Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘННӘРДӘН БЕЗГӘ ГАМЬНӘР КАЛГАН


Бу китапны инде бер укыган идем мәллә сон? Яисә анда тасвирланган
вакыйгаларны, авторнын куанычларын һәм сагышлы борчылуларын үзем
кичердемме? Никадәр үз алар безгә—авыл укучыларына. Ә вакыйгаларда
катнашкан кешеләр бик таныш түгелләр, безнен дус-ишләрдән кайсы яклары
беләндер аерылалар Бездә «Тарзан» сериалын үлеп ярата һәм шуны тәрәзәдән генә булса
да карау өчен күрше авыл мәчетенә йөри идек Аннары Тарзан булып кычкырулар
Сабакташ малайлардан Габдрахман белән Харис бигрәк килештереп кычкыралар иде
Харис бик матур жырлаучы да шул. Тарзандай кычкырып Карадуган тегермәненең биек
субаеннан сикергән чакта су астындагы агач төбенә бәреп башын ярды, һәм шуннан
башсызрак булып калды да бугай. Тегермән дә бетте.
Тагын—язын колхоз басуыннан черек бәрәнге казып михнәтләнүләр Автор аны
йөгертеп кенә язып үтә. Ә мин яз башының өсте генә жебегән, ялан аяк табаны исә астагы
бозга басып йөри торган бәрәнге басуларының желекләргә үтеп калган суыгын әле дә бар
күзәнәгем белән тоям Шулай—туфракның жылынганын көтә алмыйсын. Беренчедән,
өйдә бер көнлек тә ризык калмаган, язны болай да үлә -кала гына житкергәнсен.
Икенчедән, жирдә калган бәрәнге чиксез түгел, кемдер синнән алдарак жыеп чыгарга
мөмкин Без «кәлжемәлеккә» ни өчендер күрше удмурт авылы бакчала рына бара идек.
«Ни өчендер» дим. чөнки сәбәбен бик озак анлый алмыйча йөрдем, сизсәм дә, ышанасы
килмәде. Авылыбыз татарлары сугыш азагы чорларында бәрәңге дә игә алырлык
булмаган мәллә? Ә бит көздән артып язга да калырлык итеп, чыннан да, игә алмаганнар'
Мона читтән килеп идарә итүче «жирле» түрәләр ирек бирмәгән, авылдашларга
колхозный түләүсез михнәтеннән баш та күтәрергә форсат булмаган. Рус иленең ахмак,
әмма гажәп дөрес әйтемен—үзеңнекеләрне дөмбәслә, читләр дә өркеп торырлык булсын—
дигәнне безнен милләт түрәләре бик әйбәт үзләштергән.
Уйсыз кеше дә бу китапны укыганда узган тормышыбызның сәерлекләре, ул
сәерлекләрнең бүгенгебезгә килеп житкән ямьсез шәүләләре хакында уйланмыйча кала
алмый. Хәер, уйсыз-гамьсез кеше укымас та аны. Шундыйлар күбәйгәнгә күрә дә
китаплар аз чыга, чыкканнары да начар тарала. Күп әдипләр бу хәлгә, үзләрен укучылар
гына түгел, каләмдәшләре дә аңламауга гажизләнә, күнеленә рәнжү төягән хәлдә
мәңгелеккә китеп тә бара.
«Гомер тәлгәшләре»н («Мәгариф» нәшрияты. 1999) бәхәссез, каршылыклы
фикерләрсез генә дип кабул итүе кыен Чөнки китап—каршылыклы чорыбыз, «акыл
белән аңлап булмый» торган ил чынбарлыгы, гамьнәре үзебезнең дә Жаннарыбызда
үтырган чордашлар хакында Бу китапка кергән автобиографик повесть һәм хикәяләрдә
авторнын Норлат төбәгендәге якташлары, әти-әнисе. туганнары сурәтләнсә дә. «Ибрай I
аязы - исемле сонгы хикәясеннән Балтач төбәгенең Таузар авылы кешесе ачык таныла.
Гадәти охшашлык кына түгел бу, автор Ибрай Гаязын укучы каршында тулырак
гәүдәләндерү өчен чынлап та, «Таузар сыйфаты»н да файдаланган Моның үз тарихы бар.
Нәтижәдә. Ибрай Гаязы авторнын үзенә генә билгеле бер авылдашы булудан узып теләсә
кайсы төбәктәге укучы өчен кызыклы булырлык әдәби әсәр каһарманына
Б
әверелгән Китапнын бүтән вакыйга һәм персонажлары да авторнын кин
гомумиләштерүләре, аларга шәхси мөнәсәбәте аша сурәтләнә Кайчак аның белән бергә
борчыласын, күңеллән бәхәсләшәсен, кайчак хуплыйсын—битараф кына катасы килми
Китапка исем биргән «Гомер тәлгәшләре* повесте «Авылнын рухы—мәнгелек»
дигән бүлек белән ачыла. Укучы биредә әдипнен туып-үскән Кычытканлы авылыннан
мәгълүмат алып кына катмый, авылларыбызнын үткәне һәм бүгенгесе, рухи дөньясы
хакында анын белән бергә уйлана, чагыштырулар аша гыйбрәтте нәтижә ясый
Беренче нәтижә—авторнын. гатим кешенен. эзләнү мөмкинлеге зур булган
академикнын да Кычытканлы тарихыннан мәгълүматы күп түгел Чөнки безнен
тарихыбызны эзләп-эзләп тә табып булмаслык итеп яшергәннәр, язма истәлекләрне
яндырганнар, читләргә алып китеп таратканнар «Татар халкынын чын тарихы—
авыллар тарихы*—ди Тәлгат Галиуллин. Димәк, авылларыбызнын үткәненнән тирән
мәгълүматыбыз булмау—милләтнең дә гарихсызлыгы. дигән сүз Ул тарихны торгызу
дөнья буйлап сибелгән истәлекләрне табу һәм күчермәләрен генә булса да халыкка
кайтару өчен әле дә бик аз эшләнә, монын белән кызыксынучы да күп түгел, булганнары
да - акчасызлар Анык тарихсыз диярлек калуыбызда Явыз Иван һәм анын
тарафдарлары алып барган кыргый сәясәтне генә гаепләү үзенә бертөрле бәлабезгә, үтеп
чыгу мөмкин булмаган каршылыкка әверелеп бара Чөнки шуның аркасында бүтән
комачаулыкларны күрмибез. Ә Иваннарны. Борисларны инде берни эшләтеп булмый
Бүгенге көндә «патшалык итеп* ятучы үзебезнен авыл хужаларын. күмәк хужалык
рәисләрен, эшләгән оешма житәкчеләребезне. район хакимнәребезне генә күздән кичерик
әле Атарнын кайсысы шушы хезмәт коллективын барлыкка китерүчеләрне, ана
көчләрен һәм гомерләрен биреп китүчеләрне белә, хөрмәт итә иә. һич булмаса. белергә
омтыла? Юк бит. юк! Күбесе, татар тәкәбберлеге белән, тарихны үзеннән генә баш лантан
дип хис итә һәм менә шушы вак төркемнәрнен манкортлыгыннан тулаем милләтнең
тарихсызлыгы алдагы көннәргәчә дәвам итеп китә!
Тәлгат Галиуллинга кушылып авылларны мәңгелек рухы турында уйланудан
килеп чыга торган икенче нәтижә—рухи тормышнын һәр тармагы һәм тармакчыга бер-
берсенә нык бәйле икән бит безнен Бер күзәнәге сүтелә башласа, халык шуна ирек куйса,
куркуын, жинелүен сизлсрсә. аракыга йә чит дингә әдәбен сатса, бөтенесе жимерелеп-
ишелеп бетәргә мөмкин
«Теге» заманнарда ике йөз хуҗалыклы Кычытканлы авылына биш кулак гаиләсе
табып сөрү турында өстән күрсәтмә килә. Бездә анын кадәр байлар юк. дип каршы төшә
авыл халкы Ә бит алай ук ярлы яшәмәгәннәр, ләкин рухи сүтелә башлауга ирек куймау
ниятендә булганнар Йөзен югалтмаган шушы авыл тора-бара илгә ике академик
журналистлар, читтәге нәсел тармакларында фән кандидатлары, күренекле укытучылар
тагын егерме биш-утызлап авыл хужалыгы идарәсе башлыклары һәм күмәк хужалык
рәисләре биргән. Кычытканлылан Татарстан Дәүләт Советы депутаты сайланган
Китаптан укыганнарыбызны жөмһүриятнен Норлат төбәгенә каршы
«полюсындагы Балтач ягы. анын әйтик. Карадуган авылы белән чагыштырсак шактый
үзгә күренешкә тап булыр идек. Бу авылнын ла тулы тарихы юк Яктылыкка
карашларны киңәйтерлек мәгърифәткә, рухи биеклеккә күтәреләсе халыкнын хыял
канатларын кисү сонрак та дәвам итә Балтач район советының 1932 ел. 6 март карары
белән. 50-60 хуҗалыклы бу авылдан тугыз гаиләне кулак исемлегенә кертеп тар-мар
китергәннәр, шул исәптән. «Мәгариф* күмәк хуҗалыгының беренче рәисе, тамырлан
шушы авыл кешесе Закир Габсәләмовны. Өчлек карары белән. 3 елга концлагерьга
җибәргәннәр «Гаепле»не 1989 елда гына акладылар
Әйе. бер тапкыр куркытылып сындырылган, бердәмлеге сыеклатылган,
мәхлүкка әверелдерелгән юаш халыкны юмалый-юмалый уч төбендә тоту жинел -Кулак»
сөрүләрдән сон биш ел ярым вакыт узгач. 1937 елнын август азагында. ВКП(б)нын
Татарстан өлкә комитеты пленумында элекке райком секретаре инде партия өлкә
комитстынын пропаганда бүлеге мөдирлегенә күтәрелгән Фазыл Рәхмәгуллин мондый
«перегиб»лар өчен бар гаепне ул чактагы өлкә комитеты секретаре Разумовка сылтаячак
«Разумов чорында буш шау-шу. парадчылык, администраторлык итү күз буяу, дәүләт
һәм партия дисциплинасын әледән-әле бозулар булып торты дин сөйләячәк х т Партия
оешмаларында, бигрәк гә Балтач районында райком секрегаре бу тып зшләгәндә Рп
зумовка сукырларча ышанып, сәяси асылын аңламыйча, кайчак басымнан куркып
Раэумовнын күрсәтмәләрен үтәдем Мисал өчен. 1933 елда икмәк хәзерләү эшендә
арггырып җибәрүләрне. «Яна тормыш- колхозы эшенә карата күзбүяхчытыкны алыгыз-
болар барысы да Разумовнын крестьяннар арасында рнзасыпык кузгатуга
юнәлдерелгән корткычлык гамәлләре иде. һәм Разумовнын мондый корткычлык
хәрәкәтләрен без ансыз төстә тормышка ашырдык-
Дөрес. «ансыз» райком секретареның үзен дә шул елда ук аталар. Әмма авыллар
да инде башсыз, хыял-омтылышсыз калган була. Мәшһүр Арча-Әтнәләр белән иген
эшендә уңышлы узышып, ингә-ин яшәгән районнан хәзергә кадәр нибары бер (шагыйрь
Гарифхан Мөхәммәтшин) Язучылар берлеге әгъзасы чыгуны бүтән ни белән аңлатырга
сон9 Карадуган тирә-якта ин беренче ачылган әйбәт мәктәбе белән дан тотса, читтән
килеп анда укытканнардан өчесе тора-бара Русиянен атказанган укытучысы исемен алса
да. авылның хирле кешеләреннән бүгенге көндә бер генә күмәк ху халык рәисе, мәктәп
директоры, оешма хитәкчесе. фән кандидаты, табиб, әдәбият-сәнгать эшлеклесе. хәтта
район советы депутаты да юк. югары белем алучылары ике дистәгә дә тулмый.
Әйе. бик теләмәсән дә. чагыштырмыйча кала алмыйсын Чөнки Тәлга т
Галиуллиннын Кычытканлысы турында укыган чакта «Татар халкының моны. көе.
гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре шундый авылларда саклана»—дигән юлларга
юлыкккач. үз авылыңны да. татар яшәгән бүтән кала-салаларны да «шундый» итеп
күрәсе килә Инде рухи хәзинәләребезне барларга бик вакыт: татарлык саклана торган
авыллар һәм төбәкләр күбрәк булганда гына милләт сакланачак. Күңеленә бу уйны
беркеткән укучы Кычытканлынын нилектән «шундый» булуын да белергә тели һәм
китап юллары буйлап «сәяхәтен* тагын да бирелебрә к дәвам иттерә.
Милли рух «банкы» булган авыл турында сөйлибез дә. шәһәр хакында хыял-
ланабыз. «Үз милли шәһәрләре булмаган халык дөньяга таныла, парламентларда
яңгырый алмый»,—дип раслый автор Моны үзебез айлап хиткермәсәк тә. ятлар аңлый
әнә Һәр гаилә үз ишек алды белән чикләнгән авылларыбызга инде чукындыру
заманнарындагыча каныкмасалар да. шәһәрләребезнен рухи дөньясын, телен һәм
әхлагын үз йогынтыларыннан ычкындырмау өчен хан тартышып яталар. Әлегә кадәр
милли университет ачтырмаулары да шул тартышнын читләргә хиңү китергән
нәтихәседер. Бүгенге тормыш сабакларыннан чыгып, хинүләренең яңа баскычын да
шәйләргә мөмкин инде Милли университе т, ниһаять, ачыла калса да. йә ул Казаннын
император университе ты һәм бүтән югары уку йортларына караганда фәкыйрь булыр,
мескен студентлардан һәм әти-әниләреннән «салым» хыймыича яши алмас... Инде баеп
китә калса, түрәләребезнең чит илләрдә, илдәшләр күзеннән еракта, үзләре өчен генә
тотылган ял итү урыннары кебек, өстен сыйныфларга гына «белем бирү» белән
чикләнер. Җитмәсә, хәзер хакимияттәге урыннары буенча гына гыйльми дәрәжә
алучылар бик күбәйде. Язмышы шулар кулына эләксә, ачыласы милли университетның
кемнәргә хезмәт итәчәге күренеп тора. Без мондый уку йорты теләмәгән идек, аны әллә
кая алып кереп киттеләр, дип бер-ике дистә милләтче шаулаша бирсеннәр аннары!
«Акыл белән аңлап булмый торган» хәлләргә мөнәсәбәтле, китапка гыйбрәт
алырлык бер эпизод кергән «Ульян өлкәсендә «Ундор» («ындыр-дан үзгәртелгән) ял
йорты бар», дип яза әдип. Суы ифратта шифалы, ди. Баксаң, бу с ихәтле эчемлек үзебезнең
Тәтештән бара икән. Димәк, суыбыз читләргә акча эшләп ага. һәм бу хәлгә аз гына да
гахәпләнәсе юк. Дистә еллар буена хиребез куеныннан күп миллионнарча тонна нефть
чыгарып. Татарстанның үзендә шуны эшкәртеп кулланырлык рә тле бер за вод та
салынмау белән бер инде бу! Кемдер мондый сәясәтне романнар язып мактый, кемдер бер
жөмлә белән укучысын уйландыра—һәрберенен милләт һәм заман каршында үз гамәле.
Татар милләте үлгәнме, инкыйраз алдында торамы, әллә йоклаган гынамы—
йокласа, аны ничек уятырга, дигән мәсьәлә гасырыбыз башы әдипләрен дә борчып
килгән Әдәбият мәйданын уйлы әсәрләр һәм моңа кадәр тыелып килгән темаларны иңли
баруга бәйле рәвештә, соңгы елларның рухи жанлануы да гасыр таңындагы
проблемаларыбызны тикшерүдән башланды. «Без кем идек, кем булдык, һәм инде кая
барабыз9* дигән өч сорау милләтнең акылын тәшкил итүче галимнәрне һәм әдипләрне
бигрәк тә борчыды «Кем идек»ебезне күрсәтү омтылышы тарихи әсәрләрне күбәйтсә,
сорауларның сонгы икесен тикшерүгә дә күп әдипләр һәм әдәбият галимнәре житдилек
белән тотындылар. Кем булганыбызны, әдәп-әхлакнын кайсы дәрәжәсенә ирешүебезне
шулар хакында борчылып язылган заманча әдәбият кына түгел, яңа авторлар һәм яна
әсәрләр тирәсендә баргалаган анлаешсыз шау-шулар яисә өшеткеч битарафлык та
күрсәтеп тора Инде татар милләтенең асыл сыйфатларын, пакъ әдәбен, хөр рухын
кайтару кирәклеге хакында сүз кузгалган, азмы-күпме гамәленә дә керешелгән икән, бу
сыйфатларны гаүжманлерган. .кызык.лылыгы ягыннан түгел, мөһимлеге, зарурияте
белән Көнбатыш телесериалларынын ят әдәбенә каршы торырга тиеш булган
әдәбиятыбыз аерым бер игътибар да таләп итәдер
Тәлгат Галиуллин китабында анын әтисе Нәбиу.зла әзи хакында әнисе Исламия
әби әйткән сүзләр күнелгә уелып кала:
-Ак эзе сызылып калды дөньяда әтиегезнең Ана охшарга тырышыгыз
Мәрхүменнән сон гына түгел, дөньялыкта да иренә чиксез хөрмәт белән яшәгән
әби мондый тирән мәгънәле сүътәрне әйткәндә, шунысын да уйлады микән Нәбиулла
балалары Тәлгат. Әфхәт. Әсхәт. Әхәт Галиуллиннар әтиләренә охшаулы ир булсыннар
өчен гаиләләрендәге парлары да холык-фигыльләре. сабыр акыллары, ирне ир итүләре
белән Исламиягә бик якын торырга тиешләр бит әле һәм ул сыйфатлар аларга әниләре
үрнәгеннән үк кергән, тирән сенгән булырга тиеш «Әни илаһи тәэсир көчен сиздермәс
кешегә күрсәтмәс, әтинең минминлегенә тимәс, мәгәр танышын күтәрми, каршы әйтми
генә үз фикерен, сәясәтен уздырыр»—дип яза әдип Татар милләтендә мондый әниләр
күпме, күпчелекме хәзер*’ Әллә яшьләребезгә бозыклык ана сөте белән үк керә
башладымы, шуна күрә тәрбиягә дә бирелми торганнары арта барамы? Шулай икән
әниләр нәрсәдә ялгышты*’
Байтак еллар элек Әфган чикләре тирәсенә урнашкан авылда бер таҗик карты
әйткән сүзләрнен һич онытыласы юк «Сез татарлар түгел ич инде,—дигән иде ул —
Хатыннарыгыз өстегездән йөри, сезгә ялган сөйли, тәмсез теллеләнә, аракы эчә. ирләренә
кычкыра Юк. сез татарлар түгел инде»
Читтән торып караганда күнекмәгән күзгә кимчелекләребез жетерәк тә күренәдер
хатын-кыхларнын. әниләрнең ниндилегеннән чыгып бөтен милләткә бәя бирелсә, әллә ни
мактанырлыгыбыз юк икән шул Әмма әдәпсез гамәлләрне, гаиләләрдәге чит кавем
мөнәсәбәтләрен ин элек хатын-кызтаратмады. аларнын күбесен безнен ипле дөньябызга
Бөек Ватан сугышы дигән дүрт е.ълык жәһәннәмнән ир-атлар алып кайтты Ә эчүчелекне,
караклыкны берссн-берсе яклаучы йөгәнсез түрәләр яшәү нормасына, гөнаһсыз уенга
әверелдерде Сугыштан сонгы елларда авыл түрәләренең район үзәгеннән кайтышлый
кибетче өендә ничек төн уздыруларын Тәлгат Галиуллин әйбәт кенә сурәтләгән
Шул ук сугыш чоры ир балаларны һәм үсмер кызларны завод фабрикаларда
колхозларда, торф чыгаруда, урман кисүдә жсгәрләре җитм « аек хлжыгкыч эшләргә
ачлыкка, ятимлеккә, шәфкатьсез мөнәсәбәткә дучар итеп, бик күбесен рухи имгәтте
жаннарын корытты. Алардан туып үскән балалар күңел пакьлеге һәм хыял-өметләр
карашлар яктылыгы ягыннан әби-бабаларын һәм эти-әниләренен яшь чагын кабатлый
алмаячак иде инде Милли әдәп менә шушында өзе лде, әмма рухи имгәнү ләрнең буыннан
буынга күчә барган әхлакый зыянын әле дә беркем исәпләми Чеченнәр җиренә кат-кат
сугыш белән кергән Мәскәү генераллары бу халыкның һаман сабак алмавына-
юашланмавына, йөзләре көләчләнмәүгә аптырыйлар Әмма сугышның андый гаделсезе
генә түгел, теләсә-кайсысы. анда катнашучыларга, хәтта үз иреген яклап сугышучыларга
да. мәрхәмәтсезлек, катылык үрнәге генә бирә, аларны усаллыкка канга, кемнедер
дошман итүгә күнектерә, моның зәхмәтле тәэсире атадан балага күчә Кичергән жәфалар
ачлык, ялангачлык, мохтаҗлык адәм баласын гомернең, һәр телем икмәкнең кадерен
белергә өйрәтә, инсафландыра, сабыр-түзем итә. нечкә күнеллспэ. шагыйрьгә әверелдерә
дип ышандырырга тырышучылар үзләре бер дә шундый «тормыш» ка омтылмыйлар
Чынлыкта кешенең күргән җәфасы, рухи гарилләндерелүе күнелне сафландырмый, якты
уйларга этәрми, андый яраларның әрнүе чорлар аша оныкларда ла кабатлана
Тәлгат Галиуллин үз авылында әхлакый «сүтелү»нен ате башланып кына килгән
чорларын тасвирлый Инде безнең көннәрдә, шушы авыл журналисты Фәния
Хужахмәтнен борчылып язу ынча. Кычытканлыла эчүчелек 1пм бурлык хәвефле
чикләргә җиткән Заманында көндәлекләр язып. Твлгат Галиуллин әйткәнчә, кәгазьдә -
бушанган» Кычытканлы ирләренең балалары һәм оныклары бүген башкалар кебек
аракыда •бушана» Үзгәрешне дәүләт күләмендә карасак, инде парламентларга ла
милләтнең әдәп сакчылары түгел, акча һәм аракы корольләре күбрәк сайлана Сәясәтне
шу лар ясый кемлегебезне дә дөньяга шулар күрсәтә Мондый хә.тл 'рга борчылсак, тагар
әләбенен җимерелә башлавы кайдан, нинди ялгышларыбыздан ют азды сон әле. дип
уйлансак милләтнең асыл сыйфатларын, мәдәнн-әхлакый мирасын сурәт • тән әдәби
әсәрләрне укымыйча кала алмыйбыздыр
Тәлгат Галиуллин повестенен икенче бүлеге -Писарь» Галиулла» дип исемләнә
һәм анда әдипнен бабасы сурәтләнә Сугыш вакытында анын гаиләсе ун кешене
берләштергән Ир-атлар икәү генә-үзс һәм сабый оныгы Таптат Инде шактый картаеп
барган, почта таратудан бүтән хезмәткә дә ярамаган Галиулла бабай шуз авыр
мәрхәмәтсез чорда да зур гаиләнең әхлагын үз кулында тота, сүтелергә юл куймый.
Моның сәбәбе бер генә: гаиләдә олылар үрнәге , өлкән кеше сүзе илаһи көчкә ия булган,
бу сүзне санламау иманлылар өчен зур гөнаһ, халкыбызның яшәү кагыйдәләреннән текә
тайпылыш саналган, гаилә шул сабыр әдәбе белән авырлыкларга баш бирмәгән. Биредә
гадәтләребезгә сукырларча буйсыну, калтырап тору, куркытылган тавык хәлендә яшәү
турында сүз бармый. «Писарь» Галиулла балалары ачык һәм киң карашлы, юлдан
тайпылмаслык, тормышларын әйбәт алып барырлык булып житешкәннәр. күп санлы
эшчән уллар-кызлар үстергәннәр. Нәбиулла әзи белән аның сеңлесе Зәйнәп апада бер
бакча ачарлык бала бар. дип шаярта торган булганнар Кычытканлыда.
Әдип үз әтисен һәм анын даирәсен, әнисен һәм аның мохитен сүрәтләүгә повестьта
аерым-аерым бүлек багышлый. Нәбиулла—ике сугышта катнашып, соңгысыннан
төзәлмәс яра алып кайткан, советларга. Сталинга гомере буена турылыклы калган, шул
ышануы белән дә көчле булган гадәти авыл ире. күп замандашларының бер сыңары. Ни
өчен сугыштың, дип сораучыларга ул:
—Азатлык өчен,—дип жавап бирә.
—Нинди азатлык инде ул! Сугыш беткәнгә күпме вакыт узды, без һаман хәерче,
әнә немец, япон ничек яши!—ди аңа улы.
Ветеран шактый озын гомер яшәп, үз ышануы, үз иманы белән дөньядан китеп тә
барган. Бәлки андыйларның бар байлыгы, бердәнбер бәхетедер дә бу. Караклар иле
аларның шушы ышануын гына тартып ала алмаган. Бик күп нәрсәдә алданганнар икән,
анысы алдаучылар намусында Гамьнәр үлми, өлкәннәрдән яшьләргә, китүчеләрдән
калучыларга күчә, вакытында җавабы табылмаган сораулар күңелләрне гел бимазалап
тора. Чынлап та, кемнең, нәрсәнең азатлыгы өчен сугыштылар алар? СССРныңмы?
Андый ил юк бит инде, барыбер саклап калып булмады һәм халыкларны ирексезләп
бәйдә тоту кирәкми дә иде. Рәсәй дигән илнеңме? Ә аңа азатлык, ирек нәрсәгә кирәк?
Дистәләгән милләттән хәерче, исерек бер укмаш ясап ирексезлектә тотсын. Мәскәүчә
уйламаганнарны рәхимсез кырсын, туган жиреннән кусын өченме? Жиңүчеләребез бу
миһербансыз дәүләткә шундый хокук яулап бирделәрме? Куылучылар. Мәскәү
бомбалары астында изелүчеләр арасында Нәбиулла карт кебек жинүчеләр дә бар ич. Күп
миллионнарча гомерләр, кеше жаны күтәрмәслек мөхтажлыклар. хәтта алдагы
буыннарның да рухи гариплеге бәрабәренә алынган азатлыктан һәм бәхеттән жинүче
халыкка берни калмады бит инде, алда буласы якты көннәргә өметебез дә киселде. Без
бүгенге менә шушы тормышка гына лаек идекме? Әдипнең үз әтисенә биргән авыр
соравын дәвам иттереп, башыңа кан сауганчы уйласаң да боларнын очына чыгарлык
түгел. Әмма уйланмыйча, алдыбызга авыр сораулар куймыйча, сабыр-түземнәр булып
та байтак яшәп карадык, тәлгәшләп-тәлгәшләп шуңа бөтен гомеребезне бирдек, алдау-
арты алдаулар кичерсәк тә өметләрне өзми килдек—тик әжеренә ни алдык? Игелексез,
рәхимсез дәүләт үзенең котсыз үрнәге белән яшьләрне дә өлкәннәргә, аларның авыр
үткәненә, ихласлыгына һәм иманына ихтирамсыз итеп тәрбияләде. Ә күңеле мондый
ихтирам хисеннән мәхрүм адәмнең югары әхлак иясе булуы мөмкин түгел.
Повесть-истәлекнен «Апалар, сеңелләр» бүлеге гаиләдәге өлкәннәр белән яшьләр,
туганнар белән туганнар мөнәсәбәтен моннан ярты гасыр элекке бала күзе күргәнчә
сурәтли, өлкән кеше карашыңча гомумиләштерә. Дин дип егылып төшмәсә дә. «писарь»
Галиуллин токымы имансыз яшәмәгән, гаиләдә динилек ташып тормаса да, миллилекне,
ата-бабаның сыналган изге гореф-гадәтләрен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен саклау
аркасында Ходай бу күп тармаклы нәселне юлдан язган балалар белән җәзаламаган.
Кайберләрендә ара-тирә бала шуклыклары сизелгәләсә дә. «гаилә педагогикасы»
ярдәмендә бергә-бергә тәрбияли килгәннәр. Кайчагында тәрбия чарасы тупасрак,
авылчарак та килеп чыккан, әмма, чамасы югалмаганлыктан. баланың күңелен
катырырлык, зурайгач үч алу тойгысын кузгатырлык булмаган, аталар белән уллар
арасында анлашу югалмаган. Әдип үзе бер хикәясендә «Үчлек—татар кешесенең
канында» дип язса да. андый хәтәр сыйфат әхлаклы гаиләләрнең олылар белән яшьләр,
ата белән бала мөнәсәбәтенә кагылмаган.
Милли әдәбият кин дөньяга танылырлык үсеш алсын өчен халыкның үз телендә
укый-яза белүе, талантлы, югары белемле әдипләре булу гына җитмидер, калыплашкан
әдәп-әхлагы да. һичшиксез, кирәктер ахры. Шундый пакь дәвердә, халык ШУЛ әдәпне изге
саклаган тотрыклы чорда әдәби җәүһәрләребез дә күбрәк туган Тәлгат Галиуллин китабы
милләтебез әхлагының сафрак елларын хәтердә яңартуы белән кыйммәтле.