МӨЛДЕР-МӨЛДЕР АҺӘҢ-МОҢНАР БАР
Җир сискәнер кебек...
Илдә—кытлык... Өйдә кот юк... Минем күңелем китек: Җирне сискәндерер кебек Моңым түгелеп китеп...
Тик мин йөрмим чырай сытып. Ялтырыйм—елмаямын;
Аптырыйм: имчекләр итеп Арттырыйм дөнья ямен?!
Якты йөздә күз яшенең Балкуын истә тотам: Татлысы тамса яшермим. Ачысын эчкә йотам...
Мәңге мөлдерәмә тулы Күңелем... китек минем. ... Бара инде җырлы-моңлы Гомерем үтеп минем...
Галиҗәнап Вакыт
Вакыт узып бара.
Эзе. төсе кала: Йә кан булып ага. Йә яшь булып тама.
Вакыт мәңге ага Бары артка таба...
Еллар гына алга Елгыр аттай чаба!
Берәү—юл башында.
Берәү—юл чатында; Кемдер—уртасында. Кемдер—җир астында.
Үлемсез, дип. Җирдә Бары Үлем генә. Күпләр ята гүрдә Сабыр—түзем генә.
Ә вакытка чик юк: Бакый агып тора... Куя сәгать сугып,— Вакыт ашыктыра!
Тора безне көтеп Серле билгесезлек: Кемне—күңелсезлек... Кемне—үлемсезлек!
Синсез гомер—утсыз күмер
Тирән күлгә төнлә ай төшә лә. Вак балыклар уйный сай төштә; Син балык та түгел, ай да түгел. Син кайда соң, җаный, кай төштә?
Айда дисәм, булмас иде ул гел Сагышлы да болай, моңсу да. Суда йөзсәң, вак балыклар түгел, Уйнар иде нурлар тын суда.
Синсез инде... менеп айны китеп Төшерерлек мәлгә җиттем мин! Диңгез-күлне, биек күккә элеп. Киптерерлек хәлгә төштем мин!
Йә син үзең кайтып күрешкәнче. Йә мин үзем табып күргәнче. Мин эзләрмен сине йә үлгәнче. Йә тереләй утка кергәнче!..
Тирән күлгә төнлә ай төшә лә. Вак балыклар йөзә сай төштә. Әллә җирдә яшим, әллә күктә,— Ялгыз башым, белмим, кай төштә?!..
Таш калыпта, тимер кысада...
Шәһәргә хас: «йортлар-әрҗәләр», Буш кәрәздәй нурсыз тәрзәләр. Пәрәнҗәдәй котсыз пәрдәләр...
Тимер ишек, тимер челтәрләр Ышыгында төрле кемсәләр Тилмерешеп гомер кичәләр.
Күршеләрен күрми күршеләр, Кеше хәлен белми кешеләр,— Кемдә имеш, кемнең эше бар?
Өшеп җаным, дер-дер калтырыйм: Күршеләрем миннән ачтыр, дим. Ишекләрен ничек ачтырыйм?!
Кемнәр алар: баймы, ярлымы?
Күңелләре моңлы-зарлымы?
Керемнәре юклы-барлымы?
Яталармы хәмер-сыра эчеп...
Саталармы әйбер, урлашып...
Кайталармы хәер сорашып...
Бу шәһәрдә ниләр генә юк!
Бу мәхшәрдә кемнәр генә юк?! ...Коерыклы җеннәр генә юк!..
Ирештек, дип, хөрлек, иреккә, «Тавык күзе» куеп ишеккә. Бикләнгәннәр кереп «читлеккә».
Кемгә хаҗәт мондый татарлык. Тәкәбберлек, милли таркаулык һәм куркаклык,—таклар катарлык!
Әле һаман «ала каргадан»
Алачагын ала алмаган
Татар халкын... .Алла каргаган.
Фаш булудан очып котлары: «Без,—дип.—бары Алла коллары».— Яши посып акча кортлары!
һәм мин килдем катгый карарга: Ымсынсам да балга-майларга. Ярлыларга... хәтта байларга
Бирер идем соңгы тиенемне. Сакласалар Туган телемне. Сатмасалар туган Илемне...
Хат
Рафаил Газизовка
Рухи җәүһәрләрне табып ал да. Ап-ак кәгазьләргә җәеп сал; Ап-ак кәгазьләргә җәеп сал да. Караларын сайлап җыеп ал.
Ал да тагын чүпләп сарыларын. Тирәнгәрәк яшер, төпкәрәк— Кара кайгы, сары сагыш барын— Халкың күрми торган төшкәрәк.
Артык вагын, китек-ватыкларын Ераккарак куй син. эчкәрәк: 1I лнең киләчәге—сабыйларның Кулы җитми торган төшкәрәк.
Ә сафларын—манып күз нурыңа. Керсез хисләреңә төреп син, Өләш үз халкыңның үз кулына, Энҗе-сәйлән итеп тезеп син!
Шунда гына тынычланган кебек Булыр җаның, менә күрерсең! Чынлап та син энҗе тапкан кебек Елмаеп һәм балкып йөрерсең.
Ихлас Хозыр Ильяс шикелле син,— Кемлегеңне беләм төгәл мин;
Бик тә кешелекле Кеше бит син:
Үзең—шагыйрь, үзең—мөгаллим!..
Калган эшкә кар ява
Ялган оптимистларга
«Бүгенге хәлләр ал да гөл. Артта—чәчәк, алда—гөл...» Юк, алай түгел, болай ул: Әллә күмер, әллә көл...
Керәндәй ачы әремне Төргәндәй күк чәчәккә: Сылтап барсын күрәчәккә, Калдырмыйк киләчәккә!
Элек: «бәхет—алда!»—диеп, Түрәләр күп чакырды;
Э ул көлеп, һаман биек Үрләргә күчә торды.
Без әле дә юанабыз: Күрер, дибез, алда күз... Дивана без... булалмабыз Күпләребез анда без!
Әнә шундый хәлләрдә без, Менә шундый хәлдә без: Бүген безне алдамагыз, Үзегезне алдагыз!..
Йорт казы
Ак каурый сыман кар яугач. Йөрәгенә кара кан саугач.
Ут капкандай йөри ана каз: Күпме кар йотса да аңа аз...
Бәбкәләрен аның кем алды?— Бер иртәдә барысы югалды!
Ишек алды бушап тын калды.
Дөнья тулып сагыш-моң калды...
Сөйләр иде барсын—теле юк.
Яшьсез еламаган көне юк.
Кыйгак-кыйгак, диеп, какъ-какъ. дип.
Ул үзенчә гүя: «кайт-кайт!*— дип.
Чакырса да күпме өзелеп.
Кайтмас инде алар тезелеп.
Әле кайчан гына: «пип-пип*—дип,
Туган йорттан ерак китмик, дип,
Читкә таралышып бетмик, дип.
Әнкәйләрне ятнм итмик, дип.
Җәй үткәнче башта үстеләр.
Кыш җиткәнче ашта пештеләр...
Якты көннәр казга—кара төн.
Канатканчы чукый канатын:
Канат нигә—күктә очмагач. Бәбкәләрен көн дә кочмагач?!
Карый күккә үксеп йорт казы: Ник булмадым мин, дип. кыр казы?!
... Әле кайчан җитә яңа яз?..
Тәгәрәйләр китә ана каз.
Дәрвиш
Дәрннш булып, йөри җил куып дип. Тик юләрләр генә уйларлар... Йөрмәс идем: башны илерерлек. Яшьне койдырырлык уйлар бар!..
Табигатьтә күк-гарештән иңгән Сихри нурлар, серле ымнар бар; Бик тирәннән, бик ерактан килгән Ыңгырашкан аваз-өннәр бар.
Очраса да якын танышларым: Кара каен, кара аккошлар, Тыңласам да кәккүк тавышларын, Арта гына бара сагышлар.
Сәхрәләрдә гизәм, әрәмәдә...
Мәҗнүн микән, мәхлук микән мин: Аңлаталмыйм һаман адәмнәргә Сак-Сокларның... кәккүк икәнен!
Тибрәнәдер дисәм талда былбыл, Шырык-шырык көлә саескан;
Юкка чыккан былтыр үскән бер гөл,— Шул сагыштан чишмә саеккан.
Аңсыз инсан кылган кансызлыктан Шомланалар сыман аланнар: Кемдер соңгы тамчы канын сыккан,— Сызланалар сынган баланнар.
Язлар саен яшәрсә дә хәят, Картайталар аны хаиннар: Йә бер яра, йә бер җөй-җәрәхәт Җирдә һәрбер адым саен бар!
Лаф орса да кеше: «Мин—Кеше!*—дип, Табигатьнең теле-теше юк.
Ә көче күп!.. Тик ул тора түзеп: Чыкмасын дип юкка кешелек...
Кырылмасын, диеп, киек-кошлар, Корымасын, диеп, яшь каен,— Сез аңларсыз микән мине, дуслар,— Сәрхүш булды газиз башкаем!
Кайда йөрсәм, шунда мин чит илдә Йөрим гүя—упкын читендә;
Сөйләнәбез әле дә без чит телдә, Чиләнәбез тормыш төбендә...
Ниләр күрдем дә мин. ни күрәмен: Бөтен ямен җуйган тирә-юнь.
Тоеп Җир-әнкәнең үксегәнен, Сулык-сулык елый йөрәгем!
Көтеп ярдәм, багам мин күкләргә, Күтәреләм үрдән—үрләргә;
Күтәрелгән саен мин үрләргә, Төшәм сыман гүрдән—гүрләргә.
Кайда да шул: телләр, сүзләр белән Әйтеп булмый торган ымнар бар; Тетрәндергән, үзәкләрне өзгән, Мөлдер-мөлдер аһәң-моңнар бар.
... Күпләр, карап Әҗәл күзләренә. Килә торыр, китә торырлар...
Җирсеп йөргән җылы эзләремә Сандугачлар оя корырлар!..