Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫРЫМ СОНЕТЛАРЫ


Аккирмән далалары
Йөзеп, чыктым сусыз океаннар иленә, Биштәрем дә хәтфә үлән арасында Шаулап үскән каракура* арбасында Тибрәнә, гүя мәрҗән атавы җилендә.
Шәфәкъ батты... Шәйләмим юл, курганнарны, Күктән эзлим юл күрсәткеч йолдызларны. Җем-җем килгән еракларда—болытлармы? Юк, Турла2 бу... Аккирмәндә утлар янды.
Үле тынлык! Туктап тыцлыйм күктә очкан Торналарны. Ут шытырдый—елан сыман... Нечкә билле күбәләкләр куып очам.
Бу тынлыкта дулкынланам сәер шомнан. Литвам миңа гел өн салыр кебек тоям. Бер аваз юк... Юлны дәвам итәм шуннан.
Диңгез тынлыгы
Тарханкот биеклегендә
Җилфердәп исеп иркә җил, байрак тибрәнә, Кызына кояш нурында сулар култыкта. Яшь кәләштәй чумып татлы хыял, шатлыкка, Уяна да, тирән сулап, тагын тирбәлә.
Сугыш беткәч башын игән ал байраклардай. Мачталарда җилкәннәр дә йокыга талган, Кораб тора чайкалып—зынҗырда калган, Юлчылар шат, матрос сакта—нәкъ маяклардай.
'Каракура —гади халык телендә ул «пәри арбасы» дип атап йөртелә (Ә. С. искәрмәсе) Турла —Днестр елгасы.
Диңгез! Синең әкәм-төкәм мәхлүген—бар да Җанланадыр һава аяз, тыныч торганда. Үле тынлык саклый алар көн бозылганда.
Уйлар! Сездә хатирәләр еланы йоклый. Бәла-каза, афәт купса, тыннары чыкмый. Давыл тынса, агуыннан йөрәкләр сыктый.
Йөзү
Шау-шу куба Диңгез казаны айкалып. «Әзер булыгыз!» дип бирә берсе әмер... Баскыч буйлап чаба чатыр-чотыр кемдер. Үрмәкүчтәй үргән ятмәдә чайкалып.
Җилләр! Җилләр!.. Корабны дулкын очыра. Бәргәләнә, чайкала, күбеккә бата.
Дулкын гаскәрен туздырып юлдан ата, Җилкәннәре болыт явына очына.
Төпсезлек өстендә җаным күккә оча, Хыялларның җилләрендә җилкенеп. Кочак җәеп, барын шат елмаеп коча.
Кул изим мин буйсынмас ярсу корабка. Күкрәгемә җилкәннәр өргән җил кебек Җиңел шундый! Кошсыман очам канатта!
Давыл
Җил ажгырып җилкән ава. штурвал чатный. Диңгезчеләр кулыннан бар арканнар оча. Үкерүче насосларның төсләре кача. Баеп барган Кояш кына ышаныч саклый.
Давыл улап тантаналы ярга ыргыла. Ташкындай кайный күпереп бар Диңгез иле; Газраил да эшсез тормый, ул түгел тиле— Канга сусап, әзер һәрчак ул җан алырга.
Берәү үлем хәлендә, берәве имгәнеп ята. Дуслар белән бәхилләшеп кемдер чукына. Тәңресеннән ярдәм сорап, кем нәзер әйтә.
Бер юлаучы өнсез калып читтә утыра. Мондый чакта шул бәхетле: кем уйга бата. Кем Ходайдан гафу үтенеп, дога укына.
Кизләү далаларыннан таулар күренеше
Сәяхәтче вә Морза
Сәяхәтче:
Кем? Алламы. кубарып диңгез бозларын, Болытларда мәләкләргә Тәхет койган? Гыйфритләрме Шәрыкка диварлар корган, Буар өчен йолдыз кәрваны юлларын? Ул нинди ут Күк илендә яна соң, ә? Диңгезләрдә йөзгән адәм юлларында Әллә Алла нур сибәме колларына.
Җиһан шәмдәлләреннән, төн карасында?
Морза:
Таныш җир ул... Туй итә анда чал кышлар. Су эчә чишмә-инешләр ятып шуннан. Аяк басмас хәтта анда тилгән кошлар.
Болытларның хәбәре юк мәңге аннан, Патша итә фәкать монда яшен, ташлар... Баш түбәмнән өстә йолдыз булып янган— Чатыр-Даг ул!
Сәяхәтче:
-Э-ә!!
Бакчасарай1
Күркәм һаман, көл булса да Гәрәй ханнар! Чәч белән җир себереп бил бөккән түрләр— Шөһрәт тәхетләре, гыйш-гашрәтле җирләр Чикерткә, көяләргә торак булганнар.
Тәрәзләргә яфраклар пәрдәләр корган, Гөмбәзләрен, чанлы диварларын урап; Тудырганнарны адәм зиһене уйлап— Бальтасар әмеренчә «хәрабә* кыйлган2.
Хан Сараеның исән мәрмәр касәсе Гыймәрәт уртасында чак торып калган. Өзлексез күз яшь коеп хәрәм Чишмәсе:
«Ни калды,—ди,—мәхәббәт вә шөһрәт, шаннан?
Мәңгелек кебек иде сезгә барчасы, Берегез юк... Мин һаман чылтырап агам.*
Бакчасарай барлык яктан таулар божрасы белән уратылып алынган үзән эчендә урнашкан бу шәһәр үз заманында Кырым ханнары саналган Гәрәйләрнең башкаласы булган. (А Мицкевич) Бальтасар легендар падиша Пәйгамбәр Даниилдан . V 5. 25. 27. 28 (А Мицкевич)
Төнге Бакчасарай
Азан моңы йотылып кичке бушлыкта. Мәчетләрдән диндарлар кайта өйләргә. Көмеш кияү' ашыга яры-төннәргә, Офык йөзе кала нәкъ охшап якутка.
Күк хәрәмнәрендә шәмдәлләр кабына. Зәңгәр бушлыкта йөзә бер ялгыз болыт. Күлдәге аккоштай ул йокыга талып. Ак түшкәе саф алтыннан каела.
Манара, сәлбиләр шәүләсе һәркайда. Әтрафларны камаган таш кыя таулар.— Утыргандай шайтаннар Иблис алдында.
Кайвакыт, яшьнәп, бу таулар уяналар: Җитез Фаристай2 төн караңгылыгында Буш кырлардан яшеннәр чәчрәп узалар.
Потоцкая төрбәсе3
Яз илләре гөл багында төрбәң таптым. Шул гөлләрдәй калгансың бик нртә шилеп! Очкан ут күбәләгедәй янып-сулып. Йөрәгемдә давыллы шомнар уяттың.
Шималь. Польшада да бихисап йолдызлар. Бу тарафка ник алар күбрәк тезелгән? Күзләреңнән—сүнәрдән алдын сибелгән— Син яудырган нурлар түгелме ул эхтәр?
Поляк кызы! Минем дә кан-яшьтә күзләр... Эргәңдә мин дә. уранып кәфен, ятыйм. Сәяхәтчеләр мине дә кушып сөйләр.
Туган тел моңын тыңлап күңел юатыйм. Сиңа багышлап чыгарса кемдер көйләр.
________________ Минем төрбәмне дә көйләр—күреп якын. ____________________
'Көмеш кияү- айны күз унында тота шагыйрь (А Мицкевич)
Ф арие -гарәп бәдәвиләренең риваятьләрдә данлап җырлаган тинсез пәһлеван (А Мицкевич) ' Хан Сараеннан бик ерак түгел бер урында Шәрык өслүбендә эшләнгән гөмбәзле төрбә бар Кырымда халык арасында телдән-телга сөйләнеп йөртелгән бер әфсанәгә (легендага) карагайда, бу төрбә Кырым Гәрәе тарафыннан анын хәрәм сөеклесенә (кәнизәгенә) корылган ядкарьлек санала Әйтүләренә караганда, тоткынлыкка сатылган бу әсирә польшалы Потоцкий династиясеннән булган, имеш Декабрист Муравьев-Апостол үэенен «Таврида буйлап сәяхәт, атлы юлязмасында бу риваятьнең уйдырма булуын һәм әлеге каберлектә ниндидер грузин кызынын (Тамара) дәфен ителгәнлеген яза Безанынбу турыда нәрсәгәнигезләнеп язганлыгын белмибез Шулай ук авторның XVIII гасыр уртасында татарлар Потоцкийлар кешесенең әсирлеккә төшерә алуына шик белдермәвен дә урынсыз дияр идем Дөрес. Украинада казакларның баш күгәрүләре вакытында күп кенә кешеләр әсиргә алынып, татарларга сатып җибәрелделәр Ләкин Польшада Потоцкийлар токымагын (фамилиясен) йөрткән шляхтачы нәселе кешеләре күпләп була Шуңа күрә бу кызның Уман аксөякләре нәселенә карамавы да мөмкин, чөнки аларны татарлар вә казаклар кулына төшерү бик үк җинетдән булмый Халык риваятьләренә әсасланып. Бакчасарайдагы бу төрбә турында Александр Пушкин «Бакчасарай фонтаны.н язып чыга (А. Мицкевич)
Хәрәм каберләре
Сәяхәтче вә Морза
Сәяхәтче:
Алла табынына бик нык сайлап алган:
Бик яшь монда яшел йөзем җимешләре:
Монда Шәрык җәүһәр, мәрҗән, көмешләре Мәңгелеккә вакытсыз йокыга талган.
Онытылу пәрдәсе билгесе булган
Таш чалмалар2 3—тезелгән гаскәрдәй монда. Җуелмаган исемнәр калган һаман да— Кабер ташларына хәттат язып уйган.
Сез—сылу җәннәт гөлләрен була аклап... Тартынудан шилгән яфрактай төскә сез, Кяферләр күзеннән һәрчак оят саклап.
Морза:
Туфрак булгач та көфер сүз ишетәсез: Монда керткәнгә кяфернең яшен хаклап. Пәйгамбәрем, зинһар, сез гафу итәсез!
Байдар үзәне
Кызганмастан атым камчылап куамын: Аяк астында калып мин чапкан чакта. Урман, кырлар, таулар да чапкандай атта, Җанга шуннан ярсып зур ләззәт табамын.
Уттай кызган ат җилә җилдәй иректә. Төн кәфененә чумган төсләр—күземә Чагылгандай, бар да бер ватык көзгедә, Урман, кырлар, әйләнә таулар өрәккә.
Җир йокыда... Минем күз генә тик ачык: Суга чумам диңгез дулкыннарын кочып. Баш иеп аннан мин кулым аңа сузам.
Баш өстемдә ургыла кайнар дулкыннар;
Әйләнчектә үземне ишкәктәй тоям, «Батарсың*! дип бер мизгел туа шик, уйлар.
' Гүзәл гөл бакчасы эчендә зифа буйлы таллар һәм тат тирәкләре арасында ханнарның, солтаннарнын вә аларнын хатыннарының (ханымнарның), шулай ук аларнын кардәш - ыруларының ак мәрмәр ташлы каберләре сакланып калган: үз заманында алар бик бай жиһазландырылган булсалар да. ике жимерек бина арасында торып калган бу каберләр хәзерге көндә тәмам хәрабә хәленә килгәннәр (А. Мицкевич).
3 Мөселман өммәтендәгедер ир-ат вә хатын-кызлар дәфен ителгән урында төрле шәкелләрдә юнып ясалган таш чалмалар (кабер ташлары— Ә С искәрмәсе) куялар (А. Мицкевич)
Көндезге Алушта*
Таулар инде төн пәрдәсен аткан чөеп, Алтын кырлар саба намазын әйткәндәй; Дисбесеннән хәлиф-’ якутлар тарткандай. Яшел чәчләрен тузгый урман баш иеп.
Ничек бирим чәчәкле кырларны сөйләп: Күбәләкләр аллы-гөлле күлмәк кигән, Җәйгор1 күкне алмаз чатыр белән корган. Саранча кәфен канатын атлый сөйрәп.
Дингез эчендә ялангач таш бер кыя, Ташып-кайнап дулкыннар монда пыр туза, Юлбарыс күзедәй алар янып куя.
Ачык диңгездә дулкыннар тыныч гизә, Давыл алдыннан ярда кыямәт куба. Аккошлар һәм кораблар коенып йөзә.
Төнге Алушта
Җиләс җилләр исеп, сүрелә эссе көн: Чатыр-Дагка галәмнән шәмнәр нур сибә, Җете кызыл очкыннар кабына, сүнә, Адашкан юлчы тыңлый нидер, калып тын.
Таулар каралып, төнгә чумалар кырлар. Төш аралаш чишмәләр килгәндәй телгә, Чәчәкләр хуш ис аңкытып тирә-юньгә, Үле тынлыкта саркый йөрәктә моңнар.
Эңгер-меңгердә дөнья йокыга талган: Йокы кача метеор янгыннарыннан;
Үзән, таулар, күк йөзе алтынга манган.
Шәрык төне! Йокыга талыр алдыннан. Кәнизәк кызларның чыкмый назы аңнан. Йокым оча очкынлы күзләр угыннан.
Чатыр-Даг4 5
Морза:
Тау итәкләрең үбәм ятын, Чатыр-Даг!
Кырым корабының син мәшһүр кальгасы. Җиде кат күкләрнең Җиһан манарасы. Барлык таулар!а җирдә олпат падишаһ!
‘Алушта Кырымнын ин гү юл жиртәреннән берсе саната. анда Шималь жилләре беркайчан аа үтеп керә алмыйлар, шуна күрә туристлар һәм ял итүчеләр хәтта ноябрь аенда ла мәһабәт чикләвек агачы астында үзләренә жнләс урын сайлыйлар (А Мицкевич)
'Хәл нф мөселманнарның югары дорәжәга ия булган башлыгы санала (4 Мицкевич)
' Жөй I ор (диа.) ) —салават күпере (күк кушагы)
5 Ч аты р - Да I Көньяк Кырым ярларындагы тау тетмәләре арасында ин биек саналган тау исеме, ул бар тарафтан, хәтта 200 чакрым ераклыктан да. тәнгар төстәге олпат бер болыт булып күренеп тора (4 Мицкевич)
Күк капулары астында үзең калган. Саклагандай Җәбраил6 7 койнот8 9 бакчасын: Карурманнардан тегеп чапан япкансың. Яшеннәр чигә телгәләп болыт чалмаң.
Кояш өтеп, саранча кырамы барын. Кяфер безнең өйләрне уткамы яга,— Чукрак гел син, кымшанмыйсың да һич аңа.
Җир белән ялгап төпсез Күк араларын. Күк күкрәүләр, бәла-казаларны аңга Кодрәтеннән дип гел тукыйсың Алланың.
Сәяхәтче
Күз алдымда гүзәллек, муллыклар иле. Баш очымда чалт аяз зәңгәр күк йөзе; Кайда бакма, барының күркәм йөз, күзе, Белмим нигә тартадыр йөрәк ят җирне.
Литва! Синең урманнар иде моңлырак Салгыр’ кызы вә Байдар былбылларыннан; Якуттай бәдам вә инҗир багларыннан Миңа күпкә Тоньяк тундрасы назлырак.
Ерак-еракларда туган җирләр калган; Монда күпме «күктәге торна»лар10 тарта... Уйларымда юксынам тик: мин яшь чакта
Саф йөрәктә серле хыял булып янган. Керсез сөйгән мәхәббәтем кайтмас якта. Бәлки анда юктыр хәтта искә алган?
Җөфүт каланың упкынлы юлы11
Морза һә.м Сәяхәтче
Морза :
Кулыңнан тезгенне җибәр, укын, чукын!
Упкынны күз шәйләүдән тоя ат монда12. Җайдак җаны ат тоягы кулларында. Тез бөкләп тояр тояктан ул яр читен.
Жәбраи л /Гавриил) - һәркемгә таныш исем булган Җәбраил атын калдырам, әмма, ләкин, риваятьләргә караганда, күктәге йолдызлар (Арктура йолдызлыгы) сакчысы булып Рамег— Ас ссмекеин саналса да (А Мицкевич) ■’ Койнот— космос.
' Салгыр - елга исеме, аның башлангычы Чатыр-Даг тавындагы чишмә суларына барып тоташа (А Мицкевич).
7 «Күктәге торна»лар— кызыктыргыч буш хыяллар мәгънәсендә. Жөфүт кала—биек кыялар өстендә корылган кадим заманнарга караган Кырымдагы бер шәһәрчек, кыялар читендәге өйләр монда карлыгач ояларын хәтерләтәләр, тау читенә килеп
терәлгән юл сукмагы гаять тә һәлакәтле (А Мицкевич) 11 Кырым атлары үтүе кыен булган хәвефле урыннарда гаять зурсизгерлек вә сакчыллык күрсәтәләр;
атлап йә сикереп үтү мөмкинме. түгелме икәнлеген чамалау өчен ул атлар башта аягын күтәргән хәлдә тоягы белән ташны яисә жирне капшап карарга өйрәнгәннәр (А Мицкевич)
Ат ыргылды! Күз ата күрмә упкынга. Кулың канат түгел синең, КҮЛЫҢ сузма; Төпсез уйларга, абай бул, ирек куйма, Ир булып кал, үзеңне-үзең ал кулга.
Перун төсле төпкә батмаган каектай. Уең калыр ыргакка эленеп чүптәй, Тирәнлеккә тартылган каек хәлендә.
Сәяхәтче:
Ә мин, морза, упкынга бактым ярыктан! Мин күргәнне күз күрер фәкать ләхеттә. Аңлатмалар юк моңа гавам телендә.
Кикинеиз тавы
Морза:
Упкынга бак: күк белән япкандай дөнья;
Кош тавы да шунда ук, «Сәмруг кош»1 атлы, Диңгез җилкәнедәй ул каурый канатлы. Салават күперенә хас бу таш кыя.
Су өсләрен кар атавы сарган аста. Бушлыкларда йөзгән шул болыт атавы— Төн яудырып ярты дөньяны каплады, Каегында, күр, аның нн—утлы тасма?
Яшен тасмасы ул! Бераз ял алгач.
Каршымда торган упкыннан атым ыргыр. Син дә минем арттан шуңа әзер булгыл.
Каурый күрсәң күздән мин югалып калгач. Күз ачып бак: ул минем баш чалмам булыр, Күрмәсәң, бу юл—җәһәннәмгә юлыгыр!
Балыклавыдагы кирмән хәрабәләре2
Хәрабәгә әүрелгән гөлдәй кнрмәннәр. Сине дә саклаганнардыр алар, Кырым! Хәзер бу җирләр инде ташландык урын. Баш сөяген калдырган монда чын ирләр.
'•Сәмруг кош»—«Мен дә бер киче» исеме белен күплергэ мегьлүм булган гареп халык риваятьләрендә Шәрык шагыйрьләре тарафыннан күп тапкырлар тасвирланган Сәмруг исемле бу кош тау кадәрле олпат, кирмән (крепость) кебек ныклы һәм ул хәтта тәпиләренә эләктереп филне дә күтәреп китә «ла дип күрсәтелә Фирдәүсинең -Шаһнамә» дастанында (4 Мицкеъич! ■' Юнаннар (румлылар) тарафыннан корылган кала, соңыннан генуэпылар бу урында Сембало шәһәрен корган булалар (А Мицкевич)
9. «к. у ’ м т
Кирмән башында кайбер ядкарьләр калган, Каһарманнарның аты—туграда язган;
Хәтерләтә алар сугышларны һаман, Йөзем яфраклары барын чолгап алган.
Бизәк уйган диварларга монда юнан;
Румлылар монголга мәгъдән яудырган, Намаз укып Мәккә кунагы моңланган.
Ис тоеп бүген җәрәхәт, яралардан, Зират өсләп козгыннар очалар моннан, Матәм байрагы җилферди манарадан.
Аю-Даг
Аю-Дагтан, яратам, багып ярларга. Кара дулкыннар биюен мин карарга, Кар-бураннар алар туздырган арада, Салават күперләре уйный алар да.
Кыйпылчыкларга парчалап сай җирләрне, Кит гаскәредәй камый дулкын ярларны, Коры җирне яулагач дулкын яулары— Чигенәләр, чәчеп энҗе, мәрҗәннәрне.
Шагыйрь йөрәгендә дә дулкыннар куба, Анда да баш бирмәгән гыйсъяннар туа, Илһам килсә, беразга йөрәге тына.
Кайбер җырлар дучар мәңге онтылуга;
Ә кем үлемсез җыр тудырып үлә, Шул җырыннан гасырлар аңа таҗ үрә.
Полякчадан Әдхәт СИНУГЫЛ тәрҗемәләре.
Кырым—Симферополь