Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮТӘРЕЛӘ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛДӘН АЙ


Моң
Кимсетмәгез, рәнҗетмәгез моңны. Без бит тоташ бер моң баласы. Моң дәвасы әгәр сибелмәсә. һич йомылмас еллар ярасы... Моң сыенган каен кочагына. Моңның нуры аша күкләргә... Сагышлардан моңга чаклы безгә Бик күн кирәк әле үтәргә. Ә бармы сон моңга ахыргача Күңелендә урын бирүче?! Моң алдында сәҗдә кылучы да. Моң алдында башын июче?.. Бармы әле арабызда безнең Моңны яклап утка керер зат?! (Акыруны татар кабул итми. Оран салу, фөрьяд—безгә ят!) Татар җаны моңнан тукылгандыр, Тетрәндерә алсу кичәләр... Чишмәләр дә. безнең күңелләргә Ятып, утлы моңнар эчәләр... Якты еллар моң үстерә—чәчеп Идел-Урал йортым җиренә. Моң очыра безне сибеп-чәчеп. Моң кайтара тагын илемә! Моң язларны безгә бүләк итә. Ник торасың әле тынлап тын? Күзләреңә багам, син бит татар. Күзләреңдә, кардәш, чиксез моң! Мәңге китмәс иде язлар-җәйләр... Аһ. бу җилләр нигә котыра?! ...Ап-ак карлар салып иңнәренә. Язмышларны җиңгән Моң тора...
Вакыт
Кон үтә. үтә сәгатьләр—хыяллар үтә. . Вакыт—рәхимсез хаким, ул гомерне сүтә.
Күз яше кибә йөзләрдә, елмаю китә... Вакыт, шуңа карамастан, шаглыкка илтә.
Ай, Кояш калмас бер заман, хәят та китәр..
Вакыт Җирне, кешелекне бер йолдыз итәр...
Тик Вакыт калыр җиһанда!
Аңла—белегез:
Бар нәрсә фани дөньяда.
Вакыт—үлемсез!!!
Вакыт түндерә Искене. Таба яңаны.
Әмма булмый ту гырып йә ү герен Аны!
-ж-
Моңсуланып йөрмә, дисең. Кайгырма да уйланма. Сагынып үткән язларны. Ил юлларын буйлама. Яшьлегемдәге җырларым Әле яши исемдә.
Түгелә кояш нурлары. Дулкынлаиам-жирсснәм Шул моңнарны кабат-каба г Очырам кошлар сыман Тәкрарлыймын: ярат, ярат Үткәнең... Моща тулам, һәм ишетәм яшь чагымда Ишеткән моңлы җырны һәм күрәм туган ж ымнан Офыкка киткән юлны.
И җырлыймын, и моңланам. Күз алдымда яшь чагым: Чыккандай була томаннан. Чәчәк тулы кочагы...
«Гөл утырттым, гөлләр чәчтем.
.Алсу гөлләр бакчага...* Яшьлек килде дә китте шул. Табып булмый акчага...
Канатлана ярсу җаным. Күтәрелә биеккә...
Күңелем оча кошсыман Болытлар)а тиеп лә... ...Әйтерсең лә сөю язым. Өметем киләчәктә...
Басып торам җир йөзендә. Ак шомырттай чәчәктә...
Елама, уйлама: Үткән юк. ишет, юк!
Сәламдәй, уйларга Керә нур. үтә ут.
Йокладыңмы—үлдең. Эшләдең—уяндың. Күкләр).» баюың ь> Га.чьләндең. у йлаидың.
Мәң) елек—әзәллек Теләктә—хыялда. Йолдызлар кочудан Тарсынма, оялма!
Гомерләр—аккан су. Хыяллар—бер челлә. . Син, күрәм. аргансың Ял кыйммәт ул. түлә!