Логотип Казан Утлары
Роман-хатирә

ҮР АРТЫ ҮР


СУГЫШ ХАТИРӘСЕ
енә җил дә, гармун да тынып калды: без—олаулардагы яшьләр, Шыгырдан авылынын олы урамы буйлап ярты чакрым чамасы атларны куалагач, нигезе таш булган агач бинанын ишегалдына килеп тукталдык та. егетләрчә, олаулардан сикереп төшгек. Җигелгән атларны н камыт бауларын, дугаларга тартылган тезгеннәрен, аркалыкларын бушатып, малкайларнын алларына сугылмаган солы саламы салганнан сон. хәрби комиссариат урнашкан бинанын беренче текә баскычларына аяк бастык. Бусагада френчлы, галифеле, күн итекле, чандыр гәүдәле, озынрак буйлы бер кеше басып тора иде.
—Төкле аягыгыз белән.—диде ул.—Кайсы авыл егетләре?
—Чишмәделәр...
—Вакытында килеп җиткәнсез,— диде ул. френч кесәсеннән чылбырлы сәгатен чыгарып.—Рәхим итегез!
Без-никрутлар. берәмләп, бина эченә уздык. Безне каршы алучы, җитдиләнеп. <■ Военком» дип ишегенә табличка язып куелган кабинетка кереп китте. Янәшәдәге икенче ишектәге табличкада «Медицина комиссиясе» диелгән иде. Аннан зифа буйлы, елмайган йөзле, ак халатлы бер ханым чыкты да, чуаш акценты белән урысча: «Сахотите, репята ф капинет,—диде —Срасу по отному растевайтесь. Члены комиссии стесь. Смелее! Смелее!..»
Беренче булып, комиссия әгъзалары урнашкан бүлмә ишеген мин ачтым да. кереп тә киттем. Артымнан яшьтәшләрем иярде.
—Калганнарыгыз бераз сабыр итегез,—диде шундагы күзлекле ир.
Бсравыктан фречлы кеше комиссия бүлмәсенә керде һәм өстәл янына килеп утырды.
—Кемнән башлыйбыз?—диде ул.
—Әнә—теге галстуклы егеттән, иптәш комиссар. Укытучы икән ул.
—Чишен—диде күзлекле ир.
М
Оялып кына чишендем дә. шәрә килеш комиссия әгъзалары каршысына килеп бастым
Күзлекле минем буй белән авырлыкны үлчәде.
— Буен йөз алтмыш алты сантиметр, авырлыгын алтмыш ике килограмм. Дүрт килограмм җитми,—диде күхтекле. кырыс кына
—Сугыш еллары никрутлары, нишләмәк кирәк.—диде хәрби комиссар.
Табибә ханым көпшә куеп, башта минем йөрәк тибешен, үпкәне тынлалы. аннары күз-колакларны тикшерде дә. салмак кына:
—Авырлык җитмәү комачауламый, яраклы.—диде һәм үз алдындагы кәгазьгә эре хәрефләр белән -Яраклы'-»—дип язып та куйды.
— Бик яхшы, укытучыны НКВД частена озатачакбыз,—диде хәрби комиссар, ниндидер тәкәбберлек белән.—Каралучы Латыйпов, укытуыңны дәвам иттер, китәргә вакыт җиткәч, хәбәр итәрбез... Котлыйм!
Урыныннан торып, ул минем кулны кысты
—Сынатма, чекист хезмәте мактаулы да. жаваплы да ул... Синен яхшы егет икәнлегенне мин беләм. Шигырь дә язасын икән «Сабанчы җыры» дигән шигыренне «Авангард» газетасында укыган идем Сабан сөрә белгән кебек, мылтык та тота бел Килештекме1
—Чиратта кем?—диде табибә, ачы тавыш белән.
Тиз генә киенеп, мин комиссия әгъзалары утырган бүлмәдән чыгып киттем Күңел күтәренке иде
Олауда гәпләшә-гәпләшә авылга кайтабыз унбер егеттән икебез— мин һәм Хәмидулла НКВДга. тугызы—Кызыл Армия сафларына алынганбыз. Егетләрнең тугызы да Хәмидуллага бәйләнә
—Җиде класс белемен белән НКВДга эләктең, дөрес түгел бу! Кави инде лаектыр, үзе урта белемле, үзе укытучы Ә син—карачкы'
Бәхәсләшә, үртәшә, шаяра-көлә авылга кайтуыбызны сизми дә калдык Үзебезнең урамда мина абыемнын яшьлек дусты, фронттан яраланып кайткан, кәртле уйнап «Очко» кушаматы алган Зыя очрады
—Йә, энекәш, солдатка яраклымы?—диде ул.
—Яраклы. Зыя әбзәй 1
—Нинди гаскәргә җибәрергә булдылар?
—НКВДга,—дидем мин. эрелек белән
—Димәк, син. туган, йә тере Сталинны, йә үле Ленинны саклаячаксың.
—Кем белә...
—Әйтте диярсен. шулай булачак Миндә сиземләү хисләре көчле Катын' да шулай дир Шикләнәсеңме әллә'*
—Алдан кычкырганның башы таз
Зыя кәләпүшен салды
-Таз, имеш, кагынды була торып, гармунчы Зыя әбзәнә күрше авыл кызлары да гашыйк Чәч нинди куе. бармак түгел, тарак та керми Солдатка китү көнен билгелеме?
— Юк Иртәгә таңнан Татар Тимәшенә. мәктәбемә Балалар
көтәдер Армия!ә китәмен дин. күңел ачып йөрисем килми
Тан белән, таныш юлдан, күрше авылга тәпиләдем Үрдәге җил тегермәнен, ана янәшәдәге зиратны узып, басулар буйлап киттем Зиреклеккә җиткәч, очкан кошларга карап гордым Пәке белән кара камыш кисеп алдым ла. алга габа атладым Басуда жырлый-жырлый урак уралар милли җыр үзләренә дәрт-зәрман бирәдер, җилкенеп эшлиләр. Юл өстендәге чуаш авылын у и ач. яланаяк Бола елгасын кичтем Менә мин балалар укыткан Тагар Тимәше авылы' Елга янында гына мин фатир торган йорт һәм ике катлы агач мәктәп Берәм-берәм балалар
•Әбзәй -абый
Катын -хатын
'Дир —ди
килә башлады. Класска керүче һәр бала, минем белән исәнләшә дә, тыныч кына үз урынына барып утыра.
Дәресне башларга вакыт житге. Беренче дәрес: ана теле. Балаларның иң яратканнары, күңелләренә иң хуш килгәннәре. Ана теле дәресендә алар мишәрлекләрен дә оныталар, саф татарча укырга, шигырь сөйләргә омтылалар. Ноябрь уртасына кадәр укыттым мин. аннары армиягә китәргә дип, туган авылдан ат белән килеп алдылар. Бөтен класс, утыз баладан утызы да диярлек, елый-елый Бола елгасына кадәр озатты: әниләре, әбиләре, бабалары белән бергәләп. Апакайлары арасында минем сөйгән кызым Гөләндәм дә бар иде: кара кашлы, кара күзле, алсу йөзле, тыйнак- сабыр холыклы, сугыш башлангач, Мәскәүдән күчеп килгән кыз. Ул миңа чигүле кулъяулык бүләк итте, юлга өч йөз сум акча бирде...
Икенче көнне әнием, ике энем, бабай, күршеләр, кыскасы, туган нигез, туган авыл белән саубуллашып, унбер яшьтәш, чаналарга утырып, хәрби комиссариатның жыену пунктына юл тоттык. Күңелне моңсулык басты, шулай да югалып калырга теләмәдем, күтәренке булырга омтылдым. Шаяра-шаяра, мәзәкләр сөйли-сөйли, билгеләнгән урынга килеп җиткәнебезне сизмәдек. Безне әлеге таныш хәрби комиссар каршы алды, кулында солдатка китүчеләрнең исемлеге иде. Ул яшьләрнең исем- фамилияләрен берәм-берәм шәхсән үзе барлап чыкты. Татар егетләренең һәммәсе килгәнлеге, ә чуаш авылларыннан ике егетнең юклыгы ачыкланды.
— Пүртләреннән1 милиционерлар белән алып килергә!—диде военком —1927 елгылар—сугыш чорының соңгылары. Әле дә даһи Сталин үзләрен саклап тотты Гитлер әнә унөч-ундүрт яшьтәгеләрне фронтка ала. Егерме җиденче елгыларга тарихи миссия башкарырга туры киләчәк: алар аталары, абыйлары белән бергә Берлинны алып, рейхстагка Жинү байрагы кадаячаклар. Сизәмен, алар үзләре дә фронтка атлыгып торалар. Хәерле сәгатьтә, сугыш елларының соңгы солдатлары! Көнбатыш якларында аталарыгыз көтә сезләрне!
Саубуллашу башланды... Минем яныма көтмәгәндә яшь бер ханым килде дә, исәнләшкәннән соң, болай диде:
—Син укытучы Кави буласынмы?
—Әйе, шул үзе.
—Алайса, мин сиңа бер сөенеч әйтәм.
—Нинди сөенеч ул?
—Редакциягә җибәрелгән «Жинеп кайтырбыз!» дигән шигырең «Авангард»нын бүгенге санында басылды. Менә ул газета, истәлеккә саклап тот. Шигырьләреңне фронттан да җибәр. «Сабанчы жыры» исемле беренче шигыреңне дә укучылар яраткан иде, хатлар килде. Сине без бар редакция белән озатырга килдек, хәерле юл телибез. Онытма район хезмәт ияләрен. Хуш, яшь шагыйрь!.. Егетләрнең күңелләрен күтәрерлек шигырьләр яз...
—Сау булыгыз, озатырга килүегез өчен барыгызга да ихлас күңелдән рәхмәт!..
2
елеккә үтәрлек суыкта, карга бата-бата, җиде йөз егет станциягә таба атладык. Ә шоссе юлда чаналар, әмма беребезгә дә олауга .ж JL >_утырырга ярамый, рөхсәт юк. Чуар колонна әсирләрне хәтерләтә. Саубуллашырга теләүчеләрне инде якын да китермиләр, мылтыклардан һавага атып, өркетәләр. Егетләрне күрергә, аларга соңгы җылы сүз әйтергә теләүчеләр, берәм-берәм, яланда күренеп китә. Безне—булачак солдатларны, шоссе юлы белән түгел, авыллардан читләтеп, яланнар аша. турыдан-туры тимер юл станциясенә алып баралар. Янәшәдә Пүртләреннән —өйләреннән (чуашча).
авылдашым, колгадай Хәмидулла көчкә атлый, анын кычыткан шулпасы эчеп, еракка сәфәрне ничек кичерүен яхшы беләм мин йөзенә үлән төсе чыккан Гешләрне кысып, алга таба аяк сөйрәүче бер ул гына булса иде дә бит' Минем җилкәдә биштәр, ул сохари белән тулы Сугышка ала калсалар дип, ел буе әнием әзерләде Тоттырасы иде Хәмидулла кулына бер генә сынык сохари Ярамый, мылтыклы оштучыларнын күрүләре ихтимал солдатка түгел, җәһәннәмгә китәрсен Ниһаять, станциягә килеп житгек Сузылган гармунны хәтерләтеп, йөк вагоннары тора Безне турыдан-гуры фронтка алып китәчәкләр микәнни* Юк. алай булмады безләрне вокзал белән янәшәдәге соры бер бинага урнаштырдылар Менә кайда шау-шу. базар' Үзләренә күрә «спекулянтлар» ла табылды күрә, белә торып алдашалар, күзләрен дә йоммыйлар. Әйберләрен алыштыралар, саталар алыш-биреш каннарына сенгән диярсен Кемнәрдән өйрәнгәннәр ата-бабаларыннанмы. күрше авыллардагы чуашлар-«юлдаш «лардан мы1 Колак элпәләрен ярырлык гауга' Әйтерсен лә. җиде йөз кеше зур бер мичкә эчендә. Авыл белән авыл арасында мускул-көч сынаш бара Тамак ялгарга утырсан. сохарины кулдан тартып .талар Ике катлы соры бина— эчендә нинди генә күнелсезлекләр вә хәтәр хәлләр булып үтмәде урлашу, янау, яшеренеп көмешкә эчү. авыз-борыннар канату Көчленеке замана дигәндәй, йодрык-көч хәл. хөкем итте. Ә инде олы бер төркем егетләр төялгән эшелон Пенза якларына киткәч, бина эче тынып калды Мин үземне башым белән тын күлгә чумгандай хис иттем Көн артыннан кон. төн артыннан гөн үтә. ә без. район военкоматларында комиссияләр тарафыннан НКВД сафларында хезмәт итәргә яраклы дип табылучылар ике катлы бинанын өске катында яшәвебезне дәвам итәбез частьләрдән энкаведистларнын килеп алуларын көтәбез. Көтәбез, ләкин, ни сәбәпледер, күренмиләр, үзләре белән юлла берәр хәл булмагае?
Ниһаять, команда бирелде: «Частька алып китүчеләр килгән, эшелон көтә Вагоннарга!» Карангы бина эчендә һавага, суга, икмәккә зарыгып- тилмереп ятучылар өчен сөенеч иле бу'
Көнбатышка таба безнен эшелон кузгалып киткәч, сулышым иркенәйгәндәй булды «Озату пункты» дип аталган соры бинада унөч кон. унөч зон иза чиккәннән сон!» Урысча «телячий», ә татарча «бозау*ныкы дип йөртелгән вагонда «буржуйка» миче янында урын таптым мин үземә Аста салам булса, баш очында әлеге биштәр сохари тәме борынга керә Вагон ишегенен баш бармак сыярлык ярыгы бар. ябылып ук бетми Булачак фронтовикларны кышкы ачы жил берәм берәм «кытыклап» карый, шүрәле димәссеңме'’ Өстемдә фуфайка, башымда куян бүрек, аякларда, армиягә китәр алдыннан әнием бастырткан киез итекләр Туры килсә, киез итекләрне әниемә кире җибәрергә исәп Язган булса, мина күн итек бирәчәк.зәр «Буржуйка» аяк очында 1ына булганга, киез итекләрне салып, яланаяклы килеш, җылыга күрәме, яткач ук. йокыга киткәнмен, һәм. үзем лә сизмәстән, сул аякнын үкчәсен пешер!әнмен «Теге Ахиллес үкчәсе сымак булмагае?»—дип шиккә калдым, уянгач. «Буржуйка» ны чиратлашып, дневальный итеп билгеләнгән чакта ягабыз Вагондагы кырык кешенен һәркайсы «аучы»: берәр станциядә эшелон тукталган арада, вагоннан сикереп төшә дә. бомбага тотылган нокзалнын коймасын каера Каерылып, сындырылып алынган такта «ау» ганимәте шул Интендант тәэминатчы урнашкан вагоннан коры паекларны дневальный алып кайта. Ә бүлүчесе, өләшүчесе взвод командиры ярдәмчесе Ярам төзәлә инде, әмма күбрәк бер урынла утырамын Егетләр мина «Мулла» кушаматы тактылар Алдымда сине- бабам ядкаре, саубуллашканда бирде «Гомер юлын шушы сөлгедәй озын вә пакъ булсын иде. йә Хола'- гиде ул ин сугыштан әйләнеп кайтканчы үлеп китсәм төсем итеп сакларсың» Икмәк валчыклары коелмасын дип. тамак ялгаган чакта, сөлгене аз гына сүтеп, тезләремә куям Туклангач, пөхтә игеп төрәм дә. аны бишгәргә урнаштырам Ә куен кесәсендәге яраткан кызым бүләк иткән кулъяулыкка «К+Г» дип. ефәк җеп белән ике хәреф чигелгән
Әйе, урыным вагон ишегенә каршыда. Ишек ярыгындагы яктылыктан файдаланып, үзем белән бергә юлга алган «Гөләндәм»1 поэмасын укыйм. Әсәрнең җисеменнән битәр, исеме мине тарта. Гыйшкым да Гөләндәм исемле ич... Көнчыгыштан көнбатышка, көнбатыштан көнчыгышка киткән эшелоннарны, ишек ярыгыннан күреп кенә түгел, ә санап-барлап барамын. Хәер, көндезен аларны мин үз күзләрем белән күрсәм, караңгы төшкәч, тәгәрмәчләре тавышыннан таныймын. Көнчыгышка китүче эшелоннарны бармак белән дә санап булса, көнбатышка юл тотучылары бихисап. Тагын шул: көнбатышка юнәлүче вагоннарның тәгәрмәчләре җәһәтрәк әйләнеп зыңгылдаса, көнчыгышка таба баручы поездларның тизлеге акрынрак булганга, зыңы колакка тупасрак ишетелә.. Безнең паровозга көнбатышка агылучы эшелоннарга да юл бирергә туры килә... Көтелмәгән тагын бер тукталыш. Янәшәдә генә көнчыгыштан килүче хәрби эшелон килеп туктады. Фронтка баручы солдатлар дөбер-шатыр вагон ишеген ачты.
—Нинди станция бу?—диде берсе.
—Кем белсен? Ә сез кемнәр буласыз?
—Фронтовиклар.
— Ничек фронтовиклар, фронтка барасыз гына түгелме?
—Фронтка юл тоткач, фронтовиклар булмый, кемнәр булыйк... Ә сезне сугыш җилләре кая алып бара?
—Үзебез дә белмибез.
—Хәрби сер, димәк?
—Шулайрак.
—Эшелон көнбатышка юл тоткач, фронткадыр инде.
—Кем белә...
—Ашау ничегрәк?
—Икмәк, шикәр... Концентрат та бирәләр. Бисмилла әйтсәң, җитәрлек.
—Син татар икән, мин дә татармын, Себердән... Бисмилла әйтмәсәң, ничегрәк соң?
— Биштәреңне чишәсең дә, сохари кимерәсең.
—Сохари, имеш. Безнең вагоннарга күчегез!
Себер татары «Аракы» дип язылган шешә күрсәтте: —Бездә бусы да бар... Сикер, егет, минем вагонга!.. Мин икеләнеп калдым: «Фронтовик янына күчәргәме әллә?.. Вакытыннан элек сугыш кырына барган өчен гаепләмәсләрдер?!»
—Нәрсә югалып калдың?—диде мыеклы солдат,—Үзеңне дезертир дип санарлар дип уйлыйсынмы?.. Юк, синең хакта чын патриот дип командирдан туган авылыңа хат яздыртачакмын. Эшелон кузгалганчы, безнең вагонда урнашып кал. Әйткәнне тынламасан, соңыннан үкенерсең...
—Үкенмәм, кыскасы, син үз юлыңда бул, артыңнан куып җитәрмен. Хуш-ш!
—Син дә хуш!.. Үзеңне сакла!
—Рәхмәт, атакай! Сугыш кырында очрашканчыга кадәр...
—Кыр почтасы номерын әйтмәдең?..
Шул чакта «Таяк-генерал» дип кушамат тагылган взвод командиры ярдәмчесе килеп чыкты да, зәһәрләнеп, болай диде:
— Ни өчен син ят кеше белән ләчтит сатасын, бәлки ул, шпиктыр? —Фронтовик ул.
—Сак булырга кирәк. Юлда кем генә очрамас! Абвер турында ишеткәнен бармы?
— Юк.
—Ишетмәсәң ишет: Германиянең хәрби разведка һәм контрразведка органы ул. Җитәкчесе адмирал Канарис...
Куе төтен чыгара-чыгара фронтовиклар эшелонын паровоз алга алып китте.
«Гөләндәм» (Поэма)—Нур Баян. Казан. Татгосиздат, 1940.
VI- А>- | Ы I I-
—Әй. син. кем. улкайларны рәнжетмә'—диде Себер татары, кычкырып
Вагон ишегеннән кычкырган карт солдатка «Таяк-генерал» жавап бирмәде, ык-мык кына итте Инде ераклаша барган фронтовиклар эшелонный кызыл фонаре гына күренде Мин хәбәрсез югалган әтиемне искә төшердем, ул кырык икенче елнын январь башларында сугышка киткән иде Фронтта. Ржев шәһәре тирәсендә икәнлеген белдереп, анардан ике сәлам-хат килде, аннары тынып калды, юк. тәмам югалды, гүя үзен жир йотты Абыем исән. Сталинградны саклаганда яраланганнан сон. Мәскәү янындагы Серпуховта госпитальдә дәваланды . Ә хәзер сугыш кырында артиллерист. Фронтта, бәлки, очрашырбыз
Безнен эшелон да кузгалды Ташбака адымы белән булса ла. Орел станциясенә килеп житгек. Шәһәр хәрабә хәлендә, жир тетрәгән диярсен Безгә вагоннардан чыгарга рөхсәт иттеләр Унбиш тәүлек сәфәрдән сон. беренче мәртәбә кайнар аш ашаттылар Вокзалда такталардан яна гына ясалган озын өстәлләр урнаштырылган иде Станциядә эшелон алты сәгатькә якын торды Вокзал тирәсендә бөтерелеп йөрим бер төркем шәһәр яшьләре күзгә чалынды, шунда килдем Ачык һавала урнашкан буфет янында кәрт уйныйлар. Тын гына күзәтеп торам өстәлгә таратып салынган кәртләр арасыннан тәре тузын табучы егет кисәге бер мизгелдә егерме биш сумны отмасынмы' . Мин лә бәхетне сынап карарга ният кылдым. Ун сумны өстәлгә чыгарып салып, беравык уйланып торгач, тәре тузы дип. бер кәртне күрсәттем Юк. тузы түгел, тәре кызы булып чыкты Уенчы минем ун сумны бөгәрләп куен кесәсенә тыкты Мин икенче ун сумны чыгардым, бусын да оттырдым. Өченче мәртәбә дә шул ук хәл булды Берничә минут эчендә мин өч йөз сумнан колак кактым Йөгереп барып, вагондагы биштәрдән әнием ядкаре-жылы оекбашны аллым ла. янадан кәрт уйнарга килдем
—Сал көртләрне, барыбер отачакмын'
—Кәничне!—диде кәрт салучы
Юк. бу юл ысында да бәхет минем якта түгел иде Беркайчан ла ота алмавымны мин дүртенче тапкыр унышсыхтыкка дучар булгач кына анладым. Тәре тузы мошенникның җиңендә икән' Ләкин сон иле инде, эшелон кузгалып китә башлагач, бер сүз дә әйтми генә, бик тә күңелсез хәлдә, мин вагонга менлем
—Синен белән ни булды9—диде Хәмидулла
— Бәхетне сынап карарга теләгән идем
—Ә ничек?
-Кәрт уйнап, ләкин уенчы мошенник булып чыкты Сукыр бер тиенсез калдым
—Әниен бәйләгән оекбашны ла оттырдыңмы9
—Канлан беләсең?
Биштәреннән алдын ич. тәртибен укытучыныкына ошамаган
-Беренче сәфәр, поездга да беренче мәртәбә утыруым «Дөньяны сәфәр йөреп таныйлар».—дип әйтә иде шул бабай
—Дөньяны намуслы кешеләрдән генә тора дип уйлагансың, ялгыш уй бу'
- Күңелем сизә солдат тормышы минем өчен жинел булмаячак. Ул оттырудан башланды. Намуссызлар ота—шул әрнетә минем күңелне Тәкъдир кушуымы әллә?
—Син миннән күбрәк беләссн. укымышлы кеше
— Картежник, диген!
«Тая к-генерал» ишетмәсен, башыңны ашар!
Кәрт уены минем күңелдә бер төер булып калды, инде мин беркайчан да кәрт уйнамаска сүз бирдем
Поезд көнбатышка ургыла Вагон ишеге ачык, карап барам герман солдат тарымын каберләре белән яланнар тулы, күмелгән жир-туфраклары ла. гәреләргә әверелгән агачлары ла советларныкы
Кк
Гомель шәһәренә җиткәч, эшелон Сож елгасы аша ясалган күпердән бик тә акрын вә сак үтте. Күпер вакытлыча агачтан салынган иде. искесен фашистлар шартлатканнар. Днепр буендагы Речицаны узып, Припять янындагы Мозырьны уздык. Лунинең станциясеннән Случь елгасына таба борылгач, Ровно өлкәсе башланды. Көнбатыш Украина җиренә җиткәч, мин йокыга киткәнмен. Ә таң тишегеннән мине, әлеге дә баягы, «Таяк-генерал»ның тавышы уятты:
—Тиздән Сарны, соңгы станция!—диде ул, бакырып.
Күп ара үтмәдек, эшелон туктады. Ике якта да кара урман иде.
—Вагоннан чыкмаска!—диде «Таяк-генерал».
—Нәрсә булды икән?
—Хәзер белеп киләм,—диде «Таяк-генерал».
Тынлык күңелгә шом салды...
—Диверсантлар бездән алда баручы эшелонның өч вагонын шартлатканнар,—диде «Таяк-генерал».—Үлүчеләр дә бар икән. Безнең эшелон башлыгына рация аша хәбәр бирелгән. Тимер юл вакытлыча ябык. Рельслар буйлап җәяү атларга туры килер... Взвод, тыңла минем команданы!.. Вагоннан чыгып, сафка басарга!
Биштәрләр аскан егетләр бәрелә-сугыла сафка тезелде.
—Сөйләшмәскә! Җырламаска!
Карта чыгарып, «таяк-генерал» җәяү узасы юл озынлыгын санарга кереште:
—Егерме километр чамасы икән. Хәер, урман аша кыскарак. Ләкин эшелон башлыгы рөхсәт итмәде. Мыекка чорнагыз: армиядә приказга буйсынасын, рөхсәтсез ярамый. Шулай булгач, шпаллар буйлап тәпилисе генә кала... Рядовой Латыйпов, син вакытлыча минем ординарецым булырсың. Сал катомкана «К3»ны. Кагылгысыз запас! Минем өчен генә түгел, барыбыз өчен дә. Кем әйтмешли, сез тук булсагыз, мин дә тук... Эшелон башлыгы диверсантлар дигән була..
«Нинди диверсантлар?»—дип сорыйсым килә минем. Ләкин тукталып калам: «Сөйләшмәскә!»—боерды «генерал»...
Егерме километрга якын җәяү атлагач, безнен арттан поезд килеп җитте һәм без, буш вагоннарга утырып, Сарныга таба юл тоттык. Ниһаять, егерме бер тәүлектән соң, безнең эшелон соңгы станциягә—Сарныга килеп җитте. Вагон ишегеннән мин папахалы бер кешене күреп алдым.
—Бригада командиры полковник Яхимович,—диде «генерал».—Үзенең штабы белән мине һәм сез-яшь солдатларны каршы алырга килгән...
Ләкин алай булып чыкмады.
—Эшелон башлыгы майор Денисов, минем янга!—дигән боерык яңгырады.
—Эшелон башлыгы майор Денисов, полковник Яхимович янына!— дип кабатлады икенче берәү.
Аннары өченчесе тотып алды:
—Эшелон башлыгы майор Денисов, сезне комбриг чакыра!
Эшелон буйлап майор җәһәт кенә атлап килде дә, рапорт бирде:
—Иптәш полковник, 1170 нче эшелон тулы составы белән билгеләнгән соңгы пунктка килеп җитте! Гадәттән тыш вакыйга—«ЧП» юк.
—Исәнме, майор!—диде комбриг, кул биреп.—Килеп җитүегез белән. Озакладыгыз.
—Егерме бер тәүлек килдек.
—Бәхетле сан. Хәер, отчет соңыннан... Егетләрнең кәеф-сафалары ничек?
—Күтәренке, иптәш полковник.
—Шулай булсын.
—Ә сездә хәлләр ничегрәк?
—Ул хакта иртәгә сөйләшербез, майор. . Егетләргә мунча ягылган, казарма әзер... Рота, взвод, отделениеләргә бүләргә кирәк аларны. Команда бир, майор!
—Эшелон, тынла минем команданы! Вагоннардан чыгарга' Сержантлар. үтәгез боерыкны!
Без вагоннардан төшеп, сафларга тезелдек.
—Ксмнсн белеме бер класс, бер адым алга!
Белемнәре бер класслылар бер адым алга атлап, сафка бастылар.
— Кемнен белеме ике класс—ике адым алга!
Икс класслылар ике адым алга атлап, сафта үрә каттылар
Өч класслылар, дүрт класслылар, белемнәренә күрә, аерым сафлар тәшкил итте. Белемнәре биш, алты. жиде. сигез, тугыз класслылар да шул бер тәртипне узды.
Соңыннан гына:
—Кемнен белеме ун класс—ун адым алга!
Ун класс белемле бер мин булып чыктым. Отделение командирлары, һәммәсе, берьюлы, мина ташланды һәм алар авызыннан бер жөмлә яңгырады:
—Әйдә, минем отделениегә!
Нишләргә дә белмичә, тәмам югалып калдым, ә күзләрем белән теге бсзнен юл башлыгы «генерал»ны эзләдем. Әмма анардан жилләр искән иде. Бик тә «генерал» кул астында хезмәт итәргә теләгән илем мин Ә болары кемнәр икән ’. Шул нияттән. «Әйдә, минем отделениегә!»— дип әйтүченең һәрберсенә тәкәббер сорау бирәм
—Хәрби дәрәҗәгезне әйтсәгез иде?
— Кече сержант, погоннарда ике тар тасма...
— Ә сезнен хәрби дәрәжәгез?
—Өлкән сержант, погонда кин бер тасма
—Ә сезнеке?
—Сержант, погоннарда өч тар тасма
—Димәк, сез берегез дә генерал түгел?!
—Түгел.
—Ә погоннарда тар бер тасмалы кем’’
— Ефрейтор. .
«Юлда килгәндә мин ефрейторга буйсынганмын икән, погоннарында тар бер тасма иде»,—дидем мин, уйланып
Погоннарында өч тар тасмалы түрә-сержант отделениесендә хезмәт игәрю ризалык бирдем Ләкин бер шарт белән: «Армиягә алынганчы укытучы булып эшләгән Татар Тимәшәнен өч егетен һәм авылдашым Хәмидулланы миннән аермаска!» Сержант мона каршы булмады Без— егетләр мона бик шатландык.
3
өк автомобильләренә утыртып, безне мунчага алып киттеләр Студебеккерлар урам буйлап үкереп бара Бәләкәй тәрәзәле тәбәнәк таш йортлар, тәреле костеллар, тар урамнар, борылышлы тыкрыклар күңелгә шом өсти.
Командасыз кузовтан төшмәскә!—диде отделение командиры сержант Головач, мунча янына килеп җиткәч
Солдатлар тып-тын.
Мунчага!—дигән команда бирелде
Солдатлар борчаклардай кузовтан коелды
Чабынырга себеркесе лә булса!—диде Хәмидулла.
—Бәлки, син баш уарга җылы катык та сорарсын
Озак юындым мунча керүдән җанга рәхәт, тәнгә сихәт татым— солдаттагы беренче мунча!
Сафка!—диде Головач, мунча ишеген ачып — Тизрәк* Ь\1еннән үзегезнең солдат тар икәнлегегезне онытмагыз һәрнәрсәне гиз эшләр!ә кирәк Күлмәк ыштаннар алыгыз!
2. .к. У.» м •
И
Киенергә дип, мин эскәмиягә килеп утырдым. Эссе мунчадан сон ятып йоклыйсым килде. Каршыга җирән чәчле Сиражи килеп басты. Мин укытучы булып эшләгән авылдан иде ул.
—Сина бер сүзем бар иде,—диде Сиражи.
—Булса, әйт.
— Базарга барып килик, шушы тирәдә икән
—Рөхсәтсез ярамас.
—«Ә» дигәндә әйләнеп киләбез.
—Киттек, алайса: бер аягыбыз монда булса, икенчесе анда...
Базар борын төбендә генә иде. күперне узуга мәш килгән халыкка кушылдык.
—Күмәч исе килә,—диде Сиражи. иснәнеп.
—Күмәч сатып алырга акчан бармы сон?
—Акча миндә бер букча..
—Күмәч сатам, күмәч!—диде ачы тавыш белән күркәдәй бер хатын Сиражи ике күмәч сатып алып, берсен мина сузды. Шул чакта әллә кайдан хәрби патруль килеп чыкты
Без килгәндә мунча янында борчулы Головач басып тора иде —Кайда югалдыгыз?—диде.
— Базарда йөриләр.—диде патруль.
—Кесәңдә нәрсә ул?—диде Головач, миннән сорап.
— Күмәч. . Рәхим итегез, иптәш сержант.
Күмәчне алгач. Головач, иснәп карады да. аны урталайга сындырды. Аннары ике кисәген дә кире миңа бирде.
Солдатлар сафка тезелгәч, рөхсәтсез базарга барганыбыз өчен, Головач Сиражи белән миңа өчәр наряд игълан итте.
Казармага кайтып урнашкач, йокы калдырып, Сиражи һәм мин бәрәнге әрчергә мәжбүр идек: бер бәрәнге, ике бәрәнге. өч бәрәнге... Солдатка йокы әрәмме? Шулай итеп солдат хезмәтенен беренче көне дә, төне дә маҗаралы үтте. Икенче тәүлектә дә. отбойдан сон, идән юдык. Өченче төндә әлеге шул бәрәңгене әрчедек бер бәрәнге. ике бәрәнге, өч бәрәңге... Солдатка йокы әрәмме'1. Өч тәүлек батальон солдатлары, сержантлары һәм офицерлары кабыгын Сиражи белән мин әрчегән бәрәнгене ашадылар. Чираттан тыш бирелгән наряднын асылын кулларымның уч төбенә «кәжә мае» чыккач кына төшендем Төн ката бәрәнге әрчеп интектем Ә тан белән нар-сәке дип аталган йокы урынына сержант Головач янына кайтып ава идем. Мин аның белән янәшәдә йоклый идем. Сул якта сержант Головач булса, унда озын буйлы әлеге Сиражи йоклый иде. Ранжирга, ягъни буйга карап, отделение командирының күршесе Сиражи булырга тиеш иде. Белемем ун класс булгангамы, һөнәрем укытучыгамы. Головач үзенең янында мин йоклауны хуш күрде. Урта бу ил ы булуыма карамастан, чираттан тыш наряд бирсә дә. урынымны үзгәртмәде Өч тәүлек Сиражи белән мина аз йокларга туры килде Ә инде дневальныйның «сафка!»—дигән тавышы ишетелүгә, уктай атылып торасын да, чолгауны аяк балтырына чолгый башлыйсын. Йокыдан уянып- тарынып бетмәгәнгәме, чолгау кулдан ычкынып, сүтелә дә китә. Ә аны яңабаштан урау озакка сузыла Монын өчен Головачның чираттан тыш наряд бирүе ихтимал, бик ихтимал!
Гыйнвар ае, казарманың ишекләреннән кышкы суык керә. Ә безгә кыш бабай нипочем. Хәер, бу якларда кырык градуслы суык юк Шулай да Көнбатыш Украина Кырым да. Кавказ да түгел Җилләр зәһәр Әйе. Көнбатыш Украина мәгънәсез, зәһәр вә каһәр жилләр белән атаклы. Физик күнегүләр ясарга чыккач, штаб урнашкан якка йөгерәбез дә. кире кайтып, озын казарма тирәсен биш тапкыр әйләнәбез. Ә кайчак шәһәр читендәге хәрби складларга кадәр барып җитәбез. Күзгә сакчылар чалынып китә Суык булуга карамастан, алар шинельләрдән генә Утыз градуслы суыкта гына постта торучы сакчыларга толып бирелә. Көнбатыш Украина жирендә утыз градуслы суык булуы кем әйтмешли. үзе бер «ЧП > ул'
Иртәнге ашны ашагач, комсомолларга ашханәдә калырга куштылар, жыелыш була икән. /Кыелышта башлангыч комсомол оешмасын булдыру турында сүз барды: беренче булып батальон командиры сүз алып сөйләде. Мен.» комсомол бюросы әгъзаларын сайлауга керештеләр, яшерен тавыш белән түгел, ә ачык рәвештә ‘Рядовой Латыйповны бюро составына тәкъдим итәм»,—диде капитан Федорчук Ышанасым килми, чираттан тыш нарядлар алучы кеше ничекләр итеп мона лаек булсын0 Минем кандидатурам бертавыштан сайлангач, эчкә жылы кереп китте юлда килгәндә, мәгънәсез кәрт уены уйнаулар, өч төн тоташ йокы калдырып бәрәнге әрчүләр онытылды да куйды. Җыелыштан сон. взвод командиры капитан Федорчук мине комсомол бюросына сайлануым белән котлады, кайчандыр үзе дә укытучы булып эшләвен әйтте. «Дуслар булырбыз!»— диде.
Әйе. кәрт уйнаган, нарядлар алган күнелсеътекләр томан артында калды Укулар-өйрәнүләр башланды Иртән политинформация тыңлаталар, көндезен сугышчан техникаларны өйрәтатәр. строевой әзерлекләр алып бару унае белән, айт-два бастырталар Кырга алып чыгып, тактика дәресләрендә гүш, корсак белән шуыттыралар. ату урыннарында винтовкалардан мишеньнәргә аттыралар Пуля дигән жүләр «сөт артыннан китсә». Головач йә ашны икмәксез генә ашата, йә икенчегә дигән ботканы бирми Икмәксез дә. әбәт вакытында боткасыз калырга да туры килде мина, өйрәнүнең беренче көннәрендә Аннары атарга да остарып киттем. Головачтан битәр, мона капитан Федорчук сөенә иде Чөнки начар атсам, карабодай боткасы, башбаштаклыгы аркасында, сержантның узенә эләгә иде.
Солдатлар өчен казарманы туган йорт дип әитерсен бер түшәм астында яшибез, янәшәдә ятып йоклыйбыз . Солдат вакытының минуты да санаулы «Солдатның хезмәте йоклап уза».—дигәнне ишеткәнем бар минем Ялган бу! Вакытсыз йоклап кара, күрсәтер күрмәгәнеңне Головач! «Сикереп торып бас' Кире урнына барып ят!»—дип. яткыза яткыза, торг ы за-юргыза тенкәнә тияр Йокың гуйдымы. туймадымы, урыныңнан сикереп тор ла. пулядай физзарядкага атыл! Урынынны җыештыра белмәсән. жыештыра белгәннәрдән өйрән Өйрәнергә теләмисен икән, отбой бирелгәч, кулына швабра тот'
Фронт ка әзерләнү өчен махсус оештырылган батальонда көндезләрен вакыт тактик өйрәнүләрдә узса, төннәрен без—яшь солдатлар патрульләр илек 1939 елны Советлар Союзына кертелгән Көнбатыш Украина территориясендә, шул исәптән Ровно өлкәсендәге Сарны шәһәрендә хәрби положение иде Ровно—Волын төбәгендә, төгәл әйткәндә. Кременец урманнарында СС зондеркомандалары хәрәкәт итә Хәрби эшелоннарның, йөкләр төялгән поездларның йөрешен безнең уналты укчы бригадамын «Бронепоезды-39» тәэмин итә «Литер-А»га вә «Литер-Бта бүленеп. Олевск-Сарны-Рафаловка белән Сарны-Костополь-Ровно участокларында курьерлыкны башкара. Бригада бронепоезды йөргәнче, көнбатышка юнәлүче йөк поездлары, хәрби эшелоннар һәлакәткә дучар бута горды Ьу диверсияләрне бригаденфюрер СС Модель башкисәрләре башкара икән Сарны гарнизонында көн саен фаҗига артыннан фаҗига Менә тагын күрше частьтәге зенитчы кызны үтергәннәр Ул хакта сержант Головач әйтте.
Үтереп, кызның мәетен бәкегә ташлаганнар,—диде ул. ярсулы йөрәгенә түзә алмыйча, арлы-бирле йөренеп
Сержантның аякларында хром итекләр иде Әлеге хром итекләрне бег отделениенен биш солдаты базарда сатылган ярты потка якын шикәр комы исәбенә әмәлләдек Тәмәке тартмаучыларга. махорка урынына, шикәр комы бирелә иле Хром итекләр бешен отделение өчен күмәк иде. кемнәрдер тарафыннан алар йә тантаналы, йә кашылы чакта файдаланылды Бәкегә ташланылган зенитчы кыгга Головач гыйшык тогын йөргәнгә, матәм көннәрдә хром итекләрне кияргә аны лаек дип
таптык. Әйе, «москаль» кызларын үтерәләр, ә шәһәрдәге фәхишәләр типтереп яши бирә. Аларны тануы да мәшәкатьле түгел, сул аякларында ефәк кызыл тасма—шартлы билгеләре шул. Шунысы көенечле, көзгедәй ялтырап торган хром итекләрне зенитчы кыз үз күзләре белән күрмичә теге дөньяга китте. Инде ул мәңге йокыда, ә без—тереләр өчен йокы үлчәп кенә бирелә.
Иртән торып сафка баскач, Головач авызыннан «ЧП!»> дигәнне ишеттем.
—Хәтәр вакыйга! Кыскасы, «ЧП!»—диде сержант, кабатлап —Постта торучы безнең отделение солдаты Хәмидулла Зартдинов. диверсант дип, дивизия штабында эшләүче бер өлкән сержантны атып үтергән.
—Минем авылдаш Хәмидулла Зартдиновмы?..
—Әйе, ул. «Смерш»1 киләсен көт тә тор.
—Ни дип килә ул?
—Анысын синен белән миннән сорамыйлар. Командование кирәк дип тапкан икән, әйдә казынсын.
Икенче көнне тан тишегеннән «Смерш» казармага килеп тә җитте һәм сугышчыларга бер-бер артлы сораулар бирде: «Хәрби вә сәяси яктан үрнәк булган өлкән сержант ничек һәм нинди шартларда атып үтерелгән? Зартдинов атканын үз күзләрегез белән күрүче булмадымы? Атып үтерүче кемнеңдер заданиесен үтәмиме? Казармадан югалып йөрмәдеме? Советлар властена, даһи Сталинга каршы сөйләмиме'’ Кулак токымыннан түгелме?..» Сораулары—безгә, ә жавап үзенеке «Рядовой Зартдинов гаепле!» НКГБист шулай дип әйтә икән, солдатлар да, сержантлар да. офицерлар да анын дәлилләренә каршы дәлилләр таба алмыйлар. Сизгер күнелем белән килешеп үк бетмәсәм дә, авызга су капкандай мин дә яши бирәм: солдат хезмәтенең башы гына бит әле. кеше рәтле аякка чолгау чорный, I имнастеркага ак яка да тегеп куя белмим, атканда пуля да «сөт артыннан киткәли» Ә менә Хәмидулла, кораллар склады янында сакта торганда, кешене дә атып үтергән: ялгышмы, язмышмы?. Хәмидулланы төрмәгә утыртырлар микәнни? Ә бит ул өч тапкыр: «Тукта! Кем килә?»—дип кисәтү ясагач кына, кат-кат пропуск белән парольне сорагач кына, билгесез кешегә аткан. Үзе шулай ди Аклану өченме, дөресе шулаймы?..
Йокы ястык сорамый... Ьу тәгаен солдат йокысы хакында әйтелгән. Салам белән тутырылган матрацны каз мамыгыннан эшләнгән йомшак түшәктәй хис итәсең. Изрәп йоклаганда чал чәчле әниен вә акбүз аттай чабып, балачагын төшенә керә...
—«Рядовой Зартдинов. сине сержант Головач чакыра!»—дигән дневальный тавышына уянып киттем дә. Хәмидуллага төрттем:
—Уян!
— Кем чакыра. «Смерш»мы?
—Юк, ул түгел, сержант Головач.
Сукрана-сукрана киенде дә. Хәмидулла китеп барды «Кешене нинди тәмле йокысыннан уятты. Головачка солдат йокысы жәл түгел. Ә бит икмәк, ботка, шикәр, тәмәке ... шикелле солдатка йокы да үлчәүле Ни дип аны Головач чакырды икән? Татлы йокысын калдырып, казармага төн уртасында «Смерш» килеп йөрмәс».
Шактый вакыт узгач. Хәмидулла кире әйләнеп килде.
— Винтовканы пирамидаңа куйганда затворын ябып калдырганмын,— диде ул.—Головач шуна чакырткан. Гауптвахтага утыртам, ди.
— Борчылма, авылдаш. Әле ант бирмәгән солдатны гауптвахтага утырта алмыйлар.
—Алайса, ни өчен Головач Сираҗи белән синнән, рөхсәтсез базарга барганыгыз өчен, өч көн. өч төн бәрәңге әрчетте?..
—Бәрәңге әрчү белән гауптвахтада утыру—жир белән күк арасы.
’«Смерш»—Смерть шпионам! (- Шпионнарга үлем'»(-дигәнне аңлата. Хәрби контрразведка.
Шәхсән мин үзем бәрәнге әрчүне жәза дип санамас идем Ул эшне мин өйлә чакта күп башкардым Вакланмыйк! Йокла, төн карчыгасы!
Хәмидулла берничә минуттан гырылдап йокыга китте «генерал- йокы» аны үз канаты астына алды Иртәгә солдат түземлерәк. сабыррак булып уяныр кебек иде «Дөрес уйлыйсын».—дигән сымак Хәмидулла йокы аралаш елмаеп куйды. «Хәерлегә генә булсын иде!*.—дидем мин. төшендә елмайган—өнендә елый дигәнне балачактан әнидән ишеткәнгә. Мин дә йокыга талдым.
Икенче көнне, иртәнге аштан сон. политинформация тыңламыйча, хәрби дәрәҗәсе подполковник булган врач-терапевтны жирләргә киттек Модель террорчылары үтергән £ип уйлаган идек, алай булып чыкмады, үпкә авыруыннан үлгән икән. Иөзе лимон шикелле сары булса, борыны урыс язучысы Гогольныкы кебек очлы иде Хәшәрәт микроблар үпкәсен кәрәздәй тишкәләгән. янәсе. Табибны җирләү мина начар тәэсир итте Болай ла салынкы күнел сүнде дә китте Үпкә авыруыннан вафат подполковник—хәрбиләрдән. күтәрем белән күргән, кулларым белән җирләгән беренче кеше иде Атып үтерелгән өлкән сержант, диверсантлар бәкегә салган зенитчы кыз турында ишеткән генә идем Ә бу мәетне күрдем, үз кулларым белән табутны урнаштырдым, өстенә туфрак салдым, коралдашлар белән бергә, өч тапкыр һавага салют бирдем. Өерләре белән диверсантлар йөргәндә, урамнарда, урманнарда бер гаепсез кешеләргә ерткычларча ташланганда, пичекләр итеп жир-ана кочагында ятарга мөмкин’! Сизәм, Модель башкисәрләре белән көрәш башлана гына, кыскасы, безнең аяк астындагы җирне ут-ялкын чолгап алмагае9 Энкавэдист өчен һәр диверсант гере мина ул..
Туганнар зиратыннан кайтканда мине сусау басты Берәр йортка керен, су сорыйсы гына иде дә бит. кертмәячәкләр, без—мылтыклы өчен ишекләр бикле Аннары сержант Головачтан сорыйсы бар ә. ул, кире беткән хохол, рөхсәт итмәячәк, юк, итмәячәк' Ялыну солдатка килешми, хәер, андый сыйфат мина элек тә ят иде. хәзер дә ят
Урам буйлап барганда, каршы килүче бер атлы күренде, азауда зур мичкә. Олаучының өстендә жылы тун, башында йолдызлы бүрек, аягында обмоткалы ботинкалар, кулында кыска чыбыркы
Взвод, унга'—дип кычкырып салды Головач
Без -сафтагылар бер кеше булып ун якка чигендек Узып китте дигәндә генә, мин олаучыны танып алдым: эшелон белән килгәндә егетләрне өркеткән, ку тыннан таяк төшмәгән «Таяк-генерал» иде бу' Ә бит аны мин олы бер командир дип уйлаган идем ул чакта. Су ташучы агын туктатып, мичкә өстендә утырган килеш. Головач белән гәпләшә башлады:
-Чак кына исән калдым. диверсантлар атты Үземә пуля тимәде, ә менә мичкәне тиште Агачтан иле. бусы тимердән, очучылар бирле Инде снаряд тишмәсә. пуля тишә алмас Котла син мине, сержант Головач Штаб башлыгы үзенен боерыгы белән өйгә кайтып килергә ун кон отпуск бирде Бәлки, минем урынга вакытлыча бер кеше табарсың Үзен дә беләссн. безнен бригаданың «кукуризниклары* бар Разведка өчен гаять файдалылар дип сөйлиләр Шул «кукуризниклар»га су ташыйм да инде мин
Без атлап киттек. «Таяк-генерал», тун якасын күтәргән килеш, тимер мичкә өстендә утырып калды
иһаять, һәр салдат байрак үбеп. Ил Ватанга тугрылыклы булып хезмәт итәргә ант итте Инде фронтка китүне көтә башладык: агакайлар белән бергәләп, безнен дә Берлинны аласыбыз, рейхстагка Життү байрагын кадыйсыбыз килде Бүген-иртәгә әлеге «бозау» ват оннарына төялеп, фронтка юл тоттык дигәндә, һич тә көтмәгәндә.
Н
казармада бик тә күңелсез бер хәлгә дучар булдык. Сержантлар, ягъни отделениеләрнен командирлары, помкомвзводлар-взвод командирларының ярдәмчеләре, фронтка китү уңае белән, офицерлардан яшерен мәжлес оештырганнар. Шунда салмыш сержантлар арасында жәнжал купкан, үзара йодрык сугышы башланган. Сержант Головач биш кешегә каршы берүзе сугышкан. Шуңа кадәр барып җиткән ки, алтысы да сапер көрәкләре белән «коралланып», бер-беренә һөҗүм иткәннәр, сугыша- сугыша канга батып беткәннәр. Тикмәгә: «Исереккә диңгез тубыктан»,— дип әйтмиләр икән шул. Бүлмәгә капитан Федорчук кереп, пистолеттан өч тапкыр түшәмгә аткач кына... әлеге исерекләр үзара сугышуны туктатырга мәжбүр булганнар. «Смерш» килеп җиткән, алты сержантны да үзе белән алып киткән. Өч тәүлек көттек аларнын казармага кайтуын. Дүртенче тәүлектә бишесе кайтты, ә сержант Головач күренмәде. Безнең отделение командирсыз калды. Командир вазифаларын мина үтәргә туры килде. Бу бары тик өч тәүлеккә сузылды, аннары Головач казармага кайтып керде.
—Мин югала торган хохол түгел,—диде украинлы Головач.—Калачтан Луганск шәһәренә тикле жәяүлеләр юлын үттем, генерал-лейтенант Лелюшенко җитәкләгән армия сафларында Харьков юнәлешендә «Райх», «Адольф Гитлер», «Үле баш» дивизияләренә каршы йөзгә-йөз килеп сугыштым. Безнен батальон белән янәшәдә генә полковник Людвик Свобода җитәкчелегендәге чехлар батальоны хәрәкәт итте. Көньяк- Көнбатыш фронтының сәргаскәре, армия генералы Николай Федорович Ватутин иде. Ровно өлкәсенең Кременен урманнарында Модель өерләре белән аяусыз көрәш алып бару ниятеннән, уналтынчы укчы бригада, шул исәптән безнен аерым 203 батальон да, Ровно-Сарны якларына китерелде. НКВД гаскәрләрен Мәскәү аша Беренче Украина фронтының яна сәргаскаре, армия генералы Николай Ватутин сорап алды. Күп тә үтмәде, мәкерле диверсантлар фронт сәргаскәрен, засададан яшерен атып, каты яраладылар һәм үлемгә дучар иттеләр. Бу һәлакәткә кадәр фашистлар разведчик Николай Кузнецов башына җиткәннәр иде. Гауптвахтада утыручылар әйтүенчә. Беренче Украина фронтының яңа сәргаскәре, Советлар Союзы Маршалы Георгий Константинович Жуков әмере белән, Кременец урманнарында яшеренүче диверсантларга каршы, сугыш операцияләре башланачак икән...
—Юк. минем рейхстагка байрак кадыйсым килә,—диде Зартдинов.
—Фриц үзенә штык белән кадаса нишләрсең?
—Миңа барыбер, минем язмыш «смирт» кулында.
—«Смерш» кулында диген.
—Төшенкелеккә бирелмик!—диде сержант Головач, хром итекләрен шыгырдатып.—Шулай да йә Камчатка, йә гүр-шахта!
—Штрафниклар ротасын оныттың, иптәш сержант.
—Урыслар әйтмешли, анысы в уме,—дидем мин.
—Хәтердә саклаганнары дисеңме, алары күп инде,—диде Зартдинов.
—Бәлки, берсен әйтерсең?—диде сержант.
—Соныннан,—диде Зартдинов.
—Соңыннан икән, соңыннан...
5
ревога-а-а!» Йокыдан уянып, мин тиз генә киендем дә, пирамидадан винтовканы алып сафка бастым: «Нәрсә булды икән?» —Гадәттән тыш вакыйга!—диде борчылуы йөзенә чыккан Головач.—
Рядовой Зартдинов югалган. Дневальный әйтүенчә, ул ишек алдындагы бәдрәфкә чыккач, казармага кире әйләнеп кермәгән. Без аны жир тишегеннән булса да эзләп табарга тиешбез! Исән икән, ул үзе кайтыр.
Кем белсен, балки кайта ла алмас Үзегез лә беләсез, әле кайчан гына зенитчы кызларда матәм булган иле Мәрхүмә каберенен остенә яна кар да яумаган
Безнен отделение ике төркемгә бүленеп, хәбәрсез югалган солдатны эзләргә кереште Бер төркеме үзенен билгеләнгән юнәлеше белән китте, ә без—алты гаскәри, әлеге Головач җитәкчелегендә, телеграф баганалары буйлап урманга юл тоттык. Шом салып тимер чыбыклар шаулый, баганалар гүли, алар әйтерсең лә Хәмидулланың югалуы турында тирә-якка хәвефле хәбәр тарата.
• Шаулый чыбык, гүли баганалар. Бездән х«эбәр көтәдер аналар*.—
дигән шигъри юллар хәтергә килә.
«Хәмидулла табылмаса. әнисенә ни дип кенә язармын икән"’. • Уилана-уйлана урманга керүебезне сизми дә калганмын һәр агач шикле, кемдер атып җибәрер дә. күкрәкне тотып, җир өстенә егылырсын-аварсын кебек. Шунар җирдәге чыбык-чабыклар сынмасын дип. фашистлар синен аяк тавышынны ишетмәсен дип. саклык белән атлыйсын Ай бер калка да бата, тагын калка да тагын бата. Ә син прожектор нурлары сымак агачлар арасыннан үтеп кергән яктылыкны эзлисен.
—Ай чыкты,—диде биш чакрымнан артык ара узып га бер 1енә сүз дә әйтмәгән Головач.
—Чыкты,—диделәр егетләр, сержантка кушылып
Күрәсең, яктылыкка бер мин генә түгел, ә командир да. коралдашлар да сөенә иде.
—Зартдиновны әитәм. бәлки, табылыр'—дидем мин
—Кем белсен?—диде Головач.
—Табылсын гына иле инде. Зартдинов коралдашым гына түгел, минем авылдашым да бит әле
— Ул үте качмадымы икән'1 диде чуаш Кибек.—Бәлки Зартдинов дезертирдыр?
— Бер казаннан ашаган иптәшенә шулай әйтергә ничекләр итеп синен телен бара ’—диде Сираҗи Имамов
Эзли-эзли аяктан егылырга җитеп, урманда йөрдек, сазлыкларда фашистларның берничә шалашы да табылды. Күңелләр төшенке иде. беркемнен дә гәпләшәсе килмәде Шәхсән минем ашаган сосискам гамакка, гүя таш булып утырды Безнен белән радист га бар иде. частьтан • Кайтырга!»—дигән депеша килде
Кайтырга чыктык, аякларнын тыңлыйсылары килми, гүя озын чандыр гәүдәле Хәмидулла үзенә таба аркан белән арттан тарга иде -.Армия са<|угарына алынгач, күз алдында тазарып киткән егетне фашистлар бөктеләр микәнни, ә? Ышанасы килми, юк. килми!» Коралдашларымнан алдарак мин уйланып бара идем, күзләремә җир өстендә яткан бернәрсә чалынып китте «Бүрек түгелме сон бу? Әйе. бүрек!» Теләр-теләмәс кенә бүрекне иелеп алдым: «Солдат бүреге, кайдан, ничек, кем ташлаган’» Җентекләп карарга керештем -X. 3.».—дип. ак жеп белән җөйләнгән икс баш хәрефне укыгач -Хәмидулла!» дип. бар тавышка кычкырып җибәрдем
-Ни булды, рядовой Латыйпов?-диде Головач
Менә' дидем мин. сержантка кызыл йолдызлы бүрекне тоттырып
—Нинди бүрек’
—Күрмисезмени, солдат бүреге.
—Кайдан килгән?
Анысын әйтә алмыйм, ә менә бүрекнең эчендә «X. 3.» дип ике баш хәреф җөйләнгән.
Димәк, рядовой Зартдиновны әлеге диверсантлар урлаганнар' — диде Имамов
Качканда бүреген башыннан төшереп калдырган булса, нишләрсең’—диде Кибек
—Рядовой Зартдинов шушы тирәдә булырга тиеш.—диде сержант, бүрекне кулында әйләндергәләп.—Ул йә урманда, йә хуторда.
—Үтергән булсалар?—диде рядовой Князев, ниһаять, сүзгә кушылып.
—Авызыңнан жил алсын!—дидем мин. Ә үзем уйга калдым: «Аһ, Хәмидулла, беләсе генә иде: исәнме син, үтерделәрме әллә? Нинди генә үлем белән үлдең икән?» _
—Юк. рядовой Зартдиновны эзләп тапмыйча кайтмыйбыз!—диде Головач һәм кәгазь кисәгенә язып радистка сузды:
—Хәзер үк тапшыр!
—Тыңлыйм.
«Ике тәүлек тоткарланырга рөхсәт!»—дигән жавап алынды частьтән. Эңгер-меңгер вакыт иде. урман аша турыдан-туры утарга киттек. —Өйдә җылынып чыккач, эзләүне дәвам итәрбез,—диде Головач. Хужа хатын безне якты чырай белән каршы алды: шпиг ашатты, җылы сөт бирде. Диверсантлардан зарланып елый-елый сөйләде ул. Төнлә килеп, ана дуңгызын урлап киткәннәр икән
—Шпигны ашагыз, тегеләр сизсәләр, үземә бер калжа калдырмыйча алып китәчәкләр. Ичмасам, сез-егетләргә булсын. Сезләрне күргәч, үз улымны күргән кебек булдым, ул да солдат Өченче Украина фронтында сугыша, менә хатлары!—Гитлер башкисәрләрен әйтәм, яшәргә ирек бирмиләр, каһәр сукканнар! «Без яна тәртип урнаштырачакбыз!»—дигән булалар, ә үзләрен котырынганнар диярсең: ана димиләр, бала димиләр— төнлә килеп үтерәләр, суялар, асалар..
—Үзләре генә түгел алар, аларга полицайлар да булыша,—диде җылы мич башында утыручы чал сакаллы карт.
Инде тукланганнан сон, тәмам сөякләрне җылыткач, хужабикәгә рәхмәтләр әйтә-әйтә чыгып киттек.
—Хәерле юл сезгә, тагын килегез,—дип озатып калды хужа хатын.
—Рәхмәт, анакай,—дидем мин
Утарлар аша. Головач артыннан казлар шикелле ияреп, авыл советына киттек Без килеп кергәндә, анда өч кораллы кеше утыра иде.
—Кайсыгыз голова1 була?—диде сержант.
—Мин,—диде кара мыеклы кеше, урыныннан торып.
—Таныш булыйк, чекист-разведчик, фамилиям Головач,—диде сержант.
—Яхшы, безнеңчә, әйткәндә, добре,—диде авыл советы рәисе.— Нинди йомыш белән килдегез?
Командир анлатып бирде.
—Сезгә мин озатучы бирә алам,—диде голова, үз каршысында утырган озын чәчле, сакал-мыек баскан берәүне күрсәтеп —Фамилиясе Кульбака. Бригаденфюрер СС Модель башкисәрләреннән качкан, әнә кулында автоматы да бар
Сөйләшә торгач, Кульбаканын абыйсын бригаденфюрер СС Модельный адъютанты үз кулы белән атып үтергәнлеге беленде.
—Нәрсә өчен?—диде Головач.
—Боерыгын үтәмәгәне өчен Төнлә белән полицайлар ярдәмендә Модель башкисәрләре кызыл погонлы бер солдатны урлап кайттылар: өстендә шинель, аягында обмоткалы ботинка, яланбаш Обер-лейтенант солдаттан сорау ала башлады: частьтә ничә солдат бар'.’ Кораллар нинди0 Офицер күпме сорау бирсә дә. солдат авызына су капкандай дәшмәде. Инде яхшылык белән телен ачтыра алмагач. Модельный адъютанты үтергәнче кыйнады, аннары тагын сорау алырга кереште Ә солдатнын җавабы бер булды: «Белмим!» Модель полицай абыйга солдатны җәзаларга кушты.
—Нинди җәза иде соң?
'Голова—башлык, рәис (укр).
—Әйтсәм, кеше ышанмаслык жәза! Беләсезме нинди жәза: солдатнын күзләрен сукырайтырга боерлы абыйга офицер
—Әйе. сукырайтырга.—диде Кульбака — Юк. ерткыч түгелмен, ә кешемен һәм кеше булып калырмын дип. абый фашистның боерыгын үтәүдән баш тартты. Ә син шулапмыни, .тайса, үзен теге дөньяга кит'— дип. обер-лейтенант абыйга атты Йөрәген тотып абый идәнгә ауды «Абыйны нишләттен?»—дип. фашистка ташлангач, ул мине келәткә бикләргә кушты Һәм. без сакчы белән бер сүздә булып. икә\ качтык. Полицай абыйның вафат булуын әнием белми әле.
Кульбаканын күзләреннән яшьләр тәгәрәде
—Сабырлык, хлопец икәнсен. шулай булып кал,—диде Головач
— Мин дә шуны теләр идем,—лиле рәис
—Димәк, сез качканда теге егет исән иде’—диде сержант
—Солдатны әйтәсезме?
—Аны.
—Әйе. исән иде
Урман аркылы Дубовка лигән утарга юнәлдек, куе наратлык башланды. Кульбака әйтүенчә, агачларнын төбендә бункерлар—яшерен нәүрәпләр булу мөмкин Аларла кораллар һәм ашамлыклар, шнапслар- эчемлекләр саклана икән, кораллары аерым, әлбәттә. Ниһаять. Дубовка утары күренде, урман кырыенда гына акшар белән агартылган бер хата тора, аннан йөз метр чамасы читтәрәк салам түбәле сарай һәм келәт иде.
—Әнә шул келәткә мине яптылар да инле,—диде Кульбака
Без тиз генә келәгне һәм хата белән сарайны чолгап алдык Головач кушуы буенча Кибек һәм Кульбака йортка. Князев сарайга юнәлде, ә без—сержант, мин һәм тагын ике солдат карт имән төбендә ятып калдык, минем кулда винтовка, ә кесәдә ракетница иде. Көтмәгәндә генә тукылдаткан тавыш ишетелде «Нәрсә бу: тукран тукылдатамы, әллә аталармы? Юк, тукран тукылдатмый, пулемет белән автоматлар чираты бу'
— Немецлар!—дин. атылып чыкты Князев сарайдан
Безнең янга Кибек белән Кульбака йөгереп килде
—Хужалар хата эчендә, ире дә. хатыны да.—диде Кульбака
—Хәзер үк икесен дә чакырып кил,—диде командир
—Ярый
Алар килгәч. Головач хуҗалардан ничә фашист яшеренгәнен сорады
— Белмим,—диде ире
—Ә син?—диде сержант, инде хатынына.
-Юк
Командир тагын иренә мөрәҗәгать итте:
— Бар әйт, бирелсәләр, исән калачаклар.
Хужа сарайга кереп китте, күп тә үтмәде, тагын мылтыктан аткан тавыш янгырады
—Хуҗаны аттылар булса кирәк,—лиде Имамов
Карчык та шулай уйладымы, карты янына ашкынды
—Ярамый,—дидем мин. карчыкка безнең яныбыздан китәргә рөхсәт итмичә.
— Китсен,—лиде Головач, мина ишарә ясап
—Берәр хәл булса, әби. безгә рәнҗемә,—дидем мин
— Рәнжсмәм
Карчык укына-укына сарай эченә кереп югалды Тирә-як кабер тынлыгына чумлы Кинәт, һава ярып, сарайдан аттылар
—Аталар, әйдәгез ждвап бирик' - шде Имамов
—Сабырлык,—диде Головач,—сарайдан карчык чыксын
— Бәлки, ул чыкмас та?—диде чуаш Кибек
Карчыкны әйтәм, солдат дип агып үтермәгәйләре, -диде Имамов -Немец карчыкны солдаттан аера беләдер,-дидем мин —Аермас га. сарайда дөм караңгы,—лиле Кульбака
Тагын аткан тавыш ишетелде
—Нәрсә көтәбез, әйдәгез, ут ачыйк!—дидем мин.
—Кызма, рядовой Латыйпов, кызма,—диде сержант.—Акыл белән эш итәргә кирәк. Без монда алты бөртек кенә. Тагын бер кат әйтәм, акыл белән эш итәргә кирәк.
—Акыл белән эш итәбез дип, безне фашистлар үтереп бетерүләре мөмкин!
—Латыйпов хак әйтә,—диде Имамов.
Бу мине дәртләндереп жибәрде һәм үзем дә сизмәстән ракетницаны кесәдән алдым.
—Нишләмәкче буласын?—диде Головач.
Мин дәшмәдем, сөйләшәсем түгел, ә хәрәкәт итәсем килде: «Карт белән карчыкны, тәгаен, атып үтерделәр... Бәлки, Хәмидулла да шул сарай эчендәдер?» Мин сикереп тордым.
—Кая барасың?—диде командир.
—Сарайга!
—Атып үтерерләр.
—Үтерсеннәр, түземлегем бетте, күпме көтәргә мөмкин!
—Кирәк икән, тагын көтәрбез,—диде сержант.
—Соңгы тапкыр безнең ультиматумны белдерергә дә, ут ачарга!— диде Князев.
—Дөрес уйлыйсын,—диде сержант.
—Аның башы түгәрәк,—диде Имамов.
—Кемне генә җибәрик соң?—диде Головач.
— Мине!—дидем.
— Юк, ярамый,—диде командир.
—Миңа ярыйдыр?—диде Имамов.
—Юк,—диде сержант.
—Димәк, мин барам,—диде Князев.
—Син дә бармыйсың.
Барыбыз да Кульбакага текәлеп карадык.
Кульбака теләр-теләмәс сарайга юнәлде.
—Әйт, исән калырга телиләр икән, бирелсеннәр!—диде сержант
—Гут,—диде Кульбака.
—Немец телендә сөйләшә булса кирәк,—дидем мин.
—Ипилек-тозлык маташтыра,—диде сержант,—ул хакта аның белән гәпләшеп алдым.
Үле тынлык урнашты, Головач мина карап алды, ул бик тә борчулы иде: «Кем белсен, Кульбака фашистларга бирелеп, сарайдан безгә атар?!»
Шулчак сарайда аткан тавыш ишетелде. Пуля яндыра торган булып чыкты, салам түбә гөлт итеп яна башлады. «Тереләй янсалар да жәл түгел!»—дидем мин, мәлгуньнәргә нәләт укып. Янгын көчәйгәч, мин дә, яудашлар да коралларны кыса төштек: «Кача күрмәсеннәр, ике аяклы күселәр!» Салам түбә янып беткәч, ут сарайнын үзенә күчте патроннар, гранаталар шартларга тотынды.
Фашистлар белән безнең арада көчле атыш башланды. Сарай исә дөрләп яна бирде, кинәт көчле шартлау булды. Кызу ут ялкыны керфекләрне көйдерде, койрыклары утта пешкән—телгә алынган күселәр шикелле, бер-бер артлы, фашистлар атылып чыкты. Әмма чыккан берсе, берничә метр узган саен, жир өстенә тәгәрәде...
Сарай ишеге алдында рядовой Зартдиновның гәүдәсен күтәргән берәү күренде, без тынып калдык: «Кем булыр бу?»
—Атмаска!—дигән команда бирде сержант.
—Полицай Остап булам мин,—диде ул.
—Модель кайда?—диде Головач.
Полицай дәшмәде.
—Әйт, телеңне йоттыңмы әллә?
—Модельнын кайда икәнлеген төгәл әйтә алмыйм, ә сарайда фрицлар бар,—диде полицай.
Остап безне сарай эченә алып керде
—Сарайда берәү лә күренми,—дидем мин
Салам белән капланган бер урынны төртеп күрсәтте полицай
—Менә монда алар, нәүрәптә
Минем нәүрәп капкачын ачуым булды, автоматтан аттылар Җиргә тезләндем.
—Ни булды?—диде Головач, беләктән тотып.
—Нәрсәдер күкрәккә тиеп китте
— Имамов, рядовой Латыиповны сарайдан алып чык,—диде командир.
Сарайдан чыккач. Сираҗи Имамов минем изүне ычкындырып җибәрде.
—Авыртамы7—диде Сираҗи
—Белмим,—дидем мин.
Озак вакыт үтмәде, минем янга ике кешене китереп салдылар.
—Кемнәр алар?—дидем мин
— Берсе Хәмидулла Зартдинов. ә икенчесе Кульбаканын абыйсы,— диде Имамов.—Икесе дә үлгән .
6
ине саклык белән генә чанага күтәреп салдылар: янымда Головач белән олаучы иде Икенче чанада Хәмидулла белән өлкән Кульбака мәетләре һәм исән-аман радист Олау артыннан әсиргә алынган өч диверсант, ике полицаи һәм конвой белән аларны озата баручы минем яулашлар атлый
—Латыйпов, хәлен ничек?—диде сержант
—Үзем дә белмим
— Ин мөһиме, төшенкелеккә бирелмә, әйтте диярсең, әйбәт булачак.
Еракта паровоз кычкыртканы ишетелде
—Тимер юлга килеп чыктык,—диде сержант, куанып,—Станиа моннан ерак микән?
— Ике чакрым чамасы.—диде олаучы.
— Поездны туктатырга кирәк.-диде Головач —Яралы кешегә минуты да кадерле!
Головач, олаудан сикереп төште дә. поезд килгән якка йөгерде, кулында ракетница иле
—Үткер кеше,—диде олаучы.
—Милләттәшен.—дидем мин.
—Әйе, хохол сынатмас'
һавада утлы ракета күренде, анын артыннан тагын берсе ялтырады «Головач ракеталары, поездны туктатырга сигнал бирә'»
— Поезд туктадымы’—дидем мин. олаучыдан
—Юк,—диде ул —Ишетмисенмени, әнә нинди пышылдап килә, мунча ташына су салган сымак.
«Та-та-та!»—автомат очереды ишетелде «Ни булды, монда ла фашистлармы әллә?»
Головач йөгереп килде.
—Поездны гуктатгым.— диде ул.
—Кайда, күренми ич?
—Урман эчендә, автоматтан атып туктаттым —Әйдә, атынны чаптыр!—диде Головач, олаучыга
Олаучы атны Йөгертә башлады.
—Туктат!—диде сержант
—Ни булды7—дидем мин
—Рядовой Имамовны үзебез белән алырга кирәк,—диде командир,— Ул сине озата барыр
М
—Әсирләр качмасмы?—дидем мин.
— Качсалар, бирелмәсләр иде,—диде сержант һәм Имамовны чакырып алды.
—Утыр арбага.
—Тынлыйм, иптәш сержант.
—Инде чаптырсаң да була,—диде сержант.
Олаучы атны салмак кына юыртты, чанада мин яралы кеше булгангамы, жан фәрманга чаптырырга кыюлыгы җитмәде.
—Тизрәк! Тизрәк!—диде безне күреп алган машинист,—расписаниедән чыгам.
—Товар поезды икән, ә мин пассажирларныкы дип уйлаган идем,— диде Имамов.
—Яралыны кайсы вагонга урнаштырыйк?—диде Головач.
—Өченче вагонга,—диде машинист.
Күтәреп керделәр дә, мине вагон идәненә салдылар.
—Йә хуш, рядовой Латыйпов,—диде Головач, поезд кузгалышлый вагоннан сикереп —Сине мин Сарны госпиталеннән эзләп табармын
Вагонда Имамов кына калды, командир кушуы буенча, мине ул госпитальгә кадәр озатырга тиеш иде. Головачтан аерылу миңа бик тә күңелсез булып китте: ул минем командирым гына түгел, ә якын кешем дә, элек моны мин ничектер сизмәгәнмен икән...
—Яран бик сызлыймы?—диде Сиражи.
—Сызлый... Сиражи, син карап бар, без Сарныны узып китмик.
—Узмабыз, минем күзләрем үткен, көндез йолдыхзарны күрә
Сиражи вагон ишеген ачты:
—Алда утлар жемелди, кич якынлаша.
Тагын күпмедер ара узгач, Сиражи:
—Килеп җиттек!—дип кычкырды.
Поезд туктагач, ул:
—Борчылма, мин хәзер әйләнеп киләм,—дип, вагоннан сикерде.
Берничә минуттан тышта:
—Солдат!—дигән тавыш ишетелде.
Минем жавап бирәсем килмәде, яра сызлый иде. Өч кеше вагонга сикереп менде: берсе Сираҗи, ә икенчесе машинист иде. ә өченчесен танымадым.
—Командирын кайда?—диде машинист
—Ул поезд барышында вагоннан сикереп калды,—дидем мин
— Юбасар-р-р! Менә кем ул синең командирың,—диде машинист.
—Юк, ул чекист,—дидем мин.
—Хәер, иптәш комендант, аларнын үз кануны,—диде машинист.
—Әйтәм дә яралы солдат товарныйга килеп эләккән,—диде офицер,— ә мин баш ватам.
Носилка күтәргән ике санитар-солдат вагонга менде
—Кем яралы?—диде аларнын берсе.
—Әнә ул,—диде офицер, миңа күрсәтеп.
—Иптәш майор, яралыны вагоннан, зинһар, тизрәк алып чыгыгыз, вакыты бик тә кадерле.
—Алайса, ни дип ләчтит сатасың?!—диде ачулы Имамов.
—Кем сата, минме?—диде машинист.
—Кадалып киткере!—диде Имамов һәм машинистны вагон ишегеннән төртеп төшерде
—Алай ярамый,—диде комендант
—Без—«әжәлче»ләргә ярый!—диде Имамов.
—Нигә алай дип әйтәсен?—дидем мин —Юк. син дә. мин дә «әжәлче»ләр түгел.
—Ә бит дөресе шулай: сине яраладылар, Зартдиновны үтерделәр. Хуш! Исән булсам, килермен мин сине күрергә.
—Ә менә Хәмидулла килә алмас инде,—дидем мин.
ра жинел булып чыкты, шулай да. госпитальгә китерелгән көнне үк. операция ясадылар, бәләкәй генә бер палатада икенче ай ятам Үзем бирелә, ә уйларым йә коралдашлар, йә туган як турында Хәмидулланы җирләгәннәрдер инде, тәгаен оч тапкыр залп биргәннәрдер Зенитчы кызны да шулай җирләгәннәр. Улы Хәмидулла хакында -кара язу-» алган Мәликә апанын елый-елый күз яше беткәндер Госпитальдән язган хатны алып укыгач, минем әни дә бик өзеләдер. Ишеткән булсалар, үзем укыткан укучыларым да борчыладыр Әйткән теләкләрен үтәп булмады шул «Абый, үзенне сакла!»—дигәннәр иле алар, саубуллашканда Головачны әйтәм. һич тә күнелдән китми, кара кашларын сикерткәләп һаман күз алдында тора. Сиражинын хәлләре ничегрәк икән? Күрергә киләм дисә дә. никтер килә алмады. Машинист белән дорфарак кыланды шәхсән минем үземә анын вагондагы тотышы ошамады. Әҗәл белән беренче тапкыр йөзгә-йөз килү үзенә шулай нык тәэсир иггеме ’ Модель адъютанты тарафыннан атып үтерелгән туган абыйсын Кульбака канла җирләде икән9 Анын берничә башкисәре әсиргә эләкте, ә обер-лейтенант үзе кайда? Капитан Федорчук ничек яши икән* Бүтән яулашлар та күренми, кош теледәй булса да үзләреннән хат-хәбәр дә юк. маршал Жуков боерыгын үтәп, сонгы сугыш операцияләренә әзерләнәләрдер Шулай булмаса. берәресе күренер иде Палата ишеге шар ачылгач, уйларым бүленеп калды, күрше койкага берәүне кертеп салдылар: башы, бите, гәүдәсе, аяклары бинт белән чорналган, ике күзе генә күренеп тора.
—Кем ул?—дип сорадым мин шәфкать туташыннан.
—Танкист, немецлар минасына эләккән.
— Кайсы милләттән икән, белмисенме?
— Казакъ бугай..
Казакъ егете ике тәүлек ансыз яткач, өченчесендә эчәргә су сорады Аннары аны шәфкать туташы кашык белән ашата башлады, юра бара үзенә жан керде Мин мона бик тә сөендем, катнаш татарча, катнаш казакъча сөйләшә, гәпләшә башладык Ул Сарныда танкистларның резерв полкында хезмәт итә икән, кырга өйрәнүгә чыккач, диверсантлар минасына эләгеп танк эчендә янган, инде фронгга бер тапкыр яраланган булган.
—Диверсантлар белән читенрәк, идән астыннан эш итәләр.-диде танкист
—Әйе. аларны «Ура!» кычкырып кына жинеп булмый.
Бер-беребез белән туган телләрдә гәпләшкәнгәме, койкаларыбыз чат янәшәдә булгангамы, казакъ егете белән без тәмам гуслашып киттек, хәтта йоклаганда бер кулымны анын күкрәгенә куеп йоклый илем Җәрәхәтләре каты сызлаганда да. әрнегәндә дә ул «Кулынны ал», димәде Шу на барып җитте ки. күкрәгендә минем кул җылысын тойса гына йокыга китә иле «Палатада суык, туңдыра».—дигәч, казакъ егетен мин кочаклап йоклый башладым Ә менә башы ак бинтлар белән чолганганга «анын чәчләре бөдрәдер»,—дип уйлый идем
Иртән күрше палатадан култык таяклы берәү килеп керле дә —Егетләр, уянырга вакыт,—диде
— Мин йокыдан уяндым, син дә уян,— дидем мин. казакъ егетенә. Ләкин ул жавап бирмәде
Санитарлар танкистны палатадан носилка белән алып чыктылар, ул үлгән иде
Палатада япа-ялгызым калгач, шәфкать туташыннан качып-посып кына коридорда Йөри, күрше палатага керә башладым
Беркөнне иртән күзләремне ачып карасам, теге казакъ егете койкасында берәү ята иде
Я
3£L
—Кем ул?—дидем мин, шәфкать туташына, палатага кергәч.
—Кем дип әйтим, синен шикелле бер яралы,—диде шәфкать туташы елмаеп кына,—Хәер, йокыдан уянгач, үзеннән сорарсын, яралылар тиз таныша.
Ашханәгә килдем.
—Синен дә күршен булган дип ишеттем,—диде минем белән бер өстәлдә тукланучы яралы карт солдат.
—Әйе, инде палатада күңеллерәк булыр.
—Булыр микән?
—Нигә алай дисең?
Безнең өстәлне яралылар сырып алды.
—Ник дәшмисен?—дидем мин, яралы карт солдатка.
—Бик беләсең киләме?—диде карт солдат, хәйләкәр елмаеп.—Алайса, әйтим инде, моны синең иртәрәк белүең яхшырак. Синең яныңа немецны урнаштырганнар!
—Үзең мыеклы, ә юк сүз таратасын,—дидем мин.—Немецны ничекләр итеп солдатлар госпиталенә урнаштырсыннар?
—Урнаштырганнар шул, миңа ышанмасан, баш врачтан сора. Иртән безнен палатага дәвалаучы хирург белән баш врач керде. —Кәеф-сафалар ничек?—диде хирург.
—Шәптән түгел.
—Нигә алай дисең? Минем уемча, тиздән син сафташларын янында булачаксың. Йә, күлмәгеңне сал әле, яран ничек икән?
Хирург җентекләп яраны карарга кереште, ә минем уемда, тәнемдәге ярадан битәр, бер палатадагы фашист иде: «Шулай ук минем күрше койкада ятучы дошман микәнни? Бу турыда ничек кенә белергә сон? Авыз ачып баш врачка бер сүз әйтсән. тегенен ишетүе мөмкин, юри йоклаган булып кыланадыр әле!»
—Кәеф шәптән түгел дигән буласың, яраң ябылып килә, йөрәк тә әйбәт тибә... Күршеңнең хәле ничегрәк?
—Үзен тотышы, палатадагы тәртибе?—диде баш врач, мине дәвалаучы хирургка кушылып.
—Ә кем сон ул?—дидем мин. ниһаять, сорарга батырчылык итеп
—Кем генә булмасын, безнең өчен барыбер, чөнки без—табиблар,— диде баш врач.
—Карл Маркович, сез немец телен беләсез, сорагыз әле. операциядән соң авыру үзен ничек хис итә икән?—диде баш врач.
Хирург күрше койкадагы авыру янына килеп, немец телендә бер- ике җөмлә әйтте. Авыру дәшмәде.
—Ә моның хәле чыннан да шәптән түгел,—диде хирург.
—Тамагына ашыймы соң?—диде баш врач.
—Үзе ашый алмый, шәфкать туташы ашата...
Берничә тәүлектән сон, бер палатада ятучы бәндә турында менә шулар ачыкланды: чыннан да ул милләте белән немец, Идел буенда туып-үскән немец түгел, ә Алман немецы. Госпитальгә үзен партизаннар китергәннәр, шәһәр шифаханәсенә салсак, төнлә килеп, аны яулашлары үтерерләр, андый очраклар булгалады дигәннәр.
Ун көнгә якын немец белән бер палатада яшәргә мәҗбүр булдым. Икенче палатага йә аны, йә мине—икебезнең берсен күчерегез дип сорап-ялварып та карадым, әмма баш врач мин әйткәнне колагына элмәде. Немец биш тәүлек урыныннан тора алмыйча ятты Шәфкать туташы, каршысына утырып, үз кулыннан ашатты. Ә мин исә. җаны көйгән чакта, немецны су белән «сыйлый» идем, бик тә инде ялварып сорый иде ул, кем әйтмешли, кеше түгел, таш булса, таш та эрер. Кайчагында мин аның дошман икәнлеген оныта да идем, тик авылдашым Хәмидулла күз алдына килгәч кенә, уянып китеп, нәфрәт диңгезенә чума идем...
JU
8
инем «чей көтеп алган көн килде, госпиталь белән саубуллаштым. Сарны урамына чыккач, үземне яна тугандай хис иттем: язгы һаваны сулап туя алмыйм! Алай гынамы сон'* Шатлыктан «Ура!» кычкырасым килә: күңел көр. рух күтәренке Ә шулай да госпитальдә ятып гәмам хәлсезләнгәнмен, аякларда көч-дәрман бары тик гәүдәне күтәрерлек кенә Штабка килдем, анда: «Капитан Федорчук взводы вакытлыча Рафаловкада»,—диделәр. Сарны-Ровно поездына утырып. Рафаловка шәһәрчегенә юл тоттым вагонда түгел, ә анын түбәсендә, билет алып булмады Шулай итеп, мин «куян хокукы»нда поездда кайтам, сагаям: поезд туннельне чыкканда баш бәрелүе мөмкин Вагон түбәсеннән күреп, диверсантларнын атып төшерүләре дә ихтимал Атсалар. пуля тиеп, җиргә кош сымак кадалып төшәрсен! Язгы янгыр сибәли, дөресрәге, ул юеш кар белән катнаш, битне уттай яндырып ала. ә үзе су
Взвод урнашкан агач иортнын бусагасына аяк баскач, ин беренче очраткан кешем—сержант Головач булды Мине күрүгә ул
— Вакытында кайттык,—, диде.
— Шулай була күрсен.
— Штрафниклар белән бергәләп һөжүмгә әзерләнәбез Тиздән Кременеп урманнарына бәреп керәчәкбез.
—Фашистлар берәм-берәм үтермәсәләр?!
—Анысы безнен үзебездән гора. Кем пан булып киткән, кемнен башы беткән!
— Имамов та шулай дип әйтергә ярата иде.
— Нигә «иде», рядовой Имамов исән-аман. Мәкальгә килгәндә, ул да көн-төн шуны кабатлый, яхшыга гына булсын иде. Хәтта вак-төяк сугышчан операциягә чыкканда ла бәхилләшә. Хәер, штрафниклар- «әжәлче»ләр батальонында да үләргә беркемгә дә сон түгел Рядовой Зартдинов әнә «Смерш»тан үлеп котылды, ә әжәлдән котыла алмады Үзен музыка белән җирләдек, оч тапкыр салют бирдек Ә Кульбака үз абыйсын туган авылының зиратына күмгән. Госпитальгә сине күрергә барып булмады, гафу ит. кинәттән безнен взводны Сарныдан бирегә күчерделәр НКВД наркомы урынбасары генерал-полковник Алоллоновтан шундый әмер килде Штраф батальон белән без—энкаведистлар эш итәргә гиеш икән
—Штрафниклар!а ышанмыйлар, күрәсең.
—Мин үзем дә шулай уйлыйм. Сынатмасак иде.
—Сынатмабыз, иптәш сержант
—Күңелен күтәренке күренә, димәк, яран төзәлде?
—Төзәлде, ишә терәп винтовкадан атарга да мөмкин. Әйе. машинистны куркытыр өчен генә түгел.
—Ул шаярулар өчен мина чак кына эләкмәде Комбат үзенә чакыртты, капитан Федорчук коткарып калды Шулай итеп «Смершжа барып җитмәде Рядовой Имамов өстеннән шикаять килде Ничекләр итеп машинист безнен фами тияләрне белгән? Шаккатам
—Жил исми салам селкенми
—Монын белән ни әйтмәкчесен?
— Минемчә, машинист белән буттан низагны Имамов кемгәдер сөйләгән Үте белән булганны дип әйтүем Ә инде, иптәш сержант, сезнең автоматтан атып паровозны туктату турында мин госпитальдә дә ишеттем. «Гете сержантлар белән сугышкан сержант Головач мы?*—дип миннән дәвалаучы хирург та сорады
—Ә син нәрсә әнттсн’
Безнен частьта Головачлар әллә ничәләп, тәгаен әйтә алмыйм,— дип җавап бирдем
Ул хирург белән танышмын, яра ачылганда ана күренәм —Сез дә яралымы?
М
Ч 3* API Ы 'l I-
22.
—Әйе, Харьков тирәсендә яраланган идем, кыр госпиталендә нәкъ егерме бер көн дәваландым. Медицина капитаны Карл Маркович Вейхер- ман сафка бастырды. Сул яктагы калак сөягеннән алынган пуляны истәлеккә саклыйм. Күрсәтимме9. Менә ул, немец «ядкаре»! Шул «ядкарь» аркасында миннән яраткан кызым баш тартты да инде.
—Ничек ул алай?
—Головач сугыш кырында бер аягын өздергән дигән ялган хәбәр таралган. Гарип белән яшәргә теләмим дип, минем вәгъдәләшкән кызым фронттан качып калучы, үзеннән шактый олы яшьтәге бер кешегә кияүгә чыккан. Шулай итеп, кыр госпиталеннән кызга язган хатым соңгысы булып чыкты. Белгәнемчә, синең дә авылда мәхәббәт тоткан кызың бар Яранны ана белгерттеңме?
—Юк! Мин үземне яралы дип санамыйм ла.
—Санама да, белгертмә дә. Белгертсәң, гыйшык тоткан кызыннан колак кагуың ихтимал. Шулай да, Жир-Ананың да колагы бар. Имамов белгерткән булса нишләрсең?
—Ничек?
—Хат язып, әлбәттә. Син госпитальдә чакта анарда мин сөйгән кызыңның фотосын күрдем. «Менә минем чибәркәем»,—дип масаеп йөрде. Мәйтәм, син аны чәлгәнсең, чөнки фотонын артында: «Сөеклем Кави, син мине онытма, мин сине онытмам»,—дип язылган иде
—Ә Имамов ни дип җавап бирде?
—Ык-мык итте, чөнки ялган икәнлеге анын йөзенә чыккан иде.
—Ә мин ул фотосурәтне югалттым. Модель бандасы белән сугышып йөргәндә, яралангач, минем куен кесәсеннән алган ул аны Госпитальгә эләккәч, юклыгын белдем.
—Кире алырга кирәк ул фотоны. Чакыртыйммы үзен?
—Хәзер кирәкмәс, башка вакытта...
—Анысы үз эшен... Әйткәнемчә, Сарныда машинистны вагоннан этеп төшергән ул Имамов. Часть командиры исеменә комендатурадан да рапорт килгән Әҗәл белән ничә мәртәбә йөзгә-йөз килеп тә үземне мин «әҗәлче» дип санамадым. Ә Имамов үзен «әжәлче». ди.
—Язмыштан узмыш юк,—дип әйтә иде минем әнием. Шулай булгач, сезнең ярагыз да немец «ядкаре» түгел, ә язмыш ядкаре.
—Фәйләсүф син, Латыйпов. Яран тиз төзәлүенә мин шат. Ә капитан Федорчукка килгәндә: «Рядовой Латыйпов яраланды»,—дигән хәбәрне кайтып әйткәч, борчылды ул. Госпитальгә сине күрергә дип җыенып йөргәндә, аны. махсус задание белән, командование каядыр җибәрде. Үзеннән сорагач, ул: «Хәрби сер!»—диде кыска гына. Инде взвод өчен бар җаваплылык минем өстә... Бүген ял ит, мунча кер, ә иртәгә күз күрер! Ә мин яна комбат Шәкүров янына киттем, Кременец урманнарында барган сугыш операциясендә безнең берләштерелгән батальон белән ул җитәкчелек итәчәк. Дневальныйга күз-колак бул, йоклап китмәсен. Әлеге Имамов ничә тәүлек инде тоташ шул вазифаны башкара Гафу ит. әйтергә онытканмын, сиңа хат бар. Дневальный тумбочкасыннан кара. Иртәгә кадәр...
Икенче көнне сержант Головач мине үзенә чакыртты.
—Рядовой Латыйпов сезне тынлый,—дидем мин, үрә катып.
— Вольно,—диде сержант —Капитан Шакуровның тән сакчысы буласын киләме? Теләсәң, тәкъдим итәм. Ләкин көчләмим, үз ихтыярын
—Ә ни өчен пехота капитанын чекист сакларга тиеш? Инде «кыр патшасы»—пехота үз-үзенә хуҗа түгелмени9 Югары командование штраф- никлардан шикләнәме әллә?
—Юк. шикләнми, һөжүм барышында командирны саклау таләп ителә.
—Анысы шулай, сакланганны Алла саклар.
—Йә. ризамы? Соңгы сүз синдә. Дөрес, синнән тыш, комбатны тагын өч штрафник яшерен саклаячак имеш Шулаймы-түгелме, төгәл әйтә алмыйм.
33
—Чекистлар түгел, димәк, штрафниклар9
—Әйе. штрафниклар. Кылган гөнаһларын, җинаятьләрен аклар өчен алар үләргә риза. «Ил-Ватан хакына гомеребез дә жәл түгел!»—диләр Диверсантлар белән бригаденфюрер СС Модель җитәкчелек итә икән.
—Ничек ул алай, немецлар белән генерал җитәкчелек итә. ә безнен белән капитан.
—Анысын генерал-полковник Аполлоновтан сора. НКВД наркомы- нын урынбасары ул. Оператив гаскәрләр анын карамагында
—Ә сез кемгә буйсыначаксыз9
—Сержант Головач киләчәктә генерал булачак капитан Шәкүровка буйсыначак, үзе дә, анын хлопенлары да. Дошман көчле, дошман мәкерле. Урманнарда яшеренеп хәрәкәт итүче диверсантлар тикмәгә генә «козгыннар» дип йөртелми. Күктән, биеклектән сикерүче авиадесантлар алар. Башлыкларынын фамилиясе әлеге безнен иске таныш—генерал Модель!
—Генерал Модель—имансыз кяфер. Чукындырыр сине капитан Шәкүр, Булыр сина үр дигәнен гүр!—
дидем мин, шигъри юллар белән
—Ә тәрҗемәсе ничегрәк?
—Гитлер капут! Татарга тылмач кирәкми, иптәш сержант
—Әйе. «Бер адым да артка чигенмәскә!» Сер итеп кенә әйтәм. бу девиз аркасында безнен чекистлар бригадасыннан да югалтулар күп булды Минемчә, әлеге девиз, юк. лозунг Верховный Башсәргаскәрнен 1942 елның 28 июлендә бирелгән 227 боерыгы белән бик тә тәңгәл Заградительный отрядлар да шуннан башланды булса кирәк. Капитан Шәкүров та шулайрак әйтте. Ул хакта ул сина үзе дә сөйләр әле
1943 елның февраль-март айларында, мәсәлән, без—чекистлар штрафниклар белән бергәләп. Харьков юнәлешендәге Мерефа боҗрасында батырларча сугыштык. «Райх», «Адольф Гитлер». «Үле баш» дивизияләренә каршы һөҗүмдә корбаннар күп булды, инде алар мәңгелек тынлыкта, гуганнар зиратында—чекистлар да. штрафниклар да Кременеи урманында һөҗүм башланырга санаулы көннәр калды Чекистларны да. штрафник- ларны да алдагы һөҗүмдә яшәүдән битәр, үлем көтә Мин күрәзәче түгелмен, ә менә инанучы әбием әйтүенчә, өйрәтүенчә, адәм баласының язмышы галәм вә йолдызлар белән тыгыз бәйләнештә, адәм турында тик Аллаһы Тәгалә генә белә, бөтенесе анын кулында икән Ләкин яшәү түләүлс. бушлай бернәрсә дә бирелми Игенче икән. Җир-ана күкрәген сыйпа, бөртек шытсын дисән. жир-туфракны мендәрдәй йомшарт Йөзүче булсаң, энҗене диңгез төбеннән, тирәннән эзлә Сугыш ул иблислеге өчен адәм баласына Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олуг бер җәза дип әйтә торган иде минем әбием. Католичка иле ул. мин бит Көнбатыш Украинадан. Ровно төбәгендәге бер авылда туып үстем Сугыш башлангач, үзем теләп фронтка киттем Бер ярлы крестьян малае идем мин Кыскасы, немец гаскәрләренә каршы мин туган җирдә, туган төбәктә сугышам Сугыша-сугыша Сталинградка тикле чигендем, сугыша-сутыша Полесьега. Кременецка кайтып җиттем Инде үлсәм дә үкенмим, хәер, мин әбием юравынча, туган җирдә үләргә тиеш Ә син. рядовой Латыйпов, үлмә, яшә. синен, үзен әйтүенчә. Идел йортка кайтасын бар Имамов та. Кибек га кайтсыннар Милләттәшен капитан Шәкүровны гаскәриләр тарафыннан «Алтын Украина» дип җырланган илдә калдырма! Сугыш бетен. Шәкүров хохлушкага өйләнсә, нишләрсең?! Хәер, үз ихтыяры Белгәнемчә, анын җан сакчысы бар икән инде Рядовой Латыйпов, һөҗүм барышында комбатны саклап каласы иде Юк. боермыйм, сорыйм Якташын рядовой Зартдиновнын башына фашист җитте Капитан Шәкүров шушындый фажигага дучар булмасын иде
—Әйе. һәммәбезнен язмышы үр белән гүр арасында. Үрләр, гүрләр
9
угыш бетеп, Шәкүров хохлушкага өйләнсә, нишләрсең?!»— дип, сержант Головач тикмәгә генә әйтмәгән икән. Яна комбат үзе белән, чыннан да, бер чибәркәйне ияртеп килгәнлеге беленде Аның исеме Галина, фамилиясе Дорогожицкая булып, штрафниклар батальонында хәрби фельдшер вазифаларын башкарачак, үзе офицер—кече лейтенант икән.
—Фельдшерицаны әйтәм, беләсе иде, ул кыз микән?—диде Рядовой— штрафник Штанько.—Әллә?..
— Нәрсә тукталып калдың? Ул хакта үзеннән сора,—диде икенче штрафник Зегерс.
—Дөресен әйтмәсә, тел бит ул адәм баласына серен яшерер өчен бирелгән.
—Ә, бәлки, комбат плюс фельдшерица—ир белән хатындыр?
—Нинди хатын бит, хикмәт менә нәрсәдә,—диде штрафник Ниязов, сүзгә кушылып —Шәт фельдшерица комбатның ППШысыдыр?
—Күрәм, син, азиат, надан’—диде Штанько — ППШы түгел, ә ППЖ. ППШ дип. урысча, конструктор Шпагин уйлап тапкан пистолет-пулемет әйтелә. Ә ППЖ—полевая почтовая жена дигәнне анлата.
—ППЖ, әлбәттә,—диде Зегерс —Ир-егетләрдә генә пистолет-пулемет була. Хатын-кызларда бөтенләй икенче нәрсә.
—Сүз боткасы бетсен!—дидем мин, мәгънәсез сөйләшүләргә нокта кую ниятеннән.
—Тән сакчысы түземле булырга тиеш,—диде Штанько —Терпи казак, атаманом будешь.
—Булмый гына торсын, тән сакчысы Латыйпов үзен бер яктан да күрсәткәне юк әле,—диде Зегерс.
—Он еше нам покажет кузькину мать!—диде Штанько.
—Кайчан?
— Һөжүм вакытында, мин стажлы штрафник,—диде Штанько — Латыйпов кебекләрне күп күрдем.
—Штрафбатга мин дә беренче мәртәбә генә түгел,—диде Зегерс.
—Алайса, сезнең арагызда мин шәкерт кенә,—диде рядовой Ниязов.— Штрафбатны ишетеп кенә белә идем. Инде менә мин—элеккеге чекист— шунда эләктем. Чыннан да, сезнең арагызда ангыра сарык кына. Ә сез. күрәм, бүреләр!
—Ангыра сарык булсаң да, әгъзаны бармактан аерасындыр әле,— диде Штанько —Әйе, штрафбат ул—бүреләр өере.
—Һәммәбез дә адәм баласы: ике күзле, ике куллы, ике аяклы. Беребез дә мөгезле түгел. Бүренең дә мөгезе юк, әмма ул шакаллар токымыннан,—дидем мин.
Кинәттән генә окопта Головач күренде вә үзара барган гәпләшү өзелде.
—Нәрсә авызларыгызга су капкандай калдыгыз?—диде сержант Головач —Махра бүлешәсезме әллә?
—Норма белән бирелгән махраны егетләр тартып та бетерделәр бугай инде?—диде мин.—Хәер, мин тартмыйм.
—Псснең элеккеге укытучы тәмәке дә тартмый, аракы да эчми, кыслар пелән дә йөрми, итеальный шин1!—диде чуаш Кибек.
—Шин булгач, ул жендер инде?—диде Имамов.
—Үзен син җен!—диде чуаш.
—Шаяртып кына әйтәм, чуашча мин беләм.
— Белсәң әйт: сыерны чуашча ничек диләр?
— Белмәгәнемне беләм дип әйтә алмыйм,—диде Имамов.
—Сыер чуашча энә,—дидем мин —Шуңар бездә: «Бер энәгә бер
'Шин—кеше (чуашча).
« С
сыер».—дип әйтәләр дә инде
— Кы парга килгәндә. Латыйповнын авылда яраткан кызы бар.— диде Головач,—Ә фотосы И мамонта. Бир син аны
—Кемгә?—диде Имамов.
—Латыйповка, хәзер үк!
— Бирмәсәм. нишләрсез?
— Нишләрбез, имеш, егетләр жилкәнә менеп төшәрләр'
—Йә фотоны бирәсен. йә сержант рөхсәте белән, жилкәнә менеп тошәм!—дидем мин. Имамовнын изүеннән тотып
—Мә-ә!—диде Имамов, фотосурәтне җиргә ташлап.
—Бөгелеп ал'—диде сержант Головач
—Алмасам?
—Алмасан. үзенә үпкәлә!
—Юк, алмыйм!
—Алайса, тезлән!
— Кем алдында?
—Кыз алдында.
—Окопта бернинди кыз юк
—Кыз үзе булмаса. фотосы бар Тезлән'
—Тезлән!—диделәр Штанько. Зегерс, Ниязов, Кибек—дүртесе дә беравыздан.
Имамов фотосурәт алдында тезләнергә мәжбүр булды.
—Ә хәзер гафу үтен'—диде сержант
—Кемнән?
—Кыздан!
—Нәрсә әйтим?
— Гафу итүегезне сорыйм диген
Тезләнгән Имамов үз алдына нәрсәдер мыгырданды
—Вот так, я тебе покажу, где раки зимуют' Любовью не шутят Запомни на всю жизнь. Если пуля-дура на тот свет не пошлет Рядовой Латыйпов, землянкада сине комбат көтә. Йөгер! Бер аягын биредә, икенчесе тегендә!
—Слушаюсь!
10
омбат, ярты сәгатькә якын үзара барган әңгәмәдән сон — Капитан Федорчук сөйләвенчә лә. син. рядовой Латыйпов, тән сакчысы гына түгел, минем жан сакчысы ла була ала торган кеше,—диде —Жан сакчыгыз бар дип ишеттем, иптәш капитан —Кем ул?
—Фельдшерица Галина Дорогожиикая.
—Аны әйтәсеңме, кече лейтенант Дорогожиикая дисәң, дөресрәк булыр «Фельдшерица»,—дигәнне ишетсә, хәтере калуы ихтимал Хатын- кызнын күнеле бик тә нечкә була, ул халык, әйтер идем, бик тә үпкәчән.
— Кече лейтенант Дорогожиикая да шундыймы ’
—Ул да женесе белән хатын-кыз ич Без бөтенләй икенче темага күчтек..
Комбат утырган урыныннан торып, бүлмәдә арлы-бирле йөри башлады Аннары тынлыкны бозып бодай диде
—Әжәл тырнагыннан син жинел яра белән котылгансың, мин моңа бик шатмын Әйе. капитан Федорчук синен хакта бик тә әйбәт фикердә Чекистларны мин яхшы яктан гына белом 1943 елның февраль-март айларында, без-генерал-лейтенант Лелюшенко җитәкчелегендәге гаскәриләр. чекистлар белән бергәләп. Харьков һәм Донбасстагы Ворошиловград- Мерефа шәһәрләрен яклауда оборона тоттык Янәшәдә генә чехлар а *
К
батальоны белән полковник Людвиг Свобода җитәкчелек итте. Мерефа ул дәһшәтле көннәрдә җәһәннәмне хәтерләтте.
—Сержант Головач та шулай дип сөйләде.
—Әйе. анда кичергән афәтне, югалтуларны онытасым юк. Ул чакта шәхсән мин җитәкләгән бер рота штрафниклардан бары алтысы гына исән калды. Көлләре күккә очкан күпме штрафник-сугышчы хәбәрсез югалды дип игълан ителде. Әлеге һөҗүмдә самолетлар, танклар, туплар, пулеметлардан тыш, «Катюша»лар да катнашты. Ә дошман дивизияләренең исемнәре дә. җисемнәре дә юкка чыкты Мерефа өчен Людвиг Свобода- Ленин орденына, ә мин—Александр Невский орденына лаек булдык. Элеккеге лейтенант, хәзерге капитан Федорчук Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. Ул чакта эчке гаскәрләр генерал-майор Марченковка буйсынды. Кыскасы. Кызыл Армия гаскәрләре дә, чекистлар да бер йодрык идек. Андый тактика, юк, стратегия Сталинград өчен барган сугышта да файдаланылды. Инде Кременец урманнарында, тауларында маршал Жуков белән генерал-полковник Аполлонов әлеге сыналган ысулны тормышка ашырырга уйлыйлар булса кирәк. Шулай булмаса, минем ротаны фронттан чакыртып алмаслар иде. Хәер, батальон яна штрафниклар белән тулыландырылды. Сез-чекистларнын ярдәмгә килүләре мине куандыра. Әйе, мин үзем «Кыр патшасы»—пехотадан. Сарытауда гомумгаскәрләрнен хәрби училищесын тәмамладым. Беренче сынауны Сталинград фронтында уздым, 62 армиядәге пехотада рота командиры идем. 1942 елның июлендә башкомандуюший Сталинның «Бер адым да артка чигенмәскә!»—дигән мәшһүр приказы игълан ителде. Ә Сталинград һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларының Хәрби Советлары Сталинның әҗәл боерыгын сугыш лозунгысына әверелдерделәр. НКГБнын «Смерш» дип йөртелгән ОКР ягъни Отдел Контрразведка ярдәмендә, әлбәттә. Шул мәшһүр боерык нәтиҗәсендә Сталинград фронтында беренче тапкыр штрафниклар ротасы, батальоны, заградительный отрядлар барлыкка килде дә инде. Ике фронтта мина штрафниклар ротасы белән җитәкчелек итәргә туры килде. Бусы өченчесе. Дөрес, бирегә мине повышение белән алып килделәр, үземне батальон командиры, комбат итеп билгеләделәр. Ә тәүге һөҗүмнәр әле дә күз алдымда, күпме яудаш-коралдаш һәлак булды. Шәхсән мине саклаганда бар тән сакчыларым да җан бирде.
Мин—булачак тән сакчысы, бу сүзләрне ишеткәч, үземне аяз көнне яшен суккандай хис итсәм дә. гәпләшүне дәвам иттердем.
— Минем әтием фронтта хәбәрсез югалды,—дидем мин.—Ржев сазлыклары үзен тартып алды булса кирәк. Абыем исән, сезнен кебек Сталинград сугышында катнашты. Яралангач, Серпухове госпиталендә дәваланды. Инде яңадан немецларга сабак бирә. Дөресрәге, арткы сабакларын укыта. Тупчы, үзе пәһлеван гәүдәле. Ындыр табагында эшләгәндә, тулы ике капчыкны, куен астына кыстырып, арбага сала иде.
—Күрәм, син абыең кебек олы гәүдәле түгел. Хәер, хикмәт беләктә түгел, ә йөрәктә. Куркакларны җенем сөйми.
—Сынатмам, иптәш капитан.
—Сыната торган булсаң, капитан Федорчук сине мина тән сакчысы итеп тәкъдим итмәс иде.
—Кайтканмы әллә?
-Кем?
—Капитан Федорчук.
—Кайткан, әмма ул яшерен задание белән мәшгуль.
—Ә мине ни өчендер үзе белән алмады?
—Милләттәшләр генә түгел, синең белән минем инде якташлар икәнлекне дә белгәч: «Ике якташ бергә булыгыз!»—диде ул. Яшерен булмаса да, безнең штрафбат алдында куелган задание дә җаваплы. Генерал Модель вә аның башкисәр иярченнәренә каршы, чекистлар, штрафниклар бер йодрык булып сугышачакбыз. Штрафникларнын күпчелеге, тоткынлыктан котылу ниятеннән, үз теләкләре белән фронтта.
— Иптәш капитан, мин аларнын кайберләре белән таныш Аерым алганда, литвалы Зегерс, украинлы Штанько. тажик Ниязов белән Штрафбатка алар сездән алданрак килде. Качмагайлары дип шикләнеп тә йөрдем.
— Инде нинди фикердә.’
— Начар егетләр димәс идем Сөйләүләреннән шуны белдем: алар немецларны илбасарлар дип таныйлар Штрафник Зегерснын әтисе белән әнисен фашистлар юк иткәннәр. Штаньконын сенелесен көчләгәннәр Элеккеге чекист, хәзерге штрафник Ниязовнын бертуган әсир абыйсын крематорийда яндырганнар. Кызыл Армия полковнигы булган
—Ә бит батальонда өч йөзгә якын кеше Син өчесе белән генә таныш.
— Юк. өчесе белән генә түгел. Рядовойлар Имамов белән Кибекми нем төбәктән. Хәер, алар икесе дә чекистлар. Имамов кайнар егет Солдатка киткәнче, мин балалар укыткан авылда яшәүче бер кыз өчен сугышабыз да хәтта. Хәер, андый низаглар егетләр арасында авы.) аулакларында да булып алгалый иде
—Яраткан кызым өчен мин дә сугышканым бар Дөрес, моны мин батырлык димәс идем Минемчә, ул яшьлек шаяруы Алай гынамы, ир- егетнсн шәхес буларак үзен раслау ысулы Батальонда штрафниклар— күпчелек, сез-чекистларга уяу булу кирәк Бик кирәк'
— Иптәш капитан, четерекле бер сорау бирсәм, ачуланмассызмы?
—Юк. әлбәттә. Берне түгел, икене лә бир
—Фашистларга дигән пуляны берәр штрафник сезгә юнәлтмәсме?
Яшермим, сугыш кырында андый очраклар булгалады. зәкззн сирәк Инде андый хәл була кала икән, батальондагы һәр штрафник та җавапка тартылачак. Яшерен шундый бер карар бар Ул хакта син берәр штрафникка ычкындыра күрмә!
Ике кулы белән ике күзен беравык каплап утырганнан сон. комбат утырган урыныннан торып басты да болай диде
-Шулай итеп, минем ышанычлы тән сакчым син. рядовой Латыйпов!
Бу мине уйга калдырды «Бар җаваплылык минем өстә булачак' Йә. Хода, көтелмәгән бәла-казалардан сакласана, ялварып сорыйм!- Мин уйга талып утырганда, землянкага бер гүзәлкәй килеп керде, ул шинельдән булып, кызыл хачлы сумка аскан иде
Ә. Галина, син икән'—диде комбат -Рәхим ит! Санитарлар белән инструктаж уздырдыңмы?
Уздырдым, әлбәттә. Бер һөжүмдә күпме кеше язмышы хәл ителә, диде кече лейтенант, кар бөртекләре төшкән бүреген башыннан салып Анын мин алтынланып юрган чәчләрен.» игътибар иттем Ә күзләре зәңгәр Кашлары кыигач-кыигач Үзе алсу йөзле. Сөзмәгәндә аныгыннан гүя знжс чәчә Авыл аулагында очрашсак, үзен сөзигәтеп кенә утырыр идем.
-Штрафниклардан ничә санинструктор катнашты'-диде комбат
— Өчәү иде.
-Аграк түгелме’
-Мин дә шулай уйлыйм Әмма нишләп тә булмый Аларнын санын арттырырга хакыбыз юк Штаб начальнигы шулай, ш Ә менә матәм командасыннан алты кеше катнашты Капитан, солдат белән таныштырмадың,—диде кече лейтенант
Гән сакчысы рядовой Латыйпов!—дидем мин. үрә катып
Өлкән лейтенант Рюминныкымы.’
-Юк, минеке,—лгите комбат —Ә син. Галина, минем җан сакчым
— Синеке булмый, кемнеке булыйм. Ә «Смерш» Рюмин җан сакчысы) изалана икән Уяу бул. капитан!
Алайса, сиңа да тән сакчысы кирәк булачак
Ә минем жан сакчым да. тән сакчым да син. капитан Шәкүров'
3&.
Солдат алдында әйтәм, сугыш корбаны була калсам да, минем мәхәббәт корбаны буласым килми'
Китәргә рөхсәт алгач, мин жәһәт кенә, землянкадан чыгып киттем.
II
ау итәгендәге гаскәриләр өченче тәүлек инде һөжүм башлануын көтә. Ябалак-ябалак кар ява, апрель кары, сонгы кар Тан вакыты Тирә-якта үле тынлык. Бер генә жан иясенең дә авазы ишетелми. Терсәкләргә таянып, түш белән шуыша-шуыша. мин йокыга талганнарны уятам: йә кул-аягыннан тартам, йә гәүдәсен селкетәм. Алай гынамы, бар гәүдәсен кар өстендә аунатам.
Ниһаять, мин «КП»да, комбат янында.
—Кайда югалдын?—диде ул, мине күргәч.
—Берәм-берәм уятып йөрдем.
—Кемнәрне?
— Йоклаучыларны.
—Кем кушты?
—«Смерш» Рюмин.
—Үзе кайда ул?
—Йокыга талганнарны уята калды. Спиртны әйтәм, өлкән лейтенант Рюмин бер грамм да авызына алмады. . Дошманга ут ачу озаккарак сузылды түгелме?
м —Ашыккан ашка пешкән, ә монда, үзен беләсең, аш түгел, пуля... Йоклыйлар дисен..
— Йоклыйлар, сержант Головач та хәтта. Әллә спирт күбрәк бирелдеме?
— Бәлкем Син дә, мин дә йокламыйбыз ич. Хохол Головачтан. артык булмаса, ким эчмәдек. Айн момент, уятам мин аларны. Берәм- берәм түгел, барысын да берьюлы.
—Ничек?
—Хәзер белерсен. Кече лейтенант Дорогожипкая, тыңлыйсынмы мине?
—Тыңлыйм, иптәш капитан.
—Быргынны ал да, кычкырт.
—Есть быргы кычкыртырга!
Тау итәгендә «Ту-ту-ту!» быргы янгырады. Тиздән «Смерш» та килеп җитте.
—Комбат, бу нинди кәмит?—диде «Смерш» Рюмин.
— Колакларың ишетә, күзләрен күрә, ә сорыйсын.
—Сорарга әбәзен, вазифам шундый. Сугыш кырын син, капитан, тамашага әверелдермәкчеме?
—Ә бит сугыш ул, бер уйлаганда, тамаша!
—Мин алай димәс идем
—Тамаша икән, тамаша! Кече лейтенант Дорогожиикая, кычкырт быргыны!—диде комбат.
Элеккеге артистка тагы быргы кычкыртырга кереште: «Ту-ту-ту!» Бу инде батальон уянды гына түгел, ә һөжүмне башлады дигән сүз иде Гаскәриләрен ияртеп баручы олы гәүдәле Головач күренде Көчле шартлаулар, атышлар ишетелде. «Кыямәт көне җитте түгелме?!»—дидем мин, башланган коточкыч һөжүм турында уйланып. Тау башына менеп житгеләр дигәндә генә, йә берәмләп, йә бергәләп, һөҗүмчеләр тау астына тәгәрәде. Гүя. алар әҗәл кубызына бии-бии егыла, җан бирә иде. «Смерш» һөжүм барышын күзәтә. Күзләре ялт-йолт итә. Иңбашында ППШ. кулында «ТТ» пистолеты, тешләрен кыскан, үзе ачулы. Кемгә, билгесез: штрафникларгамы, чекистларгамы? Сугыш кырында «кәмит» оештыручы комбаткамы? Модель диверсантларынамы? Бу һөжүм тынгач билгеле
Т
булачак, имин-аман калса, әлбәттә. Калмавы да ихтимал. Сугыш—тамаша, ләкин уен түгел, юк. уен түгел!
Батальон һаман тауга менә алмый. Немецлар урнашкан биеклектән винтовкалардан, автоматлардан, пулеметлардан сибелгән пулялар «Фи-у- у-у! Фи-у-у-у!» йә рикошет ясап, жиргә килеп тия. йә тишеп, эченә керә. Тагын бер үлем коралы—минометтан атылган ядрә, бөтерчек сымак зыр-зыр әйләнә дә: «Ба-бах-х-х!»—дип шартлый.
— В-в-р-реш-шь!—диде гарьлегеннән жир тишеген дә керергә әзер булган комбат —Өлкән лейтенант Рюмин, минем арттан' Рядовой Латыйпов, син дә минем белән бул! Кече лейтенант Дорогожинкая. синен урынын—яралылар янында. Чекистлармы, штрафниклармы—минем өчен барыбер Яулашларны гына коткар Саниструкторларга комбат исеменнән шулай дип әйт.
«Смерш* кычкырып салды:
— Комбат, һөжүм өчен башын белән жавап бирәсең! Кыскасы, йә «пан», йә «пропал»! Үз карьеран үз кулында.
—Фашистларга үлем!—диде комбат, кулындагы автоматын югары күтәреп —Яулашлар, яуга! Тауга!
Тауга якынлашканда гына, бер-бер артлы көчле шартлаулар ишетелде Немецлар минометлардан ата иде
—Ло-жис-сь!—диде комбат.
Без, барыбыз да, шул исәптән комбат та, «Смерш» та җиргә ятарга мәжбүр булдык.
—Шартлаулар сул флангта,—диде комбат —Анда өлкән сержант Головач взводы. Күпчелеге чекистлар, штрафниклар да бар.
—Чекистлар минем элеккеге яулашлар, сынатмаслар,—дидем мин —Ә штрафниклар?—диде «Смерш».
— Берничәсе белән танышмын, сыната торганнардан түгел,-дидем мин
—Күрербез,—диде «Смерш»
«Үзе командир да түгел, бу Рюмин кешеләр белән өндәү вә сорау билгеләре белән генә сөйләшергә өйрәнгән»,—дидем мин. уйланып
Бер ефрейтор йөгереп килеп, өлкән лейтенант Рюминның колагына нидер пышылдады
—Сул флангта завал!—диде «Смерш»
—Үзең «Смерш». ә паника таратасын,—диде комбат.- Паникерларны җенем сөйми1
— Минем элемтәче ялгышмас!—диде Рюмин, «ялгышмаока басым ясап.
—Шартлау тау ишелерлек түгел иде,—диде комбат—Минем кул сәгате йөрүдән туктамады.
— Минеке туктады.-диде өлкән лейтенант Рюмин
—Синеке бит ул,—диде комбат—Андый кул сәгате ни пычагыма' Трофей кул сәгатеме әллә.’
«Смерш» жавап бирмәде
Шул чак га сул флангта тагын бер көчле шартлау ишетелде
— Головачка подмога кирәк,—диде комбат —Рядовой Латыйпов, киттек сул флангка!
— Мин дә синен белән комбат канда. мин дә шунда!—диде «С мерш-
— Ребята, подтянись!—диде комбат
— Все как один подтянемся!
-Значит, жив курилка!—диде комбат—Минем арттан! Алдыбызда тау Соңгы штурмны башладык. Головач взводы белән бергәләп, әлбәттә
—Авиадесантлар!—дип кычкырып салды кемдер
Кемнәр, немецлармы?—дидем мин. үз-үземә сорау биреп
— Нәрсә сөйләнәсең?—диде комбат
— Ниндидер авиадесант.— дидем мин. тауга сикергән парашют чыларны үз күзләрем белән күреп.
—Бик мөмкин,—диде комбат.
Автоматлы парашютчының берсе минем янга килеп төште.
—Син кем?—дидем мин. парашюты белән маташучы әлеге парашютчыдан сорап.
-Чекист-разведчик,—диде ул.
—Нинди чекист?
—Генерал-полковник Аполлоновныкы. Ә ул вакытлыча маршал Жуковка буйсына.
—Ә сез кемнәр?—диде авиадесантчы.
—Капитан Шәкүров егетләре!
—Штрафниклар, димәк. «Тауда, ягъни ике йөз унөченче биеклектә, капитан Шәкүров штрафниклары хәрәкәт итә»,—диде безнен командир.
—Батальонның яртысы диярлек чекистлар.
—Ералаш икән...
Һавада ниндидер самолет күренде дә, бер-бер артлы бомба ташлагач, күздән дә югалды. Инде гади бер тау янартауны хәтерләтте, һөжүм мәхшәргә әверелде. Кыскасы, бомбалар ташлау гауга гына кубарды.
—Сул флангта паника!—диде өлкән лейтенант Рюмин, бинокльдән күзәтеп.—Головач хлопецлары чигенә.
—Булмас!—диде комбат Шәкүров.
—Минем бинокльдән кара,—диде инспектор өлкән лейтенант Рюмин.
—Үземнеке дә бар,—диде комбат һәм үз бинокленнән жентекләп күзәтергә кереште. —Юк. Головач хлопецлары чигенми, маневр ясый. Биредә үр арты үр...
«Гүр арты гүр»,—дип мин чак кына әйтмәдем, тел очымда гына калды.
—Рядовой Латыйпов, нәрсә уйга баттың?—диде Рюмин.
—Болай гына, иптәш өлкән лейтенант.
—Уяулыкны югалтма!
—Есть югалтмаска!
—Кабатлап әйтәм, Рюмин. Сержант Головач чигенми, үр куяннары кебек, маневр ясый. Головач белән минем тарафтан алдан уйланылган тактика. Сугыш ул, әйткәнемчә, тамаша, хәйләле тамаша.
—Ә мин фашистларга хәзер үк ут ачар идем.
—Сабырлык, Рюмин Сабыр иткән морадына җиткән.
—Диверсантлар беренче булып ут ачсалар, нишләрсен? —Нишләрмен? Җавап бирермен. Утка ут! Тупка туп! —Сабырлык дип, син дә, мин дә жәһәннәмгә китүебез ихтимал. —«Беттек, жәһәннәмгә киттек!»—дип. син тагын укына күрмә. Белеп тор. татарлар әйткәнчә, мыегына чорна: сугыш кырында беркемгә дә өстенлек юк!
—Мине бүрек кадәрле үр тирәсендә тукталып калу канәгатьләндерми, алга киттек!—диде «Смерш».
—«Алга, коммунистлар!»—дип, сөрән сала алмыйм. Штрафбатта коммунистлар юклыгын син үзен дә беләсен Штатта замполит та каралмаган Һөжүмдә катнашучылар арасында бармак белән санарлык комсомоллар бар. Чекистлар, әлбәттә.
—Алайса, ни дип туктадык?
—Үзен сул флангка паника дидең ич. Шуны ачыклыйбыз.
—Смелость города берет, киттек алга!
—Юк, китмибез! Головач взводы маневрының төгәлләнүен көтәбез. Биш минут сабырлык!
—Нинди биш минут? Нинди бетмәс маневр?
—Диверсантларны чолганышка, ягъни утлы божрага алабыз: тылдан капитан Федорчук, уң флангтан минем урынбасар, үзәктән мин. сул флангтан сержант Головач...
—Алайса, «Бер адым да артка чигенмәскә! Алга! Ура!»—дип кычкырасы гына калды.
—«Смерш» Рюмин, әллә шобага салабызмы?
Ты неисправимый! Да. горбатого могила исправит
—Әйе. минем бөкрем—сугыш. Мин-бөкрене гүр генә төзәтәчәк
—Әитәм. тукталдык. Димәк, сина үр түгел, ә гүр кирәк
Түземлелеге беткән өлкән лейтенант Рюмин "Бер адыхг да артка чигенмәскә! Алга-а-а! Ур-ра!»—дип. атыла-бәрелә алга ыргылды Анар сугышчылар да иярде
Диверсантлар белән үзәктәге, сул вә ун фланглардагы безнен гаскәриләр—чекистлар, штрафниклар. ике сәгатькә якын, дуамал, мәгънәсез орыш алып барды. Комбат Шакуров зирәклек вә командирлык осталыгы күрсәтмәсә, авиадесантлар, тылда капитан Федорчук ярдәмгә килмәсә, безнен батальонда корбаннар саны, минемчә, күбрәк булыр иде. Комбат та вә анын тән сакчысы—мин дә исән-аман калдык. Ә үзен комбатнын жан сакчысы дигән фельдшер Дорогожинкая. каты яраланып, һөжүм тынганнан сон. милләттәше штрафник Штанько кулларында жан бирле Өлкән сержант Головач, рядовойлар Имамов. Зегерс. Ниязов. Кибек, Князев вә тагын исем-фамилияләрен мин белмәгән ишетмәгән яулашлар һәлак булды Головачнын әбисе әйткәне рас булып чыкты Сержант туган җирендә гүргә керде
«Смерш» Рюминнын да дошман пулясеннән гомере өзелде -Фашист шпионнарына үлем!»—диде ул. жан биргәндә
Корбан ир-егетләрне тау итәгендәге бер калкулыкта җирләдек Салютлар биреп бәхилләштек Кече лейтенант Галина Дорогожинкая хөрмәтенә дә өч тапкыр салют янгырады Әлеге салютларга, винтовкалардан, автоматлардан атып, капитан Федорчук җитәкчелегендәге чекистлар вә генерал-полковник Аполлоновның махсус заланиесен үтәүче авиадесантлар да кушылды. Ул отрядлардагы корбаннарны җирләгәндә, шулай ук, без—исәннәр, шәкүровчылар тарафыннан салютлар бирелде
Кремснец урманнарында орышлар беткәч, тән сакчысы вазифаларыннан мин азат ителдем Үземне җилкәмнән тау төшкәндәй хис иттем Ләкин бер уй тынгылык бирмәде, төннәрен йоклатмады «Начармы- яхшымы. тән сакчысы буларак үземне исбат иттем кебек, ә менә жан сакчысы булыр өчен ниндирәк кешелек сыйфатлары кирәк икән’» Саниструктор кызлар ла миннән шул хакта сорыйлар иде Хәлбуки, бүгенге халәттә, вазгыятьтә үзем белән мин канәгагьмен Аллаһы ярдәме, кодрәте беләндер инде, турыдан-туры фронт сәргаскәренә буйсынган штрафниклар командирын, капитан Шәкүровны саклан кала алдым Үзе әйткәнчә, ышанычлы тән сакчысы булып чыктым. Ул һәлак булса, яшерен күрсәтмәләр раслаганча, һөҗүмдә катнашып та. яра алмаган—исән бар штрафниклар да җавапка тартылачак, төгәлрәк әйткәндә, хәрби тикшерүчеләр «фильтры-сөзгече» аша узачаклар иле
Әлеге буталчыклы орышта катнашкан, фашист пулясеннән һәлак булган «Смерш» ул күрсәтмәләрне белгән, әлбәттә Ә бит сугыш ут. чыннан да. гамаша кемдер үргә тартыла, кемдер гүргә тартыла Өлкән лейтенант Рюмин гүргә гартылучыларнын берсе булды Тау итәгендә һөжүм башланыр алдыннан сутышчыларга бирелгән спирттан за градусы көчле булган «Бер адым да артка чигенмәскә' Алга' Ура-лар белән исергән Рюминны әлеге лә баягы бер ахмак пуля үлемгә дучар итте
12
леге сугыш операциясеннән сон. мине һәм тагын берничә гаскәрине Карпат якларына күчерделәр Инде безнен батальонный командиры (ул аерым оператив батальон дип аталды) капитан Шәкүров түгел, ә майор Борисов иде
Карпат rayларынын итәге Югарыга, биеккә карасан. башыннан пилотка төшә Тауда горур наратлар Ә безгә. Дрогобыч. Львов. Станислав.
Ә
А2.
Трускавец төбәген диверсантларның оясы дип. юлда ук әйттеләр. Инде менә мин Карпатга. Шомлы, шикле, күләгәле, куркынычлы як бу. Казарма белән янәшәдә генә грек-католиклар костелы. Анын кыңгыраулары сугылган, чан тавышлары көчәйгән саен минем күнелем тарая, гәүдәм, буй-сыным көчерәя кебек. Гүя, мин кеше дә, гаскәри дә түгел, ә бер бөҗәк кенә. Менә-менә мине басып-сытып үтерерлек шикелле Чат саен, адым саен үтерүче, синең жанынны алучы басып тора сымак. Бигрәк тә мөселман баласы өчен яшәү хәтәр бу якларда. Күзләрдәге караңгылык пәрдәсе, томан беркайчан да ертылмас шикелле. Мин күргән, белгән яктылыкны, анын нурларын карангылык басып алган сымак. Аталар, асалар, жимерәләр. ваталар... Тирә-яктан халык казарманы җимерер, ватар, безне атар, асар өчен җыеладыр кебек мина. Гыйбадәтханәгә дә безне сонгы юлга озату, матәм моңнарын көйләү нияте белән киләләр кебек. Гүя, алар безнең рухка алдан ук гыйбадәт кылалар. Көн атышлар, төн атышлар: тау итәгендә, тау битендә, урманда, урамда, базарда, зиратта, тимер юлда... Винтовкадан, автоматтан, пистолеттан, пулеметтан, хәтта ки минометтан, туптан аталар.
Яна батальонда мин минометчы итеп билгеләндем. Минем җилкәдә кырык сигез килограмм авырлыктагы чуен миномет плитәсе. Чекистлар батальонында шушындый корал-миномет көпшәсенең нигезе-плитәсе бер миндә. Урта белемле булгангамы, милләтем татаргамы, турысын әйткәнгәме?.. Турысын әйткән туганына ярамас, диләр. Хезмәт итә башлаган яна батальонда татар баласыннан мин бер үзем. Әйе. мин Карпат тауларында. Батальон минометының снаряды биеклекләрдәге нокталарга атар өчен ясалмаган. Биеклеккә атар өчен снаряд гильзасына шактый дары салынырга тиеш, ди комбат Борисов. Безнен миномет биеклектән атар өчен генә җайлаштырылган.
Карпат үзе ниндирәк сон? Карпат—зур бөкресе—үркәче белән мәһабәт бер дөяне хәтерләтә. Ана беркем дә җайдак була алмас дип уйлыйм мин. Аннары мин бит миномет плитәсенә тагылганмын, җибәрми ул мине. Димәк, мин кол-буйсынучы. Буйсынмас идем дә, басып үтерәчәк ул мине. Даһи әйткәнчә, мин бер «шөреп» кенә, миномет плитәсенең бер «шөребе», шомарып беткәне. «Шөреп»не мин гел чистартам, ләкин күгәрә. Димәк, миндәге күгәргәнлекне, тутыкканлыкны бетереп булмый. Ә минем кебекләр биредә бихисап. Алар да минем шикелле «шөреп»ләр. Чөнки биредә шартлар шундый. Көн-төн аяк өстендә, тауга үрмәләп менәбез дә, тау сыртлары буйлап, агачларга тотына-тотына. алга таба атлыйбыз. Ә кайчак шул килеш, аягүрә йоклап атлавыбызны дәвам иттерәбез. Шулай бервакыт аягүрә йоклап барганда, винтовканы төшереп калдырганмын. Уянгач, эсселе-суыклы булып киттем. Йөгердем эзләргә... Тапкач, мин кичергән сөенечне белсәгез иде!.. Урман яңгыратып, бер мизгелдә күңелемдә туган шигырьне кычкырып укый башладым:
Солдатларга җиңү юлы таулар аша, яулар аша. Карпат ягы кара урман, кошлар сайраша, башлар адаша. Сугыш бит ул шундый тамаша, пуля алалмаса, таш баса...
Тирә-яктан пулеметлар тукылдый, баш очында немец самолетлары үкерә, алар яндыра торган бомбалар ташлыйлар: туфрак түгел, cv да яна. Ахырзаман диярсең, әрнүле авазлардан Жир-Ана сыкрана..
Күзгә күренмәс карангы төндә кулларым белән капшанам: үземнен кайда икәнлегемне беләсем, ачыклыйсым килә. Түш белән әле монда, әле тегендә шуышам. Әмма, һаман да, ниндидер каты бер «дивар»га килеп бәрсләм кебек. Мин—бомба чокырында. Безнең батальон, эссэсовчылар белән бәрелешкәндә, Карпат тауларының бер битендәге окопларны дошман бик каты бомбага тотты. Тирә-юньдә атышлар ишетелә.
Безнен батальонга каршы рәхимсез һөжүм инде ничәнче тәүлек барадыр, анысын мин төгәл әйтә алмыйм Аллага шөкер, мин исән' Ә сонгы шартлау бик тә көчле, хәтәр булды: колач җитмәслек имәннәр ауды, кыя ишелде хәтта. Ничекләр итеп шушы хәлдән котылырга, чокырдан ничек чыгарга, югарыга күтәрелергә? Кычкыр-кычкырма, беркем ишетмәс, синен аваз бер жан иясенә дә барып житмәс. Бу Көнбатыш Украина ич. әллә украин телендә «Ратуйте! Ратуйте" '—дип тавыш бирергәме1 Карпат урманнары бит. бүре йә шакал килеп чыкса, нишләрсең? Шуышып- тырмашып ыңгырашып яткан берәүнең янына киләм дә, гәүдәсен селкетә- селкетә сорау бирәм:
—Син кем9
Жавап бирми
— Ник дәшмисен?
Ниһаять, ул:
—Вассер-р-р-’ —ди
Бил каешын ычкындырып, фляганы алам да, аны ялваручының иреннәренә тидерәм Әмма ул һаман үзенекен тәкрарлый
-Вассер-р-р...
—Су бит инде бу, су!—дим
—Вассер-р-р...
Алюмин фляганы кулларым белән капшыйм өч урынла бармак сыярлык тишек икән, бомбаның вак ярчыклары тишкән булса кирәк
-Вассер-р-р
Бик каты яраланганга охшаган бу.
Дөм караңгыда тегенең гәүдәсен капшыйм
—Вассер-р-р...
Кинәттән тынып калды. Күкрәгенә башымны куеп, йөрәк тибешен тыңлыйм. Үлгән!
Карашы язгы төн. Ай да. йолдызлар да күренми, әмма жир өстендә ара-тирә атышлар ишетелә. Без икәүдән-икәү генә—мәет һәм мин Үземне мин беләм. Ә бу мәет кем? Немецмы, әллә безнекеме? Безнен частьтән булса. «Вассер-р-р...» дип ыңгырашмас иде Бәлки, мина шулай тоеладыр Кем генә булмасын, ләкин аны мин әжәл тырнагыннан тартып ала алмадым, хәлемнән килмәде, көчем җитмәде. Ана мин хәтта бер йотым су да таба алмадым. Менә шул гарьләндерә. Сугыш кырынла кырык сигез килограмм авырлыгындагы миномет плитәсен күтәреп йөргән мин- татар егете шушындый мөшкел хәлгә калдым Исәнлек, тазалык—солдат өчен дә зур байлык, олы бәхет икән Яшьлегем белән исәнлек-сәламәтлек- нен кадерен белмәдем. Соң булса да. шуны аңладым мин Инде батальонның миномет плитәсен далаларда, яланнарда кем күгәреп йөрер, тауларга кем күтәреп менәр? Батальонда миндәй «жүләр» егет табылырмы ’ Ниһаять, көтеп алган көн яктылыгы чокырга төште
—Исәнме. Күк йөзе!—дидем мин. чалкан яткан килеш
—Син кем белән сөйләшәсен’-диде аваз
—Синен белән. Күк йөзе
—Анда, чокырда, нишләп ятасын'’
—Жан бирәм. сугыш корбаннар сорый Кайда бер корбан, анда икенчесе дә булырга тиештер Әйт. Күк йөзе, минем янымдагы корбан кем ул? Корбан корбанның исемен, җисемен белергә хаклы
—Ә син ана текәлеп кара Тәгаен син үз командирыңны танырсың
— Минем командирым «вассер» димәс
— Кяфер ул.
—Чуашмы. мукшымы, урысмы?
-Урыс Гафу ит син аны. ул сине немец тип уйлады булса кирәк
-Күк йөзе, син аны минем командирым дисен Шулай икән, мин
'Ратуйте! Ратуйте!—«Коткарыгыз! Коткарыгыз!» (Украинча) Вассер —су (алманча)
аны тавышыннан таныр идем.
—Әҗәл кочагында тавыш үзгәрә. Әнә синен үзеннеке дә танымаслык булып үзгәргән, бик тә зәгыйфьләнгән. Кабатлап әйтәм. син ана соңгы тапкыр текәлеп кара. Жан бирергә җыенгансың икән, анын кем икәнлеген белеп үл Аны да гөнаһлы итмә, үзен дә теге дөньяга языклы булып китмә. w
Үрмәләп мәет янына килдем. Йөзенә кояш яктысы төшкән иде. Таныдым мин аны. шушы көннәрдә генә безнен взводнын командиры итеп билгеләнгән лейтенант Тимошин икән ич Аны мин исән чагында бары бер генә тапкыр күреп калдым.
Яшь лейтенантның сүнгән күзләрен яптым. Ә минем күзләрне кем ябар.’.. Юк. минем күзләрем ябылмады, мен бәла белән булса да. әлеге кыя ташлы чокырдан чыктым. Ә яшь лейтенант мәете тирән чокырда калды...
Соңыннан мин әлеге тирән чокырны туганнар каберлеге иткәннәрен белдем. Әлеге туганнар каберлеген кырык елдан сон барып күрдем. Иделнен сул ярында урнашкан Сарытау шәһәрендәге хәрби-сәяси училищега мин-фәкыйрегез укырга киткәчтән. ишеттем: әлеге батальон унике менләп санлы диверсантлар тарафыннан сонгы сугышчысына кадәр юк ителгән икән Шулай итеп, батальон сугышчыларыннан бер мин исән калганмын. (Моны Карпат таулары итәгендәге Сколе шәһәрендә яшәүчеләр—шаһитлары һәм архив мәгълүматлары раслады)
Үлемнәр мине шулай тетрәтте! Гүрләр аша—үрләр. Үр арты үр Сугыш кырында һәлак булган яулашларга багышланган кыйссамдагы күп урыннар—юллар, каләм белән түгел, гүяки, пулялар белән язылды.
1999—2000 е.иар.