Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖЫРЧЫ ШАГЫЙРЬ


Талантлы җырчы Георгий Ибушев турында берничә кәлимә срз-фикер әйтр теләге крптәннән крңелдә йөри иде Сәхнәдән яки эфирдан җырын ишетсәм дә. газет-ж у риалларда шигырьләрен укысам да Өстәвенә, ул әле миңа якташ та. туган авылларыбыз арасы нибары егерме чакрымлап кына (элеккеге Кызыл Йолдыз районына керә иде безнең авыллар) Ниндидер якынлык, уртаклык бар: сөйләштә дә, гадилектә дә. фикерләрдә дә. Сирәк кенә булса да, концерт-чыгышларда кррешкәләгән дә булгалады Шул кыска гына аралашу мизгелләрендә дә якты хис- хатирә калган Ясалмалык юк бу кешедә Садәлек, эчке чисталык, яхшы мәгънәсендәге авылча беркатлылык Крру-аралаша алу рэе ходайның бер брләге булса, җаныңа иш кеше белән сөйләшр рзе бер бәхет. Керәшен егете Георгий белән кррешкәч, йөзгә елмаю куна, крңелгә нур иңгәндәй була Кррәссң. бәхетледер ул. фәкать бәхетле кеше генә шундый аура тудыра ала. һәрхәлдә -язмышым—җыр- дигәнне ул яшьли рк аңлаган, максатына әкренләп кенә ирешеп барган шәхес. Тормышта бу кадәресе дә инде аз тргел
Георгий Ибушев—чишмә тавышлы җырчы Белгечләр андый тавышны югары регистрдагы җиңел альтинотенор диләр Табигатьнең сирәк брләге Шулай булгач, аның кадерен белеп яшәр һәм иҗат итр сорала Ә .моның өчен акыл, белем һәм инану да кирәк шул. Георгийда боларның һәммдее дә бар. минемчә Ж ырчының йөзен аның репертуары билгели Халык җырлары җәрһәрләре. классик композиторларның әсәрләре—менә аның иҗат мәйданы. Ышанычлы, ныклы юл Бәхете (крбрәк без—тыңлаучылар бәхете)—җырда сезонлы кумир булу юлын сайламавы Чорның һәм Жырның символы булырга омтылу хәерлерәк бит! һәрхәлдә Георгий Ибушев соңгы егерме еллар эчендә татарның асыл җырларын, көйләрен халыкка җигпкеррдә. эстрада елъяхчасында бер якты сәхифә булдырды дип уйлыйм мин Аның җырлавында ерз аша көйнең матурлыгы ачыла, көй аша ерзнең мәгънәсе зурлана.
Артистлар, гадәттә, хискә бай. ерзгә тапкыр булсалар да. араларында рз сәнгатьләре, эш-хезмәтләре турында уй-фикерләрен кәгазьгә төшерә алучылар сирәк Ә бит инанган идеалыңа ирешр өчен, рз ерзеңә эстетик принципларыңа иҗтимагый яңгырыш биреп, аны киң җәмәгатьчелеккә ирештерр—кирәк һәм мактауга лаек шөгыль Г Ибушев моны яхшы белә, һәм-ерзе. көе. шигыре, гомумән, бар гамәле белән шушы юлда туктаусыз хәрәкәттә
Жырчы шагыйрь буларак, аның тәрҗемәи хәле иҗат кредосы турында тәфсилләбрәк язу нияте белән, рзеннән анкета сыман мәгълрматлар сораган идем Ул рз кәгазьләрен китергәч, минем эшем бөтенләй җиңеләйде, бу хакта язып торуның хаҗәте калмады Срзне Георгий Ибушев каләменнән төшкән язмалар дәвам итсен

бушев Георгий Мифодей улы булып мин 1957 елны элеккеге Кызыл йолдыз районының (хәзер Мамадыш районына керә) Владимир авылында туганмын. Мин туган өй бик кечкенә, салам түбәле, җил капкалы иде. Анын каравы авылның иң матур очында ул. Безнең өйдән 15-20 метрдан чып- чынлап гүзәллек дөньясы башлана иде. Ул колач җитмәс таллар, тупылдар, каен, шомырт агачлары гаҗәеп бер матурлык, купшылык белән безнең очка сокланып туймаслык ямь биреп торалар иде Бу матурлыктан бүгенге көндә аз нәрсә калды инде. Дөресен әйткәндә, мин чәчәкле болын, матурлык, җыр һәм кешелеклелек тирәлегендә үстем. Безнен өйдән кеше өзелмәс иде, нинди генә кызык хәлләр, маҗаралар турында сөйләшмиләр иде алар! Боларнын барсы да күңелемдә якты истәлек булып сеңеп калдылар. Әти белән әни колхозчылар, без дүрт малай, бер кыз үстек Безнең бик матур тавышлы тальян гармуныбыз бар иде. Мин филармониядә эшли башлагач, фамилиям буенча ул гармунны сорашып килгән кешеләр булгалады. Кызганыч, мин бу гармунның ничек юкка чыкканын хәтерләмим. Шушы гармунда әти еш кына уйнап җырларга ярата иде. Җырчы буларак тавыш әтидән күчкәндер дип уйлыйм. Апам, бер абыем бик тә матур җырлыйлар минем, җырга этәргеч булуга аларның да йогынтысы булгандыр. Ул вакытта бөтен авыл җырлап яшәгәндер кебек тоела мина, җәй көннәрен бигрәк тә. Гармунчылар да күп иде ул елларда. Җәйге төннәрне алар бер-берсен уздырырга теләгәндәй ярышып уйнарлар, ә яшьләр аларга кушылып җырларлар иде. Бөтенләй башка иде ул вакытта авыл, кешеләре дә күпкә мәрхәмәтлерәк, кешелеклерәк, садә һәм гадиерәк иде. Үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм мин. Кечкенә вакытта җыр эзләп интекмәдем, күзем нәрсә күрә, колагым ни ишетә—шул турыда җыр итеп жырлап йөрер илем.
Мозаффарова белән очраштырды. Мәрьям апа мина канатның зурырагын, ныгырагын куйды. Ул мина поэзияне тирәнрәк тоярга, шигырьнең төзелешен аңларга булышты. Жырнын шигырь аша эчтәлеген тирәнрәк ачарга ярдәм итте Беренче мәртәбә шигырьләремне «Яшь ленинчы» газетасына җибәреп карадым. Аларны басмасалар да мина редакциядән бик җылы эчтәлекле берничә хат килде. Җиденче класста укыганда бу газетада беренче шигырем басылып чыкты, аны бүген дә яттан беләм.
Әтиләр бик күпне күргәннәр. Әтиләр утларга кергәннәр. Сугышта үлсәләр үлгәннәр— Дошманны барыбер җингәннәр Әтиләр—җирдә ин көчлеләр. Әтиләр—үлемсез кешеләр.
И 1964 елны үзебезнең Владимир сигезьеллык мәктәбенә укырга кердем. Укытучым Роза Шагеевна Сафина минем җырга булган сәләтемне бик тиз анлап алып, җыр өлкәсендә мина беренче нәни канатлар куйган кеше. Роза апам мине—кечкенә генә малайны, күрше авылга конкурс-смотрларга алып бара иде. Авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, без күрше Усали (Өчиле) авылына йөреп укый башладык. Бишенче класста укыганда беренче мәртәбә шигырь яздым мин. Кечкенәдән үк шигырь чыгарып сөйләп йөрсәм дә ана кадәр аларны кәгазьгә төшергәнем юк иде. Шул көннәрдән башлап җыр белән генә түгел, шигырь белән дә җенләнә башладым. Көненә 4-5 әр шигырь яза идем. Бик кызганыч, беренче шигырьләремнең берсе дә сакланмаган. Усалидә укыганда мине язмыш гаҗәеп гүзәл кешеләрнең берсе—әдәбият укытучысы Мәрьям апа
«Яшь Ленинчы» ул елларда минем 5-6 шигыремне басып чыгарды, мин дә инде үсеп үсмер егеткә әйләнә башладым һәм шигырьләремне үзем өчен генә яза башладым дияргә була 1974 елда көтмәгәндә газета редакциясе үзенен 50 еллык бәйрәменә чакырды Бу минем Казанга беренче килүем иде Мине бу юбилейда Мактау кәгазе белән бүләкләделәр. Икенче елны тагын Казанда булырга туры килде Бу юлы инде мин җыр бәйгесенә бардым Бу бәйге -Комсомол жыры—75» дип атала иде Мин монда җырчы Мингол Галиев белән таныштым. Конкурста дипломат булдым. Мингол абый мина «син укырга тиеш, бик матур, әйбәт синен тавышын».-дип мине дәртләндереп җибәрде 1975 елда Усали урта мәктәбен бетереп, зур өметләр белән Казанга килдем Ният—консерваториягә керү иде Сонга калып килгәнмен икән, имтиханнар алу беткән иде инде Шулай булуга карамастан. Н Г Жиһанов үзе тынлап, әзерлек курсларына кабул итте Ләкин «тулай торакта урын юк. яшәү җирен үзен габасын» дигәч, мин куркып калдым Русчам да бик чамалы. Казанны гел белмим һәм мин Мингол абыйдан качып (аларла туктаган идем) кире авылга кайтып киттем Аннан сон армиягә алдылар 1975-77 елларны Самара якларында армия сафларында бу ядым Аннан кайтуга Түбән Кама шәһәренә урнашып, химзаводта эшли башладым. ярты елдан сон мине Казанза чакырып алдылар Чакыручы-Мингол абый булып чыкты, зур рәхмәт ана. Шулай итеп 1978 елла мин Казан Дәүләт консерваториясенең әзерлек курсларында укый башладым Музыкаль белемем булмау сәбәпле башта бик авыр булды. Жыр буенча беренче укытучым Чувашстаннын атказанган артисты Михаил Федорович Кольцов булды Ачык күңелле. бик тә ярдәмчел укытучыга күңелемдә бик зур рәхмәт хисләре саклана Михаил Федорович каты авырып эштән китү сәбәпле, мин Татарстанның халык. Россиянен атказанган артисты Әлфия Гафиятуловна Загидуллина классында укый башладым Мин бик бәхетле җырчы: укытучылардан бик уңдым Алар минем тавышымны гына түгел, күңелемне дә аңладылар. Әлфия апа укучылары өчен әниләре кебек кеше ул
Консерваторияне уңышлы гына тәмамлагач. 1985 елда солист итеп Г Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенә алдылар Шул ук елны Бөтенроссия халык җырларын башкаручылар бәйгесендә катнашып «Бөтенроссия конкурсы дипломанты» дигән исем алып кайттым 1989 елда Бөтенсоюз «Татар жыры» бәйгесендә катнашып лауреат булдым, ә 1990 елла С Сәйдәшев исемендәге республика бәйгесендә анын беренче лауреаты булдым 1991 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирделәр. Унбиш ел филармониядә эшләү дәверендә (сонгы елларда опера һәм камера бүлегендә солист) инде меңнәрчә концертларда катнашырга туры килгәндер. Шушы вакыт эчендә зур репертуар тупларга өлгердем Халык җырларын, композиторларыбыз әсәрләрен Бигрәк тә романсларны яратып башкарам Татар композиторларының әсәрләре белән берзә. рус. чит ил композиторларының жыр. романс, арияләрен дә бик теләп җырлыйм Шулай ук шушы вакыт эчендә байтак кына шигырь, берничә эссе, парчалар, күп кенә зур күләмле мәкаләләр белән республикада чыга торган газета, журндгтарда күренгәләп киләм.
Безнең гаилә, музыкантлар гаиләсе ул. хатыным Әдилә. ике малаем Алеша белән Сережа да музыкантлар. Аларнын өчесе дә скрипкада уйныйлар Менә 20 елдан артык инде Казанда яшим Бик яратам мин Казанны Ләкин барыбер мин монда үземне вакытлыча гына кебек хис итәм Бөтен җаным, тәнем белән авыл баласы мин.
Георгин ИБУШЕВ.
Георгий
Ибушев
Көмеш яңгыр, күк чәчәк
Җыр
Шигырь язды шагыйрь төн йокламый, Яше белән аны чылатты.
Йөрәгеннән алып хисен салды, Кат-кат укып күңелен юатты.
Җыр язучы күрде бу шигырьне. Укыганда шагыйрь китабын. Йөрәгенә үтеп сихри сүзләр. Тетрәндерде йөрәген аның.
Күңел кылы кинәт җавап бирде. Тирбәнде дә чыкты көй ташып. Сүзләр җырлый һәм ул көйне инде Булмый иде һич тә туктатып.
Җырчы отты көйне, бәгьреннән Өзеп алып моңны өстәде.
Ул сүзләргә җылы бөркеп алды, Ташты хисләр, әллә нишләде.
Таралды җыр хискә, моңга тулып— Күңелләргә килеп кушылды. Кешеләргә шатлык бирер өчен Таң чыгыдай чиста җыр туды.
*
Су өстендә ник бер дулкын Кагылсын камышларга. Бөдрә таллар черем итә. Талганнар сагышларга.
Еракта оеп, офыклар Күгелҗем төскә кергән. Матур хисләр ургып чыга. Шигырь булып, күңелдән.
Сөялдем каен-сеңлемә.
У йларым—еракларда.
Бу сукмаклар илтсен иде Унсигездә чакларга.
Хыялым мине сагышка Кай ара керде алып? Күгелҗем офыкка карап Калдым кебек югалып.
Югалып торган арада Яшьлекне урап кайттым: Хыялда булса да, яшьлек. Юлымда сине таптым.
Әнкәйгә
Эскертләргә сыек томан сарган. Таллар чумган сагыш эченә... Әнкәй бүген никтер уйга калган һәм тутырып яккан миченә.
Тәрәзәмне каккан җылы җилләр Инде киткән ерак киңлеккә. Пошкырышып, инеш аръягында. Акрын гына атлар су эчә.
Кырау булып көзләр төсе төшкән. Төркем-төркем кошлар күченә...
Әнкәй менә никтер уйга калган. Сөялгән дә җылы миченә.
Торналар үттеләр
Торналар, сез кайдан, еракмы юлыгыз.
Бу нинди моң сезнең агымда?
Туктадым, түзмәдем, эндәште йөрәгем: —Таныш моң бу,—диеп,—җаныңа.
Сезнең бу тавышта, үпкәме язмышка. Әллә соң юлларның газабы?
Давыллар аерган, канатын каерган Парларның юксыну авазы?
Сез әнә биектә, тезелеп бер җепкә.
Чит якка, ят җиргә юл салган.
Булсам да илемдә, көнләшеп мин сездән.
Күз алмыйм сез очар юллардан.
Минем дә бар иде, канатым пар иде.
Мин аны тиң күреп яраттым.
Тик язмыш аерып, алды шул каерып Иңемнән шул ап-ак канатым.
Торналар үттеләр, юатып киттеләр Әрнегән, сызланган җанымны. Тик калды моң гына, тибрәнеп тын гына Дәште күк. тап. диеп парыңны...
Көмеш яңгыр
Җем-җем килен, су өстендә Якты нур уйный. Ай талларның бөдрәләрен Көмешкә буйый.
Үзәннәрдә дулкын-дулкын
Тибрәнә томан.
Тал толымына уралып.
Җил йоклый сыман.
Яфрак очында, җемелдәп, Тамчылар яна.
Чык яңгыры, көмеш яңгыр Тып та тыл тама.
Бөдрәләргә кагылып алсаң. Көй чыгар сыман. Гаҗәеп чың таралыр күк һәрбер тамчыдан.
Күк чәчәк
Арышларның җитеп килгән чагы. Тиздән менә урак башлана. Арыш арасында күк чәчәкләр Акрын гына җилдә чайкала.
Күк чәчәкләр, күктәй күк чәчәкләр Рәшәләргә бирә зәңгәрлек. Зәңгәрлеккә кереп сукмакларның Ерагыннан килим әйләнеп.
Арыш исен, салам исен сулап. Чикерткәләр җырын тыңлармын. Питрау узган, тургай инде тынган— Башак тутырыр чагы кырларның.
Чисталыкка керәм, күңелемдә Башак шавын саклап йөрермен. Төшләремдә, бәлки, күк чәчәкле Шушы сукмакларны күрермен.
Бу сукмактан әле минем кебек Сагыш баскан күпләр үтәчәк... Каршы алыр, озатып калыр сезне Бәхет теләп, күктәй күк чәчәк.
*
Узып бара менә тагын бер көн: Тау битләрен соры нур сарган. Су буенда таллар оеп калган. Күләгәләр сәер озайган...
Яфрак арасына йокы төшкән. Эңгер яткан юллар өстенә. Ерактагы каен рәтләре дә Кара-кучкыл тасма күк кенә.
Кемдер көлде. Чыңы ерак китеп. Болыннарга җитеп коелды.
Яшел үрләр иркен сулап куйды, Үләннәргә энҗе чык кунды.
Ашыкмыйча, атлы юлчы узды. Нидер көйләп—көе сагышлы. Чеметтереп җанны, арт урамнан Ишетелә тальян тавышы.
Көнләшү
Дулкынланып. Иделкәем Тирбәтә көймәләрне.
Ак җилкәннәр, ак канаттай Талпынып куяр да әле.
Акчарлаклар белән бергә Зәңгәрлеккә юл алыр. Мин калырмын биек ярда Ә Идел дулкынланыр.
Ярсын тибәр шунда йөрәк. Карап ак канатларга.
Эх. әйләнә алсам иде Җитез акчарлакларга!..
Җилпенеп куяр идем дә, Кагып ак канатларны. Куып җитәр идем кебек Ап-ак акчарлакларны.
Тынлык
Музыка
Шундый йомшак, җылы сагыш булып. Моң агыла—бу кем сагышы?
Айкап ала. канны чеметтереп. Скрипканың уйчан танышы.
Әнә, нидер әйтеп, вәгъдә итеп И. биешә елгыр клавншлар. .Алар сөйли, алар ышандыра: —Җирдә олы сөю, бәхет бар.
Ә виолончель, үткәннәрдән килеп. Сәлам әйтә кебек яшьлектән. Яңагымны яндырып нәрсә узды?
Син, музыка биргән яшь икән.
Көн кызуы сүрелеп, эңгер төште, Хуш ис белән тулды бар һава. Офык сүнде, урман өстендәге Болыт кына бераз аллана.
Тынды дөнья. Әйтерсең лә бар да Арып талган тирән йокыга. Талгын җилдә юкәләрдән татлы Чәчәк исе сарыла тын гына.
Гаҗәпсенеп, күңел талгын гына Шул тынлыкка кереп күмелә.
Нәрсә булды сон бу! Хисләр ташый. Мәлдер, мәлдер булып түгелә...
Азга гына югаласы килә
Шул тынлыкта—эреп, кушылып. Табигатьне тыңлыйм рәхәтләнеп. Җаным-тәнем белән онытылып.
Олы гынлык кинәт, күкне биләп Җажа үтеп, йөрәккә керә.
Мизгел генә булып, шул чак җирнең Сулаганы ачык ишетелә.