Логотип Казан Утлары
Повесть

ТУЛГАК


Бик тә кыска вакыт бирелгән бит. Җирдә һәрбер aciaw баласына Телләр генә түшәп китсәк иде. Яшәү белән үлем арасына
Фәнис Яруллин.
айон үзәгендәге хастаханә янына яна тарантаска җигелгән кара айгыр килеп туктады. Тарантастан горур кыяфәтле мәһабәт ир сикереп төште һәм йомшак печән түшәлгән тарантаста ярым ятып торучы ханымны ипләп күгәреп жиргә бастырды Хатыннын чыраена авырту, газаплану билгеләре чыкса да. анын йөзеннән һәм дә киеменнән зыялы зат икәнлеге сизелеп тора. Ул иргә яратып карады да болан дип пышылдады «Җибәр. Самат, үзем керәм, үзем ■>
Самат исә хатынын хастаханәнең бала тудыру бүлегенә култыклап алып барды Ирнсн һәр хәрәкәте кадерле кешесенә мөмкин булганның барысын да эшләргә әзер торуын күрсәтә иде
Бала тудыру бүлегендә төне буе ут сүнмәде Ире Самат караватка кертеп салуга ук Саимәне тулгак тота башлады Саимә әле тулгакның ни нәмәрсә икәнен белми иде. шуна күрә ул. авырту китереп кысуга, үләм ахры, дип уйлады, сабырсызланды, бәргәләнде. «Самат. Самат!» дип кычкырды Хәтта бер мәлне күз аллары караңгыланып, түшәм чайкалып киткәндәй булды. Бераздан анын газаплары саташуга әверелде. Гүяки якты кояш әкрен-әкрен сүнде дә тау түбәсенә төшеп утырды Аннары, олы ташка әйләнеп, түбәнгә тәгәрәде Ул Саимәгә якыная барды Саимә читкә тайпылырга теләде—аяклары тыңламады, кычкырмак
ГАЛИЕВА Гөлчәчәк Кәрим кызы —Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач башкалабыз мәктәпләрендә тарих укытучысы һәм мәктәп директоры бу. <ып зш. iu Тәрбия темасына кагылышлы мәкаләләре белән вакытлы матбугатта даими катнашып килә Казанда яши
Р
чы иде—тавышы чыкмады. Ниһаять, түбәнгәрәк тәгәрәгән саен тизлеген арттыра баручы таш Саимәнең күкрәгенә төшеп кунды. Саимәнен тын алуы авырайды, йөрәк тибеше ешайды. Табиб һәм шәфкать туташлары аның янында мәш килде, ләкин Саимә аларнын хәтта берсен дә күрмәде.
Күзләрен ачып җибәргәч ин беренче Саимәнең күзенә чалынган нәрсә—палата түшәмендәге ярык булды. Аннары гына карашы караваты янындагы табибка һәм шәфкать туташларына төште.
—Куркыттың бит,—диде бер ак шәүлә. Саимә, гаепле баладай, елмайгандай итте, һәммәсе җинел сулап куйды. Авырту кинәт басылгач, Саимәгә палатадагы ярык түшәм дә, янындагы ак халатлы кешеләр дә, буяуларын кояш ашаган тәрәзә рамнары да матур булып күренде. Әйтерсең, яңгырдан сон яктырып кояш чыгып, офыкта салават күперен калкытты. Шушы күпер буйлап ул татлы хыял дөньясына кереп чумды.
Менә ул—нәни кыз офыкка таба йөгерә. Офыклар читенә барып җитеп югарыга үрмәләргә ниятли. Әмма офык, ул алга барган саен ерагая. Күк йөзен әллә кара болыт каплый, әллә яшен кылычлары телгәли. Болытлар таралган арада балачакның гүзәл мизгелләре чагылып үтсә, башы өстендә төннен кара кошы канатларын җәйгәндә исә тормышта тотка таба алмыйча бәргәләнүләре, сугыш чорында бер сынык икмәккә тилмерүе исенә төшә.
Саимәнен хәтере балачакның тирән упкыннарын сикереп үтәргә тырыша. Аның ин матур хыяллары Самат белән бәйләнгән. Самат аның үткәннәрдән килгән күңел төбендәге бушлыгын тутырып торучы да, киләчәккә илтүче якты өмет тә бит. Менә ул Саматка тупырдап торган малай алып кайтып бирер. Бу малайны алар өч ел буе көттеләр. Бу өч ел Саимәгә бөтен бер гомердән дә озынрак булып тоела башлаган иде инде. Хәзер, Ходайга шөкер, өметсезлеккә төшеп бәргәләнүләр, балалы хатыннарга көнләшеп караулар, ә ин җанына тигәне—Фәридәнең төрле сүз ишеттерүләре—һәммәсе артта калачак. Самат та «хатынын кысырмы әллә?» дигән мыскыллы сораулардан котылачак.
Ә бит Саимәне сөйгәне Саматка илтүче юллар шактый катлаулы да, бормалы да иде.
Ана олы мәхәббәтне язмыш дигәнен жан газапларына төреп бирде.
Каенлы авылы урта мәктәбенә химия укытырга килгәч, Саимә мәктәпкә, авыл кешеләренә тиз ияләнде, анын үзен дә ихластан үз иттеләр. Фатир хужасы—тол хатын Хәдичә дә бу ягымлы кызны үз туганыдай якын күрде.
Беркөнне мәктәп директоры Мансур ага:
—Шимбә, якшәмбе көннәрендә колхозга бәрәңге алышырга чыгабыз. Һәр сыйныф җитәкчесе үз укучылары белән булырга тиеш,—диде.
Алтын көзнен юмарт кояш нурларына төренгән бик матур көне иде бу. Саимә иртүк торып тиз-тиз генә чәй эчте дә ашыгып урамга чыкты. Чиләк күтәргән укучылары аны шунда көтәләр иде инде
—Саимә апа, сез дә чиләк алыгыз, бездә эшкә һәркем үз коралы белән бара,—диде берсе.
Саимә ишегалдына кереп, рәшәткә башыннан чиләк алды.
Шау-гөр килеп бәрәнге чүпләп йөргәндә, болар янына бер ир егет килеп туктады. Барына да ачык кына сәлам бирде. Шунда бер чая кыз:
—Самат абый, әйдәгез, безнең янда гына калыгыз. Сезнең ярдәм белән үзебезгә бирелгән өлешне тизрәк бетерер идек. Сез, Саимә апа белән бер чиләккә чүпләсәгез дә ярый,—диде дә пырхылдап көлеп җибәрде, бу көлүгә башкалар да кушылды. Самат та шаярып:
—Сезнең янда калырга була. Кызлар янынЛа бәрәнге чүпләү— болында чәчәк жыю белән бер,—дип җавап бирде.
Анын сүзләреннән тагын көлешеп алдылар. Ә Самат исә сиздермичә генә Саимәгә карады. Чибәр туташ икән бит ул! Ничек моңарчы күрмәгән сон Самат аны?! Күзләре серле, бик тә серле. Керфек араларыннан саркып чыккан сихри нурлар кызның йөзен яктыртып җанны ымсындыра.
Якыннанрак танышасы иде бит чибәркәй белән Ләкин ничек? Саимә башкалардан арттарак калган мизгелне тотып Самат
— Иртәгә клубта кино булачак, килерсезме0 Бик тә фаҗигале мәхәббәт турында, диләр, килегез яме. Мин сезне көтәрмен,—диде дә. кызның күзләренә туп-туры карап, серле генә елмайды
һич тә көтелмәгән бу хәлдән Саимә каушап калды. Ике битен рәхәт ялкын кыздырып алды: кызарды, кинәт кенә каш-ирен өсләренә тир бәреп чыкты Бу каушаудан кызнын тагын да чибәрләнеп китүен Самат та сизде. Ул кызлар белән мөгамәләдә инде шактый тәҗрибәле, утызы үтеп бара торган, таза гәүдәле, чибәр, өстәвенә, җырчы һәм гармунчы булуы белән күп кызларны үзенә гашыйк итәрдәй егет иде
Саимә дә керфек арасыннан гына карап егетне күтәткән икән Саматнын гап-гади сүзләр белән кинога чакыруы аны әллә нишләтте Гаҗәп, кыска гына шушы мәлдә үзенә якын, кадерле булып өлгергән егеткә озаклап-озаклап карыйсы килде анын. Ләкин дистәләгән күзләрнең үзенә сынаулы карашларын тоеп, айнып киткәндәй булды Саматнын кем. нинди кеше булуы турында бик сорашырга теләсә дә тыелып калды Чөнки балалар күнеленен сизгер икәнен бик төпченсәң иртәгесен үк мәктәптә төрле сүзләр таралачагын яхшы андый иде Анын уйлары гел Самат тирәсендә әйләнде. Бирсә дә бирер икән Ходай: куе зәнгәр күзләр, сөрмәле озын керфекләр дисенме, маңгаеның ун як почмагына дулкынланып төшкән кон!ырт чәчләре дисенме, елмаеп җибәргәндә бит урталарының бераз гына батып китүе дисенме! Ә тешләре тезелеп киткән эрерәк энҗеләр шикелле жем-җем итеп тора. Гәүдәсе баһадирларныкына охшаган, адымнары ныклы . Кыз үзе дә төскә-биткә чибәр, буйга зифа булса да. бу минутларда Саматны үзеннән өстен санап көнләшеп куйды «Ходаем ла, ниләргә генә дип ир кешегә матурлыкны шулай үлчәмичә бирдең'.’»— дип аптырады ул. Әмма егетне күңеленнән куып җибәрә атмады
Мондый халәтнен булганын хәтерләмәгән Саимә «Хәерлегә генә булсын инде! Бер күрүдә үлеп гашыйк булу дигәннәре шушымы әллә? Алай дисән. мин бит яшь җилбәзәк түгел, егерме алты яшемдә ләбаса Бөтен дөньямны онытып гашыйк булу чоры, офтансан-офтанмасан да. узып киттедер»,—дип уйлады
Институ! елларында авыру әнисен караудан калган вакытын, укуына зарар китермим, дип, китапларга ябышып үткәрде Күнел ачуларга, төрле кичәләргә йөрергә вакыты җитмәде Курсташ егетләр анын артыннан йөрен карыйлар иде дә. кызнын өй мәшәкатьләреннән арына атмавын күреп, мәхәббәтләрен башка кызларга күчерәләр иде Яшьлекнең иң матур көннәрендә анын йөрәгендәге ярсулыкны әнә шулай сабырлык алыштырды
Беренче елларда эшләгән авылындагы мәктәптә укытучылар барысы да диярлек хатын-кызлар булып, ирләрдән фәкать мәктәп директоры, бер аягын сугыш га югатгкан. алты бала агасы Хөсәен абый, пенсия яшенә якынаеп килүче, юморга бай татар теле укытучысы Гомәр абый гына иде Төскә-биткә чибәр, зифа буйлы, шәһәрчә киенгән Саимәне беренче тапкыр күргәч Гомәр абый
—Сөбханалла! Син безнең мәктәптә бик озакламассыңдыр Моннан тизрәк очып китү ягын карарсың Аккош белән йорт казы парлаша алмый, авылыбызда сиңа яр булырлык егет табылырмы икән, ай-һай0!— дигән иде
Чыннан да ул авылда дүрт ел эшләү дәверендә ана гаилә кору бәхете насыйп булмады Дөрес, кичләрен клубтан озата кайтучылар, мәхәббәтләрен белдерүчеләр табылып торды Әмма кыз әлеге егетләрне тин күрмәдеме, мәхәббәт ялкынына уралып китә алмады. Ул елларда укучылар саны ел саен кими бару сәбәпле химия-биология сәгатьләре азайды Бу фәннәрне укытучы ике кешенен берсенә мәктәпне калдырырга кирәк булды Көчле укытучы саналса да. кыскартылу афәтенә Саимә эләкте Ләкин ул моңа борчылмады, мәктәп һәм авыл белән җиңе л генә
саубуллашып китте дә барды. Яна уку елы башланыр алдыннан гына аны мәгариф министрлыгы әлеге Каенлы урта мәктәбенә җибәрде.
Саимә кич җитүен түземсезлек белән көтеп алды Тизрәк кайтып, Хәдичә ападан Самат турында бәйнә-бәйнә сорашасы килә иде аның. Кайтышлый кинога чакыручы чибәр егет очрамасмы дигән өмет җанын җилкетте. Әмма ишегалдына керүгә Хәдичә апа:
—Кызым, казанга бәрәнге салганыем, учакны гына ягып җибәр әле. Мин көтү каршылыйм,—дип эш кушты.
Кая инде Самат турында сорашу... Ул арада көтү дә кайтып җитте.
Хәдичә малларын абзарга ябып, сыерын савып өйгә керде. Ул ин элек пешкән бәрәңгенең тәмле исен тоеп:
—Алланың биргәненә шөкер! Унган кыз икәнсен, эшләрем бетте, хәзер тәмләп кенә бәрәңге ашарбыз, чәен дә эчәрбез,—дип аш бүлмәсенә үтте. Әмма, бәрәнге казанда гөбер-гөбер кайнап, таралып беткән, ә Саимә күренми иде.
—Һай Алла! Балакай, син кайда? Сиңа ышанып мин өйгә кереп тормадым, бәрәңге изелеп беткән, самавыр да куймагансың, әллә басудан чирләп кайттыңмы?—дип сөйләнә-сөйләнә олы якка чыкты.
Бу тавыштан Саимә сискәнеп китте, уңайсызланып:
—Хәдичә апа, җаным! Онытып җибәргәнмен бит, кичә юган керләрне үтүкләп алыйм дигән идем, вакытнын узганын да сизмәгәнмен,— дигән булды.
Чынында исә. иртәгесен кинога барганда ничегрәк киенергә икән, дип киемнәрен барлаганда, яңадан Самат турында уйлана башлап, бөтен дөньясын оныткан иде. Күңеленнән: «Ни булды сон мина? Ул бит мине бары кинога гына чакырды. Рәтләп карамады да. Хәер, карады. Ничек кенә карады әле! Аның карашы кайнар су белән коендыргандай итте. Әле дә бөтен тәнем кызыша. Йә, Ходай, беркайчан да мондый хәлгә төшкәнем юк иде бит, хәерлегә була күрсен»,—дип уйлап аш бүлмәсенә ашыкты. Хәдичә апа бәрәңгене сөзеп алды, Саимә самавыр куйды.
Инде ашарга утырабыз, менә шунда иркенләп сөйләшербез, дип торганда, күрше Хәбирә керде, кыстауны да көтмичә өстәл янына килеп тә утырды. Бәрәнге каба-кабышына:
—Абау җаным, кайсыгыз пешерде моны, бигрәк тә тохты булган ич, җитмәсә изелеп беткән. Әллә икәүләшеп гашыйк булдыгызмы?..— дип әйтеп куйды. Саимә комач кебек кызарды. Менә шуннан сон Самат турында сорашу мөмкин түгел иде инде.
Бәрәңгене сөт белән кушып ашагач, тозлылыгы әлләни сизелмәде тагын. Тик Саимә генә ашар-ашамас утырды. Хәбирә чәй эчәргә калып тормады, өйдә балалар үзләре генә, дип амин тотып, рәхмәтен у кый-укый чыгып та китте. Инде Самат турында сорашырга дип Саимәнең авызын ачуы булды, тагын кемдер ишек шакыды. Йә, Хода! Нинди тынгысыз кич булды бу. һич кенә сөйләшергә форсат юк, дип күңелсезләнде Саимә. Шөкер, ишек шакучы сүзен кыска тотты, Хәдичә апасына иртәгә көтү чиратына чыгарга кирәклекне әйтергә кергән малай икән ул.
Менә тын бүлмәдә икәү генә калдылар, Саимә үзен тыныч тотарга тырышып:
—Хәдичә апа, сезнен авылда Самат дигән кеше кем ул?—дип сорады.
Сүзләренә битарафлык бирергә тырышса да, Саимәнең тавышы барыбер калтыранды, тамырлары буйлап аккан кайнар дулкынны йөгәнләрлек көче юк иде аның.
—Беләм, балакаем, ник белмәскә. Ә сиңа нигә кирәк булды әле ул? Басуда күрдеңме әллә? Аптыраган идем аны. нәрсә булган безнен Саимәгә, дип. Ни эшеннен, ни ашавыннын рәте булмады. Тәгаен генә күнелен төшкәндер әле шул мут егеткә. Безнен агроном ул. Тау ягыннан икән үзе, институт бетергәч, безгә җибәргәннәр. Ана бер күрүдә гашыйк булган кызларның чуты юк. Әле ул, үзәкләрне өзәрлек итеп гармун уйный башласа, гармунына кушылып җырлап та җибәрсә, егыл да кит
менә Кызларнын гына түгел, кайбер ирле хатыннарнын да төн йокыларын алды булса кирәк ул шайтан Болай үзе азып-тузып йөргәнгә охшамаган Инде менә бер елдан артык хисапчы Фәридә белән чуала икән, дип сөйлиләр. Янында кунгалап та чыга икән, дигән сүзләр дә бар. Белмәссен яшьләрнекен, тик нишләптер өйләнергә исәбе барга ошамаган Инде яше дә утыз тирәсендә булса кирәк,—дип тезеп китте Хәдичә апа
Тик Фәридәнен кемлеге турында берни әйтмәде. Саимәнен исә төпченергә кыюлыгы җитмәде. Әмма бер сорау жанына тынгылык бирмәде Яратамы икән ул Фәридәне? Яратадыр Яратмаса. ел буена анын белән йөрмәс иде. ә яратса, нигә алайса мине кинога чакырды9 Ул мине бөтенләй белми бит..
Саматнын басуда әйткән сүзләре Саимәнен төн йокысын да алды Әйләнде-тулганды. тәрәзә челтәре аркылы кергән ай нурларыннан качып та карады, барыбер күзенә йокы кермәде. Тан нурлары анын керфекләренә килеп сарылгач кына күзләренә йокы рәшәсе тулды һәм. ниһаять, изрәп йоклап китте. Әмма тиздән сәер төшеннән сискәнеп уянды
Менә ул кояш җылысыннан иркәләнеп ян тәрәзә янында утыра икән. Кинәт кенә көчле жил чыкты да зур капканы шыгырдатып ачып җибәрде. Озын яллы акбүз ат ишегалдына кешнәп чабып керде дә Саимә каршына килеп туктады Һәм ат, телгә килеп, кызга эндәште:
—Атлан мина, ялыма ныклап ябыш, төшеп кала күрмә—бөтен көченә тотын Безнен юлыбыз хәтәр алда текә борылышлар, үрләр, упкыннар, карурманнар һәм елга-дингезләр бар
—Минем атка атланганым юк бит Шәһәр кызы ич мин —Язмышын авылга язылса, атка атланырга өйрәнерсең' —Юк. юк. мин куркам!
—Курыкма, ялларыма тотын,—диде ат һәм кыз алдында башын иде. тик Саимә атның ефәк сыман ялларына ябышыйм, дигәндә, кинәт уянып китте.
Иртәнге чәйне эчкәндә Хәдичә апасына күргән төшен сөйләде кыз.
—И. балакаем, төштә ат күрсән. ул ир-атны белдерә Кияүгә үк чыгарсын, дип әйтә алмыйм, шулай да бу синен өчен бик матур төш - дип аңлатты Хәдичә апасы
Сабырсызланып көткән кич җитте. Саимә, тыйнак һәм килешле киенеп, ашыкмыйча гына клубка китте Клуб тирәсендә бала-чаганын гөж килүен һәм бер читтәрәк егетләрнең гәпләшеп торуларын күргәч, күңеленә ашкыну дулкыны бәреп кергәндәй булды «Самат га шулар арасындадыр».-дип уйлады. Шунда икән шул, ул Саимәне күрүгә үк төркемнән аерылып, анын каршына атлады
—Инде килмисен икән дип курыккан идем, тагын биш минуттан килеп җитмәсән. өегезгә барып алырга иде исәп,—дип дулкынлануын яшермәде егет.
—Алайса юкка ашыкканмын Акбүз атым үзе яныма киләсе булган икән
Самат кызнын тел төбенә төшенеп җитмәсә дә. моны ачыклап торасы итмәде.
Алар клубка кергәндә, буш урыннар инде калмаган иде. Көтмәгәндә зал уртасыннан
—Самат, мин монда, сиңа урын алдым,—дигән тавыш ишетелде.
Саимә егетне чакыручынын Фәридә икәнлеген бөтен күнеле белән тойды. Ләкин күңелендәге кайнарлыкны сиздермәскә тырышты Шулай да Саматка сынаулы караш ташлады Нәкъ шул чакта кырынла утыручы ике яшүсмер урыннарыннан торды
—Саимә апа, Самат абый, менә монда утырыгыз,—диде берсе Саимә аларнын тугызынчы сыйныф укучылары булуын шәйләп алды
Ут сүнде, фильм башланып китте Бик мавыктыргыч бер урында, ягъни егетнең түземсезлек белән кызны кочаклап алган вакытынла. Самат
та Саимәнең кулына үзенең кулын салды. Саимәнен йөрәге уч төбенә төшкәндәй леп-леп типте. Йөрәге тибеше Саматка да ишетеләдер һәм җаны тирбәлеше егетнең тамырларына күчәдер кебек тоелды. Ул бөтен тәненең кызышуын сизде. Нишләргә? Үзенне ничек тотарга? Кулын сак кына алып куяргамы9 Ниндидер сәер, моңарчы кичерелмәгән халәт кызның күңелен күкләргә күтәрде. Шулай да Саимә үзендә көч табып:
—Укучылар күрер, яхшы түгел,—дип Саматның кулын йомшак кына этеп куйды.
Кызнын бу хәрәкәтенә егет ризасызлык күрсәтмичә буйсынды, теләсә дә, бу хәрәкәтен кабатламады. Тик кино бетәр алдыннан кызнын колагына:
—Кинодан сон төрле уеннар була, калырбыз, яме,—дип пышылдады. Кино бетүгә егетләр эскәмияләрне тиз генә жыеп алдылар. Гармунчы бию көе уйный башлауга уртага бер кыз чыгып бөтерелеп биеп китте. Матур, бик матур бии. каһәр! Саимә анын кем икәнлеген шунда ук сизде. Бераз биегәч, кыз Самат каршына килеп басып, ана кулларын сузды. Егет ялындырып тормады. Фәридәнен кулыннан жайлы гына тотып биергә чыкты. Бик матур итеп, парлап озак биеделәр. Әллә Саимәгә генә шулай озак тоелдымы? Бу минутларда анын клубтан чыгып йөгерәсе килде Ләкин ниндидер көч аны идәнгә кадаклап куйгандай, бер урында тотты Самат, биеп туктагач, Саимә янына килсә дә, никтер аны биергә чакырмады. Биюче парлар күп булды, әмма Самат белән Фәридә кебек жинел һәм килешле бию башка кабатланмады. Биюләрдән сон бер җитез кыз:
—Әйдәгез, җыр багышлаулы уйныйбыз,—дип уртага бер пар сайлап чыгарды, калган яшьләрне түгәрәккә җыйнады.
Аннары тагын бер пар сайлап алды һәм аларга уртадагы парга багышлап җыр җырларга кушты. Җырны башлап җибәрүгә яшьләр аны күтәреп алды:
Быел-быел дигәнең, Быелгы ел көйгәнең; Янмас идең, көймәс иден. Уртак диләр сөйгәнең.
Саимә күршесеннән:
—Нигә мондый җыр җырладылар?—дип сорады
—Кызның тагын икенче егете бар
Саимә бу уенны белми иде Уртага янә бер парны чыгардылар Боларына нинди җыр булыр икән...
Сөям дә дисең икән.
Сөймим дә дисен икән. Ә шулай да быел көзгә Әйләнәм дисен икән.
Мондый җырны да Саимәнен ишеткәне юк иде. Бәлки, һәр авылнын үз җырлары, үз уеннары бардыр. Ә, бәлки, бу җырлар шушындый уеннар вакытында туадыр. Бөек Тукай юкка гына: «Халык әдип ул. шагыйрь ул,—димәгәндер. Ә халыкнын төп тамыры авылда бит.
Саимә күңеленнән шундый уйлар үтте. Берничә пардан сон уртага Фәридә белән Саматны чакырдылар. Уенны алып баручы кыз аларга багышлап җырлау өчен, юри булса кирәк. Саимә белән Рашат дигән егетне сайлады. Рашат Саимәнең колагына:
И икегез, икегез, Икегезнең битегез; Икегез дә пар килгәнсез, Парлар булып, ярлар булып Тигез гомер итегез—дип, җырлыйк.—
дип пышылдады.
Саимә Самат белән Фәридәгә мондый җыр багышларга теләми иде. Ул күпмедер вакытка югалып калды. Ләкин ана каушап калырга ярамый. Аны сыныйлар. Самат та анарга өметле караш ташлап ала.
Ниһаять. Саимә киеренке халәттән чыгу юлын тапты. Ул гармунчыга борылып:
—«Гөлжамал» көен уйный беләсезме?—диде.
—Башлап җибәрсәгез, артыгыздан иярермен
Саимә искиткеч монлы тавышы белән акрын гына җыр башлады
Шәмдәлләрдә генә утлар яна. Гөлжамал.
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр Энже-мәрҗән кызларның кул бавы. Авыр жлн сөйгәннәрнең булмавы.
Бу тавыш, бу мон әле генә дәртләнеп уйнаган яшьләрнен күңелләренә сагышлы яктылык булып үгеп керде һәм йомшак, рәхәт дулкында тирбәтә башлады. Клубтагылар тынсыз калды Хәтта бер читтә шап-шоп домино, шашка уйнаучылар да җырны онытылып, ләззәтләнеп тыңладылар Саимә шул бер куплет белән туктап калмакчы иде. кая ул! «Тагын, тагын җырла!»—дип кычкырдылар
Кайсы гына егеткә барырбыз дип. Гөлжамал.
Колактан-колакларга кызлар сөйлиләр..
Җыр тукталгач яшьләр күпмедер вакыт бу җанга якын тавышның рәхәтлегенә бирелеп, анга килә алмый тордылар Бераздан гына шаулатып кул чабарга тотындылар «Менә ичмаса җырчы' Булса да булыр икән мон! Нигә җырчы гына булып китмәгән бу?»—диештеләр Самат утырган җиреннән торып Саимә янына килде һәм бик хисләнеп анын кулын кысты.
—Җырын белән жанны айкадың, Саимә Рәхмәт!—диде
Әлеге минутларда Фәридәнен ни хәлдә булуын берәү дә күрмәде, барысының ла карашы Саимә белән Саматта иде
Күнел ярларына сыеша алмыйча агылган җырдан сон янадан дәртле уенга күчү мөмкин түгел иде инде, чөнки Саимәнен тавышы әле һаман, күзгә күренмәс дулкыннар аша күнелдән күнелгә күчеп, йөрәк кылларын тирбәтә иде Саимә, эчке бер сизенү белән, үзенен җинү яулавын аңзады Саматның һаман кулларыннан тотып торуы, өметләндергеч карашы, йөзенә бәреп чыккан соклануы Саимә өчен һәр нәрсәдән кадерле бүләк иде
Ләкин мондый халәттә озак калырга ярамый Беренчедән, һәммәсенең карашы Самат белән Саимәгә текәлгән, икенчедән, берәр көтелмәгән хәл килеп чыгып, тылсымлы тәэсир көченен югалуы мөмкин Шуна күрә Саимә үз унышыннан тизрәк айнырга тырышып
Мина кайтырга вакыт, иртәгә тагын басуга чыгасы бар.—дип урыныннан кузгалды.
Үзенә сиздермичә генә Саматка карады: егет монда калырмы, ана иярерме-’ Әле бит клубта уеннар бетмәгән Каяндыр читтән Фәридә дә Саматны күзәтә кебек. Саимәгә шулай тоелды
—Әйдә, озатып куям. Йә безнен авыл егетләре урлап китәрләр үзенне. Хәдичә апа кулына тапшырмасам, үзем дә тыныч булмам,— дигән булып. Самат аны култыклап алгач, кыз җинел сулап куйды Алар клубтан чыгып киткәндә Фәридәнен күзләрен тутырып карап калуын күреп. Саимә бераз уңайсызланды Башка берәүне бәхетсез итү бәрабәренә җинү яулау жанын чеметкәндәй булды Фәридә үзенең халәтен кешеләрдән яшереп маташмады. Ялкын кабынган йөзен яулыгы белән җилләтә-җилләтә клубтан чыгып китте Чыгуга, көчкә генә тыеп торган күз яшьләренә чикләнмәгән ирек бирде һәм сабыйларча үксеп елап җибәрде Өенә кайтып җиткәч тә озак кына кермичә торды Әнисен борчырга теләмәде Үзенә үзе никадәр кызганыч булса да. Саматны гаепли алмады Саматка артык җинел табыш булу хатасының җәзасын кичерә иде ул. Их. Самат.
Самат! Йөрәк җәрәхәте булып каян гына килден син?
Ә Саимә юл буе. мөмкин кадәр әкренрәк атларга тырышып, фильм һәм андагы бәхетсез мәхәббәт турында ачынып-ачынып сөйләп кайтты. Анын бу сөйләве тышка бәреп чыккан кичерешләрен тыю өчен иде. Ә күңелендә Самат капка төбендә үзен ничегрәк тотар, анын тотышына ничек җавап бирермен икән, дигән уйлар кайнады. Шул унайдан иптәш кызы белән булган хәлне исенә төшерде.
Бервакыт ул дус кызын акыллы гына егет белән таныштырган иде. Бер-икеме тапкыр очрашканнан сон егет:
—Юк. Саимә, мина ул кыз ошамый, ул бит нәкъ булыжник,— дигән иде.
—Нигә алай дисен, бу нәрсә дигән сүзен инде?—дигәч:—Күләгәдәге таш нинди салкын булса, синен Кадрияң дә шундый,—диде
Саимәнен, әлбәттә, Саматтан үзенә карата мондый сүз ишетәсе килми иде Аптырап калсаң, мүкләнгән таш, дияр, кыюланып китсәң, җилбәзәк, дип уйлар. Уф, кыен икән билгесезлек дигән нәрсәкәй!
—Ярый, сау бул, Самат, мин керим инде. Хәдичә апа йокламыйча көтеп утырадыр,—дип Саимә капка келәсенә үрелде. Ә Самат яшен тизлеге белән келәгә үрелгән кулны тотып алып, үзенең йөрәге турысына куйды.
—Саимә! Бүген бу йөрәктә ниләр барын тоясынмы син? Әгәр аз гына булса да хәлемне аңласаң, Хәдичә апа янына болай ашыкмас идең Әллә нишләттең син мине...
Саматнын үзенә бик якын, хәтта бераз гына орынып торуыннан, көчле кулларының кайнарлыгыннан, анын жылы сулышы битенә үк бөркелүдән Саимәнен башы әйләнеп киткәндәй булды. Сүзсез генә күзләрен йомды һәм шунда ук егетнен кайнар кочагында әсир калуын тойды. Әйтерсең, яшен белән яшен кушылды. Яшен тамырлары иреннәр аша бер йөрәктән икенче йөрәккә күчте. Бу ут, бу ялкын икесен берьюлы чолгап алды да ниндидер сусау барлыкка китерде. Иреннәр ешрак очрашкан саен сусау арта барды. Бу хәл күпме дәвам итәр иде, билгесез. Жаннарнын бер-берсенә ин якынайган мизгелендә өйалды ишеге ачылганы ишетелде һәм Хәдичәнең:
—Саимә, иртәгә иртүк торасын бар,—дигән тавышы икесен дә айнытып җибәрде.
Саимә тиз генә Саматның кочагыннан ычкынып, ана сүз әйтергә ирек бирмичә, йөгереп кереп китте. Хәтта капканы ябарга да борылмады.
Иртәгесен Саимәгә бөтен дөнья ниндидер бер сихри нурга күмелгәндәй тоелды. Бәрәнге басуындагы һәр күренеш: балаларның чыр-чу килүләре дә, буш чиләк тоткаларының шыгырдаулары да, чиләк төпләренә шапылдап төшкән бәрәңге тавышлары да бары бергә кушылып, Саимәнен колагына матур бер музыка булып ишетелде. Анын жаны шул музыкага кушылып, тантана итә иде. Күңеле шулай тәэсирләнгән чакта кинәт кенә.
—Саимә, бер генә минутка килеп кит әле!—дигән тавыш ишеткәч кенә күктән җиргә төшкәндәй булды. Артына борылып караса, юл чатында басып торган физкультура укытучысы Камил эндәшә икән.
—Кичә ни кыланганыңа отчет бирәсеңме син'’ Фәридәне нинди хәлдә калдырдың, йә? Алар бит инде ел буе бер-берсенә гашыйклар. Самат сине, яна килгән кеше итеп, сынап кына карагандыр, ә син тәмам мөкиббән китеп жебеп төштең. Авыл яшьләренә ошамады бу, мина бигрәк тә,—дип тезеп китте Камил.
Саимә башта ни әйтергә белмәде. Бераздан гына:
—Син кем әле, нигә мина акыл өйрәтәсең? Мин бала-чагамы әллә?—дип ярсып китте.
—Мин, укытучы буларак, сине ялгыш адымнан сакларга телим. Үзен егетләр белән җинел тоткан укытучы мәктәпкә тап төшерә. Без бит балалар тәрбиялибез Башкалар мәхәббәте арасына керү берәүне дә бизәми.
Саимәнен бу вәгазьне тынлап бетерергә түземлеге җитмәде. Кырт кына борылды да, горур китеп барды. Кешеләргә сиздермәскә тырышса
да, ул инде әле генә очынып йөргән Саимә түгел иде, йөзе уйчан, аяклары авыр атлый. Мондый үзгәрешне балалар да сизде, арада буйга иң кечкенә Сания:
—Апа. бер-бер күнелсез хәл бармы әллә?—диде.
—Юк. юк. Сания. Барысы да әйбәт.—дигән булды Саимә.
Әмма Камилнен: <■ Бәлки, ул сине сынап кына карагандыр».—дигән сүзе, алмага төшкән корт шикелле. Саимәнең йөрәген кимерергә тотынды Чынлап та. нишләп әле ул бу чибәр егетнен һәр сүзенә бик тиз ышанды9 Ярый әле Хәдичә апа вакытында чакырып алды. Юкса. Алла сакласын, башынны югалтуын да ихтимал иде. Әнә бит. шашынып үбә башлаган Саматны этеп җибәрәсе урында, анын ярсуына үзе үк кушылып китте. Әй. бу тыелган җимеш! Ни өчен шулай татлы, нигә бик тә ымсындыргыч икән? Хәер, нигә әле мәхәббәт тыелган җимеш булырга тиеш? Саимә укытучы булгангамы? Укытучының да йөрәге шундый ук ашкынучан. ярсучан. яраланучан түгелмени9 Бәхет җимешенә буем җитте, дигәндә генә нигә гел кулга сугалар икән? Камилне шундый мәкерле дип уйламый иде Саимә.
әтер сукмаклары Камил белән беренче очраштырган борылышка китереп чыгаргач. Саимәне янадан тулгак тота башлады.
—Уф, үләм бит. үләм! Нигә ярдәм итмисез?—дип бәргәләнде ул.
Бер читтә сабыр гына ниндидер кәгазьләр белән мәш килеп утырган акушерка Саимә янына ашыкты.
— Нигә ул кадәр сабырсызланасын? Үзен малай табарга җыенасын. Кеше кадәр кешенен дөньяга килүе дә. китүе дә җиңел генә булмый ул. җаныем.
Акушерка кызнын юату сүзләре Саимәгә әллә ни тәэсир итмәде Ул ыңгырашты, кычкырды, бәргәләнде, ярдәм сорап ялварды
— Ничек ярдәм итим соң. синен өчен үзем тудыра алмыйм бит инде мин.—диде акушерка —Кая. карыйм әле. эшләрен каи тирәдә икән?— дип Саимәнең кан басымын тикшерде, йөрәк тибешен санады Тагын ниләрдер ачыклады һәм йомшак кына: бодай ук каударланма, акыллым Әле хәлеңә караганда түзәрлеген бар, бала табу өстәленә салырга да иртәрәк. Көчеңне әнә шул вакытка сакла. Беренче балада берәүнең дә капкасы тиз генә ачылып китми Бик авыртканда ике яктан да менә шушы җирләргә баш бармагын белән нык кына итеп басып тор. Алар авыртуны җинеләйтә торган нокталар,—дип таз сөягенең алгы ягындагы ике урынны күрсәтте акушерка.
Баланы сау-сәламәт кабул итү дә. ананын үзен саклап калу да җиңел булмаячагын белә иде ул. Утыз яшендә беренче генә баласын таба бит Саимә. Нервылары да какшаганга ошый
Саимә үзен кулга алырга тырышты Авыртуы кимегәндәй булды. Ул арада ишектән:
— Кабул итегез, тагын бер әни’—дигән тавыш ишетелде
Саимә янәшәдәге буш караватка күз төшерде Шунда ук ишектән җиденче баласын табарга җыенучы ат караучы Шакир хатыны Зәйтүнә пәйда булды.
Кендегеннән аз гына төшеп торган ак күлмәктән, аякларының икесендә икс төрле чүәктән иде Зәйтүнә апасы Әмма Саимәгә ул бик сөйкемле булып күренде. Саматы хаклы икән,—авырлы хатыннардан да гүзәл җан иясе була алмый Саимә үзенең ботларына, аякларына күз Iашлады. Аллага шөкер, ак мәрмәрдәй тыгыз, шома, төз иде аяклары Шушы кыяфәтендә дә үзенең зифалыгын тою ана рәхәт иде «Их. Саматым да янымда булса иде».—дип уйлап хтды ул. Әйе. хатын-кызның авырлы вакыттагы үзенә генә хас чибәрлеге, сөйкемлелеге аны изге җан иясенә
Х
әйләндерә. Элек эчкә яшеренеп яткан яктылык, күнел нурлары аларнын йөзләренә бәреп чыгадыр күрәсең.
Зәйтүнә елмаеп кына исәнләште дә караватына килеп утырды.
—Саимәбезнең үзенә генә күңелсездер дидем дә синең янга ашыктым. Әле берничә көн йөрерлегем бар иде бугай. Сезнең малай көткәнне бөтен авыл белә. Ә безнеке кыз булырында шигебез гүпчи дә юк. Синең малай артыннан ашыга бугай, чеметкәли инде. Ә син әле һаман «бөтен» көе ятасың икән. Малаең минем кызны көтәдер инде, рәхмәт төшкере,—дип сөйләнде Зәйтүнә.
Саимә жавап бирергә өлгермәде, янә тулгагы китереп тотты. Зур корсагы өскә калкып чыкты, маңгаен тир бөртекләре каплады, учлары йомарланды. Аның күз алдыннан Самат үгеп киткәндәй булды. Самат ана: «Курыкма, мин синең белән!»—дип әйтә башлауга каяндыр Фәридәләр, Камилләр килеп чыкты да аяк астындагы пычракны учлап-учлап Саматка атарга тотындылар. Саимә ирен якларга теләп арага кергән иде, пычрак үзенә тиде. Тыны кысылды, сулыш авырайды, үпкә-бавыры бугазына менгәндәй булды. Гомер җебе зыңгылдап тартылды.
амил шушы авыл егете. Армиядән кайткач физкультура укыта башлады Янәшә-тирәдә милли көрәш буенча батырлыкны ике ел рәттән инде үз кулында тота. Урта буйлы, киң җилкәле, җирән чәчле. Тәкәббер, аерата хатын-кыз алдында борынын чөя. Әмма егерме биш яшьлек бу егетнең Саимә каршында тәкәбберлеге какшады, әй. Жде туры килсә-килмәсә дә кыз артыннан тагылырга тырышты.
—Химия туташ тирәсендәрәк булыйм әле, әйбәт кенә берәр химик реакция килеп чыкмасмы, дим. Берни чыкмаса, лаборатор опытлар ярдәм итәр бәлки,—дип мәгънәсез генә шаярткалап та алгалады. Тик Саимә битараф. Камилнең бу кыланышлары аның саруын гына кайната, һәрчак дымлы, шактый тупас, кайтарылып торган иреннәре, тар маңгаена төшеп торган жирән чәчләре һәм бернигә исе китмәгәнне чагылдырган төссез күзләре Саимәне үзенә тарта алмады Бары тик ихластан көлгәндә генә аның йөзенә ягымлылыкның саран билгеләре чыга. Көлгәндә ул йөзе белән генә түгел, бөтен гәүдәсе белән көлә. Ә гәүдәсе—чын мәһабәт ирләр гәүдәсе. Аңардан ниндидер кыргый көч бөркелә һәм шушы көче— тазалыгы белән масая иде ул. Саимәнең үзеннән бер яшькә олы икәнен белгәч, тыелыбрак йөргән иде. Ә кичә клубта Саимә аны яңадан җилкендереп җибәрде. Яшь аермасын оныттырды. «Шәп җырлый икән, чукынчык. Уен вакытында үзен тотышлары, тыйнак кына елмаеп куюлары барысы да үзенә килешеп тора, шайтан алгыры. Бу кызны кулдан ычкындырырга ярамас»,—дип уйлады ул. Ә Саматның Фәридәне калдырып, клубтан Саимә белән бергә чыгып китүләре, билгеле инде. Камилгә ошамады. «Шалиш, брат, ничу монда сиңа кызлар котыртып йөрергә, без дә төшеп калганнардан түгел! Көрәшче Камил, диләр безне!»—дип күкрәгенә сугып куйды ул.
Икенче көнне кичен Камил туп-туры Хәдичәләргә китте. Юлында Фәридәне очратты.
—Нишләп үзен генә барасын әле? Саматың кая?—дигән булды егет. —Ул районда, агрономнар җыелышына киткәние.
—Җыелышта, пычагым, Саимә янындадыр әле. Авызыңны ачып йөрсән, Саматыңны шәһәр кызлары тиз каптырыр. Күрдеңме, кичә ничек җырлады, Саматын эреп төште. Клубтан Саимәнең итәгенә тотынып чыгып китте.
Камил кызның йөрәгенә ут салып үз юлыннан атлады. Билгеле, Фәридәнең бу вакытта авылның үзәк урамында йөрүе тикмәгә түгел иде. Районнан кайтучылар фәкать шушы юлдан үтәләр. Ничек кенә булса да
К
Саматны очратып сөйләшәсе, кичәге үпкә ләвен җиткерәсе килә иде анын Өмет дигән сихри тойгы әле бөтенләй өзелеп бетмәгән Бәлки, мине сынар өчен генә шулай кылангандыр, дип үзен юатырга тырышты Нишләп сон һаман кайтып җитми0 Ни аты. ни үзе. Ат караучы Шакир абый да аптырашта.
Фәридә яныннан киткәч. Камил адымнарын кызулата төште Саматнын Саимә янында булуына шиге үсә барды Районнан безгә күп дигәндә ат белән бер сәгатьлек юл. ә хәзер сәгать сигез тулып килә
Ишек каккан тавышка Саимә дерт итеп китте Самат ничек тә килми калмас, дип көткәндә ишек шакылдавы анын өметен канатландырып җибәрде «Менә бит, килде, килде! Камил тәре, күнелемнен бөтен ямен алган иде шул. җүнсез».— дип уйлап тиз генә өйалдыма атылды, һәм үзен тыныч тотарга тырышып, пышылдап кына:
—Самат, синме?—дип каушавыннан тыны кысылып ишекне ачып җибәрде.
— Юк шул. Саимә, бу мин әле—Камил. Саматынны юлда күрдем Фәридә белән җитәкләшеп каядыр баралар иде Авызлары—авызда, мин сина әйтим. Самат бик кызык нәрсә сөйли иде. ахрысы. Фәридәсе шырык-шырык көлә. Кичә синен шаян уен барганда, үзенне күрсәтергә теләп, озын җыр җырлавыннан көлгәннәрдер, бәлки,—дип сөйләнә- сөйләнә эчкә узды Камил.
Сүзләрнен Саимә йөрәгенә агулы ук булып кадалуын кызнын караң-гыланып калган йөзеннән үк күрде ул. Беренчедән. Саматнын монда юклыгы шатландырса, икенчедән, горур, тәкәббер кызнын мин-минлегенә сугарга жай таба алуы куандырды аны
Камил хәйлә-мәкергә шактый оста иде Шуна күрә ул башта Саимә янына түгел, ә Хәдичә апа янына килгән булып кыланды Хәдичә апага төрле мәзәкләр сөйләп көлдерде Әлбәттә, анын мәзәкләре. Хәдичә апага кушылып, көлүләре бик ясалма чыкты. Сизгер күнелле Хәдичә апа егетнен йомышы үзендә түгеллеген тиз төшенде һәм сәбәп тапкан булып, зур якка чыгып китте
Икәүдән-икәү генә калгач, бүлмәдә авыр тынлык урнашты Камил әрле-бирле йөренде Саимәнен бу сөйкемсез сөякне тизрәк чыгарып җибәрәсе, ялгыз калып күз яшьләренә ирек бирәсе килде Ә Камил үз алдына сөйләгәндәй:—Самат белән Фәридәнен аралары шактый ук якын бугай,—диде,—Икесен тоташтыручы яна жан туа калса, партия .нарны өйләндереп куярга да күп сорамас. Андый башбаштаклыкка партия беркайчан да түзеп тормады һәм түзмәс тә.
Саимәнен битараф кыяфәттә утыруын күргәч. Камил кызга бүтән яктан һөҗүмгә күчте: «Их Саимә, яратам бит мин сине Беренче күрүемнән бирле яратам Үземне жинәргә дә тырышып карадым, әмма онытырга теләгән саен ныграк ярата барам Ышан мина, Саимә, ялгышмассың»
— Нәрсә, яңа кеше дип син дә мине сынап карамакчымы’ Берегез дә кирәкми! Мәхәббәт турындагы әкиятләрегезне бүтәннәргә сөйләгез Әнә ишек, әнә тотка—минем эшләрем бар. Әкият тыңларга вакытым юк!
Саимә ишекне барып ачты
—Эх. Саимә! Тәки аңламадың,— диде Камил, адымнары авыр иде
әридә, яшьләр төркеменнән аерылгач, кеше күзенә чалынмас өчен авыл башындагы ялгыз каенга таба юнәлде
Тулы айлы көзге төн. Тын гына назлы жил исә. Карт каеннан берән-сәрән коелган сары яфраклар, анын иңнәренә кагылып, түбәнгә таба тирбәлә тирбәлә очалар Җирдәге ишләре янына төшкәч, берсенен- берсе хәлен белгәндәй кыштырдап куялар Каенның үзенен дә шаулавы җәйдәгечә горур түгел Ничектер монсу гына ялгыхтыгыннан зарланып
Ф
уфылдаган кебек ишетелә. Нигә бу бичара каен ялгыз икән? Каенны һәм үзен кызганудан Фәридәнен күнеле тулды, каенны назлап сыпыра башлады. Йә Хода, җәрәхәтләнеп беткән каен кәүсәсендәге балта һәм кадак эзләре бичараның озын гомере буена кешеләрдән күргән газаплары турында сөйли түгелме сон? Әгәр шушы минутларда ул телгә килә алса, йөрәге тулы хәсрәтле кызга ниләр сөйләр, нинди киңәшләр бирер иде икән? «Түзә алсан, түз инде, балакаем, сабыр ит, мин гомерем буе ялгыз булдым, бирешмәдем»,—дияр идеме? Әллә: «Ялгыз кала күрмә, миннән гыйбрәт ал»,—дип кисәтер идеме? «Кайда соң син, Самат бәгърем? Әгәр син, мина якынаю юлында булсан, каршына төннәр буе йөгерергә риза бит мин Җитәр, җитәр, жүләрләнмә кызый, сәгать уникенче китте. Кайтып ятыйм, әни борчыла торгандыр»,—дип уйлап кузгалуы булды, ерактан-ерактан тонык кына жыр тавышы ишетелде. Фәридә баскан урынында катып калды. Самат җырлый түгелме сон9 Әйе-әйе, ул җырлый, димәк, кайтып килә. Фәридә шул якка томырылып йөгерде, тыны кысылды. Каршысына йөгерүче кызны күргәч, Самат җырын өзеп, атын чыбыркылап куа башлады. Килеп җитүгә:
—Фәридә! Ни булды? Бу вакытта берүзен кая барасын?—дип аптырады.
Фәридә сүз әйтерлек хәлдә түгел иде. Саматның күкрәгенә капланып үксеп җылап җибәрде. Самат аны тынычландырырга тырышты.
Күшегеп беткәнсең бит, кызыкай, бөтен гәүдән дерелди. Шушы вакытка кадәр курыкмыйча басуда йөрденме? И жүләркәй-жүләркәй...
—Самат, бәгърем, ни булды сина? Кичә нигә мине ташлап киттен? Әллә арага дошман сүзе кердеме? Үзен беләсен, мин сина бөтен гомеремне багышлаганыем. Җанымны да жәлләмәс идем, тик анысы Ходай Тәгалә кулында. Инде нишлим? Кулымнан эш, тамагымнан аш төште. Якты көнем кара төнгә әйләнде Ә син нигә болай сонга калдын? Җыелышыгыз биштә үк бетте бит, телефоннан чылтыратып белештем.
—Фәридә, тыңла әле. Мин үземне анламый башладым. Аны күргәннән бирле әллә нишләдем. Күнелем гел ана тартыла. Син ярсыма, Фәридә. Мине анларга тырыш һәм беразга гына булса да үз иркемдә калдыр. Бер-беребезне сынап карыйк. Бәлки, бу халәтем үтеп китәр. Хәзергә мин сина берни әйтә алмыйм. Йә бу минем бәхетемнең, йә бәхетсезлегемнен башы. Бүгенге сонга калуымнын сәбәбе дә шул. Институтта бергә укыган иптәшемне очраттым Анын белән бик озак ресторанда утырдык, хәлемне ана сөйләдем. Анардан кинәш соравым идеме, белмим. Ул исә «үзеңә кара» дан узмады.
Сөйләшеп кайта торгач Фәридәләрнең өе турысына килеп җиттеләр. Фәридә теләр-теләмәс кенә тарантастан төште дә сүзсез генә капкага таба юнәлде.
♦ * *
ртәгесен көтү каршылаган чакта Хәдичә Саматны очратты. —Хәдичә апа, бүген сезгә кич утырырга җыенам, әгәр сез каршы булмасагыз,—диде Самат.
—Ник каршы булыйк. Кил, тик Фәридәң нәрсә әйтер бит. Син, егеткәем, ике кибән арасында кайсын ашарга белмичә ачтан үлгән ишәк хәлендә кала күрмә.
Самат бу сүзләргә үпкәләмәде. Чөнки аңың халәтен Хәдичә дөрес бәяли иде.
Саимә Саматны салкын каршылады. Әмма егетнең ачык чырае, йомшак сүзләре, юк-юк та, Хәдичәгә сиздермәскә тырышып, бер күзен кысып Саимәгә серле итеп карап куюлары кичәге үпкәләүне бераз таратты.
—Җәмәгать, әллә чәй куеп җибәрәсезме? Бераз күчтәнәчләрем дә бар иде,—дип Самат тартмалы конфетны һәм такта чәйне өстәлгә куйды.
—И-и-и, рәхмәтләр яугыры. Районнан апкайткансындыр инде
И
боларны,—дип Хәдичә күчтәнәчләрне яллы
Саимә самавыр куйды. Чәй эчкәндә сүз үзеннән-үзе ялганып торды Саимә дулкынлануын сиздермәскә тырышып:
—Кичә әллә бик сон кайттынмы9—дип сорап куйды
Саматның йөрәге дерт итеп куйды Әллә кичә Фәридәне тарантаска утыртып кайтуымны Саимәгә берәрсе җиткергәнме, дигән шик күнеленнән йөгереп узды. Ләкин Саимәнен күзләрендә ачу түгел, бары тик сорау гына күргәч, тынычлана төшеп, дусты белән ресторанда утыруы хакында сөйләп бирде.
—Мине сагынып көтүче юк ич,—дип шаяртты ул.
—Бар, дип уйларга кирәк иде
—Моннан соң уйлармын, җаныем
Саматның «жаныем» дигән сүзе кызнын күңелендәге ташны алып атты Димәк, кичә Камил алдаган. Фәридә белән Саматның авызлары авызда иде. дип Саимәнен йөрәгенә юри яра салырга теләгән
Саимәнен уйланып калуын күреп. Самат
—Әллә вакытсызрак килдем инде,—диде.
Шунда гына Саимә уйларыннан айнып киткәндәй булды
— Юк. юк. Самат, бик вакытлы килдең, рәхмәт,—дип ягымлы карашы белән егетне иркәләп алды
Алар бу кичне бер-берләренә тагын да якыная төштеләр Кызнын матур итеп артка өеп куйган чәчләре, савыт-саба тирәсендә кайнашканда йөгерек куллары, каймалы чүәк кигән төз һәм тулы балтырлы аяклары, юка җәйге күлмәк эченнән калкып торган күкрәкләре, сыгылмалы зифа гәүдәсе Саматка әкияттәге чибәркәйне хәтерләтте Хәдичә апа бу ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт җепләренең торган саен ныграк үрелә баруын күреп-тоеп утырды һәм күнеленнән «Хәерлегә булсын!*—дип нәтиҗә чыгарды
—Самат. Габделхәй абыеңнан калган тальян бар бехлә. «Галиябану* көен уйнап җырлагыз әле. Сугышка китәр алдыннан Габделхәем гел шул көйне уйный иде Бик матур уйный иде җанашым Үзе сугышта югалды, гармуны белән мин ятим калдым,—дип чыланган күхләрен алъяпкычы белән сөртә-сөртә түр сандыктан гармунны алып бирде Самат гармунны бераз тарткалап-кычкырткалап алды һәм әкрен генә «Галиябанужы уйный башлады Гармун монына көчкә генә түзеп утырган Хәдичә алъяпкычын битенә каплап үксеп җибәрде Яшьләр унайсыхтанып калдылар
—Хәдичә апа. ирегездән соң бу гармунны бер кешенен дә уйнаганы булмадымы әллә? Сезгә авыр булса, мин уйнаудан туктыйм
— Юк. юк. зинһар уйна, җырын да җырлагыз. Хәтергә әллә ниләр килде, сөйлим әле үзегезгә.
Хәдичә күзләрен сөртте, инде суынып өлгергән чәен бер йотып куйды да күнеленә якын хатирәләргә кереп китте
Сугыш алдыннан безнең авылга әртисләр килеп «Галиябану* театрын күрсәткәннәрне Минем Габделхәемнең әртис Галиябануга күзе төште ләбаса Шул көйне уйный да җырлый, уйный да җырлый Икенче көнне бездән дүрт чакрымдагы әртисләр туктаган Алмагачлы га киткән бу Ә без аны эштә дип көне буе көттек. Төнге уникедә генә кайтып керде Кайда йөргәнен әйтү юк. ашарга утыру юк—гармунын алды да шомырт төбенә утырып уйнады да уйнады. Уйнап кына утырса бер хәл иде. Галиябану сүзләрен җырлады да әле
Кече яшьтән бирле сөешеп. Күзебез күзләрдән китмәде. Ходай насыйп итмәде
Әкрен генә янына чыктым. Шактый салмыш икән, әй Күршеләрдән уңайсызлансам да. аны-моны әйтмәдем Уйнап-җырлап туйгач үзе кереп ятар әле. дидем Төне буе утырды бу гармуны белән юанып Тан беленгәч кенә туктады
—Хәдичә, син рәнжемә инде,—дип мине кочаклап алды үзе- Мине әллә нишләтте бу Галиябану. Җыры бигрәк үзәкне өзде...
Хәдичә көрсенеп куйды һәм:
—И-и-и Аллам! Хәзер барысы да сагынып сөйләргә генә калды шул,—дип сүзен йомгаклады.
Самат гармунда уйнап әкрен генә жыр сузды.
Тан әтәчләре кычкыра. Әллә тан ата микән. Тәрәзә ачып карап калды Галиябану, сылуым иркәм. Әллә ярата микән.
Саимә дә түзмәде, ана каршы жыр белән җавап бирде.
Сине сөйми кемне сөйим,
Син бит егет солтаны.
Хәдичә исе китеп:
—Сөбханалла!!! Сез әртисләрне дә уздырасыз икән. Әйдәгез, клубта «Галиябану»ны куегыз әле. Авыл халкының исе китсен. Абау жаным, бигрәкләр дә пар килгәнсез икән. Әллә инде бер-берегезне көтеп йөргәнсез шунда...
—Хәдичә апа, сезнен бу сүзләрегездән сон минем монда гына каласы килә башлады.
—Юк инде, Самат, бу йорт басымчак ителә торганнардан түгел. Иртәгә яңадан килерсен, Алла боерса. Кичкә кыстыбый пешерербез, син «Галиябану»ны уйнарсың. Габделхәем кайткан күк булды. Ул да синең рәвешлерәк таза буйлы иде, гармунда да өздереп уйный иде. Бүген төшемә керсә ярарые. Саимә, кунакны үзен озатырсың, мин кереп ятыйм инде,—дип Хәдичә апа икенче якка кереп китте.
ыр эшләре тәмам. Бәрәңге дә алынып бетте. Колхоз идарәсе уныш бәйрәмендә юмарт кыланды. Клубны өръянадан бизәделәр. Мәктәп ашханәсендә бәйрәм ашын мулдан хәзерләделәр. Күнел ачу уеннары һәм концерт программасын Самат төзеде, Саимәсе ана теләп ярдәм итте. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигәндәй, тырышулары бушка китмәде. Бәйрәм күңелле узды, халык канәгать булды. Тик Фәридәнен генә күңеле төшенке иде, Самат белән Саимәнен парлап җырлыйсын ишеткән иде, шуңа күрә концертка калмады. «Тапты егетнен йомшак ягын,—дип уйлады ул.—Жыр аракы белән бер Егетләрне исертә. Ләкин шуны исеңнән чыгарма, Саимә, монлы кеше бәхетсез була!»
Авыл халкы концертны аеруча ошатты. Парлы җырдан сон Саимәнен үзен генә дә кабат-кабат җырлаттылар.
аимәнен тулгагы тукталып торган арада палатада жанлы гына әнгәмә башланды. Зәйтүнә төрле мәзәкләр сөйләп көлдерде. Саимә Зәйтүнә белән якыннанрак танышмавына көрсенеп тә куйды. Ә бит Зәйтүнә апаларнын балалары Саимәдә укый. Хәлләренә керергә мөмкинлек бар иде Алты балалы гаиләнең тормышы җиңелдән түгелдер. Ире—Шакир абзый колхозда ат караучы.
Саимәнен авыл халкына торып-торып исе китә. Монда кешеләр бер-берләренә ярдәмчел. Саимә шәһәрдә үсеп, мондый хәлне күрмәгән- лектән. яхшылык иткән кешеләргә кайвакыт шикләнеп тә карый. Әмма
К
С
соңыннан үзенең ялгышканын күреп, тирән оялу кичерә Менә бүтен дә ул Зәйтүнә апага:
—Сине палатабызга салгач җиңелрәк булып китте әле. Зәйтүнә апа—диде.—Мин бу газапларга чыдый алмыйча үләрмен ахры, дип уйлый башлаган идем.
—Үлмисен! Бала табучы ананын үләргә хакы юк. Без иребез өчен дә, балабыз өчен дә асубый кирәк бит.
—Анысы шулай,—дип килеште Саимә —Саматым бик малай көтә инде. Тизрәк алып кайтып бирәсе иде үзенә.
—Кайтырсын. Алла боерса, барысы да әйбәт булыр Беренче баланы тапканда борчылына инде ул,—диде Зәйтүнә һәм елмаеп —һич онытасым юк. мин Фәритемне Казанга ит сатарга баргач таптым.—дип дәвам итте — Шулай. Казан бульнисында ятам Күрше караватта яшь кенә бер маржа тулгаклый Бар сүзе: «Ой. мама, бульше не дам. ой маминка. бульше не дам!» Икенче янымдагы татар хатыныннан «Әнисенә нәрсә бирмим ди сон ул?»—дип сорагач, теге хатын көлде һәм: «Әнисенә түгел инде, иренә»,—диде Шулай. Саимә җаным. ул марҗа гына түгел, без һәммәбез шундый. Авыр чакта ирләребезгә борылып та карамаслык булабыз, хәлебез бераз җиңеләйдеме—алар кирәк
Зәйтүнәнең сүзләреннән Саимәнен күңеле күтәрелеп китте. Ә яхшы кәеф белән Самат һәрвакыт янәшә. Саматның беренче мәртәбә аны кинога чакыруы, өйләнешергә тәкъдим ясавы исенә төште.
... Сихри тыныч кич иде. Күктә йолдыхтар атыла да. егет белән кызның хисләр елгасы агымын көчәйтә. Шунда Самат хисләр ташкынына тагы да куәтле ашкыну өстәп:
—Саимә, икебезнен дә яшьләребез бара. Бер-беребезгә карап туя алмыйча тилмереп йөрибез. Өйләнешеп куйсак. Аллага тапшырып, гел бергә булырбыз. Әйдә, Яна елга туй ясыйк!—диде.
— И-и жанкисәк. кем әйтмешли, минем кулымны соравын булдымы инде бу?
Икесе дә шаркылдап көлеп җибәрделәр. Саимә бу тәкъдимне күптән көтә иде. Шатлыгы эченә сыя алмыйча йөзенә чыкты, ике бите кызарып пешкән алма төсенә керде. Күзләреннән сирпелгән наз тулы караш егетне әллә нишләтеп җибәрде. Ул түземсезлек белән Саимәне кочаклап күкрәгенә кысты да:
—Саимәм, сайрар сандугачым минем! Без бик бәхетле булырбыз дип пышылдады —Әгәр үпкәләмәсен, бер шартым бар иде
— Шартыңны әйтеп кара, үтәрлек булса үтәрбез.
Саматка моны әйтү авыр, ләкин әйтмичә дә яра.мый иде
—Ни. Саимә, шарт дигәч тә. бәлки шарт та түгелдер инде ул Тик син мине дөрес аңла. Мин саф кызга гына өйләнергә сүз биргән идем
Саимә башта Саматнын сүзләренә төшенә алмыйча торды, ә мэгьнцсе аңына барып җиткәч, башына күсәк белән тондырылган кешедәй, миңгерәүләнеп калды. Бераздан гына:
— Ни дигән сүз бу. Самат.* Мине мыскыл итүенме? Мине урам кызына санавынмы’—дип кызып китте.
Кинәт кенә йолдызлар сүнде, төн дөм караңгыланды Саимәнен бу минутта авылны да. Саматны да ташлап качасы килде Әле генә йөрәгендә талпынган бәхет кошының сайравы тынды.
-Саимә, мин сине рәнҗетергә теләмәдем. Әгәр сүзләрем урынсыз булган икән—гафу ит Ләкин, минемчә мәхәббәт илаһи көч булса да. яраткан кешеләр арасында алдан аңлашу кирәк. Яраткан кешене гомерлеккә сайлыйсын Ә минем бу сүзләремне авызы бер мәртәбә пешкән кешенең салкынны да өреп кабарга теләве итеп анла
Саматнын сүзләрендә хаклык барын акылы белән аңласа да. Саимә нен йөрәге «Ул мина ышанмый, ышанмый!»—дип типте Акыл да бирешергә теләмәде: «Нигә мондый сүзләргә ул кадәр рәнҗергә сон? Әйе. авыл кешеләре шәһәр кызларын җилбәзәккә санаучан Хәер, авылның
да, шәһәрнен дә язылмаган кануннары бар: йөргәндә егетләргә җиңелрәк холыклы кызлар ошый, ә өйләнгәндә саф кызлар кирәк Берәү булса, әдәп саклап эчендәге шикләрен яшерер иде. Самат һәркем уенда туарга мөмкин булган сорауны кычкырып әйтте. Бары шул гына. Саф кыз үзенен сафлыгын кычкырып әйтергә оялырга тиеш түгел.
Акыл белән хисләр арасында әнә шундыйрак бәхәс барды. Монарга Саматнын кайнар пышылдаулары өстәлде. Ахыр чиктә акыл бизмәне баса төште. Саимәнең кызуы сүрелде. Самат:
—Ахмак соравым белән рәнҗетүем өчен гафу ит, Саимә,—дип кызнын калтыраган кулларын учларына алды.
—Мондый сүзне йөзгә бәреп әйтеп буладыр дип уйламый идем. Бәлки, син хаклыдыр. Чөнки без бер-беребезне бик аз беләбез бит әле. Ә күңелендәге шигеңне куып тарата аласын, Самат. Мин...
—Ышанам, ышанам, Саимә! һич икеләнмим шулай да әйтүне тиеш санадым. Бергә булыйк, Саимә. Мәнгегә бергә!
—Бер-беребезне бик аз беләбез бит...
—Яши-яши белербез. Ризалыгыңны бир. Саимә. Бер атнадан туй итәрбез. Сине башта әниләр белән таныштырырмын. Аннары сезнекеләргә китәрбез.
Саматнын соңгы сүзләреннән Саимә кинәт коелып төште. Керфек араларыннан яшь бөртекләре бәреп чыкты. Әнисенен сонгы минутлары, хушлашу сүзләре йөрәген телгәләп үтте. Саимәгә бу чакта унтугыз яшь тулмаган иде әле. Әтисе сугышта һәлак булды. Әнисе ягыннан туганнары Чиләбедә яшиләр. Сирәк кенә хат алышудан башка элемтәләре юк.
—Самат, мине сорап барырдай бер генә якын кешем дә юк шул... дип Саимә егетнең күкрәгенә капланды.
—Борчылма, тынычлан. Зату минем яктан туганнар ишле. Без алты ир, ике кыз туганнар үстек. Әни кече энем белән яши. Төпчек булса да миннән алда өйләнде, инде малай үстерәләр. Танышкач барысын да күрерсең-белерсен әле. Алар сине һичшиксез ошатачаклар.
Вәгъдәләшеп сүзләр беркетешкәч һәр икесе тынычланып калды. Туйга әзерләнү башланды.
Туйлар матур гына үтте. Яшьләр Хәдичә өендә яшәүне кулай күрделәр. Хәдичә үзе дә Саимәнен башка җиргә күчеп китүен теләмәде. Бик ошады ул ана. Инде әкрен генә җырлап та җибәрсә, бөтен эшен ташлап, онытылып тыңлар булды. Кайчак:—Бәхетләрең генә булсын иде, балакай, —дип куя иде.
Туйдан сон ике атна буе Хәдичә, яшьләрнен үзләрен генә аулакта калдырып, кунарга күршесе Гайшәгә йөрде. Кияү белән килен мунчасын да, таңнан торып бик хасиятләп үзе якты. Яшьләр кергәнче берәр дошманы-фәләне мунча ташына тавык тизәге салып чыкмагае дип, үзе үк саклады да. Бу көнне ике күрше хатыннын сөйләшер сүзләре күп булды. Сәгать тугызларда Хәдичә әкрен генә яшьләрнең ишеген какты. Ишекне Саимә ачты. Күз төпләре сизелер-сизелмәс кенә зәңгәрләнеп, йөзе сулыгып киткәнрәк күренсә дә, кәләш бик шат иде. Бәхете тышкы якка чыккан. Үзе ояла, Хәдичә апасынын күзләренә туры карый алмый. Кызнын йөзен күрүгә Хәдичә үзенен Габделхәй белән булган беренче төннәрен күз алдыннан үткәрде. Ул арада күршесе дә кереп җитте
—Әле кайчан гына без дә шулай бәхетле идек бит, Гайшәкәем. Бәхетләре ахыр көннәренә кадәр барсын. Без күргәннәрне Ходаем аларга күрсәтмәсен. Газизләребездән аерылып, яшьтән тол калып, ир белән йоклау рәхәтләреннән мәхрүм булуларыбыз да бик житкән.
—Син әле Габтелхәен белән алты ел чүкердәшеп яшәп калдын. Ә мина ир рәхәте алты көн дә тәтемәде. Кавышуыбызның нәкъ алтынчы көнендә. Алланын каһәре төшкере, сугыш Сабирымны кайнар куенымнан суырып алды да ут эченә илтеп салды. Ярар, Хәдичә, сүздән коймак пешмәс, мунчадан чыгышларына кияү коймагыбыз майда йөзсен.
Ике күрше чүгкердәшеп мич тирәсендә кайнаша башлады. Берсе
чүпрәсен салып коймакка камыр туглады, икенчесе мичкә ут тергезеп җибәрде Читтән карап торганда алар үз балаларын өйләндерүче аналарга ошаган. Тормыш авырлыгы аларнын күнеленнән башкалар бәхете өчен шатлана алу сыйфатын юып төшерә алмаган иде
Мунчадан сон Саимә Хәдичә апасына рәхмәтләрен әйтергә Гайшәләргә сугылды Бөтен өйгә хуш исләрен тараткан, парлары чыгып торган кайнар мич коймагын күргәч, әйтәсе сүзләрен онытып җибәрә язды Бик тә ашыйсы килгәнен анлады.
— Коймакларны ала чык. балакаем. Беренче мунчадан сон чәйне икегез генә кияү коймагы ашый-ашый рәхәтләнеп эчегез. Кичкә. Аллаһы боерса, кияү пилмәне пешерергә торабыз, анысына монда керерсез. Гайшә апан пилмәнне бик тәмле пешерә ул. Бу көннәрне үзегез генә булыгыз әле. Сөешеп туя алмый торган чагыгыз. Сәвит биргән өч көнлек ялыгызнын. урыслар мидәвәи мисәс диләр бугай, рәхәтен күрегез Без ашарыгызга хәзерләп кертеп торырбыз. Ходайга шөкер, көтү куасыгыз, эшкә барасыгыз юк әле.
—Сез безгә әнием хөрмәтен күрсәтәсез—Саимәнен күзләре дымланды. Яхшылыгыгызны мәнге онытмам... Саимә тәлинкәгә өелгән кайнар коймакны күтәреп Саматы янына ашыкты.
Хәдичә белән Гайшә яшьләрдән сон мунчага кергәч исләре китте Бөтен җирдә тәртип, алгы якнын сәкесенә өр яна җәймә җәелгән Саимә җәймәсен оныткандыр, алып куйыйк дисәләр, җәймә астындагы утызлык акчаны күреп, икесе берьюлы шаркылдап көлеп җибәрделәр
—Сөбханалла! Борынгы йолаларны да беләләр икән. Мунча ягучыга кияү бүләге монысы. Егет юмарт икән, рәхмәт төшкере! Димәк, кәләштән бик канәгать дигән сүз инде бу,—дип әхириләр мәгънәле генә елмаештылар Өйләнүенә өч ай тулганда Саматны колхозга рәис итеп сайладылар Элеккеге рәис Сәгъди абзый пенсиягә китәр алдыннан
—Энем, безнен авылда төпләнергә туры килер сина. Үз урыныма тәкъдим итәм сине Белемен, тырышлыгын бар, үҗәтлеген дә җитәрлек Авыл халкы үз итеп өлгерде үзенне. Райкомда ризалар, тәвәккәллә, энем,—дигән иде.
«Сәгъди абзый алдан кайгырткан икән. Әйтәм аны. былтыр партиягә керергә димләгән иде Партия дигәннәре менә нәрсә өчен кирәк булган икән»,—дип уйлады Самат һәм каршы килеп тормады. Шулай да
-Ышанычыгыз өчен рәхмәт. Сәгъди абзый. Тик булдыра алырмынмы —дип икеләнде
— Булдырырсың!—дип кырт кисте өлкән агай Әмма хисапчын белән бергә эшли алмассыз, пожалуй. Дөрес. Фәридә акылсыз кыз түгел, эшен дә белә Ләкин, үзен чамалыйсындыр, кызлар гыйшкын кире какканны гафу итмиләр,—диде Сәгъди абзый һәм Фәридә белән үзе сөйләшергә булды.
Фәридә монарчы буш торган мәктәп завхозы урынын белешкән икән инде Колхозга район финанс бүлегендә эшләүче егет бухгалтер булып кайтты
Яшь рәиснен язгы чәчүне тиз һәм сыйфатлы уздыруы район җитәкче- ләренен Саматка ышанычын ныгытты. Партия райкомынык беренче секретаре Әхмәдиен, колхозга бер килгәч. Саматка:—Тамырны тирән җибәреп яшәгез, егетем —диде —Гел өйдәшләр булып яшәмәссез бит. үзегезгә өй салу хәстәрен күрегез. Булышырбыз
әридә белән бер мәктәптә эшләү Саимә өчен жинел булмады. Йорт салу мәшәкатьләре дә күп вакытны алды. Самат ике көннен берсендә дигәндәй әле район үзәгенә, әле Казанга чаба колхозга теге кирәк, бу кирәк, аларны булдыру өчен кемнәрнедер җайларга кирәк
Ф
Рәхмәт инде Сәгъди абзыйга, четерекле мәсьәләләрдә акыллы киңәшләре белән Саматка ярдәм итәргә тырышты.
Саимә түземсезлек белән балага узуын көтте Кайвакыт үзенде үзгәрешләр сизеп дулкынлану кичерде. Өмете акланса, Саматка әйтег шатландырырмын, дип очынып йөрде. Әмма, менә уздым, менә уздым дип йөрүләре организмнын чираттагы ялгышуы булып чыга да Саимәнен кәефе бозыла иде. Мондый көннәрдә ул кырыслана, көйсезләнә, Саматка караңгы чырай күрсәтергә дә күп сорап тормый.
Ел ярым тирәсе вакыт йорт салу, өйне жиһазлау-бизәү эшләре белән үтте. Шулай да ул бәбәйгә узу өметен күңеленнән чыгармады Эшләре саега төшкәч бу уй анын бөтен барлыгын биләп алды, сабыр канатларын сындырды. Ул бер көнне, Казанда күп кенә баласыз хатыннарны балалы иткән, бик дәрәҗәле хатын-кыз профессор булуын ишеткәч, күренеп кайтыйм әле, дип тәвәкәлләде Профессорның эш урынын тиз тапса да, чираттагы кешеләрнең күплегенә гаҗәпкә калды. Чират көтеп утырганда ниләр генә уйлап бетермәде. Әгәр... әгәр, син беркайчан да балага уза алмаячаксың, дисә нишләрмен? Фәридәнең кеше аркылы ишеттергән сүзләре исенә төште «Саматка әйттем әле, нәрсә, хатынын кысыр булдымы әллә, дидем. Мин бит сине беләм: кысыр хатын белән барыбер тормаячаксың. Синең бөтен хыялын—тизрәк кулларында бала чөеп уйнату. Ә мин сина әллә ничә тупырдап торган малай табып бирәчәкмен. Үзен дә ишетәсеңдер, Камилнең минем арттан ничек йөргәнен, бусагабыздан яучылары өзелеп тормый. Минем синнән башка беркемгә карамаганымны белеп яшә,—дип әйттем әле »—дигән көндәше Чыннан да, соңгы вакытта Самат үзгәрә төште бугай. Күтәренке күнел- лелеге, йомшак иркә сүзләр белән эндәшүләре азая бара кебек. «Саимә, нигә син балага уза алмыйсын икән?»—дигән соравы ешайды. Берничә мәртәбә салгалап кайтты. Кызмача чакларында сорауларның тагын да авырракларын ычкындырды Самат. «Әгәр безнен балабыз булмаса нишләрбез икән? Синең бу турыда уйлаганын бармы? Минем балаларны бик тә яратканымны беләсеңме син? Яшәүнен мәгънәсе, минемчә, үзеннен дәвамынны калдырудыр». Монын шулай икәнен Саимә белмиме? Ул бит инде яшертен генә күрше авылдагы бер карчыкка да барып карады Карчык ана өшкереп ниндидер дарулар биргән иде, файдасы гына тимәде. Менә хәзер бирегә килде. Чират җитте. Озын буйлы, бик сөйкемле йөзле бу ханым Саимәне зур игътибар белән карады. Анын аналарча йомшак итеп саф татарча сорашулары, кирәкле урыннарны артык авырттырмыйча гына баскалаулары Саимәнен күңелен йомшартып ук җибәрде Күзеннән яшьләре түгелеп киткәнен сизмичә дә калды.
—Зинһар, ярдәм итә күрегез. Балам булмаса ирем минем белән тормас, дип, борчылам, бер-беребезне бик яратышып өйләнешкән идек...
—Борчылмагыз әле, элгәре анализлар алыйк...
Саимә, анализларның нәтиҗәсен көтеп торганда, әллә ниләр уйлап бетерде, күз алдыннан берсеннән-берсе күңелсез вакыйгалар йөрәкне тырнап узды. Саматсыз калу—айсыз, кояшсыз калу белән бер булып тоелды. Бәхетенә, анализлары әйбәт икән. Бу турыда белгәч, Саимәнен шатлыгы эченә генә сыеп бетә алмады, тышка бәреп чыкты. Үз гомерендә беренче күргән профессор ханымны, рәхмәтен әйтә-әйтә. кочаклап ук алды.
—Ярый, тынычланыгыз, әле сезнең белән генә эш бетми, акыллым Ирегезне дә тикшерергә кирәк, бәлки, гаеп анардадыр. Әгәр ирегез ягыннан бары да яхшы булса, мина тагын бер килерсез әле.
Сөенеченнән Саимә авылга ничек кайтып җиткәнен дә сизмәде. Саматка барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ана да кичекмәстән тикшеренеп кайтырга кирәклекне аңлатты. Самат хатынының сүзләренә рәнҗеде.
—Безнең нәселебездә юк ул кысырлык! Әгәр мин тикшеренеп йөрсәм, бөтен авыл миннән кычкырып көләчәк. Син шуны телисенме?— дип ярсуын тыя алмады.
—Юк, жаныем.—дип иренә сырпаланды Саимә,—без бу хакта беркемгә әйтмәбез. Самат, минем дә бит балалар сөясем килә.
Саимәнен йомшаклыгы Саматның кирелеген жинде. Ул.
—Ярар, мин иртәгә барыбер Казанга барам, жаи чыкса, тикшеренеп тә кайтырмын,—диде.
Икесе дә тынычланды Саимә Казаннан алып кайткан тәм-томнар белән бәйрәмчә өстәл әзерләргә кереште. Самат баянын алып өздереп уйнап җибәрде. Ул кичне нинди генә көйләр уйналмады ла. нинди генә җырлар җырланмады Күптәннән болай ял иткәннәре юк иде. Төннәре дә яңа кавышкан, берсен-берсе күреп, сөеп туя алмаган парлардай иркәләшеп үтте. Соңыннан икесе лә. бу төнгә зур өметләр баглап, изрәп йоклап киттеләр
Самат Казанга барган көнне үк бөтен эшен бетерә алмады. Тикшеренү нәтиҗәләрен алырга соңга калды. Ирен дүрт күз белән көткән Саимәнен «соңга калдым» дигән сүзләргә ышанасы килмәде. Күңелен, әллә гаеп үзендә булып, мина дөресен әйтергә уңайсызлана микән, дигән уйлар биләде. Өстәвенә Самат шактый исереп кайткан иде. Анын үпкә катыш гарьләнеп әйткән сүзләрен тынлап гору Саимәгә җиңел булмады
— Больше, валлаһи, дип әйтәм, ул тикшеренү дигәннәренә ике аягымның берсен дә атлыйсым юк! Анын унаисызлыкларын, читенлекләрен телгә дә аласым килми Бу хәлне дустына түгел, дошманына күрсәтмәсен Ярый ла ул сезгә җинел. жәелеп тик ятасыз. Сине яраттым хакына гына түздем ул хурлыкка Анализ дигәннәрен күрмәсәм дә. мин үземне кысыр ирдермен дип һич кенә дә уйламыйм. Әгәр, гөнаһ шомлыгына каршы. Аллаһынын каһәре төшеп, кысыр була калсам да. башка мине борчыма Асрамага бер бала алырбыз әле.
Нәкъ бер атнадан Самат тикшеренү нәтиҗәләрен белеште. Аны кабул иткән табиб жор телле икән, ул
— Котлыйм, сез сирәк очрый торган ирләрнең берсе икәнсез Орлыкларыгызнын ник берсе буш булсын Хатыныгызның да туфрагы уңдырышлы булса, бала-чагаларыгызны кая гына куеп бетерерсез икән дип шаяртып алды.
Самат бу сүзләрне шулай тиешле дип кабул итте Чөнки анын үзенә карата һичнинди шиге юк иде Әмма кәгазь кисәген Саимәсе кулына салганда, ир горурлыгын яшермәде Табиб әйткәннәрнең бер генә сүзен дә төшереп калдырмыйча кабатлады. Тик ярым шаярып
— Менә шулай, җанкисәк! Син дә бик шәп, мин дә бик шәп. ә бала юк Әллә тырышуыбыз җитеп бетмиме икән?—дип өстәде
Һәр ай саен яңа өметләр белән балага узуны көтә-көтә тагын бер ел узды. Ай, бу елнын авырлыгын, озынлыгын ничек иннәр күтәргән лә. ничек йөрәк түзгән’! Бу ике йөрәкне тоташтырган кылларның, менә озеләм. менә өзеләм. дигән көннәре санап бетергесез rue Өстәвенә Фәридә сүз аргы сүз ирештерә торды. Имеш. Самат, аз гына салып алса анын белән очрашу жден эзли, һич оныта алмый икән Саимәгә өйләнүенә бик үкенә икән Имеш, тагын бераз көт инде, дип Фәридәгә ялына икән
Саимә бу сүзләргә ышанып бетми бетүен. Әмма иренен салгалап кайтулары ешая башлагач, чыннан да шулай микән әллә. дигән шикләре, чүпрәдән уңган камыр шикелле, тышка бәреп чыккалый Андый чакта өйдә буран кузгала.
—Син тыярга уйлыйсыңмы ул Фәридәңне? Мин тәмам гарык анын ишеттергән сүзләреннән! Теләсәң нишлә—йә ул. йә мин!
Җитәр. Саимә, тукта! Кайчаннан бирле Фәридә минеке әле ул? Син ни әйткәнеңне чамала. Җыен гайбәткә ышанганына шаккатам Ярын. Фәридә белән үзем сөйләшермен Аның белән талашып йөрмә тагын Кеше көлдереп Алла хакы өчен тынычлан, мине дә юкка борчы ма,—диде дә элеккечә иркәләп-юатып тормыйча, ишекне каты гына ябып чыгып китте
Иртәгесен. икесе дә риза булып, асрамага бала алу хәстәрен күр.»
башларга кирәк дип килештеләр. Әмма «иртәгә» дигәннәре гел күчә барды.
Ai'i чамасы узгач, Саимә үзендә үзгәрешләр сизә башлады. Тик моны Саматка әйтергә ашыкмады. Беркөнне, бер кемгә дә сиздермичә генә, таныш профессоры янына барып кайтты. Авырлы икәненә тәмам ышангач кына шатлыгын иренә әйтергә булды. Саматы кайтышка яңа күлмәген киде, бәйрәмчә өстәл көйләде. Ире капкадан керә-керешкә үк, очар коштай булып:
—Сөенче, сөенче! Сөенчегә нәрсә бирәсен?!—дип анын кочагына атылды.
—Сайрар кошым ни сораса, шуны!
—Алайса син миңа бик күп итеп кильки алып кайт!
—Кильки?..
Бу сүзләр баштарак Саматның аңына барып җитмәде. Ә инде эшнен нәрсәдә икәненә төшенгәч:
—Ура! Безнең урамда да бәйрәм!—дип Саимәсен күтәреп алды.
Мондый назны Саимәнең соңгы вакытларда күргәне юк иде Ул Саматнын кайнар итеп үбүләреннән, иркә сүзләреннән, кулында сабый баладай күтәреп йөрүеннән тәмам эреде. Аннары пышылдап:
—Мин шундый бәхетле. Самат,—диде дә,—бәхетемнән хәтта үләсем килә,—дип пырхылдап көлеп җибәрде.
— Ни өчен бәхеттән үләргә?
—Бәхетле мизгелдә мәңге калу өчен...
—Без болай да мәңге бәхетле булачакбыз. Бәхет агачыбызның чәчәк бөресе бар. Хәзер шул орлыктан бәхет җимешен үстерә башлыйбыз.
ртәнге дүртләрдә Саимәне тудыру өстәленә салдылар. Зәйтүнә аның артыннан:
—Эшеңне озакка сузма, җәһәт бул. Синең артыңнан ук мин дә килеп җитәрмен,—дип хәер-фатихасын биреп калды.
Саимә Зәйтүнәнең сүзләрен әллә ишетте, әллә ишетмәде. Чөнки аның хәле авырайганнан авырая барды. Кан басымы күтәрелде. Берничә укол кадаганнан соң бөтенләй хәрәкәтсез калды. Акушерка хәлне бик тиз төшенде.
—Без сине монда йокларга алып килдекмени’’ Йокынны караватта туйдырырга иде. Әйдә, уян, тиз уян, үз эшеңне үзен башкар, безгә генә салынып ятма. Балан юлда бит инде. Болай тик ятсан. ярты юлда буылып үләчәк,—дип ул Саимәнең ике битен дә шактый сизелерлек итеп чәбәкләп алды. Авырайган күз кабакларын көч-хәл белән күтәреп, Саимә күзләрен ачты.
— Нишлим соң? Хәлем юк ич... ярдәм... ярдәм итегез! Үзем үлсәм үләрмен, улымны Саматым өчен исән калдыра күрегез...
—Кара син аны, үлсәм үләрмен, имеш... Жинел генә үлеп котылмакчы. Баланы табу гына түгел, аны кеше итәсе дә бар әле. Барсын да Саматына ансат кына калдырып китмәкче... Ярар, ял иттең, хәзер бөтен көченә көчән. Менә шулай, менә шулай... Булдырасын бит, булдырасың...
Акушерка әле назлап, әле ачуланып Саимәгә көч бирергә тырышты. Шәфкать туташын да яныннан җибәрмәде. Алар шулай шактый озак азапландылар. Инде баланы кулга алабыз, дип торганда, бүлмә ишеге шыгырдап ачылды. Борылып карасалар—Зәйтүнә!
— Мине бөтенләй оныттыгыз Көтеп-көтеп сабырлыгыбыз беткәч, кызым белән, Аллага тапшырып, үзебез юлга ашыктык. Әле ярый, баламны ике арада төшереп калдырмадым Тизрәк... башка тотып торыр хәлем юк...—дип икенче өстәлгә барып ятты.
Табибларның игътибары берара Зәйтүнәгә юнәлде. Ә Саимәнең эчендә нәрсәдер өзелгәндәй булды Ул. суга батып баручы кеше кебек,
И
куллары белән каядыр тотынырга теләде. Бала елаган тавыш ишетелде. Табиблар җиңел сулап җибәрде.
—Аллага шөкер!!! Бала да. ана да исән! Менә нинди матур кызын бар. ә син. малай да малай, дисен. Беренче баланы кыз итеп без бик бәхетле аналарга гына бирәбез...
Саимә табибларның ни әйткәннәрен аңлап бетермәде бугай, газаплы хәрәкәтсез ята бирде. Ләкин табибларның Саимә янында озак кайнашырга мөмкинчелеге юк, икенче өстәлдәге кем әйтмешли Зәйтүнәнен. күәс чиләге тулып, камыры түгелергә җиткән иде. Зәйтүнә бәбиен җиңелдән тапты.
—Тагын бер кыз!
—Каяле. кая, кызымны карыйм әле,—дип Зәйтүнә кулын сузган гына иде, беренче өстәлдә ятучы Саимә әллә саташып, әллә авыртуы басыла төшеп урыныннан кузгала башлады. Табиблар аны уратып алдылар. Күпмедер вакыт ыгы-зыгы булып алды. Балалар кулдан кулга күчте Бәбиләрнең икесен бергә алып чыгып киттеләр.
Егерменче гасырнын илленче елы иде бу
... Саимә, кызын беренче мәртәбә кулына тоткач, үзен дөньядагы иң бәхетле кеше итеп сизде. Баласы башта имиен капмыичарак маташкан иде, соныннан дөньяга килгәч, ашарга кирәктер, дигәндәй, имине суырырга тотынды
Зәйтүнәгә дә кызын китерделәр. Кызын күргәч:
—Әйтәм аны бик җинел таптым, бер йомарлак май кадәр генә икәнсең, кызыкаем. —дип сөйләнде ул.
Ә Саимә баласыннан килгән татлы искә оеп күзләрен йомган, кызының җылы, дымсу бите анын күкрәгендә ята. Шушы рәхәт җылылык, баласының йомшак сулышы, сизелер-сизелмәс кенә йөрәк тибеше Саимәне күкнен җиденче катына күтәргән Әгәр шушы минутта анын баласын тартып ала калсалар бала белән бергә йөрәге дә йолкынып чыгар иле
Зәйтүнә күрше караватка еш-еш күз төшергәләде Ә инде Саимә күзен ачкач.
—Саматын, дим. ничек очып килеп җитми сон, әйтеп өлгермәгән - нәрдер. бахыр,—диде.
—Әйе. Саматым сөенер инде Кызыбыз нинди матур! Шулаймы. Зәйтүнә апа?
— Шулай. Саимә. Бик авыр тапкан идең, олырак булган икән шул бәбәен. Ничә кило диделәр?
—Әй. анысы нигә кирәк анын Балам, кызым туды!
—Шулай, сау-сәламәт булсыннар да Ходай бәхетләрен бирсен
аимә белән Зәйтүнә хастаханәдән бер көнне чыктылар. Аларны алырга Самат. Шакир белән сөйләшеп, икесенә ике ат куып йөргәнче, дип үзе генә алып кайтырга булды Өйдә тәмле ризыклар пешереп, мунча ягып торырга Хәдичә апасына әйтте. Бик тырышты Хәдичә, аягы җиргә тимәде, кулы-кулга йокмады Кар базыннан иртән сауган куе сөтен .шып мСнде Мичкә казнын баш. аяк. канат һәм эчке әгъзаларыннан, ана бераз бозау ите дә кушып, зур гына шулпалы бәлеш ясап тыкты Вак итеп токмач кисте Аш салып җибәрде Бәби мунчасын да өлгертергә тырышты. Ярый әле булышырга Гайшә ахирәте вакытында керде Саимәсез торган бер атнада өйлә шактый тәртипсехтек барлыкка килгән. Гайшә тегендә-монда аунап яткан әйберләрне кием шкафларына, кайберләрең өйдәге чөйләргә элде. Аннары, бик әйбәтләп, өй белән мунча идәнен бар көченә ышкып юды Изге эшкә катнашуына сөенеп йөрде ул.
Менә кайтып та җиттеләр. Самат, төшереп җибәрә күрмәгәем дип.
С
баласын сак кына тотып, авызын колагына кадәр ерып өйгә керде.
—Хәдичә апа! Менә безнен дүрт күз белән көткән багалмабыз! Ал кулына, ач битен, бик тә күрәсем килә. Юлда ачып карарга Саимә рөхсәт итмәде,—диде дә баланы Хәдичәгә сузды. Алар артыннан чиксез бәхетле йөзен балкытып Саимә килеп керде.
—Самат жаным, бар, Зәйтүнә апаларны илтеп куй Аннары туйганчы- туйганчы карарсын. Кызыбызның имчәк суырганын күрсән, исләрен китәр! Күзләремә карап шундый тәмле итеп суыра, мин сина әйтим.
—Ярар, сандугачым, кайткач мин сина бер кызык хәл турында сөйләрмен әле, ә хәзергә очтым,—диде дә Самат, шактый биек баскычтан ике генә сикерде.
Зәйтүнәләрнең дә капкалары төбенә кадәр ачылган Ике яшьлек кызыннан башка балалары урам якка ук чыгып тезелешкәннәр. Әниләрен көтү шактый ялыктырган, ахыры, битләре кызарган, туңганнар. Атны күргәч дүрт яшьлек Әхмәткә кадәр, борын астындагы куе юешлекне теле белән ялап алды да:
—Әни тайта, бәбәй алып тайга!—дип кычкырып җибәрде. Балалар гөж килде. Бу тавышка ишегалдында йөргән әтиләре дә. кызу-кызу атлап. Зәйтүнәсе янына ашыкты. Баланы кулына алып:
—Менә нинди икән минем кечкенә кызым!—дип сөенде.
—Самат, рәхмәт сиңа! Әйдә, өйгә кер, бәби тәпиен дим... Зәйтүнә тотын миңа, балалар, әниегезгә булышыгыз,—дип өйгә ашыкты. Кая инде ул Саматка анда кереп тору. Анын күнеле күптән баласы белән Саимә янында ич! Ул атын жайлап кына борды да элдертте генә.
—Әйдә, малкай!..
Саимә Саматы кайтып керүгә тизрәк баланы күрсәтергә ашыкты. Әти кеше баланы кулына алуга:
—Минем дә балам бар. мин дә—әти кеше!—дип ярып салды. Чибәрнең чибәре безнен кызыбыз! Кыз димәктән бая әйткән кызык хәлне сөйлим әле. Больницага килеп керүемә сестра чыкты да, «кызыгыз бар, котлыйм», ди. Мин аны, янымда басып торган кешегә әйтә, дип торам. Мина әйтәдер дип башыма да китермим. Каян килеп минем кызым булсын ди, бөтен авыл белән малай көткәндә. Сестра, «сезгә әйтәм, сезнен кызыгыз бар»—дип кабатлагач кына айнып киттем. «Ни өчен кыз?» дип әйткәнемне сизмичә дә калдым. Без—ир-атлар, ни өчендер, беренче балабызның малай булуын телибез бит. Бу, ниндидер, ялган горурлыктыр, күрәсен. Минем күңелемнән дә мизгел эчендә кимсенүгә охшаш уйлар үгге Хәтта атна буена, нишләп кыз булган?—дип уйлап йөрдем бит Фәкать баланы кулыма алгач кына, үз баламны кочагымда тойгач кына, анын кем булса да барыбер олы бәхет икәнен анладым. Бу минутларда жаным сөйләп, анлатып бетергесез чиксез рәхәтлек кичерде Рәхмәт сиңа, Саимәм!
Бәхетле көннәр тиз үтә. Самат эштән кайтып керүгә авызын ерып баласы янына килә. Нишләтергә дә белми сабыен: йокламаган чагы булса кызы белән сакаулап сөйләшә, иреннәрен төрле кыяфәткә кертеп, әллә нинди авазлар чыгара. Бу көннәрдә Самат белән Саимәнен йөрәге бер булып типте. Авылда алардан да бәхетлерәк кеше юк идедер. Юк иде.
аланы алып кайткан көннән Шакир үзен сәер тота башлады. Бәбәйне бишеккә салгач, юрган почмагы белән ябылган йөзен ачып карады да «Мунчаны томалап кайтыйм әле. ә сез, балалар, әниегезгә булышыгыз, мин хәзер керәм»,—дип чыгып китте.
Арада әниләрен ин сагынганы Әхмәт булды, чишенеп тә тормастан, әнисенә килеп сарылды Әллә бәбидән дә көнләшеп куйдымы, еламсырап такмаклый башлады:
Б
—Әни, безгә бәби киләкми. Бил син аны теге апайга,—дип күршеләре Гафифәгә күрсәтте. Мин аны ялатмыйм, кәкәй ул — Өйдәге ыгы- зыгыга караватында йоклап яткан ике яшьлек Фәния елап үянды Ана. Әхмәтен җитәкләп килеп, кечкенәсен кулына алды.
—Мин сезгә тәти бәби алып кайттым. Анын сезгә тәмле мәмиләре бар Хәзер мин аларны сезгә өләшәм—дип үзенә китерелеп тә ашамыйча саклаган конфет-печениеләрне Әхмәт белән Фәниягә бүлеп бирде
Ул арада:
—Мин зур үстем, бер дә җыламыйм,—дип торган алты яшьлек Наил күчтәнәчкә кулын сузды. Ана да өлеш тиде. Бер конфеты белән печениесен ашаганнан сон, калганнарын хәсиятләп кесәсенә салып куйды. Өлкәнрәкләре бәби тирәсендә зтешә-төртешә. һәркайсы якынрак килергә тырышып, мәш килде. Ә бәбинен бернидә гаме юк. меш-меш килеп йоклавын белә иде Йокы аралаш көлгәндәй итә инде әллә
—Әни. әни, бәби көлә! Әни дим. без ана исем таптык инде. Ания ул. Ания!
—Мин риза, балакайларым, бик матур исем тапкансыз, әтиегез нәрсә дип әйтер бит
—Бу юлы исем кушарга безнен чират. Син малай бәби алып кайтканда әти үзе куша ич.
—Бу исемне мин дә бик ошаттым Фәния. Ания—килешеп тора.— дип бу сүзгә күрше Гафифә апалары да кушылды
Шулчак Шакир кереп житге Җәһәт кенә чишенде һәм бәби янында тукталып бераз карап торганнан сон. берни әйтмичә өстәл янына килеп утырды. Бу хәл Зәйтүнәгә борчу салды, шулай да ул:
—Кызыбызга шатланмадыңмы әллә, атасы. Әллә авырып торасынмы'* Аллага шөкер, бәбиебез сау-сәламәт. Монысы, бәлки, төпчегебездер, башкаларыннан ябыграк, кечкенәрәк булып туды Төзү материаллары алдагыларга мулдан киткән, ахры. Шуна күр») монысына мая әзрәк калгандыр. Башкалар шикелле ашамсак та түгел, бик аз имә.—дип Шакирны көлдерергә тырышты
Әти кеше чәй янында да ачылып китмәде. Башка вакытларда каймакны мактый-мактый ашарга ярата иде. Бу юлы ана да исе китмәде Баланын исеме турында сүз чыккач та кушылмады.
— Ничек телисез, шулай кушыгыз,—дип өстәл яныннан торып ук китте.
Зәйтүнә ни уйларга да белмәде. Баланы табуга каршы түгел иде бит үзе. Әллә хәзер фикере үзгәрдеме икән? Еллар ярлы, җиде баланын тамагын туйдырып, өс-башын карап тору җинел түгел Колхоз эшләгәнгә берни бирми диярлек
Зәйтүнә шулай уйланды Шакирның кыланышлары өчен күршесе алдында уңайсызланды Шакир, тәмәке тартып кергәч, тагын бәби каршына килеп басты. Әллә бик текәлеп караганга, әллә вакыты җитепме, бала кычкырып елан уянды
— Ни булды, балакаем.’ Болай әче итеп елаганың югые,—дип ана аны кулына алды, имезергә теләде.
Юк. сабый имчәкне алмады, өзгәләнеп елавын дәвам итте Астындагы чүпрәген алыштырып, урынын жайлап карады Зәйтүнә, әмма бәби елаудан барыбер туктамады Бу хәл исә Әхмәткә җитә калды
—Әйттем бит. кәкәй бәби, дип Әнә. акыла да акыла Мә. кәнфитен дә киләкми. үзен аса,—дип кесәсендәге конфетны бәбигә таба ыргытты
Кечкенә Фәния тәмам аптырап, үзе дә елап җибәрергә җитешеп, бәби яныннан читгәрәк торган әтисенә елышты. Нишләргә белмәгән Зәйтүнә:
-Шакир, син ана озаклап, бик текәлеп карап тордың. Әллә күзен тидеме икән?—дип борчылды —Мә. кулына алып, куенында тотып кара әле Бисмиллаңны әйтеп, өф-өф иткәләсән тынычланыр сыман
—Нишләп минем күзем тисен ана0 Мин бит сокланып карамадым
Артык сокланып карасан гына күз тия. Вакыты җиткәч, туктар әле. Мин бер әйләнеп кайтам,—дип киенергә кереште.
Баласына болай битарафлыгы өчен Зәйтүнә Шакирны күнеленнән генә битәрләде. Үзе бит бала табу йортына ничек ашкынып илткән иде. Юлда Зәйтүнәгә:
— И әнкәсе, маладис син. Төшертеп котылу ягын карамыйсын, барысын да табып барасын,—дигән иде.
Ә хәзер Шакирны, әйтерсен, алыштырганнар. Төсе качкан. Әллә чыннан да чирли микән?
Шакир чыгып китүгә, ни гажәп, бала елаудан туктады. Бераз киреләнгәннән соң имчәкне дә алды. Имә торгач, йоклап ук китте
Ире сон ына кайтты. Исерек иде. Кайры тунын салып идәнгә атты да шуның өстенә ятып гырлап йоклап китте. Зәйтүнә аның бераз салгаларга яратуын белсә дә, бүгенге кыланышын һич аңлый алмыйча гаҗизләнде. Ни булган? Нигә балага бүрегә карагандай карый Борынгылар, «баланы ата күңеленә якын итсен, атасына охшасын»,—дип белеп әйткәннәр шул. Алты бала табып мондый хәлне күрмәгән ана нишләргә дә белмәде, күнеленә шом йөгерде. Төнге уникеләрдә бала имезергә торгач, идәндә кадерсез яткан ирен, жәлләп, үз янына чакырды. Менә шулчак, айнып бетмәгән Шакирның теле ачылды.
—Зәйтүнә, бала минеке түгел. Әйт дөресен, кем баласын алып кайттың син?
—Син нәрсә, тиле бәрән орлыгы ашадың мәллә9 Кырык яшемә җиткәндә мине кем дип белдең? Нигә мыскыл итәсең? Ямьле көнемнең ямен аласын. Балалар ишетсә, ни уйлар? Йорттан бәрәкәт качар Рәнжетмә мине, бала имезгән ана рәнжеше буш калмый, Алла сакласын!
Зәйтүнә гарьләнеп елап җибәрде Шакир аны юатмады да. ачуланмады да, ул нәрсәнедер анлап бетерә алмый иде булса кирәк Гомер кыланмаганны әллә ничә тапкыр тәмәкесен сөрсетте. Бу төн икесе өчен дә авыр, үтә дә озын булды.
Иртәгесен Шакир, маллар карагач, чәй эчәргә дә кермичә, эшенә ашыкты. Атларының пошкырып каршы алуларыннан, борынга бәреп кергән җылы тирес исеннән аның күңеле хушланып, жинеләеп киткәндәй булды. Кечке <ә тәрәзәләрдән юл-юл булып төшкән кояш нурлары абзар эчендә үзенә бер хозурлык тудырган. «Кашка»нын ялларын бармаклары белән тарады, ә тегесе йомшак иреннәре белән хуҗасының яңакларына, кулларына кагылды.
—Сөбханалла! Син дә түгәрәкләнеп киләсең, тиздән безгә нәни кашканны бүләк итәрсең,—дип атның тулып торган корсагын сыйпады. Бала имезеп утырган Зәйтүнәсе күз алдына килде. Бугазына төер утырды Хәтта «Кашка»нын муеныннан кочаклап елап җибәрә язды.
Нишләдем сон мин, Зәйтүнәне нахакка рәнҗеттем түгелме9 Кая инде ул ана жүнсезләнеп йөрү, өй тулы бала-чага, абзар тулы мал-туар. Өстәвенә салгалап борчып торам. Юк... Зәйтүнәнең, пожалый, гаебе юктыр Бусы башка балаларыбызга охшамаган икән, нишлисен инде— аттан ала да туа, кола да туа, диләр түгелме сон? Насыйбы шулдыр, әйеме. «Кашкакаем?»
Шакир атыннан кинәш сорагандай аны муеныннан кочты. Үзен сүзсез тыңлап торучы «Кашка»га рәхмәтле иде ул. Тиз-тиз эшен бетереп, махмырлан башы чатнаса да, кибеткә тукталмыйча, өенә ашыкты
Яланаяктан гына баскыч башыннан песен чәптереп торган Әхмәт әтисен күрүгә сөенеп:
—Әти, әти, кала әле, тамсылар тама. Тамсы турында бел жыл беләм мин.
«Там-там тамсы там.
Тамуыңны ялатам.
Әз эшләлгә, күп йоклалга.
Тәмле асалга ялатам»,—
дип такмаклап җибәрде Әтисе аны күтәреп алды да көлә-көлә. «Юк. улым, син дөрес җырламыйсын. Ул күп эшләргә, аз йокларга яратам, дип җырлана».—дип төзәтмәкче иде, малае исә һаман үзе белгәнчә такмаклавын дәвам итте
Өйдә тынлык. Өлкән балалар мәктәпкә киткән. Фәния ишекле- түрле йөреп, куенындагы курчагын йоклата. Зәйтүнә күренми Бишек жәймә белән капланган, димәк, бала йоклый Әхмәт кенә әтисе тирәсендә бөтерелә, һич тынгы бирми
—Әти, әти. дим, әни сина күлсе апайдан далу алып сыкты. Синен басын авылта ди, далу киләк ди Мин анын кайда икәнен беләм, әнә. скафнын ин басына куйды
—Әниен кайда сон, улым?
—Ул монсада, әнә теге кәкәй бәбинен сүпләкләлен юа
Шакир әкрен генә бишек янына килде. Жәймәне күтәрде Гөнаһсыз нарасый тирән-тәмле йокыда. Күкрәк баласынын үзенә генә хас баш әйләндергеч татлы исе күп хатирәләрне күз алдыннан уздырды. Әмма баланын йөзе Шакирнын күнелен үзенә тарта алмады Бу юлы озаклап карап торасы итмәде Бишек каплавычын сак кына ябып. Фәниясен күтәрде дә уйга калды «Нишләп бу бала мина ят’’ Әллә булниста алыштырганнармы? Алай дисән, Самат хатыны белән икәве генә яттылар бугай Ничек кенә ачыкларга сон моны"’ Юк. бүген бу турыда сүз куертырга ярамас Башым чатный, хатынны да өсте-өстенә борчу жүнлелеккә илтмәс ••
Шулай уйланып утырганда, чиләк тулы кер күтәреп. Зәйтүнә керде һәм бер ни булмагандай:
—Чәй дә эчми киткәнсең Кичәге тамашаннан башын тубалдыр Шкафтан ал да үз чаманны үзен кара Мич алдында аш бар Балалар кайтышка бәрәңге пешерергә кирәк
—Бик ачуланма инде, карчык. Ир кеше ни уйламас та. ни әйтмәс Бәби тәпие юабыз дип кичә артыграк киткән.
Килештеләр кебек. Көн артыннан көн үтте. Әмма Шакир күңелендәге шигеннән арына алмады, киресенчә, ул һаман тирәнәя барды Кайвакыт атналар буе эчте. Үзе өйдәгеләрнен берсенә дә каты бәрелмәде Кечкенәләргә кесәсендә берәр генә булса да конфеты табылып торды Тик бишек ягына кырын күзен дә салмады, хатынына җаны эремәде
Зәйтүнәнең артык түзәр чамасы калмады Ире гадәттәгечә исереп кайткан кичтә ишектән керә-керешенә акаеп карады да
—Оятсыз, җир бит!—дип битәрләргә тотынды —һәркөн дуңгыз булганчы эчәргә күпме акча кирәк?' Әйт дөресен, нинди акчага эчәсең? Балаларыннан оял әзрәк. Урамга чыгарлыгыбызны калдырмадың бит инде
—Эчсәм, синекен эчмим Кибетче Сәлимә куены Вакыты җиткәч туктармын
— Менә хикмәт нәрсәдә икән Әйтәм. җирле, мина синнән кабер салкынлыгы . Сәлимәсен әйтер идем, җиде бала атасыннан башка ир беткәнме ана Иргәгә үк кибеткә төшеп, давыл кубармасам. Шакир хатыны дигән исемне күтәреп тә йөрмим. Кара аны. икегезне берьюлы адәм мәсхәрәсе итәчәкмен.
—И-и-и. жүләр. жүләр, шуны анларлык га баш юкмыни9 Сәлимәнең куен кенәгәсен әйтәм мин Эчкән саен ул шул кенәгәсенә кешеләрнең бурычын язып бара Бурычка эчәм мин. беләсеңме, бу-рыч-ка! Тинтәк баш, тинтәк булмасан. баланны алыштырганнарын сизәр йен Хайваннар да үз балаларын таный Бездә бит Саматлар кызы. Беркөнне, кәнсәгә кереп, Саматка бик озак карап утырдым Бездә тучно Самат кызы, ә безнең кыз алардадыр Ул көнне мин аңа берни әйтә алмадым, кыюлыгым җитмәде Ә менә иртәгә үк өйләренә барам да кыпарын карыйм Безнеке булса, алам да кайтам! Саимәсен әйтер идем, ярый, синен надан башын уйлап җиткермәгән ди Ул бит укыган кеше, укытучы, адәм мәсхәрәсе Бәлки, анын кызы үзенекедер Әллә өченче бала табучы булдымы?—дип күнелендәгесен ачты да салды салмыш Шакир
—Алла хакы өчен туктат жүләр сатуыңны,—дип күз яшьләрен түкте Зәйтүнә —Бүлнистә Саимә белән икәү генә яттык. Мин анышмасам ул чамаларые. Имезгән чакларында баласыннан күзен алмыйдырые. Ялгышып кына да минем кызны тотып карамады. Ә мин гомерем буе рәтле йокы күрмәгән нәрсә, бала табу газапларыннан котылуга бу юлы да изрәп йоклап киткәнмен. Ике елга бер генә, бала тапканда гына туйганчы йокы эләгә бит мина. Бала имезгәндә черем иткәлим аннары Калган чакларда аяклар йөгерүдән туктамый, куллар эштән бушамый. Өй тулы мәшәкать тә мәшәкать. Ангыра булмасан да ангыраерсын. Ничәмә еллар авыру әнкәйне карадым. Авырыксынмадым, үзен беләсен. Төннәр буе син йокы күрсәтмәдең. Бер туймас җан булдың. Шуңа күрә бала ташыйм да бала ташыйм. Ярый ла син һәр көнне көндез гырлап йоклап аласын. Сәлимә юкка гына куен кенәгәсеннән эчермидер әле. Ирләрне бик ярата, диләр аны. Тагын менә нәрсәне исендә тот, әгәр Саматларга барып тавыш чыгарып йөрсәң, риза-бәхил түгел! Саимәсе—безнең Нуриянең класс җитәкчесе, тегесе—колхоз хуҗасы. Йомышыбыз гел аңа төшә. Әгәр инде син уйлаганча булса, безгә алар беренче булып килеп житәрие!..
амат соңлады бүген, бераз салып та алган.
—Саимә, кил әле, киңәшен кирәк. Кызмача кайтканыма ачуланма.
Камил сыйлады. Каршы төшмәдем. Бер атнадан Камил белән Фәридәнең туе икән. Безне дә чакырдылар. Нишлибез? Синен белән сөйләшмичә мин ризалык бирмәдем.
Саимә уйга калды. Нишләргә? Саматка бармыйча ярамас, ачу тота, диярләр. Аны ялгызын җибәрергәме9 Тукта әле, нигә сер биреп торырга. Баланы карап торырга Хәдичә апа бар ич, калып торыр. Сөтемне савып калдырырмын... Һәм Саимә:
—Зурлап чакыргач барырга кирәк. Барырбыз, баяныңны да алырсың. Туй җырын җырлап тәбрик итәрбез. Күптәннән дөньяга чыкканым юк,— дип ризалыгын белгертте.
Саимәнен болай фикерләве Саматка ошады.
Камилләрнең туе алдыннан Самат сәер хәбәр күтәреп кайтты.
—Авылда, Саимә белән Зәйтүнәнең кызларын больницада ялгыш алыштырганнар икән, дигән сүзләр таралган. Шакир абый эчкән баштан шулай сөйләнгән. Мина үз кызым кирәк, ди икән. Бу хәбәргә нокта куярга барыбер кирәк булыр бит,—диде дә, йоклап яткан кызы янына килеп, озак кына карап торды, Саимә иренен карашы гадәти булмавын сизде.
— Ни чыкса—шул исерек кешедән чыгар инде. Әллә син дә шикләнәсеңме? Иртәгә үк Зәйтүнә апа янына барып сөйләшеп кайтырмын. Анын бит инде беренче тапкыр гына бала табуы түгел. Үз баласын исеннән үк сизәдер. Ярый, мин тәҗрибәсез. Юк, юк. гайбәт кенәдер бу. Мин баланын үзебезнеке икәненә ышанам. Әнә ич. ничек итеп «мәммәм»гә үрелергә тора. Чит кеше баласы булса ул шулай миңа тартылыр идемени? Жанның да, канның да тартылуы бит бу...
Саимә баласын алып имезә башлады. Иртәгесен Саимәнен Зәйтүнәләргә барырга вакыты булмады. Нишләптер бу турыда Зәйтүнә белән сөйләшеп утырасы да килмәде. Ә Самат, киресенчә, иртүк ат абзарына юл тотты Шакир белән сөйләшергә ниятләде. Тик атлар янында каравылчыдан башка беркем юк иде.
—Шакир абый кайда?
—И-и Самат энем, ул бу атнада тоташтан эчә бит. җитмәсә, әллә ниләр сөйләнә, ычкынып барамы шунда. Үзен бер кәнсәгә чакыртып сөйләшеп карасаң, файдасы тияр иде. Минем белән сөйләшкәнне үзенә әйтә күрмә, гомере буе көн күрсәтмәс.
С
Самат күп уйлап тормады. Шакирларнын өйләренә китте Ачуыннан ишек шакып, рөхсәт сорап та маташмады Тик Зәйтүнәнен бала йоклатып утырганын күргәч, үзенен тупаслыгыннан
—Зәйтүнә апа. гафу итегез,—дип унайсыхтанды.—Шакир абый кирәк иде Эшенә бардым, эшендә юк. инде менә үзегезгә килергә мәжбүр булдым. Кайда сон ул. нишләп йөри?
-И-и-и Самат, кайда булсын, иртә таннан эчү артыннан иөри Әитсәм-әитим инде, башка түзәр хәлем калмады һаман кибет тирәсендә чуала. Эчеп кайттымы, өйдә тавыш, балалар ишетә дип тә тормый «Бар. үз балабызны алып кайт, мина Саматныкы кирәк түгел».—ди Кичә кызыбызнын кырыгы тулды, ә анын баланы бер мәртәбә дә кулына алганы юк әле. Өстәвенә, сезгә барып кызларны алмаштырып кайтам, дип тенкәмә тия Сезгә килеп керә калса арт сабагын укыт үзенен. Кибетче Сәлимәсен дә авыл советына чакыртып алып пешерсеннәр ие Әле кичә кибеттә Шакир белән икәүләшеп эчкәннәрен күргәннәр Жирбит. хатын-кыз башы белән эш вакытында эчеп утырсын әле! Эшләре болай барса, бер афәт китереп чыгара инде болар. Самат, актыгын әйтәм. зинһар гаеп итә күрмә. Бүлнистән кайтканнан бирле яныма килеп караганы юк. Элек бит ул һәр төнне, ач эт сөяккә ташлангандай, балалар йоклап беткәнне дә көтми, мина ташлана иде Ә хәзер, йокла, сина йокы гына төс. ди. Баланы алыштырганнар, дигәне бәйләнү өчен генә түгел микән, дим. Шул азгын Сәлимә генә башын әйләндерә бугай Мондый хурлыкны күрермен дип уйламаган илем
Тәмам түземлеге бетеп Зәйтүнә елап җибәрде
—Еламагыз. Зәйтүнә апа. Сезгә борчылырга ярамый Мин икесе белән дә җайлап сөйләшермен Балагызны саклагыз, зинһар Ничек сон. бик еламыймы? Рөхсәт итсәгез. Ания бит әле. үзен бер карыйммы
—Кара. кара. Самат. Син бит инде үз кеше Балаларны бер вакытта тапканнандыр инде, Саимә дә. син дә якын кешеләргә әйләндегез Сезне бәбиегез белән кунакка чакырып аласым килә Тормышыбыз. Аллага шөкер, гүзәрлек. Итебез, аз булса да икмәгебез дә бар Шакир абыегыз үзе булган кеше бит ул Тик менә, әллә нәрсә, җүләрләнеп йөри башлады. Мин бүлнистә чакта балаларны да әйбәт караган, күрше күлән исе китеп сөйли
—Зәйтүнә апа. Шакир абый кызыгызны нигә минеке дип саный? Сезнен үзегездә андый шик юкмы’ Балаларны буташтыру очраклары булгалый диләр биг
— И Самат, без бит икебез бер палатада, бер үк вакытта тудырдык Саимәнен хәле авыр ук иде. ә мин бит үземне белештермичә ятмадым
Шулчак бишек селкенеп куйгандай булды. Зәйтүнә сак кына япманы ачты
—И-и-и Аниябез уянып килә икән ич Кунак абый барында йоклап ятып булмас, диденме. кызым? Менә. Самат абыйсы, күр инде, без әкрен генә булса да калкып киләбез
Самат балага кыяр-кыимас кына күз төшерде Чыннан да бала уянган, куе зәнгәр күзләре, ирен кырыйлары елмайган рәвешне чыгарып ята Шикне шикләнер, чикмәнен бөркәнер, ДИГӘНДӘЙ, сабыйның йөзен күрүтә Самат әллә нишләп китте Кызнын кара-кучкыл төсе, башлыгыннан чыккан конгырт чәчләре Саматка бик якын булып тоелды. Баланы кулына алып сөяргә теләде Нәкъ шул вакытта Самат йөрәгенең кысылып китүен тойды, гүя ана кин күкрәк читлегендә урын тарайды сыман Ярый әле тиз үтте бу хәл. Әмма анын күзләре һаман балада иде
—Сөбханалла! Берүк кү зем тимәсен! Бик сөйкемле кыз. тфү-тфү,— дип бишек япмасын ябарга ашыкты Самат Бала, ризасызлыгын белдергәндәй. елап җибәрде Анын елау тавышы да якын-үз иде Самат, шул тавыштан сихерләнеп урынында катып калды. Аннары тиз генә борылды ла бишекнең япмасын тагын ачты. Гаҗәп, сабый шунда ук елаудан туктады. Биләве эчендә хәрәкәтлән мәкче булды Кымшана торгач, тәки
бер кулын биләүдән чыгарып, нәрсәгәдер үрелгәндәй итте. Тагын елмайгандай булды. Нәкъ шул мизгелдә, Самат кызнын ике бит уртасының беленер-беленмәс кенә батып китүен күреп алды.
—Йә болай озак карап торудан күзем тияр. Алай-болай мин киткәч, елый башласа, менә шушы чәч бөртекләрен бала каршында яндырыгыз, безнен Саимә шулай эшли.—дип үзенен берничә бөртек чәчен йолкып алып Зәйтүнәгә бирде дә хушлашырга ашыкты.
Капканы ачуга Шакир белән йөзгә-йөз бәрелә язды ул. Көтелмәгән очрашудан икесе дә югалып калдылар Баш төзәтеп өлгергән Шакир үзен тизрәк кулга алды.
—Нишләп әле мин эштә чакта предколхоз безгә кунакка килә? Хатын чакырдымы, әллә үзең теләпме’’ Кемне сагындын: хатыннымы әллә аның бәбиенме?
—Жүләр сатма, Шакир абый. Оятынны, намусыңны аракыга кушып эчмә инде Атна буе эчкәнеңне костырасы булыр, пожалый Бүген сөйләшүдән мәгънә юк. Иртәгә, тәмам айныгач, атларынны карагач сәгать тугызларга минем янга керерсең.
һәм Самат кызу-кызу атлап китеп барды. Аның күңелен анлаешсыз өермә биләп алды. Йөрәк тибеше ешайды, башындагы уйлары буталды. Шикле уйларыннан көне буе арына алмады
Кичен, туйга да барасы булгангамы, Саимәгә бу хакта сөйләп торуны кирәк тапмады. Киемнәрен алыштырырга үтешли бала караваты янында тукталып, изрәп йоклап яткан Гүзәленә озаклап карады. Ания белән чагыштырганда безнеке күпкә зуррак, тазарак икән, дип уйлап куйды
Туй халкы Саматларны җылы каршылады. Барысы да бәби белән котлады. Бәби туена килергә теләкләрен белдерделәр.
Фәридә туй киемнәреннән һәм тыйнак кына бизәнүдән тагын да чибәрләнгән. Үзен горур тота. Баладан соң сулыга төшкән Саимә янында үзен өстенрәк күрү ана рәхәт иде, күрәсең. И бу хатын-кыз заты! Сине аңлап бетермәде түгелдер... Ә менә Саматның мондый мәжлес-кичәләрдәге гадәти шуклыгы сизелмәде. Әти кешегә әйләнүдәнме әллә бу? Әллә иңнәрендәге зур йөк, җаваплылык аны шулай җитдиләткәнме? Саматтагы үзгәреш Саимәгә һич ошамады. Бүген эштән кайтып кергәндә үк ире башка көннәрдәгечә түгел иде. Бала караваты янында торганда да йөзе яктырмады. Әллә Фәридәнең кияүгә Камилгә чыгуына пошынамы? Камил теге вакытта Фәридә белән Самат арасында нинди якынлык ятканын аңлатырга тырышып караган иде бит. Бәлки, аның сүзләрендә хаклык та булгандыр. Саимә ирен аңларга тырышып:
—Самат, эшендә берәр күңелсезлек булдымы әллә?—дип сорады.— Райкомнан шелтә-мазар юктыр бит? Син бүген әллә нинди шунда, үзенчә түгел. Алай итмә инде, гадәттәгечә бул. Үзенчә.
—Берни дә юк, барысы да нормально. Яшь бара бит, әти дә булдым. Солидныйрак буласым киләдер. Ә син юкка күңелеңне төшермә. «Гөлҗамал»ны җырлагандагы Саимә бул.
Гөнаһ шомлыгына каршы, беренче тәнәфестә үк Фәридә җаен туры китереп, Саимәгә зәһәр угын кадап өлгерде:
—Әбәү, Саимә, беренче балаңнан ук бөтенләй бетеренгәнсең, дип әйтимме.’ Икенчеләрен тапкач нишләрсең икән? Саматыннын да сөмсере коелган. Йөзеннән елмаю качкан. Өч ел баласыз тилмертеп, чүт эчәргә сабыштырмадың үзен. Инде балаңны тапкач та, Саматка Шакир кызын алып кайтып биргән, дип бөтен авыл шау итә. Аларныкы шәбрәк, матуррак идемени? Шәбрәкләрне таный беләсең, ул якка күзен очлы синен Әнә Шакир абый көне-төне эчә, синең аркада хатынына көн күрсәтми икән. Күрәсен. син үз тирәндәге кешеләргә кайгы-хәсрәт кенә өләшәсеңдер. Минем күпме күз яшьләремне түктердең. Алар барысы да синен өскә төшкән. Белеп яшә, Шакир абый рәнҗешләре дә ерак китмәс әле...
—Фәридә, каян килә сиңа мондый еланлык9 Кияүгә чыгуына сөенер чагын ич!
—Сөенәм бит, күрмисенмени9 Арагызга кара мәче булып, кеше баласы килеп кергәненә сөенәм' Бу нәрсә, салкын тамчыдай, һәркөн түбәгезгә тамып, акылыгыздан яздырачак әле...
—Ни сөйлисен син. безнен арага нишләп кеше баласы керсен?
— Берни белмәгәндәй кыланмасана' Бөтен авыл сөйләгәнне син генә ишетмәгән ди
—Авызынны үлчәп ач. Фәридә! Ату ничек япканыңны да сизмәссен!
—Ирем председатель, дигәч тә, әллә тотып кыйнатыр иденме9 Тик белеп тор: синеке председатель булса, минеке—көрәшче Аннары мин үзем дә синен кебек сыек боламык түгел Теләсәм. Саматыңны тартам да алам! Ир-ат алдында матур итеп сайрасаң, юмарт булсан, йөрәкләренә ялкын кабына...
— Юмартлыгын белән дә карата алмадын бит әле. Ир-ат йөреп вакыт уздырыр өчен тиле юмартларны эзли, өйләнгәндә акыллы саранны сайлый.
Фәридәнен ачуы чиккә житеп кабарды Кешеләр булмаса. ул Саимәнен чәченә ябышырга да күп сорамас иде, әмма бүген көне ул түгел Бүген теш арасыннан ыслаудан узарга ярамый Шуна күрә ул бөтен сабырлыгын җыеп
—Каян килгән акыллы баш! Бармакка чорнарлык акылын булса, иреңне ике бала арасында йөртмәс илен,— дию белән чикләнде
—Их, Фәридә, ничек итеп тешләп, катырак авырттырыйм икән, дип тырышасын бит Юк, җаным, көчәнмә Бешен араны барыбер боза алмассың! Безнен йөрәкләр нәфрәт белән түгел, мәхәббәт белән бәйләнгән.
—Мәхәббәт, имеш Үз баласын кеше баласыннан аера алмаган өй тавыгында нинди мәхәббәт булсын?' Урамга чыгып, кешеләр сүзенә колак сал ичмасам. Сангырау булмасан. хаклыкны ишетерсең Саматын әнә, Зәйтүнә апаларга кереп баласын сөйгән
Саимәнен түземе бетте. Бугазына каты төер утырды, сулышына капланып, күз яшьләренә буылып, урамга атылды Зәйтүнәләргә йөгереп барып, барын да ачыкларга теләде Ләкин, бу вакытта Шакирнын өйдә булачагын искәреп, уеннан кире кайтты Әмма туйга кире кермәде Күңеле тарткан бердәнбер урын—өе иде, кызы Гүзәл һәм изге зат Хәдичә янына йөгерде ул.
Ә туй мәҗлесе кыза барды Саимәнен кайтып китүен берәү дә абайламады Самат та әнә керер, менә керер, дип сабыр гына хатынын көтте. Шулчак табын башлыгы
—Саматларнын «Галиябану»ны җырлауларын сорыйбыз.—дип белдерде
—Минем Галиябануым кереп җитми бит әле. әллә Исмәгыйль урлап киттеме9—дигән булды Самат Эзләп керим үзем
Тик таба алмады. Бәлки, бала имезергә кайтып киткәндер, дип күңелен тынычландырырга тырышса да. кәефе тәмам җимерек халәттә иде.
Эшнен ничеклеген сизеп. Самат артыннан чыккан Сәгъди абзый
—Әйдә, энем, керик, халыктан яхшы түгел.—диде —Бераз утырыйк та. кешеләрчә хушлашып китәрбез. Саимә өчен борчылма, ул бала имезергә киткәндер Беренче тапкыр аналык хисләрен татыган хатын-кыз мондый шау-шулы мәжлестә ничек тыныч кына утырсын ди
Керделәр, утырдылар. Ләкин Самат барыбер ачылып китә алмады Фәридәнен:
— Нәрсә, Галиябануын әйтмичә дә тайганмы әллә9—дип усал тешләвенә каршы сүзсез генә рюмкасын бушатып куйды.
Тагын салды, тагын эчте. Шулай берничә тапкыр кабатлангач. Сәгъди абзый аны ипләп кенә алып чыгып китте һәм, берни дә сорашмыйча. өйләренә хәтле озатып куйды
Ул төнне өйдә тавыш-мазар купмады Иртәгесен генә Самат:
— Кичә нигә мина әйтмичә киттен9—диде
з. «к. у., м т
Саимә яшереп тормады.
—Фәридәнең тәнәфестә мине хурлаганын ишетсән, син нишләр иден икән? Самат белән безнең арага керден, ди. Синен белән мина анын рәнҗешләре төшкән, янәсе. Мин беренче баладан ук мәлҗерәгәнмен, төсемне җуйганмын. Синен дә сөмсерен коелып йөри, имеш. Тагын әллә ниләр такылдап бетерде.
—Нәрсә җитми икән бу хатын-кызга,—дип кенә куйды да, Самат, эшенә китте.
Шакир вакытында килеп житге. Аек, өстен-башын алыштырган. Кичәге тупаслыгы өчен гафу үтенде. Ә Самат аны гаепләргә җыенмый иде.
—Шакир абый, син кичә миңа нәрсә әйтергә теләден? Беркөнне дә табышмаклар кыстырып сөйләштең. Аңламыйм мин сине. Анык кына итеп, ирләрчә гәпләшик әле.
—Минем теләгем бер генә, һәркайсыбыз үз баласын үзе үстерсен. Шуна күрә безгә кызларны алыштырырга кирәк.
—Нигә алай дисен?
—Мин алты бала атасы. Аларны мин күзләреннән, йөз-төсләреннән, хәтта ими суыруларыннан ук таныйм. Җиденче бала бөтенләй башка. Сиңа ничек аңлатырга да белмим, түлке бу бала минеке түгел. Син үзен дә күрден бит инде, нужәли үзеңә ошатмадың, Алла колы. Сез бит инде без түгел, укыган кешеләр бит сез. Күрсәтегез миңа балагызны. Кемнеке икәнен бер күрүдә әйтеп бирермен. Моның өчен әүлия булырга кирәкми. Әйтәм ич, үз балаларымны керфек сирпүдән үк таныйм. Әй, нигә сон әле мин боларны сиңа сөйләп торам, кеше генә түгел, хайван да үз баласын таный лабаса. Әнә, казларны гына кара: чит бәбкәне үзенекеләр тирәсенә якын да җибәрмиләр. Низашту җибәрмиләр! Якыная башласа, муенын сузып чукырга да күп сорамыйлар.
—Шакир абый, аңлагыз минем хәлемне. Саимә өч ел буе балага уза алмыйча тилмерде. Ул аны үзенә килгән фаҗига итеп кичерде. Тәмам авыруга сабышты. Инде Ходай безгә бала бирде дигәч кенә күпме борчу өстәлде. Шул чаклы озак көткәннән соң, баласын беренче мәртәбә имезә башлаган ананы күз алдына китерегез әле. Бәхетле минутларын шул бала белән уртаклашты бит ул. Бүре кебек ул хәзер. Берәрсе бала караватына якынлашса да, өзгәләп ташларга әзер. Нервалары да какшаган. Балалар алышынган, дисәң, белмим, ай белмим ни булырын
Күпмедер вакыт сүзсез утырдылар. Бераздан Самат:
—Шакир абый,—диде,—әйдәгез, болай килешик, балаларның икесен дә без үстерик. Икесенә дә тигез карарбыз. Рәнҗетмәбез. Игез балалардай үсәрләр. Сезнең яңадан җиде балагыз булыр әле, боерган булса. Безнен, бәлки, башы-ахыры шушыдыр. Саимә бик үк сәламәт түгел бит, хәтта бөтен яшәвем шушы бала өчен ди. Бар көчен, вакытын балага бирә. Хәтта минем барлыкны да кайчакта онытып җибәрә
—Акылыгыз алтын икән... Ничек инде без алыштырмыйча гына бала бирик? Мина үз балам бик газиз. Карасам, сразы белерием...
Шакирнын бер үк сүзләрне тукуына Саматның ачуы килә башлады. —Нигә әле син мәсьәләне үзен генә хәл итәргә тырышасың?! Зәйтүнәң ни уйлый? Җиде бала тапкан ана үзенекен чит-ят белән бутар микән? Ярый, Саимәнең тәҗрибәсе юк, ди. Ләкин синең хатының бу мәсьәләдә карт бүре бит инде.
Саматнын сүзләрендә хаклык булуын аңлап. Шакыр басыла төште
—Мине Зәйтүнәнең кыланышы ныграк аптырата шул Шигемне әйтүгә чын күңеленнән рәнҗеде. Балага чат ябышкан. Жаны-тәне белән яклый.
—Димәк, үзенеке икәненә ышана!
—Ь1шанадыр инде, ышанмаса, алай кыланмас иде. Ләкин мин ышанмыйм! Минем күңелне нишләтергә? Күңелдәге шикләр абзардагы тирес түгел, аларны сәнәккә элеп ташлап булмый.
Бер хәсрәт берләштергән ике ата озак утырдылар. Бу хатдән чыгуның төрле юлларын эзләделәр
Ниһаять. Самат Шакирны балаларга бер яшь тулганчыга чаклы сабыр итәргә күндерде, һәм бу турыда беркайда да сүз кузгатмаска килештеләр. Әйе. бер елдан охшашлыклар яки аерымлыклар аныграк күренер. Шул вакытта мәсьәләне хатыннары белән бергәләшеп хат итәргә булыр, дип кул бирештеләр.
Самат беразга танычланып. язгы чәчү мәшәкатьләренә чумды Ал- ял белмәде, иртүк китте, сон кайтты Райком вәкиленең дә бик вакчылын җибәргәннәр, кирәкмәсенә дә тыгылып йөрде Бата туу белән өйдә дә тәртип үзгәрде. Бата һәм өй хәстәре Саимәнен иренә игътибарын киметте Таба ризыклары сирәк пешерелде
—Сөт белән ипи генә ашап кит инде, йә йомырка тәбәсе куыр Күрәсен ич. һич кенә дә өлгерә атмыйм.—дигән сүзләр еш ук кабатланды Үзе чүпрәкләр юу, кайнату, үтүкләү, гомумән, батага зарарлы микробларга каршы көрәшү белән көннәр буе кайнашты Сөтем җитеп бетми бугай, дип иртән төрледән-төрле ризыклар әзерләде Батасы аз ашыйдыр кебек тоелып, үзәге өзгәләнде. Сабые йоклаганда, сәгатьләр буе анын караваты янында сакчы кебек утыра торганга әйләнде. Ә төннәрен йокларга үз янына салды. Самат диванга күчте. Болар, әлбәттә, Саматка ошамады, кызына үпкәләгәндәй итеп берничә мәртәбә
—Әниеңне миннән бөтенләй тартып алдын бит. кызыкай,—диде — Төннәрен генә булса да миңа калдыр инде әниенне Сиңа әнә нинди ипле, рәхәтләнеп йоклата торган карават алып кайттым ич
—Кызым, сина әйтәм. киленем, син тыңла, дигән сүзен инде бу, Саматкаем. Ярар, түз инде, бәгърем, һаман алай булмас Караватында ялгыз калдырырга куркам шул, йә егылып төшәр, иә мендәренә капланып тыны бетәр Үз янымда йокласа, аңа да. мина да тынычрак.
Ирен йомшак кына көйләп. Саимә һәрнәрсәне үзенчә хәл итәргә күнегеп китте.
Җәй узды. Гүзәл күзгә күренеп үсте, алгы тешләре чыкты, һөнәрләре артты Өйләрне тутырып тупырдап торган балага әйләнде Үз иркенә куйсаң бик тиз үрмәләп китә, чыркылдап көлә Тәпи басарга маташа. Аның һәр яна хәрәкәте ата-анага чиксез куаныч иде Әнисе аны матур итеп киендерә Кибеттән алырга әллә-ни матур балалар киемнәре булмаганлыктан, үзе тегә. чигә, бәйли Әтисе дә бүтән кирәк-яракны ташып кына тора Кичләрен алар өчәүләп шаярышалар Бала белән бергә үзләренен үрмәләп китүләре гадәти хәлгә әйләнде Читтән караганда, бу гаиләдә, бәхет һәм татулык тантана итә. дип уйларлык иде Әмма борчулы уйлар, ныграк яшерергә тырышкан саен, үзләрен көчлерәк сиздерде һәм Саматның күңелендә «теге» баланы тагын бер генә мәртәбә булса да күрәсе килү теләге үскәннән үсте. Хәзер нинди икән. Үзгәрдеме, көрәйдеме икән.’ Гүзәл бик үзгәрде бит Ә ничек күрергә? Берничә мәртәбә сәбәпсез-нисез генә Шакирлар яныннан да үткәләде Бәлки, олырак балалары сабыйны урамга алып чыгарлар?! Әллә гел шул хакта уйланулардан инде Самат беркөнне гажәп төш күрде Нәкъ бишектә вакытта күргән теге бала—Ания ана таба кулларын сузып «Әти. син— минем әти! Алып кит мине, мин сине яратам'»—дип әйтә. имеш. Төш аңа нык тәэсир итте Әле тан беленер-беленмәс кенә булса да кабат йоклап китә алмады. Нәрсә соң бу? Ходай җибәргән хәбәрме? Ә бит Самат Гүзәлне чын-чынлап ярата башлаган иде инде Үзе белән Саимәсенә охшаш яклар таба иде «Теге» бала ничек икән хәзер0 Самат Анияне тагын бер кат барып карарга кирәк, дигән уйны күңеленә беркетте.
ния ун айдан тәпи йөреп китте. Бер яшендә теле ачылды. Сакаулыгы да булмады, ә Зәйтүнәләрнең башка балалары өч яшьләре тулмыйча сөйләшмәделәр. Сакаулыклары озакка сузыла иде. Әнә, Әхмәтнең биш яше тулды, «р»—«г» авазларын һаман әйтә алмый. Ә Фәнияне, гомумән, аңламассың. «Менә сиңа тагын бер аермалык, аермалыкның да ниндие! Юк, иртәгә үк Саимәнең кызын барып күрергә кирәк әле»,—дигән уйлар белән Зәйтүнә Аниясен үз янына алып сөйләштерә башлады.
—Сөбханалла, балакаем, һәр сүзне бигрәк ачык, дөрес әйтәсең бит, күзләр генә тия күрмәсен,—дип кысып кочаклады.
Шакирга да кызык тоелды бу сөйләшү. Соклану хисләрен ул да яшерә алмады. Моны сизеп, Зәйтүнә:
—Шакир, йә, син дә бер кочаклап иркәлә инде шушы гөнаһсыз сабыйны!—диде.
—Кил әле үземә, акыллым!—дип әйтә башлавы булды Шакирның, Әхмәте: «Юк, юк, әти мине ялата, мине ялата!»—дип йөгереп килеп сарылды, аның артыннан Фәниясе кочакка ташланды. Кая инде ул алардан ычкыну...
Аниянең иң кызыккан әйбере абыйларының рәсемле китаплары иде. Бигрәк тә быел гына укырга кергән абыйсының «Әлифба»сы аңа аерата ошый. Бу китапка тынгылык күрсәтми Ания. Ул аны шыпырт кына ала да мич артына кереп сәгатьләр буе актара, кайбер рәсемнәрен хәтта ялап карый.
—Әни, Анияң тагын минем китапны алган, ерта бит ул аны,—дип абыйсы әнисенә зарлана, ә кайвакыт суккалап та ташлый.
Шакир Аниянең китаплар актарырга әвәслеген күреп:
—Карале, әнисе, безнең бу кыз профессор булмакчы, ахры, туу белән китапларга тотынды,—диде.—Зиһене дә әйбәт. Бер күргән рәсеменең исемен һич онытмый. Әллә соң Ходай Тәгалә махсус безгә бу кызны алыштырып бирде микән?..
—Юкны сөйләп утырма әле, әтисе!
—Ә нигә? Безнең гаиләдән ат караучы белән сыер савучы гына чыгарга димәгәндер. Балаларыбызнын ничек укыганнарын беләсең. Уенчыклары да эт баласы белән сарык бәкәе булды. Шулай, әнисе, бу бала башкаларына аз гына да тартым түгел...
Соңгы вакытларда Шакирның өйдә кеше югында Анияне үчтек- үчтек иттергән чаклары да булды. Әгәр Ания үзенең йомшак куллары белән Шакирның битләренә кагылса яки мыегыннан тарткаласа, бик кәефләнә. Зәйтүнә, бала белән атаның якынаюына сөенсә дә, «балалар алышынган», дигән шик күңелендә үскәннән үсә барды. Һәм ул, Саимәләрнең Гүзәлен күреп кайтырга кирәк, дигән карарга килде.
Чынлап та, Зәйтүнә бер көнне кырык эшен кырык якка ташлап, Анияне җитәкләде дә Саимәләргә китте. Ике ара шактый ерак, теләмәсән дә уйланырсың... Юл буе күз алдыннан ни генә уздырмады... Бала табу йорты. Ул көнге ыгы-зыгы. Ике сабый берьюлы дөньяга килде бит. Табиблар әле бер өстәлгә, әле икенчесенә йөгерештеләр. Шакирның беренче күрүгә үк: «Бала безнеке түгел»,—диюләре. Истә-оста югында Саматның үзләренә килеп баланы күрсәтүне соравы. Баланы күргәч, ул да сәерләнеп китте түгелме сон? Әйе, әйе, бик текәлеп карады ул аңа, әллә никадәр вакыт күзен ала алмыйча торды. И, Ходаем! Миңа бит бүлнистә чакта ук күршемдә генә яткан баланы рәхәтләнеп карарга була иде ләбаса. Шакир әйтмешли, бигрәкләр дә гамьсез-ваемсыз булганмын шул. Йокла да, йокла инде— сыер. Элек андый түгелием бит. Әллә бик еш бала табу мине шундый иттеме? Аннары бит ике бөртек баланы бутарлар, дип кемнең башына килсен? Әгәр дә балаларның алышынулары хак булса...
Ике ара шактый ерак булса да яшь ярымлык Ания әнисе белән
А
«янәшә бик кәефләнеп терек-терек тәпиләде» Әни, мине күгәр, димәде. Юлларында кечкенә көчек очрады Ания анын белән бик уйныйсы иде дә, әмма әнисе ашыкты шул
—Әни, бәби эт кая бара9 Әнисе кайда9 Ашыйсы килмәгәнме9 Әйдә, өйгә алып кайтыйк аны... —Тик әнисе анын сүлләрен ишетмәде кебек.
Ишекне Саимә ачты. Көтелмәгән бу очрашудан йөзенә чыккан гажәпләнү һәм бераз куркып китү чалымнарын дә яшерә алмады ул Бөтен игътибары Аниядә булды Зәйтүнәне Саимәдәге үзгәрешләр аптыратты Нәрсә булган бу яшь хатынга9 Ябыккан, жыйнаксызланган Бөгәрләнеп беткән халатыннан озынрак, йоклаганда гына кия торган эчке күлмәге идән «себерә»
—Абау, жаным. әллә авырыйсын инде9 Ябыккансын ич Икенчесенә уздын мәллә?
—Үзем дә шаккатам, авырткан жирем дә юк. Нигәдер иокымнын рәте бетте Бала мәшәкате белән үземне һич карый алмыйм Гүзәл бераз жылый башласа, үләр, дип куркам Ана ияреп, үзем жылыим Кышын бераз салкын тидердек. Ничек курыкканнарымны үзем генә белдем, ашаудан яздым. Самат. Казанга барып, профессорга күренергә кирәк, ди. Ана да игътибарым житми
—Жылаганга карап бала үләмени, жүләр Үсәләр алар, тәгәрәпләр үсәләр! Беренче баладан ук изелеп төшкән хатыннарны ирләре бер дә ошатмый,—диде Зәйтүнә—Иренә якты йөзен булсын, алдыннан кайнар ашын өзелмәсен Авыртуларынны. арыганнарынны онытып, анын янында «ялт» итеп йөр Төрле сылтау тапкалап теләгенә каршы килә күрмә тагы Болай да эше бик авыр Районга еш йөри Анда чибәр-муг хатыннар буа буарлык! Саматын бик матур, килмәгән жире юк
Зәйтүнә, артыгын сөйләшеп ташлавын сизеп, кинәт туктады Саимәгә акыл өйрәтәсе юк лабаса. укымышлы хатын ул Аннары нәчәлник хатыннары һавалырак булучан. акыл өйрәткәнне яратмыйлар
—Син ачуланма инде, жаным. ирләрнен холкын белеп бетермәде түгел. Минем Шакирым ла чыгымчылап алды, шуна гына әйтүем
—Нишләп ачуланыйм, рәхмәттән башка сүзем юк
—Гүзәл кайда сон?
—Йоклый әле ул Ул торганчы мин чәй әзерлим Ания. менә бу уенчыклар белән уйный тор син. яме,—дип Саимә кухняга чыгып китте
Зәйтүнәнең Гүзәлне йоклаганда булса да күрәсе килә иде. тик әнисеннән башка йокы бүлмәсенә керү ярамас, дип тыелып калды. Тиздән бала тавышы ишетелде. Зәйтүнәгә таныш кебек иде ул Әйтерсен лә Фәниясе йокыдан уяна Урыныннан сикереп торды ла. тыны кысылып, катып калды. Саимә кухнядан атылып дигәндәй чыкты да:
—Хәзер, хәзер мин аны киендереп монда алып чыгам.—дип кызы янына ашыкты.
Озак кебек тоелды аларны көтеп алу Ниһаять, менә алар Зәйтүнә, сөбханалла, сөбханалла, диюдән башка сүзләр таба алмады Гүзәл шәһәрчә кыска алсу ефәк күлмәктән, чәчендә күлмәге төсендәге зур бантик, аягында ап-ак оекбаш белән кызыл төстәге сандалик—коеп куйган тере курчак Зәйтүнәнең үз кызлары да чибәрләр, әмма бу кыз Тукта әле. әгәр дә Фәниясен, нәкъ шулай киендереп. Гүзәл белән рәттән бастырып куйсаң . Охшашлык Зәйтүнәнен йөрәге чәнчеп алды, битләре уттай кызды Шул мәлдә карашы Аниягә төште Ул. бер курчакны күкрәгенә кысып, читгәрәк басып тора Ә күзләре—Гүзәлдә, үзе яратуын белдереп сабыйларча елмая, менә хәзер аны кочаклап та алыр кебек Зәйтүнә бер Аниягә. бер Гүзәлгә карады -Юк. Ания дә ямьсез бала түгел, бик тә сөйкемле Куе зәнгәр күзләре (ә безнекеләрнен ачык зәнгәр). дулкынланып торган коңгырт чәчләре Мәхәббәтле бала Тик. ябык, гәүдәгә Гүзәлдән шакгый кечкенә»
— Кызым Гүзәл, безгә кунакка менә нинди матур кыз килгән Бергәләп уйнагыз Уенчыкларыңны, курчакларынны күрсәт әле үзенә.—
дип Саимә Анияне уенчыклар янына җитәкләп китерде.
Ә Гүзәле усал итеп карады да Ания кулындагы курчакны тартып алды. Башка уенчыкларын да тиз-тиз генә читкәрәк күчерә башлады. Мондый тупаслык Аниягә ошамады, ул әнисенен ун беләгенә килеп ябышты. Әниләргә кырын карап, үпкәләвен сиздерде.
—Гүзәл, матурым! Бу ниткән хәл? Нигә бәбигә уенчыкларыңны бирмисен? Кәкәй кызлар гына шулай итә, ә син тәти кыз бит!
—Мин бәби түгел,—диде кинәт кенә Ания.—Гүзәл тәти түгел, кәкәй
Моны ишетеп Саимә өнсез калды. Бик тә гаҗәпләнүен һәм соклануын яшерә алмыйча:
—Абау җаным! Ул шулай сөйләшәмени? Безнекенең әле исендә дә юк. Кая әле, акыллым. бер яратыйм әле үзенне,—дип Саимә якыная башлагач, Ания арты белән үк борылып Зәйтүнәгә чытырдатып ябышты.
—Саимә, минем ни өчен килүемне чамалыйсындыр,—диде Зәйтүнә,— Үзең беләсең, авылда күптән безнен балалар хакында гайбәт йөри. Иркенләп сөйләш икче.
Авыр тынлык урнашты. Саимәнен тез буыннары йомшады, аның чарасызлыгын күреп, Зәйтүнә сүз дилбегәсен үз кулына алды.
—Гүзәлне күрүгә мин әллә нишләп киттем. Безнен Фәниягә бик охшаган ул. Гүзәл әле сөйләшергә уйламый да, дисен. Безнекеләрнен ник берсе өч яшькә кадәр сөйләшсен. Ә Аниянен яше тулуга ук теле ачылды. Безнекеләр барысы бергә мәш килеп уйнарга яраталар. Ания. чит оядан ялгышып кергән бәбкә шикелле, япа-ялгызы уйный Тегеләренең моңа исләре дә китми. Ания минем тирәдә күбрәк булганга көнләшәләрме икән, дип тә куям. Әллә соң, балаларның алышынулары дөрес микән..
—Зәйтүнә апа, җаным! Син нәрсә сөйлисен? Бу бит мөмкин түгел! Үлсәм-үләм, әмма аннан аерылыр хәлем юк. Кызымны әтисе дә бик ярата,—дип, Саимә елап ук җибәрде.
Нәкъ Фәния кебек үк итеп Гүзәлнен елавы да кушылгач, Зәйтүнә бөтенләй каушап төште. Гүзәлне ихтыярсыз кочаклап алды да һәм аны аркасыннан сөя-сөя юатырга кереште. Гаҗәп, сабый читкә тартылмады, елавыннан туктап, Зәйтүнәнең мәрҗәнен тотып-тотып карый башлады.
—Саимә җаным, сүзләремә рәнҗемәче. Без бәби тапканда буталчыклар булды бит Врачлар әле синең, әле минем янга чабышты Хәлен авыр булгач, боларны, бәлки, хәтерләмисендер. Әнә шул ыгы-зыгыда балаларны бутадылар микән әллә9..
—Булмас, булмас! Гүзәлемне беренче тапкыр имезергә китерүгә үк яраттым. Ул да миннән ятсынмады. .
Ике ана озак сөйләште. Саимә бер утка керде, бер суга төште Анын күңеленә дә шом йөгерде. Ул Гүзәлнен курчаклары белән онытылып уйнаучы Аниягә озаклап карады. Аниянен күзе, чәчләре Саматныкы кебек..» Ләкин барыбер җаны Анияне кабул итәргә теләмәде. Югыйсә, Зәйтүнә Анияне бик зиһенле дип тора. Ә Гүзәлдә әле андый сыйфатлар күренми. Зәйтүнә Саимәнең уйларын сизгәндәй:
—Без дә Анияне бик яратабыз. Хәтта Шакир абыен да хәзер анын өчен үлеп тора,—дип янә сүз башлады.—Тик, үзен беләсең, һәркемгә үз каны кадерле.
Алар тәгаен генә бер фикергә килә алмыйча аерылыштылар Саимә Аниягә рәсемле китаплар бирде. Ания шатлыгыннан кулларын чәбәкләде. Саимәнен күзләренә яратып карап:
—Рәхмәт, апай!—диде.
Сабыйнын нурлы күз карашы һәм аның рәхмәте Саимәне тетрәндереп җибәрде. Кунакларны озаткач, ул тәгәри-тәгәри елады. Әнисенә Гүзәл дә кушылды. Саимә кызын, башка вакыттагыча юатырга тырышты, ләкин бу вакытта анын үзен юатучы кирәгрәк иде.
аматның күнелендә шом көчәя барды. Әмма бу шик-шом баласы өчен борчылудан гына түгел бугай Мондый эчке тыйгысызлыкны монарчы кичергәне юк иде әле анын. Пошынуы тикмәгә булмаган икән Көндезге ашка оенә кайтып җитүенә, артыннан ук, йөгерүдән әлсерәгән бер малай:
—Самат абый, сезне хәзер үк районга чакыралар,—диде.
Райкомның икенче секретаре чакырткан икән.
-Беренче суккан ашлыкны халыкка өләшкәнсең, дигән хәбәр алдык.— дип турыдан башлады секретарь —Дөресме шул?
Дөрес Күптән түгел, хезмәт көненә йөзәр граммнан гына. Идарә белән килешеп эшләдек Халыкның ашарына бетте Ач халыкны эшләтеп булмый бит.
Бик акыллы булып киттен. ә?! Тагын бер сорау: колхоз милкен урлаучыларны яшереп каласың икән. Монысы да дөресме9
Гафу итегез, соравыгызны анлап җитмәдем.
—Аңлашылмый имеш' Бер колхозчының арба белән борчак саламы урлап кайтканын үзен үк күргәнсең бит. Эшне прокурорга тапшырмагансың Нәрсә бу9 Урлашуга юл куеп колхозны таратырга маташумы9 Безнен колхоз кысылган йодрык кебек, аны алай гына таркатып булмый. Ә салам урлаучыга килгәндә, әйе, булды андый хәл. Ләкин ул кеше үзенең җәзасын алды. Без халыкка хезмәт көне исәбеннән борчак саламы өләштек Теге бәндә үз өлешеннән коры калды. Урлашмаса. ике мәртәбә күбрәк аласы иле. Бу анын өчен гомерлек сабак булды.
Димәк, сам хозяин, сам хуҗа, сам прокурор, сам судья булдың иңде. Вазыйфаларың күпкәрәк киткән түгелме9
—Алай дип уйламыйм Без колхоз уставына таянып эш иттек. Сугыш вакытында бер кесә борчак өчен төрмәләрне колхозчылар белән тутыруыбыз да бик җиткән
Җитте! Акыл сатма монда! Бу башбаштаклыкларын өчен сине бүген үк кулга алырга мөмкин. Киләсе атнада бюро Бюро ничек хәл итәр Шуннан сон карарбыз.
Саматның бугазына каты төер килеп утырды, ике чигәсенең сулкылдап кысуыннан башы кайнар кыршау эчендә калган кебек булды, йөзе агарды Саматның бу хәлен сизеп, икенче секретарь ниндидер тантана белән:
То го. ү зенә дә барып җитте, ахры Безнен илдә синдәй «акыллы» башларның урыны кайда икәнлеге һәркемгә билгеле Китәргә мөмкин Бюрога кадәр эшләп тор,—дип сүзен тәмамлады.
Самат туры өенә кайтты. Ишектән килеп керүгә кочагына омтылган Гү зәле лә күнслен күтәрә алмады
Әтисе, нигә чакыртканнар? Юньлегә түгел, ахры, бөтенләй төсен качкан Көне буе бер тәгам ризыксыз йөрденме9 Әйдә, ашап ал. кайнар чәй эчеп җибәр Аннары сөйләрсең
Чәй белән генә тынычланып булмас бүген. Син мина мәен дә бир әле. Саимә.
Самат, каршына куелган рюмканы читкәрәк этеп, стакан сорап алды Гомер кыланмаганны аракыны тутырып салды да эчеп тә куйды Теләр-теләмәс кенә ашын капкалады.
Саимә, урып салыйк Бәлки, йоклап китәрмен Ә син. зинһар, борчылма. Иртәгә барын да сөйләрмен.
Әйләнде тулганды, әмма йокы кермәде Самат өчен «Кулга алып гормәгә утыртсалар. Саимә ничек яшәр9 Бала-бала дип эшеннән дә бизеп бара Әни ничек күтәрер бу хәсрәтне?»—дигән борчулы уйлар аракыдан ко’иерэк иде күрәсең
Уйлар, уйлар Күз алдына кайгылы йөзле әнисе килеп басты. Бала сөенече, колхоз мәшәкатьләре белән үзенең ин кадерле кешесен
С
бөтенләй оныткан ич... Үпкәли торгандыр, рәнҗи генә күрмәсен инде.
Агроном вакытларын исенә төшерде. Җирне, җир эшләрен яратты ул Шуна күрә бу эшкә бөтен көчен биреп эшләде. Ә жир ул сизгер анадай—үзен яраткан кешене өлешсез калдырмый. Самат агроном булып эшләгән елларда колхоз шактый күтәрелде. Их, нигә генә рәислек дилбегәсен кулына алырга ризалык бирде икән!
Самат уйларына бирелеп озак ятты. Тан алдыннан гына йокыга чумды. Гажәп, шул кыска гына вакытта төшендә әнисен күрде. Имеш, ул ниндидер дога укып аның битләреннән сыпыра. Үзе туктаусыз сөйләнә: «Улым, нишләп битен тулы бетчә? Егет чагын булса, дәрт бетчәсе дияр идең. Нигә битен бозылды, ни булды сиңа, балакаем?» Әнисенен битенә кагылуыннан Самат уянып китте. Күзләрен ачса, әнисе урынында битеннән сыйпап торган Саимәне күрде.
—Эшкә соңладым мәллә?
—Әйе.
—Бюроны исән-имин уздырсам, әнине алып килербез. Бераз тәрбияләп жибәрербез. Әнинен хәер-фатихасын аласым килә.
Самат чәй янында райкомда булган хәлләрне хатынына сөйләп бирде.
— Кемдер авылдагы бөтен хәлне райкомга җиткереп тора бугай. Безгә бик сак булырга кирәк,—дип көндәгеннән бераз сонрак калып эшенә китте.
Юнь хәбәр жәяүләп, ә юньсезе очып килә, дигәндәй, Саматның язмышын бюро хәл итәчәк, дигән хәбәр бөтен авылга таралды. Халык пошаманга калды. Бригадирлар, егетне харап итәргә җыеналар бугай, әллә бюрога кадәр колхоз исеменнән вәкилләр җибәрергә микән, дип кинәшеп алдылар. Бу көннәрдә авыл кешеләре рәисне яклау ниятендә иде. Әлеге хәбәр Шакирлар өен дә читләтеп үтмәде. Иртәгә бюро дигән көнне Шакир өйгә борчылып кайтты.
—Зәйтүнә, тынла әле. Бүген әбиттән сон райком палнамучие кәнүш- нигә керде Миннән сораша башлады бу. Сүзе атлар турында түгел, ә Самат турында. Балниста синен хатын белән персидәтел хатыны бергә бәбиләгән икән, алар сезнең кызны алган, ди. Ә сез үз балагызны сорагач, персидәтел сезне куалап чыгарган, ди. Булдымы шундый хәл, ди. Ярый ла тел төбенә вакытында төшенеп өлгердем Керә-керешкә ошамаганые аны. дапрус аламыный. Әйе, авылда шундыйрак сүз йөрде, дим. Тик монда Саматларның гаебе юк, салган баштан үзем чыгарган сүз бу. дим. Ә сүз, авызыннан бер ычкынгач, йөз төрлегә әйләнә, дидем.
Иренен бу гамәлен Зәйтүнә хуплады. Бала мәсьәләсенә райкомнын кагылуын, шунын белән бу эшне катлауландырырга маташуларын теләми иде ул. Бездә һәрвакыт шулай бит: бер-бер гаебеңне тапсалар, сине бар яктан каралтырга тотыналар. Ничек йоклавыңа кадәр тикшерәләр.
Авыл халкының бу атнада аерата тырышып, көнне төнгә бәйләп эшләве, ашлык тапшыру буенча районда беренче урында баруы Саматнын күнелендә якты өмет тудырды. Яклаучыларым бар икән дип сөенеп йөрде.
Әмма бюронын барышы аның бу өметләрен чәлперәмә китерде.
Беренче булып икенче секретарь сөйләде.
—Иптәшләр. «Алга» колхозы рәисе Самат Закировнын җинаятьләре турында сигналлар ешайды. Тикшерү һәм Закировнын үзе белән сөйләшү вакытында фактлар расланды Язгы чәчүнен дәүләт планы үтәлмәде. Инде беренче суккан ашлыкны, дәүләткә тапшырасы урында, колхозчыларга өләшкән. Илдә, понимаешь, сугыштан сонгы торгызу эшләре, зур төзелешләр бара. Дәүләткә икмәк җитми. Партиянең төп бурычы—эшче халкын икмәк белән тәэмин итү. Ә Закиров нишли? Партия линиясен җинаятьчел рәвештә боза.
—Колхозчы дәүләт кешесе түгелмени?—дип каршы төште Самат.
Бюро утырышын алып баручы беренче секретарь өстәлгә сугып: —Син нәрсә, Закиров, монда базар ясыйсын9! Әйтәсе сүзенне
үзенә чират җиткәч әйтерсең,—дип кычкырып җибәрде
Самат имәнеп китте. Беренче мона кадәр ана мәрхәмәтле карый иде бит. Хәтта күп кенә эшләрен хуплый иде. Ә бутен йөзе утә ачулы. Беренченең кычкырып куюы икенчене канатландырып җибәрде.
—Зөфәр Хәкимович. беседа вакытында да үзен яман да тупас тотты ул, гаебен танымаска маташты Иртәрәк мактап җибәрдек без аны. масаюының чиге-чамасы юк. Шуна күрә хәзер үзенә агтә ниләр позволяет, колхоз милкен урлаучыларны да яшереп бара, димәк, караклыкка юл куя Между прочим, безнен арада, то есть партия сафларында, мондыйлар булырга тиеш түгел! Минем тәкъдимем: партиядән чыгарырга, эшеннән алырга һәм судка бирергә.
Самат нәрсә юраса да монысын ук көтмәгән иде. Тәне кызыша башлады, маңгаеннан тир бәреп чыкты.
Икенче сүзне бюро әгъзасы—прокурор алды
—Чыннан да, предколхозлар арасында закон бозуларга юл куючылар күренгәли. Күбрәк үз белдекләре белән эшләргә яраталар. Бу өлкәдә райком йомшаклык күрсәтмиме икән, дим Бүген Закиров тиешле җәзасын алырга тиеш. Башкаларга сабак булыр Мин әйтелгән тәкъдимгә кушылам.
Бу минутларда Саматнын эчке кичерешләрен берәү дә сизмәде. Анын партбилетын өстәлгә ыргытып «Мәгез. авыл кешесенә кат итеп караучы, рәисләрнең аз гына булса да. үзе теләгәнчәрәк эшләргә хокукларын кысучы партия кемгә кирәк0! Ана бит мин бөтен күңелем белән ышанганыем. Бар көчемне биреп, ал-ялны белмичә эшләдем Шуның өчен миңа төрмә ишеген ачарга торасызмы0 Мин үзем үк теләмим бу партиядә калырга!..»—дип ишекне каты ябып чыгып китәсе килде Хәтта талпынып ук куйды. Нәкъ шул мәлдә Беренченең җылы карашын тойды Саматнын ни ипләргә җыенганын сизеп «Жүләрләнмә. кызма, сабыр һәм тагын бер кат сабыр»,—дия иде кебек бу караш
Бюронын өченче әгъзасы, район гәзите мөхәррире күп сөйләмәде, алда әйтелгән фикерләргә кушылуын гына әйтте
Күрше колхоз рәисе Хәлим абый сүз сорады Күкрәге тулы орден- медальләр иде анын.
—Мин партиягә Сталинград өчен сугышкан чакта кердем Үлә калсам, коммунист булып үлүне дәрәҗәгә санадым. Сугышта бер аягымны калдырып кайттым. Әйе. без сугышта илебез алга барсын, халкыбыз хәерчелектән чыксын өчен кан койдык. Сугыш бетте, фашизмны җиңдек Шундый дошманны җиңгән халыкның туйганчы ашарга хакы юкмы ° Әгәр дә без. коммунистлар. Самат шикелле егетләрне бер селтәнүдә төрмәгә тыга башласак, белмим, кая барып чыгарбыз икән Мин анын ничек эшләвен күреп торам. Кайбер мәсьәләләрне үзенчәрәк чишә икән, бу нинди җинаять булсын Ул—төпле белемле агроном Безгә аны кыйнарга түгел, киресенчә, ярдәм итәргә кирәк Ә кайбер хаталары өчен шелтә бирү җитеп ашкан.
Саматнын иелгән башы күтәрелә төште Сүзне раикомнын өченче секретаре алды. Ул утыз биш яшьләр чамасындагы хатын, чәчләрен җыйнак кына итеп артка өйгән, өстендә зифа гәүдәсенә сыланып торган кара костюм-юбка, костюм эченнән якасы бераз гына ачылган җете ак кофтасы күренеп тора. «Чибәр каһәре, килмәгән җире юк! Инде әйтәсе сүзе лә ягымлы булса».—дип уйлады Самат
— Иптәшләр, мин Хәлим ага ягында. Райком бюросы җәза бирү урыны гына түгел Партиянең төп бурычы—дөрес тәрбия Аерата Закиров шикелле яшь җитәкчеләр белән тәрбия эшләре даими алып барылырга тиеш Өлкә комитеты оештыра торган, җитәкчеләрнең белемен күтәрү курсларына җибәрергә кирәк аны Эшли башлавына биш ел да юк бит әле Җибәргән хаталары—яшьлеге һәм тәҗрибәсезлеге нәтиҗәсе Шуна күрә бүген шелтә белән чикләник
Бу минутларда Икенченен башына «Кара, ничек яклый, араларыңда гыйшык мыйшык юк микән? Болар артыннан күзәтергә кирәктер, пожалый»,—дигән фикер килде.
Беренче секретарь:
— Бер бюро әгъзабыз, райбашкарма рәисе, Казанда киңәшмәдә Хәзергә анын фикерен белә алмыйбыз. Әмма ул Закировнын киләчәгенә зур өметләр баглый. Хәзер исә Закировнын үзен тынлап карыйк. Минемчә, ул үзенен хаталарын аңлагандыр,—диде.
—Әйе, бик күп нәрсәне аңладым. Моннан сон башкачарак эшләрмен...
Ул бу сүзләрне шундый итеп әйтте ки, аңлаган кешегә анын сүзләре партиягә һәм мондагы халык мәнфәгатенә төкереп караучыларга суд карары булып янгырады.
Сонгы сүзне Беренче әйтте
—Беренче юлга, эшендәге хаталары өчен, Закировка каты шелтә бирик. Киләчәктә төрле экспериментлар ясарга теләсә, элгәре безнен белән киңәшер...
Ике тәкъдим дә тавышка куелды. Дүрткә ике исәбе белән Беренче тәкъдиме үтте. Бюродан сон Саматны Беренче үз янында калырга кушты.
—Ну, герой, ни хәл? Ниләр уйлап утырдын9
—Әгәр сезне обкомга алсалар, сезнен урынга икенче секретарьне калдырсалар, бу эштә калып булмас, дип утырдым Ул «беренче» булырга бик тырыша, диләр.
—Каян алып әйтәсен моны?
—Хәлим абый каяндыр ишеткән, ул да борчыла. Зөфәр Хәкимович, сезнен күчү хәбәре дөресме? Обкомга кем итеп алалар9
— Белмим әле, Самат, обкомгамы, әллә ераккаракмы. хәзергә билгесез. Ә син саграк кылан, әтәчләнмә. Синен гамәлләреңне мин кеше буларак яклыйм. Әйе, ач халыкны ашатмыйча эшләтеп булмый. Әмма райком секретаре буларак сине жәзасыз калдырырга хакым юк иде. Үзен беләсен, бу сөйләшү ике арада гына калырга тиеш Синен белән эш майтарырга була! Авыл хуҗалыгын аякка бастырырга, нәкъ менә синдәй җитәкчеләр кирәк. Ярый, сау бул. Үзенне югалтма!
Бюродан Самат каршылыклы уйлар белән кайтты. Үзен хаклы санады. Шиксез, халыкның тамагын туйдыру кирәк. Әмма зур гына җитәкчеләрнең моны җинаятькә санавы бик гаҗәп. Беренче белән икәүдән-икәү сөйләшү генә аны бераз тынычландырды «Әйбәт кешеләр дә бар бит әле дөньяда»—дигән уй ярсуын басарга ярдәм итте Ут йотып, үзен көтеп утыручы Саимәсен күз алдына китереп. Самат туры өенә ашыкты Капкадан керүгә ачык тәрәзәдән ишетелгән монлы бер җыр күнелен айкап алды, хәтта туктап калды. Өр яна җыр' Саимәнең күңеленнән мон үзәкләрне өзеп ургыла иде:
Агыйделкәйләрнен суы салкын. Рамай.
Икәү бергә ничек йөзәрбез.’
Икәү бергә ничек тә йөзәрбез. Рамай.
Аерылышсак, ничек түзәрбез?
Самат тәрәзә каршына килеп:
—Нигә шулкадәр моңая икән минем сайрар кошым?—дип әйтүгә, Саимә ире каршысына атылып чыкты да анын кочагына ташланды.
—Ни хәлен бар, әтисе9 Бюро ничек бетте?—диде
—Начар ук түтел. Каты шелтә чәпәделәр. Зөфәр Хәкимович урынында икенче секретарь кебек кеше булса, башны ашыйларые. Ай-яй. әшәке кеше икән ул!—дип Самат бюрода булган хәлләрне кыскача гына хатынына сөйләп бирде.
—Аллага шөкер! Ахыры хәерле булсын инде Гүзәл бүген бик көйсезләнде. Әллә минем борчылуым сөт аркылы ана күчтеме. Елады да елады, үксеп бетте. Һич кенә дә юата алмадым. Көчкә йоклап китте
— Бәлки, аны имчәктән аерырга вакыттыр. Үзен дә бетерешәсен. Тамагына ашамаса, бер хәлие, әйбәт ашый бит ул.
—Бигрәк тәмен белеп имә бит. Ике яшькә кадәр имсен инде.
Имидән аерылу—баланын беренче хәсрәте, диләр. Зәйтүнә апайларныкы үзе ташлаган икән, яше тулганчы ук...
— Каян белден?
— Беркөнне Зәйтүнә апа безгә килгәнне, үзе сөйләде.
—Үзе генәме?
—Ания дә барые
Самат кызыксынуын яшерә алмыйча:
—Йә, ничек9 Жентекләбрәк карадыңмы кызына9 Безнен берәребезгә охшаш чалымнарын күрмәдеңме9 Гүзәлне күргәч. Зәйтүнә апа нәрсә диде?
Чыннан да. Самат хатынының ул баланы күрүен бик тели иде
—Безнен кыз белән чагыштырганда Ания буйга күпкә кечкенә һәм ябык Бик аз ашый икән Безнен Гүзәлнең матурлыгын беркем белән дә чагыштыра торган түгел, әтисе. Мин аны сөеп туя алмыйм Исән генә булсын берүк Ания бик китаплар ярата икән Бер яшьтән сөйләшә башлаган Гүзәлгә дип алынган китапларның күбесен бирдем үзенә Безнеке аларны ертып кына бетерә Шактый гына өс-баш әйберләре бирдем Ә охшавы Ни әйтергә дә белмим. Самат
— Кара әле. минем әни дә мине бер яшен тулуга телен ачылды, ди. Кешеләрне шаккатырганым шул булган, сакаулык бөтенләй булмаган Өч яшьтә инде укымакчы булып азапланганмын Менә хикмәт
Саимә сүзне тиз генә бүтәнгә күчерде
—Әтисе, кәнсәләрдә көтәләрдер үзенне Авылда барысы да синен өчен кайгыра. Халык әйбәт монда Ә шулай да синен өстән райкомга кем язып тора икән? Мин. Фәридә түгел микән, дип шикләнәм
—Булмас Минемчә, анын хәзер бездә эше юктыр Ипле гаилә корып җибәрде. Тугыз ае тулуга тупырдап торган игезәк малайлар тапты Кияүгә чыккач ул хәтта тагын да чибәрләнебрәк китте
Саимә бу сүзләргә тешен кысып кына түзде Самат чыгып китүгә күз яшьләренә ирек куеп, диванга капланлы Сулкылдый-сулкылдый озак елады. Самат Фәридәне шулкадәр күкләргә чөеп мактар дип көтмәгән иле ул. Үзе гаепле шул. үзе. Күңелендә булса да әйтмәскә кирәк иде Бигрәк тә бүген. Ания турындагы сүзләрне читкә борганнан сон. Теге көнне Саимә үзе дә. баланы күргәч, анын күз карашында Саматка охшашлык бар кебек булды. Әмма ул бу шикләрен читкәрәк куарга тырышты. Саматка да бу хакта әйтергә базмады.
Бала караваты селкенгән тавышка Саимә, күз яшьләренә чыланып беткән мендәрдән башын күтәреп, бер мизгел аптырабрак торды да кызы янына ашыкты. Каршысында әнисенен йөзен күргәч. Гүзәл елмаеп, йомшак куллары белән әнисенен муенына сарылды Аннары ачык изүдән кулларын эчкә таба шудырып, әле бер имчәкне, әле икенчесен мәм- мәм. дия-дия сыйпый башлады Әнисе изүен чишеп, баланы җайлап алдына саллы Ә нарасый, әнисе күзләренә туп-туры карап, бер кулын имчәк өстенә куеп, икенчесе белән әнисенен бил турысын сыпыра- сыпыра тәмләп имәргә кереште Бу минутларда ана җанында туган искиткеч ләззәтне, тәненен бөтен күзәнәкләренә таралган гажәеп сихри рәхәтлекне бала имезүче ана гына тоя ала. Бу табигать ананын хатын- кызга биргән ин зур бүләге Әле генә түккән күз яшьләре. Самат сүзләреннән хурлану, кимсенүләре әйтерсен лә җилгә очты да югалды. Баланың һәр суыруыннан ләззәтләнеп. «Бәхетем син минем, рәхәтем син минем»,—дип кызынып кайнар битеннән үпте Саимә
Истә-оста югында тилмереп бала көткән вакытлары, ике тулгак арасындагы хыялый минутлары күз алдыннан үттте «Гаҗәп икән бу кеше дигәнен. Туганнан үлгәнгә чаклы тулгак эчендә яшисен кебек Тулгак сине бер җибәрә, бер тота. Шул тулгаклар арасында бормалы- бормалы гомер юлы үтә Бүгенге көнем генә дә күпме кире һәм уңдй кичерешләр белән уралды. Аллага шөкер. Саматым исән-имин. Тик күнелен бөтенләй ачып салмады кебек Миннән дә ризасыхлыгы артканы
сизелә. Ни булса да хәерлегә генә булсын инде».
Самат ул кичне сон кайтты. Кичке нәрәдтән сон күрше авылга- Хәлим абыйларның өенә китте. Бюродан сон сөйләшү-кинәшү кирәк иде.
Хәлим абый аны:
—Мактап йөрисен икән,—дип каршылады — Донбастан бертуган энем кайтып төште, менә шул хөрмәткә сарык чалдык. Әйдә, карчык! Китер ашынны. чыгар итләренне, шкаф артында «урыс малае» булыр, аны да өстәлгә утырт!
Өстәлгә, татар хатыннары гына кисә торган вак токмачлы аш, зур тәлинкәгә чөмәләкәй итеп өелгән кайнар бәрәнге белән ит чыгарылды Яңа суелган сарык ите белән пешкән аштан һәм парлары чыгып торган кайнар иттән килгән тәмле хуш ис Саматнын авызыннан сулар китерде. Ул ашый башлагач кына үзенең карыны ачканын тойды. Кунак шахтер белән Саматнын серләре тиз килеште Алар бик тиз уртак тел таптылар
—Ал әле, энем, гармуныңны! Җырлап басыйк янган йөрәкләрне! Сизеп утырам, күршемнен дә бүген йөрәгеннән кан сава,—дип Саматка карады хужа—Бирешмә, туган! Безгә алардан хитрыйрак булырга кирәк. Ә син турыдан бәрмәкче. Туры әйткән туганына ярамый, диләр, Ә райкомныкылар тем пачи. Алар үзләрен Алланын кашка тәкәсенә тин саный. Серкәләре су күтәрми.
Шахтер егет үзе уйнап, үзе җырлап җибәрде. Һәм күзләреннән кинәт бәреп чыккан яшь бөртекләрен сөртеп, кулындагы гармунын Саматка сузды:
—Уйныйсыздыр бит?
—Ничек кенә уйный әле! Вообщем, гармун уйный белмәгән татар юктыр,—диде хужа.
Самат әкрен генә, гаҗәп монлы тавыш белән «Уел» көенә жыр башлады.
Арысландай киек һич курыкмас.
Каршысында биек тау торса.
Ирдәй генә егет һич кайгырмас, Газиз башы аның сау булса!..
—Ну өздерәсең дә инде, малай! Бюрода шулай итеп җырлап җибәрсән, нишләрләр иде икән әй! Валлаһи, шартларлар иде! Кайберләре дим. Кая мин дә «Алмагач»ларын сузып карыйм әле...
—Их, чорт возьми!—диде дә яраткан җырын башлады.
Алмачуар иде бит,
Сөеп җиккән атларым. Бер нәрсәгә исем китми Үтә егет чакларым...
Балаларны уятмагаек, дигәндәй, тыйнак кына көлешеп алдылар. Өчесенен дә кәефләре галәмәт шәп иде.
Кичке унрарга чаклы Саимә тынычлыгын сакларга тырышты. Бер яктан, Саматнын озак кайтмавы борчыса, икенчедән, бала турындагы шик-шөбһәләр жанын телгәләде. Гүзәлне үз баласы түгелдер, дип күз алдына китерергә теләмәде ул. Анияне күреп калгач, ул бала да якын кебек тоела башлады.
Кинәт күңеле яктырып киткәндәй булды. Әгәр Зәйтүнә апа тагын авырга узып, бер кыз алып кайтса һәм Анияне бөтенләйгә безгә бирсәләр?! Их, шулай гына булсачы!!. Икесен дә үзләренеке игәрләр иде.
Самат таңга таба гына шактый кызмача кайтты. Хатынына битараф караш ташлап:
—Ашарга әзерләмә, бар, ят, йокла,—дип чишенмичә генә залдагы диванга ауды.
амат көне буена ашкынып йөрде. «Нигә шулай ашкынам сон? Йөрәк күкрәк читлегеннән чыгып очардай булып ярсый—хәерлегә булсын»,—дип капканы ачып җибәрсә, ни күрсен—ишегалдында әнисе басып тора
—Әни, жаным! Өнемме бу. төшемме? Инде кайчаннан бирле сине алып киләм. дип җыена идем. Үзен килеп әйбәт иткәнсен. Мина рәнжеп беткәнсеңдер. Күптәннән хәлеңне белә алмадым Ничек, кем белән килдең?
— Юк. улым! Рәнжеп түгел, сагынып килдем,—дип әнисе күз яшьләренә тыгылды —Үсеп җиткән балаларның үз дөньясы, үз мәшәкатьләре тулып ашуын беләм ич мин. Сагынуларыма ничек тә түзгән булыр идем, ләкин сонгы вакытта нигәдер төшкә бик еш керәсен Җитмәсә, гел малай чагындагы кыяфәттә, үзең күнелсез шундый. Сезнен районга килүчеләргә энен утыртып җибәрде. Ә аннары ашлык тапшыручы авылыгыз кешеләрен очраттым, рәхмәтләр яусын үзләренә. Ни хәлен бар, балам? Эшендә борчулар булды мәллә?
Шулчак моңарчы күзгә чалынмыйча торган Гүзәл әтисенен аякларына килеп уралды Әтисе аны күтәреп алды.
—Әни, Гүзәлне ошаттыңмы9 «Әббә» дип әйтмәдеме әле?
— Бу баланы да ошатмасаң. Алла каргар. Сокланып туя алмаслык матурлык Саимәләр ягыннан киләдер инде Безнен нәселдә дә ямьсезләр юк югын. Син үзең дә, Аллага шөкер. Әмма Гүзәл..
—Әни. Самат, әйдәгез чәем кайнады,—дип Саимә әтисе кулыннан баланы алды.
Саимә төчегә пешергән коймакны табын уртасына куйган. Олы түгәрәк подноста жиз самавыр гөжләп утыра Табынга утырышканчы кунак әнисе сумкасыннан каклаган каз, бавырсак, баллы корт, бер банка каймак алып өстәлгә тезде, күчтәнәчләрен бирергә дә өлгермәгән икән әле ул.
—Минем ниләр яратканны онытмагансың икән, әни
— һи, үз балаңның гадәтләрен онытасын диме инде?.. Сөт аертканда сипарат тирәсендә кашык тотып бөтерелгәннәрен ате дә булса күз алдымда.
Саимә белән Самат көлешеп алдылар
— Шулай каймак ярата идемени?—диде Саимә кайнанасына карап —Бәләкәй чакта каймакны, үсә төшкәч матур кызларны бик яратты — Шуңа күрә озак өйләнми йөргәндер инде.-диде Саимә Саимәнең чәе сөтсез, коймагы ләчтирәк булса да, кайнана аны- моны сиздермәде, улының да, килененең кәефен бозасы килмәде.
Ә улы белән икәүдән-икәү калгач:
—Улым,—диде,—табыныгыз ярлырак. Чәйгә салырга ни сотегез, табынга куярга ни маегыз, дигәндәй. Әллә сыерыгыз юкмы'’
—Сыер бар иде дә, былтыр Хәдичә апаларның сыеры зыянлагач, сыерны ана бирдек. Хәзер ул сөтне-майны кирәк булган саен безгә китереп тора.
—Хәдичә кем була инде.’
—Үзебезгә йорт салып чыкканчы, без аларда торган идек.
— И улым, улым, авылда яшәп сыер да асрамагач, нәрсә була инде бу? Ин булдыксыз, ин ялкау кешеләр генә сыер тотмый. Хәтта сугыш елларында да без сыердан өзелмәдек, шуның белән тормышмын ертык җирләрен ямап тордык. Син сыер да асрый алмаслык бала булдыңмыни, улым’’ Сарыкларыгыз да юкмы9
Самат әнисенең сүзләреннән уңайсызланды, билгеле. Әмма сер бирмәскә тырышып:
-Мал-туарнын мәшәкате ерып чыккысыз Ашар ы на җиткермәде түгел. Колхоз рәисе башым белән курмы әзерләп йөрсәм, мин бүтәннәрне ничек тыярга тиеш, ди. Райком бу мәсьәләдә бик каты Аннары Саимә дә шәһәр кызы. Мал-туар тотуның рәтен белеп бетерми
С
Самат хатынының сыер сава белмәвен әнисенә әйтергә оялды. Әмма сизгер ана сүзсез дә улын төшенде.
—Тынлап-тынлап торам да, исем китә сина, улым. Райком, имеш, сугыш елларында бер кесә башак, бер кочак печән өчен төрмәгә утырталар иде. Ана карап халык малдан аерылмады. Шунын белән илне дә, үзен дә ач үлемнән саклап калды. Мал-туарсыз ишегалды—баласыз йорт кебек ятим бит ул. Урам тутырып көтү кайтулары, шул көтүдә синең сыерын, сарыкларын булуы жан рәхәтлеге ләбаса. Ә сез коры кашык ялап утырасыз.
—Син, әни, бигрәк инде. Без сөттән-майдан аерылмыйбыз. Саимә яшь бала белән утыргач, мал-туар карарга вакыты юк дип кенә сыерны Хәдичә апаларга биреп тордык.
—Сыер бәләкәй арба түгел, аны кешегә биреп тормыйлар. Саимәнең дә сыер сауганнан укасы коелмас. Артык иркәләп җибәргәнсең бугай син аны.
—Бала имезә бит әле...
—Балагызны әллә кайчан имидән аерырга вакыт инде. Артык иркәләү баланы боза гына.
—Син дә безне иркәли иден, ана карап бозылмадык бит әле,—диде Самат.
Зәйнәп улынын бу сүзләреннән сон йомшара төште һәм:
—Хәйләкәр син, салам кыстыра беләсең,—диде —Ләкин, улым, ир кеше—гаилә башы, нык булырга тиеш ул. Хатын ирдән аз гына булса да куркып яшәсен.
—Әни, сезнен заманнарда, бәлки, шулай булгандыр. Бер-беренә хөрмәт куркуга нигезләнергә тиеш түгел ич,—дип Самат үзенекен расларга тырышты.
Саимә, Гүзәлне имезгәч, самавыр янартгы. Ул арада сөтен-каймагын күтәреп Хәдичә килеп җитте. Бераздан хужабикә аш өлгертте. Кич буе туйганчы сөйләшеп утырдылар.
Хәдичә белән Зәйнәп күптәнге ахирәтләр кебек, хәтта сугыш чоры хатирәләрен яңартып алдылар. Соңыннан Хәдичә өстәл җыештырып йөрүче Саимәгә ымлап:
—Бигрәк пар килгәннәр инде Ходай бәхетләрен бирә күрсен,— дип сүзне йомгаклап кайтырга җыенды.
Табак-савытларны юып бетерүгә Саимә урын җәя башлады.
—Самат, әнигә урынны диванга жәярмен инде. Син раскладушкада ятарсың.
—Ничек?—дип сорады Зәйнәп аптыравын яшермичә —Әллә хәзер ир белән хатыннын бергә йоклау мудысы беттеме?
—Минем янда Гүзәл йоклый, яныма Самат та ятса баланын ялгыш берәр җирен авырттырмагае дип куркам,—диде Саимә.
—Бала үз караватында йокларга тиеш!
—Аны бит төнлә имезәсе дә бар,—дип Самат хатынын яклады.
—һы,—диде Зәйнәп,—имезәсе бар икән! Күпме имәргә була ул имине Күптән аерырга вакыт. Ә син . —диде Зәйнәп Саматка уклы караш ташлап,— бөгәрләнеп раскладушкада ятарга җыенасынмы’’ Әгәр мин әтиегезне раскладушкада яткырсам, өйдә мәхшәр кубар иде. Салыгыз баланы үз караватына.
Саматның күнеленә әнисенең бу сүзләре сары май булып ягылды.
Зәйнәп яңадан сүз куертып тормады, диванга җәелгән урынга барып ятты. Самат белән Саимә ана тыныч йокы теләп кече якка чыгып киттеләр.
амат район партконференциясенә үзенә бер горурлык белән җыенды.
Юл буе эшенә күнеленнән йомгак ясап барды Шөкер, дәүләткә ашлык тапшыру планы арттырып үтәлде. Колхозчылар да өлешсез
С
калмады Бу мәсәләдә бер тапкыр авызы пешкән Самат хәйләкәр эш итте. Урман буенда колхозның сугыш елларында исәптән сызылган берничә гектар жире бар иде Самат шунда арпа чәчтерде Арпа котырып уңды. Колхозчыларга шуның уңышын өстәп өләште. Иртә өлгергән арпа, колхозчыларның караңгы келәтләренә кереп урнашты Урак өстендә секретарь Каенлыга көн аралаш килеп, сугылган ашлыкны себереп диярлек дәүләткә тапшыртып йөрде. Әмма Саматның күңеле тыныч иде Авыл кешесе кулына кергәнне авызына кабу юлын таба Күпләрнең ярма ярдыру, он тарттыру өчен кул тегермәне бар. Төн йокысын йокламаса йокламый, әмма ризыгын эшкәртү әмәлен белә авыл кешесе...
аиләдәге үзенә карата жылылыкнын кими баруы Саматны нык борчый. Саимәне анлап җиткерә алмый Узган төн аны аеруча аптырашта калдырды. Тан алдыннан матур бер төш күреп, җаны- тәне белән сөясе-сөеләсе килеп уянды ул һәм Саимәсе янына күнеле тулы наз белән ашыкты Саимә дә йокламый икән Йокы аралаш имчәк суырып яткан кызына үрелгән генә иде, йә Хода! Шул вакыт залдан төшкән зәгыйфь ут яктысында Саимәнең үтә кырыс карашы кадалды аңа.
—Күрмисенмени, бала имезәм бит! Бар, утыңны сүндер дә урынына чыгып ят. безне борчыма!
Әйтерсең Саматның битенә бозлы салкын су сиптеләр Бөтен тәне калтыранып китте. Шулай да, сабыр булырга тырышып, карават читенә, хатыны кырыена килеп утырды.
— Болай яшәп булмый бит, Саимә. Мин яшь, тап-таза ир кеше. Эшемдәге һәрчак башымны төеп торган борчу-мәшәкатьләрдән бераз арынырга, тынычланырга дип өемә ашыгам. Ә синең бөтен гамен көне- төне балала гына Аны да гадәтсезлеккә өйрәтеп бетердең, үзен дә йокы күрмисен Мин бу йортта бөтенләй артык кешегә әйләнеп беттем бугай Сүз әйтер хәл юк, күз яшенне агызырга тотынасын Ни булды сиңа'’ Бала, дидең, балабыз бар. Бер-беребезне иркәләп кенә яшәрлек бит, югыйсә Нужәли синең үзендә бер нинди теләк тумый, нужәли шушы яшеннән бөтенләй сүндең?
— Мина хәзерге вакытта баладан кала берни кирәкми Шушы баланы исән-имин үстерә алсам, шул җиткән Әгәр баласыз калсам, яши алмам, үләрмен кебек,—диде дә Саимә иренен күкрәгенә башын салып елап җибәрде.
—Ярый, тынычлан Бу нормальный хәл түгел Казан врачларына күренергә кирәктер сиңа..
Уйларына бирелеп, ул конференциягә баруын да оныткан иде Тәмам үз иркенә куелып барган атның кинәт туктап калуы гына аны уятып җибәргәндәй итте. Кай җиргә җиттек соң әле без. Акбәкәл"’ Ә-ә... Нәкъ шушы төштә Фәридә белән очрашуы исенә төште Нигә0 Бөтенләй истә-оста югында Фәридә
Конференция Самат өчен көткәннән артыграк җай узды Беренче секретарь отчет докладында (бәхеткә каршы, аны һаман Казанга алмаганнар иде әле) Саматның фамилиясен еш кабатламаса да, колхоздагы уңай якларны ышандыргыч итеп тәфсилләде Фәкать өлкә конференциясенә делегатлыкка кандидатурасын караганда гына Икенченең:
- Аның партвзысканиесе бар. строгий выговор,—дигән сүзе залны тын калдырды. Кайсыдыр:
—Аны конференциягә кадәр үк снимать итәргә кирәк ие,—дип тәкъдим итте
-Дөрес фикер,—дип хуплады Беренче
һәм Саматның муенындагы «элмәк» җайлы гына алынды
Г
Конференция тәмамлангач, Самат беренче мәртәбә өенә кайтырга теләмәде, гәрчә күңеле тулы шатлыклы хәбәрләр булса да. Ул бәйдәге Акбәкәл ягына борылды Атның ялларыннан назлап торган Фәридәне күргәч, аптырап калды. Үз күзләренә үзе ышанмыйча:
—Фәридә, әллә син инде? Каян килеп чыктың, нишләп торасын монда?—дип сорады Самат.
—Отчет белән килгән ием. Акбәлне күрдем дә, авыл башына хәтле генә булса да утыртып алып кайтыр әле, дип сине көтәм менә.
—Әйдә утыр!—дип Самат Фәридәгә сынаулы караш ташлады. Аннары соклануын яшермичә: сөбханалла! Бала табу сине тагын да чибәрләткән,— дип өстәде—Керфегеннән гөлләр тама, димме...
Фәридә комач күк кызарды.
—Ә син минем ин җүләр чагым хатасын гафу итә алмадың. Саимәне миннән өстен күрдең. Ә кәк же, ул бит югары белемле укытучы, монлы итеп җырлый... Ә мин, шулай гына булсам да, иремә чит кеше баласын алып кайтып тоттырмадым.
—Тукта әле, Фәридә! Әллә нинди гайбәткә ышанып ничек әле бу сүзне әйтә аласын? Кеше сүзе кеше үтерер, диләр. Әллә Саимәне хурлау өчен генә тырышасыңмы?
—Башыма тай типмәгән. Авылда сүз таралгач, Шакир абыйларга үзем бардым, үзем карадым ул баланы. Күзләре, чәчләре, тән төсе нәкъ синеке. Бишектәге бала бишкә төрләнә, диләр Үсә-үсә гел үзен төсле булыр әле, менә күрерсең. Сөйимче бер, дип баланы кулыма алдым да битләреннән, маңгайларыннан үбә башладым һәм егылып китә яздым: башыннан гел синең исен анкыды... Икмәктер менә, икегездә дә бер үк ис. Нүжәли шул баланы барып карамадың, югыйсә авылда чыккан сүзләрне ишетми калмагансындыр. Мин бит Саимәгә әйттем бу турыда. Зәйтүнә апаның кызлары, кәнишне, бик матурлар. Сездәгесе дә шулай матур булса, Саимәң, юләр баш, матурлыкка алданадыр. Ул бит аны беркая алып чыкмый. Дикрите беткәч тә эшкә чыкмады. Химия укытырга яңа кеше алдылар. Ул баланы гомер буе яшереп асрый алмассыз бит инде. Их, Самат, Самат, нишләдең син?
—Ярый, Фәридә, бу турыда сүз куертмыйк.
Берәрсе Гүзәл хакында сүз кузгатса аның ачуы ташый иде. Ул атын чыбыркылый башлады.
—Кумачы атыңны, үз көенә генә барсын. Әйтәсе сүзләремне әйтеп бетерим, тагын кайчан күрәм мин сине. Бүгенге очрашуны көтеп күпме хыялландым мин... Син дә мине яраттың бит, Самат. Арага Саимә кермәгән булса, без барыбер бергә булырыек. Сизә күнелем. Эшен әйбәт барса да, үзеңне еш мактасалар да, чын бәхетен юк бит синең, юк бит...—дип Фәридә, Саматның күзләренә туры карап, аркасыннан йомшак кына сөеп алды.
Самат як-ягына күз төшерде дә атын туктатты.
—Фәридә, син бу төшне хәтерлисенме?
—Әйе, Самат. Мине ин бәхетле дә һәм иң бәхетсез дә иткән жир бит бу. Моннан үткән саен йөрәгем җәрәхәте гел тирәнәя генә бара. Әнә теге куаклык безнен ин сихри урыныбызга әйләнгәнне. Авыр, бик авыр мина моннан үтүләре... Үткән саен яшь аралаш бер җырның сүзләрен кабатлап үтәм.
... Тарта күңел һаман, тарта сиңа табан, Авыр миңа ялгыз чакларда.
Сөенечкә дисәм, көенечкә икән. Очрашулар шушы якларда.
—Фәридә... Миндә тәмле күчтәнәчләр бар. Беразга гына борылыйк әле шул серле куаклыгыбызга,—дип Самат атны бора ук башлады, тик Фәридә анын кулындагы дилбегәне тартып:
—Юк, инде, Самат,—диде.—«Әйдә, әгәр балаларыңны ал да китик
дөньянын читенә»,—дисен икән, ике дә уйлап тормам. Ә бодай юк, жаным! Миннән аны көтмә Иремә хыянәт итмәм. Беркайчан да!
—Рәхмәт... Гафу ит. Фәридә Монда үзем генә булса да түкташтыр- галармын әле...
Калган юлны сүзне янартмыйча, тын гына уздылар. Акбәкәл инде әйтеләсе әйтелде, кызуласам да ярыйдыр дигәндәй, юырта башлады.
еркөн. Самат фермадан уйланып кына кайтып килә иде. Кинәт Шакирлар капка төбендә басып торучы кыз балага күзе төште «Тукта әле. бу сабый безнең Гүзәлгә охшаган түгелме сон’» Самат атын туктатып балага таба атлады Ачык капкадан ишегалдына жәһәт кенә күз төшерде. Самат Гүзәлгә дигән конфетны кесәсеннән алып балага сузды.
—Ни атлы син, матурым, исемен ничек9
—Пәния.
—Әтиеннен исемен беләсеңме?
—Беләм, Сакир.
—Әниеңнең исеме ничек?
—Дәйтүнә.
—Сенлен дә бардыр әле синең, аның исеме ничек?
—Әния.
—Сөбханалла! Син зур үскән, бик гүзәл кыз икәнсен ич!—дип сөйләнә-сөйләнә баланы күзәтте Самат.
Гажәп. Фәния белән Гүзәл арасындагы охшашлыклар күзгә бәрелеп тора икән ләбаса: икесенең дә түп-түгәрәк йөз. сап-сары чәч. сөрмәле зәп-зәнгәр күзләр, төз аяклар. Гүзәленә дә шулай сокланган чакларын күз алдына китерде Чыннан да. балаларны бутаганнар икән, дигән уй жанын телгәләп үгге Инде Анияне күрәсе килү теләге аны ихтыярсыз итте
Керләр күтәргән Зәйтүнә Саматны күреп аптырап калды Шулай да каушавын басып
— И-и, исәнме, Самат! Нигә капка төбендә генә торасын, әйдә, өйгә кер.—дип кунакны үзләренә чакырды
— Рәхмәт, Зәйтүнә апа! Менә Фәния белән гәпләштек әле. Шуннан Анияне дә күрәсем килеп китте. Таза-саумы, үсәме?
—Аллага шөкер! Бик әйбәт үсә кызыбыз Ап-анык итеп сөйләшә. Апаларыннан әкиятләр укыта. Ишеткәннәрен сөйли ала. Рәхмәт төшкере. Саимә ана китаплар биргән иде Чәчмичә-түкмичә шул китапларны укысаң, аңа бүтән берни дә кирәкми Шигырьләрне дә ятларга маташа Хәтта бер көнне
Што такой биспокой.
Кияү чыкмый кызларга Менә хәзер тәпән алдым Карт кызларны тозларга,—
дип җырлап та шаккатырды әле ул. Шакирның көлеп эче катты, кызлар да пырх-пырх килделәр Олылары өйрәткән, җүнсемәр Өйрәткәч - өйрәткәч. матуррак җыру тапмадыгызмы, дигән идем, матур җырдан алай көлмәс илегез әле. әтинең күптәннән болай эче катып көлгәне югые. дип тагын шаркылдап көлделәр Шаккатыргыч бала булды ул! Безгә охшамаган диярсең Зәйтүнә соңгы сүзләренә аерата басым ясады Самат та моны яхшы анлады.
Шакир абый ул балага әле дә кырын карыймы9 Электәге кебек тавыш чыгармыймы9
— Юк Алланың биргәненә шөкер, бик тыныч йөри Салгалавы да бик азайды Аниягә дә үзгәрде. Хәтта еш кына: «Карчык, бу бала безнен
Б
нәселдә бер дигән укымышлы зур кеше булыр әле!»—дип әиткәли. Тик Әхмәтем белән Фәниям бик көнче Шакир аз гына Анияне сөя башласа, шунда ук араларына керәләр. Ә Ания үтә сизгер, алар килүгә читкә тайпыла. Әй, ул баланын зирәклеген сөйләп бетерә торган да түгел...
Бу сүзләрдән соң Саматнын күзләрендәге моңсулыкны Зәйтүнә йөрәге белән тойды һәм тирән сулап:
—И-и, язмыш, язмыш!— дип куйды.
—Зәйтүнә апа, Ания белән бездә булгансыз икән. Гүзәлне күргәч...
—Яшерен-батырын түгел, Самат энем. Гүзәл суйган да каплаган Фәниям Кашларының уртадан бераз сынып торуына кадәр безнеке.
—Сез моны Саимәгә әйттегезме соң?
—Бәреп әйтмәсәм дә, анларлык итеп сиздердем инде. Саимәне, үзен беләсең, алай гына ышандырып булмый.
—Анысы бар...
—Әгәр Гүзәлне Шакир абыегыз күрсәме, билләһи газим, тәгәрәп китәчәк. Фәнияне аерата ярата, әниемә охшаган, әнием истәлеге итеп Ходай бүләге ул мина, дип сөя. Балалар үсеп җиткәнче төзәтергә кирәк безгә бу хатаны, Самат. Менә шуны сабыр гына аңлатырга тырыштым Саимәгә Гүзәлне Фәния белән чагыштырып карарга куштым. Кая ул, Гүзәлне кочаклап еларга ук тотынды. Алыштыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел, ди. Бирегез безгә Анияне, икесен дә тәрбияләп үстерәчәкмен, ди. Гүзәлдән аерылу мина үлем белән бер, ди. Сездә булганымны Шакир да белә. Тик аңа Гүзәлнен тач Фәния төсле булуын әйтмәдем әле. Без бик аптырашта. Гүзәл дә күз алдымнан китми хәзер. Ник кенә бардым да, ни кенә күрдем икән, дип тә уйлыйм. Кызганам мин аны. Никадәр тәрбиядә булмасын, нинди генә затлы киемнәр кимәсен, ялгыз ул бала. Капкадан чыгарырга да курка бит аны Саимә. Кыргый булып үсә балакай. Ания уенчыклары янына бара башлагач, ана бүрегә караган кебек карады. Үзем гаепле шул, үзем. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, дигәндәй, күрәчәктер инде, нишлисен. Бүлнистә ятканда бер әйләнеп тә карамадым бит шул балага. Ул якка карасам да, Саимәнең сихерләнгән кеше шикелле бәхетле йөзенә сокланудан ары уза алмадым.
—Ярар, Зәйтүнә апа! Без болай килешик: әлегә бу сөйләшү ике арада гына кала күрсен. Сез берәр көнне Ания белән Фәнияне алып, безгә килерсез. Кайчанрак икәнен үзем хәбәр итәрмен.
—Әгәр, дим, әгәр син иртәгә кичке нәрәдтән сон үзен безгә сугылсаң, лутчырак булыр, Самат. Шакир абыеннын да сина сөйләр сүзләре бар. Анияне дә иркенләп карарсың. Үскән саен сина охшый бара ул.
Самат Фәнияне күрүенә. Зәйтүнә белән иркенләп сөйләшүенә канәгать иде. Аның уйлары Саимәсе тирәсендә чуалды. Бала тапкач, үзгәрде Саимә. Үзсүзлеләнде, һичкем фикеренә колак салмый, кызларнын алышынырга мөмкин икәнлегенә ышанырга теләми. Анияне дә күргән бит инде. Нидән курка ул? Табибларның бүтән балага уза алмаячаксың, дигән сүзләре нервыларын әкрен-әкрен кимерәме? Күңеле берәр афәт сизәме? Әллә Гүзәлнең табигатьтә сирәк очрый торган гүзәллегеннән сихерләндеме?
кенче көнне Саматнын күңеле көр иде. Район үзәгенә барганда юл буе Шакирлар турында уйланды, җыелышта утырганда да онытылып киткәләде. Сөенечле хәл көтүдән җан рәхәтлеге кичерүе иде. ахры. Кибеттән әнисенә һәм Зәйтүнә апага матур кәшемир яулык, Саимәгә капрон оек, балаларга шоколадлар һәм башка тәм-том алды. Көндезен өйдәгеләрне куандырып бүләк-күчтәнәчләрен өләште. Зәйтүнәгә дигәннәрен портфеленнән чыгармады. Кичке ашка көтеп тормаска кушты.
И
үзенен бераз тоткарланачагын әйтте Һәм Самат кичке нәрәдтән сон Шакирларга китте Зәйтүнә аны башта барлык балалары белән таныштырды Чыннан да, Аниядән калганнары сары чәчлеләр. зәнгәр күзлеләр. Арада ин чибәре Фәния икән Ә малайлар кыяфәтләре белән әтиләренә охшаганнар. Зәйтүнә. Ания белән Фәнияне генә үз яннарында калдырып башкаларын каядыр озатты
— Кунак килгәч, монсыз ярамас,—дип Шакир өстәлгә бер ярты чыгарып куйды.
— Шакир абый, әйдә яртысыз гына сөйләшик әле,—дип аракыны читкәрәк этте Самат
—Чәй эчеп алыйк,—дип Зәйтүнә сүзгә кушылды,—Бәрәнге пәрәмәчләре пешергән идем, тәмледерме инде
Утырыштылар. Самат кызларга күчтәнәчләрен. Зәйтүнәгә бүләген бирде Ә күзләре гел Аниядә иде Бу җылы караштан Ания кыюланды, елмаеп Саматнын каршына ук килеп басты Пинжәк кесәсенә кыстырган ручкасын тотып карады Ә Фәния, үз гадәтенчә, сенлесен читкә төрткәләп, ручканы үзе алмакчы булды. Ания барысын да шаккатырып:
—Әнә. әтигә бар. ул сине ярата. Тимә абыйнын ручкасына,—дип Фәнияне бар көченә этә башлады
— Кил кызым. Фәния,—дип Шакир аны үз алдына утыртты
—Әти. мина да дуска киләк —дип еларга житеште Фәния
Самат Аниядән күзен алмыйча, аны сөйләштерергә тырышты Баланын ачык, матур сөйләменә хәйран калып, анарда үзенә охшаш якларны табып, кайчак сүзсез дә утырды ул. Чәчләренен дулкынланып торуы, мангаенын ун ягына бөдрәләнеп төшүе, күзләренен төсе, бармакларының озынлыгы—барысы да Саматныкы Әнисе Саматка —Бармакларын озын, музыкант булмагаен. ди торган иде
—Зәйтүнә апа. оятрак булса да сорыйм әле. тик ачулана күрмә Анын йомшак жирендә ясмык хәтлерәк мине юкмы9—дип сорады Самат
— Йә. Ходай' Ун ягында матур гына мине бар! Әллә синдә дә бармы?—дип кабаланып сорады Зәйтүнә.
—Бар шул бар. Зәйтүнә апа!—дип көлеп җибәрде Самат һәм Анияне кочаклап алып алдына утыртты, бөтен тәне буйлап рәхәт бер дулкын узганын тойды.
Тын калдылар. Тынлыкны Шакир бозды.
-Йә. Самат, нишлибез инде9 Ярый, сез Зәйтүнә белән барысын анлаштыгыз Кайчан мина Гүзәлне күрсәтәсез9 Ул кем төсле9
Самат белән Зәйтүнә тиз-тиз генә бер-берсенә карап алдылар Әмма алар бер карарга килгәнче, монарчы тынлап утырган Ания
-Әти. Гүзәл ул Фәния төсле усал, уенчыкларын мина бирми,— дип әйтеп салмасынмы!
—Әйе. Шакир абый. Гүзәл Фәниянен дәвамы Әйтерсең лә. алар игезәкләр, —диде Самат
— Их. җәмәгать! Гүзәл мина әнием төсе итеп Ходайдан җибәрелгән тагын бер бүләк булган Белеп ярсыган йөрәгем Анамның вафаты алдыннан теләгән теләген Ходай ишетеп кабул иткән булып чыга түгелме сон9 Их. карчык карчык! Гүзәлне күреп кайткач га теш араннан да чыгармадың бит Болай булгач. Самат, әни турында сөйләмичә ярамас инде
Шакир аракысын бер йотып куйды
-Минем әни авылда гына түгел, бөтен тирә-юньдә дан тоткан ин матур кыз булган Әнинен әнисе—минем әби инде—чибәрләрнен чибәре саналган Әйе. матурдан матур туган
Әби бик яшьли ятим калган Унбер яшьләрендә аны туганнары Казанда яшәгән бер гаиләгә асрамага биргәннәр Ә бабай буласы кеше яшьтән үк кырык тартмачы сәүдәгәр булган Авылга сирәк кайтып йөргән Әбигә уналты яшь тулыр-тулмас чагында язмыш аны бабай белән очраштырган Беренче күрүендә үк бабай үлеп гашыйк булган Әби дә охшаткан күрәсен, күп тә үтми өйләнешеп тә куйганнар Берничә ел
Казанда яшәгәннәр, балалары булмаган. Революциядән сон авылга кайтканнар. Әти-әниләре аларны куанып каршы алган, киленне дә бик охшатканнар. Авыл кешеләре генә, Габделкадыйр маржа алып кайткан, дип авыз чайкап алган. Чөнки әби сап-сары чәчле, сөрмәле жете зәңгәр күзле, ап-ак тәнле сылу булган. Өстенә кигән киемнәре дә куфты-юфкы икән. Аны бит элек маржалар гына кигән. Авылның бөтен ир-атлары бабайны тәмам аптыратып бетергән. Чибәркәйне күрер өчен юк-бар йомыш табып туры өйләренә килү дисенме, очраткан бер жирдә бабайны сөйләштерү дисенме.. Хәтта кайберәүләр бабайны. «Андый гүзәлләр бер ир хатыны гына булмыйлар алар, курыкмыйсыңмы? Көнләшмисенме? Ничава, бәлки безгә дә өлеш чыгар әле»,—дип чеметкәләп тә алган. Бабай андыйларнын берсенә шундый итеп кундырган, ди, теге бәндәнен алгы тешләре казнасы белән кубып чыккан Шуннан сон гына сүзләр тынган. Озакламыйча әби нәкъ үзе кебек үк кыз бала тапкан. Ул минем әни булган. Ана Бибигайшә дип исем кушканнар. Матур Гайшә дип тә йөрткәннәр. Менә каян килә безгә сары чәчле, зәнгәр күзле матур балалар. Мактанып әйтүем түгел, Самат, үзең күреп торасың. Әби белән әнинең хәер догалары алар, Алланың рәхмәте төшкереләре.
Шакир бераз тын торганнан соң хикәятен болай тәмамлады:
—Әни белән әти әйбәт яшәделәр. Тик әнинең гомере кыска булды, миңа уналты яшь тулган көнне кинәт кенә үлеп китте. Үләр алдыннан әтигә. «Үзеңә бер кыз табып бирермен дигән идем, вәгъдәмне үти алмадым инде, кичер мине, атасы. Мина охшаган кызларны менә улым Шакир алып кайтыр. Баланың баласы балдан татлы була, ди. Син аларны миннән дә ныграк яратырсын!»—дигән иде. Әмма әтигә оныкларын күрергә насыйп булмады. Әни вафатыннан сон бик бетереште. Кайберәүләр: «Әхмәтвәли, сиңа өйләнергә кирәк, болай үзенне-үзен ашап йөрмә»,—дип карасалар да, әти: «Минем Гайшәмне алыштыра алырлык жан әле дөньяга килмәгән»,—дип коры гына җавап бирә иде. Һәр көн әни каберенә барып жылый-жылый догаларын укыды. Кайчакларда мине дә ияртә иде. Ә менә әнинен кырыгы тулган көнне иртүк юынды, кырынды, чистарынды. Әни ярата торган зәнгәр күлмәген алып киде һәм үзе генә зиратка китте. Минем дә барасы килгәнне белгәч: «Юк улым, үзем генә Әниеннен үзенә генә әйтәсе сүзләрем бар Коръән укытып, ашын уздыргач, икәү бергәләп барырбыз...»—диде. Шул вакытта әтинен яшь мөлдерәп торган, ачы хәсрәтле күзләрен гомеремдә дә онытасым юк.
Коръән уку сәгате җитте, чакырылган кешеләр дә җыелды. Ә әти юк та юк Мине зиратка йөгерттеләр Барып җитсәм, әти әнинен каберен кочаклап йөз түбән яткан. Йоклап киткән ахры, дип төрткәләп карыйм, дәшми. Кулыннан тотып торгызыйм, дисәм, кулы боздай салкын иде. Аркасына әйләндереп салдым, үзем калтырыйм. Әти бәгърем... Ә ул бичара жан, фани дөнья белән бәхилләшеп, әни янына ашыккан. Үзәкләре өзелеп сагынуына артык түзә алмаган...
Әнинен кырыгыннан соң әтинен женазасы бөтен авыл халкын тетрәндерде. Хәтта бер атнадан үк «Матур Гайшә белән Әхмәтвәли бәете»н чыгардылар. Барысын да хәтерләп бетермим, исемдә калганнарын әйтим әле. Гаеп итмә. Самат.
Бисмиллаһи вә билләһи Җитте корбан гаете. Без әйтиек, сез тыңлагыз. Матур Гайшә бәетен.
Ходай миңа матурлыкны. Ниләргә бирде икән?
Гомрем нигә кыска булды. Кем күзе тиде икән?
Газраил килде каршыма Жаннарыңны алыйм, дип. Шушы зифа буйларыңны Җир куйнына салыйм, дип
Хәлем бетә барган саен.
Сабырлыклар сорадым. Нинди гөнаһларым өчен Җир асларына салдың?
Бердәнберем, сина телим.
Күп булсын балаларын
Матур булсыннар, дип әйтмим.
Бирсәнче саулыкларын
Әгиен дә мине сагынып.
Тилмерә бит. көн саен.
Ахры алырмын яныма.
Гафу ит. балакаем
Шакир сөйләп бетергәч, бераз сүзсез тордылар. Сөйләү барышында Зәйтүнәнең күзләре яшь агудан бушап тормады, гәрчә бу монсу хикәятне беренче генә тыңлавы булмаса да Саматнын ла күнеле тулды Аниянен алдына сенеп бетеп, селкенмичә дә тыңлавына исе китте анын Ә Фәния читтә курчак уйнап утырды Самат ихтыярсыз «Менә сина ат караучы Шакир Әби-бабасынын. әти-әнисенен тарихларын ничек яхшы белә, ә ничек матур итеп сөйли тагын, Зәйтүнә апа да тикмәгә генә көнтәш- мидер Матур кешеләр, матур гаилә бу! Кешеләрне аз беләбез шул әле!»—дип уйлап куйды Зәйтүнәнең «Безнен Шакир сөйләсә әртисләрен бер якта торсын»,—дип сүз башлавыннан. Самат уянып киткәндәй булды:
—Ну. Шакир абый, тан калдырдың син мине! Әйтәм аны Зәйтүнә апа бик сөйләттерергә теләгән иде Рәхмәт. Шакир абый' Күп нәрсә аңлашылды Тиздән хатаны төзәтә алырбыз, минемчә Тик иртәгә үк булмас. Кичә минем әни килде әле
— И-и. әйтергә онытып торам икән,—лип кушылды Шакир —Кичә ашлык ташучылар ат туарганда әниен турында кызык итеп сөйләделәр Болар янына бер хатын килеп туктаган да Каенлыга атып кайтуларын сораган Рәнжетмәм. хакын түләрмен, дигән Кайтканда юлчы хатын сораштыра икән:
—Персидәтелегез ниндирәк кеше? Эчмиме? Сүгенмиме9 Хатыннар белән гүләйт итмиме*’ Гаиләсе белән ничек яши9
— Юк. апа,—дигәннәр болары — Безнен хужа әйбәт кеше Тик менә авылыбыз кызына өйләнми бераз ялгышты бугай егетебез Казан кызына өйләнде Хатыны иркә бугай, укыгуын ла ташлады Өенә бикләнеп яга Бала тапкач, бигрәк йомыкыйланды. Үзләренә кешеләр кергәнне дә өнәми Бәбиен котларга килүчеләрне дә кертмәгән, диләр Авылдан өйләнгән булса, кадерле кияү булып, әби тәрбиясе күреп яшәр иде персиләтелебез Хәзер ни әбисе, ни әнисе Эше лә авыр, тәрбия житмидер үзенә. Шактый таушала төште
Персидәтел гурында бик күп мәгълүмат алгач кына юлчы хатын үзенен кемлеген әйткән
— Безнен әнидән булыр!—диде Самат һәм рәхәтләнеп көлде Анияне кочаклап, үбеп алдыннан төшерде һәм инде китәргә кирәклеген әйтте Ания Зәйтүнә янына килеп анын колагына
—Әни. матур абый тагын киләме9—дип пышылдады
—Килер, килер, кызым
Сабыйнын «матур абый» дигән сүзе Саматнын үзәген өзеп алгандай итте.
—Сина нәрсә алып килим сон. кызым,—дип әйткәнен сизми дә калды.
Ания Самат кесәсендәге ручкага карап
— Ручка, әкиятләр.—диде
Самат ручканы ана бирде һәм баланы үпте дә. күзенә тыгылган яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, китәргә ашыкты
Бик күнелсез монда мина, Синсез Әхмәтвәлием Әле дә ярый яннарымда Газиз туган әнием!
Шакир улым, кызын туса. Мина охшатып сөярсен Сөйгән саен, әнкәемә Дога булсын, лиярсен.
аласын урлап китәрләр кебек тоелып, йокыдан коты очып уянгалый Саимә. Рәтләп йоклый алмагач көндезләрен гел кәефсез йөри. Вак-төяккә дә күнеле ярсый, кайчак һич сәбәпсезгә үкереп елап җибәрә.
Ниһаять, ире үгетли торгач, Саимә таныш профессорга күренергә ризалашты. Гүзәлне, әлбәттә, Саимә үзеннән калдырмады.
Профессор ханым аларны бераз шелтәләп, әмма ачык чырай белән каршылады.
—Мин инде, бәби булгач кирәгем бетте ахыры, дип уйлаган идем. Теләгегезгә ирешүгә бик шатмын, бәхетле бала булсын! Йә ни хәлләрегез бар?—дип сүз башлауга Саимә тыела алмыйча еларга тотынды. Самат баланы алып кабинеттан чыгып китү җаен карады.
Саимәне озак көттеләр алар. Бүлмәгә ак халатлы бер ханым кереп китте. Гүзәл борчыла башлагач, әллә урамга чыгып торыйк микән, дип кенә торганда, аларны кабинетка чакырдылар. Хатынының елаудан шешенеп беткән йөзен күргәч, Самат тәмам каушады.
—Тынычланыгыз, алай чамасыз борчылырлык нәрсә юк,—дип аңлатты профессор. Баладан соң кайбер аналарда була торган депрессия сезнең хатыныгызны да читләтеп үтмәгән. Саимә ханымның күңеленә курку оялаган. Аны әнә шул эзәрлекли. Моны «мания преследования» диләр. Вакытында дәваласаң, ул куркыныч чир түгел. Тик бераз соңаргансыз. Хәзер аны хастаханәдә бер ай, ай ярым тирәсе дәваларга кирәк булачак. Иртәгәдән дә калмагыз. Соң булса да уң булсын дигәндәй, хәзер бөтен көчне туплап, түземлек, сабырлык белән дәвалану гына ярдәм итәчәк. Бу минем киңәшем генә түгел, бик тәҗрибәле психиатрыбыз да нәкъ шушы фикерләрдә,—дип кабинетка соңыннан кергән ханымга күрсәтте профессор.—Менә сезгә юллама.
—Кайсы хастаханәгә?—дип сорап куйды Самат.
—Бу авыруны фәкать «шунда» гына дәвалыйлар,—диде профессор. Табибның «шунда» дигәне психик авырулар дәваланучы хастаханәне аңлата иде.
Бу җаваптан Самат хәтта агарып китте. Әмма нишләсен, башка чара юклыгын аңлап, үзен кулга алырга тырышты. Ә Саимә яңадан бәреп чыккан күз яшьләрен күрсәтмәс өчен кызын ашыга-ашыга кочагына алып, сүзсез генә ишеккә юнәлде. Саматка, мондый очракларда авырунын тизрәк сәламәтләнүе өчен, аның иң зур ярдәмчесе булырга тиешлеген аңлаттылар.
Саимә, куенында йоклап киткән баладан күзен алмыйча, Саматны көтте. Аның йөрәген төрле уйлар яшен кылычларыдай тураклый кебек иде. Үзен хастаханәдә ятырлык авыруга санамаганлыктан, докторның хәбәре, күкрәгенә тау аугандай, авыр тәэсир итте. Шулай да ул, Самат профессор яныннан чыкканда, бер карарга килгән иде инде. Ире күренүгә:
—Безнен монда әни ягыннан ерак кардәш тиешле апабыз бар. Ул хәзер пенсиядә. Шуларга барыйк әле. Гүзәлне карап торырга риза булмасмы,—диде.
—Әни янында калдырсак яхшырак бит! Сина илтергә тәмле-тәмле әйберләр пешереп торыр иде. Чит кешедә торуга караганда, үзебезнең өйдә Гүзәлгә дә әйбәтрәк инде.
—Юк, баланы авылда калдырмыйм,—дип кырт кисте Саимә. Самат аның теләгенә каршы килә алмады. Хастаханәгә ятудан баш тарта башлар, дип курыкты.
... Хастаханәдә дәвалану озаккарак сузылса да Саимә аннан сәламәтләнеп, төскә-биткә тулыланып, күтәренке күңел белән кайтты. Саматның ике айга якын Казан белән авыл арасында чабулары бушка булмады. Гүзәлне алып калган Бибинур да, гәрчә якын туган булмаса да, яшь гаилә өчен бөтенесен эшләде. Самат ана мең-мен рәхмәтләр өстенә күчтәнәчләрне мулдан ташыды. Саимә белән бергә ятучы хатыннар:
Б
«Булса да булыр икән шул кадәр түзем, игътибарлы ир! Бигрәкләр дә бәхетле икәнсен-.—дип мактадылар Болар Саимә өчен зур шифа да иде
Сабыр төбе сары алтын, дип юкка гына әйтмиләрдер. Хастаханәдән сон өйдә узган беренче төннен ләззәтен һәр икесе тигез татыды. Бер- берсенә карап та. иркәләшеп тә, сөйләшеп тә туймадылар. Беренче мәртәбә кавышкан чактагыча бәхетле төннәренен кабатлануы иде бу. Гаң алдыннан гына бер жан булып дигәндәй изрәп йоклап киттеләр. Тик. бер-берләренә артык сусауданмы, мәхәббәтебезгә беркайчан да тап төшмәсен, озын гомерле булсын, дип теләргә оныттылар инде әллә.
Берничә көннән сон Самат
—Саимә, әгәр без озакка сузмыйча, Зәйтүнә апаны ике кечкенә кызы белән үзебезгә чәйгә чакырсак, ә? Ничек уйлыйсын?— дип сүз башлады
Бу хакта Саимә дә уйланып йөргән ахыры, иренен сүзен күтәреп алды
—Күрәчәктән качып калып булмастыр. Аллага тапшырып, чакырыйк. Өчпочмаклар пешерермен Табын янында сөйләшкәндә, бәлки, акыллырак фикерләр туар
Кунаклар әйтелгән вакытка килделәр. Бу очрашуны алар да көткән иде Ишектән керә керешкә Саимә Зәйтүнәгә карап сокланды.
—Сөбханалла! Зәйтүнә апабыз тагын тулып килә түгелме сон? Кайчангарак көтәбез9
Берәр атнадан Аллага тапшырасы булыр, дип торабыз,—диде Зәйтүнә.
-Сау-сәламәт, бәхетле бала бирсен Ходай! Әйдәгез, түргә узыгыз, хәзер чәй әзерлим,—дия-дия өстәлгә ашъяулык жәйгән арада Саимә Аниягә карап карап алды Ания исә:
Менә. апа. син биргән матур күлмәкне кидем. Гүзәлгә кәнфит алып килдем, -дип бүлмә ишегеннән кыюсыз гына карап торучы Гүзәл янына барды
Хужабикә үзе янына Зәйтүнәне, каршысына Анияне. анын янәшәсенә Гүзәл белән Фәнияне утыртты Балаларның күзләре өстәлдәге сыйларда иде
Әйдәгез, кунаклар, житешегез әле!—дип Саимә балалар алдындагы тәлинкәләргә өчпочмаклар саллы.
Балалар кыстатып тормады, өрә-өрә тәмләп ашый ла башладылар Бу вакытта Саимәнең сынаулы карашы Гүзәл белән Фәниядә иде Йә. Хода, никадәр охшашлык' Игезәкләр генә шулай буладыр Боларнын бер ага ана балалары икәнлеген күрү өчен менә шушылай янәшә утыртып бер карау да житә ләбаса Ә Ания’ Ул бөтенләй аерылып гора Саимә, үз нәт ижәсеннән каушап булса кирәк, авызындагы ризыгын йоталмыйча азапланды Йөрәгенә килеп бәрелгән кайнар дулкын йөзенә бәргән иде
Ашап-зчеп бетергәч, ул Гүзәлгә:
Әйдә, кызым, кунак кызларына уенчыкларыңны, китапларыңны күрсәтик әле.-лип аларны икенче бүлмәгә чакырды, үзе дә беразга алар янында калды
Гү зәлнегт теле бнк авырлан ачы.пды. Фәния дә. инде алты яше тулып килүгә карамастан, сакау сөйләшә. Ә Ания барлык хәрефләрне белә, ижекләп укып китәргә маташа. Саннарны таный Төс-бит ягыннан Саматка охшаш чагымнары ла бар кебек Әнә бит. тезелеп киткән вак- вак тешләренә кадәр ( аматныкы! Көлгәндә Саматның да тешләре ялтырап күренә Балага күчкән бу елмаю үзенә бер ягымлылык, матурлык тудыра Lily гчак Саимә Анияне кочаклап күкрәгенә кыегы. Ике бит уртасыннан үпкәннән сон йөгенә текәлеп карады. Бу дулкынланып торган коңгырт чәчләр, мөлдерәп торган күзләр Саимәгә нигәдер үпкәли кебек тоелды Үгенең кү йөренә мөлдерәп яшь тулды Бу исә. баласын танып шатланудан бигрәк, аны кызгану яшьләре иле Мондый халәтен сабыйларга күрсәтмәс очен кы зу гына зал ягына чыкты Ә анда икенче ана үз уйлары, үз
борчулары белән тынып калган. Саимәнен яшь тулы күзләрен күргәч, әллә аны, әллә үзен кызганып күңеле тулды. Күпмедер вакыт икесе дә, нишләдек соң без, дигәндәй, тын гына елап алдылар.
Сүзне Саимә башлап җибәрде:
—Шакир абый хаклы булган. Чыннан да Гүзәлнең сезнең кыз икәнлегенә мин бүген тәмам ышандым,—диде ул авырлык белән.
Күнелендә туган бу хакыйкатьне кычкырып әйтү үзенен хаксызлыгын тану иде. Ә хаксызлыкны тану беркемгә дә җиңел бирелми. Моны икесе дә яхшы аңлый иде.
Зәйтүнә Саимәнең хастаханәдә тәмам терелеп, элекке Саимәгә әйләнеп кайтуына сөенеп, фикер йомгагын чуалтмаска тырышты.
—Мин дә каршымда утырган Гүзәлдән күземне ала алмадым. Кысып- кысып кочаклыйсым килде үзен! Синнән генә уңайсызландым... Рәхмәтләр яусын чакырып кунак итүегезгә. Алла боерса, алда да аралашып яшәрбез. Анияне без дә бик яратабыз. Гүзәл белән икесе бергә әле сезгә, әле безгә кунакка йөрерләр. Шулай итеп балалар чын әти-әниләренә ияләшерләр Без аларга хакыйкатьне жаннарын яраламыйча гына аңлатырбыз. Тамчы тама-тама ташны да тишә дигәндәй, иншалла, дөреслек балалар күңеленә барып җитәр.
Бу сүзләр Саимәгә дә хуш килде.
—Зәйтүнә апа, әйдә, болай итик. Бүген кызлар бездә калсын! Аларны әле Самат та күрмәде. Ул бит без иркенләп сөйләтсен дип, әбәдкә дә кайтмады. Кич буе уйнасын, сөйләшеп рәхәтләнсен үзләре белән. Беразга гына булса да дөнья мәшәкатьләрен онытып торыр. Соңгы вакытта әле райком, әле партком гел талкый үзен.
Зәйтүнә, кайтырга кирәк инде, дип кузгала башлады. Шуны ишетүгә балалар йөгерешеп чыкты. Саимә аларны бергә-бергә уйнарсыз, дип куна калырга чакырды. Ания риза булды, тик Фәния:
—Юк, мин әни белән өйгә кайтам. Безне анда әти көтеп утыла. Ания калсын,—дип әнисенең итәгенә килеп ябышты. Шулчак Зәйтүнә үзенә зәп-зәнгәр күзләрен тутырып сәерсенеп карап торучы Гүзәлне кочагына алды. Нарасыеның җылы сулышыннан, битләре битенә тиюдән искиткеч рәхәтлек тоеп онытылып торды.
—Балам, минем йөрәк җимешем бит син!.. Ания белән безгә кунакка килерсең, безнен кызыбыз булырсың, яме?
Әмма әти-әнисеннән башка кешеләрдән кочтырырга өйрәнмәгән Гүзәл, Зәйтүнәнең кочагыннан чыгып, Саимәгә килеп сарылды...
Самат каршысына йөгереп чыккан Гүзәл белән Анияне икесен берьюлы күтәреп алды. Ания шунда ук:
—Апа, апа! Мин бу матур абыйны беләм. Ул миңа тәти ручка бирде. Менә шуннан алып,—дип Саматның түш кесәсенә күрсәтте.
Моңа Саимәнең гаҗәпләнүен күргәч, Самат:
—Ярар инде, матурым, бөтен серне ачып бетермик,—дип Аниягә текәлде.
Самат кызлар белән мәш килгән арада Саимә тиз генә өчпочмакларын җылытып, яңадан табын әзерләде. Ашап туйгач идән уртасындагы урындыкларны читкәрәк җыеп Самат балалар белән уйнарга тотынды. Кызларның күңелен күтәрер өчен нәрсә генә эшләмәде ул. Кыз балалар, гадәттә, ир-атка тизрәк ияләшә. Саматны Ания бик тиз үз итте. Ат булып, идәндә дүртаяклап йөргән Саматның сыртына ук менеп атланды. Әлбәттә инде, аты булгач, йөгән дә кирәк. Ат караучы гаиләсендә үскән Ания моны әйбәт белә, һәм әлләни арада Саимәнең халат путасын табып «атын» йөгәнләп тә өлгерде.
—«На, на, бахбай!»—дип Саматның ян-якларына аяклары белән төрткәндәй итте. Самат-ат кешни-кешни алга чапты.
Әтисенең өстенә Ания менеп атлангач, Гүзәлнең көнчелеге уянды.
—Тит аннан, бу минем әтгәм,—дип ул Анияне әтисенең өстеннән төшермәкче булды.
mi*» _________________________________________________________ 57
Ләкин Ания жайдак роленә кереп өлгергән иле инле. Гүзәлгә бирешергә теләмәде.
— Бу уенны мин таптым,—диде ул. Самат кыхларнын һәр икесен үзенә якынайтырга теләп:
—Килегез әле. кызыкайларым, безнен бахбайнын сырты зур. икегез дә сыярсыз,—дип Ания янына Гүзәлне атландырды -Бер-берегезгә тотынып утырыгыз, юкса бахбай дулап китәр дә егылып төшәрсез, әй... Бу күренештән Саимәнең күңеле тулды, күхләре яшьләнде. «Мин дә укытучы булып йөрим инде, менә ул чын педагог икән бит...»
Уеннан барысы да бик канәгать иде. Шунда Саимә:
—Их, Самат, болар икесе дә безнеке булса иде,—дип куйды
—Ходай исәнлекне бирсен. Саимәм! Ике дә. өч тә. дүрт тә булыр! Мина иптәшкә малайлар да алып кайтырсын әле. Без кемнән ким ди?!—дип, Самат Саимәне күтәреп алды да бөтерелә башлады. Ә Саимә иренә туры җавап бирмәде, ул үзенен янадан балага уза алмаячагын Саматыннан да яшерә иде. Әмма күнелле ыгы-зыгынын озаграк дәвам итүен чын күнеленнән теләгәнгә күрә, үз хәлен бүген дә сиздермичә уенга кушылды. Шулчак Ания:
—Безнен әтиләр болай уйный белмиләр,— дип өлкәннәрнен кәефен тагын да күтәреп җибәрде.
Аннары Ания табын янында яттан шигырьләр сөйләде, «һәрвакыт булсын кояш».—дип җырлап та күрсәтте. Саимә ана сокланып туя алмады: —Мин. җүләр, тәмле соклар эчереп, ризыкларның ин витаминлы- ларын гына ашатып, бөтен яктан сәләтле бала үстерәм. дип хыялланып йөрдем. Нәселдән килә торган дәвам турында уйлап та карамадым Киресенчә, Ания нәрсә күрә инде ул йортта, дип хафалана идем Алыштырырга каршы булуымның сәбәбе дә шул иде бугай. Зәйтүнә апаның барлык балалары да төскә матур, эшкә уңган, сүз тынлаучан. тәртипле булсалар да, укуга никтер бик атлыгып тормыйлар. И Ходай, бу эшләрнең ахыры ни белән бетәр? Балаларны алыштыру—кием алыштыру гына түгел бит. Балалар ияләшкән киемнәрен дә салырга ашыкмыйлар
Саматны да шундый уйлар борчый иде. Үзләре генә калгач ул Саимәгә:
—Аниядә мина охшаш чалымнар күрәсеңме9—диде
—Күрмәгән кая! Җырлавын гына ал син анын Моны, тавышы бар. Ә бит Шакир абыйларның бер баласы да җырламый. Эчке бүлмәдә синең баянынны кычкырткалап карады Ания Үзе төймәләрен баса. үзе. нинди тавыш чыгар икән, дигәндәй, озаклап тыңлый. Безнен Гүзәл ул баянга тотынып та карамый.
—Йокларга яткырганда йомшак җирен кара әле Аниянен Минеке төсле миңе юкмы икән?—дип серле генә итеп сорап куйды Самат
Дуслашып өлгергән балалар йокларга ашыкмадылар Атар Саимәнең көзге каршындагы иннеген алып битләрен, иреннәрен буяганнар Биек үкчәле туфлиләрен берәр аякларына гына кигәннәр Муеннарына мәрҗәннәрен асканнар Кызларның кыланышын Самат белән Саимә шатланып күзәтте. Гүзәлнең моңа чаклы болай онытылып уйнаганы юк иде
— Менә. Саимә, кыхларын күбәйсә иннек-кершәннәрен үзенә тәтемәс тә әле.—дип Ания янына килде Самат —Әллә безнең кызыбыз гына буласынмы, матурым? Мин бик күп китаплар, ручка-карандашлар алып кайтырмын сиңа.
— Юк. мин әнигә кирәк. Иртәгә өйгә кайтам.—дип Ания Саматның күкрәгендәге значогын боргалады.
Әле генә сөенеп убырган әти-әни авыр сулап куйды. Хыяллары күгеннән тирән бозлы суга егылып төштеләр сыман
Балалар изрәп йокыга чумгач, икесе дә әкрен генә алар янына керделәр. Самат чалкан ятып йоклап киткән Аниянен түп-түгәрәк матур миңеннән, аннан чәченнән үбеп алды. Өстен япмый йоклап киткән Гүзәлнең юрганын төзәтеп япты, дулкынланып торган сап-сары чәчләрен
йомшак кына сыпыргач, Саимәсенә күз төшерде. Ләкин хатынының бу минутларда нәрсә уйлавын белмәде Ә Саимә «Зәйтүнә апа тагын бер кыз алып кайтса, бәлки, бу ике сабый гел бергә шушы йортта калыр әле»,— дигән хыялга чумган иде.
әйтүнәне ашыгыч кына район үзәгендәге бала табу йортына алып киттеләр. Самат бу хәбәрне хатынына әйткәч, Саимәнең йөзе май кояшыдай балкыды. Инде Анияне карап торырга сораганын да белгәч:
—Йә. Раббым, Шакир абыйларга тагын бер кыз бирсәнче...—дип әйткәнен сизми дә калды.
Иртәгесен Зәйтүнәнең малай табу хәбәрен ишеттеләр Аниянен киенә башлаганын күргәч, Саимә:
—Балам, кая җыенасын?—диде.
—Өйгә кайтам.
—Әниең кечкенә бәби алып кайтырга китте Әнисн кайтуга бәби карарга бергә барырбыз. Гүзәлне дә үзебез белән алырбыз, яме. Әлегә бездә торып тор. Без сине бик яраттык. Гүзәл дә сине җибәрмәскә куша. Шулаймы, кызым?
—Тулай. Ания титмәсен.
Бөтен игътибар үзенә юнәлтелгәнгәме. Ания ризалашты Гүзәл гел Ания тирәсендә бөтерелде. Икәү бергә уйнау кызыклырак икән шул
Өч көннән сон Аниянен түземлеге бетте. Иртәнге чәйне эчкәндә үк Гүзәл белән бергә үзләренә кайтарырга ялынды. Саимәнең үгетләүләре файда бирмәде.
—Ярар, барыгыз алайса. Көндезгә сезгә пилмән пешерәм Матур абый сиңа тагын китап-дәфтәрләр алып кайтыр Рәсемнәр ясарсыз, атка атланып уйнарсыз. Кайтыгыз, яме. без бик-бик көтеп торырбыз,—дип аларга киенергә булышты Саимә, Фәниягә күчтәнәчләр бирде Үзе алар капкадан кереп киткәнче күренмичә генә артларыннан озата барды.
Әбәд вакыты үтте. Балалар юк та юк Кич кырын, тәмам түземлеге беткән Саимә, Шакирларга үзе китте. Килеп керсә, ни күрсен, бер тезенә Гүзәлне, икенчесенә Фәнияне утырткан Шакир, икесен дә кочаклаган да. акрын гына елый. Ания идәндә, аларнын аяк очында Гүзәл Саимәне күргәч. Шакирның тезеннән төшеп, әнисенен кочагына ташланды.
—Шакир абый, ни булды? Әллә бер-бер яман хәбәр бармы?
—Аллага шөкер! Зәйтүнә дә. малай да. Әнигә дога кылып утыра нем Их. Саимә, дүрт ел буе шушы баланы миннән яшереп асрадыгыз Без капчыкта ятмый бит. Мин дә, жүләр, сезнең хакны хаклап, өйдә генә тузгып йөрүдән ары уза алмадым. Гүзәлнең үз каныбыз икәнлеге сукыр кешегә дә күренә бит! Ә без һаман берни булмагандай яшибез. Ашыгырга кирәк, ашыгырга. Сезгә дә үз каныгыз якындыр бит!
—Шакир абый, җаным! Зинһар, бик ашыкмыйк. Безнең йөрәкләрнең ярасы төзәлер, балаларныкы яраланмасын иде. Бу хатаны кинәт кенә төзәтә алмабыз. Ике арада йөреп әкренләп ияләнерләр, аңнарына керер
Шул арада каяндыр Шакирларның олы балалары кайтып керде Аларнын бөтен игътибары Гүзәлдә булды. Гүзәл исемле олы апасы:
—Син дә Гүзәл, мин дә Гүзәл, әйдә, мин сиңа бер нәрсә күрсәтәм.— дип аны күтәреп. Саимәгә күз дә төшермичә, кече якка чыгып китте. Бу күренеш Саимәгә сәер тоелды, аптырап калды
—Син аптырама инде. Саимә. Алар барысын да белә. Гүзәл бүген монда калсын әле. Иртәгә үзем илтермен Ә Ания матур абыйларга барып кайта, әиеме?—дигән булып Шакир Анияне киендерә үк башлады Саимә дә аны тизрәк алып чыгып китү ягын карады
Ания башта киреләнеп маташты, мин дә апамнар белән уйныйм.
З
дип балалар кайнашкан якка омтылып карады. Ләкин Саимә.
—Син дә безгә бармасан. матур абыен белән без елашып үләчәкбез бит,—дип сагышлы күзләре белән карап торгач. Ания барасы итте, әллә бала акылы да мәсьәләне төшенде тагын...
Юлда кайтканда Аниянен кайбер сорауларына Саимә жавап та таба алмады.
— Бүген әти ник елады? Әти кешеләр дә елыймыни? Нигә ул Гүзәлгә син минем кызым, ди? Безнен Гүзәл исемле апай бар бит инде Әхмәт мина:
—Син безнеке түгел, Гүзәл безнеке, диде Нигә алай әйтә ул?
Бу сораулардан сон Саимә «иртәгә үк балалар белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк»,—дигән катгый карарга килде, гәрчә бу җитди сөйләшү бик куркытып торса да.
Төнге сәгать беренче яртыларда ишек каккан тавышка Саимә сискәнеп уянды. Саматын уятып та тормады, йшекне ачарга үзе ашыкты Өйалдындагы утны кабызып җибәрүгә тышкы яктан
—Бу без әле,—дип, Гүзәлне күтәреп Шакир килеп керде Кыз «әннә» дип Саимәнен муенына сарылды.
—Кичтән әйбәт кенә йөрде, ашын да яратып ашады. Йокларга зур апасы янына ятып, тыныч кына йоклап та китте -Аннары мин аны үз яныма күчергән идем Сәгать унбердә уянды да. «әннә. әннә».—дип еларга кереште, әй. Берничек тә көйли алмадык, аптырагач, сезгә килдек менә
—Сездә калуына аптыраган идем мин анын Күрәсең, уенга мавыкканга гына калгандыр шул. Бергә-бергә уйнау тансык бит ана
Аларнын сөйләшкән тавышына Ания уянып торып утырды Күзләрен уа-уа:
—Әти, әни бәбине алып кайттымы0 Мин синен белән өйгә кайтам,— дип диваннан төшә үк башлады
—Юк, юк, кызым, мин сине алмага бүтән килермен Ә хәзер Гүзәл белән бергә йоклагыз. Бар, балакаем, ят урынына,—дип Шакир Анияне тынычландырырга тырышты.
Ә Гүзәл:
—Әннә, мин синен белән йоклыйм,—дип Саимәне тагын да кысыбрак кочаклады.
—И. Раббым. ярдәменнән ташлама. Йөрәктән каннар саварлык бит бу хәлләр... Сабырлык бирә күр—Шакирнын күхтәренә яшь тулган иде —Берүк барыбызга да сабырлык бир. Самат, дим, кайда?
—И-и-и, йоклап ятмыйдыр ул да Бу хәлгә аптырамыш инде
Икенче көнне Саимә Саматка балалар белән ачыктан-ачык сөйләшүгә вакыт җиткәнлеген әйтте һәм сөйләшүне эштән сон кичкә килештеләр
Самат белән Саимә, балаларны каршыларына утыртып, чынбарлыкны зур түземлек белән аңлатырга тырыштылар. Саимә бу хәлне башта әкияткә әйләндерде хәтта
—Борын-борын заманда ике куян яшәгән, ди Бер дә бер көнне куяннарның икесенең дә кыз бәбиләре туган. Бу көнне урманда җил- давыл котырган. Әнкә куяннарның берсе бәби тапканда бик каты авырган Савыктырыр өчен урмандагы җәнлекләр табибны чакырганнар Шау-шу вакытында каяндыр бер хәйләкәр төлке сиздермичә генә бәбиләрне алыштырган да куйган Моны әнкә куяннар озак кына белмичә йөргәннәр Ә белгәч, һәр әнкә куян үз бәбиен үзенә алырга теләгән. Сезненчә ничек, куяннарнын бәбиләре үз әнкәләренә кайтсыннармы, әллә үстергән әнкәләрендә калсы н нармы?
Балалар ни әйтергә дә белмәделәр Бераздан гына Ания:
—Үз әниләренә кайтсыннар ие алар дип сузды
—Ни өчен?
Үз әнисе булган өчен
—Ә бит бәби куяннар үзләрен ашатып, эчертеп, куеннарында йоклатып үстергән куяннарны үз әнкәләре дип белгән Менә Гүзәл
Ания булып Зәйтүнә апаларга китте, ди. Ә Ания Гүзәл булып бездә кала, ди.
—Юк, диде Ания,—мин Гүзәл булмыйм
—Мин дә Ания булмыйм!—диде Гүзәл.
—Ярар,—диде Саимә,—Ания—Ания булып, Гүзәл—Гүзәл булып калыр.
Тик Ания бездә. Гүзәл Зәйтүнә апаларда торыр.
Кызлар елаша ук башладылар. Самат белән Саимә аларны көч-хәл белән юаттылар.
ай аенын җете кояшлы көне иде. Шакир, хастаханәдән хәбәр алгач. Кашкасын жигеп йөгертеп кенә өенә кайтты. Юынды, кырынды, кешелеккә генә кия торган киемнәрен киде. Зәйтүнәсе бала өчен әзерләгән төргәкне тарантаска куйды да күршеләренә юнәлде.
—Күрше дим! Гафифә. дим! Чыгып кына кер әле!—дип Шакир капка төбеннән үк сөрән салды. Бу тавышка Гафифә өй яны бакчасыннан курку катыш сәерсенеп атылып чыкты.
—Котны ала яздын. Ни булды? Шул хәтле кычкырмасан...
—Кара әле, күрше, мин малайны алырга киттем. Зинһар, мунчаны ягып торчы. Суы ташылган, утыны кергән Базда, Зәйтүнә бәбиләгәчкә дигән сарык ите бар. Аш та пешереп куйсан мәнге онытмабыз үзенне.
—Ярар, ярар, Шакир! Күрче сине, карап-карап торам да, бигрәк көязләнеп киткәнсен, чистый кияү егете булгансың ич. Эшләрегез болай барса, Зәйтүнәне герой ана итәсен дә итәсең инде,—дип шаяртты күршесе
Шакир Саматлардан Гүзәлне дә үзе белән аласы итте. Саимә белән жылы гына исәнләшкәннән сон:
—Гүзәл кызым, минем белән бәби алып кайтырга барасынмы? Безне анда капка төбендә бахбай көтеп тора,—диде.
һәм Шакирнын сүзен раслагандай урамда ат кешнәгәне ишетелде. Гүзәлнен бахбайга утырып барасы килә иде бугай, рөхсәт сорап әнисенә карады. Әнисе:
—Бар, кызым, бар. Бәбине каян алып кайтканнарын күрерсең,— дигәч, Гүзәл киенә башлады. Ул арада кече яктан Ания килеп чыгып:
—Әти, мине алмага килдеңме? Үзебезгә кайтабызмы?—дип такылдарга тотынды.
—Юк, кызым, син әлегә матур абыйда калып тор.
—Мин дә бәби алырга барам! Бәби безнеке. Гүзәлнеке түгел
—Син дә китсән, менә бу матур апаңа күңелсез булыр бит. Ул елый башлар. Әнә, кара әле. инде хәзер үк еларга тора.
Бу минутларда Саимәнең хәле чынлап та бик мөшкел иде. Анын хәтта йөрәге чәнчеп-чәнчеп алды, күзләре яшьләнде. Ания күзләрен кыса төшеп икеләнеп калды Шуннан файдаланып. Шакир тизрәк Гүзәлне алып чыгып китте. Икесе генә калгач Саимә Анияне кочагына алып:
—Бәби карарга сине мин үзем алып барырмын, ярыймы, матурым,— диде.—Ай Аллам, бәбигә алып барырга күчтәнәчебез юк икән ич! Ә-ә, болай итәбез: Бүләкләр алырга матур абыйга кушабыз,—дип Анияне юатырга тырышты. Ишегалдыннан ук Саматның: «Кая әле, минем акыллы кызым? Менә мин аңа нәрсәләр апкайттым»,—дигән тавышы ишетелде һәм әкият китаплары, рәсем ясарга альбом, төсле карандашлар күтәреп кереп тә җитте. Сыер рәсеме төшерелгән конфетлары да бар икән. Мондый конфетларны Аниянен беренче тапкыр күрүе иде. Елавыннан туктады, бер конфетны әрчеп кабып та җибәрде Ания бүләкләр белән мавыккан арада Саимә Саматка:
—Әтисе, син тиз генә безне станциягә озаттыр.—дип пышылдады.— Мин, Анияне алып, дүрттәге поезд белән Казанга китим. Гүзәл Шакир абый белән. Без өйдә булмагач, ул монда кайтам димәс Бәби дә булгач, Гүзәл анда тизрәк ияләнер. Анияне үземә ияләндерергә Ходай биргән ин кулай вакыттыр бу, Самат...
М
— Мин сине аңладым, Саимә Чыннан да. анда сыеныр урынын да бар. Баланы төрле җирләргә йөртерсең Акча ал. Берни дә кызганма, нәрсәгә күзе төшсә—шуны ал. Берничә көннән үзем алмага килермен, бергәләп кайтырбыз,—дип хатынының фикерен хуплады.
азан Казан инде. Ания бөтен дөньясын онытып циркта тамаша карады Икенче көнне көне буе зоопаркта йөрделәр Арганын да сизмәде. Өченче көнне Саимә кызын паркка алып барды Анда ана атлар өстендә әйләндерә торган карусель аеруча ошады Бибинур апасына кайткач, көн буена күргәннәрен, ашаган туңдырмалары, эчкән тәхете сулары турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Баланын зирәклегенә, матур итеп сөйли белүенә сокланып бетә алмады Бибинур
—Бу бит бөтенләй башка бала. Гүзәл белән чагыштыра торган да түгел. Сина ничектер, мин анда Саматына охшашлык күрәм Әле ярый сонрак булса да аныгызга килгәнсез.—дип Саимәнен ышануын ныгытты Бибинур
—Үзем дә сөенеп бетә алмыйм. Бибинур апа! Тик күпме генә тырышмыйм, ниләр генә эшләмим, мине әни дип танудан бик ерак әле ул. Бүген, өйгә кайтыйк инде, әнине сагындым, бәбине күрәсем килә.—дип әйткәндә күзләренен моңсулыгын күреп, йөрәгем өзелеп төшә дип торам Гүзәлем дә ятсам—төшемдә, торсам—өнемдә Ул да мине сагынып өзгәләнәдер .
— Шулайдыр, жаным. хәленне анлыйм,—диде Бибинур —Тик син хәзер Ания турында күбрәк кайгыртырга тырыш Бу баланы фәкать түземлек, тирән акыл белән генә жинә алырсыз. Син аны авылга кайткач күбрәк теге балалар белән аралаштыр. Барам, дисә. Зәйтүнә янына барудан тыйма Кайвакыт балалар өлкәннәрдән акыллырак булып чыга. Бала күңеле бик сизгер. Ике якны да яхшылык белән жинәргә кирәк Көчләү башландымы бала карыша, киресен эшли.-дип үз киңәшләрен бирде Бибинур
Көннәр үтә торды, ә Самат күренмәде. Саимә борчыла ук башлады Аниянен
—Өйне сагындым, әнине сагындым.—дип кабатлаулары ешайды «Детский мир» кибетенә бергәләп баруны планлаштырган булсалар да. Самат күренмәгәч, баланы үзе генә алып китте
—Әйдә әле. кызым, сина бизәкле күлмәк, аягына матур туфли алыйк,- дип өскә, киемнәр бүлегенә алып менмәкче иле. Ания астагы уенчыклар бүлеген күреп, шунда таба йөгерә башлады. Шулчак Саимә, бераз артка калып ана
— Кызым. Гүзәл, тукта, мине көт. әниен алай Йөгерә алмый бит.— дип әйтеп карады
— Мин Гүзәл түгел! Мин Ания! Минем әни бәби янында калды ич' Баланы озак юатты ана Ниһаять, кыз үзенә һәм бәбигә, дип алган уенчыкларга һәм матур киемнәр!ә бик сөенде Өйгә көлешә көлешә, кайтып керделәр Әмма ләкин шатлыклары озакка бармады
Ишектә нык борчылган, аягында көчкә басып торган Саматны күргәч. Саимә ни дип әйтергә белмичә аптырап калды
- Зинһар Барысын да иртәгә сөйләрмен, идәнгә урын гына салыгыз, мин ягыр ием
Нәрсә булды’’ Гүзәл бик борчыла мәллә? Нигә моңарчы килмәден? Иртәгә, иртәгә иргә —дип чишенмичә үк йоклап та китте Самат Саимә төне буе керфек тә какмады Уйламаган уе калмады Җитмәсә, күкрәк читлегеннән чыгардай булып каккан үз йөрәк тибешен үзе ишетеп яту күнеленә өстәмә шом салды Сонгы вакытта, юк-юкта. Саматның салмыш кайтулары бер-бер артлы күз алдыннан үтте «Нәрсә бу. Ходаем9 Язмыш мина тагын нинди сынаулар әзерли икән9»
К
амат тан алдыннан башы чатнауга чыдый алмыйча уянды. Шактый вакыт кайда ятканын чамалый алмыйча гаҗизләнде. Авыр керфекләрен күтәрүгә райкомдагы күңелсез вакыйгалар—икенче секретарьнен мәгънәсез бәйләнүләре, мыскыллап көлүләре исенә төште
Саимә, иренең үзенә нидер әйтергә теләвен, ләкин моңа көч таба алмавын тоеп: и
—Самат, бәгърем, нәрсә булды? Йокың йокы булмады, тоташ саташып яттын. Яшермә, сөйлә,—дип, Саматка кайнар тәне белән елышты.
—Саимә, чүмеч белән салкын су китер әле, эчем яна... Аннары...
—Кайнар, каты чәй әйбәтрәк ич. Әйдә, кухняга,—дип Саимә иренә торырга булышты.
—Кайнар чәйләр генә ярдәм итмәс шул. Бер-ике йотым аракы кирәк мина... Бибинур апаның маясы юкмы икән...
Иренен мөлдерәгән карашы, мескен кыяфәте Саимәне әллә нишләтеп җибәрде. Һәрвакыт горур, төз гәүдәле Самат анын каршыңда бөгелеп басып тора. Нәрсә бөгә Саматны?
—Балалар язмышы борчыймы сине? Эштә күнелсезлекләрен күпме? Аракыга хирыслыгын юк иде ләбаса. Соңгы вакытта салгалаганынны сизсәм дә, тешемне кысып түзә килдем. Эше шундый, кемнедер көйләргә, кемнедер сыйларга кирәктер, дип уйладым. Ә бүгенге рәвешенә бөтенләй чыгырдан чыгарлык. Инде тормышыбыздагы ин тирән упкынны сикереп үтәбез, дип куанып йөргәндә синең менә болай сәрхушләнүеңне анлап та. яклап та булмый! Монарчы әле берәүнең дә аракы белән ни хезмәтен, ни язмышын жинеләйтә алганы юк,—дип өзгәләнде Саимә.
—Саимә, туктачы, җаным, бераз гына битәрләмичә тор. Хәзер мин сина барысын да сөйләрмен. Монарчы син райкомдагы күп нәрсәне белмәдең. Аларны сөйләп сине борчырга теләмәдем.
Самат арлы-бирле йөренде.
—Син Казанга хастаханәгә китүгә, кинәт кенә бездән Беренчене аздылар бит Безгә аны башка эшкә күчү сәбәпле, дигән булдылар. Ләкин анын хәзер кайда икәнлеген ачык кына бер кем белми. Каядыр, чит өлкәдә түбән генә бер эшкә куйганнар икән дигән сүз ишеткән идем. Рәзе бездә халык мәнфәгатен яклаучы җитәкчене тоталар инде! Анын урынына Икенче менде Башта аны вакытлыча гына дигәннәр иде. Ике атна элек безгә обком читтән икенче итеп секретарь җибәрде. Теге юньсез тәки Беренче урынына утырды. Менә шуннан сон куерды инде хәлләр. Райком планны бернинди исәпләүләргә нигезләмичә арттырды да куйды. Аның иң мул өлешен райком безнен колхозга сылады. Билгеле инде, мин каршы төштем. Шул җитә калды, элеккеге үчләрен дә ала башлады бу. Кичәге ике арадагы сөйләшү бөтен кысаларны җимерде. «Син районның язгы чәчү планын боздың. Син, бодай чәчәсе урынга, арыш чәчтен». Фәлән дә фәсмәтән. Китте тезеп, китте. Түзеп кенә тор. Акланырга дип авызымны ача башлаган идем, өстәленә йодрыгы белән сугып: «Молчать!»—дип акырды. Син, ди, туган партиябезнең карарларын боза-боза тәмам череп таркалгансың! Хәтта самовольно балалар алыштыруга кадәр барып җиткәнсең, ди Мондый эшне райком белән килешеп эшләргә тиеш идең, ди. Әхмәдиевнен мактауларыннан башын әйләнде, ахры, үзенә управа юк, дип уйлый башладың, болар гына җитмәгән, хатыныңны психбольницага илтеп тыктың, ди.
«Сез минем шәхси тормышыма тыгылмагыз,—мин,—дидем,—кая барсам шунда кәнтәйләрнең итәк астын капшап йөрмим»,—дидем.
Үзенә тигәнне аңлады бугай, йөзе бөтенләй зәңгәрләнде: «Вон от сюда!»—дип кычкырды. Димәк, мин анын белән эшли алмаячакмын...
Самат сөйләп бетергәч өйдә беразга тынлык урнашты. Соңыннан Саимә:
—Борчуларыңны мина элгәрерәк әйтәсе идең... Үзенне дә, мине дә ялгыз йөртеп акыллы эшләмәгәнсең. Райкомдагыларнын барысы да диярлек бер чыбыктан сөрелгән, серкәләре су күтәрми. Үзләренең кыңгыр эшләрен
С
йөзләренә бәреп әйтүне тыңлыймы сон алар Мәлҗерәмик әле. Самат. Жан биргәнгә жүнен дә бирер
Төн пәрдәсен ерткан кояштай балкып икенче бүлмәдән Ания атылып чыкты да:
— Матур абый, минем әнине күрдекме? Бәби нинди? Матурмы? Еламыймы?—дип сорау арты сорау тезде ул.
—Ания. кызым, әнә бит әниен чәй әзерләп йөри. Ә мин синен әтиен булам,—дип башлаган иде дә Самат. Ания сүзсез генә борылды да, монаеп тәрәзәдән урамны күзәтергә тотынды. Самат Анияне үзенә якынайтырга теләп бәби турында сөйли башлады
—Ания. үпкәләмә инде, кил алдыма утыр әле Зәйтүнә әниен бик матур бәби апкайткан Әсхәт исемле
Самат аннары Саимәгә Шакирнын малаен алырга баргач кылган маҗараларын сөйләде
—Баланы кулына тоттырмакчы булганнар монын. Ә ул. сез тагын чит кеше баласын бирмәкчедер әле. чишегез биләвен. үземнеке булса, алырмын, дип әйткән, ди. Барысы аптырап калган Сез нәрсә, ничек монда бала чишендерик, дигәннәр ана. Шакир абын барыбер үзенекен иткән. Малайнын мул хәзинәсен күргәч: «Сөбханалла, үзебезнең тамгабыз бар- —дип тынычланып малаен кулына алган
Ания өлкәннәрнең сүзен аклап бетермәде булса кирәк. Шуңа күрә аларнын көлүенә сәерсенебрәк карады
—Самат, син никтер Гүзәл турында берни әйтмисен әле Янына барып кайта алдыңмы? Нихәлдә икән9 Безне сагынадыр балакай
—Янына үзем бара алмадым шул Шакир абыйдан сораштым Матур гына йөри икән Анда ана игътибар зур. билгеле Гүзәл кайтканнан бирле күрше кызларын куалап та чыгарып булмый, ди Бәбине дә бик ярата, ди. Төннәрен генә «әни» дип елаштырып ала икән. Ул бит гел синең кочагында йоклый иде Кибетләргә йөргәндә Гүзәлгә берәр нәрсә аздыгызмы сон’ Кайту белән аларга барып килербез Шулаймы. Ания кызым?- дип Самат бер кулы белән Анияне. икенчесе белән Саимәсен кочаклап алды Азарга карап сокланып утырган Бибинур
— И җанашларым. Ходай сезгә тигез һәм озын гомер бирсен, .пие Самат кияүгә карап-карап торам да сөенеп бетә алмыйм. Бер -береннен кадерен белеп, иркәләшеп яшәү күпләргә эләкми бит
Бибинур соңгы җөмләсен көрсенеп әйтте, иркәләнүләр ана бик эләкмәгәндер, күрәсен. Әмма бөтенесен эченә җыярга күнеккән ялгыз хатын хисләрен-кичерешләрен уртаклашырга ашыкмады
оездда Ания Саматка Казанда күргәннәрен юл буе сөйләп кайтты Анын сүз байлыгына һәм эзлекле сөйләргә тырышуына Самат исе китеп куанды Тик районга якыная барган саен күңелендә тынгысызлык артканнан арта барды Ул аның йөзенә дә бәреп чыкгы Сабыйның чишмә төсле челтерәп торган тавышы да тоныкланган кебек ишетелә rue Авылы кырларын күргәч кенә кәефе күтәрелә, дингез шикелле чайкалып утырган арыш басуы җанын иркәләп. борчуларын оныттыра төште -Саимә, матурым! Күзләреңне тутырып кара әле. мондый хозурлык ны тагын кайда күрергә мөмкин ” Бу басулардан аерылсам, мин яши алмам Саимә анын гел төбен яхшы аклады
-Райкомда әрләгән саен төшенкелеккә бирелә башласаң,-диде ул Эт өрер, бүре йөрер диләр бит Эшләрсең, Алла боерса, җир җимертеп эшләрсең!
—Хикмәт эшләүдә генә түгел. Гаделсезлек, эшләгән эшеңне күрмәү җанны талый. Райком «айт» дигән саен «тайт» дип йөрүче горней түше тулы орден, ә үзләренең колхозчылары ачлы-туклы Без ел саен колхозчыларга хезмәт көненә күп булмаса да икмәк өләшәбез.
П
—Бик әйбәт! Үз авылдашларын алдында йөзен ак булсын. Ә калганына төкер!
Бу сөйләшүне тынлап кайткан Ания: «Нишләп болар бәби турында сөйләшмичә әллә ниләр сөйләшә икән? Әнием, әтием турында да сөйләшмиләр. Минем аларны сагынуымны белмиләр микәнни?»—дип уйлады.
Самат, өенә дә кереп тормыйча, туры эшенә китте. Ания:
—Мин ашамыйм! Өйгә кайтам!—дип тынгысызланды. Казанда алган яна киемнәрен, китап-уенчыкларын җыя ук башлады. Саимәнең:
—Кызым, монда каласыларын күтәреп йөрмик, барыбер монда кайтабыз бит. Аягына, өстеңә яна киемнәреңне үзен сайлап ки. Гүзәлгә һәм бәбигә дигәннәрен генә алыйк,—дип искәртүенә, ризасызлык күрсәтмәсә дә, шатлыктан очынган баланын кинәт күңелсезләнеп китүе Саимәгә авыр тәэсир итте, жанын тагын шом басты. Хәтта ул капкадан чыккан чакта: «Йә, Раббым! Рәхмәтеннән ташлама! Әгәр шушы капканы Ания белән сөенеп ачып керүне насыйп итсәң, Тайбә апага бүген үк сәдака бирер ием»,—дип нәзер әйтте.
Ишектән килеп керүгә «әни» дип Ания бала имезеп утырган Зәйтүнәгә ташланды Әнкәсеннән иркәләнеп туйгач, Ания зур кызыксыну белән бәбине карый башлады. Ул арада Фәния белән Әхмәт, Аниянен өстендәге яңа киемнәрен, башындагы ак бантигын тотып карый-карый. монарчы кайда булганлыгын белергә теләп сораулар яудырдылар. Менә китте әңгәмә... Ания Саимәгә күрсәтеп: «Менә бу апа мине Казанга алып барды».—дип. анда ниләр күргәннәрен йотылып-йотылып сөйләргә тотынды. Балаларның берсен-берсе сагынулары, күрешүдән сөенүләре йөзләренә бәреп чыккан иде. Саимә балаларның бәхетле мизгелләрен карап туя алмыйча, ирексездән Зәйтүнә белән Шакирның үзләреннән күпкә бәхетлерәк булуларын тоеп, көнләшеп куйды
Зәйтүнә, йоклап киткән бәбине бишеккә салып. Ания янына килде.
—И-и кызым, син тазарып, тагын да матураеп киткәнсең ич. Матур апаң сине ничек итеп киендергән! Түфлиләрен генә күр син аның, үзләре биеп китәргә тора.
Бу сүзләрдән соң Ания тыпырдап куйды.
—Гүзәл...—соравын биреп бетермичә туктады Саимә.
—Ул күрше кызлары белән чыгып киткәнне Моңарчы матур гына йөрде. Балаларга да тиз ияләште. Сине күргәч нишләр тагын. Төннәрен генә сине сорап аптыраткалады. Баштарак, өйгә кайтасы килә, дип елаштыргалады. олы кызым ишегегездәге йозакны күрсәткәч, тынычланды үзе.
Күп тә үтмәде, Гүзәл үзеннән кечерәк ике кыз белән кайтып керде. Саимәне күрүгә «әннә». дип анын кочагына атылды. Кайда уйнаганнардыр— битләре, куллары пычранып беткән. Өстендәге күлмәге дә тапланган. Үзләрендә баланы гел өф-өф итеп кенә тора, аз гына таплана башлаган киемен шунда ук алыштыра иде. Баланы бу хәлдә күргәч, Саимә тетрәнеп китте Гүзәл бик кызганыч булып тоелды ана. Ул ирексездән чыккан күз яшьләрен балага күрсәтмәс өчен читкә борылды
Гүзәл исә, берни булмагандай Саимәнен кочагында елмая. Сакау теле белән нидер сөйли. «Монда миңа күңелле, монда мина рәхәт»—ди түгелме соң анын бөтен кыяфәте?!
Саимә каршылыклы уйларыннан бераз арына төшкәч:
—Зәйтүнә апа, без китик инде. Тиздән Самат та кайтып житәр. Ания, әйдә,—дигәч, Ания:
—Юк, без уйныйбыз әле!—дип карышты, балалар шау-гөр килеп чыгып киттеләр.
Башта аптырабрак торган Гүзәл дә аларга иярде. Озак вакыт читлектә асрап, иреккә чыгарып җибәргән кошны хәтерләтә иде ул. Аны урамнын шау-шуы, үзе кебек балаларның күплеге, аларның әллә нинди уеннар белүе тәмам әсир иткән иде.
алалар ишегалдында онытылып «кач-кач» уеннары уйныйлар иде Саимә туктап, аларга карап торды Шунда үзенен балачагын хәтерләде Әнисе аны беркая чыгармады. Начар балалар йогынты-сына ияреп харап будырсын, дип гел кисәтә иде Саимә тора-бара йомыкыйланды Яшьтәшләре белән сирәк аралашты. Әнисенен шушы тәрбиясен ханына сеңдергәнгәме, Гүзәлне дә урам йогынтысыннан сакларга тырышты. Баксан- күрсән, балалар урамда үзләрен әнә ничек иркен тоталар икән Саимәнен шулчак бөтен дөньясын онытып, сабыйларга кушылып уйнасы килеп китте Анын бөтен игътибары Ания белән Гүзәлдә булды Торып-торып Аниядә Саматка охшаш якларны күбрәк күрә барды. «Кара але. йөгергәндә, аякларын борып алуларына кадәр гел Саматныкы икән бит»,—дип янә күнеленә салып куйды. Шул мизгелдә йомшак төшендәге нәкъ Саматныкы төсле минен дә күз алдына китерде һәм үкенечле сыкрап җибәрде И-и. язмыш Ниләр генә булды икән ана ул вакытта9 Әллә инде чыннан ла Гүзәлнең әкиятләрдә генә сурәтләнә торган матурлыгы сихерләде микән9 Хәер, алай дияргә дә нигез юк кебек Баласын беренче тапкыр кулына алганда, матур белән ямьсезне аерыр хәлдә түгел иде Саимә...
Ул уйланып торган арада күрше-тирә бала-чагалары да өстәлеп уен шулкадәр кызып китте ки. хәтта Саимә уенны туктатып. Ания белән Гүзәлне үз янына дәшәргә көче җитмәячәген аллады, өйгә кире керергә мәҗбүр булды.
Бала имезеп утырган Зәйтүнә Саимәнен борчулы йөзен күреп
—Ай-й Алла, мондамыни әле син. дип аптырады —Балаларны уеннарыннан бүлдерергә көчем җитмәде —Әйе. уенга бер мавыксалар, дөньяларын оныта инде алар Ә син борчылма. Саимә. Сине Ания дә. Гүзәл дә бик ярата. Ания синен белән Казанга барып кайткач бөтенләй икенчеләнгән. Бик зирәк бала бит ул Барысына да тиз төшенә Алла боерса, без дигәнчә булыр Тик беразга ирек бирик үзләренә Монда калабыз, дисәләр, калсыннар Иртәгә җайлап үзем алып менәрмен.
Саимә салмак кына Зәйтүнә каршындагы урынлыкка килеп утырды Бала имезгән анага төбәп карап торунын ярамавын белсә дә. үзен тыя алмады. Ана булган затнын сокланып туя алмаслык бу гүзәл халәтен якыннанрак озаклап күрәсе һәм үзенен дә шундый бәхетле минутларын исенә төшерәсе, кабат ләззәтләнәсе килде анын
Ана бала имезә! Йә. Хода, нинди матур күренеш! Күпме рәссамнар бу күренешне үз картиналарында мәңгеләштергән Шагыйрьләр никадәр җырлар, шигырьләр ижат иткән. Әмма бала имезүнең ләззәтен бары тик аналар гына белә. Ул хисне картиналарда гына чагылдырып бетереп булмыйдыр. Бала имезгән ананы күрү әллә нинди усат, үчле кешеләрнең дә күнеленә җылылык, миһербанлылык орлыклары саладыр Ин кырыс йөзле бәндәләрнең дә ул минутларда эчкерсез сокланып елмаймыйча калулары мөмкин түгелдер
Сигезенче баласын имезеп утыручы Зәйтүнәнең нарасыена караганда күзләреннән аккан якты нур өй эчен тутырган Алмадай кызарган ике бит уртасыннан, елмайган иреннәреннән яшьлек бөркелә Йөзенен алсулыгына, хәтта имчәген балага җайлап тотуына анын эчке матурлыгы, изгелеге бергә кушылган. Бәхетле Зәйтүнә! Бәхеттә йөзә ул Саимә кинәт анын сөт тулы ап-ак күкрәкләренә күз төшереп «Зәйтүнә апага ничә яшь икән хәзер?» дип уйлап куйды Гаҗәпләнмичә дә мөмкин түгел, инде сигезенче балага шул күкрәкләр сәламәт яшәү көче бирә Ә нарасыен күрче зәп-зәнгәр күзләрен җемелдәтеп әнисенен күзләренә шулкадәр матур итеп карый, гүя шул гөнаһсыз карашы белән әнисенә үзенен чиксез яратуын һәм рәхмәтен әйтә сыман Анарга але ул гына аз кебек Биләвеннән кечкенә кулын тырыша тырыша чыгарып, әнисенең күкрәгенә үрелмәкче Үзе. әнә. ашыгып суыруданмы, әллә сөтнен мул булуыннанмы—ризыгын йотып бетерергә өлгерә алмый Авыз читеннән чыккан сөт муенын юешләргә шуыша
Б
Саимәнең күңел күпере аша беренче мәртәбә Гүзәлне имезгәндә тойган бәхетле минутлары йөгереп үтте. Хәтта бала имезгән вакыттагыча имчәкләре чеметкәләгәндәй булды Әйтерсең лә күкрәкләренә шаулап сөт төшә. Ул үзе дә сизмәстән күкрәкләрен капшап алды. Тик кисәк кенә шул чиксез бәхетле минутларын 3 ел буе чит кеше баласы белән уртаклашуын, ә үз йөрәк жимешен бүген имеп яткан малай урынында күз алдына китереп, бөтен тәне куырылып куйды. Йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып кага башлады Аяк-кулларына боз салкынлыгы инде. Күзләреннән ихтыярсыз яшь атылып чыкты. Саимәнең хәлен Зәйтүнә сүзсез дә аңлап алды Тиз генә улын бишеккә салып Саимә янына ашыкты. Нәкъ шул вакыт ишегалдында акырып елаган бала тавышы ишетелде.
—Абау, җаным, бу бит Гүзәл тавышы! Нәрсә булды икән?—дип Саимә, ишеккә атылды.
Гүзәлнең бөтен бите пычранган, борыныннан кан ага иде.
—Әннә әбү итә, өф ит,—дип ул ике кулы белән борынын күрсәтте Куллары канга буялганны күргәч, тагын да кычкырыбрак еларга кереште
—Хәзер, хәзер, матурым, битеңне тәти иткәч тә әбүен бетәр,—дип, баланын елавына карамыйча, битен юарга тотынды Саимә.
Ул арада башка балалар да өйгә керделәр. Хәлнен ничек булганын Ания ашыга-ашыга сөйләде, һәм кинәт:
—Минем бәбине күрәсем килә,—дип кулларын Зәйтүнәгә сузды.
Ниһаять, Гүзәл елавыннан туктап:
—Мин дә бәбине калыйм,—дип Ания янына килде. Зәйтүнә анын бераз сыдырылган маңгаеннан йомшак кына үпте.
Саимә калган бөтен көчен туплап, сак кына:
—Зәйтүнә апа, без китик. Гүзәл, Ания, әйдәгез, балакайларым, өйгә кайтыйк. Әтиегез көтәдер,—дип сүз башлап карады.
—Әннә, бәбине дә алыйк, мин аны биик ялатам,—дип Гүзәл бишек янында басып торуын дәвам итте.
Ания, сүзсез генә куе зәнгәр күзләрен зур итеп ачып, нәкъ Самат шикелле, бер Зәйтүнәгә, бер Саимәгә карап алды. Шулчак Фәния:
—Монда калсыннал, безгә алал белән кызык,—диде. Әхмәт ана кушылды. Зәйтүнә дә:
—Ярар, Саимә, бая сөйләшкәнчә итик инде,—диде.
—Зинһар, иртәгәдән дә сонга кала күрмәгез, Зәйтүнә апа, ишеттегезме,—дип килеште Саимә.
Саимәнең кәефе кинәт бетте. Капканы ябып бер-ике атлауга ук бөтен гәүдәсе хәлсезләнеп, башы әйләнергә тотынды Чигәләре, кайнар тимер кыршау кидергәндәй, кызышты. Буыннары тәмам йомшады. Коймага тотынып бераз хәл җыйды...
Инде. Ходаем, Фәридә генә очрый күрмәсен. Бу хәлемдә күрсә, исерек иде, дип гайбәт таратырга да күп сорамас. Болай да кеше аркылы күпме сүз ишеттереп тора. Саматның аракыга тартыла башлавын да миннән күрә. Имеш, райком алдында Саматның дәрәҗәсе төшкән. Тиздән рәислектән алып атарга җыеналар, имеш. Карга өй түбәңә кунып озак каркылдаса, өеңә бәла китерер, диләр Алла сакласын, Фәридәнең каркылдавы да бәлагә юлыктырмагае. Ул-бу булса, Саимәнең йөрәге күтәрә алмас аны. Болай да бу бала борчуы тәмам талкыды. Бәлки, эшемә кире кайтсам, тынычланырмын, дигән иде Ләкин мәктәптә аны колач җәеп каршыларга ашыкмадылар Психбольницада ятуын каяндыр белгәннәр. Югыйсә беркемгә дә сиздермәгәннәр иде кебек. Мөгаен Фәридә эшедер. Каян килә аңа шулкадәр явызлык? Карап торышка акыллы гына хатын бит инде. Ике баласы туды, сөенеп кенә шуларны үстерәсе канә. Нигә соң каргышы үз башына төшәр, дип уйламый икән? Ата-ананын кылган гөнаһлары аркасында газиз балалары интегәчәген белми микәнни сон?
Шушы уйлар Саимәнең йөрәген юл буе каезлады. Үзен ачулана- ачулана ямьсез уйларын күңеленнән куып та карады. Юк бит, юк, берсе артыннан берсе, үзәкне тагы да өзә торганнары чорный барды Әле бүген кичергәннәре дә күз алдын томанлады. Гүзәлнең: «Әннә, өф ит»,-дип
сарылуы, Аниянен «әни» дип Зәйтүнә кочагына атылуы, ә ин авыры Саимә чыгып киткәндә икесенең дә тыныч кына Зәйтүнәләрдә калулары
Өенә житәрәк кинәт тагын хәле бетте Аяк буыннары бөтенләй какшады, барган жиреннән абынмады югыйсә, әмма йөзтүбән егылды.
Һушы югалып күпме яткандыр, моны белешмәде. Күзен ачып җибәргәч үзенә таба иелгән Хәдичәнең борчулы йөзен күрде
— Нишләдең, балакай9—дип Хәдичә Саимәне торгызмакчы булды, тик көче житмәде. һәм үтеп баручы бер малайны туктатып —Бар. үскәнем, тиз генә фельдшерга чап, килсен!—диде
Ниһаять. Хәдичә Саимәне өенә кертеп салды.
—Бераз ятып тор, хәзер сөт җылытам
Озакламыйча фельдшер кыз килеп җитте Саимәнең кан басымы бик нык күтәрелгән икән—укол кадады. Ул арада, каяндыр ишетеп, тыны кысылып, еш-еш сулап Саматы кайтып керде
—Котларымны алдын бит. җаным! Ни булды сина? Хәзер үк район хастаханәсенә киттек'
—Юк, юк, Самат! Әйтә генә күрмә шул хастаханәләрне Мин хәзер үземне әйбәт сизәм. Беркая да бармыйбыз
Фельдшер Саматны читкәрәк дәшеп
—Хатыныгызның кан басымы бик тә югары, кан савуы ихтимал Аны һәр төрле борчу-дулкынланулардан сакларга кирәк,—диде
— Барын да анладым,—диде Самат —Хәдичә апа, син ашарга берәр нәрсә әмәллә. Ә Саимә, син зинһар урыныннан тора күрмә Мин хәзер кайтам!—дип кабаланып чыгып та китте Очты гына һәм бераздан Гүзәл белән Анияне җитәкләп, авызын ерып кайтып та керде Балалар Саимә янына килеп бастылар
—Бу дөньяда синнән дә сизгер җанлы кеше юктыр, бәгърем!—дип Саимә иренә назлы караш ташлады һәм балаларны кочагына чакырды Сөенече эченә сыймады, татлы күз яшьләре булып тышка бәреп чыкты
алалар жәйне-көзне ике йорт арасында йөри-йөри уздырып җибәрделәр һәр ике як балаларны тигез күрде, аларнын дуслыгына сөенеп бетә алмады. Инде кышка кергәндә, кызлар төп йортларын дөрес аералар иде. Гүзәл гаиләсенә Аниягә караганда тизрәк ияләнде Саимәләргә килүләр сирәгәя барды. Ания әлегә Саимәгә бер тапкыр да «әни» димәсә дә. көннән-көн аңа якыная барды. Баланын сүзсез генә үзенә килеп сыенуы, урамда күргән-ишеткәнен шатланып сөйләве, Саимәнен үзенә атап әйбер алуына сөенүе, сөйләгәндә элеккечә ятсынып читкә тайпылмавы Саимә күнеленә кем әйтмешли, сарымай иде. Ания Саматны аерата якын итте, аны яшьтәше кебек күреп, кирәксә—ат. кирәксә—маэмай ясады
... Ләкин, ни кызганыч, бу гаилә өстендә кара болытлар куерганнан куера барды Колхоз беренче мәртәбә, башка елларга караганда күпкә артгырылган дәүләт планын үти алмады Елы да коры килде Самат, план үтим, дип ашлыкны кырып-себереп дәүләткә тапшырырга ашыкмады Ул үзен киләчәктә бу эштә калдырмаячакларын сизә иде Шу на күрә, халыкны аз булса да икмәкле, терлек азыклы итү чараларын курде Саматның бу башбаштаклыгын гафу итмәделәр, билгеле Райком бюросының чираттагы утырышында аны партиядән чыгарып, эшеннән алдылар
юрода әйтелгән сүзләр Саматнын колагында гел янгырап торды Беренче секретарь булып калган теге юньсез ана:
—Сине агроном итеп тә эшкә куймаячакбыз!—дип акырды — Кара син аны. колхоз байлыгын таратып, колхозчыларга әйбәт булып курен-
Б
Б
мәкче! Шалишь, брат! Партия синен мәкереңне күреп-белеп тора! Колхозны таркатуын гына җитмәгән, үзеннен кул астында эшләүче Шакир Фәсхетдинов семьясын җимерергә тотынгансың. Үз семьясында тәртип урнаштыра алмаган кешегә ничек инде партия колхоз тикле колхозны ышансын!
—Минем гаиләмдә, Аллага шөкер, тәртип,—дип әйтә башлаган иде дә Самат, секретарь өстәлгә йодрыгы белән китереп сукты.
—Стоп! Партийный башың белән нинди Алла тагын? Бәлки әле син өендә намаз да укыйсындыр? Менә синең череп таркалуыңның тамыры кайда икән . Юкка гына хатыныңны психбольной ясамагансындыр...
Секретарь тагын ниләрдер әйтте, төкрекләрен чәчә-чәчә кычкырды, тик бу сүзләрне Саматның аны кабул итмәде. Бюро тәмамланганда ул башына күсәк белән тондырылган кеше хәлендә иде. Саф һавага чыккач кына бераз күзе ачылды.
Эшеннән алуларына, партиядән чыгаруларына әллә ни исе китмәгән иде Саматның, әмма секретарьның, үз семьяңда да тәртип урнаштыра алмыйсын, дигән сүзләре анын бәгыренә ук булып кадалды. Шулай да монда хаклык та бар иде бугай. Саимә белән Саматны үзара бәйләгән мәхәббәт җепләре ныклы булып чыкмады шикелле. Саимә, бала табу белән барлык назын, күңел җылысын нарасыена күчерде. Ә инде балаларның алышынганлыгын белгәч, Саимә белән Самат арасында упкынлы киеренкелек туды шул Бу җан тартышы һәр икесенен сабырлык тамырларын акрынлап кимерде. Электән үк сәламәтлеккә туймаган Саимә өчен бу аерата авыр булды. Нервлары тәмам какшады. Самат исә борчу-кичерешләрен аракы томаны белән капларга тырышты.
Менә бүген лә. райкомнан чыгуга, кибеткә кереп ике шешә аракы, балаларга дип күчтәнәчләр дә алды. Ул юлга чыкканда караңгы төшә башлаган иде инде. Җитмәсә, көтмәгәндә буран котырынырга тотынды. Самат, бераз җылынырга теләп шешәсен ачты һәм анын авызыннан гына йоткалады. Иртәннән бирле тәгам ризык капмагангамы, хәмер башына тиз китте Исерә төшкән саен уйлары ныграк чуалды. Күз алдына әле Фәридә, әле Саимә килде. Вакыт-вакыт алар берләште, Самат аларны бер-берсеннән аера алмый башлады. Чанасы кинәт салулап китеп, карга тәгәрәгәч кенә айныгандай булды. Бәхетенә, дилбегәсе сул кулына уралган икән, акыллы кара айгыр дилбегә тартылуга туктады Самат айгырның башыннан сөя-сөя сөйләнде:
— Их, тугрылыклы малкаем минем Бик акыллы бит син. Хуҗанны юлда ташлап калдырмыйсын Ә кешеләр алай түгел. Кешеләр бәгырьсез. Алар бер-берсен җәберләүдән тәм табалар...
Буран басылып аллы Самат якында гына агач полосасы күрде. «Нәкъ шушы төштә кайчандыр Фәридә белән татлы минутлар кичергән идек,— дип уйлап алды.—Чана юкка гына салуламас, димәк, монда тукталырга, шул ләззәтле мизгелләрне күңелдә генә булса да янартырга кирәктер».
Ул атын полосага таба борды Агачлар артында гына салам эскерте бар икән—атны шунда туктатты. Яман хәбәр, начар кәеф белән өенә ашыгасы килми иде: эскертне бераз чокып, шул ояга кереп ятты. Атына чанадан печән алып салды. Монда ышык, җылы иде. Ул әкренләп аракысын йота- йота уйлары буранына кереп чумды.
Саимәгә өйләнеп бәхетле булдымы ул? Нәрсә тартты аны Саимәгә? Мөгаен, җыры-моныдыр, Самат, үзе дә җырга-монга гашыйк кеше булганлыктан. Саимәнең күңеленнән ташыган җыр елгасында коенудан рәхәтлек кичерә, ана үз җанынын сагышларын да кушып тынлый иде. Халыкта, монлы бала—бәхетсез була, диләр. Әллә дөрес инде. Мон- кичерешләрнен ургуы язмышның тормыштагы чагылышы Саимә күпвакыт әнә шул мон эченнән чыга алмыйча азаплана. Мон анын күнелен басып торучы авыр йөк. Өйдә аш пешергән чакларда җырлап кына бу йөктән бушанып булмый Юкка гына артистлар сәхнәгә ашкынмыйдыр. Күнел байлыкларын башкаларга ачып салырга омтыла алар. Саимә һөнәрне дөрес сайламаган, ахры Ана җырчы булырга, җанын урталай ярып күрсәтердәй эш кирәк булган. Анын әнә шул ачылмаган таланты туа алмыйча интектергән бала кебек гел борчып торадыр. Шул аны үз-үзенә йомылырга мәҗбүр итә.
Ә Фәридә. Ул бөтенләй бүтән холыклы Дәртле, кайнар Тиз ярсый, тиз кабына. Ул сина моңланып, уйланып утырырга жай калдырмый Өермәдәй бөтереп алып болытларга күтәрә дә. кулында тотып тора алмыйча, җиргә ыргыта Кайсысы белән бәхетлерәк буласы иде икән Самат9 Әй-әй. мондый сорауны бирү үзе гөнаһтыр. Саимә анын күңелендә пыскып яткан мәхәббәтне «Гөлжамалоы белән әнә ничек дөрләтеп җибәргән иде бит Шул җыр Саматның җанын актарып таптады. Бәхет шундый мизгелләрдән тормыймы9 Бәхетнен олылыгын яки кечелеген үлчи торган бизмән юк лабаса
Ә нишләп сон, илаһи көч. дәрт, бәхет белән мөлдерәмә тулы гомер көткәндә, язмыш мина мәрхәмәтсез?. Бөтенләйгә сындырмакчы буламы?
И мөкаддәс монлы сазым Ник уйнадың син бик аз. Син сынасын..
Юк-юк, җырнын ахыры кирәкми Мин бик яшь бит әле Үземне кулга алып, бу район белән мәнгегә хушлашып, гуган ягымда өр-янадан яши башларга
Саматны йокы баса башлады Күз алдыннан Ания белән Гүзәл йөгереп үткәндәй булды «Балакайлар' Мин бит сезнен икегезне дә бик яратам Менә күчтәнәчләр алып кайтам үзегезгә •• Кинәт үзе ялан тәпиле кечкенә Саматка әйләнеп, ямь-яшел арыш уҗымы арасында йөгерә имеш Нинди рәхәт... Жаны тыныч, бөтен тәнен йомшак җылы жил назлый
Кара айгыр иртәгесен буш кошевка белән кайтып кергәч, авыл халкы дәррәү күтәрелде күтәрелүен Тик Самат тунып үлгән иде инде
аматның җансыз гәүдәсен күрүгә Саимәне йөрәге тотты Авыл фельдшеры ана беренче ярдәм күрсәтте Район хастаханәсеннән табиб килеп җиткәнче Саимәгә һуш керсә дә, хәле әйбәт түгел иле. җыелган кешеләргә гаҗәпләнеп карап ятты ул. Ни калган боларга бездә? Әллә балаларга бер-бер хәл булганмы9 Ания. Гүзәл, кайда сез9»
Ул кычкырырга теләде -тавышы чыкмады Йөрәк турысына утлы таш куйганнар диярсен—шулкадәр өтепме өтә Әллә сон аны тулгак тотамы9 Әйе, әйе, тулгак тота Бала табарга ята ич ул Менә тулгагы җибәрер лә. Саматына тупырдап торган малай алып кайтып бирер Кыз тапты ла инде ул. монысы малай булыр Ә Самат кая9 Нигә ул үзенең кызын күрергә килми9 Самат' Самат
Кәгазь калынлыгы гына ачылган иреннәр арасыннан исеме чыгуга Саимәнен баш очында утыручы Хәдичә ана иелде.
— Нәрсә, җаным9
—Самат кая
—Олы якта
—Нигә минем янга килми ул9 Әйтегез, яныма килсен
—Тынычлан, җаным, тынычлан. Самат синен янына килә алмый шул әле..
Саимә, бер саташып, бер акына килеп, атна буе ятты Башына кан сауган иде. Табиблар авыруны хәзергә урыныннан кузгатмаска булдылар. Ирен җирләү, анын өчесен уздыру Саимәнен анына-акылына томан катламы аркылы саркылып кына барып җитә язды
Зәйтүнә белән Хәдичә Саимәне үз ярдәмнәреннән ташламады Саматның әнисе Зәйнәпнең килүе дә бик вакытлы иде Ул. акылы белән киленен кабул итеп бетерә алмаса да. бу көннәрдә аны ла жәлләде Күзләреннән яшь кибеп тормады Өч хатын, кулдагы бармаклардай берләшеп, өйдәге бар эшне эшләде. Тәрәзә пәрдәләрен урын-җир әйберләрен, идәннәрне юып чыгардылар. Өчесен, җидесен уздыру өчен аш-су әзерләз әндә хатыннар аерата күп көч куйды һәркем үзе генә белгән тәмле ризыкларны пешерергә тырышты Әмма Зәйнәпнен ачы хәсрәтен ниләр генә басар
С
Хәдичә белән Зәйтүнә аны юатыр өчен бар көчләрен куйдылар.
—Саматыңны авыл халкы ярата иде,—диде Хәдичә,—Гаделлеге, ярдәмчеллеге өчен халык үз итте аны.
—Шулай шул,—дип кушылды Зәйтүнә —Хәтерендә микән, Хәдичә, бервакыт Шакирның бер аты зыянлады, аратага кысылып аягын сындырды. Язгы чәчүгә төшәр чак. Бүтән персидәтел булса, моның өчен ат караучыны судка тартыр, әллә нинди җәзалар табар иде. Ә Самат аягы сынган атны суйдырып, итен авылдагы ялгыз карчыкларга, тол хатыннарга тараттырды. Райкумдагылар моның өчен аның башыннан сыйпамагандыр. Тик шунысы хак: Шакирга бер авыр сүз әйтмәде. «Тиктомалдан ат суеп булмас иде, чәчүгә чыгучылар өчен берничә көн кайнар аш оештырырбыз,—дигән.—Их, эш кешесенен кадерен белмибез әле без»,—дип, суелган атны түгел, кыерсытылган халыкны жәлләп йөрде.
Хәдичә белән Зәйтүнә бер-берләрен бүлә-бүлә Саматнын яхшы якларын санадылар. Улы турында әйтелгән һәрбер җылы сүз ана йөрәгендәге ярага шифалы яфрак булып ябыла барды. Беркөнне Зәйтүнә Саимәләргә Гүзәл белән Анияне алып килде. Моңарчы, балаларның күңеленә җәрәхәт салудан куркып, аларны кайгылы йорттан ераграк тотканнар иде Әмма балалардан яшереп буламыный,—Алар Саматнын үлүен инде ишеткәннәр, ләкин әле үлемнең ни икәнен анлап бетермиләр иде. Үлем—алар өчен качышлы уйнау кебек. Өйгә килеп керүгә эчкәрге бүлмәдән әти-әниләре атылып чыгар кебек тоелды.
Саматнын җансыз гәүдәсен, өлкәннәрнең бер-берләреннән яшерә- яшерә күз яшьләрен сөртүләрен дә күрмәгәч, бу югалтуның авырлыгы алар күңеленә барып җитмәгән иде әле
—Әннәм кая, әтгәм кая?—дип беренче булып Гүзәл сораша башлады
—Хәзер әннән янына керәбез,—дип сүзне бүтәнгә борды Зәйтүнә.— Әйдә, битләреңне юыйк. Күлмәген якаларын рәтлик.
—Мине да матурла,—диде Ания.—Саимә әнием янына мин дә керәм.
Балалар хәзер әнә шулай «Саимә әнием». «Зәйтүнә әнием» дип әйтә башлаганнар иде. Бала акылының һәрвакыт төгәл төшенчәләргә нигезләнүен башта Шакир анлап алды, һәм бу аңлашу зирәк акыллы Аниядән башланды.
—Әтием, нигә Әхмәтләрнең, Фәнияләрнең әниләре берәү генә, ә Гүзәл белән минеке икәү?—дип сораган иде ул.
Шакир башта аптырап калды. Соңыннан, шөкер, җавабын тапты.
—Гүзәл белән сине әниләрегез бер үк көнне, бер үк больнистан апкайтты. Шуңа күрә һәр икегез безнеке дә, Саимә әниегезнеке дә булды. Ике әниле, ике әтиле булу бик әйбәт бит...
Баланы шушы җавап канәгатьләндерде, ахры, яңадан сораулар биреп Шакирны тинтерәтмәде. Шакир белән Зәйтүнә соңгы көннәрдә, «менә Саимә әниегез янына барырбыз, Саимә әниегез сезне бик сагынгандыр»,— дип тукып торгангамы, Ания «Саимә әнием»не шактый еш әйтә башлады
Зәйтүнә уйлавынча, әгәр Ания Саимәгә «әни» дип дәшсә, анын өчен бу барлык дарулардан шифалырак булачак. Шуңа күрә, балаларны бу очрашуга ныклап әзерләде. Икесенә дә Саимә алып биргән ак күлмәкләрен кидерде. Һәр икесенең чәчләрен матурлап үрде.
Балалар, үзләренең матурлыкларын тизрәк күрсәтергә теләгәндәй, Саимә яткан эчкәрге бүлмәгә ашкынып керделәр. Аларны күрүгә Саимә урыныннан күтәрелә башлады.
—Кузгалма, кузгалма!—дип Зәйтүнә аны урынына яткырырга ашыкты.
Курчактай ике кыз Саимәнең ике ягына килеп басты. Саимәнең өянәгеннән сон сул кулы хәрәкәтләнми иде. ул сәламәт кулы ягында басып торган Аниягә үрелде.
—Кызым, кил әле якынрак...
Саимә Аниянен муеныннан кочып үзенә таба иелдерде. Ирексездән күзләреннән яшь бәреп чыкты.
—Саимә әнием, елама. Ату йә мин дә елармын... Мин сине бик яратам бит!
Аниянен үзенә беренче тапкыр «әнием» дип әйтүен ишетү Саимәнен
күнеп диңгезен айкап ыргытты. Күзләреннән яшь чиш.мәдәи акты. Олы кешеләрнен елавын күрмәгәнгәме, балалар аптырашып басып тордылар. Гүзәл бераз үпкәләде дә бугай, чөнки ул әнисенен кочагына беренче булып керергә уйлаган иде. Саимә инде аны иркәләргә теләде, ләкин караватнын икенче ягына кулы җитмәде. Боларның һәммәсен күреп торган Зәйтүнә тиз генә Гүзәлне Ания янына китереп бастырды. Бу минутларда Саимә бәхетле иде, сулышын еш-еш алып:
—Зәйтүнә апа. балаларны бездән алып китмә —диде.
—Юк. юк!—диде Зәйтүнә,—Тыныч кына ят. тизрәк савыга күр
Гүзәл монда үзен хужа итебрәк тотты, курчакларын, уенчыкларын берәм-берәм әнисе яткан бүлмәгә ташый башлады. Зәйтүнә мона каршы төшмәкче иде дә, Саимә:
—Монда уйнасыннар. Зәйтүнә апа,—дип балаларга ирек кунды
Балалар Саимәнен авыру икәнлеген әллә анлап җиткермәделәр, чабыша-чабыша уйнарга тотындылар. Аларнын бар дөньяларын онытып уйнаулары, кычкырып-кычкырып көлүләре Саимәнен яралы җанына бальзам белән бер иде Ул аларнын шат йөзләренә карап, әкрен-әкрен уйлар дәрьясына чумды Уй-хыялларынын ин татлылары Саматка барып тоташты Әнә ич, Саматы басып тора. Әнә генә ул. Алар клубта. Саимә «Гөлжамал»ны җырлый икән
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы . Ничек кенә авыр
Саимә үз тормышында булган вакыйгаларны күңелендә кабат-кабат яңартырга ярата. Күңел кылларына салып кат-кат чыңлата торгач, күптәнге гап-гади нәрсәләр дә икенче төсмер, икенче мәгънә ала. Бәлки композиторлар җаннарында ярала башлаган көйне әнә шулай хисләр, кичерешләр матурлыгы белән бизи-бизи кешеләр тан калырлык җырга әверелдерәдер. Тик Саимәнең күңел дулкыннары яна җыр булып тышка бәреп чыга алмый
Анын хисләре, агыл китә алмаган бозлар кебек, өсте-өстенә өелә, көчле агым ул бозларны ярга кыса бара Бозлар шартлап-шартлап ярыла, кайберләре яр өстенә үрмәли. Елга агымы белән бозлар тартыша. Саимәнен хәзерге халәте дә шул тартышны хәтерләтә. Бер яктан Саматның вафаты күкрәккә ташкындай бәрә, икенче яктан Гүзәл белән Аниянен бәхетле чыр-чулары ташкынны туктатмакчы. бозларны рәхәтләндереп йөздермәкче була... Жанда кайгы белән шатлык көрәшә.. Саимә вакыт-вакыт уйлар йомгагынын очын югалта да вакыйгаларның эзлеклелеге дә җуела Гомернен аерым көннәре елга борылышына килеп тыгылган бозлар кебек йә ялтырап өскә калка, йә агым аларны билгесезлеккә чумдыра Менә кинәт шул бозлар өстеннән йөгерә-йөгерә Самат килеп чыкты Саимәсенә таба йөгерә'
— Батасың бит, Самат бәгърем! Нигә язгы боз өстенә керден?
—Сине алырга килүем, Саимәм Синсез күңелсез
—Ә балалар...
—Аларны Зәйтүнә апаларда калдыр..
—Беләсеңме. Самат. Ания миңа «әнием» диде
—Ждн тартмаса. кан тарта, диләр бит. Саимәм. Кан тартуыдыр
—Мин бик бәхетле. Саматым
—Ә мин?..
Самат сүзен әйтеп бетерә алмады, баскан бозы ярылды да, Саматны көчле ташкын эчкә бөгереп алды Саимә. «Саматым, мә минем кулларыма ябыш! Бир кулларыңны»—дип алга ыргылды
... Бу омтылышы анын сонгы хәрәкәте булды, гел авыр тулгаклардан торган гомер җебе шартлап өзелде Саимәнен ике күз карасына ак күбәләктәй ике кыз—Ания белән Гүзәл мәңгелеккә сенеп калды
Гомер елгасы шаулап акты. Кышларын калын боз белән капланды Язларын ярларына сыеша алмыйча, ярсый-ярсый ташыды Гайрәтле дулкыннар дәү-дәү боз кисәкләре белән, ярдан читгәрәк үсеп утыручы, нәзек сабаклы пар талга селтәнмәкче булды Әмма аларны. тамырларын тирәнгә җибәргән, кодрәтле Мәһабәт өянкеләр саклый иде