Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЛАНТ ҺӘМ ТЫЙНАКЛЫК


да баштарак шәхси кәсәбәдә, тора-бара өяз кооперативында кара эшче булып күнегү һәм чыныгу ала 20 яше тулгач, рәссам булу хыялын тормышка ашыру нияте белән. Ташкентка барып, университет рабфагына укырга керә 1924 елда рабфакны тәмамлаганнан сон, хыялын тормышка ашыру нияте белән Казанга килә. Әмма рабфак белеме белән генә, махсус әзерлеге булмаган егетебез ул чагында институт (Кахутеин) дип аталган уку йортына кабул ителми Аптыраганнан гына Казан университетының медицина факультетына барып керә Анда бер генә ел укыганнан сон теләгенә ирешә Сәнгать училишесында укый башлый 1929 елда укуын тәмамлап, рәссам-график буларак, Камил Якуб исемендәге Китап фабрикасына гравер булып эшкә урнаша Бер-ике елдан Мөхәммәтжановны Китап нәшриятына чакырып алалар Шунда рәссам 1931 елдан алып, сугышта булуын исәпләмәгәндә, лаеклы ялга киткәнче тугрылыклы хезмәт итә Биредә ул гравер, рөссам- конструктор булып та. бизәү мөхәррире, графбюро башлыгы, өлкән бизәү мөхәррире буларак та эшли.
һәр кулъязманы сабыр гына укып чыгып, аны бизәүдә нинди материал, нинди ысул һәм техниканы куллану файдалырак булыр, дип уйлана, шуннан сон гына эшләргә керешә Әйтик, һәркайсыбыэ хөрмәт иткән классикларыбызнын китапларына ул
Рәссам Шакир Мөхәммәтжанов Урта Азиядә Жидесу төбәгендәге Тукмак авылында моннан нәкъ бер гасыр элек—1900 елнын 1 гыйнварында дөньяга килә Приказчик агайнын гаиләсе хәлле яшәсә, ата кеше үзенен улын 15 яшеннән малайлыкта бил бөгәргә жиде ятка бирмәс иде, бөкренне чыгарырга өлгерерсең әле. дияр иде. Әмма Нигъмәт ага. йөрәге сыкрап булса да. мона ризалашырга мәжбүр була Шулай итеп, булачак рәссамыбыз, башлангыч белем алу белән, укуын ташлый
30 елдан артык вакыт эчендә басмаханә- типографиянен мөмкинлекләрен әйбәт белгән хәлдә, Шакир абзый йөзләрчә китапнын—юк. алай гына түгел, меңнәрчә китапнын,—матур булып чыгуын кайгыртып яши. барча алган белемен милли китапларыбызны бизәү эшенә— изге хезмәткә юнәлдерә Сөнгать училише- сында Бакый ага Урманчедан белем алган булса, нәшриятта 30 ел буена эшләү дәверендә Шакир абзый дистәләрчә яшь рәссамны үзе яраткан һәм тугрылыклы булып калган һөнәреңә өйрәтә: гәрчә рәсми рәвештә педагог дип аталмаса да, чынбарлыкта ул күп кенә график- рәссамнарнын остазына әверелә
һөнәрмән. әлбәттә, башкаларны өйрәтү белән генә чикләнми, үзе дә яшьләргә хас кайнарлык белән китап бизәүнең һәртөрле хикмәтләрен эзли Г Тукай. Г Камалның һәм башка бик күп язучыларның китапларын үз кулы белән сәнгатьчә бизәп чыгарган Шакир абзый.
Автопортрет
житдилек төсмере бирә: төп-төгәл һәм пөхтә иттереп, килешле хәрефләр белән авторның яки җыентыкның исемен язып куя Рәсемсез-нисез. шундый жыйнак басманы кулына алу белән, үзен дә ирексездән житдиләнеп китәсен. китапнын һәр битен гаять зур кызыксыну һәм саклык белән ачасын Мөгаен укучыны әдәпкә- инсафка өйрәтүдә, авторнын әсәрендә чагылган хисләре һәм сурәтләү осталыгы белән бергә, кулъязманы китап хәленә китереп җиткерүчеләрнең дә. ин әүвәл рәссамның да роле әйтеп бетергесездер. Кешенең һәм коллективның хезмәтенә хөрмәт белән карарга әнә шулар өйрәтәдер.
Төрле кулъязма белән танышкан чагында китап итеп төрле кыяфәттә күрә аларны бизәргә алынган рәссам Әйтик, замандашы Ибраһим Газиның -Бригадир кыз- дип исемләнгән китабының тышлыгына почык борынлы, заманча кыска чәчле, кызыл күлмәкле, ак якалы кызыйнын профилен ясап кую белән чикләнә М Пришвинның татар телендә чыгасы китабына бөтенләй икенче төрле бизәү ысулын сайларга мәжбүр була. Чөнки ин таләпчән укучыларның бала-чага икәнен яхшы белә рәссам, бик әйбәт белә—үзе дә әти кеше ич. үзенен дә өендә нәкъ әнә шундый ук укучылар. Китап булгач—анда. һичшиксез, рәсемнәр дә булсын, ул рәсемнәр китаптагы вакыйгаларны дөп-дөрес чагылдырсын, малай-шалайның сурәте шулай ук язганга туры килсен. Китапнын теле ошамаса яки рәссам ясаган сурәтләрне яратмаса-кабул итмәсә— китапның кай тарафка -очасын- абайлый Шакир абзый, һәрхәлдә, малай-шалайның андый китапны ахырына чаклы укып маташмаячагы ана мәгълүм. Мондый хәлне истән чыгармыйча. Шакир абзый, ин әүвәл, китапнын тышлыгын яшел төстә бирергә ниятли Аннары җыентыктагы 7-8 хикәянен һәркайсын өр-яңадан җентекләп укып чыга да шундагы төп вакыйганы сурәтләп күрсәтә. Карт-коры, бала-чага, киек җанварларның һәркайсын үзләренә хас табигый шартларда, аңлаешлы һәм ышандырырлык тасвирлап бирүне үз алдына максат итеп куя рәссам Ашык-пошык, аннан-моннан гына ясап ташламый ул. юк. андый гадәтнең нәрсә икәнен дә белми сабыр холыклы Шакир абзый. Ул киез итек тоткан хәлдә катып калган сакалбайның кыяфәтендә, әйтик, нишләргә белмичә аптырап калу галәмәтен бик оста чагылдыра: кай арада тузып өлгерә әле 10-15 ел гына кигән киез итек? Әмма әле иясе ташлаганнан сон да файдасы тия киез итекнен кошлар анын йонын йолкып, ояларына ташлыйлар, һәм канатлы дусларыбызнын мәшәкатен күрсәтергә тәҗрибәле рәссам һич иренми: аю-мазарны да. ау этен дә. төрле зурлыктагы кош- кортны да сабыйларның күңелләренә хуш килерлек итеп тасвирлый.
Басмаханә серләрен бик шәп үзләштергән Ш. Мөхәммәтжановнын ташбасма ысулы белән башкарган рәсемнәре дә игътибарга лаек Шуны да әйтергә кирәк. Шакир абзый рәсемне ташка һәйбәтләп төшерү белән чикләнми, басмасын ук үзе башкарып чыга (бу ысул автолитография дип атала)
Сәнгатькәрнен графика жанрына караган күпчелек эшләре әнә шул ысулда, яки тушь һәм карандаш белән ясалган Шунысы кызык, ул рәсемнәр бәп-бәләкәй. ә үзләре сокланырлык матур. Бу очракта аның автопортретлар сериясе аеруча зур осталык белән эшләнгәнен әйтеп үтәргә кирәк Үзенең килеш-килбәтен матур итеп күрсәтергә омтылган ник бер эше булсын! Дөрес, кыяфәте һәрчак танылырлык, әмма автор үзенен һәр сурәтенә нинди дә булса мәзәк төсмер бирә
• Текстильче Хуҗи* китабының тышлыгы
ТАЛАНТ ҺӘМ ТЫЙНАКЛЫК
йә ул үзенен урамнан барган чагын шыксызрак итеп күрсәтә, яисә күзләрен, авыз- борынын көлкерәк иттереп чыгара
Хәер. Шакир абзыйнын «Чаян» журналына рәсем ясавы да тикмәгә булмагандыр. Анын күп кенә рәсемнәренә көлке-мәзәк чалымнары хас. Әйтик. -Урак өсте- дигән карандаш белән тәмам жиренә житкереп ясаган рәсемен караганда кемнен генә йөзенә елмаю чыкмас икән Игътибар үзәгендә бер-берсенә иелеп, ләчтит сатып ятучы ике агай, арткы планда алардан бәләкәйрәк итеп ясалган 34 хатын-кыз сурәте—алары анын урак ура_
Кечерәк күләмле андый рәсемнәрне, беренче караганда, автор алай артык газапланмыйча, жинел кулдан гына ясап ташлагандыр, дигән фикер тууы да ихтимал. Тик инде бу беренче карашка гына шулай тоела Чөнки сәнгатькәр гаять зур осталык аркылы әнә шундый гадилеккә ирешкән Рәсемдә һәр детальне күрсәтмәгән хәлдә дә ул төп мотивны тамашачынын күз алдына китерерлек итеп тасвирлап бирә, ышандыра Импрессионистларга хас бу алым ижат кешесеннән гаять зур осталык һәм тәжрибә туплаган булуын сорый
Әйе. Шакир Мөхәммәтжановнын, Урманче шәкерте буларак, импрессионистик рухта гаять күп эшләгәнлеге, зур күләмле нәкышь әсәрләре ижат иткәнлеге мәгълүм Юбилей күргәзмәсендәге картиналарына күз салгач, авторнын бу жанрда да юмор белән эш иткәненә һичбер төрле шигебез калмастыр •Күмәк хужалык оешканда- дигән әсәрендә автор 30 елларда барча авыл халкын тетрәткән вакыйганы юмористик планда сурәтләп бирә Картинаның ин алгы өлешендә, колхозга керергәме, кермәскәме, дип уйга калган, тәмам аптыраган ике—
ир-ат; чак кына арырак—сердәшләр, ягъни үзләре ишеткән имеш-мимешне
пышылдап кына, бер-беренә сер итеп кенә сөйләп торучы хатыннар; тагын да ерактарак, өйләр янында—кызыл әләмнәр анда жыен. авыл халкы авыр мәсьәләне хәл итә Киндерне кыйгачлап узган юл—
«Әлифба^ китабының тышлыгы
төссез диярлек Хәзерге күзлектән чыгып бәяләгәндә, ул юлны төссез итүе белән киләчәкнен билгесез вә өметсез икәнлеген автор шул чагында ук шәйләгән, дип тә әйтергә мөмкин булыр иде. әмма авторнын ул замандагы уй- фикерләре нинди булганы беребезгә дә мәгълүм түгел, шуна күрә әсәрдә тасвирланган күренешне бәян итү белән чикләнергә туры килә
•Аш пешерүче белән урам себерүче арасындагы мәхәббәт- дигән киндердә исә кызыл күлмәкле кызны мөлаем вә унган итеп гәүдәләндерсә, анын янына гәп корырга дип килгән урам себерүчене гаять мәзәк кыяфәттә сурәтли жилбәгәй жибәргән зәнгәрсу-кара күлмәк, күлмәк өстеннән ак киндер альяпкыч япкан, бүрекне кырын салган, кулда себерке, авызда—папирос
Ш Мөхәммөтжановнын андый ижат активлыгы сугышка чаклы була.
Әле 1935 елда ук жөмһүриятебездә Рәссамнар берлеге төзү өчен Оештыру комиссиясе (оргбюро) булдыралар Анда, әлбәттә. Ш Н Мөхәммәтжанов та була, активлык та күрсәтә Югыйсә 1936 елда
Рәссамнар берлегенең 1 нче номерлы билетын анарга тапшырмаслар һәм үзен идарәгә сайламаслар иде Әмма 10-15 елдан сон аны рәссамнар берлегеннән мәрхәмәтсез рәвештә чыгарып ташлыйлар
Ә бит ул сугышка чаклы китапны ин әйбәт бизәүче буларак 1931 елны Париждагы халыкара күргәзмәдә. 1933 елны АКШта үткәрелгән күргәзмәдә
катнашкан шәхес. Аның импрессионистик рухта эшләнгән_эшләре хәзер дә Парижда музейда саклана...
Ватан сугышыннан эшкә сусап кайткан Шакир абзый, халкына тугрылыклы калып, башы-аягы белән китапларны матурлау-бизәү эшенә чума. Ул елларда да, әлбәттә, рәсем ясаудан туктамый Тик инде үзенә искиткеч таләпчән сәнгатькәр ни житте эшләрен һөнәрдәшләренә күрсәтергә ашыкмый. Ә инде ижатка ныклап торып ябышырга һәм дә камиллеккә ирешергә бөтенләй өлгерми дә кала; 1948 елда аны олаудан чөеп аталар..
Әле ярый Татарстан китап нәшриятында Шакир абзыйнын кадерен беләләр—гомерен милли мәдәнияткә багышлаган, үз эшендә һөнәри камиллеккә ирешкән бу талантлы вә тыйнак затка хезмәтен намуслы рәвештә, зур тырышлык күрсәтеп һәм жиренә житкереп башкарган өчен әледән-әле рәсми рәвештә рәхмәт белдерәләр. Ватан сугышына чаклы графика бюросын житәкләгән, китапны матур итеп, бизәп чыгару эшен жайга салган, сугыштан сон бизәлеш редакииясендә өлкән мөхәррир булып эшләгән талантлы вә кешелекле хезмәткәрнең абруе зур була.
Әдәпле вә инсафлы сәнгатькәр гаилә тормышында да бәхет кичереп яши Картлыгын Шакир абзый тыныч кына, бернинди дәгъва кылмыйча гына, ара-тирә бала-чагаларынын. таныш-белешләренен сурәтләрен ясап, табигать күренешләрен, чәчәк-мазар язгалап уздыра Шакир абзый Мөхәммәтжанов татар халкынын сынлы сәнгатендә гаять үзенчәлекле эз калдырып. 1971 елнын жәендә дөнья куя...
Кеше үзе китсә дә. аның кылган гамәлләре искә алып сөйләргә, эшләгән эшләре исә яшь буыннарга үрнәк буларак сакларга мирас булып кала, һәркемгә бирелгән ин дөрес, ин гадел, иң кадерле бәя—кеше үзе үлгәннән сон бирелгән бәя Талантлы тыйнак шәхеснең исемен иң әүвәл сәнгать фәннәре докторы С. М. Червонная күтәреп чыга. Җөмһүриятнең сынлы сәнгать тарихын архивлардан өйрәнгән чагында ул Ш. Н. Мөхәммәтжановның ижатын чагылдырган, бөтендөнья күргәзмәләренә катнашуын искә алган материалларга юлыга. Сәнгатькәрнен ижади колачын ачыклаганнан сон галимә анын исемен -Художники Советской Татарии- (1975) дигән биографик белешмәләр китабына кертеп жибәрә. янә 9-10 елдан сон әзерләнгән зур китабында да аның исемен читләтеп үтми.
Ә инде рәссамның юбилее алдыннан гына русчасы дөнья күргән, татарчасы да уз вакытында чыгачак -Татар энииклопедик сүзлек- тә дә. бүтән мәшһүр шәхесләр белән бергә. Шакир абзый да үзенең лаеклы урынын ала.
ТРның Сынлы сәнгать музее рәссам Шакир ага Мөхәммәтжановнын 100 еллык юбилее уңае белән, сәнгатькәрнен варислары ярдәмендә, искиткеч һәм кызыклы матур күргәзмә оештырды. Бу эштә Ирина Лобашова һәм музейның бүтән хезмәткәрләре зур тырышлык күрсәттеләр. Дәүләт сынлы сәнгать музееның житәкчеләренә дә. бөтен коллективына да олуг рәхмәтләр әйтмичә мөмкин түгел.
Арабыздан киткән талантларның истәлеген кайгырту—һәркайсыбызнын изге бурычы ул.