ДӘҺШӘТЛЕ КӨННӘРДӘ
1941 елнын 21 июне Шимбә көн Кичне иптәшләр белән паркта йөреп
уздырдык. Бик сон кайттык Шуңа да бик озак йоклаганбыз.
Иртән бераз йөреп керергә уйлап, Казанның Зур Кызыл урамы буйлап
бара идем, каршыга пединститутның өлкән укытучысы (сугыштан сон
филология фәннәре докторы, профессор) Латыйф Жәләй очрады Жэләй ага
һәрвакыт көр күңелле, юмор катнаштырып сөйли, башкаларны көлдереп кенә
калмый, үзе дә рәхәтләнеп көлә иде. Бүген дә, үзе әйткәнчә, кулында симез
портфеле Анын шаярулы сүз әйтүен көтәм. Жәләй аганың йөзе житди. зәңгәр
күхләре уйчан Ул. иелеп, пышылдап кына.
— Бүген радио тыңладыңмы, Әхтәм?—дип сорады.
Аның борчулы йөзен күрү мине сагайтты
—Тыңламадым. Әллә берәр яңалык бармы9
— Немец басып кергән Әйдә институтка киттек. Митинг буласы,—диде
Ул чагында пединститут хәзерге Суворов училишесы бинасында иде
Митинг башланды Трибунада райкомнан килгән оратор
—Фашистлар Германиясе бүген сәгать дүрттә безнең илебезнең дәүләт
чикләрен үтеп керде Дошман көчле һәм мәкерле, хәйләкәр Илебез алдында зур
куркыныч туды Без жинәрбез,—дип сүзен тәмамлады.
Аны башкалар алыштырды, һәр сөйләүче, кирәксә, хәзер үк фронтка
китеп, азаккы тамчы каны беткәнче көрәшәчәген әйтте
Трибунага комсомол комитеты секретаре күтәрелә, ул үзе теләп фронтка
китәргә теләүчеләрнең фамилияләрен укый—аларның саны 120 гә житкән
Митинг Советлар Союзы гимны—«Интернациональны жырлау белән
тәмамланды Мин Жэләй агага карыйм, ул—беренче бөтендөнья сугышында
катнашып, салкын окопларда яткан, дары исен татыган кеше.-тыныч, горур
басып тора. Нәрсә уйлый икән Латыйф ага? Очучы булырга хыялланучы
унынчы сыйныф укучысы— бердәнбер улы Әнвәрне, шаяртып «Юк белән
булышма, ахмак, күк биек ул. Очам дип, менәрсең дә егылып төшеп, билеңне
кузгатуың бар».—дип әйтә иде. Еглар үткәч кенә бу егетнең,—Жәләй аганын
бердәнбер улы Әнвәрнең, —күккә менәргә өлгермәгәнлеген, жирдә дошманга
каршы аяусыз көрәшеп һалак булуын белдек. '
Бу көннәрдә кешенең иң күп жыелган урыны—хәрби комиссариат
биналары. Алар камалыш хәлендә, фронтка жибәрүне сорап күпме кеше
чиратта тора, әмма бинага керү мөмкин түгел. Урамнан яңа гына армия сафына
алынган кешеләр жырлый-жырлый үтәләр Комиссариат янындагылар алардан
көнләшеп калалар Сонга таба кичекмәстән фронтка жибәрүне таләп
итүчеләрне, чакыргач кына килергә кушып, эш урыннарына кайтарып
жибәрәләр
... Сугыш инде бер атна бара Без Мөхәммәт абый Гайнуллин
квартирында яшибез Тулай торак госпиталь өчен алынгач, үзебезнең
укытучыбыз йортында сыену урыны тапкан идек.
Көн кичкә таба авышты Без балконда утырабыз Сүзебез фронттагы
хәлләр турында Аны һәрберебез үзенчә аңлатырга тырыша Безнең
гаскәрләребезнен чигенүләре йөрәкне әрнетә Әхтәм Әминев моны әзерлек
юклыктан, көчсезлектән дип аңлатса, Касыйм Вахит «Юк. вакытлы тактик
алым бу'»—ди Баян Гыйззәт исә икесенең фикере белән дә килешә кебек
Минем күңелемә Толстой бюсты. «Сугыш һәм солых» романы килә «1812 елда
Кутузов Мәскәүне калдыра, әмма сугыш Наполеоннын бөек армиясен тар-мар
итү белән тәмамлана»,—дим Баян
Әллә син немецка Мәскәүне бирергә жыенасыңмы9
- Үткәндәге тарихны бүгенгегә күчерергә жыенмыйм.-лнм
Без бу турыда шактый сүз алып барлык Кайвакыт тын гына утырабыз
Иптәшләремә карыйм—алар да уйланалар Бу хәлгә Касыйм Вахит чик куйды
—Нигә, дуслар, төшенкелеккә бирелергә?! Без бу изге сугышның
катнашучылары булабыз, сугыштан сон героик көрәш эпизодлары
чагылдырган шигырь, поэма, хикәя, романнар тудырырбыз. Кем белә9
Берлинны алучылар арасында, бәлки, бездә булырбыз. Бу кичәне Берлин
ресторанында дәвам итәрбез,—диде.
Әхтәм Әминев балалайка алып уйный башлады. Касыйм Вахит аңа
кушылып җырлап җибәрде, Баян Гыйззәт рюмкаларга шәраб салды Шулай
итеп, бу кичәне үткәреп җибәрдек. Бу вакытта мондагы иптәшләрнең
кайберләре белән соңгы мәртәбә очрашуыбызны белми идек әле.
Озакламый без дә төрле фронтларда аяусыз көрәшкә ташландык...
Ниһаять. Бөек Җинү көне килде
Кече политрук Әхтәм Әминев Калуга өлкәсенең Сухиничи станциясен
азат итү өчен барган сугышта авыр яралана һәм 1942 елның 6 маенда үлә.
Элемтәче Касыйм Вахитов 1942 елның Смоленск җирләрендә барган каты
сугышларда һәлак була. Мин, Мәскәү янындагы сугышларда авыр яраланып,
госпитальләрдә дәваланып, 1942 елнын февралендә, култык таякларына
таянган хәлдә, ерак Себердән туган авылыма кайттым Баян Гыйззәт (1918-
1991) Җинү көнен Кенингсберг шәһәрендә каршылый. Берлин шәһәрендә
була, андагы ресторанда Казандагы соңгы очрашуыбызны искә ала.
1945 елнын җәендә «бөек барлау» чорында Вахитов, Әминев һәм
Харисовның Ватаныбызга ябырылган ерткыч фашистларга каршы аяусыз
көрәштә һәлак булуларын белгән идек. Әмма 24-25 яшьлек егетләребезнен
безнең арада юклыгына һич тә ышанасы килми иде. Ул чагында уйламаган
хәлләр, могҗизалар булмадымыни?! Мәсәлән, мина да шундый ук хәлне
кичерергә туры килде.
Авыр яраланып, хәрәкәтләнүдән мәхрүм булып кар өстендә ятып
калдым. Безнекеләр чигенделәр Шул чагында мине «һәлак булды» дип
туганнарыма хәбәр иткәннәр. Иртән һөҗүм башлангач кына үзебезнекеләргә
юлыктым. Шуннан сон. бер госпитальдән икенчесенә күчә-күчә, Горький
шәһәренә барып җиттем. Әнә шунда гына хат язарлык хәлгә килдем.
Шулай, минем кебек, үлгән дип исәпләнгәннәр, хәбәрсез
югалганнарның кайберләре туган якларга әйләнеп кайтты бит Безнен
иптәшләребезнең дә берәрсе кайтыр кебек тоела иде. Аларның соңгы
язмышын белергә теләү күңелне борчый
Сулдан уңга беренче рәттә Касыйм Вахит, аның хатыны Сылу, Әхтәм
Әминев Икенче рәттә Шамил Әхтәмов, Харисов (Свердловск журналистика
институты студенты, практикага килгән иде) Баян Гыйззәт
ДӘҺШӘТЛЕ КӨННӘРДӘ _______________ _ _________ _ ____________181
Шул турыда туганнарына мөрәҗәгать итү дә нәтиҗә бирмәде, җибәргән катлар
җавапсыз калдылар
Ei артыннан еллар үтте. Ниһаять, сугыш тәмамлануга дистә ярым ел
үткәч, Самат Шакир төзегән «Алар сафта» дигән җыентык чыкты Китапка
Әхтәм Әминев. Касыйм Вахит турында кыскача биографик белешмә бирелгән
һәм аларнын берничә шигыре урнаштырылган, әмма кайда җирләнүләре
әйтелмәгән
Халкыбызның «Исәннәрнең кадерен бел. үлгәннәрнең каберен бел»
кебек тапкыр әйтеме бар Канга манчылып алсуланган гәүдәләрегезне куенына
алган изге туфрак кайда икән дуслар?! Әнә шуны белү өчен хәрби
комиссариатларга мөрәҗәгать игәргә булдым Шул турыда Татарстанның
Сарман. Башкортсганнын Миякә район хәрби комиссариатларына хат яздым.
Сарманга ике мәртәбә язу да нәтиҗәсез булды Миякәдән болай хәбәр иттеләр:
«Миякә хәрби комиссариаты архив мәгълүматлары буенча Әминев Бөек
Ватан сугышында 27.01 1945 елда һәлак булган һәм Көнчыгыш Пруссиянен
Дима районында алпавыт Матрау утарыннан (урысчасы «господского двора
Матрау-) 2(Х) м көнчыгышта күмелгән, кабер 17"
Гажәп' 1942 елда ук үтерелгән дип йөргән Әхтәм дошман өнендә
көрәшкән түгелме сон9 Жинү таны китергән елда сугыш тәмамлануга 3 ай 12
көн калгач һәлак булган Мөмкинме бу?
Миякәдән килгән кәгазьне янадан карыйм Искәрмәсе дә бар икән
Әминевнен исеме без сораган Әхтәм түгел—Әлтәф «Атасының исеме
күрсәтелмәгән» диелгән Исемендә ике хәреф туры килми Миякә авыл
Советына хат язам Ике эй уза Жавап бирүче юк Янадан үтенеч җибәрәм.
Ниһаять. Авыл Советы рәисе һәм Әминевнен абыйсы Афзал аганын тормыш
иптәше Зәйнәп ханым язган хатлар килде Конвертны ачып укый башлыйм
Әкият батырлары кебек биш туган Әминевләр илбасарларга каршы яуга
китәләр. Шуларнын өчесе, арысландай көрәшеп, изге Ватаныбыз өчен
гомерләрен биргәннәр, икесе, аяусыз көрәштә утлар-сулар кичеп гарипләнгәч,
туган якларына кайтканнар Сугышта алган авыр яралар озак яшәтмәгән
аларны. икесе дә вафат булганнар Элек мин хат язган Афзал ага 1974 елда үлгән
икән. Конвертта вакытлар үтү белән саргайган кәгазь кисәге дә салганнар Бу
госпитальдән килгән хәбәрнең күчермәсе булып чыкты. Кәгазьдә болай
язылган иде
•Сезнең улыгыз политрук урынбасары Әминен Әх1әм Закадинович
социалистик Ватан өчен сугышта, хәрби антына тугры булып, геройлык
күрсәтеп яраланды. 1942 елның маенда яраланудан үлде
Мәскәү өлкәсенең Малоярославец шәһәрендә күмелде»
Хәрби госпиталь начальнигы 2 ранг хәрби врач Беляев һәм хәрби
комиссар өлкән политрук кул куйганнар. СССР Оборона халык
комиссариатының 2293 сайты госпитале мөһере басылган.
Шулай итеп, яшь шагыйрь, уйланылган. әлегә ак кәгазьгә төшерелмәгән
әсәрләрен мәңгегә калдырып. 1942 елның кояшлы маенда, сабан
тургайларының кешеләргә шатлык кигерә торган моңнары яңгыраган чагында
авыр яралар анын гомерен өзгән икән! Кабере данлы Кутузовның җиңелмәс
полклары Наполеон яуларына каршы һәлакәткә һөҗүм башлаган шәһәр—
Малоярославецта икән
1972 елнын гыйнвар ас иде «Кызыл таң» гәзитен (№ 13) карап утырам
Бер фоторәсемгә күзем төште Таныш кешегә охшаган Ул Касыйм Вахитның
Дәү икән педагогия техникумында укыганда төшкән рәсеме булып чыкты
Шуннан сон «Яшьнәп үткән яшь гомер» дигән мәкаләне укып чыктым Касыйм
1942 елнын 4 октябрендә Смоленск җирләрен азат итү өчен барган каты
сугышларда һә гак бу га Шоломки авылы басуында күмелә Сугыштан сон
туганнар каберен район ү зәге Карманово поселогына күчерәләр
Дүртенче курста укыганда Касыйм география факультетында укучы авы
наш кызы Сылуга өйләнгән иле Без фронтта вакытта Сылу ярдәмендә дус
гарыбызны табып хәбәрләшеп тордык Хәзер Сылу да мәрхүмә инде
Без дүрт дусның язмышлары әнә шулай тәмамланды Сугыштан,
яраланып булса да. икебе з генә Баян Г ыйззәт белән мин генә исән кайта алдык
X ■ зер ип ле мин бер үзем, япа-ялгыз калдым