Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИЛАҺИ БЕР ЯКТЫЛЫК


Сорау белән җавап арасы
«Нишләргә соң?»—дигән сорауларны Куеп тора тормыш гел алга.
Бәгырь учагында бәргәләнеп Шул сораулар кон вә тон яна.
Бер сорауга җавап таптым дисәң, Икенчесе туа сорауның.
Яңа сорауларга җавап эзләп Мең кат урыйм уйлар урманын
Кайчагында акыл арый хәгта, Билгесезлек буа тыныңны: Тик сорауга җавап тапмый торып Дәвам итеп булмый юлыңны.
Бер сораудан бер сорауга яшим. Белмим (ташка яшәү чарасын. Гомерем дә минем, нибарысы. Сорау белән җавап арасы...
Ярлыка
Мал очен, дан өчен түгелә кан. Җир җитми—күңелләр тарлыкка.
Нәфсенә кол булган бәндәңне Ярлыка. Ходаем, ярлыка.
Күпләрнең омете өзелгән, Ышанмый хакыйкать барлыкка. Адашкан, саташкан җаннарны Ярлыка. Ходаем, ярлыка.
Кешеләр үзенә кул сала.
Түзмичә изелү-хурлыкка. Сабыры төкәнгән мескенне Ярлыка. Ходаем, ярлыка.
Юләрләр хакимлек иткәндә Инсаннар әйләнә сарыкка. Сарыкка әйләнгән инсанны Ярлыка. Ходаем, ярлыка.
Сугышлар. Суешлар. Кырышлар.
Халыклар ачулы халыкка. Гөнаһка баткан бу дөньяны Ярлыка. Ходаем, ярлыка.
Газраилгә эш кимеде бугай. Кешеләр үтерә хәзер бер-берләрен. Мөнкир-Нәнкир сорау алыр өчен Эзләп таба алмый каберләрен.
Ишетмичә генә калдык ахры Исрафилнең җиргә сур өргәнен. Күреп торабыз бит әрвахларның Кабереннән кубып йөгергәнен.
Җәннәтләрнең серле капкалары Ябыламы, әллә ачыламы?
Бу әрвахлар кая йөгерә соң?— һәммәсе дә Алла каршынамы?
Соңгы яшь тә кипкән инде
Кемдер морза нәселеннән. Кем—мулла нәселеннән. Мин үзем бар эшне белгән Ярулла нәселеннән.
Итек баскан, тула баскан.
Йон кайнаган казанда. Киез эшләпәләр сугып Дан тоткан ул заманда.
Сабан сөргән, иген иккән. Абзарда өч ат тоткан. Эшләгән ул ал-ял белми. Ялкаулыклар ят булган.
Ташны да бик яраткан ул. Койма, йортлар таш булган. Үзе таштай булгангамы. Кушамат—Чаташ булган.
Таштан салынган йорт-нигез. Таралмас дип белгәндер. Тамырларым мәңгелек дип Тынычланып үлгәндер.
Тик тормышның мәрхәмәтсез һәм аяусыз җилләре. Йолкын атты тамыры белән Хәтта бу таш өйләрне.
Черек йорт кына утыра Бабамнар нигезендә.
Соңгы яшь тә кипкән инде Тәрәзәләр күзендә.
Саубуллашу
Сау бул. бакчам, сиңа быел Соңгы килдем.
Озын кышлар ничек узар.
Әле белмим.
Күңеллерәк булсын өчен
Кышкы көнем.
Йөрәгемә кадап куйдым Соңгы гөлең.
Сау бул. күлем, көчең сакла
Язлар өчен.
Камышыңны алдым—шигырь Язар өчен.
Сау булыгыз, кошкайларым— Дускайларым.
Исән имни үткәрегез
Кыш айларын
Сау бул. бакчам, күрешмәсәк
Әгәр башка,—
Алма булып пешәрмен Mini
Алмагачта...
Телем-телем телмәс иде
Салкыннарда ошн-өшн. Кояшларда яна-яна— Үскән саен агачларның Кайрылары катылана.
Их. нигә соң йөрәкләрнең Булмый икән кайрылары?— Телем-телем телмәс иде Пычак булып казылары.
Кояш баеганда
Әкрен генә кояш баеп килә, Бар дөньяда серле кызыллык. Шәрә башлы тауның өсләрендә Ак болытлар ята кызынып.
Яфракларга шәфәкь уты капкан, Урман-кырлар яна шул утта. Сайрар кошлар сайравыннан туктап Хәйран калып утыра тынлыкта.
Җил дә исми. Ул да чалкан ятып Кояш баеганны күзәтә.
Әй бу кичләр, әй бу хозурлыклар Күңелләрне әллә нишләтә.
Уйлар китә ерак-еракларга. Сокланудан тыннар кысыла. Урап калдырасы килә гомер җебен Биек агачларның очына.
Әкрен генә кояш баеп килә.
Җирдә, күктә сихри кызыллык. Әллә нигә кояш баешына Ешрак карыйм хәзер кызыгып.
Ак кәгазьдә—ак уйлар
Тоткын йөрәк
«Юк!»—диеп тә әйткәнең юк һәм «әйе» дә димәдең.
Шул ике сүз арасында Эленеп калды йөрәгем.
Йолдызларга атылырмы. Очармы ул упкынга— Синең хөкем-җавап кирәк Бу бичара тоткынга.
Төшмә, каләм, кулларымнан, Төшмә соңгы көнгәчә. Син әйтәсен беркем әйтмәс. Әйтер сүзең әйт. яшә.
Үз халкыңның күңеленә Иң яраклы ачкыч бул; Биеклеккә менәр өчен Ышанычлы баскыч бул.
Җаннан җанга сукмаклар суз, Кушылсын моңнар моңга.
Гашыйкларны очраштыр да Ашык син тагын юлга.
Гаделлекне иман ит син. Хакыйкатьне кыйблаң ит. Синең бер тамчы караңа Тулы кояш сыйган бит.
Төшмә, каләм, кулларымнан, Сызыйк гел яңа юллар.
Ак чәчәкләр булып калсын Ак кәгазьдә—ак уйлар.
Кем матурлар дөньяны
Йөрәгем—кош оясы, Ояның юк хуҗасы. ӘЛЛӘ инде бер агачка Аны элеп куясы?!
Бәлкн күрерләр иде, Күргәч—керерләр иде. Эченә ак мамык түшәп, Җылы орерләр иде.
.Агач шатланыр иде, Оя җанланыр нде. Яфраклардан яфракларга Җырлар таралыр иде.
Элим әле ояны. Ник буш тотам мин аны? Кем матурлар, без үзебез Кайгыртмасак дөньяны?
Мине хәзер, никтер, күкләр тарта Күктә әллә күңеллерәкме? Фәрештәләр канатларын кагып. Җилкендереп тора йөрәкне.
Нинди балкыш ялт-йолт итә анда. Күз кысамы әллә берәрсе?
Күз кысуы шундый якты булгач. Нинди икән аның иясе?
Фәрештәләр калфагыдыр бәлкн, Йолдыз дигәннәре—кем белә. Энҗе-мәрҗән калфаклардан гына Шундый йомшак нурлар бөркелә.
Җнр кызлары, рәнҗемәгез миңа. Хушлашмыйча китсәм беркөнне. Күптән инде мине күкләр чакыра. Биеклекләр тарта күңелне.
Яктылык
Күңелемдә ниндидер бер яктылык. Бетми дә ул, кимеми дә өләшеп. Килегез, кил! Күпме кирәк алыгыз, Читтән генә карама) ыз көнләшеп.
Кышын аны карлар итеп таратам, Ул аклыктан күзләрегез камашсын. Гашыйк жаннар чинын күңелем кырына Шул яктылык бхранында адашсын.
Снбәм җәен болындагы гөлләргә. Нурлар белән көнне үрәм көннәргә. Илтегез, дип, аны күбрәк җирләргә— Йөрәгемне җилгәрәмен җилләргә.
Бетми дә һич, кимеми дә өләшеп. Күңелемдә ниндидер бер яктылык. Йөгерәмен офыклардан офыкка. Күкрә)емнән кояш чьиа атылып.
1999