Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый -мәдәни тормышыбыздан


ҖИҢҮГӘ БАГЫШЛАНГАН
ТАНТАНА
8 майда Казанда,
Татарстан Дәүләт Зур кониерт
залында республикабыз районнарыннан килгән
делегацияләр катнашында Бөек Җинүнен 55
еллыгына багышланган тантаналы утырыш булды.
Тантаналы утырышны ачып. Казан шәһәр
хакимияте башлыгы К. Исхаков Бөек Ватан сугышы
һәм тыл ветераннарын олуг бәйрәм белән кайнар
котлады Аннары тантаналы жыелышта
катнашучылар алдында Татарстан Президенты М
Шаймиев чыгыш ясады Тантаналы утырышта
Премьер- министр Р Миннеханов. Дәүләт Советы
Рәисе Ф Мөхәммәтшин. Президент Аппараты
житәкчесе Ә. Гобәйдуллин. республикабыз
министрлыклары һәм ведомстволары житәкчеләре
катнашты.
Соныннан Татарстан сәнгать осталарының
зур концерты булды.
ЗӘҢГӘР ЭКРАНДА—40 ЕЛ
23 майда Г Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театры бинасында «Татарстан»
телевидениесе үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп
үтте. Юбиляр коллективны котларга Президент
Минтимер Шаймиев, Премьер- министр урынбасары
Илгиз Хәйруллин. Дәүләт Советы Рәисе
урынбасары Роберт Миңнуллин. министрлыклар
һәм ведомстволар житәкчеләре. күрше
республикалар телевидениеләре вәкилләре килгән
иде
Ин беренче котлау сүзе белән Президент М
Шаймиев чыкты. Ул телевидениенең жәмгыятебез
тормышындагы әһәмиятен билгеләп үтте һәм күп
еллар бу өлкәдә эшләгән хезмәткәрләргә Татарстан
Республикасының мактаулы исемнәре бирелү
турындагы таныклыклар тапшырды.
ТӨРКИЯДӘ ЯҢА ЖУРНАЛ
ТӘКЪДИР ИТҮ
Төркиянен Истанбул шәһәрендә өр- яңа
«Диалог Евроазия» журналын тәкъдир итүгә һәм
әлеге басманың киләчәктәге төп юнәлешләрен,
кыйбла-мәсләген билгеләүгә багышланган
конференция булып узды Журналның редакция
советы әгъзалары итеп безнең республикадан
танылган язучылар һәм жәмәгать эшлеклеләре
Разил Валиев белән Фоат Галимуллин кертелгән
иде Татарстан вәкилләреннән тыш. биредә
Албания. Әзербәйжан. Босния-Герцеговина. Грузия.
Кыргызстан, Македония. Молдавия, шулай ук
Дагыстан, Башкортстан. Тува. Якутия вәкилләре.
Кырымнан килгән язучылар, галимнәр бар иде
Әлеге форум эшендә Татарстан Язучылар берлеге
рәисе Фоат Галимуллин катнашты һәм чыгыш
ясады.
МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР
ҺӘМ КОРЪӘН
Казандагы Татарстан-Америка региональ
институтында (ТАРИ) «Мәдәниятара багланышлар
милли педагогика проблемалары һәм әдәби
тәржемә» дигән халыкара симпозиум булды.
Пленар утырышта ТР мәгариф министры Ф
Харисов. ТАРИ ректоры Д Шакирова. академик М
Мәхмүтов. ТАРИнын инглиз теле укытучысы,
америкалы К Басс, профессор Ү Әхмәтов. ТАРИнын
гарәп теле укытучысы, суданлы Әмир Әл-Хаж
чыгыш ясады Киңәшмәдә шулай ук ТР Министрлар
Кабинетының фән һәм мәгариф бүлеге башлыгы Р
Вәлиев катнашты
Пленар утырыштан сон әдәби тәржемәнен
соңгы ка^анышларыннан берсе— Рабит Батулла
әзерләгән Коръән китабынын татарчага тәржемәсен
тәкъдир итү булды.
•Татнефть» акционерлык жәмгыяте
Татарстан Милли китапханәсенә һәм
республикабыз район китапханәләренә яшь буынны
милли рухта тәрбияләү өчен зарур булган китаплар
тапшырды Китаплар арасында Шиһабетдин
Мәржани. Ризаэддин Фәхретдин, бертуган Бубилар
һәм «Ижбуби мәдрәсәсе». «Фатих Кәрими»
китаплары. Сажидә Сөләйманова. Фәнис Яруллин
Рәшит Әхмәтжан. Зөлфәт жыентыклары бар
МУЗЕЙ ДУСЛАРЫН ҖЫЯ
Быел Татарстан дәүләт музеена 105 ел
тулды Ә «Музейлар көне» безнен республикада
1978 елдан бирле үткәрелеп киленә. Шул уңайдан
Дәүләт Советы депутат-
ларынын Разил Вәлиевжитәкчелсгендөге фән һәм
мәдәният буенча комиссиясе музей хезмәткәрләре
белән очрашты.
Г. Тукай музеенда 18 майда әлеге кен
унаеннан анын беренче директоры Госман
Хәбибуллинны искә алдылар Фондларда саклана
торган экспонатлар халыкка күрсәтелде Фольклор
ансамбле, курчак театры артистлары чыгыш ясады
ХӘТЕР
6 май көнне Казаннын Муса Җәлил исемен
йөрткән урамында тагын бер истәлек тактасы
куелды. Ана «Бу урамга Советлар Союзы Герое
шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелгән» дип язылган
Тантананы Казан шәһәре хакимиятенен мәдәният
идарәсе башлыгы Р Төхвәтуллин ачып жибәрде.
Аннары Татарстан Дәүләт Советы Рәисе
урынбасары Р. Миннуллин. Казандагы Яна Бистә
префектурасы башлыгы А. Фәхрет- динов. Дәүләт
Советының даими комиссия рәисе Р Вәлисв,
Вахитов районы хакимияте башлыгы Р Борһанов.
Татарстан Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт
Исхакый. Татарстанның халык артисты А Арслан М
Җәлилнсн асыл эше. кабатланмас үрнәге гурынла
сүз әйттеләр.
Мамадыш шәһәре үзәгендә күренекле
татар шагыйре Шәйхи Маннур һәйкәле каршысында
Ватан сугышында жинүсбезнен 55 ел тулу унас
белән бөек татар композиторы, мәшһүр «Шүрәле»
операсын ижат иткән Фәрит Яруллиннын бюст
һәйкәлен ачу тантанасы уздырылды
Сынны-Әлфәрит һәм улы Гадел
Габдрәшитовлар ижат иткән.
ЮБИЛЕЙЛАР, КИЧӘЛӘР
Татарстан язучыларынын Г Тукай
исемендәге клубында фронтовик әдипләрдән
Мөхәммәт Әблнев (100 ел). Әнәс Галнев (80ел).
Әнәс Кари (80ел). Мәжит Рафыйковка (75 ел)
багышланган «Хәтер яктысы» кичәсе булды. Шул ук
кичәдә язучы-диңгезче Локман Бадыйкшановнын 80
яшьлек юбилее дә билгеләп үтелде.
М Җәлил музеенда каһарман шагыйрьгә
һәм анын көрәштәш дусларына- жәлилчеләргә
багышланган кичә булды Анда Татарстан Мәдәният
министры урынбасары Рафаэль Валиев, Татарстан
Республикасынын Язучылар берлеге рәисе
урынбасары Ш Мос- тафин. жәлилчеләрнен
туганнары, якыннары чыгыш ясады.
К Тинчурин исеменд-эге театрда шагыйрә
Резеда Вәлиеванын «Китмә. Сөю! • дип исемләнгән
ижат кичәсе булды Анда Татарстан Язучылар
берлеге рәисе Ф Гали- муллин. Мәдәният министры
урынбасары .1 Имаева, күп кенә әдәбият-сәнгать
әһелләре катнашты һәм чыгыш ясады
Г Камал театрында күренекле артист
әкиятче-шагыйрь һәм драматург Хәлим Җә- ләйнен
60 яшьлек юбилеена багышланган ижат кичәсе
булды Юбилярны Татарстан язу - чылары
исеменнән Ф Галимуллин котлады
Татарстан язучыларнын Г Тукай
исемендәге клубында күренекле әдип гәржемәче
Таһир Нурмөхәммәтовнын тууына 70 ел тулуга
багышланган искә алу кичәсе булды Анда язучылар.
Татарстан китап нәшрияты. -Шәһри Казан» газетасы
релак циясе хезмәткәрләре, әдипнен якыннары,
дуслары катнашты
ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗНЕ КОТЛЫЙБЫЗ!
ТР Президенты Указы белән «Казан
утлары» журналынын бүлек мөдире Нвис Гыймран
улы Гамбәровка «Татарстан Республикасының
атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы
исем бирелде.
Мәдәният һәм сәнгатьне үстерүдәге зур
уңышлары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт
Зур концерт залы директоры Татарстан язучылар
берле әгъзасы Мансур Әхмәт улы Шнһапов
Татарстан Республи касынын Мактау грамотасы
белән бүләкләнде.
13 майда күренекле шагыйрь һәм әдәбият
галиме Зәет Мәжит улы Мәҗитов вафаг булды _