ШАГЫЙРӘНЕҢ ХЫЯЛЫНДА ЙӨРТКӘН КИТАБЫ
у китапны кулга алган саен күз алдыма килә дә баса Сажидә. килә дә баса: нәни генә куллары белән күкрәгенә жыентыгын кыскан, зәңгәр күзләре моңсу гына елмая кебек... Китапның затлы дерматин белән төрелгән коңгырт тышлыгына, алтынсу бизәкләр эченә «Тормыш, исәнме» дип куелган. Әмма мина бу сүзләрне дә. чиядәй мөлдерәмә иреннәрен сабыр кыймылдатып, автор үзе пышылдый шикелле тоела:
... Гомер озын, дисәм, рас булырмы.
Сиздерми дә узды, дисәмме'’
Күп тә түгел, гомер, аз да түгел. Бер икәнсең,—тормыш, исәнме!
Мөхтәрәм укучым аңлагандыр инде—мин Сажидә Сөләйманованын 1998 елда «Рухият» нәшрияты тарафыннан чыгарылган шигырьләр жыентыгы турында сүз алып барам Мөхәррире—Әдип Маликов, төзүчеләре—Асия белән Әнвәр Маликовлар. җаваплы мөхәррире—Илсөяр Хәйруллина.
Китап Әдип Маликовнын «Табулар һәм югалтулар» исемле кыска гына кереш сүзе белән ачыла. Бу кереш, зур булмаса да, шагыйрәнең тормыш юлын, ифрат нечкә хисләргә төреп, тулысынча тасвирлап бирә. Без мондый җыентыкларны кулга алгач, озын-озын кереш-анлатмалар укып интегә торган идек. Укымый китсәң, яхшы түгел кебек, ә инде төшенергә теләп, жентекләп өйрәнә башласаң, һич очына чыгып булмый Анда авторның бөтен иҗатын, кечкенә генә әсәрләрен дә кертеп, анализ ясала торган иде. Әдип Маликов исә Саҗидәнең шигырьләрен укучының үз хөкеменә тапшырып бик дөрес эшләгән. Алдан кемдер «чәйнәп» бетергәч, аларны укып торасы да калмый лабаса Анын каравы монда шагыйрәнең кеп-кечкенә чагыннан башлап вафатына кадәр күргән-белгәннәре, кичерешләре, тырышып-тырышып яшәве, әти-әнисе, гаиләсе турында тулы мәгълүмат бирелә.
Гадәттә, әдәбият галимнәреннән яздыртыла торган кереш сүзләрнең очына чыга алмый интеккән укучы әлеге керешкә күз салса, аннан аерылып китәргә теләмәячәк. Чөнки мондагы һәр сүз, телгә алынган һәр вакыйга авторнын үз күзе белән күреп, йөрәге аша үткәрелгән хәлләрне генә, ягъни бары тик хакыйкатьне генә сурәтли. Әдип Маликовнын бу мәкаләсе һичнинди шапырынуларга да. купшылыкларга да кызыкмыйча, ихлас күңелдән язылган булуы әдипләрнең тормышы турында язарга алынган тәнкыйтьчеләргә үрнәк итеп тоттырырлык Югыйсә. Сажидә Сөләйманованы Әдип абыйдан да яхшырак белүче юк, ул—аның ире дә, ижат сердәше лә. Укучыны шаккатырам, дисә, әллә ниләр уйлап чыгарган булыр иде. Бәхеткә, Әдип абый ул мавыктыргыч, әмма хәтәр юлдан китмичә би к дөрес эшләгән Күрәсең, кулына алганчы ук, уйдырманың юлы кыска, дигән хакыйкатьне таянычы итеп сайлап куйган һәм һич ялгышмаган ул: гади генә сурәтләнгән шушы кыска гына мәкалә Саҗидәбезнең бөтен мәгърурлыгын төп-төгәл иттереп сурәтли дә бирә Тик киләчәктә шагыйрәнең ижатын һәм тормыш юлын тәфсилләп өйрәнергә алынучылар шуны белеп торсын иде: Әдип
Б
ШАГЫЙРӘНЕҢ ХЫЯЛЫНДА ЙӨРТКӘН КИТАБЫ _____________________________ 169
Маликов тарафыннан язылган «Табулар, югалтулар» мәкаләсендәге һәр жөмләне әллә ничә табаклы гыйльми хезмәт итеп шәрехләргә мөмкин Мисалга бер генә жөмлә китерәм
Мәкаләдә « .1976—1980 елларда каты авыру хәлендә яшәде». —диелә. Буелларнын һәр көнен, шагыйрәнен бөек иҗаты белән бәйләп караганда. Адәм баласынын. бигрәк тә татар хатынынын нинди могжизави батырлыкка ия икәнлеген раслауда файдаланырга мөмкин Шул үлем белән бәхәсләшә-бәхәсләшәСажидәәллә ничә китап чыгарды, җырлар язды. «Азат хатын» журналынын эшендә катнашты, университелта укучы улын. Язучылар берлегендә житәкче булган ирен тәрбияләде, бакчасында гөлләр үстерде, дусларына шатлык өләште, явызларга каршы көрәште Болар да—гомуми сүзләр генә, ал арның да һәммәсе тирәннән өйрәнү, мисаллар сорый Шагыйрәнен сагышлы тормыш юлына, татлы ижат җимешләренә тәфсилле бәя бирә башласан. үзенә бер китап кирәгер иде
Төзүчеләр әлеге кыен хәлдән чыгунын тагын бер юлын тапканнар китапнын йомгаклау өлешендә шагыйрә ижаты турында анын каләмдәшләренең фикерләре дә китерелә. Алары ла төрле елларда төрле гәзит-журналларда чыккан зур-зур мәкаләләрдән алынган кыска-кыска җөмләләрдән генә гыйбарәт Шулары да бик житкән. бик таман Атар, бер яктан, шагыйрә аралашкан әдипләр даирәсен ачыклауда бер этәргеч ролен үтәсә, икенче яктан, бу ижат байлыгының кыйммәтен билгеләүдә өстәмә таяныч була ала.
Сажидә ижаты турында кыска-кыска фикер әйтүчеләр арасында төрле җөмһүриятләрнең олпат шагыйрьләре дә. олуг галимнәр дә. хәтта шагыйрәнен шигырьләрен укып шигърияткә аяк баскан шәкертләр дә бар Тик. әйткәнемчә, китапка кертелгән сүз-уйлануларбик жыйнак. аларнын жәмгысы IS бит кенә урын алган Кереш сүзнең дә шул чама икәнлеген искә төшерсәк. 500 дән артык битле китапнын калган һәр сәхифәсе- шагыйрәнеке Укучы игътибарына Сажидә Сөләйманованын шигъри дәрьясы тәкъдим ителә. Ал кулына, укы. уйлан кем ул Сажидә Саләиманова. аны ниләр шатландырган, ул нинди борчуларда янган’’ Шигырьләр барлык сорауларына ла җавап бирер
Шагыйрәнен әсәрләре китапта аерым алты бүлеккә тасланып, һәр бап саен Сажидәнен олыгая бару рәвешендә сайланган фото-сурәтләре куелган булса да. шигырьләр хронологик тәртипкә генә карап тезелмәгән Бүлекләр күбрәк билгеле бер фикер нигезенә жыелган. минемчә Кайбер шигырьләрнен кайсы елда язылуын куеп та тормаганнар. Бу хәл дә. әле вафатына ун еллап калганда язылган шигырьләрнен ин соңгы бапка кертелүе дә минем фаразымны раслыйдыр, мөгаен Төзүчеләр, күрәсең, хронологиядән дә бигрәк, шагыйрәнең уй-фикер эзлеклелеген алгарак чыгарганнардыр һәм. әлбәттә, дөрес эшләгәннәр, чөнки ин мөһиме —авторның омтылышларын укучысына ни әйтергә теләвен ачыклау лабаса!
Бу дөньяда уен түгел ярты гасыр яшәүләре
Ярсып-ярсын бер сөйләсәң, телең тешләп, дәшмәүләре
(•Ш. Бикчуринга*/
Саҗидә шигырьләрендә—безнең язмышыбыз «Безнең» диюем тулаем халкыбыз кичергәннәрне күздә тотса да. бу очракта мин күбрәк татар кыллары турында уйланам. Ихтыярсыздан. Моңа Сажидә шигырьләре этәрә
Манзайга я нанын сөрген.
Тир белән сула салам
Язмышны үзем язам мин.
Бәхетне үзем табам
(•Бахет*)
Дөрестән дә. безнен чынбарлыкта кызларыбыз шул хәлгә калдырылган ки. атарга сулыш тартып алган а га-баба кайгыртучанлыгы да. абыйлар терәге дә. хәтта ирләр Ы1ПЫ1 ы да калдыры змаган Үзе тир гүкмәсә. чәче белән жнр себермәсә. ничек яшәр иде кыз бала’.'
Ятимлекләр, матди җитенкерәмәүләр, канунсыз тормыш хакыйкате, диннән телдән я здырылулар алдында Кеше булып калу өчен татар кызына шигъри жан ничек ингән * by үзе бер могҗиза бит'
.Ярага—тоз, арага ут сала дошманнар.
Корыч булсам да. бер эрер идем.
— Мин—кеше!
—дип. Сажидә Сөләйманова «Кеше- шигырендә безнен гомум халәтебезне тасвирлый. Кешегә хас и и мөкатдәс сыйфатларга ту грылык саклап калу жанга рәхәтлек бирә.
Бик яман күренешләр арасыннан яктылык күреп алу. явызлардан арынып, үзеңә теләктәшләр табу кешенең өметен арттыра, яшәргә куәт өсти. Гомер дигәнең дә кайгы белән шатлыкның, яктылык белән караңгылыкның чиратлашып баруыннан гыйбарәт түгелмени?! Илле яше тулар-тулмас әжәл белән ачык яланда көч алыша башлаган шагыйрә якты дөньядагы һәр мизгелнең кадерен тоя. Моны аңлый белмәгәннәргә тизрәк төшендерергә дә тырыша кебек. Китаптагы һәр шигырь шуны дәлилли.
Өзелмәсен, тукталмасын вакыт—
гашыйклыгым шул ук. жырым шаһит— янам-көям. жирне-күкне багып, шуннан артык юк та инде бәхет.
(«Мин—Зөһрәсе җырның-)
Сажидә шигырьләрендә—безнең жаннар сулкылдавы Аның һәр шигырь юлы. күргәнегезчә, корычтай нык мантыйк белән өрфиядәй нечкә хисләрнең сихри бәйләнешеннән үрелгән. Хисләр, хисләр, хисләр! Туган жиргә. ата-анага кайнар мәхәббәтме ул. сөю-сөелү хикмәтләреме, яки. киресенчә, тыннарны кысылдырырлык нәфрәтме—барысы да шагыйрә каләменнән энже бөртекләредәй сафлык-нәфислек белән шигырь юлларына ифрат ипле тезелеп бара. Гашыйклык галәмәтләре турында күпме гасырлар буенча, нинди генә осталар җырламаган?! Инде бу хакта авыз ачып әйтергә жөрьәт итүе дә мөмкин булмастыр шикелле. Сажидә шигыриятендә исә шул бөек хис өр-янача ачыла Кызыксынучылар китаптагы «Сөюмени». «Хатлар язам». «Күзләрендә». Тәңкә карлар» кебек дистәләгән шигырьләргә мөрәжәгать итсен иде Укып карасалар күрерләр: Сажидә шигырьләрендә сурәтләнгән сөю хисләре «Мин сине яратам!»—дип. ерактан кычкырып тормый, аларны анлый-тоя белү сорала. Нәфрәти хисләр исә. киресенчә, шәрәләндеребрәк бирелә. Әйтик, һәркемнен иң явыз дошманы булган үлем күләгәсе турында шагыйрә болай яза:
Үлем—көндәш.
жан һәм кан дошманы!
Сизсәң аның синнән узасын.— телгә алмыйсын.
сүз катмыйсын ана.
эчтән янып, яшерен сызасын
(«Кайчагында кеше»).
Сажидә шигырьләрендә—Адәм баласының Җирдә яшәү мәгънәсе Шагыйрә озын булмаган гомерендә лә. ифрат бай ижат хәзинәсендә дә ваклыклардан—өстен, мәгънәсез бәхәсләрдән читтә, тормышның мең лә бер мәшәкатьләреннән күпкә югары булып кала алды. Шигъри нәфислекне талымлап торырга теләмәгән, ахмак такмакларны тизрәк отып алырга ашыккан беркатлы укучы зәвыгына иярмәде ул. Киресенчә. Сажидә үз иҗатына әдәби сүзнең кыйммәтен тоярга тырышкан сабыр, эхтәнүчән укучыны тартырга тели Шагыйрә исә үзе дә шигырьдән-шигырьгә яшәү мәгънәсенә тирәннәнрәк төшенә бара кебек иде.
Җыр ишетеп килдем бу дөньяга Сонгы юлга жыенып көлтәләр сабыр гына ни көтәләр, дисәм, миннән җавап жыры көтәләр
(•Жыр ишетеп-)
Гомернең сонгы дәверендә, шигъри осталыгы тәмам чарланып житкәнлә ижат ителгән шигырь-поэмаларын автор аеруча шул юнәлешкә. Кешенең бу фани дөньяда яшәү нәтиҗәсен аңлауга һәм аңлатуга таба бора кебек. Бу җәһәттән мисалга Сажидәнен
дистәләгән ши!ырьләрен сузып-сузып язып куярга мөмкин булыр иде Китапны кулына алганнар аларны үзләре дә тиз табар Әмма берсеннән берничә юлны тәгаенләп күрсәтми уза алмыйм Менә ул
Ни белән үлчәнә үткән гомер'’
Калган эзләр белән,
кеше күнеленә орлык итеп салган сүзләр белән һәм өметләр белән* — Йә табылган.
Йә тапталып калган
Гомерен алда—
Үлчәүләргә сыймас хыялларын барда
(•Ни бешн \.1чмэ’)
Күргәнебезчә, гомергә бәя биргәндә. Сажидә үз күңеленә иң газиз булган зурлыкларга таяна, аларнын да ин калерлссе иттереп кеше күңелендә йөргән хыял зурлыгын телгә ала Хәйләкәр, һай. хәйләкәр бу урында шагыйрә: мен-миллионлаган укучыны гомернең алда да барлыгына ышандыру өчен үзендәге бетмәс-төкәнмәс байлыкны—хыялны төп терәк нтгереп куя Хәер, ул башкача булдыра да алмас иле Ижаты белән генә түгел, шәхсән үзе белән лә якыннан аралашып яшәгәнлектән мин яхшы беләм Сажидә Сөләйманова бггниһая ихлас жанлы иле Шигырьләре нинди булса, үзе дә нәкъ шундый булырга тырышып яшәде Югыйсә, сер түгел, әдәби әсәрләрдә һәр автор изгелек, гаделлек, матурлык төшенчәләрен әләм итеп ала. шул сыйфатларны хуплый, шул хис- тойгыларга ия булган образлар ижат итә һәм укучыны да изгелеккә өнди Әмма кайбер авторлар өчен бу өндәмәләр шул кәгазьдә генә кала, ул үк1 дә үзе язганнарга ышанмый үзе тәкъдим иткән яхшылыкларга омтылып та карамый. Тукай әйтмешли, язганы •шагыйранә ялган» булып кала Сажидә Сөләйманованын исә кылган гамәлләре дә. тормыш итү алымы ла. үз-үзен тотышы ла язганнарына, шигырьләрендәге идеалына, тәңгәллеккә ирешер дәрәжәдә. якын иде. Шу на күрә мин анын әлеге шигырендәге «Гомерең алда—үлчәүләргә сыймас хыялларын барла- дигән юлларын турыдан-туры анын үз тормышындагы, кешене мәңге яшәтерлек, якты хыялларына бәйлим
Дан-шөһрәт артыннан чабу кебек ямьсез гамәлләрдән ерак торган, матди байлык тупларга омтылуның ни икәнен дә белергә теләмәгән шагыйрәбезнең ин матур хыяллары шигърияткә бәйле илс Язарга, язарга, язарга, аннары матбугатта чыгарырга, аннары китаплар бастырырга1. Үзс язган бер генә юлны ла укучыга ишеттермичә калдырырга теләми иде ул Күп язды һәм шактый әсәрләренең, әллә ни соңармыйча, дөньяга чыгуына да ирешә килде ул Әмма, кызганыч ки. Сажидә исән чакта матбугат битләренә эләгүе дә. китап чыгаруы ла биниһая авыр булды. Редакциясе, нәшрияты кабул итеп алса да. махсус тикшерүчеләр кабат тоткарларга мөмкин иделәр Алар ангор беләгг бәхәсләшеп тә тормый, инде басылып ята торган әсәрне, умырып, алып кына ата Шигырьләренең бер генә юлы төшерелеп калдырылса да. бик рәнжи иде Сажидә
Берсендә мин аңа бу юттагы тырышлыкларын мактарга тотындым «Әй көчле лә син. Сажидә. язган һәр әсәрең «ялт» згтеп килә лә чыга, килә лә чыга?»- дидем
Чыгуын чыга да. әле барыбер минем шигырьләр барлык укучыларга барып ирешми шикелле Шул кадәр ишеттерәсем килә һәммәсе каршына басып үзем сөйләп бирер илем* ли.
Сәйләнен лә сөйли иде ул. Үзенең илле яшьлегенә багышланган бер кичәдә. Я зучылар берлегенең Тукай исемендәге клубында Сажидә икс сәгать буе үз шигырьләрен укыды Укып та күрсәтте яттан ла сөи гәлс. ә тамашачылар хәйран калып тыңлады ла тыңлады Күпләре анын бик житлгг чиргә юлыкканлыгын белә иде бит инде Шагыйрә исә. шул авыру зәхмәтенә үч иткәндәй сәхнә түрендә кала бирле берсеннән берсе үтемлерәк шигырьләрен тезде лә тезде Чәче башы, йөзе-бнте дә бизәлгән, яна гына тектерелгән. ак чәшке тиресеннән уелган тар гына якалы куе зәңгәр күлмәге дә. ялтыравыклы башмаклары ла бик китешле иде Соңыннан. хдтык таралып, без аны тәбрикләргә сәхнә артындагы кечкенә бүлмәгә жыелгач, шигъриятебезнең ул вакыттагы әйдәүчесе Сибгатага Хәким дә соклануын яшермәде
- Мин сине бу кадәр үк оста сөйлисеңдер дип уйламаган идем’ - лил. гадәтенчә, сабыр гына мактап куйды
Шагыйрә үзе дә бу кичәдән бик канәгать иде. Чөнки ул шигырьләренең кешеләрне битараф калдырмавын йөрәге белән тойды, хуплауларны үз күзләре белән күрде Бу кичә—аның хыял баилыгынын тормышка ашкан бер мизгеле иде Бер мизгеле генә, хыял дәрьясының бер тамчысы гына. Аның әллә нинди ашкынулы хыялларын чамалап мин кайвакыт:
—Ярар инде, ни барына канәгать бул. артыгына нәфесләнмә!—ди торган идем.
Беләм «нәфес» зурсүз. безнеңхалыкка нәфесле булырга ярамый, бу тыела Сажи- дәнен андый гадәте дә юк Әмма шулай урынсызга кисәтүемнең дә сәбәбе бар—Сажидә Тукай исемендәге бүләк алырга биктели иде Мин исә. Казандагы төрле комитетлардагы хәлләрне. Әлмәттә яшәүче Сажидәгә караганда, күбрәк беләм. Шуна да авыру шагыйрәне кирәкмәгән ымсынулардан, сәламәтлеккә зыян китерә торган кичерешләрдән сакларга тырышам. «Нигә кирәк ул сиңа? Юкка өметләнмә, соңыннан нәүмихтәнеп калулары кыен булачак Кандидатураңны да куйдыртгырма!»—дип кисәтә килдем.
— Беләсеңме —диде Сажидә —Ул бүләкне алган шагыйрьләрнең сайланма әсәрләрен чыгаралар бит. «Шигырь китапханәсе» сериясеннән. Әй. шәп тә китаплар чыгаралар! Тышы да каты, ике катлы тыш белән. Бизәлеше дә бик матур, затлы...
Алай санап-санап күрсәтмәсә дә. мин шагыйрәнен үз әсәрләрен күп итеп, матур иттереп бастырып чыгарырга хыялланып яшәвен белә илем инде Кремль янындагы онкология шифаханәсендә, әжәл белән тартышып, дәваланганда да гел әдәбиятка, татар укучысына әйтеп калдырырдай сүзләре өчен борчылып ятты ул. Шатландырырга тырышып мин ана «Гөлбадран» повестынын «Казан утлары*нда басылган нөсхәләрен китердем
— Китап булып чыксын иде ул!—диде. Сажидә әле һаман хыяллана иде — Шигырьләремнең русчасы һаман чыкмый, безнен халыкның күпмесе татарча белми хәзер, һәр язганны русча да чыгара барсан икән ул!..
1970елны Пермьдәге китап нәшрияты—ни гажәп!—башкорт, коми-пермяк, татар һәм удмурд шагыйрьләренең русчага тәржемә ителгән гомуми бер жыентыгын чыгарды. «Четыре ветра» исемле шул китапка үзенен шигырьләре дә кертелгәнлекне белгәч Сажидәнен шатланганына чик-чама булмады Ашыгып-ашыгып бу китапны безгә дә бүләк итте. Анда анын оч кенә шигыре кергән иде. Китапның шул битләрен ачты да укып та күрсәтте.
—Кем тәржемә иткән моны9—дип. каш жыерып. төпченергә тотындым мин — Шуна шатланган буласың—шигыреңне такмакка әйләндереп калдырган бит, урыс такмагына Яңгырашын гына түгел, хәтта сүзләреңнең кыйммәтен лә. төп фикереңне дә жилгә очырган бит бу!—дим —Аннары сүзләремне раслау өчен дигәндәй, тәржемәне кычкырып кабат укып күрсәтәм:
Чем измеряется жизнь9
Утратами непомерными
Друзьями, что в горе первыми
На помошь к тебе пришли Еше—надеждою светлой. Мечтаю твоей заветной. С нею—не сгинешь в пути. С нею—вся жизнь впереди
Тагын сораулар тезәм: кайда монда синең шигырьдәге «калган эзләр», «кеше күңеленә орлык итеп салган сүзләр» кайда, кайда «өметләр», «үлчәүләргә сыймас хыяллар» кайда999 Кем соң ул синең шигыреңне әрәм иткән А. Домнин дигән кеше9 Мин андый шагыйрьне ишеткәнем дә юк —дим.
Дуладым, кыздым. Кулына урыс китабын тотып сөенгән Сажидәкәй-күбәләкне тәмам аптырашта калдырдым Ул исә бу мин әйткәннәрне күптән кичергән икән инде сабыр гына аңлатып бирде:
-Мин генә түгел, барлык шагыйрьләр дә шул хәлдә бит. тик барыбыз да ризалашабыз, шигырьнең шәүләсен генә булса да. укучыга, татарча белмәүче укучыларга ирештерәсе килә Шәп шагыйрьләр тәржемә белән шөгыльләнми Мин үзем дә бу рәвешле русчага әйләндерер идем дә, Домнин кебекләргә гонорар түләр өчен, мона юл куймыйлар Татарча белмәгән килеш кәсеп итәләр..
Менә шулай Күңел түрендә әллә нинди ризасызлыклар тоеп яшәсә дә.
язганнарын укучысына ирештерү өчен, төрле килешүләргә дә бара белә иде ул Шигырьләре хакына, шигырьләренә бәйле хыяллары хакына Анын хыялларын башка һәр кешедән тирәннәнрәк Әлип абын белеп яши Белә дә һәм Сажидәбезнен барлык хыялларын тормышка ашыру өчен көчен дә. вакытын да кызганмый тырыша
Ни кызганыч. Ходай Тәгалә һәр язучыга да Әдип абый Маликов кебек кайгыр- тучан яр бирмәгән. Кайбер әдипләребез гомер буе ялгыз яшиләр. Аялыйлар үзләренчә, шаярткан булып: «Ялгызлыкның үз рәхәте бар анын»,—диләр Шулае да шулайдыр, тик гомер лигәненнен күзгә күренмәгән, икенче өлешен дә истән чыгарып булмый Җитмәсә, жирдәяшәгәндә, кешенен. бигрәктататарнын кадерен белү—юк дәрәҗәсендә Без бу кадсрсезлекнс тәмам канунилаштырып та бетердек бугай инде Бер-беребезнен кадерен белик, дигән сүзләр киресенчә әйләнә, яманлыклар арта гына бара шикелле. Олуг иленнен иң зур житәкчеләрс дә. бөтен дөнья алдында ялган сөйләүдән кеше жанын кыюлан тартынмыйлар икән, гаделсез сугышларда сөлектәй егетләрнең гомере өзелә икән, күпме булачак галимнәр, талант ияләре кырыла икән.—каләм очы белән көн кичергәннәр арасында гына рәхим-шәфкатьне кем күрсәтсен'.’
Дөрес, безнең зурлап, сайлап куйган үз жнтәкчеләребез. Идарәбез. Аксакал-ларыбыз бар. Исән чакларында ижатларына юл таба алмыйча, бөтен хыяллары- фәләннәрс белән Мәнгелеккә күчкән әдәбият әһелләренең мирасын үз вакытында пөхтәләп, барлап кую—әнә шул сайланган затларыбыз бурычы Хәер, мин моның белән әллә ни яналык ачмыйм Моннан егерме еллар элек бу эш нәкъ шулай итеп алып барыла да иде Берәрсснсң җеназасын чыгуга Идарә, үзенең чираттан тыш утырышында Мирас комиссиясе төзи, ана мәрхүмнең иң якын затларын туплый, булышырга ин намуслы, эшчән, булдыклы әдипләр лә өстәлә иде. Мин. мәсәлән—Сажидә Сөләйманова мирас комиссиясе әгъзасы. Дөрес, әллә ни майтара алмадым, берничә кичәдә чыгыш ясап, бер-ике мәкалә язуым белән чикләнергә туры килде Эшнсн зурын комиссия рәисе игеп сайланган Әлип абый Маликов башкара килә Ана рәхмәт яусын' Тик ә теге лә баягы, һәр язучыга монлый кайгыртучан гомер юлдашы гимн Күпләребезнең балалары татарча сөйләшә лә белми.
Чынбарлык исә безнең бу хәлләр белән санашып торырга теләми, ин талантлы язучыларны чүпли бирә Соңгы икс корылтаебыз арасында гына да егермедән артык каләмдәшебез «китеп» барган иле. Әле алай гынамы сон—әле корылтай тын алырга тукталган арала ла икәве бу хәвефле дөнья белән мәңгелеккә саубуллашты Мәрхүмнәр арасында, мин белгәннәреннән генә лә. ифрат мул архивлы, хатлар язышуга һәвәс, язган «четерекле» әсәрләрен бастырырга кулай вакыт көтеп интеккән әдипләр бар Вакытында рәхим-шәфкать күрсәтә алмавыбызга рөнжсмәссннәр өчен, тәүбә әйтә-әйгә. шундыйларның мирасын берәмтекләү—бүгенге идарәчеләрнең ин беренче вагыйфасы түгелмени сон'’ Япь-яшьли китеп, песи теле чаклы гына китаплар калдырган шагыйрьләребезнегг кулъязмалары кулында, фотолары, хат зары, көндәлекләре кайда* Туган көннәре түгәрәк санга килеп терәлгәч кенә берәр мәкалә чыгаралар ла-вәссәлам Кайберәүләренә анысы да тими Барлык рәнҗетелгәннәрнең һәм онытылганнарнын исемнәрен дә. бастыра алмый калган язмаларын ла бирелә санап чыгу мөмкин түгел, шулай да кайберләре үзләре әйтеп тора шикелле, Мәсәлән. Газиз Кашапов. Ул Хәсән Туфан эзләреннән урап йөреп, өйрәнеп, трилогия язып ята иде Нәби абый Дәүли, гомеремнең ип авыр дәвере, әсирлектән котылып кайткач, тугай иллә күргәннәрем хакында язам, тик әлегә бастыра алмыйм, вакыты житмәде әле. житмәде. ли торган иде Фәннур Сафин. Фаил Шәфигуллин. Рәшит Гәрәй. Кадыйр Сибгатул дин кебек талантлы шагыйрьләрнең сонгы елларында иҗат иткән әсәрләрен кайчан укырбыз, кайда чәчелеп яталар икән алар?
Шәриф Хөсәенов—язучыларыбызнын берсенә дә охшамаган, аеруча кин карашлы, күп бслүчән, сәнгатьнең күп төрләрен өйрәнгән һәм әллә нитәр белән шөгыльләнүче эрудит шәхес иде Ул әллә кемнәр белән хатлар алыша, опера, балет дөньясын, андагы атаклы шәхесләрне яхшы белә, китаплар, рәсемнәр җыя фотога төшерә иде Гаиләсе юк Нәселендә кулъязмалар белән шөгыльләнердәй кеше юк Анын хәзинәсендәге һичнинди акчага да сатып алып булмый торган байлыклар шулай әрәм- шәрәм булып бетәр микәнни?
Бу сорауларга теләсә кем җавап бирә алмый Монлый үзе и ис. үзе ифрат катлаулы, үзе шактый чыгымнар да таләп итә торган эшне бары тик кугынла власть булган җитәкчеләр генә күтәрә ала Андый мөмкинлеге булган затларыбыз язучылар
башына басып, бары тик үхләренә генә янадан-яңа шөһрәтләр яулап йөрүдән беразга туктап торып, әдәбиятыбызга, халкыбызга тарихына бик кирәкле булган әлеге гамәлне юлга салсыннар иде Шуңа ияреп аларнын үзләренә дә шөһрәт килер.
һич югында, күрше-дусларыбыз. башкортлардан үрнәк алырга яки алардан калышмаска тырышырга кирәк. Наҗар абый Нәжминен әле «кырыгы»н да үткәреп өлгермәгәннәр иде—миңа истәлекләр язуымны сорап хат килеп төште Баксаң, шундый ук үтенеч Татарстан язучыларының дистәләбенә килгән икән Хәтта авыру хәлдә яткан Әмирхан ага Еникидән дә истәлек алып калдылар. Бу—бигрәк гыйбрәтле хәл бит. Әмирхан абыебыз үзебезнең дистәләр белән саналган мәрхүмнәребез турында да фикерләр әйтеп калдыра алган булыр иде Кем сораган да, кем кайгырткан' Безнекеләр шул күбрәк үз мәнфәгатьләре артыннан чабалар Кызганыч, һай. кызганыч! Үтәр еллар, кайгыртучылар да табылыр, бәлки, форсат ычкынган булыр...
Мин 1959 елны Габделҗәббар Кандалый иҗаты турында диплом якладым. Эзләнүләр вакытында шагыйрьнең беркайда да басылмаган әсәрләре дә табылды Диплом яклангач, үзара сөйләшеп утырганда, сүз иярә сүз китеп кенә, җитәкчем Хатыйп ага Госманга әйтеп куйган идем:
—Хатыйп ага, минем бер хәлгә исем китте, и-и бу татар шагыйрьләренең язмышы!—дим.—Карагыз инде—Габделжаббар Кандалыйнын вафатына I960 елда Йөз (!) ел тула. Шигырьләре әдәбиятка өр-яңа агым алып килгән, күктәге шигъриятебезне җиргә төшергән. Шуның да кулга тотарлык бер китабы юк Ил буенча сибелгән шигырьләр. Әле дәреслеккә, әле календарь битенә эләккән берле-икеле әсәрләр Кая карый бу әдәбият институтында утыручы галимнәребез?..
— Карале!—дип. Хатыйп ага минем сүзне үргә алды —Ул галимнәрне көтеп торганчы, әллә үзебез алыныйкмы? Ярдәм итәрсеңме?
Мин диплом җитәкчемә үз кулымдагы бөртекләп җыелган шигырьләрне тапшырдым Ел да үтмәде, шагыйрьнең вафатына 100 ел тулу вакытына Кандалыйнын Беренче (!) китабы басылып чыкты. Күрәсең, татар әдипләренең язмышы шундый, аларга дигән китаплар, алар әсәрләренең төп бәяләмәсе әнә шулай гасырлар аша көттереп килә. Тик бүгенге тәрәккыят чорында бу төр эшләрне гасырларга ук сузмаска иде! Теләсәк, башкарып чыга алмаслык түгел бит. Саҗидә Сөләиманова иҗатының бүген ■■гөрләп чәчәк атуы». Әдип абый Маликов тырышлыкларының шундый мул нәтиҗәләргә китерүе—моңа иң көчле дәлил. Шагыйрәнең вафатына егерме еллап вакыт узды. Шигырь сөючеләр исә моны сизми дә торганнардыр әле. Чөнки шагыйрәнең китаплары еш басыла, аның иҗатына багышланган кичәләрдә, сирәгрәк булса да, оештырыла килә. Хөрмәтле Әдип абый Маликов әдибәнен һәр язганын барлап куйды да, эзлекле рәвештә, Сажидә хыялында бөреләнеп калган һәр эшне тормышка ашыра бара. «Гөлбадран» да һәйбәт китап булып дөнья күрде. «Шигырь китапханәсе» сериясендә дә Сажидә шигырьләре чыкты. «Бер сәяхәт тарихы» да. «Фал китабы*нын урысчага тәрҗемәсе дә Үзләре исән чакта күптомлыклар чыгара-чыгара арып беткән, әллә нинди бүләк ияләре булган олпат ир-егет әдипләребездә, вафатларына ел тулмас борын онытылып торганда (Кайда ул Афзал Шамов китаплары? Мирсәй Әмир. Ибрай Гази, Хәсән Туфан. Нури Арсланов. Салих Батгал әсәрләренең яна басмалары кайда??? Юк бит, юк!). Сажидә Сөләйманованың берсеннән-берсе затлырак, калынрак, катырак вә ялтыравыклырак тышлы китаплары чыга да тора, килә дә чыга.
Менә тагын шундый басмаларның берсе—«Тормыш, исәнме!» китабы Саҗидәбезне ип-исән килеш өйләребезгә китереп кертте. Укы. рәхәтлән, кадерле замандашым! Сажидә Сөләйманова дигән шагыйрәнең һәр әсәре, һәр юлы һәр сүзе җанына шифа бирсен! Укыган саен шигырьләрнең авторы кичергән фидакарьлек турында да уйлан, бу гыйбрәтле әсәрләр белән танышып торырга мөмкинлек бирүне мәрхәмәтле затларны да онытма. Шулай тирәнгәрәк китеп уйланулар тормыш кадерен белергә, яшәү мәгънәсенә төшенергә ярдәм итәр, гомер агышына изге шагыйрәбез Сажидә Сөләйманова кебек үк шөкерана кылып карарга өйрәнерсең.
...Бу язда да тагын, бу язда да Шомырт чәчәкләре иснәдем Чәчәк алып килгән бу кем?—дисәм. Син икәнсең, тормыш, исәнме!