Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОРЪӘН СҮЗЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ


•Күктә Аллиһ. җирдә Иблис, мин-малай.'
Берсе: «Дин» —дип. берсе • Мин » дип тарткалаи •
‘ 1917 елгы революциянең салкын җилләрендә халыкның -Кемгә ышанырга?».
•Кемгә иман китерергә?» дип зиһене таркала башлаган, иман нигезләре ишелеп тешәргә торган заманда Шәехзадә Бабичның бу сузләре илебездәге рухи афәтне бугенге чор көзгесендә курсәтә шикелле -Кемгә ышанырга?- • оравы бу ген дә һәр ■аилвдә яңгырый
Коръән—мөселманнарның, шул исәптән татарларның да куңеленә изге Суз булып сеңгән һәм аларның рухи дөньясын тутырган китап Укыгач, пакъ сөлгегә төреп, киштәгә куеп сакланган язмаларның иң кадерлисе Элек электән Коръәнне гарәпчә укый белә торган кешегә астан өскә карый торган булганнар- Моңарчы татар әдәби телендә Коръән булмаган, халык сурә-аятъләрне гарәпчә яттан бикләп налсазларда укыган-Лини белем чыганагы булып ана телендә бер Ногмани хәзрәт Коръән-тәфсире хезмәт иткән. Аерым сурәләр. аерым аятьләр, хәдисләр, вәгазьләр, аңлатмалар мәдрәсәләрдә дә. гаиләдә дә кулланылган Әлбәттә, соңгы 10-15 ел эчендә татарча да. урысча да ислам турында бик куп уку әсбаплары китап киштәләрендә урын алды Сиксән милләт телендә укыла торган Корьән тик татар телендә генә юк иде. Ниһаять. 2000 елның башында татар телендә бер юлы икс Корьән басылып чыкты
Әйе. буген ана телебездә басылып чыккан Коръән-Кәрим китабы кулыбызда Аның турында бик кыска гына мәгълумат биреп, тәрҗемәсе тирәсендә фикер йөртәсе килә. Коръәннең беренче нөсхәсен атаклы язучыбыз Pafiunt әфәнде Батуми тәрҗемә иткән, икенчесен- Фәрит хәзрәт Сәлман. Яңа басмалар шатландыра тәрҗемәнең икесендә дә текст бер ук биттә гарәпчә һәм татарча янәшә бирелгән Татар дөньясы өчен яңалыкмы бу? Әйе. яңалык'
Коръәннең татар мәдәнияте өчен әһәмияте нәрсәдә?
еше күнелен үзенә жәлеп итәр ечен. анын аңына нинди генә белем салмаганнар Бер-берсенә хилаф дини мәсләк бар, бар фәнни идеология, аларны сугыштырудан кешеләр рухиян зыян гына күрә Кеше фәнгә таянамы. дингә таянамы -барыбер, анын иманы (ул ышанх. инану дигәнне
К
аңлата)—рухи таянычы, өмет баганасы, мәсләге булып тора. Халыкнын бер өлеше фәнне түгел, динне иман итеп кабул иткән икән, бик мәгъкуль («... ләком динуком. вә лийә дин .» (109:6)'—«сезгә үз динегез, мина үземнеке»), Ирекле илдә адәм баласы йә бусын, йә тегесен сайлап ала икән, моның бер дә зыяны юк, тик кеше имансыз гына калмасын. Ирекнең, хөрриятнең мәгънәсе дә сайлап алырга мөмкинлек булуда, һәрхәлдә, зыялылар, кешенен психологиясен аңлап, халык белән бергә булырга, аның акылын, фикерләү сәләтен үстерергә, рухи дөньясын киңәйтергә тиеш түгелме сон? Тиеш, әлбәттә. Мондый вазифа галимнәргә, зыялыларга гына түгел, имамнарга да йөкләтелгән.
Коръән—гарәпчә язылган Аллаһ сүзе, һәр мөэмингә турыдан-туры Анын мөрәҗәгате диелә. Ләкин ул Сүзне теләсә кайсы татар ишетми, чөнки тел белми, имамнар гына арадашлык кылып, ул Сүзне кешеләргә җиткерергә тырышалар. Әмма аларның фәнни дә. дини дә әзерлеге хәзерге татар кешесенең интеллектуаль дәрәжәсенә муафикъмы?. Мәдрәсә шәкертләре белән бергә жәмәгатьчелек тә бер ише имамнарның аң-белем дәрәжәсе белән канәгать түгел, дип матбугатта еш яза башладылар. Галимнәр фәнни белем бирергә тырышалар, имамнарның бер ишесе, ана телен ватып-сындырып булса да. дини белем тарата. Нәтижәдә. халыкка тәгълим-тәрбия ике юлдан бара шикелле. Соңгы йөз ел эчендә киң мәгърифәт, фәнни белем алган халкыбыз кемнең сүзенә ныграк колак салыр икән9 Бергәлек юк. Тотрыклы иман да юк.
Бу проблеманы хәл итүдә телнең әһәмияте гаять зур: тел аралашу коралы гына түгел, ул—фикерләү коралы да. кешенең хис-тойгысын белдерү ысулы да. аларны берләштерү шарты да. Фәнни уй—белемне кешеләргә дөрес аңлаткан шикелле, дини белемне дә шулай ук дөрес аңлатырга тиешбез. Халыкнын тел культурасын, фикерләү культурасын үстерү өчен, шик юк—мөгаллимнәр һәм имамнарның ана теле остасы, нотык-вәгазь остасы, мантыйк-логика остасы булу төп шартларның берсе. Алай гына да түгел, укымышлы, киң карашлы, тирән белемле, глобаль фикер йөртә белүче галимнең чын зыялы булуы зарури! Төрле телләргә Изге китапларны тәржемә итүчеләрнең күбесе нәкъ шундый зыялылар, югары культура ияләре.
Мәгълүм тәртиптә тәсбих төймәләре тезелеп киткән шикелле, тетдә дә аерым сүзләр логика кагыйдәләренә буйсынып килгән хәлдә генә чынбарлыкны ачык һәм дөрес чагылдыралар, теге яки бу фикернең эчтәлеген кеше анына дөрес җиткерәләр. Бусы чит телдән ана теленә тәрҗемәгә күбрәк карый, чөнки төрле телләр бердәм логика кануннарына буйсыну белән бергә, һәрберсе үз грамматикасына да буйсындырылган. Чит телдә булган фикерне ана телен бозып, аны чит тел грамматикасына буйсындырып тәржемә иткән чакта тел тәртибе генә түгел, шул телдә фикерләү тәртибенең дә бозылуы мөмкин. Бу инде хакыйкатьне дөрес күрсәтмәү дигән сүз.
Коръән аятьләрен тәржемә итүгә дә шул ук сүзләрне әйтеп була Яна басмалар хәзерге татар әдәби телендә язылган, димәк, ана телендә укый белә торган һәр кеше Коръәннең эчтәлегенә керә, анын тирән мәгънәсенә төшенә ала дигән сүз. Димәк, тәрҗемәчеләрнең эше мактауга лаек һәм халык аларны үзенең рәхмәтеннән мәһрүм итмәс, дип ышанам
Коръәннең эчтәлеге нәрсәдән гыйбарәт?
ик кыска итеп әйткәндә. Коръән күпходалыкка, мәҗүсилеккә, пот- санәмнәргә табынучыларга каршы көрәш коралы ул. Анын иҗтимагый- икътисади, сәяси һәм рухи нигезләре бар. Димәк. «Алла бер- дигән идея белән «күпходалык» идеясе бер-берсенә хилаф, алар туры килмиләр, алар арасында булган идеологик көрәш, ягъни ике мәсләк (мировоззрение, идеология) каршылыкларын бетерү һәм адәм баласына чын хакыйкатьне ачу—Коръәннең 'Сүрә һәм аятьләрнең тәртип саны (2:20 - әйтик, икенче сүрә, егерменче аять. 6:8 - алтынчы сүрә, сигезенче аять).
Б
төп вазифасы булып чыга. Коръән-Кәрим—изге китапларның иң сонгысы
Коръәннең асылында тирән фикер ята; яһүдиләр, мәсихиләр (христианнар) һәм мөселманнар өчен Хода. Тәңре бер. анын исеме—Аллаһ Мусага ул Тәүрат китабын иңдергән. Даудка—Зәбурны. Гайсәгә—Инҗилне. Мөхәммәд пәйгамбәргә (салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм)—Коръәнне. Мөхәммәд—актык пәйгамбәр
Китаптан китапка Алла узенен берлеге турында кабат-кабат әйтеп килгән («тәүхид»). Кешеләргә үз фикерләрен Хак Сүз белән җиткерер өчен ул халыкларга пәйгамбәрләр (рәсүл, нәби) җибәргән Ләкин кешеләр рәсүлләргә (Адәм. Нух. Мусаларга) ышанмаганнар һәм элеккечә кыргыйлыкта яши биргәннәр—иске заманнарда кан катнаштыру йоласы кин таралган була, күтләклек (гомосексуализм), нәжсслек чәчәк аткан, кешене корбан итеп чалганнар, кеше үтерү .алдашу, урлашу гадәти хәл булган, сугышып кан коеп яшәгәннәр Коръән боларны харам (ярамас) кылган, тыйган (6:137; 7:84), ул кешеләргә гаделлектә, инсафлыкта яшәү өчен хокук нигезләре, кагыйдәләр системасы (шәригать) биргән
Изге китап—әдәп-әхлак кагыйдәләре бирә, гаиләдә, сүздә, сугышта, үч алуда һ. б эшләрдә ризалык (консенсус), үзара килешү булырга тиешлегенә басым ясый (4:128, 135). намуслы сәүдә турында бик күп төгәл кинәш-нәсихәтләр бирә (2:282). күңел сафлыгы, инсафлык, гаделлек турында сөйли (5:8). Исламга чаклы, җаһилият дәверендә, хатыннарны күп итеп алу. нарны рәнҗетү, магларын талау һ. б. хөкем сөргән. Коръән хатын алуны дүрт белән чикләгән, хатын аерып җибәрүне катлауландырган; ятимнәрнең хакын ашаучыларга карата тәртип керткән, бу гадәт тыелган (5:90). Коръәннең асылында шулар ята.
Аллаһнын сүзен Мөхәммәд пәйгамбәр (салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм) гарәп халкына җиткерә. Ул кабиләдәшләрен. Мәккә гарәпләре булган көрәешләр кабиләсен мәҗүсилектән ваз кичәргә, баш тартырга чакыра. ЗООләп пот-санәмнәрне ташлап. Алданын берлегенә ышанырга, итагатьле булырга өнди Чөнки хакыйкать— яна дин—исламда Ул диннен үз тәгълиматы һәм кешенен тормыш рәвешен үзгәртерлек үз кагыйдәләре бар Яшәү рәвешенең асылында гаделлек, мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек, инсафлык, юмартлык, сафлык, риясыхлык ята. дип тәсдикълана
Мөселман булыр өчен Аллаһнын хак сүзенә инанырга, ана табынырга, итагать кылырга, ахирәт барлыгына ышанырга һәм тиешле фарызларын үтәргә, башкарырга кирәк Коръәндә әйтелгәннәргә ышанмаган кешеләрне пәйгамбәр табигый афәтләр һәм хәтәр тәмугъ уты белән кисәтә. Агланын каргышы белән, төрле җәза белән куркыта да белә.
Кыямәт көнендә һәр кеше тереләчәк һәм Агзанын хозурына, хөкеменә киләчәк, кемнен күпме савап күпме гөнаһ кылганы шунда хисапланачак, үлчәнәчәк Тәмугънын төрле катламы, төрле рәвешле җәзасы барлыгын аңлата, шуның белән куркыта Мәсатән. Нух пәйгахгбәрнен язмышы турында сөйли, анын пәйгамбәрлеген танымаган кабиләсе туфанда һәлакәткә дучар була (11:89. 32.23) Мөхәммәдиен пәйгамбәрлегенә ышанмаган кеше-халык Аллаһнын ачы каргышына, табигать афәтенә дучар булачак, ди Жаһилиятгән чыга башлаган халык боларнын барысына да ихластан ышанган, әлбәттә.
Бүгенге кеше өчен Коръәннен файдасы нәрсәдә сон’’ Изге китап кешене бүгенге язмышы турында уйланырга мәҗбүр итә Тагын басым ясап әйтик. Коръән элек булган кыргыйлыкка каршы чыга мирас бүлү тирәсендә канлы көрәшне бетерә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тәртипкә сала, кагыйдәләр кертә, ришвәт бирү-алуны. риба (процент)ны. аракы эчүне харам кыла Бүгенгечә әйткәндә. Коръән гуманизм идеяләрен тарата (2 123-185). мин-минлеккә, мөнафикълыкка (икейоиелекко) каршы чыга (2 206) Уйлап карыйк әле. элек булган кыргыйлык бүген дә илебездә хөкем сөрә түгелме сон? Вәхшилек, мөнафикълык, көпә-көндез картларны талау, сабыйларны көчләү мал бүлешеп кеше үтерү—бүгенге халәт түгелмени'’
Коръәндәге гуманизм идеяләре кешеләрнең аңына ничек җиткерелә сон? Куркыту белән беррәттән. пәйгамбәр Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә
'Инглизчәгә тәрҗемәсендә Ришад Халнфә (USA. 1992) аны «The Final Testament», дип атый, ягъни. Коръән—«сонгы васыять» («Последний завет», т.с. после Ветхого завета—иудейского. Нового—христианского завета)
146 _______________________ МИРЗА махмггов
төрле-төрле бүләкләр, нигъмәтләр, рәхәт, бәхетле тормыш вәгъдә итә Пәйгамбәр сүзен тыңлаучыларга. Аллаһнын берлеген танучы кешеләргә. Аллаһы Гәгаләга иман китерүчеләргә, анын кодрәтенә ышанучыларга бүләк булыр, ул бүләкләрнең беренчесе һәм ин зурысы Аллаһнын нигъмәтедер, ягъни жәннәттер Мона ирешү өчен һәр кеше туры юлдан барырга. Аллаһнын берлеген танырга, игелек кылырга тиеш. -Игелек кылуда ярышыгыз» диелә 2 сүрәнен 147 аятендә. Димәк, үтерү дә. кире терелтү дә—барысы да кешене куркытып та. өметләндереп тә бу дөньяда игелекләр кылуга чакыру, шуңа мәҗбүр итү. мотивация бирү (32:12). Ахыр чиктә— куркытулар, янаулар, өндәүләрнең дә максаты бер—алар инсанияткә, гуманизмга.кешелекле булырга чакыра.
Коръәннең кешелек дөньясы өчен әһәмияте
оръән мөселманнар өчен генә, дин әһелләре өчен генә түгел, ул дин. фәлсәфә, тарих белән кызыксынучы барлык кешеләр өчен дә кирәкле китап «Коръәннең әһәмияте нәрсәдә9 Коръән нигә кирәк?—дигән сорауларга кыска гына бер җавап бар: ул кешеләрне һәлакәттән кисәтә (17:9). Планетабызга атом-төш һәм экология катастрофалары яный, адәм баласы үлем коралларын камилләштереп дөньяны һәлакәткә алып бара. Бу хәлдән когылу юлы бар микән?
Шуңа охшашлы сорауларга борынгылар да җавап эзләгән икән Коръән кешеләрне тел һәм милләте ягыннан аермый, аларнын барысын да бертигез мөселманнар итеп карый. Шул нигездә Коръән төрле телдә сөйләшүче халыкларны берләштерә, халыкара тынычлыкны сакларга, милләтара ыгы-зыгыны бетерергә өнди һәм шуна ирешер өчен туры юл күрсәтә
Жыеп әйткәндә. Изге Китапның әһәмияте чиксез зур. Ул—кешелек дөньясының узганы, фикер йөртүе, дөньяга карашы, мәсләкләрнең үзгәреп кору тарихы Коръәннең әһәмияте—һәр кешенен. кабиләнең, халыкларнын тормышын мәгълүм идея нигезендә тәртипкә салуда. Ул—белем чыганагы, хак. хокук, шәригать нигезе Кеше үзенең хис-тойгыларын анлап гамәл кылырга тиеш. ди. Ягъни. Коръәндәге әдәп-тәртип, әхлакый нормалар, борынгы халыкка бирелгән кинәш- нәсихәтләр, кагыйдәләр хәзер дә зарур, чөнки бүген дә кеше кешене рәнжетү, мыскыллау, җәзалау, күпләп үтерү һ. б. шуның кебек хәтәр җинаятьләр бер дә бетми, арта гына бара Коръән хайвани гадәтләрдән ваз кичү, нәҗеслектән чыгу, хатын-кызнын хокукларын яклау, ятимнәрнең хакын саклау, кешеләрнең яшәү рәвешен гаделлеккә, инсафлыкка корып үзгәртү юлын күрсәтә.
Коръән—дөнья әдәбиятының борынгы үрнәге, шул ук вакытта ул фәлсәфә китабы да. Монда кешелек дөньясының язмышы. Җир йөзендә кешенен готкан урыны турында фикер йөртүләр. Кешегә, анын яшәү рәвешенә, фигыл-гамәленә карап бәя бирүләр зур урын алып тора (2:282). Шуна күрә Коръәнгә дин күзлегеннән генә карау җитми, ана фән күзле! еннән дә карарга кирәк
Коръән һәм милли идеология
у сорауга алда җавап бирә башлаган идем, дәвам итәсе бар. А. Пушкин Коръәнне укып чыккач: «... да притечем и мы ко свету. И да сойдет с очей туман».—дип язган. Күзебезне ачып карыйк әле. яктылыкка чыгыйк, дигән, ягъни даһи шагыйрь Коръәнне белем, хакыйкать чыганагы итеп кабул иткән, андагы хикмәтләрне үзләштерергә чакырган.
Диниең идеология, мәсләк икәнен беркем дә инкарь итә алмый. Рухи дөньябыз нәрсә!ә корылган? Белемгә, иманга. Тик шунсы бар—кемгә иман китерергә сон? Элек Аллаһы Тәгаләгә һәм патшага иман китергәннәр. Аннары сыйнфый көрәш мәсләгенә, коммунистлар идеясенә. Гасыр ахырында яңадан дингә йөз тоттык, урыслар православиега, татарлар—исламга. «Артына кара да шөкер кыл. алдына кара да фикер кыл». Тирән тарихлы мәдәниятебез нәрсәгә
К
Б
корылган иде? Элек-электән үк—халык ижатына һәм исламга. анын тәгълиматына, фәлсәфи хикмәт—фикерләренә
Бүген галимнәр физика, химия динне инкарь итми, дип тә әйтәләр. Рухи бушлыкта калган чорда фәнни белемгә дини белем өстәлсә, кемгә зыян китерер икән ’ Әлбәттә, элекке идеяләр сөременнән чыкмаган кешенен башында бүген бу хәл төрле сораулар тудыра. Мәсәлән, рухиятнын эчталеге—дин. иман гынамы, алла рухият динсез дә була аламы'’ Кешенен рухын баеткан, ана илһам биргән, рухи дөньясын барлыкка китергән илаһи сүз белән янәшә әдәби сүз. мои да бар ич. Музыка, рәсем, образ, сурәтләр, гомумән, сәнгать исламнын әхлакый тәгълиматы белән ничек тоташалар, кебек сорауларга да галимнәр күптән жавап эзлиләр, философлар арасында да бәхәсләр сүнеп тормый Эътәнү тукталмаска тиеш
Үткән гасырда ике бөтендөнья сугышы булуы кешенен кыргыйлыктан әле һаман чыга алдамаганын дәлилли түгелме сон? Кешенен рухи пакьлеге, гаделлеге, инсафлыгы, шәфкатьлелеге турында фикерләр сүрәдән сүрәгә күчә Мәсәлән. (5:8.90) аятьләрендә Коръән элекке кыргый гадәтләрнең күбесен чарам кылган мал-мөлкәтне, мирасны гаделлек белән бүлү тәртибен керткән, ятимнәрне рәнжеткәннәр икән. Коръән аларнын үзләрен дә. хакларын да яклаган Мәсәлән. (6 137) кешене корбан итү тыелган һ.б.ш. Без барыбыз да шуларны сабый чактан ук белергә тиеш түгелме сон?
Әдәп-әхлак турында
дәм баласының үзен ничек тотуы Аллаһы Тәгалә теләгәнчә була аламы икән? Коръән бу хакта нәрсә ди сон9 Кеше ин элек бик мәрхәмәтле булырга тиеш, башка кешеләрнең, бигрәк тә ятимнәрнен элешенә кермәскә, киресенчә, аларга булышырга, ярдәм кулы сузарга тиеш, ди Шул чакта гына кеше чын мөэмин мөселман була ала Адәм баласы комсыз, зәһәр булмасын иде. диелгән Коръәндә, ул башка кешеләргә йомшак күңелле булырга, аларны рәнжетмәскә. күрешкәндә ачык чырай күрсәтергә тиеш Һәр кеше олыларга ихтирам белдерергә, ата-анасын хөрмәт итәргә, үзенең намусын сакларга, чарам эштән сакланырга, оялырга, хурланырга тиеш, ярамаган эш эшләргә тиеш түгел, харам гамәл кылмаска, тыелган нәрсәләрне башкарудан баш тартырга тиеш һ б. in Менә шушы фикерләр Коръәннен беренче битеннән башлап азагына хәг ie дәвам итә Болар барысы да аять артыннан аять, сүрә артыннан сүрәләрнең мәгънәсен ача торган Аллаһы Тәгаләнен кодрәтле, күңелләргә кереп урнашырлык тәэсирле Сүзе белән анлатыла.
«Коръән вәгазь һәм нәсыйхәтләрдән тора • (80:11) диелгән, ләкин башка диннәрдән аермалы буларак. Коръән үгет-нәсыйхәт, куркыту белән генә чикләнми тәртип бозган өчен жәзасын ахирәттә, теге дөньяда гына түгел, бу дөньяда, көндәлек тормышта ба бирә. Мәсәлән, зина кылган өчен 100 таяк суктыралар (24 2). нахак сүз. гайбәг тарату, нахакка гаепләү өчен—жәза бирелә (24:29.33) Үгет-нәсыйхәт бирә һәм Кыямәт көне турында кисәтә (80:11) Коръән һәм исламнын көчле ягы ижгимагый, социаль проблемаларны хәл итү юлларын күрсәтү, беренче нәүбәттә- ярлыларны, юксылларны яклау Ислам гарәп булмаган башка халыкларны ла шул ягы белән үзенә жәлеп иткән һәм хәзер дә жәлеп итә (башка диннән исламга күчү тенденциясенең күп илләрдә көчәя баруы шуны күрсәтә)
Коръәнне ничек ннрәнгәннәр?
алыкларның бер өлеше Коръәнне исламга керер, иманлы булыр өчен өйрәнгәннәр, икенчеләре-исламга каршы торыр өчен Европалылар Коръәнне урта гасырларда ук укып башлаган Христиан дин «һе паре аны •ересь- ли 1әр. буш бер уйдырма дип. ничек кенә хурламыйлар. галимнәр ис.» бх м.хдзәк нигезле, дип уйланалар. XII гасырдан башлап. Изге китап башта латин теленә, аннары хәзерге француз, алман, инглиз телләренә тәржемә ителә һәм 1716 елны урыс геленә дә килеп керә (француз теленнән тәржемә ителгән) \1.\ иш ы
10 *
А
Х
мәсәлән, Саблуков. христиан дине хасиятеннән чыгып, XX гасырда Крачковский— фәнни максат белән Коръәнне урыс теленә гарәпчәдән тәржемә иткәннәр
Татарлар Коръәнне элек ничек өйрәнгәннәр? Нинди китаплар укып дин турында белем алганнар9 Мәдрәсәләрдә Изге китапны, «иман шарты», «һәфтияк» шикелле уку китапларын һәр көнне укып ятлый торган булганнар. Өйдә дә Коръән укылган, мәчеттә—мулла сүзе алдан йөргән. Биш вакыт намаз кыл ганда вак сүрәләр яки озын сүрәләрнең аятьләре бик күп мәртәбә кабатланып ятланган Коръәнне гарәп телендә ятлаганнар Гасырлар буе күңелдән бикләү, ятлау ысулы булган. Коръән сүзен халыкның зиһененә сеңдергән. Әле хәзер дә гарәпләрдә, әйтик, 6-8 яшьлек сабыйларның бер ишесе 500 битлек китапны яттан белә.
Совет чоры, аның сәясәте, совет мәгариф системасы исә халыкны диннән читләштерде, яшьләрне дәһри (атеист) итте Хәзер бу дәһриләргә иман кирәк, дибез, чөнки ул физика, химия белеме белән генә күңелгә керми икән. Бүген бик аз санлы мәдрәсә шәкертләре генә Коръән сүрәләренең мәгънәсен аңларга өйрәнәләр. Ләкин авыр да инде бу гарәп теле! Алар өчен дә ана телендә басылган Коръән кирәк!
Гажәп хәл! Изге дип саналган, Кешенең бөтен күңел-тойгыларын сыйдырган Коръәнне татарлар урыс телендә укыйлар, өйрәнәләр, шул нигездә дин турында фикер йөртәләр иде. Ник дисәгез, беренчедән, татар телендә Коръән юк иде; икенчедән, татарларның күбесе ана телен белми, бернинди китап-фәлән укымый! Ә инде латин хәрефенә күчкәч, татарча укучылар саны, һичшиксез, тагын да кимиячәк. әлбәттә.
Коръән теленең үзенчәлекләре турында
оръәнне татарчага тәржемә итү бик кыен икәнен аңлар өчен анын теле турында бераз әйтәсе бар. XX гасыр башында урыс крестьяннарының күбесе сөйләм телендә 800 сүз белән чикләнгәннәр, диелә. Укымаган татарлар да шул ук чамада булганнардыр. Фәнни белемгә ия булу, кешенен сүз байлыгын арттыра, тел культурасын, фикерләү культурасы үстерә.
Хәзерге укымышлы урыс кешесе сөйләгәндә кимендә 4-5 мен сүз куллана (актив сүътек) Укымышлы татар да шулай уктыр, дип уйлыйм, гәрчә әдәбиятта булган 35—40 мең сүз күпләргә таныш булса да (пассив сүзлек). Борынгы төрки- татар телендә сүз күп булмаган, әлбәттә. Унөч-ундүрт йөз ел элек булган рун язмаларын бүгенге татар укый алмый, чөнки тел үзгәргән, сүзләрнең мәгънәләре бүтән. Мәсәлән:
... Иллек будун эртем,—
Илем амти каны9
Каганлык будун эртем,— Каганым каны?
Тәржемәсез аңлашыламы? Юк, әлбәттә:
... ДәүләтЛе халык идем,—
Илем инде кайда?
Патшалы халык идем.—
Каганым кайда9
Әле XX гасыр башында гарәп-фарсы һәм төрек сүзләре тулган татар язма телен гади халык ачык анлый алмаган. Тукайлардан башланып китеп, йөз ел өчендә телебез үзгәрә—сүзлеге арта, грамматикасы камилләшә. Башка халыкларның теле 200—300 ел эчендә төрле шивәләрдән бүгенге милли әдәби телгә әверелә1
■XYI гасырда Мартин Лютер—Рим католиклар чиркәвенә каршы чыгып дингә реформа ясый: Инҗилне (Библияне) латин теленнән немей теленә тәржемә иттерә Еллар үтү белән шул тел халык арасында тарала. Немеиләр төрле шивәләрдә генә түгел, бердәм әдәби телдә лә сөйләшергә гадәтләнәләр Шулай итеп, хәзерге немей әдәби теле барлыкка килә һәм саклана, дип санала.
К
Нәкъ шундый ук рәвештә гарәп әдәби теле дә барлыкка килә, тик бу хәл күп гасырлар элегрәк һәм көчлерәк дәрәжәдә була; Коръән сүзләрен бозып әйтергә ярамый, үзгәртү гөнаһ санала, гарәпләр Коръәнне гасырлар буена көн саен укып яшиләр Шул рәвешчә гарәп телендә гаять бай сүзлек сакланып, үсеп килә. Кайбер төшенчәләргә бер түгел, уннарча, хәтта йөзләрчә сүз табыла, ягъни синонимнар ишәя. Мисал өчен, -дөя» (•тәвә») төшенчәсен белдерер өчен гарәп телендә 400 сүз бар диләр, арслан төшенчәсен 200 ләп сүз анлата. Аллаһы Тәгаләнен дә 99 исеме бар. Гарәп теле синонимнарга бик бай тел. шуна күрә бу телдә тирән фәлсәфи фикерләр дә, гыйльми төшенчәләр дә ансат аңлатыла, рифмалар тиз табылып, шигъри юллар да бик табигый рәткә салына.
Гарәп теленең озын тарихы бар: гарәпләрнең шивәләре милли әдәби телгә әверелүе 1400 ел элек башланган, дип әйтеп була, чөнки Коръән теле халык арасында тарала башлау белән, гарәпләрнең мәдәнияты үсә башлау белән бердәм телгә әверелә.
Хәзерге гарәп әдәби теле белән Коръән теленен аермасы юк түгел, азмы- күпме бар. әлбәттә. Бу ни дигән сүз? Бу—гарәп кешесе Коръән телен укып (ишетеп) яхшы ук аяламыйлар дигән сүз. Ләкин башка телгә тәрҗемә итүче, кагыйдә буларак, әдәби телне дә. Коръән телен дә укымышлы гарәп кешесе кебек үк белә алмый, әлбәттә. Шуна күрә тәрҗемә итүнен кыенлыклары күп була
Коръән теленен үзенчәлекләре бар. дидек, алар нәрсәдән гыйбарәт? Беренчедән, ул борынгы тел Шулай булгач, хәзерге гарәп әдәби телен өйрәнеп алган кеше әлеге үзгәрешләргә сөртенә. Бусы—сүзләрнен мәгънәви үзгәрешләре дә. грамматиканың үзенчәлекләре дә. Икенчедән. Коръән—Мөхәммәд пәйгамбәргә иңдерелгән бербөтен язуга тупланган Аллаһ сүзе, диелә, уй фикерләр. кагыйдә- күрсәтмәләр китабы Инжил (Библия) төрле чорда төрле кеше тарафыннан язылган 74 кечкенә-кечкенә китаплар мәҗмугасы
Бүген миллиардтан артык мөселманнарның күңелен яулаган, аларнын рухи таянычы булган, тәрҗемәчеләрне кыен хәлдә калдырган Корыш теленен тагын берничә үзенчәлеге турында әйтми булмый
Сүз көче Кешене берәр нәрсәгә ышандыру, берәр фикер-идеягә инандыру өчен төрле аһәң, тавыш, интонация белән һавада янгырап. йөрәктән йөрәккә күчкән Сүздән дә көчле корал юк. диләр. Коръәндәге һәр сүзнең мәгънәсе шул сүрәдәге темага, аятьтәге фикергә бәйләнгән Борынгы чүл гарәпләренең акылына сыймаслык вазгыятьләрне тасвирлаган сүхләрнен мәгънәләре тирән, җитмәсә алар кабат-кабат анлатыла һәм шул рәвешчә кешенең күңеленә кереп утыра Коръәндәге Сүзнең куәтенә хәйран калып, даһи шагыйрь А С Пушкин бодай дигән «... Не я ль язык твой одарил могучей властью над умами’»
Мөхәммәд пәйгамбәр Алланын сүзләрен еш кабатлый һәм һәрберсенең мәгънәсен тарихи мисаллар китереп ача. Мәсәлән. Нух пәйгамбәрнең халкы ник туфанда һәлак булган9 дип риторик сорау бирә дә үзе үк аны болан дип анлата чөнки кешеләр Нухнын пәйгамбәрлегенә ышанмаганнар, ул китергән хакыйкатьне кабул итмәгәннәр Муса пәйгамбәрнең халкын фиргавен нигә эзәрлекли? Чөнки фиргавен ХодаЙнын берлеген аңлый алмаган һ б ш
Сүз байлыгы. Коръән теленен беренче үзенчәлеге шунда ки. андагы лексика синонимнарга бай дигән идек, теләсә нинди мәгънәне яки мәгънә төсмерен чагылдыра торган Алла. дин. фикер, жан. рух. нигъмәт, гаделлек һ 6 шуның шикелле кешенең фикерләү сәләтен югары күтәрә торган абстракт 1өшенчәләр һәм терминнар күп. Бусы да гарәп теленен көчен, инандыру мөмкиңлеген күрсәтә
Икенчедән, китапларның тексты язма телдә, ягъни грамматик кагыйдәләргә буйсындырылган телдә була Ул шигъри яки прозада (чәчмә) аңлатыла Коръән ниндирәк телдә язылган сон?
Сөйләм теле. Коръән теле әдәби язма тел түгел, ә бәлки Мәккә мәҗүсиләренең кораеш халкына җиткерергә тырышкан Алла сү зе. вәгазь сү мэре; ягъни Коръән тексты—Мөхәммәд пәйгамбәрмен вәгазьләрен ягып алган сөйләм теле Алай гына да түгел. Инҗил теленнән аерматы буларак Коръән телендә сюжетлар бер буйдан бер-беренә бәйләнеп түгел, өзек-өзск төзелә, факт һәм вакыйгалар бер-берсенә бәйләнмичә, эзлексез рәвештә бирелә хәтта вакыт- вакыт мәгънә берлеге дә югалып кала Сөйләм теле—грамматик кагыйдәләргә
буйсынып бетми торган халыкның жанлы теле ул1.
Сөйләм теленең үзенчәлеге сүз өзеп әитүләр, сюжеттан читләшүләрдә, синтаксис нормаларын бозып сөйләүләрдә чагыла. Җөмләдә логик басым ясау, төрле-төрле интонация белән әйтү дә сөйләм телендә үзенчәлекле була. Өченчедән. Коръән текстлары күбесенчә диалог, сорау-жавап формасында бирелә. Дүртенчедән, текстта бик күп тарихи аналогияләр очрый, чөнки Мөхәммәд теге яки бу тезисны тыңлаучыларын ышандырырлык итеп әйтер өчен, аларга мәгълүм булган фактларны күрсәтә, дәлил итеп тарихи аналогияләр китерә, төрле вакыйгаларны тасвирлый, аларга аңлатма бирә, аларны чагыштырып күрсәтә.
Шуңа күрә Коръән теленә ассоциатив фикерләү хас: суз теге яки бу җирле вакыйгага, шул халыкта гына булган яшәү рәвешенә, гореф-гадәтенә бәйле булган төшенчәне белдерә; мәсәлән, безгә мәгълүм булмаган кабиләләр, шәһәрләр, елгалар, таулар исемнәре, дөяләр, ком сәхрәсе күренешләре турында булган подтекстлар бар Бер яки берничә аятьтәге фикер вакыт-вакыт әйтелер-әйтелмәс шикелле беленер-беленмәс формада бирелә Тәржемәче подтекстны укучыга аңлаешлы итәр өчен, андый җөмләләрнең «серен» ачарга өйрәнмичә булдыра алмас. Монын өчен төшенчәне логик яктан үстерү, төзәтү зарур, ягъни интерпретация ысулын кулланырга кирәктер.
Бишенчедән, берничә җирдә җәннәт һәм җәһәннәмнең сыйфаты сурәтләнә (Данте шул сурәтләрне «Божественная комедия»сендә күрсәтә, диләр) Алтынчыдан, кешенең хакын яклап хокук нормалары бирелә, шәригать нигезләре аңлатыла (мирас бүлү кагыйдәләре, хатын-кыз һәм ятимнәр хакын яклау һ. б.) Җиденчедән, харам булган эш-гамәл, азык-төлек, эчемлекләр турында язулар белән рәттән мөселман кешесенең яшәү рәвеше аңлатыла. Боларның һәммәсе дә кешенең зиһененә сеңдереп аңлатырлык сүз һәм терминнар белән бирелә һәм болар барысы бергә Коръән теленең үзенчәлекләрен тәшкил итә.
Коръән—пәйгамбәрнең күз алдында тынлап торучы конкрет кешеләргә мөрәҗәгать сүзе. Алар, әлбәттә, Мөхәммәд белән элек очрашканда сөйләнгән вакыйгалар, персонажларны, сөйләгән сүзләрне азмы-күпме хәтерләп белеп торучылар, алар «ярым сүздән» аны аңлаучылар. Шуңа күрә дә текстта әйтелер- әйтелмәс сүзләр дә бар, киная һәм элек әйтелгәннәрне искә төшерүләр дә байтак... Хикмәт Коръәндәге теге яки бу вакыйганың әһәмияте булуында түгел, аның мәҗүсилеккә каршы дәлил булып торуында, Аллаһы Тәгаләнең берлеген тәсъдиклавында. Тынлап торучыларны яки әңгәмәдәшләрне инандыру көче— Сүз, Аллаһ Сүзе (Кәләму Аллаһы).
Нәхү кирәкме соң?
ит телдән тәрҗемә иткәндә без сүзләрнең мәгънәсен белеп кенә дөрес тәрҗемә итә алмыйбыз. Грамматиканы, морфология (сарыф), синтаксисны (нәхү) белү кирәк. Сүзләрнең генә мәгънәсен белеп тәрҗемә итүдән «чыктым аркылы күпер»ләр хасыйл була. Сүзнең төрләнүе, җөмләдәге урыны, башка сүзләр белән бәйләнеш ысулы, хәтта логик басым да сүзнең лә, җөмләнең дә мәгънәсен үзгәртә, һич булмаса. яна мәгънә төсмере кертә
Нәкъ менә шундый хәлләрдә сөйләм теленең үзенчәлекләре ачыла, шунын белән ул язма телдән аерылып тора һәм тәрҗемә итәр өчен кыенлыклар тудыра.
Коръән текстын тәрҗемә итүче гарәп теле грамматикасын да, татар теле грамматикасын да тигез, яхшы белергә тиеш, шулай булмаса тәржемәче атлаган саен диярлек йә гарәп җөмләсенең мәгънәсен, йә татар теле синтаксисын һәм стилистикасын вата. Тәрҗемәчегә нишләргә?
'Аермалык язма тел белән сөйләм теле арасында гына түгел, грамматика белән логика арасында да бар. диелә логика фәнендә «Грамматический строй не является полным тождеством логического строя. Грамматический строй—это структура слова и формы связи и сочетания слов в предложении. Логический строй—это структура мыслей, формы сочетания и связи мыслей в рассуждении. (Н И Кондаков. Логический словарь, М. 1971. с. 321).
Ч
Мондый хәлдә тәржемәче вакыт-вакыт теге яки бу фигыльнен грамматик формасын яки алмашлыкнын кемгә караганын белә алмыйча аптырый Элек иманда тынлап торучыларга ап-ачык булган нәрсәләр бүгенге гарәп укучыларында да сораулар тудыра Җитмәсә. Коръән текстында, сөйләм тете булгач, тыныш билгеләре юк, тәржемәче жөмләнен башы кайда да. ахыры канла икәнен аера алмыйча интегә Изге китаплар тәрҗемәсенә хас кыенлыкларның бер зззиесе сүлләрдә дә әйтемнәрдә дә аллегория, метафора, символизм, куппланлык. полисемантизм күренешләре булуда. Терминология, үзенчәлекле изгелек лексикасы тирән игътибар итүне таләп итә.
Диалог Корыш тексты фикерне тоташ бәян итү-че сөйләм теле генә түгел, ул—диалог Пәйгамбәр алдында тынлап торган кешеләргә Коръән сүрәләренең эчтәлеген айлата Аларнын сорауларына жавап бирә, үзе риторик сораулар куя да, үзе үк аларга жавап та бирә Сорау-җавап формасында бәян ителгән текстта пәйгамбәр төрле образзар тудыра, шулай итеп тыңлаучыларның дикъкатен җәлеп итә генә тү!ел, метафора, чагыштырулар кулланып, аларнын күз алдына рәсем- сурәтләр китереп күрсәткән кебек була; ә рифмалап төзелгән аятьләрне көйләп сөйләү исә кешене күбрәк дулкынландыра, күнелгә аеруча нык тәэсир итә.
Берничә мисал китерик «Аллаһ яманлык эшләргә кушмас. Белмәгән көенчә Аллаһка каршы сөйләргә ничек җөрьәт итәсез?»—ди Мөкәммәл (7:28). Коръәндә •Аллаһ турында ялган сөйләгән, Анын аятьләрен ялганга чыгарырга маташучы кешедән дә кәбахәгрәк берәү бармы икән?» (7.37). « Аллаһка тиң күреп табынтан ялган тәңреләребез кайда?» шикелле риторик сораулар күп Сез Салихның Раббы тарафыннан күндерелгәплеген беләсезме (ышанаеызмы)'' (7:75)—дип сорадылар Тегеләр исә «Шик юк ки. без ана ни иңдерелсә дә ышанабыз»—диделәр. «Азар могҗизаларны инкарь иттеләр. Бак. фетнәчеләрнең ахыры ни белән бетте?» (7:103). Шундый сорау тар аятьтән аятькә күчә бара Мәсәлән Мин аларга юри михнәт (сынаувакыты) бирәм. әмма минем жәзам бик тә хәт.«р бу зачак (Мкашмәд) тик (алда куркыныч җәза барлыгы турында) кисәтүче генә Күкләр һәм Җирдәге төзек тәртип (белән идарә итүче Аиаһ икәнлеге) турында уйлап бакмадылармы? Аллаһ яраткан һәр нәрсәгә игътибар изеп, әжәлнси ки зәчәгенә ышанып карамыйлармы'’ Шулай булгач, алар (Карыннан башка) тагын нинди китапка ышанырлар икән иде’» (7:183,184)
Коръәндә Мөхәммәд кем беләкдер әнгәмә корган булып сөйләшә, сораулар куя. аларга жавап итеп дәлилләр китерә Мәсәлән, (10 15) (Аиаһы Мохәммәдкә әйтә): «Аятьләребезне дәлилләр белән ап-ачык итеп укыгач, /Ахирәттә) Безззезз белән кавызззырза теләмәгәннәр (мошрикләр) сиңа» «Юк1 Безнен өчен син башка бер Коръән китер яки монысын (безнең файдага) үззәр| ■ тисәләр, син әйт •Аны алыштыру якзз үззәртү минем көчемнәзз килә торган нәрсә түгел Мин вәхи булып (иңдерелеп) килгәннән башкасына табынмам Эзәр дә Раббыма каршы баш күтәрсәм, зшзк юк ки. Хәтәр көннен газабыннан куркам- диген (26 91)
Алардан «Күкләрне һәм Җирне кем яраткан? Кояшны, Айны буйсындырып йөртүче кем?«—дип сорасаң, алар мотлак: «Аллаһ, дип жавап бирер Шулай булгач, нигә соң алар (иманнан) йөз чөерәләр? (29 61)
Образлы ззиззъри юллар Коръән теленен өченче үзенчәлеге -шигъри тел, рифмаланзан проза, гарәпчә аны «сәжгъ» диләр Борынгы гарәп шигырь законнары безнең поэтик нормаларыбыиан ерак тора Шуна күр.» ул тәрҗемәдә генә түгел, гарәпчә укыганда да гарәп булмаган кешегә сизе «ми Мәсәлән. «Фатиха»ны белмичә, мәчеткә йөргән кешеләр юк. Ләкин кем аның рифмасын шигъри дип әйтер' -Әл- хәмду-лилләһи раббуль-галәмин. ар-рахмәнир-рахмм. малик иаумиз дин. иййәәкә нагбуду вә иййәәкә нәстәгыйн. иһдина-сыйрата-ль мөстәкыйм Шулайрак язганда, •инн» ижекләре кабатлану ы күренеп тора Ләкин гарәп кашы өчен генә Әмма рифма, кагыйдә буларак, сүзгә, җөмләгә мәгън» төсмере кертә, теге якзз бу аятькә логик басым ясый Ә инде көйлән укылса, эчке ритмикасы да Сырлыкка килә һәм тыңлаучының хиссиятен уята, күңелен дулкынландыра, үтенә җәлеп итә
Табигатьнең гаять матур күренешләрен сурәтләп, эчке ритмикалы бай җөмләләр белән фикерне җиткерү Коръән сүрәләрендә аз түтел Мәсәлән. (81 I14) аятьләрендә бодай диелгән «Кояш бөрешеп сүнгән заманда йолдыггар сүнеп, егылган чакта, таулар кубарылып хәрәкәткә килгәндә. буаз дөяләр
караучысыз калгач, кыргый хайваннар бер урынга тупланган чакта, диңгезләр дөрләп яна-яна бер урынга коя башласа, җаннар үз тәннәре белән кушылган заманда; тереләй жиргә күмелгән сабый кыз баладан, ни сәбәпле сине шулай кылдылар, дип сорар вакыт җиткәч; (гамәл) дәфтәре ачылып, (җинаятьләр) фаш ителгәндә; Күк урыныннан купкан мәлдә, хәтәр ялкынлы җәһәннәм артыгы белән кызганда; жәннәт мөэминнәргә якынайганда, менә шул чакта һәрбер кеше үзенен кылмышлары белән үзенә ни хәзерләгәнен бик яхшы аңлар».
Шулай ук күтәренке рух белән әйтелгән сүзләр бүгенге укучыга да көчле тәэсир итә. Мәсәлән. (89:1-4) аятьләрендә «Атып килгән тан белән ант итәм; Ун кичәнең изге исме белән ант итәм, Жөп саннар белән так саннар изге булсын; алмашынып торучы көн вә төн белән ант итәм. Башында акылы булган кешеләр өчен ант итәрлек дәлилләр түгелмени болар?»
Сөйләм теленең бу формалары тынлап торучыларга, әлбәттә, тәэсир итми калмаганына без ышанабыз. Шулай итеп, Коръән тексты сөйләүче белән тыңлаучыларның әңгәмәсе булып чыга, уртак фикерләү юлы белән хакыйкатьне дәлилләүгә әверелә. Андый чакта сүзләр белән белдерелгән мәгънәләр ансат аңлашыла, кешене үзенә жәлеп итә. ышандыра, анын анына сеңдерелә.
Тәрҗемәләр нинди була?1
алыклар тормышында үзара мөнәсәбәт, бер-береннән өйрәнү- тәрәккыятьнең, үсешнең бик зур чыганагы булып санала. Ул багланышның төп ысулы—Габдулла Тукайчарак итеп әйтсәк—»тел, лөгать вә әхлак илә алмашу». Фикер, белем алмашуда телдән-телгә тәржемә итүнең әһәмияте гаять зур.
Кешелек тарихында галимнәр тәржемә мәсьәләсенә күптәннән игътибар иткәннәр һәм ничек итеп дөрес тәржемә итү турында төпле фикерләр әйткәннәр Безнен эрага чаклы I гасырда Борынгы Римның атаклы галиме Цицерон борынгы грек теленнән латин теленә тәржемә итү турында болай дигән: «Чит телдә әйтелгәнне тәржемә иткәндә формасы да, эчтәлеге дә, сүз тәртибе дә сакланып, барлык фикерләре бөтен тирәнлеге белән бирелергә тиеш, сүзләр исә үз теленең тәртибенә туры китереп алынырга тиеш...» (С. С. Толстой. «Как переводить с английского языка», М. I960, 126.)
Татарлар күп гасырлар буена чит телләрдән, башлыча, гарәп, фарсы, төрки һәм урыс телләреннән әдәби, дини, фәнни эчтәлекле китапларны бик күпләп тәржемә иткәннәр һәм бу өлкәдә зур тәҗрибә туплаганнар Алай да, тәржемә турында бер-ике сүз әйтеп китмичә булмас. Тәржемә кагыйдәләре арасында бер бик әһәмиятлесен искә төшерер өчен күрсәтик: «Тәржемә хәрефкә-хәреф, сүзгә- сүз булмаска тиеш.—ди С. С. Толстой,—оригиналдан калька тыела. Ягъни тәржемәче аерым сүзләрне түгел, аерым җөмләләрне түгел, авторның фикерен бөтен нечкәлекләре белән бирергә тиеш».
Тәржемә теориясендә булган төп кагыйдәләр түбәндәгедән гыйбарәт. Эквивалент юлы—төп нөсхәдәге сүз яки гыйбарә тәржемә ителә торган туган тел сүзе яки гыйбарәсенә туры килү: мәсәлән, гарәпчә «китап» сүзе татарча да «китап», гарәпчә «мәдинә», «ражул» татарча «шәһәр», «ир» һ. б ш Аналог юлы— төп нөсхәгә бик якын булган сүз яки гыбарә табу: мәсәлән, гарәпчә «җәмил» татарча «чибәр» («матур», «гүзәл» дип тә әйтеп була); гарәпчә «салих» татарча «яраклы» («туры килә», «файдалы» дип тә әйтеп була). Эквивалент һәм аналог нигезендә тәржемә итү кыен түгел, дип санала.
Ин зур кыенлыклар мәгънә ягыннан чит сүзләргә туган телдә сүз табылмаганда (анын гомумән булмавы да мөмкин) килеп чыга. Мондый хәлдә тәрҗемәчеләр адекват юлы белән тәржемә итәләр Адекватның өч ысулы бар: 'Тәрҗемәләр турында бай әдәбият бар: мәсәлән. Крупнов В П Лексические аспекты перевода «Высшая школа», М., 1984: Миньяр-Белоручев Р К. Общая теория перевода и устный перевод. М., 1980. Чужакин А., Палажченко П. Мир перевода или вечный поиск взаимопонимания. «Валент», М.. 1997
Х
төшенчәнен логик үсеше (аңлатмалы тәржемә. ягъни интерпретация), формасы белән кире яктан килү, ягъни антонимнар тәржемэсе. өченчесе—компенсация юлы. ягъни төп нөсхәдәге фикерне башка чаралар белән, бүтән сүзләр белән бирү Компенсация юлы белән чит телдән тәржемә иткәндә текстның нечкәлекләре югала торган очракларда әйтемнәр, мәкальләр, идиомалар һәм башка махсус гыйбарәләр тәржемэсе кулланыла (С.С. Толстой. 14—16 б).
Сүзлекләрдә, әлбәттә, хәрефкә-хәреф. сүзгә-сүз дип аталган тәржемә ысулы кулланыла, ягъни һәр сүзгә икенче телдә шундый ук мәгънәле сүз табыла. Сүзгә-сүз һәм жөмләгә-җөмлә ысулын юлга-юл (подстрочный) дип тә атыйлар Бу алым шигырьләрне бер телдән икенче телгә тәржемә иткәндә күбрәк кулланыла: чөнки, гадәттә, икенче телле шагыйрь беренче телне белмәве дә мөмкин, ул сүзгә-сүз тәржемәдән беренче телдә әйтелгәннең мәгънәсен отып алып, шигырьне үз телендә калыплаштыра. Мондый тәржемәне ирекле тәржемә дип тә атыйлар Ин кыйммәтле тәржемә, әлбәттә, эквивалент, аналог һәм адекват кагыидатәре нигезендә мәгънәви тәржемә. ягъни бер телдә әйтелгәннең икенче телдә төгәл мәгънәсен бирергә тырышу
Боларнын барысы да әдәби текст, фәнни текст, сөйләм телдә булганнарны тәржемә итү юллары. Әмма бу урында бер сорау туа: Коръән шикелле «Изге китаплар»нын тәржемэсе нинди булырга тиеш сон? XX гасырның уртасына чаклы мөселманнар, кагыйдә буларак. Коръәнне тәржемә итәргә атынмаганнар, чөнки тәржемә иткәндә изге сүзнең мәгънәсен ялгыш бирү ихтималыннан шикләнгәннәр.
Шуңа күрә мөселманнар Коръәннең тәфсирен (аңлатмалы тәржемәсен) генә кулланырга тырышканнар. Мәсәлән, гасыр башында татарлар арасында кин таралган Ногмани тәржемэсе шундыйлардан санала. Аны гасыр ахырында кириллица хәрефләре белән тагын бер басмасын чыгардылар (•Әлъ-Коръзну-.зь- кәрим», Корып тәфсире, Казан, 1996, 684 6).
Тәрҗемәнең нинди үзенчәлекләре бар?
лдарак Коръән теленең үзенчәлекләре турында сүз барганда тәржемәнен кыенлыклары турында әйтелгән иле. Аларнын лексика һәм грамматикадан башка сәбәпләре дә юк түгел
Мәгълүм ки. һинд океаннан Атлантик океан ярларына хәтле сибелеп яшәгән бүгенге гарәп халыклары сәяси һәм икътисади яктан бердәм халык түгел, гарәпләр 22 илдә яши Сөйләм теле ягыннан караганда да бердәмлек юк. һәрбер гарәп илендә үз шивәләрендә сөйләшәләр, һәр илдә радио-телевидение тапшырулары җирле телдә башкарыла, әкият, шигырь һәм жыр турында әйтәсе дә юк Мисырлылар үз шивәләрен яраталар. Сүрия. Ливия кешеләре әдәби телгә якынрак телдә сөйләшәләр. Мәррәкәштә. Алжирда үзгә сөйләм
Ләкин гарәпләрне берләштергән нәрсә—күп гасырлар буе шомарып килгән әдәби тел Аны саклап калучы—Коръәннән башка бик бай матур әдәбият та бар Борын-борын заманнардан ук бер үк телдә укып килгән гарәпләр төрле илләрендә бүген сүзгә бай әдәби теллә бер үк төсле укырлык китаплар, гәзнтә-журналлар чыгаралар
Алай да. хәзерге гарәп әдәби телендәге кайбер сүзләрнең мәгънәләре Коръәндә булган сүзләрдән аерылып тора, чөнки күп гасырлар дәвамында сүзләр дә азмы-күпме алмашынган яки аларнын мәгънәләре, һич булмаса мәгънә төсмерләре үзгәргән Мәгълүм булганча, һәр халыкның үз тарихы, үз тормыш шартлары, яшәү рәвеше, үзенчәлекле үзаңы, үзенә генә хас гореф-гадәтләре, үзенең ассоциатив фикерләү ысуллары була. Ул гореф-гадәтләргә бәйле мәгънәләр, злек булып та хәзер булмаган нәрсәләр белән ассоциатив фикер йөртү һәм сүзгә салынган мәгънә үзгә нәтиҗәләргә кигерергә мөмкин
Мисал өчен «фәкыйрь» сүзе хәзерге гарәп телендә «ярлы*, «юксыл» мәгънәсен белдерә Коръәндә исә бу сүз башка мәгънәдә кулланыла галим голямә. белем эстәүчеләр. Алла сүзен таратучылар мәгънәсендә килә (текст
А
буенча -аларныи көндәлек икмәк эзләп табарга вакытлары юк. шуңа күрә байлар азарга ярдәм итәргә тиеш. Хәзергечә әйткәндә—•спонсорлык» идеясе). Икенче мисал «нижмә» сүзе әдәби теллә «йолдыз»ны белдерә, ә Коръәндә ул «үләннең» бер төрен дә анлата В Порохова нөсхәсендә очраган ялгыш тәржемәләрнен берсе игеп әнә шуны күрсәтәләр. Ләкин лексик • караңгылык» моның белән генә чикләнми.
Коръән Сүзен тәрҗемә итү җиңел эш түгеллеген күрсәтер өчен берничә үрнәк китереләчәк. Мәсәлән, икенче сүрәнен 138 нче аятендә болай диелгән: «Сыйбгата Аллаһы вә мән ахсән минә Аллаһы сыйбгатан вә нәхну ләһү гаабидүна». Бу җөмләне ничек тәржемэ иткәннәр9
«Аллаһнын күркәмлеге. Кем Аллаһтан күркәмлерәк белән гүзәлрәк икән’’ һәм без ана гыйбадәт кылучылар!» (Ф. Сәлман).
•Аллаһнын нурына уранлык Аллаһнын нурыннан да гүзәлрәк нурны кем бирә ала? Без (бары тик) Ана гына (гыйбадәт кылабыз) буйсынабыз, диген» (Р. Батулла).
Бер үк аятьнең ике вариант тәрҗемәсе килеп чыкты. Кайсысы дөрес9 Берсе дә төгәл тәрҗемә түгел шул (соңрак моны күрсәтәчәкбез).
һәр милләтнең аңында дөнья чынбарлыгы үзенчә чагылыш таба, һәм ул чагылыш телне дә үзенчәлекле итә. Мәсәлән, урысча «дождь идет» диләр. Ләкин татар кешесе янгыр «килә-, «бара» яки «йөри» дип әйтми, бу табигый күренешкә татар телендә аерым фигыль бар «янгыр ява» Шулай ук «птица поет» дигән төшенчәгә дә татар телендә аерым караш: татарның аңында кеше генә «җырлый» ала. кошлар җырламый, «сайрый». ягъни бу күренеш тә аерым фигыль белән анл атыла.
Шундый ук мисаллар башка телләрдә дә бар. шул исәптән гарәп телендә дә. Шуңа күрә ике телне дә бер үк дәрәҗәдә яхшы белгән кеше генә төгәл тәрҗемә итә ала, дип әйтәләр. Ә инде 1400 ел элек Коръәндә әйтелгән сүзләрнең үзенчәлеген белеп бе.ереп буламы икән? Фикер йөртү үзенчәлегенә мисал. Коръәндә (17:29) «Кулыңны уз муеныңа бәйләмә» диелгән. Аның мәгънәсе—«саран булма». 11 сүрәнең 40 аятендә борын заманнарда «мич кайный* гыйбарәсенең мәгънәсе «су ташкыны башланды», «туфан башланды» мәгънәсендә йөргән
Дәвамы киләсе санда.