Безнең календарь
Халикъ Садриның тууына 110 ел
Габделхаликъ Гариф улы Садретдинов 1890 елның 4 августында Самара губернасының
Богырыслан өязе (хәзерге Куйбышев өлкәсенең Келәүле районы) Иске Ярмәк авылында бик ярлы
кеше гаиләсендә дөньяга килә. Яшьли ятим калып, чит кешеләр кулында тәрбияләнә Башта
авылда, аннан соң Уфа, Баку, Самара. Оренбург шәһәрләрендәге предприятиеләрдә, нефть
промыселларында эшли
Февраль революциясе вакытында Халикъ Садри, большевиклар ягында торып,
революцион көрәш хәрәкәтендә катнаша. Октябрь көннәрендә Самара шәһәрендә Совет властен
урнаштыру өчен һәм Идел буенда акгвардиячеләргә каршы сугышларда катнаша.
1925 - 1928 елларда ул Казанда татар коммунистлары университетында укый Аны
тәмамлагач, озак еллар Казанның «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында һәм башка
промышленность предприятиеләрендә җитәкче урыннарда эшли. Бу чорда ул уйлап табу һәм
хезмәтне рациональләштерү өлкәсендә эшли, шул мәсьәләләр буенча фәнни-популяр
характердагы дистәгә якын брошюра язып бастыра.
Бөек Ватан сугышы елларында Халикъ Садри, полк хәрби комиссары буларак, фронтның
алгы сызыгында сугыша Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы
орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Халикъ Садри СССР Әдәби фондының Татарстан Язучылар берлегендәге
вәкиле булып эшли.
Халикъ Садриның әдәби иҗат эше Октябрь революциясенә кадәр үк башлана 1913 елда
Уфа матбугатында аның «Тегермәндә» исемле беренче хикәясе басыла. Иҗатының башлангыч
чорында шигырьләр, сәхнә әсәрләре, очерк һәм хикәя ләр яза. 1919 елда иҗат ителгән «Унике ел
төрмәдә» исемле пьесасы шул елларда сәхнәләрдә куела.
Утызынчы елларда Халикъ Садри «Ил батырлары», «Тимерче малае», «Безнең таң»
исемле повестьларын яза. Әсәрләрнең сюжетлары язучының үзе кичергән вакыйгаларга
нигезләнгән, аларда авыл крестьяннары, эшчеләр тормышы сурәтләнә.
Илленче елларда «Йөзмә госпитальдә» исемле очерк-хикәясе, драматург Әнәс Камал
белән бергә «Юллар» дигән сәхнә әсәре, курчак театрлары өчен язган «Камал бабай әкияте»
пьесалары дөнья күрә.
Халикъ Садри 1955 елның 8 мартында Казан шәһәрендә вафат булды.
Ул 1939 елдан Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Мөхәммәт Әблиевнең тууына 100 ел
Мөхәммәт Шәриф улы Әблиев 1900 елның 15 июлендә Казан губернасындагы Даныш
авылында (хәзерге Кама Тамагы районы) крестьян гаиләсендә туа. 1915 елда Казанга килеп
төрле эшләрдә эшләп көн күрә. 1920-21 елларда партия мәктәбендә укып белем ала Туку
фабрикасында яшьләр арасында уку-тәрбия эшләре алып бара 1922 елда Урта Азияне
басмачылардан азат итү хәрәкәт чәрендә катнаша. Бөек Ватан сугышы башланганчы төрле
өлкәләрдә хәрби һәм партия хезмәткәре вазифаларын башкара, сугышка алынып, анда һәлак
була.
Язучы буларак М. Әблиев иҗатын «Минем дустым сугышта» исемле хикәя, «Ком улы».
«Итекче кызы» повестьлары белән башлап җибәрә Каләмен драматургиядә дә сынап карарга
тели һәм «Шәмсекамәр» пьесасын иҗат итә. 1938 елларда Татар дәүләт академия театрында
зур уңыш казанган бу пьеса, соңыннан аерым китап булып та дөнья күрә
Ул 1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы
Малик Хәмитовның тууына 70 ел
Алтмышынчы — җитмешенче елларда очерк жанрында актив эшләгән Малик Хәмитов
(Габделмалик Әхмәдулла улы Хәмитов) 1930 елның 22 августында Татарстан АССРның Яшел
Үзән районы Күгәй авылында игенче гаиләсендә туа. 1948 елда Норлат урта мәктәбен һәм 1952
елда В И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты
бүлеген тәмамлый
Университетта укыганда ук вакытлы матбугатта очерклары, рецензияләре белән
катнаша. 1952 — 1955 елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында әдәби
хезмәткәр, соңрак Татарстан радиокомитетында хәбәрче һәм Татарстан китап нәшриятында
редактор булып эшли. 1956 елдан алып 1978 елга кадәр ул «Казан утлары» журналы
редакциясенең очерк һәм публицистика бүлегенә җитәкчелек итә М. Хәмитов укучыларга
көндәлек матбугатта басылган күпсанлы очерклары, публицистик язмалары һәм Татарстан китап
нәшриятында аерым китап булып чыккан «Гүзәл җимешләр», «Ышану». «Күтәрелештә».
«Егетлек» исемле җыентыклары белән таныш Күбесе авыл темасына багышланган бу
очеркларда шул заманның колхоз тормышы, аның алдынгы кешеләре, җитәкче кадрлары
сурәтләнә, авыл кешеләрен борчыган актуаль мәсьәләләр күтәрелә
Иҗат эшчәнлегенең соңгы елларында әдип, тематик диапазонын киңәйтә барып. фән һәм
техника кешеләре, галимнәр, сугыш ветераннары турында да кызыклы гына очерклар язды М.
Хәмитов 1983 елның 17 июлендә Казанда вафат булды
Ул 1966 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде