Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЛӘМДӘШЕБЕЗ


Рәниф Шәрипов исеме журналыбызукучыларына яхшы таныштыр дип беләбез: нәкъ менә • Казан утлары-нда басылып чыккан шигырьләре белән шигърият сиючеләргә мәгълүм булды ул. Көндәлек матбугатта поэмалары да басылып, әдәби җәмәгатьчелек, тәнкыйть тарафыннан җылы каршыланды (•Фатыйма» Л бХәзер Рәниф Шәрипов—-Тәрәзәдәге утлар-. -Ян. учагым» (балалар өчен). Күк һәм күңел йолдызлары». -Йорт иясе» исемле шигырь китап /ары авторы « Уеннан—уймак - дип ата. ыан драма әсәре дә бар Хикәяләр яза. тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Ул—Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, әдип Шәйхи Маннур исемен йөрткән премия лауреаты. Май аенда Рәнифкә 50 яшь тула Кукмара районының Аман-Оштарма авылында туып үскән. Арча районының Субаш-Аты авылында баюлар йортында тәрбияләнгән. Казан химия-технология институтында укыганда
Жиргә егарлык кайгыны Күтәрерлек кеч тапканмын —
Әнә шулай язган, иҗат дәрте, туган халкына хезмәт итү уе белән янып яшәүче көчле рухлы каләмдәшебезне юбилее белән котлап, укучыларыбы з хозурына аның яңа шигырьләр бәйләмен тәкъдим итәбез
Рәниф
Шәрипов
Казан утлары
Аяз төндә жәяү соңга калсаң.
Алдыңда юл булса нибары.
Күк читенлә, таң нурлары кебек. Ьалкып торыр Казан утлары.
Таш коймалар, таш урамнар анда. Хәтер белән Вакыт сугышы. Җилләр булып урамнарда йөри Гасырларның ерак сулышы.
армиягә алынган Рәниф флотта хезмәт иткәндә, авырып. / группа инвалид булып кайта Әмма күңелен төшерми, тормышта уз урынын табу өчен. Фәнис Яруллин. Гакыйл Сәгыйровлар кебек, рухи батырлык таләп иткән юлны сайлый—бөтен барлыгын иҗатка, шигырьгә багышлый Ул хәзер Казанда, табибә Люция апасы гаиюсе тәрбиясендә яши
Түбә саен, яу билгесе кебек, Чит патшаның алтын чукмары. Янәшәдә ятим бер манара— Күкне тишеп калган ук бары.
Манаралар ауган канга батып, Җылы мәетләргә абынып. Нигезенә кабер ташы салган— Яши икән кемгә табынып?
Төнгә калдык, соңга калдык инде, Бер генә юл алда, нибары Күк читендә, соңгы өмет кебек, Балкый әле Казан утлары.
д тарихны төзәткәләп булмый, Күбәләктәй—утка ашкынып. Мәңгелеккә бездә бу Хакыйкать, Нигезләрдә калган таш кебек...
Ташып чыккан моң
Җырлый-җырлый әни оек бәйли Керосинлы лампа янында.
Тышта буран кайчак тынып кала, Җыр туктагач, куба тагын да.
«Чишмәләр дә акмый тыңлады»,—дип, Күтәрдеме мине шигъри моң?
—Нинди көй бу, әни?
—«Рамай», улым,
Ник елыйсың? Йокла, инде соң...
Йомгак белән башны башка куеп, Йоклап киттем, бүтән дәшмәдем. Кипте тиздән—тарихлардан килеп Ташып чыккан саф күз яшьләрем.
Җилкендереп һәм тетрәтеп җанны, Таян, диеп, шушы терәккә, Моңнар фәрештәсе бер каурыен Кадап киткән нәни йөрәккә...
Ачма, иптәш, күңел ишегемне, Ташып чыгар хисләр һәм моңнар. Мин курыкмыйм үзем, ләкин Җирдә
Дуслар гына белгән серләр бар.
Узма, дустым, күңел түрләремә, Иркә-назлар анда оя корганнар.
Мин ышанам сиңа,
Тик сөйгәнем белән
Икәү генә белгән серләр бар.
Төшмә, җаным, күңел базларыма. Язгы бозлар анда, тынган бураннар. Мин яратам сине. Ләкин миндә
Үзем генә белгән
серләр бар...
—Сүнәм дә тагын кабынам, Туйсам да кайчак—сагынам, Күрсәм дә, бик еш абынам. Мин—мәхәббәт.
Ә син кем?
Иреннәрен синең ник тозлы?
— Кабынып, сүнә алмаган. Сагынып туя алмаган, Абынып, тора алмаган, Мин—ялгызлык...
Өмет
Ишкәк сынгач, канлы куллар белән Ишәсе дә икән, ишәсе.
Ватты кяфер бәреп көймәләрне. Югалды нур—кадер кичәсе.
Азгын, бозык дөнья бәндәләре— Бата-калка әле йөзәбез.
«Кыйбла—яр!* дип талпынабыз да бер, Өметләрне тагын өзәбез.
Без өметсез түгел әле, Раббым, Ярлыка Син, безне, якла Син. Әнә, кемдер, көймә ватыгы, дип, Суза безгә кабер тактасын...
«
Мәңгелек сер, гомерлек «чир» Сыкрый күңел түрендә: Сискәнеп, үксеп, иреннәр Иреннәргә үрелә.

Каһәрләнеп, рәнҗетелеп, тик торганда. Качар юлсыз тар почмакта кыйналганда. Карусыз ат котырынып бер тибенер. Юаш эт тә, ахыр чиктә, тешли белер.
*
Ахырын һәм башын белми араларнын. Вакытын һәм яшен белми дөньяларның. Әкрен генә галәм буйлап агып барыш, Ә күңелдә Галәм хәтле чиксез сагыш...

Төшкә давыл керде, җилтерәтте мине Аяусыз һәм явыз көч булып.
Бик еракта, чын давылда кемдер Сыендымы миңа төш булып?
*
Яр буенда тамырлары ярым ачык, Яфраклары өстә сары уттай яна— Ялангач һәм бәйләп куйган адәм кебек, Агач үзен каплый алмый азаплана.
*
Бүләгеңне алмыйм. Җан иясе— Хөр хәрәкәт өчен туган ич! Читлектә кош, чылбырда эт тоту Минем кулдан килми торган эш.
*
Шигъри күңел шундый инде,
Хыялдан хыял туа:
Кемдер яулык болгый дисәм, Ул тик тәрәзә юа.
*
Аптырама сүз ишеткән саен, Ниятең, шәт, изге юлдадыр. Нәрсә әйтелсә дә сүз—ни генә? Кем әйтә аны—хикмәт шундадыр