КОРЪӘН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
1—Фатиха (ачучы) сүрәсе
(Фатиха сүрәсе 7аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Коръәнне башлаучы. Коръән эченә алып керүче, китапны ачучы. Коръән укый башларга рөхсәт бирүче сүз—Фатиха. Ана телебезгә ул сүз: атаң-анаң фатихасын алмыйча эш кылма, фатихасыз башлаган эш уңышлы булмас, ягез.—бер фатиха, дигән кебек тәгъбирләрдә еш кулланыла. Фатиха сүрәсеннән башка Коръән ачылмас, намаз да укылмас.)
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән (башлыймын) 2. Бөтен галәмнәрнең (халыкларның) хужасы (тәрбиячесе) Аллаһка шан- шәрәфләр булсын! 3. (Ул) мәрхәмәтле, рәхимле. 4. Җәза Көненең (Ахирәтнең) хужасы. 5. Бары тик Сина (гына буйсынып) гыйбадәт кылабыз һәм (бары тик) Синнән (генә) ярдәм өмет итәбез. 6. Безне тугры юлга—рәхмәтенә-нигъмәтләреңә ирешкәннәр юлына күндер. 7. (Зинһар) юлдан язганнар вә нәфрәтеңә дучар булганнар юлына төшермә!
(Менә бу— Фатиха сүрәсенең асыл нөсхәсендәгеңә якын тәрҗемәсе. Бу сүрәне галимнәр нигездә бер төрле тәрҗемә итсәләр дә. аермалары шактый Һәр телнең үзенчәлеге, көче, куәте булган кеби Ана телебезнең дә үзенчәлекләрен искә алып, без Фатиха сүрәсен, тәҗрибә буларак, шушы шәкелдә, ягъни, тәфсирле тәрҗемәдә тәкъдим итеп карыйбыз.)
Әгүзү билләһи миннәш-шәйтан ир-ражим
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Игелекле эшемне, изге догамны, ялваруымны мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһнын исеме белән башлыймын. Бөтен галәмнәрнең, барча халыкларның гадел хужасы. тәрбиячесе Аллаһка шан-шәрәфләр. дан вә мактаулар булсын! Йа. Иляһем. Син мәрхәмәтле. Син рәхимле. Син—бу дөньяның да. Ахирәтнең дә хужасы һәм тәрбиячесе. Бары тик Сина гына буйсынып, баш орып, гыйбадәт кылабыз. Бары тик Синнән генә ярдәм өмет итәбез. Без. бәндәләреңне, изге кешеләр йөри торган тугры юлга, ягъни рәхмәтенә, нигъмәтләреңә ирешкәннәр юлына күндер, безгә мул нигъмәтләреңне насыйп өйлә. Зинһар, безне юлдан язганнар вә Синен нәфрәтенә, жәзана дучар булганнар юлына төшермә!
(Фатиха сүрәсен укып тәмамлагач, ә-ә-ми-и-ин. ягъни, теләкләремне кабул кыл. дип әйтеш кирәк.)
2—Бәкара (сыер) сүрәсе
(Бәкара сүрәсе 286 аятьтән тора. Мәдинә шәһәрендә иңгән. Бәкара—сыер дигән сүз.)
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
7. Әлм (Әлиф. ләм. мим) (Өч хәрефтән торган ошбу кыска аятьнең төгәл мәгънәсен әйтүче юк. Татарча тәфсирләрдә «Бу хәрефләрнең мәгънәсен бер Аллаһ белә» дип кенә әйтелә. Ләкин соңгы тәрҗемә һәм тәфсирләрдә бу хәрефләрдән ӘЛМ — «Я. Аллах, лучший Знающий» дип, Лондон нөсхәсендә «Я — Аллах Всеведущий» дип анлатыла
Татарчада: «Мин — Аллаһ — чиксез кодрәт һәм белем иясе». Галәмдә Миңа тиң кодрәт вә гыйлем иясе юк. дип шәрехләр идек)
2. Шөбһәсез ки, бу Китап мөттәкыйлар (үз бурычларына тугры кешеләр) өчен юл күрсәтүчедер
(Мөттэкыйн—тәкъва, дин кануннарын ихлас тотучы, гөнаһ кызудан. Аллаһның нәфрәтеннән куркучы саф мөселман )
3. Алар күзгә күренмәгәннәргә ышана, алар намаз укый. Без биргән малларын Аллаһ юлында сарыф йҮә
(Күзгә күренмәгәннәр: Аллаһ. фәрештәләр. Матдәләрнең иң вак кисәкчекләрен һәм сулый торган һавабызны без күрмибез, әмма мантыйк (логика) һәм күңел күзе белән аларны күрәбез, аларның барлыгына инанабыз Шулай итеп без Аллаһның Үзен, фәрештәләрне җеннәрне күрмәсәк тә. аларның барлыгына ышанабыз Аллаһ ярдәме белән тапкан малларыбызны Амаһ юлында сарыф итәбез хәер-садәка. зәкят бирәбез, хаҗга барабыз, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итәбез.)
4. (Ий. Мөхәммәд) алар сиңа иңдерелгән һәм сиңа чаклы иңдерелгәннәргә (Коръәнгә, аннан алдагы изге китапларга) инаналар, Ахирәт көненә дә чын күңелдән ышаналар. (5) Алар Раббы күрсәткән хак юлдадыр вә тәмугтан котылуга ирешүчеләр дә шулар булыр.
6. (Дөресе шулдыр ки) көфер кылучыларны (Ахирәттәге җәзалар белән) кисәтсәң дә, кисәтмәсен дә—барыбер; алар ышанмас (иман китермәс) (7) (Кызган гөнаһлары, кулланган харамнары өчен) Аллаһ аларнын күңелләренә йозак салды һәм аларнын колакларын томалады, аларнын (күңел) күзләрен элпә белән каплады вә алар өчен җәза әзерләде. 8. Кешеләр арасында шундыйлар да бар. күңелләре белән инанмаган килеш Аллаһка вә Ахирәт көненә ышанабыз,—дип әйтсәләр дә, андыйлар чын мөселман түгел.
(Эчтән ышанмыйча, үз файдалары өчен, кешеләр алдында гына ышанган булып кыланучы бу икейөзле бәндәләр «монафикълар» дип атала ) 9. Алар (монафикълар) Аллаһны да. мөэминнәрне лә алдамакчы була. Ләкин алар үзләре алдана һәм алданганлыкларын абайламыйлар да (10) Аларнын күңелендә чир (икейөзлелек чире) бар. Аллаһ аларнын бу чирен тагын да арттырды Ялган сөйләгәннәре өчен аларга хәтәр газап бардыр
11. Аларга:—Җир йөзендә коткы таратмагыз (бозыклык, фетнә чыгармагыз).— дип әйтелсә дә, алар
— Без фәкать Җир йөзен коткыдан (бозыклыктан. фетнәләрдән) тазартучылар, — диләр.
12 Шуны белеп торыгыз, алар, чыннан да. үзләре коткы таратучы (фетнә чыгаручы). Ләкин алар моны сизми (бу турыда башларына да китерми)
13. Аларга:
—Иман китергән адәмнәр кеби. сездә иманга килегез,—дип әйтелсә дә алар:— Ахмаклар иман китерә, дип, без дә иман китерикме ’—диләр. Чынлап та. азар үзләре ахмак, ләкин бу турыда үзләре генә белми
(Ислам динен кабул итүчеләр фәкыйрь-юксыл кешеләр иде Алар арасында хәтта коллар да булган Монафикълар үзләренчә: әнә шул мескен бәндәләргә охшап, без дә мөселман булыйкмы, без дә мескен булыйкмы, диделәр )
14 (Монафикълар) мөэминнәр белән очрашканда:
— Без дә иман китердек,—диләр. Үзләрен аздыручы шайтани затлар янында бергә-бер калгач:
—Без сезнең белән бергә: без аларны (мөселманнарны) мыскыл итәр өчен генә шулай шаяртабыз, диләр
15 (Чынлыкта исә) Аллаһ алардан (мыскыллы) көлә (мәсхәрәгә калдыра). азгынлыкларына юл куя (Шуңа күрә) алар (үзләрен үзләре белештермичә) шулай адашып йөри (16) Иманга килеп, тугры юл сайлыйсы урынла азгынлык юлын сатып алган затлар шулар булыр Ләкин аларнын бу сәүдәсе уңышлы булмас һәм үзләре тугры юлга басмас
(Адәмнәр берничә төргә бү зенә Беренчеләре—мөселманнар. мөэминнәр биш баганага таяна / Тәүхид «Лә шзәһә иллалаһү вә Мвхлымәде Рәсү.зуиаһе» (Аллаһтан башка тәңре юк. Мөхәммәд аның илчесе) 2 Намаз уку 3 Ураза тоту 4 Зәкят бирү 5. Хаҗга бару
Мөселманның тайпылмыйча үтәргә тиеш вазифалары шулар Икенче төр кешеләр кяферлар Исламны кабул итмәгәннәр. Аиаһны инкарь итүчеләр. Өченче төр кешеләр: монафикълар Икейөзле ялганчылар, мәкерле бәндәләр. Игелексез кешеләр. Денсез булып та, Аллаһка ышанган булып кыланучылар.)
17 Алар караңгыда чыра яндырып утыручыларга охшаш Чыра тирә-якка яктылык сирпеп торганда, Аллаһ яктылыкны сүндерсә, тегеләр күзгә төртсән күренмәслек дөм караңгыда калачак.
(«Монафикълар башта Исламны кабул итеп, ягъни яктылыкка ирешкәч кенә, соңыннан кяферлеккә кайталар да, күңелләрендәге нур сүнеп, аларның җаннары караңгыда кала*.)
Али Өзәк тәфсиреннән
18 (Алар) сукыр, телсез-чукраклар. (Шуңа күрә, алар тугры юлга) әйләнеп кайталмыйлар. (19) Алар Күктән чиләкләп койган яңгырга эләгеп. Күк күкрәүләр вә дәһшәтле яшеннәр астында калгандай булыр. Ул монафикълар яшен сугудан куркып, бармаклары белән колакларын томаларлар. Ләкин Аллаһ кяферләрне һәрьяклап (җәзасы белән) чорнап алачак (20) Яшен аларның күхзәрен көйдереп чыгарырдай булып, якында гына яшьни, тирә-юньне яктыртып алганда, алар бераз алга китә, кинәт иңгән караңгыда алар баскан жирләрендә катып кала. Әгәр теләсә, Аллаһ, әлбәттә, аларның колакларын саңгыраулата, күзләрен сукырайта ала. Чынлыкта Аллаһ һәрнәрсәгә кадир (һәрнәрсәне эшли ала торган кодрәткә ия).
(Дөньяда Ислам дине барлыкка килгәч, кяферләрнең зиһенендә фикер өермәләре куба; аларны икеләнү, курку биләп ала. Бәлки Ислам юлыннан китәргәдер, дигән кебек уйлар белән җәфалана башлыйлар.)
21. Әй, инсаннар! Сезне һәм сездән элек яшәгәннәрне яралткан Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз. (Шулай итсәгез) бәлки сез (гөнаһтан, начарлыктан, Аллаһның җәзасыннан) котылырсыз, тәкъвалыкка ирешерсез.
22 Ул сезнең өчен жирне ястык итеп түшәде. Күкне дә гөмбәзле итеп, бина кылды Күктән су агызып, сезнең тамагыгыз туйсын, дип төрле-төрле жимешләр үстерде. Шуны белгән көе Аллаһка тиңдәш эзләмәгез.
23 Әгәр илчебезгә (Мөхәммәдкә) иңдерелгән (Коръән)гә шикләнеп карасагыз, әгәр дә сез хаклы икән, Аллаһтан башка ярдәмчеләрегезне чакыртып, шуңа охшаш, ичмасам, бер сүрә китереп күрсәтегез. (24) Әгәр шулай эшли алмасагыз, һич шик юк ки, сез моны эшли алмаячаксыз, утын урынына кешеләрне, ташларны ягып кыздырган жәһәннәмнән сакланыгыз. Җәһәннәм уты кяферләр өчен әзерләнде.
25. (Ий, Мөхәммәд) иман китереп, игелекле гамәлләр кылгучыларгачишмәләре агып торучы жәннәтләр булачак, дип кешеләрдән сөенче ал. Ул җәннәтләрдә аларның алдына жимешләр китереп куйгач, алар
—Бу жимешләрне без фани дөньяда да ашаган идек бит инде,—дип әйтерләр. Ләкин ул жимешләр тышкы яктан гына тегеләренә охшаган булыр. (Тәмнәре бөтенләй үзгә, гаҗәеп ләззәтле вә татлы булыр.) Алар өчен (җәннәттә) пакь хатыннар булыр Вә алар (мөэминнәр) анда мәңге яшәп калачак.
26. Шик юк ки, Аллаһ черки вә аннан башка хәшәрәтрәкләрне дә гыйбрәти мисал итеп китерергә тартынмас Иманлы кешеләргә килсәк, алар мондый гыйбрәтле мисалларның Раббыдан килгәнлеген һәм ул мисалларның дөрес вә чын икәнен аңларлар.
Кяферләргә килсәк, алар:
—Аллаһ нинди максат илә шундый гыйбрәтләр китерә?—ди.
Аллаһ бу гыйбрәтле мисаллары белән байтак кешеләрне адаштырыр, байтагын тугры юлга юнәлтер Китергән мисаллары белән Аллаһ бары тик азгыннарны гына адаштырыр.
27. Алар (фасикълар, азгыннар, әхлаксызлар) шундый бәндәләр ки, ант итеп, сүз бирәләр дә, шул сүзләреннән таналар. Аллаһ тоташтырырга боерган нәрсәләрне кисәләр (мөселманнардан, Коръәннән аерылалар) вә Җир йөзендә фетнә-тәртипсезлек (азгынлык) китереп чыгаралар. Менә шулар инде чынлыкта алданачак (зыян-зәхмәт күрәчәк).
28. (Һәй. кяферләр!) Сез Жансызларга жан өреп җанландырган (сезне дөньяга китергән) Аллаһны ничек инкарь итәсез9 Соңра Ул сезнең җаныгызны алачак, янә тагын сезне (Ахирәттә) терелтәчәк, һәм ахырда сез Анын каршысына кайтачаксыз.
(Инкарь итү—Аллаһны танымау, Кыямәт көненә ышанмау, пәйгамбәрләрнең вәгазьләрен ялганга чыгару.)
29 Җир йөзендә ни булса. Ул барысын да сезнең өчен яралтгы Сонра Күккә юнәлде, аны -киде кат итеп корды. Ул барысын да белүче
30 (Ий, Мөхәммәд) исеңдә тот, Раббың фәрештәләргә әйтте:
- Мин Җир йөзенә (Адәмне) хәлифә (башлык, хуҗа) итеп яралтачакмын,—диде Фәрештәләр әйтте
- Безләр Сине мактап, тәсбих әйтеп, Аллаһ Тәгалә кимчелекләрдән азат, дип. Сине зурлап торганда. Җир өстендә азгынлык кылачак һәм кан коячак бәндәңнеме хәлифә итеп куячаксың9—диделәр
(Аллаһ аларга) әйтте:
—Сезбелмәгәннәрне һәрхәлдә мин беләмен,—диде. (Хәлифә—урынбасар. өстән боерганнар буенча эшне дәвам итүче, варис, хуҗа.)
31. Аллаһ Адәмгә дөньядагы бөтен исемнәрне (атамаларны) өйрәтте дә, аларны фәрештәләренә белдереп боерды:
—Әгәр дә сез әйткәннәр дөрес булса, ул белгән исемнәрне әйтеп бирегез,— диде (32) Фәрештәләр әйтте
—Сөбхәналлаһ! (Дан Сиңа, пакь Раббыбыз): Син безгә өйрәткәннәрдән гайре без һичнәрсә белмибез. Шик юк ки, Син Үзен һәм галим, һәм хаким (33) (Аллаһ) әйтте:
— Ий, Адәм, исемнәрнең барчасын да аларга санап күрсәт,—диде.
Адәм фәрештәләргә ул исемнәрне әйтеп биргәч. Аллаһ янә әйтте:
— Мин сезгә: Күкләрдәге һәм Җир йөзендәге күренмәгән нәрсәләрне дә. серләрне күреп-белеп торам, димәдеммени? Сезнең ачык рәвештә һәм яшерен кылганнарыгызны белеп торамын, димәдеммени9 (34) Һәм Без фәрештәләргә әйттек ки
—Адәмне хөрмәтләп, аңа сәҗдә итегез,—дидек.
Иблистән кала, барча фәрештәләр дә сәждә итте Ул әмеремнән йөз чөерде Горурлыгын жиңә алмады, ул ышанмаучы кяферләрдән иде. (35) Вә Без әйттек
— Ий, Адәм, син хатының белән бергә жәннәтгә яшәрсен, жәннәтнең теләсә кай төшендә, теләгәнегезчә ризык жыегыз, ләкин бары тик менә бу агачка гына якын килмәгез. Бу агачның жимешен ашасагыз,—икегездә гаделсез золымчы булырсыз,— дидек.
36 Шайтан котыртып (бу агачның җимешен ашасагыз, мәңге җәннәттә калачаксыз, дип), аларны юлдан яздырды һәм жәннәттән чыгаргтырды. (Шунда Без) әйттек ки:
—Сез (Адәм белән Иблис) бер-берегезгә дошман булып. Җиргә төшегез. Җир сезнең торыр урыныгыз булыр. Яшәү өчен анда кирәк-ярак табарсыз һәм сез үз вакытыгыз килеп җиткәнчегә чаклы шунда гомер кичерерсез,—дидек
37 Аннан соң Адәм (кылган эшенә тәүбә итте) Раббыдан гафу үтенде. Аллаһ аны кичерде Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче миһербан ияседер
38 Без әйттек ки:
— Бөтенегез (өчегез дә:Адәм, һәүва. Иблис) жәннәттән чыгыгыз (Җиргә төшегез) Миннән сезне тугры юлга өндәүче күрсәтмәләр килер, шул аятьләремә тугры калганыгызга бернинди дә куркыныч булмас һәм андыйлар хәсрәт чикмәс.
39. Аятьләребезне инкарь итүчеләр, ул сүзләрне ялганга чыгаручылар ут әһелләре (.җәһәннәмнекеләр) булыр, алар анда мәңге калачак. 40 Әй. Исраил токымы. (Исраил—Ягъкуб пәйгамбәрнең бүтән исеме). Сезгә биргән нигъмәтләремне исегездән чыгармагыз. Миңа биргән вәгъдәгезне (китапта язылганча яшәрбез, дигәнегезне) үтәгез. Мин дә сезгә вәгъдә игкәннәремне (җәннәтне) бирермен Бары тик минем жәзамнан гына куркыгыз (41) Кулыгыздагы китап ( Тәүрат )ны раслау өчен иңдерелгән ( Коръән )гә иман китерегез Ан булыгыз, аны беренче булып инкарь итүчеләрдән булмагыз. Аятьләремне дөнья малына сатмагыз Бары тик Мин бирәчәк җәзадан гына куркыгыз (42) Хак сүзне нәжес-ялганга алмашмагыз. Белгән көенчә, дөреслекне яшермәгез. (43) Намазны төгәл укыгыз, зәкятны тиешенчә бирегез Рөкугь иткәннәр белән бергә рөкүгь итегез (44) Сез китап ( Таүратны) укыйсыз, кешеләрне игелеккә өндисез, ә үзегез кылган (яманлыклар)ны онытасы I Шу лар турында акылыгыз белән уйлап бакканыгыз бармы’(45) Сабырлык белән намаз укып. Атлаһган ярдәм сорагыз Шик юк ки. бу эш күңелләрендә Аллаһка мәхәббәт тәрбия иткәннәр өчен кыен булмас Башкалар өчен (сабыр итү, нама з уку, 10. .к у . М8
ураза тоту, хаҗга бару, зәкят бирү) бик тә кыен эштер (46) Алар (түзем-сабыр кешеләр, намаз укучылар)— Раббы белән кавышачакларына һәм Анын хөкеменә каитачакларына нык инанган кешеләр. (47) һәй, Исраил токымы, сезгә биргән нигъмәтемне вә сезне барча галәмгә (халыкларга) өстен кылганымны онытмагыз (48) Сез киләчәк шундый бер Көннән (Кыямәттән) куркыгыз, ул Көнне һичкем башка кеше өчен химая тотмас (Аллаһтан башка) һичкем тәүбәләрне кабул итмәс Фидия (җәзадан котылу өчен түләү) алынмас, аларга (гөнаһлыларга) ярдәм итүче булмас (49) Онытмагыз, сезне Фиргавен токымыннан коткардык. Алар сезгә хәтәр афәтләр китереп, яна туган ир балаларыгызны суеп, кызларыгызны гына исән калдыра иде. Бу ла сезгә Аллаһ тарафыннан жибәрелгән хәтәр сынау иде.
(Рөкүгъ—намазда, Аллаһ алдында баш ию, иелү.)
(«Борынгы Мысыр падишаһлары «фиргавен» диеп йөртелә иде. Хәзрәт и Мусаның дөньяга киләчәге турында хәбәр ителгәч, күрәзәчеләр Исраил (Ягькуб) нәселеннән туган ир баланың Фиргавеннең таҗын бәреп төшереп, тәхетен тар-мар итәчәге турында әйтәләр. Шуңа күрә, Фиргавен яңа туган һәр ир баланы бугазларга боера»).
Али Өзәк тәфсиреннән
50 Әүвәлендә Без сезнең өчен диңгезне урталай ярдык. Сез карап-күреп торганда Фиргавен кавемен дә диңгезгә батырып, һәлак иттек.
51 Мусага кырык көн, кырык төн көтәргә боерып, шул вакыт эчендә аңа китап иңдерергә сүз биргән идек. Соңра сез бозауга табына башладыгыз һәм гөнаһка батып, залим булдыгыз.
(«Хәзрәти Муса кырык көн Күктән китап иңгәнне көткән арада Самири исемле берәү алтыннан бозау сыны ясап, кешеләргә: бу сезнең Раббыгыз, диде Мусаның кардәшләре, ягъни яһүдиләр, шул сынга табына башлады»).
Али Өзәк тәфсиреннән
52 Шул кылмышыгыздан соң (акылга килерсез) шөкер итәрсез, дип сезне гафу иттек (53) Тугры юлны табарсыз дип, Мусага Китапны һәм (Хакыйкатьтән яманны аера торган хөкемнәрне) Фурканны бирдек (54) Шуннан сон Муса үз кавеменә әйтте:
—Әй, кардәшләрем, шик юк ки, сез бозауга табынуыгыз белән үзегезгә зыян китердегез. Шуна күрә, кылганнарыгыз өчен, Яралтучы каршында үзегезнең гөнаһлы нәфесләрегезне үтерегез. Шулай эшләсәгез, Яралтучы каршында йөзегез ак булыр. Аллаһ тәүбәләрне кабул итә Тәүбәләрне кабул итүче, мәрхәмәтле ярлыкаучы бары тик Аллаһ кына.
55 Сез менә шулай:
— Ий, Муса, без Аллаһнын Үзен уз күзләребез белән күрмәенчә, сина ышанмыйбыз,—дип басып карап торган чагыгызда сезне яшен сукты. (56) Аннан соң сезне яңадан терелттек. Бәлки шөкер итәрсез? Ә? (57) Өстегезгә болыт жибәреп, сезгә күләгә ясадык. Күкләрдән илаһи эчемлек белән бүдәнә ите иңдердек.
— Без биргән тәмле ризыклардан авыз итегез,—дидек. Чынлыкта алар Безгә түгел, үзләренә начарлык кылды
< Ногманида: ширбәт һәм кош ите. диелгән Күпчелек тәфсирләрдә кодрәт хәлвәсе, дип язылган Бүдәнәнең ите бик тәмле, иң шөһрәтле ризыклар рәтенә керә.)
58 Бу авылга (Әрихәгә) керегез; анда ни тапсагыз, шуны теләгәнегезчә, мул итеп ашагыз; капкадан иелеп керегез. Кергәндә:
—Аллаһ, зинһар, безне гафу ит,—диеп әйтегез.
Шулай эшләсәгез, хаталарыгызны кичерербез. Итагатьле булганнарга артыгы белән казаныш бирербез,—дидек. (59) Ләкин бу итагатьсезләр кушканны үтәмичә, башка сүзләр сөйләнеп, капкадан узды. Кылган яманлыкларына күрә, Без ул залимнар өстенә Күктән әче газап иңдердек.
60 (Чүлдә чакта) Муса үзенең халкы өчен (Аллаһтан) су сорады. Без аңа: —Таягын белән ташка ор!—дидек.
Шул мизгелдә унике чишмә бәреп чыкты (Мусаның халкы унике кабиләдән тора иде.) һәр кабилә үз чишмәсен тапты.
—Аллаһ биргән ризыкны ашагыз, эчегез, ләкин сак булыгыз, Жир йөзендә азгынлык-бозыклык таратмагыз,—дидек.
61 Янә сез әйттегез:
—Ий, Муса, без шушы ризыкларга гына разый түгел; безнең өчен Раббыннан
сорап дога кыл да. ул жирдән үсеп чыккан нәрсәләрдән, яшелчәләрдән: кыярдан, сарымсактан, ясмыгыннан, суганыннан безгә дә өлеш чыгарсын,—дидегез.
Шуннан сон Муса сезгә әйтте:
—Затлы ризыкларны начарракларына алыштырырга телисезме0 Алайса, сез шәһәргә керегез. Сез теләгән ризыклар шунда булыр,—диде
Шулай итеп, аларга түбәнлек, юксыллык тамгасы сугылды. Азар Аллаһнын жәзасына юлыкты. Бу бәлаләр Аллаһнын аятьләрен инкарь итүдән туктамаганнары өчен, нахакка пәйгамбәрләрне үтергәннәре өчен иңдерелде. Бу афәтләр аларнын тыңлаусызлыгы вә жинаятьчел дуамаллык белән хәттин ашканнары өчен төшерелде
62. Шик юк ки. яһүдиләр, христианнар вә (төрле әйберләргә табынучы) сабийлар Алаһка. Ахирәт көненә чын күңелдән ышанып, гадел гамәлләр кылса, иман китерсәләр, алар Раббы катында бүләкләр алыр. Аларга куркыныч янамас, алар кайгы кичермәс.
(«Яһүд» сүзе алтын бозауга табынудан ваз кичеп, тәүбә иткән Исраи.1 токымына, ягъни Ягъкубпәйгамбәр балаларына тагылып калган кушамат, ди.1әр. • Насара-христиан» кәлимәсе Га исә пәйгамбәр пәйда булган Насыра бистәсенә бәйле, дип караучылар да бар Гайсә пәйгамбәрне Аллаһ илчесе, дип таныганнар мөселман булып китә. Гайсәне Аллаһнын углы, дигәннәр кяфер-христиан була. Сабийләр турында да төрле юраулар бар. Яһүдләр белән христианнар арасында аерым бер дин тотучылар әнә шул сабийләр була, дип язалар Бәгъзе берәүләр исә. сабийләр Бабилдә яшәүче ярымхристиан халык иде. ди»)
Али Өзә к тәфсиреннән
63 Хәтерлисезме, сез миңа ант иттегез. Без сезнең өстегезгә Тур (Синай) тавын корып куйган идек.
—Сезгә бирелгән китап (Тәүрат)ны кулыгызда нык тотыгыз, шунда язылганнар буенча гадел гамәл кылың, шуннан сон. ихтимал. Аллаһнын жәзаларыннан курка башларсыз (тугры юлга басарсыз).—дидек (64) Шуннан соң да сез антыгызны боздыгыз (юлдан яздыгыз). Әгәр дә Аллаһнын мәрхәмәте вә рәхмәте булмаса. сез харап була идегез. (65) Сезнең арада шимбә көнендәге тыюларны (харам саналганнарны) бозучылар булды, шуның өчен аларга:
— Нәжес маймыллар булыгыз!—дигәнебезне хәтерлисездер шәт°
(Һәм алармаймылга әверелде дә.) (66) Без аларны (кешедән маймыл булганнарны) үз күзләре белән күреп торганнарга гыйбрәт буларак һәм дә Аллаһнын жәзасыннан курыкканнарга нәсихәт булсын дип. харап иттек.
67 Халкына карап. Муса болай диде.
—Аллаһ сезгә бер сыер суярга боерды,—диде Алар
—Син бу сүзләреңне безгә шаяртып әйттеңме?—диделәр.
Ул:
—(Сезнең белән шаярып) ахмак-надан булып күренмәс өчен, мин Аллаһка сыенамын, -диде. (68) Алар тагын әйтте
- Безнең исемнән дога кылып. Раббыңнан сора: ул безгә нинди сыер бугахзарга куша икән?—диделәр
Муса:
- Аллаһ: артык карт та. артык яшь тә булмасын, уртача сыер булсын, дип боера,—диде —кушылганны тиз башкарыгыз!
69. Т.н ми
- Безнен исемнән Раббына дога кылып сора Ул безгә сыерның төсен дә әйтеп
бирсен.—диделәр. .
Муса:
—Сыерның төсе ачык-куа булсын, тиресе елкылдап торсын, караганнарны сокландыра торган (көр) булсын.—диде (70) Азар
—(Ий. Муса) безнен өчен дога кылып тагын Раббыңнан сора инде. Ул безгә сысрнын нинди булырга тиешлеген дә ачыклап бирсен сыерлар бер-берсенә бик тә охшаш бит. без нинди сыер суярга тиеш соң° Без. иншалла, боерганнарны үтәрбез ул сыерны табарбыз.—диделәр
71 —Дллаһ шулай боерадыр ки. ул сыер кулга ияләштерелмәгән. жирсөрмәгән, игеннәргә су ташымаган, иректә утлап йөргән булырга тиеш, ул сыер чуар булмасын һәм һич кимчелексез булырга тиеш.-диде Муса Тегеләр
Менә хәзер без ул сыерның нинди булырга тиешлеген аңладык,—диделәр
дә, шундый сыерны теләр-теләмәс кенә суйдылар.
72. Сезнен арада берәү кеше үтергән иде. Үтерүче турында сез (кем үтерде, дип) бик каты кычкырышкан идегез. Аллаһ яшерен эшләрегезне дә фаш итүче
73. -Сыер түшкәсеннән кисеп алынган бер кисәк ит белән мәеткә сугыгыз,— дидек.
Менә шулай итеп, Аллаһ үлеләрне терелтә вә сез сабак алсын дип (пәйгамбәрләре аша) могҗизаларын күрсәтә.
(«Исраил токымыннан булган ике яһүд егет мирас бүлешкәндә агаларын үтерә. Үтерүчене таба алмагач, хәзрәти Муса Аллаһка мөрәҗәгать итә. Сыер тәненнән кисеп азынган ит кисәге белән мәеткә кагылгач, мәет терелә дә, үтерүченең кем икәнен әйтә Аятьтә шул вакыйга турында сөйләнә. Мысыр халыкларының сыер хайванына табынганлыгы һәм яһүдиләрнең дә берара алтын бозауга табынганнары мәгълүм»),
Али Өзәк тәфсиреннән
74 Шуннан сон да сезнен күңелләрегез таш булып катты, таштан да катырак булды. Ташларның да төрлесе була, асларыннан чишмәләр бәреп чыга, кайбер ташлар ярылса, эченнән шаулап су ага. Ташларның бертөрлесе Аллаһтан куркып, югарыдан түбәнгә тәгәри Аллаһ сез кылганнардан һәрвакыт хәбәрдар.
75. (И. мөселманнар, моннан соң) сез инанганнарга алар да инаныр, дип өмет итәсезме? Алар (яһүдиләрнең бер кавеме) Аллаһның хөкемнәрен (Тәүратны) ишеттеләр, ләкин бик яхшы аңласалар да, үзгәрттеләр.
76 (Монафикълар) мөселманнар белән очрашканда:
—Без иман китердек,—диләр.
Үзләре генә калгач, бер-берсен ачуланып:
— Нигә сез Аллаһның ачык әйткәннәрен мөселманнарга ирештерәсез, Аллаһ каршысында безгә каршы сөйләсеннәр дипме? Шул турыда уйламыйсыз,—диләр.
(ЯҺүдләргә иңдерелгән Тәүратта Ахырзаман пәйгамбәренең киләчәге турында хәбәр бирелә. Яһүдләр шул хакыйкатьне бозып күрсәтәләр.)
77. Яшерен һәм ачык рәвештә эшләгән эшләрен Аллаһ күреп-белеп торганын алар белмимени9 (78) /\лар арасында наданнар да очрый, алар китап (Тәүратны) укый белми. Аларнын бөтен мәгълүматы имеш-мимештән генә тора. (Алар хорафатлар белән генә яши) (79) (Укый-яза белгәннәре) куллары белән китап язып, шуны юк бәягә сатып, (сәяси) файда алыр өчен:
—Бу (китап) Аллаһтандыр,—дигән кешеләргә ни языктыр. Куллары белән язган бу (ялган) китап өчен алар бичара хәлдә калачак. Алар һичбер файда күрмичә, зарар күрәчәк.
80 Исраил халкы үзләрен болай юата:
—Берничә көн генә безне утта тотачаклар, безгә шуннан башка җәһәннәм булмаячак,—диләр. (Мөхәммәд) син әйт аларга:
—(Сезне җәзаламасынга) Аллаһтан сүз алдыгызмы әллә?
Аллаһ вәгъдә бирсә, вәгъдәсен үтәми калмас. Әллә сез Аллаһ турында белмәгәнегезне сөйлисезме?
81 Яманлык кылган кешене үзе кылган яманлык чорнап алачак. Андый кеше җәһәннәмлектер, андыйлар мәңгегә утта калыр.
82 Иман китереп, игелекле гамәлләр кылган кешеләр җәннәттән урын алыр Алар анда мәңгегә калыр.
83 Исраил токымыннан Без сүз алдык:
—Бары тик Аллаһка гына буйсыначакбыз, ата-анага, якын кардәшләргә, ятимнәргә, юксылларга игелек кылачакбыз,—диделәр.
—Кешеләргә тәмле телле булыгыз, намаз укыгыз, зәкят биреп барыгыз,—дип боердык.
Соңыннан сез антыгызны боздыгыз, бик азыгыздан башка, барыгыз да инкарьчы булдыгыз.
(«Коръән иңгән заманнарда яһүдләр Тәүратны үзгәртеп-бозып, андагы хакыйкатьне яшерергә тырыша башладылар Хәзрәти Мөхәммәд пәйгамбәрлек вазифаларын үти башлаганда Мәдинә шәһәрендә һәм аның бистәләрендә гаять күпсанлы яһүдләр яши иде. Ахырзаман пәйгамбәрен яһүдләр уз араларыннан көтә иде Мөхәммәдиең гарәп халкыннан булганына яһүдләрнең ачуы чыкты. Коръәндә яһүдләр турында бик күп сүз булуының сәбәбе дә шуннандыр. Яһүдиләр чит кавемнән булган Пәйгамбәргә каршы
сугыш ачты Мөхәммәд тә аларга каршы сугышырга мәҗбүр булды. Шулай итеп, яһүдләр белән мөселманнар арасында озакка сузылган дошманлык хасил булды»).
Али Өзәк тәфсиреннән
84. (Һәй. Исраил токымы. Ягъкуб балалары)
— Бер-берегезнен канын коймаска, бер-берегезне йортларыгыздан куып чыгармаска'- дип Мин сезне ант иттердем.
Тирә-яктагы бөтен гамәлләребезне күреп, сез боларны кабул иттегез, ант эчтегез. (85) Шуларны эшләмәскә сүз биргәнегез көенчә, сез бер-берегезне үтерәсез, үз халкыгызның бер өлешен өйләреннән кудыгыз, яман эшләрдә вә дошманлыкта сез берләшеп, аларга зыян саласыз. Аларны йортларыннан куу ярамаган эш икәнен белсәгез дә, бу эштән туктамадыгыз. Аларны йортларыннан куу сезгә харам ителде Әсирләрне мал биреп азат итәргә дип. сез сүз бирдегез. Сез китапнын (Тәүратның.) бер өлешенә ышанып, икенчесен инкарь итәсезме? Сезнен бу кылмышларыгыз бу дөньяда рисвайлык саналса. Ахирәттә исә ин каты жәзага китерер. Аллаһ сезнең бу кылмышларыгызга битараф калмас.
86 Алар бу дөнья тормышын (Ахирәттән баш тартып) сатып алган кешеләр Шуңа күрә, аларнын жәзасы жинеләйтелмәс. Үзләренә ярдәм дә булмас.
(Исламга чаклы Мәдинәдә яшәүче яһүдләр ике кабилә булып яши иде Берсе—Әвес. икенчесе Хазрәч кабиләсеннән иде Бу ике кабилә үзара сугышып, бер-берләрен үтереп, әсир алып, малларын талап кон күрә иде. Әсирләрне мал түләп алалар иде Нигә сез берберегезне үтерәсез, талыйсыз, дип сораганнарга каршы алар: ни кылаек. Аллаһның әмере шундый, дип хәйләлиләр, көферлек кылалар иде»),
Али Өзәк тәфсиреннән
87 Хактыр ки. Без Мусага китап (Тәүрат)ны иңдердек. Аннан соң Без тагын пәйгамбәрләр күндердек. Мәрьям углы Гайсәгә могжизалар куәте (Инҗилне) бирдек Аны Изге Рух белән кодрәтләндердек. Сезнен күңелегезгә хуш килмәгән сүзләр (Хакыйкатьне) сөйли торган берәр илчем килсә, сез үзегезне аннан югары куясыз. Сезгә килгән пәйгамбәрләрнең берничәсен сез: ялганчы, дидегез, башкаларын исә үтердегез.
88. (Пәйгамбәрләрне шаяртып әйттеләр):
— Күңелләребез пәрдәле (син ни сөйләсәң дә файдасы булмас).—диделәр Көферлекләре һәм гыйсъяннары сәбәпле. Аллаһ аларга ләгънәт орды. Аларнын бик азы гына иман китерде.
89 Мөшрикләргә (мәҗүсиләргә) каршы сугышта жиңәр өчен, алар (Аллаһтан) ярдәм сорады. Кулларындагы китап (Тәүрат)нын бозык урыннарын төзәтер өчен жибәрелгән (Коръән)не алар инкарь итте. Алар (Тәүратта) алдан ук әйтелгәннәрнең (Ахырзаман Пәйгамбәренең киләчәге турындагы хәбәрнең) тормышка ашканын (Мөхәммәдиең Коръән белән ки.1гәнен) күргәч тә иман китермәделәр. Атлаһның ләгънәте инкарьчылар өстенә төшәчәк.
90. Аллаһ үзе теләгән колларына пәйгамбәрлек тәгаенли. Алар шуннан көнләшеп. Аллаһ иңдергән Китапны (Коръәнне) инкарь итеп, үзләрен көферлеккә дучар иттеләр, ләкин файда күрмәделәр Алар газап өстенә газапка дучар булдылар. Кяферләрне рисвай итеп, хурлыкка калдырачак жәза әзерләнгән
91. Аларнын үзләренә
Аллаһ иңдергәнгә иман китерегез,—дигәч —Без бары тик үзебезгә иңдерелгәнгә (Тәүратка) гына ышанабыз,—диләр Шуннан башкасын (Коръәнне) инкарь итәләр. Гәрчә, ул үз кулларындагы бозылган Тәүратны дөресләүче сыйфатында килгән хак китаптыр (Ий. Мөхәммәд), әйт син аларга
—Әгәр лә сез чынлыкта инанган булсагыз, моннан алда Аллаһ күндергән пәйгамбәрләрне ни өчен үтердегез9—диген
92 Чынлыкта Муса сезгә ап-ачык аятьләр (Тәүратны) китерде Соңра сез. гаделсез залимнәр буларак, бозауга табына башладыгыз.
93 Исегездәме Тур тавын баш очыгызга элеп куйган идек, сез шунда ничек ант иттегез? Сезгә боерылды ки
— Сезгә бирелгән китапны (Тәүратны бозмыйча) нык тотыгыз, сөйләгәннәрем не яхшы аңлагыз!—дидек. Сез:
Ишеттек вә гыйсъян иттек,—дидегез Имансызлыклары аркасында, аларнын Йөрәкләренә бозауга мәхәббәт хисләре кереп тулды Әйт син аларга
—Әгәр дә (бозауга) инансагыз, бу эшегез сезгә әллә нинди яман хәлләр китерәчәк,—диген.
(«Аллаһтан тагын бер пәйгамбәр киләчәге турында яһүдләр Тәүраттан укып беләләр иде. Килгән пәйгамбәрнең яһүдләр арасыннан булмаенча. гарәп халкыннан сайланганын белгәч, алар Мөхәммәд Пәйгамбәрне рәсүл итеп танымадылар. Аятьләр алып килгән булса да, Мусага да алар чынлап ышанмады. Ул Тур тавына киткәч, алар бозауга табына башладылар»)
Али Өзәк тәфсиреннән
94. (Ий. Мөхәммәд) әйт:
—Аллаһ катындагы жәннәт йорты башкаларга булмыйча, бары тик безгә генә, дип расларга тырышсагыз, әйткәнегездән хак дип санасагыз, үлем теләгез,— диген.
95. Алар үзләре кылган (гөнаһлары. гыйсъян)нлры аркасында бервакытта да үлемне теләп алмас.
Аллаһ залимнәрне бик яхшы белә.
(«Яһүдләр: Ахирәт тормышы бары тик безнең өчен генә, башка халыклар теге дөньяда рәхәткә лаек булмас, дип расларга тырышалар».)
96. Чыннан да, тормышка ябышып ята торган халыкларның иң үжәте алар икәнен син белерсең. Потпәрәстләр (сыннарга табынучылар) бигрәк тә ачкүз-комсыз була, алар мен ел яшәргә тели. Мең ел яшәсә дә. алар жәзадан качып котыла алмас Аллаһ аларның ни кылганын күреп тора.
97 Әйт син:
—Жэбраилгә кем дошман, шул яхшы белеп торсын. Аллаһнын рөхсәте илә Коръәнне минем күнелемә тугры юл күрсәтүче сыйфатында, аннан элек килгән китапларны дөресләүче вә мөэминнәргә сөенче буларак (Җәбраил) китерде,—диген.
(«Риваятьләргә күрә, Фәдәк равиннарыннан берсе, ягъни яһүди җитәкчеләреннән Абдуллаһ бине Сурия хәзрәти Мөхәммәд белән бәхәскә керә: сиңа вәхийны кем китерде, дип сорый. Мөхәммәд Җәбраил, ди. Теге: ул безнең дошманыбыз. Вәхийны башка берәүгә иңдергән булса, без иман китергән булыр идек, ди. Шуннан соң шушы аять иңә»),
Али Өзәк тәфсиреннән
(Вәхий—Аллаһ, ерак арадан торып, теләгән пәйгамбәренә әмерләрен вәхий итә. ирештерә, күңеленә сеңдерә. Үз ихтыярына буйсындыру кодрәте—вәхийдыр.)
98 Аллаһка, фәрештәләргә, пәйгамбәрләргә. Жэбраилгә, Микаилгә дошман булган кеше—кяфер булыр. Аллаһ—кяферләрнен дошманы.
99. Шик юк ки, сиңа ап-ачык аятьләр иңдердек. Аларны фасикълар гына инкарь итәчәк.
(Фасикъ—әхлаксыз, азгын, бозык, фахиш кеше.)
100 Ничә тапкыр алар сүз бирде, ант итте. Араларыннан берничә төркем, антларын бозып, сүздә тормадылар. Аларның күбесе имансыз булып калды. (101) Үзләренә Аллаһ тарафыннан иңдерелгән китап (Тәүрат)ны дөресләргә дип илче (Мөхәммәд) жибәрелгәч, китаплы төркем (яһүдләр), белмәгәнгә салышып, Аллаһнын Китабын арка якларына ыргыттылар.
102. Сөләйманның хөкемдарлыгы вакытында алар шайтаннарның (уйдырма) ялганнарына иярделәр. Сөйләйман кяфер түгел иде. Әмма шайтаннар кяфер булды. Чөнки алар һарут белән Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихерләрне Бабил илендәге кешеләргә өйрәттеләр. Гәрчә, бу ике фәрештә бөтен кешегә:
—Без бары тик (кешеләрне) сынау өчен төшерелдек. Сак булыгыз, ялгышып, бездән сихер өйрәнеп, кяфер була күрмәгез,—дип кисәтүдән башка һичкемгә (сихер) өйрәтмәделәр.
Алар шушы ике фәрештәдән ир белән хатын арасын боза торган сихерләр өйрәнделәр. Сихерчеләр. Аллаһнын рөхсәте булмаган килеш, һичкемгә зарар эшли алмас Алар үзләренә файда китерә торганны түгел, үзләренә зарар китерә торган сихерне өйрәнделәр Сихергә катнашканнарның Ахирәттә насыйбы булмаячагын алар яхшы белә иде Сихер бәясенә алар үзләрен сатты. Моннан да яман эш булырмы9 Әгәр алар моны аңласа (103) Иман китереп, үзләрен бу яманлыктан коткарсалар, шөбһәсез, Аллаһ тарафыннан биреләчәк савап алар өчен тагын дә хәерлерәк булыр иде. Алар моны аңласыннар иде!
104 Һәй. иман китергән кешеләр!
— Рагыйнә—димәгез — Унзурна.—дип әйтегез! Анын вәгазен колак салып тыңлагыз.
Кяферләр өчен кайгы бирүче жәза әзерләнгән.
(«Рагыйнә» сүзе гарәпчә «Безне күзәтеп, тугры юлга күндер» .мәгънәсендә булып, шул ук сүз яһүдләрчә сүгенү була икән. Яһүдләр Мөхәммәдие мыскыллап көләргә тотыналар. Шуннан Аллаһ бу сүзне кулланудан тыя. Аның урынына «унзурна» сүзен кулланырга куша»), Али Өзәк тәфсиреннән
(•Рагыйнә» сүзе «тыңла, ишет* мәгънәсендә булып, басым белән әз генә үзгәртелгәч, •ул ахмак, аңгыра, шашкан» мәгънәләрен ала икән Яһүдләр бу сүзне әнә шулай үзгәртеп, мөселманнарны мыскыл итә торган булалар «Унзурна* сүзе исә «безне көтегез, безгә бераз вакыт бирегез* дигән мәгънәдә.)
Мөхәммәд Азн тәфсиреннән
105. (И, мөэминнәр) китаплы халык та. мөшрикләр дә Раббыгыздан сезгә нигъмәтләр иңдерелүен һич тә теләмиләр. Аллаһ рәхмәтен Үзе теләгәннәргә иңдерә Аллаһ — чиксез мәрхәмәт ияседер.
106 Без берәр аятьнең көчен гамәлдән чыгарсак яки аны оныттырсак, һичшиксез, тагын да яхшырагын яки шуңарга охшашын бирербез. Аллаһның бар нәрсәгә кодрәте «иткәнен син белмисенме әллә?
(«Аллаһ Тәгалә кешеләрнең мәдәни үсеш дәрәҗәләренә карап, ихтыяҗизрына күрә, пәйгамбәрләр җибәрә торды, китаплар иңдерә торды Әүвәлрәк гамәлдә булган кайбер кагыйдәләр, кануннар Коръән иңгәннән соң көчен югалтты. Нәсех ителде»).
Аш Өзәк тәфсиреннән
107 Күкләрнең. Җирнең байлыгы, шулар белән идарә итү бары тик Аллаһ ихтыярында икәнен син белмисеңмени? Сезнең өчен Аллаһтан башка дус та. ярдәмче дә юк
108 Әллә сез әүвөлдәгечә, Мусага сораулар биргәнегез кебек, бу пәйгамбәрегезгә дә сораулар яудырмак буласызмы? Иманын югалткан кеше, һичшиксез, тугры юлдан тайган булыр
(Кяферләр: Аллаңны безгә күрсәт, шуннан соң без синең шул Аллаңа иман китерербез, дип хәзрәт и Мусага сораулар яудыралар.)
109 (Әй. мөэминнәр) китап әһелләренең күбесе. Хак Тәгалә үзләренә (Тәүрат белән) чын—дөреслекне бәян иткәннән сон. эчләрендәге хөсетлек, көнләшү аркасында, сезне иманыгыздан яздырып, янадан кяфер итмәкче булалар Хәзер инде сезаларны кичерегез һәм Аллаһның әмере килгәнчегә кадәр, алар белән аралашмагыз Шик юктыр ки. Аллаһның бөтен нәрсәгә кодрәте житә.
110. Намаз калдырмагыз, зәкятны тиешенчә һәм вакытында биреп барыгыз Ашан ук үз файдагызга кылган игелегегез өчен Азлаһ катында әҗерен алачаксыз Шик юктыр ки. Аллаһ сез кылганнарны тулаем күреп тора
111. (Китап әһелләре).
—Яһүдләр һәм насаралардан (христианнардан) башка бер генә халык та жәннәткә кермәс,—диләр.
Бу аларнын нигезсез хыялыдыр. Син аларга.
—Әгәр дә сез чыннан да хаклы икән, моңа дәлилләр китерегез!—диген
112. Юк инде! Йөзен ихластан Аллаһ тарафына юнәлдергән кешегәәжер Раббы белән кавышкач булыр Шундыйлар өчен куркыныч булмас, шундыйларга кайгы килмәс.
113. Яһүдләр:
—Христианнарның таянычы юк (алар хак диндә түгел).— диделәр Христианнар исә:
—Яһүдләрнен таянычы юк (аларның дине дөрес түгел), —диделәр. Гәрчә, алар бер үк китапларны укый. (Хәбәре булмаганнар да. укый-яза белмәгәннәр дә) нәкъ шулар сүзен кабатлый. Бәхәсчеләрнең кайсысы хаклы, кайсысы хаксыз икәне турында Кыямәт көнендә Аллаһ хөкем чыгарачак
114 Мәчетләреңдә Аллаһның исемен телгә алмаска боеручы вә (мәчетләрне) җимерергә тырышучылардан да залимрәк кем бар икән бу дөньяда? Чынлыкта. алар анда курка-курка керергә тиеш Андыйлар өчен дөньяда түбәнлек. Ахирәттә жәза әзерләнгән
115 Көнчыгыш тарафы да. Көнбатыш тарафы да Аллаһныкыдар. Кай тарафка баксагыз да, сез йөзегез белән Аллаһка карап баскан булырсыз. Хактыр ки, Аллаһнын рәхмәте киң. Ул һәрнәрсәне белеп тора.
(«Күңелең Аллаһка тугры булганда, кай тарафка карап намаз укысаң да, төнлә, томан, буран эчендә Кыйбланы таба алмаганда, син кая карап сәҗдә итсәң дә, дөрес булыр, намазың кабул кылыныр. Көнчыгыш тарафы да, Көнбатыш тарафы да—бөтен Жир шары дигән мәгънәдә»).
Хәсән Чантай тәфсиреннән
116. (Кяферләр):
—Аллаһ бала атасы булды!—диделәр.
Әстәгьфирулла! Ул мондый түбәнлекләрдән азат. Күкләрдәге вә Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы, барысы да Ана буйсына.
(«Яһүдләр Гозәерне, христианнар Гайсане, мөшрикләр фәрештәләрне Аллаһ Тәгаләнең балалары, диделәр»).
Хәсән Чантай тәфсиреннән
117. Ул күкләрне һәм Җирне юктан бар итүче. Берәр нәрсә барлыкка китерергә теләсә, Ул:
— Бар бул! — ди һәм. Ул теләгән нәрсә шундук бар була.
118. Наданнар:
—Аллаһ безнен белән сөйләшсен иде,—диләр, яки:
—Безгә дә берәр могҗиза иңдерсен иде,—диләр.
Алардан элек яшәгән наданнар да нәкъ менә шулай диләр иде. Алар күңелләре белән бер-берләренә тач охшаш. Юкса, Без дөресен белергә теләгәннәргә аятьләрне ап-ачык итеп иңдердек.
119 Дөресе шулдыр. Без сине Хак (Коръән белән җәннәт турында) сөенечле хәбәр бирер өчен вә (җәһәннәм турында) кисәтүче сыйфатында күндердек. Син (Мөхәммәд) жәһәннәмдәгеләр өчен җавап тотмаячаксың.
120. Аларнындинен кабул итмәсәң, яһүдләр дә, христианнарда асылда синнән разый булмаслар. Әйт син аларга:
- Дөрес юл бары тик Аллаһ күрсәткән юл гына,—диген. Сиңа килгән гыйлемнән сон. алар юлыннан китсәң, шул булыр: сине бер генә дустын да. бер генә ярдәмчен дә Аллаһнын нәфрәтеннән коткара алмас.
121 Үзләренә китап иңдерелгән кешеләр (мәгънәсен бозмыйча, сүзләрен үзгәртмичә) инанып укыйлар, чөнки алар китап укыганнан соң иман китерделәр. Шул китапны инкарь итүче кяферләр исә (һәм матди, һәм мәгънәви) зыян күрәчәк.
(«Яһүд галиме Абдулла ибне Сәлам белән аркадашлары Коръәнгә инанып, мөселман булдылар. Бүтән риваятькә күрә, Җафәр бине Әбү Талип белән Хабәшстаннан килгән кырык кешелек җәмәгать Коръән укып, Ислам динен кабул иттеләр»).
Хәсән Чантай тәфсиреннән
122 Әй, Исраил токымы, сезгә биргән нигъмәтләремне вә бөтен галәм халыкларыннан сезне өстен куйганымны исегезгә төшерегез. (123) Һичкем башка кеше өчен һични эшли алмаячак, (гөнаһларны юу өчен түләү) фидия кабул ителмәячәк, хәтта шәфәгатьнен һичкемгә ярдәме тимәячәк Көннән (Кыямәттән) куркыгыз.
124 Заманында Раббы Ибраһимны берничә сүз белән сынап карады һәм эш тәмам булгач, әйтте:
—Мин сине кешеләрне өндәүче (имам) итеп куячакмын,—диде.
Ибраһим:
—Йә, Раббым, минем кардәшләрем арасыннан да имамнар билгелә,—диде
Аллаһ әйтте:
—Залимнәр (кяферләр)гә андый вәгъдәм юк, диде.
(Хәзрәти Ибраһим нәселендә мөселманнар да, кяферләр да бар иде.)
125 Без Йортны (Кәгъбәне) кешеләр бергә җыелсын дип, иминлек урыны иттек.
—Сездә Ибраһимның баскан җирен намаз уку урыны итегез. Ибраһим белән Исмәгыйльгә: таваф итәргә килүчеләр, гыйбадәт кылучылар, рөкүгъ вә сәҗдәгә киткәннәр өчен өемне пөхтә тотыгыз,—дип боердык.
(Таваф—Кәгъбәнең әйләнәсен зиярәт итү, йөреп чыгу.)
126 Ибраһим әйтте:
- Йә. Раббым. шушы шәһәрне имин ит Аллаһка вә Ахирәткә инанганнарны жиләк-жимешләр белән сыйла,—диде.
Аллаһ боерды:
- Инкарьчылар аз вакытка гына бу нигъмәтләрдән файдаланыр Ләкин соныннан андыйларны жәһәннәм утына атачакмын. Бик тә хәтәр урын ул— жәһәннәм.
(«Аллаһ Тәгалә инкарь итүчеләрне кяферләрне дөньяда ризыклы итәр теләгәннәренчә шул ризыкларны файдаланырга мөмкинлек бирер Дөнья ризыгы кяфергә дә. мөселманга да тәгаенләнгән. Аллаһның бер исеме дә Рахмән. ягъни барысына да тигез карап, нигъмәтләрдән файдалану хокукы бирүче, дигән сүз. Байлык, залимлек хөкемдарлык азгынлыкка, рухи гариплеккә илтсә, бу дөнья рәхәтен җәһәннәм алыштырачак»).
Али Өзәк тәфсиреннән
127 Ул заманда Ибраһим белән Исмәгыйль икәүләшеп Бәйтүлланын (Кәгъбә) нигезен күтәрделәр
—Йә. Раббыбыз. догабызны, эшебезне кабул ит. зинһар. Шик юктыр ки. Син безне ишетеп, күреп торасын,—дип гыйбадәт кылдылар.
(«Җәннәттә яшәгәндә хәзрәти Адәм Аллаһка гыйбадәт кызсын дип. нурдан ясалган багана барлыкка китерелә. Шул нур баганасын таваф итеп. әйләнеп йөри-йөри. Адәм гыйбадәт кыла торган була Кылган гөнаһлары өчен. Адәм белән һәүваны җәннәттән сөреп. Җиргә куып төшерәләр. Җир йөзенә алар аерым-аерым килеп төшкәнгә күрә, аймыл булалар, һәм. ниһаять. Гарафат тавы янында алар бер-берсен табыша Шушы сөенечтән хәзрәти Адәм Аллаһка гыйбадәт кылырга тели. Аллаһ аңа тагын нур баганасы хасил итә Адәм шунда гыйбадәт кыза башлый Күп заманалар узгач, тора бара нур баганасы юкка чыга. Аның урынына караташ торып кала Хәзрәти Шис пәйгамбәребез шул урынга дүрт почмаклы бина корып куя һәм караташны шул бина эченә урнаштыра Ул таш бүген дә исән. Хаҗәр-и Әсвәд исемле бу изге таш Кәгъбәтулланың тап уртасында тора Туфан суы калыккач, ул таш та. бина да су астында кала. Су кайткач, күренә ки: бина ком астында калган Аллаһ әмере илә Ибраһим галәйһиссәлләм шул урынны эзләп таба. Хатыны белән углы Исмәгыйльне дә шул тирәгә урнаштыра Углы Исмәгыйль белән хәзрәти Ибраһим комны казып, бинаны ачалар. Хәзрәти Шис корган бинаның нигезен табып, шул урынга Кәгъбәтулланы җиткезеп куялар»).
Али Өзәк тәфсиреннән
128 (Ибраһим белән Исмәгыйльнең догасы):
— Йә. Раббыбыз, зинһар, безне Үзеңнен мөселман колларыннан сана, нәселебездән Сина итагать итүче бер өммәт хәзерлә; безгә гыйбадәт урыннарын һәм ысулларын өйрәт; тәүбәләребезне кабул әйлә. безне ярлыка Тәүбәләрне кабул итүче, чиксез мәрхәмәтле Раббы бары тик Син генә
129 Йә. Раббыбыз. (Ибраһим токымына) үз араларыннан чыккан, аларга аятьләреңне укып бирүче, китап һәм хикмәтләрне өйрәтүче, аларнын күңелләрен сафландыручы бер пәйгамбәр күндер. Бөтенебездән өстен, һәр нәрсәне кирәгенчә башкаручы бары тик Син генә.
130 Ибраһим тоткан диннән үзен-үзе белештерми торган диваналардан башка кем баш тартсын'’ Без аны бу дөньяда сайладык Шөбһәсездер ки. ул Ахирәттә изгеләр рәтендә булыр. (131) Чөнки Раббы ана.
— Мөселман бул!—диде.
—Галәмнәрнең Раббысына баш орамын,—диде Ибраһим да.
132 Ибраһим галәйһиссәлләм дә моны балаларына васыять итте Хәзрәти Ягькуб та:
—Угылларым, сезнен өчен бу динне Аллаһ сайлап бирде, шуңа күрә, бары тик мөселман булып яшәгез, мөселман булып үлегез.-диде
133. (Әй. кяферләр) Ягькуб жан биргәндә, сез аның янында идегезме, юкса’’ Үләр алдыннан (Ягькуб) улларына:
Миннән сон кемгә итагать итеп яшәрсез’—диде
-Синең ата-бабаларың Ибраһим, Исмәгыйль. Исхакның Тәңресе булган бер Аллаһм буйсыначакбыз, без бары тик Аллаһка гына итагать итәчәкбез,—диделәр Ягькуб балалары
134. Дөньяга килеп-киткән өммәтләр кылган (гөнаһ-савап) аларнын үзләренә булыр. Сез кылганнар—үзегезгәдер. Сез алар (гөнаһлылар) өчен жавапка тартылмассыз.
135. (Яһүдләр белән насаралар)
—Яһүди яки христиан булыгыз, хаклык юлын табарсыз,—диделәр.
Әйт син:
—Юк!—диген.-Без хәниф Ибраһим тоткан саф динне тотачакбыз Ул беркайчан да мөшрик булмады?
(•Хәниф—туры күңелле адәм баласы: хак дингә күчкән кеше»).
Али Өзәк тәфсиреннән
136 —Без Аллаһка ышанабыз вә безгә иңдерелгән (Корьән)зә ышанабыз, Ибраһим, Исмәгыйль. Исхак, Ягькуб вә анын оныкларына иңдерелгәнгә, Мусага иңдерелгән Китап (Тәүрат)ка. Гайсәгә иңдерелгән (Инҗил)сә, Аллаһ тарафыннан бүтән пәйгамбәрләргә иңдерелгәннәргә аермаенча ышанабыз һәм бары тик Аллаһка гына итагать итәбез,—диген.
137. Әгәр алар да, сез инанган кебек, (Аллаһка) инанса, тугры юлны тиз табачаклар. Әгәр дә инде Аллаһтан баш тартсалар, һичшиксез, гыйсъянчы булып, адашачаклар. Аларга каршы көрәшер өчен сиңа бер Аллаһ житә. Аллаһ барысын да ишетеп, белеп тора.
138. Аллаһ нуры турында (әйтсәк). Аллаһ (диненең) нурыннан кайсы (диннең) нур(ы) күркәмрәк9 Без Аллаһ (диненә, Коръән) нурына коендык. Без (бары тик) Ана гына буйсынабыз (гыйбадәт кылабыз),—диген
139. Әйт син аларга:
—Безнен Раббыбыз—Аллаһ Тәгалә,—диген.—Аллаһ Тәгалә сезнен дә Раббыгыз. Шулай булгач, сез нигә безнең белән тарткалашырга булдыгыз? Без кылган (савап) үзебезгә, сез кылганнар (гөнаһ) үзегезгә. Безнең күңелләребез ихластан Аллаһка багланган.
140 Сез Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягькуб вә аларнын оныклары кайчандыр яһүд һәм насара булган, дип уйлыйсызмы? Әйт син аларга:
-Бөтен нәрсәне сез беләсезме, әллә Аллаһмы?—диген Аллаһ иңдергән аятьләрне яшерергә тырышучылардан да яманрак беркем булмас. Аллаһ сез кылганнардан хәбәрсез түгел.
141. Дөньяга килеп киткән өммәтләр кылган (гөнаһ-савап) үзләренә булыр. Сез кылганнар—сезгә. Сез алар кылган (гөнаһлар) өчен жавапка тартылмаячаксыз.
(’Хәзрәти Мөхәммәд Мәдинәгә килгәч, мөселманнар Кодускә (Иерусалимгә) таба карап намаз укыйлар иде. Яһүдләр аларны мыскыллый башлыйлар Мөхәммәд белән сәхабәләре кыйблаларының кай якта икәнлеген дә белмиләр, без аларга юл күрсәттек, диләр. Мөхәммәд мөселманнарга Кыйбланы күрсәт, дип Аллаһка ялварды. Шуннан соң мөселманнар Иерусалимгә карап түгел, Мәккәгә йөз тотып намаз укырга керештеләр»)
Али Өзәк тәфсиреннән
142. Кешеләрнең ахмак-наданнары әйтте:
— Кыйблаларын үзгәртергә аларны ни мәжбүр итте?—диделәр. Әйт син аларга —Көнчыгыш та, Көнбатыш та (бөтен Җир йөзе) Аллаһныкыдыр. Ул кешеләрне Узе теләгәнчә турылар,—диген.
143. Менә шулай итеп. Без сезне кешеләр кылган гамәлләргә шаһит булсыннар дип, арадашчы олуг бер өммәт иттек. Рәсүлебезне дә сезнең тугры юлда булуыгызга шаһит булсын дип. жибәрдек. (Ий, Мөхәммәд) син сәждә иткән кыйбланы мин сынар өчен бирдем: сиңа ияреп барырлармы, әллә үкчәләрен ялтыратып, башка юлдан китәрләрме, дип Иманнары какшау булганнарга кыйбла үзгәртү бик тә кыен эш иде Аллаһ сезнен иманыгызны, теге кыйблага карап кылган намазларыгызны юкка чыгармас Шик юк ки, Аллаһ кешеләргә чиксез мәрхәмәтле һәм рәхимле.
(Иманнары какшау булганнарга кыйбла үзгәртү бик тә кыен эш иде, гыйбарәсен болай аңларга кирәктер Бу очракта мөселманнар хәзрәти Мөхәммәд Пәйгамбәргә шул кадәр инанганнар иде ки, ул кайсы якка сәҗдә итсә, алар шул якка сәҗдә итә, Мөхәммәдкә ышанычлары какшау булганнар исә, аңа иярми. Кәгъбәтуллага борылмый, һаман яһүдләр тарафына йөз тотып гыйбадәт кыза.)
144 —(Ий. Мөхәммәд) Без синең Күккә карап торганыңны (югарыдан хәбәр көткәнеңне) күрәбез. Хәзер Без Кыйбланы син бик тә разый булачагын тарафка
күчерәбез. Хәзер инде син иөзенне Мәсжед-и Харам ( Кәгъбәтулла) тарафына юнәлт’ (Ий, мөселманнар) кайда гына булсагыз да (намаз вакытында) йөзегезне шул Кыйблага туры тотыгыз. Шик юк ки. китаплы халык (яһүдләр һәм христианнар) бу гамәлләрнең Аллаһтан килгән чынбарлык икәнен бик яхшы белә. Аллаһ аларнын ни кылганнарыннан хәбәрсез түгел.
(Хәзрәти Мөхәммәд Кыйбла ягын хәзрәти Ибраһим төзегән йорт тарафында булуын бик тели иде. Бу теләген ул Җәбраил фәрештәгә сөйләде Бу мәсьәләне хәл итәр өчен, Җәбраил Күккә менеп китте Мөхәммәд Күккә карап, хәбәр көтә иде.)
145. Син никадәр генә ышандырырлык итеп сөйләсәң дә, үзләренә китап иңдерелгәннәр (яһүдләр, насаралар) синең кыйблаңа сәҗдә итмәс. Син дә аларнын кыйбласына баш ормассың. Алар да бер-берсенең кыйбласына иелмәс. Үзенә иңдерелгән гыйлемнән сон да син алар ихтыярына иярсән, чыннан да, залим-кяфер булырсың.
146 (Китаплы халык) үз балаларын яхшы белгән кебек, китапларны (анда Мөхәммәд Пәйгамбәр киләчәге турында язылганны) да яхшы беләләр Ләкин аларнын бер кавеме, белгән көенчә, китаптагы дөреслекне башкалардан яшерә килә.
(«Яһүдләр—Тәүраттан, христианнар Инҗилдән укып, Ахырзаман пәйгамбәренең киләчәген беләләр. Хәтта алар ул Пәйгамбәрнең килүен зарыгып көтәләр иде. Әмма ул пәйгамбәрнең ятим үскән бер гарәп икәнен күргәч, көнчелектән, ачудан, ыругчылык- расачылык хисләренең күперүе аркасында, пәйгамбәрне инкарь иттеләр*).
Ал и Өзәк тәфсиреннән
147 Хакыйкать—Аллаһтандыр. Шулай булгач, син шикләнүчеләрдән булма
148 һәркемнең кыйбласы бар. Сез (мөэминнәр) кешеләргә күбрәк игелек кылуда ярышыгыз. Кайда гына булсагыз да, Аллаһ һәрберегезне бер урынга туплар Аллаһнын һәрнәрсәгә кодрәте житә.
149 Кайсы яктан гына (сәфәргә) чыксаң да, (намаз укыганда) син йөзеңне Мәсжед-и Харам тарафына тот. Бу—Аллаһтан килгән хакыйкый әмер Аллаһ ни кылганнарыгыздан хәбәрсез калмас.
150 Кайсы яктан гына (сәфәр) чыксаң да, (намаз укыганда) син иөзенне Мәсжед-и Харам тарафына тот. Кайда гына булсагыз да йөзегезне шул якка борыгыз, кешеләр сезне хата эшләүдә гаепли алмасын. Алардан курыкмагыз Бары тик Миннән (җәзамнан) куркыгыз. Шулай булганда. Мин мәрхәмәтемне тәмамлап, сезгә тапшырырмын, бәлки сез тугры юлга басарсыз.
151. Шулай итеп, сезгә аятьләребезне укырга, сезне яманлыктан арындырырга, сезгә китапны вә хикмәтләрне өйрәтергә, белмәгәннәрегезне белдерергә үз арагыздан сайлап, бер Рәсүл жибәрдек
152 Шулай булгач, сез Мине (гыйбадәт кылып) зикер итегез. Мин дә сезне зикер итәчәкмен. Мина шөкер итегез. Аң булыгыз, Миңа көферлек кылмагыз'
(Зикер—искә алу, онытмау.)
153 И. иман китергән адәмнәр, сабыр-түзем булып, намаз укып. Аллаһтан ярдәм сорагыз. Хактыр ки. Аллаһ (түзем) сабыр кешеләр белән бергә
154 Аллаһ юлында (Җиһадта) үтерелгәннәргә «мәетләр» димәгез. Чынлыкта алар тередер. Ләкин сез моны аңламыйсыз гына
155 һәрхәлдә сезне бераз куркытып, ачлыкта тотып, малларыгызны азайтып нигъмәтегезне киметеп, якыннарыгызнын жанын алып сыныйбыз Түзем булганнардан (Аллаһның әҗере була, дип) сөенче ал
156 Чыдам булганнар, башларына берәр бәла килсә
—Без—Аллаһның бәндәләре. .Аллаһ хозурына барачакбыз,—диләр (157) Алар Аллаһның рәхмәтенә һәм Анын ярлыкавына лаектыр Тугры юлны тапканнар да шулар булыр
158 Шик юк ки. Сафа белән Мәрвә таулары Аллаһнын галәмәтләредер (гыйбадәт өчен тәгаенләнгән урын) Кем (Хаҗ максаты илә) Кәгъбәту.лланы зиярәт итеп, (аның тирәли) таваф кылса, андыйларнын гөнаһысы булмас Үз иреге белән, ихластан игелек кылган кешенең гамәлләрен Аллаһ, һичшиксез, кабул итәр һәм әжерен бирер Ул барысын ла белеп тора
(«Сафа белән Мәрвә— Кәгьбәту.ианың Көнчыгыш тарафындагы ике калкулык Һаҗәр анакай хәзрәти Исмәгыйль өчен су эзләп йөргәндә шушы калкулыклар арасын
җиде тапкыр әйләнә. Бүген хаҗ кылучылар. Кәгъбәтулланы зиярәт итүчеләр, тавафчылар Сафа белән Мәрвә калкулыкларына да баралар. Әлеге аятьтә ике тау арасында йөренүнең гөнаһысы юк. диелә Жаһәләт вакытында бу ике тау түбәсенә дә берәр пот куелган була. Бу сыннарны юкка чыгарган булсалар да, кайберәүләрнең күңелендә шик каш, янәсе, ул тауларга бару—шул потларга табыну була. Аять әнә шул шикне юкка чыгара»).
Али Өзәк тәфсиреннән
159. Без иңдергән ачык аятьләрне, китапта тәфсилләп күрсәткән тугры юлны яшерүчеләрне һәм Аллаһ, һәм бөтен ләгънәтләүчеләр—каһәрләр. (160) Яшәү рәвешләрен үзгәртеп, яшергән дөреслекне бөтен халыкка чыгарсалар һәм тәүбә итсәләр генә, аларнын тәүбәләрен кабул итәрбез. Без тәүбәләрне күпләп кабул итүче һәм ярлыкаучы. (161) Аятьләребезне инкарь итеп, кяфер булып үлгәннәр турында, алар Аллаһнын, фәрештәләрнең вә бөтен иманлы халыкның ләгънәтенә дучар (162) Алар мәнгегә ләгънәт эчендә калыр Аларнын газаплары кичектерелмәс, җиңеләйтелмәс. Аларга мәрхәмәтле караш та булмас.
163 Илаһыгыз бары тик бер Аллаһтыр. Аннан башка илаһ юк. Ул мәрхәмәтле, рәхимле.
164 Шик юк ки. күкләрнең, Җирнең яралтылуында. төн белән көннең берберсең алыштыруында, кешеләргә файдалы йөкләр төягән көймәләрнең, диңгезләрне ярып, йөзүендә, Аллаһ Күктән иңдереп, җансыз туфракны җанландырган яңгырда. Жир йөзендә һәртөрле жан иясен булдыруда, җилләрне вә Җир белән Күк арасында йөзеп йөрүче, Аллаһнын һәр әмеренә буйсынучы болытлар турында фикер йөртүче халык өчен (Аллаһның барлыгын, берлеген) раслый торган байтак дәлилләр бар.
165 Кайбер халык Аллаһтан башка илаһ уйлап чыгара да, Аллаһны сөйгән кебек, шул уйдырманы сөя башлый Исламга килгәннәрнең Аллаһка булган мәхәббәтләре исә аларныкына караганда күп тапкырга артык. Әгәр ул кяфер залимнәр үзләренә тиешле газапның нинди икәнен белсәләр, бөтен кодрәтнең Аллаһтан икәнен вә Аллаһ биргән җәзаның нинди дәһшәтле икәнен аңлаган булырлар иде. (166) Менә шул вакыйганы (Кыямәт көнендәге җәзаларны) күреп, үзләренә ияреп килүчеләрдән (аларның котыртыгы белән кяфер булганнардан) качарлар; ашыгып үз иярченнәреннән ераклашырлар; алар (ияртүчесе дә, иярүчесе дә) җәза күрер һәм аларнын арасы өзелер (167) Яманнарга ияргәннәр шуны әйтер:
—Аһ, фани дөньяга тагын кире әйләнеп кайтсак, бүген алар (яманлыкка котыртучылар) безне ташлап качканнары кеби, без дә алардан качар идек.
Шулай итеп, Аллаһ аларга дөньяда кылган яман эшләре аркасында кайгы - хәсрәткә калачакларын күрсәтә һәм алар инде уттан кача алмас
168 Әй, инсаннар. Җир йөзендә булганнарның (ризыкларның) хәләл вә саф- тазаларын гына ашагыз Шайтан артыннан иярмәгез Шайтан сезнең кан дошманыгыз. (169) Ул сезне бары тик яманлык турында, Аллаһ хакында чирканыч, ялган нәрсәләр турында сөйләргә котырта.
(«Шайтан кеше күңелендә булган яман теләкләрне: хәмер эч у, кеше ма 1ына, харам хатыннарга кызыгу, зина һәвәслеге кебек эшләрне хуплый. Хәзрәти Әбү Бәкер сүзе: олуг адәм нәфесенә (комсызлыкка, вәсвәсәгә) юл куймас Яки нәфесенә юл куймаган адәм олуглыкка ирешер»),
Али Өзәк тәфсиреннән
(Нәфес—кирәгеннән артыкка омтылу, башкалардан күбрәк мал туплау, кеше малына, хатынына кызыгу.)
170. (Кяферләргә):
—Аллаһтан иңгән (Коръән)гә генә иярегез,—дигәч, алар:
—Юк, без аталарыбыз нинди юлдан йөргән булса, шул юлны тотачакбыз,— диделәр. Аталары бернәрсә дә аңламыйча, дөрес юлны тапмаган булсалар? (171) Аллаһка ышанмаган кяферләрнең хәле, чакырып кычкырган тавышны ишетеп тә, һични аңламаган хайванныкы кебек. Аларнын (кяферләрнең) күнел күзләре сукыр, алар телсез-чукрак кебек. Шуңа күрә, аларнын башы уйлар дәрәҗәдә түгел
(Аять иске карашларга ябышып ята торган, яңа фикерләрне кабул итәр дәрәҗәдә бураганнарга ишарәли. Инҗил, Тәүрат һәм башка китапларны үзгәртеп язганнан соң, шул китапларга гына табынып яшәүчеләр Коръәннең яңа фикерләрен кабул итә алмый.)
172. Ий. иман китергән адәмнәр, үзегезгә бирелгән ризыкларның саф-таза. хәләл булганнарын гына ашагыз. Бары тик Аллаһка гына инанасыз икән. Ана гына шөкер итегез (173) Аллаһ сезгә бары тик үләксә ашауны, кан. дуңгыз ите ашауны вә Аллаһтан башка затка багышлап суелган итне харам кылды Ләкин мәжбүр хәлдә калса, чамадан тыш булмаганда, аз микъдарда ашаса, гөнаһы булмас
Шик юк ки, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер.
(«Исламда ирексезләү юк. Кеше ачтан үләр чиккә җиткән булса, хәләл булмаган ризыкны да ашый ала: аның бу гамәле гадәткә әйләнеп китмәсә Харам ризыкны җан саклау микъдарыннан артык ашарга ярамый Урыс армиясендә хезмәт итәргә мәҗбүр моселманнар. зиндандагылар дуңгыз ите ашар, бәлки аның гөнаһы булмас. Әмма иленә кайткач, иреккә чыккач, ул бу харам ризыклардан ваз кичәргә тиеш».)
174. Аллаһ иңдергән китаптагы хакыйкатьне (яһүдләр. христианнар) яшерделәр һәм аны юк кына бәягә дөнья малына сатып көн күрә башладылар. (Шул акчага сатып алынган ризыклар белән карыннарын тутыралар), эчләренә ризык түгел, ут тутыралар алар. Кыямәт житкәч. Аллаһ алар белән сөйләшеп тормас, аларны ярлыкамас Аларны анда жанны көйдерүче жәза көтеп тора.
(«Яһүд руханилары Пәйгамбәребезнең Тәүратта күрсәтелгән сыйфатлары турындагы хәбәрне халыктан яшерделәр Аллаһ иңдергән китап—Тәүратны алар бозды, үзгәртте Шушы эшләре өчен, ягъни бозык Тәүраттагы бозык фикерләрне сатып, алар халыкны алдады, талады. Аларның шулай итеп тапкан маллары карыннарына ут булып кабачак»).
Али Өзәк тәфсиреннән
175 Алар тугры юлны ялган юлга алмаштылар Ярлыкану урынына алар газап юлын сатып алдылар Утта януга алар ничек итеп түзәрләр икән'’
176. Аллаһның китабы Хакыйкать буларак иңдерелде Ул китап турында шикле бәхәсләр оештыручылар, әлбәттә, (Хактан) аерылып, ераклаштылар Газаплар аларга шуның өчен бирелер.
177 Йөзегезне Көнчыгыш яки Көнбатышка таба карату гына (гыйбадәт кылу гына) игелек кылу түгел Чын игелек ул—кешенең кылган яхшы гамәлләредер Аллаһка. Ахирәт көненә, фәрештәләргә, китапларга, пәйгамбәрләргә инану, якыннарга, ятимнәргә, юксылларга, юлда калганнарга (адашканнарга), теләнчеләргә вә колларга (әсирләргә) кадерле малыннан өлеш чыгару, намаз кылу, зәкят бирү Антыңны жиренә житкезү. авыр заманнарда, хасталыкта вә сугыш вакытларында сабыр итү. түзем булу Чын мөселман кешесенең сыйфаты шулардан тора Мөттәкый- лар (Аллаһның җәзасыннан курыккан мөэминнәр) бары тик шундыйлар гына була ала
178 (И. мөэминнәр) үтерелгән кеше өчен сезгә үч кайтару фарыз ителде Ирекле кеше өчен —ирекле, кол өчен—кол. хатын өчен—хатын (үтерелергә тиеш ) Ләкин үтерүченең гаебе мәрхүмнең кардәше (гаиләсе) тарафыннан гафу ителсә, гореф-гадәт буенча, үтерүче шул нәселгә игелек кылсын Алда әйтелгәннәр. Аглаһтан иңдерелгән жиңеллек (гадел хөкем) вә рәхмәттер Моннан сон да берәрсе шушы чикләрне боза калса, аңа хәтәр жәза бирелер
179 И. акыл ияләре, үтергән кешене үтерүдә сезнең өчен яшәү көче бар Касастан (үтерүчегә биреләчәк җәзадан) куркып, бәлки сез шундый жинаятьләр кылмассыз9
180 Берәрегезгәөжәл якынлаша калса, аның малы кала торган булса, анасына атасына, якыннарына гадел рәвештә өлеш чыгарылырга һәм васыять ителергә тиешлеге Аллаһның җәзасыннан курыкканнар өчен бер бурычтыр (181) Васыятьне ишеткәч һәм кабул иткәннән сон, бу васыятьне үзгәрткән кешеләр гөнаһлы булыр Шик юк ки. Аллаһ барысын да ишетеп, күреп тора (182) Васыятьне кабул итүче варис васыятьнең шәригатькә хилафлык белән яки гаделсезлек белән яхлырылган дип шикләнсә, ике як белән килешеп, васыятьне хакыйкатькә туры китереп үзгәртә ала. ул гөнаһлы булмас Шөбһәсез ки. Аллаһ ярлыкаучы һәм дә кичерүчедер
183 И. иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгәне кеби. ураза толу сезгә дә фарыз кылынды Бәлки сез (бу фарызларны үтәп) котылу юлына басарсыз?
184 Ураза санаулы көннәрдә генә тотылыр Берәрегез хаста булса яки сәфәрдә йөрсә (граза тотмас), соңыннан тотылмаган көннәре өчен ураза тотар (Каргтык
зәгыйфьлегендәге кеше яки сәламәтләнеренә өмет кашаган чирле кеше ураза тотмас) ураза тотарга көче житмәгәннәр (матди мөмкинлекләре булса) бер фәкыйрьне (утыз көн) көн туйдырырлык фидия бирергә тиеш. Шулар өстенә кеше үз ихтыяры белән хәер-садака бирсә, үзе өчен бик тә хәерле булыр. Белеп торыгыз, ураза тоту сезнең өчен тагын да хәерлерәк.
185. Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә, шушы айга килеп ирешкәннәр ураза тотсын. Хаста булганнар яки сәфәрдәгеләр (тотылмаган көннәрехисабынча) башка көннәрне ураза тотар. Аллаһ сезгә жиңеллек тели, кыенлык теләми. Санаулы (ураза) көннәрне тәмам итеп, сезгә тугры юл күрсәткәне өчен. Аллаһны олылагыз, шөкер итегез.
186. Бәндәләрем Минем турыда сораштырсалар, әйт: Мин (һәр кешегә) бик якын торам. Миңа дога кылганнарның теләкләренә жавап бирәм. Алар да тугры юл белән барыр өчен Мине ишетсеннәр. Миңа ышансыннар, һәм әмерләремне үтәсеннәр.
187 Ураза төнендә хатыннарыгызга якынаерга сезгә хәләл кылынды. Хатыннарыгыз сезнең күлмәгегез кеби. сез дә аларга юрган (бөркәвеч) кебидер. Аллаһ сезнең үзегезгә үзегез хыянәт иткәнегезне белде. Тәүбәгезне кабул итеп, сезне ярлыкады. Инде хатыннарыгызга якынлашыгыз вә Аллаһ рөхсәт иткәннәрне эшләгез. Иртәнге якта (ак җепне кара җептән аера алганчыга) Тан нуры караңгылыктан аерыла башлаганчыга (ягьни Кояш чыгарга сәгать ярым кала) кадәр ашагыз, эчегез, көне буе ураза тотып, ахшамда авыз ачыгыз. Мәчетләрдә (итикаф вакытында, ягъни Рамазан аеның соңгы ун көнендә) гыйбадәт кылган вакытта хатыннарыгыз белән берләшмәгез. Болар Аллаһ тарафыннан куелган чикләрдер. Сак булыгыз, аларга якынлашмагыз. Шушы рәвештә Аллаһ аятьләрен сезгә аңлата. Бәлки (гөнаһ кылудан) сакланырсыз?
(Ир белән хатынның үзара мөнәсәбәте монда шундый матур итеп сурәтләнгән. Беренчедән, җенси теләк, бер җенеснең икенчесенә тартылуы ачлык, сусау кебек хисләр белән рәттән куела. Бу хис-теләкләр табигать тарафыннан бирелгән. Адәм баласы тәненең бу ихтыяҗларын үтәмичә булдыра алмый, ашамыйча-эчмичә тора алмаган кебек, җенси ихтыяҗларын да канәгатьләндерү мәҗбүрендә. «Хатыннарыгыз сезнең күлмәгегез кеби. сез дә аларга юрган (бөркәвеч) кебидер дигән белән безгә ир-хатын мөнәсәбәтләре табигый теләкне үтәүдән тыш. тагын да бөек мәгънә турында сөйләнә. Ир белән хатын бер-берсенә саклавыч кием рәвешендә дә хезмәт итә, ягъни кием тәнне суыктан-эсседән саклаган кебек саклый, ир-хатын бер-берсен саклый, юата, бер-берсен тулыландыра, бизи, берсенең җитешмәгән ягын икенчесе тулыландыра»).
М.Мөхәммәд Али тәфсиреннән
(«Ислам дине тарала башлаган заманнарда Рамазан уразасы тотканда сәхәр ашалмаган. Ураза тотучы кеше ахшамда авыз ачып, ястү намазы укып, йокларга ятканга чаклы гына ашаган. Шуннан соң ашау-эчү, хатын белән якынлык тыела иде Бу кырыслыкка чыдый алмаенча. бәгьзеләре хатыннарына якынлык кыла иде Арып кайтканлыктан, кайберәүләр исә. авыз ачу белән үк йокыга китеп, икенче көнне хәлсез йөри иде. Аллаһ мөэминнәрне кызганды вә аларга җиңеллек өчен, кайбер ташламалар ясады»).
Али Өзәк тәфсиреннән.
188. Бер-берегезнең малын гаделсезлек белән тартып алып ашамагыз. Кешенең малын өлешчә генә булса да махсус тартып алыр өчен, хөкемдарларга ришвәт бирмәгез.
189. (Ий, Мөхәммәд) синнән (ел эчендәге) айлар турында сорарлар. Син әйт:
- Айлар кешеләргә хаж вакытын билгеләр өчен.—диген
Игелек ул—өй артыннан кереп йөрү түгел.
(«Элек гарәпләр: хаҗ вакытында ишектән йөрергә ярамый, дип өйләренең арткы тарафыннан тишек ачып, өйләренә шуннан кереп-чыгып йөри торган булганнар. Аллаһ кешеләрне бу мәшәкатьтән коткарыр өчен, шушы аятьне иңдерә»),
Али Өзәк тәфсиреннән
Игелек ул—гөнаһ кылудан саклану. Өйләрегезгә ишектән кереп йөрегез. Аллаһның газабыннан куркыгыз. Шулай булганда сез (котылышка) морадыгызга ирешерсез.
190 И. мөэминнәр. Алл аһ юлында сугышучылар белән бергә (сезгә һөҗу и иткәннәргә каршы) сугышыгыз, ләкин артыгын кыланмагыз. Аллаһ артыгын кылганнарны бер дә сөйми
(Үзегез сугыш башламагыз, тыныч халыкны кырмагыз, җиңелгән халыкны әсирләрне җәберләмәгез. Ягъни, сугышта да хәттин ашмагыз )
191 ( Үзләре сугыш башлаган) кяферләрне кай жирдә очратсагыз, шунда үтерегез. сезне куып чыгарган җирләрдән аларны да куыгыз. Фетнәлек кеше үтерүдән дә яманрак
Мәчеттә алар сезгә ташланмаса. сез дә һөжүм итмәгез, алар сезгә каршы сугышса, сез аларны үтерегез. Кяферләр өчен жәза шул булыр. (192) Алар сугыштан баш тартса, Аллаһ аларны гафу итәр, аларга рәхмәтле булыр
193 Фетнә тулысынча юк ителгәнгә кадәр; бары тик Аллаһ дине (Ислам) гына торып калганчыга чаклы сугышыгыз. Фетнәдән ваз кичеп, сугыштан туктасалар аларга дошманлык һәм аларны кысрыклау булмаячак.
194 Харам ай харам айга бәрабәрдер кем сезгә явызлык кылса, сез дә аларга кылган явызлыклары кадәр явызлык кылыгыз Аллаһтан (җәзасыннан) куркыгыз вә белеп торыгыз. Аллаһ гөнаһ-харамнан курыкканнар белән бергә булыр
(•һиҗрәтнең алтынчы елында гыйбадәт кылырга дип. Мәккә шәһәренә килгән мөселманнарны кяферләр Харам мәчетенә кертмәделәр Бу эш сугышлар тыелган, ягъни сугыш харам ителгән Зөлкагдә аенда булды Сугышырга харам ителгән айда кяферләр мөселманнарга каршы сугыш ачтылар. Сугыш тукталгач, ике арада килешү төзелде Икенче елда харам аенда Харам мәчетендә кяферләр түгел, мөселманнар баш булачак диелде Икенче елда, чыннан да. мөселманнар Харам мәчетендә гыйбадәт кылдылар Шулай итеп, харам айга каршы харам ай гамәлгә кереп калды»),
Али Өзәк тәфсиреннән
195 Аллаһ юлында тиешле малларыгызны кызганмагыз Үз кулларыгыз белән үзегезне куркыныч жәзага ташламагыз, һәр гамәлегездә игелек белән эш итегез. Аллаһ игелек кылганнарны сөя
196. Хажны һәм нәфел хаж (корбан чалмаенча гына хаҗ кылу) йолаларын Аллаһ риза булырлык итеп, төгәл үтәгез. Әгәр бу эшләр сезгә кыенга туры килсә кулыгыздагы корбанлыкны биреп жибәрегез. Корбан тиешле урынга барып житмәенчә. чәчегезне кырдырмагыз Берәрегез хаста булса яки башка берәр төрле рәхәтсезлеге булса (хаҗга барып җитә аямаса). ураза тотып яки садака биреп яки корбан чалдыру урынына фидия садакасы биреп, бурычын үтәр (Хастадан, башка төрле рәхәтсезлекләрдән) имин булсагыз, хаж көннәренә чаклы гүмрә, ягъни корбансыз гына Харам мәчетен зиярәт итәргә теләсәгез, ул кеше үз жаена карап корбан чалдырырга тиеш. Корбан салдырмаган кеше хаж көннәрендә өч көн. иленә кайткач, жиде көн. жәмгысы ун көн ураза тотар. Бу әйтелгәннәр, гаиләсе Харам мәчете тирәсендә яшәмәгәннәр өчендер Аллаһтан (нәфрәтеннән) куркыгыз. Белеп торыгыз ки. Аллаһнын гөнаһлыларга бирәчәк жәзасы бик тә хәтәр булачак.
197 Хаж кылу мәгълүм бер айларда була Шул айларда хаҗга барырга ниятләгән кеше (ихрамга керә, ягъни) хаж дәверендә хатынына якынаймаска, гөнаһ саналган бөтен нәрсәләрдән ваз кичәргә, кешеләр белән гаугалашмаска тиеш Игелек эшләгәнегезне Аллаһ күреп тора (Әй. мөэминнәр. Ахирәт өчен) ризык әзерләгез Белеп торыгыз, ризыкның ин хәерлесе—иманлы булу. И. акыл ияләре. Минем әмерләремне үтәмәүдән куркыгыз.
198. (Хаҗфасылында сәүдә итеп) Раббыгыздан ризык (сәүдә файдасы) теләсәгез сезгә гөнаһ юктыр Гарафат тавыннан төшеп, төркем булып Мәшгар-и Харамга кайткач, Аллаһны зикер итегез вә адашып йөргәнегездә (таш сыннарга табынган чагыгызда) сезне тугры юлга бастырганы өчен Аны искә азыгыз
(«Ихрам» сүзенең ике мәгънәсе бар Ихрам—энәсез. җепсез хәзерләнгән кием Бу ак тукымага төренеп, мөселманнар хаҗга бара Кәфенгә охшашлыгы белән ул, бәлки, үлемне. Ахирәт көнен искә төшереп торыр өчен тәгаенләнгәндер Бөтен мөселманнарның, нинди милзәттән булуларына карамастан, ак тукымага төренеп хаҗга җыелуы аларны рухи яктан берләштерә, теләктәшлек, рухи туганлык хисен арттыра булса кирәк Кайдан гына килгән булсак та. нинди генә телдә сөйләшсәк тә асылда без кардәшләр. Аллаһ-безнең уртак Гәңребез. дигәнне аңлатадыр бу уртак ак кием Икенче мәгънәсе, хаҗга барыр алдыннан ук тәкъва тормышка кучу. чистарыну, уразадагы кебек, үзеңне тызо, шикле-гөнаһлы эшзәрдән ваз кичү, дигән сүз ул ихрам).
Ал и Өзәк тәфсиреннән.
199 Соңыннан (кулга-кул тотышып) башка кешеләр торкем-төркем булып төшкән жирдән (Гарафат тавыннан) сез дә төшегез. Аллаһтан ярлыкау сорагыз. Шөбһәсез ки. Аллаһ һәрвакыт ярлыкаучы, кичерүчедер (200) Хаж гыйбадәтләрегезне тәмамлагач, ата-бабаларыгызнын рухын искә алганыгыз кебек, хәтта алардан да ныграк Аллаһны зиһенегездә тотыгыз. Кешеләрнең шундыйлары да бар, алар:
—Йа. Раббибыз, безгә дөньяда (яхшы тормыш) бир,—диләр. Андыйлар өчен Ахирәттә ярлыкау насыйп ителмәс. (201) Шундыйларның кайберләре:
—Йа. Раббым. безгә дөньяда да яхшы тормыш бир. Ахирәттә безне жәннәткә урнаштыр Безне жәһәннәмеңнән коткар,—диләр. (202) Менә аларга, үзләре казанганнарга бәрабәр, насыйбы булыр. Аллаһ тиз арада исәп-хисап алачак. (203) Санаулы көннәрдә (ягъни хаҗ көннәрендә) Аллаһны зикер итегез. Ашыгыч рәвештә ике көндә (Мина тавыннан төшеп, Мәккәгә) житәргә теләгән кешенең гөнаһысы булмас. Кичеккән кеше, бер көнгә сонга калса, аның да гөнаһысы булмас. Ул эш тәкъвалар өчен. Аллаһнынжәзасыннан куркыгыз вә белеп торыгыз, һич шик юк ки, сез барыгыз да Анын хозурына килеп басачаксыз.
204. Кешеләр арасында шундыйлары (мәкерлеләре) бар ки, андыйлар (дин тотулары турында) дөньядагы тормыш хакында (татлы) сүзләр сөйләп, сине хәйран калдырыр. Тугрылыкларын исбатлау өчен алар Аллаһ исеме белән ант итәләр. Гамәлдә алардан да куркыныч дошман юк.
(<• Икейөзле, ягъни монафикъ кяфердән дә яллан рак, мәгънәсендә. Әхнәс бине Шураек исемле бер бәндә Рәсүлебез янына килеп, матур сүзләр сөйли, күңеленең Аллаһка тугры икәне турында лаф ора, соңыннан мөселманнарның игеннәрен яндырып, малларына зур зыян салып китә»).
Ногман» тәфсиреннән
205 Андый кеше синең яннан китеп (эш башына утырса), астыртын эш йөртә башлый. (Фетнәгә, гаугага сәбәпче була) вә игеннәрне, малларны харап итеп, нәсел корыту өчен жан ата. Аллаһ (астыртыннарны) Фетнәчеләрне сөйми. (206) Ана: Аллаһтан курык, дисәләр, ул тагын да тәкәбберләнә, аның бу мин-минлеге тагын да бозык юлга этәрә. Ана ин зур жәза—жәһәннәм газабы. Җәһәннәм ул—иң хәтәр торак урыны.
207 Кешеләр арасында тагын шундыйлары да була: алар Аллаһнын ризалыгын алмак өчен, жанын да кызганмый. Аллаһ колларына гаять мәрхәмәтле.
208. Әй, иман китергән кешеләр, барыгыз да (татуланып) берләшеп, Ислам диненә керегез. Шайтан артыннан иярмәгез. Ул сезнең кан дошманыгыз.
209 Шундый ап-ачык дәлилләр килгәннән соң да сез юлдан язсагыз, ан булыгыз: Аллаһ. һичшиксез, кодрәтле һәм хикмәткә ия.
210 Алар (Исламны кабул итмәгән кешеләр) Аллаһ болытларга төренеп, фәрештәләре белән бергә килеп төшәр һәм эшләрне тәмамлар, дип көтәләрме икән әллә? Хәлбуки, бөтен эшләр дә Аллаһ хозурына килер.
211. Исраил токымына (яһүдләргә) әйт син: аларга ничәмә-ничә аңлаешлы аятьләр бирдек. Кем үзенә Аллаһ тарафыннан күндерелгән нигъмәтне (Тәүрат һәм Коръәнне) үзгәртсә, алмаштырса, шөбһәсез: Аллаһнын жәзасы (аңа) бик тә хәтәр булачак
212 Кяферләргә бу дөнья рәхәт тормыш буларак күрсәтелде. Алар иман китергән кешеләрдән көлделәр. Гәрчә, иманга тугры булганнар Кыямәт көнендә тегеләрдән өстен чыгачак.
Аллаһ Үзе теләгән кешеләргә хисапсыз ризык бирер.
213. Кешеләрнең барысы да бер өммәттән иде. (Әмма кешеләр кайсысы иман китерде, кайсылары кяфер булып китте һәм алар бер-берсенә дошман булды) шуна күрә, Аллаһ (иман китергәннәрне җәннәт турындагы) сөенечле хәбәрләр илә куандырырга, (имансызларны җәһәннәм белән кисәтеп) куркытырга пәйгамбәрләрен юллады. Кавемнәр арасындагы каршылыкларны хөкем итәр өчен, хак китаплар иңдерде. Ләкин үзләренә китап иңдерелгән кавемнәр, ап-ачык дәлилле китаплар алганнан сон да, көнчелекләре аркасында, диндә килешә алмаенча, аерылдылар (төрле фиркаларга бүленделәр.) Бу мәсьәләдә Аллаһ иман китергән кешеләргә үз ихтыяры белән тугры юл күрсәтте. Теләгән кешеләрне Аллаһ тугры юлга күндерә.
214. (Ий. мөэминнәр) әллә сез үзегездән элек яшәгән кешеләр күргән кыенлыкларны күрмичә генә, жәзалар татымыйча гына жәннәткә керергә
хыялланасызмы9 Алар хәерчелектә яшәде, күп төрле кыенлыклар күрде, аптырашта, чарасыз калды. Хәтта пәйгамбәрләр мөэминнәр белән берлектә
—Аллаһнын ярдәме кайчан килер9—диделәр.
Күзегезне ачып карагыз: чынлыкта Аллаһнын ярдәме якындыр
215 Алар садакага нәрсә бирергә кирәклеге турында сорарлар. Син әйт
—Яхшы малдан биреләсе өлеш—ата-анага. кардәшләргә, ятимнәргә, ярлыларга. сәфәрдәгеләргә бирелгән кебек. Игелекле һәр эшегезне, шөбһәсездер ки. Аллаһ белеп тора.
216. (Ий. мөэминнәр) сугыш эшләренә нәфрәтле булсагыз да (дошманнарга каршы) сугышу сезгә фарыз ителде. Шулай да була: кайбер нәрсәләрне сез сөймисез, ә ул сезнең өчен файдалы; кайчак сез үзегезгә зарарлы булганнарны да сөясез Боларның барысын да Аллаһ белә, сез белмисез.
217 Харам аенда булган бу сугыш турында синнән сорарлар. Син әйт:
—Ул айда сугышу—зур гөнаһ. (Кешеләрне) Аллаһ юлыннан барудан тыю. Аллаһны инкарь итү. Мәсжед-и Харамга керергә теләгәннәрне тыю. халыкны аннан сөреп чыгару исә Аллаһ катында тагын да зуррак гөнаһ. Фетнәче—кеше үтерүчедән дә яманрак. Көчләре житсә. кяферләр денегездән яздырганчыга чаклы сезнен белән сугышачак. Берәрегез диненнән язса, кяфер булып үлсә, анын дөньяда кылган яхшы эшләре Ахирәттә файда бирмәс Алар утнын дусты булыр Алар анда (җәһәннәм утында) мәңгегә калачак.
218 Хакыйкатән. иман китергән кешеләр, йортларыннан күчеп китеп, дин юлында сугышканнары өчен. Аллаһнын рәхмәтен өмет итә Аллаһ иман китергән нәрне ярлыкаучы, аларны житди рәвештә гафу итүче.
219 Исерткеч эчү вә отышлы азгын уеннар турында синнән сорарлар Син әйт:
—Аларның һәр икесендә дә зур гөнаһлар һәм файда да бар Гөнаһлары файдаларына караганда күбрәк.—диген
Янә синнән садаканың ничек бирелергә тиешлеге турында да сорарлар Син әйт —Ихтыяжыннан артканын бир,—диген. Аллаһ аятьләрен әнә шулай аңлатып бирә Бәлки уйланырсыз?
220 Сез дөнья турында да. Ахирәт турында да уйланыгыз. Синнән (Мвхаммәд) ятимнәр турында да сорарлар Әйт:
—Аларны тиешенчә тәрбия итү. тормышларын яхшырту—игелектер,—диген — Алар белән бергәләшеп яшәсәгез, алар сезнен кардәшләрегез булып китәр Аллаһ (ятимнәр) файдасына гамәл кылганнарны да. яманлык кылганнарны да белеп тора Теләгән кешесенә Аллаһ зыян-зәхмәт китерә ала Шик-шөбһәсездер ки. Аллаһ— жиңүчедер, хөкем вә хикмәт ияседер.
(Пороховада »И если примете их в свои заботы, они вам станут братья» М Алидэ: -И если ты смешаешься с ними (с сиротами), они братья твои» Йазирда: • Үзләре белән катнашып яшәсәгез, алар сезнең кардәшләрегез (булыр)* Йылдырымда «Әгәр аларга хуҗа-тәрбияче булыр өчен, алар белән бергә яшәргә теләсәгез, бу да мөмкиндер» )
221 (Ий. мөэминнәр) Аллаһтан башка нәрсәләрне тәңре диеп табынучы (пот- пәрәст. мәҗүси) хатыннарга (иман китермәстән) өйләнмәгез Иман китергән җария (кол хатын) мәжүси хатыннан—ул сезгә бик ошаса да—күпкә яхшырак Мөселман хатыннарны да метрик ирләргә (әгәр ул ирләр Исламны кабул итмәгән булса) кияүгә бирмәгез Мөэмин кол ирекле метрик ирдән яхшырак, хәгга ул (мөшрик ир) сезгә бик ошаса да Алар (мөшрикләр) сезне җәһәннәмгә тарта. Аллаһ исә үз теләге белән җәннәткә һәм ярлыкауга чакыра Ул кешеләргә аятьләрен ап-ачык итеп аңлата Яхшылап уйлаганнан соң. бәлки гыйбрәт алырлар (тугры юлга басарлар, мөэмин булып китәрләр)
222. Алар синнән хатыннарның айга бер тапкыр була торган халәтләре турында да сораштырырлар Син әйт
—(Хатын-кыз өчен) ул бер жәфа инде.—диген —Шуңа күрә, күрем вакытында хатыннарыгыздан аеры торыгыз, (җенси мөнәсәбәтләргә кермәгез), алар аруланып беткәнче хатыннарыгызга якынлашмагыз. Арулангач, алар белән. Аллаһ боерганча гамәл кылыгыз һәрхәлдә. Аллаһ тәүбә иткәннәрне һәм пакьләнгәннәрне сөя
•к. ».м»
223 Хатыннарыгыз сезнен өчен иген басуыдыр. Иген басуыгызга теләгәнегезчә барыгыз. Алдан ук хәзерләнеп, үзегезнең киләчәгегез өчен яхшы гамәлләр кылыгыз. Вә Аллаһның жәзасыннан куркыгыз һәм белеп торыгыз, хакыйкатән. сез Анын хозурына барачаксыз. Иман китергән кешеләргә сөенечле хәбәрләр ирештер
224 —Валлаһи, игелек кылачакмын, мин тәкъвалыкка күчәчәкмен, мин кешеләрне дуслаштыручы,—диеп, беркайчан да Аллаһ исеме белән ант итмәгез, үз юлыгызга киртә куймагыз. Аллаһ барысын да ишетеп, күреп тора
(Начар эш эшләрмен. дип ант иткән булсагыз, антыгызны бозыгыз, яхшы эш кылыгыз, антыгызны бозганыгыз өчен кәффарәт итегез, ягыш өч көн ураза тотыгыз.)
225. Аллаһ (үзегез быештермичә биргән, хөсете-мәкере булмаган) антыгыздагы хаталар өчен жәзаламас. Фәкать күңелегездәге хөсетлек өчен жәза бирер. Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер.
226. Хатынына якынлык кылмаска ант иткән кеше (хатынын янә теләсә дә) дүрт ай көтәргә тиеш. Ирләр шуннан сон антыннан ваз кичсә (кәффарәт итсә, өч көн ураза тотса) хатыннары белән якынлык кыла алалар. Шик юк ки. Аллаһ житди рәвештә ярлыкаучы, чыннан да, кичерүче.
227 Аерылырга теләү котылгысыз булса, (ир белән хатын) аерылыр Шөбһәсез ки, Аллаһ ишетеп, күреп торучы (228) Талак алган хатыннар (башка иргә чыгарга теләсә), өч тапкыр күрем күргән вакыт узганчы сабыр итәр. Аерылган хатыннар, әгәр алар Аллаһка ышансалар. Ахирәт көненә инансалар, үз карыннарындагы (беренче иреннән балага узганлыгын) яралгысын яшерсә, хәләл булмас Аерган ир шушы (өч ай) вакыт эчендә, татулашырга теләп, хатынын кире кайтарса, хәерле булыр Ирләрнең хатыннары өстеннән хокуклары булган кеби, хатыннарның да ирләре өстеннән хокуклары бар Ләкин йола буенча ирләрнең (гаилә башлыгы буларак) хатыннар өстеннән булган хокукы күбрәк. /Аллаһ — мотлак жинүчедер, хакыйкатән, хөкем чыгаручы вә хикмәт ияседер. (229) Талак (ир белән хатынның аерылуы) ике өлештән тора. Ир кеше хатынын ике тапкыр талак итсә, яңадан торырга теләсә, каршылыксыз хатынын кире алырга хаклы, яхшылап торырга хокуклы. Яки яхшылык белән, тиешен биреп, аерып жибәрә Аерганда хатыннарыгызның мәһәрен (аларга бүләк ителгән нәрсәләрне) алып калу хәләл булмас. Әгәр алар икесе дә Аллаһ куйган чикләрне бозарбыз дип курыкса гына. Әгәр дә шул чикләрне узарбыз дип курыксагыз, ул хатын иренә калым малын, мәһәрен биреп, азатлык (талак) алыр. Ул чагында аларның икесе дә гөнаһлы булмас. Сөйләнгәннәрнең барысы да Аллаһ куйган чикләнүләрдер. Шул чикләрне бозмагыз. Шул чикләрне бозган кешеләр залим булыр. (230) Ир кеше хатынына өч тапкыр талак әйтсә, ул хатын иренә хәләл булмас; икенче бер ир белән никахлашып, аннан талак алгач кына, беренче ир шушы хатын белән янә никахлаша ала. Бу эштә гөнаһлылар юк. Әгәр дә алар алга таба Аллаһ билгеләгән чикләр эчендә яшәүләренә инансалар. Менә болар Аллаһның чикләүләре булыр. Аллаһ бу чикләүләрне аңлардай белемле кешеләргә бәян итә.
(«Җаһәләт вакытында, ягъни Коръән иңгәнчегә чаклы, халыклар надан заманнарда, ирләр хатыннарын бер аерып, бер кушылып, теләсә ничек кыланып яшиләр иде Хатыннар хокуксыз иде. Ислам дине бу башбаштаклыкларны чикләп куйды. Ирләргә хатыннарга караганда өстенрәк хокуклар бирсә дә, хатыннарның да хокукын яклап, талак тәртипләрен кертте. Икенче иргә чыгып, аннан аерылгач кына элеккеге хатыныңа яңадан өйләнү тәртибе дә йөгәнсез ирләргә кисәтү, аерасың икән, ныклап уйла, хатын белән уйнама, дигән сүз»),
X. Караман тәфсиреннән
231. Хатыныгызны аерасыз икән, анын гыйддәте (билгеләнгән вакыты) узгач, яхшылап кына торыгыз яки яхшылап кына аерып жибәрегез. Ләкин сез аны ирексезләп, әуәберләптотмагыз. Шулай кыланган кеше, үзенә йазык әзерли Аллаһның аятьләрен көлкегә әйләндермәгез. Аллаһның сезгә биргән нигъмәтләрен, сезгә үгет-нәсихәт бирер өчен иңдергән Китабын (Коръәнне) вә аның хикмәтләрен исегездән чыгармагыз. Аллаһның жәзаларыннан куркыгыз вә белеп торыгыз Хакыйкатән. Аллаһ барысын да белеп тора.
(Гыйддәт—ир хатынына ике кат талак әйткәч, хатын аерылып китмәс Өч тапкыр күрем күреп, пакъләнгәненэ чаклы ир йортында торыр Ягъни балага узган-узмаганны төгәл
белгәнчегә чаклы шунда яшәр Шул вакыт «гыйддәт» дип атала.)
232 Хатынын аергач һәм хатыннын гыйддәте үтсә, алга таба шәригатьчә хатыны белән яшәргә теләсәләр, аларнын яналан никахлашуына комачауламагыз. Аллаһка. Ахирәт көненә иман китергәннәргә шушындый үгет бирелә. Бу сезнен өчен бик тә файдалы вә пакьлектер. Бу эшләрнең барысын да Аллаһ белер, сез белмәссез.
233 Аналар балаларын ике ел дәвамында имезергә тиеш. (Бу хөкем) имезүдән туктарга теләгәннәр өчен. Гореф-гадәт буенча (аналарның) ашау-эчүе. киеме баланын атасы өстеннән булырга тиеш Беркемнән дә мөмкинлегеннән артыгы соралмас Баласы аркасында анасын рәнжетү. бала өчен атасын рәнжетү булмасын.
(Баланы имезергә көчләү, имезергә теләгән хатынның кулыннан баланы тартып алып, имезүдән тыю хәләл түгелдер.)
Мирасчы өстенә төшкән вазифа да шулай ук. (Баланың атасы үлеп китсә, имезүче хатынны ашату-эчертү мирасчы өстенә төшә ) (Ата-ана) арасында ризалык вә уртак килешү булса, (ике яше тулмаган баланы) күкрәктән аерырга теләсәләр, икесенә дә гөнаһ булмас. Балаларыгызны имезер өчен башка хатын ялласагыз, гөнаһ юктыр. Аллаһнын жәзасыннан куркыгыз вә белегез: шик юк ки. Аллаһ сез ни кылсагыз, шуны күреп тора.
234. Арагыздан берәрсе үлсә, анын тол калган хатыннары (башка ир белән аралашмыйча) яки аерылган хатын ялгызы дүрт ай да ун көн (гыйддәт) көтеп яшәр Менә шушы вакыт узуга, алар үзбашларына яши башласа, сезнен өчен гөнаһ булмас Аллаһ сез ни эшләсәгез дә. хакыйкатән. хәбәрдардыр.
(«Гыйддәт вакытында тол калган хатын кияүгә чыгарга, мәрхүм иренең өеннән чыгып йөрергә, бизәнергә тиеш түгел Шушы вакыт эчендә хатынның иреннән йөкле калдымы, юкмы икәне беленер. Йөкле калган булса, хатын шул йортта бала туганчыга кадәр кала Соңра башка кешегә кияүгә чыга ала Йөкле булмаса да. гыйддәт вакыты узгач, хатынның кияүгә чыгарга хокукы була Гыйддәт вакытында хатынның йоге төшсә гыйддәтне азагына кадәр дәвам итү ихтыяҗы калмый»).
Хәсән Чантай тәфсиреннән
235 (Гыйддәт тоткан) хатыннарга (никах белән) өйләнергә теләвегез яки шуңа өмет итеп, эчтән генә хыялланып йөрүегездә гөнаһ юк. Аллаһ беләдер ки. сез аларны (бу кагыйдәләрне) һич тә онытмассыз. Ләкин (гыиддәттәгеләрнең) үзләре белән яшерен вәгъдәләшмәгез, әдәп чикләрендәге гадәти сүзләр генә сөйләгез (Мәҗбүри булган) гыйддәт вакыты ахырына килеп житмәенчә. никах турында сүз кузгатмагыз Ан булыгыз, гыйддәт узмаенча. никах турында сүз кузгатмагыз. Ан булыгыз. Аллаһ сезнен күңелегездәге ниятләрнең барысын да. әлбәттә, белеп тора Анын жәзаларыннан куркыгыз һәм янә белеп торыгыз: хакыйкатән. Аллаһ бик күп мәрхәмәт итүче. Ул сабырдыр.
236 Никахлашканнан сон. хатынга кагылмаган булсагыз, калым-бирнә алынмаган булса, бу хатынны талак итсәгез, гөнаһ юк. Мөлкәтегез рөхсәт иткәнчә, матди кысынкылыкта булганда да. (аерылган хатынга) кадәри хәл өлеш биреп җибәрегез. Мондый эш игелек итүченең бурычыдыр (237) Сез аларны кагылмаган килеш аерсагыз, аларга мәһәр гәгаен иткән булсагыз, ул вакытта тәгаенләнгән матның яртысы аларга булыр Мәгәр ки алар үзләре мәһәрдән баш тартса, кулында никах шарты булган кеше гафу итсен (Һәй. ир кешеләр) сезнен киң күңелле булуыгыз тәкъвалыкка якын булыр Сезгә бирелгән өстенлекне онытмагыз Шөбһәсез ки. сез ни кылсагыз. Аллаһ шуны күреп тора
238 Намазларны вә урта намазны (икендене) калдырмаенча дәвам итегез Түбәнчелек белән Аллаһка итагать итеп, намаз укыгыз (239) Ләкин (сугыш вакы тында, ташкын басканда яки шуңа охшаш куркынычлар булганда, итагать илә иркенләп намаз укырга мөмкинлекләр бу.гмаганда) шөбһәле мохитгә дә аягөсте яки җайдак барган (Кыйблага карарлык шартлар булмаганда да) намаз укыгыз Куркыныч (яки хасталыгыгыз) узып киткәннән сон. элек белмәгәнегезне Аллаһ сезгә ничек өйрәткән булса, шулай, Аллаһны мактап, намаз кылыгыз
240 Берәрсе хатыннарын тол калдырып үлеп китсә, үләр алдыннан хатыннарына анын өендә мохтаҗлык күрмәенчә. бер ел яшәргә рөхсәт икәнлеге турында васыять әйтсен Әгәр (тол калгач) алар үз теләкләре белән өйдән китсәләр һәм үзләре теләгәнчә, шәригатьчә яши башласалар, варисларга гөнаһ юк Аллаһ-
Һәрвакыт кодрәт вә хикмәтләр иясе.
241 Талак кылынган хатыннарга ирләре (шәригать кушканча) мал бүлеп бирергә тиеш Хатын хакын бозмау—мөэмин мөселманнарның изге бурычы.
242 Сезнең зиһеннәрегезгә барып житсен дип, Аллаһ аятьләрен менә шулай аңлата.
243 Үлемнән качып, меңнәрчә кешеләрнең үз өйләреннән атылып чыкканнарын син күрмәдеңмени? Аллаһ аларга:
—Үлегез!—диде.
(Алар үлде) аннан соң аларны терелтте. Хакыйкатән, Аллаһ кешеләргә миһербанлы, ләкин күпләрегез шөкранә кылмадыгыз.
(«Хәзрәти Мөхәммәд ул дәвердә яшәмәгән булса да, Хак Тәгалә аңа: күрмәдеңме, дип мөрәҗәгать итә Бу гарәп теленең сөйләм ысулына туры килә, ягъни үзе шаһит булмаганда да: күрдеңме, ягъни ишеттеңме, укыдыңмы, дип әйтү табигый сөйләм рәвеше»).
Али Өзәк Тәфсиреннән
244 Аллаһ юлында сугышыгыз. Аң булыгыз, Аллаһ һичшөбһәсез, ишетеп- белеп торучы.
245 Әжәткә биргән кебек, Аллаһ каршында игелек кылучы (хәер, зәкят бирүче) кем ул? Аллаһ та аның (дәрәҗәсен, малын) кат-кат арттырыр. Аллаһ кемнедер кысан яшәтер, кемнәрнедер мул яшәтер. Бөтенегез дә бары тик Аллаһ хозурына китереләчәксез.
246 Мусадан соң килгән Исраил токымының җитәкчеләренә бакмадыңмы9 Алар үзләренә жибәрелгән пәйгамбәргә:
— Безгә бер хаким күндер дә, без Аллаһ юлында сугышырбыз,—диделәр Пәйгамбәр дә әйтте:
—Сезне сугышка язсак та, сез сугышмассыз бит,—диде. Алар әйтте:
— Нишләп сугышмыйк, ди! Безне йортларыбыздан куып чыгардылар, балаларыбыздан мәхрүм иттеләр,—диделәр.
Ләкин кяферләр белән сугышу фарыз ителгәч, аларнын күбесе (сугыштан) баш тартты, бик азы гына сугышты. Аллаһ барысын да (монафикъларның икейөзле гамәлләрен) бик яхшы белеп тора.
(«Мисыр белән Фәлистин арасында яшәүче Амалика падишасы Җалут әмерендәге гаскәр Исраил кавеменә һөҗүм итте, аларны тар-мар китерде. Исән калганнарын йортларыннан куып чыгарды Шул вакыт Исраил кавеме пәйгамбәрдән үзләренә бер җитәкче җибәрүен үтенде»
Али Өзәк тәфсиреннән
247 Аларга Пәйгамбәр әйтте:
—Хакыйкатән, Аллаһ сезгә хаким итеп Талутны күндерде,—диде Алар әйтте:
—Андый хаким булырга без үзебез дә аннан ким түгел Байлыгы да, малы да булмаган кеше ничек итеп безнең өстән хакимлек итәр икән?—диделәр.
Пәйгамбәр әйтте:
—Чыннан да, Аллаһ Талутны сезгә хаким итте, ул белем өлкәсендә дә, куәте белән лә сездән өстен Аллаһ милекне кемгә бирергә теләсә, шуңар бирә Аллаһ- мәрхәмәт иясе, гыйлеме белән юмарттыр, барысын да белеп торучы.
(Талут хаким үзе көтүче иде. падиша булыр өчен башлык түгел, акыл кирәк, куәт кирәк, дигән мәгънәдә.)
Дәвамы киләсе санда