Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ СӘЯСӘТ ҺӘМ МИЛЛИ МАТБУГАТ


ТАТАРСТАННЫҢ ДӘҮЛӘТ СУВЕРЕНИТЕТЫ ТУРЫНДА ДЕКЛАРАЦИЯ КАБУЛ ИТЕЛҮНЕҢ 10 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП
РОССИЯНЕҢ, аның составындагы МИЛЛИ республикаларының, аз санлы милләтләрнең һәм халыкларның тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер йөрткәндә милли сәясәт проблемасын һич тә читләтеп үтеп булмый. Бу аңлашыла да, чөнки Россия кебек күп милләтле дәүләтнең үз территориясендә яшәүче һәр халыкны саклап калуны һәм үстерүне күздә тоткан милли сәясәте булуы зарур.
Милли сәясәт төшенчәсе асылда бик күп принципларны эченә ала, Шуларның иң мөһиме—башка кешеләрнең һәм милләтләрнең мәнфәгатьләренә зыян китермәгән хәлдә, аерым шәхеснең дә, тулаем конкрет этносның да милли ихтыяҗларын үз вакытында һәм мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерү.
Патша самодержавиесе һәм совет дәүләте рус булмаган халыклар өчен мондый шартларны тудырмады гына түгел, киресенчә, аларның милли үзаңын томалап килү өчен нык тырышты. Казанны яулап алганнан соң үз дәүләтчелеген югалткан, әмма аны кире кайтару, яңадан торгызу өчен күп тапкыр баш күтәргән татарларга карата Россия аеруча шикләнеп карады һәм кырыслык күрсәтте. Шуңа күрә дә патша самодержавиесе эзлекле рәвештә татарларның мәнфәгатен кысу сәясәте үткәреп килде, көчләп чукындыру юлы белән ассимиляцияләүгә ирешергә омтылды, мөселманнарга Россиянең югары һәм профессиональ уку йортларында укуны тыйды, мәктәпләрне һәм мәгърифәт учреждениеләрен тоту өчен акча бирмәде. Кыскасы, татар халкының икътисадын һәм мәдәни үсешен тоткарлау өчен күп тырышлык куйды Шуны гына әйтү дә ж,итә татар һәм рус халыкларының алдынгы карашлы вәкилләре татар телендә вакытлы матбугат булдыру өчен 100 ел буе көрәш алып бардылар.
Чит ил тарихчылары билгеләп үткәнчә, Европада патша самодержавиесе үз территориясендә яшәүче халыкларны ассимиляцияләүгә омтылучы бердәнбер дәүләт була. «Бу сәясәт Казан татарларына карата чагыштырмача уңышлы кулланыла. ■ (Беннигсен А. Россия мөселманнары. Панорама- Форум. 1995. № 3).
Ассимиляцияләү алымнарыннан тыш патша самодержавиесе милли яшәешне басып тору һәм оныттыру өчен башка төрле алымнар да
кулланды Халыкның тарихи үткәнен оныттыру башка төрки халыклар белән аралашуын чикләү юнәлешендә аеруча нык эш алып барылды
Бу исә. үз чиратында, татарларның аңында кимсетелгәнлек үзләрен икенче сортлы милләт итеп тою хисе тудыра, аларга кол психологиясен сеңдерә килде
Бөек Октябрь революциясеннән соңгы ун елда хәл бераз үзгәрә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелгәч, республика хөкүмәте мәгариф, сәламәтлек саклау һ. б мәсьәләләрне Мәскөүдөн бәйсез, мөстәкыйль рәвештә хәл итә башлагач милли мәгариф культура- агарту учреждениеләре челтәре киң җәелеп китә Сәяси һәм административ аралашуда татар теленең роле күтәрелү милли кадрлар тәрбияләүне даими игътибар үзәгендә тоту милләтнең, аның икътисадының һәм мәдөниятының үсешенә зур йогынты ясый
Әмма егерменче еллар уртасында бу процесс туктатыла Совет хөкүмәтенең империячел сәясәте революциягә кадәрге чордагы ысуллар белән алып барыла башлый Биредә татарларны аеру, бүлгәләү ысулы бик оста кулланыла Бер ярым миллионга якын татар Башкортстанга кертелә, байтагы Ульяновск. Куйбышев. Горький өлкәләренә, башка төбәкләргә бүленә Нәтиҗәдә татарларның дүрттән өч өлеше Татарстаннан читтә булып чыга. Кыска гына вакыт эчендә ике тапкыр алфавит алмаштыру да милли аң үсешенә зур зыян сала.
Территория ягыннан чикләү халыкны милли тарихыннан аеру белән бергә алып барыла Тарихчы Д. Исхаков фикеренчө. 1940 елдан башлап соңгы вакытка кадәр -Татар галимнәренә Алтын Урда темасы буенча эшләү тыела иде». -Совет чорында СССРда татар ханлыклары тарихы бөтенләй өйрәнелмәде» (Исхаков Д Татар ханлыкларының этносоциаль структурасы мәсьәләсенә карата (XV XVI гасыр урталарында Казан һәм Касим ханлыклары мисалында) Панорама-Форум 1995 V 3) Утызынчы еллардан, бигрәк тә Бөек Ватан сугышыннан соң ассимиляция процессы аеруча көчәйде Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендәге татар мәктәпләре ябылды әлеге республикалардан читтә чыгып килгән һем сугыш вакытында ябылып торган татар газеталары яңадан торгызылмады Милли автономияләрдә чыккан балалар газеталары һәм журналлары Бөтенсоюз каталогына кертелмәде Болар барысы да милләтнең дәрәҗәсен төшерүгә китерде Татар теленең, мәдөниятының. милли үзенчәлекләрнең бөтенләй югалу куркынычы туды
Сиксәненче елларның икенче яртысында башланып киткән демократик үзгәртеп корулар иҗтимагый аңның уянуына инде сүнеп бара торган милли хисләрнең яңадан кабынып китүенә уңай йогынты ясады
Казандагы һәм төбәкләрдәге Татар иҗтимагый үзәкләре (ТИҮ) һәм алар нәшер иткән газеталар бу нисбәттән туплаучы һәм юнәлеш бирүче көч булдылар Самара татар иҗтимагый үзәгенең -Бердәмлек- һәм Ульяновск үзәгенең -Өмет- газеталары Россиядә һәм татарлар күпләп яши торган Үзбөкстан. Казакъстан кебек БДБ илләрендә татар телен дөге массакүлөм мәгълүмат чаралары системасын яңадан торгызу процессын башлап җибәрделәр Хәбәрдарлык шартларында матбугатның әһәмияте һәм йогынтысы нык артты Шуңа күрә татар иҗтимагый үзәкләре һөркайда үз газеталарын булдырырга омтылдылар Бүген аларның саны Россия төбәкләрендә генә дә егермедән артып китә
Бу елларда республика матбугаты шулай ук җитди үзгәрешләр кичерде. Бу барыннан да элек шуның белән аңлатыла журналистлар элек тыелган темаларны калку итеп күтәрү мөмкинлеге алдылар Биредә шунысы аеруча мөһим матбугат битләрендә милли үзаң тәрбияләүнең тарихи хәтерне яңартуның үтемле алымнары киң кулланыла башлады
Милләт язмышы аның теленең, мәдөниятының халәте белән кызыксынуга игътибарның артуы республиканың дәүләт статусын күтәрүгә юнәлтелгән гамәлләр эшләүгә этәрүче көч булды Үз милләтенең үзенчәлекләрен хөрмәт иткән, үзенең башкалар белән тигез хокуклы булырга таләбенең гаделлеген аңлаган халык кына үзенең югалткан дәүләтчелеген яңадан
торгызу кебек гаять катлаулы мәсьәләне хәл итүдә республика җитәкчелегенең, милли хәрәкәт лидерларының ныклы таянычы була ала. Шуңа күрә дә матбугат дәүләтчелекне торгызу өчен көрәшне нәкъ менә милли рух тәрбияләүдән, милли үзаңны күтәрүдән башлады да.
Элек коммунистик идеология биләп торган һәм илдә демократик үзгәртеп корулар башлангач хасыйл булган бушлык озакка бармады, татар телендә чыга торган матбугатта ул урынны тиз арада милли яңарыш идеясе биләп алды.
Вакытлы матбугат бу теманы яктыртуны берничә юнәлештә алып барды Шуларның беренчесе—милли рухны уяту һәм көчәйтү темасы иде. Халыкка чын тарихны күрсәтүне күздә тоткан материаллар бастырып, газета журналлар үз алларына ике максат куйдылар, беренчедән, үзләренең укучыларын элек тыелган фактлар белән таныштыру, икенчедән, халыкны милләтнең килеп чыгышы турында бер идея тирәсенә туплау иде. Элек исемнәре тыелган күренекле шәхесләр турындагы, борынгыдан килгән йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм үстерүгә кагылышлы язмалар да шул максатларны күздә тотты. Икенче зур юнәлешне татар теленә, аның статусын үзгәртүгә, аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрүгә, мәдәниятыбызны үстерү проблемаларына караган материаллар тәшкил итә Татар телендә чыга торган газета-журналларның барысы да бу темаларны яктырту буенча максатчан эш алып бардылар. Газеталар көн кадагына суга торган, оператив жанрлар белән эш итсәләр, журналлар саллы, дәлилле, анализлы язмалар бастырдылар Тулаем алганда исә матбугатның бу эше татар халкының милли үзаңы уянуга, мөстәкыйльлек өчен яңа күтәрелешенә китерде.
Массакүләм мәгълүмат чараларының «дүртенче хакимият» сыйфатындагы роле нәкъ менә шул чорда Декларациянең эчтәлеге хакында республикабызның сәяси һәм икътисадый мөстәкыйльлек дәрәҗәсе турында, -Татарстан Россия составында каламы, әллә аннан чыгамы?- дигән бәхәсләрнең кызган чагында аеруча ачык чагылды. Инде игълан ителгән суверенитетны республикада яшәүче бөтен халыкның тавыш бирүе белән раслау өчен референдумга әзерлек вакытында Россиянең массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстанны «Россия Федерациясе составыннан чыгарга» омтылуда, «сепаратизмда" гаепли башладылар Эш Россия Федерациясенең Конституцион судына кадәр барып җитте -Тыңлаусыз . -баш бирмәс Татарстанга- каршы Россиянең барлык матбугат чаралары ябырылды. Аларның республикада бара торган вакыйгаларны берьяклы гына -яктыртуы- республикада милләтара низаг кабызып җибәрүе бик тә мөмкин иде.
Менә шул чагында ныклы, принципиаль позициядә торган демократик матбугат республикада тотрыклылыкны саклап калу буенча гаять зур эш башкарды. -Ватаным Татарстан . -Татарстан хәбәрләре , «Татарстан яшьләре». ■Шәһри Казан» газеталары, «Казан утлары», «Идел-. «Мирас», «Сөембикә» журналлары, рус телендә нәшер ителә торган -Республика Татарстан», «Молодежь Татарстана- газеталары Татарстан Республикасы Югары Советы сәясәтен, республика алдында торган бурычларны халыкка аңлату буенча актив эш алып бардылар. Республика җитәкчеләренең, халык депутатларының чыгышларында, журналистлар язмаларында республикада һәм аның тирәсендә бара торган вакыйгаларга объектив бәя бирелде. Вакыты-вакыты белән матбугат бу болгавыр чорда юнәлеш бирүче бердәнбер чыганак булды
Әлбәттә, иҗат интеллегенциясе. милләт язмышына, республикабызның киләчәгенә битараф булмаган зыялылар, тарихчылар, төрле тармакларда эшләүче галимнәр дә бу иҗтимагый-сәяси күтәрелештән читтә кала алмадылар матбугат чаралары аша җәмгыятьтә бара торган вакыйгаларга үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр И Р Таһиров. Р К. Вәлиев. Б Ф Солтанбеков. А. Л Литвин. Р С. Хәкимов һәм башка галимнәр Татарстанның үткәне киләчәге, аның дәүләтчелеге турында үз фикерләрен уртаклаштылар, Татарстанның мөстәкыйльлегенә теш-тырнаклары белән каршы булган сәясәтчеләрнең һәм галимнәрнең -дәлилләре» нигезсез булуын фаш иттеләр.
Җәмгыятьтә бара торган процессларны мөмкин кадәр тулы итеп яктыртырга омтылыш газеталарның үзләренең дә эчтәлеген, материалларны бирү формаларын тамырдан үзгәртте.
Матбугат алдында торган гаять жлтди һәм катлаулы бурычлар, әлбәттә, газета-журналларның структурасына да йогынты ясамый калмады Аларның саны артты, оештыручыларның һәм матбугатны матди яктан тәэмин итүчеләрнең составы үзгәрде хосусый һәм оппозициядәге газеталар барлыкка килде 1989-1994 елларда газета битләре Татарстанның киләчәге, аның дәүләтчелеген торгызу турында киеренке, кайчак хәтта кискен көрәш мәйданына әверелде
Массакүләм мәгълүмат чаралары, аерым алганда газеталар. Татарстанның дәүләтчелеге темасын тикшерүдә, Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларациянең мәгънәсен, Татарстанның яңа Конституциясенең эчтәлеген халыкка аңлатуда максатчан эш алып бардылар республиканың киләчәге турында үзара һәм үзәк матбугат чаралары белән бәхәсләштеләр Менә болар барысы да газеталарның колачын киңәйтте тулаем журналистиканың үзен яңа баскычка күтәрде, журналистларның иждт мөмкинлекләрен арттырды Журналистлар ждмгыятьтө бара торган вакыйгаларга карата гына түгел, хакимият структураларына, республика җитәкчеләренә карата да үз фикерләрен ачык итеп белдерү мөмкинлеге алдылар Бу аңлашыла да, чөнки Татарстанның дәүләтчелекне яңадан торгызу темасын калку итеп күтәрү, бу хакта авыз тутырып сүз әйгү мөмкинлеге аларга соңгы ун елда гына насыйп булды бит
Дөрес. Совет хакимиятенең беренче елларында матбугатта татарларның дөүләти мөстәкыйльлеге хакында кызу бәхәсләр булып ала Әмма Совет хакимияте ныгып, Сталин диктатурасы урнашкач, бу бәхәсләр тына
Илленче-алтмышынчы елларда. Хрущев -ж.епшекләре» чорында һәм соңрак алтмышынчы-ж>1тмешенче елларда да Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы тарихына караган китаплар, күпсанлы язмалар басылып чыга Әмма аларда сүз. нигездә Октябрь революциясе -татар халкына биргән ирекләр һәм мөмкинлекләр- турында, Советлар илендә барлык милләтләр, шул исәптән татар халкының -әдәбияты, мәдәнияте, мәгарифе үсеше өчен тудырылган шартлар» турында бара
Тагын шунысы да бар Бу чорда чыккан китапларның һәм газета- журнал мәкаләләренең байтагы чит илләрдә әлеге тема буенча эшләүче авторларны тәнкыйтьләү рухы белән сугарылган иде Моның сәбәбе шунда: нәкъ шул чорда чит илләрдә татарларның дәүләтчелегенә кагылышлы хезмәтләр аеруча күпләп чыга Г Исхакый. Т Дәүләтшин, А. Акыш, Б. Мусабаев кебек авторлар белән бергә, немец профессоры Г Менде, Америка профессоры Р Пайпс, инглиз тарихчылары. В Монтей, А Беннигсен, Ш Келькеже һәм башка бик күпләр Татарстан тарихына. Идел буе республикаларының дәүләтчелегенә, аларда милли мәсьәләләрнең хәл ителешенә кагылышлы китаплар, монографияләр, мәкаләләр бастырып чыгаралар Партия күрсәтмәсе буенча аларны -фаш итәргә-, -халыкка чын хакыйкатьне аңлатырга» кирәк була.
Туксанынчы елларның икенче яртысында газе тө журналларда дәүләтчелекне торгызу өчен барган көрәш процессын анализлаган күләмле язмалар, ул киеренке көннәрдә кабул ителгән документларны анализлаган материаллар күпләп басыла башлады Журналист Р Юнысовның -Идел» журналында (1997 ел. Nv 1-12; 1998 ел. № 1-8) басылып чыккан -Татарстанда референдум- дигән язмаларында ул киеренке көннәрдә Татарстан һәм Россия матбугат чараларының эше күрсәтелгән авторның Россия белән Татарстан арасында төзелгән килешүләргә мөнәсәбәте белдерелгән
Соңгы елларда Татарстанның дәүләтчелеге тарихына караган газета- журнал мәкаләләре генә түгел, китаплар да чыга башлады Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, академик И Р Таһировның -Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век)- академик Б.Л Железновнын -Правовой статус Республики Татарстан- дигән китаплары. Р С Хөкимовның -Белая книга Татарстана Путь к суверенитету 10. .к у.м»
1990-1995“ дигән рәсми документлар җыентыгы, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле Вәкиллеге тарафыннан Мәскәүдәге ■ИНСАН» нәшриятында чыгарылган -Суверенный Татарстан» дигән китап һәм башкалар әнә шундыйлардан
Академик И. Р. Таһиров бу юнәлештә иң актив эшләүче галимнәрнең берседер, мөгаен. Ул үзенең соңгы хезмәтләрендә татар халкының мөстәкыйльлеккә, бәйсезлеккә лаек булуын дәлилли, моңа ирешүнең юлларын эзли, ачыклый, тәкъдим итә. Галим буларак, ул тарихи күзлектән чыгып эш итә. чорына күрә зур үсеш алган дәүләтчелеге булган һәм аннан беркайчан да баш тартмаган татар халкының тарихи традицияләрен барлый, бәйсезлек өчен көрәш баскычларын аныклый
■ Панорамафорум ның -Мониторинг законодательства Республики Татарстан» дип аталган санына аерым тукталып үтәсе килә. Хокук мәсьәләләрен өйрәнү буенча республикада Д. Войхман С. Князькин. А Курдюков һәм башкалар Татарстанның дәүләтчелегенә кагылышлы проблемаларны төрле аспектларда карыйлар Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, әлеге хезмәтләр журналистларның практик эшчәнлеге өчен дә бик мөһим чөнки Татарстанның дәүләт статусы, аның Россиядә генә түгел. БДБ илләре, ерак чит илләр берлегендә тоткан урыны турындагы проблемалар матбугат битләрендә, теле-радиотапшыруларда өледән-әле кузгатыла, алар тирәсендә әле һаман да кызу бәхәсләр бара бит.
Хәзер аерым авторларның һәм коллективларның Россия белән Шартнамә мөнәсәбәтләре урнаштыру процессын өйрәнүгә багышланган хезмәтләре дә бар инде Бу яктан караганда академик Э Р Таһировның -Татарстан: национальные и государственные интересы- дигән хезмәте игътибарга лаек. Автор анда, әлеге процессны анализлап, аның тарихи чыганакларын һәм хәзерге халәтенең ихтимал булган нәтиҗәләрен күзаллый. Россия белән Татарстан арасындагы Шартнамәнең киләчәген фаразлый.
Тагын шунысын да әйтеп китү бик мөһим: Татарстанның дәүләтчелегенә кагылышлы китапларда, газета-журналларда басылган мәкаләләрдә Татарстанның мөстәкыйльлеге, суверенитеты һич тә татарлар өчен генә түгел, ул бөтен Татарстан өчен, анда яшәүче барлык халыклар өчен кирәк дигән фикер кызыл җеп булып сузыла
Быел без унынчы тапкыр Республика көнен билгеләп үтәбез. Сиксәненче еллар азагында—туксанынчы еллар башында Россиядә җәелеп киткән демократик үзгәртеп корулар зур икътисадый кыенлыклар, сәяси каршылыклар белән бара Бу процесс турында төрле фикерләр әйтелә
Әмма бер нәрсәне һич инкарь итеп булмый илдә демократик үзгәртеп корулар безгә сүз иреге, матбугат иреге бирде, уй-фикерләребезне ачыктан-ачык әйтү, ниһаять, гасырлар буе яшерелеп тотылган чын тарихыбызны өйрәнү мөмкинлеге тудырды Соңгы елларда Татарстанның дәүләтчелеге хакында авыз тутырып сөйли, яза алабыз, матбугат, радио-телевидение аша республикабызның киләчәге турында иркенләп фикер алышабыз икән— боларга шушы үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә ирешелде бит
Телебезне, динебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, моннан биш гасыр элек югалткан дәүләтчелегебезне торгызу өчен тарих безгә уникаль мөмкинлек бирде Аннан нәтиҗәле файдаланмасак, тарих үзе дә. киләчәк буыннар да безне гафу итмәс Хәзерге буын дәүләт җитәкчеләренең, җәмәгать эшлеклеләренең. сәясәтчеләрнең галимнәрнең һәм. әлбәттә инде, массакүләм мәгълүмат чараларының төп бурычы дәүләтчелегебезне торгызу буенча яуланылган казанышларны саклап калу һәм ныгытудан, аларны тагын да үстерүдән гыйбарәт