АНЫҢ КУЛЫ ҖЫЛЫ ИДЕ...
атар шигърияте өчен 2000 ел—Хәсән Туфан елы Хәтеребез күгендә анын йолдызы балкый Мәшһүр шагыйребезнең тууына декабрь аенда 100 ел тула Вафаты—1981 елның 10 июнендә иде
Хәсән Туфан турында бик әтрафлы истәлекләр китабы бар «Ак чәчәк агар иде» дип атала ул (Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1989) Мин ул китапның рецензенты, ягъни ана бәяләмә язучысы идем Анда үземнен дә истәлегем урнаштырылган Бүген мин шуны, байтак кына яна сәхифәләр өстәп. -Казан утлары» журналын укучыларга тәкъдим итмәкчемен Сәбәбе беренчедән. Хәсән Туфанның вафатыннан сон да ике дистәгә якын ел узды, шигърият сөюче яна буын үсеп җитте; икенчедән, массакүләм мәгълүмат чараларына цензура бетерелгәч, кем нәрсә тели шуны сөйли-яза торган елгыр адәмнәр күбәйде, кызганыч ки. бу шаукымнан кайбер мөхтәрәм әдипләребез дә читтә кала алмады Такташ. Туфаннарны, хәтта Тукайны да (!) «сүтеп-ботарлап» ташларга теләүчеләр табылды, юк-юк та. бу иөгәнсеглек әле дә булса калкып чьи а тора
Кирәкми, каләмдәшләр Ярамый алай? Халкыбызның асыл затларын хәкарәт иттермик. Хак хакыйкать сүзен тарих әйтер
Сибгат Хәкимнең үзәк өзгеч шигъри юллары бар
Аккош күлендә—сагыш, мон.
Юксынып сорый урман Гасырнын үзе кебек чал Кайда, дип.синен Туфан’
Җавап бер: Туфан халкыбыз йөрәгендә Тукай. Такташлар белән бергә Бөекләр—үлемсез.
Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем Эзләрем бик иртә салынган.
Татарстан радиосының музыкаль тапшыру лар редакциясе бүлмәсеннән Фәхри Насретдиновнын ягымлы теноры ишетелә Ах. шунда кереп, җырны ахырына кадәр тынлап торасы иде' Ул бүлмә концерт залы түгел Анда эш бара Фәхри Насретди новнын җыры да кинәт кенә, иң югары ноктага менеп җиткәч кенә коелып төшә җыр өзелә
Бүлмә ишеге ачыла Коридорга, шаулашып, бер-бер артлы кемнәрдер чыга башлый Тәнәфес ясаулары, ахрысы Әнә Сибгатага Хәким. Җәүдәт Фәй ш музыкаль тапшырулар мөхәррире Маһинур Җиһаншина. музыка белгече Зәйнәп Хәнрудлина Фәхри Насретдинов. аккомпаниатор Екатерина Соколова— болар әле генә яңгыратан җырга катнашы булган кешеләр
Ә менә Хәсән ат а Туфан ни өчен алар арасында икән соң’ Ә.хлә анын сү зләренә дә берәр яна җыр я зынанмы ’ Сибгат ага Чәким ияртеп алып килгәндер аны
Мин. бу ишле төркем яныннан үтешли, кыяр-кыймас кына исәнләшәм
Т
— Исәнмесез...
Сибгат ага Хәким мине танып алып, күрешергә кулын суза:
-Исәнме. Марс! Хәсән ага. сез танышмы9
-Таныш шикелле Шабай бит әле? Әйдә, күрешик булмаса'-Хәсән ага ничектер егетләрчә итеп, жилле генә күрешеп куя.
Аның -таныйм шикелле- дигән сүзләреннән миңа рәхәт булып китә. Югыйсә әле алай үземне танытырлык әллә ни эш кыра алган юк. Узган 1957 елның язында без Хәсән Туфанны «-Татарстан яшьләре» газеты каршындагы үзебезнен әдәбият- ижат түгәрәгенә чакырган идек Беренче мәртәбә бер бүлмәдә утыруыбыз шунда булды, ахрысы. Ул очрашуда Хәсән ага Туфан безгә үзе хакында бик кызыклы биографик фактлар сөйләде Яңа шигырьләрен укыды Әмма Себерләрдә- сөргеннәрдә йөргәннәре хакында—ләм-мим . Түгәрәк әгъзаларының да кайберләре үз язганнарын укып күрсәттеләр. Шагыйрь аларга матур-матур киңәшләрен дә әйтте. Мин бернәрсә дә укымадым шикелле. Хәсән ага Туфанның әңгәмәне йомгаклап: -Әдәбият өчен кин кирәкле шартларның берсе—үзара дусларча атмосфера булдыру Иптәшеңнең уңышы—синең дә уңышын, аның уңышсызлыгы—синең дә унышсызлыгын-.—дигән сүзләре хәтергә уелып калган. Мин аның нәкъ шул сүзләренә басым ясап. «Татарстан яшьләре»ндә информацион хәбәр кисәге дә бастырган идем Шуннан хәтерләп калдымы икән әллә ул мине? Ә шулай да Хәсән аганың «таныш шикелле«сен ишетү рәхәт!
Шулай итеп, без Хәсән ага Туфан белән «рәсми» танышабыз Шул көннән башлап ул мине гел Шабай дип кенә йөриячәк.
1958 елның көзе иде бу. Октябрь ахырлары-ноябрь башлары булса кирәк, радиокомитетта ыгы-зыгы килеп бәйрәм тапшырулары әзерләп йөргән көннәребез. Мин—әле өч-дүрт аи гына эшләүче -яшел» мөхәррир. Әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире. Эшнең рәтен-чиратын да бик белеп бетермим әле. Менә бүген дә мине баш мөхәррир Гали Хөсәенов пыр туздырып ташлады -Сәяси яңгырашлы лирик шигырьләр кирәк!»— диде ул. Каршыда Сибгат Хәким белән Хәсән Туфан басып торганда, форсатны ычкындырырга ярыймы соң?!
Сер тркемтчьиар. Лны «.тди-Х Туфан кы С *««.»
Шулай да турыдан-туры Хәсән ага Туфанга мөрәжәгать итәргә жөрьәт кылмыйм. Хәсән аганын Казанга кайтуына ике еллап вакыт узса да. анын чыгышларына бөтен тулай торак белән кубарылып йөрсәк тә. без әле студентлар гына идек бит Бүген дә мин—кичәге студент Дөрес, миндә Хәсән аганын быел яз гына чыккан яшел тышлы шигырьләр китабы да бар. Бар гына түгел, андагы байтак шигырьләрне күнелдән дә беләм Шулай да шулай да.
Мин тәвәккәлләп Сибгат агага сүз катам
—Сибгат абый, бәйрәм көннәрендә тапшырырга берәр шигырь укып китмисезме сон9
Йә Хода, шулай аяк өсте эшләнә торган эшмени соң бу9' Аны бит Сибгат Хәкимнең өенә шалтыратып (анда да әле көннең икенче ягында гына, юкса Мвршидә апаның •Сибгатнең эш вакыты».—дип. телефон трубкасын кырт элеп куюын кот тә тор!), гозерләп сорарга кирәк иде Инде әллә кайчан Артына су кергәч кенә түгел
Сибгат ага Хәсән Туфанга ымлый Мин Хәсән агага ялварып карап торам Кыяфәтем шундый булгандыр, күрәсең, Хәсән ага йомшак кына елмаеп куйды
- Шигырьләр, дисенме9
Минем эчкә жылы керде
—Әйе шул, Хәсән ага.
—Хәлең аңлашыла, энем' Үзем дә радиода эшләгән кеше бит
Монысы минем өчен яналык иде Хәер. Хәсән Туфанның бөтен тормышы яналык иде бит әле безгә ул елларда
Хәсән ага ризалашты бит әй1 Башкалар жыр тыңлауны дәвам итәргә кереп киттеләр Ә Хәсән ага:
Мин хәзер —дип. радиокомитетнын каршыбызда ук торган китапханә ишегеннән кереп тә югалды Үз китабын алып торырга керүе булды моның, дип уйлагандырмынмы-юкмы—хәтерләмим Мин инде башка кайгыда идем моны хәзер усал Гали Хөсөеновка ничек итеп аңлатырга да. ничек итеп Хәсән аганы ти j генә ягып алып калырга? Әле бит ул язу студиясенең буш булмавы ла бик мөмкин Мин Гали Хөсәеновны ззләп йөргән арала. Хәсән ага чыгып китсә9 Ике ут арасында калдым шул! Карасам. Гали Хөсәенов үзе икенче каттан төшеп килә икән' Мин анын Китапханәбездә Хәсән Туфан китабы юк икән, әле алдырып өлгермәгәннәр Хәсән ага аптырап тормаган, шунда ук бер өстәл читенә утырып, кесәсеннән алган бер кәгазь кисәгенә «Тел турында» дигән шигырен күңеленнән күчереп тә язган булып чыкты (Бу шигырь Хәсән Туфанның китапларында «Алмаз» дигән исем белән, башкачарак вариант та бирелеп килә ) Өчәүләп Гали Хөсәенов бүлмәсенә керәбез Язучылар берлеге нен Әдәби фонды жибәргән рәсми үтенеч-хат артына
X. Туфанның «Тел турында» шигыренсн кулъязмасы яшел каРа белән язылган иле бу шигырь. Аны башта Гали Хөсәенов укый, аннары мин Хәсән ага үзе. дәшми генә, башын түбән ия төшебрәк елмаеп көтә Шигырь бик әйбәт
каршысына ташландым
— Гали абый! Хәсән ага риза'
—Нинди Хәсән9 Нәрсәгә риза9 Нидән кабындың әле9
Мин эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып бирергә ашыктым Гали Хөсәеновнын төксе йөзе яктырып китте
Гасырларны кичте, исән калды Туган телебез булган бу алмаз. Чабаталы.
Чабаталы чакта югалмады, Татарстанлы чакта югалмас! Югалмас!—
дигән бик көчле юллар белән тәмамлана ул.
Әмма... туган телне бозуларга каршы, аны сакларга кирәклеген ачынып язган бу шигырь Октябрь бәйрәме көннәрендә үзе генә мөстәкыйль яңгыраса, сәеррәк булыр шикелле иде. Баш тартырга да ярамый, Хәсән аганы һич үпкәләтәсе килми. Безнең аптырабрак торганны аңлаган шагыйрь үзе ярдәмгә килде:
—Бик ярап бетмәс, дисезме?
—Юк, юк! Ярый...—дидем мин кабаланып,—Шушының янына тагын берәр шигырегез булсын иде, Хәсән ага,—дип, аның берничә шигыренең исемен әйттем.
Хәсән ага миңа кызыксыныбрак төбәп карап торды. Анын шигырьләрен белүем кәефенә хуш килде булса кирәк, ул беразга гына тынып-уйчанланып калды. Әллә соң күңеленнән берәр шигырен кичердеме икән?
—Ярый алайса, сезнеңчә булсын...—Хәсән ага, утырып, бер кәгазьгә шигырь сырлап калды. Мин беренче шигырьне машинкага илтә киттем. Шунда юл уңаенда язу студиясендәге хәлләрне дә белешергә кирәк иде.
Шул рәвешле, без Хәсән ага Туфаннан микрофонга үзеннән сөйләтеп, ике шигырь язып алып калдык. Беләсе иде, исәнме икән аның тавышы язылган ул тасмалар хәзер?
Аерым кәгазьгә яшел кара белән язылган икенче шигырь Хәсән Туфан китапларында йолдызлар белән генә бирелеп, «Тагын бер кат уйладым мин...» дип башлана. Анда шулай ук шагыйрьнең безгә язып калдырган нөсхәсеннән аерымлыклар бар. Шулай булмый хәле дә юк, ул бит күңелдән генә язылган иде Гомумән, яттан сөйләгәндә чыгышлары вакытында Хәсән ага кайбер шигырьләренә еш кына төрле үзгәрешләр кертеп сөйли иде. Әлеге һәр ике шигырьмен дә автографлары миндә кадерле истәлек булып саклана.
Безнең буын бәхетле булды. Без Такташ—Кутуйларны, Җәлил—Кәримнәрне генә түгел, хәтта Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовларны якыннан белгән Хәсән ага Туфанның күңел җылысын озак тоеп яшәдек. Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким Алар Остазлар иделәр. Без һәркайсыбыз алар мәктәбе аша үттек. Аларнын кайгыртучан һәм таләпчән игътибарын һәрдаим тойган, аларнын күнел нуры яктырткан исемнәр безнең шигърияттә дистәләрчә. Гамил Афзал—Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев—Илдар Юзиев, Равил Фәйзуллин—Рәдиф Гатауллин. Ренат Харис—Рәшит Әхмәтжанов, Гәрәй Рәхим—Рөстәм Мингалим... Зөлфәт- Мөдәррис Әгьләмов...
Тыйнаксызлыкта гаепләмәгез: шушы саналганнар арасында мин үземне дә күрәм...
Без—бу ике Остазның рәхмәтле шәкертләре—аларнын һәр икесе хакында да кайта-кайта сөйләрбез әле. Сөйләрбез дә, язарбыз да. Бу—безнең изге бурычыбыз.
Сибгат ага Хәким турында хатирәләребез аерым булыр. Бүген сүз Хәсән ага Туфан хакында. Анын безгә, безнең ана булган мөнәсәбәтләребез хакында...
Өч дистә еллардан артык күңелне тырнап торган бер әрнүле дә, гыйбрәтле дә тарих сөйлисем килә бүген. Күңелемне бушатасым килә...
«Татарстан яшьләре» газетының 1963 ел, 14 март (№ 32) санында бер мәкаләм басылган иде. «Дистә шигырь—бер гомер» дип атала иде ул. «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының 1963 елгы беренче санында басылып чыккан Хәсән ага Туфан шигырьләре турында иде. Бүгенге көн югарылыгыннан караганда беркатлырак булып яңгыраса да, бу мәкаләне искә алуым очраклы түгел. Анын шактый гыйбрәтле дәвамы бар.
... Телефон шылтырый. Трубкада-Хәсән ага Туфан тавышы:
—Шабаймы-ы?—дип сорый ул суза төшеп.
—Әйе, Хәсән ага . —тәнем эсселе-суыклы булып китә. «Мәкаләмне укыган Нәрсә әйтер икән?»—Исәнмесез...
—Сәлам, сәлам! Минем янга килеп чыга алмассынмы икән?
—Кайчан, Хәсән ага?—мин бу чаклысын көтмәгән идем
—Бүген нинди көн әле?
—Жомга, Хәсән ага...
-Иртәгә сәгать унберләргә, дисәм ярыймы?
—Ярый..
Трубкада Хәсән аганын сулыш алуы сизелә Пауза. Мин трубканы куймый торам Нәрсәдер көтәм. Хәсән ага шуны сизенгән кебек була
—Хәкимгә укыган әйбереңне алып кил. дисәм...—анын шулай, җөмләне кырт кисмичә, сузыбрак өзеп калдыра торган гадәте бар
Мин. әлбәттә, бу минутта гына Сибгат ага Хәкимгә ни-нәрсә укыганымны хәтерли алмыйм Ана бик күп әйберләремне укып-укытып киләм. өметсеглеккә бирелеп «Булмый! Язуны ташлыйм, «—дип йөргән көннәремдә Сибгат аганын салмак кына, әкрен генә тавыш белән: «Ташлый алмассын Ул сине якаңнан алган инде .«—дип әйткән сүзләре дә бар иде. «Кына гөле» дигән поэмамны редакцияләр кире каккан бер вакытта. Сибгат аганын, дилбегә буе озын шул әйберне иренмичә укып чыгып, ахырдан: «Без көтмәгән яктан ачылган бу шагыйрь, кызык шагыйрь, яна шагыйрь...» дип, өметләндереп язып куюы үзе ни бәя тора иде!
Хәсән ага икеләнеп-аптырабрак калганымны сизенде бугай Йомшак кына итеп өстәде:
—Теге, апаң турында...
Йөземә кайнарлык йөгерде. Сүз минем әле язылу, эзләнү хәлендә булган поэмам турында бара иде. Әйе шул, мин анын бер кисәген Сибгат ага Хәкимгә укыган идем. Сибгат ага үзе өзеп кенә бер сүз дә әйтмичә: «Туфанга укытып карамыйсынмы’’»—дигән иде бит! Димәк, алар бу хакта сөйләшкәннәр булып чыга Дөресен әйтергә кирәк, мин Хәсән агадан бераз шүрлим. Ул минем «Яшь ленинчы» тирәсенә (инде мин шул газетада әдәбият-сәнгать бүлегендә эшли башлаган идем) «татар шигырен ватып-сындырып йөрүче» егетләрне—Равил Фәйзуллин. Ренат Харис, Рәдиф Гатауллиннарны сыендыруымны да өнәп бетерми шикелле Аларны «бозуда» гаепли. «Ак шигырь белән ирекле шигырь «үги-ләрме’’» дип. матбугатта кайнар бәхәсләр кузгатырга да әле ике елдан артык вакыт бар. Ә Хәсән ага Туфанга бер генә әйберемне дә укытып караганым юк әле Әй. беткән баш беткән' Үзе дәшеп чакырып торганда... Тотып ашамас әле..
— Рәхмәт, Хәсән ага . —дип әйтә алдыммы икән—хәтерләмим
Бу турыда алгарак бер сикереш ясап алуны кирәк саныйм
«Татар шигырен ватып-сындырып йөрүче егетләр* —Равил Фәйзуллин. Ренат Харис. Рәдиф Гатауллин (бүгенге Рәдиф Гаташ) иҗатларына да Хәсән ана Туфан гел тискәре карашта гына яшәмәде. Бу егетләрнен таланты елдан-ел тирәнрәк ачыла барганын күрде, аларнын шигърияттәге киләчәкләренә ышанды Бу җәһәттән анын Сибгат ага Хәким белән Аккош күлендә (өлкән әдипләребезнен дачалары шунда иде) еш очрашып, сөбхәтләшеп-фикерләшеп яшәве дә ярдәм иткәндер Сибгат ага Хәким исә бу яшь шагыйрьләргә һәрвакыт хәерхаһлы булды
Менә бер дәлил
1969 елда Равил Фәйзуллиннын «Мәрмәр» исемле шигырьләр китабы басылып чыкты. Аны шигърият сөючеләрдә, тәнкыйтьчеләрдә бик җылы кабул иттеләр Хәтта шигырьдән инде яшьлегендә үк читләшеп, прозага күчкән, саллы-саллы повестьлар, бихисап күп хикәяләр иҗат иткән күренекле әдибебез Фатих ага Хөсни дә •СоциалистикТатарстан» газетыныңберсанында Равил Фәйзуллиннынәлеге китабы турында «Мәрмәр ясый безнекеләр» дигән матур тәнкыйть мәкаләсе белән чыккан иде. Ул бит татар теленең ин тирән катламнарына төшеп, телнең бар аһәнен-гәмен белеп яза торган, «теленә шайтан төкергән» әдип' Инде шундый мөхтәрәм, абруйлы Фатих Хөсни до мактый, шагыйрьнен китабын укучыларга куанып тәкъдим итә икән, икенче бер шагыйрь әйтмешли, «юкка түгелдер, юкка түгелдер»
Инде көз кергән Сентябрьнең кояшлы, җылы көннәре тора Алтын көз' Мин Бауман урамындагы Матбугат йортыннан чыгып, ашыга-ашыга өйгә
кайтып барам Иртәгә тан белән Габделхәй Сабитов. Мирсәет Яру .глин һәм мин Мншә буена балыкка китмәкче идек Шу на әзерләнәсе, җыенасы бар Китеп туктаган троглейбуска йөгерөм генә дигән идем:
.к У.» м т
—Шаба-ай!—дигән тавыш тукталырга мәжбүр итте. Борылып карасам—Хәсән ага Туфан! Ул Матбугат йортынын аскы катына урнашкан китап кибетеннән чыгып килә икән. Кулында —китаплар Берсе—Равил Фәйзуллиннын «Мәрмәр»е. икенчесе—«Беренче карлыгачлар». Яшь шагыйрьләрнең күмәк жыентыгы. Аны мин редакцияләп чыгарган идем.
—Исәнмесез, Хәсән ага!—«Чукынды балыкка жыену...»—дип. эчтән генә көрсенеп, анын янына киләм.
—Сәлам, сәлам! Менә, китаплар алдым әле Монысын син чыгаргансың икән,—дип, Хәсән ага «Беренче карлыгачлар» китабын күрсәтә —Өметле шагыйрьләр Әле кибеттә актаргалап тордым да. Мөдәррис шигырьләренә төртелдем Шәп бит1
—Әллә шагыйрьләр секциясе үткәрәсезме? Исәнме. Марс! Без иртән күрешкән идек инде,—Сибгат ага Хәким икән Ул Хәсән агага баш кагып кына ала. Ничек сиздермичә генә яныбызга килеп баскан, диген9 Әңгәмәбезгә кушыла:—Равилне укырга булдыңмы? Укы-укы! Фатихның мәкаләсеннән сон, бигрәк тә..
Күренеп тора: болар инде Фатих Хөсни мәкаләсе турында фикер алышканнар булса кирәк.
Хәсән ага көлемсери:
—Фатих—Фатихча инде. Күпертебрәк мактарга ярата.—ди.—Әмма Фәйзул- линны ачып бирергә тырышкан Әйбәт язган
—Шагыйре әйбәт бит. —Сибгат аганың күзендә хәйләкәр очкыннар кабына.- Көчле яшьләр килә Шулаймы, Марс?—дип, ул кинәт кенә мине дә сүзгә тарта.
—Шулай, Сибгат ага. Алар без генә түгел инде,—дим мин дә.
Хәсән ага ризалаша:
—Менә, Шабайга да шуны әйтә идем әле. Өметле яшьләр, дим...
Мин янә сүз кыстырам:
—Тырыштык инде Чүп-чарын кертмәскә тырыштык,—дип, Хәсән ага кулындагы «Беренче карлыгачлар» китабына ымлыйм. Үз эшем турында да җылы сүз ишетүе рәхәт бит!
—Фәйзуллиннар мәйдан тотар, дисеңме, Сибгат?—Хәсән аганың уе башка юнәлештәрәк икән. Сибгат аганың жавабын да көтмичә, үзе үк раслап:—Тотсыннар Шәүкәт, Илдарлардан кыюрак буын. Әле үсәселәре, житлегәселәре алда...—ди.
—Үсәрләр —Сибгат ага ышаныч белән өсти —Киләчәк аларныкы, аларныкы! —Килешәм!—дип, кулы белән һаваны ярып ала Хәсән ага —Фәйзуллиннар артыннан Мөдәррисләре дә килә бит, Зөлфәтләре дә... Иш янына куш.
Әлеге очрашу-сөйләшүдән сон. Хәсән ага яшел кара белән өндәү вә сорау билгеләрен куя-куя, Равил Фәйзуллиннын «Мәрмәр»ен бик жентекләп укыгандыр, шәт Моның шулай булуына шигем юк. Чөнки янә бер сөйләшүдә (кайда, кайчан икәне тәгаен генә хәтеремдә калмаган) ул шул ук шагыйрьләр турында «Болар такмакчы Мәхмүт түгел инде »—дип әйткән иде. Ә Мәхмүт Хөсәенне ул бөтенләй шагыйрь итеп танымый иде шикелле.
Равил. Ренат, Рәдифләр Остазларның ышанычын тулысынча акладылар. Хәзер алар һәркайсысы—күренекле шагыйрь!
Инде яңадан Хәсән ага Туфанга курка-курка гына барган көннәргә әйләнеп кайтыйк.
Маяковский урамындагы 23 нче йорт Бу йортта шактый күп һәм шактый күренекле әдипләр тора. Минем монда килгәләгәнем бар иде инде Ләкин Хәсән ага Туфанга беренче килүем Өйдә ул ялгызы гына иде Без аргы бүлмәгә үттек, һәркайда китаплар, кулъязмалар Бигрәк тә кулъязмаларның төрле жирдә тәртипсез таралып ятулары хәтердә калган. Бүлмә уртасында—өстәл. Өстәл өстендә—төймәсенә бассан, сигарет яки папирос чыгарып бирә торган бер кызыклы савыт-жайланма Анда төрле сорт сигаретлар, папирослар тутырылган Өстәл өсте тулы газет-журналлар. машинкадан чыккан, күбрәге исә яшел кара белән чуарланган кәгазь битләре Таралып-жәелеп яткан газетларның да күпчелеге шул ук яшел кара белән тамгаланган
Урамда яз. март уртасы булуга карамастан, бүлмә салкынча Хәсән ага ак күлмәк өстеннән көлсу төстәге бәйләгән йон свитер кигән. Свитер анын какча, ябык гәүдәсен бераз булса да тулыландырып тора шикелле
Башта без «Татарстан яшьләре»ендәге әлеге мәкалә хакында бер-ике авыз сүз
алыштык Мәкалә өстәл өстендә ачып куелган хәлендә ята. яшел кара белән төшерелгән сорау һәм өндәү билгеләре дә байтак күренә. Астына сызып-сызып куелган урыннары да шактый Мин: «Хәсән ага нәрсә әйтер икән9*—дип. куркыбрак кына утырам Ә ул ни өчендер бәя бирергә ашыкмый, алай гына да түгел, мәкаләне бөтенләй бер читкә алып куя. Күнелне кыбырсыгып тормасын, диюе булды, ахрысы
— Шабай, син Минзәләдәнме әле?
Кинәт бирелгән сораудан мин сискәнеп китәм.
—Әйе. Хәсән ага...
—Үзен турында сөйләмәссеңме9—ул «сөйлә» дип катгый итеп әйтми, минем үз иркемә куя.
Мин төртелә-төртелә сөйли башлыйм Сизенәм: бу сөйләү тикмәгә түгел. Безнең бик күбебез—мин ул вакыттагы яшьләрне әйтәм—Хәсән ага Туфан өчен. Пушкин әйтмешли, «саумы, яшь һәм таныш түгел буын» бит Әтиемнең укытучы булганын, сугышта хәбәрсез югалганын әйткәч, Хәсән ага: «Әдәбиятчы идеме9»— дип сорап куя. Физик-математик икәнен белгәч, дәшми, башы белән генә ымлый «Дәвам ит!»—янәсе 1941 елнын кышында Минзәлә базарында ерактан гына Муса Жәлилне «күргәнемне» әйтүгә, ул җанланып китте «Да-а-а?»—дип. ышаныр- ышанмас кабатлап сорады Мин. тәфсилләбрәк, базарга апа белән итек сатарга килүебезне, шул вакыт чаңгылы берничә хәрбинен яныбыздан узып китүен, кемнәрнеңдер «Муса Жәлил Муса Җәлил.. »дип пышылдашуларын сөйлим Муса Жәлилне «күрүемнең» бар булганы шул Аннары Җәлил политруклар курсында укыган бинада—ул педучилище бинасы иде-сугыштан сонгы елларда үзсмнен дә укуымны, беренче «тере язучыны»—Гомәр ага Бәшировны шунда күргәнемне сөйлим Хәсән ага урыны-урыны белән елмаеп, күбрәк уйга калып тыңлый бирә Сөйләвем озынга китте булса кирәк, Хәсән ага кулын җилкәмә салды «Алан—теге апаңмы9» Мин төртелеп туктап калдым Хәсән ага әнә кай тирәдә йөри икән!
Әйе, апа «теге» апа—«Әби-апа» иде
Поэмага «Әби-апа» исемен дә Хәсән ага Туфан тәкъдим итте Анысы соңрак, янына кат-кат барып йөргәннән соң булды. Поэманың әүвәлге исеме «Әрнү аралаш» иде.
— Бу исем белән үткәрмәсләр,—диде тәҗрибәле Хәсән ага -«Әби-апа» ничегрәк булыр? Уйла әле. Укучыны да ымсындырып тора
Мин аның белән килештем—димәк. «Әби-апа»'
Мөгаллимә Усман кызы Бикташева—әниемнен бертуган апасы—авылда граждан нар сугышы, сәнәкчеләр күтәрелеше вакытларында кызылларга ярдәмләшеп, аннары колхозлашу елларында башлап йөрүчеләрдән була Авыл советы рәисе булып эшли. Сталинның шәхес культы елларында репрессияләнә, «троцкийчы, халык дошманы» дигән яла ягылып. Минзәлә төрмәсендә судсыз-нисез ике ел утырып чыга. Энесе Гали абый—шулай ук актив комсомол егет, авыл хәбәрчесе—Сталин исеменә хат яза. Бәхеткә, хатның ярдәме тия—апаны коткаралар Әмма озак та үтми, анын иренә яла ягыла: ул да «халык дошманы», имеш! Бөек Ватан сугышына үзе теләп китеп, штраф батальоннарда сугышып йөреп, юк гаебен каны белән юа ул. Сутыш елларында мин әнә шул апаларда яшәдем. Ул мина әнием кебек үк кадерле иде
Сибгатага Хәкимгә өзекләрен укыган, тарихын сөйләгән поэманың геройлары әнә шулар булырга тиеш иде «Әби-апа»ны укучыларнын. «Анда бит шәхес культы мәсьәләсе бик аз гына төсмерләнә».-дияргә тулы хаклары бар Әйе. ни кызганыч, шулай шул..
Хәсән ага Туфан кулында—тышлыгына Мао Цзедуннын барельефы төшерелгән һәм алтын иероглифлар белән ниндидер цитата басылган калын каты тышлы дәфтәр Бу—минем «Кытай дәфтәре» дип йөртә торган шигырьләр дәфтәрем Аны миңа институтта укыган елларымда бер кытай кызы бүләк иткән иде. Ул елларда Казанда укучы Кытай студентлары шактый иде Әле Кытай белән безнең аралар бозылып өлгермәгән чак. Хәсән ага дәфтәр тышындагы барельефка бармагы белән басып-басып алды да: «Вота нинди икән ул Мао!»—диде. Анын өчен Кытайдагы Мао культы. Сталинның шәхес культы кебек үк.
йөрәк әрнеткеч хәл иде. әлбәттә
•Кем көчлерәк—илдә шул яши'»—дип.
Уйгурларны йота Маолар
Хәсән ага Туфанның бу юллары аның Кытайдагы хәлләргә мөнәсәбәтен ачык күрсәтә булса кирәк. «Әби-апа»нын басылмый калган вариантындагы:
Янцызыдан искән шикле жилләр Кабат раслый безгә боларны. Юк. күрәсе килми аждаһаны— Бездә инде үлгән еланны.—
дигән юллар да турыдан-туры Хәсән аганың киңәшен тотып язылган юллар иде. Маоның барельефына бармагы белән төрткәләп: «Бу хакта да әйтеп үтәсе иде сиңа»,— дигән иде ул.
«Әби-апа»ның язылган кадәресе укылып бетә. Шуннан без кухняга чыгып, тәрәзә форточкасына төтен өрә-өрә. сүзебезне дәвам итәбез. Хәсән ага шәхес культы мәсьәләсен тирәнрәк ачарга, публицистик гомумиләштерүләр ясарга кирәклеген сөйли Миннән кайта-кайта биографик детальләр сөйләтә дә: «Менә бу турыда яз, яме!»—дип, мине тиешле урынга «борыным белән төртә». Ул «борынымны төртеп» яздырган юллардан бер-ике мисал:
Утыз жиденче ел. Утырасын Милиция кетеп бүлмәңдә.
Синдәйләрне. апа. лагерьлар да. Тынчу төрмә дә
Күп йотачак әле, ай-һай бик күп...
Бәла килде меннәр-меңнәргә.. Төрмәләрдә нахак үткән еллар Табар әле үзенен исемен.
Саулыгыңны гына түгел, апа, Иманыңны алды ул синен. Гаделлеккә булган иманыңны...
Яки:
Лагерьларда иңрәп ятканнарның Себерләрдә, Камчаткаларда Әрнүләре, үлем сулышлары Ишетелмәде кайчакларда да...
Ишетелмәде. Ишеттермәделәр— Хөкем сөрә иде Берияләр.
Аларнын сүз бары бер тирәдә •Даһи юлбашчыбыз!»—дияләр
Бу юллар хәтта бераз Туфанчарак та яңгырый иде. Әмма, кызганыч... Хәер, анысы турында соңрак әйтелер.
«Әби-апа» шактый озак язылды. Хәсән ага мина ашыкмаска, һәр шигъри юлны үз кичерешләрем аша үткәрергә киңәш бирде. «Кытай дәфтәре»н күтәреп, дәфтәр эченә язылган вариантларны акка күчереп тә. машинкада бастырып та, Хәсән ага Туфан янына янә берничә кат барырга туры килде әле. Үз кулы белән яки теле белән бер генә юл да кертмәде Хәсән ага поэмага. Без бары озаклап сөйләшеп кенә утырабыз. Әмма бу әңгәмәләрнең миңа нинди рухи азык булганлыгын, ничек илһамландырганын белсәгез икән сез!
1964-1965 елларда «Әби-апа»ны мин газет-журнал редакцияләренә тәкъдим итеп каралым. «Социалистик Татарстан» газетының ул вакыттагы әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире Флорид Әгъзамов аны бик яратып алып та калган иде. Бераздан, бер сүз дә әйтмичә, кире кайтарып бирде Басылмавының сәбәбен сорагач, кулларын як-якка жәеп, башы белән түшәмгә таба ымлады. Флорид Әгъзамов акыллы егет— мин эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлап алдым. Илдә шәхес кулыгын фаш иткәннән соң булган «жепшетү» («оттепель») суынуга йөз тоткан чаклар иде бу... Хакимияткә Брежнев, ата сталинчы «соры кардинал» Суслов кебекләр менеп утырган иде... Җитмәсә. Евгении Евтушенконың «Сталин варислары» дигән шигырен тәржемә итеп тә «янган» идем...
Шулай итеп. Хәсән ага Туфанның миңа булышулары жилгә очты...
Ә поэманы бастырасы, укучыларга ирештерәсе килә! Мин инде кыскартуларга да каршы түгел. Әсәр бит дүртенче елын дөнья күрә алмый яга
Ниһаять. «Әби-апа» Бөек Октябрь революциясенең илле еллыгына багышланып. 1967 елла бик нык үзгәртелеп-имгәтелеп. искә төшергәндә мине һаман кызарырга мәжбүр итәрлек булып басылып чыкты Мин аны Хәсән ага Туфанга күрсәтергә оялдым. Әмма ул үле алып укыган булса кирәк. Очрашуларыбызнын берсендә «Харап иткәнсен ләбаса теге апанны!»—дип ярып салды Шунда гына мин үземнен ниндидер начар эш кылганымны бөтен тирәнлеге белән аңлап алдым . Моны апа да (ул әле исән иде). Хәсән ага Туфан да гафу итә алмаслык начар, бик начар гамәл иде бу
Үз иманыннан, үз принципларыннан бервакытта да кире чигенмәскә кирәклеген мин. мөгаен, менә шул чакта чын-чынлап төшенгәнмендер. Ачы. әмма бик кадерле сабак иде бу минем өчен
«Әби-апа»ны үзем теләгән, син күрергә теләгән вариантта барыбер бастырырмын әле мин. Хәсән ага! Анда шундый юлларда булыр
Китаплары кайтты, исемнәре
Берән-сәрән кайтты исәннәре— Мин Шабайлар. Хәсән Туфаннар •Кабул итегез, дип. туганнар •
Ах. ишетсәң иде син мине. Хәсән ага. .
һәм бу изге теләгем тормышка ашты' Ил башына Михаил Горбачев килеп, •үзгәртеп кору» чоры башлангач мәйданга чыккан хәбәрдарлыкның ярдәме гиде •Әби апа» беренче исеме белән -Әрнү аралаш» булып. Хәсән ага Туфан кулыннан үткән хәлендә, бозылмыйча имгәгелмичә, минем 1989 елда дөнья күргән «Гомер уты» дигән китабыма кертелде
Әмма ни аяныч!. Хәсән ага Туфан да. Сибгат ага Хәким дә юк иде шул инде
Кайсыгызнын кулы җылы9—
Бәйлисе бар йөрәкне •
Шигырызә шулай дип күңелен ачып салса да. тормышта Хәсән ага Туфан алай чишелеп китеп, аһ- зарларын чәчәргә яратмый иде Үзе өчен сорый да. йөри дә белмәде шагыйрь Ә менә башкалар өчен, бигрәк гә үзенең рухына якын яшь шагыйрьләр өчен аның кулы һәрвакыт жылы булды
Татарстан китап нәшриятында унөч ел эшләп, мин Хәсән ага Туфанның бер генә мәртәбә лә үз китабын чыгару артыннан йөргәнен хәтерләмим Аның беренче китабын да бит. шагыйрь үзе Кавказ һәм Урта Азия якларында жәяүләп сәяхәттә йөргәндә, дуслары Гомәр Гали. Галимжан Нигьмәтиләр жыеп чыгара Туфан үз китабын бер китапханәгә Назыйм Хикмәт шигырьләрен эзләп кергәч, очраклы рәвештә генә күреп ала Аның соңгы ки тапларын да башкалар (аерым алганда. Мәсгут Гайнетдинов. Нил Юзиев) төзеп чыгардылар
Ә менә «Мөдәррис кулъязмасын китердеме?» яки «Зөлфәт китабы ни хәлдә9, кебегрәк сорау-үтенечләре була торган иде Хәсән ага Туфанның Алар өчен аеруча борчыла иде ул
Зөлфәт, дигәннән
1968 ел. Минем «Чаян» редакциясендә эшләп йөргән көннәрем Бервакыт Хәсән ага Туфан мине коридорда очратып туктата.
— Шабай, син коммунистмы әле’—дип сорый ул. «коммунистмы» сүзенә басым ясап
Көтелмәгән сорау мине аптырашта калдыра, әлбәттә Хәсән ага авызыннан моны ишетү ничектер сәеррәк. Мондый катгый сорау Афзал ага Шамоняки Ибраһим Гази аныгыннан чыкса, табигыйрәк булыр иде Чөнки алар, нинди дә булса берәр йомыш кушарга кирәк бу лганда, шулай «үгезне мөгезеннән хләктереп алырга» ярага иделәр. Ә бирелә Хәсән ага Туфан кистереп сорый Йөзе дә житди-уйчан күренә
—Әйе. Хәсән ага - дим мин. сүзләремне суза төшебрәк Үзем уйлыйм «Ни өчен болай сорый икән әле ул?»
(У) заманнарда •коммунист» сүзе хә зерге кебек каһәр зе сүз түгел иде
Хазык та
аларга ышана-инана иде Хәсән ага Туфанның үзенең дә « Вөҗданым да. намусым да бары Ильич юлында...»—дип язган шигъри юллары бар Шагыйрьнең ихластан әйтелгән сүзләре иде алар. Нишлисең—без барыбыз да уз чорыбыз балалары..)
Хәсән ага мине тәрәзә буенарак тарта. Бераз текәлеп карап торганнан сон гына, сүзне дәвам итәргәме-юкмы дигән кебегрәк кенә итеп әйтеп куя:
—Син Зөлфәткә ничек карыйсын?
—Әйбәт карыйм, Хәсән ага!
Зөлфәтне Мөслим районынын Урәзмәт урта мәктәбендә укыткан елларында Рәдиф Гатауллин «ачкан» иде. Ул аның беренче шигырьләрен «Яшь ленинчы» газетына, «Казан утлары»на тәкъдим итеп, «бик сәләтле малай» дип хатлар да язган иде Мәсьәлә ачыклана төште шикелле.
Күптән түгел генә Татарстан язучыларынын VII съезды булып узган иде. Съезд Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Гадәт буенча, галеркада—студентлар «республикасы». Бервакыт шуннан—югарыдан залга уйнаклап-уйнаклап кәгазьләр ява башламасынмы! Бер төркем студентларның үзләренчә листовкалар ташлавы икән бу. Листовка дигәннәрендә әллә нәрсә юк, әлеге дә баягы, шул яшьләр өчен әдәби журнал чыгару мәсьәләсе. . Баш китәрлек нәрсә түгел инде...
Залда, әлбәттә, ыгы-зыгы купты. Әлеге кәгазьләрне җыеп ала башладылар. Президиум өстәле артында утыручы рәсми иптәшләрнең йөзләре хәвефле төстә сузылып калган иде.
Бер дә алай «контр» эшлек нәрсә булмаса да, яшьләрнең бу «юләрлеге» шома гына узып китмәде булса кирәк. Тиешле органнар тарафыннан тиешле «оргнәтижәләр» ясалды шикелле.
Хикмәт шунда, бу «бунтовщиклар» арасында Зөлфәт тә бар иде. Әлеге ыгы- зыгы вакытында галеркадагы студентлар төрле якка сибелә башлагач, тәнәфес игълан ителдеме-юкмы—хәтерләмим. Әмма Зөлфәтне мин ничектер залга кертеп утырткан идем бугай.
(Бу вакыйга хакында тулырак мәгълүматны «Идел» журналының 1994 ел, № 7 саныннан һәм «Казан утлары» журналының 1999 ел, № 7 саныннан Рәфикъ Юнысның «Өзелгән спектакль» исемле мәкаләсен укып белергә мөмкин.)
X. Туфан яшь шагыйрьләр арасында Уңнан сулга: Р Вәлиев. Р Гаташ. Г Морат һәм Р Зәйдулла. 1979 ел.
Кыскасы. Зөлфәт өстендә шулай итеп болытлар куера башлаган чак иде бу. Хәсән ага Туфаннын тел төбе кая таба барганы аңлашыла
—Берәр эш табасы иде шул егеткә —диде Хәсән ага. Аннары, тәрәзә аша урамга карап, бераз тынып торганнан сон. тавышын түбәнәйтә төшеп өстәде — Югалтмыйсы иде аны
Мин Хәсән ага Туфанга өздереп кенә бер сүз дә әйтә алмадым Чөнки әле үзем дә. ике ел чамасы «эшсез йөреп», янарак кына «Чаян»да эш тапкан идем Ә Зөлфәтне чыннан да югалтырга ярамый... Хәсән ага кадәр Хәсән ага бу хакта сүз алып бара икән, димәк, эш житди...
Ул вакытта «Чаян» журналында баш мөхәррир булып Альберт Яхин эшли иде Журналның абруе зур. Альберт Яхинны КПССнын Татарстан өлкә комитетында да бик яраталар. Әлбәттә. Зөлфәткә шунда үзебезнең тирәдәрәк эш юнәткәндә бик әйбәт буласы. Хәсән ага Туфаннын гозерен озын-озакка сузу да яхшы түгел. Мин баш мөхәрриргә Зөлфәт турында сүз каттым. Альберт Яхин тимерне кызуында сугарга ярата. Ул бер генә сорау бирде:
—Серкәсе су күгәрми торган малай түгелме?
Ул якларын бик үк белеп бетермәсәм дә:
—Юк, юк!—дидем мин ашыгып.
Альберт Яхиннын бер «алтын законы» бар иде. «Чаян»да. көлкеле журнал буларак, ин элек үзеннән көлгәнгә түзә белергә кирәк.
Икенче көнне үкме. Зөлфәт инде баш мөхәррир каршысында басып тора иде Альберт Яхин ишек төбендә таптанып торган егеткә күтәрелеп каралы да
—Аягыңны сөртеп кердеңме?—диде Жзвап көтеп, күзлек пыялаларын сөртергә кереште.
Зөлфәт аптырап аякларына карады. Аяк киеме чиста иде анын
-Юк
—Самолюбиең булса, аны ишек төбенә жәеп. аягынны шуна сөртеп кер. диюем, Зөлфәт Бездә шунсыз эшләп булмый
—Ә-ә-ә...—дип көлеп жибәрде Зөлфәт Анын шушы көлүе мәсьәләне хәл итте дә куйды
Иртәгесен «бунтарь» Зөлфәт «Чаян» бүлмәләренен берсендә башын иеп. тыйнак кына эшләп утыра иде инде. Бу хәлләрдән сон угыз елдан артык вакыт үтеп китге, Зөлфәт һаман да «Чаян» журналы хезмәткәре. Шунда урнашуында Хәсән ага Туфанның да «җылы кулы»нын йогынтысы барлыгын сизмәгән дә булгандыр але.
Хәсән ага Туфан игелеген күргән бик күпләр шулайдыр Ул яхшылыкны сиздерми генә эшләргә ярата иле. Сөйләнеп йөрми генә
Хәсән ага Туфан калдырган эстафетаны дәвам итүчеләр, бармы сез? Кайсыгызның кулы җылы?
1968 елның көзендә Горький (хәзер Түбән Новгород) өлкәсенең Сергач якларында татар әдәбияты атналыгы уздырылган иде Анда катнашучы әдипләр ишле булып, ике төркемгә бүленеп эшләделәр. Безнең төркемнең җитәкчесе—Мирсәй ага Әмир Арада иң өлкәнебез, ин хөрмәтлебез Хәсән ага Туфан иде. әлбәттә Кунарга кергәндә Мирсәй ага белән Хәсән ага гел бергә булалар һәм. төрле йомыш-яракка кирәк була-нитә калса диптер инде, мине дә үзләре белән алалар иде Көндез мәктәпләрдә балалар белән очрашулардан, кич авыл клубларында ярты төнгә кадәр сузылган кичәләрдән сон, аш-мәжлес кебекләрендә дә бер-ике сәгать утырылган була Бу аксакаллар арунын инде ар ягына чыкканнардыр днп уйлыйсын. Юк! Хуҗаларның хөрмәтләп жәеп биргән урын-жирләренә менеп яткач та әле берәр сәгать әнгәмә дәвам итә. уен-көлкеле сүзләрдән төнге авыл өе ярылып китәр шикелле тоела Булса булыр икән шулкадәр энергия, шулкадәр жегәр! Бигрәк тә Хәсән ага Туфан үзенен тормыш сөючән тынгысыз җаны белән хәйран калдыра иде безне
Кайсыдыр бер авылда без куна кергән йорт клубка якынрак булып чыкты Без инде кайтып яткан, уен-көлкеләребез дә сүнгән. Мирсәй ага «дизелен дә кабызып җибәргән» (ул йоклаганда гырлый) иде. Менә бервакыт Хәсән ага шыпырт кына урыныннан кузгалды да тәрәзә буена килеп тынланыл тора башлады Мин лә калакны торгыздым Клуб ягыннан тонык кына булып жыр тавышы кило «Менәргә-ә-ә и- де-е Урал тауларына-а-а • Бу Илһам
Шакиров тавышы иде Хәсән аганын Илһамнын җырлаганын бик яратканы мәгълүм әйбер «Киенеп чыгып китәргә
уйламасын тагын. »—дип, урынымны шыгырдатып торып утырдым. Хәсән ага пышылдап кына: <■ Ишетәсеңме?»—дип сорады. «Әйе...» «Болай сонлап кайда җырлый ул? Кул чабулары да ишетелә кебек Хәсән ага тәмам әсәренгән иде. Мин эшнең нәрсәдә икәнен аңлатырга ашыктым. Авыл клубы мөдире бер килүендә Илһам Шакировның концертын магнитофонга язып алган икән. Шуны еш кына, халык соравы буенча, кабатлыйлар, халык клуб тулып тынлый икән. Менә безнең дә әдәби кичәбездән соң, «Илһам Шакиров концерты» дәвам итә... «Татарстаннан читтә шул алар... Сагыналардыр татар моңын...»—диде Хәсән ага, урынына кире менеп яткач Мин дәшмәдем. Татарстаннан читтә күпме еллар кангырап йөргән шагыйрь Хәсән Туфанны Урал буендагы җәйләүләрдә көтү көтеп, авыз эченнән генә татар җыры көйли итеп күз алдына китердем... Сагынмый буламы сон үз моңнарыңны?. Әле бүген генә Хәсән ага мәктәп балаларына «Юкмыш бабай» әкиятен сөйләгән иде.
Шулай итеп, торнаның
Аягына тагылып.
Еракларга-а-а киттем мин. Туган илдән аерылып...
Авылларда атналык тәмамланып, район үзәге Уразайга кайтып төштек. Безнең көндезебез буш. «Ял итегез»,—диделәр. Кич белән район мәдәният йортында йомгаклау кичәсе үткәрергә тиешбез. Аннары Казанга... Барыбыз да шактый йончыган, арыганбыз. Кунакханәдән чыгасыбыз килми. Караватларда сузылышып ятабыз. Ә менә Хәсән ага ни өчендер тынгысызлана. Ул ятмаган, бүлмә буйлап әрле- бирле йөренә, әледән-әле тәрәзәгә килеп, урамга карап тора. Мин аны күзәтәм. Хәсән ага сизенеп, жәлт кенә минем якка борыла:
—Әйдә йөреп керәбез!—ди ул, егетләрчә жиңел итеп.
Без урамга чыгабыз. Урамда пычрак, яңгыр явып үткән. Салкынча. Аяк асларыбызга карый-карый, әкрен генә түбән очка таба төшеп барабыз. Шунда кинәт кенә әллә нәрсә булды, мин аныша да алмый калдым. Урамның икенче ягыннан өстенә кожанмы-плащмы кигән, аякларында кирза итекле берәү:
—Хәсән абыем. Хәсән абыем. Бу синме9—дип безгә ташланды Хәсән ага әлеге сәер кешенең кочагында бөтенләй югалып калды. —Әллә танымыйсыңмы. Хәсән абый?, —әзмәвердәй ир кешенең күзләрендә яшь иде...
—Ба-а-а! Синме бу, брамат?!
Хәсән ага Туфан ниндидер исем әйтте. Алар яңадан бер-берсен кысып кочаклаштылар, җилкәләреннән кагыштылар. Хәсән аганын да күхтәре яшьләнгән иде...
Мин аларнын икесен генә калдырырга ашыктым. «Шушы көтелмәгән очрашуны алдан сизенеп, күнеле борсаландымы икәнни Хәсән аганын? Әүлиялеге бардыр, билләһи! Кара син, ә!»—әнә шундый уйлар белән кире борылдым.
Кунакханәдә:
—Хәсән аганы кайда калдырдың?—дигән сорауга, сөйлисем килеп, телем бик кычытып торса да, нигәдер:
—Хәзер кайта...—дип кенә җавап бирдем. Теләсә, үзе сөйләр әле.
Хәсән ага шактый озак торып, бик әсәрләнеп кайтып керде. Барыбызга да берьюлы мөрәҗәгать итеп:
—Беләсезме, мин кемне очраттым, егетләр?!—диде,—»Теге» елларда үзем белән бергә булган бик якын кешемне...
Ул кеше хәзер шушы Уразайда баш зоотехникмы, баш ветврачмы булып эшли икән. Сергач мишәре икән. Йомгаклау кичәсеннән соң, ул Хәсән аганы үзләренә алып китте Хәсән ага кунакханәгә икенче көнне иртән генә, йокысызлыктан күзләре кызарынган хәлдә кайтып керде. Күрәсең, алар төн буена керфектә какмый сөйләшеп утырганнардыр. Нинди очрашу бит!
Без район ашханәсенә соңгы тапкыр чәйләп алырга керәбез. Урамда безне автобуслар көтеп тора. Вакыт тар, озаклап утырырга чама юк. Алдыбызда кыздырылган карп балыклары тау-тау өелеп ятса да, аяк өстән генә дигәндәй, капкалап торганда. Хәсән аганын әлеге «браматы» безнен өстәлгә бер зур графин китереп куймасынмы!
—Саф спирт, Хәсән абый...—диде ул, ничектер уңайсызланыбрак Хәсән ага да уңайсызланып калган иде:
—Да-а-а?.. Кирәкмәс иде...—диде.
Без яшьләр шаулашып, ниндидер уен-көлке сүхләр әйтеп, бу уңайсызлыкны бетерергә тырыштык. Өстәл өстендә уймак-уймак кына рюмкалар да бар иде Газиз Мөхәммәтшин:
—Сыйлаганда су эч, диләрме әле?—дип. бер рюмкага графин авызыннан коя да башлады
—Тукта әле. Газиз,—диде Хәсән ага.—Бер нәрсә эшләп күрсәтәм. кайсыгыз шуны кабатлый ала—графин шуныкы!
Хәсән ага Газиз Мөхәммәтшин сала башлаган рюмканы кулына алды Рюмкада спирт күп түгел, бер йотым чамасы гына булгандыр Менә Хәсән ага шырпы сызып, шуна якын китерде. Рюмкага гөлтләп зәңгәр ялкын капты. Хәсән ага аны тиз генә авызына каплады. Без бу хәлгә исебез китеп карап торган арада. Хәсән ага телгә килде
—Йә, егетләр, кайсыгыз кыю9
Рюмкага янадан Газиз Мөхәммәтшин тотынды. Хәсән ага эшләгәнне бик тырышып башкарырга теләсә дә, Газиз авызын пешерде, зәнгәр ялкын анын ияге буйлап та агып төшкән иде. Без дәррәү көлеп җибәрдек «Бәхет сынарга» теләүче башка кеше табылмады. Аннары безне автобусларга утырырга да чакыралар иде инде
—Шартымны үти алмадыгыз, графин өстәлдә кала, егетләр!—дип хәйләкәр елмайды Хәсән ага. Үзе, күчтәнәч керткән әлеге танышын иңеннән кочып алып, аңа нәрсәдер сөйли-сөйли урамга атлады.
Спиртлы графин монаеп өстәлдә утырып калды Әгәр дә ул безнең белән Сергачка барып җитсә, поездга да кереп утырса, ни хәлләр булып бетәр иде икән— әйтүе кыен Ярый әле Хәсән ага бик оста гына итеп безне анардан «йолып» алып калды.
Бу вакыйганы сөйләвемнең сәбәбе шунда, кайберәүләр Хәсән ага Туфанның
Юк. эчмәдек:
Бездән чиггө иде.
Ерак иде андый шапшаклык.
Сөйми иде аны аек башлы.
Туксан градуслы такташлык'-
дигән юлларын канунлаштырып алалар да, аны эчми-тартмый торган бер аскет итеп
X. Туфан балалар арасында
күрсәтергә тырышалар. Әйе, Хәсән ага эчүне өнәмәде. Сәрхүшлеккә бирелеп, талантларын яндырган шагыйрьләр өчен, бигрәк тә яшьләр өчен анын жаны әрни иде. Әмма ул жир кешесе иде, табигать баласы иде. Тормышнын нәни генә куанычларыннан да ямь вә тәм таба белә иде Хәсән ага. Үзеннән фәрештә ясарга тырышучыларны да өнәми иде ул.
Хәер, мин алгарак йөгердем әле...
Йомгаклау кичәсендә Хәсән аганын «браматы» алгы рәтләрнең берсендә утырды. Анын күзләре гел генә Хәсән ага Туфанда булдылар. Хәсән ага бу юлы бары тик «еракларга-а-а киткән» елларына кагылышлы шигырьләрен генә укыды. Ул «браматына» үзенең язмышын сөйли иде...
Безлә дә тан тугандыр.
Инде ул да торгандыр.
Бергә чаклар исенә төшеп. Күңелләре тулгандыр Бездә дә тан тугандыр. ..
Шагыйрьнең тавышы өзлегеп китә. Ул янында торган стаканнан су йотып куя. Мин анын «браматына» карыйм. Карамасам, яхшырак буласы икән... Минем дә күзләрем дымлана... Хәсән ага укуын дәвам итә:
Уйлыйдыр ул: «Сау микән?
Эче тулы зар микән?
Хәсрәтләрен таратырга Тәмәкесе бар микән9 Исән микән, сау микән?»
Шыгрым тулы зал бу шигырьләрдән эреп юкка чыга шикелле. Әйтерсең, залда алар—Хәсән ага белән «браматы» икәүдән-икәү генә калганнар да чөкердәшәләр дә чөкердәшәләр. Ә шигырьләр ага да ага...
Материя мин, җаным,
Анын бары
Сөйли, җырлый, сагына торганы...
Менә Хәсән ага башын чөеп жибәрә. Анын аксыл ябык чыраена якты нур иңгәндәй була. Ул шигырь ритмына ун кулы белән һаваны кыеп-кыеп ала:
Житөр җирләр безнен ерак әле.
Үтәсе бар озын юлларны.
Күрәсе бар тышы гына салкын, Ә йөрәге җылы дөньяны.
«Браматның» да йөзе яктыра. Ул: «Әйе, әйе, Хәсән абыем!»—дип, аны куәтләгән төсле итеп башын кага. Ә Хәсән аганын тавышы ныгыганнан-ныгый бара:
Роман кебек күңелле син. юл!
Азмы синдә гомер уздырдым.
Ничә кием чабата синдә.
Ничә кием итек туздырдым!—
Роман кебек күңелле син. юл!
in ?ӘСӘН ага ТуФан өчен вакыт та, дөнья үзе дә юкка чыккандыр төсле. Шагыйрьнең иң татлы, иң бәхетле сәгатьләре иде бу...
Минем аны гел шундый сәгадәтле сәгатьләрендә генә итеп искә аласым килә, сәгадәтле сәгатьләрендә генә...