КОРЪӘН СҮЗЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
Коръәннең тәрҗемәләре хакында
ез урысча чыккан Коръәннсн кайсы тәрҗемәләреннән файдаланабыз? 80 еллар азагында Коръәнгә ихтыяҗ тугач ук. халык урысча И Ю Крачковскийнын тәрҗемәсеннән файдалана башлады. Анын тәрҗемәсе фәнни максат белән башкарылган, автор тарафыннан тәмамланмаган, алай да дингә игътибар артып киткәч, бигрәк тә соңгы ун ел эчендә, бик күп санда тарала
И. Крачковскийнын тәрҗемәсе юлга-юл «подстрочная форма* дип санала Аны хәтта хәрефкә-хәреф тәрҗемә дип тә атарга мөмкиндер (отличается «нарочитым буквализмом»—В. Д. Ушаков, Тәрҗемә аңлашылмауга, ялгышка, мәгънәнен югалуына, хәтта текстның «караңгылыгына» китерә, диләр Шуңа күрә И Крачковский тәрҗемәсен укыганда, кеше күп кенә аятьләрнең мәгънәсен аңламый. ярым- йорты гына аңлашылган текст аркасында Коръән изге китап, дини истәлек булып хәтердә калмый
Мәгънәви тәрҗемәләрнең бер үрнәге итеп галимнәр Валерия Порохова нөсхәсен күрсәтәләр. Бу автор Коръәннең эчтәлеген урыс телендә халыкка җитке-рүчеләрнең иң зурысы булды Монда ирекле тәрҗемә ысулы белән шигырь формасында бирелгән аятьләр җиңел укыла, ләкин аларнын бер ишесе мәгънәсенә бер дә туры килми. «Алла кәлимәсе» урыны-урыны белән бозыла Мәсәлән. В Д. Ушаков күрсәткән хаталарның бер-икесе турында гына әйтик Порохова тәрҗемәсендә Муса пәйгамбәр «хайваннар өчен агач башларыннан җим кагып төшерә» (20:112). Гомумән, галимнәр В Порохованы урыс теле стилистикасына ла зыян китергән, дип тә язалар, рецензиясез, фәнни редакциясез чыккан, дип тә әйтәләр. Гарәп галимнәре дә борчылып сөйлиләр. «Коръәнне шигырь иткән», диләр
Тәрҗемәченең максаты укучыларга Коръәннең тулы мәгънәсен җиткерү, аны аңлаешлы итү. әлбәттә. Ләкин В Порохова тәрҗемәнең тышкы ягына гына түгел, аның эчке әдәби-нәфислегенә җитәрлек игътибар итмәгән Мәсәлән. Коръәндә булган антропоморфизм нар (кешегә хас сыйфатларны хайваннарга, әйберләргә күчерү) төшеп калган. «Хода йөзе». «Хода кулы» шикелле тәрҗемә ителми торган сүз тезмәләре бирелмәгән, бу тәрҗемәиен образлылыгы киметелгән, ди профессор В. Д. Ушаков.
Коръәннең төрле телләргә тәрҗемәсе бар. дип әйтелде инде Инглиз теленә, мәсәлән, гарәп теленнән күп тәрҗемәләр арасында Әхмәдия мәзһәбе тарафдары Маулана Мохәммәд Аги тарафыннан 1917 елны тәрҗемә ителгән Китап Англиядә бастырыла һәм Гарби (Көнбатыш) илләрендә кин тарала Шуннан сон анын инглиз телендә генә лә 15 ләп басмасы чыга Бу тәрҗемәнең төп аермасы—кин фәнни шәрехләүгә, тарихи аңлатмаларга бай булуында 1997 елны бу Китап инглизчәдән урысчага доктор А. Салецкий тарафыннан тәрҗемә ителеп. АКШта басылып чыга
Ахыры Ьашы 5 санда
10 *
Б
Урысчага соңгы тәрҗемә
елгеч буларак, доктор Ушаков өр-яна тәрҗемәләр арасында дагстанлы профессор Мөхәммәт-Нури Османов китабына югары бәя бирә. Ләкин бу хезмәттә дә кимчелекләр барлыгын әйтә. Мәсәлән, аңлатмалар күбрәк тәфсирләргә, мөселман факиһлары (дин белгечләре). галим-голямәләре (ислам белгечләре) күрсәткән фактларга, дөньяви хәлләргә таянып эшләнгән, И 10 Крачковскийның комментарийларыннан артыгы белән алынган, диелә.
Шулай да М Османов күп кенә фактлар, терминнар, төшенчәләргә аңлатмалар бирмәгән, дип яза В. Д. Ушаков. Мәсәлән, икенче сүрәнең 255 аятендә: «аның тәхете жир һәм күкләрне ала» дигәнне «җир һәм күкләр аңа буйсына» дип ялгыш тәрҗемә ителгәне күрсәтелә. Дөньяви төшенчәләр Коръән телендә «изгелек», илаһият төсмерләре ала. Мәсәлән, «тәхет» сүзе Коръәндә бөтен дөньяны үз эченә ала һәм изгелек (эзотерик) функциясен үти торган төшенчә безнең аңыбызда берәр патшаның утыра торган урындыгы булып күзаллана. Шуңа күрә аны мәгънәгә зыян китермичә генә тәрҗемә ител тә булмый шикелле.
Изге китапларның эзотерик (иррациональ) ягын читтә калдырырга ярамый, чөнки аларда яшерен, ягъни гайрегыйльми (бугенге фәнгә мәгьлум булмаган) мәгълүматның булуы бар. Бусы да Коръән тәрҗемәләренең бер үзенчәлеге.
Коръәннең татарчага тәрҗемәсе
оръәнне бер үк телгә ничә тапкыр күчереп була? Изге китапны тәрҗемә итү тарихы—үзе генә дә бу Китапның тирән эчтәлегенә, аның мәгънәви рухына, әдәби нечкәлекләренә үтеп керү тарихы ул. һәр тәржемә камил тәрҗемәгә ирешү максатының бер баскычы диләр, ләкин тулы, мөкәммәл тәрҗемәнең булуы шикле, чөнки һәр тәржемәнен үз кимчелекләре бар. Шуңа күрә тәрҗемәченең бурычы 100 процентка үтәлергә мөмкин дә түгел шикелле Тәржемә Коръәннең серләренә төшенү, стилистик, әдәби-нәфислегенең үзенчәлекләрен күрсәтү юлының берсе булып кына кала.
Коръәннең татарча беренче тексты XX гасыр башында басылып чыккан санала. Фән күзлегеннән караганда. Ногмани тәрҗемәсе, ул Коръән-тәфсир тәрҗемәсе, ягъни аңлатмалы тәрҗемә. Тәфсирдә, аңлатмада һәрвакыт авторның субъектив карашы тәкъдим ителә. Коръән-тәфсир укучының үзенә фикер йөртергә урын калдырмый торган—дини аңлатма. Шуңа күрә галимнәр Коръәннең төгәл тәрҗемәсе кирәклеген исбатлыйлар. Яңа. чын мәгънәсендә тәрҗемә танылган татар язучысы Рабит Батулла тарафыннан башкарылган. Шул сәбәпле аның теле дә хәзерге, халыкның мәгълүм, татар әдәби теле. Тулаем алганда, Батулла Коръән тәрҗемәсен, кыенлыкларны җиңеп, уңышлы башкарып чыккан. Язучы аны асылда төрекчәдән алып эшләде, әмма Ногмани варианты да исәпкә алынмады түгел, алынды.
Аннары Коръәннең төрле телләрдә тәрҗемәләре булуы да ярдәм итте. Урыс телендәге текстларга да игьтибар булмады түгел, булды. Аннары редактор Коръәннең татарчага тәрҗемәсен гарәпчәсе белән чагыштырып, тикшереп, тиешле җирләрдә төзәтеп чыкты.
Коръәнне татарчага тәржемә итү телебезгә йогынты ясамый булмас, анын дини генә түгел, фәлсәфи, сәяси, иҗтимагыи терминнары да активлашачак, артачак һәм татар теленеп элекке үз (урыс теленнән азат) стиленә кайту юлларына тәэсир итми калмас, дип уйлыйм. Коръәннең элек-электән үк телебезгә, фикер йөртү рәвешебезгә йогынтысы зур булган, әлбәттә. Мисал өчен генә әйтик, татарныкы икәненә шик тудырмаган «Күңел күзе белән күрмәсәң, маңгай күзе—ботак тишеге» дигән мәкаль
Б
К
КОРЪӘН став ТАТАР ТЕЛЕНДӘ 149
бар. ул Коръән теленнән кереп калган икән (22:46)
Телебездә бик күп гарәп алынмалары бар. Коръән текстын ана телендә укыгач, аларнын мәгънә төсмерләре ачыкланачак, әлбәттә Шулар арасында иман, хөррият, хак. хакыйкать, харам, хәләл, инсаният, канун, вөждан. фикер, зыялы, лөиья. рух. рухият, намус шикелле абстракт төшенчәләр фикер йөртүдә кешенен гомумиләштерү мөмкинлеген киңәйтәләр Мондый сүзләрнең күбесе күптән татарлашып беткән, читтән кергәнлеге хәтта сизелми дә. ләкин сөйләм телебездә аларнын күбесе актив кулланыла, дип әйтеп булмый.
Тәрҗемәнең кыенлыклары
онгы дистә ел эчендә татар телендә шактый күп илаһият әдәбияты мәйданга чыкты дигән идем Алар арасында Коръәннең аерым сүрәләр, аятьләр, хәдисләр, догалары тәржемә ителгән Бу мәкаләдә дүрт китаптан мисаллар алынды: Ногмани хәзрәгнен тәфсир тәржемәсе (Казан. /99бз. Жәлнл хәзрәт шяазыәре (Казан. Мәдәни җомга. 1998). Батулла (Казан. 2000) һәм Фәрит Сәлманның (Казан. 2000) Коръән тәржемәләрс. Шуннан алган кайбер мисалларны тел белеме жәһөгеннән карап, чагыштырып күрсәтмәкчебез. чөнки тәржемәченен юлында берничә киртә күренә Беренчедән, күп мәгънәле сүзләр; икенчедән, гарәп теленнән татар теленә кергән алынма сүзләр, өченчедән. Коръән теле, сөйләм теле буларак, татар әдәби теленә адекват күчерелмәү әнә шундыйлардан
Коръән кебек бөтендөнья мәдәниятенен хәзинәсен теләсә кем «ирекле рәвештә» тәржемә итәм. дип. мәгънәләрен бозып күрсәтү телебезгә лә. фикер йөртүебезгә дә. һичшиксез, зыян китерә Шуна күрә дин әһетләре генә түгел, фән әһелләре дә моңа игътибар итми калмас, дип ышанам
Буяумы, мәсләкме, чукындырумы?
лдарак икенче сүрәнен 138 аятен Батулла һәм Сәлман икесе ике төрле тәржемә иткәнен күрсәткән идек Бу мисал бик гыйбрәтле, чөнки Коръәндә күп мәгънәле сүз. кагыйдә буларак, бер генә мәгънәсендә кулланыла Әйтик, «сыйбгат» сүзенен берничә мәгънәсе бар Гәржсмәчеләрнен бер ишесе аны төрлечә аңлап, төрлечә тәржемә итәләр
Мәсәлән, урыс теленә ничек күчерелгән'’ XX гасыр башында I С Саблуков «Мы по крещению Божию: и кто лучше того, кто по крещению от Богл’ И ему мы поклоняемся* (Г. С. Саб.зуков Коран, перевод с арабского, третье издание Казан. (907) Нигә Саблуков мөселманнарның Изге Кигабынын сүзләрен бодай тәржемә иткән ’ Чөнки ул. православие миссионеры, гарәпчәдән тәржемә иткәндә христиан (мәсихләр) дини терминнар кулланган һәм башкача аны бирә дә алмаган* «Без» сүзенә юкка гына басым ясамаган, ягъни без христианнар «кто по крещению от Бога, тому и поклоняемся*
Димәк, «сыйбгат» сүзенен мәгънәсе—«чукындыру» («крещение») В Порохова да шул ук юлдан барган «Воттаково крещение Господне, а может кто-нибудь помимо Бош лучше окрестить’ И лишь ему мы предаемся!» (Коран Перевод Пороховой - Дамаск. 1998)
«Сыйбгат» сүзен еш кына «буяу» («краска») мәгънәсендә язалар Америкада басы 1ып чыккан «Священный Коран» китабында бодай диелгән «(Мы берсч) инет Алла һа. и кто лучше Аллаха в расцвечивании, и мы Ему поклоняющиеся »)
Шул ук «сыйбгат» сүзе төрек тезенә ничек тәржемә ителгән’* «Син Алллһнын буявына бак* (Вафтиз де не ки') Кем Аллаһыдан да матуррак буяу буйый белер’’ Иште
Iәржемәче А Слдснкий комментариенда «сыйбг» сүзендә «буяудан» башка »иута төшерү* мәгънәсе дә бар дитән Шуннан мөселман булмаган кайбер гәржемәчеләр «сыйб* сүзеннән •чукындыру» мәгънәсен чыгаралар чөнки чукындыру сута төшереп башкарыла Ләкин шу ■ ук автор «сыйбгат» сүзенен «дин» мәгънәсе дә бар ди, дин кешенен рухи дөньясына язы тос кер! » анык мәсләген ү йөртә.
С
А
биз она ибадет еденлериз!» (Куръәни-Кәрим... Истанбул. 1994). Икенче берәү шул ук телгә болай тәржемә иткән: «Сез Аллаһнын биргән төсен алыгыз. «Без аңа гына табынабыз, диегез». (Куръэн-Хаким. Истанбул. 1998). Димәк, төрек теленә «сыйбгат» сүзе күбесенчә «буяу» дип алынган
Ләкин «сыйбгат»—күп мәгънәле сүз. Гарәпчә-урысча сүзлектә анын мондый мәгънәләре күрсәтелгән: «Сыйбгат»— I) краска. 2) цвет, окраска; оттенок; 3) характер, (напр.. характер доклада и т. п). 4) мнение, направление; исповедание». (Х.К Баранов «Арабско-русский словарь» —М, 1957, с. 539.)
Нигә урыс яки төрек тәрҗемәчеләре «сыйбгат» сүзенең беренче мәгънәсен генә алганнар9 Мәгълүм түгел. Дөрес, бу сүзнең күп мәгънәлелеген истә тотып тәржемә иткән авторлар да бар. Мәсәлән, гасыр башында татар теленә Ногмани тарафыннан болай тәржемә ителгән: «Коръән хөкемнәре Аллаһ динедер, шул дингә керегез! Аллаһ диненнән күркәмрәк дин булырмы9 Шулай булгач, Аллаһ динен кабул итегез һәм Аллаһка гына гыйбадәт кылабыз һәм аңа гына итагать итәбез, диегез!» Озынрак сүзле булса да, Ногмани хәзрәт бу аятьнең мәгънәсен дөрес биргән.
Монда «сыйбгат» сүзе «дин» мәгънәсендә алынган, андый мәгънә дөрестән дә бар. Моны зур галим И Ю Крачковский да күргән, ул «По религии Аллаха! А кто лучше Аллаха религией9 И мы ему поклоняемся!» дип тәржемә иткән.
Әлеге аятьнең урыс, төрек, татар теленә күчерелгән вариантларын күрдек. Инглиз теленә тәржемә итүчеләр бу аятьне ничек аңлыйлар икән? Менә бер вариант: «Such is GODs system, and whose system is better than GODs? Him alone we worship». (QURAN The final Testament ( Рашад Халифа тәрҗемәсе, март, 1992, США). (Татарчасы «Шундый ул Ходайның «системасы». Кемнең системасы Ходайныкыннан яхшырак? Аның үзенә генә без табынабыз!». «Дин», «мәсләк» сүзен монда «система» сүзе белән биргәннәр һәм дөрес тә: «сыйбгат» төшенчәсе Аллаһнын мәсләге, дине, тәгълимат системасы булмый нәрсә булсын?
Кыска аңлатмалы гарәп теле сүзлеге «Әл-Мөнжәд» бу сүз турында нәрсә ди9 Монда да «суга төшерү» мәгънәсе бар. ләкин төп мәгънәсе «дин» дигән (Әл-Мунҗад. Бейрут, 1956).
Гарәп дөньясында иң абруйлы Коръән-тәфсирләрдән «Җәләләйн»(«ике Җәлил») дип аталган тәфсир бар (Коръән-тәфсир. Бейрут. 1992). Анда 138 аятьне ничек аңлатканнар? «Сыйбгат» сүзе төрле мәгънәдә булса да. Коръәндә ул «дин», «мәсләк» мәгънәсендә алынган, диелә.
Димәк, «сыйбгата Аллаһы» төшенчәсе «Аллаһнын төсе», «Аллаһнын буявы». «чукындыру»лар түгел, әлбәттә, «Аллаһнын лине», «Аллаһнын мәсләге» (ислам диненә алып бара торган юлы). Аның фикере, принцибы, карашы дисәк, дөрес булыр. «Бәкара» сүрәсенең 138 аяте болай тәржемә ителергә тиеш: «Аллаһ дине. Аллаһ мәсләгеннән яхшырак (дөресрәк) мәсләк кемдә бар. Без Аңа табынабыз!»
Бер генә мисал белән булса да Коръән теленнән тәржемә итүнең кыенлыгы күрсәтелде шикелле Теге яки бу аятьнең мәгънәсен төрлечә аңлап, төрлечә тәржемә итүләр Коръән тәрҗемәләрендә аз түгел. Ләкин күбесенчә мәгънәви, компенсация ысулы белән тәржемә ителгән нөсхәләр дә очрый Тәрҗемәләр ирекле дә була, дидек. Ләкин һәр ирекле тәрҗемәнең чиге була, барыбер төп нөсхәнең мәгънәләрен бозарга ярамый Төп нөсхәдәге мәгънә ана телебездә дә шул мәгънәдә аңлатылырга тиеш. Бу фикерне түбәндәге мисаллар белән дәлилләп була.
Җәлил хәзрәт тәрҗемәсе һәм Ногмани нөсхәсе турында
ӘЛИЛ хәзрәт китабыннан берничә мисал китерик. Монда без өч мәсьәләгә игътибар итәр илек: I (тәржемә үзенчәлекләре; 2)фонетик язылыш үзенчәлекләре, әлиф-ләм язылышы; 3) синтаксик үзенчәлекләр.
лчәлил хәзрәт вәгазь сөйли һәм үзенең сүзләренә дәлил итеп Коръәннән аерым аятьләр китерә Сүрә эченнән «йолкып» алынган аятьләрнең мәгънәләре алдарак килгәннәрдән өзелеп, бозылалар Гарәп теле синтаксисы татар һәм урыс телләре синтаксисларыннан логикасы белән аерылып тора. Мәсәлән, ирекле тәрҗемәләрнең
Җ
41 сүрәдән алынган 33 аятьнен бер үрнәге. Гарәпчә: «Вә мән ахсән каүлән-мим-мән дагаа илә Аллаһы вә гамилә салихан-вә кала«иннәни мин-әльмуслнмиина». Татарча: «Аллаһы янына өндәгән, игелек кылган һәм «мин мөселман» дип әйтүчедән яхшырак кеше бармы?»
Жәлил хәзрәт тәржемәсендә ул болай бирелә «Минем сүзләремне адәм балаларына җиткерүчедән дә сөйкемлерәк кеше юк« (206 ).
Ләкин аятьнен мәгънәсе башка, анда яхшы кеше булунын өч шарты күрсәтелгән: Аллаһы янына чакыручы, өндәүче, игелек кылучы, үзен мөселман иш танытучы Жалил тәржемәсендә боларнын берсе лә юк: аятьтә булмаган мәгънә— «Минем сүзләремне -күрсәтелгән
Жәлил хәзрәтнең икенче китабының 52 битендә шул ук аять кабатлана «Аллаһы Тәгаләнең сүзен кешеләргә житкерүче кешедән дә күркәмрәк кешеләр булмас» дип тәржемә ителгән Жөмләнен гомуми мәгънәсе ялгыш түгел ту телен, ләкин шулай ук тәржемә адекват түгел: Аллаһ сүзен кешеләргә житкерүче сүзләре лә. андый мәгънә лә бу аятьтә юк Гарәпчә «яхшырак* (кеше турында) сүзен бер урынла «сөйкемлерәк», икенче урында «күркәмрәк» сүзләре белән тәржемә итүнен зыяны юк. киресенчә, ул текстны матурлый гына Минемчә, дөресрәк варианты болай булырга тиеш «Аллага иман китергән, игелекләр кылган һәм «мин чынлап га моэмийңөрдән» дип әйткән кешедән дә яхшырак кем бар"’»
«Вә мин шарри гасикын иза вакаба» (113:3). «—(Айны) каплаган караңгылык яманлыгыннан Аллаһка сыенам») дигән аятьне Жәлил хәзрәт болай биргән •наданлыктан, караңгылыктан, үз-үзенә ясаган золымнардан. Аллаһым. Үзен сакла. Сиңа гына сыенамын» Бу аять Батуллала ничек әйтелгән ’: «Дөм караңгы төннәрдәге мәкердән Аллаһка сыенам» Редакциясе башкарак булгач, аятьнен мәгънәсе лә азмы-күпме үзгәргәне күренеп тора.
Тагын бер жөмләнс алып карыйк Жәлил я змасында бер үк аять икс төрле тәржемә ителгән. Мәсәлән, -Мотек» («Палишалык* 67:18): «Ва ләкал кәззәбә әлләзина мин каблиһим фа кәйфә кәәнә нәкир»— «.Аллаһ Раббыбыз: үзен танымаган бер генә кавемне лә жир йөзендә калдырмабыз», ли (Җа-iui wipom китабы. 122 бит) Димәк. Аз даны танымаган халыкны Ул юк изә. Ләкин «Жир йөзендә каддырмабы з» сүзләре гарәпчә аятьтә юк һәм андый мәгънә лә юк Монда «Элегрәк бу пганнар ганыматаннар (ягыш диние кире какканнар—М М). ташамаган нарга ачуым көчле буллы», диелгән Урысча «И несомненно, отвергли бывшие прежде них. гак же как (ужасно) было неудовольствие мое» Порохова: «Отверзли веру многие из них (раньше). И вот тогда-как страшен был мой гнев!» «Жир йөзендә Калдырмабыз» дигән фикер монда ла юк1
Икенче жирдә. 150 биттә, шул ук аять икенче төрле тәржемә ителгән «Муафыйк булмасагыз. дөньяда динен гашлаган бер генә кавемне дә. бер генә милләтне лә Мин яшәтмәдем»— дигән иле Аллаһы Тәгалә».—ди Жәлил хәзрәт. Әгәр бусы да «ирекле* тәржемә! ә керә икән. Коръәнне теләсә кем тәржемә игә ала дигән сүз' Ә биз злск. әйткәнебезчә. Коръәнне башка телләргә тәржемә игү тикмәгә генә тые змаган
Тагын бер мисал. «Әт-тахиййәту ли-ллахи ва-с-салавату ва-г-тайбату». Бу сүзләрнең мәгънәсе болайрак «Сәламнәр Аллага һәм догалар, һәм яхшылыклар Аллага (булсын)* Җәлил хәзрәт моны ничек тәржемә иткән ’ «Тел һәм тән гыйба мт i •рсб. барысы да фәкать Синен очен генә» (85 6) Ләкин «тел». - юн- сүзләре аятьтә юк
Коръән сур ксп I ИС (4^ I !> • Ва с >ххәра ләком ма фи с ым иши ва ма фи п. арды жәмигпн минһу иннә фи заликә-ль-айяти ликавми йәгәфәккәруна* лигән мәп.н > Жәлил хәзрәт тәржемәсендә мондый рәвеш алган -Мин бөтенесен кеше өчен яраттым. Мин бөтенесен кешегә хезмәт итәр өчен яраттым» (6? б ) Күренә ки гарәпчә домләлә булган бик әһәмиятле «күк» һәм «жир» төшенчәләре төшеп калган Димәк аятьнен мәзънөсе бозылган Бу хәл Р Батулла таржемәсеннан дә күренә • -Күкләрдә һәм Жирз. ни булса, шуларнын барысын да Ул үз катыннан инлереп. сетнен карамакка бирзе Әлбәттә, бу турыда ун лап караган кешеләр өчен з ынбрәт лар бар» Бу зәржемә гарәпчәсенә тәңгәл ки io. «гыйбрәт» сүзе генә урынсыз кебек, чөнки «аять» сүк «могжим- лигән су з
Моны раслау өчен гарәпчәдән бер вариант китерик «Жирдә лә. күктә ю булганнарны, (аннан булган бар нарсәне кебек), барысын да Ул сезгә буйсын зырган Чынлап га. бу фикер иөргүче кешеләр (кабат) очен (анпимр) могжн итар. Коръән . •аять* сүзе, әлбәттә. ••мозжи за» («чудо», - знамения») мәгънәсендә ку i I.IHH II.IH И>Н уйлыйм Урысча нөсхәләрдә лә шулай «И подчинил Он вам исе. что сгә>. •«.< нсоссах и все. что ссп. на земле, все. что от Нею Воистину есть в згом знамени . 11« ю и
размышляющих» («СК», 911 б.) Валерия Порохова нөсхәсендә шулай:
И Он вам подчинил все то.
Что суше на земле и в небе,— Как все. что от Него исходит В этом, поистине, знамения для тех. Кто размышляет (535 б.).
Ләкин гарәп грамматикасына игътибар итмәүчеләр бер үк аятьне мәгънә ягыннан дөресрәк тәржемә итсәләр дә ул төрле авторда төрлечәрәк килеп чыга. Мәсәлән, шул ук аятьне Ногмани китабыннан карыйбыз: «... Ислам динен кабул итәргә кешеләрне чакыручы мөселманның сүзеннән дә күркәмрәк, файдалырак сүз булырмы һәм ул һәркайда әйтелер: мин мөселман, бу эшләрне эшләргә мин бурычлымын. дип...» (41:33). Болай киң иттереп күчерү, минемчә, тәржемәгә түгел, аңлатма, тәфсирләргә хас. Дөресрәк тәржемә ителгән вариантны без Р. Батулла нөсхәсендә күрәбез: «Аллаһка юнәлергә өндәгән һәм дә үзе дә игелекле гамәлләр кылган вә: «Мин мөселман!»—дигән кешенең сөйләшүеннән дә тәмле сүзле башка берәү бармы икән?». «... Тәмле сүзле башка берәү» юк шул. чөнки Коръәндә юк.
Бер үк аятьне төрле редакциядә, башкарак мәгънәдә бирүләр еш очрый. Мәсәлән. Ногмани нөсхәсендә: «... Аллаһы нигьмәтләгән пәйгамбәрләр, турылык белән алга чыккан ситдыйклар. Аллаһы юлында сугышып шәһит булган мөэминнәр... Шушы дүрт төрле затларга юлдаш булу—ни күркәм, ни хуш юлдашлыклар» (4:69). Шул ук аятьне Р. Батулла болай тәржемә иткән: < Кем Аллаһка вә Рәсүлгә итәгать итсә, менә шулар Аллаһ тарафыннан хуп күрелгән пәйгамбәрләр, гадел вә тугры булган ситдыйклар, шәһидләр вә игелекле адәмнәр белән бергә булачаклар. Алар гажәеп аркадашлар».
Янә берничә мисал. Ногмани: «Тәхкыйк бу кәферләрдән элгәре кәферләр пәйгамбәрне ялганга тоттылар, аларга минем мәкерем газаб белән тотмагаклыгым ничек булды?» (6:18). Р. Батулла аны болай язган: «Хактыр ки. алардан элек яшәгәннәрдә моны. Коръәнне ялганга чыгарды. Ләкин минем аларга китергән жәзам нинди дәһшәтле булды». Бусы оригинал текстка якынрак. Әмма барыбер бер үк аятьне икесе ике төрле тәржемә итә. Бишенче сүрәдәге сигезенче аятьне Ногмани болай тәржемә итә: «Әйе Аллаһ хөкем итүчеләрнең гадел хөкем итүчеләреге түгелме? Барча кешене гаделлек белән хөкем итмәсме ’- Батулла: «Аллаһ ин гадел хөкемдарларның ин гаделе түгелме?» Урысча: «Разве Аллах не лучший из судей?» (Священный Коран) Димәк. Ногмани тәржемәсендә татар теле аксый. Батулла русчасы-адекват тәржемә, «судья»ны «правитель» сүзе белән дөрес алмаштырган.
Фәрит Сәлман тәрҗемәсе турында
әржемәчеләр күп көч куйсалар да. аларның хезмәтләре кимчелекләрдән хали түгел, дигән идек. Әйтик. Фәрит Сәлман хәзрәтнең тәржемәсендә урыны- урыны белән татар теле логикасы аксый шикелле. Коръән кебек фәлсәфи, гаять катлаулы китапны тәржемә итәр өчен гарәп телен һәм ислам фарыз-гадәтләрен, дога-намазларын яхшы белү генә аз . Үз телеңне яхшы белү дә төп шарт булып тора.
Ф Сәлман нөсхәсеннән берничә мисал алып карыйк. «Аерылдырылган хатыннар үзләре белән өч күрем сагалап торырлар...» (2:228). Татар телендә «аерылган» хатыннар була, «аерылдырылганнар» очрамый кебек Шул ук аятьтә: «...Аллаһ карыннарында яратып булдырганны аларга яшерергә рөхсәт ителмәс...» (2:228). Бу жөмләне башка тәржемәләр аша гына аңлатып булыр дип уйлыйм. В. Порохова. «... И им запрещено сокрыть, что богом создано в их чреве. •• Крачковский да: «... Что сотворил Аллах в их утробах...»—ди. Димәк. Аллаһ карыннарында бала яралган түгел, дип аңларга кирәк. Моны Батулла әфәнде бик ачык татарча әйтеп бирә: «...Аерылган хатыннар, әгәр алар Аллага ышансалар. Ахирәт көненә инансалар, үз карыннарындагы (беренче иреннән балага узганлыгын) яралгысын яшерсә, хәләл булмас...».
Ялгыш тәржемәләр Сәлман хәзрәт нөсхәсендә еш кына очрый шул. Икенче сүрәнең 286 аятеннән бишесен генә күрсәтик. «Тудыручы аналар балаларын ике ел
Т
имезәләр Баласы туучы хәленнән килгәнчә аларны яхшылык белән тукландырырга һәм киендерергә тиешледер ■■ (2:233). «Сездән берәрегез жан биреп үзеннән сон хатыннарын калдырса, алар үзләре дүрт ай һәм унны көтеп торсыннар • (2:234). «Диндә ирексезләү юктыр. Тугрылык та ялгышудан аерылды инде (2:256). -Әгәр берәү тарлыкта булса, хәле яхшырганчыга кадәр мөмкинлек булсын • (2:280) «Аллаһка кире кайтып китәчәк көннән куркыгыз! Сонрак ул һәр жанга анын кәсеп кылганына карата бирер һәм алар рәнҗетелмәс тә!» (2:281)
Шул ук аятьне, мәсәлән. Батулла ничек тәрҗемә иткән9 -Ан булыгыз! Аллаһ хозурына барачак көн турында уйлап, куркып яшәгез. (У.1 көнне) һәркемгә үзе кылганнар өчен түләү итеп, гаделлек илә таман өлеш (җәннәт яки җәһәннәм) бирелер» (2:281). Бу. шиксез, кыскача аңлатмалар белән анга сеңдереп, чын татар телендә, әйтелгән фикерләр.
Сәлман хәзрәт тәрҗемәсендә икенче сүрәдә генә түгел, башкаларында да татарча аңлаешсыз жөмләләр бар «Ләкин үзләренең Раббиларыннан курыккан өчен—астында елгалар агып торган түрләр һәм алардан югары төзелгән түрләр Аллаһтан вәгъдә буларак' - (39:20). Нинди «түрләрдән югары түрләр» турында сүз бара сон? Бу аятьнең мәгънәсен муллалар үзләре лә аңлар микән'* Шул ук сүрәдәге 21 һәм 22 аятьләрнең дә мәгънәләре шулай ук «серле йомгак» кебекләр Шунын шикелле җөмләләрне ничек аңларга кирәк.'
Тагын бер аятьне чагыштырып карыйк Ф Сәлман тәрҗемәсе: «Үз йөзен Аллаһка тапшырып, яхшылык кылучы булып. Хәниф булучы Ибраһим милләте юнәлешендә булучыдан да кем дин ягыннан яхшырак икән?(4 125). Нәрсә ул «Хәниф булучы Ибраһим милләте... булучыдан»? Бу җөмләне кайсы тагар аңлар икән? Күбесе анлар-анламас игътибар итмичә узып китәр, дип уйлыйм. Шул ук аятьне Р Батулла нөсхәсен-нән укыйбыз: «Гадел эшләр кылып, үзен Аллаһка багышлап. Ибраһим хәннфнен Аллаһны бер дип таныган диненә табынган кешедән дә мәһабәт дини кеше булырмы икән?.» (4:125). Күренә ки. аңлаешлы татарча җөмләләр гарәпчәдән дөрес тәржемә итү нәтиҗәсе генә түгел, алар Коръәннең тирән мәгънәләрен һәр кешенен аңына җиткерүче корал да. Аңлаешсыз сүзләр, кытыршы җөмләләр бер-ике җирдә генә очраса әле бер хәл. Коръән сүзләрен ялгыш тәржемә итеп, ул китапларның Китабын кызганма- сагыз. ичмасам, тагар телен кызганыгыз, диясе килә.
Хәзер тәржемә мәсьәләсенә аерым тукталып карыйк. Беренчедән. Сәлман хәзрәт нөсхәсендә тәрҗемә ителмәгән гарәп сүзләре артык күп шикелле Мәсәлән. (2:47) <• Мин үзегезне галәмнәр өстендә фазыйләтләндердем» Бу ни дигән сүз? Моның мәгънәсен имамнар да сүзлексез генә аңлый алыр микән9 -Фа гыйләт» дигән гарәп сүзе татар телендә «өстенлек» мәгънәсендә иске язмаларда өчраштыргалый Ләкин татар фигыле рәвешендә булмагандыр, әлбәттә Аннары «әл-галәмин» сүзе моңда «галәмнәр» (дөньялар) мәгънәсендә түгел, «халыклар», «кабиләләр», -кеше ләр» мәгънәсендә кулланылган, чөнки галәмнәр өстеннән Аллаһы Тәгалә үзе генә була ала. Әлеге аятьнең гарәпчәсе «фаддалтуком галә әл-галәмин ». татарча - мин сезне (башка) халыклардан өстен иттем», яки башка «халыкларга карата өстенлек бирдем» дөресрәк булыр иле.
•Татарлашып» беткән гарәп сүзләре безнең телебездә шактый, әлбәттә, ләкин алар татарның үз сүзләрен кысрыклап чыгарырга тиеш түгел. Бүгенге татар халкы хәзерге татар әдәби телендә сөйләшә һәм укый, шул телдә фәнни фикер йөртә белә, шул телдә генә башка халыклардан кергән фикерләрнең асылына төшенә
Тәржемә дөрес, матур булса, гарәп телендә булган фикерләр, аятьләрнең мәгънәләре ана телендә дөрес чагылыш тапса. Коръәнне татарчага кайсы телдән тәрҗемә итсәң дә ярый, әлбәттә Ләкин гарәпчә текст белән -турыламыйча» ярамый Әмма Сәлман хәзрәг нөсхәсендә татар теле стилистикасы һәхг лексикасында күОрәк урыс һәм башкорт телләреннән тәржемә иткәнлек сизелә Мәсәлән - Йосыф» сүрәсенең
49 аятен Сәлман хәзрәт болан биргән: «Шуның артыннан бер ел килер. Ул елны кешеләргә яңгыр җибәрелер һәм алар чыгарлар» Кемнәр «чыгарлар»? Каян чыгарлар?
Ул башкорт телендә чыккан Коръәннән « ул йылды кешеләргә ямгыр сбәрелер һәм улар (емеш) хыгырдар» җөмләсеннән «хыгардар» сүзен «чыгарлар» дип ялгыш тәрҗемә итә һәм Коръән аятенең мәгънәсен югалта. Юкса. Коръәндә «чыгару» түгел, җимеш сутын сыгу турында сөйләнә.
Югарыда күп мәгънәле сүзләрне тәрҗемә итүдә аеруча читенлек бар. диелгән иде. Аларны Коръәннең беренче битеннән үк. «Фатиха» сүрәсеннән бик ачык күреп була Беренче аять: (1:1) «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим»—«мәрхәмәтле һәм рәхимле Аллаһнын исеме белән (башлыйм)». Ф. Сәлман: «Дөньяда һәркемгә шәфкатьле, ахирәттә иман әһелләренә генә рәхимле Аллаһ исеме белән—дип. гарәпчә текстта булмаган (Ногманиның тәфсиренә ияреп), үзеннән өстәмә мәгънә чыгарып язган.
Икенче аятьтә «Галәмнәрнең тәрбия кылучы раббысы Аллаһка мактау», дигән һәм сноскада «галәмнәр» ике дөнья мәгънәсен бирә. җир. күк кенә түгел, космосны да эченә ала. дип аңлаткан. Бусы, минемчә, артык «ирекле тәрҗемә-: алай аңлаткан галәмнәрнең ничек «тәрбия кылу»ы мөмкин икән? Асылда Коръәндә «Әлхәмдү- лнлләһи раббиль-галәмин»—«халыкларны тәрбия кылучы Аллаһка дан (булсын)» диелгән (Ногмани нөсхәсен кара).
Дүртенче аять (1:4) «Малик йаүми-д-дин»—«кыямәт көненнән падишаһыңа» дип тәрҗемә ителгән. «Малик» сүзенең ике төрле мәгънәсе бар: I) хужа. ия. бар итүче; 2) патша. Минемчә, бу җөмләдә «малик» сүзе «падишаһ» түгел, чөнки Аллаһ берәр дәүләтнең патшасы гына түгел—кыямәт көне иясе, хуҗасы, бар игүчесе мәгънәсендә пәри (Кара: ' Священный Коран, с. 5. пункт 7).
Фатиха» сүрәсенең 7 аяте болай күчерелгән: «үзен ирештергәннәрнең юлыннан, ачуга тарыган һәм тайпылып адашканнарныкыннан түгел!». Бу аятьтә ике мәгънәле сүзләр икәү «Ирештерү- 1) бәхеткә ирештерү. 2) үчекләү, үртәү. -Ачу» сүзе дә ике мәгънәле I) күңел ачу. капка ачу; 2) нәфрәт, ачу килү Аятьтә Аллаһнын ачулануы, аның нәфрәте турында сөйләнә. Бу очракта бәлки «ачуына тарыганнар» яки «синең нәфрәтеңне казанганнар» кебегрәк аңлату кирәк булгандыр Юкса. Коръәнне беренче аятеннән үк анлау бик кыен
Күпмәгьнәле сүзләрнең иң дөрес ишесен сайлап алу табигый рәвештә дә кыен Сүзнең мәгънәләре арасыннан нәкъ шушы җөмләне тәрҗемә итәргә кирәклесен санлап алуга күп төрле фактлар, шул арада бердә көтелмәгәне комачаулый Мәсәлән. Л. Н Толстойның - Война и мир» романы татарчага «Сугыш һәм тынычлык» дип тәрҗемә ителгән Дөресме? Юк. ялгыш тәрҗемә. Ник алай? Урыслар үзләре шулай язалар. Ә чынлыкта исә. монда омонимия һәм омография хикмәтләре бар. берүк әйтелешле «мир» сүзе «халык» һәм «тынычлык» мәгънәсендә кулланылган «Мир» сүзе элек «ъ—«ять» хәрефе белән язылып, «халык» мәгънәсен аңлаткан. «Мировой судья»—«Народный судья». «На миру и смерть краена» («Ил белән үлем дә җиңел»), «Пустить по миру» («Халыктан хәер сораштыру»). Димәк, бу роман «Сугыш һәм халык» итеп тәрҗемә ителергә тиеш, чөнки роман сугышта халыкның катнашуы турында бәян итә. Әмма «мир» сүзеннән «ять» төшеп калгач, «тынычлык» мәгънәсе генә кулланыла башлый XX гасырның урталарында җәмәзатьчелек аң-телендә сүз шулай үзгәргән икән, шулай булгач 14 iасыр элек кулланылган Коръәндәге сүзнең мәгънәсе үзгәрүе дә ихтимал.
Ләкин тәрҗемәче «уяу» булсын иде. «Дин», «мәсләк» сүзен «буяу», «халык» сүзен «галәм» яки «тынычлык» сүзе белән бутамасын, алмаштырмасын иде. Интуиция түгел, төгәл белемгә таянып тәрҗемә итү мәгькүл.
Текст бөтен нечкәлекләре, мәгънә төсмерләре, синонимнарның да мәгънәви аермасы белән бирелмәсә. Коръән шикелле борынгы китапның эчтәлегенә төшенү читен шул Мона Ф. Сәлман нөсхәсеннән янә бер мисал китерик « Сез үлекләр идегез, үзегезне терелтте Янә үзегезне үлекләндерәчәк. • (2:28). «Үлек» сүзе ике мәгънәле мәет һәм эрен, ярага җыелган шакшы үлек. Гарәпчә «йумитуком»—«сезне үтерәчәк» дигән сүз Коръән сүзенең мәгънәсе белепме-белмичәме бозылган. Моның ише хаталар аятьләрнең мәгънәсен караңгылый, дип уйлыйм Батулла «йумитуком» сүзен «җаныгызны алачак», дип мәгънә ятыннан дөрес тәрҗемә иткән.
Янә бер мисал (2:36)—«Шайтан исә аларны икесен дә үзенә котыртып абындырды. һәм алар булган төштән үзләрен чыгарды» Моны ничек аңларга кирәк?
Шайтан аларны үзснсн гәүдәсенә абынлырттымы. әллә котыртып абындырды. ягъни туры юлдан яздырдымы'* Шайтан аларны нинди «төштән» чыгарды9 Төш—орлыкмы ул, әллә йокыдагы төшме ул, әллә яшәү урынымы9 Менә шундый икеле-микеле жөмләләр укучыны аптырашта калдырачак, әлбәттә. Бу аятьнең мәгънәсен башка тәрҗемәчеләр ничек биргән? Атаклы горек дин галиме Хәмди Языр бу жөмләне бик дөрес һәм жинел аңлаешлы итеп болай тәржемә иткән: «Шул сәбәпле шайтан аларны икесен дә муллык эчендә яши торган урыннарыннан чыгарды* Ягъни җәннәттән чыгарды. Шул ук фикерне Порохова ла бирә «Но Сатана увлек их в грех и вывел из блаженства, в котором находились они там*
Гарәп сүзләренең Коръәндәге мәгънәләренә тиешле игътибар итмичә тәржемә ителгән аятьләр очрый, дигән идем Кызганычка каршы, бу Коръәннен галәти сүзләренә генә түгел, анын төп терминнарына (төшенчәләренә) дә кагыла һәр тәгълиматның төп фикерләре мәгълүм төшенчәләр—терминнар белән бәян ителә, аңлатыла. Исламның төп төшенчәләре—«иман», «дин*, «тәүхил» (Алланын берлеге), «коръән», «сәлам», «салят» (намаз) шикелле терминнар арасында «фуркан» термины-төшенчәсе дә бар
Тәухид—биш фарызмын беренчесе. Исламның терәге «Лә илаһс иллә Аллаһы. Мөхәммәдү расүлү-Аллаһы» («Алладан башка Хода юк. һәм Мөхәммәд анын илчеседер»).
«Фуркан» сүзе Коръәндә нинди мәгънәдә кулланылган һәм тәржемәчеләр аны ничек аңлыйлар һәм укучыга төшендерәләр9 «Бәкара» сүрәсенең икенче аятендә болай диелгән: «Ва из атайна Муса әл-китаба ва-әл-фуркана ләгалләкүм тәхтәдуна» (2:53) Бу аятьтә тәрҗемәчеләр «фуркан- сүзенә сөртенәләр
Мәсәлән. Ф Сәлман хәзрәт тәрҗемәсе: «Тугры юлга күнәрсез дип Мусага китап белән аергыч тапшырганны исегезгә төшерсәгез иде» (кыек хәрефләр минеке—М. М ) Монда ике ялгышлык бар Беренчесе, «фуркан» сүзе аңлашылмый бу ни дигән сүз? Моңа урысча текстларда ялгыш тәрҗемәләр булуы да комачаулый Мәсәлән. И Крачковский белән В. Порохова «фуркан» сүзен «различение» дип алганнар Аларга иярептер, башка тәрҗемәчеләр дә «фуркан» сүзенә абыналар Күрсәтелгән аятьтә генә түгел, Ф Сәлман нөсхәсенең башка аятьләрендә дә (мәсәлән. «Гыймран» сүрәсенең 4 аятендә) «фуркан» төшенчәсе анлаешсыз «аергыч» сүзе белән тәржемә ителгән (3.4) Бу аятьнен тәрҗемәсендә тагын бер кимчелек бар—«исегезгә төшерсәгез иде» гыйбарәсе гарәпчәдә юк, каян килде ул татарчасында *
Шул ук аятьне Р Батулла ничек тәржемә иткән9 «Тугры юлны табарсыз, дип Мусага (хакыйкатьтән иманны аера торган хакемнәрне) Фурканны (Коръәнне) бирдек» Монда «фуркан»ныңтоп мәгънәсе дөрес күрсәтелгән, ләкин без ике төгәлсезлек күрәбез Беренчедән, гарәпчә «табарсыз» димәгән, чөнки туры юл Китапта күрсәтелгән инде, •тәхтәдуна» сүзен «туры юлга басарсыз» дип тәржемә итү дөресрәк булыр иде Икенчедән, аятьтә Коръән Мусага бирелгән, дип әйтелмәгән, чынлыкта исә. Коръән Мөхәммәд пәйгамбәргә иңдерелгән. Мусага «аль-китаба ва-ль-фуркана» бирелгән Әл- китаб—ул Тәүрат (Тора)
Бу аятьне дөрес тәржемә итүчеләр лә юк тү|сл. Мәсәлән, 1909 елны басылып чыккан Коръән-Тәфсирдә Ногмани хәзрәт тәрҗемәсендә балан диелгән • Мусага китап бирдек Ул ки ran хак белән батыл арасын аеручы иде» -Различение» генә түгел шул, хак белән батыл (ялган белән хакыйкать ) арасын күрсәтүче Бик үк төгәл булмаса да төп мәгънә чагылдырылган -Ул китап»—Тәүрат, а менә -фуркан- чыннан да хәләл белән харамны аеручы Башка гелләргә -фуркан- сүзен ничек тәржемә иткәннәр’ Төрекләр вариантын без Батуллада күрдек инде -Хак иле батылы аеран хукумлери вердик», диелгән Караман тәрҗемәсендә (Kuran-1 kerim re turkceaciklamah meah. Medine. 1997). Димәк, «фуркан»—күрсәтмәләр, төп кагыйдәләр.
Рашад Халифа инглизчә тәрҗемәдә болан дигән -Recall lhat we gave Moses scripture and the statute hook, that you may be guided» (Quran The final Testament. USA. 1992). «Statute book—свод законов, ягъни «кануннар мәҗмугасы» Менә сима «аергыч»! Менә сиңа «различение» Әгәр X К. Барановның гарәп теле белгечләренә бик мәгълүм •Арабско-русский словарь» китабын ачын караган булсак, анда «фуркан»нын мәгънәсен күргән булыр идек «фуркан—различение (добра от хта). Аль-Фуркан-священное писание; Библия. Коран»
Димәк, «фуркан» җиденче күктә сакланган һәм шуннан Мусага Тәүрат белән берьюлы иңдерелгән тон Коръәннән күрсәтмә,юр(«аеран хукумлери») у л Аллаһбарлык диннәр өчен дә бер булгач, тәүхнл-нен төп мәгънәсе, анын Сүзе дә бер булырга тиеш
түгелме сон? Ләкин изге китаплар күп төрле ич! Аллаһ Сүзенең берлеген ничек аңлатырга0 Китапларның эчтәлек ягыннан берлеген «фуркан» тәэмин итә Төрле вакытта бер үк чишмәдән алынган су кебек. Коръәннең үзендә әйтелгәнчә, барлык Изге китаплар—Тәүрат (Мусага), Зәбур (Даудка), Инҗил (Гайсәгә), Коръән (Мөхәммәдкә) бер үк «чишмә»—бер үк нөсхәдән. «фуркан»нан алып, күчерелеп төзәтелгән, янартылган төстә пәйгамбәрләргә иңдерелгән диелә. Күктәге Коръән турында Ф С. Пушкин да язып калган. «С небесной книги список дан Тебе, пророк, не для строптивых; Спокойно возвещай Коран. Не понуждая нечестивых!» «Фуркан»—яхшыны яманнан аера юрган гомуми дин кануннары Аятьнең дөрес тәрҗемәсе болай булыр иде: «Бәлки сез туры юлга басарсыз дип. Мусага Китап һәм кануннар бирдек»
Димәк, «тәүхид* төшенчәсе белән «фуркан» төшенчәсе ислам теориясенең (до1 матикасының) логик бәйләнешен тәэмин итәләр. Фуркан сүзен дөрес тәрҗемә итү— ислам тәгълиматын аңлату өчен бик мөһим шарт.
Мәгълүм ки. хатадан берәү дә саклана алмый, бигрәк тә тәрҗемә текстларда. Урысча Коръән укып, йөз чөерүче татарлар күп. Инде татар телендә дә без аларга ярым- йорты фикерләр, ялгыш сүзләр, ватык җөмләләр тәкъдим итә башласак. Коръәнгә сокланып карый башлаган татарлар да бу китаптан бизә башламас микән?
Тәрҗемә теориясендә әйтелгәнчә, без оригинал текстның сүзләрен генә түгел, аларнын мәгънәсен, хәтта мәгънә төсмерен дә дөрес, матур һәм җиңел аңлаешлы ана теленә тәрҗемә итәргә тиешбез. Фәрит хәзрәт Сәлман да. Рабит әфәнде Батулла да эшне шулай итеп башкарырга тырышканнар, әлбәттә. Барыбер тәрҗемәләр бер-берсеннән аерылып торалар; нөсхәләр күпме булса, аларны камилләштерү юллары да бардыр. Атаклы татар язучысы Р. Батулла каләменнән төшкән нөсхә тәрҗемәиен дөреслеге белән генә түгел, татар теленең матурлыгы белән дә сокландыра
Алынма сүзләрнең тәрҗемәсе турында
Алынмалар Татар телендә искергән һәм гамәлдән чыккан яки чыга язган сүзләр бик күп; әйтик, соңра, лязем. гафил, гафләт, тәхкыйр. тәсдыйк. вә. илә шикелле таныш кебек булсалар да мәгънәләре бик үк ачык булмаган сүхпәр әнә шундыйлардан Алар текстны җиңел аңлауга комачаулыйлар. Теләсә кайсы телдән тәрҗемә иткәндә тәрҗемәченең «ялган дуслары» килеп чыга. Ул «дусларның» бер гөре—тәрҗемә ителәчәк телдән кергән алынма сүзләр, икс телдә дә кулланыла торган бер үк лексика Татар телен бай либез, аның байлыгы терминнар хисабына да арта. Татар теле терминологиясе төрле чорларда төрлечә үсә Мәсәлән, техника, механика, физика, химиядән терминнар күбесенчә совет заманасында гына урыс теленнән кергәннәр. Гарәп теленнән татар теленә 10 меннән артык сүз һәм гыйбарәләр алынган1
Элек мәдрәсәләрдә укып чыккан татар яшьләре дини терминнарны яхшы белгәннәр 70 елга сузылган совет дәһрилек дәверендә ул терминнарның күпчелеге теллән төшеп калып юк булганнар. Бүген рухият һәм руханият әдәбиятын укыгандамы, урысчадан тәрҗемә иткәндәме кешеләрнең күбесе эквивалент сүз таба алмыйча аптырыйлар һәм ислам турында сөйләгәндә дә урысча терминнардан файдаланалар.
Татар теленә кергән гарәп алынмаларының бер ишесе актив кулланышта йөри (китап, мәктәп, мәчет, вөҗдан, газап һ. б. ш); бер ишесе төшеп калган (тәхкыйк. гатыф. имла һ б ) Актив кулланылышта булганнарынын да бер өлешенең мәгънәләре еш кына тарайган яки үзгәргән була. Шуңа күрә Коръәнне тәрҗемә иткәндә бу сәбәптән дә төрле кыенлыклар килеп чыга Мисал итеп «нигъмәт» сүзен алыйк. Сүзлектә «нигъмәт»— книж. пища. еда. кушанье, снедь, яства. «Нигъмәтле»— уст. имеющий пишу (припасы) (Татарско-русский сюварь. М 1966. 398 6.). Димәк, нигъмәт—китап сүзе, нигъмәтле, гомумән, искергән инде. Гарәп телендә исә бүген дә «нигьмәт»нең беренче мәгънәсе— бәхет, үзенең Раббысына вә аның нигъмәтләренә көфрән нигъмәт кылучылар, ягъни иман китермичә, ислам динен кабул итмичә, үзен-ү зе һәлак итүчедер Монда «нигъмәт» сүзенең мәгънәсе «ризык»ка бер дә якын түгел шул
Татар телендәге «нигьмәт»нен мәгънәсе бик тар. аны «ризыкка» гына кайтарып калдыралар Менә «Фатиха» сүрәсенең 7 аятендә болай диелгән; «Сыйрат әлләзина
'К 3. Хәмзин. М И Мәхмүтов. Г Ш Сайфуллин. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. Казан. 1965.
әнгамтә галәйхим». Жәлил хәзрәт тәрҗемәсендә -Йа. Раббым. безне Үзеннен кин ризыклы. мул ризыклы юлларга күндер» (Ж.. 69бит) Ләкин «әнгамтә» сүзендә ризык кына түгел, монда «бәхет», «рәхмәт», «шәфкать», «мәрхәмәт» мәгънәләре күбрәк шул Бу аятьне, мәсәлән. «Священный Коран» китабында: Веди нас по «. стезе тех. кому ты даровал милость» дип тәрҗемә иткәннәр. В Порохова тәрҗемәсендә лэ - Милостью Твоею одарен...» диелгән. Димәк, урыс тәрҗемәчеләре «нигъмәт» сүзен дөрес аңлаганнар: монда сүз «ашамлык», «ризык» турында гына түгел, бәлки кннрәк мәгънәдә, «рәхмәтеннс бирдең» мәгънәсендәдер.
Мәсәлән. Батулла: -(Зинһар) юлдан язганнар вә нәфрәтенә дучар булганнар юлына төшермә» ди. Монда да «ризык» мәгънәсе юк
Димәк, «рәхмәтеннс биргәннәрне юлыннан алып бар. җитәклә». «Ризык» сүзе белән тәрҗемә игү. гомумән, ирекле тәрҗемә өчен лә «бик ирекле- Ник «рәхмәтеңне» сүзе дөресрәк соң? Чөнки «кемнәргә ул рәхмәтен биргән һәм кемнәр туры юлдан барган?» соравына җавап 4 сүрәнен («Ниса») 69 аятендә күрсәтелгән: пәйгамбәрләргә, изгеләр, мәрхәмәтле кешеләргә, һәр мөселман аларны үзенә үрнәк итеп алырлык кешеләр алар, чөнки киләсе аятьтә алар болай билгеләп үтелә -гаирель- махдуб галәйхим ва лэ-д-далин». Моны Җәлил хәзрәт • берүк безне начар, бозык кешеләр белән тоташтыра күрмә»—дип тәрҗемә иткән. Ләкин Коръәндә «начар, бозык» кешеләр турында сүз дә юк ич! Анда «алар, кемнәргә синен ачуын чыкмады (ачуланмадың) һәм адашып йөрмәгән» кешеләр Кемнәр сон алар? Алар шул ук изгеләр, пәйгамбәрләр, чөнки алар гына адашмыйча йөргән (СК. Комментарии, с. 7 п. 9). «Сезне туры юллан җитәкләүче юлдашыгыз Мөхәммәд галәйһи-с-сәлам туры юлдан һич адашмады, һәм бозылмады, азмады» (53 сүрә. 2 аять; бу «Фатиха» сүрәсенең җиленче аятенә җавап, башкача аның тулы мәгънәсе аңлашылмый да).
Татар теленә кереп тә. мәгънәви тотрыклылыкларын югалткан сүхзәр тәрҗемә-ченең «ялган дуслары» булып йөри, дигән идек Мәсәлән, «хаким» һәм «хәким»сүзләрен алыйк. Беренчесенең мәгънәсе—«хөкем и гүче», икенчесснеке—акыл иясе» Коръәндәге (95 сүрә. 8 аять) «Әләисә Аллаһы би-ахкәми-ль-хакиминә» ’ («ахкәм»—нн зур акыл иясе, хәким; «хакиминә»—хөкем итүчеләр) Җәлил хәзрәт китабында болай тәрҗемә ителгән: «Хөкемнәрнең хөкемдары-Аллаһы Тәгалә. Ул хөкем итәчәк безне -Хөкемдар» «правитель», ягъни аятьтәге икс төрле сүз икесе дә бер үк «хаким» мәгънәсендә бирелгән Бу аять урысча ничек тәрҗемә кылынган сон? «Разве Аллах не лучший из суден(-СА-. с. 1218). Порохова: «Ужель Аллах нс самый мудрый судия?» Монда тәрҗемәче бик зур осгалык белән «хаким» («хөкем итүче») сүзе белән «хәким» («акыл иясе») сү зен икесен дә дөрес кулланган. Татарча «Аллаһ ин акыллы (лирик) хакимнәрдән түгелмени дип әйтү аятькә якынрак варианты булыр иде шикелле
Тәфсилләбрәк әйткәндә, алынма сүзләрнең «ялган дуслыгы» шуннан гыйбарәтгер—гарәп сүзенең мәгънәсе гагар телендә үзгәрү ихтималы бар. Шуны исәпкә алып, кайбер сүзләрнең этимологиясенә игътибар итү зарури Мәсәлән. гарәпчә•хикма- («мудрость») дигән күп мәгънәле һәм гаять әһәмиятле сүз гагар телендә кулланыламы ' •Хикмәт» сүзен гарәпләр «хикма», «хакәмә»—«тезген» сүзеннән чыгаралар Димәк, «хикмәт» («мудрость») кешене яман гадәт-холыкган саклый Сүзнең мәгънәсе зш-гамәлгә бәйләнгән «Дөрес гамәл тудырган һәр дөрес сүз—«хикмәт» ул», ди атамы дин галиме АбуҖәг ы|юр Ләкин «хикмәт»нен функциясе кинрәк ул гамәлгә генә түгел, хакыйкатькә дә бәйләнгән Икенче бер дин белгече ә г-Җәрҗәни фикереңчә «Хакыйкатькә туры һәрбер сүз-«хикмәт» ул (-мудрость*) «Ул хикмәтне геләсә кемгә бирә, хикмәткә лаеклы кеше бәхет, игелек бүләген алган» (була) диелә Коръәннең «Бәкара» сүрәсенең 269 аягендә. Димәк, «хикмәт» камил белемгә ия булу һәм шу г белемгә таянып гамәл кылу ул. Шулай. Коръәндә «хикмәт» сүзенең мәгънәсе киң. ул пәйгамбәрлек, гаделлек, белем, дөньяны тирән анлау. акыл белән эш итү һ. б аңлата
Без «хикмәт»не (»мудрость»ны) «зирәк» сүзе белән бирәбез, -хикмәт» сүзе татарча «зирәклек» дип аңлатыла. «Мудрый»ны ла -акыллы», «зирәк» һәм өченче мәгънәсендә генә «хикмәтле» дип тәрҗемә итәләр (Русча татарча LICK. Ч 1984.
б) Сүзлекләрдә әле бер хәл. әмма язу. бигрәк гә сөйләм телендә андый сүзләрнең мәгънәләрен гел урысчадан ки гереп чыгару бу инде чикләнгәнлек, әйтерсең лә татарда •мудрый» төшенчәсе элек-электән бөтен гәй дә бу ямаган
Искерәк сүзлекләрдә—«хакимият»—«власть» сүзе книжный дип күрсетслгән Бүгенге көндә ул сүз активлашты шикелле -Хаким»—I) повелитель, властелин
правитель; 2) <«WJC судья; бу мәгънәдә бездә кулланылмый «Хәким» ат книж I) ученый, мыслитель, мудрен философ (Татарча-русча сүллек Ч 1966. 6201 > IHMOK
сүзлек аны да иске сүзләр арасына керткән, татар лексикасыннан чыгарып ташланган Шул рәвешле, алфавитларны бер генә йөз ел дәвамында да өч-дүрт мәртәбә алмаштыра башласак, алга таба да ана телебездәге күп сүзләрдән колак кагачакбыз әле
Тәрҗемәченең «ялган дуслары» татар телендә әлегә аз түгел шул. Мәсәлән. «хәер» сүзе сүнекләрдә дөрес бирелсә дә, татарның аңында һәм язу-сөйләм телендә ул «хәерче» төшенчәсе белән бәйле мәгънәдә формалашкан. Берәүне ачулансак, «хәерсез!» дип орышабыз ләбаса «Хәер» сүзе бездә хәерчегә бирелә торган нәрсә итеп, «милостыня» мәгънәсендә генә кулланыла Ләкин «хәер» сүзенең бездә төшеп калган төп мәгънәсе «игелек», «мал-дәүләт», «яхшылык» дигәнне аңлата.
Шундый ук сүзләр рәтендә гарәпчә «хулькъ» сүзеннән татар теленә кергән «холык» сүзе дә тора Гарәп телендә аның мәгънәсе—«гадәт», («нрав»), без «холык»ны рәсми телдә урысчадан кергән «характер» сүзе белән аңлатабыз, «нрав» икәнлеге фәкать «холыксыз* сүзендә генә чагылыш таба. Сүзлектә дә «характер» сүзе «характер», «холык», «табигать» дип бирелә «Нрав» сүзе татарчага «холык», «табигать», «гадәләр», «гореф- гадәтләр» дип тәржемә ителә.
«Мөбарәк» сүзе Коръәндә «благословенный» мәгънәсендә йөри (ягъни «фатиха алган», олы кешенең рөхсәтен, ризалыгын алган). Без ул сүзне «тәбрик итәм», «котлы булсын» кебек мәгънәсендә генә кулланабыз. Татарча сүзлектә—«бәхетле», «имин» Урысчадан тәржемә иткәндә ул сүз «благословенный» түгел, «счастливый», «благопо-лучный» булып кала түгелме соң? Тәрҗемәчеләр тиешле сүз (урысныкына эквивалент сүз) таба алмагач, төрлечә боргалап карыйлар
Гарәп сүзләренең татар телендә мәгънәләре бөтенләй яки өлешчә туры килмәгән андый алынма сүзләр байтак: садака, хаким, хәким, жәза, золым, бәрәкәт, жәннәт, нәфис, мәртәбә, хак, мазлум, залим, нигъмәт, кәлимәтһ. б. әнә шундый сүзләр. Гарәпчәдән татарчага күчергәндә алар тәрҗемәчегә «аяк чалалар», татарда урнашкан мәгънәләре тәрҗемәгә механик рәвештә кереп китә (моны фәндә «телләр интерференциясе» дип атыйлар).'
• Нәфес» сүзен татар теленнән урысчага тәржемә иткәндә мондый мәгънәләре күрсәтелә: I) страсть, желание, вожделение, похоть; 2) уст. книж. душа; нәфсе яман— ненасытный, жадный; нәфесле кеше—алчный (Татарча-русча сүзлек, 406 б). Гарәп телендә бу күп мәгънәле сүз—1) 1. Ждн, 2. Кан; 3 Кеше. 4 Грам зат; 5. Ният, теләк; аппетит; 6. Тырышлык, дәрт; 7. Горурлык; 8. Асыл, нигез. 2) I. Үзе; 2. Шул ук. (Кара: X К. Баранов. Арабско-русский словарь , М., 1957). Коръәндә бу сүз нинди мәгънәдә күбрәк очрый һәм без аны, үз телебездә эквиваленты булмагач, ничек дип тәржемә итәргә тиешбез? Билгеле, сүз сөрешенә карап.
• Мәсләк» сүзе гарәп телендә «доктрина», «принцип», «убеждение» не анлата. Шуннан чыгып, татар телендә «мәсләкле»—убежденный, идейный булырга тиеш шикелле. Ләкин ашык-пошык язган тәрҗемәчеләр кул астыннан нинди генә сүзләр чыкмый? «Мәсләкле» түгел, «идеяле», «принциплы» дип язалар, гәрчә татарча сүзлекләрдә «мәсләк»—!) убеждение, мировоззрение; 2) перен принцип, идея. цель.
Инде тагын «бәрәкәт» сүзен алып карыйк. Татарча-русча сүзлектә (1966) мәгънәсе болай бирелгән: 1) изобилие, достаток; 2) рел небесный дар. Татар телендә бу сүздән ясалган сүзләр дә бар: бәрәкәтле—экономный; бәрәкәтлелек—экономность; бәрәкәтсез—неэкономный. Гарәп телендә «бәрәкәт» сүзенен мәгънәсе— «благословенный», «небесный дар» дигәнгә туры килә. Татар телендә кин кулланыла торган «тәбрик», «мөбарәк» сүзләренең этимологиясе «экономный» мәгънәсеннән ерак торалар («мубарәк»—«благополучный», «счастливый»). Димәк, «бәрәкәт» ике телдә ике төрле мәгънәдә кулланыла торган сүз. Мәсәлән, Коръәндә 16 сүрәнең 18 аятендә ул •благословенный», «счастливый» мәгънәсендә кулланылган да.
•Җәннәт» сүзенең гарәпчә беренче мәгънәсе—«бакча». Икенчесе—кешенең теге дөньяга күчкәч рәхәт хәлдә яшәү урыны. Чиксез, кызган таба шикелле ифрат эссе ком сәхрәсе, бөртек үлән үсми торган ташлы-комлы сусыз чүлләрдә яшәгән бәдәви (күчмә
'Психологиядән мәгълүм булганча, кеше өчен конкрет фикерләү ансатрак (күреп, ишетеп, сизеп алган баш. кул, кеше. агач. су. юл, йорт, икмәк, шикелле сүзләр (объектлар) тиз анлашыла Әмма күренми, ишетелми торган әйберләрне таныш булмаган сүз аркылы аңлау читенрәк) Абстракт төшенчәләрне үзләштерү кыен, гарәптән күбрәк жан, намус, жәннәт. дин. фикер Һ. б. ш абстракт сүзләр керә һәм алар фикерләү дәрәжәсен күтәрә, мәдәниятның күрсәткече булып тора.
кабиләләр) гарәпләр өчен ин зур бәхет— агачлары күп бакчаларга керү. Чагыштырып карасаң, безнең—татарларнынтабигатьненяшел кочагыннан—җәннәттән* чыкканыбыз ла юк. Шулап булгач, без татарларга ниндирәк җәннәт кирәк икән9
Коръән текстыннан без «җәннәтнең* бер түгел, күп икәнлеген ашыйбыз. Татарча «җәннәт* сүзе бер генә мәгънәле—«ожмах» «раи». Бәлки аны болаи аңлау православие һәм урыс теле тәэсиредер, аларда да -раи- бер генә була. Ана теленә тәржемә ителгән «күп җәннәтле динне» татар дөрес аңлармы икән ’
Гарәпчә «салака* (каты <с» бе/ә/М—«дуслык», «сыйдкь» сүзеннән килә—«дөресен соиләргә», «ихлас булырга» дигәнне аңлата. Татарча «садака* (сүхзектә ул сүз «сәдака* дип языла) дип әйтелгән сүзнең мәгънәсен белмәгән кеше юк—ул хәер, хәтта хәер- садака дип тә әйтәләр (милостыня, подаяние мәгънәсендә) гарәпчә ике төрле языла—«даль» хәрефеннән сон озын «а» сузыгы булса, «садака»—мәгънәсе «дуслык», кыска сузыклы булса— «хәер». Коръәндә «садака* сүзе күбесенчә «дуслык», «тугрылык», «дөреслек» мәгънәсендә кулланылган. Бусы тәрҗемәченең «ялган дусты» түгелме сон9
«Залим» сүзе гатар телендә «тиран» мәгънәсендә генә кулланыла. Ләкин Коръәндә, мәсәлән, мондый жомлә дә очрый.«. „Аллаһ сугыштан баш тарткан залимнәрне белә* (2:246). «Залим* кем ул? Сугышка барырга теләмәүче, хәзергечә әйткәндә—«дезертир»
Хәзерге татар телендә бөтенләй кулланылмаган «тәхкыйк» сүзе Ногмани тәрҗемәсендә бик еш очрый. Ул бер нәрсәнең дөреслеген тикшерү, «хакыйкатьне эхләү*. «шиксез* мәгънәсендә дә йөри
Ногмани 100 сүрәнен 7 аятен болаи тәржемә иткән: «Тәхкыйк имансыз кеше үзенең ямансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр* Монда «тәхкыйк» сүзенең урынын табып булмады, «гуаһ* (танык, шаһит) исә хәзерге гелдә бөтенләй юк. Бу аятьне Батулла ансат кына тәржемә итә: «Хактыр ки. ул яман кылмышлары белән алар көферлекләренә үзләре шаһит».
Аңлашылуы читен булган җөмләләр Ногмани тәрҗемәсендә ешрак очрый шул Мәсәлән, ул 89 сүрәнең 2 аятен болай тәржемә иткән. «Вә ун төн белән ант итәм. ул ун төннен морад зөлхижҗә аеның әввәлгесс ун көннәредер, яки Рамадан аеның ахыры ун төннәредер». Р. Ба тулла шул ук аят ьне болай бирә «Ун кичәнең (Зыхиҗҗоасның) исеме изге булсын. » Тәрҗемәче монда «ант итәм» сүзеннән киткән һәм аятьнең мәгънәсен бик матур биргән..
«Чыктым аркылы күпер»
әрҗемәнең тагын бер кыенлыгы: гарәп һәм татар синтаксисларының аермасында, дип инде әйтелгән иде. (Кара: «Нәхү кирәкме СОҢ?»)ӘЙХИК. Габдулла Тукай урыс теле синтаксисына ияреп татарча язуны усал итеп тәнкыйтьләгән Ни өчен дисәгез, татар теленеп логикасын бозган өчен Гарәп телендә логик предикат, урысча «перешел через мост* кебек, субъекттан алда бара Без моны Коръәннән беренче сүрәсе «Фатиха»дан ук күрәбез. «Әл-хәмдү лилләәһи раббиль-галәмнн ар-рахмәнир- рахим» Туры тәрҗемә «Дан (буасын) Аллаһуга халыклар тәрбиячесе, мәрхәмәтле, рәхимле»,—дип татар теле грамматикасын ватып-сындырып тәржемә иткән аятьләрне ЯнЛйрга тырышабыз Әгәр «Мәрхәмәтле, рәхимле халыклар тәрбиячесе Аллаһка дан (булсын)» дисәк, бу аятьләр ү зеннән-үзе дә аңлашыла
Тагын бер мисал алыйк. Коръәндә: «I) Куль әгузу бн-рабби-ль фәләкъ 2) мин шарри ма халәка. 3) ва мин шарри гасикыйн и зә вакаба • Урысчага тәрҗемәсе • I) Скажи -Ищу я убежища у Господа зари- 3) Ог зла тою. что сотворил Он 3) И от зла тьмы кромешной, когда она приходит»
Формаль логика нигезендә бу өч аятьнен структурасы болай үзгәрергә тиеш 2- 3-1. ягъни «2) Ог зла гою. что сотворил Он. 3) И от зла тьмы кромешной I) скажи Ищу я убежнша у Господа зари»
Урыс телендә «туры тәржемә* инверсиягә саналу ихтимал. Ләкин гатар те генә бу бер дә килешми, чөнки гагар теле грамматикасында логик предикат (хәбәр) ахырда куела («күпер аркылы чыктым») Шуңа күрә өченче аятьне үзен генә бирү я ныш тәрҗемәгә китерә
I) Тан Хуҗасына сыенам (Куль әгузу бн-раббиль-фәләкъ): 2) Ул яралткан
Т
усаллыкның (мин шаррима халака): 3) Дөм караңгылык усаллыгыннан, әгәр килә күрсә
Бх Ж » HI I хәграт тәрҗемәсе (икенче бүлек. /92 бит. -тәрмссчәнең иченче
варианты) Ничек дөрес булыр иде? Татар синтаксисы буенча, бәлки, киресенчәрәк язарга кирәктер <-2) Ул яралткан усаллыктан, 3) әгәр килә күрсә, дөм караңгы усаллыгыннан, I) Таң Хужасына сыенам».
Синтаксиска карата тагын бер мисал (92:20): «Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә» Биредә дә логик предикатны татар жөмләсенен азагына күчерү дөресрәк булыр иде, ягъни... «тәкъва кешегә... сәваб вә нигъмәтләр бирелер» дип әйтү дөрес булыр иде..
Фонетика һәрбер телдә чит телдән кергән сүзләрнең кыен, читен әйтелешенә үзенә күрә бер фонетик чикләнүләр куела Мәсәлән, татар теленә урысчадан «председатель», «кровать», «больница» һәм башка шундый татар фонетикасы өчен авыр әйтелешле сүзләр керүен кергән, ләкин тел аларны кабул итмәгән, шуна татарлар «персидәтел», «карават», «булнис» дип сөйлиләр. Урыс теленә күчерелгән гарәп текстларында да андый хәл булгалый Мәсәлән, урысларда «ж» авазы булмагач, ул «дж» хәрефләре белән бирелә Османов «хажж» сүзендәге ишле «ж» не анлатыр өчен «хадждж итеп биргән Мондый язуны урыс та, татар да әйтә алмый, әлбәттә
Гарәп теле фонетикасы урыслар өчен генә түгел, татарлар өчен дә авыр, чөнки гарәпләрдә «гайн», «гәйн», «хәмзә», «ха», «хә» кебек махсус авазлар күп. өчтөрле «с». «х», «з» хәрефләре бар Аларнын бер ишесе татарча Коръән текстында дөрес бирелмиләр. Мәсәлән, Жәлилдә «салләллаһу галәйһиссәлләм» дип тоташ язылган жөмләне аерып бирергә кирәк, чөнки анда ике түгел, бишләп аерым сүз бар: «Салла Аллаһу галәйһи ва сәлләм» («Аллаһ аңа дога кылды һәм сәләмләде»).
Фонетик тәржемәләр әлиф-лямнен (артикльнен)(«әл-китаб», «әс-сәлам» кебек) язылышында да дөрес булырга тиеш. Мәсәлән, «ва йукыймуна ас-салават» урынына «йукиимууна-ссааләәтә» дип яза Җәлил хәзрәт Шулай ук еш кулланыла торган «бисмиллә» сүзе дә «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип язылса, «ләһир» һәм «рахмәнир» дигән аерым сүзләр бар шикелле тоела. Дөресе болай булырга тиеш «бисмилләһир-рахим* (яки татар сөйләм телендә әйтелгәнчә, «бисмилләһир- рахмәниррахим» формасында тоташ бирелсә дә зыян булмас (төрекләр, мәсәлән, шулай язалар да). Вак-төяк ялгышларда очрый: мәсәлән, татарның үзендә еш кулланыла торган «газап» сүзе Җәлил текстында нигәдер гел «гәзәб» дип языла.
Йомгак сүз. Тәржемә вариантларда, ялгышларда булуы ихтимал, чөнки Коръән тирән эчтәлекле генә түгел, безнен өчен серле дә Китап. Кайбер авторлар Коръәнне мәгънә ягыннан өч өлешкә бүләләр: беренчесе—әхлакый тәгълимат, икенчесе—дини мәсләк, өченчесе—риваятьләр, чагыштырма мәгълүмат Безне өчесе дә кызыксындыра, әлбәттә, ләкин беренчесе, тәрбияви жәһәттән, бигрәк тә әһәмиятле дип уйлыйм Коръәнне ике генә өлешкә бүлүчеләр дә бар. Беренче өлеше—без аңлый алмаган әйберләр (илаһилык, фәрештәләр, изге китаплар, кыямәт көне һ . б. ш ). Коръән аларга ышанырга өнди. Икенче өлеше—безнең аң-белемебезгә «сыя» торган әйберләр. Бу турыда «Гыймран» сүрәсенең 7 аятендә ачык әйтелгән: «Ул Китапта ачык мәгънәле аятьләр белән бергә серләре яшерен мәгънәләре әле ачыласы аятьләр дә күп; аларны Аллаһы белә; гыйлемле кешеләр «без Изге Китапка ышанабыз, чөнки Хаким аны үзе безгә иңдергән» диләр».
А. С. Пушкинның «...Да притечем и мы ко свету, И да падет с очей туман» дигән сүзләре нәкъ менә шул турыда да инде. Күзебезне ачып карасак. Коръәндә борынгыларның тормыш тәжрибәсен, фикер йөртү логикасын, идеологиясен һәм чын хакыйкать өчен көрәш барлыгын күрербез. Коръән Сүзенен эчтәлекле мәгънәсе кешеләргә озак һәм акрын ачыла. Беренче карашка Изге язу тарихтан читтә яши сыман, ул вакыт категориясе белән чикләнмәгән, шуңа күрә дә кешелек дөньясына һәр дәвердә анын яна тарафлары, яклары күренә, аңлашыла башлый Шул рәвешле кешеләрнең аңына, мәсләгенә диннең йогынтысы бетми, вакыт-вакыт яңара да. Шуңа күрә Изге китапларның янадан-яңа тәржемәсснә халыкларның ихтыяжы артканнан-арта барачак.
Хәзерге вакытта «мусульманский экстремизм», «исламский фундаментализм» шикелле сүзләр белән мөселманнарны хур итәргә тырышалар. Бу тәнкыйтьнең нигезе юк. чөнки сәясәтчеләр, беренчедән, сәясәтне дин белән бутыйлар (бандитларны мөэминнәрдән аера белмиләр); икенчедән, христианнар, православие дине вәкилләре мөселманнарга каршы тору традицияләрен йомшак сүз белән булса да дәвам иттерәләр; өченчедән, исламга тискәре караш наданлыктан килә: россияннар Коръәнне түгел, анын мәгънәви эчтәлеге турында Пушкинны да укымыйлар! Кызганыч ки!