Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОНГОЛ ЯУЛАРЫНА ТАГЫН БЕР КАРАШ


асырлар агымында үзенә галимнәр, язучылар игътибарын җәлеп иткән һәм Россия тарихында да
мөһим урын алган Алтын Урда тарихы, анын төрле илләргә, халыкларга ясаган йогынтысы һаман да
үзенең актуальлеген югалтмый. Шуның өстенә Алтын Урда дөнья культурасындагы бәйләнешкә,
үзара үтеп керү проиессына зур йогынты ясый.
Бу проблемага Мәскәү тарихи мәктәбенең карашы бер мәгънәдә булуы һәркемгә күптән мәгълүм.
Ләкин, күп санлы язма чыганакларга һәм күренекле ориенталистларнын фәнни хезмәтләренә таянып (Ф.
Радлов, В. Бартольд. И. Бичурин, Болкад. М. Сәфәргалиев. Л. Гумилев Һ.6.). төрле фәннәр казанышларын
кулланып.фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнгәндә башка төрле, әүвәлге тезисларга капма-каршы
фикерләр дә барлыкка килә.
Бүгенге көндә халыкара җәмәгать оешмалары, төрле илләр тарихчылары тарафыннан Чыңгыз хан
«Дәвер кешесе» дип таныла. Монгол—татар яуларының мораль якларына артык тирән үтеп кермичә,
аларнын йогынтысы, нәтижәләре. масштаблары объектив рәвештә дөньякүләм тарихи характер ала. дибез
Бу язмада сүз Чыңгыз хан империясенең төзелеш феномены турында бара. Моңарчы безгә билгеле булган
бер генә җиһангир (полководеи) та шундый озын гомерле, бөек империя төзи алмады, алар т из таркалдылар
(Кытай. Осман. Гитлер, Наполеон. Русия империяләре).
Чыңгыз ханның кыска вакыт эчендә зур хәрби уңышларга ирешүе тан калдыра һәм монголлар
корылтайда чираттагы поход максаты итеп күрсәтелгән бер генә ил-шәһәр дә аларның баскынлыгыннан
котыла алмый. Нилектән бу? Ни өчен жирле халыклар чагыштырмача озак вакыт тыныч, күндәм булып,
буйсынып яшиләр? Шулай ук аларның искиткеч тизлек белән һәм өзлексез рәвештә алга бару походлары
гаҗәпләндерә. Әмма, гаскәрләре тар-мар ителүенә карамастан. Көнбатыш Европа дәүләтләре ни өчен
монгол яуларыннан азат калалар? Бу язма авторның максаты да шул сорауларга жавап эзләү, фикер йөртү,
фараз итүендә.
1. Монгол яу-походларының зур темпларына килгәндә, автор тулысынча мәгълүм булган гомум
сәбәпләр белән килешә (талантлы гаскәр башлыклары, югары техник кораллану, сугышчыларның әзерлеге
Һ.6.). Монголларның дошманнары көчле, тәҗрибәле, яхшы коралланган була Мәсәлән: журчәженьнәр.
гарәпләр, иранлылар. Ә гарәпләр нәкъ шушы вакытта «тәре йөртүчеләр»не жингән була Монголларга,
аларның гаскәрләренә югары тәртип, чыдамлык, максатка омтылыш хас була һәрьяктан җентекләп
тикшерелгән тагын бер караш бар. Ул да булса, монголларның тирән разведка ясауны тәэмин итүе, шулай
ук булачак сугыш хәрәкәтен, һөжүмне дипломатик яктан гарантияләве. Аларнын хәрби операиияләре
хирургик төгәллек белән эшләнә Алар, гадәттә, хәрби һөжүм алдыннан үзләренә союздаш табалар һәм,
киресенчә, дошманнарын дипломатик юл белән союздашларыннан мәхрүм итәләр. Мәсәлән, журчәженьнар
империясен кытайлар белән буйсындыралар, татарларны— дала күчмә кабиләләре, ә аланнарны
кыпчаклар ярдәме белән жиңәләр.
Моннан тыш. кайбер фактик чыганаклар безгә шундый фаразга мөмкинлек бирә: монголлар һәм
католик-христианнар арасында стратегик альянс «Урда—Рим Папасы> булмаганмы? Билгеле булганча,
монголларда төрле дин әһелләре хезмәт иткән, гаскәрләрдә христиан кешеләре булган, ләкин дин
аркасында әлләни ыгы-зыгы тумаган. Ханнар тирәсендә миссионер католик-монахлар өзлексез үз
вазифаларын үтәгәннәр. Әмма алар башка максатлар күздә т отканнардыр: әйтик, күзәтүчелек,
арадашчылык итү. Билгеле булганча. Папа вәкилләре, католик һәм монголларнын
Г
дошманнары уртак булганда, ханнар белән берлектә хәрәкәт итү турында сөйләшәләр (Рубрук илчелеген
алырга була). Бу планда тагын бер сәер факт игътибарны үзенә жәлеп итә Чынгызхан һәм чингизидлар
чорында хәрби походлар еш кына ислам илләренә ясала. Дөрес, бу илләр дә үз карамагында ин әһәмиятле,
зур халыкара кәрван юлы тоталар һәм асылда юлларына хужа булу өчен төрле көчләр көрәшә Мәсәлән.
Европа берләшкән хәрби көчләрнен шушы ук максаттан оештырылган «Тәре походлары* унышсыз
тәмамлана Монголлар бу очракта ота. ягъни көньяк сәүдә юлы алар контролендә була.
Тагын бер нәрсә әһәмияткә лаектыр. Бу—чингизидларны Ауропа илләренә баскынлык итмәве
Югарыда әйтелгәнчә, берләшкән Ауропа хәрби көчләрен жинсәләр дә. алар бер генә католик динле илгә дә
һөжүм итмиләр Шулай ук рус кнәзлекләренә дә баштарак тимиләр, киресенчә, рус кнәзләре беренче булып
-тынычлык* юллап килгән монгол илчеләрен үтерәләр һәм аларга һөжүм итәләр Хәтта -Русь- гаскәрләрен
Калка елгасында тар-мар иткәннән сон да (1223). Джебе һәм Сүбүдәй •коралсыз жирләргә* керүдән баш
тарталар Кайбер урыс авторлары -бу сугыштан сон монголлар бик хәлсезләнгән, аларны кайтырга
чакыралар- дисәләр дә. монголлар ашыгыч рәвештә Болгарга каршы кампания башлыйлар Димәк, бу
вакытта әле корылтай тарафыннан христиан Русен яулап алу бурычы куелмаган 1236 елда исә Русьны
монголларга буйсындыру (ясак жыю. рус кнәзләренә төрле хокуклар бирү һ.б) бурычы көн тәртибенә куела.
Бу тема тикшерелгән, фәнни нигезләнгән булса да. автор үз уйларын, фаразын тәкъдим итә
Билгеле булганча, рус кнәзләре күптән инде христиан динен тота, ягъни •православие*
христианнары булалар (Греиия) Ә католиклар һәм Рим Папасы (Ватикан) православиене христиан дип
танымый (хәзерге көндә дә астыртын дошманлык яшәп килә) һәм Русь өстенә -тәре походы* оештыралар.
Константи- нопольне -алуда- катнашалар Шунысы да сәер бер яктан -рыиарь орденнары- Мажарстан
(Венгрия) белән Швеиия католик корольләре, икенче яктан, монголлар Русь кнәзләренә бер үк вакытта,
ягъни синхрон рәвештә һөжүм итәләр Бу очраклы хәлме5 Монголлар христиан мәмләкәтләренең Папага
буйсынмаганнарын гына, ягъни католик булмаганнарын гына үзенә буйсындыралар Мәсәлән, православие
чиркәүле Константинопольне монгол окупаииясеннән Бәркәнен үлүе генә коткара Янә бер вакыйганы искә
алыйк Папа илчесе Юпианнын белдермәсе (доносение) нәкъ Батыйханнын көнбатыш хәрби сәяхәте
алдыннан төзелә, анда -.. Русь язмышы монголлар тарафыннан хәл ителгән (яулап алу), ләкин католик
динле илләргә яу булмас*.—дип хәбәр ителә Нәтижәдә. монголларның католик дөньясы чигендә туктап
калуы очраклы хәл түгел, ө алдан ук планлаштырылган максат, туктау сәбәпләренең берсе диясе килә
Монгол һәм католик христианнары арасындагы хөрәкәтнен коррдинаиияләнелүен чингизидларнын
Лиондагы 14 -Вселенский католический собор-да катнашулары дәлилли һәм аларнын көнбатыштагы
походлары бетүгә туры килә. Әлеге мисаллар. -Урда—Папа- альянсы яшәп килүен дәлилли дип уйлыйбыз
Буйсындырылган христиан илләрендә хакимият башлыклары үз урынында кала, династияләр
өзелми, киресенчә, ислам жирләрендә монголлар үзләренең туры идарә итүен кертәләр Ә христиан
соборларына жинеллек биреп, аларга йомшаграк үз итеп карыйлар Кайбер тарихчылар әйтүенчә, монгол
яулары басыла төшү белән -тәре походлары-да бервакыттарак сүнә башлый
Монгол яуларының унышлы булуына йогынты ясаучы тагын бер факторга күз салыйк. Ул да булса
Кытайдан Урта Азия аркылы Европага юнәлгән трансконтиненталь -ефәк юлы- һәм халыкара сәүдә
элитасының шушы сәүдә юлынын үзләре өчен куркынычсыз, ачык табышлы булуы белән кызыксынуы
Монгол чорына кадәр сәүдәгәрләр, төрле куркынычларга дучар булып, тынычлык-саклык мәсьәләсен дә
бернинди гарантиясез, дистәләгән илләр чиген гизеп, шушы -ефәк юлы- маршрутында йөргәннәр Хәтта
юлнын хәвефсез дип саналган һәм ислам илләре кул астында булган көньяк маршрутында (бүлегендә) дә
талаш-сугышларбулып торган Унышсыз барган ■тәре походлары- да сәүдә мөнәсәбәтләренә зыян китерә,
аны катлауландыра байтак вакыт Италия сәүдә мөнәсәбәтләренә зыян китерә Аларны байтак вакыт Италия
сәүдә шәһәрләре төрле салымнар белән тәэмин иткән (финанслаган) Шуна күрә дә итальяннар Алтын
Урдада-католиклар булдыруда һәм анын яшәп килүендә кызыксынучы субъект булгандыр Бәлки
шунлыктандыр, монголлар Константи- 12 •
нопольгә уңышсыз сәяхәт ясаганнан сон. итальяннар озакламый Кара диңгезнең төньяк җирләрен, ягъни
сәүдә юлларын тулысынча үз хәкимлегенә алалар, ә Алтын Урдага һәртөрле ярдәм итәләр, кискен
очракларда хәтта хәрби ярдәм дә күрсәтәләр. Алар монголлар нигез салган шушы сәүдә юлында зур
табышларга ирешәләр. Белгечләр күрсәткәнчә. XIII нче гасырда Италиянең төньяк шәһәрләрендә икътисади
үсеш, мануфактура җитештерү, капиталистик мөнәсәбәтләр урнаша башлау тизләнә. Соңрак, киресенчә.
Венеиия. Генуя. Флоренция сәүдә шәһәрләренең икътисади-сәяси яктан хәлсезләнүе Урда таркалуы һәм
аның йогынтысындагы кәрван юлларының бетүе нәтиҗәсе була.
Урда чорындагы тагын бер сәүдә үзәге үзенә файда табып үсә. күтәрелә, ныгый. Бу -ачык- Бөек
Новгород шәһәре. Русь шәһәрләреннән бердәнбер булып ул ауропача •Ганза шәһәре* дип атала
(Ганзейский город) һәм Бөек кнәздән, анын йогынтысыннан азат була. Суздаль. Киев аркылы үтә торган
сәүдә юллары белән бәйләнештә тора. Ул. төньяк-көнбатыш Ауропа -капкасы» буларак, монголларга да юл
ача Монголлар Новгородка һөҗүм итми, киресенчә, аларга -тәре йөртүчеләр» (католиклар) белән булган
бәхәсләрен хәл итүдә ярдәм итәләр. Башка кнәзлекләр белән чагыштырганда, Бөек Новгород гөрләп үсә.
шәһәрдә муллык, байлык арта, таштан төзелгән биналар, чиркәүләр калкып чыга. Соңыннан, Мәскәү
чингизидлар йогынтысыннан азат ителгәч, Новгород, киресенчә, үз ролен, куәтен, байлыгын һәм
бәйсезлеген югалта.
Бу язма башында куелган сорауларның (тезисларның) чираттагысы—буйсындырылган илләрнең
гасырлар буе чагыштырмача күндәм булуы: илбасарларга каршылык күрсәтми яшәве турында иде. Кагыйдә
буларак, буйсындырылган халыклар үз җирләрендә кала, читкә сөрелми, дәүләт түрәләре үз урыннарын,
династияләрен саклый һәм үз тәнресенә табына. Икътисади яктан да монгол-татарлар кул астында булган
иксез-чиксез далалардагы сәүдә юллары һәм транзит сәүдәсе үзе халыкларга, бигрәк тә шунда урнашкан
мәмләкәтләргә зур файда, табышлар китерә. Югарыда әйтелгәнчә, монголлар аркасында төрле илләр
салымыннан азат ителү һәм хәвефсез сәүдә каналын үз кулында тоту ин беренче сәүдә даирәләренә кирәк
була. Бу уңайдан игътибарны тагын бер нәрсәгә юнәлтәсе килә. Империядә чингизидларнын тәхеткә,
хакимияткә табигый хокуклары булганмы? Борын-борыннан нәселдән-нәселгә күчкән хокук? Күренекле
юлбашчыларның җиңелгән илләрне буйсындырып тотуы озакка бармаган. Бу бәлкем аларның
гомумтанылган династиядән, нәселдән чыкмауларын- нандыр. дип фикерлибез. Мисалга Урдадагы Ногай
һәм Мамайны күрсәтергә була. Шул ук сәбәпле Идегәй белән Тимерлан дә. гәрчә объектив рәвештә бөтен
мөмкинлек булса да. Урда тәхетен дәгъвалый алмыйлар. Бу җәһәттән -Җәгъфәр тарихы» күрсәткән
вакыйганы алыйк. Анда Бөек хан Болгар тәхетенә дәгъва кылучы белән сөйләшә, һәм шунда икесенең дә
чыгышы «Хон» (һуннар) каганнарыннан булуы ачыклана. Әгәр чингизидлар -һуннар- нәселеннән булса,
электән үк һун каганатына буйсынып килгән жирле халык Чыңгыз хан токымына да буйсынырга тиеш була.
Ягъни, чингизидларнын шушы халыклар белән идарә итүгә нәселдән-нәселгә күчеп килгән табигый
хокуклары булган. Шуңа өстәп. -Җәгъфәр тарихы-ндагы хан тамгасын алыйк. Автор андагы ике япле сәнәк
сыман (-двузубеи»). хан тамгасының хазар, болгар чингизидлары тамгасына охшаш булуына игьтибар итә.
Моннан тыш, Тимучиннын ( Чынгыз ханның) -аксөякләр» нәселеннән дигән юраманы Рашид-әд-Дин һәм
Юань-Чао- Биши раслыйлар (-Сокровенное сказание»). Шунысын да әйтергә кирәк: еш кына тәхеткә хокукы
булган варис (чингизид) утыра алмаган, чөнки олыларга буйсыну канны өстенлек иткән. Ягъни Киев русен
таркатуга урын алган -Лествичная система» Урда тәхете үзгәрешләренә дә йогынты ясый.
Беренче яу походлары дәверендә монголларның бердәмлек, оешканлык сыйфатлары әлеге
нәселлек-династия мөнәсәбәтләренә дә бәйле булган Әмма соныннан. киресенчә, шушы ук мөнәсәбәтләр
Жуги олысының монгол империясеннән аерылып чыгу сәбәпләренең берсе була һәм, гомумән, монгол
империясе таркалу проиессын башлап җибәрә.
3. Монголлар һәм -Русь» дигән тема буенча да гомумсаналган аспектларга карата да авторның
караш-фикерләре бар Кайбер тарихчылар -Русьта монгол игосы» темасын ачыклаганда, кайсыдыр
вакыйгаларны искә алмыйлар бигрәк тә дәреслекләрдә -300 еллык иго» дәверендә кечкенә фактлар үзенә
урын тапмый, шу ларның кайберләрең искә алыйк.
Беренчедән, монголларга каршы хәрби хәрәкәтне беренче булып Русь кнәзләре башлый, алар
Руська -тынычлык һәм дуслык* юллап килгән монгол илчеләрен үтереп бетерәләр Икенчедән. -Рязань
шәһәрен вәхшиләрчә юк итү* (Евпатий Коловрат) темасы дәреслекләрдә борынгы -Опогибели* дигән әсәргә
таянып язылган Археологик тарихи чыганакларда бу факт икърар ителми. Бу элек мордва-эрзя шәһәре
булып (-Эрзянь-) урыс кул астына монголларга хәтле күптән түгел генә күчкән Агач шәһәр Стратегик мөһим
урында урнашканлыктан. ана төрле вакытта төрле көчләр һөжүм итеп торган. Мәсәлән, нәкъ монгол явы
алдыннан Суздаль кнәзе һөжүм итеп, рязаньлыларны тар-мар итә. шәһәр халкы талана, үтерелә. Тора-бара
авылдагы мордва һәм шәһәрдәге урыс халкы арасында бәлки капма-каршылык барлыкка килгәндер, чөнки
шәһәрләрне алганда мордва монголларга булышкан (бәлки көчләү нәтижәсендәдер)—хәзерге
чыганакларда аларнын Батый походларында катнашу факты ачыла Сонрак мордва халкы беренче мәртәбә
чингизидлар вакытында дәүләт булып оеша Шулай ук Е. Коловрат (урыс батыры) турындагы легенда
монголларгача барлыкка килмичә, угро-фин жирле халыкларының көрәшен чагылдырган бер образ түгелме?
Монгол походларын яктырткан әсәрләрдә -беренче урыс партизаны- турында искә алалар Ул кеше, янәсе,
бер-ике ел эчендә Урда тылындагы коммуникация ләргә шактый зур зыян китергән. Ләкин Рашид-әд-Дин
урыс кешесен түгел, ә кыпчак приниын—Бачманны күрсәтә: -Бачман бер төркем кыпчак, болгар, аланнар
белән байтак вакыт Идел борылмаларында кораллы көрәш алып бара-.—ди ул
Өченчедән, безгә монгол илбасарлары һәм Русьне таркату, дигән сүзләр дә мәгълүм, күптән таныш
Ләкин булганмы сон әле бердәм, бер мәмләкәткә оешкан ■Русь*? Булганмы анын берләшкән хәрби
көчләре? Юк шул. Киев Русенын һәм байтак кына кнәзлекләрнең (Владимир. Суздаль. Новгород һ б. һ.б.)
булуын беләбез Шик юк дошман яулары барча халыкны һәрвакыт бөлгенлеккә, югалтуларга, урыны белән
торгынлыкка дучар иткән Кайсыдыр илләр, милләтләр юкка чыккан, кырылган, ассимиляцияләнгән. Ә инде
көнчыгыш урыс кнәзлекләренә килгәндә, аларнын югалтулары чагыштырмача ким була (болгар, аланнарны
ал!) -Урман арты* урыс шәһәрләре (-Залесная Русь*), гадәттә, штурмга дучар булмый, кайсылары зур
каршылык күрсәтмичә генә бирелә Монголлар, шәһәрне алганнан сон. оборона үзәге һәм хәрби корылмалар
булмаган очракта, чиркәүләргә тимиләр Хәтта соборларга аерым бер льгота бирелә Тора-бара урыс
кнәзлекләрендә Урда чорында халык саны берничә тапкырга арта Борынгы -Повести временных лет-
әсәрендә ул чордагы урыс кнәзлскләренен бертуктаусыз үзара сугышнын. фетнә, сугыш -утерешләрне
күрәбез Шушындый мөнәсәбәтләр урыс хөкүмәтен оештыруда, урыс жирләрен бердәм итүгә киртә булып
тора. Киресенчә Алтын Урданын яшәп килүе киләчәктә әлеге аерым кнәзлекләрне берләштерүгә юл ача.
этәргеч бирә Дүртенчедән. -Рус халкы үзенен монголларга каршы көрәше белән Европадан монгол
коллыгыннан коткарды'-—дигән тезис безгә гасырлар буе тукылып киленде Монын белән мин килешә
алмыйм Чөнки гасырларга сузылган -иго- дәверендә фәкать ике-өч зур сугышны хәтерлибез - Калкада һәм
Донда Ә монголлар, югарыда әйтелгәнчә, бик кыска вакыт эчендә руслар биләгән жирләрне пычак белән
май кискән кебек кенә үтәләр, чагыштырмача ансат кына Идел- Балтыйк буе жирләрен яулап алалар һәм.
күп тә үтми. Ауропанын берләшкән рыиарь гаскәрләрен үз жирләренлә тар-мар итәләр Ләкин Төньяк-Ауропа
илләрен үзләренә буйсындырмыйлар Нилектән0 Бусы инде аерым бер тема Ә урыс жирләре алар
артындагы Ауропа илләре белән Урда арасындагы берәр -ничейная зона- яки -буфер зона* ролен
уйнагандыр, дигән фикер туа
Сонгы сүз итеп. Идел буе халыклары язмышына Алтын Урда йогынтысының бер-ике мизгелен алыйк
Чөнки тикшеренүчеләр боларны да телгә алырга яратмыйлар Урда чорында Русьнын көньяк-көнчыгышка
юнәлтелгән экспансиясе 150 еллапка тоткарлана Шунын нәтижәсе буларак, жирле халыклар урыс
асимиляииясеннән котылып, үзләрен милләт буларак саклап калалар Кайсылары үз жирләрен янадан
кайтарып, киләчәктә дәүләт булып оешу өчен тагын да зуррак мөмкинлек, шартлар ала.