Логотип Казан Утлары
Шигърият

НӘНИЛӘРГӘ БАГЫШЛАНГАН ИҖАТ

Ba.ia.iap язучысы, шагыйрә Мәрзия Фәйзуллина— Мәрзия Низам кызы Фәйзуллина (Тәрҗеманова) 1930 елның II июнендә Арча районының Шушмабаш авызында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач. Казанга килә. төрле оешмаларда эшли. И.иенче елларда яза базилап. 1955елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Салават күпере» исемле беренче китабы басылып чыга 1956 елдан башлап ул балалар бакчасында тәрбияче-педагог булып эшли, нәниләр дөньясына тагы да якыная, нәтиҗәдә алар өчен • Чәчәкләр сәгате». «Ике көрәк». «Зур дулкыннар» һ. 6. китаплары дөнья күрә. 1958-1964 елларда шагыйрә читтән торып Мәскәүдә М Горький исемендәге Әдәбият институтында укып, аны тәмамлый. СССР Язучылар берлегенә кабул ителә (1965). Бу елларда аның «Детгиз», •Малыш» кебек нәшриятларда. русчага тәрҗемә ителеп, «Цветочные часы». «Стихи». «Пропала кошка» исемне китаплары басылды һәм алар турында язучы С. Баруздин, тәнкыйтьче В. Дементьевларның «Наш современник». «Октябрь» журналларында мәкаләләре дә дөнья күрде. РСФСР Язучыларының икенче съездында А Вартоның балалар әдәбияты турында докладында да иҗатына матур бәя бирелде. .
Хәзер М Фэй зуллина—егермегә якын китап, көндәлек матбугатта күренә килгән кызыклы публицистик мәкаләләр, чыгышлар авторы, озак е.злар әлеге балалар бакчасында эшләп, нәниләрнең якын дустына әйләнгән шагыйрә. Зур юбилее белән котлап, укучыларыбызга бу санда М Фәйзуллина иҗатыннан кайбер үрнәкләр тәкъдим итәбез.
Мәрзия Фәйзуллина
Кыш бабай
Җилкәсенә капчык асып.
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп.
Бүләк өләшеп йөрде.
Аннан Кыш бабай тыпырдап Бик шәп бии башлады.
Биемәскә, аягында Безнең ана башмагы!
Суган тураганда
Каюлы читек
Әти алган бүләк итеп Миңа каюлы читек. Сабан туйда күрсәтермен Тыпырдап биеп китеп.
Бу читекне һәрбер кеше
Күреп исе китәчәк.
Балтырлары—яшел болын, Бизәкләре—күк чәчәк.
һәр адым атлаган саен.
Шыгыр-шыгыр итә ул.
Тик кузгатып кына җибәр, Үзе биеп китә ул.
Чебиләр
Күл буенда
Суны көзге итеп карый Яр буенда таллыклар. Бер-бер артлы снкреп чыга Су өстенә балыклар.
Алар: сез күлгә чумсагыз. Белә һава—күл. диләр. Алтын кояш нурларында Коенырга телиләр.
Ашка салырга суганның Сайлан аллым олысын. Әрчи башлагач еладым, Килмәсә дә елыйсым.
Күзгә керә әчесе. Ничек кенә әрчисе!
Әрчүен әрчедем инде.
Эшнең бетте зурысы. Пычак белән вак-вак итеп Калды аны турыйсы.
Ашка суган турыйм мин, Көлә-көлә елыйм мин!
Тышта бик җылы булса да.
Тун кигәннәр чебиләр.
Яңа гына тусалар да.
Йөгерешеп йөриләр.
Эремчек, тары ярмасы.
Суалчан яраталар.
Суалчан дин ботинкамның Бауларыннан тарталар.
Кош-кош дигәч, китсәләр дә.
Та1ын килеп тарталар.
Тарта-тарта ботинкамның Бауларын чуалталар.