Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРАКОШ СЫРТЫНДА


I
ырык җиденче елнын кышы иде. Тышта күз ачкысыз буран, ул бүген гүяки бөтен авылны кар астында калдырырга тырыша, капка төпләренә күз ачып йомганчы сырындылар ясый, читән буйларына көртләр өя. каралты түбәләрен кар таулары белән тигезли һичбер нәрсәгә карамыйча, бөтен дөньяны туздыруында дәвам итә
Шушындый март бураннары башланган көннәрнен берендә, нәкъ төн уртасында. Сабир картнын капкасын шакыдылар
Карт, өйдән чыгып капканы ачуга, атнын Ташлыяр авылыннан икәнлеген белде һәм, көч-хәл белән капканы җилгә каршы тотып, атлы кунакны ишегалдынын түренә, лапаска таба уздырып җибәрде
Чанадан төшкән кеше озын толыптан иде Беренче карауга ук анын гәүдәсен туры тота алмавы күренде Ул. абына-сөртенә. картнын каршысына килде:
—Бабай, исәнме!—диде, авызын җыя алмыйча —Исәнме, бабай,— дип кабатлады шунын артыннан ук.
Карт үзенен шәһәрдә укучы кияве Фатихның моннан берничә көннәр элек Ташлыярга хатыны Мәликә янына кайтканлыгын ишеткән иде Беренче сүздән үк Фатихнын исерек икәнлеген аңлап алды, ана өйгә узарга кушты Исерек каршы килмәде, кикерә-кикерә. өзек-өзек сүзләр белән картка әйтте
—Алай булгач, ба-бай. мин Сәйләнне дә алып керим, син атны үзең, үзен кара инде, ба-бай.
Сабир карт Сәйлән исемен ишетү белән, тугара башлаган атны тәртә арасында калдырып. Фатих янына килде
—Әллә Сәйләнне дә үзен белән алган иленме’
Исерек тагын кикерә-кикерә җавап кайтарды
—Әйе. аны да алып кайттым, әбисе сагынгандыр.-диде
Сабир карт үз күзенә үзе ышанмыйча янадан килеп чананы карады Анда бер култык яшел печән белән бер чыптадан башка юк иде
-Баланы кая калдырдың, кая куйдың баланы’-лил кычкырды Сабир карт, исерек киявенен каршысына килеп.—Кая калдырдың баланы, тизрәк әйт. миеңне карга чукыган нәрсә”
Фатих кинәт уянып киткәндәй булды Нәрсәнедер хәтерләп алды һәм исерекләргә генә хас бер тавыш белән сөйләнә башлады
— Шаулама, ба-бай. шаулама Так. мин аны. бабай. Каракош сыртында утыртып калдырган идем бит
Карт, акылыннан шашар дәрәҗәгә җитеп, зшнен ничек булганын сорашырга тотынды. Исерекнең өзек-өзек сүзләреннән бер бөтен тупланды Сораша торгач. Каракош сыртына җиткәндә генә атнын. нәрсәдәндер өркеп, чананы аударганлыгы һәм шул чакта Фатих белән Сәйләннен
К
чалуга егылып калганлыгы аңлашылды Фатихнын. чанадан егылып төшкәч, Сәйләнне төреп, юл буенда утыртып калдырганлыгы, үзенең ат артыннан берничә чакрым йөгергәнлеге һәм, атны тотканнан сон, Сәйләнне таба алмаганлыгы, ниһаять, аны онытып, чанада йоклаган килеш авылга кайтып кергәнлеге беленде.
Карт, өйгә кереп, хәлне карчыгына сөйләде. Икәүләп аһ орып тышка чыктылар, яртылаш тугарылган хәлдә, тәртә арасында торган атны ашыга-ашыга яңадан җигә башладылар. Карчык күршегә кереп бик тә тиз фонарь алып чыкты, аның артыннан ук фонарьның хуҗасы Хаҗиәхмәт үзе килеп керде, кызулыгы белән Фатихка сугып җибәрде.
—Исерек килеш бала утыртып йөрергә сина кем кушты! Башыңа ат типкән нәрсә!..
Бик тиз атны җигеп, Фатихны чанага төртеп аудардылар да, карт түргә, Хаҗиәхмәт чана башына утырып, Сәйләнне эзләргә чыгып киттеләр.
Буран торган саен котыра барды. Алга да, артка да, як-якка да карарга ирек бирми, туктаусыз йөзгә кар бәрә. Сабир карт дилбегәне тотып атны әйди, Хаҗиәхмәт, кулына фонарь тотып, маяк төпләрен карап, юлның читеннән бара.
Менә алар Каракош сыртына килеп җиттеләр. Икәүләп чанадан төштеләр, Фатихны да аягына бастырып, баланы кайда калдыруын сораша башладылар. Ул берсенә берсе капма-каршы сүзләр сөйләде, үзе, башын тота алмыйча, алга төнтәйде, туктаусыз төкеренде. Фатихтан мәгънә чыкмагач, Хаҗиәхмәт белән Сабир карт, юлнын чалулы урыннарын айкап, Каракош сыртын берничә тапкыр урадылар. Сабир картны ат янында калдырып, Хаҗиәхмәт үзе юлдан эчкәре, кар белән капланмаган шәрә җирләргә кереп чыкты. Картның киңәше буенча, җил унаена Каракош сыртының буена барып карады. Ләкин бала табылмады.
Буран көчәйгәннән-көчәйде, ат та тынлаусызга әйләнде, үзләре һәр икесе дә манма тиргә батты, бу исә аларнын үзләренең тунып- катып калу куркынычларын тудырганлыктан, Хаҗиәхмәт кире авылга кайтып, күбрәк кеше белән чыгуны кулай күрде. Бу фикергә Сабир карт та каршы килмәде. Каты буран булуга карамастан, Хаҗиәхмәт чанага аягүрә басып, дилбегәне тотты. Карт үзе атка аркасы белән кучер урынын алды. Икесе дә бер карауга бөтен басуны күрердәй булып, як-якка карана-карана, авылга таба юнәлделәр.
Төннең бик вакытсыз чагы булуга карамастан, бала югалу турындагы хәбәр бөтен авылга таралып өлгергән иде.
Кайтучыларны урам буенда ук каршы алдылар. Бик тиз кайсы кая таралышып, ярты сәгать эчендә янадан җыелып җиттеләр. Егерме бишләп ир, колхозның ин яхшы атлары җигелгән берничә чанага утырып, Каракош ягына киттеләр. Күбесе сугышта йөргән һәм дөньяны күргән ирләр иде. Чана саен бер кешене юлдан җибәреп, башкалары фонарьлар тотып юлдан эчкәрерәк керделәр һәм, бер-берсенә тавыш бирә-бирә, баланы эзләделәр.
Бөтен ачуы белән котырынган буран баланы гүя шушында, аяк астында гына яшереп тота, аны гүя үзенең дәһшәтле канаты белән басып улый шикелле иде. Ул эзләүчеләрнең күзләренә бәрелә, авызларына каплана, вакыт-вакыт аларны аяктан егарга маташа иде.
Сызылып кышкы тан атты. Каракош сырты артыннан кып-кызыл кояш күтәрелде. Күк йөзе чалт аяз төс алды. Һава суытып җибәрде. Төн буе буранлап яуган җепшек кар иртәнге салкын белән җиргә ябышты. Кинәт бөтен дөнья яктырып китте Юл буйларында карга күмелеп бетмәгән маяклар калыкты, ап-ак кар эчендә утырган кечкенә өйләр күренде. Каршыдагы Каракош сырты, зур тартышлардан җиңеп чыккан арслан кебек, бөтен гәүдәсен сузып ял итәргә яткан иде. Төнге вакыйгадан сон ул авыл каршында зур бер көч иясе кебек күренә. Гүя, әйдәгез, аяз көндә тагын бер сынашып карыйк, дигән шикелле, халыкны көрәшкә чакыра, аларга тагын бер кат үзенен гайрәтен күрсәтергә җыена иде.
Урамда Сабир картнын капка төбенә җыелган бер төркем халык әледән-әле Каракош сырты ягына карый, янадан һөжүм итәргә хәзерләнә иде.
Төне буе эзләп тә Сәйләнне таба алмыйча борылып кайткан халык төш алдыннан үзеннән-үзе туплана башлады. Ин элек, кулына агач көрәк тотып, Хаҗиәхмәт килеп чыкты
—Сабирнын да, карчыгынын да исәп белән башлары каткан. Болай тору ярамый, әйдәгез, янадан эзләп карыйк, сабыйны ничек тә табарга кирәк.
Авыр хәсрәтне барысы да үз йөрәкләре белән кичерәләр. Сәйләннен югалуы һәрберсен әрнетә иде. Берәү дә каршылык күрсәтмәде Бик тиз арада берничә чанага утырып, Каракош сыртына таба янадан чыгып киттеләр
Хаҗиәхмәт, үз гомерендә күп юл йөргән, бохты яңгырлар, каты бураннар күргән кеше булганлыктан, арада ин тәжрибәлесе иде Авылдан чыгар алдыннан гына башланган жәяүле буран турында үзенчә фикер йөртте:
—Безнең өчен ин кирәге шушы. Мондый жәяүле буран кар өстен себерүчән була. Белмәссең, сабыйның берәр әйберсе табылыр,—диде һәм шулай булганда эзләүнең жинеләячәген сөйләде
Иртүк Ташлыярга, Мәликәгә хәбәр иткәннәр иде Халык Каракош сыртына менеп җиткәндә, каршы яктан туры ат җигелгән чанага ниндидер бер яшь кеше белән утырган Мәликә күренде. Елый-елый халык арасына кереп, бергәләп Сәйләнне эзли башлады
Яшь ана, юлдан берничә генә адым зчтә. бер төп янында кинәт туктап калды һәм, калтырана-калтырана, башкаларны чакырып алды да кар астыннан аз гына очы күренеп торган бер төенчекне күрсәтте
—Ай, бу бит Сәйләннеке'
Төенчек табылган урынны бик тиз казый башладылар Берничә көрәк кар алып ташлауга, сабыйнын ап-ак бәйләм оек кигән кечкенә тәпиләре күренде...
Казып бетергәч, күз алдына гаять дәрәҗәдә аяныч күренеш килеп басты: сабый үзенен аягындагы итекләрен салып баш астына куйган, сыңар кулы белән кечкенә бер төенчек тоткан, ул төенчектә юлга чыккан чакта әнкәсе биргән чикләвек, конфет кебек әйберләр төйнәлгән, бишмәтнең изүләрен чишеп җибәргән дә гүя гамьсез, рәхәт бер йокыга талган...
Аһ орып Фатихны каргадылар да сабыйның гәүдәсен алып кайтып киттеләр.
Мәликә исә аны күмәргә бара алмады, башына килгән бу авыр кайгыдан түшәккә ятты.
Бу җан әрнеткеч вакыйга болай гына калмады, эшнең ничек булуы белән хөкем органнары кызыксындылар Тикшерү озакка сузылмады Фатих төрмәгә утыртылды. Карчык башына төшкән бу хәсрәтне күтәрә алмады, шул көннәрдә үк дөнья куйды
Сәйләннең гәүдәсен беренче күрүдән үк акылы зәгыйфьләнгән Мәликә көннән-көн кипте, корыды, хәлсезләнә барды. Ниһаять, акылыннан язды. Бөтен авырлык Сабир карт өстенә төште Ул Маликәне бу хәлендә калдыра алмады, аны. Ташлыярдан алып кайтып, үзе тәрбия итә башлдлы Ләкин Мәликә рәтләнмәде, һаман артка китте. Сабир карт анын савыгуыннан тәмам өметен өзде
II
ушы кечкенә авылнын бер өендә кышкы озын төннәр буе тонык кына булып ут яна Анда Сабир карт үзенен акылдан шашкан кызы Мәликә белән җәфалана, аны бер ачулана, бер
Ш
юата. Мәликә исә тәрәзә янына жәелгән урында, түшәмгә карап яткан хәлендә, һаман да саташа, яшенле янгырлар астында ниндидер сазлыклар аша чыгуын сөйли. Кайчакларда, сикереп урыныннан тора да, әтисеннән үзенен ниндидер курчакларын таптыра Сабир карт авыз эченнән генә:
—Әй бала, бала, харап булдын бит. шул исерек аркасында никадәр кайгы-хәсрәткә баттык!, —дип, ана Сәйләннең кечкенә-кечкенә ситсы кисәкләре, һәртөрле пыяла ватыклары тутырылган тартмасын китереп бирә.
Мәликә башта мәгънәсез бер тавыш белән көлә башлый.
—Кара әле, бусы—минем киявем Әйе бит,—дип атасы Сабир картны сүзгә тарта.
Шунда ук, курчакларны онытып, сәкедән төшә һәм, тузгыган чәчләре арасыннан әтисенә куркыныч караш ташлап, ишек янына килә. Андагы чөйдән картнын сары тунын алып кия башлый.
—Сонга калабыз, анда Сәйлән көтәдер, әйдә инде, тизрәк бул,- дип картны ачуланырга тотына —Нигә ике чана җикмәдең9 Каракош сыртына барабыз ич. Сәйлән барып та җиткәндер инде,—дип бер-берсенә бәйләнешсез сүзләр сөйли.
Ике-өч минут үтми, Каракош сыртына баруны онытып, өстендәге сары туннын төймәләрен ычкындыра, яңадан сәкегә килеп утыра. Алдына тагын курчаклар китертеп, картны йөдәтә:
—Син ашка чакырышлы уйный беләсенме, әйдә, уйныйк,—ди.
Шул арада ук карт тотарга өлгерә алмыйча кала. Мәликә яшен тизлеге белән ишекне ачып, яланаяк, яланбаш килеш тышка чыгып йөгерә. Котырынып искән салкын җилгә каршы такта капканы ачарга маташа. Жил ачарга ирек бирми, Мәликәне капка белән бергә этеп йөртә. Ул ямьсез тавыш белән әтисенә кычкыра:
—Кил инде, ачыйк, Сәйләннәр кайткан бит, нәрсә карап торасын?
Җил һаман көчәйгәннән-көчәя. Мәликәне көйләп тәмам арыган карт аны тагын юата башлый:
—Кайттылар шул, кайттылар. Ул сине әллә кайчан өйдә көтеп утыра инде, әйдә, керик,—ди
Мәликәне үз җае белән генә өйгә алып керә. Үзе һаман сөйләнә: —Әй бала, бала, харап булдын бит. Гайнетдиннекеләр алар гомергә жинел акыллы булдылар. Аларга башта ук катнашасыбыз калмаган да бит, ни кыласын, чәчләребез бәйләнгән булгандыр инде,—ди.
Аны көйләп урынга яткыра, өстәлдәге лампаны кысып, үзе дә мендәргә башын төртә. Ләкин әллә нинди куркыныч төшләр күреп уяна да озак вакытлар йоклый алмый. Картнын күз алдына Каракош сыртындагы имәнлек килеп баса Анда, юан бер агач төбендә, баш астына кечкенә итекләрен куеп, бәйләгән оеклы тәпиләрен сузып Сәйлән яткан. Кулына, бик нык кысып, бәләкәй генә яшел кулъяулыгына юлга чыкканда әнкәсе төйнәп биргән чикләвек, конфетлар тоткан. Йомшак мамыктан сырылган бишмәтнең чабулары ачылган, башындагы шәле чишелгән, бер кулындагы бияләе салынган...
Карт, күз алдына шушы күренешләрне китергәч, мендәрдән ихтыярсыз башын ала да тезләрен чәнчеп торып утыра. Үзенен дә саташуыннан курка башлый. Өстәлдәге лампаның филтәсен калкытырга уйлый. Шунда ук Мәликәнең тынычсызлана башлавын күреп, кире урынына утыра. Өй эчен тирән бер тынлык ала.
Шулай озын төннәр үтеп, якты таннар ата. Әмма Мәликә савыкмый, карт төнлә дә, көндез дә айлар буе аны сакларга мәҗбүр була.
Кыш үтеп, язлар җиткәч. Мәликәнең хәле тагын да авырая төшә, кинәт ашый алмас була, аз сөйләшә башлый, вакыт-вакыт бөтенләй хәрәкәтсез яткалый.
Бу хәл Мәликәне шифаханәгә илтү фикерен тудыра. Шул хакта өлкәннәр белән киңәш иткәннән соң, апрель башларында, дымык һавалы
КАРАКОШ СЫРТЫНДА 93 бер көндә Сабир карт, Мәликәне үзе белән янәшә утыртып, зур шәһәргә юлга чыга. г г
Аны озатырга барлык авылдашлар килә һәм алар, барысы бердәй тавыш белән ачынып, тирән сулап куялар
—Әй бу аракыны. Ниләр генә китерми адәм башына!
1954
ИСКӘРМӘ
Гариф Галиев (1903—1985) Азнакай районындагы Урманай авылында туган. Мәдрәсә елларында ук матур әдәбиятны яратуы белән шәриктәшләре арасында аерылып тора Сонрак, укытучылар семинариясендә укыганда, әдәбият-сәнгать (сәнаигы нәфисә) түгәрәгенә йөри. Башта газеталарга хәбәрләр, кыска очерклар яза
Беренче хикәясе Мәскәүдә чыга торган *Эшче* газетасында 1925 елда басыла. 1927 елда беренче хикәяләр китабын чыгара Ватан сугышы елларында фронт газеталарында очеркларын, хикәяләрен еш бастыра
Г. Галиев авыл кешеләренен күркәм сыйфатларын игенче хезмәтенә хас булганча тәфсилләп ачуны ижатында үзәккә куйды Мона кайбер китаплары исемнәре үк—Жир турында жыр*. -Без-авылныкылар*—дәлил Аның бер пәрдәлек пьесалары, балалар өчен махсус язылган хикәяләре дә бар Кайбер әсәрләре рус һәм немей телләренә тәржемә ителде
Ул ун елга якын «Татарстан авыл хужалыгы* журналынын баш редакторы булды. Бу кадәресе дә язучынын игенчене үз хезмәте белән олылавын раслый Гариф абый Галиев бөтен ижатында һәм тормышында үзен игенчеләрчә тыйнак-горур тота белде Әдәбиятыбызны күп хикәяләр белән баетуын да игенченең бәрәкәтле һәм мул ж имешле хезмәтенә тиңләү хак.
... Гариф абый әле биләүдә чакта ук дөньяның иксез-чиксезлегенә сөенеп елмайгандыр да шул ихлас көләчлеген гомере буена жуймагандыр кебек тоела мина. Сәламәтлеге какшап киткәндә һәм ижат газаплары кичергәндә дә кешеләрнен үзара дус була алуына һәм ахирәт юлдашлар булырга тиешлегенә ышанычы елмаю чаткыларын саклый белергә көч биргәндер ана
Сирәк очрашулардан-исәнләшүләрдән. хәл белешүдән уэар-узмас әңгәмәләрдән шундый олпат зат булып хәтеремдә калды ул Мина кайчан да булса бик тә. бик тә авырлык килә калса (Ходай күрсәтмәсен1) мин Гариф абый катына барачак идем, һәм ул мина теләп ярдәм итәчәк иде Әлбәттә, минем урында бүтән берәү булса да. ул. елмаюлы йөзен яшермәячәк аркасы белән борылмаячак иде. Гариф абыйны шәхес буларак аз белсәм дә анын хикөяләренен сафлыгы күңелемдә шундый ышанычны риясыз беркетте
Әсәрне журналда бастыруга
Мәгъсум ХУҖИН әзерләде