Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫР ЮГАЛТУ


Татар халкы зур югалту кичерә. 4 июньдә Татарстанның халык
язучысы. Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Россия
Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан Язучылар
берлегенең бүләк иясе. Татарстан Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы
Гарифжан Ахунжан улы Ахунов (Гариф Ахунов) кинәт вафат булды
Гарифжан Ахунжан улы 1925 елның 18 сентябрендә Татарстан
Республикасының Арча районы Өчиле авылында туа. Алты яшендә әтисез
калган Гарифжанны һәм аның өч туганын әниләре тәрбияли. Сугыш еллары
булачак язучының язмышында тирән эз калдыра. 1947 елда егерме ике яшьлек
Гарифжан. Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан сон, Казан дәүләт
университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Яшьтән үк
рәсем сәнгатенә гашыйк егет уку елларында ижатка тагын да ныграк тартыла,
матбугатта аның беренче хикәяләре һәм әдәби тәнкыйтькә багышланган
мәкаләләре басыла. Студент вакытында ук аны «Совет әдәбияты» журналына
әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Биредә биш ел эшләү дәверендә ул үзенең
әдәби осталыгын үстерә, журналның камиллеген, сәнгатьчә югарылыгын
тәэмин итүгә зур өлеш кертә.
1956-1968 елларда яшь язучы Әлмәт якларында яши. тормышны,
булачак геройларын өйрәнә. Анын тырышлыгы белән биредәге әдәби
берләшмә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә әверелә. Биш ел
дәвамында Г. Ахунов ана житәкчелек итә. Башкалага әйләнеп кайткач, ул
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнә. Анын оештыру
таланты аеруча Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә житәкчелек иткән
елларда ачыла. Башта ул жаваплы секретарь, ә 1974-1984 елларда идарә рәисе
вазифаларын башкара Нәкъ шул чорда Татарстан Язучылар оешмасында
аеруча эшлекле әдәби мохит булдырылды, китап бастыру эше жанланды, татар
китапларын башка телләргә тәржемә итү юлга салынды. Чаллы Язучылар
берлеге оештырылды, яшь ижат көчләре белән эшләү активлашты Г. Ахунов
озак еллар СССР һәм Россия Язучылар берлеге идарәләре секретаре булды,
1974-1984 елларда СССР Югары Советы депутаты буларак та үзен ил
күләмендә дәүләт һәм жәмәгать эшлеклесе итеп танытты.
XX гасыр татар әдәбиятында Гариф Ахуновның зур урыны бар. Әдип
хикәя, повесть, роман жанрларын бердәй үз итте, аларнын талантлы
үрнәкләрен бирде. Анын «Яшьлек яме». «Чикләвек төше» повестьлары,
«Хәзинә». «Идел кызы» романнары аеруча кин яңгыраш алды. «Хәзинә» әсәре
буенча төшерелгән фильм илебез экраннарына чыкты Ш Камалның
«Акчарлаклар» повестен ул сәхнә әсәре итеп эшләде. б\ спектакль Г Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театрынын алтын фондына кереп калды. Г
Тукай турындагы күп серияле телевизион фильмны экраннарга чыгаруда да
анын өлеше зур булды.
Г. Ахуновның әсәрләре рус. төрек, башкорт, украин, үзбәк, казакъ,
кыргыз, белорус, латыш һәм башка бик күп телләргә тәржемә ителде. Ул үзе дә
М. Шолохов. Р. Тагор. Н. Погодин. А. Островский һәм башка күренекле
язучыларның һәм драматургларның әсәрләрен татар телендә яңгыратты. Әдип
бер үк вакытта кайнар йөрәкле публицист та иде. Аның әдәби тәнкыйтебезгә
керткән өлеше үзе бер житди казаныш.
Г Ахуновның күпьеллык намуслы хезмәте ил-халык тарафыннан
югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы. Халыклар Дуслыгы орденнары
белән бүләкләнде. 1973 елда аңа «Хәзинә» романы өчен Татарстан
Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Ул
«Татарстанның халык язучысы» дигән шәрәфле исемгә лаек булды.
Без татар әдәбиятының олы бер вәкилен югалттык. Гарифжан Ахунжан
улы гомеренең соңгы көннәренә кадәр ижат каләмен ташламады, актык
сулышынача әдәбият гаме белән яшәде Аның язган әсәрләре, таланты,
авторның исемен мәңгеләштереп, безнең арабызда кала, алар әле күп
буыннарга тормыш дәресләре, әхлак үрнәге һәм ихлас хисләр гәүдәләнеше
буларак хезмәт итәр.
Гарифжан Ахунжан улы Ахуновның якты истәлеге рәхмәтле татар
халкы күңелендә мәңге сакланыр.