Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯФРАК ЯРАМ, КОШКА ӘВЕРЕЛӘМ...


*
Нинди тон бу? Күбәләкләр Атыла ут кочагына.
Бусагамда—ялгыз шәүлә...
Ялкын дорли—учагымда.
Нинди төн бу? Сәгатьләр тын.
Талпына җан—учларымда. ... Кемдер каккан Сөюеңне Сыендырдым кочагыма...
*
«Читлекләргә ябын саклар идем Ят күзләрдән*,—дисең.
Кысаларга сыймас горур җаным
Түзә алмас, бел син!
Күзләремнең зәңгәр дәрьясыннан Ни эзлисең шулай?!
«Тынычлыгым җуйдым сннсез*.—дисең.
Шикләнәсең, бугай.
«Былбыл коштай ябып саклар идем
Алтын читлекләрдә...*
Аһ, белмисең! Җаным күптән инде Азат бу чикләрдән.
*
Бөтерде дә алды дулкын Кочагына.
Сулар шашып үргә ага...
Учларыма
Сузылды иң нечкә ботак
Сылу талдан.
Коткарырга теләдеме?!
Белә алмам...
*
Күкрәү иңсә Күкләр тарафыннан. Утлы яшен үтсә чагылып, «Аннан хәбәр...»—диеп, исеңә ал
Яшеннәрдәй ялкын чагымны...
Ә мин, җанның читлекләрен ачып. Юнәлтермен Күккә карашым... һәм кайтырмын сиңа—
бер мизгелгә— Мәңгелектән гүя адашып...
*
һәр аерылган саен
Йөрәгеңнән
Тамырларым белән аерылам.
Синсез очсам.
Тарая күк Күкләр, Канатларым җилдә каерыла...
Кабат кайтам сиңа—
Күкрәгеңдә
Яфрак ярам, кошка әвереләм.
Без бербөтен
Булганбыздыр, бәлки.
Җирнең тик яралган дәверендә?!
Учак яктым
Җиде ят арасыннан берәү якын.
Далада аның өчен учак яктым.
Ак атым чапты, өзеп тезгеннәрен... Ымсынган, ярсынганнар без генәме?!
Учагым очты үрләп-үрләп Күккә...
—Син икән,—дидем,—бердәнберем көткән... Төн япты Җиргә йолдыз—канатларын. Оялган Айны болытлар каплады.
... Кешнәде атым җилпеп җилгә ялын.
Таңнарның гүзәллеге!.. Хәйран калдым. Җиде ят арасыннан иттем якын.
Далада аның өчен учак яктым.