Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬЛЕККӘ ТУГРЫ ШАГЫЙРӘ


Резеда ханым Вәлиеваны мин инде күп е.иар беләм. әмма ул һич тә үзгәрми төсле: һаман шул ук яшь. көләч йөз. елмаюлы. ягымлы караш, әлмисактан бирле килгән, үзенә бик табигый килешеп торган ихлас назлылык... Кыскасы, урысча да сүз кулланып әйтсәк, женственность. Якты, нурлы аурасы бар дип әйтәләр андыйлар турында—бүгенге астраль фән телендә: үзебезчә генә әйткәндә, пәриләребез яраша . мәҗлесе хуш. рәхәт, дип тә өстиләр. Мин моны Резеда ханым белән бергә китап нәшриятында бер бүлмәдә утырып эшләгән яшьлек елларыма таянып та әйтәм. Ә Резеда Тафкәлүн кызы Вәлиева (Хәлилова) 1930елның ямьле маенда күп шагыйрьләребез туып-үскән мәрхәмәтле Башкортостанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында дөньяга килгән икән. Укытучылар гаиләсендә. Урта мәктәпне ул атаклы Салават исемен йөрткән районда. Каратау авылында тәмамлый. Аннан—уртак мәркәзебез
Ахунов. Ф. Хатипов, Н Юзесв һ. б.— булачак зур әдипләр, галимнәребез. милләт хадимнәре белән сабакташ була. Матур хәл: һәр чыгарылыш-группа саен күпме асыл уллар. кызлар тәрбияләнгән бу факультетта'), аннан—30елдан артык Татарстан китап нәшриятында, яшьләр-балалар редакциясендә эшләу Әйе. редакторлык хезмәте. Тау-тау кулъязмалар уку, тәрҗемә өлкәсендә тәҗрибәләр. Н Верзилинның «Робинзон эзләреннән» исемле мавыктыргыч китабы. А. Барто. С. Михалковларның шигырь җыентыклары... Ямьле Йөрүзән, Әй буйларыннан илһам алып яза башлаган Резеда илленче елларда көндәлек матбугатта күренә башлый Ә I960 елдан—бер-бер артлы шигырь, поэма, балалар өчен әкият китаплары басылып чыга: «Минем дусларым». «Нәниләргә бүләк». «Канатлы җайдак», күләмлерәк «Зәңгәр иртә». «Шиңмәс чәчәкләр». «Зәңгәр алан әкияте» һ. б. 1983 елда ул СССР Язучылар союзына алынды...
Ә шулай да. минем карашка. Резеда соңгы ун елда активрак. нәтиҗәлерәк эшләде, шуңа да киңрәк танылды бугай Бик күп матур җырлар яңгырый башлады аның сүзләренә Көйләрен—Казанда да. Уфада да язалар. Очрашуларда да еш була ул—авылларга, мәктәпләргә бик теләп йөри, әсәрләнеп, бөтен җаны белән балкып, шигырьләрен. әкиятләрен укый Белеп әйтәм: укучылар бик ярата үзен, бик җылы каршылыйлар Әллә шундамы икән аның яшьлеге, дип тә куям Укучыларың, яратучың булу—зур бәхет түгелмени ?Ә бу юбилеен Резеда ханым «Саумы. Сөю» исемле матур сайланмасы һәм әле яңа гына дөнья күргән «Нәниләр китабы»—балалар өчен шигырь-әкиятләр. сценарийлар, җырлар тупланмасы белән каршылый Онытып торам: узган ел аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем дә бирелде.
Бу шатлыкларга без дә ихлас кушылабыз, әлбәттә ' һәм яшьлекнең, матур, мөлаем, якты наз иясе булуның серен белгән шагыйрәне бүген:—Әйдә, тагын озак еллар шулай яшь. дәртле булып кал. иҗат ит. шатланып һәм безне дә шатландырып яшә. Бергә булыйк.'— дип котлыйсым килә минем. Моңа сез дә кушылырсыз, мөгаен, дусларым.'
Казан, университет, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә уку (1947—1952 еллар. Ул Г.
Резеда Вәлиева
СҮНМӘ ӘЛЕ, ӨМЕТ ЙОЛДЫЗЫМ
Көмеш күлле туган ягым
Күл буйлары тугай-тугай. Тугай саен бер тургай...
Шул тургайлар сайравыннан Хыялый булам бугай.
Минем туган ягымның да Күлләре көмеш иде. Туган якта үткән гомерем Гүя матур төш иде...
Көмеш күл суларын иңләп Аккошлар йөзәр инде. Көмеш күлле туган ягым Үзәгем өзәр инде.
Шул күлләргә төшәр идем, Сандугач булып кына.
Сайрар идем иртә-кичен Талларга кунып кына.
Таң җилләре исәр иде Кунган талымны иеп. Чәчләремнән сөяр иде. Сандугачкаем, диеп.
Көмеш балыклар уйныйдыр Көмеш күл суларында.
Көмеш күлле илем калды Урал-тау буйларында.
Илем килсә күз алдыма, Көмеш нурларга тулып. Моң саркыла күңелемнән Сагышлы җырлар булып...
Уллар үстердем мин...
Уллар үстердем мин сөеп-сөеп кенә. «Балакайлар», «бәбекәйләр»,—днеп кенә.
Яулык бәйләп, алъяпкычлар киеп кенә.
Алларында йөреп биеп-бнеп кенә.
Үсте алар «әни» сүзен иртә әйтеп. Тел белмәгән малайларга тел өйрәтеп. Җырлый белеп, бии белеп, көйли белеп, Туган телдә матур итеп сөйли белеп.
Үсеп җиткәч, бер көн килеп, нәрсә күрәм: Әйләнгәннәр туган телгә арка белән. Үз телләре читтә калган, онытылган.
Икесе дә татар атлы урыс булган.
Урыс булган! Кайда минем биргәннәрем. Үз телемдә елаганым-көлгәннәрем?
Туган телнең иң-иң гүзәл сәйләннәрен Тезә-тезә биләүләргә төргәннәрем?..
Күңелемнән шулай уйлыйм, авыр сулыйм. Яшьсез генә үксеп кайчак эчтән елыйм, һәм юатып куям тагын үз-үземне: «Биргәннәрең кайтыр бер. дим, бул түземле. Бу заманда балан белән ниләр булмас, Ана сөте белән кергән—онытылмас. Йөрәкләрдән биргән калыр йөрәкләрдә. Үз жимешен бирер ул, дим. кирәк мәлдә».
Дөрес килде минем фараз иткәннәрем, Өзгәләнеп ялварганым-көткәннәрем: Үз өемдә үз телем, үз көй-моңнарым, Җаннарыма ява ләйсән яңгырлары
Җаннарыма ява ләйсән яңгырлары, Иң-иң катгый бу киңәшем шуннан бары: Килереңдә язмыйм дисәң туган телдән. Сабыеңа бир син аны туган көннән.
Тоеп үссен балаң гуган телнең тәмен. Аның аша белсен дөньяларның гамен. Үссен аның гүзәллеген, моңын тоеп. Туган телен бар телләрдән өстен куеп.
Туган җир һәм туган тел һәм туган ана— Бары шунда гына газиз булыр аңа!..
Юллар дәшә мине
Гел юлларга дәшә мине Тынгылар белмәс җаным. Очар кошлардай ашкынып, Юлларга чыгам тагын.
Зәңгәр күкләр көтә мине. Дәрья-диңгезләр көтә. Очына йөрәк, ярсына. Их, Юлларга ниләр җитә!
Юлга чыгам, юлга чыгам. Талпынып, очам гына. Хыял-кошым дәшә тагын Зур юллар кочагына.
Зур юлларда тормыш кайный. Кайгы-шатлык янәшә. Язмышым гел юллардандыр— Җаным юлларга дәшә.
Юлларым хәвеф-хәтәрне Уратып үтәр сыман.
Авыр юллар азагында Бәхетем көтә сыман.
Үрләр үтеп, сулар кичеп.
Авыр юллардан киләм: Ак язмышым, хак язмышым Язам үз кулым белән...
Сүнмә, өмет йолдызым...
Куңелнең бер мизгеле
И күңелем, кайчан гына Бәхтеңнән шаша идең, Илһамың канатларында Күкләргә аша идең.
И. ул җырлар жырлый-жырлый Үткәргән кон-кичләрем.
И, ул шашкын хыялларым.
И. ул татлы хисләрем!
Кайда сез? Кай кыяларда Чәлпәрәмә килдегез?
Кайсы ачы давылларда Калтыранып үлдегез?
Без көйләгән моң-жырларның Кайтавазлары кайда?
Кайда алар хаклык, гаделлек. Бармы алар дөньяда?
Кая бакма, ачы халәт.
Үчләнеш, каргыш, талаш. Күбәләктәй бх жаннарга Бармы жылы бер караш?!
II. сызлый, сызлый күңелем. Тилмереп жылы эзли.
Калтыранып үлә жаным Бу мәхшәрләргә түзми...
Бармы бу жнрдә мәрхәмәт.
Бармы изге бер йөрәк?
Кай яклардан эзлим аны. И. Тәңрем, тизрәк өйрәт.
Җылыныр иде жаннарым.
Бу халәт үтәр иде.
Өмет утын тергезергә Бер караш житәр иде.
Юк бит. юк! Сүнә өметләр.
И, бичара күңелем.
Гаделлек, дуслык, туганлык— Бар да сатыла бүген.
И. сызлый, сызлый күңелем.
Тилмереп жылы эзли. Калтыранып үлә жаным. Бу мәхшәрләргә түзми...
Ә күктән, зур вәгъдә белән. Елмаеп Кояш көлә...
Сүнмә әле. өмет йолдызым.
Җиһанда язлар килә!..
Моңлы җаным минем—халкымнан
—Нигә моңлы җырларыгыз? дисез,— Бәхетсезме әллә Сез бүген?
Халкым моңлы минем, ахыры, шуңа Моң ярата бигрәк күңелем...
Әнкәемнең бишек җыры белән Моң саркыган сабый аңыма. Шуңададыр күңелем моңлы булган, Моңнар якын бигрәк җаныма.
Кечкенәдән үзенә әсир иткән Халкым моңнарының аһәңе Сүрелмәде гомерем буйларына, Күңелемнән китми яшәде.
Моңлы Тукай, «Рамай», «Зиләйлүк*ләр Сабый чактан җаным тетрәткән, Шулар булды, ахры, җырларымны Моңнар агымына юнәлткән.
Моңнар булып агыла күңелемнән Үз халкымның кайгы-сагышы.
Күз яшьләре, шатлык-кайгылары, Гасырлардан килгән язмышы...
Бер куана күңелем, бер моңая, Хисләр дулкынына бирелеп.
Тормыш ничек, җырларым да шулай, Кайгы-шатлык бара үрелеп.
Картайсам да, арып-талчыксам да, Мин җырлармын һаман, һич тынмам. Эзләмәгез гайре сәбәпләрен, Моңлы җаным минем—халкымнан.