ИКЕ ХИКӘЯ
АК ТӨЕНЧЕК
әрвиназ өйнең түр почмагындагы эскәмия-урындыкларга тезелгән гөлләр яныннан гармунын алды. Гармун каешын ашыкмыйча җилкәсенә элде, баскан килеш кенә уйнап җибәрде Йөрәкне тамырыннан суырырга җитеп ташыган көнне, эчкәрге өйдә мышкылдый-.мышкылдый. әнисе Хәйрия тыңлый Йортта бүтән кеше юк. Сәрвиназның энесе һәм сенлесе мәктәптә, әтисе икенче атнасын район үзәгендәге шифаханәдә, йокысы шыктан интегә. Сәрвиназ анын янына да тукталып тормады, авылына тыелгысыз ашкынып кайтты. Кызынын җомгада ук. өстәвенә, төшкә чаклы ук кайтуына әнисе сәерсенде Институтында ике көн дәресен калдыра икән бу бала, дип уйлады, әмма әрләмәде. Сәрвиназына килгән кайгының зурлыгын аңлый ана. тик ярдәм игә алмый
Кыз уйнавыннан туктады, аннары акрын гына җырлады, тагын гармунын уйнады, кинәт гөлләргә карады да, шигырь юлларына охшатып, сөйләнеп КУЙДЫ:
— Нигә кирәк хәзер гөлчәчәкләр, өзеп бирер кешен булмагач.. Гайфар' Гайфар, дим! Син
Бу сүзләр өй эчен күкрәтте
С
Авылның борынгы урамы Шушмага карый. Ул бер яклы, монда йортлар гадәти, зур-биек түгел, монда яна йортлар җиткерүчеләр дә олыдан купмыйлар, хөсетләнеп, башка урамнар белән узышуга кушылмыйлар. Әмма шунысы бар—башка урамнарда борынгы урам йортларының тәрәзә йөзлекләре охшашларын күрә алмыйсын Бизәкле йөзлекләрне Гайфарнын әтисе Хисаметдин ясый, елына бер йортка гына. Гайфар булышса да. артыгына көче җитми, җитмешенә бара, сәламәтлеге какшау, сугыш бүләкләре яман ук сиздергәли. Башка урам осталары бизәк сызуда-кыруда Хисаметдиннән калышалар. Өйрәнмәделәр бит. берчак һөнәрнең кадере бетеп торды, хәзер адәм баласы әштер-өштерне ташламакчы була да, ләкин кул дигәнең тиз генә сөялләнми дә. шомармый да шул. Хисаметдин үз малайларын кырмачы һөнәренә өйрәтте. Казандагы ике малаенын фатирлары, шөкер, агач йомычкасына еш тула. Төпчеге Гайфар да әтисе һөнәрен ташламас нияттә, әле, мин сиңа әйтим, Хисаметдин абзагызны сөендереп, кала сарайларында үз күргәзмәләрен оештырып җибәрмәгәе! Гомерне бирсен дә шуларны күрергә язсын...
Гайфарларнын йорт-җире бер яклы урамда. Шушмага төшкән тау уртасындагы буралы чишмә турысында. Арттагы урам ике яклы, кин. Монда йортлар биек, ике катлылары күп. башкалары да шуларга тин—беренче катына таш келәт өелгән. Гайфарнын бу урамга йомышсыз кергәне юк. Урамнын байлыгын өнәмәүдән түгел. Мондагы йортларның ике катлы итеп салынуы сәбәбен ул үзенчә анлый—арткы урам кешеләренең дә Шушманы тәрәзәдән күреп торасылары килә икән. Барыбер дә Гайфарнын яраткан урамы бүтән.
Ул белгәндә, арткы урамнан басуга чыккач, ат абзарлары бар иде, утары иркен иде дә сон. ат чабыштырырлык. Малай чакта әтисенә ат җигешергә баргалаганда, кин урамнан йөрделәр. Авылда атлар азаеп, аларны сыер фермасына күчергәч, абзарларны сүттеләр дә алма бакчасы утырттылар. Чангысын тагып, этен ияртеп, алма бакчасына куян куарга барганда, кин урамнан уза иде Гайфар. Куяннар алмагачларны кимереп бетергәч, узган җәйдә шунда кирпечтән ике катлы мәктәп җиткерделәр. Унынчы класска Гайфар шул кин урамнан йөри.
Иртәгә язгы каникулга туктыйлар. Бүген класс җитәкчесе дәресләрдән сон таралышмаска кушты. Каникул алдыннан үгет-нәсихәт бирергәдер, дип уйлады Гайфар Алай түгел икән. Мәктәпне тәмамлагач, кемнен кая барасын тәгаен белергә боерганнар икән, район җитәкчеләренә шундый мәгълүмат бик тә тиз кирәк булып чыккан Ашыгычлыкның шушы серен яшермичә әйтте укытучы
Гайфар аска карап, парта кырына учларын ышкып утырды. Ул күзләрен усалландырды, башын чайкады Гәүдәсен турайтты, җиргә ябышкан зур ташны куптарып йөккә салган кешедәй иркенәеп уфылдады һәм укытучыны:
—Ни хасияте бар икән яшьләр турында хафаланган булып кылануның?!— дип бүлдерде. Һәм, ялгышын анлап, укытучы эндәшүдән элек, торып басты — һәркем үз теләгәнен сайлар Инде райкомолдан, колхоздан, башкасыннан йөз тапкыр килеп сораштылар бит.
Класс җитәкчесенең үзен тотышыннан ук Гайфар белән килешүе сизелә иде, шулай да ул:
—Тәгаенләргә кирәк,—диде —Менә син, Тугиев, кем буласынны класска хәзергәчә әйтмисен.
— Моны әйтәсе дә юк! Мин авылда калам. Быел җәй тракторда эшләп торам. Көзен солдатка алынасы Әти-әнине ташлап, шәһәргә китмәсем билгеле. Мин армиядән кайтканчы түзәрлек алар Аннары минем ярдәмнән башка булмаячак. Моны сез мин әйтмичә үк беләсез.
Мәктәптән Гайфар белән Сәрвиназ бергә чыктылар. Аларның бергә йөрүләрен авылда олысы да. кечесе дә гаепләми Аларнын дуслыгын авыл гадәти хәл итеп кабул кыла, чөнки бу ике җаннын бер-берсенә тартылмавын мөмкин түгел саный. Аларга бөтен авыл кешеләре үз балалары итеп карый. Алар турында сүз чыкса, исемнәрен әйтеп тормыйлар, авыл балалары, яки. алар, диләр.
Арткы урамга борылгач. Сәрвиназ:
—Укытучыга тупас әйтген түгелме син, Гайфар9—диде.
—Юк.—дип кисте Гайфар һәм баруыннан туктады. Сәрвиназ анын каршына чыгып басты —Безнен яшьтә кешенең үз фикере булуы гына аз. анын фикере инде ныгыган булырга тиеш. Укытучы мина ачуланмады, фикеремне ачыктан әйтә алуыма сөенде бугай
Алар яз изрәткән юлда кара-каршы басып торалар. Кояш кызудан туктарга җыена. Егет озынчарак гәүдәле, җилкәләре салынкырак, шулай да җилкәләренең йөкне шудырмаячагы сизелә. Карашы исә тәбәнәк буйлы, күңеле нәфислеге йөзеннән бәреп торган кызда Хәзер Сәрвиназдан башка бер нәрсәне дә күрмидер ул. Егет кызнын ак юка шәле астыннан бөдрәләнеп чыккан кара чәчләренә кагылып алды, мизгелнең дә мизгелендә булды бу. Кыз Гайфарның шома ялтыравык битенә бармак очларын тидерде, монысы да мизгелнең мизгелендә булды. Сәрвиназ Гайфарнын укытучы белән сөйләшкәндә үзен әдәпсез тотмавына ышандыруын таләп итеп карый иде Егетнең шуңа дәлиле җитмәсә, шушы көчсез кыз гайрәтле егетне тез чүктерер кебек иде Алар класстагы кыска сөйләшүне кабатладылар, тик Гайфар аңлатмаларын өстәде.
—Укытучы сина. теләгән институтыңа керә алыр идең. диде.
— Мин, теләмим, дидем. Теләмим дә. Ихлас
— Кырмачы һөнәреңне онытырсың, ди.
—Онытмам, дидем. Онытмам да. Чөнки бу һөнәр мина әйберләрне әйбер итеп ясау өчен генә түгел, бизәп ясау өчен дә кирәк. Жан азыгы өчен
—Ә-ә...—дип класстагы сөйләшүдән читкә тайпылды Сәрвиназ — Ә- ә... минем җан азыгым нәрсә булыр икән алайса’’
—Мине яратуын!
—И-и инде! Шундый сүзне кырыс итеп әйтәләрме инде. Гайфар Алайсамы?—дип үз соравына җавапны үзе үк башкача кайтарды кыз. -Алайса синең мине яратуын мина ждн азыгы булсын!
—Килештек' Тик.
—Нәрсә бар. Гайфар?! Син мине гел, гел яратмассынмыни ?..
—Тик синең нечкә күнеленә минем яратуым гына аз булыр
—Җитә, Гайфар!
-Ашыкма. Силен олы күнеленә. мәхәббәт янына, мон кирәк Монынны җуйсаң, мәхәббәт тә яшәтә алмас сине. Сәрвиназ Шуңа күрә табигать сине гармунда уйната, җырлата. Сөйләгәнең шигырьгә охшап киткәли
—И-и шигырь юлларының китаптан укып күңелгә сеңгәннәре дә бар ич! Гел үзем чыгарганнар гына түгел Гайфар. дим, Гайфар. син гомер буена болай кырыс булмассын әле. яме'* Әй. нәрсә сөйлим сон мин, син йомшак холыклы ич. минем кебек үк.
Егет көлемсерәде
—Ничек булса да. без бер-беребезгә охшашлар
—Ә син миннән эшчәнрәк! Ләкин укытучы сина. әйбәт укыдың. Тугиев, әмма бөтен тырышлыгыңны куеп укымадың. диде
Мин. тырышлыкны өлешләргә бүлгәләп булмый, йә тырышасын. Йә юк. дидем. Тырышмыйча бер гамәл дә кылып булмый, бигрәк тә укуда, дидем
—Укытучы сине шунын өчен ачуланыр, дип курыккан идем, ә ул. рәхмәт, диде.
- Мин ни әйтергә дә белмәдем Укытучы миңа ышанды, дип уйладым Безнең мәктәпнең укытучылары әйбәт. Син дә алар кебек булырсың -Егет класстагы сөйләшүгә нокта куйды.-Сәрвиназ, син бүген чишмәгә суга киләсеңме?
Юри сораган була инде,—дип Гайфарнын янәшәсенә чыкты кыз.
Алар тыкрыкка борылдылар. Иңгән сукмак Сәрвиназны күтәрә, ә Гайфар адымы саен тез тиңентен бата иде. Егет сүзне дәвам итмәгәч, кыз чишмәгә суга киләсен анык кабатлады
Ике дә. өч тә киләм әле бүген. Безнен Аргы як кешеләре язгы ташу
алдыннан суны күп китереп куялар бит.
Авылнын Аргы як дигәне Шушманың сулында, елгадан өч йөз адымнар чамасында. Монда бер генә урам, ул озын. Мондагы йортлар тау башындагыларга охшамаган, монда йортларны аркылысын-буен тигез диярлек итеп салалар, кирпечтән өелгәннәре ишле. Аргы якта элек авылнын хәллерәк кешеләре яшәгән. Авылнын гомум биналары монда. Хәтта кибет авыл сәүдәгәре салдырган таш бинага хәзергәчә сыеп тора. Шушма ягындагы бакча башларыннан елгага хәтле—чабылмый торган болын. Шундагы түмгәкләр баш калкыткан, төше-төше белән язгы күлләвекләр ялтырый. Ташу суы монда җәелми, бу тирә авылнын башка болыннарыннан күтәренкерәк. Авылнын Тау ягы белән Аргы ягы арасында әле сугыштан сон да ташуда юл өзелеп тора торган булган. Аргы якта чишмәләр юк, һәр ихата саен кое казылган казылуын, әмма тау уртасыннан бәргән чишмә суына җитәме сон... Шуңа күрә аргы яктагылар чәйлек-ашлык суны, ташу тынып, Шушмага басма салганчы җитәрлек итеп китереп куярга гадәтләнгәннәр. Сәрвиназның бүген чишмәгә күп мәртәбә киләсенә ишарәләве. Шушма күперен Аргы як белән дамба тоташтырса да. шул гадәтнең онытылмавыннан иде. Борынгыдан килгән гадәтнең.
—Быелга күперне ташу алып китә алмас,—диде Гайфар — Тузып бара. Сәрвиназ,—дип туктады егет, бер яклы урамга кергәч,—бүген мин чишмәдән бергә су алырга чыкмыйм.
—Нигә инде? Ачуландырдым мәллә?
—Әти белән Казанга китәбез. Олы юлга чыгып, кичке автобусларның соңгысына булса да өлгерербез. Шәһәрдә икене генә кунабыз. Абыйларның хәлен белергә кирәк.
—Фәрданә апа бармыйдыр ич?
—Әти белән икебез генә, дим бит. Аларның берсе барса, икесе дә барган кебек була инде. Сәрвиназ, суны мин иртән ташыдым.
—Синең барысы да алдан уйланган да, эшләнгән дә булыр. Чишмәгә терәлеп торган йортка бер-ике көянтә су кертмәс идемме инде мин? Беләм инде, Фәрданә апа белән мине рәхәтләндереп сөйләштерәсең килми И-и йомшак та күңелле кеше инде Фәрданә апа, ул сиңа, юк. син аңа бөтенләй дә охшамаган.
—Сиңа үтенечем бар бит. Әни янына куна менсән иде.
—Ә Фәрданә апа гаеп итмәсме соң?
—Үзе әйтте.
—Әйтте инде бик! Ялганлый тагын!
—Әйтмәсә, хәзер мин әйтермен. Тик син бездә кунасынны әти-әниеңә хәзер кайтуына ук кисәтеп куй. Аннары,—дип кашларын сикертте Гайфар.— мин югында синен бездә кунуын кирәк. Кич клубка чыгарсын да берәрсе алып качмагае үзеңне...
—И-и шушы Гайфарны!—дип буш кулын йодрыклады да егеткә янаган булды кыз.
Гайфар, капка баганасына таянып, Сәрвиназ Шушма күперен чыкканчы карап калды.
Сәрвиназның җомгада ук кайтасын белмәгәч. Хәйрия таба ризыгы пешермәгән иде. Төшке чәйгә кыстыбый өлгертте. Тәмле булган, авылда һәр туйга табын әзерләүче аш остасы шул Хәйрия. Кызы Сәрвиназ белән Гайфар туена нәрсәләр пешерәсең алар сигезенче класста укыган чактан— аларның бер-берсен яратыша башлауларыннан бирле уйлана иде Хәйрия. Авыл кешеләрен тәмле ризык белән сыйларга күнеккән Хәйриягә шунысын насыйп итмәде. Гайфар белән Сәрвиназнын туе булмаячак.
Ана, мәктәптән йөгерешеп кайткан малае белән кече кызын уенга чыгарып җибәргәч, Сәрвиназ белән сүзне нидән башларга белмичә, кызын күргәч тә туган фикерен әйтте.
—Ике көн дәресен кала икән, кызым.
—Сагындым бит, әни! Нишлим сон... Дәресләрдә куып җитәрмен.
әни. Сорап кайттым мин. Авылда Гайфарны очратырмын кебек иле...
Ана, мышкылдап, аралыкка кереп китте
—Әни. әле гыйнварда кышкы сессиянең сонгы имтиханын тапшырыр алдыннан, төш күргән идем.
Ана кызы янына килде, мич каршындагы сәкегә утырды. Сәрвиназнын төшен йөзен яшереп тынлады.
—Әни, Гайфар тракторы белән безнен турыдан узып бара икән. дим. име
Хәйрия, ул тракторы белән безнен тирәгә беркайчан да килмәде. димәкче булды, ләкин әйтмәде.
—Тракторының гөрелтесе юк, ә үзе бара. Мин капка төбендә торам Турыма җитүгә үк туктыйсын беләм. Гайфар сикереп төшәр дә минем каршыма килер, синен нәни кулларыңны юарга бер сәбәп булыр, дип. кухтарымны майландырып кысар, дип көтәм Ә ул туктамады Кабинасын ачып кына япты Гәүдәсе, хәрәкәтләре аерымачык, тик йөзе әйле-шәйле күренә, йөзен томан каплаган. Тракторы шуып кына бара, үзенен гөрелтесе юк
Гайфар армия хезмәтен ноябрьда тутырды Кайтышлый Казанда тукталды, институтка барды, Сәрвиназны очрата алмады, иптәш кыхтары. ул сине авылда көтә, диделәр. Егет абыйларының хәлен бетеште дә автовокзалга ашыкты. Аны Сәрвиназ көтә, олы юлга чыгып ук каршылар Гайфарны Сәрвиназ! Тиле, дип күңеленнән үзен әрләде аннары егет, синен кайчан кайтасыңны төгәл белмичә, нигә олы юлга чыгып торсын ди инде ул...
Ә кыз солдаттан кайтучы егетен нәкъ шунда көтеп алды
Беренче көнне ниләр сөйләшкәннәрен Сәрвиназ хәтерләп бетерми Клубта булдылар. Гайфарларга бергә керделәр Гайфарнын әти-әнисе моңа бик сөенде. Фәрданә Сәрвиназ утырасы урындыкка яна киез салгач, кыз уңайсызланды, әмма каенана буласы кеше:
—Сәрвиназ, ияләнә тор. Әле. боерган булса, бусагадан яна түшәккә басып атлап керәсең дә бар,—дип җайлап җибәрде
Ләкин кече киленгә дә йомшак түшәккә басып керергә насыйп булмаган икән.
—Өй кысанрак, анасы.—дип утка май салуны кирәк тапты каената буласы кеше.—Безнен өйгә килен сыяр микән, олы киленнәр туры үзебезгә төшмәгәч, киленнәр таләбен белеп бетермибез.
—Юкка хафаланма. Хисаметдин,—дип картына каршы төште Фәрданә - Минем киленем буласы кеше үзем кебек тәбәнәк буйлы, үзем кебек киң күңелле
— Шулай дисәң инде
Өлкәннәр Сәрвиназны хәзер үк килен итәргә ризалыкларын шулай астыртын сиздерделәр Гайфар тынлап кына торды Хәйлә коруны белмәүче, кешеләрнең беренче сүзенә үк ышанучы Сәрвиназ:
—Өегез кечкенә түгел ич. Хисаметдин абый,—дип ихластан гаҗәпләнде — Тыштан гына кечкенәрәк күренә, эчтән бик иркен сезнең өегез
Сәрвиназларга да бергә төштеләр Монда Хәйрия ут уйнатты, монда ул үзе генә диярлек сөйләде. Ара-тирә, кияү, дип тә ычкындыргалады. моны Гайфар һәм Сәрвиназ белән әтисе Газим ишетмәмешкә салындылар Кешеләр белән еш аралашып, табын тотуда шомарган Хәйриягә каршы төшү файдасыз, аның кушканын тынларга-үтәргә генә кирәклеген бөтен авыл белә Кыз белән егет кергәндә көйләп утырган самавыр сүрелергә өлгермәде, яңарды, кыз белән егет өстәл янына утыруга каплаган ашъяулыгы ачылган табынга яна сыйлар өстәлә торды Димәк. Хәйриянең Гайфарны тиз генә җибәрер исәбе юк икән.
—Әллә кулымнын тәме китеп бара инде,—дигән булды Хәйрия.- ризыкларым уңмады бугай —Ул да. Гайфарнын әнисе кебек, кылны читтән тарлты —Уңмаса да. ризыкны гаепли күрмә. Гайфар Сәрвиназ пешергәннәре уңгандыр әле. вак бәлештән авыз ит менә Кул да китәр шул Быел көз авылда бер генә туй да булмады бит Ничек кулың китмәсен ди?! Бодайдан
7. >к у. м А
барсамы, Сәрвиназның туена аш остасын каладан ук чакыртырга туры килмәгәе Газим, дим,—Хәйрия иренә эндәшкән итсә дә, Гайфарга төбәлеп сөйли,—мин әйткәннәрне ишеттекме син?
—Юк. Колак томаланган Авызны чылатсаң, ачылыр иде, колакны әйтәм.
—Күрми дә торам икән ич!—дип сүзне борды Хәйрия. Аннары турыдан бәреп салды.—Шешәле хәзинәләреңне туйга хәстәрли тор, Газим, дим. Сәрвиназнын укуын бетереренә ике ел ярымлап кына калып бара, узганы да сизелмәс вакытның. Газим,—диде Хәйрия һәм, яшьләргә сиздермичә, мич куышына ымлады Анда яртылаш кына хәзинәле стакан тора иде.—Газим,— дип кабатлады Хәйрия,—Гайфарнын Игәренә ашарга биреп керче Эт мескенкәй хуҗасына тугры шул, Гайфардан калмаган, ияреп төшкән. Газим, караңгыда бәрелә-сугыла йөрмә, кайчак күзенә төртелгән әйберне дә күрмисен. Туйга чаклы ишегалдына прожектор куйдыртасы булыр Гайфар, синең андый һөнәрен бар, ишегалдын, капка төбен гөлт иттерерсең әле, яме.
Гайфар монысына жавапсыз калмады.
—Туйга мине чакырырсызмы сон?
Авызын ачкан килеш тыны кысылып калды Хәйриянең. Ишек төбеннән Газим Гайфарга баш бармагын бастырып күрсәтте, бу ымлауны инде Хәйрия күрмичә калды.
—Ходаем ла!—дип сүзе атылып чыкты Хәйриянең —Сәрвиназ, ни сөйли синең бу солдатын?—Кыз эндәшмәде. Хәйрия Гайфарнын көтмәгәнчә шаяртуын хәзер генә анышты. шулай да аны Гайфар мондый сүзләрне уйлап әйтүе дә ихтимал микәнни, дигән шөбһә сискәндерде —Ах. сине!— дип егеткә бармак янады ул.—Газим сынары мәллә сон син?! Шулайдыр. Исемнәрегезнен дә баштагы ике хәрефе туры килә сезнен. . Ике.. ике хәйләкәр жаннар...
Тау ягындагы йортта Хисаметдин белән Фәрданә булачак киленнен тел төбен тартканда, Гайфар сөйләшмичә утырса, инде Аргы яктагы йортта Хәйрия булачак кияүдән туй вакытын тәгаенләргә теләгәндә, Сәрвиназ сүзгә катнашмады Егет белән кыз өлкәннәр каршында аерым-аерым имтихан тоттылар Бүген арадан кемнен бәхетлерәк булуын үлчәүгә салып та белеп булмый Шулай да Сәрвиназнын йөзеннән бүген елмаю аз гына вакытка да китеп тормады. Самимилектән, изгелектән иң якын кешеләрен янәшәсендә генә рәхәтләнергә мөмкинлеген ул ныграк тойды кебек.
Сәрвиназ төш күргән төндә әнисе Хәйриягә дә төш керде. Ана бу төшне берәүгә дә сөйләмәде. Сәрвиназнын төшенә каршы шуны сөйләргә жай гына канә. ләкин ана бу юлы да тыелды Дөньяны шаулатып йөргән Хәйриянең шул сәер төшне күргәннән бирле тынычлап йоклаганы юк. иокысызлыктан элек үк интеккән Газимына бу жәһәттән тиң ул хәзер. Ана күнеленә төш тынгылык бирми, бу төш ананың күз алдыннан китми.
Шушманын көмеш суы яр өстеннән чыгарга җиткән, тын гына ага икән. Акмый да бугай, югыйсә төнбоеклар белән бизәлмәс иде. Яшел болынны бормаланып ярган Шушмада кинәт күк ат күренде Суда батмый, елга уртасыннан томырылып чаба, тугайларда да акрынаймый, ялы әләм кебек җилпенеп кенә ала. Җайдак жиз тәңкәле иярдә төз утыра. Тезгенне буш тоткан, чабышкыны тыймый. Икенче кулын сөнге тотып алга сузган. Түгел лә, кулында сөңге түгел, ак төенчек икән. Ат өстендә Гайфар икән ич! Күк чабышкысы Шушма күперен сикереп чыкканда, ак төенчекне Хәйриягә очыртты Гайфар Аның йөзе күзгә чалынмыйча да калды. Шушманын күпердән өске ягын ялтыравык боз каплаган икән. Чабышкы анда таймый. Алар ерагаялар Гайфар ичмасам бер генә дә борылып карамый. Шушма түрендә кара болытлар болганып куера. Күк ат калкан болытларга керде. Гайфар төз утыра Алар ерагаялар, ерагаялар, һаман кечерәяләр. Югалдылар. Артларыннан, җайдаклы ат сурәтенә охшап, аралык кына калды. Болытлар тавындагы сихри өн аерымачык күренә. Тик анда күк чабышкы да, Гайфар да юк инде
Әллә сон Гайфар Сәрвиназның йөрәген, ак төенчек итеп төреп. Хәйриягә калдырдымы9 Изге җанны калдырырга анадан бүтән кешегә ышанмадымы егет.
Икенче көнне иртән Шушма күперендә очраштылар алар. Егетнен Сәрвиназларга төшеше, кызнын Гайфарларга менеше иде Гайфар кичәге солдат киемнәрен алыштырган, гел дә элеккеге, әле, бик беләсегез килсә. Сәрвиназ гашыйк булган чактагы—сигезенче класста укыган чакларындагы үсмергә охшап калган иде ул. Алар авыл урамнарында йөрделәр. Аларнын көпә-көндез бергә йөрүләрен авылдашлары тыйнаксымыкка санамадылар. Киресенчә, мона сөенделәр. Әгәр алар бергә булмаса, авыл кешеләре хафага калыр иде. Сәрвиназның студент иптәшләре дә кызнын егетен онытылып сагынуын акылы да, хисе дә тирән булудан икәнен аныштылар. Гайфарнын солдат дуслары да егетнен кызны сагынуыннан ялгышып та көлмәделәр. Әллә кешеләр, бу ике жаннын барыбер кушыла аямаячакларын сизенеп, аларга мөнәсәбәттә шулай кин күңелле булдылар инде тагын Юк. Сәбәп бүтәндә. Кешеләр олы җаннарны андый беләләр Кешеләр алиһәлеккә һәрвакыт баш ияләр
—Гайфар, ике ел солдатта булдын, ә мин синен янымда юклыгыңны бөтенләй дә сизмәдем,—диде Сәрвиназ
Бу сүзләрдә хата юклыгын тоя иде егет, ул сөенеп елмайды да:
—Мин дә шулай,—диде
—Сагынуга түзеп була ла ул, име. Гайфар. Сагынган кешенне гел янәшәңдә итеп күрә белергә генә кирәк Тик мин син югында бер тапкыр да елмаймадым бугай. Кызык, име, Гайфар'
—Мин гел елмаеп кына йөрдем Син мине белмисен бит. мин үземне генә ярата торган кеше Сәрвиназның елмаюын миннән башкалар күрмәсен әле, дидем дә, синен елмаюыңны үзем белән алып киттем.
—Карале, әйбәт иткәнсең! Ә минем шуны анларга акылым җитмәгән. Син алдан уйлап эшлисен шул. Минем ачуланмасымны белгәнсеңдер инде, име. И ярабби ла, синнән башка елмаерга язмасын!
Егет күпер таянсасын селкетте, кызнын сүзләренә жавабы юк иде.
—Гомерен кичергән икән бу күпер.
Кызга анын мондый күчеше сәер тоелмады, егете белән сагыну турында гына түгел, тормыш мәшәкатьләре турында да сөйләшергә риза иде ул.
—Әти белән Хисаметдин абый күпергә бүрәнәләрне быел җәйделәр,— дип яна сүзне дәвам итте Сәрвиназ. —Бу күпер авылда безнең әтиләрдән башкаларга әллә кирәкми инде шунда Әти әйтә, багана-өрлекләре черегән, ди. Янаны салырга икесенең генә көчләре җитмәс шул, име
—Салырбыз яңа күперне, Сәрвиназ
—Безнен ара өзелмәсен өчен, име.
—Безнен ара өзелми. Сәрвиназ. Син дә әнә-ә,—дип үз йортларына төртеп күрсәтте Гайфар,—анда булачаксын Тугиевлар нәселен дәвам итәрсен
—Шушы сүзне йомшаграк итеп тә әйтеп була ич. Гайфар. Әллә мине куркытмакчы булып сынавын инде Түгелме9 Түгел икән, күлләреннән күреп торам. Гайфар! Ә күпер. Әйе шул. күпер башкаларга да кирәк.
Арткы урамда мәктәп турысына җиткәч, Сәрвиназ:
—Гайфар. әллә укырга керәсеңме сон9 Мин көтәрмен,—дип сүзне яңа эздән башлады
—Юк Тормышта мин белергә теләгән нәрсәне китаптан укып кына белеп булмыйдыр
— Нәрсә ул. Гайфар9
— Кара туфракта үскән ашлык нигә ак икән, дим Аннары, кулына диплом алгач, син миннән барыбер йөз чөермәссең бит
—И-и инде, сине ташлыйм диме инде
—Аннары,—дип ары укымавының сәбәпләрен санауны дәвам итте егет,— институтларда һөнәргә каратып торгызып өйрәтмәкче булалар Карап торып өйрәнә алса, әнә. Игәр һичшиксез кассапка әйләнер иде Мал суярга да карап торып кына өйрәнеп булмый
—Алайса мин дә институттан диплом күгәреп кенә чыгаммыни инде? —Синен һөнәрен үзгә, Сәрвиназ. Укытучы булу өчен, белем алудан тыш. тәрбияче булып туарга кирәк.
—Сагынганга күрә генә мактавындыр әле. Гайфар,—дип иркәләнде кыз —Әйеме? Юк, диген! Йә, йә. әйт әле! Юк. диген!
—Әйе.
—И-и шушы кырыслыкларыңны! Әти сынары!
—Син—әни сынары.
Егет кызның чәч очларына мизгелнең мизгелендә генә кагылып алды. Алар мәктәптән соңгы каникулга чыгып кайтышлый туктаган төшкә җиткәннәр иде.
Гайфарлар урамына керделәр. Игәр өйләренә чапты Егет белән кыз якынлашкач, каршыларына чыкты, Сәрвиназга сырпаланды, безгә кермичә узма, дип чакыра кебек иде. Кыз аның башыннан сыйпады. Гайфарларга кермәделәр. Аларнын Аргы як урамын да әйләнәселәре бар иде. Игәр алардан калмады.
—Гайфар. син нигә этегезгә. Игәр, дип исем куштың? Игәр үзе, эт. дигән сүз бит ул, ау эте.
—Мин анын белән ауга йөриячәкмен.
—Ауга?! Куян атаргамы0 Ю-ук. Гайфар, бер генә җәнлек-жанварны да атмыйсын! Бая, кассап, дигәнен дә колагымда һаман яңгырап тора. Нигә малларны чалалар икән ул?
Егет кызнын соңгы соравын җавапсыз калдырды
—Ир заты ауга чыкмыйча түзәрме сон?! Ау—безнен халыкның борынгыдан килгән һөнәре Аусыз булмый. Игәр җаны да ау тели. Игәр белән чыгып китәрбез дә, ау уңып, кайтып та керербез! Син безне елмаеп каршы алырсын.
—Алайса, Гайфар, син җәнлек-киекләрне атмыйча, тотып кына алып кайтырсын. Без аларны асрарбыз.
Гайфарларга бәхетсезлек килде. Яндылар Декабрьгә кергән төндә. Ут күршеләреннән чыкты, аларнын барлык каралты-куралары янды. Гайфарларнын Сәрвиназ күркәмгә санаган йорты көлгә әйләнде. Шөкер, үлем-җитем булмады, малларны һәм кош-кортларны чыгарып өлгерделәр. Колхоз йорт салмакчы булгач. Гайфар каршы төште. Әти-әнисе, без колхозда билне бушка күп бөктек, дигәч тә, ризалашмады.
—Сезнен өчен булышсыннар, шулай дөрес,—диде ул.—Ләкин колхозда эшләп күрсәтмичә, минем түләү алуым теләнү булыр иде Мин теләнмим.
Сәрвиназның вакытлыча үзләренә төшеп торырга чакыруын да кире какты Гайфар.
—Әти белән әни үзләре әйтте,—дигән иде кыз.
—Юк!—дип кашларын сикертеп көлемсерәде Гайфар —Иске куышта яшәрмен, әмма йортка кермим!—дип кырт кисте.
Страховой акчасына һәм абыйлары биргән акчага үз урамнарында хуҗалары шәһәргә күчкән йортны сатып алып, шуны күчереп салдылар. Шул буш йортта язгача, күчермичә, яшәп торуны да өнәмәде Гайфар
—Төп нигезне алыштырмыйлар,—диде.—Хәзергә безгә шушы йорт җитә Кирәге туса, зурайтырбыз.
Аталана мона бик теләп килеште Гайфар яшисе йорт ич, ул теләгәнчә булсын. Йортны элекке нигезгә өймәделәр, эчкәрәк утырттылар. Шушмага түрен каратып Йорт өлгергәнче, сул күршеләренә өйдәш булдылар Янучы ике хуҗалыкны йортлы итүдә авылдашлары, читтәге туганнары ярдәмнәрен кызганмадылар. Гайфарлар йортка гыйнвар тугач, януларына ай тулган көндә күчтеләр.
Йортнын эшләнеп бетмәгән төшләре шактый, болары инде җәйгә кала Тәрәзәләргә йөзлекләрнең элеккеләрен кактылар. Хисаметдин үзе ясаган йөзлекләр. Ләкин аларны җәен алыштырмакчылар. Хисаметдин яналарын ясый башлады, Гайфар да булыша.
—Булыр, барысы да булыр,—дип тынычландыра Фәрданә карты белән
малаен —Исәнлек кирәк тә Ходай берүк ярдәменнән ташламасын Сәрвиназ өйгә җиһазлар менгерде менә. Шимбәдә кайтам, диде. Әниләрнең хәлен беләм дә туры сезгә йөгерермен, диде
Хисаметдиннең кулыннан кыргычы төшеп китә язды. Гайфар зур учлары белән йөзен каплады Гайфарнын күзләренә хәтта сөенеч яшьләрен дә күтәрергә-төшерергә көчләре чамалы ике җан гына—Фәрданә белән Сәрвиназ гына китерә алалар.
... Хәйрия мал-туар карап кергәндә. Сәрвиназ альбом актара иде Әнисенең
— Кызым. Шушманын шавы көчәйгән. Әллә ташу карап менәсеңме сон9 Күпер төбенә кеше күп җыелган Боз кузгалгандыр,—дигән сүзләрен әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә игътибар итмәде шунда —Сәрвиназ
Ишетмәгәндер кызы, ул үзалдына сөйләнә башлады
—Гайфар. Гайфар. дим. чәчләремә гадәтенчә кагылып кына китсәнче Бармак очларыңны гына чәчләремә тидерүен дә мине озаклап иркәләвең кебек булыр иде. Кыюсызым минем Ир-ат арасында сиңа тиңләшерлек зат юк Мин синен чәчләреңне үзем сыйпыйм, яме. Гайфар
Ана. кабат сүз әйтеп, кызын уйларыннан бүлдермәде. Урта ишекне Йомшак кына япты да учак-казан тирәсендә кайнаша башлады. Анын хәрәкәтләре салмак иде, элек казан тирәсенә якынаюга кулы уйнар, авызында җыры бетмәс иде. Хәзер бисмилласын да күңеленнән генә укыды Кешеләр белән аралашып яшәргә күнеккән Хәйрия хәзер урам-кибет тирәсенә бик хаҗәте төшкәндә генә чыга
Сәрвиназ, урта ишекне ачып, бусагада басып калды. Әнисе аны күрмәде, токмачка камыр жәя иде Кызы аралыкка кереп кулларын юган гавыш ишеткәч кенә шул якка борылып карады. Сәрвиназ әнисе кулыннан пычакны сүзсез генә алды, вак итеп токмач кисте. Шөгыле беткәч
—Әни, сина сөйләгәнем юк. гыйнварда сонгы имтиханны тапшырганда, мин бүлмәдән чыгып йөгергән идем,—диде
Ана аптырап торды
— Борчылма син, укытучы мина «бишле»не хак куйган иде Мин билеттагы сорауларга җавапларымны сөйләп бетереп килә идем Кичә шул имтиханны кабат тапшырдым Укытучы, сез әйбәт жавап бирдегез, белемегез «бишле», дип. сынауны кабат алмаска теләгән иде Бик үтенгәч, ризалашты. Бөтен фәнне сорап чыкты. Шул имтиханны кабат тапшыруым шатлыгыннан да бүген үк кайттым мин. Бурычым калмады Гайфар бурычтан бик курка иле Йортлары янгач, угтан-судан курка башлады. Үзе шуны мина сиздермәскә тырыша иде. Гөнаһсыз сабый иде инде Гайфар
Ана. кызынын теге чакта имтихан ташлап йөгерүе сәбәбен белергә теләп. Сәрвиназга текәлде.
Гайфар. армиядән кайткач. -Беларусь» тракторына утырды Кулдан- кулга күчеп йөри торган трактор бу. егет армиягә киткәнче дә шунда эшләп алган иде Тартуы хәзер тагын да кимегән, шуна күрә Гайфарга авыл тирәсендәге эшләрне генә кушалар Тимер юл станциясенә ташкүмергә бер генә тапкыр җибәрделәр, икенче барудан Гайфар үзе баш тартты, юлда калуын ихтимал иде Фермадан басу читенә тирес чыгарып өяләр, шунда ук торф ташыйлар—черемә ясамакчылар Язгы эшләр башланганчы. Гайфар тракторын әйбәтләп ремонтларга исәп итә. яшь кешегә яна тракторны тиз генә тотгырмасларын белә.
Колхоз. килешенеп, шәһәр урамына керер кыяфәтле машиналарын Казан заводына кышка биреп тора Авылда калтырчалары гына када. Бүген, менә, берсе лә юл чыкмады, ватылганнар Фермага тегермәннән фураж ташырга Гайфарга куштылар Тегермән Тау ягында (су тегермәненең Шушмада урыны гына калды), авылнын югары башын чыккач, амбарлар янында Иртән бер тапкыр фураж төяп төште, икенче йөгенә менде, төшкә чаклы өлгерәчәк әле Йөк төяп йортлары яныннан узганда. Игәр аны капка төбендә карап
калды. Гайфар тимер атка утырып йөргәндә, хужасына иярми эт, аты чын булса, кусан да калмас иде.
Күпер төбендә тракторын туктатты Гайфар. күпернен ныклыгын куш аяклап сикереп тикшерде. Йөкле тракторны чыдатыр кебек. Тракторын озын күпергә акрын гына, сак кына атып керде Гайфар Күпернен ыңгырашуын, сызлануын ишетми егет, ынгырашу-сызлануларны трактор тавышы баса.
Трактор күпернен уртасына житә, уза, инде күпер уртасында йөк төялгән арба. Кинәт...
Күпер тарата-ишелә башлады. Гайфар тракторын алга ыргылдырды, ләкин арба кыйшая-янтая аска шуышты, үкереп азапланган тракторны үзе белән сөйрәде. Күпер астындагы боз ватылып инде дә арба суга чумды, анын турына ук трактор чалкан капланды...
Имтихан тотучы Сәрвиназ нәкъ шул мәлдә:
—Гайфар...—дип пышылдады.
Укытучы күзләрен зур ачып сәерсенде.
Сәрвиназ:
—Гайфар үлде!..—дип тамагын ярып кычкырды да бүлмәдән чыгып йөгерде.
Гыйнварда булды бу
Күперне төзәтмәделәр. Машиналар, атлылар боз өстеннән юл салдылар. Боз йомшаганчы, колхоз терлекләренә фуражны җитәрлек ташып куйдылар. Инде ташу купты. Жәяүлеләр йөрергә кемнәрдер күпернен исән баганалары башына басма корып куйган, таянсалары да бар Әмма монысы Хисаметдин белән Газим эше түгел, алар боз нык чакта да бер яктан икенче якка чыгып йөрмәделәр Икесе ике ярда торып кына хәл белешәләр иде. Икенче атна инде кода буласы кешесен яр буенда очрата алмый Хисаметдин. Газимнең шифаханәдә икәнен белә, шулай да Шушманын җимерек күпере төбенә көненә бер тапкыр төшеп менә. Хәер, ташу купкач, бер-берсен күрсәләр дә, Шушма шавы тавышларын ишеттермәс иде.
Хәйрия аш булдырырга торганда, Сәрвиназ ашыгып киенә башлады.
—Кызым, кая жыенуын?
—Әни. мин Гайфарларга менеп төшәм. Хисаметдин абый белән Фәрданә апа кайтканымны белсеннәр. Аннары аларда Гайфарнын солдатта төшкән менә бу фотосы калмаган иде.
—Кызым, карангы иңеп килә. Басма бик хәтәр, диләр. Күпер төбеннән кешеләр таралышкан бугай.—дип тәрәзәгә сузылып карады ана—Иртәгә менәрсен Йртәнге якта ташу кимегән була
Сәрвиназ бу кисәтүне әллә ишетмәде, әллә мона игътибар итмәде инде. Анына барып җитмәгәндер
—Әни. дим. күр әле син Гайфарнын ничек елмаеп торуын! Солдатта гел елмаеп кына хезмәт иттем, дигән иде ул.
—Сәрвиназ, иртәгә менәрсен. дим.—дип тавышын күтәрә төште Хәйрия. Әмма шунда ук йомшады —Иртәгә бергәләп менәрбез. Хәзер аш булдырам. Син токмачны тәмле кисәсең. Тәмләп ашыйк. Фәрданә кодагыйны Фәрданә апаны минем дә атна буе күргәнем юк. Яме. кызым, иртүк менәрбез.
—Әни. син борчылма, сынар тактадан да йөгереп кенә чыгам мин! Әнә, басмадан кешеләр йөргәләп тора. Мин. Гайфарларга менеп җитүгә, утларын сүндереп яндырырмын Бик сагынышкач. Гайфар белән шулай хәбәрләшә идек..
Кызны теләгеннән тыеп булмасын аңлады ана. Сәрвиназның башына ак юка шәлен үзе бөркәде
—Әни. дим, Гайфар бигрәк тә беркатлы иде инде, име. Мина солдат бүләге итеп шушы шәлне алган бит. Минем нәкъ шундый шәлем булуын белә иде ич ул, нәрсә алырга белмәгән инде Туктале. әни. шәлне бик белеп алган икән бит ул, мине гомер буена гел шундый шәл бөркәнсен дип уйлаган.
Сәрвиназны әнисе һәм, дәрес әзерләүләреннән бүленеп, энесе белән
сенлесе, дәү лампочка яктырткан капка төбенәчә озата чыктылар.
Кыз. өй турысыннан узганда, пәрдәсе тартылмаган тәрәзәдән гө.гзәрне күрде. Иртәнге якта үзалдына әйткән шигырьне бу юлы көйләде
— Нигә кирәк хәзер гөлчәчәкләр
һәм кинәт көлеп җибәрде, тынын кысып кинәт туктады.
— Гайфар, дим, Гайфар. кичер, синнән башка көлдем бит —дип пышылдады
Сәрвиназнын җыр көйләвен. көлүен, пышылдавын әнисе, знесе һәм сенлесе ишетмәделәр Алар капка төбендә үк калган иде
Кыз күпер төбенә җиткәндә, анда кеше калмаган иде инде Сәрвиназны күреп алды бугай, зират ягыннан Игәр чабып төште Гыйнвардан бирле зиратка көн саен барып кайтырга гадәтләнде ул. Кар яуган көннәрдә зират капкасына тикле бата-чума сукмак саллы Игәр. Зират капкасыннан эчкә узмый. Зиратка Гайфарнын гәүдәсен күтәреп кереп китүчеләрнең эчкә узмаска боеруын искәреп калгандыр ахрысы. Хәер, күбесенчә этләр бодай да зиратны әйләнеп узалар, өергә берләшсәләр генә, зират коймасы аша сикерәләр Игәр, басма төбендә җиргә борынын тидереп иснәнде дә. Сәрвиназнын каршысына сак кына бара башлады.
—Игәр, кермә! Суга егылырсын! Мин үзем синен янына чыгам' Мин сезгә барам бит! Гайфар абыеннын карточкасын алып менә.м'
Ләкин эт кызга таба ашыгып атлый бирде Алар якынайдылар- Сәрвиназ, таянсадан кулын ычкындырмыйча. Игәр алдына иелде
—Балакай, ярда көт. дидем ич мин сина Ишетмәгәнсендер шул Башын әйләнер бит. ничек борылырсың икән сон син?
Игәр Сәрвиназнын битенә борынын тидерде, чинап куйды Теләгәнен теле белән әйтә алмый шул.
-Игәр, син мина Гайфар абыен янында булуынны әйттеңме? Анладым мин сине. Игәр Син берүк кабалана күрмә’ Мин сина Гайфар абыеннын карточкасын күрсәтермен, яме Син борчылма. Игәр, егылырсын Монда егылырга ярамый, егылырга бөтенләй дә ярамый. Мин борылам, син турыга бар. дөрес этәсең син мине Элгәре безнең якка чыгыйк. Аннары борылырбыз Менә шулай, алдыма төш Акыллы шул син.
Соңарган боз күпер-басманын урта баганасына шартлатып бәрде. Күпер дигәннәре чоелеп таралды Такта-колгаларга кушылып. Сәрвиназ белән Игәр дә очты.
-Гайфар!.. Игәр'
Эт Шушма шавын басмакчы булып чинады
Шушманын суы урынына утыргач, тонгач. Сәрвиназнын гәүдәсен элекке тегермән арыгы алдыннан таптылар
Игәрне әлегәчә тапмадылар
... Боз күпергә бәргәнче кызнын Тау ягына барыбер чыгып җитә алмаячагын белеп керде бугай Игәр Сәрвиназ каршына, аргы ярга аранын кыскарак булуын чинап. Сәрвиназга борыны белән төртеп анлатырга- ашыктырырга теләде бугай тугры дускай
Шушма бүген тын ага. Әмма агымында шом куера. Яна хәвеф килмәгәе
1989. 2000
ӘМАНӘТ
үңелгә бер хикәя килде Кылт итеп килде Әйе. шулай да булгалый кайчакта хикәя вакыйгасы синнән рөхсәт-мазар сорап вакланмый, күңеленә бәреп керә Еш очракта исә хәтер хәзинәңдәге хикәялек хәлләрне кат-кат барласаң ла. үтенсән-ялварсан да. хикәя кире тән.», тыңлаусыз холкын күрсәтә, күзалдына аерымамык басмый Ә менә монысы кыстатмады
К
Тик. кайтадан уйлагач, бу кечкенә әсәр эчтәлеге мина таныш кебек булды. Күптән-күптән үк. малай чакта ук. мона охшаш әсәрне укыган идемме? Әллә ишетеп беләмме аны9 Әйе. мона тартым сюжетны, инде бер тапкыр искәрткәнемчә, мина шагыйрь Зөлфәт биргән иде һәм «Йөнтәс* исемле хикәя язган да идем.
Шулай да монысы үзгәрәк кебек, монысында яманлык яхшылыкнын якасына ябышырга теш ыржайтып ажгыра сыман.
Әллә. Әллә сон этләр холкындагы килешсезлек кешеләргә дә хас икәнлегенә үзем шаһит идемме? Шулай да кебек. Бу вакыйга турында үзем ишетүемнең, анын кайбер ваклык-нечкәлекләрен үзем күреп торуымның хәтерем агымы сайлыгы уртасына туры килүе бик тә ихтимал бит. Хәер, хикәям эт һәм этлек турында гына да түгел ләбаса...
Өченче ел бәрәнге казып бетергән көнне кичен Габдияр картнын сул күзе бәбәге тәмамыңча томаланды. Йорт-нигезне хәлдә тотучы төпчек улы белән килене каршы төшсәләр дә. тынламады карт—көченәчә бәрәнге чүпләште. Оныклары җитезлегенә тиңләшә алмаячагына сөенде ул—шөкер, көч салып эшләргә өйрәнәләр балалар.
—Сезнен чиләкләрегез чөмәләкәй тулганда, минекенең төбе капланып ук бетә,—дип шаяртты Габдияр Ә бәрәнге төбен каерып куптарып, селтәбрәк чәчүче улы белән киленен —Тыймагыз,—дип йомшак, әмма кире каккысыз кисәтте.—Бала чагыма кайтыймчы...
Бәлки, иелеп бәрәнге чүпләү дөм сукырайткандыр Габдиярны. Ләкин күрүе һаман начарланучы күзенен каплануы сәбәбен мона сылтамады, бала чагына алып кайткан шөгыльне гаепләүне гөнаһ санады карт.
—Вакыты җиткән.-дип улы белән килененең шелтәләвең ипләп тыйды Габдияр —Тәндә жан барында шушылай яшәрмен —Уйланып торгач:- Яшәрбез,—дип төзәтте.—Сез мине нинди хәлемдә дә имгәккә санамаячаксыз. Тик. —диде дә. кирәкмәс тарафка борыла башлавын абайлап, сүзен йотты.
Улы белән килене, ниндидер хәлнен яшерелеп торуын искәрсәләр дә. бу хакта сорамадылар, тиеш санаса, әти-әткәйнен үзе әйтеренә ышаналар иде алар—кадерле кешене беркайчан да нәрсәгә дә булса мәҗбүр итәргә ярамый, анын жаен һәрчак җайлау үзе мәҗбүри ич.
Габдиярның ун күзе исә моннан биш ел элек сукырайган иде. Вакытында операция ясауга кыстауларга ул:
—Күпме вакыт якты дөньяны күрергә язган—шул кадәресен күрермен,— дип каршы төште —Тәнгә пычак тидертмәм, дигән сүзем булды бала чагымда. Кешеләргә һәм дә үзенә-үзен биргән сүзендә тору тиеш. Ант. вәгъдә һәм әманәт—алар иш.
Күрмәс булгач. Габдиярның ерак дигән сәфәрләре капка төбендә чикләнде, явымсыз чакта шунда чыгып утырды ул Узган-барган кешеләр белән хәл-әхвәл белешеп әңгәмәләшү авылдашларыннан ерагайтмыйча тотты, түшәккә буйсынудан коткарды аны.
Жир туңды, хәйран ук ныгытты, шулай да кар төшәргә ашыкмый иде. Көннәр аяз торды, шулай да такыр сукмакларны лыжырдатырга кояшнын куәте җитми иде инде. Шундый чакта—көз белән кыш алышынганда—басу- кырларда турыдан кистереп йөрергә, урманга менгәләргә ярата иде Габдияр Бу гадәте бала чагыннан ук килә. Шуңа күрә авылда анын мондый сәфәрләренә гаҗәпләнмиләр. Әгәр:
—Инде урманына мен дә ди. ә менә басу буйлап титаклауның ни кызыгын табасын?—дисәләр:
—Басумын үз матурлыгы, ә урман шулай ук бүтән,—дияр нае ул.
Ярый ла йөреп калган, хәзер менә ни теләсә дә капка төбеннән уза алмый.
Беркөнне, улы белән килене эшкә киткәч, оныклары мәктәпкә йөгергәч. Габдияр, инде гадәтенчә, капка төбенә чыгып утырды Әмма анын янына бу көндә, гадәттәгечә, башлап авылдашлары тукталмады, узучы-китүче нигәдер булмады. Ә бер көчек анын аякларына йомшак чинап сырпаланды.
—Син. яшьтәш,—дип эндәште ана сукыр карт.—нигә бодай сонардын сон әле? Эт кавемнәре кышка карап балаламый иде бугай. Бар. үз юлында булчы. Анана сыен.
Ләкин көчек китмәде. Габдиярнын аяклары арасына керде дә. бәләкәй башын арткарак яшереп, алгы аякларын картның киез итекләре өстенә унлап- суллап салды. Гомерендә эт асрамаган-тотмаган Габдияр көчекне куып жибәрмәкче иде, тик аякларын кымшата башлауга ук көчекнен йомшак чинавы аны мондый миһербансызлыктан тыйды. Агаем, мин сина кирәгрәк, дигән кебек тоелды көчекнен үз итеп тавыш бирүе, шул йомшак чинау, чын әгәр, буйсындырды да куйды картны, һәм ул көчекне алдына утыртты, аны башыннан һәм сыртыннан сыйпаштырды
—Йомгак хәтле генә икәнсен син. Нәселен шундый кечкенәдәнме'’ Шаять, шулайдыр.
Көчеккә шушы илтифат җитә калдыдыр, ул Габдиярнын күкрәгеннән югарыга җитез үрмәләде дә картнын шома битенә (улы әтисен иртән әйбәтләп кырган, сакал-мыегын кыскарткан иде) юеш борынын тидереп алды Мондый кыюлыкка карт ачуланмады, шулай да кайбер теләкләрен шелтәсез генә искәртте—кеше белән сөйләшә диярсең, әй
—Базымчан икәнсен. дип дерелтәнә башлаган көчекне пәлтә изүен чишеп җылыга кертте ул.—Вәләкин бер-беребезне бимазаламаска суз куешыйк Кыек-кыеш гамәлләр кылмыйк Фәһемле будырсын, яме. сезнен эт халкына да зирәклек бик кирәк. Минем белән дуслашырга теләсән. иренчәклекне бөтенләй дә белмә. Их-х. икәүләп ерак-еракларга сәфәрләр кылырбыз әле
Көчек тагын йомшак тавыш бирде, әллә ризалашуын белдерүе булды тагын.
—Кем сон әле син—иркәкме, инәкме? Җенесен нинди, дим Шулаймы Әмма ки тагын бер хакта элгәредән килешик—беркайчан да текә кыланмаска, менә бу юеш борыныңны чөймәскә, дим Исемен юктыр әле синен Нинди исем кушыйк сон сиңа, ә
Габдияр көчекнен башыннан озаклап сыйпады, көчек, хужалы булу сөенеченнәндер, картнын тонык күзләреннән карашын алмаска тырышты, әллә, аның күрмәвен сизеп, мона гаҗәпләнүе булды тагын
—Сине тышта калдырып булмый Керик сон өйгә. Бүтән хуҗаларын кайтканчы, сине өй эче белән таныштырыйм Ә-ә. исем тапмадык бит әле сиңа. Йомшашкан. Туктале. менә исемен дә булды ич— Йомшашкан!
... Бу вакыйгадан сон ике кыш та бер жәй узды. Эт. Габдияр аны беренче иркәләвендә сиземләвенчә, тәбәнәкләр нәселеннән икән, карт ана хәзер дә кайчакта. Йомгак, дип эндәшкәли Йомшашкан бу исеменә дә ияләнде, хуҗасының төрлечә атавына да күндәмланде Тик баштарак ана муенчагы ошап җитмәде. аны салып ташларга тырышкалап карады Карт, муенчакка озын каеш эләктереп, аны бушатмыйча тартып йөри башлагач, бәйне артыкка санамады тагын, хужасын әйдәләү бурычы үзенә йөкләнүен аңладыдыр.
Алар—Габдияр белән Йомшашкан—баштарак авыл урамнары буйлап кына йөрделәр Карт, борыласы тирәне алданрак чамалап, этне, иелеп, шул ягына чыгарды Йомшашкан монын сәбәбен баштарак төшенмәде, әмма мондый боеруларны хәтеренә сеңдерә алды Шуннан сон картка эт ышанычлы кулавыз булды.
Җәен алар басу юлларына чыккаладылар. урманга да баргаладылар Соңгыларында Габдиярның оныклары аларга баштарак ярдәм иттеләр Беренче тапкыр урманга менгәч, оныкларына карт
— Урманчының ташландык ихатасы урынын узгач ук юллар кисешәдер,— дигән иде Шуннан унга каерылырбыз—һәм. борылып туксан адымнар чамасы киткәч (Габдияр бу санны, сукырайгач адымнарым кечерәйде, дип. йөз унга житкердс):—Авыл ягында юан каен күренәдер, анын кәүсәсендә, шулай ук авыл ягында, зур оры бардыр.—дип аңлаткан иде Шул тирәдә ял игеп алырбыз Чәйләрбез, термоска чәй тутырдыгыз ич.
Каен төбендә утырганда да Габдияр, оныклары эт белән куышып
уйнарга теләсәләр дә. Йомшакжаннын бәен кулыннан ычкындырмады. Каен төбенең җирдән кыйгач күтәрелгән юантык тамырлары арасының ниндилеген күңеленә сеңдерергә тырышып капшап утырырга онытмады карт.
— Шул гирәдә юан тупыл да бардыр.—дип әнгәмәгә катышсыз рәвешгә кыстырды Габдияр —Кисмәгән булсалар.
Кисмәгәннәр икән тупылны. Оныклары шунын янына таба йөгергәч, эт тә алар артыннан тартылды, әмма олы хужасынын сак-салмак атлавына җайлашырга мәҗбүр булды—Габдиярга адымнарын санарга кирәклеген Йомшакжан белә алмый лабаса.
Бу сәфәр узган җәй башындарак булган иде. Кыш кергәнче атнага кимендә бер тапкыр менделәр алар урманга. Габдияр белән Йомшакжан һәм менә күрмәс карт белән кулавыз эт бергәләп икенче җәйне каршылыйлар. Урманга быелгы сәфәрләр майның унҗиденче көнендә—юллар кипшереп җиткәч башланды. Көннәр явымсыз торды, һәм карт белән эт урман юлын көн саен таптадылар. Моңа Габдиярны инде Йомшакжан кыстый иде кебек, иртәнге чәйләү бетүен ул тупсага утырып көтәргә, хуҗасын ара- тирә йомшак чинап ашыктырырга гадәтләнде. Әмма хужасы киенеп-әзерләнеп беткәч кенә ишек яңагы янындагырак тәбәнәк чөйдәге каешны-муенчакны. алгы аякларын ниргәләр арасына куеп, тешләп алыр булды.
Бүген көн кояшлы Урман кичәгедән дә бизәлебрәк каршылар аларны, шулай—вакыт һәм табигать дигәннәрен үз кануннарын нык тоталар. Бүген— жәйнен беренче көнендә—вакыт вә табигать изге карт белән анын гөнаһсыз этен, яшәү бәхетенә чумдырып, сихри-бай урманда рәхәтләндерерләр.
Киттеләр. Күрмәс Габдияр һәм кулавыз Йомшакжан.
Урманга җитәләр булыр—карт шулай чамалады. Эт тартылып баруын кинәт акрынайтты—картнын кулына элмәкләп киертелгән каеш бушады.
— Ни булды. Йомшакжан?
Эт теш арасыннан гына йомшак чинады. Алар туктамадылар. Ләкин карт кипшермәстән тәгәрмәч изгән эз кырыена сөртенде.
— Йомшакжан. юлдан тайпыласын бугай. Ни бар? Урманга җиттектер.
Ләкин эт тавыш бирмәде, тукталып калган картнын аяклары арасына кереп посты. Тик хужасынын каршына кинәт чыкты да озын халаты итәкләрен тырнарга тотынды. Беренче очрашуда ук Йомшакжаннын Габдияр куенында рәхәтләнүе күнеленә сеңеп калгандыр, ул үсеп җиткәч тә шулай иркәләрнергә ярата иде Әмма бу юлы куенга керергә теләве рәхәт кылырга теләве түгел иде кебек, кабаланып һәм катырак итеп тырный иде Йомшакжан-Йомгак.
—Здравствуй... исәнме... абз... бабай...
Габдияр, тавышлану-фәлән. хәтта кыштырдау ишетелмәсә дә. тирә- юньдә жан иясе булуын Йомшакжаннын үзен тотышыннан, әллә сон. ерткыч жанвар сагалыймы безне, дип юраган иде Мондый чуар сәламләүне һич тә көтмәгән иде ул. Өстәвенә эндәшүченең сүзләре генә түгел, ә тавышы да ала-кола иде—ни ир заты, ни хатын-кыз тавышы шунда, шулай да хатыннар тавышына тартымрак иде.
Малай чактан ук юлдашы—кул таягы (боларнын ничәмә-ничә тапкырлар алмашынуы саналмаган) белән җиргә төрткәләп алгач кына, карт:
—Хәзергесенә шөкер,—диде —Алай. . Искәрмәстән булды исәнлек соравын. Поскан ояңнан атылып чыктын кебек. Кем...
—Кто мин—потом әйтә. Син Габ... Габдияр будешь?
Юлларында очраучының хатын-кыз булуына шиге калмады картның, тамак кыруы ирләрчә түгел иде урман авызында көтеп торучының Сәер сөйләшүче хатынны эре гәүдәле, кайсыбер ирләрне бөтәрләп салырдай көчкә ия. кырык яшьләр тирәсендәге кеше итеп күз алдына китерде ул. Үткен күзләре тирәнгә кереп утырган, йөзе исә кызгылт булып тоелды ана. Боларын дөрес чамалады Габдияр Ә ничек киенгән? Башында артка бәйләгән бизәкле яулыкмы? Кин итәкле күлмәге аяк йөзләренә җитәме? Балаитәкле ак алъяпкычтанмы'’ Боларында ялгышты карт. Хатыннын башында тирән берет, өстендә күн пинжәк иде. Хатыннын кара киже-мамыктан тегелгән чалбарын бот-тубыклары аерып җибәрер кебек иде.
—Нигә ответ бирмисен?
Карт ияген сыпырды, карчыгы басып биргән (һәм анын кадерле бер төсе булып калган) ак тула эшләпәсен арткарак этәрдеи дә маңгаен ышкыштырды Куенында ара-тирә чинап-шыншып куигалаучы Йомшакжанны эчкәрәк кертте. Башлап эткә эндәште
—Гажәбрәк әле хәлләр. Йомшакжан. Бездән сорау ялмакчылар.—Шуннан сон башын хатын тавышы килгән якка күтәрде Күзләре күрсә, ул хатыннын карашындагы ашкыну галәмәтен һичшиксез сизәр иде.—Шуннан, фаразан, мин Габдияр булам, ди Шуннан ни була икән инде?
—Минем исем—Нифака.
—Мондый исемне беренче ишетәм. Вә сине дә белмим
—Фәйсалны знал?
Габдияр сискәнде, гәүдәсе калтыранды, бу калтырануда куркыну да. өстән күптәнге йөк төшәчәгенә өметләнү дә бар иде Шулай да карт жавап кайтарырга ашыкмады. Йомшакжанны жиргә төшермәкче булды, ләкин эт тырнакларын хужасынын киемнәренә батырып карышты, кулавызлык вазифасын үтәргә теләмәде Карт, таягын сузып суккалап, юл уртасынарак чыкты.
—Җитәсе төшкә җитик без. Йомшакжан
Габдиярнын үзен тотышын илтифатсызлык буларак кабул итте Нифака исемле хатын Хәтта хәйран саллы йодрыгы йомарланды—хатын-кызга хас түгел хәл. әкәмәт
—Зналмы син Фәйсалны?' Минеке әтине'’
—Сөйләшүең элмә-телмә, тотар төше калмаган, теткәләнгән нәмәрсәкәйнен нәкъ үзе.
—Фәйсалны зналмы’
—Вафатмыни Фәйсал? Яшьтәш иде Урыны җәннәттә булсын Мина да вакыт җитәдер
Утызынчы елнын язгы чәчүе беткән чак иде. Фәйсаллар гаиләсен авылдан сөрделәр. Кулаклар тамгасы сугылды аларга Сонгысы хаклыдыр да. чөнки алар авылның ин бай кешеләре, хәтта череп баеган кешеләре иде Йорт-җир тазаның тазасы, рәеш киемнәре гел дә затлыдан, табынга кунак сые көн дә тезелә. Фәйсалның әтисе тарантаска яки кошевкага күк юртак җигә Кулак дәрәҗәсен билгеләргә шушылар җитеп ашкандыр, күрәсен. Анысы. Габдиярлар да ярлылардан түгел иде. һәммәсе дә җитеш иде Ә аларны сөрмәделәр, урта хәллегә санадылар, алар колхозга кереп өлгергәннәр иде.
Фәйсалнын әтисе, сөрелү алдыннан. Габдияр исемле күрше малаена бер үтенечен әйткән иде.
—Син төптән нык чыккан, озак яшәрсен,—дигән иде ул —Сугыш чыга калса да. сугышка алмаячаклар сине Аксаклыгын мондый афәткә керүдән коткарыр. Фәйсал улым белән икегез мин биргән әйберне урманның үзегез сайлаган төшенә илтеп күмегез. Урынны онытмас өчен, тупыл чыбыгы алып барып юшарсыз. Тупыл тамырны тиз җәя. озын гомерле була. Тик Фәйсал кайткач кына казып алырсыз хәзинәне Инде дә килеп үзе кайтмаса, варисларыннан берәрсе кайтыр Вәләкин хәзинә турында берәүгә дә беркайчан да әйтмә Әманәтем шундый сина Вәгъдәме'’
—Ә... ә. яра күргән аяк мине озак яшәтмәсә?
—Савыкты бит аягың, чатаклыгын гына саулыгына зыян итмәс Антмы’’ —Ант!
... Габдияр, өй түбәсеннән кар көрәгәндә егылып төшеп, ун аягын сындырган иде. шул сынык ялгыш ялганды да аягы кәкрәеп калды Өстәвенә шул ук аягына зуп-зур шеш чыкты да шул тишелеп агып йөдәтте Тимер юл стансасындагы бульнистә духтыр шешнең авызын, тереләй ярып зурайтып, чокый-чокый чистарткан иде. Шуннан сон тәненә пычак тиюдән куркып яшәде Габдияр, күзләренә шуна күрә операция ясатмады.
Фәйсалнын кызы —Нифйка исемле хатын—аксак һәм сукыр Габдиярдан әлеге хәзинәнең кайда күмелүен күрсәттермәкче икән Әманәтне үтәргә
вакыт җиткән икән. Риза сон моңа Габдияр, бик теләп риза. Югыйсә гомере тиздән баеп куюы ихтимал...
—Шулай да хәзинә нәрсәгә салынган сон?—диде Габдияр, ачыклауда- ышануда сонгы соравына җитте.
—Горшокта!
—Шулай да сөйләшүеңнең рәте-башы юк. Чүлмәктә, диген. Надан!
—Чүлмәктә.
—Шулай да аның эчендә нәрсәләр бар?
—Богатство!
—Тагын? Тыныч булчы, Йомшакждн. Әманәтне үтибез бит.
—Молчи, Хилда!—дип этне ачуланды Нифака.—Син генә не хватал!
—Хилдасы ни була тагын?
—Ошибка... Мин үз собакасы исеме әйткән.
—Чүлмәктә ниләр бар?
—Сказала же. Алтын!
—Монысын беләм. Тагын нәрсә? Шунысын мин тәгаен белмим.
—A-а, совсем оныткан. Записка. Аны от имени бабая әти написал. Латинским шрифтом.
—Нигә авылдан эзләмәдең мине?
—Әти рассказыннан бу местоны нашла. Сине вчера моңда видела. Зачем авылга9 Сине бүген здесь ждала. Ышанды, что придешь.
Тупыл белән каенның орлы ягы арасындагы урталыкта иде хәзинә. Ярты метр чамасы гына күмелгән икән. Карт шул тирәләрдә кәсләрнең купкалавын абайлаган кебек булды. Бу хатын монда актарынган ахрысы, дип уйлады ул, ләкин бу хакта сүз кузгатмады.
Нифака чүлмәкнең авызын каплаган калайны ачты, чүлмәк карындыкка төрелгән алтын кисәкләре белән тулы иде. Димәк, чүлмәкне ачып караучы булмаган, шунысы куандырды хатынны.
—Язуын укы.
—Записканы?—Нифака язуны озаклап укыды, тануы шунын хәтле булуы өстенә, эчтәлекне элгәре үзенен беләсе килә иде,—«Зур такта чәй ише сигез кисәк монда».—Хатын аларны берәмтекләп санады —Все бар. Рәхмәт. «Әманәт. .»—диде дә укуыннан туктады Нифака, язудагы, «Әманәт үтәүчегә бер өлеше тиешле», дигән сүзләрне укып бетермәде.
Нифака Габдиярны урман авызынача озатырга булды.
—Моннан йөрми идек без.
—Моннан прямо.
—Монда текә ярлы корган елга бардыр.
—Вон әнә там ул.
—Шөкер, әманәтне үтәдем. Офтанычта калмады...—Эт кинәт әрнеп өреп җибәрде.—Нишләвең, Йомшакжан? Тыныч...
Габдияр сүзен бетерә алмады, көчле куллар аны, дуамал төртеп, ярдан очырдылар. Ул елга төбендәге наратка элгәре башы белән бәрелде, аннары күкрәге белән сыланды. Куенындагы Йомшакжан шулай ук...
1999