Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАЕК БУЕ—ЯУ ҖИРЕ'


Тарихта җуелмас эзләр бар...
ОРЕНБУРГА КИЛЕП тө. кайчандыр мәшһүр 'Хөсөения* мәдрәсәсе урнашкан бинаны күрми китү гөнаһ булыр иде Беренче мәртәбә бу якларга аяк баскан кеше буларак, өлкәнрәк кешеләрдән мәдрәсә хакында сораша, юл белешә башладык. Төгәл әйтүче юк Урыслар җилкәләрен генә сикертәләр, татар чалымнары булган кешеләр, озаклап безнең гозерне тыңлап торалар, тик алар арасында да мәгълүматлы кешеләр очрамады. Йөри торгач өлкә дәүләт архивы урнашкан йорт янына килеп чыктык. Борынгы бинага урнашкан архив хезмәткәрләре безгә теләп ярдәм итәргә булдылар. Алгы бүлмәдә бераз көтеп торырга кушкан яшь кенә ханым, ун минутлап кайдандыр ниндидер белешмәләр алгач, тәфсилләп, мәдрәсәнең кайдалыгын аңлатып бирде "Хөсөения* мәдрәсәсе Киров урамының Фучик бакчасына барып төртелгән почмагында, сулга борылып керүгә беренче бина Тау ташыннан җеген-җеккө китереп, гаять осталык белән эшләнгән өч катлы бина. Әйткәнемчә, бина почмагында зур булмаган тактада әлеге йортта 1918-1919 елларда Муса Җәлилнең белем алуы бәян ителә Кайчандыр бу бинаның татар халкына чын мәгънәсендә хезмәт иткән, йөзләгән алдынгы карашлы мәгърифәтчеләр, милли кадрлар әзерләп чыгаргаң "Хөсөения* мәдрәсәсе булуы хакында бернинди истәлек тактасы юк Бүген анда Оренбур Агроуниверситетының агрономия факультеты урнашкан
Ишек төбендә 'даһи дарвинист" А К.Тимирязов (1843-1920) бюсты тора. Гомумән, татар яшәгән төбәкләрдә бу галимнең исемен 'яраталар* Уфа педагогия институты да әлеге галим исемен йөртә иде Хәзер ничектер
Бинаның эченә үтәбез. Коридорлар киң. түшәмнәр биек Иркен баскычлар буйлап укытучылар, яшь егетләр, кызлар —ниндидер йомыш белән килеп чыккан (август башы бит) студентлардыр инде ашыкмый гына гаплөшө-гаплөшө өскә менеп баралар Аларның бездә бер гамьнәре дә юк шул Кайчандыр мәдрәсә утарын төзүдә катнашкан Шарлык районы Мостафа авылы кешеләре даһи артистыбыз Хәлил Әбҗөлиловның әтисе Галиулла оста. Муса Җәлилнең әнисе ягыннан якын кешеләрдән саналган Хаммат Сөйфетдинов. тагын дистәләгән милләттәшләребез —таш. агач осталары һәм, билгеле, бинаны салдырган атаклы Хөсөеновлар әлеге хәлгә битараф кала алмаслар иде Җаннары әрни, рухлары рәнҗидер аларның.
Ахыры Башы 7 нче санда
Каршыбызга каравылчы—урта яшьләрдәге тәбәнәк буйлы бер урыс адәме килеп басты. Урысларга хас булганча, бераз гына кызмача. Кем керер дә, кем белән тел чарлап алырмын, дип, зар- интизар булып торган чагына туры килдек. Сораша, җавап та көтми, сөйли; безнен ни нәрсә кызыксындыруын чамалап алуына сөенә инде үзенчә:
—Әйе, әйе, бу бай Хөсөеновлар йорты Монда элек татарлар укыган, муллалар укыткан,—ди ул белдекле кыяфәт белән—Көн саен диярлек килеп, карап йөриләр сезнең братва. Менә шулай басып торалар да китәләр.
Бергәләп ишек алдына үтәбез. Марат аганың әтисе Әхмәтсафа Дәүләтьяров шушында укыган. Мәдрәсә утарындагы тулай торакта яшәгән, ашханәсендә тукланган. Хәзер ишек алды ташландык хәлдә. Кайчандыр төзек ансамбль тәшкил иткән: өч катлы төп уку корпусы (ел саен анда биш йөздән артык кеше белем алган), таш мәчете (ул мәчет хәзер яхшылап реставрацияләнә), имам өе һәм мәдрәсәнең хезмәткәрләренә исәпләнгән ике катлы торак биналардан тора. Хәер, кайбер биналарның стеналары ишек алды ягына бүселеп чыккан, җимерелеп бара. Каравылчы, томанлы карашы белән шул җимерекләргә сәер вәкарьлек белән карап торды да, тавышын басып сөйли башлады: —Беләсезме, бу бинага юкка килеп йөрмиләр татарлар. Миңа узган ел кемдер әйтте, мәдрәсә астыннан дүрт якка җир асты юллары үтә икән. Менә шушы подвалдан төшеп китәсең дә, Урал елгасы буена, күрше ишек алдына барып чыгарга була икән Калган икесе кайсы якка китәдер, белгән юк Хәзинә яшергән дип сөйлиләр Хөсөеновлар монда, кызыксынучылар бар.
—Дөрес,—дидем мин аның үз хәбәреннән тыны кысылып калуын күрмәмешкә салынып,—без гаять кыйммәтле хәзинә чыгарылган урында торабыз Кызганычка каршы, ул хәзинәне инде эзләп табып та, кире кайтарып алып та булмас кебек...
—Табарлар, әллә кемнәр бар бит дөньяда.
—Бирсен Ходай, иншалла, шулай була калса бик яхшы булыр иде дә...,—дип, без чыгу ягына борылдык.
Татар балаларына белем бирү Оренбур шәһәре төзелгәннән соң ук башлана. 1744 елда шәһәрдә татар балалары беренче мәчет каршындагы мәдрәсәдә белем ала башлыйлар. Анда солдатка алынган татарларның балалары укый. Беренче мәчет князь Волховский чорында төзелә. Шиһабетдин Мәрҗани күрсәткәнчә, мәчетне Бохараның кәрванбашы Иш исемле кеше төзеткән, аңа казна да күпмедер ярдәм иткән. Иш тархан дәрәҗәсе ала. Бохарадан Оренбурга беренче тапкыр кәрванбашы булып килүче (ягъни Рәсәй белән сәүдә мөнәсәбәтләрен тергезергә теләк белдерүче беренче сәүдәгәр дип уйларга кирәк)—шушы кеше була. Аның улы Хаҗи Назарбай Оренбурда Габдессәлам мөфтинең кызына өйләнә. Безгә мәгълүм булган Оренбур имамнарының иң элеккесе—мелла Ибраһим бине Түләк исемле зат... Мелла Ибраһим югарыда телгә алынган Котлымөхәммәд мирзаның имамы иде (Котлымөхәммәт Тәфкилев), —дип яза Мәрҗәни хәзрәтләре.
Тарихчылар К.Тәфкилевне (1675-1766) чукынган татар—Александр Иванович Тәфкилев дип йөртәләр, 1763 елда, Казакъ ханы Нургали патша Екатерина II дән, Тәфкилевне Оренбурга кайтарып, казакъ-кыргыз мәсьәләләре белән шөгыльләнүен сорый. Күрәсең, татар-башкортларга рәхимсез булган Тәфкилев казакъларга йомшарак кылангандыр Э.Нигьмәтуллин әйтеп киткәнчә, аны Оренбурга кайтармыйлар. Коллегиянең Тәфкилев турындагы белешмәсендә болай язылган: “Оренбургка кайтырга, анда идарә итәргә ул бәлки бик теләп кайтыр иде, әмма аның ислам динендә булуын күрә торып моңа юл куярга ярамас". Күренгәнче, чукынсаң да, патша хадимнәренә ярап булмый икән...
Халыкның исә Тәфкилевкә нәфрәте чиктән ашкан. Тәфтиләү бәете" моңа ачык мисал:
Әхмәт мирза амбарындин алты чучка таптылар. Әхмәт мирзаның муенына тугыз крест тактылар Төфтиләүнең җирләре барысы да өчпочмак. Әхмәт мирза почмагында алтыны бар бер кочак Әхмәт мирза атлары барысы да кан җирән Туймас булып йөргән идең, туйдыңмы инде, карт бирән
Төфкилев татар генералларыннан ялгыз булмый Оренбур тезелгәч Неплюевның хәрби мәктәбе төзелә Анда татар-башкорт балалары да белем ала Мәсәлән, татар-башкорт мәгърифәтчесе Мөхәммәтгалим Өметбаевның шушы Кадетский корпус дип аталган уку йортында белем алган чорында анда полковник Салихҗан Кукляшев белән берлектә. генераллар Мирсалих Бикчурин, Баймөхәммәт Айчуваков та укыта. Вакыфлар комиссиясендә генерал-майор Гобәйдулла Чыңгызов исеме билгеле
"Хөсөения" мәдрәсәсенә нигез салучы бертуган Хөсәеновлар Әхмәт (1837-1906), Мәхмүт (1839-1910), Гани (1839-1902) Гали Хөсәеновның уллары. Гали Хөсөенов урта куллы сәүдәгәр, сәүдә эшләре белән йөргәндә читтә үлеп кала. Уллары авырлык белән, хәерчелектә үсәләр Иң өлкән малай Әхмәт иң элек авыр эшләрдә эшләп тиенен тиенгә җыеп, сәүдә эшен башлап җибәрә. Аңа энеләре кушыла. Хөсәеновлар фамилиясе, сәүдәгә нисбәтле рәвештә, беренче мәртәбә 1886 елда документларда күренә башлый Шушы елда. Сәет бистәсе мещаннары Әхмәт Гали улы Хөсөенов. кырык җиде яшьтәге һәм үзенең хатыны, туганнары Габделгани (кырык алты яшь). Мәхмүт (кырык яшь)шулай ук хатыннары, балалары белән Оренбур казна палатасы тарафыннан ике гильдияле купецлар сословиесенә күчерелә Беренче гильдиягә күчкәч Хөсәеновлар 1889 елда мәдрәсә ачып җибәрәләр Чорына күрә иң белемле, алдынгы карашлы мөгаллимнәрне эшкә тарталар Шуңа күрә мәдрәсә тиз арада җәдитчелек үзәкләренең берсенә әверелә 1905 елда мәдрәсә телгә алынган яңа бинага күчә. Мәдрәсәдә белем алган тарихчы Зәки Вөлиди. Сөгыйть Рәмиев Ильяс Кудашев-Ашказарский Мирхәйдәр Фәйзи, Афзал Таһиров. Шамил Усманов Шәехзадә Бабич Көрим Хөкимов, Муса Җәлил, Әхмәтсафа Дөүлөтьяров. Шамун Фидаи Төхфәт Ченөкөй. Мөхәммәт Гали, Ярлы Көрим. Сөгыйть Агиш, Гариф Гомөр, Сөлах Атнагулов. Гыйбад Алпаров һ б. бик күпләрнең исемен
атарга мөмкин булыр иде. Һади Такташ та мәдрәсәгә килеп йөри Мәдрәсәне барлыгы ике мең илле шәкерт тәмамлый Укытучылар арасында Фатих Көрими. Риза Фәхретдинов. Шәриф Камал Харис
Фөйзуллин, Муса Бигиев. Зәки Вөлиди.Сөгыйть Сүнчөлөй Сөгыйть
Рәмиев. Габдрахман Сәгъди. Җамал Вөлиди. Борһан Шәрәф һәм башкаларны атый алабызГаяз Исхакый да1902-1903 елда шушы
мәдрәсәдә укыта башлый "Сөгыйть Рәмиев белән Гаяз Исхакый шушы мәдрәсәдә 1902 елнын көзендә очрашалар,—дип яза Ч Зарипова Әмма заманына күрә шушы алдынгы мәдрәсә дә Гаяз Исхакыины канәгатьләндерми Ул дусты С.Рөмиевны гаҗәпләндереп, икенче елга бу мәдрәсәгә эшкә килми Әмма 1905 елда С Рәмиев тә бер төркем шәкертләр белән мәдрәсәне ташлап чыга" Үзе дә Оренбурның "Вәли хәзрәт мәдрәсәсе' шәкерте булган, паспортында күрсәтелгәнчә "башкорт мишәре" Галимҗан Ибраһимов исеме Оренбур белән тыгыз бәйләнгән
"Иң нык болганыш Оренбургның "Хөсөения" шәкертләре белән була"—дип яза Г Ибраһимов —Бөтен 1906 ел буенча бу хәрәкәт киңәйде Шуннан бераз вакыт үтүгә, иң алдынгы саналган 'Хөсөения' мәдрәсәсеннән кырыклап шәкерт мәдрәсәне ташлап чыктылар ' Чынлык та бу шәкертләрнең гомум шаукымга кушылулары гына дип карарга кирәк Мәдрәсәдә белем бирү, тәрбия эшләре шактый югары дәрәҗәдә оештырыла Моны үз чорының танылган мөгърифөтче-язучылары да таный "Ялгыз Оренбургта Хөсәеновлар һиммәте илә ислах ителеш бер мәдрәсәдән азчак мәгариф кукысы килмәктәдер —дип яза Фатих Көрими Совет чорында да. алтмышынчы еллар уртасына кадәр
мәдрәсә дипломы педагогия техникумы белемен раслау документы буларак рәсми гамәлдә йөри.
1918-1919 уку елы тәмамлангач, ул “Хөсәеновлар укытучылар институты" итеп үзгәртелә. Ә 1921 елдан ул дүрт уку йортына (бер бинада) бүлгәләнеп—татар, башкорт, казах, шәрыкъ халыклары мәгариф институтлары рәвешендә яши башлый.
Бу тарихи бина яныннан киткәндә, күңелдә әрнүле хисләр уянды. Бүген күп уку йортлары дәүләт ярдәме белән дә яши алмый. Үз чорында шундый зур һәм мәртәбәле эшне татар авылы Каргалыда туып-үскән Хөсәеновлар никадәр белекле, алга карап эш йөртеп, башкарып чыкканнар бит. Югыйсә, Әхмәт бай яза да белмәгән диләр..
"Чикылдап торган татар" “Каруанһарайда"
БАШКОРТ ХАЛКЫНЫҢ "Кәрван-Сарай" дигән борынгы җырында мондый юллар бар.
Айкай да гына чайкай, ташлар вата,
һай кем. ташлар вата,
Кәрван да гына сарай, ай, салырга, Һай кем, ай далада...
күп бәхәсләр, җәдөлләр чыганагына бу җыр.
“Йөз мәртәбә ишеткәнче—бер мәртәбә күрүең яхшы" диләр. Шушы сүзне истә тотып, “Кәрван-сарай"ны да күреп китәргә булдык.
Әлеге тарихи бинаны шәһәрнең Бакча (Парковая) урамыннан эзләп таптык. Без бина янына килеп җиткәндә ике кеше Кәрван-сарай мәчете маңгаена язылган “Караван- Һарай” дигән сүзләргә карап нидер сөйләшәләр, фикерләшәләр иде. Астарак әлеге бинаның башкорт халкының тарихи архитектура истәлеге икәнлеген искәрткән сүзләр дә язылган иде. Мәчеткә үтәргә ниятләп торганны күреп алгач, кәләпүшле кеше үзе үк безне мәчеткә чакырды:
—Хуш киләсез, кардәшләр, әйдә үтегез, үт,—диде ул, башкортча. Ул мәчетнең имамы икән.
Кайсы яклардан килүебезне сораштырганнан соң, Татарстаннан икәнне белгәч, имам янындагы икенчесе, мәчетнең яңарту, бизәү өчен җаваплы Хадимнәрдән иде булса кирәк, безне мәчетнең төп бинасына алып керде.
Сөйләве башкортча булганлыктан,
Даны еракларга таралган әйләнгән Кәрван-сарай турында
өстәде.
аның сүзләрен татарчага әйләндереп бирәм инде.
—Мәчет башкорт тирмәсенә охшатып эшләнгән. Гөмбәзле стеналарда Коръән сурәләре,—диде ул.—Башкорт халкының гыйбадәт йорты. Элек ул ташландык хәлгә җитеп килә иде. Хәзер менә төзәттек, яңарттык. Витражлар эшләдек. Бина борынгы башкорт җирендә урнашкан,—дип тө
Кәрван-сарайның бер өлеше
Минем сөерсенүле карашымны тотып алгач, ашыгып өстәп тө куйды:
—Әйе, әйе, бу борынгы башкорт җире Башкорт дәүләтчелегенең үзәге Оренбург өлкәсе тулысы белән башкортныкы1—дип кистереп үк куйды—Кәрван-сарайны да башкортлар үз акчаларына төзеткәннәр Бөтен Башкортостаннан акча җыйганнар Иң беренче төзелгән башкорт хөкүмәте дә шушы бинада урнашкан. Моңда элекеге башкорт хансәрлөренең- кантоннарның Баш идарәсе булган Яндагы корылмалар да башкорт хөкүмәте биналары Аларын әле кайтарып аласы бар, безнең кулда түгел Кәрвансарайга килгәндә бакча күрдегезме9 Элек утыз алты гектар булган ул Агачларын махсус рәвештә Стөрлетамактан алып килеп утыртканнар. Башкорт агачлары!—Сөйләүче бу мизгелләрдә
тарихи горурлык хисләре кичерә иде йөзе алсуланып китте.
Хәерле булсын, без тыңлап тордык та. сәфәр намазлары укыганнан соң, ишек катындагы бүлмәгә чыктык. Ишек төбендә үк аркылы өстәл артында имам утыра. Аның каршысында ике яшь кеше—ир белән хатын мәчеткә хәер китерә килгәннәр Имам сорашып, Аллаһ бәндәләренең өлкәнең бер районыннан килгәннәрен белеп алгач
—Әһә!—диде, тавышына серле төсмерләр чыгарып—Сез башкортлар Ата-бабаларыгыз да, үзегез дә, туганнарыгыз да башкортлар. Башкорт йортына килеп, мәчеткә садака бирүегезгә бик тө рәхмәт,—дип догалар укып, хәернең бирелү суммасын бер биткә теркәп куйды. Аннан аларны стена буендагы, дини китаплар, догалыклар, күз тиюдән саклый торган (хәзрәт әйтте) төрле вак-төяк таратып салынган икенче өстәл янына өйдөклөде
Баш имамлыкны да, мәчет садакасын җыюны да. сәүдә эшләрен дә берьюлы алып бара хәзрәт
Чират безгә җитте. Мондагы хадимнөр һәр ике сүз саен мәчетнең башкорт йорты булуын тәкрарлап торсалар да. җир шарының кайсы төбәгендә төзелүенә карамастан мәчет—Аллаһ йорты булуын истә тотып, без дә мәчеткә сәдака бирдек Имам безне өстәл янына чакырып, фамилия, исемнәрне сораша башлады Иң беренче нәүбәт минеке иде. Исем, фамилиямне ишеткәч, хәзрәт күзен чепилөндереп өч кенә сүз әйтте:
—Чикылдап торган татар!
Марат аганы исә, һич икеләнүсез башкорт милләтенә "кушып" куйды:
—Сез—башкорт, үзебезнеке1 Дөүләтьяров-башкорт!
Чаллыдагы милли хәрәкәттә актив катнашучы Марат ага. бу кадәр тәвәккәл раслаудан аптырап, кулларын бутап алды:
—Юк, мин татар! Каргалыдан безнең нәсел, татар авылыннан.
Аның сүзләрен хәзрәт артык тыңлап тормады, үзенә кирәген генә эләктерде
—Әйе, әйе. Каргалы да безнеке, үзебезнең кешеләр. Дөүләтьяровлар күп анда. Бар алар!
Шулай итеп Көрван-сарай мәчетеннән Марат ага белән "икебез ике милләт кешесе булып" чыгып киттек Каргалы башкорт лары турында сүз чыккач , бер тарихи мәгълүмат 1814 елда Сәет бистәсе сәүдәгәрләренең балаларын башкорт исеменә язалар
Тарихи дөреслек өчен әйтеп китик: Көрван-сарайны "Казан утлары" журналының 1999 ел алтынчы санында филология фәннәре докторы Марсель Әхмөтҗанов "Фатих Көрими мирасында яңа сәхифәләр" дигән мәкаләсенең, искәрмә өлешендә Кәрвансарай-Оренбур шәһәреңдәге атаклы татар мәчете бинасының исеме" дип күрсәтә
"Кәрвансарайлар—XIV йөзләрдән алып. Урта Азиягә баручы сәүдә юлларында төзелә башлаган җәмәгать биналары",—диелә кайбер белешмәләрдә Көрван-сарай Казанда да. башка шәһәрләрдә дә, төбәкләрдә дө булган Равил Әмирхан Кәрвансарай хакында белешмәдә болай яза "Мәгълүм булганча. Көрван-сарай беренче чиратта, Шөрекъ мәдәниятенә хас төшенчә Ул кәрван йөртөп сәүдә кылган малчылар
өчен истирахәт кылу (ял итү), рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү урыны да булган. Бу җәһәттән Кәрван-сарайны кардәш төрки кавемнәрнең— татар, башкорт, кыргыз, казакъ һәм башка халыкларның аралашу, сөхбәләшү (әңгәмә кору), алыш-биреш итү. мал алмашу, икътисади хаҗәтләрен үтәү өчен уртак сарай булган дисәк, шаять хаталанмабыз.’ Оренбур зур сәүдә юлына урнашканлыктан, монда төрле төбәкләрдән килүче-китүче малчы-сөүдөгәрлөр күп булган, аларның бөтен шәһәр буйлап таралып урнашулары шәһәр идарәсе эшләренә шактый мәшәкать тудыра. 1836 елда Оренбур генерал-губернаторы В.А.Перовский башкорт һәм татар кантоннары башлыкларына мөрәҗәгать итеп: "Оренбургка үз йомышлары һәм хөкүмәт эше белән килүче башкорт һәм татарларның шәһәрдә тукталу өчен бернинди дә урыны юк. Шушы кыенлыкны бетерү өчен, мин җәмәгать йорты, ягъни Кәрвансарай төзи башларга җыенам Анда барлык татар һәм башкортлар бернинди түләүсез торып китә алыр иде,"—ди. 1836 елның 21
апрелендә В.А.Перовский Түбән Чебенле авылы мулласы татар кешесе(!) Габдулла Дөүлөтшинга барлык кантоннарны йөреп чыгып. Кәрвансарайны төзү өчен хәйрия ярдәме оештыруны йөкләү турында фәрман җиткерә. Перовский кантон түрәләренә җиткергән мөрәҗәгатендә шундый кисәтүне дә кирәк дип таба: 'Мулла Абдулла Давлетшин, снабженный от меня особыми видами и сборной шнуровой книгой, имеет поручение объехать все башкирские, мещерякские кантоны и собирать взносы единоверов своих, записывая каждое приношение в книгу за подоятеля.
Во избежание всяких неуместных толков, нелишним считаю еще присовокупить, что приношения эти совершенно зависят от воли каждого мусульманина и что никаких принуждений в этом отношении со стороны старших и начальников делать не следует"
Габдулла Дөүлөтшин иганә җыюга ике елдан артык вакыт сарыф итә. ягъни кантоннарны йөреп чыгу 1838 елның көзенә кадәр сузыла. Фәкать унберенче кантонның өч авылына гына барып җитә алмый Габдулла мулла, чөнки бу авылларолы юллардан читтә һәм анда
барып та әллә-ни майтарып булырлык түгел—авыллар кечкенә була. Габдулла Дөүлөтшин барлыгы 15895 сум 95 тиен иганә җыя.
Ш.Мөрҗани Көрван-сарай мәчетенең Оренбурдагы өченче мәчет булуын. 1843 елда башкортлардан акча җыеп төзелеп. 1845 елда
ачылуын әйтә Равил Әмирхан: "Корылма, татар-мишөр һәм башкорт халыклары хәрөҗәте һәм көче белән салынып, нигездә шул милләт кешеләренә хезмәт итәргә тиеш була,—дип яза. —Ул мәчет, зур бакча (әлеге дә баягы "башкорт агачларыннан" тергезелгән бакча турында сүз бара), күп санлы ярдәмче каралты-бүлмәлөрдөн гыйбарәт бинаны тәшкил итә"
1841—1842 елларда Көрван-сарай төзелешенең төп эшләре тәмамлангач, анда башкорт-мишәр гаскәре командующиеның канцеляриясе урнаша. Патша хөкүмәте 1798 елның апреле карары белән Уфа губернасында идарәнең кантон системасын гамәлгә ашыра. Халыклар (нигездә башкортлар һәм мишәрләр) хәрби-казаклар сословиесенә күчерелә. Башкорт-мишәр гаскәрләре төзелә Мондый идарә 1865 елларга кадәр, ягъни Уфа губернасыннан Оренбург губернасы аерылып чыкканчы дәвам итә.).
Кантоннар башта унике була, ә мишәрләр аерылып гаскәр буларак теркәләләр. 1812 елдан соң мишәр кантоннары белән башкорт кантоннары берләшеп, унҗиде кантон барлыкка килә Тарихи дөреслек өчен искәртеп китик, мишәрләр катламына ясаклы татарларны да, башка милләт кешеләрен дә язып куюлары билгеле Башкортлардагы мишәрләр үзләрен татар дип, урта диалектта сөйләшүчене типтәр дип. хәтта Казан ягы авылларындагы татарларны да Казан типтәрләре дип атыйлар." (Д Рамазанова). Ревизия вакытларында халыкны милләте буенча түгел, социаль катлам буенча исәпкә алу киң тарала. Ә инде югарыда телгә алынган мишәр-башкорт янәшәлеге турында бераз тукталу кирәк булыр.
Башкорт галимнәре үзләренчә үтә ’нечкәлек" белән бик тә четерекле эшкә алынмакчы булып азапланалар Алар, гөнаһ-язык турында уйлап тормыйча, татар халкын эчтән таркату нияте белән зур 'ачыш’лар ясау юлына бастылар Мондый имансызлыкның бер мисалы итеп Рим Янгузинның*- кайбер "гыйльми фикерләрен" укучыларга җиткерәсе килә:
"Возникает вопрос: почему именно наряду с башкирами вначале только мишари были переведены в военное сословие, хотя они составляли по численности незначительный процент населения Башкирии? Чтобы ответить на этот вопрос, вкратце надо напомнить историю мишарей В 1794 г. мишарский депутат Уложенной Комиссии Абдулкадыр Абдулкаримов "с товарищами" обратился к генерал- прокурору с прошением В нем говорилось "Мещерятский наш народ прежде других иноверцев по собственному своему желанию, переселевшись из Золотой Орды в Росссию еще в 1493 г., за верныя и беспрочныя предков наших российскому скипетру службы как при взятье Казани (1552 г,—Р.Я.). так и при других многих тогдашнего времени случаях, жалованы были в разных местах на нагорной стороне Волги полисадными дачами и для населения их выгодными землями и угодьи". (Ә.З.Әсфөндияров. "Башкортостандагы мишәрләр кемнәр? // Башкортостан. 1999 22-29 октябрь) Итак, по мнению
депутатов, мишари являются самостоятельным народом и активно участвовали на стороне Ивана Грозного во взятии Казани.
Распространенное мнение, будто бы мишары являются татарами, не соответствует исторической действительности Мишари по языку, быту и культуре отличаются от татар, хотя и близки к ним Недаром среди современных мишарей замечается преобладание, в отличие от казанских татар, понтийского антропологического типа Почти все крупные этнографы России связывает мишарей с древним финноугорским именем "мещера", жившим в бассейне Средней Оки и впоследствии тюркизированным Мишари это особая тюркская народность. Неслучайно, как в дореволюционных переписях, различных статистических учетах, так и в переписи 1926 г мишари фиксировались, и совершенно справедливо, своим этнонимом, т е как мишари. Процесс окончательного формирования мишарского народа был приостановлен политикой советского государства В переписи населения 1939 г и последующих переписях мишарей начали причислять к татарам Следует, однако, подчеркнуть, что сегодня не только в мишарских деревнях, но даже и у городских мишарей , живущих изолированно от основной мишарской массы, сильно развито национальное самосознание Они называют себя мишарами. а не татарами, подчеркивая этим свое иноплеменное происхождение."
Мене шулай. Этнография өлкәсендә янә бер "мичуринчы"—Рим Янгузин пөйда булды.
Нинди нәтиҗә килеп чыга соң? Элекке Уфа губернасында (хәзерге Минзөлө. Актаныш. Мөслим. Әгерҗе якларын да кертеп) башкортлар гына яшәгән, анда татар дип аталучы кавем—асылда— башкортлар, мишәрләр—исә—башкортларның рухи туганы Башкортларның барлык кайгы хәсрәте, күргәннәре өчен Казан тирәсендәге өч дүрт район җирендә яшәүче Казан татарлары гаепле Бөтен явызлыкның башы шуларда Алар эксплуататорлар, төрки милләтләрне изеп торучы баскынчылар Р.Янгузинча уйласак, бүгенге татарның ягъни Казан тирәсендә яшәүче кавемнең хәле мөшкел, бик мөшкел була түгелме соң өле?
Бөтен гаепне татардан күреп, саташучыларга Ш Бабич болай дип җавап бирә
Әй мирза, керфек астың калынайган. Синең күздә күренәдер "Татар хайван'" Әйтимме7 Бу кайдан килә? Ачуланма' Күкрәгеңдә кяфер рухы тамыр җәйгән!
Бу сүзләр башкорт милләтчеләренә дә кагыла.
Бу төбәктәге күп җирләрнең XV гасыр ахырында XVI гасыр башында ук Казан ханнары биргән ярлыклар нигезендә татарлар тарафыннан үзләштерелүе мәгълүм.
1847 елда Оренбур аша Орск шәһәренә солдат хезмөтенә- сөргенгә җибәрелгән Т.П Шевченко "Мин Сакмар елгасы аша чыккан вакытта кояш яңа гына баткан иде әле. Еракта иң элек күземә мәчетле һәм бик матур манаралы зур алсу төстәге бина күренде,— дип яза. Бу—Көрван-сарай мәчете булган.
Сарай төзелеп беткән көннәрдә Оренбурга яңа губернатор В Обручев дигән кешене билгелиләр. Әлеге бәндә—татар-башкорт кавемен сөймәс кеше булып, Көрван-сарай төзелеп бетүгә, аны төп хуҗаларыннан— татар, башкортлардан тартып алып, яртысын үз квартиры итә, яртысына губерна канцеляриясен урнаштыра. 1865 еллардан башлап сарайның тартып алынуы халык арасында ризасызлык тудыра, һәрдаим бинаны кайтарып бирү мәсьәләсен кузгатып торуга, ызгышларга сәбәп була
Октябрь түнтәрелеше чорында. Оренбурда барган күп вакыйгаларның үзәге Көрван-сарайда була.
Фатих Көрими турындагы истәлекләрдә шундый хәл тасвирлана: 'Февраль революциясе булгач, Көрван-сарайда булган зур бер митингта карагруһлар Фатих абзыйга һөҗүм итеп 'үтерергә кирәк, бөтен дөньяны айкатучы шул Фатих", дип кычкыргач. Фатих абзый трибунага чыгып, башындагы эшләпәсен салып: "җәмәгать! Менә бу чәчләр нигә агарган?"—дип батыр нотык сөйләгән иде."
Бу чорда башкорт халкының дәүләтчелеге өчен көрәш лидерларының берсе Әхмәтзәки Вөлидинең (1890-1970) гамәли сәяси эшчәнлеге Оренбур белән тыгыз бәйләнгән. 1917 елның беренче октябрендә Оренбур казаклары гаскәре (ОКВ) атаманы булып А.И.Дутов сайланган гадәттән тыш хәрби җыенга егерме бишенче сентябрьдә үк Зәки Вөлиди котлау телеграммасы җибәрә. Башта Вәлиди һәм аның тарафдарлары бер якка да кушылмау сәясәтен алып баралар 'мы не большевики и не меньшевики, мы лишь башкиры. На какой же стороне мы должны быть? Ни на какой. Мы на своей собственной стороне. Двухмиллионный башкирский народ не может быть игрушкой в таких ничтожных политических забавах. У него должны быть свои нужды, свои потребности, своя политика, своя точка зрения" Бу сүзләр язылган беренче санлы Указга 1917 елның унберенче ноябрендә кул куелган. Ноябрь башында 3.Вөлиди өч карта-схема төзи. Аларның берсе—'Кече Башкортостан", икенчесе—'Олы Башкортостан" һәм өченчесе— "Көнчыгыш Россиянең мөселман өлкәләре автономияләре Союзы" карталары Башкортостан өлкә шурасының 1917 елның унбишенче ноябрендәге икенче санлы фәрманы белән "Кече Башкортостан" чикләрендә Башкортостан автономиясе игълан ителә Әлеге автономиягә Оренбур. Пермь. Самара губерналарында яшәүче башкорт төбәкләре һәм Уфа губернасының бер өлеше керә.
Шушы ук көннәрдә, 1917 елның егерме икенче ноябрендә Уфада Милләт Мәҗлесе эшли башлый. Мәҗлес озак бәхәсләрдән соң төрки- татарларның Идел-Урал штаты рәвешендә территорияле (җирле, тупраклы) мохтариятен игълан итә, ягъни милли дәүләтчелекнең нигез ташын сала. Милләт Мәҗлесе кабул иткән резолюциядә (1917 ел. 29 ноябрь) шундый пунктлар да бар:
1. Русия идарәсе кушма җөмһүрият булырга тиеш.
2. Русия штатлары эчендә Уфа, Казан. Оренбур губерналары вө боларга чиктәш башка губерналарның төрек-татарлар торган кыйсемнәренә кергән бер штат (җәнүби Урал вә Идел буе штаты булырга тиеш)
3. Бу даирә эчендә аерым кечкенә штатлар булмаска тиеш.
Башкортлар белән сөйләшүләр алып бару өчен “тупраклы мохтарият комиссиясе" тарафыннан Оренбурга Г Ибраһимов җибәрелә
Милләт Мәҗлесенең депутатларының кайберлөрен искә төшерик.
Шәриф Манатов. Фатыйх Мөхөммөдъяров, Шәһит Әхмәдиев, Сәлах Атнагулов, Сәет Вахитов, Шәйхулла Алкин, Галимҗан Шәрәф, Абруй Сәйфи, Зыя Камали, Хәсәнгата Габәши, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Шонаси. Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Закир Кадыйри. Галимҗан Баруди, Риза Фәхретдин, Мөхлисә Буби һ.б . һ б
Милләт Мәҗлесе сайлаган милли идарә 1918 елның 21 апрелендә Совет хакимияте тарафыннан бетерелә шул сәбәпле Милләт Мәҗлесенең икенче съезды үткәрелми, ул яшәүдән туктый (Д.Госманова "Милләт мәҗлесе тарихы") Хәзерге чордагы милли мәҗлес дип аталган оешма Милләт Мәҗлесенең дәвамчысы түгел.
“Бер якка да кушылмаган" Вөлидичеләр дүртенче февраль төнендә (1918 ел) кызыллар тарафыннан кулга алыналар һәм бәхетенә каршы З.Вөлидине дүртенче апрельдә казаклар кинәт һөҗүм ясап, төрмәдән коткаралар, ә июль аенда Оренбур янәдән дутовчылар кулына күчә Дутовка Чилөбедөн шундый эчтәлектәге телеграмма килә "Оренбурны золымчылар хакимиятеннән азат итүегез белән котлыйм. Штабыбыз һәм бер яки ике полк белән Оренбургакузгалабыз Полклар өчен ике
казарма әзерләвегезне сорыйм Шулай ук Кәраван-сарайны Башкорт
шурасы һәм хөкүмәте өчен тулысынча саклап торуыгызны үтенөм..
Валидов" өченче октябрьдә З.Вөлидов ОКВ ның III съездында чыгыш ясап, Көрван-сарайның сулъяк өлешен Башкортостан хөкүмәте өчен
бирүләрен сорый. Шунысы кызык, генерал-лейтенант А.И.Дутов 3 Вөлидовның үтенечен канәгатьләндерсә дә “Көрван-сарайның һәм аның тирәсендәге биналарның башкортларга тиешлеген раслаучы рәсми документларның булмавын" күрсәтә.
Амбицияле З.Вөлидов "Олы Башкортостан" төзү идеясеннән кайтмаган һәм Оренбурны башкортларның пайтәхетенә әверелдерергә теләгән 1918 елның икенче декабрьгә каршы төндә Кәрвансарайда киңәшмә җыеп, дүрт башкорт полкын күтәреп, атаман Дутовны кулга алып, гаскәрләрне Учредитель Собраниясенө кушу хакында план кора Әмма уртак фикергә килә алмыйлар, 1919 елның февралендә Вәлиди башкорт гаскәрләренең бер өлешен алып, кызыллар ягына чыга
“Идел-Урал штаты” идеясе сүнми, “Үзәк мөселман’ эшләре буенча комиссариат Мулланур Вахитов соңрак С.Сөидгалиөв Ленинны Татарлар белән башкортлар бер үк халык",—дип ышандыралар һәм 1918 елда Татар-башкорт республикасы төзү күздә тотыла башлый Моңа башкорт милләтчеләре каты каршылык күрсәтәләр, башкорт авылларына җибәрелгән татар мөгаллимнәре һәм мөгаллимәләре, табиблар, башка зыялылар ерткычларча үтерелә Шушы хәлләрне истә тотып Рөсәй хөкүмәте 1919 елның егерменче мартында "Кече Башкортостан" чикләрендә Башкорт Совет Републикасын игълан итә. Баш шәһәре итеп Стөрлетамак билгеләнә. Башкала Стөрлетамактан фәкать 1922 елда гына Уфага күчерелә.
Уфа губернасын Башкортостанга кушуның үтә четерекле нәрсә икәнен башкорт милләтчеләре үзләре дә аңлыйлар Бу җирләрдә татарлар яши, анда кайчан да булса башкортлар гомер кичергәннәрме, юкмы, әйтүе кыен Башкорт шагыйре Давыт Юлтый Совет хөкүмәтенең киң күңеллеләнеп Кече Башкортостанга тулы бер татар губернасын "бүләк" итеп бирүенә сөенеп "Олы Башкортостан" шигырендә болай дип яза:
Ач көннәрдә, безне үгисетми, Ярдәм итте кулдан килгәнчә; Инде Өфөне дә безгә бирде. Барысы да булды безнең дигәнчә. —
Шагыйрь "кайчандыр кулдан киткән" җирләрнең кире кайтуын үтә дө хуплап язса да, мондый тарихи "гаделлек"нең бик шикле булуын чамалый булса кирәк, чөнки сөенечкә төп сәбәпче совет хөкүмәтенең губернаны нөфселөре уйнаклаган башкорт дуслар кулына бирүе Тарих, хакыйкать, гаделлек турында сүз алып барылмый Кемеңдер башкорт
Республикасының зур территорияне биләп торуын күрәсе килгән, совет хөкүмәте аны канәгатьләндергән һәм шуның белән вәссәлам, "хәзер ярлы йорт иркенәйде", яшә генә.
Ә менә Зәки Вәлиди бу хәлгә бик тә пошына —1922 елның егерменче февралендә Ленинга язган хатында 3. Вәлиди болай яза: “по... Соглашению (от 20 марта 1919 года) у Башкортостана должна была быть собственная армия, подчиненная непосредственно центральному Советскому командованию Ныне по Постановлению от 19 мая 1920 года, наши войска лишены этого статуса, переподчинены Заволжскому военному округу, командованию которого представлено такие права по своему усмотрению дробить и переформировывать башкирские военные части. Фактически эти войска перестали существовать. На основании подобного же Постановления вы “Уфимскую губернию присоединили к Башкортостан/, на деле эта лукавая мера означает не что иное, как присоединение Башкортостана к Уфимской губернии." Хаттан күренгәнчә, башы-аягы белән “Идел-Урал" штаты төзүгә каршы булган, чыгышы белән үзе язганча "Әстерхан нугае булып, Юрматы башкортларына (Д.Рамазанова билгеләп үткәнчә Юрматы кабиләсе—саф татар телендә сөйләшүче болгар кабиләсе) кушылган" 3.Вәлиди Уфа губернасының, анда яшәүчеләрнең күпчелеге татарлардан торган гавамның Башкортостан өчен нинди проблемага өйләнүен яхшы аңлаган Эмиграциягә киткәч тә “Идел-Урал штаты' идеясен яклаган Гаяз Исхакый, Фуат Туктаровлар белән Зәки Вәлиди, истәлекләреннән күренгәнчә, дошманлык дәрәҗәсенә җиткән бәхәстә була, “татар интеллегентларын" күрә алмавын ачык сиздерә.
Уфа губернасын Башкортостанга кушып, Совет хөкүмәте, (хәзер Рөсәй империясе дө) нәкъ менә 3.Вәлиди сызган юлдан баралар З.Вөлидине куркыткан "бергәлек" идеясен, ясалма башкортлаштыру идеясенә алыштырып, империячел көчләр ике тугандаш халык арасына әле җәрәхәте озак гасырлар буена сызлап торачак зур чөй кактылар. Башкорт милләтчеләре, һәм ике якта буталып йөрүче татар провакаторлары бу җәрәхәтне тагын да тирәнәйтәләр, алар аңлы рәвештә империягә хезмәт итәләр.
Мулланур Вахитов белән Шәриф Манатов (Наркомнац. әгъзасы) Лениннан изге Госман Корьөнен, Казандагы Сөембикә манарасын һәм Оренбурдагы Көрван-сарайны мөселманнарга, хезмәт халкына' кайтарып бирүне сорыйлар Совет хөкүмәте 1917 елның тугызынчы декабрендә изге Госман Корьөнен (ул 1869 елда Сөмөркандагы Хужд Әхрар мөсҗиденнөн аз акчага сатып алына һәм, Петербургта саклана) Уфа диния нәзарәтенә кайтара. (1923 елның август аенда Риза Фәхретдин җитәкчелегендәге өч кешелек махсус вәкаләт Корьөнне Төркестан хөкүмәтенә—Ташкентка китереп тапшыра.) Ә 1918 елның егерме җиденче гыйнваренда Сөембикә манарасын һәм Кәрван-сарайны мөселманнарга кайтару хакында карар кабул ителә. #
Бу вакыйга уңаеннан Ш.Бабич та үзенең сөенечен белдерә:
Азат булды Кәрван-Сарай, Азат булды барлык җирләрең.. җырлап җибәр сөенеп, уйнап курай, Чыксын тизрәк шатлык җырларың.
Көрван-сарай башкаласы Оренбур булган Кыргыз республикасы карамагында да була, анда соңрак педтехникум урнаша. 1953 елдан соң мәчет бинасында планетарий оеша. Фәкать соңгы елларда гына мәчет мөселманнарга кайтарып бирелеп, ул тәмам “башкортлаштырыла". Ә башка биналарга Оренбур өлкәсенең табигатьне саклау идарәсе, геология идарәсе урнашкан. Алар аннан чыгып китәргә җыенмыйлар да.
Ә инде тарихи гаделлекне эзләүчеләр табыла калса. Көрван- сарай "башкортлар акчасына төзелгән" дигәнгә, "башкорт кавеме кем соң ул?" дип сорау куеп, аларның, иренмичә, "Казан утлары" журналының 1993 елгы 3 санын табып алуларын һәм Дөррия Рамазанованың 'Урал буе татарлары: тарихы һәм теле" дигән гаҗәп дәлилле мәкаләсен җентекләп укып чыгуларын теләр идем.
Шәехзада Бабич ялган юл белән баруны болай сурәтли
Алма ат, ‘алдакчы* дип. кәкрене турыла, алдама1 Тиз таярсың. алдасаң, алдау юлы бик бозлы юл.
Кәрвансарайдан чыккач, үземнең "чикылдап торган татар* булуыма сөенеп (чөнки башкорт галимнәре мин туган элекке Минзәлә өязендә “татарлар юк, гел башкортлар гына яши* дип баралар бит), ә Марат ага кинәт кенә "башкортлашыл” китүенә гаҗөпсенеп-аптырап, дәшми- тынмый гына алга атладык
Моннан 1250 еллар элек үк Аристотель: "Вакыйгалар буталчык һәм көтелмәгәнчә үсештә булган саен трагедия тамашачыларны ныграк җәлеп итә" дигән фикер әйткән Без сөйләгән хәлләрне гадиләштерү дә, белә торып бозып, буташтырып күрсәтү дә шулай ук трагедия— фаҗига ул. Рухи фаҗигабез. Кәрван-Сарайны да. тулаем Оренбур төбәген дә аерым бер халыкныкы гына дип күрсәтергә тырышу ни башкортларга, ни татарлар өчен файдага түгел. Чөнки тарих конкрет фактлар белән генә эш итә. хисләр кайчан да булса сүреләчәк, ул чагында бүгенге ясканулар көлке генә булып калачак Җаек буйлары— уртак җирләр, уртак рухи байлыклар, уртак тарихыбыз Юрганны тарткалый торгач, бөтенләй юргансыз калу ихтималы юк түгел.
Каргалыда бер кыз үскән...
БИБИҖАМАЛ ӘБИНЕҢ өстәлендә “Яңа вакыт' гөзите күзлек һәм ни сәбәптер һаман йөрүеннән туктамаган *хан заманындагы' будильник сәгать. Күп йортларда күргәнем бар —бу сәгать фәкать йөзе белән өстәлгә капланып ятса гына текелди. Әбинең сәгатендә шундый ук чир. Капланып яткан да саный вакытын әбинең. Аңа 86 яшьне бирмәссең Хәтере әйбәт, хәрәкәтчән, күзе күрә Шуңа күрә дә аңа 'Биба апай* дип дәшәләр туганнары. Хәер, әби дигәнне ул үзе бик үк өнәп бетерми бугай. “Күзе күрә* диюем дә Биби апайның маңгай күзләре хакында гына әйтүем түгел. Минем әңкөй китап укый яза белүчене, дини йолаларны белеп үтәүчеләрне, "күзе күрә" дип сөйли Ягъни андый кешенең маңгай күзе генә түгел, күңел күзе дә күрә Шундый кешенең генә "күзе күрә", укый-яза белмәсө. дини мәсьәләләрдә надан булса андый кеше инде ‘тома сукыр’
Биби апайның Оренбур уртасындагы бер бүлмәле фатирында утырабыз Апай күптән күрешмәгән туганнары белән очрашуына сөенеп бетә алмый, озаклап дога кылды, изге теләкләр яудырды Теләк теләүдә апай шундый остарган ки, җаваплы, саваплы һәм җитдилекне таләп итә торган әлеге шөгыль вакытында күңелгә 'келт' ител Камал театры сәхнәсендә “Чикерткә Гыйльмениса"сын уйнаган Вера Минкина килеп төште дө. елмаю хисе кузгалды да куйды бит әй1 Биби апайның тавышы да. сөйләшү рәвеше дө. төс-кыяфәте дө мәшһүр артистканы хәтерләтә Бу тышкы охшашлык кына әлбәттә Ә инде Биби апайның башыннан кичкәннәр—үзе бер кыйсса
Биби апай җәһәт кенә урыныннан кузгалып, кухняга чыгып йөгерде, ду китереп кунакларга—Марат ага. Әхмәт һәм Мохтар аңа туган балалары тиешле кешеләр инде, чөй әзерләргә кереште Без дөнья хәлләре турында сөйләшүгә күчтек Әңгәмәнең җебен тотып торучы кеше—Биби апайның игелекле улы Равил Галиев иде Равил абый, әле алтмышны үтеп кенә барса да. пенсиягә чыгуына байтак икән инде, озак еллар Себерде. Красноярск краенда эшләгән Югары белемле инженер бүген дә заводта эшлөвен дәвам итә. үзе әйткәнчә акчасын бирмичә тоткарласалар да. азмы-күпме ашамлык, башка кирәк ярагын биреп куйгалыйлар икән
8. .К- У • м 8
—Пенсиягә генә яшәрсең—ди ул ачынып
Равил ага Галиев Енисей елгасы буендагы ябык шәһәрдә, зур тезелештә эшләгән.
—Шәһәр дигәнең—җир астында иде—дип искә ала ул.—Тауны тишеп ясалган Иртән, кичен халык эшкә агыла. Оренбур, Казан каласы сыман гөж килеп тора. Электричкалар чаба ’шәһәр' буйлап. Ә мин төзелештә ’верхолаз’—минем гаҗәпләнеп карап торуымны күреп, ачыклый төште,—әйе. биеклектә эшләүче монтажник идем Җир астындагы ’верхолаз’ ягъни. Йөзәр метр биеклектә эшләдек. Менә шуннан чамала инде, энекәш, ул җир астындагы шәһәрнең ни хикмәт зурлыгын. Андагы күргәннәр Казахстаннан уран рудасын китерәләр, аны тиешенчә баетып, хәрби эш өчен куллануга яраклы рәвешкә китерәләр иде безнең шәһәрдә. Заводны төзегәндә производство калдыкларын утильләштерергә, яки ныклап яшерү өчен корылмалар эшләнмәгән булып чыкты Радиацияле суны, башка зарарлы чүп-чарны кеше күзеннән читтә торган тау куышларына тутыра башладылар. Алар тулгач, зарарлы матдә Енисей елгасына агып чыга башлады Балык кырыла, якын тирәдә яшәүче халык нишләгәндер, безгә караңгы.. Ул тирәдә иленнән кубарып, куып җибәрелгән халык яши иде авыллар төзеп. Татар авыллары да бар иде. Менә шушы кешеләр өстендә сынадылар инде ул радиация дигән нәмәрсәнең тәэсирен. Аннары тау араларында галәмәт чокырлар казып, кургаш белән катлап, калдык суны шунда агыза башладылар. Күрәсең, табигатькә зыян Талим’нэр уйлаганга караганда күпкә куркынычрак булгандыр, югыйсә, чыгымнар тотып азапланмас иделәр. Дөресен әйтәм, ул ’кургаш тартмалар’ да мәңгелек түгел, берзаман “җен’ барыбер дөньяга чыгачак...
Чәйләр эчеп алгач, инде Биби апайның башыннан үткәннәрне ишетү насыйп булды
—Мин Каргалыда туып-үскән кыз идем,—дип сөйли башлады Биби апай, күзләрен тәрөз аша күренгән ак болытларга төбәп,—Һай Каргалы-ы... Гөрләп торган авыл иде бит ул. Урам буйлап сәүдә йортлары тезелеп киткән Алар белән янәшә таштан эшләнгән складлар. Көн саен әллә каплардан олаулар мал-товар алып кайталар. Бушаталар, төйилөр—мәш киләләр инде. Урам тулы бала-чага. Сакмар хәзер саекты ул. Элек тирән иде. бөтерелеп-бөтерелеп ага. Көннәр буе сал агызганнарын карап, хәйраннар калып утыра идем. Әхмәтсафа абыем да берара сал агызучы булып эшләде. Яшүсмер генә иде әле ул чакта.
Әтием—Мостафа сәүдәдә йөрде. Ул мал белән сәүдә итте. Тире- йон җыйды Безнең нәселнең борынгыдан килгән эше. Кушаматыбыз да ’каеш" бит. Гражданнар сугышы башланганда миңа биш-алты яшьләр тирәсе булгандыр инде. Яхшы гына барган тормышның асты-өскө килде. Миңа өч яшьләр тирәсендә әнием үлде. Әткәй үги өни алып кайтты. Бик миһербанлы булды әңкәебез безгә. Әле дөньялар тыныч чакта, әткәй өйдә бик тормый. Өйдә дүрт малай, бишенчегә—иң кечесе— бердәнбер кыз мин идем. Малайлар бик шаяннар, сүз көрәштерәләр, сугышып та китәләр—бусы да Каргалының бер холкы булгандыр. Авылда гомер-гомергә мәдрәсәләр эшләп торды бит Кайдан гына килми иде шәкерт Уннан артык мәчет, һәр мәчеттә ике имам. Ул мәдрәсәләрдәге хәлфә, мөдәррисләр арасында кемнәр генә булмагандыр. Күренекле ишаннар Каргалыда да булган, якын-тирә шәһәрләрдә дә ишаннар, мөритләр күп иде. Әнә Зәйнулла ишан Рәсүли Троицкида гына иде.
Һәр ишанның үз юлы, ант иткән мәзһәбе, мөритләре бар. Мәдрәсәләрдә еш кына бәхәсләр, җәдәлләр чыгып тора Ызгышлар да чыккалаган. Шуңа күрә Каргалы халкы холкына кечкенәдән дә шушы гыйбрәтләр сеңеп баргандыр сыман тоела. Аннан гражданнар сугышы башланды. Дутовчылар кайнаша, кызыллар килеп чыга Тегеләре дә. болары да татарча сөйләшәләр. Һәркайсы, әткәйдән мал-байлык таптыра Тиз арада тормышның рәте китте. Өлкән абыем Госман унтугыз яшьләрдә иде. Һәр ике як яшьләрне җыеп, үзләре ягында сугышырга куша. Качсалар, әгәр дә тотыла калсалар, Сакмар буена чыгаралар да
аталар "дезертир" дип. Госман абый өй түбәсендә—чормада качып ята. Мин моны кайдан белеп алганмындыр инде, гел Госман абый янына түбәгә менә башладым Менәм дә такылдыйм инде, сөйләшәсе килә абыем белән. Урамда мылтык күтәреп солдатлар йөри. Абый нишләргә белми, ипләп кенә аңлата, чормага менәргә ярамаганлыкны. Кая ул. мин көйсезләнә башлыйм, абыйны ирештерөм—"Менә хәзер төшөм дә солдатларга әйтем",—дим. Абыйның күзләреннән яшь килә, җаныкаемның, мин һаман аны ирештерөм. Шуннан соң абый бер көн юкка чыкты. Украинага китәргә тиеш булган дип сөйләделәр, миңа аң кергәч. Белмим, кайсы якларда, ничеклөр юкка чыккандыр, ул башка авылга кайта алмады Үземне шушы бала шуклыклары өчен әле дә гафу итә алмыйм.
1919 елларда абыйлар авылда комсомол оештырып йөри башладылар. Әткәйне авыл муллалары, картлар бик тә ачуландылар, "динсезләр" дип сүгә башладылар Әткәй ни эшләргә дә белми, гарьләнә иде Җитмәсә, шушы ук елны Каргалыда зур янгын чыгып, ике өебез дә янып бетте (Шуны да өстәп китәргә кирәк, Каргалыда элек тә янгыннар булгалаган Аеруча 1912 елдагы янгын хакында еш сөйлиләр Ул елны янгыннан кешеләр елгага төшеп кенә котылып калганнар. Авылны ялмап кына үткән ут давылы. Шушы ук елны Сөгыйть Хөялинның—Каргалыга нигез салган бабаның да өч катлы йорты зур зыян күргән.) Каккан казык та калмады, атларны аклар, кызыллар талап алып бетерделәр. Әткәй безне арбага утыртып, Дунай очына, бәләкәй генә йортка күчереп куйды Шушы кайгы- хөсрөтлөр, авыл кешеләренең кырын каравына түзә алмыйча үзенә кул салды әткәй... Бөтенләй ятим калдык
Үги өңкөйгө рәхмәт, без исәйгөнче кияүгә чыкмый торды. Югыйсә яп-яшь иде ул. Ундүрт яшь тулгач, мине Хива ягында яшәүче туган тиешле кешеләр алып китеп, бер казакъка кияүгә бирмәкче булдылар Озын буйлы, чибәр генә егет “Нугай кызын" бик күзләп йөри, инде ярәшкәч бигрәк кәефе күтәрелде моның, теле-телгә йокмый, үз якларына, далага алып китмөкче булды бу. Тимер юл станцасына төштек. Бер дә казакъ даласына китеп эзсез югаласы килми. Инде югалуның ни нәрсә икәнен белөм. Каргалыны, анда калган абыйларым Гомәр, Әхмәтсафа, Әхмәтханны сагынам. Егете ничава, ну мин өйтәм, казакъ арасына китсәм, миңа кайту юк.
Каян килгәндер тәвәккәллек, поездга утырып киткәч, кияү егете, бер хәбәрсез, кәләшле булдым дип, куанып йөргән җирдән, бер станцада качтым мин. Калдым ялгызым Ходай ничеклөр көч, зиһен биргәндер, тәки кайтып егылдым Каргалыга.
Абыйлар инде үсеп җиткәннәр. Әхмәтсафа абый укып зур кеше булган, ул Казанда. Әхмәтсафа абый мине Казанга укырга дип алып китте. Хатыны Рөбига апа Арча районы Күпербаш авылында укыта, мин дә шундагы рабфак дип аталган җирдә бер ел укыдым Шулкадәр җайланды тормыш, юк кына бит. Каргалы сагындыра, Гомәр абыйның кызы Фәүзияне үзем карап үстердем—шул баланы сагынуга чыдар әмәл юк—кайтам дип елыйм Бу инде утызынчы елларның башы
Адәм баласы рәхәткә түзми, михнәткә түзә, диләр, дөрес икән Михнәтләрем шуннан соң башланды инде. Каргалыга кайтып төштем, инде шактый дөнья күргән, җиткән кыз мин. Аз-маз белем дә бар Без,
яшьләр кичке уеннар оештырабыз. малайлар арасында үскән кыз
буларак бик чая идем. Электән мине белгән яшьтәшләр, "мут идең" дип тә җибәрәләр. Булгандыр инде. Шушы уеннар вакытында бер егеткә күзем төште Гүөрдиндөй гәүдәле, бөркет карашлы, гайрәтле егет Уенга ул килсә, барсы да аның авызына гына карап тора Җитмәсә гармунчы да әле Төшмәс җирдән төшәр күзең. Ул да миңа битараф түгел Гел янымда бөтерелә Киемнәрем дә шәп иде, шәһәр кызы сыман Яшерен батырын түгел, егетнең кем икәнен әйбәт белөм. Каргалыдан Фәтхулла исемле иде ул. Инде өйләнеп, хатын аерган. Әти-әнисе Оренбурга күчеп, шунда яшиләр. Ө Фәтхулла үзе данлыклы угры, ат карагы Шәкүр карак шикелле, тирә якта аны белмәгән көше булмагандыр
Каргалыда угрылар күп булган диләр. Белмим, әмма авылның шундый даны чыккан иде Бөтен тирә-яктан сәүдәгәрләр җыела монда, мал-туар китереп тутыралар. Авыл тирәсендә төн үткәреп, икенче көнне Сакмар күпере аша чыгарып, терлекләрне ары алып китәләр. Ә Сакмар күперен үтү куркыныч иде Төнен түгел, көндез үтү дә куркыныч инде. Яр буйлары куе әрәмә. Күпергә биек ярдан төшәсе, озын тау сыртына күтәреләсе. Күтәрелгәндә юл буйлап ике якта да куе урман. Угрылар шунда качып яталар да. кешеләргә һөҗүм итәләр. Күп җаннар кыелган җир ул. Шундый җыр бар иде
Авыллары—Каргалы.
Бар да тимер арбалы Каргалыны үткән чакта Күлмәк-ыштан калмады.
Угрылардан каза күргән кешеләр чыгарган җыр инде ул.
Фәтхулланың да кәсебе шушы. Ат урлап, Җаек аръягына, казакъларга саталар, аларның малларын урлап суялар. Иптәшләре дө үзе кебек гайрәтле. Карап торсаң юаш кына, акыллы гына егет инде менә.
Абыйлар ризалыгы белән Фәтхуллага кияүгә чыгу турында да уйлыйсы юк. Әхмәтсафа абый Казанда зур кеше, Гомөр абый белән Әхмәтхан абый да бик тәртипле кешеләр. Ә мин Совет хакимиятен җен урынына күргән, җитмәсә хатын аерган бер адәмгә кияүгә чыгарга йөрим Юк. ризалык булмаячак. Сөйләштек тә качып чыгарга булдым Фәтхуллага. Кыш көне, таң атканда качтым мин Гомөр абыем йортыннан. Фәтхуллам шәп атта, толыпка төреп кенә алып кайтты Өйләнде әмма кәсебен ташламый гына бит ир дигәнем. Төннәрен чыга да югала. Өчәр көн кайтмый.
Шулай бер кич, тагын иптәшләре килеп керде. Нәрсә булса да була дидем, Фәтхулланың муенына сарылдым: "Бармыйсың, җибәрмим",— дип елыйм, аякларын кочаклыйм. Үзем авырлы да бит әле. Фәтхулла, нинди куркынычлар кичеп тә мондый хәлне күрмәгән кеше, аптырады да куйды. Мин моны сизеп алгач, һаман көчлерәк дулыйм. Фәтхулла мине күтәреп алды да, иптәшләренә, гаепле кыяфәттә "Бүген үзегез генә барыгыз, күрәсез бит., "—дип кенә әйтә алды.
Ходай белдергәндер, шул төнне Фәтхулланың иптәшләрен тоткан милиция. Шартлатып төрмәгә ябып та куйганнар. Иртүк бу хакта Фәтхуллага хәбәр җиткерделәр Милиция аны да эзли башлаган.
Фәтхулла шул ук көнне юкка чыкты Озак вакытлар үткәч кенә Ташкенттан хәбәре килде, мине үз янына чакыра бу Инде минем кызым—Рауза туган иде. Киттем чыгып юлга. Эш эзләп Бохара ягына чыгып киттек янә Каракүл районы Җагачи кышлагында урнаштык Мин алты ай курсларда укып, мөгаллимә булып эшли башладым. Фәтхулла геологлар отрядында, алтын эзлиләр. Шунда янә бөхетсезлеккө юлыктым— тире авыруы башланды. Кышлакта табиб-мазар юк. Инде йөри алмый башладым, аяклар шеш кенә Ишеттем, Каракүлдә бер мулла бар, ул дәвалый икән. Мулла дип үзбәкләр укымышлы кешегә әйтәләр Мине ишәккә атландырып, егерме чакрымдагы район үзәгенә алып киттеләр. Барып җиттек, эзләп таптык багучыны. Килешле генә сакаллы, өлкән яшьтәге абзый икән. Кайдан килүемне, кем булып эшләвемне сораша. Мөгаллимә икәнлегемне белгәч, пыр тузып, мине куа башлады: "Йөрмә монда, мин советка хезмәт итүчеләрне дәваламыйм",—ди. Елап та карыйм, файдасы тимәде—куып чыгарды.
Инде нишләргә? Капка төпләренә чыгып утырдым да елый башладым Чыннан да хәлләр шәптән түгел, авыруым көннөн-көн аза. Бик озак елаганнан соң, үзбәккә миһербанлык килде бугай, өендәге бер хатынны чыгарып җибәргән. Хатынның кулында кечкенә савытта кара төстәге мазь-май Хатын әйтә "Өйгә кайткач, кызыл сыерның җылы тизәген алып аякларыңа сыла, бәйлә, аннан соң төзәлми калган
төшләренә менә шушы майны сөрт.’—ди. Хикмәти Хода, берни эшләр юк. алар кушканны кыландым Бер атна дигәндә аякка бастым. Тимрәү юкка чыкты Ышансагыз ышаныгыз. юк икән юк инде
Эшләр көйләнеп барганда, Фәтхулланы төрмәгә яптылар Холыксыз, дуамал кешегә әйләнде ул. мине дә җәберли башлады
Ике бала белән тагын Каргалыга кайтып киттем Аннан инде Оренбурга күчеп, озак еллар мәктәптә җыештыручы булып эшләдем Фәтхулла сугыштан соң, күкрәгенә орден-медальләр тагып кайтты. Килде миңа, тик күңел бер суынса, суына икән ул. Кертмәдем аны йортыма. Каргалыда өйләнеп яшәде, сиксәнгә җитеп вафат булды
Биби апай хәзер мәҗлесләрдә корьән укып, яшенә-картына дин тәрбиясе, үгет-нәсихәт биреп, вәгазьләр сөйләп, башкаларны туры юлга күндерү нияте белән яши. Үткәннәре гыйбрәтле булса да. хатирәләрдән җанына юаныч таба, авыр чакларны түгел, гомеренең гүзәл мизгелләрен барлап, яшьлеген сагынып яши. Иң сөенгәне шул. кызы Рауза, улы Равил игелекле булдылар, оныклары үсә. "Фәтхулла дуамал булса да. җанында, канында бер дә начарлык булмагандыр инде, югыйсә балаларым бу кадәр йомшак күңелле, ярдәмчел булмаслар иде.—ди Бибиҗамал апай.
Хушлашканда яуган теләкләр арасында мондые бар иде
Казандагы Шөймиевны бик мактыйлар безнең Оренбурда Итагатьле, акыллы илбашы. Мәскәү дә аның авызына гына карап тора Бәхетегез, балакайлар, шундый достуйный кеше кул астында яшисез Ходаем аңа да исәнлек-саулык бирсен, зиһененнән аермасын Күрсәгез Биби апайдан сәлам әйтегез.
Яхшы теләкләргә ни әйтик?! М Мөһдиев әйтмешли, ’едва ли' безгә президент белән күрешүләр Шулай да, язмам дөнья күрсә иншалла. Биби апайның сәламе, бәлки, иясенә барып ирешер дигән өметтә калам Әманәт бит ул.
Каргалыда, Оренбурда да кем белән генә сөйләшмик сүз Татарстан хәлләренә күчә һәм. әңгөмөдөшлөребезнең һөркайсы Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев хакында ихлас җылы хисләрен белдерәләр. Рәсөй сәясәтчеләре арасында иң ышанычлысы итеп аның исемен атыйлар иде. Без аларны горурланып тыңладык, барлык татарларны берләштереп торырлык шундый илбашы булуына чиксез сөендек тә.
Бикколда бер көн
ОРЕНБУРДАН ЧЫГЫП 70 чакрымлап юл үткәч, уң якта кечкенә бер авыл кала. Биккол авылы булыр ул. Авылны нигезләгән Биккол баба бу җирләрне ничек эзләп тапкан да. ни рәвешле әлеге җирләргә хуҗа булып алгандыр, миңа караңгы, әмма үтә дә шәп. матур урында Биккол авылы. Буйга сузылган авыл урамы Саелмыш (күп чыганакларда Саилмыш (башкортча һайылмыш) дип языла. Биккол халкы мин язганча әйтә) елгасы ярына кадәр төшкән. Каршыда—биек тау Тау бите ерактан караганда сипкелләнеп торган сыман, әйтерсең, кемдер бала бияләе кадәр ак ташларны бөтен тауга чәчеп чыккан Монда да кылганнар, кылганнар Тауга күтәрелеп, тирә-якка карап, шактый хозурланып та тордык әле Авылга карап басканда, уң кулда Чаллы ягына илтүче Оренбур трассасы буйлап туктаусыз машиналар чаба
Юл турында сүз кузгаткач шунсын да әйтим инде, күпме йөреп кирәксә дө. эче пошканга да машина туктатып шоферга бәйләнеп машина эчендә актарынып сәфәр кешесен азаплаган милицияне күрмәдек без Оренбур ягында
Бикколга килгәндә генә. Октябрь районы үзәгенә борылып киткән юл өстендә хәрәкәт иминлеген саклаучы милиция хезмәткәре—яшь кенә сержант туктатып, шоферыбыз Рәиснең документларын карап, аның белән күңелле генә әңгәмә корып алды Сержантның, бигрәк тә
Татарстан номерын күреп, бераз җанында кузгалган хатирәләре белән уртаклашып аласы килде бугай. Рәистән Татарстан хәлләрен сораштырды, үзенең дә моннан өч-дүрт ел Казанда булуын, башкалабызның аңа ошавын сөйләп, хәерле юл теләп озатып калды. Шоферларның әйтүе буенча. юл йөрү өчен иң хәтәре—Казакъстан чикләрен үткәч башлана икән. Иминлек сагында торучылар Рәсөй ягыннан килгән һәр машина хуҗасыннан күпме булдыра ала. ничек булдыра ала—акча ’саварга” тырыша. “Закон да юк, чурт та юк инде',—дип җибәрәләр шоферлар, кайсы катлы-катлы сүгенеп тә куя Җаек артындагы хәлләрне исенә төшерсә. "Казакълар үзбәкләрне дә уздырып җибәрделәр’.—диючеләре дә бар. Ярый. Бикколга өйләнеп кайтыйк.
Тау өстендә кайчандыр таш чыгарганнар Авылда, урманнар булмау сәбәпле, бакча коймалары шушы тау ташыннан өелгән. Кайбер өйләр, келөт-сарайлар да таштан өеп эшләнгән. Мине иң хәйранга калдырганы авыл ягыннан агып ятучы Саелмыш елгасы булгандыр мөгаен. Сай гына, киңлеге—Сакмардан ким түгел. Киң. шактый чиста сулы, тик сай сулы елга ул. Елга яры һәр ике яктан вак таллыклар белән капланган, аръякта яр өстеннән үк матур гына урман башлана. Урман артында авыл халкының бәрәңге җирләре. Монда халык бәрәңгене өй янындагы бакчага утыртуны, нигәдер хуп күрми. Күрәсең, авылны нигезләгәндә оя коручылар җир азлыктан иза чиккәннәрдер Саелмыш елгасының исемен “сай елга’ дип таркатырга булыр иде дә, тик Г.Саттаров "сай’ сүзенең “сайлау, сайлап алу' ягъни “яхшысын аерып алу” мәгънәсендә куллануы хакында әйтә һәм "сай" сүзе төрки телдә “яхшы’ мәгънәсен белдерә, ди Ә инде “илмыш—илмеш—илеш’ сүзләре—яши торган җир дигәнне аңлата, бу сүзнең дә борынгы татар телендә булуында шик юк. Шулардан чыгып Саелмыш атамасының— яшәү өчен яхшы булган, сайлап алынган җир дигәнне аңлатуы бер дә гаҗәп түгел. Һәрхәлдә елга атамасына шушы мәгънә күчкән диясе килә. Авылның урнашкан урыны чыннан да бик матур.
Сакмарның Саелмыш елгасы койган уң як төше текә, биек яр Бу тирәдә ике калкулык. Аларның исемнәре үк күңелгә шом сала— берсе Аскантау (Виселечная гора), икенчесе—Кискөнтау (Рублевая гора), ягъникайчандыр кемнәрнедер,ни өчендер аскан-кискән җирләр
икәнен искәртеп торалар. 'Бу каһәрле атамалар,—дип яза Равил
Бикбаев,—1740 елның сентябрендә шушында җәзаланган башкортларның истәлеге булып калган. Әлегевакыйгаларның шаһиты П.И Рычков
үзенең ’ЫрымбуртарихьГнда болай дип язып калдырган: "Сакмар
янындагы бер тауда гына илле кеше асылган, йөз егерме кешенең башы киселгән, аларның хатыннары һәм балалары хезмәттәге кешеләргә таратып бирелгән, болардан тыш өч йөз бер кешене чыбырткы белән ярыл, борыннарын кисеп һәм колакларын кыркып (Пушкин сурәтләгән башкорт картын искә төшерик) алганнар..."
Авыл үзе артык зур булмаса да (йөздән артык кына хуҗалык бардыр) ике өлештән тора Авылга керә торган уң як өлешен “хутор” дип атап йөриләр. Әле биш чакрымлап җирдә тагын Яңа Биккол авылы да бар. Шушы авылдан күчеп, 'башка чыгучылар” яши торган бу кече авыл белән иске Биколлылар уралышып-аралашып яшиләр, мәҗлесләргә йөрешөлөр.
Биккол зираты нәкъ Каргалы авылы зиратын хәтерләтә Кылганлы яссы тау бите, агач-мазар үсми. Фәкать ’серле балбаллар’ны хәтерләткән кабер ташлар “урманы’ гына монда яшәгән мөселман кавеменең олы тарихын үзендә яшереп саклый сыман Зиратларның икәү булуы да авылның шактый борынгы булуына ишарә
Оренбур тирәсендәге авыллар бер-берсеннөн егерме-егерме биш чакрымда урнашкан һәм алар патша хөкүмәте тарафыннан ямчы авыллары буларак, махсус фәрман нигезендә бүлеп бирелгән җирләрдә нигезләнгәннәр Ямчы авылларында нигездә хат-хәбәрләр йөртүче чапкынчылар яшәгән. Чапкынчы атамасы XVIII йөз ахырында телдән
төшө бара һәм аның урынына пушты сүзе кулланыла башлый. 1785 елдаС.Хөлфин төзегән сүзлектә пушты—чапкынчы, чапкын—почтарь,
гонец дип бирелгәнлеген күрсәтә М Ногман Ям авыллары чапкын
атларын алмаштыручы почта станциясе хезмәтен дә үти Ждм аты— почта аты буларак борынгы төрки сүздә дә бар Рус телендәге
ямщик сүзе шуннан ясалган Биккол авылы —борынгы ямчылар авылы
Авыл Пугачев кузгалышына бәйле рәвештә тарихи чыганакларда телгә алынып китә Бигрәк тә Салават Юлаев тормышын өйрәнүчеләр тарафыннан искә алына ул. Салават Юлаевның Каргалы мәдрәсәсендә укуын искә алсак бу яклар аның өчен шактый таныш булгандыр
1773 елның 17 сентябрендә башланып киткән Е.И.Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар кузгалышы Бикколга да кагылып үтте Екатерина II фетнәчеләрне тар-мар итү өчен генерал Кар җитәкчелегендә хөкүмәт гаскәрләрен җибәрә Нигездә казак, татар, калмыклардан торган Пугачев гаскәрләренә каршы патшабикә башкорт старшиналары җитәкчелегендә атлыларны җибөрмәкче булып. Уфа провинциясе канцеляриясеннән башкорт яугирлары җыйнап. Пугачевка каршы баручы хөкүмәт гаскәрләренә ярдәмгә. Оренбурга кузгалырга фәрманнар таратыла
1773 елның октябрендә губернатор Рейнсдорпның шундый әмерен Шайтан-Кадөй волостеның 1768 елда бертавыштан сайлап куелган старшинасы Юлай Аднамин ала һәм, боерыкка буйсынып, отряд җыя Юлай отрядның башлыгы итеп Салаватны билгели ’Яшь, кызу булса да. атта шәп чаба, корал белән оста эш итә. белемле"дө. ди. Салаватның тормыш юлын өйрәнеп китап язган тарих фәннәре кандидаты В Сидоров Белемле димөктән. Салаватның Каргалыда укуын башкорт авторы телгә дә алмый, ө аны авылына килеп укыткан Нәби Кәрими, имеш Салаватка татарча түгел, ә 'иске төркичә" белем биргән икән Нинди тел булды икән ул иске төрки теле"? җитмәсә, "яшьтән үк үтә "башкорт милләтчесе" булган Салават Нәби Кәримине өеннән куып та җибәрә икән әле. Татар булганлыгы өчендер инде
1772 елда Юлай Аднамин Польша походында катнаша, старшиналык вазифасын Салават башкарып тора Яуга озатканда Юлай улына шул походта алган медален бирә Салават сиксән кешелек отряды белән. Пугачевка каршы яуга чыгу өчен башкортлар туплана торган урын— Эстөрлетамак пристанена юнәлә Анда алар унбиш көн баралар Губернатор биш мең кешелек гаскәр тупларга боерык бирсә дә, 2355 көше генә җыела Җыелма татар, мишәр, башкорт отрядына князь Ураков белән Нугай иле Кыркүл-Меңле волосте старшинасы Өлибай Морзаголов җитәкчелек итәләр Салават үз кешеләре белән Әлибай җитәкчелек иткән төркемдә була һәм генерал Карның карательләр отряды белән нәкъ менә Биккол авылында очрашырга тиеш була
Капитан Ураков һәм Өлибай Морзаголов җитәкчелегендә мең ике йөз кешелек отряд. Кар гаскәрләренең башта Мостафага аннан Сарманай тирәләренә чигенүен ишеткәч, унынчы ноябрь көнне Биккол авылы янында Пугачев гаскәрләренә кушыла. Әле Салават Юлаеө үзе исән чагында ук. Каргалы авылында иҗат ителү ихтималы зур булган бәеттә бу хакта болайрак аңлатма бирелә:
Җәя тарттым, ук аттым. Беләккәеме ышандым. Яшь башларымдин яу яуладым— Пугачау картка ышанып
Хөкем ителгәндә Салават болай ди: "Бикколга җитәргә бер чакрым чамасы калганда, пушкалары булган ике меңнән дә күбрәк Пугачев атаманы Овчинников гаскәре безне камап алып, атакалады һәм кичкә кадәр җибәрми торды Шунлыктан Әлибай. үзенең пушкалары да булмагач, пугачевчылар аның командасына караганда ике тапкырга күбрәк тә булганга тегеләр ягына ауды барлык команда да фөтнечеләргә кушылды "
Кар отряды карательләре килә башлагач, башка авыллардагы кебек үк, Биккол авылындагы татарлар да Пугачев ягына качалар. 1874 елның яз һәм җәй авылларында да бу яктагы ирләр баш күтәрәләр Менә шундый тынгысыз чорларны кичерә, баш бирмәс ирләре, яугирлары булган татар авылы Биккол.
Бикколдагы тугызъеллык мәктәптә 70 укучы белем ала. Мин мәктәпләренә дә кереп чыктым. Анда ремонт эшләре бара иде Башлангычта татарча гына укыйлар, бишенче-тугызынчы сыйныфларда татар теле предмет буларак керә Аннары укуны Марьевкадагы урыс мәктәбендә дәвам итәләр, монда, билгеле инде, татарча укыту бөтенләй юк.
Биккол авылы үзәге Марьевкада булган акционерлык җәмгыятенә керә Күптән түгел идарә рәисе итеп яңа кешене, шул якта туган урыс кешесен куйганнар. 'Яңа себерке' нигәдер эшне яхшылап оештырасы урынга, татарларга ябырылган. 'Биккол татарларын туздырып бетерөм!',—дип яный икән. Татарстаннан бернинди ярдәм күрми, тау ышыгына сыенып, моңаеп утырган Биккол авылының бүгенге хәле шундый.
Без тукталган фатир хуҗасы Төхвәтуллин Сафа Насыйп улына сиксән яшь. Шулай булуга карамастан, агай әле нык, сынлы, сау- сәламәт. 'Нива' машинасына утырып кирәк-яракка якын-тирә авыл- шәһәрлөргә дә чаба Әле без килгәч тә, кызы Тәнзиләне, Биккол мәктәбенең немец теле укытучысы, егерме яшьлек чая кызны район үзәгенә илтеп кайтты. Сафа абзый дөньяның ачысын-төчесен күп күргән кеше. 1941 елда, немецлар сугыш башлагач, иң беренчеләрдән булып сугышка алына. Гомель өлкәсе. Бобруйск каласы янындагы урманнарда август аенда камалышка эләгеп, немецларга әсир төшә. Колонна белән Германиягә куганда, җай чыгып, кукуруз басуы арасына кереп качкан һәм, шундагы бер авылда, украин крестьянкасы йортында ике еллап качып яшәгән Гел-гел качып ятып булмый, авылдагы итек тегү остасына ярдәмче булып урнашып, бу эшнең шактый остасына әверелгән Аннан тагын немецлар кулына эләгеп. Германиядә, немец хатыны йортында хезмәтче булып гомер кичергән Сафа агай. "Совет гаскәрләре килә башлагач, немец марҗасы кат-кат әйтте,—дип искә ала ул,—Сафа кайтма Рәсәйгә. Сезне Сталин исән калдырмый Әсирләрне анда лагерь көтә. Кал монда, без бит Англия кул астында. Көчләп сине Рәсәйгә берәү дә кумаячак, ди. Кая ул! Илгә кайтасы килә. Минем үз сүземнән кире кайтмавымны күреп, немец хатыны өй уфтанды да инде. Ире сугышта үлеп калган иде, шуннан калган әйбәт киемнәрне киендереп, үзебезнекеләр ягына озатты.'
Сафа агайларны Германиядән ике ай чамасы җәяү кайтаралар совет гаскәрләре сагында "Этләр белән саклап. Дунай буйлап Одессага кадәр җәяү кудылар,—ди агай, ул 'сәяхәтен' искә алып.—Одессага кырык чакрым калгач, вагоннарга төяп, шәһәргә поезд белән килеп кердек. Минем яңа ботинкам тузып, ялан аяк кайтып кердем Совет иленә Одессада лагерьга озаттылар, фильтрация дип атала иде Һәр кешедән җентекләп сорашалар, аннан өйгә түгел. Себергө озаталар халыкны Төп гаеп—әсирлеккә төшү Мине итекче һөнәрем саклап калды Бер көнне офицер килеп сорый:
—Арагызда итекчеләр, тегүчеләр бармы?
—Бар,—мин әйтәм,—итекче булам.
Шуннан 1947 елга кадәр баш күтәрми мастерскойда эшләдем. Офицерлар үзләренә итек, хатыннарына яхшы күннән аяк киеме тектерәләр. Мине Себергә озатасы урынга, шушында әйбәт кенә эшләп, яшәп яттым. Аннан өйгә озаттылар.
Авылга кайткач, укытуга кергән идем—хезмәт дәресләре алып бардым—әсирлектә булган дип, куып чыгардылар Колхозда бухгалтер булып эшли башладым. Уфадан агач кайтарып, өй салган идем, авылның көнчел кешеләре бәйләнә башлагач, мин инде әсирлекнең ни-
нәрсә икәнен белөм. эшне ташладым да. умарталыкка киттем Пенсиягә чыкканчы шунда яттым Башым тыныч булды '
Сафа агайга кайгы-хөсрәтләр килеп кенә тора. Алтмышынчы еллар азагында Казан медицина институтында укыган малаен лекциядән кайтып барганда, хулиганнар пычак белән кадап үтерәләр Шул кайгыдан укытучы булып эшләгән хатыны да вафат була
—Олыгаеп килгәндә ишелде кайгы өстемә,—ди ул көрсенеп — Тормышның яме, яшәүнең тәме китте.Хатынымның ахирәте кәләш димли башлады бер көнне. 'Каргалыда Гадилә исемле бик акыллы уңган ялгыз хатын бар. алып кайт үзеңә Сафа абый’ди бу Миңа нинди хатын килсен инде, илле биш яшьлек картка, дип карыштым башта. Димләгән хатын миңа караганда уналты яшькә кечерәк бит Әйтмәс җиреңнән әйтерсең “Килер. Сафа абый, ул инде ике тапкыр иргә барып кайтты. Баласы булмый дип. икесендә дә аерып җибәрделәр, дия-дия, теге хатын һаман үзенекен тукый. Ни булса булыр, ялгыз яшәве дә авыр дип. риза булдым Булачак хатыным. Гадиләне дә ризалыштырган яучыбыз. Алланың рәхмәте яугыры
Менә шулай, өйләнешеп яши башладык. Ике иргә барып та. бала табу бәхетенә ирешмәгән Гадиләм, миңа бер-бер артлы ике кыз алып кайтып бирмәсенме! Башта Айсылу кызым туды, аннан кечесе—Тәнзиләм дөньяга аваз салды. Тәнзилә туганда Сафа картка илле сигез яшь иде,—дип көлә агай Айсылу хәзер Оренбурда медицина институтын тәмамлап килә икән. Тәнзилә педагогия училищесын тәмамлап, читтән торып педагогия институтына укырга кергән. Әйткәнемчә. Биккол мәктәбендә укыта, бик өлгер һәм уңган. Әтисенең “Нива‘ машинасына утырып минут эчендә авылны өйләнеп килә, өти-әнисенә дөнья көтәргә булыша
Сафа абзый безгә киңәш биреп тә куя:
—Тәмәке тартмагыз, оланнар, тәмәке бетерә кешене Эчә белмисез икән, аракы белән дә маташмагыз. Үзем умарталыкта эшләгәч, әче бал ясый идем, бик тә файдалы нәмөрсө икән Тик артыгын кулланмадым Исерткеч, ни генә булса да. артыкка китсә, зыяннан башка файдасы юк. Хәрәкәт кирәк кешегә Шуңа. Аллага шөкер, һич тә үземне сиксән яшьтә дип хис итмим. Гадилә апагыз да зарланмый,—кеткелдәп көлә абзый.
Моңарчы Сафа агайны тыныч кына тыңлап торган Гадилә апабыз иренең шуклыгын ишетмәгәнгә сабышып, сүзне икенчегә бора:
—Авыл бик матур иде. гөрләп тора иде дә. менә хәзер яшьләр калмый. Күрәсезме, күпме өйнең тәрәзәсе капкач белән ябылган Халык кими, балалар кими. Болай булса, мәктәпне дә ябарга күп сорамаслар Инде укытучылар арасында шундый сүз йөри Мәктәп беткәч авыл бетә тек бетә инде ул. Яшьләрдә әдәп бетә, әхлак юкка чыга,—дип борчыла Гадилә апа—Күр инде, шушы авылда туып үскән кешеләрнең балалары татарча белмиләр. Кайда гына яшәсә дә, балага туган телеңне өйрәтү— ата-ананың төп бурычы Әле Сафа абыегызның оныгы кунакка кайтты Светлана исемле Троицкида. беренче гимназиядә укый Алтынчы сыйныфта укучы шушы кыз “өбика. бабайка'дан башка бер авыз татарча белми Җөй буе аптырап беттем Инде бераз төшенә башлаган иде. тагын шәһәргә китә Янә урыс баласы булып кайта инде икенче елга.
Клубта яшьләр татар җырын ишетмиләр. Элек Казаннан да. үзебезнең Оренбурдан да концертлар килеп куялар иде Хәзер алар да килми Авылны читләтеп үтәләр Эчүчелек авылда яше-карты эче Милләт дибез дә. менә шулай югала бара шул авыл Шәһәрдә урыс тәрбиясе, авыл бетә Кемгә кирәк соң без?—дип тилмереп сорый ул
Ни дип җавап бирәсең инде Гадилә апага? Әгәр дә һөркайсыбыз чит өлкәләргә чыгып, монда да татарлар яши әле. дип сөенеп йөрүдән артык китә алмасак. инкыйраз көннәре озак көттермәс шул Татарстанның чын хәле нинди икәнен искәртеп киткән идем инде. Әгәр чит төбәкләрдә татар дөньясы сакланып калмаса. ул чагында Татарстанның татар иле булып яшәве дә шик астыңда Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез зур елганы туендырып торучы саф чишмәләр
сыман.татарның татарлыгын үстереп, аңа яңа талантлар, акыл ияләре, яңа кан, сулыш биреп торучылар Алар язмышына битарафлык бүгенге рәсми җитәкчеләребез өчен дә, бихисап җәмәгать оешмалары өчен дә(аларның кайберләре рәсми хөкүмәттән акча алып та гомер кичерә бит), барлык зыялыларыбыз, укымышлыларыбыз өчен дө гафу ителмәслек хәл. Чит өлкәләрдәге милләттәшләребез әле бетмәгән, алар бар. алар әле хәрәкәттә, алар сакланып калу өчен фидакарьләрчә эш алып баралар, аларның күзе—Татарстанда, димәк безнең һөркайсыбызда.
"Заман кемнең заманы?" яки "Ил берекми торганда"...
СОҢГЫ БҮЛЕККӘ 'Идегәй' дастаныннан алынган әлеге юллар туры киләдер кебек.
Дүрткөнлек сәфәр тәмам. Уттай кызган асфальт юл безне Чаллыга алып кайта.
Күңел урыныннан купкан очрашу мизгелләре, яңа танышларымның йөз чалымнары, эш-гамәлләре, холык-фигыльлөре кабат-кабат искә төшә Бу дөньяда бернәрсәгә дә исе китмәгән кыяфәт белән сөйләшеп ■җиффәрүче' Садыйк турында иркенләп язарга булыр иде. Җитмәсә, ул армиядә нәкъ мин хезмәт иткән якларда булган. Сөйләшкәндә Ерак Көнчыгышның Бикин, Уссурийск, башка калалар, бер-берсенө игезәк балалар сыман охшаган елгачыклар агып яткан җиде елга Үзәненә кадәр хәтердә яңарды.
Садыйкның тормышы һәрьяктан җитеш, мул. Эшнең рәтен, җаен белә. Беренче күрүгә, бераз мактанчык, ахры, бу кеше дигән уй да килгән иде башка. Әмма, аның тормыш иткән дөньясын күргәч аңлыйсың, ул көн-төн эштә, булмаганны булдырырга сәләтле гаярь ир- егет Кулы эшкә ята. яшәүдән тәм таба, кемдер китереп бирер дип өмет итеп ятучылардан түгел. Минем шулай өч-дүрт көн эчендә Каргалы. Оренбур яклары белән таныша алырыма, ни-нөрсәдер яза алуыма шикләнеп, ярып салган сүзләре колактан китми:
—Энекәш, син монда бер айга кил! Әллә кемнәр белән таныштырам. Һи-и, түрә кеше (Мохтар әфәндегә ымлый) синең башыңны гына өйләндерә ул. без простой халык шикелле мәңге җанын ачып салмаячак. Әйтөм ич, кил иркенләп, кач шул түрәләрдән. Бер китаплык мәзәк җыеп алып китәрсең Каргалыдан. Оренбурны әйтмим дә инде аны...
Садыйкның "текә" сөйләшүен яхшы белгән Мохтар әфәнде үз итеп елмаеп җибәрә. Мөршидө апайның да йөзеннән тыйнак елмаю китми. Ул —Садыйкның хәләл җефете Озак еллар Оренбур шәл фабрикасының Каргалыдагы филиалы белән җитәкчелек иткән. Мондый филиаллар өлкә буйлап сибелгән булган. Хәзер барысы да ябылып беткән Атаклы Оренбур шәлләрен чыгаручы төп фабрика үзе дә көч- хәл белән җан асрый Шулай итеп бер Каргалыда гына дистә-дистө хатын-кыз эшсез калган.
—Шәлләребез бик матур, нәфис була иде. —дип искә ала Мөршидө апай. —Техник контроль дигәннәре шул —без бәйләгән мамык шәлләрне йөзектән үткәреп карыйлар. Ул чакларны сагынып кына сөйләргә калды. — ди Мөршидө апай уфтанып Матур якты йөзе буйлап сагыш дулкыны йөгергәнен күреп калам..
Тагын бер танышым —ачык йөзле, туры сүзле Ягьфөр. Минем чордашым Бу чын татар егете инде Ул беркемгә дө ышанмый Рөсәй сәясәтчеләрен сүккән шикелле үк, өлкә район, авыл түрәләре дө өлешсез калмый.
—Шәһәрдә ни хикмәт кылана яшьләр, авылда да шул ук. —дип кыза ул —Авылга чор тудырган барлык әшәкелек тә үтеп керә. Беркемгә берни кирәкми. Һәркем үзен генә уйлый. Яше-карты эчә,
наркомания, угрылык, фахишөлөр. Һи-и, болганды дөнья. Белмим бу баткаклыктан чыга алырбызмы, юкмы —Аның ачынулы сүзләре йөрәккә үк үтеп керә —Шунысы гаҗәп, —ди Ягьфәр, —чаң сугасы урынга, әлеге хәлләрне яшерергә тырышалар өстәгеләр Күз йомгач—күрмисең, кычкырып сөйләмөсәң—ишетмисең, җаның тыныч, янәсе Халык бит барсын да белеп тора Кемнән яшерәләр, ни өчен, аптыраш, —дип. кулын селти ул кай тарафкадыр
.Сулар ага тора Көн артыннан көн үтә, эш-мөшөкатьлөр белән әвәрә килеп, язмамны төгәлләү шактый озакка сузылды, ахрысы. Көннәрне кайтарып булмаган кебек, очрашу мизгелләрен дә кире кайтару мөмкин түгел Ул гынамы, шушы арада язмада телгә алынган Ширияздан ага Сарымсаков, Бату ага Мөлековлар фанилыкны калдырып бакый дөньяга күчтеләр. Язылачак әсәр уңаеннан алар белән бик тә очрашасы килә иде, хәтта тиеш идем Насыйп булмады Соңардым шул, соңардым Үкенечләр белән тулы дөньяга үкенечләр өстәлеп кенә тора.
Әле август башында Рөсөй хөкүмәтен С.Степашин җитәкли иде Ул тынычлык, иминлек дип сөйләп,халыкны ышандырып та бетерә язган иде. Без Оренбурда чакта Казанга да килеп чыкты, хәтта. Кайтып ике- өч көн үтмәде, аның урынына”преемник" килеп утырды Төньяк Кавказда яңадан сугыш учагын кабызып җибәрделәр. Шул рәвешле "преемник” җиң сызганып сайлауларга хәзерләнә башлады. Ниндидер бандитлар Мөскөүдө, тагын берничә җирдә йортлар шартлатып, сайлауларга старт бирелгәч, өрәк рәвешен алып бетергән Рөсөй президентына да "җан керде" Җиң сызганып әле Кремльдәге кабинетында, әле ял итә торган “Русь" кунак йортында бармагын селки-оелки терроризм белән "көрәш”кө ташланды. Ул әйтсә әйтә инде. Элекке Чечен сугышы (1994-96 еллар) өчен генә дә рәшәткә артында “ял" итәргә тиешле Рөсөй түрәләре күңелендә өр-яңадан империячел дәгъвалар уянды “Без империячеләр түгел, без федераллар" дия-дия Чечен җирләрен утка тоталар, халкын кыралар Кем гаепле? Кем бер ил булып яшәгән бер халыкны ике территориягә таркатты? Бу ике төбәккә ике генерал утыртып куйгач, чөченнөр белән ингушлар бугазга бугаз килер, дип уйлаганнар иде Рөсөй козгыннары. Аларга кан түгелү шуны сылтау итеп череп барган империяне яңадан торгызу эшенә керешә башлау кирәк иде. дә Юк. чечен белән ингуш сугышу түгел, күршеләрчә матур гына яши башладылар Сугыштан башканы белмәгән ике генерал да (аларның өйрәнгән бөтен гыйлеме сугыш бит инде) бик тиз уртак тел таптылар. Шуннан соң Рөсөй үз кулы белән кан коешны оештырды Чечендө Корал белән шыплап тулган армия складларын саклаусыз-нисез ташлап китеп барган булды Рөсөй армиясе Чечен иленнән Меңләгән кеше кулына эләккән корал үз эшен шәп башкарды —кан коелды, киң масштаблы сугыш башларга сәбәп табылды Уйлап куям, әгәр Татарстанга президент итеп бер генерал утыртып куйсалар (ул чагында моны эшләү әллә ни кыен түгел иде. хәзер ничектер), халыкка корал таратсалар —Татарстанда (Рөсөй төзегән федератив килешүгә Чеченстан белән Татарстан гына кул куймады) хәлләр ничек булыр икән’’ Без дә тоташ "бандит"ларга өйләнеп, авылларыбыз, шәһәрләребез бомба ракеталар яңгыры астында калмас идеме9 Татарстанда этник төркемнәр азмы, дөресен әйтик, аларны бер-берсенө каршы кыздырып йөрергә теләүчеләр әле хәзер дә юк түгел
Империя халыкның бәгырен талый Ислам диненә каршы нинди көрәш башланды бит. ә?! Үтә "нечкә" булырга азапланган Путин ишөлөрнең ислам диненә карата тупас алымнар кулланып башлаган яңа сугышын күреп җаннар тетрәнә Волгоградта, татар халкы мең өллар дөнья көткән изге җирдә —Сарсын каласында, мәчет төзергә теләгән милләттәшләрне урыслар куып тараттылар Мөфти Равил Гайнетдин до. Бөтентатар конгрессы вәкилләре дә бу вәхшилекне
туктата алмадылар һөм туктата алмаячаклар да. чөнки империя тернәкләнә башлады, баштагы исәңгерөүле-миңгерөүле торышыннан актив хәрәкәткә килде Өр-яңадан явыз миссионерлык хәрәкәте башланды Рәсәйдә 1552 елдан соң, "Мөһдиш Иван Казанны алганганнан соң, — дип яза галим Равил Әмирхан, —мөселман мәчетләре урынында кирпеч өемнәре генә кала, күбесе исә махсус рәвештә җир белән тигезләнә Коточкыч дәһшәттән аз гына ис-аңга килә башлаган, Яңа Бистә татарлары XVI йөз азагында мәчет төзергә омтылыш ясап карыйлар Ләкин митрополит Гермоген татарларның *урыс шәһәреннән' 'ук атымы' җирдә генә мөселман гыйбадәтханәсе төзелүгә бик нык ачулана һәм Иван IV нең улы Федор патшага шикаять кыла Тегесе 1593 елның унсигезенче июнендә мондый фәрман бирә "И вы б мечети татарские все велели посметати и вперед татарам мечети однолично ставити не велели, конечно б есте мечети татарские извели.' Аннан соң да урыс патшалары мөселманнарны тынычта калдырмыйлар. Р Әмирхан болай дип дәвам итә: 'Петр патшаның христианлаштыру сәясәтендә аппетитлары шулкадәр зур була ки, хәтта үзенең ‘яшерен васыятьнамэ'сендэ ул бөтен җиһанны басып алуны, традицион ислам мәмләкәтләрен үзара сугыштыруны, аларны яулауны дәгъва итә. христианлыкны ислам динен кысырыклау хисабына дөньякүләм өстенлеккә ирештерү ‘зарурлыгын’ васыять итеп калдыра. Хыял мондый: ‘Русия дәүләтен дөнья мәмләкәтенә өйләндерер өчен, аның башкаласын Азия һәм Европа хәзинәләренең ачкычы булган Истанбулга күчерү шарт Кичекми һәм ялгышмый эш итеп. Истанбулның Көнбатыш җирләренә ия булу кирәк Шөбһәсез ки. Истанбулга ия булган патша дөньяда илаһи патша булачак. . һәм Төркиянең, һәм дә Иранның дин эшлеклеләрен кулда тоту, алар аша сөнни-шигый каршылыкларны көчәйтү кирәк Ислам динен Азиядән ераклаштыру, христиан һәм мәдәниятен анда җисми бер рәвештә тарату һәм җыю зарурдыр'
Икеләнмичә әйтергә була, бүген Рәсәй Петр патша васыятен тормышка ашырырга азапланып, тәүге һөм. үзләре уйлаганча, хәлиткеч талпынуларын ясап калырга ашыга.
Идел-Җаек буйларында яу бара. Әлегө күзгә күренми торган, кеше рухын яулап алу өчен гаять катлаулы, дәһшәтле яу бара безнең көннәрдә бу төбәктә. Оренбур өлкәсе губернаторы Владимир Елагин үзе хакимлек иткән өлкәне ‘Кече Рәсәй моделе" дип игълан иткән иде Рәсәйдә барган һәрнәрсә монда чагылыш таба. "Южный Урал' газетасының кулга эләккән кайбер саннарына гына күз төшерсәң дө. моны ачык аңларга була. Газета, Троицк шәһәрендә мөселман мөгаллимәләренең мәҗлес уздыруларын хәбәр итә дә. башкаларның күңеленә шом салып куя. *ул ханымнарның җыйнаулашып серләшүләре ни хакта булды микән? Фаразларга гына кала . ' Шулай булмый соң! Яки Богырысланда кинәт пәйда булган 'баһавистлар' хакында күпме шауладылар өлкәдә Әллә тагын бөтен Кавказ Богырысланга күчкән Тынгысызлана Оренбур, тынгысызлана. Ләкин бу тыйгысызлыкның сәбәпчеләре һич тә татар халкы да. ислам динен тотучы мөселманнар да түгел, шовинистик рухлы бәндәләр тудырган ыгы-зыгы ул 1870 елда Русия мәгариф министры граф Д.А.Толстой болай дип белдерә "Конечною целию образования всех инородцев, живущих в пределах нашего отечества, бесспорно, должно быть обрусение и их слияние с русским народом."
Бу хыял-телөкне тормышка ашыруны да Рәсәй хакимияте икенче планга калдырасы килми. Телдән һәм диннән яздыру —халыкны бетерүнең бердәнбер, ышанычлы юлы икәнлеген алар яхшы беләләр.
Яу бара Кеше дигән зат җир йөзендә яшәгәндә яу. көрәш сүзләре телдән төшмәс кебек. Рөсөйнең кайсы гына почмагында гаскәри мылтыгы шартласа да. татар бәгырен кыеп үтә Чечняга сугышка "озын берлек" эзләп китүчеләрне Оренбур өлкәсендәге атаклы Тоцкидагы хәрби берләшмәдә туплыйлар. Чаллыдан сигезенче октябрьдә контракт төзеп, Тоцкига җибәрелгән татар егете бер ай дигәндә Чечняда һәлак булды.
Тоцки полигоны Оренбурдан ерак түгел, борынгы татар җирләрендә урнашкан Бу полигонның исеме Чиләбе өлкәсендәге татарлар яшәгән Мөслим, Кыштым, Чибөркүл төбәкләре белән янәшә атала Совет хәрбиләре кеше өчен үтә дә зыянлы булган химик корылмаларны төзүне, атом сынауларын үткәрүне нәкъ менә татарлар яшәгән җирләрдә башкарырга ни өчен -төвөкәллөгәннәрдер', фаразларга гына кала.
1954 елның ундүртенче сентябрендә Оренбур өлкәсендә Тоцки полигонында маршал Г.К.Жуков җитәкчелегендә атом-төш коралын кулланып хәрби өйрәнүләр үткәрәләр "Өйрәнүләрдә’ кырык мең кеше катнаша. Саклану чарасы итеп солдатларга противогаздан башка берни дә бирелми. Өйрәнүдә катнашучылар, әлеге хәл турында егерме биш ел буе дәшмәскә сүз биреп, кул куялар, хәрби сер янәсе
Чөнки эпицентрдан унҗиде-унсигез чакрымдагы бер генә татар авылы да атом бомбасы шартлату алдыннан да, аннан соң да эвакуацияләнми Анда яшәүчеләрнең сәламәтлеге, хәле белән элек тә, хәзер дә беркем дә кызыксынмый. Ә өйрәнүдә катнашкан солдатлар "шул көндә исән калсалар да, ("никаких массовых потерь не было’ (!) яңадан күпләп вафат булалар, исән калганнары гомерлек интегүләргә дучар булып яшиләр, гарипләнәләр Оборона министры Н Булганин өйрәнү чорында аеруча өлгерлек күрсәткән хәрбиләргә бүләк—’Победа’ сәгате тапшыра
Әле Бикколда чакта, Сафа агайның оныгы Светлананы. Троицк шәһәрендә гимназиядә укучы кызчыкны күреп, имәнеп киткән идем Кызның өстендә бәйләм кофта. Сүз дә юк. бик матур. ’Яшен’ дип аталган каптыргычының шудырмасына зур итеп төре асылган Алып атмалы түгел, шудырма нәкъ кызның күкрәк турысына җитеп туктап кала, димәк, төре дә һәрчак күкрәк тирәсендә дигән сүз инде Кызны оялтырга тырышам
—Үскәнем, син бит татар кызы. Ни өчен күкрәгеңә төре тагып йөрисең? Урыслар эшләп чыгарган һәрнәрсәне алып өскә кияргә димәгән бит.
Кыз, аптырап өнисенә карады Ж,үнләп татарча белмөсә дә, сүзнең “архиважный" нәрсә хакында барганын чамалап алды ул Тик әнисенең генә керфеге дә селкенмәде
—Базардан алган кием, —диде ул исе китмәгән кыяфәт белән —Тәре дип без ясап таккан нәрсә түгел, аны нишләтәсең инде Кофтасы матур булгач..
Идел, Җаек буйларында мең еллар гомер кичергән татар халкына күсәк күтәрелде Рөсөйдө сан буенча икенче урында торган халкым бу сынауларны үтеп чыга алырмы? Шушы сорау күп милләттәшләремне борчыган шикелле, минем дә җанымны телгәли
Ә сәяхәткә килгәндә, фарыз эш инде ул юл йөрү Фатих Көрими әйтмешли: ’Даимөн бер җирдә утырмак вә нәкъ бер эш белән илә мәшгуль булмак инсанны бераз ялыктырадыр ’ Ул чагында, шундыйрак уйлар белән. Чаллыга куе эңгер төшкәндә исән имин кайтып кердек без
Ә күңелдә ниндидер кузгалыш: әйтеп бетергесез тынгысызлык хисе уянды. Бу хисне Дөрдмөнднең онытылмас сүзләре тагын да көчәйтә генә
Мосафир, кем, җиһанга басты ботны,
Биетте ажгырып аны замана Өеп чергән өмидне төртте утны — Йотып утларны китте яна-яна
1999 ел.
Чаллы