КАЙТМЫЙ ЕЛЛАР, КАЙТАЛАР ҖЫРЛАР...
атар халкы талантларга бай. Шул исәптән әдипләргә дә, шөкер, кытлык юк. Әмма күңелләрдә якты йолдыз булып калганнары, еллар узса да арабызда юклыгына һаман ышанып булмый торган шәхесләр алай ук күп түгелдер Әнә шундый якты шәхесләрнең берсе—шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Нәби Дәүли. Аның фашистлар әсирлегеннән качып-котылып кайтканнан соң язылган «Яшәү белән үлем арасында» повесте һәм «Җимерелгән бастион» романы әдәбиятыбызда чын-чынлап зур вакыйга булды, язучыга гомумтанылу шөһрәтен алып килде. Каһәрләнгән сугышның әлегәчә без белмәгән якларын ачып бирүләре, фантастикага якын кискен вакыйгаларга бай булулары белән әлеге әсәрләр укучыларның кызыксынуын бик тиз яулап алды. Әлеге әсәрләрне матбугатта басылып чыккан алтмышынчы елларда без—университет студентлары кулдан-кулга йөртеп укый идек. Йөрәк каны белән, әсирлек ачысын кабат-кабат күңеленнән кичереп язылган сәхифәләр тәэсиреннән башыма шундый уй килә иде: Муса Җәлил. Нәби Дәүли кебек нык ихтыярлы, чыдам, фидакарь әдипләрне тоткын хәленә куеп, язмыш, мөгаен, фашизмның чын йөзен, фашизм тәмугының бөтен дәһшәтен дөньяга фаш итәргә теләгәндер. Һәм язмыш ялгышмаган..
Ошбу мәкаләмне язарга утырыр алдыннан мин Нәби абыйның үземдә булган китапларын кулыма алып, кабат укып чыктым Әсирлек ачысы белән язылган әлеге икс әсәрне ул мина култамгасын салып бүләк иткән иде. «Маннафка, якташыма, каләмдәшемә истәлек итеп һәм киләчәктә зур уңышлар теләп, Н. Дәүли. 12 март. 1975».—Бу китапның язылуына кырык елга якын вакыт узып киткән икән. Шушы
Беренче рәттә (уңнан сулга): Нәби Дәүли. Мөхәммәт Садри. Сибгат Хәким, арттагы рәттә Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Габдрахман Минский һәм Фатих Хөсни • Социалистик Татарстан- редакциясенең М Жалил музеенда.
Т
КАЙТМЫЙ ЕЛЛАР. КАЙТАЛАР ҖЫРЛАР 181 вакыт эчендә дөньяда һәм илдә бихисап үзгәрешләр булды Элек язылган күпләгән әсәрләр үз төсләрен җуеп. мәгънәләрен югалтып, онытылуга дучар ителделәр Хәтта Бөек Ватан сугышына карата да карашлар төрледән хәзер Әмма «яшәү белән үлем арасында»гы Яхшылык белән Явызлыкның. Хакыйкать белән Ялганнын. Яктылык белән Караңгылыкның. Гаделлек белән Гаделсезлекнең, аяусыз көрәше калды, ул төрле шәкелләргә кереп дәвам итә. Ул көрәш еш кына канкойгыч сугышларга әверелеп, әле Кореяда, әле Вьетнамда, әле Әфганстанда. әле Кавказның бөркетләр оялаган биек тауларында калкып чыга...
Нәби Дәүли. фашизм белән йөзгә-йөз очрашып, аның бөтен мәкерен үз җанында кичергән солдат, үз әсәренең азагында яшь кешегә мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Ә явызлык ул—фашизм... Бәлки ул дошманның исеме киләчәктә башкача аталыр Бәлки ул башка киемгә төренеп йөрер, ләкин анын явыз җисеме үзгәрмәс. Ул һаман фашист, һаман үтерүче булып калыр... Син үз йөрәгеңнең сафлыгын сакла. Мин синең күзләреңә иң якты өметләр белән карыйм, яшь кеше*. »
Нәби Дәүлигә гомумтанылу шөһрәтен -Үлем белән яшәү арасында- повесте алып килсә дә. аның шагыйрь буларак таланты уты зынчы елларда ук бөреләнгән иде инде Ә чын-чынлап зур әдәбият мәйданына ул тормышның кырыс сынаулары аша килә Бик яшьли ятим булып калу, балалар колониясендә тәрбияләнү, шунда эшче яшьләр мәктәбендә уку. аннары бәхет эзләп, Донбасс якларына сәфәр чыгу. Донецк шәһәрендәге металл эшкәртү заводында тимерчелек эшенә өйрәнү, металл кою.
Шул елларда Нәбиулла Донбасста чыга торган -Пролетар- гәзитенә беренче шигырьләрен яза. очерк, мәкаләләрен җибәреп тора Сәләтен күреп алган егетне тизлән әлеге гәзит редакциясенә әдәби хезмәткәр игеп чакырып алалар Шунда ул армия хезмәтенә алынганчы эшли.
Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң. булачак язучы 1935 елла шагыйрьләр мәркәзе—Казанга кайта һәм Ваган сукашы башланганчыга кадәр яшьләр гәзите—«Яшьсталинчы» (хәзерге -Татарстан яшьләре») редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли Бу инде Нәби Дәүлинен шагыйрь буларак формалашу, укучылар күзенә чалыну еллары Әйе. республикабыз яшьләр гәзите. күпләгән әдипләр өчен, шул исәптән. Нәби Дәүли өчен дә өйрәнү, әдәбият күгенә күтәрелү өчен канат ныгыту мәктәбе булды Шу на микән, яшьлек рухы, романтик күтәренкелек, оптимизм Нәби Дәүлинен гомер буена аерылмас юллашлары булып калдылар. Ул үз иҗатында һаман яңалыкка. яшьләрчә осталык үрләренә омтылды Әсәрләренең эчтәлеге, шәкли-формасы ягыннан ла яшьләр шикелле һаман эзләнеп яшәде Шуның өчен дә булса кирәк, аны яшьләр үз тиңнәре кебек яраттылар.
Ижаты канатлы, үзе яшьләрчә романтик булса да. ул Җирдән аерылмады Күрәсең, яшьтән үк ятимлек ачысын күрү, тимер кыйнаучы эшчеләр арасында кайнап яшәү, аннары фашизм әсирлегендәге кимсетелүләр, аннан кайтканнан соң үз илендәге -ышанычсызлар» исемлегендә торып, үзендәге шушы кара тапны бетерү өчен үҗәтләнеп нжат итүләр аңа бар дөньясын онытып, романтик зәңгәрлектә генә очарга комачаулагандыр Анын - Беренче адымнар» диген или ыре җанында кайнаган уй-хисләрен ачып бирә шикелле
Әйе. язмыш шагыйрьгә җәяүләп гә. түшенә ятып та җирдән бик күп араларны узарга, утлар-сулар кичәргә тәгаенләп куйган икән шул Ул сугыш башында ук чолганышта калып, дошман кулына эләгә. Бухенвальд лазерында үлем белән янәшә тереклек итә. шунда антифашистик азатлык көрәшендә катнаша, әсирләрнең алда бу шчак восстаниесе өчен кораллар әзерләшә Ниһаять. Кызыл Армия Германия
Танып алдым шунда мин Кояшны.
Белмәсәм дә алс исемен
Киттем йөреп тәүге адым белән.
Xyiu инде, хуш. минем бишегем!
—Сеэнен белән очам. очам. диеп. Торналарга әйттем сүземне Йөгердем мин. кинәт егылдым Да. Кеше итеп белдем үземне
Хуш инде. хуш. минем аккаеным. Тәрәзәмне озак сакладын Гафу ит син. эзәр күрешмәсөк. Мззззсм хәзер шунлый чакларым
Ә торналар очты, карап калдым. Ак җилкәннәр йөзеп үткәнен Мин беренче кабат белеп аллым Минем заллар Жирлә икәнен
жирләренә килеп кергән бер мәлдә, көрәштәшләре белән әсирлектән качып, үзебезнекеләргә килеп кушыла, фашистларга каршы сугышуын дәвам итеп, илгә жиңүчеләр сафында кайта. Кайта дигәч тә, жиңел генә кайта алмый әле ул. Аны башта элеккеге әсирләр белән бергә сыер вагоннарына төяп, автоматлы конвой озатуында фильтрация лагерына жибәрәләр. Юлда янә ачлык-ялангачлык жәфаларын кичерү, кимсетелүләргә дучар булу... Инде аннан акланып кайтканнан сон да. әледән-әле дәүләт иминлек органнарына чакырып, сорау алу, туктаусыз тикшереп торулар...
Миңа бу зур әдипнең якташы буларак та, (ул Әлки районының Мәүләшә дигән кечкенә генә бер авылында туган), соңрак каләмдәше буларак та аның белән әледән- әле очрашкалап тору, сөйләшеп утыру, республикабызда уздырылган Әдәбият-сәнгать көннәрендә бергә катнашу насыйп булды. Шундый вакытларда ул сирәк-мирәк үз башыннан кичкән, ләкин китапларына кертелмәгән хәл-әхвәлләрне дә сөйләштер- гәли иде:
—«Черек күл»гә бер чакырылуым вакытында яшь кенә капитан сорау алды,— ди Нәби абый. Күренеп тора, фронтта дары исен иснәмәгән бу, киемнәре дә энә-жептән яна чыккан, ялт итеп тора. Өстәлендә гипстан ясап куелган, тешләрен ыржайткан юлбарыс сыны Теге капитан үзе миннән сораштыра, үзе шул юлбарысның авызына ап-ак бармакларын тыгып-тыгып ала. Сөйләгәннәремә ышанмавы бәбәгенә чыккан, төрле провокацион сораулар бирә. яный, куркыта. Мин әйттем шунда: «Син мине куркытма, энем, дидем, мин фашистлар тоткынлыгында тере юлбарыслар авызыннан чәйнәлеп чыккан солдат. Инде килеп, синең гипстан ясалган бу чучелоңнан да шүрли торган киемнәремне фильтрация лагерына илткәндә бер кисәк ипигә алыштырдым мин. Аны да конвой кулымнан тартып алып, этләренә ташлады. Инде хәзер миндә курку хисенең духы да калмады»,—дидем.. Шуннан соң егетем минем белән адәмчә сүләшә башлады...
Нәби ага юктан да кызык табып, авызындагы барлык тимер тешләрен ялтыратып хахылдап көләргә ярата иде. Мондый вакытларда аның йөзен чуарлаган тирән жыерчыклар кояшлы жил кагылган күл өстен хәтерләтә иде.
Якташ абый нинди генә шартларда да көләч йөзле, мишәрләргә хас артык туры сүзле, дуамал, ләкин эчкерсез, ихлас күңелле кеше буларак күз алдымда тора. Анын белән сөйләшкәндә ничектер үзеңнең шәхси кайгы-хәсрәтләрең кечерәеп кала, онытыла, рухын яктырып китә, тормышның кадере арта, кешеләргә ышанычын ныгый сыман иде. Әдәби очрашуларда чыгыш ясаганда ул тыңлаучыларга да шундыйрак тәэсир итә иде шикелле. Үзенең күпне күргән аз гына карлыгулы-томат тавышы белән бәхет турындагы, икмәк, жир турындагы, шул хикмәтле ризыкны ижат итүче, адәм баласына яшәү көче бирүче жир кешеләре турындагы шигырьләрен аеруча бер рухлану белән укый иде ул:
Гали сорау: нәрсә сон ул икмәк?
Кирәк, дуслар уйлап карарга Ләкин әле икмәк ашау гына Ярләм итмәс жавап табарга.
Икмәк нәрсә?
Язын тургай жыры.
Кышкы буран, көзге жил дә ул.
Кайгы ла ул. ләкин шатлык та ул.
Бәхет тә ул. изге сүз дә ул.
Дүрт яшеннән ятим калып, үз ризыгын үзе табарга өйрәнгән, фашизм концлагерьларында ачлыкны күргән кеше өчен икмәкнең кадере никадәр олы булуы табигыйдер.
Нәби абый сөйли:
Лагерьда немец конвоирлары кайвакыт без—әсирләрнең ачка интегүләреннән үзләренә кызык ясыйлар иде. Җиргә бер буханка ипи ташлыйлар һәм кайбер әсирләрнең талаша-талаша шул икмәкне бер-берсеннән йолыккалавын авызларын ерып карап торалар Үзара сөйләшәләр Мин инде алман телен аз-маз аңлый идем. «Менә бит. нинди алар совет кешеләре1 Бер кисәк ипи өчен бер-берсенең бугазын чәйнәргә әзер торалар Ә үз илләрендә «Кеше кешегә туган, дус», дип лыгырдаган
булалар .-> Әйе. урыс әйтмешли, ачлык ул туган апан түгел шул. Ләкин без нинди генә хәтәр шартларда ла чын Кешелек сыйфатларыбызны җуймадык.
Без күреп тордык: элекке әсир-мәхбүсләрнен күбесе үткәннәре турында ачылып сөйләшергә шикләнәләр, җәмгыятьтәге тискәре күренешләргә ризасыпык- ларын да кычкырып әйтергә куркалар, дәшми калуны кулай күрәләр иле Нәби Дәүли исә анлыйларлан булмады Ул язучылар белән очрашуга килгәләгән партиянең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Табеев белән дә теге яки бу мәсьәләдә бәхәскә кереп киткәли иде Жыелыш вакытларында залдан чәнечкеле репликалар уты җибәреп утыручыларның да ин активы ул иде Күрәсең. Ватан алдында үзенен йөзе ак булуга, әсирлектәге Муса Җәлил һәм анын иңләшләре шикелле дошманга каршы яшерен көрәшкәнлеге турындагы фактларның кайчан да булса Илгә кайтып ирешәчәгенә ышанып яшәгәндер. Шулар хакында ул үзенең үлемсез әсәрләрендә язса да. ү зе исән вакытта Нәби абыйның әсирлектәге батырлыгын дәлилләүче рәсми документлар табылмый торды Андый документ язучының тууына 80 ел тулу көннәрендә генә Казанга кайтып иреште Казанның Актерлар йортында үткәрелгән тантаналы кичәдә хәрби комиссариат вәкиле юбилярның хатыны Наҗия апага Нәби Дәүлинен соңарып килгән медален тапшырды. Ул укыган документный эчтәлеген тәржемә итеп, тулысынча китерәм
•Үлем лагере Бухенваль.па әсирләрнең яшерен оешмасында булганы, шул оешча очен кораллар табышканы һәм соңыннан лагерьдагыларның үз-үзләрен азат итүләренә китергән кораллы восстаниедә катнашканы өчен. Советларның сугыш ветераннары комитеты Дәүләтшнн Нәбиулла Хәсән улын •Антифашистик азатлык көрәшендә катнашучыга» медале белән бүләкли.
Бухенвальд-Дора группасы секретаре— Н. Дегтярев.»
Ялган, яла. гайбәт ише Иблис гамәлләре бик житез булса да. Хакыйкать барыбер бер көн килеп, өстен чыга, ләкин соңлабрак килеп җитә шул ул көн
Боек Жиңүнең 30 ечыгына багышлап. •Татарстан яшьлоре» геззите редакииясендо уздырылган - Гулуммс осты» янындагы сойышудон соң. истолек очен твшерслгон фоторәсем бу Уннан-сулга Шамил Маннапов. Ноби Лоүли. Госман Бакир Мохаммәт Садри. Самигуиа Хайрстдинон. Роза Рахматуллина. Габду иа Шәрәфи. Рина Зарипова һәй Рәфикъ Юнысов
Гомеренен азагына таба Нәби ага үзенең ятимлектә узган балачагы, үсмер еллары зурында автобиографик роман язды Анын «Я гмышка юл» һәм «Кояшка таба- дигән ике кисәге укучыларга ирешеп калды Шәхес культы елларында хаксызга кыерсытылучыларга баг ышлантан «Сталинга хат» повестен тәмамларга өлгерде Нәби
ага. Әле ул үзенең «балачак бишеге»—Әлки якларына тагын бер кайтып, истәлекләрен янартырга, бик яшьли якты лөнья белән хушлашкан әти-әнисе каберләренә чал башын ияргә, каты телле, әмма йомшак күңелле якташлары белән очрашып сөйләшергә хыяллана иде.
Күрешүләребезнең берсендә анын йөзе гадәттә булмаганча моңсу иде
— Беләсеңме, Маннаф, (ул мина шулай дәшәргә ярата иде), мин туган ягыбызга багышлап жыр яздым бит әле. «Әлкием, әллием-бәллием» Музыкасын Зиннур Гыйбадуллин язды. Әйбәт килеп чыкты Аны якташ җырчыбыз Мирсәет Сөнгатуллин җырлаячак.
—Бик шәп булган, Нәби абый. Юкса, бик күп районнарның үз җыры бар, безнең Әлки алардан кимме әллә? Моңа шатланырга кирәк, ә сез бүген нишләптер моңсу күренәсез.
Нәби абый авыр сулап, көрсенеп куйды:
—Мына ул җырны якташларыма алып кайтып, тыңлатасы иде дә бит. кәеф юграк. Безнең районга кайтып килүнең Сират күперен кичүгә тин икәнен үзең дә беләсең. Машина белән килеп алсалар, кайтыр идем кайтуын
—Ярар, Нәби абый, Язучылар союзының матур әдәбиятны пропагандалау бюросындагы иптәшләр белән бу турыда киңәшермен,—дидем мин Сүземдә тордым. Тиздән Татарстан Язучылар берлегенең ул вакыттагы идарә рәисе Туфан Миңнуллин исеменә КПССнын Әлки район комитеты секретаре Нәҗип Баһманович Бакиров имзасы белән рәсми хат килеп төште. Нәби Дәүли белән мине туган районыбызга очрашуга чакырганнар иде. Без инде бу чарага әзерләнә дә башлаган идек. Әмма берничә көннән очрашуларның әлегә кичектерелеп торуы турында әйтеп, райкомнан Язучылар берлегенә кабат хәбәр иткәннәр. Соңыннан белдек: анда башка эшкә күчүе сәбәпле, райкомның беренче секретаре алышынган икән..
Шуннан озак та узмастан. Нәби ага каты авырып, хастаханәгә керде. Ә тагын ярты елдан, 1989 елның маенда Нәби Дәүлинен йөрәге тибүдән туктау турындагы кайгылы хәбәрне ишеттек. Инде ул үзен «тан белән уятып, дөньяга озаткан» туган ягыбызга жыр булып кына кайта ала иде:
..Китсәм дә мин тагын каядыр.
Әлкине сагынып уйлармын.
Гафу ит, туган як. улынны.
—Я надан кайтмаса юлларым
Әлкием, әллием-бәллием. Син минем балачак бишегем Күиелдә—мәнгелек исле гөлем. Йөрәктә яши лә исемен.
Шагыйрьнең туган төбәгенә карата җылы уллык яратуын да, газиз җирен даимән сагынып яшәвен дә. тиздән барысы белән дә мәңгелеккә аерыласын сиземләп сагышлануын да тоям мин бу җырда
Шулай да, үлем белән яшәү арасында калган чакларында да Әҗәлне җиңә алган, «атказанган» яисә «лауреат» шикелле купшы исемнәр алып «бозылмаган», төшенкелек явызга бирешмәүчән Нәби ага Дәүли «каядыр китсә дә» үз иҗатының халык күңелендә каласына тирәннән ышана, шуңардан яшәү көче, җан тынычлыгы таба, очрашуларның дәвамлы булачагына өмет итә иде Инде аның бу өметле уйлары- хыяллары җан җылысын саклаучы әсәрләрендә, радио аша әледән-әле яңгырап торган монлы-аһәңле җырларында гына калды...
Ә йөрәктән чыккан ихлас җырларга күперсез елгалар да. асфальт түшәлмәгән кыен юллар да киртә була алмый. Чөнки алар җир кешеләренә багышланганнар Нәби Дәүли бу турыда кат-кат искәртә. Хәтта ул үзенең Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән соңгы шигъри мәҗмугасын да «Мин Җирдә калам» дип исемләгән. Шулай аталган шигырендә ул: «Әгәр миңа Айга очарга ракетага утыр, дисәләр. Ай кешесе булып яшәргә мен ел итеп гомер бирсәләр, нишләр идем икән?»—дигән сорау куя да, болай дип җавабын да бирә
Юк. мин очмыйм, мин Җирдә калам.
Җирдә минем йөргән сукмагым.
Бер минут та мин яши алмам. Күрми торсам сезне, дусларым. Йөрәгемне яну алганда.
Эчми торсам Идел суларын.
Йөрәгемдә каным суыныр.
Җир җылысын әгәр сизмәсәм
Сөйгән кешем минем кем булыр.
Яннарымда сине курмэсэм0 Икмәгемне куеп табынга. Синен белән бергә бүлмәсәм?
«■Бер көн артык мина мен елдан. Айда түгел, туган илемдә!»—дип нәтиҗә ясый шагыйрь Аның «Җирдә калу» дигән образлы фикеренә үз иҗаты, үз җырлары белән туган халкы күңелендә калу турындагы уйлары салынганлыгы да аңлашылса кирәк. Шөкер. Нәби ага Дәүлинең уй-хыяллары безнен көннәрдә тормышка юл яра. анын ижаты. аның җырлары үз гомерен дә озайтып, яшь буын күңеленә күчә, җир кешеләре белән киләчәккә бара
Нәби Дәүли иҗаты күп тармаклы, зур иҗат Аны бер мәкаләдә генә колачлау һич мөмкин түгел. Ул шагыйрь һәм прозаик булудан тыш. бик шәп публицист, тәнкыйтьче һәм драматург та бит әле Аның балалар өчен язган пьесалары әле бүген дә Казан курчак театры сәхнәсеннән төшкәне юк Әйе. ул балаларның яраткан язучысы ла. Ә бу зур ижат әле тиешенчә өйрәнелмәгән. Каләмдәшләреннән Гали Халит, Зәки Нури, соңрак вакытларда Салих Маннапов, Марсель Галиевненочеркларыннан һәм кайбер китапларына карпта рецензияләрдән кала. Нәби Дәүли иҗаты турында әтрафлы хезмәтләр юк та бугай Нәби абый исән вакытта моңа үзе дә борчыла торган иле. Кыскасы, милләтебезнең талантлы улы. һәрьяклап кызыклы шәхесе калдырган рухи хәзинә җентекле өйрәнүчесен һәм халкыбызга җиткерүчесен көтә
Ш