Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШУЛ КӨННӘРДӘН ТӘСБИХ ТЕЗӘМЕН


Каеннардан мин тибрәлеш көтәм
Тумышымнан килгән уңышым бу: Калдырмадым юлда онытып.
Бәхет эзләп чыккан һәр юлымнан Кайтам берәр моңлы җыр отып.
«Илгә кайту* җырын җырлый-җырлый Ак каенга килеп сөяләм.
Безне көтеп торган ил хәстәрен Иңнәренә каен төягән...
Менә безнең гомер каеннарын Тибрәлдерә җилләр сак кына... Каеннардан мин тибрәлеш көтәм Җырланасы җырым хакына.
Чәчләремне җилләр тарады
Илдә чакта башым түбән исәм дә, Түбәнлеккә күңел бер дә күнмәде. Кылганнарын сибелдереп үрдәге— Таулар мине биеклеккә өндәде.
Үр менгәндә тау ташына абынсам, Таш өстенә тамды кайнар яшьләрем.
Тауларга мин кара кайгы чәчмәдем: Ак кылгандай ап-ак инде чәчләрем.

Чәчләремне минем җилләр тарады. Алтын иде ул җилләрнең тарагы. Илләр белән якынайтып араны Язмышларны дәвалыйсы бар әле...
Кайту
I
Сагындым туган ягымны...
Табылса берәр юлдаш Туганнар, дуслар янына Бер кайтып килми булмас.
Елгалар кичмичә булмас Яфрактан басма түшәп. Яфрактай сарыла җанга Башлардан ашкан исәп.
Урманнар булып чайкала Күзләргә тулган сагыш. Сезнең күз карашларыгыз Таныш, туганнар, таныш!
Хакым бар сезгә, хакым бар: —Туганнар!..—дип әйтергә.
Ал таулы Азнакаем да, Әсәем дә хәтердә.
Аз түгел Азнакаемда Үрләрнең бормалысы. Менәсе үрләргә бәйле Җырларның җырланышы.
Ризыкка, туфракка бәйле Күңелнең үсүләре...
Ни тора ипи-күмәчләп Туя чәй эчүләре?!
Безгә артыгы кирәкми.
Иии-чәй булса ярый!
Кайтабыз, каршы тауларга Сокланып карый-карый.
II
Сез минем таудай ометнең Юлдашы, юлчылары.
И. газиз Азнакаемның Фидакарь җырчылары.
И. мәшһүр игенчеләре
Үрле басуларымның Сездә кояшлы ярсуы Язгы кар суларының.
Яктыра сезнең холыкта Урманнар, таулар күрке... ...Миндә дә сезнеке төсле Сагыну-яну ирке.
Бу ирек тагын да арта Төбәлсә күзләр-күзгә. Тауларга карап тау булу Бәхете язсын безгә.
III
Азнакай, күзлисең мине Үрелеп узган чордан— Арада Себер... чит юллар... Кара төн!.. Кара урман!
Төн ката ага да ага Гомерләр—ярсу елга. Сагынмый, ярсымый кара, Тумыштан ярсу бул да!
Ялганмый кара таңнарга Җаннарың балкышында... Минем җан сайрар кош булып һәр таңда кайта шунда.
Терелтә чорлар хәтерен Уйларым, хыялларым. Азнакай, сине һичкайчан Мин күреп туялмадым.
... Китсәм дә, китмәдем синнән Әйләнеп кайтмасларга.
Береккән мәңгелек гамем Авылдаш, якташларга.
Шул гамьне иңгә күтәреп Йөргәндә еракларда... Йотлыгып карыйм таудагы Кылганлы зиратларга.
Бер гамьсез, ямьсез чит җирдә Каласым килми ятып.
Үкси җил ерак чорларның Хәтер капкасын шакып.
Кушыла шуңа өметнең Чит җирдә киселгәне.
Өметсез узган һәр чорның Исемдә исемнәре.
Исәптә, бәгырь кисәктә Әйтәсе соңгы сүзем... Шушы сүз аша чор башы Танытыр әле үзен.
Сибелер минем өлешкә Кылганнар дөрләп үрдән...— Тәкъдирем мәхрүм итмәсә Җәсәдем көткән гүрдән!
Китәм әле кабат Донбасска мин
Китә казлар, китә казлар. Китә казлар Донбасска Китәләр казлар Донбасска.
Гомергә кайшалмаска
Халык җыры
Хәтеремә каз каурые кадап.
Китәм әле кабат Донбасска.
Кара көндә нигә шахталардан. Шахтерлардан гыйбрәт алмаска?!
Таныш эш ич миңа шахта эше.
Таныш төпсез караңгылыгы.
- Нишлим?—диеп анда үз-үзеңне Кызганырлык чараң булырмы?
Вагоннарга төяп эткән чакта
Ат тарталмас авыр йөгемне. Мин бит минутка да онытмадым Татар кызы икәнлегемне.
Татарчалап анда сөйләшсәм дә Урыс, хохол мине аңлады.
Мунча кереп җир карасын юдык.
Йөз карасы мине алмады.
Каралудан сез дә курыкмагыз Мунча ягып суын ташырлар— Мин шаһитмын: һәммә эшкә уңган Татарлардан туган «хохоллар».
Язлар шаһит: анда җиде ятның Кире кагын биргән үгетен...— Илгә алып кайтып мин ир иттем Хохоллашкан татар егетен.
Татарстанымда бер ир артты һәм ул тартты атка аркалык... Шул сәбәпле илдә татарларым Бетмәгәндер, бәлки, таркалып!
...Китәм әле кабат Донбасска мин:
Гомерлеккә калмам, кайтырмын— Иңбашына ак мамык шәл ябып Күкрәп килгән яңа гасырның...
Яфрагын коя карурман
Аккош күлләрен буйлыйм да Сагышка чумам җәйдән үк... Парлап йөзәсе күленә Аккош кайтмады әйләнеп.
Яралы татар әрнеше Яралган аккош зарыннан. Саргаеп җәйге күлләргә Яфрагын коя карурман.
Аттылар мәхәббәтемнең Аккошын, каракошын да... Саклагыз аны туганнар!— Киләчәк—канат очында!
Атырлар йөрәгемә дә...— Мин бу афәткә ышанам: Дөнья мәхшәргә охшаган. Замана канга сусаган...
Сизәмен...
Җырлап илгә илһам кайтарсам да, Түккән көчем түгел кайтырдан...
Илһамланып, янып богауланам, Мин иҗатта—ялсыз каторжан!
Көч-куәте җанның кимесә дә, Кайтавазы җырга үрелсен!.. Каторжаннар богау чылдырдатып Эзләп таба, диләр, бер-берсен.
Минем дә бар табыласы көнем!— Якын инде ул көн—сизәмен! Чылдыраулар өзгән үзәгемә Шул көннәрдән тәсбих тезәмен.
Иҗаттагы сөю ирегемне Багышлыймын илдәшләремә, Ирексездән тулган Ил кайгысын Күчергәндә күз яшьләремә.