Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘН ЕЛ ПРОЗАСЫНА БЕР КАРАШ


ер автор «Биш йоз бигле роман язган идем, инде өч ел көтеп йөрим, әсәрем турында бер кәлимә сүз ишеткәнем юк—бер жомлә фикер, бәя әйтеп, язып чыкканнары юк», дип зарлана икән Бичаракай, әсәрне күрмәмешкә салышып үтү—үзе тэнкыйтьнен бер формасы икәнлеген анламый торгандыр шул ул Тик шунысын да искәртик дәшмичә калып тәнкыйтьләү позасына нормаль тәнкыйте булган әдәбият кенә баса ала Әлегә безнен җәмәгатьчелектә исә әдәби тэнкыитьнен -дәшми калып тәнкыйтьләү» дәрәҗәсенә менеп житә алганы юк. Шуна күрә теге мескен, зарланучы агаебызнын да хәленә керәсем, борчылуын уртаклашасым килә Прозада авторларыбызнын күбесе бүген шул агай хәлендә
Бездә оем-оем хикәяләр тыгыз сынлы повестьлар, кирпечтәй нык романнар тиешле бәяләрен алалмыйча тарих төпкелләренә кереп югалалар икән, мона һәрвакыт аларнын сыйфатсы.злыгы түгел э үзебезнен күңел сукырлыгыбыз, тэнкыитьнен ифрат та ялкаулыгы, оеганлыгы гаепле
Үткән 1999 ел бүләк иткән проза әсәрләрен җыеп, туплап, колачлап алырга тырыштым, тик колачым җитмәде Бу—чиксез зур байлык икән Тәнкыйть дигәнебез ел дәвамында анын уннан бер олешен дэ бәяләргә өлгермәгән әле Барысын да үзен карап чыгасы Без—элеккеге белгечләр—әсәрләрне аерым киштәләргә урнаштырып, системалаштырып өйрәнергә күнеккән халык Хәзер мэсьәләнен бу ягы да кыенлашты Мәсәлән, жанрлар буенча өйрәним дисән. жанр дигәнебезнен элеккеге чикләре шактый ук юылган, хәтта югалып ук бетә язганлыгы беленә
Журналларыбызнын кайберләре, нәшриятларыбыз (мәсәлән -Идел- журналы. Татарстан китап нәшрияты) эсэрнен исеме җисеменә муафыйк булырга тиешлеге хакында бигүк баш ватып тормыйча, жанр атамаларын башкачарак куярга керештеләр Нәсер, бәян, кыйсса тошенчалэре яңадан бик актив кулланыла башлады Тик алар һәр очракта да традицион төшенчәләргә туры килеп бетәме? Әллә башкачарак мәгънәләрдә кулланыламы’ һәрхәлдә әлеге мәсьәлә китап сөючеләрдә. бигрәк тә әдәбият теоретикларында, яна сораулар уята мәсәлән. Нәбирә Гыйматдинова баяннары урта гасырларда кин таралган баяннардан кайсы яклары белән аерыла, яисә Нияз Акмал кыйссалары Кол Галинен мәгълүм кыйсса традицияләрен дәвам иттерәме’ Кайбер басмалар исә язмаларның жанрларын билгеләү белән мәшәкатьләнмичә, «әсәрдән өзек-, «күләмле әсәрдән өзек- дип кенә котылалар (мәсәлән «Аргамак» журналы)
Кыскасы, бу мәсьәләгә бераз ачыклык кертәсе иле Әлбәттә, яначарак ижат итү. жанрларны үзара кушу, аралаштыру тенденциясе әдәбиятның үз эчендә дэ көчәеп килә Прозаикларның фикерләве эссе дип аталган катнаш жанрга таба
Б
(иман авыша, тартыла 9 •
бара. Монысын да онытмыйк. Тик. шулай да. мәсьәләгә ботенләй үк кул селтәмичә, әдәбият балаларына үз исемнәрен кушып, якты дөньяга чыгарып җибәрәсе иде.
Бәхеткә каршы, жанрларның классик бүленешләрен санга сугучы басмаларыбызнын да яшәп торган көннәре "Казан утлары». «Мирас», «Сөембикә- кебек журналлар жанрларны, жанр формаларын элек кабул ителгән мәгънәләрендә, төгәл атарга тырышалар. «Казан утлары» һәм «Мирасның еллык төпләмнәрен актарганда мин үзебезнең классик әдәбиятыбыз традицияләренә никадәр сусаганлыгымны. мохтаж икәнлегемне тойдым. Сусаганыма суны да бик тиз таптым: Әмиржан Моталлаповнын «Нигез» исемле кечкенә генә повесте шулкадәр жылы, ипле, бигрәк тә картларның күңелләрен күтәрерлек итеп язылган Туган нигезен кайгыртып, авыл җирендә үзенә ямь табып кон итүченең хәлләрен автор Хисмәтулла карт образы аша бик матур тасвирлый алган Биредә аталар һәм балалар арасындагы мәнгелек проблеманың да үзенә күрә жайлы гына, идиллик яисә идеаль чишелеше табылган. Шәһәргә барып, йортка кергән авыл малае Исхакнын әсәр ахырында хатынын—шәһәр кызы Алсуны—авылга, үзенен туган нигезенә алып кайтуы да ышандыра хәтта. Кешеләр гел шул Хисмәтуллалар. Исхаклар. Алсулар кебек булсаларчы!.. Язучы конфликтларны унайга хәл итә, булганнарын катлауландырмый, яналарын эзләп тормый, бу әсәрдәге күпне күргән авыл кешеләренен төпле. нигезле эш-гамәлләреннэн ниндидер ышаныч, көч алгандай буласын.
Үтеп киткән ел тема проблемалар җәһәтеннән генә түгел сюжетный мавыктыргыч көче, образлылык, сурәтлелек, фикер тирәнлеге ягыннан да бер-берсенэ охшамаган кызыклы проза әсәрләре бүләк итте. Камил Кәримовнын «Ком сәгате». Марат Әмирхановнын «Тәкъдир», Флүс Латыйфинын «Ишелеп төшкән бәхет». Зәки Зәйнуллиннын «Агыйделнен аръягында» романнары. Мөсәгыйт Хәбибуллиннын «Атилла» исемле тарихи романы. Барлас Камаловнын «Дөмбер Даниял». «Дулкынлана хәят». Нур Әхмәдиев. Мансур Вәлиев. Әсгат Салих. Фирдәвес Закир. Госман Гомәров. Вакыйф Нуруллин повестьлары. Радик Фәизовнын хыялый повесте. Гариф Ахуновнын документаль повестеның сонгы өлеше. Айдар Хәлимнең кечкенә романы моны раслап тора. Журналларыбызда шулай ук Мохәммәт Мәһдиев, Әнәс Галиев кебек әдипләребезнен беркадәр элегрәк ижат ителеп, бүген дә бик актуаль янгырый торган әсәрләре дөнья күрде
Болар бөтенесе ир-атларыбызнын олы казанышлары Ә хатын-кызларыбыз кайда сон? Алар—әсәрләрнен үзәгендә, әдәби героинялар рәвешендә авторларыбызны гел дәртләндереп, рухландырып торганнардыр дип ышанасы килә, һәм мона нигез дә юк түгел. Камил Кәримов үзенен зур романын кисәкләргә бүлеп, әсәрнен һәр бүлеген бер чибәркәйнен исеме белән атый Зөмәйрә. Фәризә. Әлфинә. Суфия. Хәмдия. Динә. Язилә Хәмдия белән Суфиядан башкаларының әлегәчә әдәбиятыбызда күренгәннәре юк иде сыман. Хикмәт исемнәрдә генәмени сон? Аларнын һәркайсы образ буларак та янача күренә Шулар белән кат-кат очрашкалап йөри торгач, саллы гына романны укып бетергәненне сизми дә каласын Чыннан да. мәхәббәт эпизодлары әсәргә ниндидер бер өстәмә ямь биреп тора.
Язучы Марат Әмирханов та «Тәкъдир» исемле романында хатын-кызларны бер дә күз уныннан ычкындырмый һәм без наданнарны шушы мәсьәләдә шактый мәгълүматлы ИТӘ:
«Хатын-кыз ир-атка караганда гөнаһлырак икән —Әмма әйбәтрәк—һәм әйбәтрәк, һәм гөнаһлырак Ул хәйләкәр пәри заты да икән Хатын-кыз—лалә чәчәге кебек нәзберек зат Ана бик саклык белән генә, иркәләп кенә кагылырга кирәк».
Тора-бара әсәрдә бәхәслерәк, хәтта бөтенләй шик уята торган урыннар да очрый башлый:
«Хатын-кыз ир-егетләрне юлдан яздыру өчен яратылган зат Беренче гөнаһны да хатын-кыз кылган (?!). Ана кадәр гомумән гөнаһ дигән төшенчә булмаган Хатын- кызнын бөтен килеш-килбәте, бөтен гамәле киеме дә. сөйләме дә. үз-үзен тотышы да ир-егетләрне яулап алу, кулда тоту максатына юнәлдерелгән. Анын күнелендэ һәрвакыт шайтан ята .»
Шулай да Марат әфәнде белән бәхәскә керергә ашыкмыйк—бу бит анын героенын—Мансурның фикерләре. Героена карап—чамасы дигәндәй Әсәрнен
ахырына таба язылыш тоны бик нык үзгәрә—ул тетрәндергеч зур фажига белән тәмамлана: Мансур сөекле баласын—кызын һәм хатынын югалта Бу хәл геройга
карата тәкъдир хөкеме генә түгел, автор хөкеме кебегрәк тә яңгырый
•Тәкъдир* романыңда тормышның автор үэе бик яхшы белгән башка яклары да шактый тулы яктыртыла: мәктәп, уку-укыту, туган телебезне саклау. медицина проблемалары, журналистлар, зыялылар тормышы—боларны яктырту эшенә теләсә кайсы язучы тотына да алмый—бу дәрьяларда Марат Әмирханов суга җибәрелгән балык кебек йөзә Тагын бер шигебез бар икән алай да автор үэе маһирлык күрсәткән өлкәләрдәге бар тәҗрибәсен шушы бер әсәргә дыңгычлабрак урнаштыру белән дә шөгыльләнмәдеме икән? Әле без бит романдагы шушы дебютыннан сон. бу тәҗрибәле шәхеснен каләменнән яна башка әсәрләр төшүен дә көтеп калабыз
Язучы Флүс Латыйфинын «Ишелеп төшкән бәхет» дип исемләнгән романы да— интеллектуаль проза дип аталган тармакның бер чагылышы Андыйларны заман романы дип тә атыйлар Вакыйгаларны бәйләү алымы бик үзенчәлекле: элеккеге -Идел- Урал» яшьләр оешмасынын сәркатибе Әмирҗан Акчура, совет армиясе солдаты Хафиз Сабиров һәм махсус бүлек майоры Гыймаев 1945 елда Чәнчүн шәһәрендә очрашканда өчесе өч вазифа башкаралар.
һәм менә шул кешеләрнен балалары 1972 ел җәендә Казаңда, шәһәребезне шаулаткан Америка күргәзмәсендә очраша Аларнын берсе Нью-Йорктан күргәзмәне алып килгән, электрон җиһазлар буенча эскперт Илдар Акчурин, икенчесе Казан фәнни-тикшеренү институтларының берсендә эшләүче фәнни хезмәткәр Сирин Сабиров, һәм өченчесе—аларны карап, мәгълүматларны тиешле оешмаларга җиткереп йөрүче елгыр егет Дамир Гыймаев була.
«Алар өчесе оч сыйфатта иде һәм, табигый ки, араларында дустанә мөнәсәбәт була алмый иде. Инде менә 27 елдан сон аларнын балалары изге Казан тупрагында Алар да бүген өчесе өч сыйфатта Ләкин аталарының кайчандыр очрашулары хакында белмиләр һәм кайчан белүләре дә икеле Дөнья дигәнен шундый сәер һәм катлаулы инде ул.»
Әсәрнен нигезенә әнә шундый чын роман ситуациясе салынган Ул уйланучан анализлап укучан китап сөючеләргә атабрак язылган Дөньялар үзгәрә-үзгәрә. дип сөйлибез—шулаймы икән сон? Дөрес, бу 1945—72 еллар арасы Ә тоталитар режимнан демократик дип аталганына күчкәндә нинди үзгәрешләр булды7 һәм бу үзгәрешләр кем файдасына бара? Гади халык файдасынамы7 Флүс Латыйфи укучыны тирәнтен уйландыра торган әсәр ижат иткән
Нур Әхмәдиевнен «Амбирак яки Кара каен кыйссасы» повестен, исеменнән үк бераз шикләнебрәк, шомланыбрак кулыма алдым Артык шомланасы да. шикләнәсе дэ булмаган икән. Бу исем үэе хикмәтле генә деталь, жыр, фольлор детале булып чыкты
Амбирактин. жамбирактин
Кияү килә жырактнн
Яисә менә тагын бер жырулы сурәт
Каеннын каралары
Ник язмыш аралады?
Көне-төне тынгы бирми
Йөрәгем яралары
Текст буенча сибелгән энә шундый халык җәүһәрләре вакыйга-хәлләргә үзенә бер төрле кабатланмас ямь биреп торалар Гомумән, бу әсәрне әсәр иткән әйберләр— әнә шундый сагышлы лирик детальләр Кешеләргә кайгы китерүче кара каен сурәт детале повесть дәвамында күренеп килә, ул бәхетсеэ-сагышлы мәхәббәт вакыйгасына тарихына әверелә һәм әсәрне мавыгып, моңсуланып, хәсрәтләнеп укырлык итә ■Амбирак »нын тагын бер матур ягы бар автор Себер татарлары тормышын сөйләшен, гореф-гадәтләрен бик яратып, нечкәләп, ышандырып сурәтли, монын белән шул төбәктә яшәүче кардәшләребезгә, аларнын тел-шивэ үзенчәлекләренә ихтирам һәм хөрмәт уята.
Тел турында сүз чыккач, телнен яңгырашына, мәгънәсенә бик талымлы, һәр жомлэ фразага мәгънә салып яза белүче каләмдәшләребезнен күп булуларына сөенүемне дэ әйтеп узыйм Мэгъсум Хужин, Барлас Камалов. Фәнис Яруллин. Гариф Ахунов, Зәки Зайнуллин. Айдар Хәлим кебек әдипләрдән яшь язучыларыбыз күп нәрсәләргә өйрәнә алыр иде Андыйларнын әсәрләре сүзгә экономияле, тыгыз мәгънәле
Һәм тәэсирледер. Мәгьсум Хужиннын • Кангый илендә-. Барлас Камаловнын -Дөмбер Даниял-. Айдар Хәлимнен “Татар вакыты-—энә шундый тәэсирле тел байлыгын, фикернең мәгънәле жегәрен бергә кушып, бергә тукып эшләнгән, эдәби-эстетик магнит кырларын бер тирәгә туплаган әсәрләр
Барлас Камаловнын -Дөмбер Даниял-. Айдар Хәлимнен -Татар вакыты Камил Кәримовнын -Ком сәгате- әсәрләрендә әдипләр? -менә, укучым, менә ул синен бүгенге тормышын, бүгенге халәтен, менә син кая омтылган иден дә. кая барып життен?» дип. безне, якабыздан эләктереп, хәзерге дөнья нәжесен үзебезгә иснәтәләр, күрсәтәләр . һәм бик дөрес эшлиләр. Алар дөньяларның кая таба баруын күреп, тетрәнәләр һәм безне дә тетрәндереп, тиешле нәтижәләрне ясарга ашыктыралар.
Әйләнә-тирәбездә Дөмбер Даниял кебек үз рәхәтен генә кайгыртып яшәүчеләр тулып ята. Без аларны күрмәмешкә генә салышып үтәбез—Ачыйк күзләребезне, дөнья ич бу! Үзебез дә шул Дөмбердәргә әйләнеп бармыйбызмы?..
Барлас Камалов заман чирләренең ничек барлыкка килеп, формалашуын һәм азуын күрсәтеп, шунын анатомиясен ачып бирә алган.
Айдар Хәлим укучы күнелен аяп. кызганып торучылардан саналмый. Бу—анын явызлыгыннан түгел, ә тормыш рәхимсезлеген. үзенен шуннан ризасызлыгын әдәби- сәнгать чаралары аша укучыга житкерә белүеннән килә Дөньялары нәрсәгә әйләнде бит1 Әнә, заманында гомерен, жанын аямыйча, кешелек бәхете өчен көрәшкән, сугышта сәламәтлеген югалтып, күзләре сукырайган Мотаһар Чанборисовны картлык көнендә нинди хәлгә төшергәннәр1 Анын карангы. тынчу, пычрак бүлмәсе дә. туганлык хисләрен генә түгел, инде сонгы кешелек сыйфатларын тәмам жуеп бетергән якыннары, балалары да. кырык ел үткәч, медаль биргән булып, комедия уйнап йөрүче формалист-чиновниклар да—тормышыбызның түбән һәм ямьсез якларын гәүдәләндерүче тәэсирле сурәтләр булып җанланалар
•Татар вакыты-—кечкенә роман дип исемләнгән, бәхәсләшә алмыйм—бу шулай дөрестер дә. чөнки бу кечкенә генә әсәргә, чыннан да. роман жегәре тупланган Мотаһарнын үткән юлы—ул роман юлы. Ә без—шул юлнын фажигале тәмамланышының шәһитләре. Кеше кадерен белмәгән җәмгыятьтә бу очраклы түгел, ә логик финал. Әсәр нигездә геройның уйлануларыннан, бәяләүләреннән тора— коммунистлар жәмгыятен һәм бүгенге демократик жәмгыять дип аталган режимны чагыштыру рәвешендәрәк эшләнгән. Боларнын һәр икесен дә ветеран үзенчә бәяли, үз нәтиҗәләрен чыгара
Мотаһардан тыш әсәрдә тагын бик кызыклы образлар—вакыт һәм стенага эленгән борынгы сәгать образлары бар. Алар безгә Мотаһарнын газаплы хәлләрен, кичерешләрен һәм заман агышын анларга булышалар. Әсәрнең ахырына якты сызык, яктылык нуры булып, күршедә генә яшәүче татар малае Заһир образы килеп керә. Ул Мотаһарнын әле күнеленэ бөтенләй үк әшәкелек оялап өлгермәгән оныгы Вадимга да унай йогынты ясый башлый. Бу—укучы күңелендә дә урнаша башлаган күңелсезлек, төшенкелек, өметсезлек кебек нәрсәләрне юкка чыгара. Жыеп әйткәндә? Айдар Хәлим үзендәге гаделлекне яклау, милләтпәрвәрлек идеяләрен бу әсәрендә шактый көчле әдәби чаралар ярдәмендә бирә алган.
Гариф Ахунов 1999 елда Тимерхан Борһанов турындагы документаль повестен, ниһаять, тәмамлап, очлап куйды. Әсәрдә гомерен халыкка багышлап, чын кеше булып кала белгән шәхес үзенен тормышчан сыйфатлары аша шактый тулы яктыртылган.
Арча ягынын тагын бер талантлы язучысы Радик Фәизов әле күптән түгел генә укучыларны -Ике әни» исемле кызыклы повесте белән куандырган иде Ә үткән елны бу автор -Тәңре хөкеме» исемле хыялый повестенда безне яна идеаллары, цивилизация иярткән яман чирләр белән бозылмаган күркәм һәм тигез кешелек жәмгыятенен прообразы белән таныштырды. Әдип хыялында гына ясалса да. мондый гадел җәмгыятьне бик тансыклаганбыз ахры әсәрне укыганда Радик Фәизовнын шул кара урманнарында гөмбәләр, поши итләре генә ашап, гадәти киемнәребез урынына өсләребезгә поши тиреләре генә ябынып, телевизорсыз, трамвайсыз кон итәсе килә башлый—гаделлек бәрабәренә барына да түзәр идек!
"Агыйделнен аръягында» исемле публинистик-тарихи романында анын
авторы Зәки Зәйнуллинны гадәти роман төзү алымнары—төзек сюжет, уйлап чыгарылган вакыйгалар эзлеклелеге кызыксындырмый—бәлки шуна күрәдер, автор чәчмә әсәрне ижат итүнең аерым бер төре, яисә мәгълүм ысуллары белән генә чикләнми дә. Әсәрнен
роман кыйсса дип аталуы да юкка гына түгел Чыннан да. биредә -кыйсса- сүэенен традицион мәгънәсендәге тормышны иңләп алу сәләте, кинлек эпиклык сизелеп тора
Әсәрне башлаганда автор уз алдына нинди топ ижат һәм гражданлык максаты куйганлыгы хакында да ачыктан-ачык әйтә • татарнын фажигале. катлаулы, данлыклы, сатлыклы, белемле, динле, денсез. изелеп онытылган тарихын барлап сирәк-мирәк кенә сакланып калган энже бөртекләре кебек истәлекләрдән көрәшче игенче, сугышчы, галим, диндар, сәүдәгәр, сәяхәтче, иманлы Казан татарларының данын, горурлыгын торгызып, үзебезне тагын бөек, көчле халыклар сафынын ин алдына бастырырга кирәк.»
«Агыйделнен аръягында'1—әнә шул олы максатка бару юлында ясалган бер адым Язу алымнарын да автор алдан ук үзе билгеләп куйган - роман-кыйсса документларга нигезләнеп тә, күбрәк булган хәлләргә, риваятьләргә таянып та языллы» Шуның белән бергә, без Зәки Зәйнуллиннын гадэти кабинет елъязмачысы түгеллеген дә яхшы беләбез. Кирәк булганда, ул үзендәге хөр һәм кешелекле гражданлык һәм милләтне яклау сыйфатларын, шәхси тормышы тәжрибәсенен байлыгын философик һәм художникларча образлы фикерләү сәләтен эшкә жигэ—шулар ярдәмендә шактый кин тармаклы, зур әсәрне бер эзгә салып, берләштереп, язып, башкарып чыгуга ирешә «Агыйделнен аръягында- кыйссасының «Учител тавы- дип аталган беренче олеше югарыда әйтелгәннәрне раслап, алда булачак матур ачышларга өметләндереп тора Биредә әдип жанына якын кечкенә ватаны—Башкортстаннын коньягында жэйрэп яткан Эстәрле буйлары, анын бай. фажигале тарихы, затлы, абруйлы кешеләре— данлыклы Тукаевлар нәселе. Акмулла. Мирсәет Солтангалиев кебек тарихта билгеле шәхесләре белән торле яклап таныштыра, тасвирлый, аларны укучынын күңеленә якынайта. Гомумән, бу авторнын әсәрләре информация, мәгълүмат муллыгы янача күзәтүләр байлыгы, үзенә бер торле эчкерсезлек, фикер хөрлеге һәм кыюлыгы, теленен халыкчан гадилеге һәм матурлыгы белән аерылып тора
Язучы Әхәт Гаффар үз ижат стихиясенең бер-берсенә үзара ярашып бетмәгән, хәтта капма-каршы куелырлык ике төрле хасияте белән гаҗәпләндерә Шуларнын берсе—әйтергә теләгәннәрне халкыбызның үз телендә, бу телнең, сөйләмнең ин нечкә нюансларын, борылышларын саклап, кадерләп, оста эшләнгән анлаешлы әдәби образлар ярдәмендә укучыга житкерү Ә икенчесе—әйтәсе фикеренең очын, эзләрен булдыра алган кадәр яшереп, буталчыкландырып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән яна сурәтләр уйлап чыгарып, яисә шуларнын үрнәкләрен донья әдәбиятыннан үзләштереп, жыеп. үзгәрткәлэп. шуларнын бөтенесен болардан бигүк хәбәрдар булмаган укучы алдына кинәт кенә китереп аударып, тегене шаккатырып, зиһенен бер мәлгә томалап, өнсез итү
Мисалларын бик ерактан эзләп йөрисе дә юк. 1999 елны донья күргән -Богау» исемле китабына әлеге тезисларыбызнын беренчесен раслардай бик матур хикәяләре һәм «Дәрья башы- исемле яхшы повесте белән бергә шул җыентыкка исем биргән яна романы да янәшә урнаштырылган Минем үземә -Богау- романы хәзерлексезрәк укучыны бик тиз аяктан ега торган, гадэти тормыш күренешләре белән алыш-биреше бик аз булган образлар шыплап тутырылган әсәр кебегрәк булып тоелды Мәсәлән, чәчү вакытында басуда шайтан өермәсенә эләгеп, кыл урталай (?’) ярылган тракторны һәм чәчкечне күз алдына китереп бастыра алмыйча интектем Аннан сон әсәргә көтүләре белән шүрәлеләр килеп керәләр Мина калса, сонгы еллар татар әдәбиятында бу жан ияләренә булган кытлыкны Туфан Миннуллин. Фәнис Яруллин кебек әдипләребез хәтсез генә киметкәннәр кебек иде инде Әхәт Гаффар шүрәлеләре дә эпизодик, очраклы затлар гына түгел Алар бөтен әсәр буенча үтәләр һәм ниндидер конкрет эстетик функцияләр дә башкаралар Дөресен әйткәндә, элегэ мин аларны анлап та. кабул итеп җиткерә дә алмадым һәм моның өчен авторны гаепләргә ашыгырга кирәктер, дип уйламыйм Чөнки мин әлеге фикерләремне бераз консервативрак традицияләрдә, реаль, тормышчан әдәбият рухында тәрбияләнгән укучы буларак кына әйтэм
Чыннан да. гел реалистик позицияләрдән генә торып эш иткәндә модернистик. иррациональ яисә сюрреалистик пландагы әсәрләрне объектив бәяләү1—кыенрак эш Шулай да бер әйберне шәйләдем Ә. Гаффар бүгенге көн укучысына гына исәп тотып язмый ахрысы—бәлки бу ижат туып килә торган яна гасыр әдәбиятчылары тарафыннан доресрэк бәяләнер Ә минем үземә бу талантлы
адипнен минем күзләрем җитәрдәй
офыклардан читләшеп, китеп югала баруы кызганычрак булып тоела.
Ничектер, элегә кадәр язучы Камил Кәримовнын сүзләренә, жөмләлэренә нәкъ тиешле мәгънәне салып, матур әдәби сурәтләр тудыра белүче, шактый ук тәҗрибәле әдип икәнлеген белмичәрәк йөргәнбез икән. Ул бит моннан элегрәк тә әйбәт кенә повестьлар иҗат иткән. Күрмәгәнбез. Күренер өчен «Ком сәгате» романы кирәк булган икән. Әсәрдә һәр абзац саен диярлек кечкенә-кечкенә. өр-яна. таушалмаган, кабатланмаган миниатюр образ-сурәтләргә юлыгасын. Теле ифрат та бай бу әдипнен! Әсәрнен аерым өлешләренә тукталып, кат-кат укып утырып була. Илья Ильф. Евгений Петров. Андрей Платонов. Ярослав Гашек әсәрләренен аерым урыннары ничә тапкыр укысан да туйдырмый ич! Шундыйрак урыннар, бәхеткә каршы. Камил Кәримов әсәрендә дә байтак очрый. Бу язучынын тел күренешләренә үтә сизгерлеге янына фикерләү сәләтенен дә үзенә бер төрлерәк, үзенчәлеклерәк икәнлеген кушарга була.
Материалы-темасы да—әлегә беркем тарафыннан да яктыртылмаган өлкә— артезиан коелары бораулап, халыкны су белән тәэмин итеп йөрүчеләрнең тормышлары. Шундыйларның берсен—50 яшьлек Фазылны, үзе бик китәсе килмэсә дә. пенсиягә озаталар—кулына ине ике. буе өч метрлы келәм тоттыралар Кешегә бушлай мондый келәм бирү әкренләп пенсиягә җибәрү символына әверелә Мондый мәгънәле һәм кинаяле детальләр әсәр дәвамында күп очрый. Шулай да. Камил Кәримовнын ин зур табышы дип Су образын санар идем. Суга мәдхия, аны олылау, ана соклану, эчәргә су табып бирүчеләрне хөрмәтләү. Мәгълүм ки. бер генә жан иясе дә. шул исәптән кеше дә. ризыксыз да. сусыз да тора, яши алмый. Беренчесен, ягъни ризык мәсьәләсен, татар әдипләренең ничәмә-ничә тапкыр күтәргәннәре бар. Мәжит Гафуринын. Галимҗан Ибраһимовнын ачлык дәһшәтен тасвирлаган яисә башка әдипләребезнен Ватан сугышы елларында ипигә-бәрәнгегә зар-интизар булып яшәгән заманнар хакында язылган әсәрләрне генә искә төшерик... Тик адәм баласына һәрдаим суы да кирәк бит. Ниһаять, монысын да искә алдылар. Кешеләрне суга туендырып торучылар турында зур әсәр—роман ижат ителде. Камил Кәримов шушы изге юлга гомерләрен багышлаган кешеләрнең тормышларын, эш-хәрәкәтләрен. эчке халәтләрен, үзләренең дә кешечә яшәргә тырышу-омтылышларын шактый тулы итеп сурәтләп бирә алган.
Ахырда, олы. игелекле эшләр башкарып, пенсиягә киткән Фазыл су күплектән, юешлектән жәфа күреп интегә башлый—Яна Савиндагы фатирының идән асларына су керә, ә идәндә бакалар сикерешә. . Менә нинди була ул тормышның контрастлы сәер яклары Ә боларны укыганда мина Камил Кәримов бик олы. бик талантлы. Мөхәммәт Мәһдиев дәрәҗәсендәге шәхес, сүз остасы кебек булып күренә башлады.
Сонгы еллар татар прозасындагы сизелерлек зур үзгәрешләр «зыялы проза» дип исемләнердәй әдәби тармакта эшләүче әдипләребезнен ижади активлыклары белән бик тыгыз бәйләнгән. Марсель Галиев. Фәнис Яруллин. Зөлфәт Хәким әдәби хәзинәләрен җыеп, туплап, өчәр-дүртэр томлы сайланма әсәрләр җыелмасы рәвешендә укучыга тәкъдим итә алдылар. Айдар Хәлим. Миргазиян Юныс. Әхсән Баянов, Альберт Хәсәнов. Тәүфикъ Әйди. Тәлгат Галиуллин. Вакыйф Нуруллин кебек прозаикларыбыз да гасыр ахырыңда иҗатларының үзәкләре булырдай күләмле, тирән мәгънәле әсәрләр ижат иттеләр. «Сонгы сулыш». «Гөнаһ». «Тәүбә». «Элмәк». «Догалы еллар». -Урланган ай' —мондый үзенчәлекле, хәтта уникаль дип аталырлык романнар, эсселарны инде тиешенчә тикшерелеп, өйрәнелеп, лаеклы бәяләрен алдылар, дип кем әйтә алыр? Рәфкать Кәраминен "Очар кошлар белән янәшә». Азат Вергазовнын «Йөрәк жыр сорый» кебек яна буыннарны тәрбияләү мәсьәләләрен кыю рәвештә күтәргән китаплары да җентекләбрәк өйрәнүне һәм бәяләүне сорый.
Мәсьәлә анда гына да түгел. Шушындый катлаулы шартларда да кирәкле элемтәләрне урнаштырып, спонсорларын табып, акчаларын юнәтеп, сыйфатлы китаплар, әсәрләр бастырып чыгара алган мондый булдыклы, унган ир-атларыбызга мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтергә генә кала.
Олы әдипләребездән Нурихан Фәттах, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рабит Батулла үзләре сайлаган өлкәдә—халкыбызның чын тарихын яктырту юнәлешендә күп еллар дәвамында гаять нәтиҗәле эшләп киләләр. Аларнын һәр кайсының тарихны яктыртуда үз юллары, үз алымнары, мәсьәләгә сәнгатьчә якын
килүнең үз таләпләре, үз принциплары бар. Кайберәүләргә алар бәхәслерәк булып та күренә торгандыр Әмма, ничек кенә булмасын, мондый активлыкны хупларга кирәк. Әлегә җитди, тәфтишлерәк
анализ күбрәк Нурихан Фәттах әсәрләренә карата гына булды Анысы да бәлки житэрлек түгелдер Ә инде Мосэгыйт Хәбибуллин. Рабит Батулла әсәрләренә тәнкыйть һаман да битараф кала бирә 1999 елда донья күргән -Атилла* исемле зур роман да тиз арада әдәбиятчылар һәм тарихчылар тарафыннан бәяләнер дип өметләнәбез
Ижат мөмкинлекләре чикләнмәгән зур потенциаль мөмкинлекләре булган тагын бер язучынын исемен атап үтәсем килә—ул Тәүфикъ Әйди Кызганычка каршы анын ижаты әлегә бөтенләй өйрәнелмәгән килеш кала бирә Узган елгы әдәбиятка ул «Иблискә ришвәт» исемле романы белән катнашты Менә-менә дөньяга чыгам, дип торучы, инде куш аннан язылып беткән байтак башка әсәрләре булуы да безгә мәгълүм Гаять югары хәзерлекле, эрудицияле бу каләм остасының иҗади ачышлары бик тиз арада кин танылыр, дип күрәзәчелек итәм Болай әйтергә ныклы нигезем дә бар чөнки бу ижат инде ярлары тулып, ташырга торган елганы хәтерләтә—менә кояш тагын яктырак карар һәм бу дәрьядай ижат ташкыны үэенен бөтен тулылыгында укучыларга барып ирешер Монын өчен хәзер мөмкинлекләр туып килә
Мәгълүм ки, укучыларнын берничә буынын совет әдәбияты бигрәк тә социалистик реализм әдәбияты, фәкать унай. үрнәк геройлар мисалларында гына тәрбияләргә тырышты Бу начар түгел иде сыман Әмма әдэбият-сәнгать тормышны берьяклап кына чагылдыра алмый Әгәр гел шулай гына булса, анын мөмкинлекләре бик тар булыр иде Киресенчә, ул безне тормыш-яшәешнен бөтен яклары турында уйландырып, төрле тормыш сабаклары, гыйбрәтләре мисалларында да тәрбияли яисә күңелләребезгә төрлечә тәэсир итә ала Мона охшашлырак уйлар миндә язучы Әнәс Галиевнен «Чигенгәндә» {«Казан утлары». 12 сан) повесте белән танышканда туды Бу авторның үзенен дә, әлеге эсэренен дә язмышлары жинелдән булмаган Повесть 1980 елда ук язылып, тагын 20 ел үткәч кенә укучысына барып житэ алган Ә мона аллэни гаҗәпләнәсе дә юк. Хикмәт нәрсәдә сон? Монын сәбәпләре авторның катлауланыбрак киткән биографиясендә икән Дәһшәтле сугышларда катнашып йөргәндә Әнәс Галиев фашистларга әсирлеккә эләгә Сугышлар бетеп, исән-сау әйләнеп кайткач та. калган гомерен яраткан эшенә—әдәбиятка гына багышлый алмый Ижат мөмкинлекләре анарга сонрак. үзе олыгаеп килгән елларда гына ачыла башлый Махсус профессиональ әзерлекнең житеп үк бетмәве дә үзен сиздерә Шуна күрә анын әдәби тәҗрибәләре ул исән чагында да кайберәүлэрдэ каршылыклы фикерләр уяткалый иде Ә бу юлы без бәхетле очрак турында сөйлибез—күренекле әдип Аяз Гыйлэжев кулъязманы күреп алып, тозәткәлэп. редакцияләп, матбугатка тәкъдим иткән, һәм шулай итеп «Чигенгәндә» исемле повесть укучыга барып житэ алган
Әлбәттә, мондый әсәр моннан 20 еллар элек тә дөнья күрә алмаган булыр иде Ә менә бүгенге коннен рухына, ихтыяҗларына ул бик хуш килеп тора
Повестьта 1941-42 елларда фашистлар белән сугышканда Кызыл Армиянен чигенүе сурәтләнә Автор Коньяк фронтта хезмәт иткән, сугышкан солдат буларак, үзе дә жинелү ачысын татый Мемуарлар баштан кичкәннәр рәвешендә язылган әсәрдә ышандырырлык урыннар бик күп Аларны Әнәс Галиев биографиясенең бер өлеше дип тә кабул итәсең Биредә батырлык фидакарьлек күренешләре дә бирелгән Ә инде жинелү. чигенү фажигаләренен төп сәбәпләрен ачарга ул дәгъва итми, ул аларны хәтердә калырлык күренешләр, детальләр белән тулыландыра гына һәм шул фаҗигаләр турында тирәннэнрәк уйланырга мэжбүр итә Әнәс Галиевнен бу повесте тоташтан булганнарны югалту халәте, шуна бәйле рухи фажига белән сугарылган Әгәр дә гасыр ахырында илебезнен элеккеге биеклеклэреннэн төшүен, позицияләреннән чигенүен, күп нәрсәләрне, кыйммәтләрне югалтуын искә алсак, романдагы чигенүләр логикасының бүгенге тарихи вакыйгаларга да аваздаш һәм актуаль икәнлеген сиземләргә була торгандыр
1999 ел прозасының барыбызны да шатландырган бер ягына тукталмакчы булам әдипләребез халкыбызны, үткәнебезне, тарихыбызны, телебезне кадерләү, миллэтпәрвәрлек юнәлешендәге бай традицияләр барлыгын онытмадылар, ү-зләренен яна әсәрләре аша әлеге бәрәкәтле җирлеккә киләсе буыннар күнеллэренэ үтэрзек итеп милли горурлык орлыклары салдылар Бу урында Зәки Зайнуллин. Айдар Хәлим әсәрләре янына Нурулла Гарифның -Мэмеш Бирде». Вахит
Имамовнын «Утлы дала-. Рафаэль Сибатнын «Атлар рәнҗеше» әсәрләрен дә өстәргә мөмкин булыр иле
Узган елны ни сәбәптәндер хикәя жанрында аеруча җанлану, активлашу күзәтелде Бу эшкә исемнәре күпләргә мәгълүм язучылар да. яшьрәкләр да тартылды
Фаяз Дунай. Кыям Минлебаев. Рәфыйк Шарэфиев. Ринат Мохәммәдиев. Әхмәт Гадел. Заһид Фәйзи. Фоат Садриев. Рашат Низами. Нәсим Акмал. Солтан Шәмси. Шәрәф Әхмәдулла. Фәрит Шәфигуллин. Илдус Хужин. Зиннур Хөснияр. Рафис Гыйззәтуллин. Марат Закир. Рафаил Газизов. Рифә Рахман. Роза Мулланурова. Бикә Рәхимова, Филисә Хакимова һәм тагын бик күп башка исемнәр Кызганычка каршы, бу урында хикәя проблемалары турында әтрафлы итеп, җентекләп сөйләшеп утыру мөмкинлегебез юк. Бераз сонрак махсус сөйләшү оештырсак, байтак кына сораулар да туар иде сыман: без кечкенә күләмле чәчмә язмаларыбызны ижат иткәндә һәр очракта да бу жанрнын шактый ук катгый таләпләрен искә алып бетерәбезме’ Бу өлкәдә дөнья һәм татар әдәбияты классиклары туплаган гаять зур ижат тәҗрибәсе һәм традицияләрен искә алып, алардан да өйрәнәбезме’ Әллә «үземчә генә булсын», дип аларны читләтеп йөрибезме’ Бу жанрнын чын осталары—заманыбыз классиклары да яныбызда гына бит: Фәнис Яруллин. Барлас Камалов. Мәгьсум Хужин кебек хикәя кою мастерлары—ник алардан да өйрәнмәскә! Мәсәлән, шул ук Мәгьсум Хужиннын •Кангый илендә» дигән хикәясе—энәсеннән-жебенә кадәр сүтеп-тикшерелеп өйрәнелерлек әсәр—бу жанрны ижади үзләштерергә яисә хикэя-новелла язып карарга теләүчеләр өчен менә дигән кулланма. Гомумән, бу әдипнен хикәяләр өлкәсендә 4050 еллык ижат дәверендә ирешкәннәре чын әдәби мәктәп булып хезмәт итә ала
Әлбәттә, тәнкыйтьнең ярдәме дә бик кирәк Мәкаләмне тәнкыйтьчеләргә карата бераз үпкә сүзләре белән башлаган булсам да. тәнкыйтебез җанланып китәр, алдагы көннәрдә әдәбиятның, прозаның һәм. жөмләдән. хикәяләрнең дә сыйфатларын яхшыртырга үз өлешен кертер, дигән өметтә калам Язучылар берлегендә яна җитәкчелекнең әдәби процесста тәнкыйтьнең функцияләрен, ролен дөрес аңлавы, шул Берлек структурасында янадан оештырылган тәнкыйть остаханэсенен (җитәкчесе Мансур Вәли) беренче эшлекле адымнары. «Казан утлары» журналы битләреңдә проза һәм тәнкыйтьнең торышы хакында алып барылган дәвамлы сөйләшүләр дә эзсез калмаслар, дип фараз итик. Мәхмүт Әхмәтжанов. Фәрит Хатипов. Галимжан Гыйльманов. Хәнәфи Бәдигый. Рафаэль Сибат. Рәфыйк Шәрәфиев кебек махсус хәзерлекле әдәбиятчыларыбызнын яна хезмәтләре инде бу фаразларны раслый да башлады.
Әдәби тәнкыйтьнең башлыча эстетик кыйммәтләр байлыгын ишәйтүгә ярдәм итәрдәй тармак булырга тиешлеген таныган хәлдә, мин шулай ук аны тема-проблема, жанр-стиль һәм пропаганда бурычлары яктылыгында да активлаштырырга кирәк дип саныйм Мәсәлән, мажаралы-детектив жанр чаралары белән җәмгыятьтәге криминаллашуны күрсәтү, фаш итүгә багышланган тармакны ни өчен махсус күзәтмәскә’! Сүз унаенда гына әйткәндә, бу өлкәдә каләм осталарыбызнын пары бераз гына сүрелә төште кебек Әмма Зөлфәт Хәким. Тәлгат Галиуллин. Нияз Акмаллардай шул шомлы дөнья ишекләрен ачып керергә жөрьәт иткән авторларыбызнын эшләп торуларын искә алсак, артык хәвефләнергә җирлек юк та сыман
Яисә юмор-сатира дип йөртелүче тармакка күз салыйк Юморнын жанлануы— ул бик яхшы фал Димәк, азмы-күпме сүз иркенлеге бар. тормышлар да күңеллеләнеп, рәтләнеп, яхшырыбрак китмәсме дигән өмет чаткыларының чагылышы ич бу! Шулай да алдагысын бигүк белеп бетереп тә булмый Бәлки юмор чаралары гына алга таба житеп тә бетмәс—ныклап сатирасына тотынырга туры килмәгәе’! Әмма, ничек кенә булмасын, бездә бу һәр ике тармакны тартып алып барырлык кадрлар бар Шуларнын берничәсенен генә исемнәрен атап үтәм: Туфан Миннуллин. Фәнзаман Баттал. Рабит Батулла. Камил Каримов. Хәлим Жәләлов. Равил Сабыр. Әхәт Сафиуллин. Шамил Маннапов. Тәлгат Нәжмиев.
Бер еллык татар прозасын күздән кичергәндә байтак уйлар кузгалды. Әлбәттә, әдипләребезгә карап, “гражданлык кыюлыгыгыз җитенкерәми, тормышның аерым якларын читләтеп үтәргә яратасыз, әдәби осталыгыгызны чарлыйсыгыз бар. дөнья әдәбияты биеклекләренә күтәрелеп, таныласы да бар» дип озак сукранып утырып булыр иде Тик монын кирәге бар микән’ Язучыларыбызнын болай да жин сызганып, эшләп торган көннәре бит Алар хәзер теге яисә бу фиркага. төркемгә, акча өләшүчеләргә ярыйм яисә ярамыйм дип түгел, ә иманнары, йөрәкләре кушканча, зур эшләр майтарырлык көчкә ия икәнлекләренә инанып ижат итәләр Үткән елгы татар прозасы әнә шундый
нәтижә ясарга да момкинлек бирә