Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘТЕР ИЯЛӘРЕ


Утызынчы август
Йөрәк кайный, тулып диңгез кадәр көчле теләкләрдән-
Нәкый Исәнбәт 1916 ел
Килде бер тетрәнү— Мәйданнар күкрәде, Шомланып,
Сискәнеп тураеп куйдык...
Бер төнлек бар иде кап-караңгы якка, Уянып, кояшка тәрәзә уйдык.
Ә аста...
бер таштан бер ташка Сикерә-снкерә йөгерә инеш... Шулкадәр ихласи яшәеш барында Инешкә күңелсез булмаска тиеш...
Тәрәзә уясы... булган бит. Кояшы җан бирде бу өйгә... ... Күк-түбә биек...
Кемнәрдер һаман да бу өйгә сыймады, Яшәмәк булалар дөньяны киеп.
3 аста...
бер таштан бер ташка Сикерә-снкерә йөгерә инеш... Шулкадәр нарасый хәрәкәт барында Кешеләр яманлык кылмаска тиеш.
Үзенчә әләме,
Үз телдә сәламе— Бер колак салыгыз. Калыгыз танып!
Утларга да керде, бирәсен дә бирде, Яшәсен, ниһаять, аласын алып.
Ә аста...
бер таштан бер ташка Сикерә-сикерә йөгерә инеш. Мәңгелек агымнар тынмаган мәлдә Адымнар тукталып тормаска тиеш.
Гасырлар төбеннән
Сакланып киленгән
Гыйбрәтләр алырлык дәүләти калып...
Үзенчә сөенсен,
Үзенчә киенсен
Дөньяга колагын үзенчә салып...
Ә аста...
бер таштан бер ташка Сикерә-сикерә йөгерә инеш... Агымы үзенең иркендә булганда Чит-ятлар бәхетен ормаска тиеш.
1998
Бытбылдык
Тирә-якта юк бит болын да, Аваз бирдең кинәт юлымда, Шаккатырып мине, бытбылдык, Син генәме... без дә юк булдык.
Болыннарны сөрдек, таптадык, Биләмәңне аттык актарып— Син кайткансың янә, бытбылдык, Колак салып торам таң калып.
Үтмәсләнде зиһен кайчыбыз, Туган җирен белми кайсыбыз— Себер якларында, бытбылдык, Нәсел-нәсел булып юк булдык.
Халыкларны туган ягында, Үз аңында түгел чагында Афәт, афәт, афәт, бытбылдык, Сагалады һәрбер адымда...
Сиптеләр шул безне, чәчелдек...
Булдык язгы, көзге чәчүлек...
Койрыкларны кыстык, бытбылдык, Шулай өрми торган эт булдык.
Син бәхетле, син бит канатлы.
Без дә атлы идек, пар атлы. «Держимордаолары, бытбылдык, Авыз-борыннарны канатты.
Туган җиргә күңел суынды, Шатлыгыннан Иблис уынды— Белә-белә бөлдек, бытбылдык, Белә-белә яман эш кылдык.
Үзебезне салып таптадык, Хаҗәт түгел тору акланып. Син кайткансың әнә, бытбылдык, Өмет белән карыйм...
Таң калып...
Бәлки...
Хәтер көне
Йомыркадан чыккан чебеш кебек Таш капчыктан чыгып килә бәндә...
Айкалган да халык.
Чайкалган да,
Чайкалган да халык, түгелгән дә...
Дүрт йөз елдан артык яшәсәң дә Бабаларың, даны исәбенә, Хәтерсезлек хәтәр!
Яшәп булмый
Хәтерләмичә генә, хәтерләмичә генә.
Күпереп торган илне изү, басу, Камыр азык ясау дәвам нтге...
Илем, бәлки, Оренбурдыр, Өст тархандыр, Аст тархандыр. Кирәксә, кирәкмәсә дә Суккандыр дөнья, каккандыр— Кемдер илкәен югалтып, Кемдер үз илен тапкандыр.
Илем, бәлки, Сембердәдер, Ә кем белә—Чиләбедер... Бүген ил эзләп ятулар Чын-чынлыклап чиләнүдер, һәм тишексез иләк аша Әкияти иләнүдер.
Бәлки, Татар Бугазыдыр? Ә кем белә—Өркеттәдер— Әнә шулай уйлый алу Бәлки безне ир итәдер! Ә чынлыкта безне әле Дәүләтсезлек өркетәдер.
Илем, бәлки, Самарадыр, Инде килеп Сары Таудыр— Яулар арты яулар килгән, Тел бетмәгән—күпме яудыр!
Бу чынлыкта тәңребездән Хаклык өчен ярлыкаудыр.
Илем, бәлки. Тубылдадыр, Кем белә бит, Төмәндәдер— Эчтә калсын—серләреңне Сөйләмәче кемнәргәдер. ... Ил турында әле, бәлки, Өметләрең көмәндәдер.
Бәлки, төп халкың яшәгән Күршедәге Өфедәдер? Тик саташма, азау ярган Иблис белән син бергә-бер. Мең биш йөздә илле икедә Кара көздә килгән әмер: Җирең инде урыс, дигән Чукынырга тырыш, дигән...
Татарстан дигән бер зат Канат җәйде бу арада... Ә татармы?
Бетмәс, бетмәс...— Иблиснең дә көче җитмәс— Орлыгы да, аңа киткәч, Түгел аның Бохарада...
... һәм, ниһаять
Өркетелгән милләт. Кимсетелгән милләт... тәпи китте— Айны тәре белән алмаштырып Җигелсәң дә Мәскәү мичәвенә. Хәтерсезлек хәтәр!
Яшәп булмый
Хәтерләмичә генә, хәтерләмичә генә.
Инде шөкер, ата-бабаларның Рухын искә алыр мөмкинлек бар, Иман эстәү
Эзсез калмас, дигән, л
Болай бармас, дигән бер өмет бар, Казан урамнары чүплек базын Хәтерләтә иде кичә генә... Хәтерсезлек хәтәр!
Яшәп булмый
Хәтерләмичә генә, хәтерләмичә генә.
Күмелмәгәне һәм күмелгәне, Күз яшьләре булып түгелгәне— Нәүмиз булып күзгә карап тора Бер гөнаһсыз кеше гомерләре, Кисә генә Иблис, кисә генә Безнең балаларның исәбенә... Хәтерсезлек хәтәр!
Яшәмәгез
Хәтерләмичә генә, хәтерләмичә генә...
Рәхмәт сиңа
Галиҗәнаб көзләр исеменнән ачык калган балкон ишегеннән үрмәләде суык:
колак яфраклары куйды зеңләп, яңа иртә киңлекләрне иңләп килә иде туып...
Рәхмәт сиңа!
Ул уятты безне,
ул уятты безнең күңелебезне— миләш кебек әче...
Фәрештәләр безгә кулын сузды, сизгер суык безнең җылыбызны алып өлгергәнче.
... һәм капланды ир өстенә дулкын, ике тән бер булып торды бер тын, бүтән дулкын какты!
Галиҗәнаб Вакыт исеменнән көз көнләшеп балкон ишегеннән сузылып эчкә бакты;
еламсырап койды яфракларын...
Бик тә таныш хәлләр—шулай ярым сагышланган чакны...
Җилли-җилли балкон ишеген япты, әллә каян гына болыт тапты, яңгыр тәрәз чиртә...
Ничек инде Көзгә үпкәлисең?
Рәхмәт, Суык, уятканың өчен, рәхмәт сиңа, иртә!
... Күкрәгемә башын салып йоклап китте иркә— яңгыр тәрәз чиртә...
Саулыгың кыйбат
Рафаэль Сибатка
Түбән Шөн түгелдер, бәлки, Түбән Сөндер ул— Бөтен табигате белән, Бәлки, синдер ул?
Халкы изелгән, сытылган Нократ яклары...
Табигатьнең ташып чыккан Олпат яклары.
... Синдә кунак булдык,
Рәхмәт,
Рафаэль Сибат— Булуың дөнья бәһасе, Булуың кыйбат.
Заман—яман! Безнең өскә Сикерә генә...
Әмма ир-егетләр аңа Төкерә генә.
«Ил төкерсә, күл була* ди, Күлмени—Елга!
Боз астыннан агып керик Киләчәк елга.
... Бу авыл Түбән Шөн түгел, Түбән Сөндер ул?
Бәлки һуннар заманыннан Килгән синдер ул?
Синдә кунак булдык,
Тыйнак
Булдыкмы, Сибат?
Алда гасыр—яңа гасыр...
Саулыгың кыйбат.
Хәтер ияләре
Мин бит монда күпме урман кискән, Күпме көтү көткән.
«Әткәң-әнкәң монда ята»,—дисең, Алар гына микән?...
—Илле тула инде,—димә әле, Җаным—бала-чага...
... Э шөпшәләр—Хәтер ияләре Элеккечә чага!
Кыйбла дүрт якта...
Алга, көн чыгышыннан, уңга, көн уртасыннан, артка, көн батышыннан, сулга, төн уртасынача..
Орхон-Енисей язмаларыннан. VI-VII гасыр
МИН КИТКӘЧ ТӘ ӘЛЛӘ НИ үзгәрмәс, МИН КИТКӘЧ тә сезгә калачак... Актарылып-актарылып болыт Киләчәк тә...
оеп явачак.
МИН КИТКӘЧ тә әллә ни үзгәрмәс. Татар халкы сыер савачак... һәм вакытлы түрәләре аның Иман шартын тартып алачак.
Мин тәгәрәп үскән үзәннәрнең Уртасыннан инеш агачак.
Шул инешне бетерергә үчегеп, Мәскәү тагын канун табачак.
Бушлат кигән татар балалары Шуны үтәп хәлдән таячак. Уйламагыз, мондагылар безне Аяр, диеп, Аямаячак!
Үз телләрен белмәс малайлары Калдырачак безне таякка— Шундый хәлдә милләт ничек инде Тәпи китсен, Бассын аякка.
Бавырларга, бөерләргә сауды. Баш миенә каннар савачак— Орхон-Енисейдан калган язма Күрсәткәнчә—дүрт як калачак.
Шундый чагы бүген яшәешнең, Шундый чагы бүген дөньяның Күпме телләр. Күпме илләр әнә
Кыйбла итеп яши дүрт ялын.
21
Заман кырыс,
Заман үз дигәнчә...
Бер кавемне аямаячак.
Бу түрәләр корсак мәнфәгатен
Үтәячәкләр дә...
Таячак.
... Үпкәләдем, диеп.
Үпкә сонып.
Авыз ачып татар калачак.
... һәм дүрт ягы кыйбла булганнарны Бер заман да аямаячак.
Сөю булып җиргә алма ява...
Без генаһлы иске Җир шарының затлы бөртеге лә...
Беләсезме, безгә кадәр аның әле бер кеме дә бу кадәрле изгелекләр теләп бакмагандыр аңа— безнең хәтта кадим өмет, теләк яңа булып яна.
Рәнҗүләргә, әрнү, үпкәләргә, кимсенүгә хәтле тел тидереп сүз әйтүме әллә? Сүз дә мәрхәмәтле.
Тояк белән тик җылысын аның тоячак атыбыз— бу гөнаһлы иске Җир Шарының гөнаһлы заты без.
Оят онытып бары азга гына Ычкынды бу сәдәп.
югыйсә бит безнең назланхга җирнең көзе сәбәп...
Киңлекләргә тулып таралган да көз килә әвәрә, сөю булып җиргә ява алма, ничек түзсен бәндә— Ул да шаша, тула, пешә коела бутап көнен-төнен.
Тартынудан гына шулай тоела, сизә өлгерүен.
һәм алырга без(ә язылганын бардыр бит хакыбыз?
... Бу юнаһлы иске Җир Шарының гөнаһсыз заты без.