ШАГЫЙРЬ АРТИСТ
Йөрәгеңне җуя күрмә.
Ә.иә кая куя күрмә.
Сыйдырсын y.i туган ияне.
Жырлап йөр син •Әиүки»не.
Онытсаң да. энем. мине.
Онытма син Туган Ияне'
Рәшит Әхмәтҗан. (-Энем Иядуска»)
игърият һәм сәхнә Шагыйрь һәм артист Бу төшенчәләр бер-берсе белән янәшә торсалар да. һәрбер артист нәфис суз остасы була алмаган кебек, һәрбер нәфис сүз остасы да артист була алмый Шушы ике биеклеккә чын сәнгати дәрәжәдә бердәй ирешә алучы зур талант ияләре—элгэррәклэрдән Хәким ага Сәлимжанов. Габдулла ага Шамуковлар булса, бугенгелэрдән. мөгаен. Илдус Әхмэтжановтыр
Артист, сәхнәдә уйнау дәверендә йөзләгән рольләр башкарса да, гадәттә, халык күңелендә бер-ике роле белән кала Әйтик, Шәүкәт Биктимеров—Әлмәндәр карт. Ринат Тажетлинов—Мәхдүм. Равил Шэрэфиев исә Әжәл буларактыр 111 Хосәе новнын -Әни килде» әсәрендәге Ана образы безгә Галимә Ибраһимова уйнавы белән кадерле Исламия Махмутова И. Юэеевнын -Кыр казлары артыннан- спектаклендәге Ясминә булып.
Юк. бу аларнын башка рольләрне начар уйнап, монысын гына яхшы уйнадылар дип әйтү түгел, хикмәт—күнелгә якын булган, күздән яшь китерерлек, анын уй кичерешләрен үзеннеке итеп кабул итеп, син әйтәсе килгән сүзләрне анын аша ишетеп, мэнге истә калырлык образ тудыра алуларындадыр Илдус Әхмәтжанов. дисәк, безнен күз алдына ип беренче Тукай образы килә.
Тарихи шәхесләрне уйнау—күп артистларнын хыялы Әмма теләк бер нәрсә, мөмкинлек—икенче Иоз кыяфәтнең лә азмы-күпме охшаган булуы, образны тулырак гәүдәләндерү өчен эчке дөньяңның ла. күнеленнен дә әлеге зат белән күпмедер дәрәҗәдә тәңгәл килүе кирәк
Тукай ролен ул беренче тапкыр 1976 елда режиссер Әхтәм Зарипов куелышындагы -Яз сулышы» исемле телевизион спектакльдә башкара Күренекле режиссер Ә. Зарипов Илдус Әхмэтжановны. талантлы артист булуы белән бергә, кеше буларак та югары бэһали
-Илдус тудырган образларның характерлары, холкы бар Ул образны ачуда персонажның үзенчәлеген табудан, холык-фигылен ачыклаудан башлый Бу—бары тик чын профессиональ артистларга гына хас сыйфат Ин күркәм сыйфатларының тагын берсе—анын тумыштан интеллигент булуыдыр Чын зыялы, затлы кеше ул' Эш белә! IOIтыгылып киткән чакларда да ул үз лэрәжасен һәм үз урынын онытмый һәркемгә шәхес итеп карын Ана вельможа ла. бомж да—кеше Хаксызга рәнҗетсәләр- авыр кичерә, озак терелә Вәгъдәле, иманлы кеше»
Икенче тапкыр ул Тукай булып 1986 елда Туфан Миннуллиннын -Без китәбез сез каласыз» спектаклендә уйный Тукаебыз анын башкаруында горур, мәһабәт, эчке җег эре ташып торган зыялы зат булып гәүдәләнә Бу спектакльдән сон хәтта анын үзенә дә Тукан дип эндәшә башлаучылар була Ходай Тәгалә, әйтерсең лә, Тукайны иргә алганына үкенеп, анын урынына, анын эшен, фикерләрен халыкка җиткерергә
Ш
Илдус Әхмәтжановны җибәргән Тукайнын 100 еллык бәйрәменә килгән Мостай Кәрим спектакльне карагач -Тукай ролен башкаручы Илдус Әхмәтжанов яхшы уйный.
Татар әдәбиятында, сәнгатендә бер нәселдән чыккан аталы-уллы. яки абыйлы- энеле талантлы шәхесләр бик күп. Бертуган Садри һәм Әхмәтһади Максуди- лар. Галимжан Нигьмәти. Нәкый Исәнбәт. Фатих Әмирханнар нәселе. Нил һәм Илдар Юзеевлар, Гали һәм Яхъя Халитлар. Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар. Хоснул һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар. Рәшит һәм Илдус Әхмәтжановлар
Үзе турында артык ачылып сөйләргә яратмый артист. -Сон мин бит болай да ботенлэем белән сезнен каршыда. сәхнәдә бөтен жаным белән ачылам бит инде» — дип әйтүеме, зыялы кешеләргә хас булган тыйнаклыкмы, үзем өчен серле булган бу шәхес турында тагын да күбрәк беләсе килү мине, берничә ел бергә эшләгән олуг шагыйрь Рәшит Әхмәтжановнын хатыны— заманында Илдус Әхмәтжановнын укытучысы булган Луиза ханымга илтте
—Ул нәселгә хас ин төп сыйфат нинди?—дип соравыма Луиза ханым
—Горурлык!—дип жавап бирде —һәм барысы да гажәеп сабыр, сүзгә осталар. Аларнын фикерле итеп сөйли житкәнен тоеп ята. тиз-тиз генә капкалап ала да. чандыр иненэ чыбыркысын салып, авыл башына юнәлә, һәр жәй саен шулай, һәр кон саен шулай Берничә елдан сон, башкалабызның ин зур театрларынын берсендә—Галиэсгар Камал театры сәхнәсендә М Фәйзинен -Ак калфак» спектаклендә көтүче Бакый ролен уйныйсы егеттән тормыш үзе шулай репетиция ясаттыргандыр, мөгаен.
Юк. ул малкайларны, ачы итеп сүгенеп, чыбыркылап кумый, инде йокы да ачылган, жәйге көн үзенекен итә—тәннәр дә язылган, аларны үз көйләренә жибәрә дә хыял диңгезләренә чума, күңелдә кичә яза башлаган шигыренең дәвамы туа башлый. •■Әллә шагыйрь булырга инде?».—дип сөйләнә ул үзалдына Әнә бит. Рәшит абыйсын ничек яраталар, ул кайткач анын белән очрашулар оештыралар кызлар анын шигырьләрен яттан сөйли, күбесе ана гашыйк та Тик Рәшит абыйсы ошатырмы? Килешерме анын белән ярышу? Туганнары арада ин сабыр, тагын да кешелеклерәк булган энекәшләрен авылда калдыру ягында. Рәшит абыйсы исә аны сәнгать доньясына
Тукай—тормышчан, ышандыра Артист шагыйрь образын әдәпле итеп, югары культура күрсәтеп башкарды. Мин тере Тукайны күрдем».—ди.
Илдус Әхмэтҗанов «Яз сулышы» телевизион спектаклендә Тукай ролендә.
белүләренә шакката идем. Рәшит, әтисенә охшап уенчак, жор күнелле булса. Илдус киресенчә, әнисенә охшап сабыр, басынкы Анын кечкенәдән үк үз эчке дөньясы бар иде Кемнәрдер өчен, бәлки, ул сәер, үз эченә бикләнгән малай булып күренә торган булгандыр Искиткеч кешелекле, ярдәмчелләр алар.
Хатирәләр, хатирәләр Бергә эшләгән елларда профкомга кәгазьләр тутырырга туры килгәндә: -Ничә яшьтән эшли башладын. Рәшит абый?».—дип сорагач, -Биш яшьтән, бәгырьләрем, мина тормыш нужасын биш яшьтән тарта башларга туры килде».—дигәч, без аны. уенчак күнелле кеше буларак, шаяртадыр дип уйлый идек, ләкин, әтиләре иртә үлү сәбәпле, ишле бала белән тол калган авыру әниләренә балалар үзләре ярдәм итмичә, кем итсен сон?!
И ул үсмер чакнын татлы йокылары1 Сажидә апа, акрын гына басып, нарасый Илдусны көтүгә уятырга дип янына килә Илдус әнисе эндәшкәнче үк инде вакыт
тарта, театр училищесына укырга керергә өнди Нечкә күнелле шагыйрь абыйсы сизә анын урыны—сәхнәдә.
1968 елны ул Казанга театр училищесына укырга килә Татар әдәбиятыннан
язылган иншасын укыганнан сон. комиссия членнары Хәй Вахит, Рәшидә Жиһаншиналар сокланып -Язучы булырга тиешле бала бит бу. алла университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә җибәрикме икән9-—дип тә уйлап куялар, тик этюдларны ла оста башкара тиз эләктереп ала сүзне тоя белә.—артистка кирәк ин төп сыйфатлар—тоз гәүдә, ачык, матур тавышлы бу егетне университетка җибәреп «әрәм- до итәселәре килми Әлеге курс студентлары Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтына укырга җибәрелә Илдус Әхмәтжановнын табигатьтән, тумыштан килгән талантына Ленинград-Петербург кебек борынгы, зыялы шәһәр, анын тарихи шәхесләре белән аралашу, мәһабәт театр залларында үзенне шәхес итеп тоеп, башны горур тотып йорүлэр дә тәэсир итмәгәндер дип кем әйтә ала9 Әле авылдан чыгып, ерак болын басуыннан, авыл клубыннан башка жир күрмәгән малай-егеткә чагыштырып карап гыйбрәт алыр, акыл туплар очен бу зур мәктәп түгелмени? Ятим балага олы сәнгать доньясына чыгарга мәрхәмәтле язмыш үзе юл ачып торгандыр, күрәсен
Биш елдан драма һәм кино артисты дипломы алып кайтканнан сон. 1973 елдан Г Камал театрында эшли башлый Илдус Торле дэрәжэдәге рольләрне уйный ул. Беренче зур роле—Р Батулланын «Өчәү юлга чыктык- спектаклендә Мирзахан Илдус Әхмәтжановнын характерына капма каршы роль Ләкин анын яшенә, бүгенге халәтенә туры килә. Ул да бит. Мирзахан кебек, институт тәмамлап яна гына эшкә кайтты Димәк, анын уй-кичерешләре. хыяллары синеке дә Тик ул «тискәре- герой Әдәбиятта -унай һәм тискәре» геройлар, «социалистик реализм» методы чәчәк аткан чорлар Тамашачы гадәттә «унай» герой яклы һәм менә шул «тискәре» образ аша тамашачы мәхәббәтен, анын ышанычын яулыйсы бар Спектакль тәмамланып, зал алкышларга күмелгәч, үзенә әйтелгән котлау сүзләрен ишеткәч кенә жине.т сулап куя яшь артист
Икенче роль—Г Боровикнын «Канлы күләгәләр-ендә Педро роле Бу рольне унышлы башкарганы очен ана республика ижат яшьләре конкурсының лауреаты исеме бирелә.
Театр тормышына чын-чынлап кереп, инде ныклап уйный башлыйм дигәндә, генә ир-атлар узарга тиешле тагын бер мәктәп—армия хезмәте аны да читләтел үтми
//иһч cltwmxuNfl* Ч Айтматовның •.Ахыршыан» ГЯМЖОА « Ирнашр раипнһ -IIIOMUI Ьарыев W?r.i
12.
Бу рольне ана ерак -Герман илләре»ндә «уйнарга» туры килэ.
Илдус Эхмэтжанов 27 еллык ижат дәверендә кырыклап роль башкарган Бер- берсен кабатламый торган, күпчелеге капма-каршы булган, артисттан зур осталык таләп итә торган рольләр Рус классикларыннан М Горькийнын «һаваларда йолдыз»ында Алексей Пешков. А Н Островскийнын «Җимерелгән бәхет»ендә Дерюгин. В Распутинның -Авылдашлар, акча кирәк» пьесасында ревизор. Чынгыз Айтматовның «Ахыр- заман-ында Бастон (1989 елда бу роль очен Илдус Әхмәтжановка Муса Җәлил премиясе бирелә), татар драматургларыннан М. Фәйзинен -Асылъяр-ында Искәндәр. -Галиябану»да Бәдри. Г Исхакыйнын -Алдым-бирдем»ендә Әхмәди. Ю Сафиул- линнын -Идегәй»ендә Субра карт. Т Миннуллиннын -Горгори кияүләре»ндә Горгори. 3. Хәкимнен -Су төбендә сөйгәнем» спектаклендә Гаделша Кызык бит бөек Тукай һәм исерек Гаделша
•Горгори кияүләре»ндә исә Илдус Эхмэтжанов бөтенләй башка яктан, көлкеле образлар тудыра алучы артист буларак ачыла
Гөргори исемле керәшен карты, ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрнең югала баруына нык борчылуын белдереп, кечкенә кызын керәшен йолалары буенча кияүгә бирергә тели Яшь гаиләләрнең таркалуын да нәкъ менә шушы йолаларның сакланмавыннан күрә ул.
Драматик рольләрдә уйнап күнегелгән артистның комедия жанрында да югары биеклектә кала алуын күреп сөенәсен. анын талантына сокланасын. Төп герой Гөргори тудырган шушы рух спектакльнең башыннан-ахырына кадәр сәхнәне бербөтен итеп тота ала.
Әйе. капма-каршы персонажлар Чын профессиональ артистнын көче дә. сәләте дә нәкъ менә шунда—кирәк чакта, ролен зуррак булса—зурая, кечерәк булса, кечерәя белүдә икән
—Бүгенге драматургия, театр тормышына килсәк, ул үз сүзен әйтте, үзен күрсәтте инде Кайчандыр дәүләтчелеге булган, олуг тарихы булган халык өчен театр сәнгате белән генә чикләнеп калу бик аз Безгә чын-чынлап кино сәнгате, татар киносы турында уйлый башларга вакыт житте Читтән артистлар чакырып китереп түгел* Үзебезнекеләрне дә күрә белергә генә кирәк. Бу уйлар 1997 елда Мисырда "Исә болгар жилләре» фильмын төшергәндә дә һич башымнан чыкмады,—ди Илдус Эхмэтжанов чын мәгънәсендә борчылып
Бер кешедәге шунын кадәр кочкэ-жегәргә хәтергә, итагатьлелеккә. зыялылыкка, әле тәржемә эше белән шөгыльләнүен дә искә алсак, белемгә хәйран каласын! Лопе де Веганын -Мәхәббәт мажаралары-н ул шигырь белән тәржемә иткән А Н Островскийнын «Капкан саен калжа булмый». »В Шекспирның -Король /1ир». ■Антоний һәм Клеопатра», "Ромео һәм Джульетта» әсәрләре анын тәржемәсе аша татарча яңгыраш алган һәм күңелендә йөргән шигъри сурәтләүләре, шигырь белән әйтәсе килгән фикерләре шушы тәржемәләрдә чагылыш тапкан. Әйе, Шекспирны тәржемә итү өчен, аны сәхнәдә татарча яңгырата алыр очен зур шагыйрь талантына ия булу да кирәк шул*
Илдус Эхмэтжанов. драма артисты буларак. Тукай образын уйнап танылу алса, нәфис сүз остасы буларак та. Тукай анын ижат мирасының төп өлешен тәшкил итә. Быел Тукай премиясенең ана бирелүе дә аның Тукайлыгынын рәсми төстә танылуы булып тора. Әлеге премия ана Тукай шигырьләреннән тозелгән -Сой гомерне, сой халыкны- дигән театральләштерелгән программасы (1992-96 еллар) һәм -Өзелгән өмет» (1997-2000) пиклы өчен бирелде
—Барыбыз да китап укырга яратканлыктан, өйдә китап күп иде Инде 10-11 яшьләремдә Тукайның дүрттомлыгын укып чыккан идем Кайсы биттә нинди шигырь, нинди аңлатмалар белән бирелгән, аларны яттан белү—инде ул вакытта ук минем яшәү рәвешемә әйләнгән иде.—ди Илдус. Сүз дә юк. ике өлкәдә дә—драмада да. нәфис сүздә дә Тукайны ижат итү зур белем, әйтер идем, тарихи белем, осталык, саклык таләп итә Ялгыш кына да үзеннен -мишәр сойләменне- әйтеп җибәрергә ярамый, бүгенге чордан булган сүзләр дә керергә тиеш түгел. Гомумән. Тукай шигырьләре, татар шигърияте ижатымнын ахырына кадәр минем топ ижат эшчәнлегем булып калыр, ахры.—ди артист.
Әйе. Илдус Эхмэтжанов шигырьне сөйләп кенә чыкмый, хис һәм фикер
берлеген бергә кушып, йөрәк һәм акыл аша уздырып аннан образ тудыра Тукай шигырьләрен, С Хәкимнен -Кырыгынчы бүлмә». Р Фәйзуллиннын -Сәйдәш» поэмасын һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләрен тетрәнеп, бермәлгә тын да алмыйча онытылып тынлыйсын Хәзерге доньяннан китеп, шагыйрь тудырган, бу очракта артист тудырган дөньяда яшәп аласын
Тукай премиясенең кырык елдан артык тарихы бар Моннан утыз бер ел элек бу премия нәфис сүз сәнгатендә бердәнбер Айрат Арслановка бирелгән—Нәфис сүз остасы дигән исем—халык артисты дигән исем белән бер дәрәжәдә булырга тиеш һәм Илдус Әхмәтжанов менә егерме жиде еллап шушы өлкәдә әйдәп баручы артист Анын кебек чын мәгънәсендәге Нәфис сүз Остасы булу очен Туган телне бөтен нечкәлекләре белән тоярга, халкыннын үткәненә һәм киләчәгенә хөрмәт белән карый белүче милләтпэрвәр булырга кирәк».—ди Айрат Арсланов
Милләтпэрвәрлек 1991 елнын май ае Республикабызның язмышы хәл ителгән көннәр Шәһәр уртасындагы мәйданда түгел су буендагы таллар күләгәсендә дә эсселеккә чыдап булмый Бер төркем язучылар, сәясәтчеләр игълан иткән ачлыкта Илдус Әхмәтжанов та бар Сәясәт уенынын ахыры ни белән бетәсен. нинди юнәлеш аласын кайвакыт анын башында торучы дәүләт сәясәтчеләре үзләре лэ белеп бетермиләр Ул-бу була калса, бер нәселдән ике корбан буласы Әнә абыйсының мәйданны ярып шигырь укуы ишетелә:
Яшәргә' Яшәргә' Азатлык алмыйча Кузгалып китү юк быелгы җәемнән
Ике туган монда да янәшә һәм сонгы минутларында да 1995 ел 5 январь -Архивны Илдуска бирерсен».—ди Рәшит абый Луиза ханымга шул арада шаян сүзләр дә әйткәләп куя. ни уйларга да белмәссен Яна ел вакыты бит чыршы бәйрәмендә көне буе аю булып -уйнап» йореп арыган булса да, иртәгә үзе дә авырулар кабул итәсе табибә жингэсен ял иттерәсе килеп, абыйсы янында үзе генә утырып кала Сәгать төнге ике Тыныч кына яткан абыйсы кулларын алга сузып, талпынып ала һәм шул минутта ике туганнын күзләре очраша -Утны сүндер'- ди абыйсы кинәт кенә Ут ничек тиз сүнсә, шулай ук тиз генә кабына да Абыйсы мәңгелек йокыга талган Нинди генә югары дәрәҗәләргә ирешсәк тә, туганнар очен барыбер -абый апа», «эне-сенел» булып калабыз шул Мөгаен, Рәшит абыйсы да шигъри күңелле энесен куркытасы килмәгәндер, бәлки
Табигать бушлыкны яратмый Бүгенге буынга Тукайлар рухын Илдус Әхмәтжанов кебек талантлы улларыбыз җиткерсә, киләчәккә бәлки -Каргышлы балачак- телефильмында инде Тукайның Уральскийга китүгә хәтле чорын сурәтләп күрсәткән улы Ростам илтер’ һәрхәлдә, мона жирлек бар Тукай белән янәшә күмелгән шагыйрь Рәшит абыйсы да. Татарстанның халык артисты. Муса Жалил һәм Тукай премияләре лауреаты—әтисе Илдус Әхмәтжанов та. Тукай үзе дә. талантлы уллар тудыра белүче татар халкы да мона шат булыр иде Иншалла. шулай булсын' Буыннар чылбыры өзелмәсен иде!