ФӘННИ БИБЛИОГРАФИЯБЕЗГӘ НИГЕЗ САЛУЧЫ
Шушы елнын 29 маенда Татарстан фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинга 75 яшь тула.
Дөресен генә әйткәндә, бу күренекле шәхес турында мондый бәләкәй мәкаләгә караганда калын бер китап язу күпкә жинелрәк булыр иде Ни очен дигәндә, анын тәрҗемәи хәле, фәнни-ижади һәм ижтимагый-сэяси эшчәнлеге шулкадәр бай вә күпкырлы ки. аларны бер мәкалә кысаларына сыйдыру һич кенә дә мөмкин түгел. Әгәр. “Кем сон ул Әбрар Кәримуллин?» дигән сорау куелса, ана бер-берләрен кабатламый торган унлап җавап биреп булыр иде
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) эшли Менә 10 елга якын инде Республика Дәүләт мәгълүматсыз яши идек Озак еллар төрле китапханәләрдә эзләнү, архивларда казыну, кулъязма әдәбият һәм басма сүз тарихын беренчел чыганакларга таянып өйрәнү нәтиҗәсендә Ә Кәримуллин татар китабының күпгасырлык катлаулы тарихын төзек һәм эзлекле бер системага салып бәян итеп чыкты Анын -У истоков татарской книги-. -Татарская книга пореформенной России». «Татарская книга начала XX века»,
Ш
Хронология буенча барсак, ин элек Әбрар аганың Боек Ватан сугышы ветераны булуын искә төшереп үтәргә кирәк Уналты яшендә Сабадагы урта мәктәпне тәмамлагач, ул туган авылы Чәбия-Чүрчидә һәм күрше авылларда тракторчы ярдәмчесе, бухгалтер, укытучы булып эшли. Ә 1943 ел башында аны. әле 18 яше дә тулып житмәгән егетне, хәрби хезмәткә алалар Гвардия рядовое минометчы Ә. Кәримуллин—һәрвакыт фронтнын алгы сызыгында. У/1 оч мәртәбә каты яралана, ләкин дәваланып янадан сафка кайта. Өйдән чыгып китүенә нәкъ 4 ел дигәндә, күкрәгенә ике -Батырлык очен». -Германияне жинү очен», «Японияне жинү очен- медальләре тагып, туган авылына кайтып тошә
1953 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Әбрар Кәримуллин 11 ел буе Н И Лобачевский исемендәге гыйльми китапханәдә эшли, озак вакыт директор урынбасары була Анын кин колачлы фәнни эшчәнлеге нәкъ менә шушында башланып китә 1964 елдан бирле галим Г Ибраһимов исемендәге институтта (хәзер Татарстан фәннәр академиясенең
милли китапханәсендә баш гыйльми хезмәткәр вазифасын да үти.
Ярты гасырга якын дәвам итүче фәнни эшчәнлеге дәверендә Ә Кәримуллин 400 дән артык хезмәт бастырды, алар арасында кырыклап монография һәм брошюра бар Ин моһиме—галим татар гуманитар фәннәре өлкәсендә берничә зур яна юнәлешкә юл салды Әле кайчан гына без татар милли китабы турында чынлыкта
Әбрар Кәримулшн хәрби хешәттә Порт-Артур, 1946 ы.
"Становление и развитие татарской советской книги» кебек фундаменталь
тикшеренүләре безнен илдә генә түгел, ә бөтен дөньяда зур кызыксыну белән каршы
алынды һәм югары бәя алды. Алар аша Әбрар Кәримуллин милли китап теориясен
үстерүгә дә зур олеш керткән абруйлы китап белгече булып танылды, бик унышл ы
рәвештә докторлык диссертациясе яклады. Бу белгечлек буенча диссертация Советы
озак еллар буена илнен бер генә урынында—В. И. Ленин исемендәге СССР Ләүләт
китапханәсендә генә эшләде. Әбрар ага сиксәненче елларда бу Советта әгъза да булды.
Китап белгечләре арасында ил буенча нибары 6 фән докторы бар иде.
Инде әйткәнебезчә. Ә. Кәримуллин—кин колачлы галим. Ул татарларның һәм
гомумән төрки халыкларның килеп чыгышы, аларнын башка кабиләләр белән элемтэ-
бәйләнешләре. борынгы мәдәниятләре һ. б. ш. мәсьәләләр буенча күп эзләнүләр алып
бара. Шул ук вакытта, ерак тарих белән тирәнтен мавыгудан тыш. бүгенге ин актуаль
мәсьәләләрне тикшерүдә дә академик Кәримуллин зур өлгерлек күрсәтә. Ул—татар
халкынын милли бәйсезлеге. Татарстанның чын дәүләт суверенлыгы, туган телебезнең
дәүләт теле буларак югары үсешкә ирешүе өчен армый-талмый көрәшүче кыю публицист
һәм жәмәгать эшлеклесе.
Әбрар Кәримуллиннын фәнни хезмәтләре һәм ижтимагый-сэяси эшчәнлеге безнең
илдә генә түгел, бәлки бөтен дөньяда кин билгеле. Ул—Халыкара биографик үзәк
(Англия). Америка биография институты редакция советларында хакыйкый әгъза.
Гуманизм һәм гаделлек өчен көрәш рыцарьлары конфедерациясенең халыкара
парламенты Дәүләт секретаре (Австралия) һ. б. Бу оешмаларның күп кенә дәрәжәле
исемнәренә һәм бүләкләренә ия.
Әбрар Кәримуллин бер төркем зыялылар арасында. Артта басканнар: (сулдан) Нил Юзиев, Равил
Фәйзуллин, Миркасыйм Госманов. Разил Вәлиев. Утырганнар Әбрар Кәримуллин һәм Мөхәммәт
Мәһдиев. (1991 ел).
Ниһаять, без Әбрар Кәримуллин ашчанлегенен ае руча моһим бер тармагына
беркадәр кинрэк тукталып узуны зарур лип саныйбыз Барыбызга ла яхшы мәгълүм
булганча Әбрар ага—татар фәнни библиографиясенә нигез салган һәм бу олкала 40 еллан
артык жин сызганып эшләп килүче галим Маләният һәм фән тарихын оиранүдә һәм
аларны алга таба үстерүла библиография нен нинли зур роль уйнавын озаклап анлатып
торунын кирәге юктыр Образлы итеп әйтергә теләсәк, библиографияне -фән ачкычы-
яки -басма сүз океанындагы маяк- лип атап була
Безнен язма культурабызның һәм басма китапларыбызнын мен ел диярлек гарәп
графикасы белән яшәп килүен, аларнын кин катлам укучылар өчен билгеле булмавын
искә алсак, әлеге «ачкыч» һәм «маяк-нын безгә никадәр кирәклеге тагын да ачыграк
аңлашылыр
Библиограф һөнәрен Ә Кәримуллин университет тәмамлап Н И Лобачевский
исемендәге фәнни китапханәгә эшкә килгәч үзләштерә башлый Күпменләгән китаплар,
газета журналлар, кулъязма чыганаклар дөньясына килеп кергәч тә ул үэенен бу өлкәдә
махсус белеме юклыгын ачык тоя һәм Ленинград дәүләт мәдәният институтының
китапханә факультетына читтән торып укырга керә Әбугалисина белән Әбелхарис
мәгарәдән чыкмыйча белем алып яткан шикелле. Әбрар да көне -төне диярлек
китапханәсеннән китеп тормый Тиздән анын библиографик хезмәтләре бер-бер артлы
мәйданга килә башлый Алар үзләренең байлыгы, тулылыгы һәм тематик төрлелеге белән
тиз арада фәнни-әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын жәлеп итәләр Шул рәвешчә, татар
әдәбияты һәм анын тарихы, башка халыкларның әдәбиятлары белән багланышлары,
татар теле һәм тел белеме; татар театры, халык ижаты һәм фольклор фәне, татар
галимнәренең һәм әдипләренең персоналияләре буенча укучылар кулына бай
библиографик белешмәләр килеп ирешә Әгәр саннар теленә күчерсәк, шундый картинага
тап булабыз: Ә Кәримуллин библиография өлкәсендә 26 хезмәтнен (шул жомләдән 19
китапның) автор-төзүчесе булып тора Болардан тыш. тагын 6 китапта ул фәнни җитәкче
һәм оештыручы сыйфатында катнаша. Бу күрсәткечләрдә 60 мен чыганак исәпкә
алынган Әле галимнен матбугатка чыгару өчен тулысынча әзер тагын 4 хезмәте булуын
да әйтергә кирәк. Аларда татар әдәбияты буенча 1960-1978 елларда донья күргән
хезмәтләр (4000 исемдә), революциягә кадәрге «Ан« журналында басылган әдәбиятка
кагылышлы язмалар (1000). татар филологиясе буенча якланган диссертацияләр һәм
аларнын авторефератлары (400) һәм Анкарада чыккан -Kazan- журналындагы
материаллар күрсәтелгән Әбрар аганын революциягә кадәрге татар китапларының 30
менләп исемнән торган картотекасы да бар Җыйнап әйткәндә, ул үэенен библиографик
эшчәнлегендә 110 меннән артык басма әсәргә таяна Шунсын да искәртик: мондый
титаник хезмәтнең зур өлешен Ә Кәримуллин фәнни оешмаларнын эш планнарына
кертмичә, читтән бернинди ярдәм алмыйча, бары тик үзенен фидакарьлеге бәрабәренә
башкарып килә.
Ни аяныч, кайбер -акыллы баш галимнәр» библиография төзүне лаборантлар
башкара торган техник эш дип карыйлар, э үзләрен исә андый -вак-төяктән- өстен
торучы теоретиклар санап һаваланалар Кагыйдә буларак, андыйларнын
диссертацияләрендә һәм китапларында библиографик наданлык ярылып ята Бу бигрәк
тә чит телләрдәге чыганакларны дөрес күрсәтә белмәүдә чагыла Әбрар ага гомере буе
мондый ямьсез күренешләргә каршы көрәш алып бара Үэе редакторы яки консультанты
булган библиографияләрне -адәм төсенә» кертү белән бергә, ул библиография белеменең
нигез принципларын пропагандалау, аларны татар телендәге хезмәтләрдә куллану
ысулларын камилләштерү юнәлешендә зур эш башкара Берничә дистә ел инде, галим
Татарстан Дәүләт китап палатасының гыйльми советы ai-ьзасы. анда әзерләнә торган
басмаларның фәнни мөхәррире булып тора 19571963 елларда Казан университеты
студентлары белән библиография нигезләре буенча дәресләр дә алып барды. Үз эшенен
чын фанатигы булган Әбрар ага Казанда милли библиография үзәге оештыру турында
хыяллана Әйтик, аны Татарс тан фәннәр академиясенең Тел. әдәбият һәм сәнгать яки
Энциклопедия институтларында төзеп булыр иде Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе
каршында библиография өлкәсендә югары квалификацияле кадрлар әзерләү очен
аспирантура ачуны да галим күптән хзл телергә тиешле мәсьәлә дип саный
Шушы рәвешчә тиешле шартлары һәм мөмкинлекләре тудырылса, милли
библиографиябезне үстерү, аны заман таләпләренә якынайту максатында бик зур эш
жэелдерү мөмкинлеге ачылыр иде Хәзерге вакытта без нинди библиографик
күрсәткечләргә мохгаж-1 Әбрар Кәримуллин фикеренчэ. алар түбәндәгеләр
—Революциягә кадәрге һәм аннан сонгы татар журналларында басылган
мәкаләләр күрсәткечләрен төзү
—Күренекле татар әдиплэренен һәм галимнәренең Библиографияләре сериясен
планлы рәвештә чыгарып бару
-Татар әдәбияты башка халыклар телендә- дигән күрсәткеч әзерләү
—Татар теле, әдәбияты, тарихы буенча дөнья халыклары телләрендә чыккан
материалларның библиографиясен булдыру.
—Татар музыкасы һәм сынлы сәнгате буенча библиография әзерләү.
—Революииягә хәтле чыккан татар китапларының аңлатмалы күрсәткечен
(1722—1917) төзү.
... Әнә шундый олы ижат планнары белән янып яши Әбрар ага Ана барлык-
барлык хыялларын тормышка ашырырга насыйп булсын иде!
Халыкта «Итекченең итеге юк« дигән мәкаль бар. «Бакча иясенә түтәл юк« дип тә
әйтәләр. Бу гыйбарәләр Ә. Кәримуллинга да бик туры килеп тора: күпме галимнәрнең,
әдипләрнең библиографияләрен төзегән булса да. анын үз хезмәтләренең күрсәткечләре
юк диярлек. Ә бит ул хезмәтләр милли тарихыбызны, телебезне , әдәбиятыбызны,
сәнгатебезне өйрәнүчеләр һәм пропагандалаучылар очен дә. бу мөһим мәсьәләләр белән
ихлас кызыксынучыларга да өстәл китаплары булып торырга тиешләр. Шушы
«гаделсезлекне* бераз булса да төзәтү йөзеннән, журнал укучыларына Әбрар
Кәримуллиннын библиографик хезмәтләренең аңлатмалы күрсәткечен тәкъдим итәбез.
Кирәкле басманы эзләп табу һәм соратып алу унай булсын өчен, китап нинди телдә
басылган булса, аны чыгаруга караган мәгълүматлар да (исеме һ. б.) шул телдә бирелә.
I. Ә. Кәримуллинның үз авторлыгында гына чыгарган
китаплары
1. Николай Александрович Ливанов: («Библиографический указатель с «Кратким
очерком жизни и деятельности» Н. А. Стеколыцикова) /КГУ. Научная библиотека им. Н. И.
Лобачевского.—Казань. 1956.—29 с.
Академик Лысенко инициативасы буенча КПСС ҮК тарафыннан эзәрлекләүләргә
дучар ителгән күренекле биолог-галим Н. А. Ливановның басма хезмәтләре исемлеге. 250
гә якын хезмәт исәпкә алынган. Хронологик тәртиптә урнаштырылган
2. Библиография литературы по татарскому языкознанию (Казанский гос. ун- т.
Научная библиотека им. Н. И. Лобачевского.—Казань, 1957.—39 с.
Татар тел белеме буенча XVIII йөз ахырыннан башлап рус телендә дөнья күргән
976 хезмәт исәпкә алынган Газета-журнал мәкаләләре кертелмәгән. (Монда керми калган
материаллар -Татар тел белеме библиографиясе* дигән басмада урын алган.— Казан.
1958 —Б. 89-100).
Белешмәдә авторнын «Сүз башы« һәм «Авторлар, автордашлар, рецензентлар
күрсәткече» бирелгән.
Татар тел белеме буенча рус телендә басылган әдәбиятның беренче
библиографиясе.
3. Татар тел белеме библиографиясе. (Казан дәүләт ун-ты. Н. И. Лобачевский ис.
гыйльми китапханә.—Казан: Тат. китап нәшр., 1958.—116 б.
Татар тел белеме буенча революциягә кадәрге хезмәтләрнең исемлеге. Барысы
1088 чыганак теркәлгән. Аларнын 973 е татар, калганнары—рус телендә дөнья күргән.
Революциягә хәтле чыккан барлык газета-журналларда басылган материаллар
тулысынча каралмаган, тел белеменә караган рецензияләр гомуми исәпкә кертелмәгән,
рецензияләр төрле хезмәтләр астында китерелгән.
Библиография -Авторлар, рецензентлар, редакторлар* күрсәткече, белешмәне
төзегәндә кулланылган вакытлы матбугат исемлеге, авторнын кереш сүзе белән
тулыландырылган.
Белешмәгә кергән материаллар -Революциягә чаклы чыккан әдәбият*.
«Революциядән сон чыккан әдәбият» дип ике бүлектә китерелгән. Алар эчендә әдәбият
тел белеменен фәнни классификациясе буенча урнаштырылган Татар тел белеме
өлкәсендә эшләгән шәхесләрнең персоналиясе дә бар Тел турында татар әдипләре
хезмәтләре аерым күрсәтелгән.
Бу хезмәт татар тел белеме өлкәсендә беренче фәнни библиография
4. Муса Долиль: (Библиография): (1919-1961) (Казанский гос. ун-т. Научная
библиотека им. Н. И. Лобачевского.-Казань. 1961.—77 с.
М Жәлил әсәрләре һәм анын турындагы әдәбият күрсәткече Татар телендә» «Рус
телендә». «Чит илләр телләрендә- дигән бүлекләрдән тора Шагыйрьнен тормышы һәм
эшчэнлеге турында мәгълүматлар китерелгән М Жалил турындагы хезмәтләр
авторларының һәм шагыйрьнен тәрҗемәчеләренең исемнәр күрсәткече бирелгән
Авторның «Сүз башы- бар
Реиензияләр белән бергә 1000 нән артык чыганак исәпкә алынган
Шагыйрьнен әсәрләренең һәм анын турындагы әдәбиятның беренче
библиографиясе.
5. Татар әдәбияты: (Фольклор, әдәбият белеме һәм әдәбият тарихы):
Библиография: 1917-1959 (Казан дәүләт ун-ты. Н. И. Лобачевский ис. гыйльми
китапханә.—Казан: Тат. китап нәшр., 1961.—216 б.
Рецензияләрне исәпкә алмаганда. 2445 чыганак тасвирланган Белешмәне
тоэегәндә файдаланылган журналлар исемлеге бирелгән Г азета материаллары исәпкә
алынмаган Библиография «Автор, соавтор һәм рецензентлар- күрсәткече белән
тулыландырылган. Тозүченен кереш мәкаләсе бар
. Татар әдәбият белеме, тарихы буенча беренче библиографик белешмә
6. Татарская литература в переводах на русский язык: (Библиографический
указатель: 1917-1960).—Казань: Изд-во КГУ, 1962.—91 с.
Китаплар, җыентык һәм альманахлар басмалары Бүлекләр Авторларнын
әсәрләре һәм алар турында әдәбият—Альманахлар һәм җыентыклар —Әдәбият белеме
китаплар һәм мәкаләләр Рецензияләрне исәпкә алмыйча. 818 чыганак күрсәтелгән
Авторнын «Сүз башы- белән.
Татар әдәбияты әсәрләренен русча тәрҗемәләре буенча беренче библиографик
хезмәт
7. Әдәби җыентык һәм альманахлар библиографиясе: 1917-1960/ Казан дәүләт
ун-ты.—Н. И. Лобачевский ис. гыйльми китапханә.—Казан: 1962.—106 6.
Күрсәткечкә 233 әдәби җыентык һәм альманах кергән һәр басманың эчтәлеге,
авторлары һәм әсәрләре санап үтелгән Тозүченен кереш сүзе белән
Татар телендә чыккан әдәби җыентыклар турында беренче библиографик хезмәт.
8. СССР һәм чит ил халыклары әдәбияты, фольклоры һәм сәнгате: Татар теленә
тәрҗемәләр: 1917-1962 /Казан дәүләт ун-ты.—Н. И. Лобачевский ис. 1ыйльми
китапханә.—Фәнни ред. Н. Г. Юзеев,—Казан: ун-г нәшр., 1963.—337 б.
Белешмәдә аерым китап булып донья күргән 1165 басма тасвирланган 4906
чыганак теркәлгән Алар -СССР халыклары әдәбиятлары». -Чит ил халыклары
Об/юр Киримуллин Американың lupeapd университеты профессоры. Шорык бе.ыече Ринард Фраин белән
аның ни булмәсендә. 1988 ел.
әдәбиятлары- дигән ике бүлектә тасвирлана. Белешмәдән файдалануны жинеләйтү өчен
рецензентларның, әдәби-тәнкыйть әсәрләренең, тәрҗемәчеләрнең алфавит
күрсәткечләре китерелгән.
9. Татар матур әдәбият библиографиясе: (1917-1960) /Казан дәүләт ун-ты. Н. И.
Лобачевский ис. Гыйльми китапханә.—Фәнни ред. И. Нуруллин.—Казан: ун-т нәшр., 1964.—155
б.
Татар телендә китап булып дөнья күргән әсәрләрнең күрсәткече. Басмалар
исемнәре һәм авторлар фамилияләре алфавит буенча урнаштырылган. Жыентык итеп
чыгарылганнарынын эчтәлеге бирелгән. 500 гә якын авторның аерым китап булып
чыккан 1974 басмасы күрсәтелгән, аларнын гомуми тиражы 15 миллион тирәсе.
Белешмәдә авторлар, төзүчеләр, китапларга кереш сүз язучыларның алфавит күрсәткече
китерелгән.
Татар телендәге матур әдәбият басмаларын эченә алган беренче белешмә.
10. Татар сәхнәсе: Әдәбият күрсәткече: (1917-1967).—Татарская сцена: Указатель
литературы: (1917-1967) / Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм тарих институты.—Фәнни ред. һ.
Мәхмүтов.—Казан: Татар, китап нәшр., 1979.—332 б.
Аерым китап булып һәм вакытлы матбугатта татар һәм рус телләрендә басылган
7949 чыганак теркәлгән. Өлешчә чит илләрдә чыккан материаллар да тасвирланган. -
Гомуми бүлек-. -Татар театры турында-. -Татар сәхнә осталары-. -Үзешчән сәнгать*.
■Драматургия, жанр, репертуар- дигән бүлекләрдән тора, һәр татар театры, шул исәптән
колхоз-совхоз театрлары, филармония һәм башка темаларга караган чыганакла р махсус
төркемләнә. Татар сәхнә осталары персоналиясе дә китерелә. Татар театры турында
Башкортстанда басылган материаллар аерым бүлектә тупланган. Куелган
спектакльләргә басылган рецензияләр күрсәткече, авторнын кереш мәкаләсе
урнаштырылган.
11. Лев Николаевич Гумилев: (Био) библиографический указатель /Респуб. научная
библиотека им. В. И. Ленина Татарской АССР.—Сост. и автор статьи о Л. Н. Гумилеве: А. Г.
Каримуллин.—Отв. ред. Р. И. Валиев.—Казань, 1990.—33 с.
Борынгы төркиләр тарихы буенча фундаменталь тикшеренүләр авторы /1. Н.
Гумилевның хезмә тләре хронологик тәртиптә—еллар буенча тасвирлана. 1948-1990
еллар арасында дөнья күргән хезмәтләр исәпкә алынган. Башка материаллар
«Шигърият. Шигъри тәрҗемәләр-. -Мөхәррирлек, төзү, искәрмәләр- исемнәре астында
саналган. Галимнең хезмәтләре буенча бәяләмәләр һәм бәхәсләр, шулай ук /1. Н. Гумилев
турындагы әдәбият аерым күрсәтелгән. Барысы 300 ләп чыганак теркәлгән. Галимнең Ә.
Кәримуллин тарафыннан язылган тәрҗемәи хәле урнаштырылган. Бу анын СССРда
басылган беренче биографиясе һәм библиографиясе.
12. Татарский фольклор: Аннотированный указатель литературы: 1612 -1981.— Татар
фольклоры: Аннотацняләнгән әдәбият күрсәткече: 1612-1981. В двух частях— Ике кисәктә
/Фәнни ред. X. Ш. Мәхмүтов.—ТФА. Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм тарих институты.—Казан,
1993. I кисәк—136 б. 2 кисәк—134 б.
Татар, рус һәм Көнбатыш Европа телләрендә басылган 2092 чыганак
(рецензияләрдән башка) исәпкә алынган. Алар басылу еллары буенча урнаштырылган.
Ел эчендә башта китаплар, аннан вакытлы матбугат материаллары китерелә.
Белешмәдә өстәмә рәвештә жанрлар һәм темалар, шулай ук географик, авторлар,
төзүчеләр һәм тәрҗемәчеләрнең исемнәр күрсәткечләре бирелә. Авторның һәм фәнни
редакторның күләмле кереш мәкаләсе бар.
Татар халык ижаты һәм фольклор белеме буенча беренче библиографик
күрсәткеч.
. 13. Мирза Исмагилович Махмутов: Академик Российской Академии образования.
Академик Академии наук Республики Татарстан: Библиографический очерк /Вступ. статья Д. М.
Шакировой. М. А. Чошанова.-Сост. А. Г. Каримуллина, он же отв. редактор—АНТ. Отделение
социально-экономических наук. Татарско-американский региональный колледж.- Казань, 1996.—
74 с.—Библиография ученых Татарстана.
Хезмәтләр күрсәткече хронологик тәртиптә урнаштырылган Галимнен
тәрҗемәләре анын җитәкчелегендә якланган кандидатлык, докторлык диссертацияләре
исемлекләре. М И Мәхмүтов турыңдагы әдәбият, анын редакциясендә чыккан китаплар,
чит илләрдәге конференцияләрдә һәм симпозиумнарда ул ясаган докладлар да
күрсәтелгән. Ьарысы 543 чыганак исеме китерелгән.
II. Ә. Г. Кәримуллинның җитәкче, оештыручы,
төзүчеләрнең берсе буларак чыгарган китаплары
14. Диссертации, защищенные в Казанском государственном университете:
Библиографический указатель /КГУ. Научи, б-ка им. Н. И. Лобачевского — Составители:
И. В. Власова, И. В. Емельянова и др.—Под ред. Г. Н. Вульфсона и И. В. Емельяновой.—
Казань: Изд-во КГУ. I960.—202 с.
Казан университетында 1934 елдан 1959 елга кадәр якланган барлык
диссертацияләр (584) һәм университе т галимнәре тарафыннан КДУ дан читтә якланган
диссертацияләр исәпкә алынган Аларнын исемнәре Югары аттестация комиссиясе (ВАК)
кабул иткән фән тармаклары буенча урнаштырылган Татар телендә якланган
диссертацияләр татарча тасвирланган Хезмәт диссертантларның һәм фәнни
җитәкчеләрнең исемнәр күрсәткече белән тулыландырылган
КДУ да якланган диссертацияләр турында беренче библиография
15. История Татарской АССР: (С древнейших времен до наших дней):
Указатель советской литературы: 1917-1959 /КГУ. Научи, б-ка нм. Н. И. Лобачевского.—
Под ред. С. И. Даишева.—Составители: Е. М. Мишина. М. X. Ахмадиева, И. В. Власова и
др.—Казань, I960.—320 с.
Рус һәм татар телләрендәге 5777 китап һәм мәкаләләр шул ук телләрдә
тасвирланган. Әдәбият Русиядә тарих фәне буенча кабул ителгән классификация
нигезендә тәртипкә салынган һәр басманың исеме ике телдә русча һәм татарча бирелгән.
Авторларның, рецензентларның, тозүчеләрнен. тәрҗемәчеләрнең исемнәр күрсәткече бар
. / Татарстан АССР һәм татар халкы тарихының беренче фәнни библиографиясе
• 16. Муса Джалиль: Библиографический указатель: 1919-1973 / Казав, гос. ун-т.
Научи, б-ка им. Н. И. Лобачевского.—Сост.: Н. А. Ахме тзянова, Р. С. Камалова. А. Г.
Каримуллин.—Казань. Изд-во КГУ.—1976.—220 с.
Титул бите һәм сүз башы татар һәм рус телләрендә Барысы 2691 чыганак
(шагыйрьнең әсәрләре һәм анын турындагы әдәбият) исәпкә алынган Материал
басмаларның торләре һәм жанрлар буенча төркемләнгән. Газета чыганаклары һәм
тәрҗемәләр аерым күрсәтелгән. Шагыйрь турындагы бай әдәбият чорларга бүлеп
бирелгән Анын образы гәүдәләнгән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, исемнәр, әсәрләре
тәрҗемә ителгән телләр күрсәткечләре бар
17. Каримуллин А. Г., Лаптев Б. Л. Что читал Н. И. Лобачевский: Записки книг
и журналов, выданных И. И. Лобачевскому из библиозеки Казанского университета / Пол
редакцией проф. В. В. Вишневского.—Казань: Изд-во КГУ, 1979.—127 с.
Китапханәнең архив мәгълүматлары нигезеңдә. Н И Лобачевскийнын 18301855
елларда китапханәдән оенэ нинди китаплар алып укуы ачыклана Башлыча алар физика,
математика буенча чит ил басмалары, дөнья һәм рус әдәбияты классиклары әсәрләре дә
байтак Барысы 840 чыганак күрсәтелә Кереш мәкаләдә Н. И Лобачевский шәхесенә
кагылышлы кызыклы мәгълүматлар китерелә Бу китап фәнни даирәләрдә боек геометр
турында яна сүз буларак бәяләнде
18. Мирфатых Закиевич Закиев: (Библиография трудов) /АНТ Отд-ние
гуманитарных наук.—Составители: А. Г. Каримуллин. Г. IU. Зимагулова, Г.З. Закирова.
III. А. Каримуллин,—Отв. ред.: А. Г. Каримуллин. —Москва, 1995.—176 с.—
Библиография ученых Татарс тана.
Галимнен татар, рус. Русия һәм чит ил халыклары телләрендә басыл ган 635
хезмәте исәпкә алынган
Тормышы һәм хезмәтенең төп даталары, фәнни, педагогик һәм иҗтимагый
эшчәнлеге турындагы очерк рус һәм инглиз телләрендә бирелгән Материаллар
■Китаплар, мәкаләләр, рецензияләр». «Фәнни мөхәррирлек һәм төзүчелек эшчәнлеге» -
Галим җитәкчелегендә якланган авторефератлар- дигән бүлекләрдә урнаштырылган. М
Зәкиев тозеткән биналар һәм корылмалар исемлеге бирелгән
19. Указатель трудов ученых Института языка, литературы и ис тории
Академии наук Республики Татарстан: 1939-1986 / АНТ ИЯЛ И.— Казань: Изд-во
«Фикер». 1997. 504 с.
Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты галимнәренең
рус. татар һәм Конбатыш Европа телләрендә басылган 5702 хезмәте исәпкә алынган
(аларга рецензияләр бу санга керми).
III. Ә. Г. Кәримуллинның төрле җыентыкларда басылган
библиографияләре
20. М. Гайнуллин хезмәтләренең хронологик күрсәткече һәм анын турында әдәбият И
М. Гайнуллин. Татар әдипләре.—Казан. 1978.—Б. 259-278.
Күренекле әдәбият белгече, профессор, педагог, җәмәгать эшлеклесенен 1977 елга
хәтле дөнья күргән хезмәтләре, анын турындагы мәкаләләр теркәлгән (350 гә якын
исемдә).
21. Хронологический указатель трудов Николая Федоровича Катанова // Николай
Федорович Катанов: Материалы и сообщения Хакас. НИИ языка, литературы и истории.—Сост.
Н. Г. Доможаков.—Абакан: Хакас, кн. изд-во.—1958.— С. 185-215.
Күренекле тюрколог. Казан университеты профессоры Н Ф Катановнын (1862
1922) үзе исән чакта. 1885-1921 елларда басылган әсәрләре һәм анын турында әдәбият (300
ләп исемдә) исәпкә алынган
22. Нәкый Исәнбәт әсәрләре библиографиясенә өстәмә // Әдип һәм галим / Төз. X.
Гобәйдуллин.—Казан: Татар, китап нәшр.. 1969.—Б. 114-123.
Гөлсем Исәнбәт төзегән библиографиядә әдипнен 1960 елга кадәр чыккан
хезмәтләре теркәлә (ләкин тулысынча түгел) Ә Кәримуллин библиографиясендә шуннан
сон донья күргән әсәрләр исәпкә алынган. Алар -Аерым басмалар». -Вакытлы матбугат
һәм төрле җыентыкларга кергән әдәби әсәрләр». «Әдәби-тэнкыйть мәкаләләре-. -
Тәрҗемәләр» һәм -Н Исәнбәт иҗаты турында- дигән бүлекләрдә тупланган (якынча 200
исемдә).
23. Снбгат Хәким әсәрләренең сайланма библиографиясе һәм анын турында әдәбият
// Сибгат Хәким.—Казан: Татар китап нәшр.. 1971.—Б. 178-192.
Әдипнен 1970 елга хәтле чыккан хезмәтләренең күрсәткече Гәрчә төзүче тулы
библиография тапшырса да. нәшриятта кыскартып чыгарыла (250 ләп чыганак
теркәлгән).
24. Каюм Насыйриның басылып чыккан хезмәтләре // Каюм Насыйри. Сайланма
әсәрләр. 2 томда.—Т. 2.—Казан: Татар, китап нәшр., 1975.—Б. 289-312.
Белешмәнең беренче өлешендә К. Насыйринын 1917 елга кадәр чыккан
хезмәтләре, икенче өлештә—революциядән сон басылганнары китерелә («Китаплар-. -
Вакытлы матбугат һәм җыентыкларга кергән әсәрләр». -Каюм Насыйри турында
чыккан әдәбият» дигән бүлекләрдә).
Бөек мәгърифәтче турында ин гулы күрсәткеч. Барысы 500 ләп чыганак
теркәлгән
25. Гариф Ахунов әсәрләренең хронологик күрсәткече һәм аның турында әдәбият И Г.
Ахунов. Әсәрләр: Дүрт томда.—Том 4.—Казан: Татар, китап нәшр.. 1984,—Б. 461-487.
Әдипнен 1951-1982 елларда дөнья күргән әсәрләре һәм анын турындагы хезмәтләр
(шул исәптән рецензияләр) теркәлгән Алар хронологик тәртиптә, еллар буенча китерелә
Тәрҗемәләре, автор төзегән басмалар, инсценировкалары, анын турындагы әдәбият
аерым бүлекләрдә тупланган. Белешмәдә якынча 650 хезмәт тасвирлана
26. Гомәр Бәширов әсәрләренең хронологик күрсәткече һәм анын турында әдәбият //
Г. Бәширов. Әсәрләр: Дүрт томда.—Том I.—Казан: Татар, китап нәшр.. 1984.-Б. 492-525.
Әдипнен 1931 елдан 1983 елга хәтле чыккан әсәрләре тасвирлана, анын
тормышына һәм иҗатына багышланган хезмәтләр теркәлә. Алар хронологик тәртиптә
(еллар эчендә, башта китаплары, аннан җыентыкларда, вакытлы матбугатта чыккан
әсәрләре) китерелә Әдипкә багышланган тикшеренүләр, рецензияләр -Анын тормышы
һәм ижаты- дигән бүлектә урын алган. Якынча 800 ләп чыганак күрсәтелгән
IV. Ә. Г. Кәримуллин җитәкче һәм фәнни
редактор булган басмалар.
27. Мишина Е. М. Сис тематический указатель статей к периодическим
изданиям Казанского ордена Трудового Красного знамени универснтеза им. В. И
Ульянова-Ленина: 1815-1947: (Кроме «Ученых записок». «Известии общества археологии,
истории и этнографии» и «Казанских вестей») / КГУ. Научи, б-ка им. II И.
Лобачевского.—Научн. ред. А. Г. Кариму длин.—Казань. I960.—279 с.
Казан университетының периодик басмаларында (оста санап үтелгэннәреннэн
тыш. аларга аерым күрсәткечләр багышланган) донья күргән 4659 мәкалә исәпкә
алынган Авторлар, соавторлар, рецензентлар, референтлар, тәржемәчеләр һәм
редакторларның исемнәр күрсәткече бирелгән.
28. Тагар китаплары: Библиографик күрсәткеч.—I том: 1917 ноябрь—1929/
ТАССР дәүләт китап палатасы.—Төз. Ә. Хисамова һ. б.—Казан, 1979.—382 б.
Күрсәтелгән елларда Татарстанда һәм СССРнын башка регионнарында басыл ган
китапларның ретроспектив библиографиясе Анда татар телендә гарәп шрифтлары белән
басылган 4089 китап теркәлгән. Шулардан 1017 сенен тиражы ачыкланмаган
Калганнарынын гомуми тиражы 15.5 миллион данә Белешмә -Китап исемнәре
күрсәткече». «Исемнәр күрсәткече- -Басылу урыннары күрсәткече- белән
тулыландырылган
29. Татар китаплары: Библиографик күрсәткеч.—2 том: 1930-1940 / Татарстан
АССР дәүләт китап палатасы.—Төз. Ә. Хисамова һ. б.—Казан: Татар, китап нәшр..—
1986.-480 б.
Белешмәдә барлыгы 5494 басма теркәлгән, шулардан 74 енен тиражы
ачыкланмаган Калганнарынын гомуми тиражы—55 миллион данә Хезмәт -Авторлар
рецензентлар, тәржемәчеләр һәм төзүчеләрнең исемнәр күрсәткече-. -Кзггап исемнәре
күрсәтуече- -Китапларның басылу урыннары күрсәткече- белән тулыландырылган
30. Разил Исмәгыйль улы Вәлиев: Библиографик белешмә. —Разиль
Исмагнлович Валеев: Библиографический указатель/Татарстан Милли китапханәсе.-
Национальная библиотека Республики Татарстан.—Сотт. Г. 3. Закирова - Казань -
Москва, 1996.—256 с., с илл. и I л. портр.—Библиография писателей Татарстана.
Татар, рус. СССР һәм чит илләр халыклары телләрендә басылган 942 әсәр
теркәлгән Алар басма төрләре һәм жанрлар буенча аерылганнар («Поэзия һәм прота- -
Жырлар-. -Драматургия». «Публицистика һәм әдәби тәнкыйть» •Интервьюлар- •Автор
таржемәләре». -Наширлек эшчәнлеге-. -Аның турындагы әдәбият-)
Тормышы һәм эшчәнлегенен топ даталары һәм кыскача биографик очерк татар
рус һәм инглиз телләрендә басылган
31. Фуат Ашрафович Ганиев: (Библиография) / АНТ. Отделение гуманитарных
наук.—Ред. коллегия: М. 3. Закиев. А. Г. Каримуллнн. 111. Н. Асылгараев -М.. 1996.—96
с. (Биобиблиография ученых Татарстана.)
Белешмәдә галимнен 219 хезмәте исәпкә алынган Алар -Китаплар, мәкаләләр
рецензияләр». -Тэржемэлэр». -Төзүче» -Редакторлык эшчәнлеге» дигән бүлеклэрлэ
тупланган Ф Ганиев укыган фәнни докладлар, ул җитәкчелек иткән һәм оппонент булган
диссертацияләр исемлекләре, исемнәр күрсәткече урнаштырылган Тормышы эшчәнлеге
һәм галим турында кыскача очерк рус. инглиз телләрендә басылган
' 32. Сәлам Хатыйб улы Алишев.—Салям Хатыпович Алишев: Библиография /
Татарстан фәннәр академиясе. Тарих институты. —Научн. ред. А. Г. Кариму.тлин. Вст.
статья Р. Ф. Галлямовой.—Сост. С. Шамси. И. Мулюков, Р. Галлямов. —Казан. 1999.-68
б.—(Биобиблиография ученых Татарстана).
Тормышы һәм эшчәнлеге турындагы очерк—татар һәм рус телләрендә
Белешмәдә галимнен 235 хезмәте (аларга рецензияләр бу санга кертелмәгән)
тасвирланган Басылган әсәрләр—китаплар, мәкаләләр, рецензияләр—еллар буенча
урнаштырылган Фәнни редакторлык һәм төзүчелек эшчәнлеге. галим турындагы
әдәбият аерым китерелгән