Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭЗЛӘНҮЛӘР БӘРӘКӘТЛЕМЕ?


раматургия буенча билгеле бер чорга нәтиҗәләр ясаган, үсеш тенденцияләрен ачыклаган мәкалә язу шактый авыр эш. Хикмәт бу әдәбият төренә икенче сортлы нәрсә итеп карауда гына да түгел. Гәрчә бусы да эшне авырлаштыра. Карагыз: бездә драматургия өлкәсендә фикер- тәнкыйть әйтүчеләрне әдәби тәнкыйтьче итеп тану юк. Проза яисә шигърият өлкәсендәге тәнкыйтьчеләрне таныйлар, исемнәрен булса да атыйлар, хәтта «фәлән тәнкыйтьче генә миңа үсәргә булышты» дип тә жибәргәлиләр. Ә драматургия тәнкыйтьчесе турында—ләм-мим! Әнә, Язучылар берлегендә проза, шигърият, балалар әдәбияты остаханәләре бар, әйбәт кенә эшләп тә киләләр. Ә драматургияне каядыр проза арбасына тагып куйганнар да, шалтыраган тавышы да ишетелми... Яисә, ел саен иң укыла торган әдәби әсәрне билгелиләр. Проза бар, поэзия бар, балалар әдәбияты да истә. Драматургия әсәрләре турында исә бер сүз юк! Әйтерсең, аларны укымыйлар. Клублар, мәктәп сәхнәләрендә уйнау өчен генә дә китапханәләрдән күпме әсәр алалар бит инде, димәк укыйлар, өйрәнәләр. Татар пьесаны шигырьгә караганда да яратыбрак укый, югыйсә...
Кыскасы, «ул бит театрда гына тулы яңгырый торган әдәби төр»дип, кайчандыр, кемдер әйткән фикерне чынга алып, драматургияне тәмам театр белгечләренә, сәхнә хезмәткәрләренә генә тапшыру дәвам итә. Ә бит сер түгел, театр белгечләренең күбесе драматургиябез тарихын белеп бетерми, кайсыларыдыр аңар карата театр кануннарын кулланырга омтылып ялгыша.
Болары шулай. Тик алай да төп хикмәт—драманың әдәбиятта иң үзенчәлекле өлкә булуында. Юкка гына драма матур әдәбиятның «иң югары биеклеге», «таҗы» дип аталмаган, күрәсең. Ә бит болай дип аны әле XIX йөздә, кинодраматургия дә, телевидение драматургиясе дә булмаганда, мәйдан тамашалары да күренмәгәндә атаганнар.
Язучыларның соңгы корылтаеннан соң узган елларда бездә йөзләрчә пьесалар сәхнә күрде, басылып чыкты. Сан ягыннан караганда, ике съезд арасында бу юлы әсәрләр әүвәлгегә караганда шактый күп иҗат ителгән. Ягъни драматургларыбызның иҗат активлыгы үсте. Бу үзе үк күңелле фал. Сәбәпләрдән берсе—профессиональ театрларыбыз артты. Ихтыяҗ булгач, тәкъдим итү арта. Эш, билгеле, анда гына да түгел. Замана үзе шуңар этәрә. Катлаулы, борчулы. авыр, гади кешегә мәрхәмәтсез замана, гаделсезлек, кыерсыту, җәберләү, алдашу, җан кыю өчен уңай замана. Болар иҗат кешеләрен борчый, уйландыра, нәфрәтләндерә, үз кичереш-фикерләрен әсәрләргә күчерергә этәрә.
Д
Ә менә ул уй-кичерешләрне сәнгатьчә гәүдәләндерү мәсьәләсенә килсәк,биредә эш алай ук күкрәк кагарлык түгел. Драматургиябезнең бүгенгесенә бу җәһәттән күп кенә таләпләр куярга, ризасызлык белдерергә мөмкин. «Пьеса» термины киртәләренә кергән күпчелек әсәрләр турында руслар уйлап тапкан исем белән «клип драматургиясе» дияргә була. Театр белгече Дания Гыймранова аны бер мәкаләсендә «ширпотреб» дип атады. Ә Зәки Зәйнуллин аларны тегермәнне файдасызга әйләндерүче буш орлыклар дип карый. Әнә, Мәдәният министрлыгы оештырган конкурска 66 пьеса килгән, ә беренче урынга лаеклы бер генә әсәр дә юк. Бу факт үзе генә дә бүгенге драматургиябезнең хәле мактанырлык булмау турында сөйли.
Әйе, җитди проблемалы драмалар сирәк туа. Соңгы 5 елда да шулай булды. Ләкин бүгенге сәхнә әдәбиятыбызда уңайны күрмәү, эзләнүләрнең тукталмавын санга сукмау, казанышларны аңларга тырышмау, аларны уртага салып карамау дөрес булмас иде.
Ике корылтай арасында иҗат ителгән пьесалар белән танышкач, иң беренче, андагы тематика-мәузуг төрләнә бару күзгә ташлана. Проза һәм шигърияттәге кебек, милләт язмышы проблемаларына игътибар көчәйде. Алар төрле яклап яктыртыла. Т. Миңнуллинның берничә әсәре нәкъ менә шул мәсьәләләрне күтәрә. «Илгизәр плюс Вера» драмасында ул милләтебезгә зыян салучы катнаш гаиләләр яссылыгында хәл ителә. Мәхәббәт дигән гүзәл хис бар. Моңа өстәп тагын русның да, татарның да үз гореф-гадәтләре бар, аларның һәрберсе үзе өчен изге һәм кадерле. Дуслык дигән изге төшенчә дә бар, һәр халык аңар табына. Ләкин катнаш гаилә икән—ул инде бер милләт кими, ә «олы туган» саны арта дигән сүз. Күп очракта олы туган ягына халыкның интеллектуаль хәзинәсен тәшкил иткән шәхесләр күчә. Жанр сәнгате ягыннан матур эшләнгән драмада шул фикерләр үзәктә тора.
Авторның «Шәҗәрә» драмасына карата да шуны ук әйтеп була. Милләт язмышы монда гасырлар дәвамында формалашкан, асылда татарның зыялы катламын тәшкил иткән морзалар токымы тарихын яктырту ярдәмендә чагылдырыла. Пьесага беркадәр фрагментарлык хас, әмма ул автор тарафыннан махсус шулай эшләнгән булса кирәк. Г. Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» комедиясендәге кебек. Анда читтән килгән Себер бае аерым-аерым күренешләр тәшкил иткән шәһәр тормышын күзәтә. «Шәҗәрә»дә авыл егете белән шәһәр кызы төрле язмышлы морзалар тормышы белән танышалар. Бер караганда, кабатлау бар кебек. Әмма мәгънә ягыннан бу—инде бер табылган драматургии формадан файдалануның матур бер үрнәге.
Ризван Хәмид соңгы елларда да актив иҗат итте. Ул—драматургия төренең үзенчәлекләрен тирән үзләштергән авторлардан берсе. Безгә бер генә персонажлы монодрама («Олы юлның тузаны»), ике генә геройлы драма («Ике сәгать—бер гомер») бүләк итте. Монограмма, гомумән, авыр форма, русларда да ул бармак белән генә санарлык. (Әхсән Баян узган елны тагын бер монограмма—французчадан файдаланып «Кеше тавышы» исемле әсәр язды.) Р. Хәмиднең драма вә трагедияләре дә гаять үзенчәлекле; аның кырыс, ләкин тормышчан геройларга, символикага, метафорикага ия пьесалары сәхнәләштерү өчен шактый ук авыр. Автор гади-гадәти чынбарлыктан тетрәндергеч ситуацияләр таба белә. Аның «Актамырлар иле» трагедиясе—шундый иде. Инде менә драматург «Җанкай улы Җанкыяр» исемле трагифарс, исеме буенча ук бик мәгънәле әсәр иҗат итте. Бу оригиналь әсәр драматургия буенча республика ябык конкурсында бүләкле урыннарның берсен алды. Трагифарс— татар милләтенә башка милләт вәкилләре белән, бигрәк тә урыслар белән катнаш гаилә коруның никадәрле хәвефле икәнен масштаблы итеп, сәнгатьчә көчле итеп сурәтләүнең иң уңышлы мисалларыннан берсе.
Драматургиябездә совет тәртипләрен фаш итү җанланды, шактый ук тирәнәйде. Иң беренчедән, 70 ел хакимлек иткән идеологиянең кешене шәхес буларак таркатуда уйнаган роленә игътибар ителә. Шулай ук басып алу сугышлары алып баруны яклау, милләтләрне кимсетүгә һәм юкка чыгаруга йөз тоту, халыкларның гасырлар дәвамында сыналган милли гореф гадәтләренең санга сугылмавы, туган телнең милли тормышта үз урынын
саклый алмавы, эшләмәскә өйрәнү, халыкның, иң күркәм сыйфатларыннан берсе булган хезмәт сөюне югалту, аерым кешеләргә генә түгел, ә тулаем халыкларның киләчәгенә яный торган аракы фаҗигаләре һ. б. тәнкыйтьләнә. Боларга бүген көннән-көн көчәя барган—үз баласыннан баш тарту, хәрам байлык артыннан куу, кеше гомерен өзүне чүпкә дә санамау, миһербансызлык, кансызлык, гаиләгә игътибар кимү һ. б. кебек «авырулар» өстәлде. Драма һәм трагедия жанрлары өчен кулай темалар, әлбәттә, һәм андый әсәрләр алай ук күп булмасалар да, язылды. Моңа Т. Миңнуллин, И. Юзеев, Ә. Баян кебек өлкән буын иҗатчылар да, Р. Хәмид, Р. Батулла, Ф. Садриев. Р. Мингалим. Ю. Сафиуллин. Ф. Яруллин кебек урта буын һәм 3. Хәким, Д. Салихов, Аманулла, М. Гыйлаҗен, Г. Каюмов кебек яшьрәк буын драматурглар да өлеш кертте.
Әйе, заманыбыз—коточкыч замана. Ул әле кичә генә «тигезлек җәмгыяте төзибез» дип ышанган кешеләр өчен бигрәк тә авыр: матди җитешсезлекләр өстенә, тагын идеалсыз калу... Бүгенге җәмгыять тәртипләрен «кыргыйлык» дип атарга мөмкин. Аның рәхимсез картиналарының кайберләрен драматургиябез сурәтләп бирә алды. Мисал өчен Зөлфәт Хәкимнең «Җүләрләр йорты» исемле мелодрамасын һәм Д. Салиховның «Алла каргаган йорт» драмасын күрсәтергә була. Материалны, әйтерсең лә, һәр ике автор үзара сөйләшеп сайлаган да, килешенеп эшкәрткән. Ситуация шулкадәр охшаш. Ләкин чишелеш бу ситуациянең барлыкка килүендә җәмгыятьне гаепләү ягыннан бик үк охшаш та түгел, һәр ике әсәрне психологик кичерешләр сурәтләүдә төгәллек, вакыйгалар агышында логик бөтенлек характерлый. 3. Хәким кешене рухи үтерүдә, шәхесне җимерүдә Брежнев чорларын ныграк гаепләсә, Д. Салихов бүгенге заманны, мафиозниклар һәм чиновниклар патшалыгын көчлерәк фаш итә.
Б. Ельцин «демократиясе» Россия империясенең ныклыгын ирек сөюче батыр чечен халкына каршы сугыш ачып расламакчы булды. Ләкин хурлык кына яулады. Сугыш чеченнарга гына түгел, урысның үзенә дә, Русиянең башка халыкларына да бәла-казадан, фаҗигадән бүтән нәрсә китермәде. Сугышның газаплары әле озакка барыр, күңелләрдәге яралар—бигрәк тә. Моны драматургларыбыз прозаикларга вә шагыйрьләргә караганда да үтемлерәк итеп һәм алданрак чагылдырдылар. Ю. Сафиуллин җыйнак эшләнгән, жанр таләпләренә тулы җавап бирә торган «Йөзек һәм хәнҗәр» исемле трагедиясендә аның шулай икәнен раслады, чечен трагедиясенең төп гаеплеләрен дә, ярдәмче чаралар вә геройларын да тәэсирле итеп сурәтләде. Иң мөһиме, мондый гаделсез сугышның халыкларга газап-кайгы гына алып килүен сәнгатьчә итеп күрсәтте.
Халкыбызның изге гадәт-йолаларны югалта баруы драматургларны гаять борчый. Бу темага шактый ук әсәрләр язылды, һәрбер пьесада дип әйтерлек, вакыйгалар нинди җирлектә генә бармасын, бу тема-мотив калкып чыга. Совет чорларында башланган, шактый ук нәтиҗәләре дә күренгән бу чир бүгенге кыргый заманда бер дә кимеми, киресенчә, тагын да көчәя генә төште. Халыкның аракыга хирыслана баруына авторларның җаны жылый. Болар бигрәк тә комедия өчен характерлы.
Татар драматургиясендә комедия жанры гомер-гомергә актив, хәтта иң активы булды. Шул яктан үзенең позицияләрен бүген дә нык саклый. Жанр эчендәге төсмерләргә байлыгы белән дә ул беренче урында. Аның ярдәмендә иң җитди мәсьәләләрне дә күтәреп була. Шул ук вакытта ул иң буш. пүчтәк көлүдән гыйбарәт эчтәлеккә ия булырга да мөмкин. Шуңа да бу жанр тәнкыйтьтә еш кына бәхәсләр китереп чыгара, кискен кире кагулар тудыра. Мәсәлән, һәр күзәнәге татар дип сулкылдаган гаярь милләтпәрвәр вә язучы Зәки Зәйнуллин узган елны бүгенге драматургиябезнең атасы Т. Миңнуллннны соңгы комедияләре өчен пыр туздырып атты, аларны бушка чыгарды. Ләкин һәр очрактагы кебек, монда да мәсьәләне төрле яклап карарга вә бәяләргә кирәк.
Әйе. комедия —драматургиянең иң универсаль жанры, реалистик драматургиянең жанр доминантасы. Нәкъ менә ул сәхнә сәнгатенең үсешендә хәлиткеч рольне уйнады вә уйный. Антик сәнгатьтән үк шулай, татарда да.
һәм бу аңлашыла. Чөнки театр сәнгатенең нигезен, асылын уен тәшкил итә. Ә уен, иң әүвәл, комедиядә иң ачык гәүдәләнешен таба. Шуңа күрә дә ♦драматургиянең таҗы булып трагедия тора» дигән, Белинскийдан килә торган фикергә бүген ябышып ятып булмас. Кешене (тамашачыны) тетрәндерү ягыннан, әлбәттә, трагедия алда. Әмма кешене (тамашачыны) рухи хөрлеккә чыгару, туарып җибәрү, күңелен күтәрү ягыннан комедия белән бер жанр да ярыша алмый. Иҗтимагый тәртипләрне тәнкыйть итү ягыннан комедия хәтта драма жанры вазифаларын да үти ала. Рөстәм Мингалим үзенең Эсфир Яһудин белән бергә язган бер комедиясе уңаеннан бик дөрес әйтә: «Комедия асылында буш тамаша, очсызлы уен-көлеш, сикереш-тибеш түгел. Әсәрдә—ике меңенче елга кереп барган татарның эчке дөньясы, аның көлке дә һәм кызганыч та күренгән рәвеше» («Шәһри Казан», 1999. 15 гыйнвар).
Бүгенге шашкын заманыбыз да югарыда әйтелгәннәрне раслый. Г. Камал театрында да, К. Тинчурин театрында да^ягъни әйдәүче сәхнәләрдә, комедия өстенлек итә. Алар арасында, әлбәттә, бушлары да юк түгел. Мәсәлән, Казан телевидениесеннән «Мәхәббәт карагы» (Ф. Бүләков) исемле мәгънәсез көлүгә корылган комедия күрсәттеләр. Буш та буш, бу да—буш. К. Тинчурин исемендәге театрда да табып була андый спектакльләрне. Әмма хәлнең торышын мондыйлар билгеләми.
Бүгенге комедияләрнең иң уңышлылары—иҗтимагый эчтәлекле. Монда алга яшьрәк буын авторлар чыкты. Зөлфәт Хәким, мәсәлән, бу яктан «Кишер басуы» комедиясе белән башланган табышларын «Карак», «Күрәзәче» әсәрләрендә ишәйтте.
Аманулла «Кылый Кирам балдагы» комедиясе белән уңышлы чыгыш ясаганнан соң «Әле кичә генә яз иде» исемле оригиналь әсәр язды. Боларда бүгенге тормышыбызда сирәк очрый торган, әмма җәмгыять үсеше кануннарын үзенчәлекле чагылдырган яклар гәүдәләндерелә. Беренче әсәрдә төп игътибар тормышта урын дәгъвалаучы сатирик типларга бирелсә, икенче әсәрдә исә бүгенге яшьләр вә өлкәннәр мөнәсәбәте, яшь буынның яшәешендәге, тормышындагы үзенчәлекләр, борчу-эзләнүләр сурәтләнә. Тулаем алганда оптимистик рухлы әсәр туган, киләчәк буынга карата хәерһаклык белән сугарылган, бүгенге авырлыклар алдында рухи сынау үтә торган яшьләрне белеп тасвирлаган якты пьеса барлыкка килгән.
Алдагы сүзебезгә әйләнеп кайтыйк. Театрларда өстенлек алган комедия жанрында яшәешебезнең төрледән-төрле яклары чагыла. Алар шуның белән, көлүнең төрле төсмерләреннән файдаланулары белән кыйммәтле; халкыбызның бүгенге эчпошыргыч, идеалсыз, соры, ач тормышын күпмедер бизиләр. Т. Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» һәм «Йөрәк маем» комедияләре җиңел рухта, әмма аларга һич кенә дә файдасыз, буш дигән сүзләр кулланып булмый. Татарны төрлечә таркатырга, керәшеннәргә, мишәрләргә, нугайларга, Себер татарларына бүлгәләргә чакырып сөрән салган вакытта бу комедияләр шул кавемнәрне бер халыкның аерылмас өлеше итеп раслый вә күрсәтә, аларның татарлык рухына, матур гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияли. Ахыр чиктә татарның бердәмлеген ныгыту юнәлешендә эшли.
Җиңел рухлы, әмма эчтәлеге мәгънәле комедияләр барлык театрларның да репертуарын бизи. Алда әйтеп үткәннәрдән тыш Ф. Яруллин («Кызларның кызганнары»), Р. Вәлиев («Әй машина, машина...»), М. Гыйләҗев («Казан егетләре»). Г. Зәйнашева («Гайфи бабай, өйлән давай!»), Г. Каюмов («һинд кызы»), Э. Яһудин («Мәхәббәткә мәдхия») һ. б. авторларның шундый комедия әсәрләре бүгенге көн үзенчәлекләрен чагылдырып кына чикләнмиләр, тамашачыны да театрларда тотып торалар.
Бүгенге драматургиябездә тагын да ике жанр активлашты. Берсе— трагедия. Бу жанр моңарчы сәхнә әдәбияты тарихында иң артта калганнардан иде. Совет чорында аның үсешенә мөмкинлек бирелмәде. Соңгы елларда «буа ерылды». Татар драматургиясенең бөтен тарихына караганда да күбрәк язылып, дистәгә якын әйбәт трагедия иҗат ителде, кайберләре сәхнәгә куелды. Юныс Сафиуллин алда исеме аталган әсәре өстенә «Идегәй» трагедиясенең яңа версиясен тәкъдим итеп, уңыш казанды. Ризван Хәмид белән Рөстәм Мингалим
шул ук исемдә кызыклы киносценарий яздылар. Р. Хәмиднең «Хан кызы Хансөяр» фаҗигасе исә бу жанрда ирешкән укышлардан берсе саналырга хаклы. Ватулланың чечен вакыйгаларына багышланган «Кояш баеганда» исемле трагедиясе классицизм иҗат методы рухында (вакыйгалар бер генә урында, 24 сәгать эчендә бара) язылуы белән кызыклы. Болар янына Әхсән Баянныц элегрәк иҗат ителгән шигъри трагедияләрен («Алтын кашбау» һ. б.), Мансур Гыйләҗевның «Бичура» әсәрен, Данил Салиховның «Чукрак» исемле трагик драмасын куярга мөмкин. Ирешелгән уңышларны барлаганнан соң бер теләк тә әйтәсе килә. Әсәрне трагедия итеп фаҗигале чишелгән конфликт кына түгел, ө югары пафос та билгеләшә. Ә соңгысына драматургларыбыз сирәк ирешәләр.
Ике корылтай арасында мелодрама җанланды. Гомумән, Шәрык халыкларына хас булганча, татар тамашачысы да мондый әсәрләрне бик ярата. Мелодрамаларны бигрәк тә К. Тинчурин исемендәге театр белеп куя. Монда Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек», Ренат Суфиевның «Сакаллы сабыйлар», Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм», Харис Төхфәтнең «Сакла сөюне, таплама берүк» кебек мелодрамалары уңыш белән бара, X. Вахит әсәрләре белән бергә бу жанр төренең тулы бер юнәлешен барлыкка китерәләр. Психологик кичерешләрнең өстә генә ятуы, бәхетле, һич югында хәерле финалга ия булуы белән, гадәттә гаилә мәшәкатьләре, картлар язмышы, ата-ана вә балалар мөнәсәбәтләре, мәхәббәт газаплары сурәтләнүе белән мондый әсәрләр тамашачыда теләктәшлек таба, тәэсир итә.
Соңгы елларда әдәбиятка артистлар шактый килде. Драматургиягә уенчылар килү тарихта күптәннән бар. Бөек Г. Кариев та пьеса язган. К. Тинчурин, Т. Гыйззәт, Р. Ишморат, Ә. Камал... Бүгенге әйдәп баручылардан Т. Миңнуллин, Р. Батулла, Ю. Сафиуллиннар... Д. Салихов, Аманулла, Г. Каюмовлар... Инде Рәдиф Сәгъди, Харис Төхфәт, Фәнәвил Галиев, Шамил Фәрхетдиннәр уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Өлкән буын артистларның драматургиягә килүе дә бәрәкәтле булды. К. Тинчурин театрының әйдәүче актрисаларыннан берсе И. Мәхмүтованың алда әйтелгән мелодрамасы репертуарга файда китерде, бүген дә уйнала. Танылган артистка Рәшидә Җиһаншина бер-бер артлы дүрт биш пьеса язды. Аларның иҗат ителүен
• Инсаният» исемле өлкән буын артистлар театры ихтыяҗы тудырды. Асылда мелодрама рухындагы «Улларым», «Ирбаш—хатын муен», «Сөйдергечбөтие». •Көтелмәгән кунак* кебек әсәрләр югары сәнгать таләпләренә тулысынча җавап бирә дисәң, дәреслеккә хилафлык булыр иде. алар урта кул әсәрләр. Әмма бигрәк тә картлар карчыкларны борчый торган күпсанлы тормышчан проблемаларны күтәреп чыгулары белән файдалы эш эшлиләр, аларның үз тамашачысы бар.
Бүгенге драматургия процессының аерым билгеләрен ачыклауда соңгы елларда басылып чыккан пьеса җыентыклары да ярдәм итә. Мәсәлән, Т. Мнңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» (1996) җыентыгы, Зөлфәт Хәкимнең 3 томлыгының өченче томы (1997), Ф. Яруллинның «Пьесалар» (1998) һәм Д. Салиховның «Яшьлек хатам йөрәк ярам» (1998) исемле җыентыклары. Болар—авторларның соңгы елларда ирешкән үз казанышларын да, драматургии процессның аерым уңай якларын һәм кимчелекләрен дә чагылдыручы тупланмалар.
Соңгы елларда ирешелгән сәнгатьчә уңышлар итеп, иң беренчедән, пьесаларның уку вә карау өчен кызыклана баруын күрсәтергә кирәк. Моңа төрле юллар белән ирешелө. Кабатланмаган конфликтны табу, әдәбиятта очрамаган ситуация вакыйгаларны билгеләү, үзенчәлекле характерларны ачыклау аларны көтелмәгән кискенлек белән биргәндә генә үз максатына ирешә. Моңарчы, бигрәк тә гасырыбызның 30-60 елларында, әсәрнең башында ук вакыйга ни белән тәмамлануы билгеле, геройларның язмышы алдан ук
• кычкырып» торган сәхнә әсәрләре мул язылды. Инде хәзер драматурглар шактый остардылар. «Сөяркә», «Хушыгыз», «Җанкай улы Җанкыяр»,
• Яшьләй сөйгән ярлар». «Карак». «Әле кичә генә яз иде», «Алла каргаган йорт» кебек драмаларда көтелмәгән ситуацияләр, фабуланың кызыклы төзелеше
күзәтелә. Әлбәттә инде, соңгы елларда язылган барлык әсәрләргә дә хас түгел бу. Конфликтның җиңеллеге, сюжетта «үтә күренмәлелек», алдан ук барысы да билгеле булу күпчелек пьесаларга, бигрәк тә комедияләргә хас.
Совет чорында еш кына драматургиядә бер таләп исәпкә алынып бетми иде. Бу—Аристотельдән үк килгән таләп. Драма әсәрендә персонажлар никадәр якын кардәшлек мөнәсәбәтендә торсалар, алар арасындагы каршылык һәм көрәштән алынган тәэсир дә шулкадәр көчле була. Моның төп сәбәпләреннән берсен мин түбәндәгедән күрәм. Хосусый милекчелеккә каршы көрәш хезмәткә дә мөнәсәбәтне үзгәртте. Кызыксыну кимеде. Моны күреп, совет идеологиясе күмәк хезмәтнең өстенлеген раслауга вә мактауга зур игътибар бирә башлады. Бу әдәбиятка да күчте. (Хезмәт проблемасын чагылдырган әсәрләр бер генә илдә дә бу кадәр күп язылмады. Чөнки капиталистик мөнәсәбәтләр хөкем сөргән җирдә хезмәт пропагандалауга мохтаҗ түгел.) Шуңа да совет драматургиясендә дә конфликт үзгәреш кичерде. Заводта, фабрикада, колхозда хезмәткә мөнәсәбәт тудырган каршылыклар үзәк урынны алды. Бөтенләй чит- ят кешеләр производствоны алга җибәрү өчен үзара тартышалар, көрәшәләр. Бик сирәк кенә бу көрәшкә кардәшләр, туганнар килеп кушыла. Карагыз Т. Гыйззәтнең «Мактаулы заман» пьесасын, М. Әмирнең совет классикасы саналган «Миңлекамал» драмасын алыгыз. К. Тинчуринның «Кандыр буе» әсәре дә шул рухта. Бөтенләй дип әйтерлек чит-ятлар үзара каршылыкка керә. Нәтиҗәдә конфликтның тәэсир көче кими.
Соңгы еллар драматургиясе моннан котыла бара. Хәзер инде якын кешеләр, ир-хатын, мәхәббәт җепләре белән үзара бәйләнгән кешеләр каршылыкка керә.
Бүгенге драматургиядә тематик төрлелеккә, конфликт кискенлегенә, вакыйга-ситуацияләр оригинальлегенә, эре типлар табуга омтылыш юлында авторларны һаман да бертөрле кимчелекләр сагалап тора. Хәер, андый кимчелекләр, авырлыклар элек тә хас булган. Артык киңәеп тормыйча, атаклы драматург Кәрим Тинчурин әйткәннәрне генә искә төшерик:
«һәрбер каһарманның үткәндәге, бу көнге, иртәгәге характеры күренеп торырга тиеш. Шулай булганда гына каһарман чын кеше, әсәр өчен кирәкле кеше, тамашачыга тирән тәэсир калдыра ала торган кеше булып чыгачак. Бездәге драма әсәрләрендәге каһарманнарның унысыннан бер кеше ясап булмый.
Шуңа күрә берсенең сүзен икенчесенә күчерүдән, яисә берьюлы биш- алты кешене, каһарманны төшереп калудан «әсәргә» бер зыян да килми. Сүзләр дә каһарманнарның характерына каратылып сөйләтелми, теләсә кайсысының сүзен теләсә кайсысына биреп була. Шуның белән бергә сүздә мәгънә ягы да бик сай булып чыга». («Совет әдәбияты». 1933, 2-3 саннар).
70 ел әүвәл әйтелгән сүзләр. Ә нәкъ бүгенгечә, бүгенге күпчелек әсәрләргә каратып әйтелгәндәй яңгырыйлар. Иҗатчы кеше сәнгать камиллегенә ирешү юлында һәрчак истә тотарга тиешле таләпләр болар...
Кыскасы, соңгы елларда драматурглар ирешкән уңышларны һич тә кире какмаган хәлдә, драматургиябезнең үсеш дәрәҗәсе бүгенге укучыны вә тамашачыны канәгатьләндереп бетерә алмавын да танырга тиешбез.