Логотип Казан Утлары
Роман

ИРТӘЛӘГӘН САГЫШ

ЗАМАНА ЯЗУЧЫСЫ
ауль Мирхәйдәров.. Кем ул? Татар укучысы беләме, таныймы аны? Сорауга җавап шул: аз белә. Хәтта, язучыларыбызнын да шактые әсәрләрен укып түгел, ишетсә ишетеп кенә беләдер. Хәбәрдарларның берәүләренә ул—мавыктыргыч сюжетка корылган детектив романнар авторы, берәүләренә—хакимиятнең теләсә нинди югары даирәләрендә үз була алган супершома замана егете, берәүләренә— дөньяны чолгап алган жинаятьчел коррупция кармавычларын аяусыз кисеп торучы куркусыз шәхес. Ни генә димәсеннәр, ул—иң әүвәл. безнең халык баласы, рус телендә ижат итүче татар язучысы. Тормыш кредосы, ижат принциплары, эстетик карашлары турында фикер йөртер өчен әдипнең тормыш юлын бераз гына булса да шәрехләү кирәк
Рауль Мирсәет улы Мирхәйдәров 1941 елда Казакъстанның Актүбә өлкәсендәге Мартук поселогында туа. Үзе әйтүе буенча, аның әти-әнисе чыгышлары белән Оренбург ягыннан.
Раульнен үсмер-яшьлек еллары Актүбә шәһәрендә үтә. Ул биредә 1960 елны тимер юл техникумын тәмамлый. Соңрак төзүче-инженер була. Егерме еллап төзүче булып (прораб, участок начальнигы һ. б.) эшләү дәверендә аңа Советлар Союзының бик күп республикаларын, йөзләгән шәһәрләрен гизәргә туры килә. Ике дистәдән артык ел Ташкентта яши. 30 яшендә «Полустанок Самсона» дигән беренче хикәясен яза һәм ул Мәскәүдәге «Родники» дигән альманахта басылып чыга. 1975 елда Р. Мирхәйдәров яшь язучыларның Бөтенсоюз киңәшмәсенә чакырыла һәм тиздән. «Молодая гвардия» нәшриятында «Оренбургский платок» исемле китабы дөнья күргәч, ул СССР Язучылар союзына кабул ителә. Кырык яшеннән Рауль Мирхәйдәров төзелеш эшеннән китә һәм гомерен тулысынча әдәби ижатка багышлый. Ул—бүгенге көндә дистәләгән китаплар авторы. Әсәрләре чит ил телләрендә һәм СССР халыклары (казакъ, үзбәк, грузин, татар, каракалпак, һ. б.) телләрендә күп тапкырлар тәржемә ителеп басыла. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши
«Мәскәүдә яши», дидек. Ниөченсоңәле үзе биктә якын иткән, яраткан, яшьлеге үткән шәһәрне—Ташкентны ташлап китәргә мәжбүр булган Рауль Мирхәйдәров? Әйе, нәкъ менә мәжбүр булган, мәжбүр иткәннәр. Аның беренче сәяси детектив романы «Пешие прогулки» (1988) басылып чыккач, Үзбәкстан мафиясе Р. Мирхәйдәровка һөҗүм оештыра. Ул могҗиза белән генә исән кала. Бу могжиза—аның яшьтән таза-сәламәт булуында, спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүендә. Ул боксчы—заманында Актүбә шәһәренең чемпионы, футболчы—»Локомотив» спорт клубының җирле командасында уйнаган Әнә шул чыныгулардан килгән ныклык коткарып калада аны. Шулай да язучы егерме сигез көн яшәү белән үлем арасында була, аннары да озак айлар буе хастаханәләрдә ята.
Әмма табигате белән куркусыз-тәвәккәл бу кеше хастаханәдә ятканда да, күкрәгенә такта куеп, карандаш белән яңа романын яза. Аннары икенчесен, өченчесен Бер-бер артлы язылып һәм басылып торган романнары хакимияткә үрләгән мафиоз түрәләрне тәмам чыгырдан чыгара: Р. Мирхәйдәровка һөҗүм оештыручылар боерыгы белән аның машинасын куып алып китәләр.
Р
китапларын сатуны тыялар, «Масть пиковая» романының наборын чәчәләр Менә шушы этлек-әшәкелекләрдән сон. Р Мирхәйдәров язучылык эшен тынычлап дәвам иттерү өчен Мәскәүга күчә дә инде. Куркып түгел, һич юк! Эшен дәвам иттерү-ин югары түрәләрнең җинаятьчел дөньясын фаш итү өчен
Болар—Р Мирхәйдәров биографиясенең кайбер штрихлары Укучылар беркадәр мәгълүмат алсын дип язуым Гадәти биография. Раульнекенә караганда да әллә нинди катлаулы, әллә нинди маҗаралы язмышлар бихисап бу дөньяда Әмма, ни гаҗәп—тормышта, әдәбиятта Рауль Мирхәйдәров феномены бар! Балай әйтерлек нигез бар Беренчедән, ул—гаҗәп күп һәм нәтиҗәле эшли торган язучы, һәр ел саен диярлек анын берәр калын романы басылып чыга тора! (Язылып кына түгел. басылып1) «Пешие прогулки» (1988). «Двойник китайского императора» (1989). •Судить буду я» (1990) һ. б Кемнәрдер бер-ике табаклык китабын дистә еллар чыгара алмый изаланган заманда бит бу! Икенчедән, аның романнары миллионлаган (') данәләр белән нәшер ителә (танылган прозаикларыбызнын әсәрләре 3-5 мен тираж белән чыга хәзер) Өченчедән, махсус филологик һәм әдәби белеме булмаган төзүче- инженер яза бу китапларны Язу эше белән дә шактый сон — яше утыздан ашкач башлаган
Әйе. аның романнары кабат-кабат—кайсысы унар, кайсысы алты-тугызар мәртәбә дөнья күрә Хәзер Р Мирхәйдәров—бертомлык. өчтомлык, дүрттомлык сайланма әсәрләр авторы
Уйланырлык. Бу арада Р Мирхәйдәровнен романнарын җентекләп укып чыктым. Төрле уйлар килде башка Кая бара дөнья9 Киләчәктә әдәбият нишләр9 Татар язучысының хәле ничек булыр? Тукай-Дәрдмәндләрне. Такташ-Җәлилләрне. Туфан-Хәкимнәрне. Юзәй-Шәүкәтләрне, Мөдәррис-Харисларны кемнәр укыр9 Китапларыбызның тиражлары аз. укучылары сирәк Ә менә Мирхәйдәров китапларын укыйлар. Димәк, ихтыяҗ бар Хикмәт фәлән телдә язуда гына түгел. Әнә рус классикларының китапларына да бик ябышып ятмыйлар хәзер
Сер нәрсәдә сон9 Мона төгәл җавабым юк Фарапый гына алам Мина калса, Р. Мирхәйдәров без шаһитлары булган бүгенге җәмгыятьнең, системаның, идарәчеләрнең яшәү рәвешен, кылган һәм кылырга теләгән гамәлләрен ниндидер бер эчке сиземләү белән, рентнген нуры аша карагандай, ачык күрә. үлчи, бәяли Ә җәмгыять, беләсез, бөтен организмы белән диярлек җинаятьчел вируслар белән агулы Замана каһарманнары (әллә имгәкләре9) без күрергә теләгән идеалларның капма- каршылары булып чыкты Оешкан җинаятьчелекнең хакимияттәге югары түрәләр белән үрелеп берегүе, бик күпләр өчен акчаның иманга әйләнүе, рухи кыйммәтләрнең очсызланып-кадерсезләнеп бетүе, бөтен нәрсә диярлек сатыла-сатылына алынуы— һәммәбсз күз алдында. Р Мирхәйдәров романнарындагы персонажлар менә шушы вәзгыятьнең авансценасында —алгы сәхнәсендә төп ратьләрне уйнаучы геройлар Тәрбиябез буенча без күрергә теләгән хәләл хезмәт геройлары түгел, ә акыл-хәйлә, янау-үтерү белән дөнья кендеген тотучы яңа «геройлар»—Артур Шубариннар һәм башкалар
Р Мирхәйдәров үз әсәрләрендә, теләсә—«законлы бур», теләсә— генпрокорур, теләсә «төнге күбәләк» булып табигый сөйләшә ала' Бу—профессиональ осталык Ул моңа ничек ирешкән9 - монсы минем өчен чыннан да сер
Дөресен әйтим Р Мирхәйдәров әсәрләрен укыганда гел ләззәтле генә хисләр кичермәдем мин Ят дөнья Ят гамәл-кыланмышлар Без кинода гына күргән зур акчалар дөньясы Психологик яктан аңлап бетермәгән, йә аңларга теләмәгән нәрсазәр күп Күрәсең, заманына күрә алынган тәрбия, һәм дә өстәп, үткән гомер консерватизмы үз хасиятен башкара булса кирәк Әмма нишлик9—күңелең белән кабул итмисен, акылың белән килешергә мәжбүрсен Йә без артык артта калган, йә тегеләр бик «алга» киткән Язучы «чырайсызлар» заманының чыраен дөрес күрсәтә Каләм сукасы эчке буразна эченә тирән төшеп, шәп ерып бара Гыйбрәт алу. нәтижәләр ясау-укучылар эше Шунсы да бар Р Мирхәйдәров—бу җинаятьчел дөньяның елъязмачысыннан бигрәк, анын тикшерү-өйрәнүчесе Б) бик мөһим момент язучының социаль аналитик булуы зур нәрсә Тормыш, дөньябыз ничек9— аның чагылышы безнең күзләрдә, идеалларда, җырларда, әсәрләрдә Р Мирхәйдәровтөн. бәлки. Бунин яки Еники чалымнарын эзләү кирәкмидер, бәлки. Ж Сименон яралгысы анда көчлерәктер
Янә уйга калдым. Ялгышмыйммы икән? Детектив романнар язучы әдипләрнең шәхесен, гадәттә, ике төп стереотип—киң таралган тасвирлау белән чикләнәләр. Беренчесе—Шерлок Холмс тибы. Ул кайчандыр үзе утлар-сулар кичкән тикшеренүче- эзләнүче «сышик» һәм буш вакытларында үзе күргән-кичергәннәрне кәгазьгә төшерә. Икенчесе—үз бүлмәсендә генә утырып, сюжет-фәләннәрне бармактан суырып яки каләмдәшләре язганнардан аз-маз чәлдергәләп. кәгазь буяучы бертөрле Манилов тибы. Мондый язучы кисәкләренең хәзерге заманда чуты-чамасы юк. Монысы да сер түгел. Урамнарда чат саен шуларнын «детектив әсәрләре» күзенә чекерәеп кереп тора.
Рауль Мирхәйдәров исә бу ике стереотипның берсенә дә охшамаган, минемчә. Аның романнары гаять күп фактик материалга нигезләнеп язылган. Шәхси күзәтү- фикерләүләре дә. рәсми чыганаклар да—һәммәсе бер синтетик чагылыш таба алганнар. Шунысын да әйтергә кирәк. Р. Мирхәйдәров романнары турында юридик басмаларда дөнья күргән рецензияләрдә дә авторның җинаятьчел даирәләрне һәм хокук саклау оешмаларындагы мохитне искиткеч яхшы белүен искәртеп узалар. Монысы да детектив әсәрләр язучылар өчен сирәк күренеш.
Рауль Мирхәйдәров, әйткәнемчә, гадәти булмаган кабатланмас шәхес. Эш аты. әйткән сүзен үтәүче ир-егет, көяз-франт (М. Мәһдиев: «Рауль иҗат йортларына берничә чемодан белән 15 тән дә ким энә-жептән төшкән костюмсыз килми ул»,- дия торган иде), сәнгатькяр. Сүз уңаеннан шунсын да әйтеп узыйк—Р. Мирхәйдәров бик зур кыйммәткә ия нәкыш әсәрләре коллекциясе иясе. Сәнгатьне тирән тоючы белгеч буларак, ул жыйган картиналар әледөн-әле төрле күргәзмәләрдә күрсәтеп торыла. Язучы кеше өчен бу да ят шөгыль түгел, һәрхәлдә, тарлык түгел—киңлек.
Әсәрләрне укыганда авторнын профессиональ осталыгы да уйландыра. Бүгенге укучы күңеленә эленке-салынкы жөмләләр, беркатлы наив фикерләр белән юл салып булмый хәзер. Стиль—Кешенең нәкъ үзе инде ул, дигән гыйбарә бар. Дөрес сүзләр. Язучы кемнәр яки нинди вакыйгалар турында язмасын, барыбер, күпмедер дәрәжәдә әсәрдә автор язмышы чагылмый калмый. Раульнең стиле—логик төзек, динамик стиль. Сүзләрнең жегәре зур. Шул җегәрле сүзләр мавыктыргыч сюжет чылбырында гаять тәэсирле көчкә әверелә. Укучыларны «тота» алуның бер сере шунда, минемчә. Тагын бер мөһим нәрсә, ул—төгәл сурәтләү. Язучы кайдадыр кайчандыр үзе күргән кирәк детальләрне фотографик төгәллек белән кабатлап күз алдына китереп бастыра ала. Мәсәлән. «Пешие прогулки» романында Кырымдагы Күктүбә тирәсен тасвирлаган урыннар бар. Заманында мин үзем дә шул җирләрне күп таптадым. Хәзер дә әзме-күпме хәтердә. Ә менә Раульнең әсәрен укыгач, мин анда әле кичә генә барып, күреп кайткандай хис иттем. Кирәк һәм ин характерлы деталь-штрихлар шул кадәр осталык белән тотып алынган. Афәрин, молодец'.- дияргә генә кала. Тарлык-кинлек сүзе чыккач, күнел түрендәге эчке уйлар да баш калкыта: Кемнәребез бар да. кемнәр юк! Кан яратылышы буларак, кемнәрен кайда туып, нинди сыйфатта, кем булып кайларга таралмаган! Үзем күреп белгәннәрне генә искә төшерсәң дә—байтакка җыйнала. Магаданда—Бөгелмә ягы егете Альберт Мифтахетдинов. Красноярскида— Минзәлә егете Ринат Суфеев (Роман Солнцев). Чиләбедә—Рөстәм Вәлиев. Ташкентта—Әсгать Мохтар, шунда ук Җәүдәт Ильясов... Кайберләре дөньянын фаныеннан бакыена күчтеләр инде... Кемдер әйтер—татарга нинди кагылышлы язучылар инде болар? Килешәм дә кебек. Исем-фамилияләре безнеңчә булса да. сүз дә юк. рухи тамырдан ерак киткәннәр. Явыз Иван Казанны алганнан сон исән калган асыл ирләр еракларга сирпелгән кебек... Әмма нишләргә сон? Сыркыдыдан яңа Һади Такташ. Пенза ягындагы Пешләдән Шәриф Камал, Нижгардан Кави Нәжми, Оренбурдагы Мостафадан яна Муса Җәлилләр килерме? Килмәсләр кебек... Шулай булгач, каннарында төрле катнашмалар булса да. төбендә татарлыгы яткан, бүген бүтән телләрдә иҗат итүче егетләребезне нигә онытырга? Булган дәрт-рухларынын, ижат мөмкинлекләренең беразын гына булса да уртак генофондыбыз тамырына нигә тоташтырырга тырышмаска?
Рауль Мирхәйдәровне укучыларыбыз белми әле, дип башта әйтсәм дә. хәл бөтенләй алай ук түгел. Моннан ике ел элек безнең журналда аның «Игълан буенча танышу» исемле повесте басылып чыккан иде. Россиядәге зур афералар-алдашуларны тасвирлаган «За все—наличными» дигән яңа романының өзекләре «Республика Татарстан» газетасының биш-алты санында дөнья күрде, һәм. ниһаять. «Казан
утлары» Марс Шабаев тәрҗемәсендә анын «Иртәләгән сагыш» исемле романын тәкъдим итә
Бу романның язылу тарихы болайрак. Үлем сулышын тойганда кешенен хәтереннән яшен тизлегендә бетен үткән гомере уза, диләр Мөгаен, бу дөрестер. Р Мирхәйдәров та. үлем белән көрәшеп ятканда, үз тормышына йомгак ясагандай, сагышлы хатирәләргә бирелә, ана әле нибары кырык жиде генә яшь була Менә шуннан «Ранняя печаль» («Иртәләгән сагыш») романы языла
Роман, нигездә, биографик әсәр, анда ерак Казакъстанда туып үскән татар егете Рушан Дасаевнын катлаулы тормыш юлы туксанынчы еллар башындагы вәзгыять белән чагыштырылып тасвирлана. Бәлки бу роман язучы иҗатының ин характерлы әсәре түгелдер Әмма анда безнең язмышлар, безнең уртак сагышлар
Равил ФӘЙЗУЛЛИН
Май. 2000

ИРТӘЛӘГӘН САГЫШ
РОМАН
Улым Ренарга багышлыйм бу әсәремне Автор
Без. агым белен керешеп, һаман алга йезерге тырышабыз, агым исе безнең кейме-каекларыбызны һаман кирегә, үткәннәребезгә кайтара тора
Ф С Фицджеральд
1
и өчен шундый купшы чәчәк исеме белән атаганнардыр, шәһәрдә яманаты чыккан «Лотос» кафесынын бер дә алай ис китәрлек җире юк иде Зур һәм юан төпле тәбәнәк кенә пыяла гөмбәне хәтерләтә ул. Ни эчендә, ни тышында дигәндәй, өстәл-урындыклары, хәтта гап-гади таяныр урыны да юк ичмасам Хәер, килгән-киткән кеше эчкә үтәргә ашкынып та тормый Анда гөмбәнен хужасы—ясалма паригы бер якка кыйшаеп төшкән тузган чәчле юан хатын үзе дә көчкә борылып йөри ала Тирә-ягы әрҗә, тартма, боз кисәкләре салынган шыксыз алюмин
Н
Рауль
Мирхәйдәров
савытлар белән шыплап тутырылган. Тар гына тәрәзәгә исә буфетчының башы да көчкә-көчкә генә сыядыр сыман тоела башлый. Әйе, «Лотос» уңайлылыгы яисә эчке бизәлеше белән үзенә тарта, дип һич әйтеп булмый. Әмма ни гаҗәп, кеше шактый күп йөри монда.
Рушан Дасаев монда, гадәттә, эштән соң сугыла һәм үзе дә тышкы кыяфәте белән башкалардан әллә ни аерылып тормый диярлек. Юл уңаеннан, ягъни эштән кайтышлый кереп чыгарга ниятләгән башка бик күпләрнең кулында портфель, «дипломат» булган кебек, Рушан кулында да затлы гына «кейс» булыр.
Кафеда сораганыңны бик тиз үтиләр: Рушан, бер тәңкәсен сузыл, «Шифалы су бирегез» дияргә дә өлгермәде, паригы астыннан тузган чәчләре бүлтәеп күренеп торган хатын үтә дә җитез-төгәл хәрәкәтләр белән каршысындагы стаканны, башланган шәраб шешәсеннән, тамчысын да түкмичә, мөлдерәмә тутырып та куйды. Цирк артистына хас осталык белән башкарылган бу эш-гамәл Рушанны сокландырды хәтта. Ул минераль су сорарга ниятләгәнен бөтенләй онытып, стаканны кулына алганын сизми дә калды. Кулында башкаларныкы шикелле үк гадәти стакан булгангамы, ана беркем дә игътибар итмәде.
Кафеның ниндирәк урын икәнен яхшы белсә дә, Рушанның кызыксынуы кимемәде, ул иркенләп тирә-ягын күзәтә башлады.
«Лотос» тирәсендә ана бөтенләй таныш булмаган тормыш хөкем сөрә. Монда барысы да эчкечеләр һәм махмырлан интегүчеләр генә, дисәң,—ашыгыч нәтиҗә ясау булыр иде. Гәрчә араларында андыйлары да, мондыйлары да җитәрлек иде бугай.
Бик кызыклы халык җыела икән монда. Әнә, нефтедоллар, «Уотергейт» һәм еврокоммунизм, экстрасенслар һәм тамил хирургиясе, агропромкомплекслар һәм компьютерлар турында нинди генә бәхәс куертмыйлар! Дасаев хәтта кемнеңдер Морис Бежар балеты турында фәлсәфә коруын да ишетеп алды, икенчесе аңа Джон Кранконың Штутгарт балетын мисалга китереп маташа иде. Әмма бераздан икесе дә уртак бер фикергә килеп, сүз җебен Герберт фон Кароян оркестрына күчерделәр, аннары Карояннан Эдинбурггагы хәзерге заман сәнгате фестиваленә сикерделәр, сүз арасында гына композитор Бенджамин Бриттен белән дирижер Зубен Меттаны да телгә алдылар, аннары фестивальдән— Америкадагы Гугенхайм фондына һәм Рокфеллар үзәгенә...
Ниндидер бер джентельменнар клубы диярсең, билләһи. Сүз сөрешләре дә Рушан эшли торган прораб бүлмәсендәгедән яки тресттагыдан күпкә кызыклырак, мәгънәлерәк бугай әле. Аларда исә көндәлек тормыш, базар хәлләре, бала-чага, йорт-җир турында күбрәк сөйләшәләр.
Дасаев көне буе шушында тел чарлап гомер уздырган агай-энене ашыкмый гына күзәтергә кереште. Кызык, аларның барысына да хас уртак чалымнар да бар икән ләбаса. Берсенең-бер өстендә яна кием юк, анын ише вак-төяккә сукыр тиен дә тотмаска сүз берләшкәннәр диярсең. Кием-салымнарына игътибар беләнрәк караган саен, андый «сүз бирү»нен кайчанрак булганын да чамаларга мөмкин иде.
Мәсәлән, дүрт төймәле, бер капламлы пиджак кигән һәм балаларныкына охшаш кыска галстук таккан кеше андый сүзне, мөгаен, Дасаев институтта укыган елларда ук биргән булгандыр. Аның янындагы икенче берсе галәмәт кин якалы пинжәктән, аска таба киңәеп киткән «клеш» балаклы чалбардан. Көяз, шома егетләр моннан ун-унике еллар элек шулай киенәләр иде. Арада алтмышынчы елларда бик модалы саналган, әмма хәзер инде күптән төсен җуеп, кыршылып беткән дакрон костюм- лылар да бар.
Нейлон күлмәкләр, твид тройка костюмнар, вельвет пинҗәкләр, мамык кытай пуловерлары, очлы башлы мокасиннар, калын платформа табанлы туфлиләр, төрле фасондагы эшләпәләр, туза белмәс габардин һәм бостон костюмнар, кин каптыргычлар һәм галстук булавкалары...
Болар игътибарлы кешегә кием хужаларынын язмышы турында бик күп нәрсәләр сөйли иде. Тузып-таушалып, кыршылып-шомарып өлгергән кием-салым, кайчандыр, гади кием генә булмыйча, заманы өчен купшы- нәфис, үтә модалы саналган бит. Алар үз хужаларынын модадан калышмыйча матур яшәгән, жегәрле-көчле вакытларының телсез шаһитлары да иде.
Үткәннәр турында шулай уйлана-уйлана Дасаев төрле стильдә, төрле чуар төсләрдә киенгән бу кешеләрнең барысына да хас икенче бер үзенчәлекне дә абайлап алды, һәркайсынын киеме чиста һәм пөхтә иде Хәтта инде күптән искереп беткән әйберләргә ул кадәр жентекле пөхтатек кирәкмәстер кебек тоела башлый иде Тагын шунысы кызык, болар галстуксыз яши алмый икән. Ул хужасынын дәрәжәсен билгели, аны бөтенләй упкынга тәгәрәүдән саклый шикелле Анын нинди булуы мөһим түгел таушалып беткәнме, кыршылып шомарганмы, капронмы-йонмы, атлас мы-ефәкме, күнме-башкамы, бәйләп куелганмы-резин шнурлымы, тармы-кинме, озынмы-кыскамы— анысы барыбер, бары тик галстук кына булсын.
Әле тагын күпләрнең күкрәк кесәсеннән пөхтә итеп бөкләнгән кулъяулык та күренеп тора, байтагынын аяк киемнәре ялтыратып- шомартып куелган. Әмма ин гажәбе шул: монысын игътибарсыз кеше дә күрми калмас иде: болар арасында бер генә кырынмаган кеше дә юк, барысынын да чәчләре, бөртеге-бөртеккә яткырып дигәндәй, матурлап таралган булыр. Күрәсен, бу мохитнен үзенен язылмаган кануны, эталоны яки бер билгеле баскычы—дәрәжәсе бар, шуннан түбән тәгәрәү әдәпсехлек санала булса кирәк.
Дасаевны «Лотос»ка мәгьнәсез-буш кызыксынудан зуррак-мөһимрәк нәрсәләр тарта һәм ул, алдан әзерләп куелган бер тәнкәсен учына йомарлап, соңгы вакытта монда шактый еш керә башлаган иде Бер сумнан зуррак акча сузсаң, мондагыларның үзенә ышанмый башлаячакларын да сиземли иде ул.
Ул килгән саен анын белән сүзсез генә, әмма әдәп саклап исәнләшәләр, кайберләре хәтта пеләшләнгән башларындагы эшләпәләрен джентельменча бер инсафлык белән күтәреп куя. Төс-кыяфәтен җуйган ул баш киемнәре мондый тәкәллефлеккә һич ятышмый, Рушан ирен читләренә куна башлаган елмаюны көчкә-көчкә генә тыеп кала иде
Әмма ана күрсәтелә торган ин зур хөрмәт,—ә ул, бәлки, һәр яна кешегә булган гадәти игътибарлылык кынадыр,—анысын Рушан аңлап та бетерә алмады—башка нәрсә иде. Рушан тиз һәм оста итеп шәраб салына торган тәрәзә янында ыгы-зыгы, тәртипсезлек юклыгын, берәүнен дә чиратсыз керергә маташмавын абайлаган иде инде. Гәрчә чиратмын бетеп торганы булмаса да. чиратсыз керергә маташу зур әдәпсехлек санала иде күрәсен Шунысы сәер Дасаевны ни өчендер башкалардан аерыбрак куйдылар, анын гавыш-тынсыз гына чират койрыгына килеп басуы була, алдындагы кеше борылып үз алдына басарга ымлый, икенчесе дә, өченчесе дә шулай эшли. Кыскасы, Дасаев, рәхмәтләр әйтә-әйтә, күпләрнең тәкатен корыткан әлеге тәрәзә янына барып җиткәнче шулай итәләр иде.
Ни гажәп, аралашу-гәпләшү өчен шәһәрнен төрле почмакларыннан җыела торган бу халык арасында ябышкак-бәйләнчек гамәлләр дә, тәкәллефсез дорфа тупаслыклар да юк иде. Ир-ат күбесенчә кечкенәрәк төркемнәр булып оеша, әмма ул төркемнәр ярты сәгать саен диярлек яңарып тора берәүләр китә, икенчеләре килә Аларны нинди мәнфәгатьләр берләштергәне Дасаевка аңлашылып бетми иде Рушан шикелле үк, стакандагы шәрабен йоткалап вакыт үткәрүче ялгызлар да аз түгел иде биредә, андыйларнын ялгызлык иркенә кагылмыйлар, җаны теләгән— елан ите ашаган, дигәндәй,—рәхим ит, агай-эне!—синең янына берәү дә килеп сырышмас Шулай дг Вушан сизеп тора: теләк белдереп, бер ым гына как—әнгәмәдәш-өстә#пә.шлрп хәзео .табъгтачял Биредә беркем дә 2. .к
берәүне дә ашыктырмый, шулай ук беркемне дә ирексезләп тотмый, һәркем үз вакыты белән «өлгереп җитә», бер бөтеннең аерылгысыз кисәге булырлык дәрәжәгә ялгызы ирешә һәм, «Лотос»ка тәүге тапкыр нинди кием-кыяфәтгә килеп кергән булса, балавыз сыннар музеендагы шикелле, нәкъ шул кыяфәттә ахыргача катып кала.
Бу «пыяла гөмбә» тирәсендәге хәлләр, андагы вәзгыять Дасаевка берьюлы гына ачылып-анлашылып бетмәде әле. Әмма ясаган ачышы аны таң калдырды. Монда ачыктан-ачык, башкаларга сиздереп, берәү дә беркемнән дә әҗәткә акча сорамый һәм алмый иде.
Башка сыраханә-фәлән тирәсендәге кебек, кемнеңдер тиеннәр җыеп торганын күрүне күз алдына да китереп булмый. Бер стакан портвейнга дип сузылган бер тәңкәдән ун тиен кайтарылырга тиешлеген һәркем белә, әмма аны беркем дә сорап вакланмый. Күпләргә ул, күрәсең, әле теге, мул-иркен яшәгән элекке тормышында рестораннарда «чәйлек» калдырган шикелле юмарт бер гамәл булып тоеладыр. Бервакыт Рушан агачлар арасындагы күрше юл-сукмактан бөтенләй төс-кыяфәте калмаган бер исерекбашның «Лотос» ягына монсу караш ташлап үгеп киткәнен күреп калды. Әмма ул исерекбаш бирегә якын килергә базмады—ниндидер «ярамый», табу-тыю кебек нәрсә дә бар, ахрысы, биредә. Дасаевка монысы да аңлашылып бетми иде.
«Пыяла гөмбә» әһле турында уйланып йөри торгач, анын зиһене ачылып киткәндәй булды: «Лотос»—тормыш төбенә тәгәри баручылар өчен бер чик, соңгы бастион лабаса! Үзләре өчен билгеләгән бер дәрәжәне, билгеле бер статусны саклап, әле һаман да бирегә килеп йөри алганда, болар әле үзләрен хөрмәткә лаек кешеләр дип саный иделәр булса кирәк. Ә бәлки, тагын да гадирәктер—алар үзләрен эчкечеләр арасында өстен катлам—элита итеп сизәләрдер? Әлбәттә, шулай: никадәр көлке һәм моңсу тоелмасын—элита! Шуның өчен—галстуклар, илтифатлы-әдәпле сөйләшүләр, башка кешеләр арасында күптән онытылган, табигый булмаган нәзакәтлелек, күптән юылмаган, коелып-сирәкләнеп беткән чәчләрне тырышып тарап куюлар, кыршылып-каешланып каткан пинжәкнең күкрәк кесәсендәге кыланчык кулъяулык... Һәм аларнын югалган абруйларының шәүләсен булса да саклап тотарлык дөньядагы бердәнбер урын—шушы «Лотос», ул, батып баручы өчен салам шикелле, үзенә тартып тора. Үзенең бөгәрләнеп беткән, бәлки әле кимсетелүләр белән эшләп тапкан бер сумына бер стакан шәраб алып эчкәндә, эчүче үзенен күпсанлы дошманнарына «Күрегез, шул берлекне тотып, шешәгә дип, кибеткә йөгермим, капка төбендә өч борынга да чамалап тормыйм. Минем өчен эчү мөһим түгел, мин кафега кызыклы кешеләр белән аралашырга килдем—карагыз, кемнәр генә юк биредә!»—дип әйтәдер шикелле.
Сөйләп торасы да юк, «Лотос»ка кемнәр генә килми дә, нинди генә чуар халык җыелмый! Күпләр бирегә казна хезмәтеннән сон сугылып чыга, хуҗалары кебек үк таушалып беткән портфельләре шул хакта сөйли, шулай да ешрак күптән модасы чыккан, кулланылыштан төшеп калган күн папкалар худта. Ул портфель-папкаларнын хуҗалары хезмәт баскычларыннан көннән-көн түбәнрәк тәгәри төшүче, төрле дәрәҗә-вазифа үтәүче белгечләр иде. Алар соңгы елларда бик үрчеп киткән ниндидер контор- ларда, ширкәтләрдә, җәмгыятьләрдә һәм тагын шундый әллә нинди урыннарда эшлиләр иде булса кирәк, чөнки аларны нинди булса да җитди, абруйлы хезмәткәрләр итеп күзаллау кыен иде.
Дасаевнын «Лотос» тирәсендәге әңгәмәләрнең бик күп төрле һәм зыялы булуы турындагы беренче тәэсирләре тиздән эреп таралды, юк, бирегә йөрүчеләр кинәттән генә еврокоммунизм яки Тибет медицинасы турында сөйләшүләрдән туктаган өчен түгел иде бу. Бу әңгәмә- сөйләшүләрнен төрлелеге аны һаман да гаҗәпләндерә, әмма ул икенче бер нәрсәне дә аңлап алды: сөйләшүләр очраклы гына, өстән-өстән, әпен-төпен генә була, алар, шул ук портфель яки галстуклар шикелле бу кешеләргә үзләрен әле һаман да башка тормышка, рухи тормышка
катнашлары бар кешеләр итеп тоярга ярдәм итә иде.
Кешеләргә хас янаны белергә тырышу, нәрсә өчендер кайгыру- оорчылу, кемнеңдер кайгы-шатлыгын уртаклашу кебек гап-гади хисләр оолар өчен тормыш ихтыяҗы булудан туктаган инде. Аннары эштә дә,— әгәр чынлап та эш-хезмәт урыннары булса, әле портфельләр генә мона мәҗбүри ышандыра алмый бит,—боларны кемнәрдер җитди кабул итәме икән, өйләрендә, гаиләдә дә, мөгаен, шулайдыр Ә аларнын һәркайсына да игътибар кирәк, ничек кенә кирәк әле! Бездә бит Америкадагы ише Гайд-парклар юк. булыры да күренми, ә «Лотос»—менә ул, янәшәңдә генә, монда сине игътибар белән тыңларлар, сүхләреңне хуплап каршы алырлар йә кире кагарлар, биредә син ялгыз түгел, син үз кеше Менә шуңа күрә дә алар, газет-журналлардан алынган яки радио-телевидение аша ишетелгән тәэсирле өзек-төтек хәбәрләрне башларына дыңгычлап тутырып, үзләренең шушы «Гайд-паркларына» киләләр—хәзерге заманда хәбәрдарлек артыгы белән алып ашкан, ә боларнын буш вакытлары күптин күп тә чуктин чук.
«Лотос»ка йөрүче бу бәндәләрнең күпчелеге үзен тыныч-ипле тота, ашыкмый-кабаланмыи. кайберләре хәтта куркып-өркебрәк, сак кылана— андыйларын тормыш бабай шактый тукмаган бугай, алар инде бер генә янмагандыр. Боларнын күзендә өмет уты сүнгән, күренеп тора: ни- нәрсә өчендер көрәшү түгел, үзләре өчен дә көрәшерлек көч-жегәр калмаган аларда
Үзләрен иркенрәк тотучылар иҗат кешесе булып күренергә теләүчеләр иде. Яланаякка сандали кигән, кайбер җирләре тәмәке угы төшеп янган-тишкәләнгән җиңел синтетик курткалы берсе шактый шау- шулы иде. Таушалган кыяфәтле, сары чәчле бу кеше үзен һәркемгә журналист дип атый. Ул унга да, сулга да атаклы журналистларның исемнәрен сибеп кенә тора, бик белдекле кыяфәт белән, сер итеп кенә, тиздән булачак ниндидер мөһим үзгәрешләр турында, кемнәрне кайдан «тәгәрәтәчәкләре», кемнәрне кайда күтәрәчәкләре турында сөили Имештер, бу хакта әле бик ышанычлы, тар даирәләргә генә билгеле Аның үзен, имеш, әле бер, әле икенче абруйлы газетка эшкә чакырып кына торалар, әмма ул үзенең алтын каләмен коллыкка сатарга теләми, чөнки әлеге редакцияләрдә җыен ялагай, җыен сәләтсезләр утыра, ә ул исә үз таланты белән аларга уңыш китерергә теләми Әле артык картаерга өлгермәгән бу адәмгә газет редакцияләренә түгел, рәтле-юньле башка берәр җиргә дә инде юллар ябык икәнлеген аңлау өчен ана аек күз белән бер карау да җитә иде Мона нинди дә булса эшне ышанып тапшырганчы шактый озак баш ватарга туры килер иде
Кафега йөрүчеләр ниндидер бер шагыйрьнең пәйда булуын аерым бер җанлылык белән каршы алалар, аны яратканнары сизелеп тора Ул үзенең шагыйрь икәнлегенә, башкаларны ышандырырга теләүдән битәр, бигрәк тә үзе ышанырга теләгәндәй, буаз күседәй бүлтәеп торган иске портфеленнән әледән-әле таушалып беткән газетлар һәм тышлыгы төшкән бер журнал тартып чыгара. Күләме һәм форматына караганда, журнал һич тә әдәби түгел Менә шуның бер битендә шагыйрьнең бер бәйләм шигырьләре басылган икән Шигырьләре янында авторнын фоторәсеме дә тасраеп торган бу журнал шагыйрь өчен ин кадерле әйбер иде Айныткычларга эләгеп, анда иҗат кешесе буларак аерым мөнәсәбәт таләп иткән очракларда бу журнал шагыйрьгә байтак игелекләр күрсәткән, дигән имеш-мимешләр дә йөри иде
Болай карап торуга шагыйрь «Лотос»ка йөрүче башкалардан тышкы кыяфәте белән берничек тә аерылып тормый шул ук ике якка ачып куегц шомартып таралган классик прическа, каешланып-ялтырап торган костюм, елнын теләсә кайсы фасылында аягында—туза белмәс каучук табанлы кышкы ботинкалар һәм биредәге чуар халыктан аерып торучы ин абруйлы атрибуты—җыерчыклы нечкә муенындагы җете кызыл яулык. Шагыйрь дә беркайчан да портвейнга чират тормый—халык аны хөрмәт 2 *
белән чиратсыз үткәрә. Эчеп алгач, ул бик тиз усаллана башлый, шуның белән башка ипле-тыныч кешеләрдән ямьсез якка аерылып тора, кычкырып- кычкырып шигырьләрен укырга тотына, аларны әшәке сүзләр әйтә-әйтә шәрехли—мондый йөгәнсезлек бер аңа гына рөхсәт ителә. Мөгаен, кайчандыр аның ходай биргән сәләте дә булгандыр, әмма эчтән буып алган усаллыгы-явызлыгы ана чын шагыйрь булырга мөмкинлек бирмәгән, һәрхәлдә Дасаевка шулай тоела иде. Шагыйрьнең шигырьләре дә рәхимсез һәм күңелсез-хәерсез иделәр. Еш кына Серж,—аның исеме шулай иде,- портфелен онытып чыгып китә, портфельне кадерләп кенә «пыяла гөмбә» хужасына тапшыралар һәм ул шунда, иясен көтеп, берничә көн, ә кайчакта берәр атна да ята. бу вакытта шагыйрь, күрәсең, газет-журнал редакцияләрендәге мөхәррир түрәләр белән сугышып-талашып йөри.
Бирегә Серждан башка да берничә шагыйрь кисәге килгәли. Әмма аларнын берсе дә эффектлы кызыл муен яулыклы, мэтр кебек данлыклы түгел һәм портвейнга чиратта да гомуми нигездә басып торалар иде. Мөгаен, шуңа күрәдер, алар «елгыр каләмдәшләренең» «Лотос»тагы популярлыгына ачыктан-ачык көнләшеп карыйлар, аны демонстратив төстә инкарь итәләр, аның белән сөйләшмиләр, үзара бик дус булып кыланалар һәм бик белдекле кыяфәт белән зыялы әңгәмәләр коралар— Морис Бежар балеты турындагы фикерләрне Рушан нәкъ менә шулардан ишеткән иде. Алар Серж өметсез искергән шагыйрь, анын рифмалары белән ерак китеп булмый, дигән гайбәтләр таратсалар да, «Лотос»нын беренче шагыйренең данына зыян китерә алмыйлар, әле киресенчә, данын гына арттыралар. Ни генә димә, аларның берсенең дә шигырьләр бәйләме белән рәсеме басылган журнал юк. Кыюлыклары да шул чаклы гына шикелле—берсе-бер, тәвәккәлләп, кычкырып үз шигырен укымас, юкса. Серж булмаганда, җәмәгатьчелек, эстетик ачлык тоеп булса кирәк, «укыгыз әле» дип сорый да торган иде. Ләкин бер-берсенен шигырьләрен алар үзара укыштыралар иде—Рушан анысын берничә мәртәбә ишетте. Алар кайвакытларда үз араларына берничә музыкантны да алалар, гажәбе шул ки, музыкантлар биредә ин ишле халык иде.
Алар арасында үзләренең танылмаган композиторлары да бар. дирижерлары гына юк иде бугай, хәер, монысын Рушан тәгаен генә әйтә алмый. «Пыяла гөмбә»гә корсак үстергән бер юан гына адәм кергәләп йөри бит. аңа: «Иптәш прокурор...» дип мөрәҗәгать итәләр.
Үзе «Лотос»ка сугыл галап йөргән арада Рушан бу сәер упкынга килүчеләрнең төрлесен күрде. Инде күз ияләшеп беткән кайберәүләр яки хәтта тулы төркемнәр кинәт кенә юкка чыгалар да. аларның урынын үзенә таныш булмаган, әмма «пыяла гөмбә»дә үз кеше саналган башка кемсәләр ала иде. Дасаев «Лотос»тан шулай әледән-әле юкка чыгып югалып торганнарның кайларга барып эләгүләрен, кайларда вакыт үткәрүләрен күңеленнән генә исәпләп чыгарырга тырыша. Ул аларнын язмышына һич тә битараф түгел, ул аларны ихластан кызгана, бигрәк тә әле кешелекләрен бөтенләй югалтып бетермәгән, соңгы көчләрен җыеп, көндәлек гадәти тормышка теше-тырнагы белән ябышып калырга тырышкан, ничек кенә көлке яңгырамасын, үзләрен әле кеше дип исәпләргә мөмкин булган, шушы «Лотос»ны котылып калырлык бер утрау итеп күргән, әмма ихтыярлары инде бөтенләй дә сынган бәндәләрне кызгана иде ул. Мондый фикер дә очраклы гына тумаган иде.
Рушан тагын ничектер Инженер кушаматлы урта яшьләрдәге бер кешегә игътибар итте. Анын турында «башлы мужик», кайчандыр зур начальник та булган бугай, дип сөйлиләр иде. Вакыты-вакыты белән нинди булса да хезмәттәдер, берәр шөгыле бардыр кебек тоелса да. хәзер Инженерга карап, аның даими хезмәт урыны булуы турында фараз кылырга мөмкин түгел иде шикелле. Кайдадыр нәрсә беләндер шөгыльләнгән чагы булса, бу кеше гаҗәп үзгәреп китә иде—моны бер Дасаев кына сизми. «Лотоожа йөрүче башкаларның да байтагы сиземли. Андый көннәрдә Инженер янында халык мыжлап тора, кызып-кызып сөйләшүләр
башлана. Юк, Инженерный акчалы чагы булганга түгел, барыннан да оигрәк анын бик мавыгып үзенен хезмәте, планнары турында сөйләве үзе эшли торган урында хуҗалык бик таркалган икән дә. шунда ул әллә нинди реформалар үткәрәчәк икән—менә шул хакта кычкырып-кычкырып аңлатулары кызык иде анын. Дасаев бу кешенен «дөрес юлга басуы» өчен дә, күзләрен очкынландырып. Инженерный сөйләгәннәрен ихлас көнләшү белән тынлап торучы башкалар өчен дә сөенеп куйган иде
Аннары Инженер кинәт юкка чыкты Рушан үзе монда йөргән вакыт эчендә берәүнен булса да шәраб сөременнән котылганын күргән шикелле булган иде Әмма күп тә үтмәде. Инженер, үзенен дә. башкаларнын да өметләрен аклый аямаганлыктан, ничектер үзен гаепле сизеп, кыенсынып, тып-тын гына, кырын-кырын гына, бик күзгә чалынмаска тырышып, яңадан «Лотос»ка килеп керде. Анын таушалып беткән төс-кыяфәте күптән инде хезмәт планнарын онытканлыгын, кайда туры килсә, шунда кунып йөргәнлеген, ә соңгы көннәрдә вакытын, мөгаен, базар һәм вокзалларда үткәргәнлеген бик ачык әйтеп тора иде
Инженерның -пыяла гөмбә»гә әйләнеп кайтуында башкалар анын гына түгел, үзләренең дә өмет-хыяллары җимерелгәнлеген күрделәр Әмма шул ук вакытта анын бу юлы да үзендә упкынга бөтенләй үк тәгәрәмәслек көч тапканын, үзен азмы-күпме тәртипкә китереп, янадан «Лотос»ка әйләнеп кайта алуын мөһим бер гамәл итеп бәяләделәр. Кафега йөрүчеләрнең һәммәсенең дә диярлек вакыт-вакыт шушы каһәр суккан юлны үткәнлекләренә Дасаев шикләнми иде инде
Кайчандыр зур өметләр баглаган сәләтле-талантлы байтак кына кешеләр бирегә килеп сөртенә шул. Дасаев еш кына бер кызганыч бәндәне күрә, ул—элекке музыкант, пианист, инде унсигез яшендә үк симфоник оркестр белән концертлар куеп йөргән Ана гаҗәп матур киләчәк юраганнар. Ә хәзер, эчеп юкка чыккан бу маэстрога карап Дасаев, бик теләсә дә, анын шундый данлыклы үткәнен күзалдына китерә алмый иде.
Бервакыт Дасаев биредәге еш алышынып торган төркемнәр арасында үз вакытында бик атаклы булган футболчыны күреп алды, ул йөз меңләгән футбол сөючеләрнең алласы, ана гашыйк-мөкиббән китүчеләрнең исәбе- хисабы юк, матбугат аны кайвакыт Пеле һәм Беккенбауэрларга тинли иде.
Сәләтле һәм гаҗәеп оста уены белән бихисап кешеләрнең күнелен яулап алган, кайчандыр көч-жегәре гашып торган бу чибәр, яшь егетне күрү Дасаевны көтелмәгән бер фикергә китерде Табиблар, им-томчылар гомер бакый кешенен гомерен озайту, аны яшәртү чараларын эзләгәннәр Бу авыр, четерекле юлда кешелек дөньясы ниндидер уңышларга ирешсә дә, анын нәтиҗәләре бик кечкенә, шулай да ниндидер мөмкинлекләр барлыгы бераз өмет тә калдыра шикелле Анын каравы, кеше фән ярдәменнән башка да үз-үзен бетерү юлында гаять зур уңышларга ирешкән' Рушан әкренләп шәраб диңгезенә батып баручы әлеге футболчының хәрәкәтчән-җитез, сыгыл мал ы-көчле, искиткеч акыл-зиһенле, яшь-чибәр чакларын яхшы хәтерли әле. Ә хәзер..
II
ушанга инде илле тулып килә. Аз түгел... ХәтерЛи, Фадеевның «Тар-мар» романыннан ул шундый бер җөмлә укыган иде «Мунчада кырык яшьләрдән узган карт юынып утыра • Әгәр дә инде кырык яшьтә үк карт икән— димәк...
Менә аңа да гомер йомгагын төенләргә иртәрәк әле Әмма еш кына күнелен сагыш-мон баса һәм ул Ташкенттагы фатирында, күптән юылма!ан тәрәзә каршында, озын кичләрдә отыры озаккарак калып басып тора, пычрак ишегалдында аңа әллә нинди сәер күренешләр
Р
күзаллана. Кайвакыт ана бер үк китапны, башы-азагы булмаган, бик күп геройлары чалынып-чалынып кына киткән бер романны үзе берьюлы яза да, укый да, экранлаштыра да шикелле тоела. Әмма ни өчендер ешрак полуторка машина әржәсендәге малай хәтеренә төшә...
1949 ел. Рушанга сигез яшь.
Бәйрәмчә кызылга төренгән, һәр жирдә транспарантлар балкып торган көнне ул яхшы хәтерли, фронтовик үги әтисе эшли торган җирле артельнең полуторкасын күрә. Менә машина аулак райүзәкнең күрше урамына парадка кузгалып китәргә җыена, әмма байраклар тоткан кешеләр белән дыңгычлап тутырылган машина әрҗәсенә ин сонгы мизгелдә теге малайны да күгәреп алалар. Әкәмәт малай ул—өстендә бугазына кадәр төймәләнгән яшькелт хаки төсендәге китель, пөхтә чалбар, тик лампаслары гына юк.
Лампаслар турындагы уй шунда ук күнелгә килә, чөнки кая карама, тирә-юньдә Юлбашчының төсле портретлары—алар менә дигән яхшы кәгазьгә басылганнар, фанер такталарга пөхтәләп ябыштырылганнар, кайберләре пыялалы рам эчендә, аларны һәр колоннаның башында күтәреп баралар. Малайның да бәйрәм костюмы Юлбашчыныкы төсле үк, ә сул як күкрәк кесәсе өстендә чит ил ордены балкый, күрәсен, әтисенекедер. Аксыл җитен чәчле малайны машинага күтәреп биргән ир кешенең күкрәге дә орден-медальләр белән тулган, алар атлап йөргәндә, алтын- көмешләрен, бакырларын балкытып, искиткеч матур чынлыйлар.
Бәйрәм көнне бүләк алырга артель янына җыелган малай-шалай машина ягына көнләшеп карап-карап куя. Аларга бит «Кызыл мәйданга»— партия райкомы янындагы мәйданчыкка җәяү тәпиләргә туры киләчәк. Андагы тузанлы кечкенә бакча эчендә бер-берсенә кара-каршы баскан кыска аяклы ике гипс юлбашчы һәйкәле тора, аларны бәйрәмгә алтынсу төскә буяп, яңартып куйганнар.
Генералиссимус кебек итеп киендерелгән малай Рушанга таныш түгел, артельдәге утренникта да юк иде ул. Рушан янында торган иптәшеннән ул бәхетле малайның кем икәнлеген сорый. Арттан кемдер: «Женя Дудченко» дип пышылдый, ләкин бу исем-фамилия Рушанга бер нәрсә дә сөйләми, аларның мәктәбендә андый малай юк.
Европа белән Азия чигенә терәлеп үк диярлек утырган дала поселогы Мартук зур түгел, шулай да бик кечкенә дә түгел, аның төп дәрәҗәсе- абруе шунда—ул тимер юл буеңда. Ерактагы әкияти шәһәрләргә: Ташкент, Алма-Ата, Сталинабад, хәтта ниндидер Курган-Түбә яки Жәләлабадка ашыгучы поездларның һәрберсе биредә туктап ала.
Сугыштан сон поселок дәррәү үсә-төзелә башлады, райүзәккә даладагы караңгы авыллардан һәм Урал аръягындагы ерак казак станицаларыннан кешеләр агылды, әмма күбрәге Көнбатыштан килгән качаклар иде.
Рушан Мартукнын иске өлешендә яши. Ул Татар бистәсе дип атала, анда мөселманнар—күпчелеге татарлар, казакълар, башкортлар. Сонгы елларда чеченнәр дә килеп төпләнгән иде.
Күрәсен. җитен чәчле малай яна күченеп килүчеләрдән һәм поселокның икенче башында яшидер, әмма ни өчендер хәтергә уелып калган—«Женя Дудченко». Шулай килеп чыкты, Рушан аның белән үз тормышында тагын бер кат очрашты әле. Ташкентка китәр алдыннан поселоктагы элеватор төзелешендә бераз прораб булып эшләп алганда булды бу хәл. Женя ул вакытта армиядән яна гына кайтып төшкән һәм эш эзли иде, ә райүзәктә эш табу, ай-һай. җиңел түгел. Билгеле инде, Рушан ана эшкә урнашырга булышты. Ул вакытта Женя төз-озын гәүдәле, гаять ягымлы егет иде. шулай булып истә калган да.
Озакламый Рушан туган якларыннан китеп барды, әти-әниләре янына кунакка сирәк-мирәк кенә кайткалап йөри башлады Шундый кайтуларының берсендә җыелышып Илек суы буена бардылар Ул вакытта елга әле заводтан аккан пычракка батмаган, мул сулы иде Бик еракта калган яшьлек елларын искә төшереп утырганда, кинәт кенә теге малайнын
фамилиясе калкып чыкты—ул хәзер шәһәр ГАИсында эшли икән
- * ар беркайчан да дус та, дошман да булмадылар. Тормыш юллары, мәнфәгатьләре бервакытта да кисешмәде. Икесе дә тимер юл буендагы ярлы поселоктан чыккан якташлар алар—бары шул гына. Бу поселок гушан өчен дә, Женя өчен дә—кечкенә ватан
Бәлки ул да вакыт-вакыт йокылы поселокнын жәйге төннәрен исенә төшерәдер. Нинди сихри, тылсымга төренгән күренешләр алар Күк йөзен тутырып балкыган ай яктысында ташландыкка әйләнгән, пычрак урамнарның ярлылыгын сизмисен, шәрекъ эсселегеннән әлсерәгән бакчалардагы сирень һәм сәрби куаклары башка бер гүзәл һәм матур бер тормышнын сихри күренешләре булып тоела башлый. Ә бәлки, бурап яуган кар- бураннар, көрткә баткан урамнар, салкыннан боз-бизәккә төренгән тәрәзәләр артындагы җылы утлар, салкын күккә сызылып-сызылып күтәрелгән төтеннәр белән кыш күз алдына киләдер Һәм, мөгаен, тормышында бер мәртәбә булса да, ул да Пушкиннын «ватан төтене» дигән гыйбарәсе нәкъ менә шушы—туган йортнын жимерек морҗасыннан саркып кына чыккан көчсез төтендер ул. дип уйлап куйгандыр
Кем белә, бәлки, бөтенләй алай түгелдер, ана бер нәрсә дә күзалланмый да, ишетелми дә, тимер юл буендагы поселокка да кайтасы килмидер, үткән еллар эчендә анда ни-нәрсә генә үзгәргәндер, һәркайдагы шикелле, анда да барысы да җимерелеп-таркалып барадыр...
Рушан бит ул егетне бөтенләй дә белми, аның белән күңелен ачып беркайчан да сөйләшкәне, акыллы мәҗлесләрдә янәшә утырганы булмады, анын хатыны кем. балалары бармы-юкмы икәнен лә белми Ә бәлки. Дудченконын хатыны Рушанның элекке сыйныфташыдыр яки Украина урамында яшәүче, кайчандыр үзе танцыдан озата кайтып, аны-моны уйламыйча, караңгы төндә үбешкән берәр гүзәл чыркылдык кыздыр Аңа да, кызга да бернинди җаваплылык йөкләми торган яшьләрчә беркатлы-самими үбешү.. Вакытлар чылбыры өзелгән, туган йорт белән бәйләп торган җепләр чергән.
Яшьләр, туган ояларын ташлап, ни өчен икәнен дә төшенеп җитмичә, каядыр ерак якларга китеп барырга ашкыналар. Аңлашылмаган ерак җирдәге кызларга, гыйшык-мәхәббәт тотып та тормастан, ашык- пошык өйләнәләр, кызлар исә шул килмешәк «принцларга» кияүгә чыгалар. Аннары кияүнен йә киленнен туганнарына кайту бер як өчен тәмам газапка әйләнә, чөнки һәркайсысы үз йортын сагына, үз инеше, үз урамы, үз дуслары төшләренә керә Еллар үтә тора, бер-берсен үпкәләтмәс, хәтер калдырмас өчен алар ике якның дә әти-әниләре. туган- тумачалары янына кайтмас була, мыжгып торган тәмугка—Сочига яки Ялтага йөри башлыйлар, шулай итеп тамырлар бөтенләй өзелә. Бары тик сиздермичә, әкрен генә гомер кояшы баеп барганда, тормыш куа куа үзен абайламый да калган җете ачык көннәр эреп бетеп килгәндә генә, кинәт бугазына төер килеп утыра, полуторка машинадагы малайны исенә төшерәсең, кайчандыр урам аша гына чыгып, күршеннен янкапкасын киереп ачып:
— Исәнме, Женя! Хәтерлисеңме9, —дип сөйләшеп торыр чакларның узып киткәнлеген белеп, эченнән сызланасын
Бәлки, шуңадыр да дүртенче каттагы фатирның күптән юылмаган тәрәзәсе яныннан сәгатьләр буена китеп булмый, тәрәзәдән күңелсез- боек ишегалды гына күренсә дә. бөтенләй башка нәрсәләр күзаллана һәм, сонлап булса да. күнел күзе ачылып китә
һәм үлеп беләсе килә үзен белән бергә тәүге адымнарын ясаган, бер мәктәптә укыган, бер партада утырган, бер урамда, бер кварталда яшәгән, бергә октябрят булган, аннары соңрак дулкынланып-шатланып пионерга кергән, сугыштан соңгы бишьеллыклар чорындагы ярлы гына җәйге лагерьларда учак якканда бергә җылынып утырган кемнәр кайларда па кайсысы кем булган, аларнын язмышлары нинди икән9
Бергә бары тик ике генә кыш укып калган, җирән тиенгә охшаш
Валечка Велигданованын сукмак-эзләре кай якларга китеп югалды икән— анын әтисе станциядә милиционер иде. Райком секретаре кызы Диночка Могилева кайда хәзер? Сугыш азагында гына поселокка килеп чыккан һәм әтисе белән күрше урамдагы землянкада яшәгән Вилли исемле немец малае кай тарафларда тапты икән язмышын? Аларның ул землянкасын йорт йә алачык дип әйтергә тел дә әйләнми иде бит.
Ул Вилли белән нәрсәләр булып бетте икән? Үзенең тук-мул Гамбургында даладагы поселокны, үзенең футбол капкасын бар көчен куеп саклаган чакларын, шактый шома гына татарча да, казакьча да сөйләшергә өйрәнеп йөргән чакларын хәтерлиме икән? Вилли белән анын әтисе турында поселокта шактый озак сөйләнделәр, чөнки алар Көнбатыш Германиягә илленче еллар башында ук китеп барган иделәр Имеш, аларның бик тә югары дәрәҗәле туганы табылган, әллә генерал, әллә банкирмы шунда, дигән хәбәрләр дә йөрде. Үзенен балачагы узган поселокка күнеле белән генә булса да тартыламы икән бай Германиядә яшәп ятучы ул кеше? Әллә инде ачлык-ялангачлыкны, салкын землянкада бетләп бетеп, кимсетелеп-рәнжетелеп яшәгәнен тизрәк онытырга тырыштымы икән?
Бу сорауларга гомергә дә җавап табасын юк—Виллинын эзләре мәңгелеккә югалган... Шуңадырмы, сирәк кенә булса да, йөрәкне сагыш- мон кысып куя...
Аннары тагын ни өчендер сыйныфында икенче елга утырып калган Коля Верноквас искә төшә. Егерме еллар элек Верноквасны хөкемгә тартып, атып үтергәннәр—мәктәпнең биш сыйныфын да ерып чыга алмаган, гомеренә «икеле»ләрдән башы чыкмаган ул кемсә Ростовта бер банданың атаманы булган, кешеләрне кычкыртып талап йөргән һәм күпләрнең жанын кыйган булган икән...
Дасаев әле бишенче дистәне дә тутырмаган кеше, әмма инде ана пенсиягә дә күп калмаган. Прораб эше бик авыр хезмәт бит. Ә ул төзелешкә утыз ел гомерен бирде диярлек. Менә шушылай уйланып утырырга хирыслыгын ул шактый соңрак аңлады, тик үзенең тормышка булган карашларын беркем белән дә уртаклашмады. Ул үзе өчен яңадан ачкан хакыйкать ачы иде, әмма алар барыннан да элек анын үзенә кагыла торган хакыйкатьләр иде...
Үзе ачышка тин дип тапкан бу нәрсәләр күптәннән инде акыллы трактатларда чагылдырылган, ул хакта әдипләр вә фәйләсуфлар тау-тау китап язып калдырган, әмма алар бит чит-ятларнын тормыш тәҗрибәсе, ә монда Рушан һәрберсенә үз акылы-зиһене белән, эчке сизенүе белән барып житә. Әнә шул тәрәзә аша дөньяга багып торган хәлендә, ясый ул үз ачышларын.
Әгәр дә башында кайнаган уй-фикерләрен кәгазьгә төшерергә тырышып караса, бик мөмкин—алар үтә беркатлы һәм игътибарга лаек та булмас иде. Әмма бөтен хикмәт тә шунда шул, ул ниндидер гомуми фәлсәфәләргә бирелә белми һәм аны теләми дә, ә һәр нәрсәне йә үз тормышына, йә үзе белгән, үзе яраткан, үзе аралашканнар мисалына күчерә. Шунын өчен дә хәтерендә Вилли дигән малай яки күрше сыйныфта укыган чибәр кызый Роза Хәмидуллина калкып чыга. Ул кыз Яна ел бәйрәмендә «Төн» булып киенгән иде. Кара төскә манылган гап-гади марляга такта чәй төрә торган көмешсу фольгадан кисеп йолдызчыклар тегеп куйган иде^ ул. Ярлылык-хәерчелек һәрвакыт шундый хыялларга, нәрсә дә булса уйлап табарга һәвәс була шул. Кызнын башында шул ук фольгадан ясалган көмеш таж балкый, әйтерсең лә, ул чын патшабикә иде! Тажына шоколад конфетлардан калган алтынсу төстәге икенче фотьга белән «1951 ел» дигән сүзләр беркетелгән.
Рушаннын соңгы вакытларда шулай еш кына үткәннәргә әйләнеп кайтуының сәбәпләрен, аның һәркөнне диярлек балачагына яшьлек елларына сәяхәтләрен ничек дип атарга да белмәвен хәзер инде аңлатуы да авырдыр. Нәрсә иде сон бу? Истәлек-хатирәләрме? Алай дисәң
истәлекләр үзеннән-үзе, синен ихтыярын-акылыннан башка, күнел төпкеленнән һич көтмәгәндә калкып чыгалар иде. Юк. «истәлекләр» дигән бу кыска төшенчә анын күнел халәтен чагылдырмый. Әйтерсен ул дуслары-сөйгәннәре, бик тиз шаулап узган яшьлек еллары турында мавыктыргыч китап укый кебек иде.
Йончыткыч, хәлдән тайдыргыч көндәлек авыр хезмәттә озак еллар әвәрә килеп, ул аларны үз вакытында юньләп аңламаган да, тоемламаган- сизмәгән дә, ә менә хәзер соңлап, бик соңлап күптән онытылган кешеләрнең төс-кыяфәтләренә күңеленнән генә булса да бага, бүгенге тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, шул чордагы вакыйгаларны янадан аңларга, кичерергә тырыша. Ул башы да. азагы да булмаган мәңгелек бер китапны укый шикелле, шул китапка даими рәвештә янадан-яна сәхифәләр өстәлә тора: кайбер вакыйгалар вакыт-вакыт яна төсмерләр ала, шунлыктан булып үткән хәлләрнен баштагы мәгънәсе кискен үзгәрә, күңелдә урнашкан образлар буталып бетә.
Аның, әлбәттә, ишеткәне бар: хәзер авторлары тарафыннан бик тә хәйләкәр уйланылган, еш кына башы да, ахыры да юк кына түгел, хәтта сюжеты һәм геройлары да булмаган китаплар аз басылмый—ничек теләсәң, шулай аңла син аларны Андый китаплар елгыр тәнкыйтьчеләр өчен шатлык инде—тетмәсен тетеп кенә ташла! Әдип язганнардан да буталчыграк итеп теләсә нәрсә язарга була, бик горур кыяфәт, зур дәгъвалар белән мондый алымны «үземчә укуым» дип атарга була, теге яки бу әдәби агымнарга ачы-үткен. әмма үле туган төшенчә-билгеләмәләр «параболик, интеллектуаль, спираль, синусоид проза, акыл агышы, дөньяны танып белү рәвеше» кебек сүзләр тезәргә була.
Ләкин болар барысы да шайтан коткысыннан, чит уй-фикерләрне чарпалаштыру-бәрелештерүдән, башкаларның тормыш тәжрибәсен ботарлаудан килеп чыккан нәрсәләр—шулай булган һәм бар булганы да шул. Ә Рушан исә үз язмышына юньле-башлы үзе хуҗа да түгел, кая инде ул башкалар турында сөйләнеп торырга—ни Аллаһы Тәгалә, ни хөкемдар түгел бит ул... Кайвакыт ана әлеге «мәңгелек китапны» үзе укый гына түгел, үзе үк яза да шикелле тоела Юкса, үз гомерендә хезмәте буенча галәмәт озын, күңелсез исәп-хисап кәгазьләреннән тыш бернәрсә дә язганы булмады, ул «өлешенә чыккан көмешен» белә һәм хыялларында алай бер дә күкләргә ашмый, ул, гомумән, үз урынын, үз эшен белгән кешеләрне хөрмәт итә иде
Гомер юлының күп өлеше үтелгәнлеген аңлагач, дусларын һәм якыннарын югалтып бетергәч, ул. ниһаять, вакытнын гына түгел, үз буынының, жанга якын кешеләрнең китә баруын тойды—алар белән бергә шул чордагы гореф-гадәтләр, йолалар, үз-үзенне тоту рәвешләре, традицияләр, тел үзенчәлекләре, уен-көлкеләр, жырлар, хәтта табигать күренешләре, һава үзе һәм тормыш-көнкүреш—барысы да юкка чыгып бара иде Бу күнелсез санап-барлап чыгуларны прораб чиксез дәвам итә алыр иде, бик күп нәрсәләр уйлап-нитеп тормастан һәм ашыгычлык белән тормыштан сызып ташлана, кысып чыгарыла шул. Шулай моңсу сагышка бирелгән мизгелләрендә ана инде алардан сон килүче буыннар аларнын ничек яшәгәнлекләрен, нәрсәләр турында хыялланганлыкларын— ә алар бит меннәр вә меңнәр'—яңадан һичкайчан белмәс-анламас кебек тоела иде. _ а_
Язмыш бер дә иркәләмәгән, инде китеп баручы үз буыны кешеләре кызганыч иде ана, әмма тагын да авыррагы илнен рухи тормышында яки тарихта үзләренең сизелерлек бер эз дә калдырмыйча китеп баруларын анлау иде Зыялылар, хәтта аларнын иң юньсез, юлдан язган вәкилләре турында күпме китаплар язылган—алар шулай сөйгәннәр, янган-көйгәннәр, шулай газапланганнар, алар шундый бәхетсез булганнар, тормыш акыллы вә галантлыларга һәрчак шундый гаделсез булган
Шундый чакларда Рушаннын шәрран ярып кычкырасы, сорыйсы килә иде «Ә без бәхетлеме0 Безгә тормыш-язмыш рәхим-шәфкатьлеме9
Безме яратмаган-сөймәгән? Безме хыялланмаган?»
Менә шулай күнеле тулышкан минутларында аның утырып бик зур китап язасы килә башлый иде. Ул китапта мәктәптән соң бер дә очрашмаган сыйныфташы Верочка Пейзюкнын тормыш юлы да, шул Верочканы яратып йөргән Толик Чипигин турында да язылган булыр иде. Хәер, Чипигин күптән юк инде—ул гап-гади ангинадан вафат булган. Аннары, мөгаен, яшел күзле Томочка Солохо турында (аның абыйсы Толик үзенә таныш булмаган бер кызны коткарам, дип, күлгә батып үлде), күрше кызы чибәр Валя Панченко турында да язар иде ул. Станциягә практикага килгән һөнәр училищесы укучылары белән Алик Штайгер җитәкчелегендәге поселок егетләре шул кыз өчен чын-чынлап сугышкан иделәр.
Хәтерли әле, икенче көнне иртән алар мәктәптән хастаханәгә йөгерделәр, анда безнен егетләрнең яраларын бәйләгәннәр, ә башы марляга чорналган һәм күз төбе зур булып кара янып чыккан Толик Крицкий, ачуы килеп, әсәренеп кемгәдер сөйләнә иде: «Ни пычагыма кирәк булды инде ул Панчуха миңа?!» Шунда ук, авыруларны кабул итү бүлмәсендә шәһәрдән килгән ике тикшерүче шәйләнә һәм бу вакыйга күпләр өчен шактый күңелсез тәмамланган иде. Әллә кем дә булса болар турында китап язар, ул китапта сөйкемле-гүзәл Панчуха һәм маңгай чәчләре күзенә үк төшеп торган, хәтта судта да Мартук кызларына елмаеп карап утырган гайяр егет, үзен герой итеп тойган һөнәр училищесы укучысы булыр иде дип уйлыйсызмы? Рушан моның буласына бер дә ышанмый иде.
Бәлки, шуңадыр да, хәтерендә кемне булса да яңартса, ул аның язмышын ачыкларга тели һәм, һичшиксез, аны үзе язарга теләгән әлеге «мәңгелек китабы»на теркәп калдырырга тырыша иде.
Шулай бервакыт очраклы гына ул үзен «Мәскәү-Ташкент» поездының вагон түбәсендә баручы ундүрт яшьлек малай итеп хәтеренә төшерде Кулында кечкенә генә төенчек, шәһәргә ул техникумга керер өчен документлар илтә иде. Матур җәйге көн. Каратутай күперен узуга,— күптән түгел генә шушы күпердә сыйныфташы Алешка Верешакнын абыйсының башы өзелгән иде,—Рушан, түбәдән-түбәгә сикерә-сикерә, поездның койрыгына таба йөгерде.
Шул чагында ул үзен хәтәр оста-җитез, көчле һәм бәхетле итеп тойган иде—моны сүз белән генә әйтеп бетерешлеме соң?! Ана тулы дүрт ел буе шәһәрдә яшәргә туры киләчәк, әле үзе бер дә булып карамаган шәһәр исә әкәмәт ымсындырып, бик теләгәндә барлык уй-хыялларын тормышка ашарлык бер әкияти җир булып тоела иде.
Менә шушы шатлыклы тойгы, якындагы бәхет малайның күкрәк читлегенә генә сыеп бетмәде, ул кинәт кенә түбә уртасына басып туктап калды, төенчеген төтен торбасы янында калдырып, кулларын төшлеккә җитеп килгән кояшка таба күтәрде, ташыган хисләреннән әсәрләнеп кычкырып җибәрде: «Мин шәһәргә барам!..» Каршы искән җил анын кайнар иреннәреннән ургылып чыккан авазны йолкып алып китте, ә поезд исә инде өлгереп килүче алтын башаклы иген кырлары буйлап иксез-чиксез казакъ далаларыннан алга таба да чаба иде, бодай басулары өстендә җиңелчә дулкыннар гына йөгерешә.
Бәхете ташудан һәм әсәрләнүдән дөп-дөп типкән йөрәге сикереп чыгар төсле тоелган иде. Кинәт аны бер көтелмәгән уй көйдереп алды: «Бу тормышта мин кем булырмын, минем йортым-жирем кайда булыр? Хатыным нинди булыр—чибәр, ягымлы, акыллымы, әллә хәйләкәр, усалмы? Зифа буйлы сылумы, әллә нәзберек кенәме, зәңгәр күзлеме, әллә соры күзлеме? Улым булырмы икән? Ул кем булып үсеп җитәр?»
Башына кинәттән генә әллә кайдан килеп кергән бу сораулардан аптырашта калыпмы, ул кояштан кайнарланган вагон түбәсенә лып итеп утырды да, алга таба үзенең киләчәге турында уйланып бара башлады. Ана ул киләчәк бик ерак һәм томанлы булып, ә тормыш үзе «Мәскәү- Ташкент, поезды текелдәп барган күз күреме җитмәс казакъ далаларыдай иксез-чиксез булып күренде. Ә яшь акыл колачлап ала алмаслык, ярлары
күренмәс тормыш диңгезе еш кына күз алдавыч мираж гына була икән— ул оер кечкенә дача-бакча кишәрлегенә дә сыеп бетә ала һәм карашын күрше коймасына килеп төртелергә дә бик мөмкин. Рушаннын байтак чордашларының тормышы—монын ачык мисалы. Поезд вагоны түбәсендә оашында кайнаган төп сорауларына җаваплар Рушанга хәзер инде билгеле оулса да, тормыш бер дә күңеллерәк, рәхәтрәк түгел иде.
Еллар үтә тора, ә сораулар һич кимеми, киресенчә, ишәя генә ^Р3 Теге чакта, менә ул—аннын-зиһеннен ачылып, киләчәкне алдан күреп барган мөһим сәгате—1956 елның бәхетле жәе. Үсмер малайның әле татып карамаган яна тормышка, шәһәргә китеп барган чагы. Ә туган якта яраткан кешеләр, алар белән бәйле якты балачак, беренче шатлыклар һәм күңелсезлекләр, мәхәббәткә охшаш тәүге хисләр калды..
III
ңа жидеме-сигезме яшьләр иде. Аларнын ерак туганы тиешле Сафия апа кияүгә чыга. Аны әнисе белән сукыр әбисе тәрбияләп үстергән— алар исә Рушаннын Мәскәү янындагы сугышларда ятып калган әтисе ягыннан туганнар.
Ярлы поселокта бу гаилә шактый аерылып тора иде: калай түбәле зур гына йорт, бу якларда һич күрелмәгән, патша заманындагы Кузнецов заводларында эшләнгән тау-тау фарфор савыт-саба. Венеция пыяласыннан әкәмәт вазалар, көмеш чәнечке-кашыклар, залның биек түшәменә эленгән алтынсу кысалы бәллүр люстра... Гомумән, бу гаилә күпләргә билгеле иде. Сукыр әби чыгышы белән бик борынгы һәм бай татар ыруы Мәмлиләр нәселеннән булып, алар бу ерак, аулак якларга революциядән сон, Оренбургтагы табышлы йортларын һәм кибетләрен югалтып килеп төпләнгәннәр иде.
Кияү кәләшен алырга килгәндә, аны өйгә кертмиләр, хак таләп итәләр—мондый йола барлык халыкларда да бар диярлек. Татарларда исә ул «ишек бавы» дип атала, анын хәтта шундый такмагы да истә әле:
Ишек бавы—бер алтын, Безнен апай—мен алтын..
Кияү алдында әнә шул «ишек бавын» тотуны, ин якын туганнары, дип, Рушан белән анардан бераз өлкәнрәк Мелис дигән малайга тапшырдылар. Кияү таза, базык гәүдәле Гали исемле егет иде. Кәләше янына керер алдыннан ул малайларның һәркайсына искиткеч матур сөяк саплы пәке бүләк итте, пәкеләрнең берсе кызыл, икенчесе яшел төсле иде
Бу туй Рушаннын үз гомерендә күргән ин беренче туй иде, шунлыктан булса кирәк, ул һәр мизгеле белән анын күңелендә гомерлеккә уелып калды, жыр-биюләре дә, сый-нигъмәтләре дә, кунаклары да... Өстәл янында яшьләргә әйтелгән теләкләрне дә һаман хәтерли әле ул. Андый теләкләрне бигрәк тә бүләкләр биргәндә мулдан яудыралар, матурдан-матур сүзләрне тезеп кенә торалар икән. Туйның әнә шундый мизгеле житте: залга зур поднос күтәргән бер кеше килеп керде, анын янәшәсендә кечкенәрәк подноска бер шешә шәраб белән матур итеп кискәләгән. балда катырылган чәк-чәк куйган бер апа да бар иде Кунаклар, көмеш подноска бүләкләрен салалар да, яна өйләнешүчеләргә үзләренең матур теләкләрен әйтәләр, җавапка «рәхмәт» сүзе белән бергә бер рюмка махсус әзерләнгән шәраб һәм баллы чәк-чәк алалар.
Кияү белән кәләш артында басып торган Рушан, авызын ачып, бераз исерешә башлаган кунакларның теләк-тостларын тыңлый һәм Сафия апасы белән Гали жизнәсенен. гомер буе бер-берсен яратышып-килешеп. картайганчы тигез яшәячәкләренә, аларның берсеннән-берсе матур, сәләтле балалары булачагына, үзләренә әле менә бу туй бара торган
А
йорттан да мәһабәтрәк-гүзәлрәк йорт житкерәчәкләренә ихлас ышана иде Ул яшьләрнең киләчәк бәхетләре өчен шулкадәр нык шатланды, хәтта кайсыдыр бер мизгелдә күнеле кыбырсып, көнләшеп тә куйды: анын үзенен туена чаклы бик ерак шул әле. аннары кәләшлеккә Сафия апасы кебек чибәр, шундый да унтан. шундый да булган кыз. ай-һай. табылырмы икән әле? Ул хәтта Сафия апасын кияү җизнидән дә бераз көнләде бугай әле... Менә шулай...
Туган йортыннан читкә бик иртә чыгып киткән һәм Мартукка сирәк-мирәк кенә кайтып йөргәләгән Рушан, әгәр дә тагын кемнеңдер туенда яшь кияү белән киленгә әйтелгән шундый ук теләкләрнең сүзгә- сүз кабатлануын ишетмәгән булса, мөгаен, бу гаиләне бервакытта да хәтеренә төшермәс иде. Анын. билгеле, соңыннан да төрле туйларда булганы булды, ләкин 1тичкайчан күңелендә алдануга охшаш мондый ямьсез тойгы уянганы булмады. Бу вакытта ул инде ялгыз кичләрен әнә шулай тәрәзә буеңда басып торырга күнегеп киткән һәм бер үк шәйдә үзе яза да. үзе укый да торган «мәңгелек китабы»нын беренче битләрен актара башлаган иде. Менә шул чагында көчле ихтыярлы сукыр әбисенең бердәнбер оныгын кияүгә биргәне, күптән булып үткән туй кылт итеп хәтеренә килде. Сафия апасы белән Гали җизнәсенен бөтен тормышлары күз алдыннан үтеп киткәндәй булды.
Аларнын алдагы тормышында алтын-көмеш туйлар да булмады, үлгәнче яратышып-сөешеп яшәүләре дә барып чыкмады, имән кебек төптән юан. таза кияү җизни дә күптән вафат инде, армиягә киткәнче үзенен котырынкы холкы белән бөтен Мартукны дер селкетеп йөргән беренче уллары Хәлил дә бу дөньядан иртә китеп барды, кайчандыр бай булган йорт таркалып-бөлеп бетте. Исерек ызгыш-талаш. сугыш- тарткалашлар вакытында йорттагы Венеция пыялалары да. Кузнецов фарфоры да җил себереп алгандай юкка чыга торды. Мәмлиевләр монограммасы төшерелгән көмеш кашык-чәнечке. пычак-фәлән дә югалып, урланып бетте Бары тик чебен пычратып бетергән бәллүр люстра гына түшәмдә ятимсенеп эленеп калды. Ә бит кайчандыр Рушанга үз күз алдында оешып килгән бу гаиләнең тормышы колачлап бетереп булмаслык шикелле тоелган иде. кояшлы көннәрдә үзенен ялтыр калай түбәсе белән үткән-сүткәннәрнең күзләрен сукырайтып торган, таза кызыл кирпечтән салынган бу сәүдәгәр йортының калын диварлары артында яшәүче һәркемнең язмышы әйтеп-сөйләп бетергесез серләргә бай булыр шикелле иде. Һәм ул серләр күз алдында диярлек шулай тиз, бик тиз ачылдылар да беттеләр, язмышлар язылды-укылды. тормыш китабының һәр бите актарылды. Чүп үләне басып киткән ташландык бакчага кыйшайган тәрәзәләрен чекерәйткән, яртылаш җиргә ингән бу йортта хәзер Сафия исемле чал чәчле шапшак карчык ялгызы гына көн күрә. Кыршылып беткән паркет идәнле, күптән җыештырылмаган-каралмаган бүлмәләрдә элекке тәртип, чисталык-пөхтәлекнең эзе дә юк. ә карчыкны яшь. чибәр итеп, көнләшерлек бай бирнәле кәләш итеп күз алдына китерүе дә кыен. Ә бит Рушан бу йортның зиннәтле күркәм, бай чакларын белә. Сафияны кар кебек ап-ак туй күлмәге кигән килеш күргән кеше!
Барысы да кырылды да бетте.. Бу гаиләнең фаҗигале язмышы үзе бер роман түгелмени? Кем язар аны? Мескен Мартук үзенен елъязмачысын кайчан көтеп ала алыр?
Әлбәттә. Мәмлиевләр ыруыннан булган туганнарның ачы язмышын Рушан үзенен «мәңгелек тормыш китабы-нда чагылдырып узмый калмады. Кешеләр хәтерендә нәрсә булса да сакланып кала барсын, күрсеннәр, гаҗәпләнсеннәр: Татар бистәсенең нәкъ үзәгендәге Украина урамында кислоталы яңгырлардан калай түбәсе череп төшкән ярым җимерек кызыл кирпеч зур йорт бармы? Бар. Ә бит ул йортның шаулап-гөрләп торган бәхетле көннәре дә бар иде. анда яшәүче сукыр әби исә дин кардәш мөселманнарның әхлаклы-иманлы булуларына күз-колак иде
Бер иртә танда бу йортның кыйшая төшкән янкапкасыннан әле
хәрби киемнәрен дә салып өлгермәгән кыю десантчы Хәлил йөгереп чыга да туп-туры станциягә юл тота. Анын ярты сәгать буена диярлек оуш перронда тыныч кына арлы-бирле йөренгәнен күргәннәр, берәү дә егетнең коточкыч хәвефле уйларын сизенмәгән. Алма-Ата экспрессы «Казакъстан», йөрешен әкренәйтмичә, Мартукта туктамый-нитми үгеп барган чакта Хәлил кинәт кенә перроннан сикереп төшә дә хәтәр локомотивның алдына ташлана. Анын яшендәгеләр, ихтимал, сугыш вакытында дошман дзотының амбразурасына нәкъ менә шулай бер ыргылыш белән ташлана торган булганнардыр.
Перронда ярты сәгать буена арлы-бирле йөренгән сонгы минутларында ни-нәрсәләр уйлады икән Хәлил? Күңеленнән генә кем белән хушлашты икән? Ни өчен карап торуга бер сәбәпсез-нисез шулай җиңел генә, жан өшеткеч рәвештә тормышын корбан итте икән9 Ә бит ул көчле ихтыярлы, тормышта үзенә тиешлене ычкындырмый торган сау-таза егет иде.
Күрәсең, анын турында белгән-ишеткәннәр булмаган, бу дөньянын ялганнарын, шәфкатьсезлеген кабул итә алмастай, җиңел яраланучан, самими-садә күңелле зат булгандыр Бу хакта хәзер бары фараз кылырга гына кала, барлык серләрен Хәлил үзе белән алып китте, аны инде кайгы-хәсрәттән кибеп корышкан Сафия карчыктан башка беркем дә хәтерләмидер дә.
р ,v
ушанга унике яшь, ул инде күптән пионер, отличник. Әле • Иосиф Виссарионович Сталин да исән Шул язда бугай,
анын шәһәр-авылларны яшелләндерү һәм урман полосалары утырту буенча галәмәт зур программасы тормышка ашырыла башлады—бөек һәм изге эш-гамәл иде ул, хәзер ни генә сөйләмәсеннәр—бөек эш-гамәл иде, бүген инде шундый адымны кабатлау кирәклеге турында уйлап та бирмәстән, юлбашчының үзен дә бик сирәк телгә алалар Шул язда Рушан утырткан зәгыйфь үсентеләр хәзер Мартукнын Татар бистәсендә, туган йорты каршысында көчле карагачлар, колач җитмәс тирәк һәм өрәнгеләр булып шаулап утыралар—үсентеләрне мәктәп бушлай тараткан иде. Инде дала уртасындагы Мартук тирәсендә мәһабәт урман күтәрелде, хәтта кош-кортлары, киек җәнлекләре бар, гөмбә үсә, каралып карлыган пешә... Ул урманны юлбашчы боерыгы белән кешеләр үстергәнне хәзер инде бик азлар гына белсә-беләдер
Әмма ул язын Рушан бер дә урман полосалары яки юлбашчы исеме белән генә бәйләп искә алмый Әлбәттә, юлбашчы анын бөтен тормышы аша үтте, анын белән, теләсә-теләмәсә дә. беркем дә «очрашмый» кала алмады, әгәр дә хәзер инде кемнәрдер кимсетеп, аны бары тик Coco дип кенә йөртсә дә. истәлек-хатирәләрдә Сталин исеме ары табан да калкып-калкып килеп чыга икән—бу бер дә модага иярү генә түгел, генералиссимуснын күләгәсе ул елларда Мәскәүдән бик ерак булган Мартукка да төшә иде. Ул язда аларга әнисенең кайдадыр Ужгородта хезмәт итүче энесе Рәшит ялга кайткан иде. Менә шунын белән дә истә калган әле ул яз.
Рәшитне солдатка соңлап алганнар: ул тимер юлда башта кочегар, аннары, курсларда укып кайткач, паровоз машинисты булып эшли һәм аңа ниндидер бронь тиешле иде Армиягә киткәнче дә бу абый Рушан өчен күпне күргән, дәрәҗәле кеше булып тоела, бигрәк тә яка һәм җин очларына көмешсу билгеләре тегелгән ярым хәрби кителен һәм укалап чигелгән чалбарын да киеп җибәрсә—беттең инде! Ялга ул өлкән сержант дәрәҗәсендә кайтып төште Аякларында Мартукнын иң оста итекчесе Петерс тегеп биргән шыгырдавыклы фырт күнитек. Хәрби устав кагыйдалә- ренә сыеп бетмәгән кием-салымнан тагын шәп шарф һәм кәҗә
мамыгыннан бәйләнгән ак перчаткалар. Мартукка ул март урталарында, әле кыш үз вәкаләтләрен язга тапшырыргамы-юкмы дип. йокымсырабрак яткан чакта кайтып төште. Әмма һавада инде яз исе анкый. урам- тыкрык чатларында беренче су тибеп чыга, кар көртләре күз алдында чүгеп-кечерәеп баралар, көндезләрен тәбәнәк түбәләрдән тамчылар тама иде.. Әйе, яз—борын төбендә генә!
Март ае ул елларда аерым бер дәрәҗәле ай санала иде: ни өчендер мартта һәрвакыт сайлаулар була. Ул елны да сайлаулар булып, ул мартнын сонгы якшәмбесенә билгеләнгән иде. Ә бу инде, поселокта сайлауларга кадәр бер ай кала, агитпунктлар эшли башлый дигән сүз.
Ах. ул сугыштан сонгы елларда Мартук кебек җирләрдәге агитпункт-лар! Алар, ихтимал, бик күп сайлаучыларның хәтерләренә сеңеп калган-нардыр Агитпунктта көн саен ярты төнгә кадәр ут яна. буфеты гөрләп эшләп тора, ә залда—аккордеон уйнавына кушылып, бию-таниылар. танцылар . Шулай итеп, уңган-булган өлкән сержантыбыз ялы белән нәкъ менә шул көннәрнең үзәгенә үк туры китереп баскан иде. ә бәлки әле махсус шуңа туры китереп кайткан булгандыр, сайлаулар турында алдан ук билгеле була иде бит.
һәр кичне «Шипр» одеколоны сибенеп, шыгырдавыклы күнитек- ләрен көзгедәй ялтыратып алганнан соң, Рәшит, туганнарын күңелсезләндереп. өйдән чыгып югала һәм ярты төн үткәч кенә, тирә-юньдәге бөтен этләрне уятып кайтып керә иде Ир-атларын сугыш шактый кырып салган поселокта солдат егетнең ялга кайтып төшүе эзсез калмады, әлбәттә. Мартук чибәрләре дә йоклап ята торганнардан түгел иде шул!
Рәшитнең ял алып кайтуы әлеге дә баягы сайлаулар белән генә бәйләнмәгән, нәкъ менә март аенда аның туган көне дә иде. Ул аны апасының өендә үткәрмәде, шуның өчен өйдә бераз үпкәләшүләр дә булып алды, ә станциядәге бер яшь кенә тол хатында үзенең яшьтәшләрен жыйды.
Рушанның әнисе белән Рәшит абый арасында бу туган көнне кайда үткәрү мәсьәләсендә каршылыклар чыкса да, әнисе пешеренде- төшеренде—бөккән-фәләннәре дә. зур кәстрүл белән винегреты да. шактый кыенлык белән каяндыр юнәткән галәмәт бер үгез башыннан ясалган дердерие дә әзер булды. Рушанга исә йөгертеп кенә кибеттән шәраб һәм консервылар алу эше ышанып тапшырылды. «Сельмаг» кибетендә консер- вылардан диңгез кысласы—краб кына бар иде. сатучы хатын алмаска кинәш итте—күрәсең, малайны консервылары-ниләре белән кире борып җибәрүләреннән курыкты. Туган көн итеп мул гына сый-нигъмәтле өстәл әзерләнсә дә. Рәшит абыйсы туганнары янында озак юанмады—Рушаннын үги әтисе белән чәкәшеп бер-ике рюмка шәраб эчеп куйды да станциягә китәргә ашыкты, мәҗлесне аннан башка гына дәвам итәргә калды.
Мөгаен, бу ялы. бу Туган көне Рәшит өчен ни-нәрсәседер белән бик мөһим булгандыр. Рушаннын әнисе аның армиягә киткәнче тимер юлда эшләп жыйган-туплаган акчаларын уйлап-нитеп тормастан туздырып бетерә баруына борчыла иде. Ул заманнарда тимер юлда эшләү абруйлы санала, яхшы түләнә, әллә нинди льгота-өстенлекләре турында әйткән дә юк—илнең теләсә кайсы почмагына бушлай барып кайтудан алып бушлай күмер бирүләргә кадәр бар иде.
Гомумән. Рәшит абыйсы Рушанга бик юмарт, шат-көләч. ягымлы күренә һәм ул үзе дә ана охшарга тырыша иде. ихтимал, апасынын улына тормышта үз сукмагын табуда өлкән сержантның да йогынтысы аз булмагандыр.
Ә армиядән нинди бүләк-күчтәнәчләр алып кайткан иде ул! Рушаннын әнисенә-сонрак авылларда гына түгел, шәһәр гүзәлләре арасында да бик модалы булган чәчәкле-чуклы искиткеч чегән шәле, үги әтисенә—Львов базарында сатып алынган чып-чын «Золинген» бритвасы. ә Рушанга—әкәмәт тә матур электр фонаре! Ул бүләккә балалар гына түгел, өлкәннәр дә исләре китеп көнләшеп карадылар, иллә дә
шатланган, иллә дә горурланган иде Рушан ул чакта! Соңыннан армия хезмәтен тутырып кайткач, Рәшит абыйсы ана Горький заводында эшләнгән зурлар велосипеды да бүләк итте әле. Велосипедның көпчәк өстендәге кысалары хромланган, кул тормозы да, матур фарасы да бар, утыргычы күннән, звоногы, багажнигы, арткы көпчәге канатында кып- кызыл булып стоп-сигналы янып тора, хәтта чылбыры өстендә чалбар оалагы уралмасын өчен куела торган тимер капкачына хәтле бар иде Бигрәк тә рамы алдына беркетелгән завод эмблемасы—горур боланның матур башы әллә кайлардан күренеп тора, ул, күрәсен, көязлеккә һәм тизлеккә ишарә булгандыр инде...
Рушан ул заманнардагы әйберләрне, тормыш-көнкүрешнен вак- төякләрен юкка гына шулай тәфсилләп хәтеренә төшереп утырмый, чөнки алар да үз хуҗалары белән бергә кире кайтмаслык булып юкка чыга баралар һаман да бер урында таптанып, яңадан велосипед уйлап чыгарып тормас өчен булса да, бик күп нәрсәләр турында сөйләп калдырасы килә. Әгәр дә бүген Халык хуҗалыгы казанышларының бөтенсоюз күргәзмәсе—ВДНХ дигән ялган-ясалма күргәзмәгә Рушанның кырык ел элек булган велосипедын, әлеге кесә фонарен, шуларга өстәп бөтен Европага атаклы заводның перламутр саплы пәкесен дә китереп куйсаң, валлаһи, эталон-үрнәк, хәзергечә әйтсәк, дизайн могҗизасы булырлар иде, ә инде сыйфаты һәм бәясе турында сөйләп тә торасы юк.
Кайсыдыр бер карт әйтмешли, кабахәт начар заман иде, әмма Иделдә балык бар иде. Ә бит ялга кайткан Рәшит абыйсы әле тагын бер банка хәлвә, шикәргә катырылган берничә кап мүк җиләге белән мармеладлы лимон кисәкләре һәм һинд чәе дә алып кайткан—болар солдат акчасы да җитәрлек арзан товарлар иде Хәзер менә күңеле төшенкелеккә бирелгән минутларда Рушан бездә бөтен нәрсәнен җимерелә-кырыла баруы, юкка чыгуы, кыргыйлануы турында әрнеп уйланып утыра...
Мондый уй беренче тапкыр моннан ун еллар элек, төрек шәһәре Эфеста дөньядагы җиде могҗизаның берсе дип йөртелгән борынгы Артемида гыйбадәтханәсе харәбәләрен карап йөргәндә башына килгән иде.
Хәтта ярым җимерелеп беткән булса да, ул гыйбадәтханә үзенен нәфислеге-гүзәллеге белән, очып китәрдәй җиңел корылмалары белән тан калдыра иде. Алгы ягы белән диңгезгә караган да, ул гүя дулкыннар өстеннән очып бара яки һавада тирбәлә төсле, борынгы төзүче осталар тарафыннан һәр миллиметрына кадәр уйланылган пропорцияләренең сере-тылсымы да әнә шунда анын.
Якыннан караганда гыйбадәтханә үзенен галәмәт зурлыгы белән һушыңны китәрерлек булса да, эченә кергәч, Рушанны ниндидер җинеллек һәм нәфислек хисе чолгап алды. Чынлап та, дөнья могҗизасы! Рушан моны үзе төзүче буларак га, «Архитектура СССР» журналының егерме еллык нәзберек укучысы буларак та раслар иде. Союзда илле ел эчендә төзелгән иң әйбәт саналган биналарның барысын бергә алганда да, алар Эфес шәһәрендәге фәхешханә җимерекләренә дә тормыйлар, дип әйтергә бүла. Ул фәхешханәнең күрсәткеч тактасы бик яхшы сакланып калган мәрмәргә уеп искиткеч гүзәл, гажәеп сылу ялангач хатын-кыз сыны ясалган, ә астарак—зур гына ир-ат аяк табаны һәм юнәлешне күрсәтә торган ук, мондый язуы да бар: «Әгәр дә сез почмактан борылып керсәгез, сезне ягымлы-назлы вә дәртле-дәрманлы хатын-кызлар каршы алыр» Төрек гидлары шаяртканча, ихтимал, бу язу дөньядагы беренче реклама- белдерү язуы булгандыр.
Шәһәрдән Артемида гыйбадәтханәсенә бик яхшы сакланып калган юл илтә, ана безнең эрага кадәр яшәгән дипломсыз-нисез, без хәзер шапырына торган белемнәрсез архитекторлар тарафыннан проектлаштырылган эре ак мәрмәр плиталар түшәлгән Бу юл совет туристларын үтерде дә салды, чөнки аларнын һәркайсысы белә: бездә берәр магистраль юл салып өлгермиләр, бер елдан анда инде машиналар «бөкесе» килеп
32.
тыгыла файдалана башлап бер ай да үтмәстән, капиталь ремонт кирәклеген сөйләп тә торасы юк. Менә шул чагында Рушан үзебезнен цивилизация турында төшенке уйларга бирелгән иде, юкса хәзерге дөнья цивилиза-циясендә Советлар иленең үзенә аерым бер урыны бар-барын..
Берничек тә тыеп, идарә итеп булмастай хәтере кинәт кенә үзен илтеп ташлаган борынгы Эфес шәһәреннән, гүзәл Артемида гыйбадәтханәсеннән, бөтен ихтыярын җигеп дигәндәй, Рушан янә дә ялга кайткан сержант абыйсының Туган көненә әйләнеп килде.
Дөресен әйткәндә, Туган көннең үзе турында Рушан бер нәрсә дә әйтә алмый—станциядәге тол хатын өендә үткән мәжлес аның өчен сер булып калды. Әмма иргә белән уянгач, ул өстәл өстендә Рәшиткә бирелгән гади генә бүләкләрне күрде: портсигар, гәрәбә мөштек, тар гына ак атлас шарф, мамык перчаткалар, әмма алар элекке кочегар фарсит итәргә ярата торган ак төстәге түгел, ә көрән иделәр, мөгаен, дөя мамыгыннан булганнардыр. Шунда ук куе зәңгәр тышлы калын гына китап ята.
Малайнын карашы ин элек шул китапка төште «Л. Н. Толстой. «Воскресенье»,—дип укыды ул китап тышындагы язуны. «Воскресенье.. — бу нинди якшәмбе инде тагын?*—дип уйланды ул. «Воскресенье» сүзенен асыл мәгънәсе «яңадан туу» икәнен анларлык малай түгел иде шул әле ул Анысы сонлап, шактый сонлап килде... Аннары сәерсенеп кенә китапның эчен ачты. Титул битенә матур хатын-кыз кулы белән: «Кадерле Рәшиткә егерме биш яше тулган көнендә. Бәхетле бул! Раилә.»—дип язылган иде.
Баксаң, анын Рәшит абыйсына егерме биш яшь тулган икән, Рушанга ул әллә кайда, хыял ирешмәслек ерактагы еллар булып тоелды һәм әле бик озак шул «егерме биш яшь» сүзләре үз язмышын исәпләүнең баш саны булып торды. Абыйсы китеп барганнан соң укып чыккан әлеге зәнгәр тышлы китап та анын хыялларын кузгатты, чөнки райпотребсоюзда эшләүче чибәр бухгалтерша язган сүзләрдә ниндидер тирән яшерен сер ята, дип уйлый иде ул.
Китап кибетләренең киштәләре китаплардан сыгылып торса да, ни өчендер егерме биш яшьлек ир-егеткә нәкъ менә «Воскресенье» романын бүләк иттеләр икән? Малай шул турыда баш вата иде. Ә бәлки, «Воскресенье» бүләк алучынын түгел, бүләк бирүченең берәр серен яшереп саклыйдыр? Кыскасы, малай үз хыял-фаразларында тәмам буталып бетте, Раилә апаны урамда очратканда анын чибәр йөзенә текәлеп караштыр- галаса да, бу табышмакны чишәрлек нәрсә күрә алмады. Шул малайлык чорында ул үзенә дә егерме биш яшь тулган көнендә нәкъ шул романны бүләк итүләрен тели, бәлки, шул чагында Мартук бухгалтершасынын серен ачар кебек тоела иде. Әмма бу балачак хыялы да тормышка ашмады— ана Толстойны бала чагында да, соңрак та бүләк итүче булмады.
Ул вакытта, мәктәптән кайтканда да, аяк астындагы суларга да, язгы тамчыларга да. авыл советы янындагы карт өрәңгеләрне сырып алган шау-шулы кара каргаларга да игътибар итми Рушан, тик бер генә уй башын бораулый, абыйсы райпотребсоюз бухгалтершасына өйләнерме- юкмы икән? Ул, Толстой томы атлас шарф кына түгел, Рәшит абыйсын җитди адым ясарга этәрә торган бүләк, дип ихластан ышана иде.
Аларнын өйләнешәчәкләренә иманы камил булган минутларда Рушан әлеге бухгалтершаның нәселе булган Сираҗетдиноаларнын малайларыннан кемнәр анын машинист абыйсы алдында «ишек бавы» тотып торачагы турында уйлана иде. Ә менә хәзер, инде күп еллар узгач, ул абыйсы турында бөтенесен дә белә, хәтта чибәр шәфталу йөзле миндаль күзле бухгалтершаның да язмышы -
Баттерфляй» дип тә атаган иде ә. язмышларын махсус күзәтеп бармг өйрәнгәне булмады, әмма шулай да әйтерсең, ниндидер югары илаһи б һәм белгән кешеләре турында «мән күреп торган.
оилгеле, ул аны бервакыт «мадам 1е Әлбәттә, ул аларнын тормышлы, башкаларныкын да күзәткәне- кирәкле хәбәрләр ана ирешә торды, ер зат аның кайчандыр үзе яраткан "елек китабы»н язарга уйлаганлыгын
V
әшит абыйсы Роза Гомәровага өйләнде. Монын бер дә гажәпләнерлек нәрсәсе юк—аларнын әниләре бик әйбәт ахирәт Дуслар иде.
Гомәровлар гаиләсе Мартукта бераз гына яшәп алды да. аннары көтмәгәндә генә шәһәргә күченеп китте Рушан аларнын йортында оулгаласа да, бу гаилә турында әлләни күп нәрсә белми—аларнын ниндидер серләре бар шикелле, төгәлрәк әйткәндә, алар башкалар анламый торган ниндидер яшерен тормыш белән яшиләр иде.
Рушан хәтерли әле: Рәшит абыйсы өйләнгәнчегә кадәр, хәтта ул ялга кайтып, станциядәге тол хатында Туган көнен үткәреп киткәнче үк. Рушаннарнын өендә Розанын энесе Исмәгыйль ике атналап качып ятты Ул гитарада яхшы уйный, тыпырдатып чечетка бии. әнисе Рушанны шул унай белән: «Уйнарга өйрән, биергә дә өйрән, шундый сәләтләрен булмаса. бәхетле дә була алмассың, кирәге чыгар»,—дип, ярты айлап игәүләде Әмма, күрәсең. Ходай Рушанга бию сәләтен дә, гитара чиртеп, үзәк өзгеч төрмә жырлары җырлау һәвәслеген дә бирмәгәндер—ул тәки берсенә дә өйрәнә алмады Соңрак, Рушан күрше шәһәрдә техникумда укый башлагач, ана Гомәровлар гаиләсенең кайбер серләре бераз ачыла башлады
Розанын ир туганнары—Шамил белән Исмәгыйль җинаятьчел дөньяда зур абруй казанган—«авторитет» егетләр булып чыкты Рушан йә тимерюлчылар сараена—«Тимерлеккә», йә Пушкин паркындагы җәйге бию мәйданчыгына, кышларын исә бик тә модада булган өлкә мәдәният йортына бию-танцыларга йөри башлагач, күпмедер вакыт бу «даннары чыккан» туганнары белән горурланып та караган иде әле Өлкә мәдәният йортында саксофончы Эдди Костакинын атаклы джаз оркестры уйный, купшы-фырт Исмәгыйльне шәһәрдә Исмәгыйль бәк дип кенә йөртәләр, үзе кайчандыр качып яткан йортта тыпырдатып биергә һәм гитарада уйнарга өйрәтеп азапланган егетне күргәндә, ул һәрвакыт: «Бу студент— минем туганым»,—дип кенә җибәрә иде. Рушан өчен бу сүзләр ышанычлы сак кына булып калмады, үзен дә ничектер таныттырды, аны кем белән булса да таныштырганда: «Исмәгыйль бәкнен туганы»,—дип таныштыра башладылар.
Әмма Шамилгә дә, Исмәгыйльгә дә бию мәйданчыкларында еш биергә туры килми, әйтерсен. магниты бардыр—аларны төрмә дигәнен әледән-әле тартып ала тора иде. Иректә яшәү алар өчен авыр бер мәшәкать кебек иде бугай
Рушаннын яраткан абыйсы әнә шул гаиләгә барып капты. Инде өлкәнәйгәч, Рушан Рәшитнең Гомәровлар гаиләсе белән үрелгән тормышы-язмышы турында еш уйлана, җинаятьче бертуганнарга да шаккатмый—аларнын әниләре Минсылу апага тан кала иде
Табигать менә кемгә ныклык, елгыр зирәклек һәм булдыклылыкны өеп биргән! Шул шыксыз-ямьсез генә, эре шадра йөзле, ябык кына надан хатын әлеге усал-дәһшәтле гаиләне үз кулында биетеп тота иде Республикада ул белмәгән судьялар, прокурорлар, адвокатлар, нотариуслар, суд башкаручылары, төрмә һәм тикшерү изоляторлары башлыклары, угрозыск башлыклары, гади тикшерүчеләр юк шикелле иде Участок милиционерлары зурында сөйләп тә торасы юк, ул хәтта лазаретлар һәм психуш кал ардагы табибларга хәтле барысын да белә Ул бөтен этапларны, күчерү-озату лагерьларын, Караганда, Акмулла, Чимкент төрмәләрен күргән, хезмәт белән төзәтү учреждениелары өстеннән күзәтү-надзор алып баручы прокурорлар белән дә таныш Ул теләсә нинди җинаять эшләре буенча адвокат контораларыннан да шәбрәк итеп кинәш-табыш итә ала, чөнки законнарның да камил түгеллеген белә иде. Әгәр дә бер улы инде төрмәдә утырып, икенчесенең эше судта булса, ул Себердә урман кисүче яки Күмертау рудникларында интегүче тоткыннар янында
3. .к. У • м«
Р
яки ниндидер район йә үз шәһәренен берәр суды арасында бәргәләнеп чабып йөрер иде.
Улларынын берәрсе үз чиратында төрмәдән котылып кайтып керсә, ул гөрләтеп мәжлес үткәрә. Шамилеме, Исмәгыйль бәгеме шунда ук паркта яки бию залларында пәйда була, өсләрендә—коверкот костюм, кунычына еш кына финка хәнҗәр кыстырылган шыгырдавык күнитек, хәзер инде күпләрнең төшләренә дә керми торган шыштыр-шыштыр салкынча ефәк күлмәк булыр иде. Шул заманнарда ук һәркайда Кытай товарлары сатыла башлаган иде, бертуган егетләр аксыл-сары габардин чалбарлар, «Дружба» тамгасы сугылган күн табанлы, чия төсендәге очлы башлы туфлиләрдән генә, бик көязләнеп, артык талымчан булмаган кызыкайларнын күзләрен кыздырып йөрерләр иде. Әле берсе, әле икенчесе беренче-икенче мәртәбә генә түгел, чираттагы әллә ничәнче туен шаулатып үткәрер, туганнары буларак, ул туйларда Рушан да катнашыр иде. Әмма, егетләрнең иректәге тормышлары бик кыска булган шикелле, ул никахлар да озын гомерле булмаслар иде.
Костакинын джаз оркестры даңгыр-доңгыр уйнап торган жәйге парк ресторанында көн саен кәеф-сафа коручы бу елгыр бертуганнарның берәр көн генә кайда булса да эшләгәнлекләрен Рушан хәтерләми. Хет үтер менә! Ул шулай ук бу йортта бердәнбер мал табучы Миңсылу апайнын нәрсә белән шөгыльләнгәнен дә әйтә алмас иде. Хәзерге тел белән әйткәндә, ихтимал, «Бөтерелгәндер, тапкандыр, алгандыр, саткандыр».. Ә бәлки, хокук саклау органнарындагы үзенен күпсанлы дуслары- танышлары вә әшнәләре белән законнарга бик үк буйсынмый яшәүчеләр арасында арадашчылык иткәндер. Кем белә?..
Хәзер инде һәркемгә мәгълүм: ул «гадел хөкем сарайларында», олысы-кечесе дигәндәй, һәркайсысы ришвәт алып утыра һәм елгыр- житез арадашчыларсыз андый гамәлләрне эшли дә алмый. Монысы— Рушаннын фаразлары гына, соңлап күзе ачылуы. Чынлап та, бертуган Гомәровлар төрмәгә бик тиз барып та керә, бик тиз иреккә дә чыга иде. Хикмәте нәрсәдә булды икән шуның?
Роза әнә шул «даны чыккан» абыйлары белән кайнашып үсте, менә ул инде гитара да чиртә, тыпырдатып чечеткасын да бии, хисчән тыңлаучыларны елата-елата кызганыч-монлы итеп блатной җырларны да җырлый иде. Булдыра иде кызый!
Бертуган егетләр аның сайлаган киявен өнәмәделәр—алар сүзе белән әйткәндә, сеңелләре ниндидер бер «пошига», «кочегарга» кияүгә чыккан, әмма шул ук вакытта бу никахка комачаулый да алмадылар, чөнки икесе дә чираттагы мәртәбә төрмәдә утыра иделәр. Җинаятьчел дөнья үзара меннәрчә жепләр белән, шул исәптән, туганлык җепләре белән дә бәйләнгән. Ихтимал, бертуган Гомәровлар Роза аша үз душ-ишләренен берәрсе белән туганлашырга да теләгән булганнардыр. Роза чибәр генә түгел, ул җинаятьчел тормыш кануннарын да яхшы белә, шунын романтикасын тоеп-күреп үскән—кыскасы, бу эшләрдә хатын-кызларнын катнашуы сирәк булса да, читтән килеп кысылган кеше булмас иде.
Бертуган егетләр иреккә чыккан чакларда аларда күчмә коштай кунаклар еш була—кем утырып чыккан, кем утырырга жыена, ә кемдер, чираттагы «унышлы эшен» майтарган да, бер типтереп алырга дип, махсус килеп чыккан. Бу гаиләдә аларны сатмаячакларын, бәладә калдырмаячак- ларын белеп, озаклап качып ятучылары да булгалый, ул егетләр арасыннан да кемнәрдер Кармен кушаматлы бу кызга шук-наян күз аткалагандыр— аны «кулына гитара тотып тугандыр бу» дип сөйлиләр иде. Әмма ни хәл итәсен, Карменнын йөрәген элекке кочегар егет яулап алды шул... Соңыннан, гаилә ызгыш-талашлары чыкканда, Роза да Рәшитне, абыйлары шикелле кимсетеп, «поши» йә «алаша» дип кенә йөртә башлады...
Бу гайре табигый гаиләгә килеп капкан Рәшитнең дә язмышы бик четерекле булып чыкты.
Чирек гасырлап вакыт сиздермичә үтеп тә китте—Рушаннын күз
алдында бу кешеләрнең бөтен тормышы пыран-заран килеп бетте Гаиләнең байтак кешеләре вакытсыз жир куенына керде.
Төрмәдән качкан чагында Исмәгыйль бәк һәлак булды Анын ул әвәрәгә ничек катнашып китүен һич аклап та булмый, юкса иреккә чыгарына да нибары өч ай гына калган булган Кайвакытларда Рушаннын күз алдына ниндидер Себер елгасының камышлы уйсу яры килеп баса, шул камышлар арасында күзе яраланган Исмәгыйль бәк качып яткан бит Анын үле гәүдәсен шул тирәдә яшәүчеләр сүнгән учак яныннан табып алганнар, дип сөйләделәр
Кайдадыр себер тайгалары уртасындагы бер авылның ярлы гына зиратында мәһабәт гранит һәйкәл—кабер ташы бар Ватылмый торган пыяла астына бронза рамга беркетеп куелган фоторәсемнән чибәр генә яшь егет карап тора, ул бостон костюмнан, якалары пинжәк өстенә чыгарып куелган ак күлмәктән
Әмма, үлгәннән соң да улын кешеләр алдына әйбәт итеп күрсәтергә тырышмаса. Миңсылу апа Минсылу апа буламы сон9 Кабер ташындагы туган-үлгән елларын күрсәткән кайгылы язудан аскарак сәрхуш скульптор эре хәрефләр белән «инженер» дигән сүзне дә уеп куйган, кабер ташын куярга килгәч, әнисе шул тирәдә яшәүчеләргә улынын инженер булганлыгы. искиткеч бер проектны эшләгәндә җибәргән хаталары өчен хөкем ителгәнлеге, төрмәдән качуы да. аны көтеп ала алмыйча, кияүгә чыгып куйган сөйгән кызынын туена кайтып керү ниятеннән генә булганлыгы турында сөйләгән, имеш. Сөйгән кызынын туена кинәт кенә кайтып төшеп бу «инженер»нын нәрсә әйтергә теләгәне һич аңлашылмый— күрәсен, Минсылу апанын шуннан артыгын уйлап чыгарырга башы җитмәгәндер. Әмма күз яшьләре белән сөйләнгән бу хикәят авыл халкы күңеленә сеңеп калган һәм хәзер өйләнешүче яшьләр ЗАГСтан чыгуга шушы кабергә килеп чәчәк салалар, ул каберне тугрылыклы тирән мәхәббәтнең символы итеп саныйлар икән.
Әйе. Исмәгыйльнең үлеменнән сон килгән бу данына күп кенә чыгып ашкан җинаятьчеләр көнләшеп карар, кызыгыр әле. Аны искә алганда шундыйларның кайсыдыр берсе бик матур иттереп «Ул бу тормышта жыр кебек яңгырап үтте, безнен хәтеребездә дә шулай жыр булып калыр әле .♦—дигән, имеш. Ә бу кавем арасында андый «чәчәкле- чуклы» сүзләр бик кыйммәт бәһаләнә Сон. һәркайда ялганга төренеп яшәгән заманда бандитларның кабер ташлары өстенә гади халык чәчәк сала икән, бу бер дә гажәп түгел. Картаеп барган Минсылу апа моны яхшы белә һәм тоя. шуна күрә дә үз вакытында кайсы якка борылырга кирәклеген дә яхшы чамалый иде.
Бер елдан сон. чираттагы туе вакытында колакка катырак Шамилне дә үтереп ташладылар Бу юлы инде кабер ташы тирәсендә әкиятләр сөйләп торырга кирәк булмады, чөнки шәһәр халкы «инженер» Гомәров- ларнын кем икәнлекләрен бик әйбәт белә иде
Улларының бер-бер артлы үлеп китүе Минсылу апанын көчен- жегәрен шактый суырды, яше дә үзенекен итте һәм ул калган бөтен бар булганын кызы белән киявенә күчерде. Рәшитне дә ул биләүдә чагыннан ук диярлек белә иде
Рәшит тимер юл эшенә әйләнеп кайтмады—армиядә өч ел хезмәт иткән арада паровозлар электровозларга алышынган иде инде, ә яңадан укып өйрәнү өчен урта белемен булу һәм тагын күпме еллар сарыф итү кирәк булыр иде Аннары шунысы да бар тимер юлла эшләү күз алдында үзенен абруен җуя бара иде Кайнанасы аны ит комбинатына урнаштырды, ниндидер бик авыр һәм пычрак цехка Анда ул һәрвакыт ит түшкәләреннән үз кулы белән ин шәп кисәкне чабып ала һәм курыкмыйча .глып кайтып китә—чөнки проходнойдагы вахтерлар Шамилнең вә Исмәгыйльнең элекке дуслары яки Миңсылу апа үзенең органнардагы танышлыгы белән берәр бәладән коткарган кешеләр була иде Озакламый Рәшит сугым цехыннан казылык цехына мастер булып күчте
Ул вакытта инде Роза-Кармен тупылдап торган ике малай үстерә иде. Әмма бу балалар да гаиләгә иминлек-тынычлык китермәделәр, һаман ызгыш-талаш, гауга-сугыш белән, савыт-саба һәм гитаралар ватып яши бирделәр алар. Чакырып торсалар да, Рушан аларга барырга яратмый иде.
Рәшит тә еш кына өеннән чыгып югала. Хәтта бервакыт Мартукка кайтып, ярты ел чамасы Рушаннарда да яшәп алды. Бу ярты ел, мөгаен, Рушан күңеленә генә уелып калмагандыр. Хикмәт шунда: Рәшит поселок ресторанында казылык цехы ачып җибәргән иде. Ул җитештерә-пешерә торган искиткеч тәмле казылыклар, сосиска-сарделькалар һәркемгә дә житә иде.
Әмма Мартук халкы ул казылыкларны ашап озак юана алмады— Кармен ирен яңадан үз йортына кайтарып утыртты һәм ысланган казылык исләре поселоктан гомерлеккә юкка чыкты.
Рәшит аннан соң да әле гаиләсен ташлап китеп йөргәләде, ераккарак, хәтта Ташкентка кадәр үк кыяклады—анда ул зур апасында бер елдан артык торды. Зиһенле, башлы һәм оста куллы ир шунда ук аякка басты, бик һәйбәтләп киенеп җибәрде, алтын тешләр куйдырды, ул вакытта бик модада булган юка гына «Полет» сәгате алып такты, анысы да алтыннан, хәтта браслеты-беләзегенә кадәр алтын иде. Ташкентның күптәннән, гомер бакый яшәп килгән «хезмәт биржасында» аны бик тиз шәйләп алдылар, ул газга көйләнгән тимер тартмалы түгәрәк мичләр ясый башлаган иде. Әлеге «биржага» ул беренче атнасында гына йөрде, аннары аны өенә килеп машина белән алып китәләр, ә кичләрен тамагы тук кызмача останы шул ук машиналар китереп тә куя иделәр. Ташкент бервакытта да төзелүдән туктамады, шуңа күрә анда оста кулларны хәзер дә бик хөрмәт итәләр, югары бәһалиләр.
Рушан үзенең беренче хезмәт ялын Рәшит абыйсы әнә шулай «акча суккан» елны Ташкентта үткәрде. Якшәмбе көннәрендә алар икәүләп Комсомол күлендәге җәйге ресторанга йөриләр иде. Рәшит абыйсы әле яшь, чибәр, әйбәт киенә, шуна күрә хатын-кыз халкы ана сокланып карый иде. Ләкин Роза-Кармен аны Ташкенттан да йолкып ала алды— абыйсы һаман саен шуның янына әйләнеп кайтырлык булгач, күрәсен, ул хатынның да ниндидер хикмәти серләре-сихерләре булгандыр инде.
Шул җәйдә, кайчандыр атаклы булган «Регина» ресторанының куе йөзем куаклары һәм үрмә гөлләр белән уратып алынган верандасында кәефләнеп утырганда, Рушан берничә мәртәбә абыйсыннан ни өчен «мадам Батгерфляй»га өйләнмәгәнлеген сорарга талпынып карады, әмма кыюлыгы җитмәде. Бәлки, менә шул чагында ул анын егерме биш яшенә бирелгән бүләкнең серен, ни өчен Толстой, ни өчен «Воскресенье» романы икәнлеген белгән булыр иде... Ләкин ул сер бүгенгә кадәр ачылмаган сер булып калды.
Рәшит абыйсын ул янадан, бик күп еллар үткәч, үзенен үги әтисен җирләгәндә күрде, анда да күз кырые белән генә. Абыйсы нык картайган, авызындагы тешләре коелып беткәнлектән, яңаклары эчкә батып, йөзе ямьсезләнгән, элекке сөйкемлелегенең эзе дә калмаган иде. Кием-салымы да хөрт кенә, рәтләп кырынмаган да, ә бит яшьлегендә нинди көяз иде, әле сонрак, ресторанның казылык цехында мөдир булып эшләгәндә дә, тегенди-мондый гына егетләргә биргесез иде ул. Тавышы да, елмаюы да, нурсызланып калган күзләре дә—берсе дә элекке Рәшитне хәтерләтми, еллар аны бик нык талкыган икән...
Ташкенттан әйләнеп кайткач, Рәшит химзаводнын ин зарарлы цехына эшкә урнашкан. Ул цехка зур хезмәт хакына кызыгып та беркем дә бармый, шуна күрә, кешеләрне ымсындырыр өчен, анда эшләүчеләргә күпмедер кишәрлек җир һәм йорт салыр өчен зур гына кредит бирә торган булганнар, Рәшит менә шуңа «чирткән» дә инде. Ул вакытта үзенә буйсындырып яшәтүче каинанасы үлгән, Карменнын юлдан язган абый-энесе дә бу дөньяда юк, юкса язмыш кешечә яши башларга мөмкинлек биргән булырга тиеш иде шикелле. Әмма бәхетле гаилә
тормышы тәки барып чыкмады аларнын.
Рәшит шәһәр читендәге химиклар поселогында әкәмәт бизәкләр төшереп, ин зур йортларның берсен җиткереп керде, аны кыйммәтле импорт гарнитурлар белән тутырды, хәтта Мәмлиевләрнен сукыр карчыгыныкы шикелле бәллүр люстра да элеп куйды, әмма йортка барыбер бәхет инмәде Дөрес, элекке еллардагы кебек дүрт кулдан бәллүр һәм фарфор савыт-сабаларны кырып салмыйлар иде инде, әмма шулай да... Рәшитнен уллары үсеп җитеп, тиз аякка бастылар һәм туган йорттан бер-бер артлы чыгып та очтылар. Берсе кайдадыр Камчаткада балык тота, икенчесе Чуискии тракты буйлап еракларга машина куа. Монголиянең ин карангы аймакларыннан йөк ташый, хәзер инде чәчләре чаларган Роза-Кармен Себер белән Камчатка арасында чәбәләнеп йөри иде Шундый йөрүләренең берсендә ул. бик каты салкын тигезеп. Петропавел шәһәрендә үлеп кала, аны чит-ят кешеләр шундагы хастаханә зиратына җирлиләр. Диңгездәге улы әнисе үлеп утыз алты көн үткәч кенә кайтып төшә. Рәшит исә. хатынынын үле хәбәрен алуга ук юлга чыкса да. һавалар начар тору сәбәпле, анда өч атнадан сон гына барып җитә. Шулай итеп, язмыш дигәнен бу гаиләне дә дөньянын төрле почмакларына таратып ташлады.
Кайчандыр сокланып, «мадам Баттерфляй» дип йөрткән Раилә апанын язмышын Рәшит абыйсы язмышыннан аерып карыйсы килми иде Рушаннын. ул бит Рәшит абыйсынын райпотребсоюздагы шул чибәр бухгалтер кызга өйләнәчәгенә ихлас ышана иде. Раилә апанын да тормыш серләре ачылып бетте диярлек, анын да язмыш китабы укылды, анын тормышы шулай да тынычрак һәм иминрәк булды шикелле
Раилә апа армиядән сон Караганда шахталарында «шактый күмер ашаган» башсыз-тәвәккәлрәк, шат күнелле бер егеткә—автолавка шоферына кияүгә чыкты. Шофер әле бик озак, кырык яшьләренә хәтле «Кооператор» командасында футбол да уйнап йөрде Ихтимал, «мадам Баттерфляй» ире белән матур гына яшәгәндер дә— Милижан эшчән, хәйләсез, әйбәт холыклы кеше иде. Әмма чибәр ханымнарга кайда бәхет елмаюын, аларнын кем белән бәхетлерәк булганын кем белә бит әле'’ Шунысы кызганыч, бу шофер бик иргә үлеп китте, сәгате-минуты эчендә инфарктан дөнья куйды Рушан аларнын кызлары барын, ул кызнын хәзер Ташкентта табибә булып эшләгәнен дә белә
«Рәшиткә егерме биш яше тулган көнне • дигән күнел дулкынландыргыч язулы. куе зәнгәр тышлы Толстой томыннан әнә шундый истәлекләр калган иде...
VI
лтмышынчы еллардагы Ташкент Рушаннын күнеленә хуш килде һәм ул андагы тормышка бик тиз ияләшеп тә китте
Сентябрьдә театр сезоны ачыла иде һәм Рушан еш кына концерт залларына китеп югала башлады. Гастрольгә килүче артистлар Ташкентны йомшак, җылы көзе, мул җиләк-жимеше. халкының ачык йөзле, кунакчыллыгы, шәрекъчә ягымлылыгы һәм шәрекъчә хәйләкәрлеге, ашыкмый гына үз көенә яши белүе өчен яраталар иде Шунлыктан Рушан моңа кадәр газетлардан укып яки радиодан ишетеп кенә белгән кемсәләрне һәр атнада диярлек күрә торган булып китте Ул елларда! ы чиктән тыш арзанчылык аңа дуслары белән рестораннарга йөрергә лә мөмкинлек бирә һәм ул үзе өчен исемнәре серле булган «Бахор». ■Шәрекъ» кебек кызыклы урыннарны яратып та өлгергән, бигрәк тә әле революциягә кадәр үк булган күркәмлеген һич югалтмаган «Зеравшан» ресторанына йөрергә һәвәс иде Күп еллар буена гел шунда кәеф-сафа коручылар аны искечә исеме белән «Регина» дип атыйлар, ә кинорежиссерлар, «иске тормыш кыйпылчыкларынын* ничек итеп
А
типтереп яшәгәнлекләрен күрсәтергә мөмкин булганга күрә, ярата иделәр.
Ул ерак калган еллар джаз музыкасының гөрләп чәчәк аткан чоры булып. Рушан «Регина»нын купшы-бай көзгеле иркен заллары, зур-зур кисмәкләрдәге яшел пальма гөлләре, өстәлләргә матурлап тезелгән зәңгәр бәллүрләре һәм авыр көмеш кашык-чәнечкеләре өчен генә йөрми иде. Анда Ташкентның ин әйбәт джаз секстеты уйный, тагын да төгәлрәге,— негр шикелле кара-кучкыл йөзле, озын гәүдәле үзбәк егете, саксофончы Хәлил сихерли иде анын күңелен.
Хәлилнең бөтен залны яулап, әсир итеп уйнавында ниндидер дәһшәтле хәвефлелек тә, шул ук вакытта искиткеч гүзәллек тә, күңелләрне айкап-айкап ала торган сихер дә бар иде. Ялгыз соло—импровизация башкарырга анын чираты җиткәндә, бөтен зал тынып кала. Егет торып баса да, күзләрен йомып, акыл томаланырлык транска бирелеп, чайкала- чайкала. тәмам хәлдән тайганчы уйный. Анын аскет дәрвишләрнекедәй бронза йөзе бөтенләй үзгәреп китә, изүләре ачык кызыл күлмәгеннән муенындагы кан тамырлары бүртенеп чыкканы күренә. Ул һәр уйнавын монысы сонгы мәртәбә дигән кебегрәк онытылып уйный. Күрәсең, үзенен гомере кыска буласын сизенгәндер, бахыр. Бер елдан соң, ресторандагы даны ин югары биеклекләргә менеп житкәч кенә, шау-шулы бер мәжлестә ярты төнгә кадәр уйный да, челпәрәмә китереп ваткан саксофонын һәм «Китәм, берәүгә дә начарлык теләмим» дигән язуын калдырып, агуланып үлә Хәлил.
Яшьлектә кешеләр белән жинел танышып китәсең, жинел аралашасын, бер-беренә тегенди-мондый юк-барларны гына сөйләмисен, ә бөтен йөрәк серләреңне ачып саласын. Рушан, әнә шул джаз яратуы аркасында, «Регина»да Камил исемле бер егет белән танышты Камил да төзүче иде. Күркәм генә, үз-үзенә нык ышанган, матур яши белүче бу егет Рушаннан бер дүрт яшькә өлкәнрәк иде. Алар әле якташлар булып та чыктылар: Камилнең туган жире Ак-булакта да, ул укыган Оренбургта да Рушаннын булгалаганы бар иде.
Хәер, аларның биографияләре дә, тормышка карашлары да, мавыту- һәвәслекләре дә бер-берсенә тәнгәл килеп тора. Бервакыт төнлә бик сонлап алар Лабзактан кемнеңдер туеннан Анхор суы буендагы Урдага жәяү кайтканнар иде. Камил шунда бер бүлмә алып тора икән (хәзер ул су буенда бер нәрсә дә юк инде, жир тетрәүдән сон андагы йортларны бетерделәр).
Кайткан чагында Рушан ул кич өчен бик табигый булган сорау бирде Камилгә:
—Синен туенда кайчан биибез инде, Камил?—диде.
Камилнең жавабы кайсы ягы беләндер үзенекенә охшаш тарих булып чыкты. Мәхәббәт турындагы хикәятләр чама белән шулай барысы да бер төслерәк буладыр инде. Ләкин Камилнең соңгы сүзләре исне китәрде: «Зур мәхәббәт—бәхет кенә түгел, ул зур газаплар да . »—дигән иде ул.
Камилнең сөйләгәне тәүге мәхәббәт турындагы һәр хикәят шикелле диярлек сагышлы-монсу иде.
Ул туып үскән Ак-булак поселогы да, тимер юл станциясе булганга күрә генә, поселок дип аталып йөртелә икән, тимер юл белән барганда- ин якын шәһәр Оренбург. Менә шул Оренбургта студентлык елларында Камил беренче курста укыганда ук бер шәһәр кызына гашыйк була «Беләсеңме, ике бабасы да, ике әбисе дә исән иде. Мондый хәл тормышта сирәк очрый »—дип сөйләгән иде Камил. Бу сүзләре белән ул мәгъшукасының никадәр иркә, өф-төф итеп кенә үстерелгәнлеген әйтергә теләде булса кирәк. Биш ел артыннан йөреп тә ул кызыйны тәки үзенә карата алмаган Камил, юкса кызый белеп-күреп тора: егет бар, егет ана үлеп гашыйк.
Институтны тәмамлаганнан сон, Камил Ташкентка эшкә җибәрелә һәм көтелмәгәнчә яхшы урнаша. Бер ел дигәндә, ул гади мастердан
прораблыкка, аннары төзелеш идарәсе бүлекчәсе башлыгына кадәр күтәрелә, бер-ике елдан хәтта баш инженер булырлык сәләте барлыгын да тоеп яши башлый. Ташкентта ул елларда йортлар да күп салына, промышленность биналары да күп төзелә һәм югары квалификацияле белгеч кадрлар житеш.ми иде Бу вакытта Камил әнә шул Урдада яши. фатиры да. фатир хуҗалары да начар түгел, ә инде хезмәт хакы кичәге студент өчен галәмәт шәп. үзенен киләчәге—матур! Унышларыннан канатланып, ул кинәт кенә Оренбургта калган мәгъшукасына кияүгә чыгарга ризалыгын сорап хат белән тәкъдим ясарга карар кыла. Чамалый егет: кызның артыннан йөрү— бер нәрсә, ә инде тәкъдим ясау—бөтенләй башка.
Жавап хаты гажәп тиз килеп җитә. Дөресен әйткәндә, хат салып җибәргәч. Камил шактый куркып, шөбһәләнеп тә калган була. Юк. кызны яратуы кинәт сүрелгәндер дип тә. гаилә тормышының авырлыкла- рыннан оркеп тә түгел, монын сәбәпләре башкада икән.
Ул. мәсәлән, сөйгәнен Ак-булакка. үзенен күпсанлы туган- тумачалары янына ничек алып кайтып керәсен күз алдына да китерә алмый Анын туганнары надан, тәрбиясез, гаугалы, телләре тик тормас кешеләр бит Ә дуслары?! Берәр төрле ахмак-ямьсез сүз яки сүгенү ычкындырмаслар, дип ышанып, кызны алар янына бер генә минутка булса да калдыра алырмы соң ул? Юк. андый ышанычы юк иде анын
Туганнары-дуслары бер хәл әле. Ак-булакка кайту үзе. ә кайтмый калып булмас иде. әнә шул кайту үзе сөйгәне өчен бер кимсетелү, мыскыл шикелле булыр иде пычрак вокзал, озын кышлар буе тонналаган көл түгелгән, чокыр-чакырлы, тузанлы урамнар, егетнең үзе туып үскән кечкенә генә, тәбәнәк кенә, бернинди унайлыклары булмаган туган йорты, баксан. кыз күзләре белән караганда анда әле чисталык та бик үк җитеп бетми торгандыр Менә шушылар барысы да егетне өметсез төшенкелеккә сала. Соң, ул кыз бала анын туганнары һәм якыннары белән ни-нәрсә турында гына сөйләшә алыр иде икән?
Камил инде алдан ук туган-тумачаларының, хихылдап көлә-көлә. кәләшнең бик юка-нәзберек икәнлеге, куллары хужалык итәр өчен яратылмаган, артык нәфис булуы турында гайбәт сатканнарын ишетеп тора шикелле Ә бер тутасы. һичшиксез, «мондый гәүдә белән бала табуга бик өметләнеп торасы юк*, дип төрттереп тә куяр ате. ә бәлки, бөтен кварталга ишетелерлек итеп пышылдап кына тагын да әшәкерәк сүз әйтми калмас иде.
Ә туй? Туй турындагы уйлар Камилне бөтенләй бетереп ташлый Ул сөйгәненең искечә зыялы, һавалы-тәкәллефле әти-әниләрен күз алдына китерә Ә Камилнең әтисенең юньле-рәтле костюм-чалбары да юк шикелле, эш ана гына калса, ул ягын Камил рәтләр дә иде әле. әтисенең күп эчүдән шешенгән йөзе, беренче рюмканы кәгеп куйганнан сон ук бар йортка ишетелерлек итеп сүгенеп җибәрүе, туй уртасында кем белән булса ла эләгешеп-бәйләнешеп китүе Ул катнашкан мәҗлесләр һәрвакыт сугыш белән, савыт-саба кыру белән тәмамлана, шуңа күрә дә бер ун ел инде аны беркем дә кунакка чакырмый иде
Менә боларнын барысы да Камилне оялта, анын жан тынычлыгын .11.1
Хатны салып җибәргән көннәрнең берсендә ул төшендә үзенен туен күрә Бу вакытта ул. саксофончы Хәлилнең уенын тыңларга дип. «Регина» ресторанына ияләшеп киткән һәм шунда бик күп туй мәжлесләрен күргән иде инде.
Төшендәге туйда кунаклар, ни өчендер. -Регина*нын даими клиентлары булып чыккан— төрле кешеләр, әмма һәммәсе дә абруйлы- дәрәжә леләр. затлы киенгәннәр, үзләрен бик горур һәм тәкәллефле тоталар һәм бу Камилнең күңеленә бигрәк тә хуш килә, имеш Ин гажәбе шул: үзенен әти-әниләре утырасы урында аксыл-конгырг озын чәчләрен иңнәренә таратып салган калку-нәфис гәүдәле Софи туташ— оркестр җырчысы белән анын һәр кичне оркестрга якын гына килеп
кунаклаучы сөяркәсе, мәһабәт кыяфәтле Марик Моленберг утыра, имеш. Туйга аеруча матур-көяз киенеп килгән һәм Голливуд фильмнарындагы ата-аналарны хәтерләткән Софи белән Марик бик матур тостлар әйтәләр, кияү белән киленне шундый ягымлы-назлы итеп кайгырталар икән дә, бу гүзәл яшь парның бәхетле булачакларына берәү дә шикләнми, имеш.
Камил бу төшеннән оялмаслык дәрәҗәдә үк юләр һәм миһербансыз түгел, хәтта таныш булмаган берәр атаклы кешене «туй генералы» итеп чакырунын да әхлаксызлык-оятсызлык икәнлеген аңлый, ә биредә—үз әти-әниләреңне мәһабәт күркәм кыяфәтле купшы-көяз кешеләр белән алыштыр әле! Аның кайдандыр укыганы бар: үз якыннары өчен оялган кеше бозык, бәгырьсез кеше була икән. Ләкин, моның шулай икәнен аңлау ничек кенә газаплы булмасын, кунакларның исерек әтисенә карап, нәселдәнлек турында чыштын сөйләшүләрен ишетеп утырганчы, шулар Марикнын ялган әти ролендә булуы яхшырактыр, дип уйлый ул. Эченнән генә шулай алыштырып кую белән килешеп, төгәлрәк әйткәндә—ялганга барып, ул үзенен бозыклыгын, күңеленең икегә аерылуын да таный...
Ул бит ничәмә-ничә еллар буе үзенен Аңа булган мәхәббәтен кадерләп саклаган, Аның образын иркә-назлы, нәзакәтле итеп сурәтләгән. Хәзер инде ул Аның, үзенең сөеклесенең иренен пычрак күлмәкләрен юганын, күршеләре шикелле, иртән колонкага барып юынганын яки хуҗалардан калган шыгырдавык иске диванга үз янына килеп ятканын күз алдына да китерә алмый. Аның сөеклесе, әлбәттә, әйтеп тә, сөйләп тә бетермәслек гүзәл. Ул бары тик әкияти дөньяда гына яшәргә тиешле кебек. Камил Ул гүзәл затка шундый шартлар тудыра алмаганына үкенеп, гомере буе үзен гаепле сизеп яшәр идеме? Менә шунда аның тәҗрибәсез акылы бик акыллы нәтиҗәгә килә: зур мәхәббәт—зур бәхет кенә түгел, ул зур газаплар да икән...
Шуна күрә дә ул, кыздан кире җавап алгач, җиңел сулап куя, гүя күңелен басып торган авыр ташны алып ташлаган шикелле була. Шул көннән башлап Ул кыз, егетнең күңелеңдә бер дә сүрелми-тоныкланмыйча, ничектер аерым бер якын кеше булып кала, аңа яшәргә комачауламый...
Аннары ике дусның юллары аерылды—Камилне көтмәгәндә генә Наманганга яна төзелеш идарәсенә баш инженер итеп күчерделәр. Киткәндә ул Дасаевны да үзенә эшкә чакырган иде, ләкин Рушанның Ташкенттан китәсе килмәде—бу шәһәрне яратып өлгергән иде инде ул.
Намаганда Камил өйләнеп җибәрде, Рушан аның туенда кияү егете булып утырды. Камилнең хатыны Замирә Кырым татарлары кызы, чибәр генә табибә иде, Рушан аны ошатып калды. Дусты кияү булып барып кергән гаилә дә аның күңеленә хуш килде. Ташкентка берәр эш-йомыш белән килеп чыкса яки кая да булса ялга китеп барышлый, Камил һәрвакыт Рушанны эзләп таба торган иде. Шулай итеп, алар һаман да очрашып тордылар, аннары ничектер әкренләп аралары өзелде—тормыш шундый кырыс бит ул. Дасаев танышлары аша Камилнең малае белән кызы барлыгын да ишетеп белә, тормышын шулай көйләп җибәргән дусты өчен шатланып бетә алмый иде.
Жир тетрәгәнчегә кадәр яшьлегендә «Регина» ресторанында еш очрашып йөргән танышларыннан берсе моннан бер еллар элек ана Камилне берничә мәртәбә Ташкентта, теге «Дотос» кафесы тирәсендә күргәнлеген әйтте. Бу хәбәр яшьлек хатирәләрен актарып ташлады, Лабзактагы күптәнге туй, шул туйдан кайтышлый, Камилнең җавапсыз калган мәхәббәте турында сөйләгәннәре искә төште. Монын бер күңелсез ягы да бар—»Лотос»нын шәһәрдә начар даны таралган иде.
«Лотос» янында «Пахтакор» командасының атаклы һөҗүмчесен күргән көнне Рушан, ниһаять, Камилне дә очратты. Камил Рушан китәргә җыенганда гына, кафе ябылыр алдыннан гына килеп керде.
Әгәр дә Рушан аны, бу «пыяла гөмбә» янында ничә көннәр сагалап тормыйча, урамда гына очратса, бәлки, танымыйча узып та китәр, алар аймылыш булырлар иде. Элекке үз-үзенә ышанычлы матур-көяз Камилне
тануы да кыен иде. Ин элек анын өстендәге костюмы күзгә ташланды, ул туйга алынган һәм аны алар икәүләп бик авырлык белән генә юнәткәннәр иде. Ике капламлы инглиз тройкасы иде ул. соры төскә кара-корым буй-буй сызыклар төшерелеп, бил тирәсен тарайткан пинжәк гомер тузмас шикелле иде.
Рушан үзенен элекке дустын бер ярты сәгать булса да чиггәнрәк күзәтеп тормакчы булган иле. барып чыкмады Камил аны шунда ук күреп алдымы, әллә күз карашын тойдымы шунда—баш какты. Көтмәгәндә шулай «пыяла гөмбә»дә очрашып, шактый вакытлар үткәч. Рушан күңелсез бер нәтижәгә килде соныннан килеп чыккан фажиганын сәбәбе, бәлки, шул көннән башлангандыр? Сәрхушлектән психикасы какшаган кешедән моны көтәргә бик мөмкин иде.
Күрәсен, Камил «Лотос» тирәсендә аны яшь. уңган-булган заманнарында белгән кешеләрне очратмасына ышанган, ике миллион халыклы Ташкентта эреп юкка чыгарга уйлаган булгандыр, мөгаен, шунлыктан да Рушанны ул бик тиз күреп алгандыр, анын үзен эзләп килгәнлеген аңлагандыр Юк, ул үзенең иске дустын танымамышка салынып, сиздермичә тиз генә чыгып китәргә тырышмады. Андый чакларда, гадәттә, башка исерекләр кыланган кебек, тупас-әшәке сүзләр дә әйтеп тормады, гаепле елмаеп килде дә калтыранган кулларын як-якка жәеп. «Менә шулай килеп чыкты, туган, син гафу ит инде...»—дип мыгырданып кына куйды.
Рушан аны шул кичтә үк үзе белән алып китәргә теләгән иде, әмма Камил киреләнде: «Теләсә кайсы башка көндә, ләкин бүген түгел...»— диде.
Аерылышыр алдыннан Камил кинәт кенә әйтеп куйды.
—Хәтерлисеңме, кайчандыр яшьлектә без синең белән Лабзактагы туйдан тәрәзәләре Анхор суына карап торган минем бүлмәгә кайтып бара идек. Мин сиңа шунда яшьлегемдә өзелеп сөйгән Оренбург кызы турында сөйләгән идем, анын мина кияүгә чыгарга теләмәгәнен белгәч, шатланганымны да әйткән идем. Хәтерлисенме9
—Хәтерлим,—дип жавап бирде Рушан —Синен ул кыйссан ни өчендер минем күңелемә кереп калган, мин еш кына синең сүзләреңне кабатлый идем: зур мәхәббәт—зур бәхет кенә түгел, ул зур газап га.
Камил, керләнеп каткан жине белән кинәт кенә яшьләнгән күзләрен сөртеп алды да. күп газаплар аша үзе инанган сүхзәрен әйтте
—Аның мина кияүгә чыкмавы зур бәхет! Мин мона һаман саен шатланам... Аңлыйсынмы, шатланам...
—Ни өчен?—дип аптырады Рушан —Бәлки, син анын белән бәхетле булган булыр идең, тормышын да башкачарак көйләнер иде
—Юк!—диде гажәп ышанычлы итеп Камил —Минем белән булырга тиеш нәрсәләр барыбер булыр иде Язмыш... Эчкечедән эчкече генә туа. күпләргә бу фикер ошамаса да. фән бу хакта үзенен ныклы сүзен әйтеп чаң кагарга тиеш...
Дустынын үз сүзеннән кире чигенүенә ышанмаса да. Рушан
—Бу әле бәхәсле мәсьәлә.—дигән булды
Алар, шушы кечкенә бакчада бер көннән сон янадан очрашырга сүз куешып, караңгы төшкәч кенә метро ишеге төбендә аерылыштылар Кайтып барышлый Рушан һаман да Камил турында. Ак-булактан килгән ярлы студент егетне, ихтимал, инде күптән оныткан Оренбург кызы турында уйланып кайтты Үзенен гүзәл һәм гел уңышлардан гына торган яшьлегендә шулай бәхетсез мәхәббәткә тарган Камил, ничектер инстинктив рәвештә, үзе дә сизмәстән, ул кызга бәлаләр генә китерәчәген аңлаган, күрәсен—чынлап га. зур мәхәббәтнең серләре сөйләп бетергесез буладыр.
Билгеләнгән көндә Камил бакчага килмәде, күңелендә ниндидер борчылу сизенеп. Рушан аны эзләп Куйлук дигән жиргә китте, Камил анда элекке бер буфетчы хатынга барып сыенган булган икән Бирел.» Рушанны коточкыч күренеш көтеп тора кайчандыр чибәр-көяз, ә хәзер эчеп кешелектән чыккан Камил ул килергә ике сәгатьләр генә кала асылынып үлгән иде
Рушан үзен бу ят һәм шапшак йортка ниндидер бер илаһи көч тартып китергәнен, дустын кешеләрчә җирләргә кирәклеген аңлады. Камилнең үлемендә үзенең дә күпмедер гаебе бардыр кебек тоелды ана: теге көнне «Лотос»ка барып, аны сагалап торып очрашмаган, үткән тормышларын искә төшереп утырмаган булсалар, кем белә, бәлки, Камил әле һаман яшәр иде... Әлбәттә, аның бу тормышын яшәү дип атап булса..
Камилнең үлеме Рушанның хәтереннән бик озак китмәде. Ул аның Намангандагы тормышы турында тәфсилләбрәк белешергә теләде: бәлки, егетебез хатыныннан уңмагандыр? Бәлки, бу фаҗиганын төп сәбәбе гаиләдәдер? Әмма Камилне яхшы белүчеләр сәбәп бөтенләй Замирәдә дә, гаиләдә дә түгеллеген сөйләделәр. Элекке прораб алай кинәт кенә эчә башламаган, төзелештәге бик күпләр шикелле, эчүгә әкренләп эшендә тартылган булган икән...
Язмыш дигәнен үзенең шәфкате белән Оренбург кызын бәладән коткарып калса, икенче канаты белән бер гаепсез Замирәгә кайгы-хәсрәт салып киткән. Рушанның күз алдында шундый матур башланган тарихның шундый моңсу азагы... Дасаев өчен тагын шунысы да сер булып калды: ни өчен Камил тормышына чик куяр алдыннан да үзенен мәхәббәтен кире каккан кыз турында уйланды икән? Ни өчен үз балаларының әнкәсе булган бәхетсез Замирә турында бер сүз дә сөйләмәде икән?
VII
ткән гомереннән кем яки нәрсә Рушанны әлеге «мәнгелек китап» турындагы уйларга этәргәндер, кичләрен сәгатьләр буена тәрәзә янында басып торырга дучар иткәндер, хәзер инде тәгаен генә әйтүе дә кыен. Шунысы бәхәссез: якыннарынын-дусларынын үз язмышы белән тыгыз бәйләнгән язмышлары көн саен үткәннәргә шулай әйләнеп кайтырга сәбәпче булды.
Рушан Дасаев үз хәтеренең мөмкинлекләренә тан кала, анын турыдан-туры үзенә кагылышлы булмаган, бары тик ишетеп кенә белгән, инде менә ничәмә-ничә еллар үткәч, күңелендә кинәт кенә яшен ташыдай чатнап-яктырып киткән әллә кайчангы вакыйгаларны саклый алу сәләтенә исе китә.
Менә әле дә бала чагында һәм яшьлегендә тормыш юлында очраган бик күп кешеләр арасыннан хәтере, ни өчендер, кинәт кенә чеченнәр белән немецларны аерып алды, аларнын фаҗигале ачы язмышлары гыйбрәтле дә, кызганыч та иде шул...
һай бу дөнья!..
Инде бишенче дистәсен ваклагач кына Рушан даһи юлбашчы Иосиф Виссарионович Сталинның урман полосалары гына утырттырмаганын, ә бөтен бер халыкларны, туган җирләреннән тамырлары белән каерып алып, күчереп утырттырганын, генералиссимусның бу явыз эш-гамәлләре хәтта ерак даладагы Мартук шикелле тын почмакларга да килеп бәрелгәнен бар тирәнлеге белән аңлады.
Чеченнәрне туган җирләреннән кырык дүртенче елда сөргәннәр, алар Мартукка, далалы кыргый бу якларга инде кыш иңгәч килеп чыкканнар. Бу вакытта Рушанга нибары өч кенә яшь булган әле.
Анын хәтерендә, тоныкланган-төссезләнгән кинокадрлар яки фоторәсемнәр шикелле генә булып, озын муенлы кызыл бакыр кувшин- чүлмәкләр күтәргән кара яулыклы хатын-кызлар, бу яклар өчен гайре табигый йонлач папаха бүрек кигән картлар гәүдәләнә, алар «Казбек» папиросы тышындагы җайдакны бик тә хәтерләтәләр иде. Рушанның әбисе, әгәр дә даладагы бу поселокта чеченнәр белән бер үк диндә— мөселман динендәге казакълар белән татарлар булмаса, ул бахырлар зәмһәрир салкын кышта шул елда ук үлеп беткән булырлар иде. дип сөйли иде. Үзләре дә ач-ялангач, күшегеп-тунып яшәүче халык, сукыр
Ү
Мәмлиева карчыкнын—Рушаннын әбисенен ихтыярына буйсынып, халсез- зәгыйфь чеченнәрне өй буенча таратып алып бетергән, ул беренче авыр кышны исән-имин чыгарга ярдәм иткән Ә язын инде чеченнәр үз тормышларын җайга салырга тотынганнар. Мартукнын тирә-юнендәге дала басуларына монарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән кукуруз чәчкәннәр, дәррәү җыелышып, өмә ясап йортлар күтәргәннәр—гаҗәп эшчән һәм нык-таза булып чыккан бу тау халыклары!
Жылы якларда яшәргә күнеккән, әмма Кавказда һәрвакыт ин биек папаха бүрек киеп йөрергә өйрәнгән чеченнәрне ач-ялангач килеш далада кыш кышларга сөргән Юлбашчы, күрәсен. аларнын исән калырларына исәп тотмаган булгандыр Кешеләрнен күнелләрендә әле кызган) хисе һәм шәфкатьлелек сакланып калганлыгын, әле ни тырышып та. маузерлар һәм төрмәләр белән генә кырып-себерелеп бетерелмәгән дин-иман исән икәнлеген дә күзаллый алмагандыр..
Чеченнәрне кайвакыт «чехлар» дип атап йөртәләр иде Рушаннар сыйныфында баштан ук берничә чечен малае укыды, шуларнын берсе Гани Цупаев белән Рушан бер партада утырдылар Ничектер бервакыт Рушан, ял көне балыкка барырга сөйләшеп куярга дип. аларнын өенә барып керде. Ишек шар ачык булганлыктан, ул шакып-нитеп тормаган иде. Кухня да, өйалды да хезмәтен үтәгән алгы бүлмәдә Ганинен әтисе, фронтовик-пулеметчы Мәхмүт ага утыра, ул үзенен гаиләсен сугыштан сон шушы Мартукка килеп эзләп тапкан иде.
Эчкә батып кергән ябык күкрәкле һәм кайгылы карашлы бу кеше тупас кына каккалап-суккалап ясалган өстәл янында утыра, алдында өстәл өстендә исә тау-тау акча өеме—шулкадәр акчанын булырын Рушан күз алдына да китерә алмый иде. Ул чор балалары хәзергеләр шикелле мәми авыз түгелләр һәм ике йөз илле-өч йөз илле сум хезмәт хакы өчен әти-әниләренен таннан төнгәчә бил бөккәннәрен күреп үсәләр, ә инде биш көнлек эш атнасы турында ул заманнарда берәү дә уйлап карамый иде. Бер мизгелгә күз карашын акчалардан Рушанга күчергән йорт хуҗасы күрше бүлмәгә таба кычкырып улын дәште. Өсләренә кайнар су сиптеләрме, малайлар икәүләп урамга атылдылар
Ишегалдына чыккач, һаман да әле дулкынлануын баса алмаган Рушан сорап куйды
— Кайдан сездә шулкадәр күп акча?..
Гани аңа ничектер зурларча карап алды да кистереп әйтте
—Безнең акчалар түгел ул. Яхшысы, син ул хакта оныт, яме' Юкса безгә бик зур күнелсезлекләр булырга мөмкин.—диде.
Рушан үзенең ниндидер бер сернең шаһиты булганлыгын анлады һәм бу хакта беркайчан да. беркемгә дә сөйләнеп йөрмәде Юкса алар мәктәптә Гани белән бергәләп Павлик Морозов турында укыганнар нае
Ярлы чеченнәр өендә күргән ул тау-тау акча өеме бервакыт хәтеренә килеп төште дә. Рушан, сонлап булса да. аларнын серен анлаган-ачкан кебек булды Әмма ул вакытта ул кем белән булса да үзенен бу ачышын, мөгаен, уртаклаша алмас иде. аннары кем дә булса аны аңлармы, ул вакыйга Рушан салган тирән мәгънәне ачып биргән булыр идеме икән? Бүген, андый гына түгел, әллә нинди серләр ачылган заманда, аның хакында да сөйләргә ярар иде Бигрәк тә яшь чечен егетләренен шул акчалар өчен нинди михнәтләр күргәннәрен белгәч Хәзер инде кемнән исәп-хисап сорыйсын'’ Иптәш Сталиннан сорасан гына инде Ә табышмакка җавап гел очраклы гына табылды
Җитмешенче елларда совет матбугаты һәм телевидениесе һәртөрле милли-азатлык хәрәкәтләренә һәм сул партияләргә зур игътибар бирә, теге яки бу партия өчен акча вә алтын-көмештер кебек кыйммәтле әйберләрне талап йә урлап алуны экспроприация дип атап, аны милли көрәшләрнең батырлык сәхифәләре итеп күрә килде Гомумән алганда, бу тактика яна түгел, аны анархистлар да. большевиклар да кулланган, бу эш-гамәлнен тарихка кереп калган үз каһарманнары да булган
Кропоткин, Камо, Савинков...
Телевидение Латин Америкасындагы милли-азатлык көрәше өчен акча юнәткәндә гомерләрен дә кызганмаган яшь егетләр турында чираттагы тапшыруын күрсәткән чагында, Рушан Мартукта һәм бөтен өлкәдә бик еш булып торган судларны исенә төшерә иде—әле банк яки саклык кассасын басалар, әле берәр алтын-көмеш кибетен, сонгы кашыгын да калдырмыйча, талап чыгалар. Талаучыларны һәрвакыт диярлек тоталар, алар чечен егетләре булып чыга иде. Шунысы гаҗәп: акчалар да. алтын- көмешләр дә һичкайчан да табылмый, егетләр озак елларга төрмәгә утыра—балигъ булмаганнарына да ун елдан кимне чәпәмиләр иде. Ул малайларның күбесен Рушан яхшы белә, бергә уйнап үскән малайлар иде бит...
Телевидение тапшыруларын карый торгач, ул Цупаевлар өендә үзе кайчандыр күргән тау-тау акчаларның кайдан килгәнлеген анлап алды Ул инде сөрелгән чеченнәрнең, үзләрен туган ватаннарына кайтаруны таләп итеп, Мәскәүгә даими рәвештә йөргәнлекләрен, вәкилләр җибәреп юрганлыкларын белә иде, теләсә нинди сәяси көрәш зур чыгымнар сорый. Ул акчаны чечен егетләре иректән мәхрүм булу бәрабәренә табалар. Себер төрмәләренә әле мыек та чыкмаган яшүсмерләр булып китеп, аннан чаларган ир-атлар булып исән-сау кайта алганнары ничек яшәп яталар икән хәзер?
Техникумда укыганда Рушаннар группасында Алга якларыннан килгән чечен егете Лом-Али Хәкимов укыды—бик акыллы, сәләтле, сәясәт белән кызыксына, һәр нәрсәне төбенә төшеп анларга тырышучан иде ул. Аның кулында һәрвакыт төргәк-төргәк газет була, ана төрле политинформацияләр ясауны тапшыралар. Хәкимовны белгән кешеләрнең берсе дә анын кайчан да булса дипломат яки берәр зур сәяси эшлекле булырына шикләнми иде Лом-Али тулай торакка еш кына килеп йөрүче бер абзасы тәрбиясендә булды—күрәсең, бу егеткә туганнары да зур өметләр баглаган булганнардыр.
Газеталар актарып утырганда, бу талантлы егетнен фамилиясен очратырмын, дип уйланган чаклары да булды Рушанның. Ул да Хәкимов- нын йә дипломатик, йә партия баскычларыннан югары үрләячәгенә ышана—егеттә тегесенә дә, монысына да җитәрлек һәвәслек бар иде. Әмма егет, өметле бик күп яшьләр шикелле үк, кинәт кенә юкка чыкты, күзгә чалынмый башлады.
Бервакыт шулай тулай торак ишегалдында йөргәндә, Хәкимов Рушанга болай дигән иде:
—Ә беләсеңме, чечен телендә «әфәнде» дигән сүз юк. Димәк, «кол» дигән төшенчә дә юк. Менә шулай, дустым...
Мөгаен, дөрестән дә, шулайдыр—чеченнәр арасында Рушаннын куркакларны, кыюсыз-йөрәксезләрне очратканы булмады. Соңгы мәртәбә перронда басып торганда, Хәкимовны Грозныйга алып китәргә тиешле тиз йөрешле поезд кузгалыр алдыннан биш минут кала станция чанын суккач, егет хушлашып әйтеп куйды:
—Мин синен дусларың арасында берәр чечен егете булуын телим. Син беләсен бит, без чеченнәргә ышанырга була..
Гомер үтеп бара, әмма чеченнәрдән Рушаннын Лом-Алидан башка дуслары тәки булмады, кайчандыр тиз йөрешле «Москва-Ташкент» поезды түбәсендә дәртләнеп хыялланган үзенең матур дүрт елын ул Лом-Али белән бер бүлмәдә яшәп уздырды Шунын белән шул.. Аннары. Рушан «кукуруз» сүзен ишетсә. Никита Сергеевич Хрушевны түгел, ә чеченнәрне исенә төшерә, чөнки далалы якларга ул гаҗәеп үсемлекне шулар алып килде, Казакъстан җирләренә шулар тернәкләндереп җибәрде бит Чеченнәрнен кукурузлары икешәр метрлы булып үсә, һәр нәрсәсе файдага китә: чәкәне—орлыкка, сабагы—малларга, аларны ягып өй җылыталар һәм хәтта йорт түбәләрен дә шуның белән ябалар иде.
Мартукта Вавилондагы телләр буталышын белмәсәләр дә. анда ул
елларда калмыгы да, нугае да, ингушы да. алманы-немены да. яһүде дә үэ телендә сөйләшә белә иде. Һәм боларнын күбесе иленнән, туган якларыннан сөрелгән халык иде
Немецлар поселокка барысыннан ла алдарак килеп төштеләр, аларны төрле җирләрдән—кайчандыр әле Ленин мактап телгә алган үз республикалары булган Идел буеннан. Кубаньнан. Краснодардан. Ставропольдән сөргәннәр иде. Немепларны күп китерделәр, чеченнәрдән нык күп, шунамы, алар бик тиз тернәкләнеп киттеләр—ул заманнарда эмиграция турында, тарихи ватаннары булган Германиягә китү турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Алар бик ныклап, озакка исәпләп төпләнделәр Аларны. мөгаен, туган-торган җирләреннән егерме дүрт сәгать эчендә жыеп алганнар да. яна урында бөтенесен дә янабаштан булдырырга кирәк иде
Рәсәй немецларынын гаиләләре күп балалы Югары уку йортларына, фән тирәсенә керү юлларына хакимият әллә нинди киртәләр корса да. ул балалар комсызланып белемгә омтыла иде Бүген, совет немецларының Германиягә күпләп киткән бер чорында, кызганыч ки. кайчандыр аларнын бабаларын чакырып китергән Россия ике йөз ел эчендә дә немецлар өчен чын ватан була алмаганын танырга гына кала. Ә бит немецларның бу ил алдындагы хезмәтләре гаять зур булды Алар Рушан яшәгән ерак дала поселогында да үзләренең игелекле эзләрен калдырып киттеләр
Хәзерге бишьеллыклар гына ул берсеннән-берсе куанычсыз, бигрәк тә сонгы өч бишьеллыкта көнкүреш өчен ин кирәкле товарлар юкка чыкты, азык-төлеккә хәерчеләнгән-ярлыланганны сөйләп тә торасы килми, ә бит сугыштан сонгы заманнарда һәр бишьеллык илне яна бер баскычка күтәрә иде әле.
Инде илленче еллар башыннан ук Мартук кинәеп-жәелеп үсә башлады. Ә немецлар әллә нинди әкәмәт йортлар төзиләр иде Пыялаланган иркен верандалар, зур-зур тәрәзәләр белән, менә дигән сарайлар-мунчалар белән һәм бер йорт икенчесен һич тә кабатламый, һәр хужа үз йорты өчен нинди дә булса бер хикмәтле үзенчәлек эзләп табар иде. Ул йортларны шунда ук «немец йортлары» дип кенә йөртә башладылар Шуларга карап, җирле халык та бу архитектура яңалыкларын кулланырга тотынды—бе« кемнән ким. янәсе!
HeMeiviap килгәнче, бу тирәләрдә ни агач, ни чәчәкләр юньләп үсә алмый, дигән катгый фикер бар иде. ә алар килеп, тормышларын көйләп җибәргәч, һәр ишегалдында чәчәкләр-гөлләр дә пәйда булды, хәтта шау чәчәкле алмагачлар гөрләп үсеп китте, соңрак йөзем куаклары да күренде Ә инде помидоры-кыяры. болгар борычы, иртә өлгерә торган кәбестәсе, башлы суганы-кыяклысы—һәммәсе хуҗалы һәр йортта үсә иде
Күрексез-шыксыз дала Мартугын немецларның шулай гөрләтеп үзгәртеп җибәрүен беркем дә инкарь итә алмастыр Алар килгәч, тирә- якта чиләк-чиләк сөт бирә торган голланд токымлы сыерлар һәм бекон дуңгызлары бихисап үрчеп китте. Дөрес, аларга кадәр дә һәр урыс ишегалдында чучка мыркылдый иде, әмма дуңгыз ыслау җайланмаларын немецлар 1ына булдырды, кешеләр ысланган казылыкның исен-тәмен татыдылар. Поселокның ин зур предприятиесе—бөтен районный авыл хуҗалыгы техникасына ремонт ясала торган PTC озак еллар буена республикада алдынгы хуҗалыкларның берсе булып килде Анда нигездә немецлар—техникага хирыс халык эшли, алар инде аннан-моннан гына эшләргә һич күнекмәгән иде
Чираттагы төзелеш ыгы-зыгысы Мартукта янадан алтмышынчы еллар башында купты, анда өлкәдә ин зу-рлардан булган элеватор сала башладылар Халык төзелешкә дәррәү кузгалды—әйбет түлиләр иде. ин мөһиме—төзелеш материаллары юнәтү жде чыкты Җирле халык арасыннан Рушан бирелә бердәнбер прораб иде. анын участогында немецлармын комплекслы ике бригадасы эшләде, алар мәктәптә бергә укыган малайларның әтиләре һәм абыйлары иде Шулай итеп, бөтен дөнья таныган «немец хезметежен ни
нәрсә икәнлеген Рушан ишетеп кенә белми, ә күреп тә белә, алай гына да түгел, үзе дә бик яхшы үзләштергән иде.
Ул заманнарда тактадан кормаштырган әржәләргә коела торган монолит бетон бик худта булды. Техник шартлар буенча, инде бер файдаланылган опалубка такталары исәптән сызылып, яндырылырга тиеш, ә хуҗаларча карасаң, аларны әле теләсә кайда кулланырга була, кулың гына җитсен! Халык рәхәткә тиенде—сыпырталар гына шул такталарны! Такталарны йорт-кура төзелешенә алырга, тәвәккәлләп, Рушан рөхсәт бирде. Хәтерендә, ул үзенә дә шундый бер машина такта кайтарткан— сарай түбәсен ябарга, күптән череп беткән койманы алыштырырга кирәк иде. Далалы Мартукта агач алтын бәясе иде бит. Әмма инде исәптән сызылган шул такталар гомере буена Рушанның күңелендә уелып калды.
Такта бушаткан трехтонка машина чыгып китәргә дә өлгермәде, гадәттә тын гына йөргән әнисе көтмәгәндә тавыш кубарды—бу такталарны хәзер үк яңадан төзелешкә илт булгач, илт, янәмәсе! Башта әнисенең шулкадәр хафага төшүен аңламады, әнисе күрше урамда яшәүче немец Тилковскиларны мисалга китергәч кенә, күңелендә борчылу хисе кузгалды һәм янадан төзелештән бер нәрсә дә алып кайтмаска вәгъдә бирде. Ул әнисенең йөрәгендә гомерлеккә уелып калган курку хисенең ни-нәрсә икәнлеген сизенде, ул хисне һич ничек тә юып ташлап булмасын да белә, хәтта вакыт та бу очракта көчсез иде.
Ә эш менә нәрсәдә иде.
Рушан Дасаев белән бер сыйныфта бик тыныч, тырыш немец малае Коля Тилковски укыды. Аның соңрак сәер генә рәвештә күлгә батып үлгән Юра исемле абыйсы һәм Ольга исемле сенлесе дә бар иде. Хәзер Рушан белә инде: меңләгән совет немецлары бомбежкалар вакытында һәлак булган яки хезмәт лагерьларында үлеп калган, әтисезлек гадәти күренеш иде һәм ул беркайчан да Колянын әтисе кайда икән, дип кызыксынмады. Инде менә хәзер, соңлап булса да, сыйныфташының әтисе язмышын белде.
Сугыш елларында, немецларны Мартукка сөреп китергәч, Тилков- скинын әтисе элеваторда грузчик булып эшләде—ач-ялангач еллар, өйләрендә өч бала, аларны ашатып-эчертеп тотарга тыныч заманнарда да җиңел булмас иде һәм менә көннәрдән бер көнне Рушанның әнисе белән күрше хатынын Тилковскилар яшәгән землянкага «пүнәтәй» итеп чакыралар—такы-токы гына белемле әнисе бу сүзне гомеренә оныта алмады. Өлкән Тилковски эштән кайтып керүгә үк анын артында НКВДдан килгән ике кеше дә пәйда була, «пүнәтәйләр» дә шунда, хуҗаның кесәләрен туп-туры шул «пүнәтәйләр» кулына бушаттыралар...
Әнисе, күз яшьләренә тыгыла-тыгыла, ул бичараның сырган фуфайка кесәләренең икесеннән чыккан бодайның бер кушучка да җыелмаганын әрнеп сөйләгән иде. Әнисенең кулына бушаттырылган әнә шул бер кушуч булыр-булмас бодай өчен немецка унбиш елны чәпәп тә куйганнар, ул аны, көнен-көнгә, минугын-минутка дигәндәй, тутырып утырып чыккан.
Бер кушуч бодай өчен—унбиш ел! Бу вакыйга Рушанны тетрәндергән иде һәм ул шуңа күрә дә әнисенен курку-өркүенен ни дәрәҗәдә булганлыгын төшенде.
Ярар, сугыш еллары, законнар кырыс-каты заман, шулай унбиш елны чәпәсеннәр дә, ди, ә ни өчен соң сугыштан соң, һич югы бөек Җиңү көне уңае белән, шулай хөкем ителгәннәрнең эшләрен янадан карамаганнар? Өйләрендә, елашып, өч бала утырып калган бит! Чын- чынлап кешеләрне кол дәрәҗәсенә төшергәннәр, алардан бары бер генә нәрсә—бушка эшләү генә таләп ителә. Тилковскины, мөгаен, төрмәдән дә чыгарырга теләмәгәннәрдер әле, немецлар бик намуслы һәм эштә ару-талуны белмәс халык бит...
Өлкән Тилковски Себердән 1959 елның ноябрендә генә кайтып төшеп, Рушан бригадаларының берсендә балта остасы булып эшли башлаган иде. Прораб бу сүз тынлаучан эшчән немец алдында миһербансыз
дәүләте өчен үзен ничектер гаепле итеп тоя һәм аны бер вакытта да төнге сменага яки вагоннардан иементтыр-агачтыр бушатырга, авыр эшләргә куймый, немецнын эшлисесен тулысынча «тегендә» эшләп бетереп кайтканлыгын анлый иде...
Тилковскилар гаиләсенен, картайган әтиләрен алып. Федератив Германиягә яшәргә китеп барганнарын Рушан туганнарыннан ишетеп белә, еш кына болай уйлый «Шундый авырлыклар белән аларны сонлап булса ла үзенә сыендырган тарихи Ватаннары үзләренә ягымлы-шәфкатьле булсын, бу якларда алар бер игелек тә күрмәделәр бит Инде беркем дә. беркайда да бер кушуч чүпле бодай өчен немец Гюнтер Тилковски түләгән хакны түләмәсен иде...»
Чеченнар белән еш кына шау-шулы, гаугалы хәлләр булып тора— аларны спецкомендатура кешеләре дә. НКВД вәкилләре дә куркыта алмый иде Алар үз абруй-дәрәҗәләрен кимсетергә берәүгә дә юл куймыйлар, кергәндә бик җентекләп тентеп кертсәләр дә, чечен кешесе белән наганлы бер генә түрә дә кабинетында япа-ялгыз, күзгә-күз калырга тәвәкәлләмәс иде. Ул заманнарда түрә-башлыкларнын өстәл өсләрендәге барлык авыр әйберләр: генералиссимус Сталиннын бронза яки мәрмәр сыны да, шулай ук тимер Феликс сыны да. ул елларда бик модалы булган, чуеннан коелган авыр язу әсбаплары да, хәтта сулы 1рафиннар да алып бетерелгән булган, дип сөйлиләр иде.
Ә немецлар бөтенләй башка кавем—тып-тыныч, законнарга буйсынучан халык, спецкомендатурага да артык мәшәкать тудырмыйлар.
Ләкин бервакыт гайре гадәти хәл—ЧП килеп чыга, бу вакыйга алдында тау халыкларының барлык кыю гамәлләре дә тоныкланып кала. Немец егете Рубинның эше белән НКВДнын Мәскәүдәге зур түрәләре һәм хәрби разведка үзе шөгыльләнгән, имеш, дип сөйләделәр Рубин ул чагында әллә сигезенче, әллә тугызынчы сыйныфта укый һәм поселокнын аргы башында яши иде, шуңа күрә Рушанның аның белән очрашканы юк, бары тик әнисе белән ялгыз яшәгәнен генә белә, әнисе исә мәктәптә мич ягучы һәм җыештыручы булып эшли иде.
Ерак калган балалык елларын хәтереннән үткәргәндә. Рушан Дасаев үз мәктәпләрендә җыештыручы булып эшләгән немец хатын-кызларын да берничә сүз белән генә булса да яхшы яктан искә алып китәргә кирәк тапты.
Аларнын иркен һәм төзек мәктәпләрендәге һәр сыйныф бүлмәсе ул заманнарда күмер ягып җылытыла—ә балалар ике сменада укый, өлкәннәр өчен әле кичке өченче смена да бар—димәк, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр егермедән артык мичкә ягыла, дигән сүз Житез- эшчән җыештыручылар ул күмер теткәзеп булмаслык комсыз мичләргә ягып кына калмыйлар, дәресләр барган араларда һәр тәнәфестә мәктәпнең озын коридорларын да ялт иттереп юып чыгаралар иде Хәзер, инде үзе өлкәнәйгәч. Рушан ул хатын-кызларның хезмәт сөючән тырышлыгы йөзләрчә балаларны туберкулездан саклап калганын яхшы анлый
Мәктәпләрендәге ул җыештыручыларны Рушан Рубинга бәйләп кенә искә алмый Бервакыт ул төзелеш эшләре белән Нукуска баргач, очраклы гына бер мәктәпкә барып кергән иде Үзәктән ягып җылытышлы, заманча салынган мәктәптә анын тыны кысыла башлады һәм бу мәктәп бүлмәләренең-залларынын, коридорлары-баскычларының айга бер мәртәбә дә юылмаганын-жыештырылмаганын күрде—өч сменага йөреп укучы балалар көн саен меңнәрчә аяклардан күтәрелгән тузанны сулыйлар икән Бәлки, шуңадыр да Каракал пакстанда сәламәт кешеләр юк диярлек алар бит мәктәптән үк зәгыйфь көчсез үпкә белән чыгалар Түбән белемле немец хатын-кызлары белгәнне мондагы җирле түрәләрнең һәм табибларның белмәве-анламавы кызганыч, әлбәттә
Нинди дә булса романда алар турында, ай-һай. берәр мәгълүмат табарсыңмы икән. дип. мәктәп җыештыручыларына күңеленнән генә булса да «өлешчә тигән көмешен» биргәч. Рушан яңадан хәтере белән Рубинга әйләнеп кайтты
Немецлар ул елларда, башка бирегә сөрелгән халыклар: калмыклар, ингушлар, чеченнәр шикелле үк, торган җирләреннән комендатура рөхсәтеннән башка бер кая да чыгып китә алмыйлар, кулларында бернинди документ-фәләннәре дә булмаганлыктан, тегендә-монда барып йөрү өчен мөмкинлекләре дә бик чикләнгән иде. шуна күрәдер дә, ике ай элек югалган немец малае Рубин исемле укучынын, көнбатыш чиген бозып, аргы якка чыгып китәргә маташканда тотып алынуы турындагы хәбәр гажәпләнерлек булды, малайны өенә, әнисе янына кайтардылар—балигъ булмаган баланы нишләтмәк кирәк? Педсоветта укытучылар биргән сорауларның барысына да анын җавабы бер була: ул үзенен тарихи Ватанына кайтырга теләгән. Аны бертавыштан «синең Ватанын—Советлар Союзы: син шушында тугансың, шушында әти-әниләрен һәм хәтта бабаларының бабалары туып үскән, шушында гына сиңа бөек Сталин конституциясе тарафыннан хезмәткә, түләүсез белем алырга һәм дәваланырга, йорт-жирле булырга, ниһаять, ирекле совет гражданы булырга һәм тагын әллә нинди рәхәтлекләргә тулы хокук бирелгән» дип ышандырырга тырышалар. Әмма шул чакта ук Рубин инде, күрәсең, үзенен чын тарихи Ватанында нинди ирекләр көткәнен анлаган булгандыр.
Башка малайлар шикелле, Рушан да, документсыз-нисез, бер тиен акчасыз килеш бөтен ил аша уза алган һәм бары тик чик сакчылары гына тотып калган егетне күрергә дип, өлкән сыйныф укучылары укый торган катка йөгереп менгән иде. Баксаң—мон-сагыш тулы карашлы, ябык кына гап-гади үсмер малай икән Рубин, отличник, контроль эшләрдә мәсьәләләрнең һәр дүрт вариантын да шартлатып чишә, математиканы бик шәп белә икән. Анын дус-ишләренең берсе дә Рубинның шундый адым ясарын— Франкфурт- Майннан берме-икеме мәртәбә хатлары һәм тентеп актарылган бер посылкалары килгән ниндидер абзасы һәм туганнары янына барырга җыенганын күз алларына да китерә алмаганнар икән.
Мәктәпне тәмамлагач, Рубин янадан качкан, әмма бу юлы аны чикне бозып чыгып барган чагында атып үтергәннәр, әнисе аны җирләргә барган, ә соңрак, бердәнбер улынын каберен карап-рәтләп торыр өчен, бөтенләй шул якларга күчеп киткән, аның башка беркеме дә калмаган— ире Чиләбедәге хезмәт лагеренда һәлак булган
_ Рубинны бик каты гаепләп, мәктәптә жыелыш үткәрделәр—ихтимал, кайдандыр югарыдан шундый күрсәтмә килгән булгандыр. Әмма укучылар үзара бөтенләй башкача сөйләнеп йөрделәр: Рудин кызганыч, ул бит шпион түгел, укучы гына, Мартуктан нинди серләр-фәләннәр алып чыгып китә алсын инде ул—бетәшкән «Өченче интернационал» колхозы серләренме9 Яшәсен иде үзе теләгән жирдә, без бит ин ирекле илнен— Советлар союзының гражданнары...
Хельсинки киңәшмәсенә әле күп еллар кала кеше хокуклары турындагы декларациянең барлыгын да белмәгән Мартук малайлары кырык ел элек үк әнә шулай гади һәм ачык кына итеп уйлыйлар иде.
Хәзер инде Рубинның ашыга төшкәне билгеле. Ул бик яшь булган шул, заманны тоемлый алмаган, сөйләшер-киңәшер кешесе дә булмагандыр—хәтта әнисе дә, мөгаен, аның уй-хыялларын белмәгәндер. Ә заманалар үзгәрә, хәтта иң авыр дигәннәре дә үтә тора, әмма беркем дә кайчан жинеллек киләчәген, күпме көтәргә туры киләсен белми, шуна күрә дә ашыгалар, ялгышалар һәм һәлак булалар...
Мартук парикмахерскоенда чибәр генә ике бертуган кыз—Марта белән Магда эшли иде; Рушан алардан чәчен бөтенләй кырдырып алдыра— ул елларда түбән сыйныф укучыларына чәч йөртергә ярамый да иде. менә шул Тиссеннар гаиләсен Көнбатыш Германиядәге ниндидер туганнары эзләп тапкан да, янә имеш-мимешләр куерып киткән: имеш, туган тиешле кеше әллә банкир, әллә генерал, диме шунда. Тиссеннар юлга жыена башладылар...
Мартанын ул вакытта инде ярәшелгән егете Вольдемар бар иде. Рушанның иптәше Сегизмунд Вуккертның абыйсы (энесен дус ишләре
урысчалатып Саня дип кенә йөртә иделәр). Немецлар тиз кулдан гына туй үткәрделәр, юкса Вольдемар-Володянын кәләшсез калуы бар иде. ә инде тегендә, ГФРда андый чибәр кызны, мөгаен, берәр бюргер шунда ук сугып алган булыр иде—Рушан белән Сегизмунд шулай фикер йөрттеләр
Дөресен әйткәндә. Володя Көнбатышка китәргә бик ашкынып тормый, сөеклесен югалту куркынычы гына аны бу адымга этәргән иде. Мартуктан ул елап китеп барды, .монысын Рушан да раслый ала, теге яктан килгән беренче хатлары да Россияне сагынып монлану белән тулы булды—Рушан аларны үзе укыды. Ул заманнарда кешеләрнен берберләреннән яшерерлек әлләни серләре юк, абыйсының ГФРдан язган хатларын Саня һәрвакыт мәктәпкә дә алып килә иде.
Малайларны якташларының эшкә урнашканнан сон язган бер хаты шаккатырды Володянын анык кына бер һөнәре дә юк. кайда нинди эш туры килсә, шуны башкарып йөри, ә поселокта эш мәсьәләсе һәрвакыт кыен иде.
Ул тегендә үзенә җайлы гына урын тапкан: кухнялар, сыраханәләр, арзанлы ашханәләр өчен кирәкле гади генә табуреткалар ясый торган бер кечкенә остаханәгә эшкә урнашкан икән Ничек, ни-нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәткәннәр дә, кулына эш кораллары тоттырганнар монын. әйдә, эшлә, янәсе—хужднын күп сөйләшеп торырга вакыты юк. Володяны көнлек норма гаҗәпләндергән—көнгә нибары ике урындык ясарга кирәк икән һәм ул хуҗасына Рәсәй немецларының да төшеп калганнардан түгел икәнлеген күрсәтергә теләгән. Кыскасы, кичкә шалт ител сигез урындыкны ясап та куйган, хәтта төшке ашка да барып тормаган
Мактау көтеп торганда, хуҗасының аптырап калган йөзен күргәч, үзе дә пошаманга төшкән бу. Хужа, әлбәттә, бик абруйлы бер танышынын тәкъдиме белән генә эшкә алынган яна эшчесенен «тырышлыгына» тиешле бәяне биргән, әмма алга таба, артык та түгел, ким дә түгел, бары тик ике генә табуретка, ләкин аларны бер ел. ике ел. ун елдан сон да кибеп какшамаслык, шыгырдап тормаслык итеп ясарга кирәклеген аңлаткан Бәлки, менә шунадыр да. җитмеш елдан артык совет чорында яшәгәннән соң да. кайбер йортларда гап-гади генә итеп бөгеп эшләнгән, патша заманыннан калган венский урындыклар очрый әле—аларны Россиядәге Көнбатыш илләре белән уртак предприятиеләр эшләп чыгара торган булган. Чынлап та. алар шыгырдамыйлар да. кибеп какшап та бетмиләр, һаман да исән-саулар
Яна хуҗалары алдында үзләрен күрсәтергә теләп, артык «тырышып» җибәргән безнен элекке гражданнарыбыз турында бик күп әкәмәт хәбәрләр сөйлиләр. Шундый хәбәрләрнең берсе Рушанның да исен китәргән иде, күптән түгел Израильдә «кыяклаган» Бохара яһүде белән булган бу хәл
Ташкенттан китеп Тель-Авивка барып урнашкан яһүд үз һөнәре буенча бер ит кибетенә эшкә кергән икән. Әлеге Володя-Вольдемар шикелле, бу да бик тырышып эшли, көн саен кибет хужасына әйбәт кенә керем илтеп бирә Күпмедер вакыттан сон. хужа үзе кибеткә килеп чыккач, бу яһүд. унаилырак мизгелне көтеп алган да. хужасын арттагы бүлмәгә чакырган һәм шунда, як-ягына карангалап. бер төргәк акча чыгарып биргән.
Кибет хуҗасы аптырап калган: «Кайдан бу?»—дип сорый икән Сатучы яһүд мактаныбрак кына кемгәдер үлчәп җиткермә!әнен. кемгәдер сдача биреп бетермәгәнен, кемгәдер итнең сортларын буташтырып сатып җибәргәнен сөйләп биргән Бер сүз белән әйткәндә, бездә хуҗалары ничек таләп итсә һәм үзе ничек эшләргә күнеккән булса, шулай «мәтәштергән» икән, һәм менә бер айга шушы кадәр акча җыелган имеш Анын «кадерен белмәгән» хужа үзен шунда ук эштән куган Бу гаҗәпкә калып, бик озак анлый алмаган ни өчен? Ул бит «сулдан» кергән акчаларның бер тиенен дә үзенә алмаган, хуҗасына ярар! а тырышкан Анда исә ярарга тырышырга кирәкми—намуслы һәм сыйфатлы итеп эшләргә генә кирәк икән.
Ай-Һай, безгә әле әнә шул гап-гади хакыйкатьләрне—«үтермә, урлашма» дигән дини кануннарны аңыбызга сеңдерергә дә озын-озак еллар кирәк...
Кызганыч, чит илләргә ышанычлы, эшчән, әйбәт кешеләр чыгып китә тора. Шунысы юаныч инде, ичмаса җитмеш елдан артык чор эчендә алардан «яна совет кешесе» ясый алмаганнар. Дөнья халыклары гаиләсенә кушыла торсыннар сон әйдә! Аларнын юлына аркылы төшәргә дә, аларга буш-ялган вәгъдәләр бирергә дә кирәкми. Алар бит җәмгыятьтә үзләренең хезмәтләре, тырышлыклары, сәләтләренә тәнгәл килердәй урыннарны озак эзләгәннәр, озак көткәннәр, озак өметләнгәннәр, әмма тапмаганнар. Турысын гына әйткәндә, алар «совет кешеләре» булмаганнар, булырга да теләмәгәннәр. Ичмасам, хәзер үз тарихи ватаннары аларнын түземлелегенә һәм хезмәтенә тиешле бәяне бирсен, бәхетле булсыннар алар...
Рушан Дасаевларнын борын-борыннан мөселманнар яши торган кварталында бер генә урыс гаиләсе—Козловлар гына бар иде, төгәлрәге, Козлов бабай белән Августина әбкәй. Украин урамы чатындагы таба- таба көнбагышлар үсә торган, читәненә балчык чүлмәкләр эленгән йорт- кура хуҗасының ни атлы икәнен Рушан белми дә иде, чөнки олысы- кечесе аны бик гади генә итеп, Козлов бабай дип йөри иде. Козлов бабай Мартукка Рушанның әбисе—сукыр Мәмлиева карчык белән бер үк елда килеп төпләнгән һәм алар гомерләре буена дус булганнар. Сугыш елларында Татар бистәсендә бердәнбер ир заты булып шул Козлов бабай гына калган, барлык ир-атларны фронтка озатып бетергәннәр.
Козлов бабай инде күптән, беренче бөтендөнья сугышында ук сугышасын сугышкан—«ярманнарга» әсир төшкән, өч мәртәбә качып караган, соңгысында тотып алгач, яңадан качып йөрмәсен дип, аягын сугып сындырганнар, шунлыктан ул аксак калган иде.
Үз гомерендә күпне күргән, күпне эшли белгән ул, әсирлектә немец телен дә өйрәнгән һәм Идел буйларыннан сөрелгән, инде телләрен оныткан немецларга да үз телләрен, үз йолаларын бик теләп өйрәтә, шуңа күрә аны ихтирам итәләр һәм күпләр балаларына исем кушарга да аны дәшәләр иде.
Татар бистәсендә ни-нәрсә генә килеп чыкмасын, Козлов бабайга чабалар: ярдәм ит, киңәш бир, нишләргә, кая барырга? һәркем өчен анын ягымлы сүзе булыр, оста кулы булышыр, кирәк икән—соңгы сыныгын да бүлеп бирер иде ул. Фронттан килгән һәрбер өчпочмаклы хатны тотып хатын-кызлар ана баралар: ул бит фронтовик, немецлар белән беренче сугышта ике Георгий тәресе алган, әсирлектә ниндидер бер бюргерда батраклык иткән—ул инде сугышның ни-нәрсә икәнен белә дә белә, киңәшен дә бирер, каһәр төшкән сугышның кайчанрак бетәрен дә әйтер. Ләкин фронттан хатлар килү беренче кышта ук шактый кимеде: Төркестан дивизиясендә булган күп кенә мартуклылар—шул исәптән, Рушанның әтисе Мирсәет тә,—кырык беренче елнын кышында Мәскәү тирәләрендә ятып калды. Атаклы панфиловчылар арасында да мартуклыларнын ике якташы бар, хәзер аларнын исемнәрен базар артындагы тузанлы, чокыр-чакырлы ике урам йөртә.
Сугыш елларында далалы бу якларда буеннан-буена зәмһәрир салкын кышлар торды, бөтен Татар бистәсе халкының итекләренә бушлай олтан салып утыручы Козлов бабай сукрана иде: эх, урынын да билгеләгән иделәр юкса, ирләр белән җыелышып, кварталда сугышка кадәр бер кое казып калдырып булмады. Суга станциягә хәтле үк йөриләр, якын ара түгел, анда да әле ачулары чыккан станция хатын-кызлары арасында үзләрен уңайсыз сизәләр, әллә ничек кешенекенә кызыгып килгән шикелле була иде... Татар бистәсенә килгән чираттагы һәр үлем хәбәре кое казыр ирләр калмаячагына ишарә—читтән кешеләр ялларга туры киләчәк иде.
Фронттан ин озак килеп торган хатлар күрше казакъ Сөләйман хатлары булды. Ул да кырык бернен җәендә казып өлгермәгән коены исеннән чыгармый, мескен хатын-кызларның салкыннарда-пычракларда
интегеп су ташулары өчен уфтанып яза икән Германиягә барып житкәч. кое өчен, һичшиксез, бер егерме метрлап шәп чылбыр алып кайтырга вәгъдә итә—ул заманнарда үзебездә тутыккан кадак та табып булмасын шәйләгән, күрәсен. бахыр. Әмма кырык дүртенче елда Будапешт тирәләрендә Сөләйман да һәлак булды, «шәп чылбыр» алып кайта алмый калды
Козлов бабай анлады мескен хатын-кызларнын анардан башка ышаныр кешеләре юк—госпитальләрдән дәваланып кайтырга тиешле ир- атлар исәпкә керми, кайсы кулсыз, кайсы аяксыз, дигәндәи. ә кайберләре бөтенләй сукыр Һәм менә, Жинү елының жәендә Козлов бабай, үзенен голланд токымлы бердәнбер сыерын сатып, шунын акчасына кое казытгы.
Кое халыкка бик озак хезмәт иле. суы да эчеп туймаслык тәмле иде. Рушан анын суын күп эчте. Инде унбиш еллап булыр, кое юк хәзер—аны күмдерделәр, хажәте беле анын. һәр ишек алдында электр белән эшли торган колонка бар. Ә кое кызганыч
Татар бистәсендә бүген яшәүчеләр ул коены, анын нинди бәягә төшереп казылганын хәтерләмиләрдер дә Кохтов бабайнын үзен дә онытканнардыр. Казакъ Сөләйманнын берәр оныгы, кызып китеп, урыс Козлов бабайның оныгынын оныгына: «Сыптыр үзеннен Рәсәенә!»—дип тә кычкырса.
Боларны уйлаганда, тәннәр чымырдап китә. Бер юаныч кала ни Сөләйман, ни Козлов бабай бу сүзләрне ишетми инде
VIII
әтереннән үткәннәргә сәяхәт ясап. Рушан хәзерге заман кешесенен иң юк дигәненең дә тормышы әллә нинди вакыйгаларга бай икәнлегенә төшенде. Ә кайларга гына, нинди ерак араларга барып чыкмый хәзер кеше! Әле кайчан гына ил буйлап бодай тиз йөрүне берәр кечкенә авылмы-поселокмы кешесе күз алдына да китерә алмый иде Чын мәгънәсендә—космик гасыр, космик ераклыклар, космик тихтек...
Кәефе килгәндә Рушан еш кына кемнәрдәндер алынган иске хатларны яңадан укып утыра, үз гомерендә шактый күп җыелган, саргаеп беткән фоторәсемнәрне озаклап, гаҗәпләнеп карый Алар яшәлгән елларның шаһитлары, бер бизәлеше кебек, әмма күбрәк бу рәсемнәр яна хәтерләүләргә этәргеч була, күңел төпкеленнән атлә кайчан онытылып беткән хәлләр-вакыйгалар калкып чыга.
Хәзер, егерменче йөз тәмамланып килгәндә, һәртөрле гайре табигый, аңлатып булмый торган серле «фәннәр» белән мона кадәр күрелмәгәнчә кызыксыну барлыкка килде—һәртөрле күрәзәчеләр, экстрасенслар, шаманнар, шарлатаннар, гороскоплар белән мавыга башлады халык. Берәрсенен кулына кәрт килеп эләксә—шунда ук сезнен үткәнегезне һәм киләчәгегезне әйтеп бирергә тотыначаклар Ничектер, шулай фоторәсемнәр карап утырганда. Рушан янәшә яткан ике рәсемгә тап булды, менә шулар аны ерак аралар һәм язмышлар турындагы уйларга зтәрде дә инде Ул күңеленнән шул ике рәсем арасына сызык сызды— бер кыйтгадан икенче кыйтгага хәтле булды ул сызык
Бер фотосурәт Рушан Находка портында командировкада булып, кызыл агачтан эшләнгән Вьетнам паркеты кабул иткәндә. Азиянен ин көнчыгыш ноктасында төшерелгән Ә икенчесе—Португалиянең Язмыш борыны дигән җирендә. Европаның ин көнбатыш ноктасында Бу билгеле географик төбәкләрнең һәр икесе дә биек текә яр өстенә урнашкан, ә аста ике бөек океан шаулый
Рушан, җәмгыятьнең ин яхшы, сайланган катламына—хәзергечә әйтсәк, элитасына кермәсә дә. байтак кына җирләрдә булырга өлгерде Прораб хезмәте авыр, җаваплы хезмәт, төзүчеләрнең тормышын матурлый - жинеләйтә төшү максатыннан чыгып, югарыдагы түрәләр, бигрәк тә
Х
аларнын тапшырыласы төзелешләргә күзәтчелек итеп торганнары, ике сезон арасында үз эшчеләренә төрле юлламалар бүлеп бирәләр иле. Рушан да шундый юллама белән баруларының берсендә әлеге Язмыш борыны дигән җирдә фоторәсемгә төшкән иде. Ләкин ул чагында, җилле апрель көнендә, кайчандыр планетаның икенче бер ин читтәге ноктасында да фоторәсемгә төшкәнен хәтерләп тә карамаган иде. Менә хәзер, еллар үткәч кенә, бу ике фоторәсем, очраклы рәвештә мач яткан кәртләр кебек, рәттән яткач кына, үзенә нинди ерак җир читләренә барып чыгарга туры килгәнлеген төшенде. Ул эш бүлмәсендә эленеп торган картадан шул ике ноктаны эзләп тапты да аларнын бер-берсеннән никадәр ерак булганлыкларына тан калды. Алар арасында кыйтгалар, дистәләрчә илләр, әллә ничә гасырлык тарихлары булган йөзләрчә шәһәрләр, меңнәрчә поселоклар һәм авыллар ята, хыял белән дә колачлап альт булмаслык ул киңлекләрдә төрле расадагы һәм төрле диндәге миллионлаган кешеләр яши—һәркайсынын үз тормышы, үз язмышы...
Бәлки, шуңадыр да, үзен тәүге мәртәбә чүлдәге ком бөртегедәй, океан суындагы бер тамчыдай итеп тойганнардыр, Рушан үз-үзенә, үзенең тормышына, үзенең үткәненә текәлебрәк карый башлады.
Гажәп: бу хәтер дигәнең сине кайчандыр син булган атаклыдайлыклы җирләргә, әйтик, Парижларга алып китми, һаман да гомереңнең чишмә башы булган елларына, мәктәпкә алып кайта.
Ә бит күпме җилләр искән, күпме сулар аккан! Әле ул чакларда сәер генә Фасоль фамилияле мәктәп директоры да буйдак бер егет иде. һәм менә, бер кышта сыйныфлар өстеннән чыштын-пыштын гына бер хәбәр йөгертеп узды: Фасоль өйләнгән икән, хатын алып кайткан. Ул заманда директор мәктәп йортында тора иде, Рушан бер тәнәфестә өстенә матур тиен тун, аягына ни өчендер «венгерка» дип йөртелә торган, биек үкчәле, кыска кунычлы күнитек кигән зифа буйлы, тәбәнәк кенә кызны күреп алды. Салкыннан бит очлары алсуланып янып чыккан, кайсы төше беләндер шәһәрнең өлкән сыйныфта укучы кызларына охшаш бик сөйкемле һәм чибәр генә бер туташ иде ул. Рушан аның балалар табибәсе икәнен ишеткән иде инде. Ул әле аларның озакламый кызлары туганын да хәтерли, ул баланы көн саен мәктәп тирәсенә һава суларга алып чыгалар иде. Өлкән сыйныфта укучы кызлар тәнәфестә аның сиртмәле арбасы янына җыелалар, чиратлашып аны чәчәк атып утырган сәрби куаклары арасындагы мәктәп аллеялары буйлап этеп-тартып йөриләр—болары да хәтердә уелып калган. Сәрби куаклары, кызгылт ком сибелгән юл-сукмаклар, күбәләкләрдәй ак алъяпкычлы укучы кызлар, биләүгә биләнгән нәни кызчык...
Инде шактый еллар үтеп, үзенең чираттагы бер ялына кайткач, Рушан жәйге бакчада шул кайчандыр бәби булган, инде буй җиткергән сөйкемле кыз белән биегән һәм күптәнге истәлекләрен сөйләп көлдергән дә иде әле... Кыз ул вакытта Ленинградтагы югары уку йортларынын берсендә укучы студент иде инде. Үтә гомер... Рушан китеп барган шул ерак августта ул кыз өчен ниндидер бер егет, сыйныфташы бугай, атылып та үлгән. Әйе, тормышта һәр нәрсә дә шулай тыгыз үрелгән—мәхәббәт тә, үлем дә...
Хәзер инде шахмат уйнарга үлеп ярата торган Фасоль фамилияле мәктәп директоры да исән түгел, перчаткалы туңган кулларын күкрәк турысындагы муфтасына яшергән, тиен тунлы булганлыктан, Рушанга кайчандыр өлкән сыйныф укучысы гына булып күренгән хатыны да күптән пенсиядә, ә кайчандыр мәктәп ишегалдында кечкенә арбада тартып йөргән сабыйдан сылу кыз булып үсеп җиткән гүзәл теге каһәрле төндә ау мылтыгының тәтесенә баскан малайны алай еш хәтеренә дә алмыйлардыр әле. Вакыт дигәнен шул чаклы тиз үтә, яшьли үлгәннәрнең каберләре өстендәге фәкыйрь генә такталарга кагылган язулы калайлар шундый тиз тутыга, иң күнелсез-моңсу вакыйгалар да шундый тиз онытыла...
Соңгы вакытларда Рушан мәктәпне бик еш искә ала, ә дөресрәге,
үз гомерендәге ике мәктәпне. Кайчакларда мәктәп елларын артык идеаллаштырып, гел матур, күтәренке, романтик еллар итеп карый шикелле дә тоела Чын хакыйкать сүзләре дөньяга чыга башлагач, илленче- алтмышынчы елларда совет мәктәпләрен тәмамлаучыларның хәзерге сиксәненче еллар азагы—туксанынчы еллар башындагы егет-кызларга караганда күпкә белемлерәк, өлгергәнрәк булганнарын күреп. Рушан горурланып та куйган иде. Әмма ул бу горурлану хисеннән оялды да бугай әле, сон, бер дә табигый хәл түгел ич: утыз ел эчендә безнен балаларыбыз гәүдәгә сузылып та, надан калгач, монын нинди яхшы ягы бар инде—шул рәтле-юньле белеме булмаган, начар тәрбиядә үскән буын җилкәсенә синен картлыгын да төшәчәк бит әле
Ләкин инде бөтенләй килеп терәлгән картлык турында ни өчендер бик уйлыйсы килми, шуна күрәдер дә, бәлки, һаман да яшь төшләр, төгәлрәге, яшьлек турындагы төшләр күрелә Шунысы сәер: ул төшләрдә син яратып-сөеп йөргән затлар, гомеренә исендә калдырганча, һаман да шулай яшь булып, чибәр булып сурәтләнәләр Син үзен дә үтеп киткән еллар авырлыгын җилкәндә тоймыйсың, ул төшләрендә, еш кына шулай ук яшь буласын, әмма, зирәк ташбака Тортилла шикелле, үткән гомереннен зарури ачы тәҗрибәсен туплагансың—сина хәзер һәммәсе дә ачык һәм аңлаешлы! Нинди искитмәле матур төшләр! һәм ул төшләрдән сон уянып, чынбарлыкка кайтулар нинди газаплы, нинди әче хәсрәтле була Бөтен гомерен буе күнелеңдә йөрткән, әле яна гына төшендә күреп, янадан очрашырга сүз куешкан яки башка бер вакытта да үпкәләшмәскә сүз биргән ул сөйкемле-гүзәл кызлар күптән юк бит инде Язмыш аяусыз кыйнаган, авыр тормыштан арган-талчыккан, картаеп килүче хатын-кызлар гына бар. Берәүләре инде пенсиядә, икенчеләре шунын бусагасында, ул ханымнарның элекке матурлыгыннан, нәзакәтле жинсл атлап йөрешләрен - нән җилләр искән. Яшьлекләрендә ал арны белмәгән-күрмәгән берәр кешегә бу ханымнарның кыз чагында нинди чибәр, нинди гүзәл булулары турында сөйләп кара әле—кычкырып көләчәкләр генә! Миһербансыз-шәфкатьсез еллар барысын да талап ала: күзләрендәге яшьлек очкыннарын да, күпереп- тузгып торган чәчләреңне дә, сихерле-серле елмаюларыңны да.
Мөгаен, кыз-кыркынның, кияүгә чыккач, кыз чактагы фамилияләрен югалтуында ниндидер хаклык та бардыр, шунын белән хакыйкать расланадыр: инде ни Гәлләмова, ни Давыдычева, ни Беккерт юк, бары тик Насретдинова, Астафьева, Зотовалар гына бар. Син кайчандыр күз атып, яратып-сөеп йөргән ул затларның яна фамилияләре сина бер нәрсә дә сөйләми, алар үзләре дә таныш түгел, чит-ят ханымнар гына—кемнәрнеңдер хатыннары, кемнәрнеңдер әниләре, ә кемнәрнеңдер әбиләредер дә инде, бәлки.
Ихтимал, еллар салган чал чәчләрнен һәм йөздәге җыерчыкларның да үз өстенлеге бардыр—аларга ия булгач, һич югында җиде кат күкләрдә гизмисең, үткәненә лә. бүгенгене дә, киләчәгенә дә аек күз белән карын башлыйсын, алсу күзлекләрен бу вакытка инде йә ватылган, Иә бөтеңзәй югалган була. Хикмәт, соңлап булса да, кайсы ишектән керергә кирәклеген аңлауда түгел, ә ни өчен икенче ишектән кереп киткәнеңне белүдә Шулай да әле һаман да күп нәрсәләр аңлашылып бетми, бигрәк тә эш йөрәк мәсьәләсенә, гыйшык-мәхәббәткә барып терәлгәндә шулай була Кызлар йөрәгенең бернинди мантыйкка, акылга сыймаслык гамәлләре турында тау-тау китаплар язылган, асылда бөтен әдәбият кына түгел, бар тормыш шуннан тора—менә монысы Рушан өчен гомерлек сер булып калды, алга таба да шулай булыр, мөгаен Хәтта дистә еллардан сон да хәтереңдә кинәт кенә сөекленнен әйткән берәр сүзе, берәр хәрәкәте калкып чыга, син аны теге чакта аңтамагансын һәм хәзер дә аңзыи алмыйсын, баксан—ул шумер чөй язуларыннан да катлаулырак икән Менә шуны тою бик газаплый да.
Чит кешегә, ул бигрәк тә яшь кеше дә булса, кемнеңдер кайчандыр берәр унынчы сыйныфта укучы яки берәр студент кызмын үзенә нәрсәдер
әйткәнен яки ничек итеп караганын исенә төшереп, уйланып утыруы гайре табигый бер юләрлек булып тоеладыр. Әмма, ничек кенә гажәп булмасын, инде шактый гомер кичергән кайберәүләр өчен бу бик мөһим була. Шулай килеп чыккан ки, кешене мөстәкыйльлектән мәхрүм итеп, анын өчен һәр нәрсәне хәл итәргә омтылып, анын шәхси йөзен бөтенләй җуеп, һәр эштә бергәлек булсын дип тырыша торгач, жәмгыять бары тик йөрәк хисләренә генә үтеп керә алмый калган, шуна күрә дә шәхси тормышыбызда шулай тиз вә жиңел яраланучан безнен күңелләребез. Бер генә юаныч кала: мәхәббәттә, хәзергечә әйткәндә, инициатива һәм альтернатива рөхсәт ителә әле. Безгә башка өлкәләрдә үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирмәделәр, шунлыктан да без мәхәббәттә унышсызлыкны. гаилә җимерелүне хезмәт юлындагы унышсызлыкларга. үрләр яулап ала алмавыбызга караганда тирәнрәк, авыррак кичерәбез.
Рушан бала чагыннан ук бик тиз гашыйк булучан иде, бәлки, шунлыктандыр да аның хатирәләре романтик пәрдә белән өретелгән, һәр нәрсә артык хисчән тойгыларны уята иде. Ул бит. чынлап та. туйда чакта Сафия апасына да гашыйк булды, шәраб парлары башларына киткән кунакларның аны мактауларын ишетеп, үсеп җиткәч үзенә андый кыз тәтемәс шул инде, дип кайгырды. Соңрак ул нәфис шәфтәлу йөзле «мадам Батгерфляй»га гашыйк булды, Рәшит абыйсы юләр, тәки шуңа өйләнмәде бит. Хәтта мәктәп директорының хатыны табибә Юлияне дә яратып йөрде, аннары, бик озакка булмаса да. йөрәген пионервожатый кыз Наденька Кривцанова яулап алды.
Хыялларга чумып яшәү, дөньяга алсу күзлек аша романтик караш, чамадан тыш әсәрләнүчәнлек-хисчәнлек анын тормыштагы төп хезмәте— төзелеш белән һич бәйле түгел, һич ятышмый, андый сыйфатлар күбрәк иҗади һөнәр ияләренә, зыялы мохитта үскән кешеләргә хас булырга тиеш, ә Рушан берничек тә алар исәбенә керә алмый иде. Югыйсә төзүчегә хас булмаган андый сыйфатларга ия кеше начар прораб булырга тиештер кебек, әмма бөтен хикмәт тә шунда шул—Дасаев үз эшенен остасы иде, әгәр дә бераз елгыррак та булса, ул инде күптән чит илләрдәге берәр зур төзелешне житәкләр иде. тәкъдим ителгән илләре дә кызыгырлык иде бит: Куба, Марокко, Алжир, Һиндстан.
Бетәшкән Мартукта нинди дә булса гайре табигый сирәк һөнәрләр турында сөйләшүләр кешеләрдә аңлашылмас ачу кузгата, үртәлү тудыра иде. Рушан хәтерли әле: башка сыйныфтан бер кыз белән үзе арасында гыйшык-мыйшыкка охшаш хисләр туып кына килә иде, менә шул Валя Домарова ирекле темага язган иншасында үзенең балерина булырга теләвен ачып салган да, бу яңалык бөтен Мартукка таралып, бик тискәре янгыраш тапкан иде. Хәтта Татар бистәсендәге кое янында да карчыклар, урысчасын-татарчасын бергә бутап, көлешә-көлешә бер-берсеннән сорашалар:
—Ишеттеңме әле, шуфир Вәскә Домаровнын дучкасы бәлирунә булмакчы, ди?
—Ул, теге, нижнее бельедан гына—эчке күлмәктән генә кешеләр алдына чыгып, бот-чатларын күчәреп биюче буламы сон? Ха-ха-ха!
—Хи-хи-хи! Шул иңде, шул...
Аннары инде бөтенләй кәгазьгә төшерергә ярамаган оятсыз сүзләр китә. Балерина булырга хыялланган кызны озак еллар эзәрлекләп килгән бу әшәкелек әдәбият укытучысы аркасында килеп чыккан иде. Әгәр ул кызнын бу самими серен «тишмәгән» булсачы сон?..
Бу вакыйга ун-егерме елдан сон да онытылмады. Валянын әнисе күптән вафат инде, балерина булырга хыялланган кыз. мөгаен, үзе дә пенсия яшенә житеп барадыр, ә менә аның әти-әниләре турында сүз кузгалса:
—Ә-ә-ә, теге, кызлары балерина булып сикергәләп йөрергә җыенган Домаровлармы?—диярләр иде...
Ул вакытларда мартуклылардан кемнең дә булса дипломат яки
журналист, композитор яки язучы, режиссер яки артист булу мөмкинлеге хакында берәүнең дә башына килеп карамагандыр Имеш-мимеш гайбәт сүзләрдән куркудан түгел, мартуклылар андый һөнәр ияләренең кайдадыр башка җирләрдә генә туа алуларына ихлас ышанудан да иде бу галәмәт
Шуңа күрә дә биредән дәррәү булып, тау эшләре техникумнарына һәм институтларына китәләр, чөнки ул елларда шул уку йортларында гына иң зур стипендия түләнә, бушлай кием-салым бирелә иде Шундый ук сәбәп белән бик теләп хәрби һәм диңгез училищеларына агылалар, хәтта һәртөрле һөнәр училищеларын да чит итмиләр: һәркайсында бушлай ашаталар, бушлай киендерәләр иде бит Болар инде күпләр өчен сәләт- омтылышлардан көчлерәк дәлил булып чыга иде. Рушан үзе тимер юл техникумының төзелеш бүлегенә китеп барды: анда да шул ук өстенлекләр, күп нәрсә түләүсез, ә ин мөһиме—илне күреп-йөреп чыгу мөмкинлеге ачыла. Кайсы малай сәяхәтләр белән хыялланмый?! Кабул итү игъланында ачык итеп акка кара белән язылган: һәр елны Советлар Союзынын теләсә кайсы почмагына бушлай барып кайту хокукы бирелә, диелгән иде. Тормыш юлын, һөнәр сайлауны менә шул хәл итте дә куйды инде
Бала чагыннан ук Рушаннын табигатенә артистлык хас һәм ул. ихтимал, нинди дә булса ижат өлкәсендә дә үзен тапкан булыр иде Әмма булмаган булмаган инде Бәлки, менә хәзер, соңлап булса да. үзенен «тормыш турындагы мәнгелек романын* күнеленнән генә ижат итеп, үзендәге әнә шул ижади башлангычны тормышка ашырырга телидер ул.
Ана һәм аның яшьтәшләренә фарт килде сугыштан сон ук алар бик күп трофей фильмнар карап үстеләр. Ул заманда актер осталыгы, режиссера кебек нечкәлекләр турында сөйләнеп тормыйлар, әмма фильмнарның берсен дә калдырмыйлар иде Хәзер менә. Голливудның чәчәк аткан чоры сугыш алды һәм сугыш еллары, дип саныйлар икән, ул фильмнарның күпчелеген Рушаннар күргән иде инде. Үзләре бөтенләй башка шартларда яшәп, совет фильмнарында тәрбияләнгән буын башка дөньяларны, кешеләр арасындагы башка мөнәсәбәтләрне йотылып карый иде Ул чит ил фильмнарында барысы да бүтәнчә, Рушаннар карашынча, һич тә чын гүгел иде
Фильмнарны «Өченче интернационал» колхозының иске атлар сараеннан ашык-пошык кына «киношка» итеп әтмәлләгән залда күрсәтәләр. Зал шыгырым тулган була, малай-шалай юл өстенә, идәнгә чүмәшергә генә кала иде Зал ягылмый, халык никадәр күп тулса, шулкадәр җылырак була.
Рушан үзенен экран астында ук идәндә, маен сыгып алган көнбагыш түп-түберен күшәп утырган чакларын исенә төшерә Ә экранда—үтә зиннәтле-купшы курорт Әкәмәт пальмалар һәм чәчәк атып утыручы кактуслар утыртылган зур-зур кисмәкләр тезелгән кардай ак кунакханәнең иркен фойесында, кан-кызыл келәм җәелгән киң мәрмәр баскыч ягына карангалап, күз явын алырдай бер гүзәл кыз йөренә Баскычтан пөхтәләп- майлап таралган кара-кучкыл чәчле яшь егет төшеп килә, өстендә- атлас якалы зиннәтле костюм, костюм эченнән ак пике жилет, муенына да ак күбәләк элгән.
Матур киенгән бу әкияти геройга карап дөньясын оныткан Рушан кулындагы түп-түбер кисәген ирексездән төшереп җибәрә, караңгыда аны эзләп тә тормый Ул комсызланып әлеге бәхетле егетне күзәтә, әнә бит. аны нинди гүзәл кыз көтеп тора! һәм кинәт, көтмәгәндә генә малайның башына бер уй килә. үсеп, акча эшли башлагач, үземә дә шундый костюм тектерермен әле, ди ул.
Бер ун еллар үткәч, техникум тәмамлап, Кызыл-Орда тирәсендә тимер юл биналарын һәм корылмаларын карап-күзәтеп торучы булып эшләгәндә, бер получкасын алгач, ул шәһәргә барып, үзенә гомерендә беренче мәртәбә костюм тектерергә булды Ательеның заказлар кабул итүче кызы, анын теләген белгәч, кулына бер төргәк мода журналлары тоттырды да, үзе каядыр озакка китеп югалды
Менә шул журналларнын берсендә Рушан кинәт кенә теге фильмда күреп хәйран калган костюм төсле костюм үрнәгенә килеп төртелде, ул могҗизаи кием смокинг дип атала икән. Рушан анардан күзен ала алмый карап утырганда, анын янына тегүче яһүд килеп баскан иде инде. Яһүд мыскыллы көлемсерәп:
—Әллә смокингка үрелмәкче булдыгызмы, егет?—дип сорады.
Ниндидер ярамаган эш белән тотылган кеше шикелле кызарынган булса да, Рушан үжәтләнеп жавап бирде:
—Әйе, мин менә нәкъ шушындый смокинг тектерергә телим!- диде.
Хәзер инде тегүчегә гажәпләнергә чират җиткән иде, ул хәтта Рушан янына утырып, гафу үтенгәндәй, әйтеп куйды:
—Минем смокинг текмәгәнемә бер утыз еллар бардыр инде, шулай да тырышып карармын, элек әйбәт кенә килеп чыга иде,—диде.
Рушан тыны бетүдән сизелерлек җәфаланучы бу кешенең кайчандыр Ленинградның атаклы театрында костюмер булып эшләгәнлеген һәм теге каһәр суккан елларда Кызыл-Ордага сөрелгәнлеген белде. Аларнын кайсысы—әллә тегүче, әллә смокинг тектерүчесе күбрәк шатлангандыр, кистереп әйтүе кыен. Ленинградлы карт Рушанга смокинг астыннан кияргә ак пике жилет та тектерергә кинәш итте, ә тегәселәрен тегеп бетереп тапшырганда, дулкынлана-дулкынлана, ана бүләк—муенга тагыла торган ак күбәләк тә сузды:
—Монысы шәхсән үземнән, картлык көнемдә мавыктыргыч эш белән шатландырганың өчен,—диде.
Рушан Кара-Үзәктәге бер кешеләрдә бүлмә алып яши иде, бүлмәсенә кайтып, яңа киемнәрен киеп карагач, шатлыгын хуҗалар белән дә уртаклашырга булды. Әби карчык аны башыннан аяк карап чыкты да өнәмичә әйтте:
— Күнитекләреңнең рәте юк, ә син театрга җыенган кебек киенгәнсең...—диде.
Балачак хыялы шулай көтмәгәндә генә тормышка ашкан иде. Хәзер аны искә төшерү дә көлке, ә теге чакта... Теге чакта Рушанга пальмалы кисмәкләр куелган ап-ак кунакханәгә дә, данлыклы әкияти курортка да ерак калмаган төсле тоелган иде.
IX
ушан Дасаев техникумда укыган шәһәр, тимерьюлчылар термины белән әйткәндә, «узел станциясе» дип йөртелә иде. Бу—биредә поезд бригадалары алышына, вагоннар һәм локомотивлар депосы да, вагоннарны сортларга аеру өчен таучык та бар—кыскасы, иске һәм яңа локомативлар өчен үзенә күрә бер порт яки гавань дигән сүз. Техникумда кыган чагында, Шәһрезадә әкиятләреннән калкып чыккандай матур вокзал бинасы Рушанны сокландыра, зур кызыксыну тудыра иде Гасыр башында. Мәскәү-Ташкент тимер юлы белән бер үк вакытта төзелгән станция биналары, әгәр дә хәзер сакланып калган булсалар, архитектура истәлекләре итеп бәяләнерлек иде Әкәмәт бизәкле биек түбәләре, шәрекъ стилендәге манаралары һәм гөмбәзләре, уксыман очлатып уелган тәрәзәләре һәм төсле витражлары булган, һәйбәт сары таштан салынган бу биналар озын юлның буеннан-буена шәһәр-авылларны бизәп торыр иделәр. Һәр станциянең, әлбәттә инде, су җыю каланчасы булыр, чөнки бу заманнарда бары тик паровозлар гына йөри иде әле. Янәшә- тирәдә йөк кабул итә торган урыннар, пакгаузлар тезелеп киткән. Болар барысы бер бөтен, матур бер архитектур чишелеш тапкан, шуның белән хәйран калдыра да иде...
Шактый вакытлар үткәч, үзе инженер булып ниндидер проект эшләгән чорында, Рушан архивларда бу тимер юл төзелеше турындагы
Р
документларга юлыкты, ә тимер юлны ул биш бармагы кебек белә— Мәскәүдән Ташкентка кадәр булган һәр чакрымын хәтереннән үткәрә алыр иде. Урта Азия белән Үзәкне тоташтыручы, әле һаман да икенче юлы булмаган бу төп тимер юлны, артык шаулап тормыйча гына, бик кыска вакыт эчендә нибары ике төзелеш батальоны салган икән. Ә барлык станция биналарын гади архитекторлар проектлаштырыл эшләгәннәр. Ул биналар шушы гомергә тиклем,—ә бит аларга, баксаң, бер гасыр гына түгел инде,—ремонтсыз-нисез сакланганнар, кайбер станцияләрдә исемсез төзүче-солдатлар сузган суүткәргеч торбаларга хәтле бар.
Рушан төзелеш эшләрендә шактый тәҗрибә туплаган кеше, әйтик, атаклы БАМ—Байкал—Амур магистраленең нинди бәяләргә төшереп салынганын да белә, шуңа күрә дә, очраклы рәвештә генә табып алган архив материаллары белән танышкач, анын исләре киткән иде. Соңрак, борынгы Артемида гыйбадәтханәсе хәрабәләрен карап йөргәндә дә. аны шундыйрак тойгы биләп алган иде. Әмма бу тимер юл, анын төзелү тарихы күбрәк хәйран калдырды, ни әйтсән дә гажәп түгел, бу бит һәрберебезгә кагыла: тимер юллар зур дөнья белән тоташтыра Нәрсәләрне онытып, кайларга килеп төртелгәнебезне яхшырак анлар-белер өчен, сирәк кенә булса да, архивларда казыну кирәк икән
Үзе дүрт ел буена көн саен яныннан үтеп, шуннан дистәләрчә мәртәбә кайтып-китеп йөрелгән, һәр яшерен почмакларына кадәр таныш станцияне хәтеренә төшерүе очраклы түгел иде: үзенең тормыш юлында очраган күп кешеләр кебек үк, ул станция дә гомерлеккә юкка чыккан, әйтергә мөмкин—һәлак булган иде
Онытканда бер туган якларына кайтуының берсендә, инде җитмешенче еллар башында, Рушанның Актүбәгә поезд белән барырга җыенуын белгәч, якын танышларыннан кемдер гади генә әйтеп куйды:
—Андагы гаҗәеп матур борынгы вокзал юк инде, аны җимереп ташладылар,—диде.
Тиздән Рушан моны үз күзләре белән күрде. Ерактан караганда гыйбадәтханәгә охшаш элеккеге мәһабәт бина урынында сәер генә бетон тартма кукраеп тора—ул галәмәт зур, уңайсыз-шыксыз, күрексез бер сарайны хәтерләтә иде Шул да булдымы архитектура һәйкәле9! Хәзерге заман язучыларыннан кайсыныңдыр шундый юллары искә төште «Яңаны шундый итеп төзергә кирәк ки, ул үткәннәрне сагынып-кызганып искә алырлык булмасын».
Соңыннан иске вокзалны ничек «кыйратканнары» турында сөйләделәр. Борынгы бинаны шартлатканнар да, танклар, авыр тракторлар белән кырып-җимереп тә бетергәннәр Шәһәрнен бердәнбер күрке булган шул бинаны реставрацияләп, элекке хәленә кайтарасы урынга, җимереп ташлаганнарына Рушан бик үртәлгән, хәзерге заман Геростратларыннан кайсысының хәерсез эше икәнлеген бик беләсе дә килгән иде. булмады
Гаҗәеп дөньяда яшибез без: моннан берничә мен еллар элек Эфестагы Артемида гыйбадәтханәсен яндырган Геростратны беләбез, ә ун еллар элек Мәскәүдәге Коткаручы Гайса пәйгамбәр чиркәвен (Храм Христа-спасителя) яки әле күптән түгел генә Актүбәдәге шушы вокзалны шартлатырга боерык биргән түрә кисәгенең кем икәнлеген белмибез Хәер, еллар үтү белән күп нәрсәләрне анларга була. Менә хәзер, туксанынчы еллар башында, төрекләр, финнар, немецлар, шведларның Мәскәүдә Россия өчен изге, истәлекле саналган биналарны янартуын күргәч, Рушан үзенен никадәр самими-беркатлы булганлыгын анлады— гал-гади станция вокзалы ише биналарның һәммәсен дә төзекләндерергә шул чаклы чит ил төзүчеләрен кайдан җыеп бетермәк кирәк? Ана нинди акчалар җиткермәк кирәк?
Үзенен яшьлеге билгесе,—ә бит яшьлек тә гомерлек булыр шикелле иде!—әнә шул вокзал бинасы иде Аны югалту кайгысыннан кангырап. ул көнне Рушан Дасаев ирексеадән тимер юллар буйлап станция биналары ягына китеп барган иде Төн уртасында өеннән шәһәргә «Оренбург—
Гурьев» почта поездына утырып кайткан чакларында ул шулай итә иде Аның бу юлы да үзе утыз еллар элек яшәгән тулай торагын күреп китәсе бик килгән иде, әмма барып чыкмады.
Еллар буе чистартылмаган, мазутка буялып беткән рельслар аша атлый-атлый. Рушан, үзе дә сизмәстән, инде тузып-күгәреп беткән паровозлар саклана торган иске депога барып чыкты. Тимер юл эшеннән күптән киткән булса да. ул күңеленнән генә кайчандыр шул МПС (Министерство путей сообщения) кешесе булганы белән горурлана иде. Яшьлегендә хәтта «Локомотив» футбол командасында уйнап та йөрде бит әле. Кайчандыр паровоз машинисты, аннан сон казылык ясау остасы булган Рәшит абыйсы, ничектер бервакыт моңаеп: «Тимер юл ул—беренче мәхәббәт шикелле, гомерең буена онытылмый»,—дигән иде.
Тәрәзәләре ватылып, тимер капкалары каерылып бетерелгән иске депо бинасы эчендә жил генә йөри, тишелеп беткән түбәдән тамчылар тамып тора. Матур гына жинел пассажир паровозлары, салкыннан һәм үтәли искән җилдән бөрешеп, кин күкрәкле көчле йөк паровозлары «С. О»—«Серго Орджоникидзе»га елышканнар шикелле, ә җитезлеге өчен «чуртан» кушаматы алган, уенчыктай матур маневр паровозы ишек янында ук беренче булып тора, ул гүя бу каберлектән чыгып ычкынырга җыена төсле иде. «Мөгаен, бу паровозлар иске вокзалны хәтерлиләрдер, аны һичкайчан да онытмаслардыр»,—дип, моңаеп уйлап алды Рушан.
Төрлесе төрле дәрәҗәдә сакланган иске локомотивлар шактый күп иде биредә. Әмма барысыннан да бигрәк каралып беткән бакыр бандажлы, кызыл көпчәкле, ап-ак торбалы, ерткычларча елгыр «И. С»—«Иосиф Сталин» күзгә нык ташланып тора иде. Аны малайлар «бурзай» дип йөртә иделәр, чынлап та. ерактан караганда ул матур бурзай этен хәтерләтә иде. Әле менә монысынын да күкрәгенә Юлбашчының кызыл бакырдан эшләнгән профиле чекрәеп карап тора, нинди могҗиза белән сакланып калгандыр ул?
Рушан бу паровозга шундый бирелеп карап торды, ирексездән үзе тирәсендә кайнар шлак төшеп көйдерелгән креозотлы шпаллар исен, йөгерек «бурзай»дан бөркелеп торган кайнар пар һәм машина мае исен тойгандай булды. Бу ис һәрвакыт күмере янып, суы кайнап утыручы, тукталышларда кочегар чистартып тора торган мич авызыннан да, өйдәге күнегелгән зур самовардан да килгән шикелле, һаман да килә иде кебек.
Рушанны станциядә үсте дип әйтергә дә була, шуңа күрә ул бу күркәм паровозны бик жинел генә Мартукта итеп тә күз алдына китерә ала. паровоз тирәсендә өч ир-ат та булырга тиеш әле. Аларнын берсенен кулында—озын саплы кечкенә жинел чүкеч, икенчесендә—биш литр сыешлы шактый зур май савыты—масленка, ә өченчесендә—тукталышларда тендар белән мич арасында йөгергәләп йөрүче кочегар кулында көрәк белән кувалда булыр. Кечкенә чүкечлесе—машинист, әгәр дә паровозның түшендә Юлбашчы профиле булса,—ә ул бик күп йөк паровозларында бар,—машинист, чүкече белән суккалап, көпчәкләрне-фәләннәрне тикшергәнчегә хәтле, беренче эше итеп мыеклы генералиссимуснын йөзен көзгедәй ялтыратып-чистартып куя. моны бик каты таләп иткәннәрен белә ул. Чибәр туташларның да һәрберсе бизәнергә-төзәтенергә ул кадәр үк вакыт сарыф итмидер, ә менә Юлбашчыны һәр тукталышта карап- кадерләп торырга кирәк.
Сагышлы-монсу уйларга чумган Рушан юлын тулай торак ягына таба бормакчы булган иде. әмма аның игътибары күрше юлда торган паровозга юнәлде. Паровоз зур. көчле, әле хәзер үк йөгертеп кузгалып китәрлек жегәре бар шикелле иде. Аның күкрәгендәге Юлбашчы профилен ямьсез генә итеп тимер кискеч зубилалар белән умырып-кисеп алганнар. Шулай булса да. ул әле. парларын бөркеп, менә хәзер кузгалыр кебек. Рушан аның сулыш алганын, вакыт-вакыт пар чыгарып, станция дежурные- ның соңгы командасын көтеп торганын ишеткәндәй булды.
Шул вакытта Рушанның күңелендә әле беркайчан да. беркемгә дә
сөйләмәгән хәтәр бер вакыйга калкып чыкты. Хәтерләсәләр, аны бары тик Мартукнын күптәнге кешеләре генә хәтерли торгандыр
Аллага шөкер, даладагы Мартукнын мәңгелек юлдашлары булган «ачлык» Һәм «салкын» дигән сүхзәр халык теленнән кире кайтмаслык булып төшеп калды шикелле инде Ни урманы, ни әрәмәсе, ни куак- фәләне юк, өстәл өсте шикелле тип-тигез. такыр далада яшә дә. йортынны нәрсә булса да ягып, җылытып кара! Сыерын булса, шул гына коткара— шунын салам катыш тизәге кушып сугылган тирес кирпечен ягарга була иде. Ләкин кыш бик иртә килә, сон китә, читәне дә, коймасы да калмый—һәммәсен комсыз мичләр ялмап кына ала тора. Сонгы чиктә станциягә йөгерәсең, анда ичмасам, үтеп-сүтеп йөрүче поездзардан бушатып калдырылган, яндырылган ташкүмер шлагы Монблан. Эверест таулары хәтле булып өелеп ята. Хәлсез хатын-кызлар, әби-чәбиләр иртә таңнан барып шул тауларда казыналар, үтеп китәргә тиешле чираттагы паровоздан яна шлак бушатканнарын түземсезлек белән көтеп торалар андый чакта юлын уңарга бик мөмкин—янып бетмәгән зур-зур ташкүмер кисәкләрен дә табарга була.
Егетләрне әйткән дә юк инде, үсә төшкәнрәк, елгыррак малайлар да паровозлар тирәсендә кайнашалар, кочегарга су тутырырга булышкан булып, берничә кисәк ташкүмер сорап яки урлап алырга өметләнәләр паровозлар белән бергә үлгән бу эш-гамәлнен үз исеме дә бар иде— ташкүмер сыптыру! Эшли-эшли арып хәлдән тайган кочегар һәрвакыт килешә, чөнки, паровоз миче белән тендер арасында чабып йөреп, икегә ярыла алмый, ә кыш көннәрендә су тутырганда, әз генә авыз ачып торсаң да, суын ташып чыга да, паровозның койрыгы бозланып ката Әле аннан да хәтәре—ташкүмер бункерына су тулырга мөмкин, янә кочегарга бәла: җилдә-буранда юл буена кувалда белән шул бозланып каткан күмерне ват! Ул заманнарда бит хәзерге кебек автоматика юк иде
Тимер юл рельслары арасында фил хортумы шикелле брезент торбалы галәмәт зур колонка—каланча булыр иде, менә шуны башта тендер авызына турылап куярга, аннары, төшеп, шулай ук бик зур тәгәрмәч-капкасын ачарга һәм, су тулуга, ябып та өлгерергә, брезент торбаны урынына этеп куярга кирәк—мескен кочегарга маймыл урынына әле өскә, әле аска чабып йөрергә генә кала. Ә паровоз мичен чистартырга күпме көч кирәк9 Болар һәммәсе дә барган уңайга кулдан эшләнә бит, шунда ук мичкә ташкүмереңне дә ташлап өлгер! Менә шуңа күрә дә, малайларнын көне- төне станциядә кызык өчен генә кайнашмаганын белсәләр дә. кочегарлар аларнын паровоз янына җыелуларына каршы килмиләр, ни генә әйтмә, булышчылар бит Моны станция башлыклары да, машинистлар да күрмәмешкә салына
Өйдә бер тиен акча юк, казакъ авылларыннан бер арба тирес кирпеч сатып ала алмыйсың, нишләмәк кирәк—шундый зәмһәрир салкын кышларда ун яшьләреннән Рушан да станциягә «ташкүмер сыптырырга» йөри башлады
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: станция янындагы кәҗүннәй йортларда тимерьюлчылар яши. аларнын малайлары вокзал тирәләрен үз биләмәләре итеп саный, читтән килеп, паровозлар тирәсендә кайнашкан башка малайларны бер дә яратмыйлар иде Әлбәттә, аларнын, Рушаннар шикелле, күмер өчен кайгырасы юк—тимерьюлчыларга ташкүмер бушлай бирелә, аларга әле иске шпаллар ла эләгә, ташкүмер мәктәпкә, хастаханәгә, райкомга, милициягә дә бар Шулай булгач, яшәргә була. Әмма станция малайлары да барыбер «күмер сыптырырга» йөри һәм бу шөгыльнен осталары саналалар иле Дөрес, алар ташкүмернең «михайловский» дигән сорты белән генә кызыксыналар, чөнки шундый күмер генә самовар куярга ярый Ул заманнарда исә һәр мөселман йортында иртәдән кичкә кадәр самовар кайнап утыра, менә шулар өчен паровозлардан «ташкүмер сыптыралар» да инде Күмернең үз хакы да бар чиләге ике сум тора, ә чиләк зур—егермешәр литрлылар. күмерне чүмәкәйләп өеп бирәләр
Шулай эшләп тапкан акчаларына станция малайлары кинога йөриләр, көнбагыш чиртәләр, хәтта бер малай шулай итеп жәй буена үзенә велосипед алырлык акча да жыйган, дип сөйлиләр иде. Ә ул заманда велосипед—зур байлык инде ул.
Бик унышлы башланып, бик зур фажига белән тәмамланган ул көнне Рушаннын гомергә дә онытасы юк. Кышкы каникул көннәренең берсе иде. Ул үзенең дусты Диас Искәндәров белән иртән иртүк станциягә барырга сөйләшеп куйган иде: барып чыкса—«ташкүмер сыптырырга», юк икән—үтеп киткән паровозлардан ташлап калдырылган шлакны булса да җыеп кайтырга.
Чанасына чегәннәрдән калган, ямалып-яньчелеп беткән иске чиләк, зур гына капчык һәм жәй көне колхоз алачыгында ясатып алган тимер кисәү агачы салып Рушан Диасны ияртеп бергә вокзалга төшеп китте. Диас үзе генә һич тә бармас иде, чөнки, бер мәктәптә укысалар да, станция малайлары соңгы вакытларда бик тә бәйләнә башлаганнар иде Рушан күпне күргән, кыю малай санала, шуңа күрә Диас аңа ияргән дә иде инде.
Төн буена ябалактай мамык кар яуган, көн җылы, җилсез—каникул өчен менә дигән инде: шатлан гына!
Озакламый беренче юлга йөк поезды килеп туктады. Кочегары да әйбәт кеше булып чыкты, тендерга су тутырырга рөхсәт итте. Әле Рушанны аннан да зуррак шатлык көтеп торган икән паровоз өстенә үрмәләп менсә, ни күрсен—бункеры кисәкле-кичәкле күмер белән шыплап тутырылган, иң өстә галәмәт зур кисәге ята, ватсаң, бер ун чиләкләп булыр һәм бөтенесе дә «михайловский» ташкүмере!
Су тутырып азапланган арада, машинист үзенең ярдәмчесе белән станция буфетына китеп барды, күрәсең, радио аша аларга озак торасыларын әйткән булганнардыр. Рушан, кочегарның паровоз мичен чистартып бетергәнен күреп, Диаска кул изәде, бу—паровозның теге ягына чык, дигән сүз иде. Авыр сөякле Диас мышный-мышный вагон астыннан килеп чыкканны да көтмичә, үзе кар өстенә бер-бер артлы күмер ыргыта башлады—мондый бәхетнең тәтегәне юк иде әле. Диас башта күмер кисәкләрен ераккарак илтеп өя башлаган иде, Рушан ана. вакыт әрәм итеп тормаска, шушында—паровоз янына өяргә кушты. Кочегар паровозның икенче ягында мич белән әвәрә килеп азаплана иде, Рушан байтак кына күмер ыргытып өлгерде, ә Диас аларга оста гына итеп кар сибә бара иде—бик күренеп ятмасыннар.
Рушан өстән кочегарга су тулып беткәнен әйтүгә, тегесе әлеге зур кисәк күмерне тәгәрәтеп төшерергә рөхсәт итте—юлда анын белән чиләнәсе килмәгәндер инде. Әмма Рушан, ничек кенә көчәнмәсен, зур күмерне урыныннан кузгата алмады, ә Диас паровозга үрмәләп менәргә курыкты, юкса бергәләп ничек тә төртеп төшергән булырлар иде әле. Кочегар бункерга үзе күтәрелде дә, әлеге күмерне юлның поселок ягына тәгәрәтеп төшерде Шул арада машинист белән анын ярдәмчесе дә күренде, чөнки станциянең аргы башында, поездга юл ачылганын белдереп, семафорның яшел уты кабынган иде инде.
Рушан да тиз-тиз генә аска төште, Диаска күмер кисәген кар белән күмәргә булышты: машинист ярдәмчесе паровоз тәрәзәсеннән күреп алмагае дип курыкты, кочегарга да эләгергә мөмкин иде. Шул кадәр күп ташкүмергә хужа булган Рушан шатлыгыннан жырларга-биергә дә әзер иде. Диас белән икесе дә авызларын җыя алмыйлар: менә өйдәгеләр шатланыр инде, дип куаналар, әле күмернең бер-ике чиләген кибетче Кожемякина түтәйгә сатып та җибәрсәләр, әниләрдән акча теләнмичә генә, ике атналап кинога йөрергә дә буласы иде.
Кирәк бит нәкъ шул вакытта, PTC ягыннан бер төркем станция малайлары күренде. Төрле яшьтәге сигез-тугыз малай. Рушан белән Диас әз-мәз кар сибелгән ташкүмер өеме янында кукраеп басып тормаса, бәлки, ул малайлар аларны күрмичә үтеп тә киткән булырлар иде. Гөнаһ
шомлыгына каршы, күрделәр шул, күмер өемен дә күреп алдылар. Бу кадәр күмерне станциянең ин елгыр малайлары—бертуган Чурсиннар да «сыптыра» алганнары юк иде әле. Гади күмер генә дә түгел бит. самовар күмере—«михайловский»! Малайларның атаманы Фаддей инде үзеннән өлкәнрәк егетләр арасында да кайнашкан, шуңа күрә күмер өеме янындагы бу ике өтек аның өчен чүп тә түгел иде. Ул күмерне тартып алырга уйлады—элек тә еш кына шулай итәләр иде Бу кадәр шәп күмерне Татар бистәсенә илтеп сатсаң, кесәгә күпме акча керәсен дә чамалап алган иде бугай ул.
Станция малайларының өерелеп үзләренә таба килгәннәрен күргәч. Рушан белән Диаснын котлары очты, аларнын күңеле ниндидер бәла булачагын сизенә иде. Бу очрашудан яхшылык көтеп тә торасы юк— күпкатлы кызыл кирпеч йорт малайларының холыклары билгеле. Әгәр дә табыш бер-ике чиләк күмер генә булса, кызганып та тормас идеи, әмма гомергә бер килгән мондый табыштан үз иркен белән баш тартырга— юк, һичкайчан була торган эш түгел бу, талаш-сугышсыз гына берәүнен дә үзенекен бирәсе килми.
Кыюлык өчен кычкырып сүгенә-сүгенә якынлашкан Фаддей, паровозлардан калган ташкүмер бары тик аларга—станция малайларына гына булырга тиеш, дип игълан иткәч, Рушан үзе дә көтмәгәндә тыныч кына аны күмер өеме яныннан авыр кисәү агачы белән этеп җибәрде Фаддейны өркетү өчен: «Хәзер Хәмит белән чечен Солтан чана тартып килеп җитәчәк. Күмернең кемнеке икәнлеген менә шуларга аңлатырсың, яме!»—дип тә өстәп куйды.
Ул заманнарда Фаддей кебек ыбыр-чыбыр гына түгел, Солтаннан станциянең өлкәнрәк хулиганнары да курка, гомумән, поселокта чеченнәр белән бәйләнешергә берәү дә атлыгып тормый иде Солтан Татар бистәсендә яши, ә Фаддей Рушаннын әбисе сукыр Мәмлиева карчыкнын мөселманнар арасында абруйлы булганын да белә, Рушанны да чеченнәр белән бергә еш күрә иде Шуңамы, ул беразга шүрләбрәк калды шикелле
Әмма беразга гына. Мәктәптәге укуына караганда. Фаддей зирәкләрдән түгел, авыр уйлый торган малай иде Инде кулга кергән табыш шуып бара түгелме сон? Аннары, малай-шалайлар алдында сынатасы да килми иде анын: шундый бай табышны манка ике татар малаеннан тартып та ала алмады, дип көлеп йөрерләр иде бугай.
Шулчак Диас белән бер сыйныфта укучы кәтәнә генә бер малай, кыюланып китеп, бер күмер кисәгенә үрелде Мондый оятсызлыкка хәтта Диас та түзеп тора алмады. Ул сыйныфташына киез итеге белән шундый итеп китереп типте—тегесенең бүреге нәкъ Фаддей аяк астына атылып барып төште. Бу хәл станция малайларын тагын да аптырашта калдырды— ә бәлки, «татарчоноклар» чынлап та чеченнәр ярдәмен көтәләрдер.
Күмер өеме китәргә торган поездның беренче вагоны янәшәсендә үк, ике юл арасында ята иде Рушан белән Диас күмер янында тораташ катканнар, ә станция малайлары төп тимер юл өстендә—ике рельс арасында таптаналар Арырак станция башында тизрәк кузгаласы килгән паровоз әледән-әле куе пар бөрки, шунлыктан малайлар томан эчендә калган кебек була. Ә каршыга ниндидер состав ажгырып килә—беренче юлдан китәргә җыенган поездны тыеп, тегесенә «яшел урам» ачканнар иде
Ажгырып килгән состав бертуктаусыз гудогын кычкырта. кисәтә иде. Машинист юл өстендәге малайларны соңлабрак күреп алды, әмма тизлеген киметергә уйламады да, чөнки ул малайларның кайсысы булса да ажгырып-дөбердәп килгән составы ишетер-күрер дип ышана иде Әмма бөтен бәла дә шунда: малайларның ин кечкенәсе дә бәрхеттәй җемелдәп яткан «михайловский» ташкүмере өеменнән күзен ала алмый, барысы да «сукыр-сангырау» иде бу мизгелләрдә Киеренке халәттә, бар көчләренә кычкырыша, акыра-бакыра—һәр ике як үзенекен даулый иде Шунлыктан, алар инде өсләренә менеп килгән составны абайламый да
калдылар, юкса, юлдан читкә ыргылып өлгергән булыр иделәр... ~
Паровоз малайларның өчесен шунда ук бәреп үтерде, Фаддейның ике аягы да киселгән иде, тагын ике бәләкәч юлдан читкә атып бәрелделәр—алары ниндидер могҗиза белән, бәрелеп-сугылып кына котылып калды. Ә Касперов фамилияле бер малай исә ничек исән калгандыр: паровоз аны өскә чөеп ыргыткан һәм ул, бампер рәшәткәсенә барып төшеп, нәрсәгәдер тотынып калырга өлгергән иде.
Паровозның ниндидер чыгып торган бер тимере Рушанга да тиеп узган иде, әле хәзер дә башында ун чигәсеннән өстәрәк биш тиен акча кадәрле түгәрәк пеләше—тамгасы бар, чәче-ние белән бер кисәк тиресе умырып алынган булган, юкса ул бүректән дә иде бит әле. Аннары, шул тимер кисәге тиеп киткәч, Рушан, күрәсең, егылгандыр, ниндидер катыга— мөгаен, күмер өеменәдер бәрелеп, сул аягын нык кына авырттырган иде. Ул бик озак—ике айлап аксап йөрде.
Анына килгәч, ул шунда ук нинди фаҗига булганын төшенеп алды: күпкатлы кызыл кирпеч йорттан болаңга таба кешеләр йөгерешә иде. Рушан, беренче юлда яңадан тоткарланган составның вагоннары астыннан үрмәләп-мүкәләп чыкты да, авырттырган аягын сөйрәп, әкрен генә елый-елый, чанасыз-нисез килеш өенә таба титаклады. Жинелчә курку белән генә котылып калган Диастан җилләр искән иде инде.
Өйгә кайткач, Рушаннын курку-коты алынулары тышка бәреп чыкты, ул косып җибәрде, температурасы күтәрелде.
Бер өч сәгатьләрдән сон аларга НКВДның шәһәрдәге тикшерүчесе килеп керде, ана поселок милиционеры Велигданов та ияргән. Рушан анын кызы Валюшка белән бер сыйныфта укый иде. Болар килеп кергәндә, малай тәки күмер көтеп ала алмаган салкын мич янындагы урын өстендә җансың бүрәнә шикелле ята иде.
Өйдәге салкынлыкны тоеп, сыкылап-елап утырган юеш стеналарны күргәч, тикшерүче, мөгаен, малайның ни өчен станциягә барып чыкканын шунда ук анлап алгандыр. Шулай да ул, ниндидер кәгазьләр сырлап тутырды да, Рушаннын әнисенә кырыс кына итеп әйтеп куйды: менә, янәсе, улыгыз өйдә китап укып кына утырса йә мондый матур көндә, каникулына шатланып, уйнап кына йөрсә—бу бәла дә булмас иде.
Урысчаны ипи-тозлык кына белгән, тормыш изгән, тын-юаш әнисе елап җибәрде. Ләкин станциядә булган хәлләрне ишетеп килеп җиткән Мәмлиева карчык ярдәмгә килде. Үзенә каршы сүз әйтмәслек катгый тавыш белән:
—Сез хаклы түгел, егетем!—диде,—Бәла минем оныгым станциягә барганнан килеп чыкмаган, ә ул анда барырга мәҗбүр булганга килеп чыккан. Әлбәттә, ул менә шушы салкын өендә катып үлсә, сезгә борчылырга урын калмас иде. Мәшәкатьләгәнебез өчен гафу итәсез...
Шәһәр түрәсе алдында каушабрак калса да, сүзгә Велигданов та катнашасы итте, ни дисәң дә, анын шушында яшисе бар, ә ул сукыр карчыкның Мартукга күпчелек булган мөселманнар арасындагы абруй- дәрәҗәсен яхшы белә иде:
—Иптәш капитан, сез юкка гына... китаплар турында... Әйбәт малай ул, отличник, минем кызым белән бер сыйныфта укый...—диде.
Капитан, монда килеп чыккан фажига-бәладән үзенә әлләни-нәрсә таммасын аңлап, урыныннан кузгалды да, саубуллашмый-нитми генә, иске одеал элеп куелган тәбәнәк ишеккә таба атлады.
Шуннан соң Рушанны бимазалаучы булмады, хәер, югары сыйныфта- гыларны укытучы бер апа «социалистик милекне урлаучы» малайны пионердан чыгарып ташлатырга тырышып шактый озак йөрде. Әмма педсоветта бу чарага бармадылар—бөтен авыл диярлек закон бозып яшәгән бер вакытта, андый шәфкатьсез әхлак була алмый иде...
Әле менә, иске ташландык депода басып торганда Рушаннын исенә шул куркыныч вакыйга килеп төште дә, кәефе кырылды, кайчандыр үзе бәхетле елларын үткәргән тулай торакка кайтасы килү юылды да бетте.
Шәһәргә ул бик күптәннән «Мәскәү» дип йөртелә торган тимерьюлчылар бистәсе аша кайтты. Шундагы Депо урамында анын беренче студентлар тулай торагы иде. Автобус тукталышына килеп чыккач. Рушан ерактан тимерьюлчыларнын ашханәсен күреп алды, техникумнарында үз ашханәләре булса да. Рушан монысына да еш кына кергәләп иөри иде. Бу ашханә һәрвакыт пөхтәләп саргылт-алсу төскә буялган, текә түбәсе ачык яшелдән булыр иде. Ә хәзер... ишекләренә аркылы- торкылы такта сугылган, тәрәзә пыялаларын ватып-кырып бетергәннәр, урыны-урыны белән череп беткән түбә астыннан янтайган-кыйгайган морҗалары тырпаеп тора Нинди кызганыч, монсу күренеш...
Кинәт кенә Рушанның йөзе яктырып киткәндәй булды, ул, вакытлыча булса да, авыр уйларыннан арынды шикелле...
X
зәк станциядә поезд бригадалары алышына—рейстан кайтканнары да, рейска китәселәре дә шул депо ашханәсенә сугылмый калмый, анда аларны чиратсыз ашата-эчертә иделәр. Рейстан кайтканнары аш-су янына, әлбәттә инде, берәр кружка сыра да ала. Рушан яхшы хәтерли: тыны беткән кеше шикелле, авыр сулыш ала торган насослы капкорсак мичкә янында һәрвакыт башына челтәрле ак калфак кигән юан гәүдәле буфетчы хатын басып торыр иде. Паровозчылар һәртөрле салатгыр-каймактыр алалар, әле, житмәсә, алар сузган биш сумлыктан күпмедер вак акча да кайтарып бирелә.
Күпмедер вагы белән бер сумлыгын учына кысып тоткан Рушан, шулай булырга тиешлеген белеп, көнләшми-нитми генә эченнән уйлый иде: «Менә, эшли генә башлыйм әле, мин дә биш сумга ашап йөрермен* Ул заманнарда һәркем үзенә бәхет килеренә ышана, өмет белән яши һәм көтә дә белә иде. Ул хәзер күптәннән биш сумлык ашый, ә кооператив забегаловкаларда кайвакытта унлыгын да кызганып тормый. Күптән түгел генә Мәскәүдә шундый бер ашханәгә кергән иде анда токмачлы аш үзе генә дә биш сум тора, дөрес, инде бүгенге яна акча белән, димәк, сонлап булса да, бу тормышта нәрсәләрдер чынга аша. Биш сумга тулы әбәт ашап чыгу—ул хәзер хыялый әкият, төштә булган кебек кенә, кызганыч ки. мәңгегә шулай булып калыр да шикелле.
Ниндидер билгеле бер яшькә җиткәч,—ә ул һәркем өчен үзенчә була,—кеше ирексездән (урынлымы-түгелме—анысы башка мәсьәлә) үткән тормышына йомгак ясый, югалтулары белән килешә, зур өметләренең җимерелгәнен таный һәм хәзер инде үзенең фарахтарын-күзаллауларын елмаеп кына искә ала. ә бит ул аларны озын-озак кайнар бәхәсләрдә яклый иде Яңа буыннар аларнын самими-беркатлылыкларына көлебрәк карасалар да. ә бәлки, кайбер вакытларда аларнын зирәклекләренә гаҗәпләнерләр дә әле. .
Бервакыт Тимерьюлчылар сараена—«Тимерлемкә биюләргә баргач, ә Рушан анда, үзен Исмәгыйль-бәк яклаганга гына түгел. Казакъстан тимер юлының бокс буенча җыелма командасына бик иртә кереп, хәтта бер тапкыр «Локомотив» составында Бөтенсоюз ярышларында да катнашканлыктан. үз яшьтәш-кордашлары арасында шактый билгеле егет санала иде,—менә шунда биюләргә баргач, гомергә истә калырлык тагын бер кызык кына вакыйга булган иде
Ул заманнарда җирле патриотизм бик көчле, үз төбәкләрендә үсеп чыккан җырчыларны, музыкантларны, шагыйрьләрне, рәссамнарны, спортчыларны, хезмәт батырларын бик яраталар, хөрмәтлиләр иде Сәләтле-талантлы кешеләр өчен игелекле, искиткеч ихлас-эчкерсез заман иде ул Шуна күрә аларнын җәһәннәм артындагы тын шәһәрчекләрендә дә илленче еллар азагында джаз оркестрлары, үз эстрада җырчылары пәйда булды, концертларда заллар шыгырым тулы, рәссамнарның
Ү
күргәзмәләре үткәрелә, ә инде шигърият кичәләре турында әйткән дә юк иде.
Ул көнне алар Лом-Али Хәкимов белән бергә иделәр. Җитди чечен егете иптәшенең джаз белән мавыгуын бик үк өнәп бетермәсә дә. йөрәк хисләре аны Рушанга иярергә буйсындырган—күрше факультетта укучы анын күзе төшеп йөргән кыз башка җиргә бармаса бармас, әмма Тимерьюлчылар сараендагы шимбә биюләреннән калмас иде.
Чытлык-кыланчык Эллочка Изместьеваны ул көнне биергә еш кына ниндидер таныш түгел бер егет чакыра, шунлыктан горур чеченебезнен борыны төшкән иде. Теге ят егетне кыздан аеру өчен Рушан Эллочканын дус кызына игътибар күрсәтә башлады. Рушан, биеп туктагач, шул кызны Эллочка янына китереп куйды да. Эллочкадан:
- Кем ул, синен белән биюче егет?—дип сорады.
Кыз горур гына җавап бирде:
- Ул булачак юрист. Алма-Атадан, университет тәмамлап килә. Хәзер безнен прокуратурада практика үгә,—диде.
Рушан белән Лом-Али рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр һәм бер тавыштан диярлек:
- Юрист9 Үлеп-бетеп баручы һөнәр! Ике-өч бишьеллыктан сон эшсез калачак әле ул,—диделәр.
Бу сүзләр ихластан, нык ышанып әйтелде. Кыз Хәкимовнын техникумда укымышлы, житди егет саналганын, анын ил эчендәге һәм чит илләрдәге хәлләрдән хәбәрдар икәнлеген дә белә иде. Димәк, егетләр шаяртып сөйләмиләр.
Беркатлы Эллочка булачак прокурорны шунда ук «онытты», ни әйтсән дә. тимерьюлчы—гомерлек һөнәр ул!
Менә шулай, ул заманнарда алар, бер дә икеләнмичә, тиздән юристларның кирәге калмаячагына ышаналар, җинаятьчелек бетәчәк дип уйлыйлар иде. Бу самими ялгышу хәзер бигрәк еш искә төшә: җинел генә кергән зур акчалардан һәм жәзага тартылмауларыннан башлары әйләнгән җинаятьчеләрнең бәхет сәгате сукты, аларны ишетеп кенә түгел, күреп тә белгән бик күпләргә хәзерге хәл коточкыч куркыныч, төзәтеп булмаслык өметсез булып тоела...
Тормышына йомгак ясаганда, артык һаваланып, борын күтәрмисен, тәкәбберләнеп, эреләнә алмыйсың, элекке шикелле юк-бар өчен дә бәхәсләргә кермисең, бик күп кенә күптәнге хыялларыңның җимерелеп төшкәнен танырга туры килә. Бер генә юаныч кала—киләчәккә нинди ышаныч-иман, нинди өметләр белән яшәлгән бит! Аларны хәзер ин матур, иң татлы төшләрендә дә күрә алмыйсың...
Әмма Рушаннын өмете өзелеп, бик нык күңеле кайтуының сәбәбе— бүгенге болгавыр тормыш түгел, ә үз буыны иде. Теге, булачак юрист егет турында ихластан әйткән шикелле, яшьлегендә ул шулай ук чын күңеленнән бу әшәкелекләрнең бетәренә ышана иде: гаделсезлек, кабахәтлек, оятсызлык, наданлык, компетентсызлык, эчкечелек, ярлылык- хәерчелек, мәгьнәсез-ятышсыз тормыш-көнкүреш—болар һәммәсе дә. Рушаннар буыны җитлегеп, җәмгыятьтә үз урыннарын алуга юкка чыгарга, бетәргә тиеш кебек иде. Рушан өлкәннәргә белем, зыялылык җитми, аларны каһәр суккан «караңгы иске тормыш калдыклары» изә. аларнын эчке ирекләре юк. алар богауланган шикелле, дип уйлый иде. Ә менә яна буын. Егерменче съезд материалларын яттан үзләштергән яшьләр— алар бөтенләй башка: җәмгыятьнең бөтен хаталары-ялгышлары алар өчен уч төбендәгедәй ачык, алар башкача яшәячәкләр—чистарак, әйбәтрәк, гаделлек, алар белән бергә бөтен дөнья үзгәрәчәк. .
Яшьлегендә Рушан эчкечеләрне, ялкауларны, балаларын-гаиләсен ташлап китүчеләрне күңеле белән аңлый, гафу итә—шулай булырга тиеш, чөнки аларнын тормышын тоталитар җәмгыять гарипләндергән бит. дип уйлый иде.
Алар буыны, нигездә, әтисез үсте, сәбәбе бер иде—сугыш. Үзе
әтисез үскән егет бервакытта да сабыен ятим калдырмас шикелле иле Кая ул! Тыныч тормыш, әти-әниләре исән, ә балалар йортларының СаНЫ йШШТаН сонгы еллаРга караганда йөзләрчә мәртәбә артты
Менә шушы тормыштан күнел кайту—ин авыры, иң кыены—ул йөрәкне гел әчеттереп, гомер бетмәстәй сызлатып авырттырып тора Кемнәрдер, бәлки, бу хисләрне шиккә дә алырлар нинди беркатлы наив булгансыз. заманны, анын киләчәген тоймагансыз, диярләр Ничек карыйсын бит әле! Алар буынында һәммәсе дә бергә буталган—беркатлылык та. ышаныч-иман да. тормышка аек караш та Рушан уз чорын бик яхшы хәтерли Алтмышынчы еллар уртасы, ил башында—Брежнев, аз- маз гына төрлечә фикер йөртүләргә дә ирек куела.
Рушан бер ял көнен бик ачык итеп исенә төшерде: ул көнне алар «Пахтакор»нын футбол уенын карап утырган иделәр. Командада—атаклы бомбардир Красницкий (илле яшен дә тутыра алмады), аксыл-сары чәчле җитез Беляков (утыз яшен дә билгеләп үтә алмый калды). Пеле кушаматлы Хәмит Рәхмәтуллаев (кырык яшендә автокатострофада һәлак бутлы) Их, заманнар ..
Дуслар «-Ташкент» ресторанының жәйге кафесы террасасында башланган әңгәмәләрен дәвам итәләр
Рушан кайнарланып сөйли
—Иманым камил, минем гомеремдә үк ике герман дәүләте кушылачак. Корея дә берләшәчәк. Вьетнам турында әйтеп торасы да юк...
Ждвапка дуслары шаркылдап көлә генә—берәү дә анын сүзләрен чынга алмый, барысы да социалистик лөньянын берлегенә-бердәмлегенә һәм анын мәңгегә шулай буласына ышана Ләкин Рушан инде шул чагында ук бу хәлнен табигый булмавын аңлый иде—ничек инде бер халык, бер милләт ике төрле дәүләттә яшәргә тиеш? Ниндидер бер система, бер идеология хакына милләтләрне аерып буламы сон’
Бүген халык, күпьеллык йокысыннан кинәт уянып киткән шикелле теленә ни килсә, шуны сөйләү мөмкинлегеннән тәмам исергән-шашкан кычкыра да акыра Бигрәк тә яшьләр картларның тетмәсен тетә Янәсе сез ул үзегезнен теләсә нәрсәне дәшми-тынмыи гына хуплап торуыгыз белән илне шушы хәлгә китереп җиткергәнсез!
Бәлки, шулайдыр да. Әмма миллионлаган шахтерлар торгынлык елларында да көн саен күмерне Сталин заманнарындагыдан ким чыгармый иде. ә хәзерге хәбәрдарлык чорындагыдан күпкә артык та иле әле Нефтьчеләр җитмешенче елларда илгә ике йөз җитмеш миллиард долларлык «жир мае» суыртып бирделәр Ходай кушып, хәзерге яшь буын, алтынын-күмерен—бар булганын бергә исәпләп, хет алдагы гасыр башына шул кадәр сумманы эшләп бирсен иде әле' Торгынлыкмы фәләнме, демократияме-фәсхетме, илдәге миллионлаган таксистлар машиналарына утыра һәм. нинди көн булуга карамастан, сменага үзенен 350-400 километрын әйләндерә иде Чөнки халык акчалы иде!
Ә төзүчеләр? Рушан үзен белә-белгәннән бирле, аларнын эшсез утырганнары булмас һәм кичке сигезсез өйгә кайтмас, ә иртән еш кына карангыдан ук чыгып китәр иделәр Бәлки, илнен таркалуына жаваплылыкны һәркемгә үзенә тиешлесен бүлеп бирергәдер9 Илгә генә түгел, барлык социалистик дәүләтләргә мамык бәйсезлеге китергән үзбәк дехканынын ни гаебе бар? Ул ни-нәрсә өчен кызарырга тиеш әле? Үзенен хәерче тормышы, ярлылыгы өчен кызарса гына инде
Үз эшләрен намус белән башкарган, әле бу үзгәртеп кору чорына кадәр үк күзләре ачылган, тормышның кабахәтлекләрен алданрак күргән һәм аңлаган, үзләренен үткәне өчен йөзләре кызармастай кешеләр күпләр алар.
Моннан ун еллар элек, әле Брежнев заманында, ил «жиле чакрымлы адымнар белән коммунизмга якынлашып килгәндә», дәрәжәсе буенча илдә икенче кеше. СССР Министрлар Советы Рәисе Алексей Николаевич Косыгин
й. .к.з-.мя
вафат булды. Ин түрдә-югарыда утырган карт түрәләрнең үлемен халык фаҗига итеп кабул итми башлаган иде инде. Әмма Косыгин вакытсызрак вафат булган икән шул: аның үлеме кадерле Леонид Ильичның Туган көненә туры килгән икән! Дөрес, үләр көнен иң зур түрәләр дә сайлап ала алмый анысы, әмма бәйрәмнәрнең, бигрәк тә үз бәйрәменең ямен җибәрергә яратмаган Брежнев партия һәм Политбю-родагы ин якын көрәштәше- иптәше хакына да сүзен бирми. Шуңа күрә Косыгинның вафатын ил- халыктан өч көнгә яшереп тоталар. Бу вакыйга күп нәрсә турында сөйли булса кирәк—иң әүвәл исәннәргә дә, үлгәннәргә дә кадер-хөрмәт булмаган заман һәм шул замандагы начар гадәтләр турындадыр. Ә без: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!»—дигән булабыз.
Ничек кенә булмасын, әлеге кайгылы хәбәр кичкә таба Рушаннарның прораб бүлмәсенә дә килеп иреште. Инде кыш алды салкыннары тора, кибеп-корып баручы Арал дингезе ягыннан котырынып тоз тәме катнаш әче җил исә. Инде күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Планерка азагында кемдер ике шешә аракы белән әллә ни бай булмаган кабымлыклар күтәреп керде. Стаканнарга салып чыккач, дәртләндерергә теләпме, кемдер:
—Нәрсә өчен эчәбез?—дигән булды.
Шунда кайсысыдыр:
—Иптәш Косыгинның рухы өчен,—диде.
Житди һәм урынлы әйтелде шикелле бу сүзләр, эчәр өчен берәр сәбәп кирәк бит.
Барысы да стаканнарына үрелделәр, ул көнне бик арыган һәм тизрәк кайтып урынга авасы килсә дә, Рушан тыштан караганда кирелеккә охшаш, әмма ниндидер эчке бер каршылык-протест белән, хезмәттәшләрен аптырашта калдырып, кинәт кенә кистереп әйтеп салды:
—Мин анын өчен эчмим!—диде.
Аракыны инде авызларына китергән халык өчен бу сүзләр шундый кинәт булды ки, хәтта берсе чак кына стаканын кулыннан төшереп җибәрмәде. Ул заманнарда әле сәяси бәхәсләр кухнялардан урамнарга бәреп чыкмаган һәм ил башлыклары өчен эчеп куюдан болай ачыктан-ачык баш тарту гадәте дә юк иде. Һәммәсе дә гаҗәпләнеп, җанланып китеп, төпченә башладылар, ни өчен дә нишләп?
—Ә ни өчен әле мин аның өчен, Алексей Николаевичның рухы өчен, эчәргә тиеш?—дип, тавышын күтәребрәк әйтте Рушан —Ул хакимияттә кырык еллап утырды һәм кырык еллап жиңел промышленностька җаваплы кеше булды, дистә еллар министр иде. Ә шул вакыт эчендә халык өчен нәрсә эшләде соң ул? Нәрсә сатып алабыз, нәрсә киябез, ни белән мактаныйк? Франциядән китерелгән урыс кайры туннары, урыс күнитекләре беләнме?..
Хәзер шул күптәнге вакыйганы хәтерләп, Рушан көлемсерәп куйды Моннан ун ел элек, ул заманны бит хәзергесе белән чагыштырып та булмый, кибет киштәләре товарлардан сыгылып торган заман иде әле ул...
Талчыккан прорабларның барысының да эчендәгесе тышка бәреп чыкты! Һәркем үзенекен әйтеп калырга ашыга, хөкүмәт башлыгы рухына эчәргә теләгән бер кеше дә калмады. Ә бит, дөресен әйткәндә, Алексей Николаевич Косыгин хөкүмәттә дә. Политбюрода да ин начар кешеләрдән түгел иде һәм моны, башкалар шикелле үк, Рушан да яхшы белә иде. Бөек илне бөлгенлеккә төшергәннәре өчен бөтен халык каһәр укыган элгәрләре урынына килгән бүгенге идарәче даирәләр аңлыйлармы икән шуны?..
Актүбәдәге борынгы вокзал җимереп ташланганнан сон, үзенен Мартукка кайткан шул ерак көннәрен искә төшереп, Рушан Дасаев бер фикергә килде, анысы да шул каһәр суккыры «михайловский» ташкүмеренә бәйле иде; кешенең табигате бик сәер, дистә еллардан соң да аны әллә кайчан булып үткән хәлләр, шулар белән бәйле нәрсәләр дулкынландыра, дөньяда бөтен нәрсә дә үзара үрелеп берләшкән, дигән фикер кабаттан раслана. Бер шагыйрь дә бит: җирнең бер читендә кемдер суга таш ыргытса, икенче читендә ул туфан суы булып күтәрелер, дигән.
Теге вакытта, күмерсез-чанасыз килеш, авырттырган аягын көчкә сөйрәп, елый-елый өенә кайтып барган унбер яшьлек малай әле үзе дүрт елдан сон гына барып чыгасы бер шәһәрнен бер йортында «күбәләк» бантиклар яратучы кыз үсеп килгәнен, соныннан бер күрүдә үк шул кызга гашыйк булачагын, ә ул көнне әлеге йортта, анын исемен аерып телгә алмасалар да, Мартук станциясендә булган үзенә кагылышлы фажига турында сөйләтәчәкләрен фараз да итә алмый иде Әмма ул вакытта ни Тамара исемле кыз бала, ни анын әти-әниләре бу фажиганы анын исеме белән берничек тә бәйли аямаганнардыр Ә менә дүрт елдан сон. ниндидер күренмәс жепләр Рушаннын алдагы бөтен тормышын шул гаиләгә бәйләп тотачак иде.
Монын нәкъ шулай булганлыгына хәзер шикләнми инде ул. Чөнки кызнын әтисе Василий Петрович—машинист һәм анын теге каһәрле көндә ике паровозның берсендә булуы бик ихтимал, әгәр дә юк икән, ул барыбер бу вакыйга турында кайтып сөйләгәндер: андый фажигалар көн дә булып тормый бит һәм, мөгаен, сонрак почта тартмасыннан кызына адресланган хатларны алганда яки телефоннан сөйләшкәндә, ул беркайчан да Рушаннын кайчандыр үзе кайтып сөйләгән Мартук малае икәнлеге турында уйлап карамагандыр
Тормышта бөтенесе дә әнә шулай тыгыз үрелеп беткән, бу фикер дә аның башына әле генә килде Хәзер инде Василий Петрович та вафат, «Тимерлек» янында үзе очраткан, кулына озын ефәк баулы ноталар папкасы тоткан купшы бантиклы кызчык та картаеп баручы хатындыр, ул да үзен гомере буе яратып йөрүче кеше турында әле очрашканчыга кадәр күп еллар элек ишеткәнлеген сизенмәгәндер Югыйсә алар бәхетле яшьтә танышкан иделәр: кызга—ундүрт, малайга унбиш яшь кенә иде әле Кайтарып ала алмаслык, ерак калган заман.
Поезд бригадалары биш сумга ашап чыга торган тимерьюлчылар ашханәсен исенә төшергәч, Рушан тагын бер вакыйганы хәтерендә янартты— анысына да ирексездән катнашы бар иде анын.
...Сафия апанын туенда кайчандыр икәүләп «ишек бавы» тотып торган, соныннан эзе Ленинградка китеп югалган ерак туганы Мелис, егет булып җиткәч, кыска цигейка тун, хәзергечә әйтсәк, чын сарык мехлы пальто киеп йөрде. Бәхәскә ике бармагы белән бакыр биш тиенлекне бөгә ала торган Мелис төз-озын буйлы булып, тун ана иллә дә килешеп тора иде Ул вакытта инде сырган фуфайкаларны унайлы мех якалы кыска бобрик пальтолар алыштырып бетергән, аларнын күкрәк югарылы гында кыекча кесәләре дә бар. шунысы яшүсмерләргә тагын да ошый иде Шул үсмерләр арасында көяз егет Мелис Вәлиевнын бердәнбер мех пальтосы, әлбәттә, күзгә нык ташлана, анын хакында авыз чайкамаган кеше дә калмаган булгандыр Рушан хәтта бервакыт ул пальтонын бәясен дә ишетеп белде 450 сум икән! Ул акчага ике бобрик пальто алып була иде
Шулай килеп чыкты, инженер булып алгач, Рушанга камволь-постау комбинатын «химиягә» үзгәртеп коруда катнашырга туры килде Комбинат синтетик тукымалар, кыскартып әйткәндә, лавсан эшләп чыгаруга көйләнде Ул алтмышынчы еллар Зур Химия билгесе белән үтте тормышыбызга могжңзаи химия үтеп кергәч, нинди рәхәтлекләр булачак, дип. халыкка вәгъдәләрне юмарт өләштеләр Ин мөһиме—барысы да бушлай диярлек, бик арзан булачак, йөге—бер сум. дигәндәй генә, ни әйтмә, химия бит. димәк, һавадан, төтеннән, газдан ясала.
Матбугатта габардин, коверкот, бостон, диагональ, шевиот, драп, бәрхет ише чын табигый тукымаларны китте яманлау, китте яманлау' Баксан, алар кыйммәт тә. чыдамсыз да, тузанны да күп жыя. югач утыра, модалы да түгел икән—дөньяда ин алдынгы, ин прогрессив совет кешесенең хәзерге образына һәм бүгенге заманга, табигый ки. болар һич кенә дә жавап бирми Кыскасы, аларнын тамырын корытырга кирәк һәм эшне никадәр тизрәк тотсак, шул кадәр яхшырак булачак, имеш
Кыргызстаннын элекке Пешпек. хәзерге Бишкек, ә ул чагындагы
Фрунзе шәһәрендә әнә шундый комбинатны кырып салды Рушан һәм аның хезмәттәшләре. Ә бит ул заманнарда Кыргызстанда йонның исәбе- чуты юк иде, чынлап та, йөге—бер сум, таулардагы көтүлекләрдә миллионлаган сарык утлап йөри иде бит.
Хәтерендә, әбәткә туктагач, ниндидер бер тукучы карт, үпкәсен белдереп. Рушанга әйткән иде: «Акылыгызга килегез, нишлисез сез?! Табигать үзе бар иткән тукымадан да яхшырагы беркайчан булмаган, булмаячак та. Әгәр дә инде дәүләтебез акчасын кая куярга белми икән, табигать могҗизасы—сарык үрчетүгә сарыф итсен». Менә шулай дигән иде ул карт. Ә Рушаннар, газеталардан кисеп җыелган мәгълүматларны укып күрсәтеп, синтетик тукымаларның нинди искиткеч сыйфатларга ия икәнлеген исбат итеп маташтылар.
Беренче совет лавсаны йон габардиннан ун сумга арзанрак тора иде, ләкин ике елдан аларнын бәяләре тигезләнде, ә хәзер асылда үзебезнең йон тукымалар да юк, лавсан да каядыр югалды, ә бит шалкан бәясенә генә һәм күпме теләсәң, шул кадәр булыр, дип өметләндергәннәр иде.
Әле менә бу соңгы кышта Рушан, ничектер бер кибеткә кергәч, анда су буе чират күргән иде. Халык, сугыша-талаша дигәндәй, ясалма мех пальтолар ала икән. Ул моннан утыз еллар элегрәк Мелисның шундыйрак мех пальто киеп йөргәнен исенә төшерде, әмма ул чын мех пальто иде. ә болардан бер чакырымнан химия исе аңкып тора. Рушан арыш капчыгыдай саргылт шул нәрсәне кибеттә үк өстенә киеп куйган бер бәхетлесеннән бәясе ни хак икәнен сорады. Теге адәм, киң күңеллелек күрсәтеп, бәясе язылган ярлык кәгазен йолкып алып бирде. Йа, Хода! Булса булыр икән— нәкъ утыз ел элек ишеткән сан—450 сум! Әмма яна акча белән. Менә сиңа йөге—бер сум!
Габардинсыз-бостонсыз, йонсыз-тиресез, итсез-сөяксез утырып калдык түгелме сон? Миллиард сумнарны җилгә очырдык, табигатьне химия белән пычратып бетердек... Әйе, Фрунзедагы тукучы карт хаклы булган—акчаны сарык үрчетүгә тотасы калган, сарыкка, ә химиягә түгел.
Әгәр дә бүген кем дә булса илнең җитмеш ел эчендә мәтәштергән эре план-проектларын—авылларны колхозлаштырудан алып хәзерге азык- төлек программасына кадәр булганнарын—тикшерә калса, без үзебезнең аңгыралыгыбызга һәм наданлыгыбызга шаклар катар идек, дөньяның һәм үзебезнең хәзерге тәҗрибәбез биеклегеннән карасак, ул проектларның күбесенең корткычлыкка, диверсиягә тиң икәнлеген күрер идек.
Соңгы вакытларга кадәр хөкүмәтнең халык тарафыннан һәрчак җитди кабул ителә торган төрле карарлары арасында вакытлыча дигәннәре дә була иде. Алар шулай башланып та китә: «Шундый-шундый хәлләр аркасында вакытлыча бәяләр күтәрелә...» һәм башкалар. Әмма вакытлычадан да озаграк яшәгән бер нәрсә дә әлегә юк. Хөкүмәтнең шундый бер указы Рушанның хәтерендә гомерлеккә сакланып калды, ул аны һаман да оялып искә ала әле.
1961 елнын иртә язы иде. Рушан Экибастуздан китеп барырга җыенып, вокзал перронында басып тора. Шушындагы төрмәдә әле күптән түгел генә Александр Исаевич Солженицын утырган, ә җирле ТЭЦнын директоры Георгий Маленков үзе булган заман. Соңыннан Рушан аны Беренче Май бәйрәмнәрендә энергетиклар колоннасы башында демонстрацияләрдә дә күргәләде.
Рушан Павлодардан киләсе поездны көтеп тора иде. Менә шул вакытта вокзал репродукторы телгә килде, хөкүмәт указын тапшыра башладылар: «Шундый-шундый тискәре хәлләр аркасында» беренче апрельдән атланмайга бәяләр арта, вакытлыча, килограммы өч сум илле тиенгә кадәр булачак икән.
Рушаннын янәшәсендә шулай ук соңарган поездны көтеп торучы бер төркем халык бар иде. Алар хөкүмәт белдерүен ачу белән, бер дә хупламыйча тынладылар. Бигрәк тә җылы мамык шәл уранган юан бер хатын тузынды. «Аларнын «вакытлыча» дигәне гомерлек була инде ул!»—дип чәпчеде.
Яшьлегендә Рушан, күпчелек халык кебек үк. рәсми пропагандага һәм ташка басылган һәр сүзгә ышана иде. Шуна күрә ул. әлеге усал төркемгә үз фикерен җиткерүне, комсомол буларак, хөкүмәт карарын аңлатып бирүне үзенен гражданлык бурычы итеп санады. Ул алар янына тәкәллефсез генә якынайды да, мәсхәрәле елмаеп, катгый гына анлата башлады:
- Сез. иптәшләр,—диде ул,—бер бик мөһим сүзне ишетми калдыгыз бугай. «Вакытлыча»! Аңлыйсызмы—ва-кыт-лы-ча... Вакытлы авырлыклар үгәр. май да элеккедән арзанрак булыр. Мин үзем шулай булырына һич шикләнмим.—Үзенен шушы гамәленнән бик тә канәгать калып, ул алар яныннан читкәрәк китеп барды
Бу вакыйганы аның һич онытасы юк—соңгы елларда май белән даими өзеклекләр чыгып тора, май җитми интектерә. Рушан кайчандыр үзе майларына чыдаша алмаган обывательләр дип санаган теге кешеләрдән, күңеленнән булса да. гафу үтенә. Нинди яшь һәм беркатлы булган ул!
Экибастуз, Солженицын, Маленков.. Җәберләнгән юлбашчы белән җәберләнгән әдип... Безнең бу гөнаһлы жир йөзендә һәммәсе дә буталып беткән инде Әмма, ни генә әйтмә—аларнын һәркайсы. шул жөмләдән. билгеле. Рушан үзе дә бу шәһәрдән әлеге кечкенә перрон аша атлап китеп барган. Ә шәһәр ул заманнарда үзенен кырыс-усал төрмәләре һәм илдә беренче булып ачык ысул белән эшләүче руднигы белән танылган иде Хәзер. Солженицын китаплары үз ватанында күпләп басыла башлагач. Рушан Дасаев аларнын һәркайсысын аерым бер дулкынлану белән кулына ала: сон. шулай булмыйни—кайчандыр бер перроннан киткән кешеләр бит...
Рушан үзенең Солженицынга якынлыгын тагын шуннан да тоя. «Рак корпусы» романын әдип Ташкент хастаханәсендә язган, дип сөйлиләр яки. аңа шул куркыныч авыру диагнозын куйгач, роман язу нияте Ташкентта туган, диләр...
XI
еше язмышы югалтулар һәм табышлардан тора. Кайчакларда тегесе яки монысы йә күбрәк, йә азрак була, шуларнын бер-берсенә нисбәтенә карап, мөгаен, тормышыңны бәхетле яки бәхетсез, уңышлы яки уңышсыз дип хисапларга мөмкиндер. Асылында язмыш— төпсез кое. Ахыр килеп, анда барысы да җитәрлек, теләген булса, картлык көнендә үткәненне тыныч һәм гадел генә актарып баксаң,—чөнки ул инде синеке дә кебек, түгел дә кебек,—моны үзеннән башка беркем дә әйбәт итеп башкарып чыга алмас иде. Хәтта иң күренекле берәр әдип тә.
Ихтимал, шуңадыр. Рушанның үзе турында да язып калдырасы килә, шунсыз ул заманны, безнең һәркайсыбыздан башка күрсәтеп булмаган шикелле, тулысынча күрсәтеп тә булмас иде бит. Бәлки, тормыш юлындагы ниндидер маяклар, синең яратуларын һәм мавыгуларын ни өчен теге яки бу вакыйгаларны, язмышларны, югалту-табышларны шулай кабул иткәнлегенне аңларга булышырлар Атлантиканың биек текә яр буендагы Язмыш борыны дигән җиреннән алып Тын океан буендагы Находка портына кадәр сузылган галәмәт чиксез киңлекләрдә Рушанга бик күп нәрсәләр белән очрашырга туры килде бит
Ә нәрсә сон әле ул югалтулар? «Югалту» дип без еш кына берәр җисми әйбер турында сөйлибез: акча югалту, мәсәлән. Ә бит югалтулар күп төрле була, бөтенләй көтелмәгәннәре, ышанып булмастайлары, кайбер югалтуларны без. вакыты җитмичә, тоймыйбыз да.
Шундый югалтуларның берсе Рушаннын тормышында шактый иргә, әле югалтуларга кеше күнекмәгән һәм ана бик игътибар да итеп тормаган яшендә килде Үз вакытында әһәмият бирмәгәнгә һәм хәзер генә ул югалтуның никадәр тирән мәгънәле булуын ашагангамы. Рушан шул заманнарга әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Анысы да ярый: сонлап
К
булса да. аңлавын яхшы, дип юкка гына әйтмиләрдер ич...
’ Ул. дүрт бишьеллыкка арткарак чигенеп. Мартугын исенә төшерә Үткән тормышны шулай бишьеллыклап исәпләү безнен илгә генә хас. ул комга сенгән су кебек аккан вакытны кискенрәк тоярга ярдәм итә Рушан янә мәктәптә -Кем булырга телисен0- дигән ирекле темага язылган иншасында үзенен балерина булырга хыяллануын яшермәгән кызны исенә төшерә.
Бүген, әрсез кызлар иншаларында валютага эшләүче фахишә булырга теләүләрен оялмыйча язган заманда, ул кызыйнын хыялы берәүгә дә сәер тоелмас иде. Ә теге чакта... И-и-и. теге чакта Мартук гайбәтчеләре беркатлы үсмернең бәллүр хыялын челпәрәмә китерделәр шул. гомер буена анардан көлеп, уңышсызлыкларын күргәндә, «балерина» дип мәсхәрәләп кенә тордылар Ә кемнен тормышы гел унышлы гына була0 Юктыр андыйлар. булса да. бик сирәктер.
Бәлки, балерина булырга бөтенләй өмете юклыгын Валя үзе дә белгәндер. Ул һөнәргә бит бик кечкенәдән, махсус мәктәпләрдә һәм студияләрдә аерым укытучылардан өйрәнәләр. Билгеле инде, тузанга баткан Мартукта боларнын берсе дә юк һәм. мөгаен, якын киләчәктә генә булмас та. Әлбәттә, ул хәтта өмет тә түгел, ә болай гына, иркә кыз баланын бер мизгеллек җинел һәм тиз уалучан матур хыялы гына булгандыр. Өлкәннәр шул ин изге теләкнен ни-нәрсә икәнен белергә теләгәннәр. Белделәр һәм. кызны адәм көлкесенә калдырып, поселокка тараттылар...
Бервакыт Валя әрнеп әйтеп куйган иде: -Йа. Хода! Безгә инде егерме сигез яшь!» Үзенең ничәнче яшеннән этәрелеп китеп әйткәне билгесез— әмма бу сан анын авызыннан бик кайгылы булып ишетелде. Рушан да үсеп җитүенең, җитлегүенең исәбен-вакытын күптән белә—дөрес, аныкы яшьрәк, егерме биш яшендә булды. Әмма алар икесе дә үз яшьләрен дөрес аңлап кабул итәләр иде инде.
Әгәр дә Рушанның сыйныфташларыннан үзе турында сораштырырга тотынсалар.—хәер, нинди уңай белән сораштырсыннар, ди?—кино йолдызы да. генерал да түгел, ә гап-гади прораб кына ич,—алар анын исеме белән янәшә Валя Домарованы. «балеринаны» дә телгә алырлар иде. үз вакытында ул бит аңарга күз дә атып йөргән иде.
Әмма беренче мәхәббәт хисе турында үзеннән сорасалар. Рушан, уйлап та тормыйча, башка берәүнен—«1905 ел» урамында яшәүче, кулына ноталар салынган папка тотып йөрүче кызның исемен атар иде: Тамара.
Алар бәхетле үсмерлек елларында таныштылар—кызга—ундүрт, ә Рушанга унбиш яшь иде. Кайтарып алып булмас ерак заманнар. Ул чагында Рушан аны—чәченә купшы зәнгәр «күбәләк» кундырган, кулына озын ефәк баулы нота папкасы тоткан кызны Тимерьюлчылар сарае янында очраткан иде. Очратты да. артыннан ияреп тә китте. Тимерьюл-чылар көне унае белән яна акшарланган-буялган диварлары, ялт итеп юылган тәрәзәләре белән балкып торган әкияти вокзал бинасы яныннан да үттеләр алар. Баксан, кыз да Мәскәү бистәсендә. «1905 ел» урамындагы 28 нче йортта яши икән—кара син аны. хәтер шунысына кадәр саклап калган бит...
Хәер. Рушан белән Валяны да бер сүз белән генә аңлатып булмастай ниндидер хисләр бәйләгән иде—әле үзара сөйләшеп йөри башлаганчы ук. кыз. әлбәттә. Татар бистәсенең кара күзле бу малаена үзенен ошаганлыгын күнеле белән тоя. сизенә иде. Ә малай исә җәйге кинотеатрда ял көннәрендә була торган көндезге сеансларда күзләре белән гел аны эзли, күзләре очрашканда, кыз елмаеп та куйса, шатлыгы җиде кат күкләргә аша иде. Йнде янәшә туры килсәләр, йә очраклы гына анын күлмәгенә-мазарына. кулларына да кагылып китсә, малайның дулкынла-нуынын чиге булмый Рушан аны берничә мәртәбә велосипедта да йөртте бит әле! Хәзер аларнын ул гөнаһсыз мөнәсәбәтләрен моңлы-сагышлы елмаеп кына искә алырга калды.
Йә. велосипедта йөртте, ди. Монын ис китәрлек нәрсәсе бар сон0 Хикмәт тә шунда шул. кызлар ул заманнарда теләсә кайсы малайнын велосипедына утырмыйлар да иде. Кызлар альбомнарындагы: «Үлсән—үл.
әмма яратусыз үптермә!» дигән язулар да, башка гөнаһсыз мөнәсәбәтләр дә хәзерге яшүсмерләр өчен тузанлы тарих булып кына тоеладыр, бәлки Хәер, ул яшьтә әле Рушаннар буыны үбешүләр турында уйлап та карамый иде. Ин кызыгы, ин дулкынландырганы китапханәдәнме, кибеттәнме кайтышлый яки шунда ук «очраклы гына* очрашу яисә кызнын каршысына берәр чаттан велосипедта атылып килеп чыгу, аңа коедан сулы чиләген күтәрешеп кайту яки ул мәктәпкә барганда, янә дә «очраклы гына» очрашу булыр иде
Ул Валя белән жәй көне, пионер лагеренда ял итеп кайтканнан сон, кинотеатр янында танышкан иде. Легендар Джон Вейсмюллер уйнаган «Тарзан* фильмынын чираттагы сериясен күрсәтәләр, билет кассалары янында—мәхшәр, ә Рушаннар Татар бистәсеннән бер компания булып жыелып килгәннәр, араларында теге башкисәр чечен Солтан да бар иде Рушан кассадан ерак та түгел жирдә тыгыз итеп, ак тасма-күбәләк куеп үрелгән толымлы кызны шунда ук күреп алды. Кызнын бу сеанска эләгергә өметен өзгәне күз карашыннан ук сизелә иде. Шунда Рушан үзе дә аңышмастан кыз янына килде дә. бераз каушый төшеп сорады:
—Сина ничә билет кирәк"’
Кыз шатлыгыннан балкып китеп:
— Бер, теләсә кайсы рәткә,—диде һәм учындагы тирләп беткән көмеш акчасын сузды.
Рушанның күңеленә ул гомерлеккә шулай учындагы егерме тиен акчасын сузган килеш кереп тә калды.
Бәлки, алга таба Валя белән аралары бөтенләй якынаеп та киткән булыр иде. әмма техникумда укый башлавының беренче көзендә үк ул алсу •күбәләк* бантиклы кызны очратты Әгәр дә жәясендәге укны тартып торучы түгәрәк битле Амур дигән фәрештә бар икән, ул бер атуда ук Рушанның нәкъ йөрәгенә тигезде.
Валя белән дә. бер-берсенен күз алдында үскәнгәме, жәйге кинотеатр янында башланып киткән бер-берсенә тартылу хисе һаман да сакланып килә иде. Хәер. Валя—чибәр, үзсүзле, үзенен үзгә йолдызы барлыгына инанган кыз—биредәге малайлар арасыннан кемне булса да үзенә тин санадымы икән? Ул. һичшиксез, Мартуктан кайдадыр еракта үзен Искиткеч Принц көтеп торадыр дип ихлас ышана иде.
Ә бит туган ояларыннан тизрәк очып чыгып китәргә ашкынган Мартук гүзәлләренең һәммәсе дә диярлек шундый хыял белән яшәгәндер Шактый вакытлар үткәч, бер очрашканда Валя үзе шулай сөйләгән иде. Ул арада Валя инде Куйбышев шәһәрендә институт тәмамлаган, кияүдә булган, хәтта әле ике тапкыр бугай! Һәм. бераз тын алырга дип. әти-әниләре канаты астына кайтып сыенган чагы иде
Рушан бу вакытта үзе дә институт дипломы алган, хәтта чак кына Өйләнми дә калган иде, әмма туй дигәне һич тә анын гаебе белән сүгелмәде Анын өстендә ниндидер кара язмыш бар иде шикелле—кайсы кызга гына гашыйк булмасын, алар һәммәсе дә шашкын-дәртле мәхәббәткә сусаган, хыялларында жиде кат күкләрдә йөзәләр. Искиткеч Принцка өмет итәләр, бер мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез романтик тормышта яшәргә телиләр иде. Билгеле инде. Рушан әкияти принц була алмый, кызлар теләгән «бер мәшәкатьсез романтик тормыш»ны тәэмин итәргә дә кулыннан килми. Ул хәтта андый тормышны күз алдына да китерә алмый иде Ләкин шунысы сәер, ничәнче кат авызы пешсә дә, ул янә шундый ук берәр кызга гашыйк була’ кызлары да. күрәсең. бу егеттәге ниндидер сыйфатларны ошаталар, ана кияүгә чыгарга бик ашкынып тормасалар да. бөтенләй үк читкә дә тибәреп бетермиләр иде
Инде хәзер, картаеп барганда, бер ялгызы калгач, кемнәрнеңдер күз алдында ул. бәлки, уңмаган бер бәхетсез адәм булып күренәдер Әмма Рушан үзе һич алай санамый һәм үзенен үткән-кичергән тормышын һичкайчан да әйбәт хуждбикале тыныч рәхәт тормышка алыштырмас иде шикелле
Бервакыт ул, үзенең төзелеш эшләренә кагылышлы командировкадан кайтышлый, юл уңаеннан берничә көнгә генә Мартукка сугылды. Исәнләшеп-сөйләшеп туйгач, тегесен-монысын караштырып бетергәч, ул, бөек Сталинның яшелләндерү планын тормышка ашыру максатыннан, кайчандыр үзе утырткан һәм хәзер инде куәтле-зур булып үсеп киткән карагачларның, тирәкләрнең корыган ботакларын кисәргә булды. Шул эш белән шөгыльләнгәндә, анын янына велосипедка атланган кыю гына бер кыз бала килеп исәнләште дә бер язу сузды.
Рушан шакмаклы дәфтәр битен аптырабрак кына кулына алды, язучының кулын танып, ашыгып укый башлады.
••Рушан, сөеклем! Кичә синең үзебезнең якларга кайтканыңны ишетеп бик сөендем. Очрашып сөйләшсәк, уртак дусларыбызны искә төшереп утырсак, ә Володя Колосов белән Толик Чипигин кебек иртә вафат булганнар рухы өчен берәрне тотып та куйсак, әйбәт булыр иде. Нинди яшь, беркатлы- самими һәм бәхетле булганбыз, шуны аңламаганбыз, әйеме9 Мәктәпкә берәр кичәгә яки, әти-әниләрдән курка-курка, кача-поса гына паркка биюләргә йөрү, борылып карагач, синен ягымлы, ярату тулы карашыңны тою—нинди рәхәт, нинди матур чаклар булган ул!
«Минем турылыклы Рушаным»—синен исемеңне мин бик еш кына әнә шулай һәркем ишетерлек итеп, дус кызларны көнләштереп, кычкырып кабатлый идем. Сәер бит, безнең арада берни булганы юк, хәтта бер үбешмәдек тә, ә барыбер, ни өчендер, мин сине һәрвакыт үземнеке санап йөрдем, сина хакым бардыр кебек тоела һәм минем өчен утка-суга керергә ышана идем. Ялгышканмын. Гомумән, тормышымда күп ялгыштым һәм күп мәртәбәләр авызым пеште.
Әмма, бигрәк тә шуна күрәдер, бәлки, сине тормышым-язмышымнан сызып ташлап булмый. Бихисап татар туганнарын үзеңә карап, сокланып туйгач, бүген кич соңлабрак, сәгать унберләргә килеп чык әле. Валя »
Рушан укып бетергәнче, велосипедлы кыз китми торды—мөгаен, язуга борынын төрткән булгандыр әле, хәзер, әнә, кызыксынуын яшермичә, кайчандыр Валя апасы ошатып йөргән бу абыйны күзәтә.
Рушанның уйларга бирелеп, үзен онытканын күргәч, кыз үҗәтләнеп сорады:
—Килерсезме?
Рушан, сискәнеп, уйларыннан айнып китте, таркау гына:
—Килермен —дип җавап бирде, хәтере янә үткәннәргә кереп уралды
Мартукнын кичләре искиткеч була: җәен көндезләрен кырык градуслардан ашкан эсселек, вакыт-вакыт кайлардандыр көйдергеч-кайнар җилләр исә, ә кояш баюга бер могҗиза була—көтмәгәндә салкын төшә, һава сафлана, ә сонрак биектә, зәңгәрсу-кара төнге күктә бихисап якты йолдызлар кабына. Табигатьтәге бу сихри үзгәрешне хәтта күңеле катып беткән, бар нәрсәгә битараф кешеләр дә тоялар, юк-юкта, берәрсе сокланып әйтеп куя һай, кичләре дә кичләре, карап-сулап туйгысыз!
Ул көнне дә дала ягыннан түзеп булмаслык коры-кайнар җил исте, кешеләрне әлсерәтеп, кояш рәхимсез кыздырды, ә зур утлы-кызыл шар бакчалар артына, офыкка кереп югалуга, ниндидер тылсымчының кулы беләнме, бөтенесе дә үзгәрде дә куйды, хәтта, бакча хуҗаларын кич су сибү мәшәкатеннән коткарып, бер ярты сәгать чамасы җылы янгыр да явып алды.
Валяны Рушан сонгы тапкыр бик күптән, моннан жиде-сигез еллар элек күргән иде Кыз әле—студентка, җәйге каникулга кайткан, ә Рушаннын исә чираттагы ялы иде. Бию мәйданчыгында очраштылар, әмма юньләп сөйләшә дә алмадылар—кызны гел генә биергә чакырып торалар. Шәһәр Валяга үз йогынтысын ясап өлгергән: кыркылган-кистерелгән чәч, буялган тырнаклар, сонгы модалы купшы-көяз кием, үзен тотышында да ниндидер яналык бар—дорфарак кыланчыклыкмы шунда. Егетләр белән үзен бик ирекле-иркен тотуын, биюләрдән туктап торган арада шулар белән бергә ачыктан-ачык тәмәке тартуын Рушан килештереп бетермәде шикелле Ә
менә күпләргә кызнын шул кыланышлары ошый, хуплап «Күрсәтә бу!*— диләр. Вакыт-вакыт Валя артык күп һәм артык каты кычкырып көлә, шунын белән башкаларның игътибарын тагын да ныграк жәлеп итә иде Ләкин Рушан, авыз ачып, ана: «Син үзенне артык әдәпсез, артык вульгар тотасын»,—дип әйтә алмады. Кич буена шул сүзләр тел очында торса да. кыюлыгы җитмәде. Дуслары аңламас «Балеринасын юлыннан ычкындырган ачудан сөйләнә»,—дип әйтүләреннән курыкты Үз-үзенне табигый иркен тоту белән тупас әдәпсезлеккә якын вульгарлык арасын кем сизә, кем сизми дигәндәй, шул чикне Рушан сизә-тоя. ә Валентина үзе чамалап бетерми иде, ахрысы. Ана мөкиббән киткән поселок егетләре һәм кыхтары турында инде әйтеп торасы да юк: алар Валяный үз-үзен тотышын заманга ятышлы ин яхшы үрнәк итеп кабул иткәннәр иде
«Ниндирәк икән ул хәзер? Тормыш нәрсәгә өйрәтте икән үзен?»— Шундыйрак сораулар Рушанны көне буе бимазалап торды. Купшы капрон «күбәләкле», тыгыз үрелгән толымлы кызнын дымлы көмеш егерме тиенне үзенә сузып торган сурәтен соңгы мәртәбә күргән кыз—кистерелгән-буялган сары чәчле, әйтергә дә оят кыска мини итәкле, бармак араларына сигарет кыстырган кыз сурәте каплый да китә, каплый да китә иде
Дөресен генә әйткәндә, командировкадан калган берничә көнен өйдә үткәрергә дип кайтканда, Рушан Валя турында уйлап та карама!ан иде Әле хәзер, чакыру алгач та, әллә нинди планнар корып тормады Асылда, анын очрашуга баруы яшьлегендә үзенен шул кыз өчен кем булуын һәм ни өчен алар арасында бер нәрсә дә барып чыкмавын ачыклау өчен кирәк иде. Велосипедлы кыз артыннан биреп җибәргән язуында Валя матур сүзләр тезүен тезгән дә бит... Әйтерсең, алар. Сиам игезәкләре кебек, гел бергә булганнар!
Әлбәттә, Рушан үзе дә нык үзгәрде. Ул бик яшьли, бөтен яналыкны комсызланып йотардай вакытыннан ук шәһәр кешесе булып китте Үзенен «авыл бәрәңгесе» икәнлеген аңлагач, ул үзенә чит күз белән карарга өйрәнде, шул ана бик күп ярамаган гадәтләреннән арынырга ярдәм итте Әмма барыннан да бигрәк, үзендә булган яхшылыклар өчен ул гыйшык тотып йөргән кызларына бурычлы—алардан саф яктылык бөркелә иде сыман. Ул кызлар Рушан ахырынача аңлап бетерә алмаган ниндидер әкияти-хыялый дөньяларда, җиде кат күкләргә ашарга теләп яшәсәләр дә. аларнын берсен дә кулларында сигарет белән, урынлы-урынсыз кычкырып-кычкырып көлүләре, буялган тырнак, каралткан-зәнгәрлән-дергән каш-күз. бөтенләй итәксез диярлек мини-юбкалар белән күз алдына да китереп булмый иде
Ул кичтә элеватор янындагы тын урамда, кайчандыр утыртылган нечкә-зәгыйфь көмешсыман тупылларнын мәһабәт ябалдашлары арасына кереп сыенган өйдә алар икәүдән-икәү генә очраштылар
Чынлыкта, бер-берсе турында бик аз белгән ике зат
Әлбәттә, бу очрашу үзләренә бөтенләй башкача тоела иде
XII
овет урамына Рушан билгеләнгән вакыттан алданрак килде анын бу урамны азагына, кирпеч заводына кадәр карап узасы килә иде Ин сонгы йортта Эмма Бобликова тора, бервакыт анда октябрь бәйрәме кичәсенә җыелышып, Рушан белән анын дусларын кертмәгәннәр иде Биек койма артында кәеф-сафа корып утыручы бәхетлеләргә нинди дә булса этлек эшлиселәре килеп, шул йорт тирәсендә бик озак бөтерелгәннәр иде Ярый әле. ул хурлыклы адымнан кемдер тыеп калды Урам беткәч, аерым утарда Генка Лымарь яши, теге ноябрь киченнән сон ике атна үткәч, шунда Яна елны каршыладылар Эммадан башка кызларнын һәммәсе дә килгән иде, ә Эмманы, «хыянәтче» дип. чакырмадылар да. Рушаннын ул тирәләрне дә күрәсе килә иде.
И. ул яна ел бик кызык булган иде' Валентина ул елны унны бетерә.
С
Рушан исә Мартукка шәһәрдәге дуслары Роберт белән Рафаилны ияртеп кайткан иде. Алар, поезддан төшүгә үк, туп-туры мәктәпкә—яна ел кичәсенә киттеләр, ә шуннан сон инде, шау-гөр килеп, бирегә—Мартук читендәге утарга килделәр.
Ике шәһәр егете дә булу кичәгә аерым бер ямь өстәгәндәй булды, аларнын килерен алдан ишетеп белгән кызлар танымаслык гүзәлләр иде Шунлыктандыр, мөгаен, «бал-кичәнен хуҗасы» Саня Вуккерт бер өстәл тирәсенә үзара көндәш булган бик күп кызларны рәттән тезеп утырта алды. Ә иртәнге якта Роберт яшькелт күзле Томочка Солохоны озата китте дә үзен милиционер китерде. Егет адашкан икән дә, бик ышанып һәм гадәтләнгәнеңчә, милиция бүлегенә барып кергән—анын әтисе ул заманда өлкә прокуроры булып эшли иде.
Шунда Рушан гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр кызыл «Цимлянское» дигән шампан шәрабе эчте. Биек бокал эчендә, ут яктысында ул искиткеч матур уйнап-балкып тора иде. Бары тик шул кызыл шампан шәрабе өчен генә дә ул ерак калган яна елны искә алырлык иде. Әмма ул кичәдән тагын бер нәрсә күнелдә уелып калган әле: «Цимлянское»дан тыш анда гади шампан да булып, анысы... гади ярты литрлы шешәләрдә иде. Үткен телле Вуккерт ана шунда ук «Ике кешелек шампан» дигән исем дә биреп өлгерде, чөнки кайберәүләр, берәр шешә эләктереп, күзе төшкән кызы белән күрше бүлмәгә кереп шылырга ашыктылар..
Сүрән яктыртылган Совет урамына килеп чыккач. Рушан бераз югалып калды. Бакчалардагы куе-биек сирень куаклары караңгыга чумган йортларны каплап торганлыктан, ул каршыдагы өч йортның тәгаен генә кайсысы Валентиналарныкы икәнен абайлап бетерә алмый иде Элекке билге— Домаровлар янкапкасы каршысындагы кое да күптән юкка чыккан икән. Ул, алдан ниятләгәнчә, урам буйлап китеп барырга булды, сәгать унберләргә борылып килгәч, кайсы капканы шакырга икәнен, мөгаен, чамалар әле. Әмма кинәт кенә бер бакча артыннан матур гына итеп гитара чирткән тавыш ишетелде, аннары—ниндидер тын, шатлыклы аваз, күптән кыркылмаган сирень куаклары кыштырдавы—янкапкадан ак күлмәкле, зифа буйлы кыз күренде, ул ерактан ук ясалмарак пышылдап:
—Рушан, минем кайда торганымны әллә оныткансың да инде?—дип сорады.
Рушан тиз генә юлны аркылы кисеп чыкты да, яңгырдан сон җыелган күлләвек аша сикереп, кыз янына килеп басты, үзенә сузылган салкынча һәм искиткеч ягымлы-нәфис кулны кысып алды
—Исәнме, Валя. Бер дә онытмадым,—дигән булды ул, бераз каушый төшеп —Алданрак килеп, Эмма Бобликовалар йортына кадәр барып килергә теләгән идем, сез анда, безне—Татар бистәсе малайларын кертмичә генә. Октябрь бәйрәме кичәсе үткәргән идегез.
—Ә син эчкерле икәнсен,—дип көлемсерәде Валя.—Ичмасам, бергә үткәргән яна ел кичәсен исенә төшерер идең! Теге, синең дустыңны, Роберт иде бугай, иртәнге якта милиционер китергән кичәне, дим Ә нинди шампан эчкән идек ул чакта, ә! Кызыл «Цимлянское»! Беләсеңме, шуларны сөйләсәм, мина беркем дә ышанмый . —Кыз кинәт кенә күңелсезләнеп калды.
Менә шулай, капка төбендә үк, истәлекләр киче, «Ә хәтерлисенме?..» сорауларына җаваплар уены башланып китте
—Сезнен бакчада нинди гитарачы яшеренгән?—дип сорады Рушан
—Мин байтактан гитара чиртәм бит, студентлык елларымнан бирле,— диде Валя —Начар уйнамыйм, диләр—Бераз тынып торгач, кинәт өстәп куйды:—Син бит минем хакта бернәрсә дә белмисен. Безнен бит хан заманнарыннан бирле күрешкән юк инде. Әйдә, рәтләбрәк күрим әле үзеңне,—дип шаяртып, биек багана башындагы фонарьдан төшкән сүрән яктылыкка табан—күрше йорткарак өстерәде.
Күршеләрнен кыйшайган коймасы буенда Рушанны әле тегеләй, әле болай әйләндергәләп караштырганда, Рушан үзе дә олыгаеп киткән Валяны
күзәтү форсатын ычкындырмады.
Аллага шөкер, теге бию мәйданчыгындагы акшарлы сары чәчле кызыйдан берни дә калмаган икән. Хәзер Валя, гадәттәгечә, табигый бернинди химиясез-бөдрәләрсез чәче шома гына итеп артка таба жыеп куелган, киң-биек маңгае да ачылып киткән, күз тирәләренә сизелер- сизелмәс кенә төс иңдергән, шунлыктан карашы да серлерәк, матуррак тоела. Бу серлелекне ул әле тагын үсмерлек елларында күргән Голливуд фильмнарындагы Грета Гарбо, Мерилин Монро. Элизабет Тейлорлар кылана торган алым белән дә көчәйтеп жибәрә Валентина кинәт кенә, гел көтмәгәндә керфекләрен түбән төшереп, күз карашын читкә ала. аннары үзенен матур башын оста гына итеп бора да керфекләре янадан күтәрелә һәм күзләре йолдызлар шикелле жемелди башлый
Бу «жемелдәшкән йолдызлар» дигән мактау сүзен кызга биюләр вакытында ниндидер бер практикант егет әйткән иде. Ә Мартукта ул практикантлар жәйләрен житәрлек була инженерымы, табибымы, ветиринары-фәләне, дисенме—буа буарлык! Ә Валя теге чакта шунда ук. түзмичә, Рушанга мактанасы итте: «Минем күзләрем, чынлап та. жемелдәшкән йолдызлар төслеме?»
Хәзер сокландыра белүнен бу ысул-алымын ул шулкадәр оста һәм җитез итеп, сәнгатьчә башкара иде, ул хәтта анын гадәтенә әйләнгән иде инде. Әле дә менә Рушанга әнә шул «жемелдәшкән йолдыз»лы карашын берничә мәртәбә бүләк итеп өлгерде.
Артка жыеп куйган чәче өстендә ялтыравык муар бант, ул ачык бизәкле эре тропик күбәләккә охшап тора. Менә шул «күбәләк» аны аеруча матурайтып-яшәртеп күрсәтә—зифа буйлы бу гүзәл инде ике мәртәбә кияүдә булып кайткандыр, дип берәү дә әйтә алмас иде шикелле.
—Кызганыч, яшьлегемдә сине бәяләп бетермәгәнмен,—дип көрсенеп куйды Валя —Бик чибәр күренәсен: менә дигән ир-егет, тазарып-ныгып та киткәнсең. Ә мин сине еш кына иске велосипедка атланган йолкыш бер малай итеп искә төшерәм Син һәрвакыт көтмәгәндә һәм бик еш килеп чыга идең. . Ә соңыннан бөтенләй югалдың . —Анын холык-табигатендә әнә шундый шартлаучан кискенлек бар иде —Өстенә элгәнең дә ярыйсы, башкалача...
Бу «элгәнен» сүзе Рушанның күңеленә тиеп узды—«1905 ел» урамында яшәүче кыз бер генә дә алай әйтмәс иде.
— Поселокныкылардан бик азлар гына чын шәһәр кешесе булып китә Рухы, асылы белән, дим,—әле һаман да Рушанны тартынусыз-нисез әйләндергәләп, күңеленә үгеп керердәй карашлары белән бораулыи-бораулый, ул сүзен дәвам итте.—Син моны булдыргансың бугай. Славка Афанасьевны хәтерлисеңме? Ну, теге, биегәндә уйнаткычтагы пластинка-ларны алыштырып торыр өчен сез яна ел киченә чакырган егетне әитәм Ул. баксаң, «Караван» көен ярата икән, гел дә шул Эллингтонны әйләндереп торган иде
—Әйе, хәтерлим,—дип елмайды Рушан, ул кичтә, чынлап га. шундый мәзәгрәк хәл булган иде шул.
—Менә шул Славик, мәсәлән, шәһәр кешесе була алмаган һәм була да алмас, мөгаен Юкса, синең шикелле үк, башкалада—Алма-Атада яши Мин аны узган айда күрдем, әти-әниләре янына кайткан иде Корсак үстергән, юньләп кырынмаган да, бик каты эчә бугай Өстендә ниндидер «Мосшвейпром» костюмы капчыктай эленеп тора Ә син импорт кигәнсен, француз парфюмериясе исләре дә бар үзендә, бер сүз белән—джентльмен
Карап-өйрәнеп бетергәч, ул Рушанны култыклап алды һәм кинәт, янә көтелмәстән әйтеп ташлады:
—Ярар, синеңчә булсын. Бобличихалар йорты яныннан әйләндереп алып киләм үзеңне. Бәлки әле хужабикә дә килеп чыкмасмы шунда—алар сон ята Мине синең белән күреп, көнләшсен әле
—Ә нигә көнләшсен’—дип аптырап сорады Рушан
—Ә шуңа, без синен белән шундый яшь. төз-зифа буйлылар, көяхтәр. ә Эммочка, беләсең килсә, кадерлем. инде илле сигезенче размерга сикерде.
эчке күлмәкләрен дә ательеда тектерә. Билгеле. Парижда түгел инде...— алар икәүләп ихластан көлеп җибәрделәр.
Әйе. Валя әле дәртен-ялкынын сүндермәгән, һаман да—ут...
Алар кирпеч заводы янына кадәр бардылар. Эмманын йорты яныннан да үттеләр ишегаллары дөм караңгы, йомшак жил генә баудагы кипшенгән керләрне шыштырдата иде бугай. Ерак булмаган тимер юлдан дөбердәп состав үтеп бара иде. якындагы йортларның тәрәзә пыялалары зеңли башлады. Валя анда да үзенең элекке дустын мыскыллап алырга онытмады:
—Бу безнең кадерле Эммочкабыз йокысында көрсенеп, икенче ягына әйләнеп ятты...—диде.
Лымарьлар йорты янына да барып җиттеләр, анда хәзер башка кешеләр тора икән, ә Гена әти-әниләре белән Актүбәгә күченеп киткән, ниндидер автохуҗалыкта эшли икән. Янә дә теге, шәмнәр яндырып. Дюк Эллингтон. Элвис Пресли һәм хәзер инде бөтенләй онытылып беткән Джонни Холлидейларны җырлатып-уйнатып. төн уртасында фал ачып, күрәзәлек итеп үткәргән яңа ел кичен исләренә төшерделәр. Яшькелт күзле Томочка Солохо бик оста күрәзәче икән, һәркемгә ерак юллар, буш мәшәкатьләр һәм иртәләгән сагыш юрады ул... Юраганы юш килә бугай шул...
Алар шулай култыклашып йокылы поселок урамыннан атладылар да атладылар, тынып калган төнге Мартук өстенә йолдызлы биек күктән үтә күренмәле нур-балкыш коела, хәтта этләр дә өрми—ни хуҗасызлары, ни һәр биек койма артында чылбырда булганнары, дигәндәй—тирә-юньдә тынлык хөкем сөрә иде. Бәлки, табигатьнең шул төнге тынлыгыннан сихерләнепме. Валя, ни өчендер пышылдап, әмма тавышындагы гадәти шаянлык белән кинәт әйтеп куйды:
—Безнен очрашуны билгеләп үтәргә вакыт җитте дип уйлыйм...—ул Рушанны кысыбрак култыклап, адымнарын тизләтергә мәжбүр итте.
Капкалары янына кайтып җиткәч, Валя аны бераз артистларча кыланып ачып җибәрде дә. үзе янбакчага кереп югалды һәм аннан сабына кызыл бантик бәйләнгән гитара күтәреп килеп чыкты.
Шулай туры килгәнме. Совет урамында таза-нык хуҗалыклы халык яши. йортларны да «немец манерында»—төрле архитектура бизәкләр белән җиткезәләр иде. Валянын әтисе исә көчле-чыдам кеше—юл төзү идарәсендә шофер булып эшли, кирпечтер-цементтыр ишеләрне җиңел таба, шунлыктан йорт-җире, каралты-курасы гөлт итеп тора. Калай түбәле, биек болдырлы төп йорттан тыш. иркен ишегалдында җәйге кухнялары да бар—анысынын чирәп түбәсе сыек яшелгә буялган, тәрәзәсез, киң-иркен верандасы ачык, ул җилләр иркендә.
Валя Рушанны шул жәйге йортка алып керде. Төрле җирләре зәнтәр төсләрнең әле куерагына, әле сыеграгына буялган ачык веранда һәр хуҗалыкта була торган яшелчә бакчасы ягына карап тора иде. Ләкин Совет урамындагы яшелчә бакчалары шуның белән аерыла, алар биек ярлы, тирән чокыр- ерымга барып терәлә, ул ерым, агач-куаклар үсеп, күптән инде кыргый бер бакчага әверелгән, кайберәүләр яр буйларына җимеш агачлары да утыртканнар. Домаровларнын да шундый бакчасы бар иде...
Веранда дивары буенда тәбәнәк журнал өстәле, аның як-ягына тирән генә ике кәнәфи куелган, аларны, күрәсең, төп йорттан альт чыкканнардыр. Өстәл өстенә. аш өстәле рәвешен китереп, шикәрдәй ак ашъяулык җәелгән, шуңа күрәме, уртага куелган бәллүр вазадагы вак роза чәчәкләре аеруча жете күренәләр. Матур, зәвыклы итеп табын корылган, минераль судан тыш яхшы коньяк шешәсе дә кукраеп утыра.
Кунакны утырткач. Валя гитарасын бер читкә куеп, өстәлгә кабым-лыклар. жиләк-җимеш. үлән-сәлән тезә башлады. Бу эшне ул ничектер бик жинел. килешле-матур башкара. Рушан әле -Мөгаен, унган хужабикә булыр бу-.— дип уйлап та алды. Ә безнен заманда андый хатын-кызлар шактый сирәк очрый хәзер. Өстәлгә куясыларын куеп бетергәч, алда торган сугыш кырын караган генералдай. Валя аны янә бер тапкыр күздән кичерде һәм утны сүндерде. Аннан сон. веранданың ишеге тирәсендәге суыткыч
янында шырпы сызылды, хужабикә, өч жепле шәм-дәлнен шәмнәренә ут элеп, өстәлгә китереп утыртты Кунагы янына килеп, һаман да шулай артистларча каты пышылдап:
—Курыктыңмы?—дип сорады, аннары иелеп, тирә-якка таныш түгел хушбуй исе бөркеп. Рушанны үбеп алды.
Шуннан шома гына юлдан истәлекләр кичәсе башланып китте «Ә исендәме?» сүзе, пинг-понг шары кебек, бер кәнәфидән икенчесенә очып кына торды Кайбер мизгелләрдә Рушан элекке Валяны—сокланучан. тиз ышанучан, Балерина кушаматы алган самими кыз баланы таныган да кебек булды. Әмма төтәсләп, эри-эри янган шәмнәрнен караңгылы-яктылы күләгәсендә нәфис ак күлмәкле, кырыс холыклы, таныш түгел ханым утыра һәм ул бик оста гына итеп Рушан турында һаман да күбрәкне белмәкче була: үткән тормышы нинди, алдагы планнары9 Ләкин Рушан да төшеп калганнардан түгел, мангайга бәреп бирелгән сораулардан матур гына тайчанып, шәрекъчә сырлап-сырлап, озын-озаклап жавап бирә, нәтиҗәдә үзе турында сөйли дә кебек, сөйләми дә кебек килеп чыга. Ә ханымнын нәкъ менә анын турында беләсе килә.
Андый озын-озак сүз боткасы куертырга күнекмәгән, күрәсен, ниһаять, ханым түзмәде, рюмкаларга коньяк койды да, шаярткандай итеп һәм бер үк вакытта үпкәләгәндәй дә кыланып
—Мин ана бар булганымны ачып салам, стриптиз биегәннән дә артык чишендерәм үземне, ә ул боргаланып утыра!—диде Аннары тезә башлады —Синен ихласлыгыңны Шәрекъ шулай кырып-көйдереп бетердеме? Ә мин бит синен хакта кайбер нәрсәләрне беләм Күз алдына китер әле. мин хәтта син фәрештә күреп йөргән кызнын өендә дә булдым Минем хатын-кызларча аңлыйсым килә, ни өчен синен Томочка Давыдычева белән мөнәсәбәтләрең барып чыкмады? Син бит аны өзелеп сөйгән иден шикелле Ну, минем белән булганы аңлашыла, мин үзем дә нәрсә теләгәнемне, кемне теләгәнемне белми идем, әгәр дә дөресен әйтсәк, мин сезне—мартуклыларны бер тиенгә дә санамый идем, минем арттан бер син генә чапмадың бит Үз-үземә артык ышанганмын, тәкәббер һәм юләр булганмын, сездән мән чыккан, кайсыгызны алып карасан да, үз юлыгызны тапкансыз, кеше булгансың
—Син Тамараны кайдан беләсен? Ничек син анын өенә барып керә алдын?—Рушан бу сорауларны тонык тавыш белән, дулкынлануын яшерә алмыйча бирде.
—Ниһаять, жан керде үзенә, кызыксына!—дип кычкырып җибәрде Валя һәм ана таба рюмканы этте
Эчеп куйгач, сорады:
—Дөресен генә әйт әле, мине алдаша дип уйладыңмы? Юкка, синен пассияннен—сөйгәнеңнең, дим,—исеме беркемгә дә сер түгел иде бит Синен белән бер үк вакытта шәһәрдә Мартук кызлары байтак укый иде- кооператив техникумында, культура-агарту училищесында, медучили-шеда һәм мединститута. Сонлап булса да, үзенә комплимент әйтим әле ул кызлар синең белән горурлана, син анда шактый танылган, бокс буенча чемпион, шәһәрнең күзгә күренердәй егетләре белән генә аралаша-сын. дип сөйлиләр иде Бервакыт Валя Белозерова белән Тома Ярошенко паркта хәтта син булып кыланып та күрсәттеләр Дүртенче курста укыган чагында кичләрен БродвеЙга чыкканыңны Пөхтә үтүкләнгән киемнәрдән, көзгедәй ялтыратылган туфлиләрдән. кыл уртадан ачып, майлап-шомартып таралган чәчле син. имеш, үзен еш кына була торган кырык бишенче мәктәп яныннан башлап дөмбер-дөмбер джаз уйнаган паркка кадәр гел унга-сулга баш иеп. сәлам биреп кенә киләсең икән-Бродвейда үз кеше булгансың инде «Ә без —дип сөйли иде Белозериха,—Карл Либкнехт урамындагы берәр тын почмактан карап-күзәтеп торабыз, дус кыхзары-бызга, горурланып -Күз камаштырырлык елмаеп килүче ул чибәр егет безнен Мартукныкы. якташыбыз!»—либез. Әмма безгә бик ышанып бетмиләр иде...» Менә шулай дип сөйли иде ул.
—Әйе. мин сине бераз шыттырасын, арттырып җибәрәсең, дип уйлаган идем. Анысы хатын-кызга хас нәрсә. Безнен Шәрекътә: «Матурлык белән мәкер янәшә йөри»,—диләр—Рушан аны үпкәләтмәскә тырышып, шаяртыбрак шулай җавап бирде. Анын холыксызлыгын белә, шуна күрә бу кичнен ямен җибәрәсе килми иде.
—Ну. бу юлы синен ирләрчә күзәтүчәнлегең сынатты Ярар, шулай булсын. Томочканнын өенә ничек барып эләккәнемне сөйләп бирим. Күзләреннән күреп торам, юкса син гомерен буе шул серне уйлап газапланачаксың...
Валя, капылт кына кузгалып, чәчәкле ваза артыннан сигарет пачкасы алды һәм. гаепләмә инде, дигәндәй, кулларын як-якка җәеп, авызына сигарет алды һәм тартып җибәрде.
— Беренче ике курсында син һәр шимбә саен диярлек кайтып йөрден. мәктәпкә кичәләргә яки клубка биюләргә килә идеи һәм без еш очраша идек. Ул чакларда мин сиңа ошый идем, дип уйлыйм, әгәр дә синен хисләреңә җавап биргән булсам, син ул тимерьюлчы кызын онытыр да идең. Ләкин мин теләсә кем белән теләсә ничек чытлыкланып йөрдем, нәрсә теләгәнемне үзем дә белмәдем. Ә төгәлрәге, мин көттем. Аны күреп, һәркем акылдан шашарлык булыр, ә ул бары тик мине генә сөяр, дип өмет иттем.
Әмма өченче курста сине инде поездда бушлай йөрү дә кызыктырмый. кайтуларын сирәкләнгәннән-сирәкләнә бара иде. Дусларың сине йә ярышларда, йә команда җыенында, йә бик күп сызым эшле проект белән утыра, дип сөйлиләр иде. Ләкин мин инде сине шәһәрдә нәрсәдер башка нәрсә тоткарлап торганын сизенә килдем, һәм тиздән, бөтенләй очраклы рәвештә, синең ни өчен кайтмый башлавыңның сәбәбен белдем. Тормышта нәрсәләр генә булмый...
Күп кенә мартуклыларныкы шикелле, Актүбәдә безнен дә ерак туганнарыбыз бар Шулай бервакыт әтинең туган көненә һәм яна йортның салынып бетүе хөрмәтенә кунаклар җыйдык. Һәм. күз алдына китер әле. шәһәрдән әти-әниләре белән ерак кыз туганым Светлана Костылева да килде. Без яшьтәшләр, билгеле инде, тегесен-монысын сөйләшергә тотындык, малайларны да онытмадык. Менә ул әйтә: «Беләсеңме, безнен мәктәп кичәләренә бер егет килеп йөри башлады,—ди.—Ул үзе студент, сезнең Мартукныкы икән. Шундый сөйкемле, кара күзле, Рушан исемле. Ул инде танылган кеше икән, бокс буенча чемпион, хәтта ярышларга Мәскәүгә дә барып кайткан... Син аны белмисеңме?»—ди.
һушсыз-тынсыз калдым, әмма сиздермәскә тырыштым, жилкәлә-ремне сикерткән булдым да: «Мартукта татар егетләре ярты поселок, барысы да сугыш чукмары—чемпионлыкка әзер кандидатлар... Бик кирәк булса, белешә алам . >—дидем. Ә Светлана тагын сөйли: шул Рушан анын сыйныфташы Томочка Давыдычевага үлеп гашыйк икән, шуны күрер өчен мәктәптәге бер кичәне калдырмый йөри икән. -Болай да ул аны көн саен күреп тора, чөнки мәктәп белән техникум янәшә—койма аша гына. Без физкультурага аларнын спортзалына йөрибез»,—ди. Менә шунда мин синен нинди ярышларын, нинди проектларын булганлыгын аңладым...
Бәлки, шул мәхәббәтен сине бер зур бәладән коткарып калгандыр да әле. Син үзең аны белмисендер дә. Язын, мин тугызынчы сыйныфны' түгәрәкләгәндә. Мартукка бер диңгезче офицер кайтып төште. Шул клубка туган-тумачалары белән бераз кызмача килгән бит. Шунда болар Татар бистәсеннән кем беләндер бәйләнешеп китәләр, Шурик Сәйфуллин белән бугай... Сүз уңаеннан, төрмәдә утырып чыккач, армиядә хезмәт иткәндә бик серле рәвештә үлеп калды ул.
— Шурик Сәйфуллин үлгәнме?—дип әсәрләнеп сорады Рушан. Ул бу хакта ишетмәгән иде әле.
—Әйе. ул юк инде, поминкасында үзем булдым. Бик кыю. тәвәккәл егет иде.. Менә шул. сугышып китәләр болар. Офицер үзенең матур кортигын суырып чыгара, шуның белән яна да. Бу вакыйга эзсез калмый, синең
дусларын үзләренен беренче срокларын алалар, дөрес, күп түгел—кемгә бер ел. кемгә ике елны чәпиләр Ләкин ярты елдан, ниндидер амнистиягә эләгеп, бөтенесе дә әйләнеп кайттылар—Толик Чипигин да, Витя Будко да Әгәр дә ул кичне өйдә булган булсан. син дә дусларын белән бергә китеп барыр иден. Мавыгып, читкәрәк кереп киттем шикелле, әмма сина моны белеп тору комачауламас
Рушан ансыздан кулындагы буш рюмканы әйләндергәләп утыра, рюмкада шәм яктысынын нечкә нурлары чагыла иде
—Үзенен туган көне үтеп, бер айданмы, әти шәһәргә машина белән мебель алып кайтырга жыенды. билгеле инде, мин дә барырга теләдем Башымда күптән бер уй өлгереп житкән иде: син гашыйк булган ул таныш түгел кызны күрергә тиешмен! Светка Костылева килеп сөйләп киткәннән бирле, ай буена үземә урын таба алмый йөрдем, хәтта ачуымнан бер тапкыр елап та алдым синен йөрәгенне яуларга ничек батырчылык иткән ул?! Мин инде шул чакта ук сине үземнеке генә дип хисаплыйм һәм сине ничек теләсәм, шулай боргалап йөртә алам, бер бармак ишарәмнән дә син минем өчен утка-сута керергә әзер, дип ышана идем Гажәпләнмә. бу— һәр хатын-кызга хас һәм кин таралган хаталану. Мөгаен, синен Тамараң да шулай булгандыр...
Бакыр шәмдәлнең уртадагы шәме кинәт кенә төтенли башлады һәм Валентина аны сүндереп куярга мәжбүр булды. Анын коньяктан һәм истәлекләрдән кайнарланган битен Рушан хәзер күрә алмый иде
...—Мин үземнен бөтен зирәклегемне эшкә жиктем,—дип сүзен дәвам итте Валя — Син гашыйк булган ул кыз янына икәү барырга Светканы тәки күндердем. Алар, ни әйтсән дә. сыйныфташлар бит Билгеле инде, үземнен синен белән кызыксынганымны әйтмәдем, сине белгәнемне ген.) әйтергә туры килде, юкса Светка ышанмас иде
Ул Мәскәү бистәсенә борынгы матур вокзал аша барганымны хәтерлим Юллар аркылы салынган, тирбәлеп, дангыр-донгыр килеп торган асылмалы күпердән чыктык, аста тиз йөрешле Алма-Ата поезды тора һәм тирә-якка шул кадәр тәмле алма—апорт алмасы исе таралган иде Минем бу шәһәргә беренче килүем, шуңадырмы, анын ул вакытларда Мартуктан бик аз аерылып торганын абайлап, гажәпләнгән идем Хәтта ул кызларның йорты да— <1905 ел» урамында бугай—нәрсәсе беләндер безнен йортка охшаш иде шикелле Шул ук ян бакча, сиреньнәр, яшелчә бакчасы, шыгырдап торган дүрт басмалы биек болдыр, пыяла тәрәзәле веранда. Бәхеткә, кыз өйдә булып чыкты, әмма безне бик якты йөз белән каршыламады Бигрәк тә. минем Мартуктан икәнемне белгәч Ләкин аны-моны сиздермәде, сине дә искә алмады. Хатын-кыз сизгерлеге белән, интуитив рәвештә, минем үзенә көндәш икәнлегемне чамалагандыр, дип уйлыйм
Мина ул бер карауда ук ошады, бәрхеттәй конгырт-кара зур күзләр, искиткеч матур керфекләр, ул аларны шундый сокланырлык итеп, әкрен генә әле түбән төшерә, әле күтәрә, күрәсен. егетләрне һуштан яздырырлык карашының көчен сизенә иде инде. Мин тагын шунысын да аңлап алдым— ул синнән күпкә өлкәнрәк егетләрнең дә күзен кыздырырга тиеш иде Анарда яшүсмерләргә хас килешсез-килбәтсез хәрәкәтләр юк. битендә күп кызлар газапланып кичерә торган бетчәләре дә күренми, үзен ышанычлы тота — Валя көрсенеп куйды — Әйе. шома нәфис бит алмалары, матур сызылып киткән кара кашлары, өске ирененнән бераз югарырак, сул якта сөйкемле мине Бу ана сокланырлык аерым бер мөлаемлык бирә rue Мин шунда ук ачуымнан ул миннен зур сөял бутып үсүен теләп куйдым Бик матур уелган авыз, дәртле-сизгер иреннәр. Мерилин Монроныкы шикелле, һәркемне көнләштерерлек тигез ак тешләре Дөрес, алгы тешләренең берсе әз генә аерылыбрак тора rue шикелле Анысы инде мин бик тырышып берәр кимчелеген эзләгәнгә күрә генә күренгәндер Мин синен ана бер карауда ук татарларга хас кайнар дәрт белән гашыйк булганлыгыңны алладым, күрүгә үк артыннан ияреп киткәнсеңдер
Аннары мин шунысын да анладым тышкы чибәрлек кенә җитми.
анарда күп кенә хатын-кызларда булмаган сыйфатлар бар, ул да булса- үзенә генә хас үзенчәлекле, бердәнберлеген тою хисе. Анарда Актүбә кебек кечкенә шәһәрләрдә үскән башка кызларга хас авылча провинциальлекнең исе дә юк. Ул үзенең ирләрне исертерлек соклангыч гүзәллеген тоя, аның тавышы да һәркемне дулкынландырырлык ягымлы иде. Ул әле мәктәп укучысы гына булса да, тормышка үз карашлары булган хатын-кыз булып өлгереп җиткән, ул, Светлана белән мина яшьтәш кыз. акылы белән бездән күп өлкәнрәк, сыйныфташларын гына түгел, вакытны да узып, алга китебрәк яши шикелле. Менә ул рояль янына барып утырды, инде бер минуттан безнен барлыгыбызны да онытып, үзе өчен генә уйный башлады.
Әгәр дә башыма көтелмәгән бер уй килеп, җиңеллек китермәгән булса, мин бөтенләй күңелсезләнер идем. Кинәт шуны аңлап алдым: син бу гүзәл һәм тәкәббер кызнын йөрәген һичкайчан да яулап ала алмаячаксың, чөнки ул да табигате белән мина тартым, кан кардәшләрдәй, без бер үтс токымнан, ул да үзенең Искиткеч Принцын эзли, шуны көтә. Ул бары тик мине генә сөяр, дип өмет итә.
Без дуслашып диярлек аерылыштык...
Дөнья тар, кайвакытларда Куйбышевтан кайтканда мин аны поездда очрата идем—ул Оренбургта укыган чагында. Иске танышлардай, озаклап сөйләшәбез, ләчтит сатабыз. Шунысы сәер, ни ул, ни мин бер мәртәбә дә синең хакта сүз кузгатып карарга тырышмадык. Юкса, өчебезне ниндидер уртак бер язмыш бәйләп торганын ул да сизенә иде, дип уйлыйм. Беренче курсларда укыганда, мин аны бер-ике тапкыр чибәр генә, озын-төз буйлы, алтынсу-салам төсендәге сирәк очрый торган чәчле бер егетнең озатканын да күргәләдем. Зәнгәр күзле, кызларныкыдай озын, куе керфекле ул егеткә кысан вагон эчендә дә кызлар ирексездән борылып карыйлар иде. Мөгаен, күпләр әнә шундый Принц турында хыялланганнардыр... Мин алар арасында роман булганлыгын анладым, әмма үлеп гашыйк булган бу чибәр егетнен дә аның йөрәген яулап ала алмаячагын күңелем белән тойдым. Аннары мин Тамараны бер-ике елга күздән югалтып тордым, шуннан соң гына поездда яңадан очраттым. «Теге, зәнгәр күзле чибәр егетен кайда?»—дип сорагач, ул <Аны армиягә алдылар, Черновцы шәһәре тирәсендә хезмәт итә»,—дип җавап бирде. Бу сүзләрнең ничек әйтелешеннән мин анын тагын бер егетнен тормышын ватканын анладым...
—Ул егет Ленечка иде. минем танышым. Чынлап та, чибәр егет... Син дөрес әйтәсен, ул анын тормышын бозды,—дип тонык кына әйтеп куйды Рушан һәм кинәт:—Әйдә, мәхәббәттән унмаган барлык бәхетсезләр өчен дә эчик әле!—дигән тәкъдим ясады.
Валя риза иде. ләкин кистереп өстәде:
—Димәк, синен белән минем өчен дә...
Атар сүзсез генә эчеп куйдылар.
Утырулары җеназаны хәтерләтә башлады, чөнки алар үлгән, һәлак булган дуслары—Шурик Сәйфуллин, Володя Колосов, Толик Чипигин рухына да коньяк уртладылар.
Валентина шуны сизенде. Кулына гитарасын алып:
—Ә хәзер мин синен өчен генә уйнап-җырлап бирим әле,—диде — Мөгаен, Тамара кайчакларда рояльдә этюдлар уйнап та иркәләгәндер әле сине.—Аннары сискәндерерлек итеп, кинәт кенә җырлап җибәрде, әйтерсең, фонограмма уйната башлады Җыры ниндидер бик җилле, кабак җыры шикелле тупас иде. Гитара сабындагы кызыл бант, җилдә җилфердәгәндәй, бер өскә-бер аска сикергәли башлады.
Рушаннын әллә кәефе шундый булды, әллә Валентина әйбәт уйнап, матур җырлый идеме, әмма ана ошады шикелле, шуны сизенгәндәй, ханым кызганнан-кыза барды.
Менә ул көтелмәгән рәвештә, башта гитарада озак кына кереш көй уйнап, романслар җырларга тотынды. Гитарада яхшы уйный белүе күренеп тора иде. Бераздан ул, җырлый торган романсын ярты сүздә өзеп:
—Әйдә, бакчага төшик, җырга иркенлек кирәк,—диде.
Яндырылган кызыл кирпеч тезеп ясалган, яшелчә бакчасы аша оормалана-бормалана ерымга таба сузылган тар сукмактан төштеләр. Төнге бакча аларны сизелерлек салкынча һава белән каршы алды. Ул шактый зур икән, хәтта ай яктысында да яхшы уйланылган, тәрбияле бакча икәне күренә иде. Бакчаны күрсәтеп бетергәч. Валя Рушанны, кулыннан җитәкләп, караңгы аллея буйлап беседкага таба алып китте. Анда да романсларын дәвам итмәкче иде дә, нишләптер, бер сәбәпсез тавышы бозылды һәм ул гитарасын бер читкә куйды. Рушан янына якынрак елышып, гадәтенчә, кинәт кенә дулкынланган тавыш белән
—Кич буе андый алмыйм, синдә нинди үзгәрешләр бар сон? ШУЛ мина тынгы бирми —диде.
Рушан шаяртып котылырга тырышты. -Акыллыландым, өлкәнәйдем»,—кебегрәк сүзләр тезде. Әмма Валя һаман да тынмады, нәрсәнедер үҗәтләнеп аңларга, ниндидер үзе өчен бик мөһим бер әйберне аңлатырга тырышты, һәм, капылт кына Рушанның кулыннан тотып, йөзен ана якын ук китерде
—Исемә төшердем., таптым...—Аның тавышы калтырый иде.—Син элек бик матур итеп көлә иден, ихластан, чын күңелдән Мин синең ул көлүеңне бик ярата идем. Аны хәтта Татар бистәсеннән, станциядән. Вуккертлар ишегалдыннан да ишетеп ала идем Син шундый итеп мавыктыргыч көлә иден... Мин сине шул көлүеңнән теләсә кайдан эзләп таба идем, син миннән беркайда да качып котыла алмый иден. Котыла алмавың да көләргә яратуыннан иде... Ә хәзер, Рушан сөеклем, син ул көлүеңне югалткансың һәм мин сине эзләп таба алмыйм Нинди коточкыч хәл...—ул, башын Рушанның күкрәгенә салып, үкси-үкси, кычкырып елый башлады.
Бөтен тәнен калтыраткан үксүләре аша: «Син көлүеңне югалткансың.. Ничек яшәрсен көлүсез'7 Коточкыч, коточкыч. —дигән сүзләре генә ишетелеп тора иде. Рушан башта югалыбрак калды, аннары үзен кулга алып, Валяны бик озак тынычландырырга тырышты, әмма ханым сулкылдавыннан тыела алмый, елап шешенгән, яклаучысыз сабый балаларча күңелне йомшатырлык йөзен күтәреп карый да. янә сулкылдарга керешә иде Рушан аерым бер наз белән анын күзләрен, муенын, чәчләрен үбә. әмма ул һаман тынычлана алмый иде. Көтмәгәндә ул бөтен тәне белән тыелгысыз калтырана-дерелди башлады, ерымда шактый салкынча һәм дымлы иде—бәлки, туңгандыр дип. күп уйлап тормастан. Рушан аны күтәреп алды да, өскә—җәйге йортка алып менеп китте. Анда, караңгы верандада эреп аккан шәмнәрнең төпчекләре дә янып бетеп килә иде.
Валя өстәл әзерләп йөргәндә ярым ачык калган ишектән бер бүлмәгә кереп, кәгазь салфеткалар алып чыккан иде һәм «Җәйләрен мин шунда яшим»,—дип әйтеп куйган иде Рушан аны шул бүлмәгә күтәреп керде Керә-керешкә ут яндырырга теләгән иде, Валя, көйсезләнеп «Кирәкми Елап шешенгән йөземне күрүеңне теләмим —диде.
Егетнең күзләре караңгыга тиз ияләште һәм ул дивар буендагы җәеп куелган урын-җирне абайлап алды—Валяны шунда илтеп салды. Түфлиләрен дә салдырып алгач, крахмалланган салкынча чиста җәймәле җылы одеалны өстенә ябып, янына утырды һаман саен тропик күбәләккә охшаш муар бантка төртелә-төртелә, Валянын чәчләреннән сыйпый-иркәли башлады
Валя аны кинәт кенә үзенә тартып, кайнар пышылдады
— Рушан, бәгырем, мин сине бүген беркая да җибәрмим! Син минеке будырсын —ул, урыныннан күтәрелә төшеп, егетнең иреннәреннән суырып үбеп алды.
Рушан аңарда янә үзе аңлап бетерә алмаган ниндидер истерика башланадыр, ахрысы, дип уйлады. Чөнки Валя ана шундый көтелмәгән җенси дәрт-теләк. тыелгысыз наз белән бирелде ки. әйтерсең лә. үткән тормышындагы бөтен уңышсызлыклары. күнеле кайтулары өчен барысын берьюлы алып калырга тели һәм иркәләү-назлауларны алдагы кара көннәренә дә җыеп калырга тырыша кебек иде 6. .к у . мн
Рушанның моңа кадәр тойган-кичергәннәре, татыганнарының берсе дә бу төндә Валя бүләк иткән рәхәтлек белән тиндәшә алмый иде. Валя, саташкандай итеп, бертуктаусыз пышылдый: «Рушан, бәгырем, мин шундый бәхетле... Мин сине таптым... Син минеке... Без бергә... бергә... бергә...» Аннары сүзләрнең күпчелеге сизелмичә йотыла һәм ул, Рушанны үбә-үбә, бер генә сүзне кабатлый: «Минеке... минеке... минеке...» Рушан да ана шундый ук иркәләү-назлау белән җавап бирә, аның дәртен сүндерүдән куркып, кысып кочаклый иде. Әмма кинәт кенә ул Валянын гүя ниндидер акыл томаланырлык дәрәҗәдәге транста булуын шәйләде, ханым янә үз уй-хисләренә бирелгән, аның үзен дә, теләкләрен дә тоймый шикелле иде...
Йа Хода, тормыш нинди мәрхәмәтсез! Әгәр дә элегрәк, яшьлегендә Валентина аңа шушы татлы сүзләренең, кайнар куеннарының, сөйкемле карашларының бер мыскылын гына бирсә дә—Рушан нинди бәхетле булыр иде, ул аны фәрештәсе-алиһәсе итеп, кулларында гына йөртер иде бит! Шул рәнҗештән, шул бәхетнең үзен читләп үтүен тоюдан, инде бернәрсәне дә кайтарып алып булмаслыгын аңлаудан күңеле тулып, күз яшьләрен яшереп тә тормыйча, Рушан елап җибәрде. Әмма үз теләге-дәрте белән мавыккан Валя аның елаганын сизмәде дә...
Рушан китеп барганда, Валентина абайламый калган, әмма Рушан күңеленә озакка уелып калган тагын тагын бер нәни генә хәл булып алды.
Җәйге кухня белән төп йорт арасында, калиткага бара торган сукмак өстендә кичке яңгырдан калган кечкенә күлләвек җыелган, кергәндә алар аны әйләнеп үткәннәр иле. ә хәзер, саубуллашканда, ирексездән шунын янында тукталдылар. Валянын Рушанны иртәнгә кадәр җибәрәсе килми иде һәм ул, адым саен кочаклап, ниндидер дулкынландыргыч сүзләр бытылдый Иде. Биектән тулы ай яктырта, бер-берсенә иркәләнеп-назланып сыланган икәү әлеге күлләвектә көзгедәгей чагылып күренә. Рушан шуны күрсәтмәкче генә булган иде, Валя кинәт кенә шул суга китереп басты да, су-көзге чәлпәрәмә килеп ватылды, сурәт юкка чыкты. Рушан моны начарга юрады...
Капка төбендә соңгы кат үбешкәч, Валя ничектер ятимсенеп, кызгандырып сорады:
—Бүген кич килерсеңме?—элек Рушан, очрашу сорап, аңа шулай ялвара иде.
Рушан аның үбешү-кочышу араларында бер якка кыйшайган муар бантын төзәтеп куйды, иркәләүчән шат тавыш белән:
—Әлбәттә,—диде,—Мин бу очрашуыбыздан бик бәхетле.
Бу минутта ул хәйлә-мәкерсез иде, бу таныш та, таныш та түгел ак күлмәкле ханымга карата күңелендә, мәктәп елларыңдагы ягымлы хис барын тойды ул...
XIII
аля белән булган кичәге төн һәм бүген буласы очрашу турындагы уйлар иртәдән кичкә кадәр Рушанның башыннан чыкмады. Җәйге озын көн дәвамында ниләр генә уйлап бетермәде ул. Үзенең бөтен үткән тормышын төбенә хәтле актарып чыкты. Кайсыдыр мизгелләрдә ул вакытны ашыктыра, тизрәк кич җитсен иде, дип тели, Валянын кайнар сүзләрен яңадан ишетергә алгысый, аның иркә кулларының үз тәненә кагылганын тоя, дәртле пышылдавын ишетә. «Минеке... минеке... минеке...» Әле балалар гына килеш бер-берсенә тартылган бу ике җанны, бәлки, язмыш шулай яңадан бергә кушкандыр, өмет өзелү, югалтуларның ачысын төбенә кадәр эчеп, хәзер икесе дә бәхет һәм рәхәтлек тапсын, дигәндер.
Күңеле йомшарып тәэсирләнгән Рушанның Валяга берәр куаныч ясыйсы килде, поселок универмагына барып, бер флакон француз хушбуе сатып алды. Алганда «Клима», «Фиджи» һәм «Кара магия» дигән
В
хушбуйларның кайсысын алырга белмичә, озак сайланды, сатучы кыз ана «Шанель № 5»не тәкъдим итте
Фантастика! Зур шәһәрдә аны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсын, ә биредә—кемгә кирәк ул? Әле хәзер дә, бүләкләр турында уйлый башласа, кулында беренче һәм сонгы мәртәбә тоткан шул «Шанель № 5»нен тыйнак кына ак тартмасы күз алдына килә.
Гастроном кибетенә дә сугылды ул, «Ахтамар» дигән затлы әрмән коньягы сорагач, аны күреп белмәгән яшь кенә сатучы кыз, елмаеп, Мартукта мондый кыйммәтле коньякны бик сирәкләр генә алганын, алай да бүген Рушаннан алда гына инглиз теле укытучысының нәкъ шундыйны алып киткәнен әйтеп куйды. Моны Рушан яхшыга юрады һәм кичәге янгырдан калган күлләвек көзгесендә ватылган сурәт турында онытты.
Билгеләнгән сәгатьтә, бүләкләрен күгәреп, ул Совет урамына ашыкты Валя аны янә янбакчаларында гитара чиртеп көтеп утыра иде. Ләкин бүген ул жете кызыл күлмәк кигән, башындагы кичәге ялтыравык кара муар бантын да кызылга алыштырган.
Рушан бүләкләрен биргәч, ул бик куанды, анын муенына ташланып, туктаусыз үбәргә тотынды. Ул бүген ничектер сәер әсәрләнгән иде Рушан, ике арадагы мөнәсәбәтләрдә, бәлки, ниндидер үзгәреш буласын сизенеп, шул дулкынланудан Валя ул килгәнче эчеп куйган, ахры, дип тә уйлады Ә нигә? Әгәр дә ана—ир кешегә шундый бәхетле үзгәреш турындагы уй башына килә икән, хатын-кызга, мөгаен, киләдер дә киләдер. Рушаннын үзеннән нинди канатланып-очынып кайтып киткәнен күреп калды бит ул
Анын алдан эчеп куюы турында шаяртмакчы булып. Рушан үзе ана иелде дә иреннәреннән үпте, әмма шәраб-фәлән исе сизмәде, гажәпләнә калды. Ләкин соныннан ул аның артык әсәрләнүен, күзләренең сәер елтыравын дулкынланудандыр, дип уйлады.
Алар шулай кочышкан килеш, инде кибеп өлгергән күлләвек яныннан узып, жәйге йортка барып керделәр. Анда инде өстәл әзерләнгән иде. алар кара-каршы кәнәфигә утыруга, өч яна шәм дә шунда ук кабынды
Кичәге сөешү-яратышудан соң алар бер кавым үзләрен уңайсызрак тойдылар, Валя ничектер борчулы күренә—ни өчен икәнен анлата алмаса да, Рушан моны сизенә иде. Ханым кичәге кебек үк ягымлы да, шундый ук рәхәт дулкынландыргыч сүзләр дә сөйли, әмма Рушанда ниндидер сәер тойгы—алар икәүләп һаман да каядыр упкынга очалар, ычкыналар шикелле Бу авыр уй-хисләрдән үзен дә, аны да арындырырга теләп. Рушан Валянын җырлавын үтенде.
Валя, анын «жыр тынычландырыр» дигән уен белгән шикелле, гитарасын теләп кулына алды, ләкин анын борчылулы киеренке халәте җырларында да чагылды—ул, ни өчендер, тоткыннарның төрмәдә генә җырлый торган җырларыннан башлады
Рушан шунда ук Рәшит абыйсынын Актүбәдәге йортын исенә төшерде, ул анда берәр бәйрәмдә яисә Исмәгыйль бәк белән Шамилнең Туган көннәрендә барып чыккалый иде Аларнын Туган көннәре, бернәрсәгә дә карамастан, хәтта Туган көне булган кеше үзе төрмәдә утырса да, изге бер көн итеп билгеләп үтелә—йорттагы бу йоланы Минсылу апа бик нык саклый иде...
Верандада үтәли җил йөри, шәмдәлдәге эреп агып утырган өч шәмнең дә зәгыйфь ялкыннары Валя ягына авыша, шунлыктан Рушан анын гитара өстенә иелгән йөзен яхшы күрә иде Кайбер мизгелләрдә Рушан аны Карменга охшата, юк, Мериме ижат иткән гүзәл, ут борчасыдай испан кызына түгел, ә Рәшит абыйсынын хатынына, ана да бертуган егетләрнең дуслары шундый кушамат такканнар иде бит Ул Карменнын да шундыйрак кызыл күлмәге бар, яраткан гитарасының сабын шушындый ук зәвыксыз бант бизи, уйнау рәвеше дә шушындыйрак була иде Кармен бары тик башында мондый «күбәләк» кенә йөртми. Рушан анысын яхшы хәтерли, ә җырлары исә нәкъ шушы җырлар иде—әйтерсен лә. Валя Гомәровлар өенә барып өйрәнеп йөргән, диярсең!
Мондый юньсез җырларны Рушан бервакытта да яратмады-яшьлегендә дә, хәзер инде бигрәк тә—шуна күрә. Валя, туктап, кылларын тарттырып маташкан арада, гитараны анын кулыннан алды да: ~
—Әйдә әле, эчик, кичәгедәй сөйләшеп утырыйк...—диде.
Ләкин ханым анын эчке кичерешләрен сизенеп алды һәм каһкаһә белән жавап бирде:
—Син, Дасаев, сноб икәнсен. Борынын бик югары икән...—диде - Мин менә шундый инде—төрмә җырларын яратам, алар хәзер бик тә популяр. Мартукта инде минем җырлавымнан үлеп китәләр. —Аннары кинәт кенә мыскыллап әйтеп куйды:—Ах, онытып җибәргәнмен, синең бит утырып чыкканын юк, тормышны да юньләп белмисендер...
Рушан бу сүзләргә артык игътибар итмәде—Валянын холкын белгәнгә күрә: «Үз сүзен сүз итәргә уйлый»,—дип кенә фараз кылды.
Гитарасын ишек янындагы кадакка элеп куеп, Валя өстәл янына борылып килде һәм Рушан каршысында көтелмәгән нәзакәтле пируэт ясап, шукланып анын чәчләрен чуалтып ташлады:
—Типтер, Рушан сөеклем! Ярат, рәхәтлән, әлегә мин синеке..
Рушан, ул яңадан аңлаешсыз кыланчыклана башлады, дип уйлап, ана эчемлекне гадәттәгедән азрак салды. Әмма ялгышты: Валянын борчылуы эреп юкка чыкты, ул кичәге шикелле үк ягымлы, назлы-сөйкемле булып калды. Рушан да тынычланды.
Алар янә кара-каршы утырдылар, төтенләп янган шәм ялкыннары аларның өстәл аша бер-берсенә ташланган яратулы карашларын тагын да кайнарландыра кебек—алар үзләрен кайчандыр нык бәйләп торган, әмма күптән онытылган нәрсәнедер исләренә төшерәләр иде бугай. Ханым бүген дә тарта—яшел каплы «Салем» сигареты белән зажигалкасы каршысында ята—әмма сирәгрәк тарта иде.
Бу кичтә Валя Рушанны тагын гаҗәпкә калдырды Бөтенләй тынычланып беткәч, ул салкын су алып килергә сорады, Рушан ишегалдындагы колонкадан кувшин тутырып су алып кергәндә, ул янадан тартып утыра, әмма авызында ментоллы «Салем» түгел иде. Анысының исенә Рушан күнеккән иде инде, үзе тартмый торган кеше буларак, ул бу яна исне дә бик тиз сизеп алды. Валянын кулында хәзер сирәк очрый торган папирос күреп, исе китте: «Нишләп әле тупас «Беломор»га күчтен?»—дип сорамакчы булды, әмма тыелып калды: Валянын сәер көйсезләнүләрен белгәнлектән, янадан кәефен җибәрүдән курыкты.
Валя ничектер күнегелмәгәнчә тарта, матур башын артка ташлап, кәнәфинең биек аркасына терәгән, ниндидер эчке бер ләззәтләнүдән күзләрен йомган, ә Рушан исә, кичәге шикелле, янә анын өч рәт итеп тезелгән ясалма энҗе муенсалы нәфис муенын, хатын-кызларга гына хас ымсындыргыч түгәрәк ачык иннәрен сокланып күзәтә. Валянын күлмәк корсеты белән кысып, күтәртеп куелган ярым ачык калку күкрәге папиросын суырган саен күңелне дулкынландырып күтәрелә, Рушанга анын шулай тартып утыруына карау да рәхәтлек бирә иде. Ханым озын, матур бармаклары белән папирос көлен көллеккә, карап-нитеп тормыйча, илтифатсыз гына кагып төшереп, бик килешле итеп тарта иде...
Тартып бетергәч, Валентина күзләрен, гадәтенчә, ялкау гына ачып җибәрде, егетнең үзен сокланып күзәткәнен сизенгән шикелле, күкрәктән чыккан дулкынландыргыч тавыш белән пышылдап кына үтенде:
—Рушан бәгырем, син мине кичә шундый күңелләрне эретерлек итеп күтәреп йөргән иден, бәлки, бүген дә шул рәхәтлекне кабатларсың, ә?
Ул, әйтерсен, егетнен уйларын укыды—Рушан нәкъ менә Валянын папиросны ташлавын гына көтеп тора иде. Ул аны күтәреп алды да веранда түрендәге бүлмә ишегенә таба атлады, ләкин ханым, анын муеныннан каты итеп кочаклап алган килеш, колагына пышылдады:
—Йә инде, ишегалдыннан бер генә булса да әйлән, миңа шул кадәр рәхәт, ышанычлы...
Ишегалдында аны күтәреп йөргән бәхетле мизгелләрнең бер мәлендә берме-икеме тапкыр Рушан ана үзенен гашыйк икәнлеген һәм мәнге тугрылыклы булачагын чүт кенә әйтми калды, ләкин һәрчак ханыммын берәр шуклыгы яки үбеп алуы бу уйларын читкә тибәрә торды. Мона анын һич тә кәефе китмәде—алда татлы төн көтә иде.
Аннары алар жәйге йорттагы бүлмәгә кайтып керделәр. Бүген анда бер почмакта тонык кына сүрән утлы торшер янып утыра иде, Рушан шул яктыда хатын-кызларча пөхтә-унайлы бүлмәне күздән кичерергә өлгерде, алсу обойлар бүлмәгә аерым бер күркәмлек биреп тора иде. Егетнен почмактагы торшерга аптырабрак карап торганын күргәч, Валя, анын йөзенә ягымлы карап:
—Минем синең белән рәхәтләнеп ләззәтләнәсем генә килми. сине күрәсем дә килә,—диде. Аннары иркәләнеп өстәп тә куйды:—Каршы түгелсеңдер бит?
Ул, билгеле, каршы түгел, аның да Валянын гүзәл йөзен күреп торасы килә иде.
Әмма бүген, Валентина аңа кичәге кебек үк дәрт-теләк белән бирелсә дә, нәрсәдер шулай да, шулай түгел дә төсле иде Баштарак Рушан, ут яктысы комачаулыйдыр, дип уйлады, әмма, аны-моны әйтеп тормастан. Валя утны үзе сүндерде.
Ханым үз дәртендә ничек кенә ашкынып кабаланмасын, ничек кенә ярсынып-комсызланып назламасын-иркәләмәсен, Рушан шул ук вакытта анын бик тиз хәлсезләнә баруын, битараф төшенкелеген тоеп алды—гашыйк кешедән үз халәтеңне яшерү мөмкин түгел, ә бу очрашуга Рушан гашыйк буларак килгән иде бит Бүлмәдә ут янып торганда, ул берничә мәртәбә анын үз өстенә бик якын иелгән күзләрен күрде—ул күхтәр бүген бөтенләй башка, алар каядыр читкә карыйлар кебек, үзләрендә куркытырлык башлык чагыла иде. Инде үз-якын, ягымлы-сөйкемле ханым кинәт кенә аңа ниндидер аңлашылмас ягы белән ачыла бара иде. Һәм Рушан яңадан, инде урын өстендә яткан көйгә, анын очрашкач га башланган борчылу-тынычсызлануын, нәрсәгәдер хафалануын сизде.
Валя кинәт кенә изрәп-мәлжерәп төште, егетне үзеннән тибәреп, көйсезләнеп боерды:
—Рушан, өстәлне бире керт тә икенче шешә «Ахтамар^ны ач әле!— диде,—Сине шат күңелле итеп күрәсем килә, җитди кыяфәтен уңайсызлый мине...
Егет каршы килмәкче булды, ләкин Валянын күз карашына төртелгәч, уң кулын шәрекъчә итеп күкрәге өстенә куйды һәм, башын буйсынучан иеп, шаяртып жавап бирде:
—Баш өсте, сез боерганча булыр, мин сезнең колыгыз...—диде
Үзе бу гамәлләрнең ниндидер чишелешкә тәгәрәгәнен, әмма, үзенә кагылышлы булса да, мона берничек тә тәэсир итә алмаячагын аңлады, ул янә үз язмышына үзе хуҗа түгел иде инде.
Валя көтмәгәндә аның белән брудершафтка эчәсе итте һәм коньякны су сала торган зур бокалларга койды—мөлдерәмә тугырмаса да, ярты шешәне бушаткан иде 1^шан, монысын эчкәч вакыйга ниндидер гаугалы-жәнжалл ы төс алыр инде, дип уйлаган иде, әмма тагын акылга сыймас хәл килеп чыкты—буш бокалларны читкә этәреп куйгач. Валентина, комсызланып, анын иреннәренә сөлектәй ябышты, Рушан янә анын кичәге кебек дәртле- ялкынлы сүзләрен ишетте: «Минеке, минеке минеке »
Анын кайнар кочагында тыннары кысылган Рушан, елмаеп, үзенен хатын-кызларны, мөгаен, беркайчан да анлый алмаячагын уйлап куйды. Валянын нәфис тәнен үбә-үбә, иркәли-назлый. ул янә күкнен җиденче катында иде.
Ниһаять, ул. бәхете һәм куанычы тулышып, тынып калды, күңелендә көтмәгәндә янадан кузгалган мәхәббәт хисләрен инде әйтергә дип кенә җыенганда. Валя кинәт аның өстенә иелде, әллә шаяртып, әллә чынлап сорады:
—Дасаев, синең кайчан да булса хатын-кызларны шампан шәрабендә коендырганын бармы, аларга миллионлаган алсу розалар яки саф энҗе һәм бриллиантлар бүләк иткәнен булдымы?
Егет жавап бирүдән шаяртып котылмакчы иде. ләкин ханым үпкәләп, үҗәтләнеп кабатлады:
—Мин бит синнән чынлап сорыйм,—диде.
Вакыйганың мондый юнәлеш алуыннан айнып китеп, Рушан:
—Бу бит блатнойлар иҗаты —диде,—Хатын-кызга нигә шампанда коену кирәк? Мин аны хәтта зарарлы дип уйлыйм, ин яхшысы—сабын...
Валентина шартлап китте, дары мичкәсе, диярсең:
—Их син, сабын... Зарарлы түгел. Мин коендым, бер генә дә түгел әле...
Рушан, аның кычкырып җибәрүен ахырынача анлап бетермичә, һәм, билгеле инде, сүзләрен җитдигә алмыйча:
—Ә юынгач-коенгач, ул шампан шәрабен нишләтәләр инде?—дип ычкындырып ташлады.
Валентинаның шуннан соңгы җавабы бу ярым тиле сөйләшүнең җитдилегенә ышанырга мәҗбүр итте:
—Әйе, мин шампанда коендым, ә дусларым һәм мина шул күнел ачуны оештырган кешем шәрабне ваннадан бокаллары белән чумырып алып эчтеләр һәм мина саулык-сәламәтлек теләделәр—шундый йола, матурлыкка һәм гүзәллеккә, хатын-кыз тәненә шулай соклана беләләр алар. Ул искиткеч! Ләкин, күреп торам, син моны гомер анлый алмаячаксың, сиңа бирелмәгән ул! Гомерен буе получкадан получкага яшәгәнсең инде... Шулай яшәрсен дә...
—Син чынлап сөйлисеңме? Кем була инде ул хатын-кыз матурлыгын шулай нечкә бәяләүче һәм ваннадан шампан чөмерүче кеше?—дип сорады Рушан, жавап алырга өметләнмичә генә. Чөнки һаман да әле монысы да Валянын чираттагы шаяртуы-уены гынадыр дип уйлый, егетләрдән аның соңгы еллардагы әкәмәт сәер кыланмышлары турында ишеткәне бар иде.
Ләкин Валентина ачу китерерлек горурлык белән жавап бирде:
—Дато Гвасалия. Мине чын-чынлап яраткан-иркәләгән кешем. Аның кушаматы юкка гына Лорд түгел иде: чәчәкләрне ул кәрзине-кәрзине белән, хушбуйларны дюжиналап бүләк итә иде, менә бу саф энҗе муенса да аның бүләге...
Ә Рушан анын муенындагы ул энҗе муенсаны ясалмадыр яки әле чех пыяласыдыр дип кенә уйлаган иде Ләкин боларның берсенең дә әһәмияте юк иде инде. Рушан бөтенләй айныды. Үзенә чит һәм җирәнгеч бу ханымны җиңелчә генә читкәрәк тибәрде, анын сыгылмалы, ымсындыргыч тәненә карата бернинди кызыксыну хисе калмады, ул урындык аркасына эленгән күлмәгенә үрелде.
—Син кая?—дип гаҗәпләнеп сорады Валя.
Рушан җавап биреп тормады. Киенә-киенә уйлады—әйтергәме, әйтмәскәме?—әмма соңгы мизгелдә әйтергә булды:
—Беләсеңме, Валя, мин бүген сиңа тәкъдим ясамакчы идем...
Төнге салкынча һава аны суындырды, барыбер йоклап булмасын чамалап, ул өенә кайтырга ашыкмады, төнге Мартук урамнарын гизеп, уй- хисләрен тәртипкә китереп йөрергә булды—тагын бер көннән ул китеп барырга тиеш иде. Паркка барып җиткәч, моннан сигез ел элек Валяны шушында сап-сары буялган чәчле итеп күргәнен хәтерләде һәм капылт көлеп җибәрде, бу көтелмәгән көлү аның кәефен җиңеләйтте. Ул кинәт кенә кысан ванна бүлмәсен, төссез-ямьсез сантехниканы, заводтан ук шадраланып чыккан кафель плиткаларны, ванна тирәсендә бокал тоткан карактыр-фәләндер әтрәк-әләмнәрне һәм шәраб эчендә, мәгънәсез көлеп, чупырдап яткан Валентинаны күз алдына китерде... Тамаша, чынлап та, көлке һәм хәтта кызганыч күренеш булгандыр, әгәр дә санузел дигәне ванна бүлмәсендә булса, бигрәк тә... Йа Хода!..
һәм бөтенесе дә анык-ачык булып үз урыннарына утырды: Валянын
өф-төф итеп тәрбияләп тоткан бармак араларына кыстырылган тупас папирос та. әллә кая читкә карап, пыялаланып калган күзләре дә. шунда ук битараф ваемсызлыкка әверелүчән дәрт-теләге дә, сәер төрмә җырлары да. энже муенсасы да һәм хәтта шампан шәрабле ваннасы да..
Сигез ел элек үк. ул әле «1905 ел» урамында яшәүче кыз белән мавыгып йөргән заманнарда ук. Куйбышев шәһәрендә очучылар училишесында укучы кайсыдыр бер егетнен сүз аралаш кына әйткән сүзләрен Рушан колагына да элмәгән иде. Ул егет Валянын мыштым гына наркотиклар тартуын, энә кадаулардан да тайчанмавын, шәһәрдәге юньсез егетләр белән чуалуын һәм хәтта ниндидер бер җинаять эше буенча шаһитлык кылып йөрүен дә сөйләгән иде Ул чагында башында башка уй-исәбе булган Рушан ул имеш-мимешләргә игътибар итеп тормаган иде, ә менә хәзер һәммәсе дә бер логик чылбырга тезелде
Инде бүген, егерме еллап вакыт үтеп киткәч. Мартукта Валя Домаровага өйләнергә аздан гына тәкъдим ясамый калган ул гаҗәеп кичне хәтереннән үткәреп утырганда, Рушан андый: ул заманнарда, башка бик күп нәрсәләр турында кычкырып сөйләнмәгән төсле, наркомания турында да ачыктан- ачык сөйләү юк иде. әйтерсең, ул безгә кагылмый. Әмма аны теге чакта да, хәзер дә таң калдырганы—юк. наркомания үзе түгел, ул ямьсез күренеш белән мавыккан, авыруга сабышкан егетләрне Рушан күп очратты,—ә шул кармакка капкан, үзе күргән бердәнбер ханымнын кайчандыр үте яратып йөргән, кайчандыр мәктәп иншасында балерина булырга хыяллануын язган кыз булуы тан калдырды...
Бүген ул белә инде, үзе аңа «Шанель» бүләк иткән теге җәйге төннән соң, ике ел үткәч. Валя яңадан Мартукка әйләнеп кайткан Кайдадыр механик булып эшләүче, әмма күбрәк хастаханәләрдә һәм даруханәләрдә наркотиклар даулап гауга чыгаручы наркоман ире белән кайткан Мәгәр аның үзенең дә ул вакытта инде «энәдә утырганын» күпләр белеп торгандыр Андый начар гадәтләр белән, өстәвенә, җәмгыятьтә үзенә ниндидер аерым өстен урын дәгъвалап, кечкенә поселокта яшәве кыен шул. Озакламый алар бер җәйге төндә Рушан чын-чынлап бәхетле булган Совет урамындагы йорттан китеп барганнар һәм шуннан сон Валентина турында Рушан бүтән беркайчан да ишетмәде Язмышы ничек булып беткәндер ул бәхетсез ханымнын?
Хәер, бервакыт, берничә ел үткәч, Мартуктан меннәрчә чакрым җирдә Рушанга энҗе муенсаны да, шампан шәрабле ваннаны да исенә төшерергә туры килгән иде
XIV
аля белән очрашу шәхсән Рушанның үзенә түгел, ә Рәшит абыйсына бәйле, әмма барыбер анын да тормышына кагылышлы тагын бер ачыш ясарга ярдәм иткән иде. һәрхәлдә йөз кырык ике килограмм ук түгел, ә нибары йөз егерме алты килограмм гына булган Эмма Бобликовадан ишетеп белде Рәшит абыйсынын кайчандыр егерме биш яшен билгеләп үткәргән атаклы Туган көне Эмманың әнисе йортында булган икән—шулай итеп, балачактагы тагын бер сер ачылды
Ә ул кичтә Валя әле ана, ачусыз-нисез генә. Славик Афанасьевның һичкайчан да шәһәр кешесе булып китә алмаячагын сөйләгән иде. көзгегә баккан, диярсен - хак әйткән икән. Бер-ике елдан Славик Алма-Атадан әйләнеп кайткан, баеп киткән якташларына алтын тешләр куеп, зур акчалар суга башлаган Безнең РәсәЙ халкы шешә биреп рәхмәт әйтүдән башканы белми бкг, шулай туктаусыз эчә торгач, тәки айный алмыйча, үлеп киткән Славик. Очрашканда кайгырып искә алынучыларның исемлеге шактый зурайды, аларны хәзер, сайлаулардагы кебек, гомуми бер исемлек белән генә искә алып куя башладылар
Бүген Рушан үз югалтуларының барысын да диярлек белә инде, әмма
В
элек бервакытта да егерме сигез яшьләренә, ә бәлки, аннан да иртәрәктер әле. үзенен ихлас көлә белүен югалтуы турында сизми дә, уйламый да иде. Хәзер ул Валяный теге кичтә ни өчен елаганын андый инде: Валя анын һәм үзенен әле ахырына барып җителмәгән тормышын алдан ук кызганып елаган. И бу хатын-кыз сизгерлеге...
Күптән түгел генә Рушан, газетлардан укып, шаккатыргыч саннар белде. Ә бит анын танышларыннан берсе дә—ни эштә, ни өйдә булсын- мона игътибар да итмәгән, ул хәтта бер-ике көн автобус-троллейбусларда да колак салып, тынланып йөрде, бәлки, кемдер: «Нинди коточкыч!» дип әйтер төсле иде. Ләм-мим, ник берсе-бер бу хакта үз фикерен әйтсен, әсәрләнеп сөйләнсен—күрәсен, битарафлыкка күнеккәннәр инде. Бәлки, газет-фәлән дә укымыйлардыр? Ә газеттан Рушан менә нәрсәләр укыды: илдәге җинаятьләрнең алтыдан берсен хатын-кызлар ясый икән, бер ел эчендә ике мен биш йөз хатын-кыз яңа туган баласын үтергән өчен суд җаваплылыгына тартылган. Бу санны әле, милиция күзенә чалынмый калганнарын да кертеп исәпләсәң, мөгаен, тагын унга тапкырларга кирәктер, бары тик шунда гына чын дөресе килеп чыгар. Димәк, җәмгыятьнең күпмиллионлы җинаятьчел катламыннан үз тормышында бары берсенә— Валяга гына тап булып, Рушан җиңел котылган.
Юк, Валя Домарованы, ана чак кына өйләнешергә тәкъдим ясамый калса да, Рушан һич кенә дә үзенең беренче мәхәббәте дип атый алмый, әмма ике арада булган мөнәсәбәтләрне, теге җәйге ике бәхетле кичне дә тормышыннан сызып ташлый алмый: булганы булган инде.
Күрәсең, ул хәлләрне мәхәббәткә кереш—прелюдия дип санарга гына каладыр...
Үткәннәрен барлаганда, Рушан үзенең ихлас көлүен югалтуы, туганнары-дуслары үлеме, Актүбәнең борынгы вокзалы һәлакәте һәм Ташкентта бер-бер артлы юкка чыга баручы чәйханәләрне генә түгел, тагын байтак нәрсәләрне искә төшерде әле. Үткән гомердә бик күп җисми серләр дә ятып калган икән. Ул, мәсәлән, язгы төн уртасында сонлап кына Орджоникидзе урамыннан кайтып барган чагында, бер мизгелдә күзләрен сукырайтып, каршысына килеп чыккан машинадан бер кыз кул изәп— Светланка Резникова иде ул кыз,—шул кул изәүнең ни-нәрсәгә ишарә икәнен еллар үткәч тә һаман да анларга тырыша әле. Резниковлар «Волга»сы тимерьюлчылар сарае чатыннан борылып, каршыдагы тыкрыкка кереп югалганчы, үзенә генә изәп барган шул кулны күреп торган иде ул. Нәрсә анлата иде икән ул кул изәү? Яна ел кичәсендә дәррәү кабынып киткән хисләре мартта ук өзелгән иде бит юкса...
Яки ни өчен Ниночка Новова аңа бик үтенеп, «Рапсодия» дигән Америка фильмын каравын сорады икән һәм ни өчен ул, аңа әйтми-нитми генә, чыгарылыш кичәсеннән сон ук Ленинградка китеп барды икән? Юкса, ул китәр алдыннан алар икәүләп Ниночкаларның Кызыл урамындагы алма бакчаларында таңга чаклы йөргәннәр һәм тан аттырганнар иде бит. Сәер, нишләп хәтер шундый вак-төякләрне дә саклый икән’
Әмма хәтердә әле үз вакытында җавап таба алмаган, һаман да күңелне бимазалап торучы сораулар тулы ниндидер анык вакыйгалар гына сөзелеп калмаган, бөтенләй аңлатып булмаслык нәрсәләр дә гомер буе табышмак булып ияреп килә...
Бервакыт Рушан үзләре Бродвей дип йөрткән урамда Жорик Стаин белән бергә,—Жорик турында аерым сүз булыр әле,—искиткеч гүзәл бер кызны күргән иде, әмма хәтергә уелып калганы шул Сашенька Садчикова үзе түгел, ә анын тегелеше белән дә, төсе белән дә гадәти булмаган күлмәге булды. Сөйкемле Садчикованын шул күлмәге төсе Рушанны ни өчендер гомере буе эзәрлекләп килде, ул анын нинди төс икәнлеген ачык кына әйтеп бирергә аптырый иде. Һәм менә хәзер, утыз еллап вакыт үткәч, көтмәгәндә генә, үз иленнән сөрелгән Тибет далай-ламасын әле кайчан гына үзе дә диссидент булган, ә хәзер шул илнең президенты Вацлав Гавел кабул иткәнне телевизордан күрде дә исе китте. Теге табышмакка жавап
табылды бит аксыл-сары чәчле Сашеньканын күлмәге төсе бер дә әфлисун төсе түгел, ә будда далай-ламасынын кызгылт-сары хитоны төсендә булган икән. '
Яки, бер карасан, Рушанны атаклы Ницца белән нәрсә бәйләп торырга мөмкин9 Әйе-әйе, зәнгәр диңгез буендагы гүзәл шәһәрчек белән. Хәер, бу дингез буендагы курортный үзе белән дә түгел әле, ә бары тик колакларны иркәләп торучы исеме белән.
Ницца.
Ул да. Рушанны еш кына бер сәбәпсез сагышка салып, бик озак аның хыялында йөрде. Мөгаен, Ницца анын хәтеренә теге, май ахырындагы бөтенләй дә язга охшамаган төксе бер көндә уелып калгандыр, алар ул көнне Ниночка Новова белән Тимерьюлчылар сараендагы ниндидер бер концертка очраклы гына барып эләккәннәр иде: концерт программасы әллә ни ис китәрлек түгел, артистлары да вак-төяк шәһәр-авылларда гастрольләр өчен генә җыелган, кайчандыр өметле генә булып, соныннан эчкечелеккә бирелгән, тормыштан күңелләре кайткан, бар яшәү чыганагы шул үзләре сөймәгән авыл сәхнәләре булган әтрәк-әләмнәр иде
Еракта калган ул май аенда Ниночка мәктәп, ә Рушан техникум тәмамлап киләләр һәм, тиздән аерыласыларын сизенеп, көн дә очрашалар иде. Киләчәктә тормыш юллары гомерлеккә аерылачагын тойгангамы, ул очрашулар ничектер комсыз, шашкын, ярсулы булды, юкса, телдән, әлбәттә, галәйәт зур планнар коралар, күз алларына китергән хыяллары өсте-өстенә өелә тора иде
Концертка алар соңладылар, борынгы сарайның янгырап торган ярым буш залына килеп кергәндә, сүрән генә барган концерт бераз җанлана төшкән һәм кайсыдыр бер җырчы сыек кына кул чабулар ишетү бәхетенә дә ирешкән иде. Алар кереп урыннарына утыруга, сәхнәдә бер хатын-кыз күренде, анын җыры Рушанның күңелендә бик озакка, дистә елларга сакланып, һәрвакыт шул ерактагы Ницца турындагы тормышка ашмас хыялларын кузгата торган булып калды
Юаная башлаган, озын гына буйлы җырчы хатын үкчәләренә үк төшеп торган чия төсендәге озын бәрхет күлмәктән, авыл җирләре өчен артык кыю ачып куелган декольтесе зифа муенын, хатын-кызларга хас мәрмәр ак җилкәләрен, каты корсет белән күтәреп куелган тулы күкрәкләрен күзгә бәрелерлек матур итеп күрсәтә. Ул кулына шушы дала якларында үсә торган фарсы сирененең коела башлаган чәчәген тоткан иде. үзе үк җырның исемен әйтге. «Ниццадан килгән чәчәк-»
Бу җырчы Рушанга шактый карт, талчыккан йөзле булып күренде, бәлки, әле кырыкны да тутырмаган булгандыр, әмма үзенен унҗиде яшьлек каланчасыннан Рушан шулай күрде, ирексездән анын эченә җыелган сагышын тойды, ни өчен шушы шәһәрчекнең ярым буш залына килеп чыкканын аллады Ж.ыр. күрәсең, жырчынын күңеленә якын, ул үзе дә. мөгаен. Ниццаның буй җитмәс, тормышка ашмас хыял икәнен күптән аңлаган иде Жырдан да. җырчыдан да бөтен дөньяларны биләп алырлык тирән сагыш саркый, бәлки, бу бинаның диварларына әллә кайчан эленеп калган сагыштыр ул, инде менә шул сагыш Рушанның да күнеленә инеп калды Бәлки, башкалар аны бераз гына сагышлы гади жыр итеп тыңлаганнардыр, әмма егет өчен ул бүтәнчәрәк янгырап ишетелгән иде Әйтерсен, Рушан ерактагы алгы көннәргә, үзенең әле яшапмәгән тормышына йөгерде дә. тормышка ашмас өметләре һәм бәхетсез мәхәббәте өчен алдан ук хәстәрләнеп, тирән сагышка батты. Мөстәкыйль тормыш бусагасына аяк басарга җыенган, җитмәсә әле янында чибәр чытлык Ниночка Новова булган унҗиде яшьлек егет өчен бик сәер тойгы иде бу.
Күрәсең, хыр икесендә дә бер төслерәк хисләр кузгаткан иде. чөнки Ниночка Рушанга ничектер монсу гына карап алды да. ана сыена төшеп, карангыда кулын капшап тапты һәм аны сыйпый-иркәли башлады, ниндидер көтелмәгән хәвеф-борчылу сизде бугай
Әле яшәлмәгән тормышы өчен шундый ук кайгыру-борчы.ту хисен
ул тагын ун ел үткәч, балерина булырга хыялланган Валентинаның, аңлап та җитмәстән, үзләренең уңмаган, барып чыкмаган язмышларын елап искә алганда кичерде...
Концерттан кайтып барганда Рушан ирексездән офтанып куйды: «Ниццадан килгән чәчәкләр...» Зәңгәр диңгез яры буендагы сагышлы мәхәббәт турында сөйләшергә әзер булган Нина: «Кирәкми, Ницца чәчәкләре безнең өчен түгел...*—дип җавап кайтарды.
Ул чагында Рушан аның сүзләренә әһәмият биреп, бәхәсләшеп тормаган иде. Ләкин бүген ачынып икърар итәргә туры килә хәтта уйсыз- башсыз яшьлек елларында, мөстәкыйль тормышка аяк басар алдыннан да алар ни Ницца, ни Венеция, ни Монте-Карло, ни Фиджи яки Мальорка утраулары турында хыяллана да алмыйлар иде—алар баштан ук бүтән тормыш өчен, күз камаштыргыч коммунизм үрләренә бару юлындагы мәңгелек киртәләрне җимерер өчен әзерләнгәннәр иде. Бүген Рушан, соңлап булса да, моңаеп уйлана: анын туган иле халкы Егерменче гасыр цивилизациясеннән—мәдәният казанышларыннан гына аерылмаган, ул, гомумән, табигый кешеләр тормыш-көнкүрешеннән дә мәхрүм, кая инде монда Ниццалар...
Әмма Тимерьюлчылар сараеның ярым буш залында күңеленә кереп калган Ницца анын хыялларын озак ымсындырып торды әле. Бервакыт Ялтада, шаулап-гөрләп торган субтропик яшеллек арасында ул тулай кызыл тактадан әллә кайларга кычкырып торган реклама күргән иде «Ниццага барыгыз!» Троллейбус бик тиз чапканлыктан, ул астарак тагын бер сүзне абайламый калган, анда исә «ресторан» дип язылган иде. шундый реклама белдерүенә башка бер урында яңадан килеп төртелгәнче, өч көн рәттән башыннан шул Ницца чыкмады. «Ницца» дигәннәре ran-гади бетон идәнле «пыяла тартма» икән, башка шундый урыннардан варьете биюле кичке ресторан хисапланып йөртелүе белән генә аерылып тора иде Залынын мескен фәкыйрьлеген яшереп, пыялаларын чия төсендәге ковралон белән каплаганнар—мөгаен. «Ницца» яныннан үтеп йөрүчеләр аның эчендә гаять бай, күңелле кәеф-сафалы тормыш бардыр, дип уйласыннар өчен дә шулай эшләгәннәрдер. Кыршылып беткән өстәлләре, өстәл өстендәге пластик савытлары һәм чатан тимер урындыклары белән күзгә бәрелеп торган бу фәкыйрьлекне залның ярым караңгы булуы һәм сәхнәнең оста гына итеп яктыртылуы яшереп тора, сәхнәдә исә ашык-пошык кына аннан-моннан җыелган кызлар варьете бии. кечкенә бер оркестр уйный иде. Нәрсә генә маташтырмаганнар: чыршы бизи торган ялтыравык укалар, зәвыксыз гына ясалган рәсемле, еш алышынып торучы сәхнә, дисеңме, сәхнәдә дә. залда түшәмнән дә асылынып төшкән, ялык-йолык килеп әйләнүче көзгеле шарлар, дисеңме—берсе дә калмаган. Алар, күрәсең, атаклы диңгез курортларында сезон вакытында була торган ниндидер үтә зиннәтле, бай һәм күңелле тормышка кагылышлары барлыкны аңлатырга тиештер инде.
Рушан залның фәкыйрьлеген дә, варьетенен мескенлеген дә күрде. Әлбәттә, «Ницца» дигән Купшы исемле бу «пыяла тартма»нын ул озак еллар хыялланып йөргән гүзәл Ницца белән бернинди уртаклыгы да юк иде. тонык яктыртылган Ялта урамнары буйлап төн уртасында күңелсез генә кайтып барганда, ул үзен янә бер кат алдадылар шикелле хисләр кичерде.
«Ни өчен бездә һәркайда әшәкелек, зәвыксызлык, фәкыйрьлек, аларны караңгыга төреп тә. оста яктылык белән дә яшереп булмый бит. »—дип. монаеп уйланды ул. Яктыртып куелган реклама тактасындагы «Ялта—дөнья курортларының энҗесе»,—дигән язу мәсхәрәләп көлү кебек тоела иде.
Шаулап үткән елларын, китап битләрен актарган кебек актарып, дусларын хәтеренә төшереп утырган мизгелләрдә ул үз шәхесенә бик якын килергә базмый иде шикелле, юкса, үз-үзен тулысынча ачып бетермичә, заман җирлегендә үз фотосурәтен булдырмыйча, бу истәлекләрнең кыйммәте бик аз булуын да тоя иде. Мөгаен, аның үз тормышы ул сөйлисе килгән вакыйгаларга яна төсмер бирер, димәк, яңадан артка, илленче елларнын
икенче яртысына, бөек казакъ далаларыннан жил китергән ком баскан шәһәрчеге Актүбәгә кайтырга, «1905 ел» урамындагы йорт яныннан берничә мәртәбә үтеп китәргә яки тәрәзәсе каршысында басып торырга кирәктер Кулына нота папкасы тоткан зәнгәр бантиклы гүзәл кыз шунда яши иде бит. Рушан аны Тимерьюлчылар сарае янында очратып, сокланып-хәйран калып, артыннан ияреп киткән иде. Кайчакларда ана әле хәзер дә һаман анын артыннан атлый төсле тоела
Ул кызны искә төшерүе рәхәт, кызый анын төшләренә дә бик еш керә. Төшләреңдә ул күптән үткән елларынын исен-төсен тоя, авахтарын ишетә, аны шул замандагы тормыш-көнкүреш шау-шулары, шул чаклардагы музыка чолгап ала, ул янадан яшьлегендәге парк-бакчаларда йөри, кинотеатрларга керә Ин кызып, яшьләр белән тулышып торган Бродвейны. мәктәп кичәләрен һәм Тимерьюлчылар сараендагы дәртле биюләрен күрә Аның төшләре үзе катнашындагы ретрофильмнар алар. Бик кыен, түзә алмаслык мизгелләрдә, бер сәбәпсез-нисез күнелен сагыш-мон басканда, ул кешеләрнең язмышлары белән идарә итүче югарыдагы ниндидер илаһи заттан ялварып сорый: «Төшләремә яшьлегем керсен!»—ди Ә яшьлек— мәхәббәт ул.
Үз вакытында абайламый, аңламый калган күп нәрсәләрне утыз елдан сон күрергә, аңларга мөмкин булган гүзәл төш-фильмнар.. Дөрес, аларнын берсен дә ахырына кадәр күреп бетереп булмый, алар, детектив сериаллар шикелле, ин кызыклы җирендә өзеләләр дә, ничек кенә ырымласак да. дәвамын күрә алмыйсын. Ул төш-фильмнар бер тамашачы өчен генә, бер тапкыр гына күрсәтелә, алардан сон көндәлек тормышка янадан кайту бик кыен була. Ләкин Рушан алардан һич кенә дә баш тарта алмас иде
Анын техникум күршесендәге мәктәптә укучы кызга булган җавапсыз мәхәббәтеннән йомшак кына көлеп, дуслары кайчандыр: «Монайма. тәүге мәхәббәт—кызамык кебек ул, авырырсын да терелерсең, икенче берәүне очратырсың, үзеннен тәкәббер музыкантшанны онытырсың»,—дигән иделәр Бүген инде яшисе яшәлгән дип исәпләнә шикелле, ә ул аны барыбер онытмады, хәер, теге чакта ук ул бу ярату хисенен җитди һәм озакка булырын тоемлаган иде инде.
Прораб бүлмәсендә хезмәттәшләре арасында үз балаларының беренче мавыгулары, тәүге ярату хисләре турында сүз чыгып, аларны җитдигә алмауларын ишеткәндә. Рушанның йөзеннән монсу елмаю йөгереп уза. Ул үзе андый бәхәсләргә катнашмый—анын яралы күнеленен ачы сабаклары кемгә кирәк? Анын үзенә—тормыш йөген туйганчы тарткан ялгыз прорабка карап, аны да кайчандыр дәрт-теләкләр газаплагандыр, ул да кайчандыр көйдергеч мәхәббәтнең тылсымлы ялкынын татыган-тойгандыр. шул турыдагы истәлекләре үзе өчен сакланып калган ин кадерле әйберседер. ул шулар белән генә яшидер, дип уйларга мөмкинме сон?
«Истәлекләр—безне куып чыгарып булмый торган бердәнбер оҗмах ул»—бу тирән мәгънәле сүзләрне ул кайчандыр кайдандыр укыган һәм гомере буена хәтерендә калдырган иде.
Күнеле белән кулына нота папкасы тоткан кызга әйләнеп кайтканда, сонгы көннәргә кадәр аны бер нәрсә газаплый, анын язылмаган әлеге «гомер китабына» кемдер күз төшерер дә сорап куяр шикелле: «Әллә син Глорияне яратмадың? Ә Светланка Резникованы9 Ниночка Новованы9 Ниһаять. Валя Домарованы? Анын белән үткәргән ләззәтле төннәрен9 • Үз эш-гамәлләре өчен үзе җавап бирергә күнеккән, беркайчан да башка кешеләр артына кача белмәгән Рушан менә шушы, әле беркем дә бирмәгән сораулардан куырылып кала. Бәлки, үзен кеше алдында тулысынча ачып бетерү мизгелен дә шуна күрә кичектереп киләдер әле.
Мөгаен, гади прораб кына булмыйча, сизгеррәк күнелле бер кеше— әйтик, рәссам, язучы яки артист-фәлән булса, хәзер инде анык кына бер нәрсә дә дәгъва итми торган, күптән булып узган мөнәсәбәтләрен җинел генә шәрехләп, аңлатып бирер дә иде, ләкин Рушан өчен бу—мөмкин булмаслык эш: ул үзенен истәлекләрендә үзен дә, сөйгәннәрен дә, үзенә
кадерле булган башка кешеләрне дә түбәнсетергә теләми иде. Шуна күрә дә ул «күнел китабы»нын сәхифәләрен шәхси тормышындагы һәр мәгъшукасына лаеклы урын табылган вакыйгалар белән тутырырга ымсына иде. Һәм ул әнә шул күптәнге үзен һәм үзенә кадерле башка нәрсәләрнең асылын танып белү юлын тапты шикелле...
Бервакыт, бөтенләй очраклы гына, бер китапта анын күзенә Жан Кокто турындагы истәлекләр чагылды. Күптән булып үткән вакыйгаларны анларга менә шул ачкыч булды да инде. Язучынын вафатыннан сон, биографлары анын фронтка китәр алдыннан язган мәхәббәт һәм иркәләү сүзләре тулы дүрт хатын табып алганнар—ул хатларны мәхәббәт лирикасының ин югары үрнәкләренә тиңлиләр икән. Ләкин... ин кызыгы шунда: ул хатларның барысы да, копирка аша язылган кебек, бер төсле, үзләре исә дүрт хатын-кызга адресланган икән, һәм тагын да сәеррәге шул, озын һәм бәхетле гомер кичергән ул гүзәл ханымнар, сонрак хакыйкатьне белгәч тә, берсе дә «үзенә генә» язылган хаттан баш тартмый, киресенчә, хатта белдерелгән мәхәббәт хисләре бары тик үзенен Кокто белән булган мөнәсәбәтләренең чын асылын ачып сала дип бара икән...
Дасаев, әлбәттә, француз Кокто түгел, биредә турыдан-туры охшашлык була да алмый, әмма танылган драматургны һәм анын мәхәббәт хатларына ихластан дәгъва кылучы мәгъшукаларын анларга тырыша торгач, ул үзенен ерак үткәнендәге кайбер вакыйгаларның чишелешен тапты шикелле.
Рушаннын шәһәрдә яхшы билгеле бер «буй җитмәс» төркемдә йөргән сыйныфташ кызлары—Светлана Резникова һәм Ниночка Новова белән булган кыска, әмма бик шашкын «мәхәббәт уены» үзе техникумның дүртенче курсында укыган чагында, инде диплом проектына тотынгач, соңгы ярты ел эчендә булып алган иде. Хәзер Рушан ул чагында үзенен кызларның ниндидер мәкерле-хәйләле гамәлләрен башкару өчен генә «бик вакытлы» туры килүен анлый инде, һәм. ни хикмәт, ике мәртәбә шулар кармагына капкан иде бит, ә барыбер ул хәйлә-мәкерләрен ахырына кадәр һаман да әле ачып бетерә алганы юк. Бары тик шуны гына белә, кызлар аңа махсус тозак кормаганнар, ул алар кул астына очраклы гына килеп кергән һәм, үзе дә аңламастан, алар уйлаган рольне башкарырга бик кулай булган, һай, бу кызлар!.. Әмма хикмәт тә шунда шул: җинел генә уйланылган хәйлә-мәкерләре үз йөрәкләренә дә кагылып узар һәм. соңыннан ачыкланганча, озакка яндырып торыр, дип кызларның берсе дә көтмәгән—монысын да Рушан хәзер яхшы белә.
Әлбәттә, бу «мәхәббәт уеннары» турында искә төшермәскә дә, аларны яшьлектәге юләрлекләр дип кенә үтеп китәргә дә булыр иле Бигрәк тә ярты ел эчендә ике мәртәбә гашыйк булу—җитди эш түгел, мәхәббәт турында сөйләгәндә аларны искә алып торырга да кирәкмәс иде. Әмма вакыт дигәненнен бу очракта бер әһәмияте дә юк, Рушан, китаплардан укып, кешеләр өчен кайчагында көннәр һәм хәтта сәгатьләрнең дә бик мөһим булган мисалларын белә, ул көн вә сәгатьләр кешеләрнең язмышларын хәл иткән яки гомерләре буена рухи таяныч булган. Тагын да ныклы дәлил бар—һәркайсында тамга тора: «Вакыт тарафыннан сыналган».
Дәвамы киләсе санда