чыкты. Берни эшли алмадым синең өчен... Берни эшли алмадым»
Драма үткәнне сурәтләсә дә, киләчәккә атап язылган Теге вакытта каршы якта, жәза бирүчеләр төркемендә булган Кыяметдин Эдикка беркайчан да шөреп хәленә калмаска, башкалар кулында корал булмаска киңәш итә. Ә инде Айсылуның үхтәренә биргән бәясе безгә дә кисәтү булып яңгырый. «Ул елларда халык (...) куркакка әйләнде. Халык бергә укмашканда гына халык шул, аерым-аерым башны кистергәндә аны сарыкка әйләндерәләр».
Безне онытмагыз. Әлеге исем белән автор, бер яктан, утызынчы еллардагы репрессия корбаннарын, ул афәтне башларыннан кичергәннәрнең якты истәлеген сакларга чакырса, икенче яктан, тарихыбызның фажигале сәхифәләрен онытмаска
өнди. Чөнки алар онытылу яңа, тагы да зуррак кайгы-хәсрәтләргә китерәчәк Чечен республикасындагы канлы вакыйгалар шунын ачык мисалы түгелмени'’
Мәгърифәтчелек чорыннан алып ук татар әдәбиятының үзәгендә торган милләт язмышы мәсьәләсе Ф Бәйрәмова пьесаларын да инләп үтә Ерактагы һәм якындагы тарихка мөрәжәгать итеп, язучы алар белән бүгенгебезне тоташтыра һәм киләчәгебезгә күпер сала, һәр сурәтләнгән вакыйга-күренештә «яхшылык* һәм «явызлык» төшенчәләренә бәйле көрәш эстетик кыйммәт дәрәжәсенә күтәрелә. Ф Бәйрәмова драмаларының идея-эстетик үзенчәлеге, беренче чиратта, автор идеялларынын ачыклыгы, чисталыгы, чынбарлыкны әхлакый кыйммәтләрдән чыгып аңлавы белән бәйле. Әдибә үзенең фикерләрен, карашларын олы характерлар дәрәжәсенә күтәрелгән образлар аша укучысына житкерә һәм. әйтергә кирәк, алар жыелма, типик яисә Такташ кебек олы шәхеснең әдәби сурәте булырга мөмкиннәр. әмма аларнын һәрберсенең үз йөзе бар
Әдәби әсәр язучының тормышка карашы, аны кузаллавы нәтижәсендә туа. Пьесаларында драматург әйләнә-тирә дөньяны үз аңлавында сурәтли Аларда уңышлы гомумиләштерүләр булган кебек, ул күзаллаган яшәеш, ягъни яклаган яки кире каккан кыйммәтләр бер төрле генә кабул ителмиләр, бәлки күптөрле фикерләр уятып, укучыны нинди дә булса актив хәрәкәткә чакыралар. Әсәрләрнең асыл мәгънәсенә тулырак төшенгән саен, авторның безгә караганда күбрәк, тирәнрәк күрүен, аңлавын тоясың.
Белгәнебезчә, әсәрнең кыйммәте идея-проблематиканың актуальлеге һәм аны укучыга житкерүче алым-чараларнын муллыгы, бизәклеге белән бәйле Ф Бәйрәмова һәр пьесасында эчтәлек һәм форма берлегенә ирешә алган. Анын Г Коләхмәтов, К Тинчуриннардан ук килә торган символик һәм метафора булырдай вакыйгалардан, шартлылыктан, аллегорик образлардан уңышлы файдалануы турында алда сүз булган иде. Алар, яңа эчтәлек белән баетылып, язучының ижат индивидуальлеген күрсәтәләр Драматургның телен матур, чиста дияр идем Дөрес, әсәрләре чагыштыруларга, мөкаль-әйтемнәргә һ. б сурәтләү чараларына артык бай түгел, урыны белән публицистика теле өстенлек итә. Әмма ул сүз эзләп кесәгә керми, фикерен укучыга ачык, аңлаешлы житкерә ала
Татар театрлары Ф Бәйрәмова пьесаларына бик аз мөрәжәгать итә Бу. бер яктан, әсөрләренен сәнгати дәрәжәсе бертөрле генә булмау белән аңлатылса, икенче яктан, моңа драматургның фәлсәфи тирәнлек, сәяси үткенлек бөркелеп торган пьесаларыннан режиссерларның «куркуы» сәбәптер, күрәсең Әлеге жыентыкка кергән әсәрләр дә төрле фикер-карашлар уятыр Пьесаларның эшләнешендә житешсезлекләр дә бар. билгеле Мисал өчен. «Сандугачның балалары«нда урыны белән бераз ясалмалылык сизелсә, «Вакыйга жүләрләр йортында бара» да драматик хәрәкәт сүлпәнрәк булып, вакыт-вакыт сурәтләүдән бигрәк сөйләү өстенлек итә кебек Арала «Атылган йолдыз» драмасы аерылып тора Пьеса сәнгати эшләнеше акцентларның ачыклыгы, заманча яңгырашы белән сәхнәгә соралып тора Драманың Г Камал театры сәхнәсендә уйналуы татар поэзиясе күгендә балкып янган, әмма вакытсыз атылган йолдыз Һади Такташның 100 еллык юбилеена зур бүләк була алыр иде.
Гомумән. «Безне онытмагыз» жыентыгы Фәүзия Бәйрәмованын үзенә хас стиле барлыгын, анын драматург буларак тулысынча формалашып житүен. хәзерге сәхнә әдәбиятында үз урынын торган саен киңрәк яулый баруын раслый һәм. үз чиратында, әлибәнен киләчәк эзләнүләренә ныклы нигез булып тора