АДАМ МИЦКЕВИЧНЫҢ «КЫРЫМ СОНЕТЛАРЫ»
дам Мицкевич—полякларның бөек классик шагыйрьләреннән берсе, яна поляк шигъриятенә һәм әдәби теленә беренче башлап нигез салучылардан иде.
Адам Мицкевич 1798 елның 24 декабрендә Новогрудка (хәзерге Белоруссиянең Гродно) шәһәренә якын булган Заосье утарында дөньяга килә Шагыйрьнең атасы Николай Мицкевич урта хәлле бер җир биләүче алпавыт (шляхтачы) санала. Мицкевичлар гаиләсендә иреккә сусаучы поляк ватанпәрвәр- ләренен ганьганәсе (традициясе) әле бик көчле сакланып калган була. Мәсәлән, 1794 елда Тадеуш Костюшко җитәкчелегендәге халык азатлыгы өчен көрәштә Николай Мицкевич үзе дә якыннан торып катнашлык иткән Бу көрәш турыдан* туры Русь колониаль изүенә каршы юнәлтелгән була.
Мәктәп елларында ук инде Адам Миикевичта туган поляк әдәбиятына карата тирән мәхәббәт хисе уяна. Ул Новгрудкадагы доминикан костелы каршындагы мәктәпне тәмамлагач, аларнын гаиләсе Вильно шәһәренә күченеп килә һәм 1815 елда Мицкевич андагы университетка укырга керә. Студент елларында ул университет укытучысы Иоахим Лелевель лекцияләрен бик яратып тынлаган була һәм соңыннан рухи яктан аның иң якын дусты булып китә. Лелевель исә үзенең барлык гомерен поляк халкының милли азатлык көрәшенә багышлаган ватанпәрвәрләрнең берсе санала. Аның житәкчелегендә, мәсәлән. Вильно университетында «Филоматлар җәмгыяте» белән «Филаретлар жәмгыятс» барлыкка килә. Мицкевич та бу яшерен революцион җәмгыятьләрнең фәгаль, ягъни актив әгъзасы булып санала.
1822 елда Вильно шәһәрендә Адам Мицкевичнын беренче шн1ъри мәҗмугасы басылып чыга. Бу китапка аның күренекле әсәрләреннән филомаглар гимны саналган «Адәм җырлары» белән «Яшьлеккә ода» шигыре дә урын алган була. Күп тә үтми, 1823 елда филаретларнын оешмасы фаш ителә, ә Адам Мицкевич үзе төрмәгә ябыла Аның бу оешмада әгъза булып торуын патша агентурасы дәлилли алмаса да, Адам Мицкевич Рәсәйнен караңгы бер губернасына сөргенгә сөрелә. Тик 1824 елда ул үзенә Петербургта яшәү өчен рәсми рәвештә рөхсәт алуга ирешә Анда ул К Рылеев һәм А Бестужев кебек иреккә сусаучы атаклы декабристлар белән якыннан таныша Ришелье лицеенда укытучылык игү максатыннан, А Мицкевич Петербургтан Одесса шәһәренә юнәлә Яна эш алдыннан анарда Кырымга сәяхәт ясау теләге туа «Кырым сонетлары* әнә шул тарихи сәяхәтнең бер җимеше буларак шагыйрь иҗатында ин якты сәхифә калдыра «Кырым сонетлары» Россия җирлегендә беренче тапкыр чәчмә рәвешендә тәкъдим ителүгә карамастан, укучыларда искиткеч зур тәэсир калдыра •Ә асыл нөсхәдә инде тагын да гажәептер алар'.’»—ди В Кюхельбекер үз я змал арында
Ә инде безне Адам Мицкевич хәятенең турыдан-туры Кырым белән бәйле булган чоры нигә кызыксындыруы яхшы аңлашыла булса кирәк
Шагыйрь гомерендә иң бай хәтирәләр уеп калдырган Кырым буенча сәяхәте асылда Севастополь шәһәреннән башланып китә Ыгы зыгыларгабай булган ямъле июль айларының җәйге иртәсендә бер төркем сәяхәтчеләр төялгән көймә Севастополь портына килеп туктый Атар арасында үзснен
А
чибәрлеге белән ку г
явын алыр графиня—пани Каролина Собаньская белән анын ире, графиняның сөяркәсе генерал—пан Витт, аннары Бошняк атлы тагын бер билгесез кеше. Королинаның агасы—пан Генрих Ржевуский һәм. әлбәттә, үз иленнән сөрелгән һәм тарихның мәрхәмәтсез җилләре белән Кара диңгез ярларына килеп юлыккан ялбыр бөдрә чәчле 26 яшьлек Адам Мицкевич үзе дә монда була.
Хәзерге көндә инде Адам Мицкевичнын Кырымга сәяхәте шуннан биш ел элек Александр Пушкинның Кикинеиз, Чатыр-Даг таулары аркылы Гурзуфка. Алуштага һәм Ялтага шул ук тар сукмаклардан атта менгән килеш җилдереп үткән урыннар белән тәңгәл килүе яхшы мәгълүм. А. Мицкевич бар гомерен тоткынлыкта үткәргән хан кәнизәге турындагы Пушкинның «Бакчасарай фонтаны» әфсанәсен (легендасын) дә яхшы белгән була һәм Мария атлы бу поляк кызына багышлап үзе дә «Потоцкаяның төрбәсе» исемле сонетын яза. Мәгълүм булуынча, нәкъ алтмыш ел вакыт үткәч, украин халкының атаклы әдибәсе Леся Украинка да үзенең «Кырым хатирәләре» әсәрендә бу әфсанәгә әйләнеп кайтып. Бакчасараидагы хан сарае белән Бакчасарай төрбәсе турында үлемсез әсәрен язып калдыра. А. Мицкевич гаять бай истәлекләр белән тулы Кырым сәяхәтеннән соң, 1824 елның көзендә Мәскәүгә юл тота. Берничә елдан сон анда Александр Пушкин белән якыннан танышу бәхетенә ирешә. Пушкин соңыннан бу турыда бик җылы искә алып, болай дип яза: «Ул үзенә бөтенләй ят булган безнең кавем арасында яшәде, эчендә безгә карата ачу-мазар сакламады һәм без дә аны яраттык. Ул басынкы, хәерхаһлы иде, безнең әңгәмәләрдә дә теләп катнашты. Без аның белән саф, эчкерсез хыялларыбызны һәм җырларыбызны да бергә бүлешә идек. • (Шигырь чәчмәдә бирелә. Ред.)
1826 елның декабрендә Мәскәүдә Мицкевичнын «Сонетлар»ы нәшер ителә. Ә 1827 елның апрелендә. «Московский телеграф» журналында П Вяземский тарафыннан чәчмәдә «Кырым сонетлары» тәрҗемә ителеп басыла. Үз тәрҗемәләренә язган кереш мәкаләсендә П. Вяземский шагыйрь турында менә болай дип белдерә: «Мицкевич сайлап алынганнарның иң яхшылары рәтенә керә, аның кебекләргә үз халыкларының әдәбият даны вәкиле хокукына ия булу кебек зур бәхет насыйп ителгән. Поляк шагыйре тарафыннан сайлап алынган шигъри калып һәм аңа тирән тойгылы тәэсирләрен кысып сыйдыруга ирешкән булуы үзе генә дә нәзакәтле бу сәнгать шәкеле шагыйрьне бер дә шүрләтмәгән булуын, чын шагыйрь өчен поэтик әсәрләр иҗат итүдә бернинди дә киртәләр вә чикләр юклыгын бише белән раслый булса кирәк. Бу сонетларны хәтта шигъри юл язмалары дип тә атап булыр иде. Байрон да үзенең «Чайльд Гарольд» поэмасындагы күпчелек строфаларны сәяхәтнамәсенә караган журналында нәкъ әнә шулай төзеде һәм поляк шагыйре сонетларыннан да кайберләрең бер дә икеләнмәстән инглиз шагыйренең иң яхшы шигырь юллары белән янәшә югарылыкка куярга мөмкин. •
Пушкин үзенең «Сонет» шигырендә, бу шәкел кебек искиткеч авыр жанрда иҗат итүче дөньякүләм күренекле шагыйрьләрнең исемнәрен телгә алганда. Данте. Петрарка. Шекспир һәм Камоэнслар белән рәттән Мицкевичны да искә ала
Под сенью гор Тавриды отдаленной Певец Литвы в размер его стесненный Свои мечты мгновенно заключал...
XVI һәм XVII гасырларда беренче булып Кохановский. Анджей Морштын һәм башкалар тарафыннан поляк поэзиясендәге башлап җибәрелгән сонет шәкеленә Мицкевич яңадан җан өрде. Нәтиҗәдә « Кырым сонетлары», поляк шигърияты белән бергә. Мицкевичнын үз иҗатында да яна поэтик сүз буларак яңгыраш тапты Сәмавиләрнең, ягъни романтикларның мәккәсе саналган Шәрык дөньясы Мицкевичнын игътибарын үзе Вильнода чакта һәм соңрак Ковнода Гете вә Байрон әсәрләре белән якыннан танышканнан сон бигрәк тә нык җәлеп иткән була. Ул нәкъ әнә шул елларда үзенең «Ренегат» дигән балладасын иҗат итеп, Шәрыкка тирән хөрмәтен белдерергә өлгерә.
«Кырым сонетлары»н язганда А. Мицкевич электән үзенә мәгълүм
булган чыганаклардан тыш, тагын кайбер яңа язмалар белән дә танышып чыга. Сонетлар сонында бирелгән искәрмә вә аңлатмаларга игътибар итсәк, без анын декабристлар хәрәкәтенең рухи атасы саналган И М. Муравьев-Апостолның «■ 1820 елда Таврида
АДАМ МИЦКЕВИЧНЫҢ .КЫРЫМ СОНЕТЛАРЫ. 121 буйлап сәяхәт» һәм ориенталист Сенковский хезмәтләрен, Гаммернын «Фарсы шигъриятенең сөйләм тарихы»н. Гетенен Шәрык темасына караган шигырьләрен бик тирәнтен һәм жентекләп алдан өйрәнгән булуына инанабыз. Бер сүз белән әйткәндә, боларнын барысы да «Кырым сонетлары» авторына искиткеч төгәл мәгълүматлар туплап, соныннан шуларга нигезләнеп ялкынлы хисләр белән сугарылган бай әдәби образлар, катлаулы поэтик тирән фикерләр галлереясен тудыруга шактый нык булышлык иткәннәр.
«Кырым сонетлары»нда Кырым табигате тасвирланганда, без анда чуар буяуларга бай Шәрык бизәкләреннән тыш. Мицкевич тарафыннан сәяхәтче- шагыйрь белән кырым татар морзасы арасында барган әңгәмәдә чагылыш тапкан «Шәрык акылы» хәзинәләренә дә хайран калабыз. Бу бигрәк тә «Потоцкая төрбәсе». «Чатыр-Даг» сонетларында үзенен якты чагылышын тапкан
«Кырым сонетларымның башка халыклар телләренә һәм шул жөмләдән урысча тәрҗемәләре библиографиясен санап чыгу үзе генә дә бер дәфтәр тәшкил иткән булыр иде «Кырым сонетлары»нын күп санлы тәрҗемәчеләре арасыннан без М Лермонтов. А. Фет. А Майков. И Бунин. И Козлов. В Любич-Романович. О Румер. В Бенедиктов. К. Бальмонт. В Крачковский. С. Соловьев. А. Кутушев. Н Луговский. Н Гербедь. Н Берг. И Дмитриев һәм башка шунын кебек күренекле шагыйрьләрнең үрнәк булырдай уңышлы тәрҗемәләрен күрсәтә алабыз Дөрес. А. Мицкевичнын ин якын дуслары саналган Пушкин белән Боратынскийлараның сонетларын тәрҗемә итмәгәннәр итүен, әмма алар поляк халкының бөек шагыйренә мәхәббәтләрен шигырьләре аша белдергәннәр
• Кырым сонетлары» үзенә шулай бик күп шагыйрьләрнең игътибарын җәлеп итүнең төп сәбәпләреннән берсе шунда ки. алар барыннан элек шигъри яктан үзләренең югары әдәби зәвыкбелән иҗат ителгән булуына бәйле, икенчедән, бу сонетлар Жир шарының ин гүзәл почмакларыннан берсе саналган Кырым табигатенең сихри манзарасын үз эченә сыйдырганнар. Аларда Кырымның экзотик матурлыгы югары маһирлык белән сугарылган тулы канлы поэтик обрахзарда үзенен җанлы вә тирән чагылышын тапкан Адам Мицкевич сонетларының үзенә тарту көченең сере тагын шунда, ул кулланган уңышлы поэтик обра пар үзләренең гадәти генә булмаулары, үз урынында файдаланылган троплар (метафора, меюнимия. синекдоха, аллегория, гипербола, литота һ б ). колоритлы буяуларның төрлелеге, билгеләмәләрнең нечкә вә төгәллеге, поэтик фикернең анык һәм кыска вә ачыклыгы белән аерылып торалар Ләкин боларны татарча вариантында укучыларга сонетлар үзләре яхшырак сөйләп бирерләр дип әйтәсе килә
1829 елда А. Мицкевич чит илгә чыгу өчен, ниһаять, үзенә рөхсәт алуга ирешә һәм май аенда инде ул «юылмаган Россия»не бөтенләйгә ташлап китә А Мицкевич бик күп илләргә сәяхәт ясый һәм 1855 елда рус-төрек сугышы дәвам иткән дәвердә, поляклардан торган легион оештыру максатыннан. Константинопольгә (Теркин) килеп юлыга, шунда тиф авыруыннан вафат була
А Мицкевичнын «Кырым сонетлары» моннан 175(1825) ел элек язылган булуга карамас ган. алар әле татарчага тәрҗемә ителмәгән Бу юлларның авторы сонетларны тәрҗемә итүгә күпьеллык хезмәтен куйды һәм бүген аны татар укучыларына тәкъдим итүе белән бәхетле.
Алам Мицкевичнынбарлыксонетларыдатурыдан-гурыоригиналдансүзгә- сүз. ягъни поляк теленнән адекват тәрҗемәгә нигезләнеп башкарылды Безгә бу четерекле бурычны ахырынача башкарып чыгуда бүгенге көндә Кырымда яшәп иҗат итүче поляк шагыйре—Адам Мицкевич бүләге лауреаты М Я Тернавский белән Кырымдагы поляк мәдәни агарту җәмгыяте рәисе пан Ю Кравец ярдәм кулларын суздылар. Мин аларга рәхмәт сүзләремне житкерәм