Логотип Казан Утлары
Шигърият

Эзли-эзли ул борынгы эзне...


Хәтер фрагментлары
... Архивларда яткан фолиантлар.
Хәтерләрдән җуелмаслык моңнар!— Сөйләгезме миңа—ул бердәнбер Дөрес фараз кайчан ничек чыңлар?!
Галим әфәнделәр, минем өчен һәр кайсыгыз Әбугалисина;
Моңа кадәр мин белмәгән серне Яшермичә сөйләгезме миңа?!
Мин беләсем килә бөтенесен—
Яхшысын да, яманын да бергә; Нинди хәлләр булып үтте икән Бүген без кон күргән ошбу җирдә?
Мин кош булып урап кайтам Җирне, Эзли-эзли ул борынгы эзне;
Бик күп язмышларга шаһит юллар Онытмагандыр бит әле безне?!
Мин мөлдерәп карыйм—чагыла күк Бабамнарның йөзе һәр чалымда. Әлмисакның бар мизгеле шулай Җанланадыр кебек хыялымда.
«Да-да» булып, бхлып, «та-та*? булып та без Йөртелдек микәнни күпме гомер?
'Әсәрнең журнал варианты
•'Да да. та-та— Кытайның төньягында яшәгән төрки кабиләләр.
Чин' чигендә сөңге чыңлаткан сөн2 Бәлки миңа баба тиешледер?!
Көннәр, төннәр үтә—хыялымда
Атлар чаба—хөр җайдаклар чаба;
Безме соң бу? Нигә чабабыз без Көн Иленнән Төн Иленә таба?
Арттан безне кояш куа килә, Узып китә аннан көлә-көлә. Без чабабыз. Алда—билгесезлек, Байрак кына җилфер-җилфер килә.
Кызыл байрак җилдә җилфер-җилфер, Кан төсеме анда, таң төсеме?!
Хәвеф-хәтәрләрдән саклый-саклый Дәртләндереп бара бар кешене.
Күп гасырлар кичәр—байракларда Шул кызыл төс тагын кабатланыр— Ул рейхстаг түбәсеннән торып Зур җиңүнең данын сөйләп яныр.
Гази Заһитов3ның дан-шөһрәтен
Әллә кемнәр урламакчы иде, Корыч бабай фәкать урыс белән Үз гөрҗиен4 зурламакчы иде.
Ләкин хаклык бит ул без шикелле— Төртеп тишә ялган капчыкларын; Татар халкы Алтын йолдызсыз да Баһадирын танып алкышлады.
Мин бүгенне ялгап борынгыга. Тарихлардан эзләп дәлил көчен, Яшәешнең бөек хикмәтләрен Ачыкламак булам үзем өчен.
Җилдәй җилеп үтә җитез вакыт— Дала иңләп хөр җайдаклар чаба; Безме соң бу? Нигә чабабыз без Көн Иленнән Төн Иленә таба?!
*
Сау бул. Зур Су—синдә дөнья чиге, Дулкыннарың ялый ялгыз ярны. Икенче яр бездән ерактадыр— Эзләп табасы бар, шиксез, аны.
Нинди көч бар безне туктатырлык— Киртә булса, гайрәт чәчә-чәчә, Картларга яшь көчләр алмаш булып Җитәрбез без—соңгы диңгезгәчә!
'Чин — Кытай.
2С ө н —сөннәр яки һуннар тарихта киң билгеле халык.
3Гази Заһитов—рейхстаг түбәсенә иң беренче булып Җиңү байрагы кадаган каһарман ‘Гө р җ н—грузин.
Кемнәр диеп атаса да тарих.
Төркиләр без, димәк, гел тереләр: Кайчагында бер үк төслеләр без. Кайчагында исә гел төрлеләр.
Туганбыз без әмма бер Анадан— Нәселебез килә Ашинадан: Мөмкинлекләр безнен чиксез-чиксез. Ахыргача әле ачылмаган.
Торгын тормыш безгә иш булырмы.
Тамырларда кайнап торса каннар?!
Узасы юл озын—узар аны Фәкать дәртле пассионар' җаннар.
Күк гөмбәзен ябып өстебезгә Черем иткән чакта (кем дә арый). Юл турында гына уйладык без. Ерак йолдызларга карый-карый.
Чөнки безгә язмышлардан узып Гыйбрәт очен кирәк сүз әйтәсе. Егерменче гасыр азагында Үзебезне кабат күрсәтәсе.
Мәйданнарга чыгып. «Азатлык!» дип. Йодрыкларны чөеп һаваларга.
Ят лыйсы бар ирек вә хөррият Безгә дәвам булыр балаларга.
Баш иярме татар җиде ятка.
Кол була ул фәкать бер Аллага: Чөнки Ашинадан васыять булып Тамырларда ярсу каннар ага.
Без чабабыз. Янар таулар кала.
Сәлам әйтеп без оарасы җиргә. Гейзерлардан күтәрелгән томан Кызганмыйча фатихасын бирә.
...Төрки кавем исем биргән күлләр.
Елгалар һәм үзәнлекләр кала, Ә офыклар һаман ымсындыра. Безнең күзләр явын ала-ала.
Сау бул. Бай Күл’, сау бул. Әни Суы3—
Без китәбез инде ерак-ерак:
Ни өчендер соңгы диңгезгәчә Ашкындыра безне шашкын йөрәк.
Ясак түләп Җуҗан4 ханнарына Интеккәннәр булды заманында: Йә үзебез өстен чыга идек. Йә изелдек читләр табанында.
Чөй язулы—әлифбалы булдык. Уйгур белән тату торган чакта.
'Пасснонарлык—.'1. II Гумилев билгеләмасе буенча, кешеләрдә биосфера белен Anil шешле тере матдә энергиясенең гадәттәгедән күбрәк булуы
Бай Күл—Байкал күздә тотыла.
) и п С у ы —Енисей елгасы.
‘Жу җан ь — дала юлбасарлары (IVA' гасырлар)
Чәлпәрәмә килде зур каганат, Яуларга бик артык йөргән чакта.
Сугышкан да булды, килешкән дә— Үтте инде баштан төрле хәлләр. Без илгизәр икәнлеккә дәлил Далаларда калган таш балбаллар.
Күлтәгиннәр, Төнъюкоклар' рухын Уятырлар бер көн. заман узгач— Танулары авыр ташлардагы Тамгаларны җил һәм яңгыр югач.
... Комда яки суда эз калмый дип Сөйләмәгез юкны—кала эзләр: Шул эзләрдән узар һәр яшь буын— Ул үзенең чын тарихын эзләр.
Ә әлегә кадим заманнарда
Юлга чыккан хөр җайдаклар чаба— Иярләрдә без бу!—Без чабабыз Көн Иленнән Төн Иленә таба.
Артта кала чүлләр—ком барханнар, Елга-күлләр елап кала артта: Кулда таң билгесе—кызыл тулар2, Җитез атлар ак күбеккә баткан.
Ашыгалар Хазар3 диңгезенә— Чаба-чаба сусаганнар суга: Без эзләгән соңгы диңгезме бу— Омтылдыкмыни соң фәкать шуңа?
Сәламләде аннан Каф таулары4 Йолалары якын диеп җанга, Болгар дигән иллә зур мәмләкәт Төзештек без анда Кубрат ханга5.
Тик җәнҗаллы иде тормышыбыз. Атламадык никтер туры юлдан. Үз туксанын туксан дияр өчен Тартыштылар туган белән туган.
Бүре көтүе күк бер булмады. Байлык туплау иде бар эшләре, һәм дөньяның төрле кыйтгасына Таралышты Кубрат варислары.
Ә без карап шималь йолдызына. Башка тарафларга юл алганбыз: -Ак каенлы, чал имәнле якта Урманнарга кереп югалганбыз.
"Төрки хаканлыкның VII-VIII гасырларда яшәгән тарихи шәхесләре. Т у —байрак.
’Хазар диңгезе—Каспий.
‘Каф таулары—Кавказ.
’Кубрат—Азов буе Болгарстанның ҮП гасырда яшәгән ханы.
Идел белән Урал арасында Калкып чыккан бөек шәһре Болгар. Иле Болгар... Илне болгатмаган— Чөнки ил тотардай ныклы кул бар.
Ә шулай да кем без? Болгарлармы? Кыпчаклармы? Бәхәс—җитди һаман; Хазар дисә ул чор яугиоләре. Сез—мөселман дияр Ионе Фадлан'.
Бик акыллы булып кайберәүләр. Безнең каннан бүген геннар эзли. Болак күперенә шигарь язып Фәкать болгар димәкчеләр безне.
Дөнья бит ул—икең ике түгел, Бергә-бергә гомер сөргәннәр дә Кан кардәшләр безгә, кан кардәшләр Бүген татар булып йөргәннәргә.
Туганнардай якын күреп мине Кунак итә якут, алтай, кыргыз... Балкар Кайсын’ әкә белән икәү Чөкердәшеп чәйләп утырабыз.
Без—төркиләр, нәсел-ыру бер үк. Тылмачсыз да аңлашабыз җиңел. Кан юлында бер үк амплитуда. Бер үк уйлар белән тулган күңел.
Заман белән заман игезләр күк— Кичә белән бүген бер үк җептә; Булганы да. буласы ла бергә Җитәкләшеп бара мәңгелеккә.
Ничек кенә бизәп язылмасын.
Тарих әкияте арзан тора.
Син. шовинист бәндә, белмәгәнен. Әнә, галим Гумилевтан сора.
Ә ул әйтер. Русь иленең бездән һичбернннди «нго» күрмәгәнен. Татарларның ушкуйннклар1 кебек Башкаларны талап йөрмәгәнен.
Худяковтан сора. Баскаковтан— Алар белә кемнең кем икәнен4; Көн Иленнән Төн Иленә килеп Татарларның ничек кон иткәнен.
... Шаляпинга һәйкәл ачкан чакта Янәшәмдә ике урыс иде. Берсе ишарәләп Президентка «Татарларның Чыңгызханы*,—диде.
'Әхмәт ибне Фадлан—Болгар иленә ислам дине алып килгән Багдад илчелегенең рәсми вәкиле юлъязмачысы
Кайсын Кулиен—атаклы балкар шшыйре
’Идел. Чулман. Ука елгалары буйлап килеп җирле халыкны талап Йөргән урыс юлбасарлары
'Худяков. 1»аскаков тарихчылар 8. .к. У . м &
Ярар ла, дип, сүзе булмасын, дип. Кем соң хәзер кемдер көен көйләр?! Әйе, әйе.
Болгары да. Алтын Урдасы да, Казан ханлыгы да—безнекеләр!
... Татарстан якты көнгә карап «Азатлык» дип язды байрагына; Үткәнен дә алды арсеналга.
Киләчәк тә... якын ара гына.
Ак каенлы, сайрар сандугачлы Үзебезнең ил бу—җанга якын. Чишмәләре яшәү җырын җырлый, Йөрәкләрдә дөрли сүнмәс ялкын.
Илбашына дәлил кирәк булса Аңлатырга безгә ил хәлләрен. Кашгарыйның «Легать»еннән' ала Меңәр яшьлек татар мәкальләрен.
*
Каенлыкта бүген Сабан туе, Яше-карты алды аны көтеп. Җыелыштык менә, калдырдык та Кырны тургайларга сәхнә итеп—
Әйдә, алар анда бәйрәм итсен. Безнең өчен мәйдан монда гөрли. Белик әле. нинди үзгәрешләр Булды икән үткән яздан бирле?
Былтыр кемнәр батыр булып калган, һәм кайсы ат килгән иң-иң алдан. Хезмәттәге батырлыгы өчен Кемнәр-кемнәр нинди бүләк алган?
Котлау ява уңган егетләргә. Уңган киленнәргә котлау ява. Күңелләр көр—бүген Сабан туе. Тылсымлы моң—чыңлап тора һава.
Ерак заманнардан күчкән бәйрәм— Кыза, кыза милли Олимпия.
Олимп тавы исә күңелләрдә— Ул үзенә каһарманнар җыя.
Антейга тиң Алыплар бар монда, Ахилл ары исә җитез җилдәй; Сөлгеләрне бәйлә югарырак— Сөйләп торсын, бәйрәм диеп илдә.
Тантаналар, әнә. бар тарафта: Калаларда бәйрәм, салаларда; Бабайларның асыл йолалары Мирас булып күчә балаларга...
1999.
'Мәхмүт Кашгарыйның «Диване лөгате төрек» дигән кулъязма сүзлеге күздә тотыла