ДӨНЬЯ БУЙЛАП ҮТЕП БАРЫШЛЫЙ
Ходайга ялварам иң элек
Яралы җанымны бәйләп куйган Төеннәрем китсә өзелеп,— «Рәхмәтеңнән мине ташлама...»—дип, Ходайга ялварам иң элек.
Дөнья тулы кеше арасында Ялгыз башым йөрсәм тилмереп,— «Җәзалама ялгызлык белән...»—дип, Ходайга ялварам иң элек.
Башкаема урын табалмыйча, Ят иңнәргә куйсам иелеп,— «Гөнаһларым ярлыкагыл...»—диеп. Ходайга ялварам иң элек.
Чарасызлыкларга түзалмыйча, Күз яшьләрем койсам илереп,— «Сабыр арты сабырлыклар бир...»—дип. Ходайга ялварам иң элек.
Күз яшьләрем кибә, җан төзәлә. Йөрәгемә килә җиңеллек,— Бар икәнен, бер икәнен белеп, Ходайга ялварсам иң элек.
Әгәр мине Ходай ташламаса, Беләм авыр чаклар үтәсен. Чарасызлыклардан чара табып, Морадыма бер чак җитәсем.
Кич саен юатам үземне: «Иртәгә башкача көн туар!» Барысы да булыр, дим, башкача,— Торса да каршымда таш дивар.
Баш төнлә шәп эшли! Шаккаткыч!
Бернинди киртә дә юк миңа!
Иртәсен, күземне ачуга.
Каршымда—кичәге таш дивар!
Чыгыйк та без япан кырларга. Тергезик икәү ләп бер учак. Кайгырма, ягарбыз кайгыны— Миндә бит Шатлыклар бер бөртек, Кайгылар бер кочак... мең кочак...
Китик тә исемсез илләргә. Тергезик икәүләп бер шәһәр.— Миндә бит бер бөртек Шатлык бар— Нигезгә салырга шул җитәр...
Меник тә иң биек тауларга, —Кил!—диеп дәшик без Бәхеткә... Тормышта аерым булсак та. Салырбыз башны бер ләхеткә...
Аһ!
Ник икән адәми затларга Акыллар керә би-и-и-ик соңарып?!— Юк шул ул безгә тиң юлдашлар. Исемсез юлларга чыгарлык!..
Син упкынның кырыенда инде.— Ярты адым калган очарыңа.
Тик шулай да сыенасың килми Минем сөю тулы кочагыма. «Сабыр итче,—дисең,—сабыр итче. Әйдә, тагын бераз гына көтик...» Без болай да инде, көтә-көтә. Көтүче хәленә калып беттек.
Нәрсә әйтим?! Рәхмәт инде сиңа— Сөю кадерен белмәгәнең өчен. Чакырылмаган кунак булып килдем. Шул ук тамга белән кире китим. Нишлисең бит. ышанасың килми Язмыш үзе биргән бу шатлыкка. ...Сау бул инде. Соңгы сүзем сиңа: «Ялгызлык иленә—мең фатиха!»
Рәнҗемә миңа, инәкәем.
Хат язмыйча тилмерткәнем өчен. Җәяү барып җитмәс җирдә яшәп. Сагындырткан. көйдерткәнем өчен.
Рәнҗемә, денсез булмасам да.
Уразалар тотмаганым өчен.
Бала чакта башка сабак укып.
Намазларын отмаганым өчен.
Рәнҗемә ак чәчләрен өчен.
Йокысыз үткәргән төннәр өчен...
Рәнҗемә, күз нурымны түгеп. Үстергәнмен, диеп, ниләр өчен.
Рәнҗемә: «Әнисе янына,—дип,— Онытты бу—елга бер кайтасын...» Онытмадым!!! һәр көн куркып яшим... Белеп яшим... Кемне югалтасым!..
Гомер буе тар сукмактан Йөреп арылган иде.
Олы юлга чыгармын, дип. һаман барылган иде. Тәмам арылган иде.
Кая барып бәрелим, дип. Карап торылган иде.
Башым белән таш диварга Барып орылган иде. Еглап торылган иде.
Олы юлга килеп чыккач.
Сукмакларым тарайды.
Дошман түгел, дусларның да Күңелләре тарайды,— Шуны белү ярады.
Син инде «үлгән» идең... Мин сине «күмгән» идем... Онытырмын. Кабат искә Төшермәм, дигән идем.
Аклы күлмәгемне салып. Караны теккән идем... Исемеңнең һәр хәрефен Җилләргә сипкән идем...
Исемеңнән, җисемеңнән Тәмам бизенгән идем...— Юньлелеккә түгелдер бу Диеп, сизенгән идем.
...Хәрефләп җыеп, исемең Җилләр кире китерде,— Сине өзелеп яратуым Кабат искә төшерде.
Дөрли-дөрли дөрлимен дә «Гөлт»ләп кинәт кабынам... Яратам сине! Яратам! Сагынам! Үлеп сагынам!
Казып алам җисемеңне Күңелем зиратыннан...— Сөеп була, үлеп булмый Икән—«үлгән» артыннан...
Күз күрә. Колак ишетә.
Тел бар исемен дәшәргә. Шулай булгач, үлмик әле! Әйдә! Кабат яшәргә!
Кемнәр белә: бәлкем, минем гомер Сезгә озак кебек тоелыр... Тупаслыкка бәрелеп.
Әрле-бирле сугылып йөрер дә ул. Булмаган да кебек җуелыр.
Сизмәсләр дә минем юк икәнне,— Нарлыгымны белмәгән кебек... Кемдер юксынганда.
Икенчеләр, азмы андыйлар, дип. Авыз ерып, торырлар көлеп.
Кемдер сорар: «Кем иде ул?»—диеп. «Ят кешеме, бер-бер танышмы?» Мин әйтермен:
—Мин идем ул...—диеп,— Сугылып чыккан идем сезнең янга. Дөнья буйлап үтеп барышлый...