Логотип Казан Утлары
Публицистика

Үзенчәлекле сынау


Шагыйрь Зөлфәтнең «Чаян» журналы редакциясенә эшкә килүе шактый үзен-
чәлекле була. Беренче тапкыр үз кабинетына кин елмаеп килеп кергән шампунь күбеге-
дәй бөдрә чәчле егетне журналның баш редакторы Альберт Яхин ишек төбендә туктата:
—Түргә узарга ашыкма, энем, башта аягынны яхшылап сөртеп кер!—ди ул.
Зөлфәт аптырап, аякларына карап ала.
— Ботинкаларым чиста бит. бүген генә ваксыладым . — ди.
—Курам,—ди баш редактор —Мин аны әйтмим. Студентлык вакытындагы
күпбеләмлек. даһилык, самолюбие кебек сыйфатларыңны ишекнен теге ягында ташлап,
шуларга сөртеп кер аягынны.
Зөлфәт кабинеттан ялт кына чыгып, бераздан янадан керә
—Булды. Альберт абый. Сез әйткәнчә эшләдем,—ди ул һәм көлеп өсти —һо-һо.
«Чаян»чыларның адәмчә генә түгел, чаянча булыр инде аларнын
—Менә бу безнеңчә ичмасам! Юкса, синнән алда эш белешергә килгән берничә
иптәш минем сынауны уза алмады. Үпкәләп киттеләр. Ә син. энем, эшли алырсын
кебек...—ди ул.
Менә шуннан бирле, төгәлрәк әйткәндә, чирек гасырдан артык инде Зөлфәт
өзлексез рәвештә «Чаян» белән кулга-кул тотынышып эшли.
Кайсы бөегрәк?
Драматург Шәриф Хөсәенов үзенен туган көнендә якын күргән каләмдәшләрен
кунакка чакыра Югары кимәлдәге тостлар әйтеп, матур гына утыра болар
Мәҗлеснең кызган бер вакытында Шәриф Хөсәенов бүлмәдән югалып тора. Шул
арада аның урынына түбәтәйле бер абзый кереп кунаклый Моны күреп, мәҗлесне алып
баручы—тамада Аяз Гыйләҗев әйтә тегенә
—Абзый кеше, ул урын бөек драматургныкы Ничек җөрьәт итеп утырдыгыз
анда?—дип. күчеп утырырга өнди.
—Утырырга хакым булганга утырдым, күчмим, и вчу!—ди абзый.
—Сез кем соң ул кадәр9—дип. янә бәйләнә Аяз Гыйләҗев.
Кәләпүшле абзый үзенең кемлеген танырга мәҗбүр:
—Сез бөек дип мактаган драматургның әнисен кочкан кеше мин!—ди. Баксан, ул
Шәриф абыйның әтисе икән ләбаса!
«Сез күбәү—мин берәү генә...»
Элегрәк була бу хәл. Татарстан китап нәшриятында Фәнзаман Баттал үзенен
«Сакалыңа ут капса. » дигән кулъязма китабын нәшер итү хәстәрен күреп йөри Баш
редактор Вакыйф Нуруллиннын кабинетыннан чыгып килгәндә нәшрият директоры
Гарәф Шөрәфетдинов белән борынга-борын очраша бу. Директор белән баш редакторның
кабинетлары кара-каршы гына бит
—Җыентыгымның язмышы белән кызыксынып йөрүем әле —ди Фәнзаман
— Ник сон үземә кермәдең?—ди Гарәф Низаметдинович. төксерәк тавыш белән
— һы,—ли Фәнзаман.—теге юлысы сезгә кергән өчен баш редактор шул ук
сорауны биргән иде. Аңламассың сезне Мин бит инде икегә ярыла алмыйм Сез—
нәчәлникләр күбәу. мин берәү генә!
«Тимер борды...»
Шагыйрь Зиннур Мансуровнын «Социалистик Татарс тан» (хәзерге—«Ватаным
Татарстан») газитәсе редакциясендә эшләгән чагы Ул әдәбият вә сәнгатькә кагылышлы
материалларны эшкәртә, машинкада бастыра, аннары имзасын куеп, бүлек мөдиренә
тапшыра. Бүлек мөдире Рәшит Гариф аларны укый, төзә ткәли дә, шулай ук имзасын
сырлап, редактор урынбасары иптәш Тимергалинга кертеп бирә
Берничә көннән сон, киресенчә хәрәкәт башлана: редактор урынбасары әдәби
сәхифә өчен сайлап алганнан калган, гәзитәгә «батмый торган» кайбер материалларны
бүлек мөдиренә кире биреп чыгара, монысы бүлек хәбәрчесе Зиннур Мансурга аткара
Һәм шул вакытта кыска гына итеп: «Тимер борды »—дип куя. «Тимер борды»,—дидеме,
бу инде материалны яклап, бәхәсләшеп торунын файдасы юк дигән сүз.
Инде кире борыл! ан язмаларның яки әсәрләрнең авторларына җавапны Зиннурга
бирәсе кала. Башкаларга сылтарга ярамый, ачуланалар. Шуна күрә Зиннур Мансур үзен
юату өчен борын астыннан гына мондый жыру көйли:
«Эшләмәгән шагыйрьләргә әйбәт,—
Ни теләсә, шуны язалар.
Минем генә монда хәлләр хөрти,—
•Тимер борды!»—
дигән хәбәр бар ..»
«Ышануы кыен...»
Шаһинур Мостафиннын 50 яшьлек юбилее кичәсендә яшь шагыйрь Рифат Җамал
болай ди.
— Мине әдәбият мәйданына Шаһинур абый өстерәп кертте. Рәхмәт аңа...
Шунда ук Татарс тан Язучылар берлеге рәисе. Ринат Мөхәммәдиев тә Шаһинур
Мостафинны үзенен с газы дип атый. Ул кайчандыр Мамадышта Шаһинур җитәкләгән
әдәби-ижат түгәрәгенә йөргән икән.
Ошбу чыгышларны тынлап утырган Мөдәррис Әгъләм күршесенә болай дип
пышылдый:
—Слушай. Шаһинурның кырмыска кадәр Рифат Җамалны әдәбият мәйданына
өстерәп алып керүенә ышанырга була анысы Тик менә алып гәүдәле Мөхәммәди кадәр
Мөхәммәдине өстери алуына ышануы кыен бит, парин...
Кычкырып ял итү
Туфан Миннуллин яшьтән үк шау-i өр килеп йөрергә яратучы жор вә хөр күңелле
егет. Туфан булган җирдә һәрчак шау-шулы әңгәмә булыр, уен-көлке яңгырап торыр
Бервакыт шулай Язучылар берлеге коридорында үзе кебек яшь «әтәчләр»
арасында кодрәтле тавышы белән аерылып торган Туфанны ул вакыттагы Язучылар
союзы рәисе Ибраһим ага Гази читкә чакырып ала:
—Карале. Туфан энем, син бер дә житди була белмисенме әллә? Кычкырып-
шаулап йөрүләрен Яна бистәгә кадәр ишетелеп тора лабаса!—ди ул.
Туфан да жавапка кесәгә керә торганнардан түгел:
- Минем житди вакытымны күрәсегез килсә, язып утырганда килеп карагыз.
Ибраһим абый. Ә монда ял итәргә киләм мин!
Ибраһим ага, моңа акыл кертеп булмас, дигән кыяфәттә кулын селти дә:
— Бар инде алайса, теләгән кадәр кычкырып ял ит'—дип. үз бүлмәсенә юнәлә...
Көн күрсәтми торган баш
•Казан утлары» журналының редколлегия утырышы бара иде. Беркетмә язу эшен
Рәшит Әхмә тҗанга тапшырдылар Ул уртадагы өстәл янына чыгып утырды Шунда
чипәрәк утырган Мөхәммәт Мәһдиен әйтеп куйды:
мезаклер _______________________________________ _______________________ !8"
—Рәшит, аз гына читкәрәк күчеп утырчы. Синен башын аша баш редакторны
күрмим.
Бу—Рәшитнең зур якты башына төрттерү иде. билгеле. Рәшит зәнгәр ялкынлы
зур күзләре белән Мәһдиевне бер өтеп алды да:
—Мона кадәр бу баш халтурщик авторларга гына көн күрсәтми иде ләбаса. ..—
дип куйды.
Шуңа да башың җитмимени?!
«■КамАЗ» төзелгән елларда була бу хәл.
Мөдәррис Әгъләм. Чаллыда командировкада булып кайтканнан сон. Зөлфәткә
сөйли икән:
—Әй. малай. КамАЗнын ашханәсе генә дә ни тора! Берьюлы 900 кешене ашатып
чыгаралар. Бер як касса ягыннан—300 кеше, икенче яктан 300 кеше уза.
Зөлфәт башын кашып тора да болай ди
— Бер яктан 300 кеше, икенче яктан 300 кеше, барысы буладыр 600 кеше. Ә калган
300 е кайда?
Мөдәррис аптырап калмый:
—Сон. шуна да башын җитмимени?!—дип, риторик сорау бирә һәм җавабын да
көтеп тормастан. бүлмәсенә кереп китә