Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯҢА ИСЕМНӘР

Матбугатта күренгәләсә дә. укучы бу исемне бик белеп бетерми шикелле Дөрестән дә. аның әле яңа чишмә кебек ачылып кына килгән чагы Әмма бу чишмә үзенә игътибарны җәлеп итә аның саф тавышы башкаларныкына охшамаган Нурзилә исемле бу чишмәнең башы-башлангычы— Кукмара төбәгенең Түбән Өскебаш авылында Шунда туып, мәктәбендә сигез класс тәмамлагач, ул Арча педагогия училищесында һөнәр ала Аннан соң янә туган авылына кайтып, башлангыч классларны укыта, урта мәктәптә татар теле мөгаллимәсе була. Ул арада Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. / сентябрь иртәсендә мәктәп сукмагыннан түгел. Казандагы мәшһүр Матбугат йортына илтүче урамнан атлап китүенә дә инде берничә ел үткән. Хәер, бу урамга ул ялгышып кына килеп чыккан зат түгел. Мәгариф эшендә башлаган сукмагын-юлын дәвам итә Нурзилә (Нотфуллина Нурзидә Камил кызы)—• Мәгариф» нәшриятында, мәктәп дәреслекләре һәм балалар китабы чыгару хезмәтендә
Шундый ук эзлеклелек аның иҗатка омтылышында да күренә Беренче әкият, хикәя, шигырьләре «Яшь ленинчы»да, «Ялкын»да басыла (рәхмәт яусын балалар матбугатында эшләүче изге затларга) Шигырьләр язуын Нурзилә әле дә дәвам итә Шулай да. безгә калса, нәсер (проза) жанрына ул ныграк тартыла, бу юлда нәтиҗәлерәк пили кебек Иҗатка карата «эшләү» дип әйтү, бәлки, кемгәдер ошамас та Әмма күңел-иҗат гаиәрен үстерүгә дә күңел хезмәте куеш бит Үзе әйтүенчә. Нурзилә хикәяне бик «җиңел» яза—бер утыруда, бер ташынуда Нурзиләнең теле йөгерек, саф. сурәтләре җете буяушр белән төшерелгән Аның егәрле-тыгыз итеп язарга яратуын, кайчакта җыйнак кына хикәя сюжетына повесть-кыйсса материалын сыйдырырга тырышуын күрәбез Каләмен хискә һәм хыялга манып манып олгашса да. хикәядә бары үзе кичергән тойгыларны гына сурәтләргә тырыша у i Аның нәкъ шул омтылышын хуплыйсы килә хәтта уйлап чыгарылган сюжет һәм каһарманнарга да ышандыра торган бердәнбер көч бит ул тойгылар чытыгы Шул чытыкка ирешә алган автор гына бәхетле
Ходай биргән сәләткә өстәлеп. Нурзиләнең каләменә кайчандыр җылы яңгыр кебек яуган бишек җыры да. тан тәпиләре белән тойган туган җир җылысы да ярдәм итә Тагын балачак дуслары. авылдашлар. ниһаять. 91 яшен тутырып килүче (сөбханалла!) Саҗидә әбисе Оста те.ис акъәбинең хәтере әле дә шәп. оныгы белән ярышып җырларлык матур тавышы һәм дәрманы бар икән Нурзилә чишмәсенең бер юмарт чыганагы ул—Саҗидә әбекәй '
Республика матбугатында инде шактый күренсә дә. бу хикәя—«Казан утлары»нда яшь каләмдәшебезнең дебюты Хәерле теләктә калыйк Нурзилә чишмәсенең юлы дәвамлы, илһам чыганаклары юмарт булсын'
Редакция
Ну рзилә
КАШЛЫ БАЛДАК
ып-тып-тып... Җил көчәеп киткәндә генә ешаеп ала да һаман шул бертөрле көйгә тәрәз пыяласын кага тамчы. Бу төн мәңге бетмәс кебек, Чәчкә инде анын кайчан башланганын да онытты. Тулай торакның кеп-кечкенә бүлмәсе тәрәз төбендә, кыеклап яуган көзге янгырга битен куеп, гел шулай утыргандыр шикелле. Бер канаты ачык тәрәзәдән каршылыксыз гына узган жил, юешләнеп бөдрәләнгән күксел чәчләргә сак кына кагылып алгач, иркенләп, бүлмәне әйләнеп килде. Бермәл аптырап торды, аннары, пәрдәләр белән кул чәбәкләшкәч, кызыйнын авыр уйларын үзенә ияртергә теләгәндәй, кабат чәчләреннән сыйпап узды.
Тып-тып-тып... Янаклар буйлап тәгәрәгән әллә яшь, әллә яңгыр тамчылары шунда, инде белеп тә булмый.. Сулыш та алмый кебек иде бит, шөкер, кузгала әнә, дип куанды жил, сары яфраклы каен толымнарын чайкалдырып, һәм, кайдандыр табып, кызга бер яшел яфрак сузды. Битенә “чәп” итеп яфрак кунгач кына Чәчкә калтыранып куйды, гүя моңарчы җилне тоймаган да иде ул.
Авыр сулап, йомарлап күкрәгенә кыскан сул учын ачуга, яңгыр аша өзек-өзек яктырткан урам утында ике балдак җемелдәп китте. Зуррагы кочагына сыенган кечкенәрәк балдактагы нәни асылташка тамчы тамып, караңгылыкка бер уймак ап-ак балкыш чәчелде.
..Сул учына ике балдак кочып. Чәчкә инде җиденче туган көнен каршылый. Ралифтән башка. Бер ялгызы. Сөйгәненнән соңгы истәлек булып кипкән бер кочак ак розадан тыш, кызга башкача чәчәк бүләк итүче булмады. Янәшәсендәге бәллүр вазада сары роза—туган көненә үзенә бүләге. Таҗ яфракчыгында әллә яшь, әллә янгыр тамчысы ялтырый... Чәчкә, балдаклы учын йомып, күкрәгенә кысты. Күзен дә йомды, һәм яңгыр толымыдай күксел чәчле башы кабат тәрәзә яңагына терәлде.
Тып-тып-тып Яңгыр тамчылары белән аралашкан ачы яшьләр алсулыгы инде сизелерлек уңган янаклар буйлап акты да акты. Кыз хәзер сулкылдамый диярлек, тик ябык иңнәре генә вакыт-вакыт дерелдәп куя.
Тып-тып-тып Менә җиденче ел инде Чәчкә бары тик туган көнендә, берүзе калгач, янгырга ияреп, төн буе елый. Күз яшьләре ел әйләнәсенә җитәрлек коелгангамы, ике туган көн арасында, никадәр генә кыен булмасын, бөртек яшь тә күрсәтми кыз. Күңеленең әрнү чишмәләре мөлдерәп тулса да, аларны чайпалдырып түгәрлек көч булмагангадыр бәлки, барлык үпкә-рәнҗешләр күкрәгенә таш булып урнаша. Жәрәхәтле жаны шул әрнүгә бераз гадәтләнгәнче, атналар буе тирән сулый алмаган чаклары күп була...
Ралифе ана туган көнендә ничә яшь булса, шулкадәр ап-ак розалар бүләк итә иде. Бергәләп каршылаган соңгы туган көнендә сөйгәненең тәбрикләп әйткән татлы сүзләрен, кайнар иреннәрен кинәт бүгенгедәй ачык тойды Чәчкә. Аннан соң. Нефтьчеләрнең Төмәндә чираттагы вахтасы. Никләргә генә иптәшләреннән аерылып калган сон ул?! “Туган якларга бөтенләйгә кайтам, башкача сине калдырып китмим, мәнге бергә булырбыз...” дигән сонгы хаты. Аннан инде, тимер табутта кайтарылган җансыз гәүдә Шактый вакыт үтсә дә, ул көннәрнең ярасы һаман яна.. Ралифнен ялгыз әнисе дә, Чәчкә дә бу коточкыч фаҗигадән катып калган көн Бердәнбер улынын ачы хәсрәтен эчкә йоткан ананын, таш
Т
сын кебек торган Чәчкәне кочагына кысып: “Ела, кызым, ела. син дә харап буласын бит",—дип өзгәләнүе
Аяз көнне яшен суккан кебек бу кайгы бичара ананы "сары иорт”ка илтеп тыкты. Чәчкәне дә сындырып ташлады. Аяк-куллары хәрәкәтсез калган Чәчкәне, айлар буе бер хастаханәдән икенчесенә күчереп йөртә торгач, бераз кеше рәвешенә кертеп, кабат тормышка кайтардылар. Икенче группа инвалидлык биреп. Ал-ак чәчле табибнын. дөньядан кичкән шикелле торган кызнын сул кулыннан алып, тыныч тавыш белән әйткәннәре, җепкә тезелгән сәйләннәрдәй. Чәчкәнен анында тагын янарды: “ .Без булдыра алганнын барын да эшләдек, калганы узеннән тора. Онытырга тырыш Башка шәһәргә күчеп кит. тыныч эшкә урнаш, сиңа борчылырга ярамый Артыгын шатланма, бернигә дә кайгырма, үз җаеңны гына кара. Жанына да. тәненә дә авырлык китермәсен, яшәрсен Элеккеге тормышыңны оныт, күңел тәрәзәләреңне яп та. үткәннәренә, шакысалар да, ачма... Оныт, барын да оныт "
Шуннан соңгылары исә саташулы төштәге кебек кенә булды. Нерв авырулары буенча гипноз сеанслары тәэсирендә, Чәчкә, хастаханәдән чыгуга, ин беренче эш итеп, туй күлмәген утка якты Тоташ капроннан тегелгән өрфия күлмәк күз ачып йомганчы эреп бетте, мич төбендә, яраланган йөрәккә охшап, сынар учка сыярлык кап-кара күмер калды. Аннан сон кыз зиратка китте, исәбе—үләр алдыннан кинәт анына килеп Ралифнен әнкәсе Чәчкәгә тапшырырга кушкан пар балдакны—сөеклесенең сонгы истәлеген—кабергә күмү иде.
...Тып-тып-тып... Тимер чардуганның салкын челтәренә маңгаен терәп, Ралиф үлгәннән сон беренче тапкыр елады Чәчкә Вакыт агышы тукталгандай булды. Әмма туганнары әниле-уллы ике кабергә бергә куйган көмеш төсенә буялган чардуган аша үрелә алмады кыз Пар балдакны кочып йомарланган сул кулы зиратта ачылырга теләмәде Шул җәйне ул туган шәһәреннән китте. Еракка
...Чәчкә, тирән сулыш алып, күзләрен ачты күнеленә урнашкан таш—ел буена җыелган яшьләр шактый кимегән Офык читендә тан шәүләсе тоемлана, ахры.
Барысын да юктан, нульдән башлау шулкадәр кыен булыр дип башына да китермәгән иде ул. Элеккеге эше. дуслары, хезмәттәшләре төшләренә кереп йөдәтте Тик Ралиф кына ялгышып та. бер тапкыр да күренмәде. Аны уйламаган киче юк та бит Чәчкәнең. Өстәвенә, һәр яна танышын, ихтыярсыздан, Ралиф белән чагыштыра һәм, авыр сулап, кире кага иде. Оныта алмады Чәчкә сөйгәнен, оныта алмас та "Күремчегә барма, башыңа бәла алма" дисәләр дә. югалтасы әйберем барыбер юк, дип, анда да булды кыз. Тегесе исә. ин авыры—җиде ел. аннары җиңелрәк булыр, диде Ышанды Чәчкә, көтте, һаман да көтә
Яңа эшенә ияләшә алмады ул. Хезмәттәшләре аны гел шат күңелле, уенчак, җор сүзле, башкалар кәефен дә күтәрә алырлык, бер лә боекмас кыз дип беләләр иде Эх. алар маска киеп яшәүнең никадәр авыр икәнен дә аңласалар! Юк. күңеле ятмады Чәчкәнен ят шәһәргә лә, хезмәттәшләренә дә. сон чиктә—эшенә дә. Бөтенләй очраклы рәвештә генә килеп эләккән яна коллективка сиздермәс өчен, эшкә урнашканда, инвалидлык группасын да алдырган иде Авыру кеше кайда да артык бит. Әмма уйлап бетермирәк кылган әлеге гамәле үз башына булыр, ахры соңгы вакытта торган саен ешрак кузгалган авыруын авызлыклау өчен көннән-көн көчлерәк дарулар кирәк иде Үзәк шифаханәдән исемлек белән генә сатылучы уколлар коточкыч кыйммәт, группада булмагач, ана бернинди дә ташлама каралмый Быел яз. дәвалау курсы өчен уколларга акчасы җитмәгәч, асылташлы балдагын сату нияте белән барды һәм исе кипе: тыйнак кына җемелдәгән нәни таш бриллиант икән' Әле ярый ис кенә кипе, акыл булса, ул да китәсе икән, дип елмаеп чыккан иде кыз комиссионкадан: никах балдагын гажәеп кыйммәтледер дип уена да китермәгән иде бит! Хәтта берничә ел укол-дарулар кайгысы, төгәлрәге.
аларны алырлык акча кайгысы бетәчәк иде, әмма сонгы минутта кире уйлады Чәчкә. Хезмәт хакы жәй буе бурыч түләүгә китсә китте, тик Ралиф кулларының җылысын тойган балдаклар кызда калды... Әгәр башкача жан асрар чарасы булса, бер минут тормас иде монда. Әмма, яшь барган саен, тагын барысын да яңадан башлау куркыта иде Чәчкәне.
.. Тып-тып-тып... Төн буе коеп яуган яңгыр бераз тына төште. Ходаем, инде тагын ничекләр барыйм эшкә, дип әрнеп уйлап адды кыз. Ул сул учын йомып күкрәгенә кысты, бөтен гәүдәсе белән тәрәзә янагына сөялде Елап яшьләре дә беткән, кузгалырлык та хәле калмаган иде Чәчкәнен...
Кинәт кыз яңгыр аша үзен чакырып кул изәгән Ралифен күрде. Бер кочак ап-ак розалар күтәргән сөеклесе елмая, тик, никтер, дәшми. “Китмә, көт мине, мин хәзер!” дип кычкырырга теләсә дә, Чәчкәнең тавышы чыкмады.
Тан атты. Яңгыр да туктады. Көзге жил, ашыга-ашыга, кызнын чәчләрен, юешләнеп гәүдәсенә ябышкан юка күлмәген киптерде. Ник һаман уянмый сон, нигә шулкадәр авыр сулый, тәне ут яна бит, дип борчылды үзе. кыз аша үтәли исеп Бары кич авышкач кына килеп кергән күршесе Чәчкәне авыр хәлдә табачагын да, үпкәсе шешеп, реанимациядә берничә көн яткач, тәмам хәлсезләнгән тәнен калдырып, жанынын Ралифе янына китәчәген дә, күкрәгенә кыскан сул учын күмгәндә дә ачтыра аямаячакларын да белми иде әле көзге жил...
КУЯН
стәл уртасындагы зур тортка кадап куелган кечкенә шәмнәрне санарга керешкән Айсылу ханым гаҗәпләнүдән аһ итте: егерме ДҮРТ урынына егерме биш шәм балкып утыра иде! Каян килеп эләккән сон әле ул? Артык шәмне алырга сузылган кулы исә һавада эленеп калды. Юк, аны алсан, татлы сарайның бөтенлеге, матурлыгы югала икән бит! Калсынсана, хәерлегә генә булсын, дип уйлап куйды Айсылу һәм өр-яна күлмәк киеп көзге алдында боргаланучы кызына сөеп карап, шахмат тактасыннан аерыла алмаган улларын ашыктыра башлады:
—Җәһәтрәк булыгыз, балалар. Озакламый кунаклар да килер...
Теле бер нәрсә сөйләде, ә хәтерендә исә, никтер, моннан нәкъ ун ел элек булган вакыйгалар янарлы. Әйтерсең, алар, менә бүген генә булгандай, бөтен ваклыклары белән күз алдына килделәр дә бастылар. Әйе, гажәеп сәер, анлаешсыз һәм серенә әле бүген дә төшенеп бетә алмаган вакыйгалар иде шул алар.
Айназга өч яшь тулган көн... Төшендә үзе хәтле уенчык песи күргән икән кызчык. Әле җитмәсә, ул песи, ямь-яшел күзләрендә очкыннар биетеп: “Минем исемем Куян, мин сиңа кунакка киләм, каршы ал!”—дип тә әйткән икән.
—Әни, шул песи килер микән?—диде Айназ, әнисенә сырпалана- сырпалана.
—Кунак булып кына килмәс, без аны үзебез барып алырбыз, бөтенләйгә үзебездә калыр,—дигән иде Айсылу.
И сөенгән иде Айназ, кулларын чәбәкли-чәбәкли сикергәләгән иде: —Минем Куяным була, минем песием була. Әнием, бүген үк барып алабызмы?
“Балалар дөньясы” кибетендә беренче күргән песигә чат ябышты Айназ:
— Әнием, менә ул “Куян”!
Шатлыктан кызның алтынсу бөдрәләренә кадәр көлә иде сыман. Ул зәңгәрсу мамык тунлы, койрык очы бантиклы, үзе хәтле уенчык
Ө
песине кочаклап та аллы һәм дөньясын онытты. Б\ "КУЯН" НӘКЪ ШУЛ төшендә күргән песи икән бит!
Кассага акча түләп торганда. Айсылу үзенә текәлгән икенче бер нәни малайга игътибар итми кала алмалы Бала күз явын алырлык тәтиләргә дә, шул уенчыклар тирәсендә бөтерелгән яшьтәшләренә дә карамый Ул бары тик. алларына чыга-чыга. хатын-кызларнын йөхтәренә текәлә, кемнедер эзли шикелле иде. Анын болыт төсле күксел-зәнгәр күзләре мөлдерәгән, менә-менә янгыр башланыр кебек тоела иде.
Ул арада бала, чарасызлыктан арып, тәтиләр тирәсенә лып итеп утырды да кычкырып елый башлады. Уенчыклар бүлегендәге күнелле шау-шу кинәт тынып калды. Нәниләр дә. олылар ла малайга борылдылар Анын янына сатучы хатын белән бергә бер үк вакытта Айсылу килеп җитте, баланын җитендәй аксыл чәчләреннән сыйпап алды
—Нигә елыйсын, акыллым. елама. Син зур малай бит инде,—диде ул, баланы тынычландырырга тырышып.
—Әниемне югалттым,—диде малай үксүеннән тыела алмыйча һәм. көтмәгәндә. Айсылунын итәгенә капланды
—Хәзер табабыз әниенне. ул үзе дә сине эзли-эзли йөдәгәндер инде..
Кибет директоры бүлмәсенә малайны өчәүләп: кызы Айназ, улы Айваз һәм Айсылу бергәләп озаттылар. Әниләренә сыенган балаларны күреп, малай тагын үкси башлады. Аны юата-юата. әнисен көтә-көтә шактый вакыт үтте, кибет радиоузелыннан кабат-кабат әйтүгә карамастан, малайны эзләп килүче күренмәде
Ләкин болай озак торып булмый иде Айназ белән Айвазнын туган көненә чакырылган кунаклар җыелыр чак житкән. кайтырга ашыктылар Ишектән чыгышлый. Айсылу ханым тагын малайга әйләнеп карады, кәнәфи почмагына елышкан сабый тәрәзәгә багып тынып калган иде
Ә өйдә бәйрәм! Әтиләре өстәл әзерләп өлгергән, балалар, кошчыклардай чыркылдашып. Айназны сырып алдылар, китте көлеш, котлау, җыр-бию. күнелле уеннар! Кызы белән улынын бәхет балкыган йөзләренә караган саен. Айсылунын күз алдына кәнәфи почмагына сыенып елаган малай килде.
...Тәмледән-тәмле ризыклардан рәхәтләнеп бушап калган савытларны юганда да. бәйрәм ыгы-зыгысыннан йончыган бүлмәләрне җыештырганда да малайны онытмадылар
—Ул үзенә өч яшь икәнен әйтә дә белми, менә болай итеп күрсәтә,— дип тәтелдәде Айназ, нәни бармакларын тырпайтып
—“Ш" хәрефен дә дөрес әйтә алмый икән, исемен “Саса” диде,— дип дәвам итте Айваз һәм бик белдеклеләнеп өстәле,—әле фамилиясен дә белми, әтисенен исемен—“папа", әнисенекен “мама" дип әйтте'
Айсылунын күнеле тыныч түгел иде “Баланны югалтсак. акылыннан язарсын",—дип кызганды ул Сашаның әнисен Ахырда түзмәде, балаларын йокларга яткыруны иренә калдырып, шәһәр үзәгенә урнашкан зур кибеткә йөгерде.
Кабинетта бер милиционер белән директордан гайре беркем дә юк. алар исә малайнын әнисе килер дип өметләнәләр иде күрәсен. ишек ачылганда икесе берьюлы диярлек борылып карадылар
Курчак кебек итеп затлы чит ил киемнәренә киенлерелгән бу малай да кемнеңдер кадерлесе. багалмасы бит Айсылу бәгырен кисеп узган шушы уйдан айный алмый интекте Гик малайдан сораштыру бернинди дә нәтиҗә бирмәгән Ул бары тик үзләренең машина белән “озак-озак” килгәннәрен генә әйтә алган
Кибет ябылыр вакыт җигге Шәһәр урамнарын караңгылык пәрдәсе чорнап алды. “Балалар дөньясьГнын этажларында да бер бер артлы утлар сүнә башлады Баланы кая куярга белмичә аптыраган директор белән милиционерны гаҗәпкә калдырып. Айсылу малайны җитәкләп алды да ишеккә таба атлады
—Хәзергә бездә торып торсын, әти-әнисенә эзләп табу да унайрак булыр,—диде ул, үзенен тәвәккәллегенә үзе шаккатып.
Шул ук кичне телевизордан табылдык малайны күрсәттеләр, аны кайдан табарга мөмкинлекне тәгаенләп, Айсылу ханымнарнын адресы әйтелде
.Йокларга яткырыр алдыннан Сашаны юындырганда, күлмәгенең эчке кесәсеннән кат-кат бөкләп тыгып куелган 100 долларлык кәгазьне табып алгач, Айсылу телсез калды. Димәк, сабыйны махсус адаштырып калдырганнар!
Көне буе үксеп хәлсезләнгән бәләкәчне елый-елый юындырганы, төшендә дә вакыт-вакыт сулкылдап куйган баланы кочагына кысканы әле дә бүгенгедәй хәтерендә Айсылунын.
Көннәр үтте, атналар, айлар бер-бер артлы артта калды, көн саен телевизордан Сашанын рәсемен күрсәтеп, адресны кабатлауга карамастан, малайнын әти-әнисе күренмәде.
Саша Айназ белән Айвазга ияреп татарча сөйләшергә өйрәнде, тик яна гаиләгә бик авыр ияләште. Кыңгырау чынлаган саен ишек төбенә йөгереп барып кемнедер көтте, көн дә диярлек Айсылуны “Балалар дөньясы” кибетенә әйдәде; баруга, үзе онытып калдырылган йомшак уенчыклар бүлегенә йөгерде, аннан инде бичара малайны кибет ябылганчы алып китеп булмый иде. Әмма ни гаҗәп: “Куян” исемле песине Айназдан да ныграк яратты Саша.
Айсылу исә баланы кая куярга белмичә гаҗизләнде: ятимнәр йортына тапшырырга кызганды, сабыйны махсус ташлаганнар дигән рәхимсез дөреслек белән һич тә килешә алмый иде ул. Аннары Сашаны уллыкка алуны рәсмиләштерделәр. Әтиләре Алмаз да каршы килмәде: алар җитеш тормышта яшиләр, өченче баланы тәрбияләрлек мөмкинлек бар иде.
. Еллар үтте. Саша аз сүзле, басынкы, тыныч бала булып үсте. Әмма, буш вакыт тигән саен “Балалар дөньясьГна йөгерүе гадәт булып калды. Айсылу белән Алмаз “улым” дип дәшсәләр дә, аны Айназ белән Айваздан һичкайчан аерып карамасалар да, Саша бер генә тапкыр да, хәтта ялгышып та аларга “әти”, “әни” дип әйтмәде. Беренче күргәндәгечә, анын өчен алар һаман “тетя, дядя” булып калды. Моны берничек тә анлатып булмый иде.
Туган көнен Айназ белән бер көнгә, үзе табылган көнгә билгеләделәр. Ләкин Саша кызчыктан гәүдәлерәк булып, таза, матур булып үсте, яна әти-әнисенә әлләни мәшәкать тудырмады. Кечкенәдән шахмат белән мавыкты, яхшы укыды, малайнын ни җитте гаиләдән түгел икәнлеге дә ачык аңлашыла иде.
Уйларыннан бүлеп, сискәндереп ишек кыңгыравы челтерәде, әмма кунакларны каршы алырга йөгергән Айназның яңгыравык тавышы шактый аптыраулы ишетелде: “Сезгә кем кирәк?”
“Әниең өйдәдер бит”,—дигән ят тавыш Айсылуны да ишек катына чакырды. Бусагада озын буйлы чибәр яшь хатын басып тора иде. Ананың йөрәге, ниндидер көтелмәгән хәл буласын сизенгәндәй, кысылып куйды. Шулай да, чакырылмаган кунакны түргә дәштеләр.
“Мин Сашанын әнисе булам”,—диде ханым, бер мизгелгә генә Айсылунын күзләренә текәлеп. Ана телсез калды.
—Ник? Ничек әнисе буласыз? Тугыз ел буе кайда йөрдегез сон сез?—диде ул, бераз сөйләшерлек хәлгә килгәч.—Балагыз турында ник бүген генә искә төшердегез? Ни өчен бу көнгә кадәр бер хәбәрегез дә булмады?
—Дәрәҗәле фирма ирем белән икебезгә Европага барып эшләргә тәкъдим ясады, өч елга контракт төзеде; анда берничек тә бала белән барырга ярамый иде, шунлыктан без малайны берәр балалар йортына тапшырып китәргә уйладык,—дип, гадәти әйбер хакында сөйләгән кебек кенә сүз башлады хатын —Ә аны, бездә ятимнәр дә күп, дип, беркайда да алырга теләмәделәр, югыйсә, вакытлыча гына иде бит. Шуннан инде
ирем бу хәлдән чыгунын үзенчәлекле юлын тапты: зур шәһәргә илтеп, берәр жирдә калдырыйк та кем алып киткәнен карап торыйк, илгә кайткач, өйгә кабат алырбыз, дип уйлаштык һәм тиз үк тормышка да ашырдык, калганы инде сезгә мәгълүм Сез. зинһар, мине дөрес аңлагыз, анда бармый калырга һич ярамый иде Тик шунысы без чит илдә озаграк тордык, өстәвенә, анда туган кызыбыз да гомерле булмады, дүрт яшь тулып килгәндә, урамда машина бәрде үзен. (Шул мәлдә, Айсылуны чиксез гаҗәпләндереп, анын кара күътәрендә яшь тамчысы күренде ) Бу улыбызны, инде шактый вакыт та үткәч, оныгкан да шикелле идек, тирәндә калган йөрәк яраларын янартып йөрмәскә уйлаган идек Әмма табиблар, башка балан булмаячак, диләр Ләкин мина бала кирәк' Бирегез мина үз улымны! Сезнен тагын икәү бар бит
Залда тынлык урнашты. Айсылу ханымнын башы эшләми иде, мондый хәлләр буласын күз алдына да китермәде бит ул! “Ичмасам, әтиләре дә кайтып житми",—дип өзгәләнде ана. чарасызлыктан ни кылырга белмичә. Балаларнын да тавыш-тыны чыкмый, өлкәннәр сөйләшкәндә алар комачаулап йөрмиләр.
— Саша зур инде, ни эшләргә кирәклеген үзе хәл итсен, ул ничек әйтсә, шулай булыр,—диде Айсылу үзе дә көтмәгәндә, малайнын һаман әле “әни” дип дәшмәвен хәтерләп
— Әйе, нәкъ бер айдан ана 13 яшь тула,— Нинанын тавышы калтырап китте,—мин анын ниндирәк булуын да күз алдыма китерә алмыйм бит. йә Ходаем!
Көч-хәл белән кузгалып, ана балалар бүлмәсенә китте, шахмат тактасына иелгән малайга бер мәл моңаеп карап торгач, Сашанын иңнәреннән кочты: "Бар, улым, сине әниең чакыра "
Малайнын күзләрендә шатлык та. хәвеф тә берьюлы чагылып китте, ни әйтергә белми бераз утырды һәм, кинәт сикереп торып, кунак бүлмәсенә атылды Айсылу исә, хәлсезләнеп, Сашанын урынына сыгылып төште Бераздан, үзен кузгалырга мәжбүр итеп, зал ишегенә килде, әмма керергә кыймады; сагаеп калган балалары янына үтеп кызын кочаклады да аның йомшак чәчләренә битен куйды Тик ул халәттә дә озак тора алмады, кунак бүлмәсенә кабат барды, бераз икеләнеп торгач, түзмәде, ишекне кинәт ачып кереп китте
Саша диван кырыена гына утырган, үтәли карашы әнисенә “кадалган", үзе бер сүз дә дәшми; хатын исә гаепле тавыш белән сөйли дә сөйли
"Юк. сез минем әнием түгел, әни димим, әни диялмыйм мин сезгә, әнием мине ташламаган булыр иде, ничә еллар буе бер дә күрмичә түзә алмас иде!"
Улларынын бу кадәр катгый хөкеменнән ике ана да катып калды Ул арада Саша атылып-бәрелеп чыгып йөгерде, урамга ук чапты бугай, тышкы ишек тә шапылдап ябылды
Беренче булып ят хатын телгә килде "Ярый, мин китим, без бөтенләй чит кешеләр икән, ул инде хәзер минем балам түгел .” Ханым ашыгып урыныннан кузгалды, тик ишек төбендә генә исенә килеп рахмет әйтте һәм. башкача борылып та карамыйча, тиз генә чыгып китте Айсылу һаман әле анына килеп бетмәгән иде Ярый әле. балалары, әнкәләрен ике яклап кочып алганнар да. бер сүз дәшмиләр
Шулай күпме торган булырлар иде. кинәт ишек ачылды, анда, ишек яңагына сөялеп. Саша басып тора иде Аны күрүтә. Айсылу елап җибәрде Малай анын янына йөгереп килде һәм. "Әнием!" дип. ананын кочагына сыенды