Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бушанулар кирәк


Әлсерәгән, ялын күккә чөеп, Ак күбектә чаба Чулманым. ...Ялкынсынган чагың күп күрсәм дә, Юктыр мондый ярсу булганың?!
Ярларына типтең кешни-кешни, Аңлаганга сине, тыймадым. Бушанулар кирәк шул сиңа да,— һәрбер җанга кирәк, Чулманым!
Вазыйх ФАТЫЙХОВ (1958) — шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. « Тормыш арбасы» исемле китап авторы. Балык Бистәсендә яши. «Авыл офыклары» газетасы мөхәррире.
Ау сезоны ачылганда
Кыр казлары елап кузгалдылар. Мылтык шартлаганга таң белән. Ау сезоны—сагыш кемнәргәдер. Кемнәргәдер татлы ял, беләм...
Кыр казлары елап кузгалдылар.
Аралардан... бушлык коелды.
Каз йолкыйлар кызыл күзләр җирдә. Җан йолкыйлар кебек тоелды.
Кыр казлары елап кузгалдылар. Югалтулар шактый булгандыр... Табигатьне күпме талкып була. Тагын кемнәр ничек юаныр?
Кыр казлары елап кузгалдылар. Төтенләде мылтык көпшәсе.
Өзек чылбыр, каңгылдашты казлар. Тулып акты кабат күз яше...
Кыр казлары елап кузгалдылар.
Иртә кузгалдылар төбәктән.
...Шаркылдаган көлү тавышлары Нидер тартып алды йөрәктән...
Сукыр җыры
Минем дә бар иде—карашымда Матурлыкны кочып-сөеп елмайганым. Сандугачның канатына кунып, очып. Дәртлелекнең үлчәвендә сыналганым.
Минем дә бар иде—карашымда. Дулкыннарны җилкән итеп йөзгән чагым. Мәхәббәтнең йөрәгенә кулым куеп. Сөелгәнем һәм сөйгәнем тагын-тагын.
Минем дә бар иде—карашымда Төнге кичтә йолдыз белән шаярганым. Икәү яккан учакларның ялкынында Дөрли-дөрли, очкынланып, яналганым.
Минем дә бар иде—карашымда
Төнге кичнең караңгысын үз иткәнем. ...Көтмәгәндә мәңгелек төн. Тоймый калдым Яктылыкның хыянәтен, чит иткәнен.
Карашымда—әле дә булса, элеккечә. Матурлыкка чын йөрәктән талпынамын. Җылыларын тоеп яшим кояшымның. Имтиханым— «Мәңгелек төн». Уйланамын.
Минем өчен күңел күзе иң яктысы! Җитмәгәне—кайбер караш, кайбер йөзгә. Икесе дә булсын иде һәрбер җанда: Кулым сузып кояшыма—телим сезгә!
Җыр
Сиртмәле коеның чиләген тутырып, Йолдызлар җыярга уйладым.
Күктә дә, суда да йолдызлар буталды, Буталды самими уйларым.
Йолдызым кайларда, кайда син— Күз кыскан шикелле һәммәсе. Серлелек чолгады күңелне. Кем чишәр йолдызлар хәйләсен.
Чиләгем тутырып йолдызлы су алдым, Чайпалып йолдызлар коелды. Тоттырмас йолдызлар йөрәккә атылды, Бутады самими уемны.
Йолдызым кайларда, кайда син— Күз кыскан шикелле һәммәсе. Серлелек чолгады күңелне. Кем чишәр йолдызлар хәйләсен.
Сиртмәле коеның сиртмәсен кочтым да. Күкләрне кочарга уйладым.
Йомшак кул күземне томалап уйнады— Таралды самими уйларым.
Йолдызым биредә, янымда, Кул сузып йөрәккә тартыла. Йолдызлар биешә, сибелә. Табылган мәхәббәт хакына.
Син бар бит ул. Мәңгегә бар! Шулай язган сине Ходай. Яннарымда булмасаң да, Син минеке генә бугай. Син минеке генә бугай.
Сизәсеңме, аңлыйсыңмы: Күзләр-күзгә күптән дәшә. Яннарымда булмасаң да Тоям сине гел янәшә.
Тоям сине гел янәшә.
Синең тавыш ишетелсә, Дәва алам яраларга. Яннарымда булмасаң да Җылылык бар араларда: Мәхәббәт бар араларда!
Утыз яшькә җиткән ир-атларның Икенче кат чәче агара.
К. Сибгатуллин.
Ирлек буламыни—ир еласа. Еламый ул ирләр беркайчан. Җырлый алар елар сәгатьләрдә, Тыңлый белеп әгәр тыңласаң...
Ирлек буламыни ир егылса. Егылмый ул ирләр, үлмичә. Баскан килеш янса-яна белә, һәм егылмый—тәмам сүнмичә.
Ирлек буламыни ир сөймәсә, Сөя белмим дисә, ышанма.
Ирләр сөйсә шундый итеп сөя (Түземлегең җитәр, иншалла!)...
Ирлек буламыни ир картайса.
Ул картайса дөнья ни әйтер? Еламый да, картаймый да ирләр...
(Дөнья өчен шулай әйбәттер!)
Син булмасаң әгәр
«Син булмасаң әгәр», дип әйтәсе килә...
Тик әйтмимен, Ходай сакласын.
Сине, әйе, синең шикеллене Ходай үзе, бәлки, тапмас ул?!
«Син булмасаң әгәр», дип әйтәсем килә,
Әйтмәм аны, әйтмәм беркайчан.
Сөясе дә килә башкаларны. Йөрәк бар бит, ул бит тыңлаучан.
Син булмасаң әгәр, дип әйтәсе килә Белмәс идем сөю барлыгын.
Янсам да мин серле учакларда, Тоймыйм бүген дөнья тарлыгын.
Син булмасаң әгәр, дип әйтәсе килә, Әйтәм әле: ярый син булган!
Синең өчен, белмим, тудым микән.
Бары минем өчен син туган!
Ялкынланам сөю утыннан...
Халәтем
Йөрәгем тибеше—хыялым җилкәне.
Диңгезем—күңелем чишмәсе.
Ярсулы ташкыннар—кодрәтем.
Кодрәтең булмаса нишләрсең?!
Хыялым җилкәне—ул минем киләчәк, Кыйбламда—гомерлек оҗмахым.
Күзләрем төсендә—зәңгәр күк яктысы, Туасы көннәрем—җырланыр җырларым.
Гомерлек оҗмахым—әхвәлем, тормышым, Дусларым—ышаныч канатым.
Барысы янымда, шөкер, дим, Ходаем, Өметле өметем—тезгенсез ак атым.
Кирәгеннән артык
Кирәгеннән артык түземле мин, Боза алмыйм йөрәк әмерен. Көләм генә елар сәгатьләрдә, Тик чыдасын гына бәгырең.
Кирәгеннән артык кешелекле— Туганда ук шулай туганга.
«Көчле»ләрне күбрәк җәллим бүген,— Көне-төне шомлы булганга.
Кирәгеннән артык гашыйк булам, Ялгыш кына күргән кызга да. Үкенмим һич сөя белгәнемә, Мәхәббәттә гомер узганга.
Кирәгеннән артык гади шул мин, Эчемдәге һәрчак тышымда. Үткәннәрем—пакьлек тәлгәшләре, Ак күңелем әнә учымда.
Начарлык теләмә кешегә
Миңа да килмәс дип һичкайчан син әйтмә, Бар җаннар—бер адәм баласы.
Яманлык, яхшылык меңнәрдән калган ул, Кайсыдыр бездән дә каласы.
Бары тик яхшылык телә син, Читләргә, туганга, күршегә. Үз хәлең бик начар булса да, Начарлык теләмә кешегә.
Кирәкмәс бу дип тә һичкайчан син әйтмә, Кемнәрдер кадерле кемгәдер.
Яхшылык кылсаң да, яманлык салсаң да, Гомерләр тукталмый үтәдер.
Ник тудым, китәм дип һичкайчан әйтмә син, Гомер-юл сызылган алдан ук.
Никадәр байлыгың булмасын бу йортта...— Синнән дә, миннән дә кала ул!