Логотип Казан Утлары
Шигърият

И ҖЫР ГЫНАМ, ҖЫРЫМ...


Ерактан, бик ерактан акрын гына бер жыр агыла All. бу нинди йөрәк өзгеч моң?!
Кайда ишеткәнем бар сон әле минем бу жырны? Нишләп әле ул минем җанымны шулай өтеп ала? Ул каядыр чакыра, дәшә, ымлый.
Безнең ил—сандугач сайрар жир.
Безнең ил—гөл-чәчәк арасы
Күңелем сихерләнеп, мон агылган тарафка йөгерәм. Ул—якында Бәгырьләремне телгәли, елыйсыны китерә. Елыйм, рәхәтләнеп үксеп-үксеп елыйм, һәр күзәнәгемне сихри наз иркәли, йөрәккә җылы нур коя. Бөтен күкрәкне тутырып, тирән итеп сулыш алам да: «Син кем. син кем?»—дип өзгәләнеп кычкырып, уянып китәм. Карале, күхтәремнән һаман яшь ага.
Безнең ил—уйнар, көләр жир.
—дип жырлаган матур йомшак тавыш бөтен Ястык урамын, югары очны чорнап алган. Яшьле күзләремне учларым белән угалап алам да, ниндидер бер булачак могжизаны кабул итеп алырга әзер булган кебек, шушы моңлы агымга ияреп китеп барам.
Әй. язмыш, рәхмәт сиңа бу төнең өчен! Рәхмәт сиңа, дүрт тәрәхте, жил-капкалы, салам түбәле өең, шул өйнең, әтинең иске тунына күмеп йоклаткан өйалдысы өчен! Рәхмәт сина! Шыгырдап торган нык бүрәнәләрдән салынган зиннәтле өй эчендә, мамык юрганнарга чумып ятсам, миңа бу сихри аһәң кагыла алган булыр идемени? Мин аны ишетеп, төшләнеп, үксеп уяныр идемме? Юк, жыр төнге тынлык аша болын-тугайларга китеп таралып эрер яки кемнедер, башканы сайлап кагылып, нахтап үтәр иде Жыр, шушы төнне син мине иркәләп, ап-ак канатларын өстендә тибрәтеп, нәни жаныма, үзем дә аңлап бетерә алмаслык чиста мон салып, кире кайтардың. Халкым аһәңенә төренгән көенчә, мин ул төнлә беренче мәртәбә жылата торган көч барлыкны, ул бетмәс көчнең йөрәк аша чыгып, яңадан кешеләргә сафлык, мон булып, аларны чистартырга, елатырга, авыр чакта көч бирергә әйләнеп кайтуын аңладым. Бу жыр—син идең, син
Безнең ил—сандугач сайрар жир.
Бөтен тирә-якны яңгыратып, шушы жырны аңлап, аны тагын да матуррак, тулырак итәргә теләгәндәй, чынлап та, сандугачлар сайрый иде. Мин үземне Ходай
Сулдан уңга—Георгин Ибушев. композитор Алмаз Монасыйпов. пианистка Мөнирә Хәбибу.иина.
Е
күктән иңдергән кодрәт астында калгандай хис иттем Бакчадагы юкәләрдән хуш ис тарала, талгын җилдә аларнын яфраклары лепер-лепер килеп, «тында. тында» дип әйтәләр иде сыман Мин тыңладым Бу җыр. әйтерсең лә. моң ташып торган күңелдән генә чыгып калмый, бәлки төнге күктән. Киек каз юлыннан күнелләргә. болын- тугайларга. урман-күлләргә җылы нурдай сирпелә иде
Рәхмәт сина, язмыш, син мина шушы төнне җыр бүләк иттең. Ул гади җыр түгел, ә бәлки, якты йолдыз сыман төнне яктырта алырлык нурлы җыр иде Күпме еллар узса да. ул җыр мине һаман үзе белән яктылыкка, матурлыкка, чисталыкка әйдәп, ап-ак нурлы канатлары өстендә алып бара. Әллә нинди миң ишетмәгән, белмәгән бары җаным белән сиземли, тоя торган жыр дулкыннары аша ерак үткәннәргә алып чыгып жанны тетрәндерерлек борынгы җырлар белән таныштыра Шушы җырлардан әсәрләнеп кггтеп. шушы мон назыннан айнып өлгергәнче, болыннарга сыймастаи булып җәелгән тибрәнеп, дулкынланып торган җырын боҗра түгәрәк уеннар эченә китереп гөшерә Мина бала-чагымнан таныш, кадерле булган Раштуа. Нардуган. Олы көн Торойсын кебек керәшен бәйрәмнәрендә йөртә, гаҗәеп матур җырдан гына торган керәшен туйларында шушы җырларның камиллегенә, гүзәллегенә сокландырып елата. Нинди асыл жырулар жырланыла бу бәйрәмнәрдә, туйларда Нәкь менә шунда җырланылган җырлар туганлыкның кадерен белергә, туган җирнең бөеклеген аңларга ярдәм итә Шушы бөек могҗиза-җырнын көче, сере нәрсәдә сон’’
Жыр—әниләрнең безне дөньяга китергәндә кычкырган изге тавышы ул. Жыр— таңнарның алсулыгы, чыкларның җемелдәве ул. Жыр—сабыйларның көлүе, геркем- төркем күперенеп килгән ап-ак болытларнын агымы ул. Жыр—«сөям» дигән серле пышылдау, иреннәрнең иреннәргә кагылгандагы назы ул Жыр-җылы дулкын булып игеннәргә сарылган рәшә чыңы, чишмәләрнең челтерәве ул Жыр—серле төндә йолдызлар булып коелган керсез карларнын аклыгы. Киек каз юлларыннан ингән яктылык ул. Жыр—минем, синен ярсып типкән йөрәк тибеше, халыкларны азатлыкка чакырып дәшкән көчле аваз ул. Жыр—ятимнәрнең күз яше. тормышта адашканнарның чит җирләрдә юксынганнарның сагышы ул. Жыр—халыкларны халык иткән, аларны берләштергән, һәрберсенең үзенә генә хас төсмере ул, Жыр—язгы җылы яңгыр астында хуш ис бөркегән сирень, шомыртларның шавы, кеше җанынын бетмәс-төкәнмәс матурлыкка, чисталыкка, кешелеклелеккә. изгелеккә ия булырга тиеш икәнлеген дәлилләүче бөек рух ул. Жыр—берни белән лә чагыштырып булмаслык. Ходай кешеләргә бәһасез җан авазы итеп иңдергән изге мон ул
Әгәр дә мин өздереп, жыр менә шушы инде ул. дисәм, минем белән килешеп ризалашып бетмәүчеләр дә аз булмас иде Чөнки җырны аңлаган, яраткан һәр кешенең жыр турында үз фикере, үз сүзе бар һәм бу бик дөрес гә. чөнки жыр бит ул - тере нәрсә, җан моны Шуңа күрә аны һәр жан үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә
Жыр ничек туа сон? Мин композитор түгел, ләкин минем сиземләвем буенча чын жыр бик гә бәхетле чакта, яки өзелеп юксынганда, нәрсәдәндер кинәт кенә күнел нечкәреп, ташып киткән чакта туадыр Жырболай гына бер сәбәпсез тумындыр ул Тукта, жыр языйм әле дип кенә җансыз язылган жыр ■ ын жырдан бик ерак тора Чөнки иҗат вакытында була торган ләззәтле бер дулкынлану. газаплану, ярату, тойгылар, хисләр белән сугарылмый ул жыр Бары тик чын йөрәктән язылган жыр гына арган күңелгә җиңеллек китерә, җанны чистарта, көрәшкә дәшә, матурлыкка ишек ача Зур. чын жыр иксез-чиксез көчкә ия. Ул таныштыра, кавыштыра, авырудан дәвалый, хәтта бер-берсен дошман күргәннәрне дә татуландыра жыр. елата, юага жыр
Чү. тынла, ишетәсеңме'’ Миллионлаган аналар тавышы Җир шарын уратып алган Күпме телләрдә тибрәлә өмет катыш бу тавыш Бәхет теләп җырланучы бишек җыры ул. һәр бишек, гөнаһсыз сабый янында ап-ак канатларын кагып, һәрбер нәни йөрәккә кагылып алырга омтыла Күр-күр. әнә. кечкенә генә шушы зат әнкәсенең күкрәгеннән иреннәрен алган да. бишек җыры астында Йокымсыраган килеш етмаеп куя Күр. ул башын ничек матур итеп артка ташлаган, ә алсу янагы буйлап әкрен генә, ап-ак сөт тамчысы тәгәрәп төшеп бара, тагын бер мизгел—шушы тамчы гып итеп каядыр төшер дә. бөтен Җир шарына без анламый. ишетми торган гетдә җырга рәхмәт әйтер чынлап куяр. Әй. керсе з нәни йөрәк, шушы чынны югалтмыйча саклап кала алырсыңмы син? Еллар үтү белән безнең бу тормыш тагы ялган, ялагайлану. акчага, чүпрәккә сатылу синең йөрәгендәге бу нурны сүндермәсме? Сүндермә син ул нурны, сүндермә! Ул сине •Әллүки-ләргә. «Тәфгиләү»лөргаалып чыгар. «Безмен ил»ләрс. -Кара урман-нары белән иркәләр Җирлә ялганнан, пычрактан башка Матурлык дигән тагын бер төшенчә—
жырлы, монлы, кешелекле дөнья бар әле. И жыр гынам, нигә без, кешеләр, бу дөньяга Матурлык жыярга туасы урынга, бер-беребезгә шул кадәр күп әшәкелек эшләргә киләбез?! Бер уйласан, без бу дөньяга кунакка гына килгән бит. Шушы мизгелдә бер-беребезгә әйтерлек жылы сүзләребез юкмыни сон? Күзгә-күз карашып, назлы сүзләр әйтеп сөешерлек намусыбыз да калмаганмыни инде? Әй, сабый, кичер мине мондый сүхтәрем өчен1 Жирдә бөтен нәрсә дә нурдан, изгелектән генә тормый шул әле. Кеше жанын каралтырга, түбәнсетергә, таптап узарга әзер торган күп әшәкелек, гаделсезлек бар жирдә Ләкин син күңелеңә әнкәннең бишек жыры аша кергән шушы изге нурны сүндермә, югалтма! Шушы нур, якты маяк булып, бөтен гомерең буена жемеддәп, алга— матурлыкка, камилләшүгә таба дөрес юл күрсәтеп, чакырып торыр. Син курыкма гына, курыкма! Алга—яктылыкка бар, камилләшүгә таба—кешелеклелеккә атла Әгәр дә син кешене кеше итүдән туктатучы шушы караңгылыкны узып, яктылыкка чыга алсаң, үзеннен кеше дигән бөек исемеңә лаек булырсың. Азмыни әле, бүген шушы караңгылык эчендә адашып, буталып беткән, «без—милләтнең аны, жаны» дип кычкырырга яраткан, бер-берсе белән тарткалашып арыган шагыйрьләр, язучылар, «милләт өчен көрәшәбез» дип, теләсә кайда шар ярып йөрүче, үзен генә кайгыртучы шарлатаннар, сәясәтчеләр, галимнәр?! Алар бу караңгылыктан чыга да алмаячаклар. Данга, властька, байлыкка сусау аларны күптән сукырайткан инде, күбесе нәрсә кычкырганын, ни теләгәнен үзе дә анлап җиткерми. Менә нәкъ шундыйлар аркасында жирдә милләтләр арасында ызгыш-сугыш чыга, тетрәнүләр була. Чөнки алар әнкәләре бишек жыры аша күчергән нурлы маякны күптән сүндергәннәр инде Ләкин ин авыр чакта «килеп терәлдем», «беттем» дигәндә генә, ин кешелексез жан да, әгәр дә мөмкинлек бар икән, мәрхә- мәтлелеккә сыенырга омтыла. Инстинкт буенча булса да. беренче жырнын—бишек жырының яктылыгын эзли. Беркемнең дә жирдә җылылык эзләп, таштай, салкынлык бөркеп торган жанга сыенганы юк бит әле Шулай булгач, «кешелеклелек, изгелек, матурлык дип сөйләнү—әкият ул» дип әйтүчеләр тагын бер кат ялгышалар, чөнки аларнын үзләренә үк жан жылысы житми.
Оч, жырым. оч! Ап-ак канатларыңны жилпеп-жилпеп ал да, бу тормышта адашып аптырап беткәннәр, дөреслеккә сусап та аны таба алмыйча өметсезләнгәннәр, матурлыкка, гүзәллеккә омтылганнар күңеленә якты нурыңны сирпе Көчсезләнгәннәргә терәк, адашканнарга маяк, өметен жуйганнарга өмет бир Бөтен тирә-якта гаделсезлек тулып яткан шушы дөньяда Матурлыкка алып чыгучы нурлы юлыңны күрсәт. Юк, бу кеше нәфесен канәгатьләндерү өчен түгел, ә бәлки, кешенең эчке дөньясын баетуга алып бара торган юл Кеше жанының чисталыгы, сафлыгы байлык белән дә, дәрәжә белән дә үлчәнми, аны сатып алып та. алыштырып та булмый, ул һәркемгә кылган гамәлләренә, намусына карап бирелә. Юк, бу һич кенә дә кеше затлы киенмәскә, мул яшәмәскә, матур, иркен йортларда тормаска тиеш дигән сүз түгел! Намуслы тырыш хезмәт белән эшләп тапканны кияргә дә, булган белән горурланырга да мөмкин. Ләкин мал колы булырга ярамый Чөнки жан кол булу өчен яратылмаган. Юк, мең тапкыр юк. Жан изгелек кылу, матурлыкка омтылу өчен яратылган лабаса. Жан, әнкәсе кулында оеп, башын артка ташлап йоклап киткән сабый кебек керсез булып туа түгелмени? Хәтерегездәме алсу янак буйлап тәгәрәп төшеп баручы ап-ак сөт тамчысы? Кешегә көч бирүче изге тамчы, тере тамчы ул. Ана күкрәгеннән чиксез сөю белән баласына бирелә торган бу тамчыда өмет, ышаныч тулы. Бу—үзе матур жыр Жыр гына да түгел, ә бәлки жан, күңел ачкычы. Балачак хыялларын, чисталыгын, жылылыгын хәтта балалыкның үзен дә аз гына булса да саклап кала алган күңелләргә ул тамчы зын итеп килеп кагылыр да, нурлы юл буенча әйдәп. Матурлык иленә ишек кагар.
Атла син бу юл буйлап. Матурлык, гүзәллек, моң, жыр иленә керергә лаексың. Син түгелмени ул, ата-ананы хөрмәт иткән, кайда һәм кем булсаң да, кече күңелле, кешелекле булып кала алган кеше?! Таныш булмаганга абынганда кулын сузган, бер телем икмәкне урталай бүлешкән, чит кайгыны уртаклашырга ашыккан, зур булмаган шатлыкка да чын күңелдән сөенә, шатлана белгән кеше син түгелмени ул? Син. Син ул. Матурлыкка омтылган, бишек жыры кабызган якты, жырлы маякны сүндерми саклаучы изге күңелле кеше Шушы маяк сине караңгылык аша комсызлыктан, кешелексезлектән, жанны данга һәм дәрәжәгә сатудан саклап калды. Гадилек. Матурлык. Жыр иленә алып чыкты. Күрәсенме, шифалы нурларын чәчеп, дөньяны иркәләп кояш күтәрелеп килә. Болын-кырлар өстендә рәшә дулкыны уйный, нидер көйли-жырлый. Узган төннең каракучкыл дулкыннары офык читенә кереп күмелә, югала. Күр бу матурлыкны, жыр әнә шулай туа.
Уяна иркен болыннар.
Ачыла гөл керфекләре,—
дип кычкырып җырлыйсы, гүзәл табигатьнең иртәнге җырына кушылып, моң булып эрисе килә Әнә. ул жыр. утлы тамчы булып, гөл керфекләре өстендә яна Жил уйнап узар да. бу тамчылар, бәллүр чыныдай бер-берсенә кагыла-кагыла. җиргә сибелерләр. Кем белә, бәлки, бу чын тан җырынын кушымтасы булыр. Әнә. жыр үзәннәр өстендә, үте күренмәле жинел япма булып, әкрен генә дулкынланып ята. ә йомшак җил шаярырга теләгәндәй, шушы купшы япманын бер читенә кагылып ала да. сылу яшь каеннарнын бөдрәләрен капларга теләгәндәй, шушы аклыкны үзән читенә таба ияртеп алып китә
Жыр кешене матурлык алдына китереп бастыра: күзен бар икән. күр. җанын бар икән. той. Матурлык бу үр. ерактагы офык чите белән генә чикләнми Ул чиксез, бер туктамый үзгәреп, янарып тора. Шуна да шагыйрь
Үрләре дә зәнгәр дулкын-дулкын.
Ул үрләрнен чиге кайда сон?—
дип юкка гына хозурланып, ләззәтләнеп язмаган. «Ул үрләрнен чиге. әнә. монда, якында гына»,—дип әйтелсә, җырнын кыйммәте югалыр; ул тәмамланмас, кешене уйландырырлык көчкә ия булмас иде. Җырның бөеклеге шунда ки. ул һәркайсыбызны үз дулкынына алып, без күрмәгән зәнгәр үрләр артындагы матурлык дөньясына илтә. Жир-Ананын йөрәк тибешен тоярга ярдәм итә. Якты хыяллар, яна хисләр, тойгылар эченә урап ала. Жыр янгырагандз гына инбөек көченә ия Жыр—кәгазьдә ногаты тамга.
Георгий Ибушев концерт вакытында
ә күңелдә бикләнеп ятканда җылы тойгы гына, кеше күкрәгеннән ургылып чыкканда исә сүз. көч. мон. яктылык ул. Күнелендә аз гына кешелеклелек хисе сакланып калган булса, таш бәгырьне дә эре герлек, ана җан өрерлек көче бар анын Жыр туганда бишек җыры булып каршы ала. көчлеләр җанын үлем аша үлемсезлеккә алып чыга
Ләкин җыр уенчык түгел, җыр белән уйнарга-шаярырга ярамый Юк. сүз бүген көннәр буе яңгырый торган вак-төяк җырлар турында бармый Алар ялтыравыклы уенчыкларны гына хәтерләтәләр. Без бүген җыр дип. ни сүзе, ни көе булмаган нөхтәрчә- йөзләрчә бер-берсенә охшаган уенчыкларны атый башладык Ни өчен уенчык, ә жыр түгел сон'’ Чөнки алар яшәр өчен тумаган. Без алар белән вакытлыча уйныйбыз гына Берничә айдан инде аларнын беркемгә дә кирәге калмый - -алмашка яна гөрле бизәкле уенчыклар килә. Шыгрым гулы залларда җырланыла торган буш сүзле, чиле-пешле жыр дип атала торган гарип көйләрне тынлап, эреп-оеп утыручы зыялыларыбызны күреп
кызганам мин Җырны уенчыктан аера башларга вакыт түгелме? Әлбәттә, вакыт. Бүгенге көндә зыялыларыбызнын күпчелеге иң гади жырдан, такмактан тәм табып, катлаулырак, эчтәлеклерәк жырны кабул итәргә әзер түгел икән, гади халык турында нәрсә әйтергә мөмкин сон'’ Без үзебезне шушы мескен хәлгә тартып төшердек. «Зөлхнжә»не. «Гөлжамал»ны. «Уел*ны, «Рәйханәны халык күңеленә ирештерерлек ничә генә бөртек жырчыбыз бар соң? Ләкин ул жырлар яңгыраган вакытта да бик күпләрнең аларны ахырына кадәр тыңларга түземлеге җитми Без моңлы, эчтәлекле жырны тыңлаудан бизә барабыз. Әйе, андый моңны кабул итү өчен аз гына уйланырга, күңелне ачып, ана үгеп керергә, жырчыны хөрмәт белән тыңларга өйрәнергә кирәк Без бәгырьнең түреннән, йөрәк аша ургып чыккан бу изге аһәңнең жан авазы икәнен оныттыкмы әллә? Тыңлыйк әле ул тере, йомшак авазны Бу аваз кешене тан калдыра, көтмәгәндә генә биеклеккә омтыла, тәннәрне чемер-чемер китереп ала, сандугач кебек жилпенергә, сайрарга тотына, йә булмаса киң Идел сыман тулып, салмак кына агыла башлый. Яки көтмәгәндә генә, жылы май кичен искә төшереп, шундый тыныч, үтә күренмәле нур сыман эленеп кала. Кеше тавышы ин затлы уен коралларыннан да матуррак, нәфисрәк Чөнки аның кыллары жан шул. Ә жан кояшлы, моңлы, назлы, кирәк икән нәфрәтле, көлле һәм горур ул.
Ләкин бүген булыр-булмас, карлыккан, «дерек-мерек» кңлеп торган тавышларны йолдыз дәрәжәсенә күтәреп, данга күмделәр. Күпме тавышың булмаса, шул кадәр яхшырак. Әгәр дә селкенә, ритмга өлгерә алсаң яки чыш-пыш итеп мон чыгара белсәң, син—йолдыз. Әйе, жирдә йолдыз белән тиңләрлек гүзәл тавышлы жырчылар да бар, алар үзләренең тавышлары, иҗатлары белән үзләрен генә түгел. Ватаннарын да данлыйлар, зурлыйлар. Әмма нигәдер безнең йолдызларның ни нуры, ни тавышы калын кесәле әфәнделәр яныннан еракка китми Без Сәйдәш белән Р Яхинны аңламаслык дәрәжәгә төшеп җитүебезне сизми дә калдык Кайберәүләр: «Дөрес түгел»,—дип кычкырырга ашыгырлар. Юк, дөрес, йөз кабат дөрес. Бүгенге тамашачыны вак-төяккә күнектерделәр. Ул сәхнәдән бик еш ишетелә торган пычрак, әдәпсез шаяруны шау-гөр килеп, кул чабып кабул итә. Шуңа күрә дә бүгенге көндә сәхнәгә арзан жыр белән бергә шакшы юмор үтеп керде. Боларның барысы да халыкның зәвыгын төшерүдә зур роль уйныйлар. Радио, телевидениене сәнгатькә өч тиенлек тә катнашы булмаган тавышсыз, талантсыз жырчылар басып китте Әгәр дә без шушы юлны сайлап, сәнгатебез шушындый булырга тиеш дибез икән, безнең бик тиздән кыргыйлар хәленә төшүебез мөмкин. Менә шуңа күрә дә талантлы чын сәнгать әһелләрен дәүләт үз канаты астына алырга тиеш Шулай булганда гына, вакытында талантлы жырчыга бәя бирә белгәндә генә талант үсә, ныгый ала, чөнки жырчыга зур югарылыкта җырлау өчен бирелгән вакыт бик аз ул. Без чын талантлы шәхесләрнең милләтебезнең йөзек кашы, горурлыгы, рухи байлыгы икәнлеген онытып барабыз. Әгәр дә без милләт булып сакланырга, көчле дәүләт булып оешырга телибез икән, безнең бөтен яктан да нык үскән мәдәниятебез булырга тиеш «Кайбер күршеләребез бездән дә начаррак хәлдә бит әле»,—дип уйлаучылар табылыр. Кайсы дәүләт бүген беренче булып, чын-чынлап, мәдәнияткә кул сузса, шул отачак, шунда гына намуслы эш, хезмәткә хөрмәт, бер-беренә кешелекле караш, үз милләтен белән горурлану хисе, өлкәннәргә игътибар булачак. Без, милләт буларак, Р Яхиннын жыр-романсларын аңларлык биеклеккә күтәрелә алмыйбыз икән, адәм рәтле, чын дәүләт булып беркайчан да оеша алмаячакбыз. Чөн ки искиткеч эчкерсез, чын йөрәктән язылган бу җәүһәр бөртекләрен аңламаган, кабул итәргә теләмәгән милләт ул югалуга, таркалуга дучар була. Милләтебезнең бу бөек улы юк инде, анын керсез, чиста җанын жыр үзенең ап-ак канатларына алып, бу исемне үлмәс жыр итеп, үлемсезлеккә күтәрде. Әмма без нинди югалтуга дучар булуыбызны бөтен тулылыгы белән аңладыкмы икән? Юк Без төсле жырлар белән мавыгып, милләтебезнең нинди тирән югалту кичерүен аңламый да калдык. Ләкин ин куркынычы: безнең мәдәниятебез, жыр сәнгатебез ваклана, үзенә генә хас булган йөзен жуя барган саен кешелек үзе дә үзгәрә, мескенләнә, кырыслана. Тирән аһәңле жырларнын кадере бетсә, кешенең дә кадере югала. Чөнки жыр шул ук жан бит ул. Ә кадерсез жан башканы кадерли, җылыта алмый Җырны талантлы кешеләр язарга тиеш, әле шулай булганда да яхшы жырлар гел туып тормыйлар. Яхшы жыр йолдыз кебек балкып туа ул. монда инде бар нәрсә дә үз урнында була Шуна күрә аларны классик әсәрләр дип атыйлар, һәм мондый жыр. романсларның халыкны тәрбияләүдә әһәмияте бик зур. Мондый жырлар халыкның зур рухи байлыгына әверелеп, жыр хәзинәсенең алтын фондын тәшкил итәләр Берничә генә шундый әсәрне искә төшереп китик әле Н Җиһановның «Зарыгу», Р Яхиннын «Күңелдә яз», «Сандугач», С. Сәйдәшевнең «Әдрән
диңгез». «Батыржан җыры». Ә.
Бакировнын «Иртәнге серенада». Ф Әхмәтовнын «Тан йолдызы*. Р Еникеевнын •Дулкыннар» җыры һәм башка, һәм башка әсәрләр Болар безнен чын-чынлап зур байлыгыбыз, горурлыгыбыз Без бу композиторларыбызнын исемнәрен атап зур җыелышларда мактанырга яратабыз, әмма тормышта бөтенләй башкача килеп чыга. Әгәр дә алар безнен горурлыгыбыз, классикларыбыз икән, нигә аларнын жыр. романсларын, опера әсәрләрен җырлаучы җырчыларның кадере юк. нигә алар эт типкәсендә сон? Күз буяу өчен сайлап алынган бер-ике җырчыдан башка Нигә алар көчкә очны-очка ялгап, зур кыенлыклар күреп яшиләр сон? Зурдан кубып уйласаң, җиде миллион татарга безнен ун чын тере җырчыбыз да юк бит Әгәр дә дәүләт ун бөртек җырчысын да кешечә яшәтә алмый икән, нинди дәүләт сон инде ул?
Әгәр дә профессиональ җырчыларга караш үзгәрмәсә. без ун-унбиш елдан татар классик композиторларынын жыр романсларын югары осталык белән башкаручы җырчыларсыз калачакбыз Бу шаяру түгел, безнен чын-чыннан җырчыларсыз калу ихтималыбызбик зур. Бүгенге көндә бездә Сәйдәшне. Яхинны җырлап бай җырчы булып булмый шул Без бүген кешенен кадере беткән чорда яшибез түгелме9 Безнен жыр сәнгатебез чиле-пешле булмасын дисәк, олы жыр турында, һөнәри җырчылар турында дәүләт кайгыртырга бурычлы. Әгәр милләтнең хәзинәсе, горурлыгы булырга тиешле матур тавышлы җырчы кадерсез, хәерче хәлендә икән, без киләчәктә яна яшь сәләтләр туар, милләтнең олы җырын биеклеккә күтәреп башка халыкларга да ирештерер, ишеттерер дип өметләнә алабызмы сон? Юктыр. Әгәр дә синен иҗатын, талантын кирәк дип табылмый икән, кадерсез җиргә нәрсә өмет итеп килергә кирәк.
Жыр—кеше фикерен матур, нечкә итеп җиткерүче ин гүзәл, ин югары нокта ул Без тормышта бер-беребез белән гади сөйләм телендә аңлашабыз Күтәренке, саф хисләребезне шигъри юлларга күчерәбез Ә инде шигъри тел белән дә аңлатып булмаган нечкәлекне бары тик җыр гына күңелләргә җиткерә ала. Ләкин шигырьдәге сүз ничек кенә көчле булмасын, ул жыр түгел әле. ул әле матур, мәгънәле сүз генә Әгәр дә шушы көчле сүзгә талантлы көй кушылса, жыр барлыкка килә Жырнын тәэсир итү көче сүзнекенә караганда күпкә көчлерәк анын Телнен терәге һәм бизәге—жыр Жыр барда тел.*алык бар Олы җырны башкарырлык җырчыбыз, аңларлык халкыбыз калмаса. ап-ак канатлы жыр бездән китәр Ә милләт монсыз. җырсыз яши алмый. Ләкин безнен җыр сәнгатебез гел моңлы, елак җырлардан гына торырга тиеш түгел, монга гына салынып сагышланып ятсак, без бөтенләй йомшап, җебеп бетәрбез Безнен җырларыбыз мон. сагыш белән бергә, күтәренке рухлы, тирән эчтәлекле һәм якты яңгырашлы булырга тиеш Андый җырлар күбрәк булса, без үзебездә җаныбыз белән чистарынып, яктырып, сафланып китәрбез. Менә ни өчен җырга бары тик күнел ачу өчен генә тудырылган нәрсә итеп карарга ярамый Җырны аңлау өчен югары уку йортын тәмамлау кирәкми, ул безгә тумыштан бирелгән Шуны тоя. ишетә белү генә зарур Тынла да җый каеннар шавыннан, тургайлар җырыннан, кичке эңгердән, болын гөленнән-бары да жыр бит Каеннарга сөеп, гөлләргә назлап карарга өйрән Каенга бары тик буласы утын, болын гөлләренә, яшел хәтфәсенә печән итеп кенә караудан узмасак. ничек күнел матурлыкка омтыла алсын ди?! Матурлыкны тойган күнел генә яхшыдан начарны аера белә Ә яхшы жыр безне олы музыка дөньясына алып чыгар, опера, симфония, балет белән таныштырыр Бу өлкәдә белгечләр булмасак та. зур сәнгатькә җан белән кагылып алу бәхет түгелмени? Почмактагы чаршау читеннән генә карап. «Сәнгатьнен бу төре безгә кирәкме, юкмы».-дип ятсак, «Безгә мөнәҗәттән башка берни дә кирәк түгел».-дип әйтүчеләр дә табылыр Ә зур сәнгать ул диңгез кебек Шул дингезгә курыкмыйча керсәк башка халыкларның да күнел хәзинәсе белән танышырбыз Күңелдә сакланып калган бишек җыры безне мон дәрьясына алып керсә, зур сәнгать дөньясына да юл ачылыр
All ак канатларыңны жилпеп-жилпеп оч. күңелләргә өмет, ышаныч бир. жыр’ Безгә кешеләргә бәхет, тугрылык, сөю. матурлык турында җырла' Матурлыкка чисталыкка сусаган жан шушы серле дөньяга тартылып торсын
Олы жыр—сер дә әле ул. Беркайчан да ачылып бетмәячәк татлы сер Жырнын тагын бер бөек коче—аның серлелегендә Менә шушы серлелек башкаручы йөрәге аша у зып таныш, бик тә таныш җырга да яна яңгыраш, яңа бизәкләр өстәп, тан калдыра кешедә ләззәтләнү, рәхмәт хисе тудыра
Рәхмәт сиңа. җыр. рәхмәт' Синен теленне. әйтер сүзеңне аңлый алу зур бәхет у л Бәхет у 1 яраткан эшендә, сәнгатьтә горурланып , чиста намус белән кеше күтенә карый алуда, үзеңне кеше итеп тоюда һәм күңелендә син Йөрткән олы җырла