Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!


Камил Кәримовка 50 яшь
Камил Кәримов исеме соңгы елларның әдәбият
сөючеләренә дә. тамаша яратучыларына да яхшы
таныш Аның җиңел юмор, арабызда яшәүче гади
кешеләргә ихлас ярату белән сугарылган әсәрлә-
рен бирелеп укыган кебек, концерт залларында,
телевизор экраннарында да ул катнашкан тапшы-
руларны яратып карыйбыз.
Язучының беренче әсәрләре 1975 елдан башлап
«Яшь ленинчы*. «Татарстан яшьләре». «Социа-
листик Татарстан* газеталары һәм «Казан утла-
ры». «Чаян* журналларында, шулай ук яшь
язучыларның «Идел* альманахында дөнья күрә
1981 елда Татарстан китап нәшриятында яшь
прозаикның «Ундүрт яшьтә* дигән беренче
китабы—хикәяләр җыентыгы басылып чыга.
Әдәби иҗатка тотынганчы шактый бай тормыш
елда донья күрде.
Иҗатының баштагы чорында К. Кәримов
нигездә лирик хикәяләр һәм кечкенә повестьлар авторы буларак танылса (1983
елда «Казан утлары» журналы аның «Алдавыч көз» исемле повестен бастырган
иде) соңга таба ул юмористик әсәрләр язуда аеруча активлык күрсәтә башлады
һәм оста юморист буларак танылды, әсәрләре белән сәхнәдә, телевизор
экраннарында уңыш казанды.
Аның үткән ел журналыбызда басылып чыккан «Ком сәгате» исемле
беренче романын да әдәби җәмәгатьчелек җылы каршылады. Бу әсәре белән
Камил Кәримов тормышны яхшы белүче, кызыклы образлар тудыра алучы
үзенчәлекле язучы буларак әдәбияттагы үз урынын тагын да ныгытты, иҗади
кыйбласын ачыклады.
Җор күңелле һәм тынгысыз җанлы язучыны 50 яшьлек юбилее
белән кайнар котлыйбыз!
материалы туплап өлгергән язучы үз укучыларының йөрәгенә юлны тиз
таба. Аның «Бәхетле кеше» дигән китабы 1984 елда. «Вәгъдә* 1985 елда,
«Күләгәдә төлке бар» 1990 елда. «Үзеңне бел» 1997