Ачылу...
Ачылу...
Сагышларны күләгәгә куып. Күләгәгә җылы нурлар коен, Яз кояшы көлде.
Бөреләрнең биләүләрен чишеп, Садә нурлар бар дөньяны кочып. Яшел нурга күмде.
Күлләвекләр яшел көзге инде. Шомыртлары ап-ак күлмәк кнде,— Алмагачлар шашты...
Шомырт чәчәкләрен генә үбеп, Җылындылар җилләр,—киерелеп. Дөнья җанын ачты.
Кайчак...
Башны куяр урын тапмый йөргән чак була.
Җанга әллә күпме шом вә шөбһәсе тула.
Тузаннан да кече булып каласың шундый,—
Җанда кара көч уяна, бүредәй улый:
КЕШЕ БУЛЫП ЯШӘҮ—ЯЗМЫШЫМ
Ник яшисең бу дөньяда, яшәү—ни мәгънә?
Син әле тагы ниләргә итәсең дәгъва?
Шулчак—ярый аңлап алам: бар минем дәгъвам—
Җаннардан өметсезлекне куарга вәгъдәм.
Өметсезлекне куалсаң, син үз-үзеңнән,
Өмет нуры кабына икән дөнья йөзенә!
Дулкын тарта
Дулкын хәле шундый: килә—китә... Тотып калмакчымыи шул дулкынны. Җанга какты дулкын—җаным ачтым.— Анда хәзер мәхәббәт упкыны...
Җанын ачмаганнар иминдер ул,— Упкыннарда давыл хәтәр икән! Мәхәббәт ул иске заманнардан Дулкыннарга иңгән хәтер икән.
Дулкын тарта: әйдә, күрсәтәм. ди. Борынгылар ничек яратканнар. Мәхәббәтне алар дәрья итен Бөтен Җнр шарына таратканнар.
Сагыш диңгезенә салдың мине,— Көзем түгел, хәтта таңым сары. Каф тауларын узып китәлсәң дә, Китәлмисең мәхәббәттән ары.
Сары дулкын булып килә уйлар. Сагыш булып җанда тынар өчен. Сөю булып килә җанга хисләр. Безнең җанны шулай сынар өчен.
Беләм инде хәзер, беләм инде: Бу мәхәббәт бары дулкын икән. Щул дулкынны эзләп төшкән ярым Йөзеп чыга алмас упкын икән...
Үземне...
Мин бит сине шулкадәрле Яраткан идем, «җаһил»!., һәммәсе өчен кичердем. Мин барысына да бәхил: Зәмһәрир салкынына да. Җәйләрнең ялкынына. Күнегә алмадым бары Җаннарның салкынына.
Тиктормастай тәгәрәткән Өермә давылларны. Мине туфрагыннан түккән Кадерле авылларны. Тәүге мәхәббәтем урлап Башкага киткәннәрне. Мине түгел, үз-үзләрен Бәхетсез иткәннәрне— Мин барысын да кичердем,— Мәхәббәтем зур иде. Дөнья гүя фани түгел. Мәңгелек бер җыр иде! һәм син аны отып алдың,— Җаныма кереттем шул... Җанын боз иле, бәгьрем. Җылыттым, эреттем шул.
Җаннан чыккан җаша иңә,— Белеп әйтәләр икән. Салкыннар үтә җаныма,— Куя алмыймын киртә...
Мин бит сине шулкадәрле Яраткан идем, «җаһил»... Сою дәрьясы ясаган Боз-җаныңа да бәхил.— Мин барысын ла кичердем. Үземне кичерә алмыйм: Җанымны сулардан алып. Утларга күчерә алмыйм!
Язны чакыру
Көз сагышлы, кышлар салкын диләр. Яз ярсулы диләр, җәй—челлә.
Барысын да бергә җыйган фасыл— бишенчесе— минем җанмы ә.тлә?
Көздә көрпәк. Язда ләйсән яңгыр. Җәйдә кырау, кышта кырлачы.
Кыш салкыны киергән агачларда әй. җил генәм, бер көй уйначы!
Җан ярама ташкын тулганчы, уйначы...
Ярсу язның ярсулары җитми. Адаштырмый кышкы бу раннар
Сары көзнең сагышлары җитми— Сине сагындыра торганнар...
Җәйгор'ларның чагу төсе җитми. Коеп яумый нигә яңгырлар?! Җан янганда салкыннары җитми, Җан туңганда җитми ялкыннар.
Барысы да бергә кирәк миңа: синең җанда бар да бар иде...
Ачык җанга кышкы кырлач үтте, ә син башкаларга яр инде...
Яратасым килә
Яратасым килә шундый итеп. Ышанмаслар әгәр сөйләсәм: Отып ала алмас сандугачы, Җан ярсуым әгәр көйләсәм.
Яратасым килә шундый итеп: Мәхәббәтем таңнар булып атсын. Тотып кала алмас ярлары да, Мәхәббәтем ташкын булып аксын.
Яратасым килә шундый итеп: Давыл булып җирне гизәр идем. Әгәр сөюемә тиң мәхәббәт Кабынса бит, барыбер, сизәр идем.
Яратасым килә шундый итеп. Шундый итеп яратасым килә! «Мин дә шулай кабынган идем дә. Ялгыз янам»—диеп, Кояш көлә...
Ә барыбер ... яратасы килә!
Көткәндә...
Әй, нигә сызгырып үттең, искән җил?
Минем аңа хәбәрем бар,— кире кил!
'Җәйгор - салават күпере.
Эй, нигә миннән келәсен. Кояшым?
Аның карашларын килә тоясым.
Әй, кагылма яфракларга, җил генәм!
Серле куллар иркәли бит, мин беләм...
Ни хакында пышылдыйсыз, тирәкләр?—
Әйе, монда аны көткән йөрәк бар.
Нишлисен, җил, ник китердең болытны?
Әллә аның йөрәгендә мин юкмы?!
Күк, елама, кер җаныма, сыйдырам.
Мин еламыйм, мөлдерәмә тик торам.
Әй, сөюдән түгелергә җиткәннәр!
Мәхәббәттән миндәй газап чиккәннәр!—
Тимәгез җилгә, кояшка, болытка!
Дөнья моңсу, дөнья елый— Ул юкка...
Ах, кояшым кереп килә ишектән!
Хәбәремне, хәлләремне ишеткән!
Тәрәзәмне ачып керде җил өйгә.
Бар дөньясы җырлап тора бер көйгә.
һәрбер яфрак сөю җырын пышылдый:
чын мәхәббәт була диеп, шушындый!
*
Җир, җыр, чорның— бары берсе булмаса үзеңнеке, гомерләрен үтәр дауда,— бир Хода түземлекне...
*
Вакытыңны сакла, диләр,— ни файда?
Вакытны тотып кадалган зат кайда?
Син вакытны саклап торма, кадерлә— эзсез китмим дисәң җирдән кабергә!
*
Әгәр җанга көя төшсә,— көлләндерә.
Көя кортын җангынаңа ияләндермә!
Кискәли, көрпә ясый ул, тәмам он итә.
Җанны җан түгел, белеп тор, сансыз ком итә.
*
Мәхәббәтне табып була, Була, диләр, югалтып. Үз-үзен алдый бит кеше Әнә шулай юатып.
Мәхәббәт җанда ярала. Ә җан инде мәңгелек! Җансызларга мәхәббәт ул Булмаган һәм мәңге юк!
*
Кулларыңда чигеш сөлге,— Кара җепләр саплама! Каенның гаепләре юк,— Аңа үпкә саклама!
Каен үзе көтә-когә Картайган ак чәч бит ул. Каеннар картайсалар да. Мәхәббәт гел яшь бит ул.
Каен тузына язылган Мәхәббәт кыйссалары. Мәхәббәт—зур. сыйдыралмый Фанилек кысалары.
Югалтканың әллә ниләр булсын, тик булмасын шатлык.
Мәхәббәтне кабат таптык дисәк, югалтулар таптык...
*
Киткән чакта: «Сагынырсың...—дидең. Сагынырсың, дидең, мин булмам.» Сагынуларын тартын кайтарыр да. Кочагыңа керен мин тулмам.
Сагынырсың... әмма мин булмам...
Музейда уйлану
Иң иске нәрсә доньяда— донья үзе.
Иң изге нәрсә доньяда— Коръән сүзе.
Иске—изге, изге—иске,— Кешелекне тотын тора шушы ике!
«Җайсыз»
Тамчы суга сусап яткан чүлгә Ташкын булып килдем—будылар. Ял1ызлыктан моңга баткан күлгә Аккош булып тоштем—кудылар.
«Тукта! Акма!»—диеп тыйдылар. «Дәшмә!»—телем бәйләп куйдылар. Бу торгын су кемгә кирәк диеп. Корытырга канал кордылар.
Tai ы әзер юлдан акмадым.
Җир җанына якын атладым.
Корылманы сүтеп аттылар.
Миңа «җайсыз» аты тактылар.
«Җайсыз» дигән исем алсам алдым.
Җансыз дигән исем алмадым. Инде күптән болай яшәвемнең Зиндан икәнлеген аңладым..
Ләкин туган җирсез, туган телсез Кеше булып яши алмадым...
Кеше булып яшәү—Язмышым! һаман эзлиләр шул янышын.
*
Күк шәмәхә. Кып-кызыл ай. Тик урак кадәр генә.
Иссә җил, кузгалыр болыт. Югалыр хәзер менә.
Кара болыт ертыклары Кунганнар ак каенга. Ал-ак шатлыкларны гүя Батырганнар кайгыга.
Күк шәмәхә. Каеннар ак. Ертык болытлар кара. Ак каенның кәүсәсенә Кемдер ясаган яра.
Таң. Күк алсу. Каен кызыл. Кан ага ярасыннан.
Гаеплене эзләп йөрим Кешеләр арасыннан.
Көн. Кояш нинди төстәдер? Кояш кояш төсендә. Газаплана шагыйрь җаны Үле җаннар өчен дә.
Кич. Барыбер кара җиргә Түшәлә ап-ак томан. Кара җаннарны акларга Тырышкан шагыйрь сыман.
Безнең язмыш...
Төн караңгы, җилле. Шыбыр-шыбыр Сөйләп тора тупыл телләре.
Төн. Ой якты. Җилсез өстәлемдә Бары аның гына гөлләре.
Тупылларга бәлки рәхәттер ул. Җиде җилгә салып җаннарын. Тузыналар, гүя әйткән сыман Уйлашырбыз диеп, калганын.
Их, җил булсам әгәр, әнә шулай Тарар идем тупыл чәчләрен.
Тупыл булсам, бәлки шашар идем. Мин берсе дә түгел, дәшмәдем.
Кеше булганыма үкенгән мәл,— Канат сорап кемгә ялварыйм? Төн кошының бердәнбере диеп. Ябалакка әллә мнн барыйм?
Тон кошыдыр дисәм, синең күзләр Карап тора кара урманнан.
Ярым ай күк гүя калкып чыга Шәрә башын яшел юрганнан...
Әллә айга гашыйк булдыңмы син?— Төн буена нишләп йөрисең?
Беркем йөрмәгән һәм йөрмәячәк Сукмакларның карын көрисең...
Әллә аймы сине бәйләп тота
Кара урманының кайгысына?
Син Iашыйкмы, әллә ул гашыйкмы?— Ышанырга миңа кайсысына?
Тәрәзәмнән айны куа алмыйм.
Сине куа алмыйм язмышымнан.
Синсез, айсыз, төнсез яши алмыйм,— Белмим, кайда, ничек ялгышынган?
Төн караңгы. Күктә аем йөзә. Җилләр шаша, тупыл тузына. Безнең язмыш, ахры, әллә кайчан Язылгандыр каен тузына.