Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЛГЫЗАК


МОҢСУ РОМАН
Кадерле вә сөекле апам.
Шәйхуҗа кызы Мөнҗия Заһидуллина.
Сиңа багышлыйм бу әсәремне.
Автор.
I КИСӘК
герменче еллар ахырында гражданнар сугышы солдаты, таза тормышлы Гыйбадулланың улы Заһидулла ипле генә итеп Аяз мулла кызы Заһидәгә эндәште:
—Беләсеңме, матурым, нәрсә... Бу күмхуж дигәннәре жүнгә алып бармас .. Авыл мужигын, барысын бергә җыеп, бер камыт кигезеп эшләтү булачак бу. Эрбәлүтсия ясап маташулар шушы камытка кайтып каласын белсәм, кызыләрмис булып сугышта да катнашмаган булыр идем мин— бичара. Ходаем шулай кушкандыр...
Алар мамык очырган карт тупыл төбендә утыралар иде...
Күккә алама болытлар каптырылган, шуңамы аның зәңгәрсу якты төсе шактый уңып, ул караңгыланып калган. Күптән түгел генә яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп, давылланып узган яңгыр дөньяга салкын өшеткеч тоем калдырып, көнбатышка юнәлгән. Кояш битенә ямаулык булып кунган сыек алама болытлар аның йөзен дөньядан яшергәнгә күрә, жир өстендә сабырсыз суыклык өстенлек итә иде...
Әмма...
Карт тупыл төбеннән челтерәп аккан чиста сулы саф чишмәгә карап утырган егерме тугыз яшьлек егет белән егерме яшьлек кызның ипле вә җыйнак кына тоташкан кулларыннан бер-берсенең тәненә вулкани
Рафаэль СИ БАТ (Хужин) (1946)—язучы<Исабәт». "Атлар рәнҗеше» романнары һәм дистәләгән повесть-хикәяләр. күпсанлы поэма-шигырьләр авторы Киров өлкәсенең Түбән Шон авылында яши.
Е
кайнарлык илә жан җылысы да агыла иде. Тагы шунысын да өстәргә кирәк моннан җиде ел элек егерме ике яшьлек Заһидулла Аяз мулла кызын шушы чишмә янында күреп, балигъ булып та җитмәгән унөч яшьлек кызыкайның бер күз сирпешеннән гашыйк Мәҗнүн. бичара Гаһирга әйләнеп, тегесе дә беренче тапкыр төн йокысын онытып, иртәнге тан атуга. Ләйлә-Зөһрәгә әверелеп, алар бер-бересен ихлас сөя һәм Гашыйклар Чатыры астында яши башлаган иде
Инде мәңгелеккә кавышырга дип йөргәндә генә, илдә крестьяннарның элеккечә яшәү ихтыяҗ-шәкленә. ә аннан сон инде дин-иманга каршы кызыл, канлы, утлы көрәш башланып, бу ике яшь күнел. чын- саф гашыйклар аптырап, икеләнеп, гаҗәпләнеп калган иде Әмма яшь йөрәкләрне замананын кара пәрдәләре генә ябып куя алмыйдыр, шуна алар өйләнешергә, гомергә бергә булырга шушы карт тупыл төбендә вәгъдәләшкәннән сон. икенче сүз итеп Заһидулла колхозлар хакындагы уен кузгатты.
-И-и-и. җаным,—диде Заһидәсе —Син бит сәвит влачы өчен көрәш- 1ен. сугышта катнаштың, сина нигә куркырга ди инде ул күмхужлардан9 Синең яшьтәшең Габдрахманнар оештыра ич аны
—Электән үк бае булган, ярлысы Акыллысы бар. ахмагы Тырышы бар, ялкавы, һәр нәрсәгә җанын фида кылучылар бар. битарафлар. Карак бар. урламый яшәүчеләр . Боларнын барысын да бер юрган астына җыяргамы? Юк инде, матурым!
Заһидәсе аңа елыша төште һәм челтерәп аккан чишмә тавышына кушылып болай диде.
—Ә- син курыкма. Заһидулла! Без юрганны гомер буе икебез өчен генә тотарбыз...
Кызның серле вә ымсынулы тавышына дертсенеп һәм дәртсенеп киткән егет аны үз кочагына алды:
Юр1ан—1ашыйклар чатыры ул. матурым, ана ике генә кеше сыя
Алар беркавым шулай бер-берсенен йөрәк кагышын, кан агышын тыңлап утырдылар Менә ниндидер сихри көч илә Вакыт аларнын тәннәренә тылсымлы бердәмлек иңдереп, йөрәкләр бер төсле кагып, кан бер үк азыш-табышка керде Мәхәббәт импульсы иде бу!
Тик шулай да мондый ою. шушындый сәҗдәлек озакка бармады, алдагы тормыш турындагы авыр уйлар икесенең дә баш миен тоташ кимереп юра иде...
Заһидулла, җаным, кая китеп качарга телисен бу тормыштан’- дип тынлыкны бозды гаҗиз калган Заһидә
- Урманга, аюлар янына!
— Кешеләрдән качып урманга? Әле тагы аюлар янына9 Иәле. шаяртма сана?!
—Мин хатын әйттем. .
-Аюларың кешеләрдән артыкмыни?—диде кыз Заһидулланың аучы икәненә төрттереп.
—Артык. .
Кай яклары белән?
Алар эрбәлүтсияләр ясап тормыйлар'
Ха-ха-ха —кыз егылып көлде
Егет аны яратып кочагына алды.
Болытлар тарала төшкән иде
Аһ. җирбитләр! Көпә-көндез кочаклашып
Карасалар—карт тупылдар арасыннан, шома гаязын күтәреп. .Аяз мулла болар өстенә килә Авызыннан күбекләрен чәчә-чәчә Башка вакытларда Шон халкы алдында мәгърифәтле, инсафлы, гадел мулла булып күренсә дә. ул бүген Сабир байның данлыклы кызыл үгезе кыяфәтенә кергән: күзләрен кан баскан, борын тишекләре әчтерхан чикләвезе керердәй булып кабарган, хәтта какшамас нык-калын иягендәге ак сакалы да дерелди кебек
Яшьләр, тилгән күргән чебешләрдәй, аерылдылар, ләкин егет кызны үз яныннан жибәрмәде. бары артынарак таба гына яшерде. Менә хәзрәт авыр-саллы таягын күтәрде:
—Аһ, уйнашчылар! Картайган көнемдә якты йөземә кара китереп... Ик-ке-гез-не дә. бәр-реп үт-тер-рәмм!!
Заһидулла сак һәм чак кына кулын күтәрде:
—Бабай, матри аны! Бу сиңа теге заман түгел. Без советский власть өчен воевать иткән...
Гражданнар сугышы солдаты ачулы сөйләшкәндә, урыс сүзләрен кыстырырга ярата иде. Хәтта бер-ике «мат» белән. Бу юлы аларны ирененнән очып чыгам дигәндә генә тешләп алып калды. Ни генә димә, рәттән генә сөйгән кызы, ә алдында авылның хөрмәтле мулласы, аның булачак бабасы тора ич!
Аяз мулланың саллы-усал таягы жиргә чүкте, ләкин гайрәте утлы казандагы су кебек кайнап-ташып тора иде әле:
—Нич-чек мм мин сиң-га баб-бай бул-лыйм ди-и-и?!—ачулы хәзрәтнең дә сөйләме үзенчә, ул авазларда, аларнын да тартыгын үзенә нык тартып, шуларда таптанып-нитеп сөйләшә иде.
—Без Заһидә белән өйләнешергә килештек,—диде егет, мулланын күзләренә ачык вә туры карап
—Кыз-зым дөр-рес-сме?—диде хәзрәт
—Әйе! Дөрес, әтием, —диде Заһидә оялып кына. Аннан битен каплады.
—Ә бб...-бб...-ббезз??? Бездән... ббезз-ддән рөхсәтне кем сораган?— Аяз мулла йомшый төште.
—Бүген әтине сезгә жибәрәм,—диде Заһидулла.
—Алай булса гына, —хәзрәтнең кикриге тәмам шиңде. Менә ул, теләсәгез, чукыныгыз шунда дигәндәй, кул селкәде дә үзе килеп чыккан тал-тупыллар арасына чумды.
олытлар таралып, күктә кояш тантана итә иде.
Нократ елгасының Ямул суы коя торган тамак урынын яңа тормыш итәр өчен сайлап алды авылдан урманга, кешеләрдән аюлар янына качкан Заһидулла.
Монда тыныч иде...
Монда рәхәт иде...
Чордашы вә әнисе ягыннан туганы Әхмәдулланың забузной каегына («заводная лодка»дан алынган) барлык булган мал-мөлкәтен салып, Идел кичеп, шул тамакка бушатынды. Әхмәдулла аның белән саубуллашып, аргы якка юл алуга, егетнең җаны да бушанды: авылмы, әллә яна өйләнешеп кенә анда калган Заһидәсеме аны нык кына сагындыра башлады.
—Сәлам тапшыр безнекеләргә!—дип кычкырды ул, әле Әхмәдулла ярдан аерылып, көймәсе канатларын селки башлаганчы ук.
—Әй-тер-мен,—диде тегесе салмак кына.
—Ни...
Б
Ан-лыйм. Иң берен-чесе сә-ламнең Заһидәгә...
—Мин...
—Ку-ышын я-сап бетер-гәч, ал-мага кай-та ди-ярмен...
Иә, җарар —Заһидулла аңа кул болгады һәм бер кочаклык мал- куе 3^Реклеккә кереп китте. Эчкәрәк кереп, кечерәк бер аланга ibiryra. аны бер имәнгеч күренеш көтә иде Бүреләр өереме әллә саташкан аюмы ботарлап ташлаган яшь кенә поши б^асы ravS' Дерес. анын тәне сөякләргә генә калган диярлек, ләкин мен1башы“Ти сәбәптәндер бөтен булып, анын калай күзләре ир-егеткә текәлгХәр
—Нигә килдең монда9
—Яна тормыш корыр өчен!—дип, уйда гына җавап бирде Заһидулла.
—Ул яна тормышны авылыгызда коралар ич9!
—Аларныкы мина ошамый
“Кешеләрнеке кешегә ошамагач, син кеше түгел, димәк?
—Мин үземчә кеше, аерым кеше
—Авыр булыр сиңа, Кеше.
—Авырлыклардан курыкмыйм мин. ирексезләүдән куркам
—Сау бул, Иреклеҗан!
—Хуш, поши дус!!
Ир-егет үлән, куакларны ерып алга юл сарды, ә болын-аланда яткан пошиның күзен чебеннәр сырып алды.
Ниндидер сукмакка килеп чыгуга, хуш исләр анкытып. нарат урманы башланды. Төз һәм биек наратнын юан кәүсәсендәге тукран, барабан каккандай, тукылдатып алды:
—Тук-тук! Тук-тук-тук!!
—Бу якка тукмак эзләп адәм килгән, бәхет табам дигән Эзләр дә—табармы9 Эзләр дә—табармы9 Бармы ул бәхет9?? Тук-тук-тук.
Заһидулла куелыкка таба юл алды. Хәзер инде хуш ис черек агачлар, иссез-нисез гөмбәләр, җирлә ятучы ботак-шатак, ылыс энәләре коелган күркәләр өстеннән юл толы. Бер кавым тирә-юньне күзәткәләп барган Заһидулла каршы яктан су дымын тойды Якында гына Сарапул күле булырга тиеш. Ул бит бу якларны әйбәт белә гражданнар сугышы вакытында күлдән ерак та түгел урнашкан тау өстендәге урыслар авылы Биектауда (Высокая Гора) аклар, ә Шөн ягында кызыллар торды. Әхмәдулла каегында бу якка разведкага чыккан кызыләрмисләр белән бер командирны, аклар тотып алып, асып та куйдылар Аларны соңыннан, Шөн ягына алып кайтып, татар зиратыннан өскәрәк калкулыкка. Әби патша юлы кырыена туганнар каберенә күмделәр
Заһидулла күл ягына китмәде, ана язын су басмый торган үр урын, йорт һәм каралты-кура төзерлек ипле бер сырт кирәк иде. Шуңа ул җирнең түбәнәя баруын яисә күтәрелә килүен чамалап, сукмагын төньякка таба борды. Шул вакытны.
Ул чүт кенә кара еланга килеп басмады Тегесе инде, телләрен чыгара-чыгара, чагарга дип, башын да күтәргән иде
И котырды салмак-ипле, сабыр уйлы Заһидулла:
—Син, мать твою! Яна жиргә килеп җитмәс борын ужалить хочешь, гадюка, черную мать твою!9
Исәрләнгән ирдән аю да читкә чиртә, шунамы кара елан, бөгәрләнә- бөгәрләнә шуып, җирдә яткан черек нарат кәүсәсе астына кереп китте Ләкин...
Елдам ирдән елан да кача алмый шул! Заһидулла җилкәсенә алган төенчеген ташлады да, балтасын тотып агач янына килеп басты, ә елан эчкәрәк елышты Ул балтасы белән бер күсәклек ботак чабып алды һәм җирдәге нарат кәүсәсен түнтәреп атты. Елан, тыз-быз килеп, кая качарга белми йөргән арада, ана күсәк белән кигереп сукты Тынсыз калган жан иясе гере иде әле. ул, үз-үзен саклау инстинктына буйсынып, һаман да каядыр шуарга-качарга тырыша, ә бу исә кешене, бу урында Заһидулланы, тагы да котырта төште:
- Әле син исәнмени, гад?! Мә. сиңа! Мә, сина!!
Елан өегенә төшкән авыр күсәк бер үк вакытта тетрәндереп җирне дә кыйный иде.
Анын кайтавазы булып еракта ябалакмы ухылдый, бүреләрме улый, урман үземе дулый
Заһидулла еланны кыйнаудан туктады
Көч чыгарудан битәр, ачудан мангаена. чәч төпләренә чыккан тирне сөртеп алып, елан үләксәсен күсәк очына элде дә куе ешлыкка ыргытты
—Уф!—диде ул аннары нигәдер һәм шундук аңлады: еланны үтергәненә ул бик нык үкенә иде инде. „
—Ник үтердем мин аны?—дип уйланды ул.—Иә. әйт, аның миңа ни зыяны бар иде. Чакмады ич ул мине, чакмады.. Бары куркытырга гына теләде...
Үз-үзеннән ризасызлыкмы әллә күченүнең, яна тормышның беренче көнендә үк поши үләксәсенә очрап, тукран тукьыдавын үзенчә анлап. инде менә елан үтерүгә—үтерүгә!!!—барып җиткәч, анын тынгысыз җанын тагын ниндидер бушлык биләп алды. Күнеленә күле-күле белән сагыш, болыты-болыты белән мон керде
Бәлки ул, гомерендә беренче һәм сонгы тапкыр күченеп киткәне өчен үкенгәндер. Ә бәлки?..
Бәлки нәкъ шушы минутларда туган авылын сагынгандыр. Ә бәлки
Бәгырен кисеп Заһидәсе искә төште анын бу минутта. Югыйсәме? Югыйсә, ятасы иде хәзер менә бу эңгер-меңгердә, печән түшәлгән печәнлектә кочаклашып һәм тын гына мыдыр-мыдыр сөйләшеп. Берберенә «матурым», «җаным» дигән сүзләрне сибеп. Ә аннан сон туйганчы назга-сөюшүгә батасы иде.
Заһидулла авыр уйлардан арынып та өлгермәде:
—Ты, че тут ходишь?!—дигән янаулы тавышка сискәнеп, башын күтәрде. Каршында ат йөзле, сыер гәүдәле, тап-таза марҗа тора иде.
—А я здесь хочу новую жизнь устроить , —диде ул ана.
—Ты, че? Шуйский что-ли9
—Шуйский!! Ну и что?
— Ничего... Просто так спрашиваю..
Хатын матур итеп елмайды һәм!—шундук чибәрләнеп китте. Хәйран калды Заһидулла: монын ат йөзле булуы чыраенда салкынлык, кемгәдер ачу йөрткәннән генә икән.
—Кайда кунарга җыенасын?—дип сорады ул аннан.
— Менә эзлим әле. Җайлы урын эзлим, яңа тормыш урынын,— диде Заһидулла.
—Бүгенгә киттек мина, шалашта төн чыгарсың.
Эңгер-меңгергә сыенган ир һәм хатын төн кунарга шалашка юл алдылар.
рман бетүгә, уйсулык башланып, ерактарак таллы-болынлы урыннар күренде. Ләкин аларга кадәр уйсулык белән болыннар арасында бер озын гына түбәсыман жир, артык биек булмаса да үр бар иде Әлеге калкулык Нократ елгасы яныннан килеп. Биктауга таба калыная төшкән дә кире башлы чөй-үр шәклендә Сарапул ягына да үрләгән- үрмәләгән. Бу—Заһидулла эзләгән урын булып, Тамараның да шалашы аның урман ягына урнаштырылган иде.
—Ошыймы сиңа бу урыннар?—дип сорады хатын
—Нәкъ үзе!
— Ничек «нәкъ үзе»?
—Мин эзләгән урын ич инде бу!!
—Киттек алайса минем шалашка...
Алар җәһәтрәк атлый башладылар. Заһидулла хатынга карап тагы бер шаккатты: кара аны! Бер дә сыер гәүдәле түгел бу, урман пошиемыни, һәйбәт юырта бу!! Хәер, ныклабрак караган кеше күрми калмас та иде, угыз яшьләр тирәсендәге Тамара, кирәк икән, тыгыз тәнле таза гәүдәсен агачтагы тиен кебек житез бөтерелдерә дә ала иде. Ә менә ял вакытында яисә тынычта ул тагы сабыр-акрын халәткә күчә. Бу ана гына хас нәрсә булып, анын серен хәтта ата-аналары да белә дә, андый да алмый иде —Карының ачтымы?—дип сорады хатын.
У
—Ничек кенә әле. Бер бозау ашар идем,—диде ир шаяртыбрак
—Хәзер су бозаулары пешерәбез
—Нәрсә-нәрсә?
—Су бозаулары..
Заһидулла энгер-менгерне эретеп көлеп җибәрде. Тамара ана кушылды. Кинәт кенә алар әле беренче тапкыр бер-берсенә төбәп карадылар һәм аңладылар: кай яктандыр ир хатынны, хатын ирне ошата башлаган иде инде
—Ә нәрсә ул су бозаулары дисәм, көләрсең инде, бу үзе бозау икән дип. чамалавым буенча, су бозавы дип балыкны атадын бит,—диде Заһидулла.
—Синеңчә әйтсәк, нәкъ үзе!
—Ах!—диде ир —Чукынып китсен, балык яратам ич мин Ә аны каян тотабыз?
—Аның тотылганы шалаш эчендә яшел кычытканга төрелеп ята.
—Әйдәле. карыйк әле..
—Юк инде! Товарный мин сиңа җитлеккәнен, тәлинкә белән алдына куелганын күрсәтермен
—Хәзер үкме?
—Түземсез!—дип тиргәгән булды хатын —Ә хәзер приказ: чалбар- күлмәк, чабатаңны сал да. ә-нә!—күрәсен. болын уйсулыгында, таллар үскән җирдә Ямул елгасы ага. шунда юынып кил
—Минем чабата түгел, итек ич!—дип. тагы шаяртып алды, көлә- көлә Заһидулла. Үзе дә ирләр күнитеге—гаскәри офицерларныкы!—кигән Тамара аны аягындагы итеге һәм бер кат эчке ыштаны белән барыбер су коенырга куды:
—Юкса, балык сина тю-тю!!—диде ул хатын-кызларга гына хас кирелек белән.
—Йә. жарар ла,—дип. ир күндәмлек ияренә атланды, ә чатын бу урта буйлы татарны күз чите белән генә күзәтеп алырга ла өлгерде
«Таза, нык Имән кебек бу, төскә-биткә дә матур күренә Эх! Ничә ел гомерем мич башындагы чирле ирне карап үтә бит Гражданнар сугышыннан гарипләнеп кайткач, ни тернәкләнеп китмәде, ни үлмәде. Ярый әле ак офицер икәнен яшерә белде, ялган документлар төшерә алды Аны күптән чыгарып аталар иде бит Теге елны аклар кызылларны асып кына куйдылар ич әнә...»
Нык адымнар белән басып. Заһидулла Ямул суына юнәлде Шактый озак юынды ул анда. Ниндидер бер сизенү ана ашыкмаска куша, әлеге хатын белән очрашуның тикмәгә түгеллеген колагына пышылдый, сабыр итәргә боера Шуңамы ул юынып ярга чыккач та. озак кына тирә-юньне күзәтеп торды, ә соклану хисе:
— Матур монда! Сөбханалла!!—авазын яңгыратты
Акрын гына үргә күтәрелеп килгәндә, түбә-үрдәге шалаш янында дәртле учак ялкыны караңгылыкны ерып, күккә ымсынып-карап бии иде Бу бер гаҗәби матур, тантаналы, тылсымлы вә сихерле күренештән Заһидулла адымнарын сагайтты Бөтен тәне калтырап, кинәт буыннары сызлап, тез башлары чәнчеп, ул туктап ук калды
Менә шалаштан чәчләре тузгыган, изүләре ачык пәри хатыны чыкты...
Йә Алла! Әле генә тупас киндер күлмәктән, иске яулыктан һәм ирләр ите1гннән булган Тамара хәзер ак озын күлмәктән иде Муенына нидер таккан, аякларына берни кимәгән. Ә чәчләре?!
Йә Хода! Шундый матур чәчләрне шул иске, тупас яу тык ничек оялмый каплап йөри икән9 Болар чәч түгел—урман, анын да ешлыгы ин куесы Иң матур чегән хатыны да кызыгыр бу чәчләр!ә Ни өчен чегән хатынымы9 Заһидулла сугыш елларында аннан соң да. чегәннәрне очрагын, дөньяда ин матур чәчле кешеләр—чегәннәр дип. уйлый иде
—Кил кызурак!—дип чакырды хатын.
—Хәзер, хәзер...—дип, мыгырданды бу күренештән һаман да айный алмаган ир.
Килсә... Учак өстенә таякка асып куелган чиләктә быгырдап балык кайный, бер читкәрәк таякка анын юылган күлмәк-чалбары эленгән. Ләкин...
Иң гаҗәбе—Тамараның әверелеше, җеннән фәрештәгә әйләнеше иде. Каушаудан Заһидулла ана борылып карарга да курыкты. Башыннан берсеннән-берсе куркыныч һәм сискәндергеч уйлар узды:
«Кем бу, чукынчык?! Әллә урман пәриеме? Кем бу, женме- фәрештәме?»
Ә жен-фәрештә көлә-көлә аңа эндәште:
—Йә инде, че дуешься, утыр учак кырына, хәзер уха ашыйбыз...
Заһидулла аңа ян белән генә, зөфаф киченә кергән кәләш кебек тартынып-оялып кына утырды. Тамара аяк өсте аш бүлә башлады. Шулвакыт..
Сарапул ягыннан кинәт искән җил Тамараның өрфиядәй күлмәген җиңел генә күтәреп җибәрде һәм Заһидулла:
—Кичер, Аллам! Мин түгел, оятсыз җилең гаепле...—диде дә, хатынны, чүмече-ние белән мамык урынына күтәреп, шалашка алып кереп салды. Ирнең әкәмәт каты тәненнән, тыгыз-таза беләкләреннән күптән наз-сөю көткән хатын-кыз тәнендә кинәт учак уты кабынып, Тамара «Ах!»—диде дә, һуштан язганчы Заһидулланың муеннарыннан кочып алды...
Хатын аңына килгәндә, алар икесе ике якта яталар иде. Икесе дә давылдан сон тынычланып калган урман хәлендә...
... Алар куыштан чыкканда, күк йөзенә ай калыккан, шулпа суынып беткән иде инде.
—Кая чүмечең?—диде ачыккан һәм сусаган Заһидулла беренче гыйшык эшеннән соң ирләр гадәте буенча хатын-кыз белән командалык итеп. Көч түгү—шундук ашауны сорый ич!
—Бүлгече—миндә, сабы—синдә!—дип, чытлыкланды Тамара, оятсыз көлеп. Хатын-кыз үзе белән йоклаган иргә ничек сөйләшсәң дә ярый дип саный бит ул...
Чүмечне куыш эченнән таптылар, ул, чыннан да, икегә аерылган иде: бүлгечкә һәм сапка. Хәер, оста куллы Заһидулла аны тиз саплады һәм әйбәтләп саплады.
Туйганчы балык ашап, уха чөмереп утырганда, кичке салкын төште. Күл бакалары сайрауларын, чикерткәләр черләүләрен туктаттылар.
Биектау ягыннан этләр өрде, яшьләрнең кычкырып көлгән тавышымы, нидер ишетелде.
Еракта бик сагышлы итеп ябалак көрсенде:
—Ух—ху! Ух-ху!!
Алар тагы куышка кереп яттылар. Тамара Заһидуллага сарылды:
—Я тебя люблю, ах! как еще люблю... Дави меня, дави, мой татарский конь!! Я этот день целую вечность ждала...
Ул төнне алар бер тән. бер жан булып кушылдылар, Куыш эчендәге хатынның аһылдау тавышын һәм кинәт түзә алмыйча кычкырып җибәрүләрен күл камышлары ишетеп торды. Ул төнне Татар Аты үз эшен шәп башкарды...
ызылып таң атты...
Йокысыннан уянган кошлар өздереп сайрап җибәрделәр. Әкрен
искән җилдә камыш сабаклары, кыштыр-кыштыр килеп, кичәге хәлне бер-берсенә бәян иттеләр. Биектау ягында яңгыратып тәүге әтәч кычкырды, аңа башкалар да кушылдылар:
С
—Кик-ри-кү-үк!
— Нәрсәдер кәкре күк!!
Ир вә хатын иртәнге чыклы салкыннан бераз гына тунып. шунамы бер-берсенә тагы да елышып, шалаш эченнән тышкы дөнья авазларын тын гына тынлап яттылар.
Заһидулла, Чаян йолдызлыгы астында тугангамы, ифрат кызыксы- нучан кеше буларак, тагы шунын өстенә хатын-кыз белән төрле мөнәсәбәтләрдә тикшерү, танып белү, серенә төшү кебек характер билгеләренә дә ия инсан икәнлеге аркасында аны кызыксындырган берничә мәсьәлә турында сорау бирми түзә алмады
—Тамара, син нишләп, Ямул суына коенырга куганда, мине ярым ялангач калдырдың?
—Бердән, синен күл мәк-чалбарын сазга буялган иде...
—Беләм. Вятканы кичкәндә буялды ул... Ә икенчедән?
—Икенчедән?
—Әйе...
—Икенчедәнме?—хатын анын ягына яртылаш борылып ятты һәм. гүя шалашта алар белән рәттән ун кеше бар. Заһидулланың колагына пышылдады:—Икенчедән мин синен ирлегеңне тикшерәсем килгән иде. «Әле ачыктан-ачык сөйләшү, әле секрет-мекрез —дигән уй сызылды Заһидулла башыннан
—Менә инде,—дип аптырады ир.—Сон аның өчен анадан тума шәрәтән калырга кирәк ич?! Ә син мине ыштаннан һәм күнитектән коеныр|а кудын Ярый әле озынборыннар талап үтермәде
— Юк ла! Анламадын син ..—дип бүлде Тамара
— Нәрсәне анламадым9 Бик яхшы аңладым!!
—Минем синең тәнеңне күрәсем килде...
— Шуннан?
—Онытма: хатын-кыз ин беренче ир кешенен буй-сынына, гыгыз- таза гәүдәсенә гашыйк була. Алар өчен матурлык, ирләр матурлыгын әйтәм, ул кадәрле үк әһәмиятле түгел.
— Маймылга да кызыкмыйлар инде'
—Әлбәттә..
- Шуннан?—дип төпченде Заһидулла.
- Мин сине бер күрүдә яраттым!—дип беренче тапкырындагы кебек утлы бер аһылдау белән анын муенына сарылды Тамара
. Шактый гына яткач, ир кеше икенче соравын да бирде
—Ә ак күлмәк? Ул каян килде?
—«Все свое ношу с собой»,—дигән ди бер борынгы философ. Минеке дә шулай...
— Кем-кем шулай дигән?
—Биант бугай.
—Ә син аны каян беләсен9
—Соң мин революциягә кадәр үк гимназиядә укыган кыз ла' Китапларны да бик күп укыдым
— Күренеп тора—диде Заһидулла ана чиксез бер ышанган хәлдә
—Ә син?—дип сорады Тамара —Менә син русча да әйбәт кенә сөйләшәсен, фикерләвең дә көчле, логикан да шәп—син кайда укыдың?
— Казаңда, мәдрәсәдә..
— Кит әле. мәдрәсәдә дә шундый белем бирделәрмени? Ә без аны «воронье гнездо» дип. көлеп кенә йөри идек ич?!
— Күргәнеңчә..
Тамара бу тыныч-сабыр. ипле татарның күзләренә тутырып карады һәм борын очына имән бармагы белән йомшак кына басып
—Ах. мои татарский конь!!—диде
-Татар ат түгел, татар—ат өстендәге җайдак ул.—дип коры гына төзәтте аны Заһидулла.—Беләсең килсә, синең белән дә мин җайдак'
Шушындый тыныч кешенен эчендә бик дуамал, гайрәтле җен
утырганына төшенгән хатын, корт чаккандай, сискәнеп китте һәм эчтән:
—Тыныч күлдә—женнәр күп,—дип, үзенә акыл алды, алга таба бу татарны ярсытмаска карар кылды.
—Безнең сүз ак күлмәк иде бит...
—Әйе,—диде тынычланган Заһидулла.
—Ул—минем туй күлмәгем,—дип, моңланып куйды хатын.
—Ә муеныңдагы алтын чылбыр?
—Туйга әтием бүләге...
—Оһо!—дип аптырады ир.—Бай яшәгәнсез!
—Әтием купец иде...
—Ә нигә ак күлмәк белән туентауны шалашта саклыйсың? Өйдә генә калдырасы ич...
—Ирем эчә... Улмы? Ул аларны момент сатып җибәрәчәк...
Тамара, ачылып китеп, Заһидуллага үз тормышын хикәят кылды, бәян итте.
Кояш шактый күтәрелеп, үләннәрдәге елтыр чыклар берәм-берәм юкка чыккан иде инде. Бу вакытта кошлар тавышы да бер мәлгә тынып, җир өстенә талгын бер тынычлык, иплелек, көн башында була торган дәрт вә дәрман җәелгән иде.
Калган шулпаны җылытып, капкалап кына утыралар иде, авылның тау сыртыннан төшеп, өч ир боларга таба килә башлады Ара ике чакрымлап булса да, боларны күргән Тамараның коты очты:
—Загидулла, зинһар, бар ычкын! Боларга эләксәңме, үтерәләр болар.
—Кемнәр соң алар?—дип сорасы итте ир.
—Иремнең туганнары..
—Ни кирәк аларга?
—Әтиемнең алтыннары...
—Муенсамы?
—Юк, Сарапул күленә тимер яшикта батырылган алтыннар...
Заһидулла китәргә ашыкты, ләкин шуңа карамастан, аны ниндидер бер куркусызлыкмы яисә ялгыз хатынның үзен генә калдырып китәргә теләмәүме тота иде.
«Ах, мылтыкны да аласы булган икән, ә?!»—диде ул үз-үзенә.
Шулвакыт, юләрдән сорама үзе әйтер дигәндәй, анын башына тагы бер сорау килде:
—Ә, син, көн-төн бу шалашта нигә кунып ятасың?
—Алар алтын ящик күмелгән урынны эзлә, диләр. Мин белмим, дим...
—Соң белмәгәч?!—дип ярсып китте сабыр Заһидулла.—Мать твою!!
Тамараның күзләре зур ачылды, ул тагы, әле яңа гына күргәндәй, Заһидуллага карады:
—Син нишлисең, Загидулла?
—Гафу...
—Ярар инде... Тик шулай да кит моннан! Болар сине минем белән күрсәләр, һичшиксез үтерәчәкләр...
—Алтынны бергәләп эзлиләр дипме?
—Соң бергә утырып уха ашаганнар дип түгел инде. Алар өчен балык шулпасы—нуль, аларга алтын кирәк, шуның белән теге якка, кордон артына качарга... Ә мин күлдән мурдага алтын балыклар тотып ятам, күл төбеннән алтын эзләмим...
Алар икесе дә куышның урман ягында иделәр. Уйсулыктан килүчеләрне ачык күрсәләр дә, алар безне күрмидер дип уйладылар. Тик тегеләр якынайган саен Тамараның шик-шөбһәсе арта барды, ул Заһидулланы кочаклап үпте дә, күз яшьләренә тыгылып, урман ягына этәрде. Ир кеше, өч-дүрт адым атлауга, хатын үзе үк аны туктатты'
— 1 укта1 J ’
—Ни бар тагы?—диде кире борылган Заһидулла.
Тамара муенындагы алтын чылбырын салды да аның кулына төртте:
— Истәлеккә! Син минем беренче һәм сонгы чып-чын ир кешем. Рәхмәт сиңа!!
Заһидулла ешлыкка чумып, чирек сәгать тә үтмәде, усал карашлы оч ир ак күлмәкле, тузгыган чәчле хатын янына туктадылар Хатын да ат йөзле, сыер гәүдәлегә әйләнде
—Ах, убырлы карчык! Болай киенеп кемне көтәсен?
—Үз киявемне!—диде хатын.
—Ирең синен өйдә
— Ирмени ул, чир!!
— Карале, сволочь, уйнашчы, ә? Әле генә урман ешлыгына кем кереп китте?
—Минем принц!!!
—Уйнап сөйләшмә, артыннан барып ботарлап ташлыйбыз да муенына таш бәйләп күлгә атабыз бит без аны.
—Балыкчы ул., —диде дер калтыраган хатын
Заһидулла бераз торгач, ешлыктан кире чыгыбрак шалаш ягына күз салды: аларнын Гөнаһлы Мәхәббәт Чатыры тәмугь утында яна иде
ер елдан соң гына аяк басты бу якларга Заһидулла Теге вакыйгалардан сон, авылга кайтып керү белән, алар өенә Габдрахман да килеп керде:
—Син нәрсә?!—диде ул, күзләрен акайтып, Заһидуллага —Аерым хужалык кору өчен Иделнең аръягында урын эзлисенме*
—Син дә бит менә Шөндә күмхуж төзеп ятасын, бәлки минем дә үз күмхужымны төзисе киләдер,—дип кенә сылады Заһидулла.—Белемем дә синеке ише генә түгел..
Авыр якка, чиргә-бүсергә төрттерде ул. белем ягы сайрак иде шул Габдрахманнын, урысчасы да йомшаграк «хлеп», «суль». «картушка». «видрә»дән аз гына өстәрәк. Ләкин...
Революцион митингларда, төрле җыелышларда комиссарларның чыгышларын тынлап теле чарланган гражданнар сугышы солдаты Габдрах- манны барыбер болай гына алдырып булмый иде инде хәзер
—Эрбәлүтсия атларында —дип башлады ул.
— Колхозга ничә атыңны биреп керден. хәерче'*—дип кенә туктатты аны Заһидулла, үзләренен абзарындагы өч атына төрттереп Алар хәтта якалаша яздылар, ярый әле Заһидулланың әтисе Гыйбадулла карт сабыр акыллы кеше иде, икесен ике уңайга салып, аерды ул аларны, юкса биз Габдрахман:
—Раскулачабайт итәм мин сине!!!—дип тотынган иде
Ә Заһидулланың үз киресе:
—Чабайт итәргә мастер син. чабай давай, чабай' Син бит гражданнар сугышыннан кайткач та картлар: «Йә. Габдрахман энем, кайда булдың, ничек сугыштың?*—дигәч, кайда булганны белмим дә инде. ну. ат өстендәге Габдрахман сугышта атларны кылыч белән чабать та чабать итте инде'— дип мактангансың
—Син,—диде Габдрахман —Казанда мәдрәсәдә укыдын да соңыннан үзен мулла булу өчен Аяз хәзрәтнең кызына өйләндең
— Заһидәне яраттым мин'
һәм шунда Заһидулла кинәт кенә ярсып китте, ата-анасын да онытып русчага күчте
— Мать твою! Әле син минем Заһидәгә тел тидерәсеңме, өзеп атармын ул елан телеңне!'
Чуендай авыр, таштай каты ике гәүдә, ике кыядай, бер-беренә килеп ябышты.
Б
Менә шунда аларны сүзсез генә тыңлап утырган Гыйбадулла карт урыныннан торды. „ „
—Оланнар!—диде ул.—Йә. әйтегез әле. нәрсә бүлешәсез.
—Безнең бүлешер малыбыз юк!—диделәр икесе дә.
—Соң,—дип аптырады карт.—Сез—гражданнар сугышы солдатлары, икегез дә, кызыллар ягыннан торып, акларга каршы сугыштыгыз. Ә хәзер үзара якалашып маташасыз?!
—Без бүгеннән... кан дошманнар.—диде Заһидулла.
—Әйе, кан дошманнар!—дип жөпләде Габдрахман.
—Ни сәбәптән?—дип сорады карт.
—Ул минем хатынымны хурлады,—диде Заһидулла.
—Ул колхозларга, яна тормышка каршы дошман кешегә әйләнде, шуңа күрә мин аның кан дошманы,—дип сөйләк тотты Габдрахман.
—Мин сезнең дошманлыгыгызны бетерәм.—диде Гыйбадулла карт тыныч кына. Аннан соң ул башына сәкедә аунап яткан түбәтәен киде, кулына камчысын алды һәм ике «үгез»гә:
—Әйдәгез, минем арттан!—диде.
Коты очкан каба буе гына хатыны йомгак булып тәгәрәп килде дә:
—Әтисе...—дип сарык бәкәенекедәй дымлы-йомшак матур күзләре белән картка карады.
—Кортка...—диде Гыйбадулла яратып. Аннан дуамал бер гаярьлек белән, елан ысылдагандай әйтеп куйды:
—Ирләр эшенә кысылма!!
Кортка, тавыш-тынсыз гына кире чигенеп, тагы сәкегә чүмәште.
Өй эчен кабер тынлыгы басты. Стена ярыгыннан чыккан ялгыз кара тараканның мыегын селкетүе дә һава дулкыны белән очрашып, үзенә күрә музыкаль бер аваз чыгарып, шушы тынлыкны үтерми тота иде: -Зин-зин...
—Зин-зин-зин...
... Бер мизгел, кызарган алма кебек, адәмнең гомер-агачыннан өзелеп төште...
—Син нәрсә, әтәй?!—диде ифрат та пошаманга төшкән Заһидулла, картның кулындагы камчыга карый-карый.—Әллә безне камчыларга телисеңме?
—Нибуч, Гыйбадулла абзый!—диде Габдрахман да куркынып.—Мин үзем сиңа, олы кешегә, кул күтәрә алмыйм, әмма дә ләкин, Аяз хәзрәт әйткәндәй, сиңа да суктыртмыйм...
—һәй, маңкалар!—дип кинәт кенә ярсып китте Гыйбадулла.—Мин сезне болай дошманлашып йөргәнче дип, бәйгегә чакырам...
—Нинди бәйге ул?—диде икесе дә.
—Менә хәзер ишек алдына чыгасыз да сугышасыз...
—Кит әле, әти,—дип көлде Заһидулла.
—Булмаганны! Сугышып яталар ди монда,—диде Габдрахман да.
—Әһ-һә!—диде карт,—Кикригегез шиңдеме, яшь әтәчләр? Курык-тыгызмы бер-берегездән?!
Шушы сораулары саен карт, камчысын еландай уйнаклатып, чажылдатып-чожылдатып алды. Заһидулланың күз алдына Нократның аръягында үзе үтергән кара елан килде, ә Габдрахман приказларын урынына җиткереп үтәмәгәне өчен үзен ике кызыл командирның камчы белән яруларын исенә төшерде. Шул уй-хатирәләрдән икесенең дә каннары кайнап китеп, баш миенә пешергеч ут өстәделәр.
—Минем Габдырдан курыкканым юк!—диде Заһидулла.
—Заһидан да курык, башкадан да. Алай булса, урамга чыгарга да куркырсың,— диде Габдрахман төксе генә.
Аңлады хәйләкәр карт яшь каннарның астында учак дөрләгәнен.
Клтгек. дип, бер сүзле әмер бирде ул аларга
Алар чыгуга, сөзешеп ятучы тәкәләр икесе ике якка аерылды. Күктәге кара каргалар: «рпищп.
-Кар-Кар!—Кар-кар-кар!!—килеп, зәңгәрлекне инләтеп алдылар «Кара боларны, кара,—диләрме алар? Әллә каравыл кычкыралармы, һич аңламассың...
—Басыгыз кара-каршы!—дип, боерык бирде карт.
*Үгез»ләр күзләрен алартып, йодрыкларын төйнәп, күкрәкләрен кабартып бер-берсенә текәлделәр.
—Тәртип болай,—диде Гыйбадулла.—Чиратлашып бер-берегезгә өчәр тапкыр сугасыз. Кем егыла, жинелүче санала. Ләкин, матри аны йөзгә, эчкә, кендектән түбән сугасы түгел! Бары күкрәккә генә. Заһидулла, син—Тан батыр, ә син, Габдрахман—Камыр батыр булырсың.
—Нигә Камыр?—дип, каршы төште шунда кинәт кенә балалык чокырына егылып киткән Габдрахман —Улы, имеш, Тан Батыр9!
—Аңлатам,—диде карт —Заһидулла улым минем тан атканда туды, ә синең әниеңне, Габдрахман, камыр басканда тулгак тота башлады Синең белән йөкле иде ул. Аңлашылдымы?
—Аңлашылды...—диде Габдрахман нәүмиз генә, ә эченнән: «Әнкәй мине камыр басканда тапкан, ә үзем гомерем буе туйганчы бер ипи ашарга тилмереп яшәдем. .»—дигән уйлар узды.
Читәнгә атланган әтәч, дөньяны ярып
—Кикрикүк!—дип кычкырып куйды.
—Тан батыр, сук!—диде Гыйбадулла.
Гөрсс!
Сугуның авазы Габдрахманнын киерелгән мичкәдәй күкрәгендә иңрәү вә авырту кайтавазына әйләнде.
—Камыр батыр сук!—диде карт, ә үзе эчтән генә «Чыда, улым.'*— дип, Заһидулланың күзләренә карады.
Гөрсс!
Габдрахманнын гөрзи-кулы дошманының күкрәгеннән «а-ах-хх!*— дигән авыр аваз тартып алды.
Әтәч тагы кычкырды
-Сук!
Гөрсс!!.
Имәннәрме, өйләрме, жир үземе чайкалды
Әтәч өченче кабат кычкырды...
-Сук!
Гөрсс!!!
Дөньяда хәрәкәт тукталды, вакыт бур мәче сыман ишек ярыгыннан чыгып сызды, башта уй калмады. Корышып-тырышып фикергә килергә теләү барын китермәде Караңгыланган күз аллары яктыра төшкәч. Габдрахманнын чәнчүле йөрәге, авыртулы күкрәге аша бер генә уй сызылды:
—Жин... ел... дем... Әйе, жинелдем! Ул мине өченче сугуда, ансыз калдырып, аяктан екты. Торып булырмы хәзер аякка, ә, комхуж рәисе9'9
Шунда ул кемнеңдер зур җылылык белән сузылган нык һәм каты кулын тойды. Күзләрен ачып караса:
«Заһидулла икән! Яшьтәше... Авылдашы ♦
Аңлады Габдрахман:
— Юк, комхуж рәисен үтермәгәннәр' Ю-у-ук! Күк тә үз урынында, жир дә убылмаган...
у юлы да Әхмәдулла көймәсен куе зиреклек каршына туктатты Заһид} лладан сорап та тормыйча. Аз гына өстәрәк Я мул суы Нократ белән тоташа, гүя ачыккан колын анасы биянең имчәкләренә килеп ябышкан... „ , ,, , „
—Туктале...—дип аптырады Заһидулла —Кабат монда китердең Әле мин сина зиреклеккә туктат га димәдем ич
2. .К »..М4
Б
—Минем каек үзе килә бу ярга,—диде Әхмәдулла сузып кына һәм бернигә дә аптырамаган сыман яңагына сугып алды. Урман ягыннан су буена килгән озынборын кеше битендә жан тәслим кылды
—Ничек инде көймә үзе килсен?—диде Заһидулла Әхмәдуллага карап. Якланып сөйләшәме соң бу жик?! Мәче баласы кебек сырпанып- сыланып, йомшакланып торган җил анын кинәт кенә ярсып китүеннән мангаена чыккан ике бөртек тирен ялап алды. Ул шундук тынычланды
—«Бу якка чыгар дидем... Чыгардымы—чыгарды.. Нәрсә әле аңа ачуынны китерәсең? Аш атканга таш атмыйлар »
—Мо-он-дая. бал-лыйк шә-әп ка-ба . —диде Әхмәдулла рәхәт елмаеп —Ә көймә балык тутырып кайтырга ярата ул
—Хы!—дип кенә куйды Заһидулла, ә Әхмәдулла рәхәтләнеп дәвам итте:
—Саласын кармакны, аласын тартып—бәртәс! Тагы сал-лам, тагы ал-лам—оһо-һо!!—ике гөрәнкәле корбан балыгы... Бу бит могҗиза, тылсым дөньясы Нүжәли күпме Идел буенда яшәп шушы байлыкны күрмисен син? Көймә-каек астында гына ич ул байлык..
Заһидулланың исенә Тамара килде.
Ах. теге көнне анын белән балык ашаулар..
Алтын яшерелгән урыннан анын, алтын канатлы балык тотып, Заһидулланың ач карынын тукландыруы... Ә куыш эче? Аның шашып пышылдавы—иңрәве—кычкыруы:
—Дави меня, дави, мой татарский конь!!
Заһидулла үзалдына рәхәт елмайды, моны күргән Әхмәдулла тагы да дәртләнеп сөйләп китте:
—Эх! Балык ютуның тәмен белмисен син! Син аучы бит, балыкчы түгел. Синең балыкчылыгын—балык ашауда гына. Балык тоту мо-гы- жи-за—син... белмисең син...
Әхмәдулла ялан аякларын көймә төбендәге суда чупырдатып куйды, аннан, ике баш бармагын күтәреп, аякларын йөздереп алды, гүя канатын чыгарып Нократ буйлап ике балык йөзеп бара. Заһидулла сәерсенеп үк китте:
—Балык—аяклар! Йә Алла...
Ярга төшкәндә, ул эченнән генә «бисмилла»сын әйтте—теге вакытта онытылган иде бу изге сүз, хәтерен, мур кыргыры!
Әхмәдулла белән саубуллашып яр өстенә, зиреклек урманына күтәрелгәч, ул тагы:
— Бисмиллаһир-рахманир-рахим. әгүзе билләһи минәш-шайтан ирражим!—диде.
Ни хикмәт, шушы сүзләрдән сон үз-үзенә, кылачак гамәлләренең дөреслегенә ышаныч туды, гүя күкләрдән ана бетмәс-төкәнмәс көч инде.
—Юк инде!—диде Заһидулла.—Узган елдагы кебек быел йорт корырга урын эзләп йөрмәячәкмен. Пука торып торырга зиректән салынган өй дә ярар. Наратка бәйләнсәм, харап итәрләр! Халыкныкы диләр дә әнә. Бар берәрсен егып кара! Күрсәтерләр халыкныкы икәнен... Дәүләтнеке ул, сәвитнеке. Элек патшаныкы иде, байларныкы Әнә бит тау башындагы урманның исеме үк кычкырып тора:
—Бояр урманы! Димәк, боярныкы
Заһидулла билдән чишенеп ташлады, корыч мускулларын уйнаткалап «Гали пәкесе» кебек үткен балтасын кулына алды.
Кояш шактый кыздыра башлаган иде инде...
Нократ буеннан искән талгын, әмма салкынча жил кансыз озын-борыннарны, давыл яфракларны очырткан сымак, урман эченә куалый. Әллә нигә бер узган пароходлар бакенчы Иван турына житкәч, моңсу һәм корымлы, ярсу вә тыгылган тавыш белән кычкыртып узалар. Яр буена чыгып баскан Иван аларны, генерал күргән солдат кебек үрә катып сәламли һәм кечкенә флагын болгый-болгый:
—Юл ачык! Хәерле юл сезгә!!—дип. озатып кала.
Алны-ялны белмичә эшләде Заһидулла.
Урман эчендәге балта тавышы, тимерчедәге чүкеч кебек, зиреклекне көне буе чүкеп торды. Бары тавышы гына «зен-зен». «чек-чек» булмыйча, балтага хас иде:
—Тук-тук!—Тук-тук-тук!
Туклыкка тавышмы бу?
Кем белсен!
Адәм баласының киләчәге һәрвакытта да өмет томаннары, язмыш бураннары, шатлык мизгелләре, хәсрәт күлләре эчендә. Кеше «Бүген» исән мин дип яши, ләкин һәрвакыт «Иртәгә*не күздә тота. «Иртәгә» юк икән—«Бүгенге»нен кыйммәте, кулдан төшеп челперәмә килгән бәллүр савыт сымак, шундук югала. Әнә шул «Иртәгә» өчен, өмет жуелмасынга адәм баласы һәрчак хәрәкәттә, шуннан бәрәкәт табу битарафлыкка, ялкаулыкка, үлмәс борын тере мәеткә әйләнүгә юл куймый. Инсаннарнын үзләре дә белмәгән Ин Олы Бәхете дә әнә шундадыр, мөгаен, чөнки бу бәхет кемдә дә бар. хәтта ин пычрак вә хәсис адәмчекләр, бәндәчекләр дә ана ия...
Бик күп агач екты ул.
һәр агач кырт итеп өзелә дә «аһ!» диеп, егылыр якка китә һәм гөрселдәп җиргә ава Урман аһылдап куя, тирә-юньдәге агачлардан кошлар күтәрелеп оча. Әллә каян килеп чыккан тиен кире куелыкка ычкына. Әнә яктылыкка адашыпмы кызыл төлке килеп чыга
Балта тук-тук агач кыйнавын дәвам итә Менә соңгы селтәнү: ыңгырашып нидер өзелә—агач гомерен тотучы сонгы жеп-үзәк бугай — һәм ботаклы могжиза төлке өстенә ябырыла Хәйләкәр ана көлтә койрыгын гына күрсәтә
Шул арада өч-дүрт кешелек эш эшләп ташлаган Заһидулла күлмәк жине белән маңгай тирен сөртә һәм үз-үзеннән бик канәгать калып. Нократ ярына су эчәргә төшә Чишмәләр эзләп йөрергә вакыты юк анын, ят та көмеш суын Иделдән генә чөмер! Чиләге беләнме?—анысы синен эш...
Урманнан төшкән пошилар кебек, тәмләп кенә—кушучлап су эчеп утырганда, аңа кемдер дәште:
—Ә. синмени әле бу. карындаш?!
Борылып караса, яр комнарын шытырдата-шытырдата ана таба керәшен Мәкчим килә Балыкчы һәм аучы Мәкчим. Анын белән кыш көннәрендә урманда бер генә очрашмады Заһидулла. Хәтта, сүз куешып, уртак ауга да йөрделәр.
— һу-һу, Мәкчим дус! Иптәш—фикердәш,—диде Заһидулла да Кул бирешеп күрештеләр, бер-берләренен күзләренә яратып карадылар Авызларында, үзара ризалык, сөенеч билгесе булып, елмаю җәелде.
—Нәрсә, башладыңмы домстройны ?— диде Мәкчим Ул анын бу якта йорт салып, яна тормышка ут тергезеп-терелтеп җибәрергә йөргәнен белә иде, ауда чакта ниләр генә сөйләнми
Кабат яр өстенә күтәрелеп, Заһидулла аударган агачларны карадылар
— Бер көндә, ә?!—дип гажәпләнде Мәкчим —Кемнәр булышты, әйт"’ Әй. кире татар! Чакырсаң, булышырга мин лә килә идем ич Үз карындашына әйтмичә, Биектау урысларын чакырып йөрмәсән. чәпчим
— Һы'—дип кенә куйды Заһидулла.
Мәкчим—гөпченүчән. үзәген күрмичә тышкы кабыкка гына ышанып йөри торган адәм затыннан түгел иде Шуна ул кабат сорады
— Кемнәр булышты, дим'.’ Чәпчим
— Койрыклы женнәр!
-Ә?!
—Ие!! Чәпчим .
— Булмас ла!—керәшен шаккатты —Бу. чәпчим
—Күз алдында... - татар, менә бит дигәндәй, кулларын жәйде
-Ай. карындаш!—диде Мәкчим —Ат куәте бар икән үзендә
Монымы? Моны Мәкчим өч көн ега. Кара әле бу төпләрне.. Кызыл төпләрне! Билләһи саный китсәң, утыз гына булмас, чәпчим...
—Утыз бер!—диде Заһидулла.
—Елы да утыз беренче ел... Зирек төпләре дә утыз бер... Утыз бер кызыл төп. Кызыл төпләр... Красные пеньки... Алда бу урынга шундый исем кушабыз: «Кызыл Төпләр» Ризамы?
—Риза,—диде Заһидулла мондый кызыклы исемгә хәйран калып һәм куанып.
—Ә хәзер, әйдә минем куышка!—диде Мәкчим.
р комын чабата белән сөзеп, Ямул суы тамагындагы Мәкчим куышына киттеләр.
Сояш йоклау куначасы—бату офыгына авышып бара иде инде. Тереклек көн буена күпмедер дәрәҗәдә мәлҗерәп, чабып йөрүдән туктап, телен чыгарып суыта-суыта әлсерәгән эт хәлендә иде...
Бары Идел генә ага...
Әйе, Нократ-су элеккечә ага да ага...
Мизгелләр, минутлар, сәгатьләр, тәүлекләр, айлар, еллар булып ага... Чорлар-дәверләр булып ага...
Бу агышны туктату Тәңре кодрәтендә генә...
Кеше гомере дә шулай. Туа икән инсан. Вакытның бер кисәге булып яши башлый. Әлеге Вакыт кисәге Гомер дип атала.
И, гомер агышлары!
Бу агышның үз сагышлары... Үз моны-җыры, үз сөенечләре- көенечләре-үкенечләре. Үз кайгысы-хәсрәте, үз шатлыгы-бәхете.
Гомер агышлары...
Аны туктату Үлем кодрәтендә генә...
... Зур имән астына жәплекәле таяк-күсәкләр терәтелеп эшләнгән Мәкчим куышы авызы белән Нократка карап тора иде, гүя шуннан сулу ала. салкын җыя, дымлылык өсти, шуңамы челләдә дә куыш үз алдына җилләп тора.
Мәкчим, байлыгына куангандай, төреп куйган бер бөтен түгәрәк ипине тастымалдан алып, куыш авызына чыгарды, ниндидер сары төстәге гәҗит кисәгеннән дуңгыз мае тартып алды һәм төкерекләрен йота-йота аны шытырдатып турый да башлады. Заһидулла йөзен чытып читкә карады Хәйран хәл: Мәкчим аны арты белән дә күрә икән:
—Чытма-чытма йөзеңне! Әрмиядә ашадын син моны Зинһар өчен ялганлап, кабып та карамадым, димә. «Голод—не тетка! Кабарсын, агайне, каптыра ул тормыш, теләмәгән нәрсәләреңне дә каптыра. Әле бит тегесен дә тоттың, иеме? Иеме, чәпчим?»
—Кайсын?—дип сораган булды Заһидулла.
—Утлы суны... сугыш вакытында дим, чәпчим...
—Самагунны әйтәсеңме?
—Тагы нәрсәне дип уйлыйсың?! Совсем чәпчим...
—Сон бозлы суны муеннан жырып чык та, дер калтырап якмаган өйдә угыр. Яксаң да, кайчан җылына әле ул? Әнә шул вакыт..
—Бер кружка тутырып саласың да мич утлары тәнендә дөрләгәндәй була инде!—дип элеп алды Мәкчим.
—Әйтмә инде!
— Менә шунда, Казан мәдрәсәсе шәкерте үлеп, кызыләрмис дөнжага туа да инде. Шәкерт эчкән чәй урынына мәй дигәннәре куела өстәлгә, ә? Ә. чәпчим...
—Әйтмә дә генә инде!!
Шушылай сөйләшү-килешү алар арасына инде моңарчы да булган кардәшлек, якын туганлык хисләре ялкынын тагы да үстереп-үсендереп
Я
жибәрде. инде алар, бер тән булмасалар да, бер жан булып, бер Рух уты белән кабызылып, бер-берсен якын итеп, яратып һәм олуг хөрмәтләү, игътибар җәһәтендә табынга утырдылар.
Кичке шәфәкь нурларында Мәкчим чирекле шешәдәге аксыл суны кружка!а койды:
—Тот, мөселман! Чәпчим, тот'
—Иә Ходаем, кичер, —диде Заһидулла һәм •бисмилла»сын әйтеп, утлы суны авызына койды. Тагы йөзен чытты..
-Иә. йә!—диде Мәкчим—Ачы миләштән дә ачы түгелдер ич. Донжада анысын да ашыйбыз әле.. Дөнжа—үзе ачы миләш ул Янына киләсең, агачы матур, җимешләре көзен кызыл, күз жавынны алып тора' Алып кабасын—әче, шундый да әч-че, ирексездән иөзенне чытасын Менә синен кебек Чәпчим бит, ә?
Ул тагы шешәдән кружкага аксыл суны койды
—Жәле, Мәкчим. жәле керәшен!—диде аннан үз-үзенә, тиз генә чукынып алып —Чәпчим киттек, Мәкчим
—Тот, чукынган!—диде бит алмалары кызарган Заһидулла, дуңгыз маен уртлап.
Мәкчим бер кабуда бер кружканы бер генә йотты Моны күргән Заһидулла бу искитмәле хәлгә шаккатты:
— Ничек кружкасы-ние белән кереп китмәде диген, ә?!
Керәшен, «ә-ә-ә-әһ!» диеп, авызларына бармак очлары белән суккалап торды да, күзләрен челт-мелт йомып-йомгалап. умырып дуңгыз маен капты, бер телем ипине бөкләп диярлек авызына тыгып куйды
Эчми эчкән Заһидулла чираттагы кружкадан сон лыкма исерде, юк кына сәбәп табып. Мәкчимгә бәйләнә башлады
— Ни!ә син татар башын белән Биектауда урыслар арасында яшәп ятасын, ә? Кил безнең Өшенгә, мин сина менә дигән кыз табып бирәм' - Мин өйләнгән инде,—диде Мәкчим —Шул хатыным маржа булганга. Биектауда урыслар арасында гомер кичерәмен Аннан сон минем исемем дә, динем дә аларныкы ич Нигә мина урыслар белән бергә яшәмәскә, ди?!
— Шайтан икәнсен!—диде Заһидулла
—Алай димә,—дип каршы төште Мәкчим —Чәпчим, алай димә
— Йә. жарар! Шайтан түгелмени син? Тәрең муенында бит?
-Минем тәрем—муенымда, денем—куенымда
— Моның белән ни әйтмәкче буласын9
-Минем бабамны мөселманча күмделәр Үзенен васыяте буенча Чәпчим, мөселманча..
— Һы!—дип кенә куйды Заһидулла.
—Ә менә татар, —диде керәшен —Марҗага өйләнсен әле Татар үз исемен генә түгел, ата-бабасының исемен дә сата Йә. жарый инде, үз исемен үзгәртсен ди Ә нигә ул ата белән бабасы исеменә тия9' Ни хакы бар кагылырга? Ник үзгәртә ул аларны, сатлык татар9'
Кит әле. жукны сөйләп угырма. дустым,—дип кисте аны Заһидулла.
Җук, дисенме? Менә минем Казанда Ибраһим исемле танышым бар иде. Гражданнар сугышыңда бергә булдык Шул. соңыннан яраланып, лазаретта эшләүче җыештыручы маржа кызына өйләнде Ибраһим Камалов дигән Мөхетдин улы Иван Михайловичка әйләнде дә куйды Әле бит фамилжәсен дә хатыныныкын алган —Собакин Тьфү, Со-ба-кин* Фамил- жәмени бу? Ә бит Камалов звучит! Идел-Кама елгасын хәтергә төшерә Чәпчим, әйбәт фамилжә
—Алдыйлар меңгә бер генә,—диде Заһидулла аны тынычландырып
Юк. бүген меңгә—бер, иртәгә йөзгә—бер. алга таба унга—бер булачак әле ул. Революция бу. белдеңме? Бар халыкларны бергә укмаштырган. ботка ясаган революция. Ач күзеңне, шәкерт! Дөнжа бу, ач күзеңне. Чәпчим, ач'
—Кичәге шәкерт.
—Кичәге булсаң да, кичтә калма. Мичтә дә калма, чәпчим, мичтә калма...
Авыр тынлык урнашты...
Ни сәбәптер икесенә дә уңайсыз иде. Утлы су телләрен чиштеме, нидер күңелләрен борчый иде. Никадәр дус булсаң да, бер-беренә ачылып бетәргә ярамый ич! Кеше күңеле пыяла икән, ул тиз уала, шундук ватыла, ә аның артында шыр ялангач хакыйкать кенә кала.
Заһидулланың күкрәгенә мон инде, жаны саргайды, рух уты. сүнәм- сүнәм дигәндәй, сүрелеп алды, бәгыре кискәләнде.
—Җырла әле, Мәкчим туган,—диде.
—Җыр дисенме? Чәпчим, жыр дисен?
—Теге озын керәшен көен жырла. «Ачы миләш»не..
Мәкчим тагы тутырып бер кружка аксыл суны койды һәм ялт итеп эчеп тә куйды. Заһидулла тагы хәйран калды. Бу юлы да авызларын бармак белән каккаласа да, «ә-ә-ә-әһ» дип торса да, Мәкчим берни дә капмады.
—Башка китсен азрак,—диде ул.—Ату, мине бер алмаса, чиреге белән дә алмый... Чәпчим, алмый...
—Җырла инде!—дип ялварды исерек Заһидулла.
—Хәзер, хәзер... Бераз гына тын җыйыйм әле, хәл алыйм. Сулыш тар була алайса... Чәпчим, тар...
Ул Себер халыклары шаманы кыяфәтендә бер кавым бер ноктага текәлеп, онытылып торды. Шулвакьп жете зәңгәр күзләренә сары төс инә башлады һәм Мәкчим гажәеп монды тавыш белән, үтергеч монлы жырны җаныннан түгәргә тотынды:
Зәңгәр күктә болыт була,
Болында—ат көтүе.
Авыр, дуслар, ай, читен лә Юк бәхетне көтүе..
Коелардан су алганда. Төшеп калды чиләгем. Дөнжа безгә—ачы миләш, Кемнәр таба җиләген?
Бу—керәшеннәрнең «Кара урман»ы иде...
Шуның өстенә, бу—Мәкчимнең яшь чагында сүзләрен дә, көен дә үзе чыгарган бердәнбер, гомере буе җырлап йөргән җыры иде. Ул аны күз керфекләренә яшь тамчылары элеп җырлый иде.
Моңга Заһидулланың бөтен жаны айкалды, мондый моңны, бәрхет тавышны, бик сузынкы көйле сүзләрдән соң ифрат кыска бию рухындагы кушымталы көйне аның тыңлаганы да. ишеткәне дә юк иде. Ә Мәкчим җырлавын дәвам итте:
Болыннарда чишмә таптым. Тик сулары болганчык. Җырлыйк әле. кан-кардәшкәй. Күңелкәйләр тулганчы.
_1Г1 3!НДе хәзер Заһидулланын яшьләре ирексездән чыктылар да тып- тып жиргә. ялангач беләкләренә тама башладылар
Тәмам экстазга кергән, җыр рәхәтенә вә хәсрәтенә чумган аның сагышлы-моңлы сихри ләззәтендә йөзгән Мәкчим, ЙГңгәр-сарыi күшәми йомып, соңгы куплетны башлап җибәрде: Р к*зләрен
Коелардан су алганда. Төшеп калды чиләгем. Дөнжа безгә—ачы миләш. Кемнәр каба җиләген9
Тудыргансың, газиз анам,— Жан биргән Богка рәхмәт' Үлүләргә караганда.
Яшәүләре бик рәхәт Коелардан су алганда. Төшен калды чиләгем
Дөнжа безгә—ачы миләш. Кемнәр ашый җиләген9
Бу соңгы аккорд, ахыргы мон иңрәве күкләр пышылдавы аша тыл- сыми куәткә ия булып, ирнең колагына һичтуктамый тукып торды
— Ела, ела! Ирләр елавы юкка түгел Ела, ела, ела! Бушанганчы, эчендәге кара ташларын эреп беткәнче, елап туйганчы ела. .
Заһидулла, ике кулы белән газиз җирне төя-төя, бар жанын сыгып, күңелен агызып, бәгырен кысып, жиргә капланып, үкси-үкси елый иде
кенче конне Әхмәдулла көймәсенә салып, Заһидулла өчен кибәндәй зур сөенеч, болытлардай биек шатлык алып чыкты:
— Малаең гуды!
Ата булу бәхете..
Угыз яшьлек ир өчен моннан да зур бәхет бар микән?
Каушады Заһидулла, каударланды, ашыкты-сөртенде, абынып та егылды Гүя ул сукыр иде..
Бар булган әйберләрен Әхмәдулланың көймәсенә салдылар, балта, бер кулга көйләнгән зур пычкыны—ярты пычкы!—үзе белгән урынга яшереп куйды Заһидулла, аннан сон, анадан тума чишенеп ташлады да, телсез калган Әхмәдуллага дәште;
— Бар, син атлый тор!
—Ә-ә?—дип кенә куя алды тегесе.
—Теге якка, безнен якка... Йөзә тор, дим.
—Ә си-ин?
- Мин үзем!
Шул арада үзе иртәнге томан күтәрелеп килгән Нократ суына чумды. Су өстеннән пар күгәрелә иде әле.
Чаш-шш-кан тәре! Чашкан бу,—диде Әхмәдулла яннарына килеп туктаган Мәкчимгә.
Шашмаган ул,-диде Мәкчим бик белдекле кыяфәттә,—түше кыза аның...
—Ә нигә түш-ше кыз-за?—дип сорады Әхмәдулла.
Әйтик үрдәкмен түше ник кыза’—дип фәлсәфә сатты Мәкчим Аның бәрәңгесенә тоз күп салганнар, шуңа кыза. Ә адәмнеке ник кыза’ Ул үзе салганга кыза...
— Нәрсәне?
—Утлы суны...
- Утлы су? Теге хәмерне әллә? Биектау урысларының чөгендердән куа торган самагунымы? Заһи эчми бит ул!
Мин дә эчә димим ич, жиффәрә генә, салып кына куя,-дип кеткелдәде керәшен
Әй. дип кул селкеде Әхмәдулла.—Керәшеннең акылы, керәле дә чыгалы. ди...
Ждрый-жарый. күп сөйләшмә, бар! Әнә, Заһидулла Вятка уртасына житә инде. Смотри аны, артыннан карап кына бар Алай-болай ул-бх булмасын тагы'
Әхмәдулланың көймәсе Нократ суын ярып теге якка үрмәли башлады
И
Суга керүгә үк. тәне өшеп китсә дә, бер ун колачлап йөзүгә, хәле киңәеп, сулышы иркенәеп киткән Заһидулла олы-олы алдырып йөзә башлады, ә йөрәге һәр тибеш саен колагына бер сүзне кага иде:
—Малай бар...
—Минем малай туган...
—Малай, малай... Минем улым...
Дәвамчы варисын, буыннарга яңа буын өстәлү—яшәешнең Иң Бөек Кануннарыннан берсе икәнен ул менә әле генә, малае-улы туу хәбәрен ишеткәч кенә тойды. Аны шулкадәр дәрт-дәрман, олуг аталык хисе, әти булу горурлыгы биләп алды ки, әгәр Нократта су түгел, ә тоташ ут акса да, ул бу елганы кичеп чыгар иде сымак...
Кеше һәм көймә ярга бергә төртелделәр. Заһидулла судан чыкты, Әхмәдулла көймәдән төште.
— Кая, жәһәтрәк бул, китер эчке ыштанны!—диде Заһидулла. Ак ыштанын аякларына эләктерүгә күлмәк-чалбарын, чабата-оекларын да кимичә, яшь тай кебек, авылга элдерде. Гүя кайдадыр янгын иде.
—Кар-ра... ин-де!—дип телсез калды Әхмәдулла. Аннан яланаяк тузан туздырып чапкан таза-сәламәт, куәтле-көчле шәрә иргә сокланып карап торды да:—Чаш-кан бу, билләһи, чашкан!—диде.
Аннан соң, каегын бәйләгәч, Заһидулланың әйберләрен култык астына кыстырып, авыл ягына юнәлде, ә үзе эченнән генә мыгырданды: —Чашкан дими нә диярсең моны?! Көпә-көндез... шәр-рә-тән килеш... балам-улым туган дип... шакмараларыңны селкетә-селкетә чап әле син? Чаш-кан бу...
... Бакча артлап юыртты Заһидулла.
Көтү чыгып килә иде...
Сыерларның акырып мөгрәвең, сарыкларның калай тавыш белән бәтелдәвен, көтүчеләрнең «һай-һу»лап көтү куу тавышларын колагына да элмәде ул Кычытканлы ызан буен яра-яра, артлатып лапас ягына барып төште. Аз гына сулу алып торды. Күзе билдән түбән төшсә, мәржәне. оясыннан карап яткан эт кебек, ыштан ачыклыгыннан башын төрткән иде.
—Чукынчык!—диде ул.—Ашыгычлык белән төймәләп куярга да онытылган.
Заһидулла кире мунча ягына борылды. Кара мунчадан жылы белән бергә кичтән нык парланган таш исе аңкып тора иде.
—Кичә мунча якканнар...—дип уйлады ул — Туктале... Заһидә бер дә бәбәйләр төсле тоелмый иде бит әле.. Алай дисәң дә, мулла кызы булса да. мескенләнеп, тәтиләнеп йөрергә, бигрәк тә үзен кызгандырырга бер дә яратмый ич ул!
Ир ниндидер ашыкмау-каударланмау халәтенә күчеп, сабырлык йөге астында рәхәтләнеп озак кына юынды, үзе тагы, кем беләндер сөйләшкән кебек, кычкырып:
—Их! Бер кара яндырып чабынып төшәсе иде...—диде.
Мунча өйалдысында Заһидә тарафыннан юылган ап-ак чиста ыштан, алмаш күлмәге һәм чалбары тора иде. Шунда ук аның өйдә өстерәп йөри торган чүәкләре. Әнисе үзе суккан палас идәндә аяк киеме белән йөргән кешене өнәми Яланаяк йөрү—язык эш, мөселманга хәрәм гамәл, хәтта гөнаһ, ди. Бигрәк тә хатын-кызларга. Шуңамы әтисе Чепья базарыннан аларга читек-кәвешләр, төрле-төрле чүәкләр алып кайтты. Шулай итеп чабата бары эш киеменә генә әверелеп калды. Хәер, бу хәл авылда бары Гыйбадулла гаиләсенә һәм тагы биш-ун йортка гына хас иде. Калганнары революциягә кадәр ничек торганнар, шул шәкелдә, шул байлыкта, шул тәртиптә яши бирделәр. Бары патша—юлбашчыга, халык— сәвитнекенә, урядник—милиционерга, шәкерт—пионерга гына әйләнде. Комсомол, бигрәк тә партия дигәннәре зур көч иде. Аерым тормыш күмәккә әйләнде, аерым камыш чүлмәккә менде. «Аерым камыш»— кичәге зимагур, йортсыз-жирсез, милексез сукбай. Андыйлар бүген
секретарь да рәис, уполномоченный да комиссар
Заһидулла, карак мәче кебек шыпырт кына атлап, алты почмаклы ак өйләренен карлыган, шомырт агачлары үскән бакча ягына килде. Менә ул ак пәрдәле тәрәзәгә колагын куйды да тынлый башлады
... Өйдә бала елый иде
Рәхәтләнеп тыңлады Заһидулла яшь жаннын елавын, хәтта кичә таммый калган ике бөртек яше дә, күз кабакларын борчак бөртегедәй авырттырып чыгып, җиргә «леп-леп» кенә итеп төштеләр
Менә бала катырак, үҗәтрәк, кызганычрак тавыш белән елый башлады Кинәт кенә Заһидулланың башына «Ник елый9!»—дигән шөбһәле уй килеп керде.
—Әллә әнисе карамыймы? Әби-бабасы ташлап эшкә киткәннәрме9 Әле бит Әле бит урак өсте түгел.
Ул, гадәтенчә, кинәт кенә ярсып китте Өйгә атылып керде дә:
—Ник елатасың, мать твою, баланы9!—дип акырды Заһидәсенен яшьле күзләрен күрүгә Гафу ит, матурым —дип анын аякларын кочаклады.
өз килде...
Урман өстеннән йөгереп узган Алтын Болыт агачларның яфракларын исары төскә манды. Усалрак җил искәндә, алар жир өстенә күз яшьләре сыман тамдылар. Куаклардагы чикләвекләр дә. тәмам саргаеп, җиргә коелдылар Менә беркөнне, ешлык араларын кемдер утап чыккандай, урман куелыгы шәрәлеккә алышынды Агачлар, мунчага килгәч, беренче тапкыр киявенен шәрә тәненнән оялган ялангач кәләш кебек, бер-берсеннән читенсенеп торалар сымак Бары
Бары кызыл күзле баланнар гына дөньяга тутырып карый әле
Бары ут бөртекләре янган миләшләр генә бернигә дә исе китмәгәндәй кыланалар. .
Ләкин...
Көз бу...
Көз инде бу. көз...
Үзенең сары сагышлары, моң кагышлары белән тулган көз. Күкләр дә хәзер жәй көннәрендәге кебек дөбердәп-күкрәп, каты итеп яшь коеп еламый, ә тавыш-тынсыз гына, сабыр карчыклар кебек кенә балавыз сыга.
Ах, ул көзге яңгырлар!
Гомерләр үтүенә ишарә түгелме алар9
... Зиреклеккә йорт корган ялгыз Заһидулланын башында уйлар тилерә, ул җанын кая куярга белми, тәне дә корыган кебек берни эшлисе килми генә түгел, хәрәкәтләнергә дә иренә
Анын Рухын кемдерме, нидерме сындырырга тели, учагындагы утлы күмерләрне казып ата. күңеленә авыр уйлар, җанына кара ташлар өя Бәгыре телгәләнә яшь ирнең: «Мин монда йорт салып, кешеләрдән аерылып йөргән булып, туган авылымны, ата-бабаларым нигезен ташлап китеп дөрес эшләдемме? Ни кирәк мина9' Ни җитми мина9 Яшәү бит бер генә, гомерләр, күпме сузылса да. үтәчәк бит Миннән ниләр калыр9 Көлләр генә...»
Авылдагы Заһидәсен. кечкенә улы Галимулланы сагынудан анын күзләренә яшь тыгыла, ул йорт идәнен сыта-сыта ишекле-түрле йөри башлый «Ни җитми мина91 Моңарчы да яшәгәннәр, бездән сон ла яшәрләр Шушы арага кысылган минем гомергә ин калерлесе нәрсә сон9 Ни өчен яшим мин9 Кем сон мин9! Хәер, кем булсан да—патшамы, кәгүчеме—һәр яшәүнен ахыры үлем белән очлана ич Ш\шы гәүдәнне җир эченә алып барып салсыннар әле Яшәүнен ахыр максаты җирдә
К
черүгә әйләнеп кала түгелме сон? Алай икән—нигә яшәп торырга, ди!.. Нигә, кешеләрдән кача-кача, үзеңә ошаган аерым тормыш корырга, нигә йортлар салып җәфаланырга, нигә газапланырга, черәшергә. интегергә?. Бетмәс-төкәнмәс кодрәткә ия кешедәй ник юкка коч түгәргә, ди? .Ахыр килеп бер көнне яшәвеңнең бөтен максаты өч аршын җиргә күмелеп калачак бит. Алып батыр булып таулар күчерсән дә, ахыр нокта— Үлем...
Ул бу уйлар кантарына жавап таба алмады, башын диварга бәреп ярганчы дип, ишекне тибеп ачты да тышка чыкты
Көзге җил Нократ йөзенә җыерчыклар сибеп, аның бите әбиләрнекенә яисә шадра ямьсез кешенекенә охшап калган иде. Яр буе керәшәләре, ояларыннан чыгып, Идел өстеннән балык эзләсә дә, тегеләре су төбенә үк киткән булганлыктан, ашарларына берни тапмый кызганыч тавыш белән кире «өйләре»нә юнәләләр иде...
Бу минутларда Заһидулла үзен дөньяда бер үзе генә калган япа- ялгыз кеше итеп хис итте Хәтта... Бер кавымга ул үзен дә югалтты. Әйе, әйе! Керәшәләр бар—ул юк, суда балык бар—ул юк. урман шаулый—ул ишетми, җилләр исә—ул тоймый, яңгыр сибәли—ул күрми.
Шадра битле Нократ суы. аның өстендәге елак тавышлы кызганыч керәшәләр, анын җанын тәмам айкап чыгардылар, ул ашыгыч адымнар белән текә яр читенә үк килде дә иңрәп, айга карап улаган бүре тавышлары чыгарып оран салды:
—Әти-и-и, әни-и-и!
Тавыш урманда кайтаваз булып яңгырады
—И-и-и-и-иһ...
Ул тагы ачыргаланды:
—Заһи-дәү-ү!!
Урман:
—Әү-ү-ү..—дип җавап бирде.
—Улым, Гали-и-му-ул-ла!!!
Агачлар:
—Ә-ә-әйт!—диделәр.—Улама...
Заһидулла:
—Ялгыз яши...—дип сөрән салды —Кайда сез? Мин ялгыз...
Нократ суы, апарасын чөмергән дуңгыз кебек, ярларга бәрелеп иренен чупылдатты, керәшәләр оя-тишекләренә чумдылар
Заһидулла бу ярда, аваз салып чакырган кадерлеләре теге якта иделәр. Ни теләсәң дә, тирән-киң елганы ерып чыгып булмый, моның өчен юк дигәндә, Муса кебек пәйгамбәрләр кодрәте кирәк. Хәер, алар кодрәте дә Аллаһы Тәгаләдән ич...
Үзеңнекеләрдән качсаң, читләргә юл ачарсың, ди. Уйларының очына, сагышының кырына, моңнарының чигенә, фикерләренең читенә дә җитә алмаган Заһидулла, ике чигәсен уч төпләре белән кысып торды да. зур- эре адымнар белән, аяк астындагы юеш яфракларга, корып бетмәгән үләннәргә баса-баса, Биектауга юл алды.
... Мәкчим өйдә икән...
Үзе әйтмешли: «Чәпчим, өйдә!»—икән...
—О-оһ! Карындаш!!—дип, шатланып каршы алды ул аны. Мәкчим ау җәтмәсен ямап утыра иде.—Чәпчим, карындаш килгән.
—Хатынын өйдәме?—дип сорады Заһидулла.
—Катынмы? Ниемә ул сиңа?—дип көлемсерәде хәйләкәр Мәкчим — Дәртеңә чыдый алмасаң, биреп торам, бар апкит берничә көнгә Чәпчим, бирәм...
—Юк ла!
—Нәрсә «юк ла»? Мин бит—всерьез... Чәпчим, всерьез.
—Салып бир әле теге утлы суыңны, чукынган тәре!
—Ә-ә?—диде Мәкчим, кинәт кенә эшеннән туктап —Әйдә, алайса, тиз бул! Катын дуңгызлар карый, без моны карыйк. Аптырама, дуңгыз
ларын ашаткач, биләм ягына ычкына ул. Чәпчим, биләмне ярага ул минем катын...
Берәрне салгач, жор сүзле, хәйләкәр күңелле Мәкчим «карындашлының юкка гына аны эзләп килмәгәнен, сары мыек очлары белән тоеп, сорап куйды:
— Йә, жарар! Монсыз дөнжа монсыз, ди. Хәзер инде төп йомышыңны сөйлә... Чәпчим, сөйлә!
—Ни әйтергә соң?
—Жанын тыныч түгел синең, Заһидулла. Чәпчим дә., тыныч түгел менә...
—Дор-рес!—дип җөпләде ир.—Нилектән икәненә төшенмирәк торам әле...
—Ялгыз син. Шунлыктан ул .. Менә мин бу карт марҗага ник өйләндем димсен? Ялгызлыктан.. Ул да ялгыз, мин дә Дөнжада һәр нәрсә пар-пар туган ич: балыклар да, кошлар да, хайваннар да, кортлар да Хәтта үләннәрнен дә ата-ана булганнары бар’ Чәпчим, бар
—Минем дә хатыным балам-улым бар. .
— Во-во! Чәпчим, во..
—Өйне дә җиткезеп бетерергә кирәк ич!
—Кайтып кил син алар янына берәр атнага...
—Эшне генә очлыйм да
—Ә анарчы,—диде Мәкчим —Мин сина яна дуслар бүләк итәм! Чәпчим, шәп дуслар!
—Кемнәрне?
—Эт белән мәчене —дип шаркылдады Мәкчим.—Минем мәрхүм бабай әйтә иде, йортында эт-мәче тотмаган кеше биш-ун елга иртәрәк үлә икән... Чәпчим, үлә.
«Тагы үлү...»—дип уйлап куйды Заһидулла.
—Әйдә!—диде Мәкчим —Юл аягына тагын берне каплыйк та шылыйк... Чәпчим, шылыйк..
—Ә син кая?
—Синең белән, эт-мәчене озатып куям... Чәпчим менә
Ул, кече яктан үсеп килә торган мәче баласын алып, Заһидулланың кулларына салды. Ә абзар астындагы оядан яңгыравыклы тавышлы, калын тәпиле, таза сыртлы кочекне гартын чыгарды. Моны күргән мәче баласы, куркыныч ысылдады, йоннарын кабартып Заһидулланын җилкәсенә үк менеп утырды. Кулын тырнап канатты. .
Берсе мәче, берсе эт тоткан татар белән керәшен тау астына ук тошен киттеләр Сарапул күленә җитәрәк таныш җыр янгыралы
Дөнья безгә—ачы миләш.
Кемнәр ашый җиләген?
Тавыш хәзер ике булып, бәрхет моңга басынкы мөгерәү дә кушылган иде Шул кушынкы моннанмы. Җир тетрәнде. Күкләр тыйнак кына елавын дәвам игге
ак. эчпошыргыч янгыр ява...
Тәндә мәлҗереклек. Нигәдер көне буе йокы килә. Йокы килә.
Йокы...
Ике тәрәзәсе Нократка, берсе көньякка караган өйнен эчен энгер- меңгер баскан Кайткан уңайга ореп-талашып. чинап-мияулап танышкан көчек белән мәче баласы, уртак йортта дус торудан да яхшысы юк дигәндәй, күптән инде татулашып, һәркем үз почмагын тапкан иде песи—сәкедә, маэмай—мич артындагы аралыкта
Заһидулла үз халәтен үзе аңламый
В
—Бүген авыр көн, дөньяның үзе кадәр авыр көн. эчпошыргыч авыр көн...
Хәле юк, тәндә арганлык, көчсезлек. Авырый түгелме ул? Алай дисән, бер жире дә чәнешми, сызланмый, бары башка кергән уйлары гына таш кебек. Хәер, берни турында да уйламый ич ул! Башына гына таш тутырганнар Кемнәр? Койрыклы женнәр! Шуңамы көн авыр? Өзелеп йокы килә...
—Изрәдең әле син, карындаш?!—диде аңа Мәкчим — Чәпчим, изрәдең...
—Изрәмәдем, авыр уйлар басты мине...
—Тагы кәгеп җибәрикме бераз? Чәпчим, ә?
—Бармыни?
—Керәшендә юк әйбер дә бар ул! Чәпчим, бар...
—Чыгар... алай булгач...
Менә Мәкчим ыштан бөрмәсенә кереп китте һәм эчтәге бил каешына янлап эләктерелгән шешәне тартып чыгарды.
—Ай, хәйләкәр керәшен!—дип көлде Заһидулла.
—Татар бул да хәйләкәр булма,—диде, теш ыржайтып Мәкчим — Чәпчим, хәйләкәр булма, имеш...
—Синең татарлыгың да телендә генә ич!
—Татарлык—әнә шул тел инде ул. Тел милләтнең жаны ич, ул юк—халык та юк. Чәпчим, дим, менә, совсем халык юк.
—Кайда укыдың син?
—Малмыжда... Носла керәшене ич мин!
—Беләм-беләм... Нослада—осталар!
—һәр эшкә дә осталар!—дип мактанды керәшен. Шуңа өстәп, үзе дә кукыраеп китеп, әйтеп салды —Ә Мәкчим—осталарның остасы! Чәпчим, остасы...
—Йә, йә... Белмисең икән, белмим дияргә кирәк!
—Ә нигә?—диде керәшен кызып —Дөрес түгелмени, Заһидулла, ә?! Мичеңне кем салып бирде? Мин! Тәрәзә борысыңны кем утыртты? Тагы мин. Рамнар ясап, тәрәзәңә кем пыяла куйды. Тагы, тагы мин.. Чә-әп-чим, мин!
—Син генә инде!
—Кем сиңа сало ташый? Чәпчим мин.
—Син...
—Кем сиңа ысланган балык, ипи китерә?
—Син шул...
—Кем сиңа самагун эчерә? Чәпчим, ә?
—Чукынган тәре!—дип кычкырды Заһидулла.—Әле син минем муенга тәре дә тагарсың, ә?!
Икесе дә шаркылдап-төенеп көлеп җибәрделәр.
—Хочешь, мин сиңа Биектаудан мәткәләр табам?—диде Мәкчим, берәрне кагып алгач,—Тәрене такмыйм... Юк, такмыйм!
Тыштагы вак яңгыр, тәмам табигать музыкасына әверелеп, түбә такталарында ниндидер үзенчә бер көй уйный һәм елый-елый тәрәзә пыялаларыннан агып төшә. Ләкин бу кызганулы вә рәнҗешкә тулган елау түгел, ә Заһидулланың ялгызлыгына ишарә, ничә миллиард кеше яшәгән Җир шарында, ялгыз кырмыска булып, үз түмгәген булдырырга теләгән көчле-куәтле, таза-нык, горур вә мин-минлекле ир-атка ниндидер ым кагу иде. Шушы яңгырның, күрәсең, берәр «әфсен-төфсен»е булгандыр. Заһидулла иртәнге авыр сорауларыннан, җелегенә үткән үкенүләрдән, бигрәк тә тәмам юләрләндерә язган икеләнүләрдән тәмам арынды, анына саф акыл килеп, инде хәмер эчүдән тәмам исереп барса да, чын мәгънәсендә башы яп-якты калып айныды. Кинәт аның җанына, язгы ташкындай, үз-үзеннән канәгатьлек, кылган гамәлләренә ризалык тула башлады һәм күңел түрендә аяк бөкләп ике тәхеттә утырган «ике мин»е тора—терәшеп тарткалашып киттеләр:
—Авылдан китеп, бу якка яна йорт салып яна тормыш корам, диденме?—Сорауны Беренче Мин бирле.
—Диден... Ләкин...
Ждвапка тавыш ишетелде.
— Нәрсә ләкин?—диде Беренче Мин.
—Әле бит синен бердәнбер йортын гына бар, ә каралты-кура? Мал-туар?? Сорер-чәчәр. урып-жыяр өчен жирен? Гел дә гел Идел балыгы ашап, йә ауга йөреп кенә тамак туйдыра алмассын ич!
—Әйе, Икенче Мин, соравын бик хаклы Җавап бирәм, абзар- лапаслык бүрәнәләрем, такталарым бар минем Кирәген Биектау урыслары ярып бирделәр Әнә кайтып туган авылына—Өшенгә—кара! Күбесенен өй түбәләре саламнан Йортлары иске, кыйшайган, жиде-сигез аршынлы йортларда унлап кешеле гаилә гомер кичерә Булганнары—зур сәке, мич өстендә—сәндерә, агач өстәл, эскәмжә и. бетте баш. калды арт утырып? Ә минем9 Ә минем, дим9'
Икенче Мин, үз өенен сыртына менеп дигәндәй, әтәч кебек канат какты:
—Минем унга унике аршыннан йорт, түбәсе тактадан Ягам дисәм, утыны рәттән генә, урманга керсән, ботак-шатагы гына аунап ятмый, ауган агач кәүсәләре дә бихисап Ә Өшендә кышын кышлый урманнан утын ташып интегәләр. Тотам, дисәм—балыгы аяк астында гына. атам, дисәм—киеге урман тулы. Ә чәчәр жир? Чәчәр жирме? Бар ул! Кайдамы9 Элеккеге Тамара шалашы торган урында
Кинәт Заһидулланы хатирәләр дулкыны күмеп китте: «Ах. Тамара. Тамара. » «Дави меня, дави, мой татарский конь!»—Әлеге тавыш анын колагын ертып керде
— Их! Тамара, Тамара! Кайда син9 Ник күренмисен Нигә мина үз кулларын белән теге вакыттагы кебек шулпа каптырмыйсын да. балык ашатмыйсын.
—Мой татарский конь'—диде тавыш
—һы!—диде Заһидулла —Ялгыз ат Биясез калган Айгыр —Ишетмисенме әллә?'—дип, анын уйларын бүлде Мәкчим. —Нәрсә?
-Менә Самагуннан тәмам сангырауга әйләнде бугай бу Чәпчим, саңгырау. .
-Нәрсә дисен, мать твою?!
—Телисенме, дим. мин сиңа Бисктаудан мәткә алып киләм Сиңа кызыгып жори торган бер катын бар анда Үзе менә болай, үзе менә тегеләй, үзе ирсез Шәп нәрсә' Ашарына-эчәренә дә бар Тик куанычы юк Балтасы сапсыз тора Яхшылап сапларга кирәк! Кем яхшылап саплый ала, ул ана жанын да кызганмаячак Чәпчим, шул!'
Заһидулла тәмам зиһенен җыйды, ләкин акылын җуйды, чөнки Тамара Тамара -дигән исем анын баш миендә сугып кертелгән кадак кебек тыкылдап, бер үк вакытта ерак болындагы ат муенына асылынган шөлдер кебек чынлап, тимер төйгән тимерче чүкечедәй зенләп тора иде
- Мина мәткәләр кирәкми!—диде татар
-Кем кирәк, хур кызларымы?—диде керәшен
— Миңа Тамара кирәк!
-Там-ма-ра? Чә-ән-чи-им!
-Әйе'
—Кайсысы’ Тамаралар Биектауда өчәү бит
Купец кызы Тамара.—диде Заһидулла, күңеленә—өмет. жднынл- көтү, бәгыренә—сагыну өеп.
-Боже мой!—диде Мәкчим.—Йә Алла! Чәпчим. Кодай
—Нәрсә шаккаттың әле?
Теге түшәк өстендә яткан, чирле Николайның катынымы? Шу гмы, чәпчим?
—Гражданнар сугышында безгә каршы, кызылларга каршы, сугышкан ак офицер хатыны Тамара,—дип өзде Заһидулла.
—Вәт! Күрәсең булса, гүргә керми торырсың, ди иде минем бабам. Хак икән сүзләре! Соң, син Николайның ак офицер икәнен дә белә идеңмени? Чәпчим, беләсеңме?
—Белә идем... Тамара сөйләде...
—Белү-сөйләүләр нигә инде хәзер?—диде Мәкчим.
—Аңламадым?
—Николай үлде, Тамара югалды... Чәпчим...
аһидулланың жанына кара кисәү тыктылармыни... Күңелендә шайтан туе иде бугай...
Күз аллары караңгыланып китте, гәүдәсе чуендай авырайды. Чигәләрендәге кан тамырлары, менә-менә шартлыйм хәзер, шартлыйм хәзер дигәндәй, бармак юанлыгында кабардылар. Йөрәге, кувалда-балта белән төелгәндәй, авыр һәм каты тибә башлады:
—Дөп-дөп! Дөп-дөп-дөп!!!
Өстәл өстендәге кулларына салган башын күтәреп, ул Мәкчимгә сызланулы хәлсез тавыш белән дәште:
—Ничек югалды?
—Шулай инде, юкка чыкты... Чәпчим, юкка чыкты...
—Мать твою!
—Минекенме? Чәпчим, минекенме?
—Юк ла! Теге заразаларны әйтәм...
—Кемнәрне?—Мәкчим әле һаман Заһидулла сүзләренә төшенеп бетми, әмма үзенең төпченүчән акылы белән эшнең кая барганын чамалый, чибәр-таза Тамара белән матур-көчле Заһидулла арасында нидер булган. Нидер булган... Юкса, ул Тамараны чакырырга теләмәс иде һәм, ниндидер алар икесе генә белгән уртак сер. Югыйсә, мондый сәер кыяфәттә, башын югалткан халәттә утырмас иде.
—Николайның ... ак офинернын зараза туганнары...
—Туганнары, дип... бер шайка инде алар, чәпчим.
—Ничек бер шайка?—дип куйды Заһидулла.
—Бандитлар!—диде ярып Мәкчим.—Әле мине дә үз араларына кертмәкчеләр... Чәпчим, кертмәкчеләр...
—Сине?
—Әйе, мине инде! Алар хәтта мине үзенеке-үзләренеке саныйлар, чәпчим.
—һич тә аңламыйм?
—Сөйләсәң, урыслар әйтмешли, длинная история.
—Сөйлә! Вакыт бар, вакыт күп. Төн—безнеке..
—Кая,—диде Мәкчим.—Чәпчим, караңгыланды. Җиделе лампаңа ут төртик әле...
—Минем өчле генә монда, бишле, жиделесе өйдә калды.
—Икебезгә өчле дә житәр!—дип көлде Мәкчим —Түнтәрикме берәрне? Чәпчим, ә?
—Киттек!
Алар икесе дә аз гына утлы суны йотып куйдылар, дөресен генә әйткәндә, эчү кайгысы тәмам эреп бетеп юкка чыккан, утыруларын да алар хәзер уртак дуслык хөрмәтенә багышлап кына утыралар иде. Инде менә «озын тарих» турында сүз чыккач, Заһидулла, бер төендәй җыерылып, колакларын сагайтып, Чәпчим Мәкчимнен авызына текәлде: «Ни кош- сүзләр очып чыгар бу өстендә сары мыегы кабарган эре тешле оядан’1» Мәкчим көтгерми-нитми генә сөйләп китте.
—Чепья базарында йөри идем... Революциягә кадәр бу, чәпчим
З
революциягә кадәр. Шунда печән кибәнедәй дәү гәүдате. көрәк сакаллы бер урыс дәшә мина «Парень, как тебя звать9» Мин: «Мәкчим»,—дим. «Ну. Максим!—ди бу—Хочешь ко мне кучером?!* Аша) такы-токы, өйдә миннән башка алты бала. Бәләкәйләре әле, чәпчим, бәләкәйләр Киттем мин моңа ялланып. Әи. мала-лай. ниләр генә күрмәде башлар бу купец Стаканов белән. Эчәргә дә мин аннан өйрәндем Бер чиләк эчә иде ул. чәпчим, бер чиләк Аннан бер каз белән бер йомры ипине изеп кенә ташлый. Чәпчим, изеп кенә ташлый Аның бер боты да бер кеше кадәр бар иде Үлчәүдә тугыз пот килә иде ул, әле үзе ун потка басарга, таныш сәүдә!әр-купецлары арасында ин авыр гәүдәле купец булырга хыяллана иде. Үзе бит билгеле бай, купец Стахеев, Балякиннар белән, чәпчим, әшнә.
— Балякиннан истәлек булып Идел уртасында Бәләкин утравы гына калды. Әйтүләренә караганда, анын бу сай урында парахуты утырган, тарттырып ала алмаганнар, шуннан, төягән товарын алып, парахутын калдырганнар да ул урында утрау калыккан. Ә Стахеевнын ике тегермәненең берсе әле дә эшли безнен Шөн елгасында. Су тегермәннәре алар,—диде ншәдер Заһидулла «Минбеләм»леген күрсәтәсе килдеме, әллә башкамы, тик шулай да ул Чәпчим Мәкчимне сөйләвеннән бүлдереп, шушы үзе бел1әннәрне кыстырып китәргә тиеш санады
—Алары икенче история,—диде Мәкчим —Чәпчим, икенче история —Стакановны дәвам ит алайса. .
- Юк, башта без стаканлап алыйк әле, чәпчим, тамак кипте бу Стаканов гыйбрәтен сөйләгәндә...
—Әйдә, сон... Кабып куй алайса,—диде Заһидулла.
Өчле лампа сыек сары ут белән өстәл тирәсен зенә яктырта иде Бу яктылык түшәмгә үк менеп җитә аямаса да, ике ирнен дә йөыәренә үрмәләгән сары нурлары белән, аларны ниндидер ят төскә кертеп, җәнлек кыяфәтендә чагылдыра Жылы итеп ягылган мичтән яшәү көче алган көзге чебеннәр хәлсез атлап тәрәзә янагы буйлап йөриләр, кайберләре безелдәп оча ук башлаганнар Эт-мәче кайткач, шош-шош! килеп йөри торган кыргый керпе идән башы ярыгыннан базга шылган, знәларен тырпайтып шунда утыра.
Яңгыр явуыннан туктады
Ләкин дөньяны болытсыз да кара баскан, төн үзенең пәрдәсен җиһанга салган иде инде. Әллә нинди авыр, металл пәрдә иде бу Бер дә мөселман хатын-кызлары пәрәнҗәсенә охшамаган. Нигәдер Заһидулланың хәтеренә Шөн авылы төннәре килде. Пәрәнҗәле, Йомшак, челтәрле төннәр иде алар. Бу яктагы куе урман арасында төннәре дә куемы'.’ Әнә бит авылда чакта җәйге тон бер мизгелгә кара шәлен генә бөркәнеп ала иде Аннан гүзәл кыз йөзедәй яктырып кояш чыга һәм алтын нурлары белән сине җылыта,иркәли башлый Ә монда?
Тәрәзәдән караган кешегә, өстәл янында сап-сары йөзле ике кеше утыра иде.
Мәкчим сүзен дәвам итте:
-Күрдем ул Стаканов белән күрмәгәннәремне Матвей Григорьич җиффәрерзә ярага дидем ич әле
— Исеме Матвеи Григория идемени ’—дип сорады Заһидулла кызык-сынып Ә чынында аның Тамараның әтисе йөрткән исем атны тулысы белән беләсе килә иде.
— Бүлдермә әле, коръәненә кадалган чалма!—дип ачуланып апы аны Мәкчим Чәпчим, тыңлый белмисен син, татар аты'
Галлюцинацияме, әллә башкамы, Заһидулланың колагында теге исерткеч шаштыргыч—юләрләндергеч сүзләр янә яңгырадылар Мой татарский конь!
— Керәшенчәрәк әйтсәк. Матви Григория кына түгел. Мәтби Горю рич була әле ул. Стаканов, чәпчим Эш исемдәмени, хикмәт җисемдә' Төшәбез шулай Нарат лыдан Лубъян базарына Гөргөрич. caiy-алу итәргә
түгел, лыкынырга төшә Лубъянга. Анда аның знакумуйлары күп! Чәпчим, күп Шул күпләр белән, чәпчим, күп эчәләр болар. Кайтабыз кире Карра, чәпчим, кара бур-ран чыг-га! Күз ачкысыз. Мин, атларга ышанып, дилбегәне жиффәрәм, алар каты юлдан читкә китмәячәкләр, мона, чәпчим, ышанам. Барабыз шулай. Биектау астына җитеп, Сарапул күле кырыннан гына бара идек, кинәттән атлар туктады. Чәпчим, туктады бит, әй! «Нәрсә сун бу?»—дип, ат башына йөгерсәм, икәвесе минем якадан бөтереп тә алалар. «Кашуфкада купец Стакановмы?»,—диләр. «Ие»,—мәйтәм. «Бар чакыр монда купецыңны!»—дип, сугып та егалар. Яшь чак гайрәтле чак бит, ник куркырга әле болардан дип, күтәрелмәк булам һәм күрәм: куаклар арасыннан тагы икәвесе киләләр. Дуңгыз кебек тазалар, чәпчим, менә тазалар, аналарын корт чаккыры! Яңа килгәннәрнең берсе әйтә: «Акчасы бармы Стаканның?»—ди. «Белмим, дим, күрмәдем»,—дим.— Чәпчим, акчасын күрмәдем»,—дим. «Әйт әле үзенә, килсен безнең янга»,— диләр. Эг кебек өстерәлеп хуҗа янына барам: «Мәтби Гөргөрич, дим, сезне тегендә, ат башында чакыралар»,—дим, дер-дер килеп. «Атаң башында түгелдер бит?»—дип, көлә генә бу. «Атам башында бүрек, мәйтәм, Мәтби Гөргөрич, ә болар дүртәү икебезнең дә башка җитәячәкләр»,- дим. «Кайгыргансың икән юлда дүрт чебен торганга!»—ди бу. Чәпчим, шулай ди, «дүрт чебен», ди. «Бар, ди, эндәш главарьларына. Мин аның белән, ди, күптән очрашасым килә иде инде»,—ди. Чәпчим, шулай ди бит бу. Бардым да әйттем: «Башлыгыгызны чакыра купец»,—дим Китте бу эре генә. Купец кашуфкада утыра. Килеп басты теге: «Акчаң бармы бай?»—ди усал тамак белән. Чәпчим менә, шулай ди. Ә Мәтби Гөргөрич: «Минем авызгарак иел әле, кычкырып сөйләшә торган сүз түгел»,—ди. Теге иелгән иде, чәпчим, иелгән иде, купец моны уклау-уклау бармаклары белән, бер кулы белән буып алды да кашуфкасыннан күтәрелеп һавада асып тора башлады. Валлаһи, дим, Мәтби Гөргөричнен шашкан кыяфәтен күреп аска җибәрдем. Чәпчим, китте, чәпчим...
улвакыт әллә ни булды...
Гүя купец Матвей Григорьевич Стаканов теге шашкан кыяфәте . белән урман як тәрәзәсеннән карап тора иде, Мәкчим бот арасын капшап алды да тышка чыгып йөгерде. Берни аңламаган Заһидулла ишеген дә ябып өлгермәгән Мәкчим артыннан шаккатып калды. Суык кермәсен дип, барып ишекне япты, капкачын алып, мичкә тәгәрәткән бәрәңгеләрне табакка җыеп куйды.
Менә ишек ачылды...
Аннан гаепле кеше төсле Мәкчим килеп керде:
—Син инде гаепләмә, карындаш—диде ул.—Шул көннән соң тотанак юк минем, аз гына күбрәк чөмерсәм, насус тотмый, әллә берәр җирдә пужар чаптырырга гына тора... теге хәлне искә төшерсәм дә, чәпчим, тотанак бетә... Менә хәзер дә...
Чалбардан килгән сидек исенә борын җыерса да, Заһидулла аны Мәкчимгә сиздерергә тырышмады, бары татар гадәте буенча дустын кул юарга куды:
w — Бәдрәфтә булгач, өйдә кул юу—бездә мәҗбүри. Хәзер бәрәңге ашыйбыз, бар тәһарәтләнеп кил. Комган белән ләгән әнә почмакта...
Мәкчимнең ысланган балыгын да аралаштырып, бик тәмләп мич бәрәңгесе ашадылар. Заһидулла өстәл өстендәге утлы суны шешәсе белән тәрәзә төбенә куйды. Балык кылчыкларын, калдык-постык ризыкларны, ипи валчыкларын иске тастымал белән сыпырып, көчек белән мәче баласына бирде Мәкчим дә булышам дип, уч төбе һәм җиң очы белән генә өстәл сөртешә башлаган иде, аны шундук тыйды:
—Кул белән өстәл өстен сөртергә ярамый, өстәл үпкәләр, ди.
Ш
Өстенә сый-нигьмәт килүен теләмәс, ди. Хәерчелек теләмә, яме!
Мәкчим дә аптырап калды:
— Менә, татар! Теге жарамый. бу жарамыи Коръәненә кадалган мулла! Чәпчим, бер нәрсә жарамыи
—Ә син чукынган тәре!
Тыштан бер-берсенә ачуланышкан булсалар да. бер кавем балалары булып, уртак телдә сөйләшкән ике татар—мөселман вә керәшен—чын мәгънәсендә дуслар иде Инде өстәл өсте җыештырылып. Мәкчим мич каршына барып, тәмәке төрде Инде чүгәләп кабызып кына җибәрим дигән иде. Заһидулланың тагы кырыс тавышы янгырады
—Татарлар өйдә тәмәке тартмыйлар! Чын мөселман, вупшы. тәмәке тартмый. Ул—хәрәм санала.
—Беләм,— диде монысы белән тиз генә килешеп Мәкчим —Бабай да әтине, тарта башласа, өйдән куа иде
Заһидулла тамаклары туйган көчек вә мәче баласы белән уйнап калды, ә Мәкчим чыгып тартып керде Шулвакыт песи тәрәзә пәрдәсенә сикерде. Чукынчык! Юеш тәрәзә пыяласында жегәрсез күбәләк йөренә икән. Заһидулла эт белән мәчене тышка чыгарып җибәрде
—Бар, бушатынып керегез!
Моны сизгән энәбикә баз астыннан чыкты Шош-шош пошкыргалап һәр почмакны иснәп чыкты, көчек яткан урынга аеруча игътибар биреп, усалланып ысылдап та алды, ят итеп төчкерде һәм тагы идән башы ярыгыннан базга чумды
Үзе белән эт-мәчене ияртеп. Мәкчим керде
—Карале!—диде ул —Карындаш, без бит боларга исем кушмадык. Әйдә, син—мулла кеше, укы доганны
— Бисмиллаһи Эткә ни исем кушабыз. Мәкчим"’
— Мәкчим!—диде Мәкчим.
—Үз исемеңнеме? Юләрләнмә әле. матри аны. шаярып маташма. Бисмиллаһи Эткә ни ат кушабыз?
— Мәкчим!—диде һаман тегесе
— Мать твою! Кире керәшен'!
— Мин кире керәшен түгел, син киребеткән татар Әйттем, и все Максим кушабыз, чәпчим. Максим
—Соң бу урыс исеме ич!?
—Ә алар этләренә татар исеме кушмый дип беләсенме әллә"’ Биектауда әнә Мохтар исемле эт бар. хужасы -Ко мне. Мухтар!»—дип кенә чакыра
Заһидулла беравык уйга калды һәм шундук ризалашты
—Йә, жарар Башладык «Бисмиллаһи Эткә ни исем кушабыз Мәкчим?
— Максим!—диде Мәкчим
—Аллаһу әкбәр! Моннан сон. көчек, атын Максим булыр.—диде Заһидулла.
Чәпчим Мәкчим көчекне кулларына күтәрде дә ике колагына да аерым-аерым кычкырды
—Максим' Исемең синен Максим!! Чәпчим. Максим
Аннан ул эт баласын алып барып ишек тупсасына куйды һәм икәүләп чакыра башладылар
— Максим. Максим' Максимка!! Кил монда
Көчек бу чакыруга, ике салмыш ирнең бала-чага кебек анын белән уйнавына бик канәгать калды, рәхәтләнеп койрыгын болгап торды һәм ишек катыннан алар каршына килде дә яшелле-күкле, әле нечкә, әле калын тавыш белән чиный-чиный өрде
Ирләр егылып көлделәр
Шушы нәни җаннан, эт баласы дигән хайваннан аларга ниндидер күзгә күренмәс тылсым җылысымы, тереклекне чолгап алган биоэнергияме ага иле
з. «к. v. м
Мәкчим мәче баласын кулына алды:
—Бу малайга ни ат кушабыз?—диде ул.
Заһидулла, бер мизгелгә Мәкчим белән эт-мәчедән аерылып, үзенең улын, Заһидәсен исенә төшерде, Нократ ягына урнашкан тәрәзәләргә күз салды һәм, аның бәгырен кисеп, эчке бер аваз иңрәде:
—Улым... Заһидәм... Әти... Әни...
Ә Мәкчимнен үз сүзе:
—Мәчегә исемне үзең куш!
—Бисмиллаһи...—диде аңга килгән Заһидулла.—Мәче малаена Караколак дигән исем кушарбыз!
—Нигә Караколак?—дип аптырады Мәкчим.
—Күрмисеңмени: ике колагы да кап-кара...
—Ә үзе ак, чәпчим ак бит.
—Бер мичкә балда иң беренче ике калак дегет күренә,—диде Заһидулла.
—Җә, жарар инде...—дип куйды Мәкчим —Синеңчә булсын...
Алар кабат өстәл янына килеп утырдылар.
—Әйдә, чәй яңартабыз,—диде Заһидулла, кунакны ни белән булса да сыйларга теләп. Әле бит аның пешкән баллы чөгендере дә бар. Чәй белән хәтәр үтә ул.
—Төнгә каршымы?—дип сорады Мәкчим.
—Хәер... Шулай инде...
Бер кавым тынсыз утырдылар. Заһидулланың гына күңеле тынычсыз иде: күз алдында юлбасарларның атаманын бер кулы белән буып югары күтәргән купец Матвей Григорьевич Стаканов тора...
Никадәр каршы торса да, Мәкчимгә ул алдагы хәлләрне дә бәян итәргә кушты. Дөресе, үтенде, ирләрчә ялварды һәм—күндерде.
Мәкчим, авыр сулап, мич башындагы утлы суны аз гына кружкага койды да, бу юлы да Заһидулланы шаккаттырып, озаклап йотым-йотым гына эчте һәм урман як тәрәзәгә карап сүзен дәвам итте:
—Ә, ие... Кайда калган идем сун әле?
—Купец, юлбасарын бер кулы белән буып, өскә, һавага күтәреп тора башлый...
—А-а-а!!!— дип акырды Максим.
—Ник кычкырасын? Урман шүрәлеләрен уятасың ич. Әллә җиңеләй-деңме?—Заһидулла кинәт кенә үзе дә куркынып китте.
Ждны-тәне белән калтырап, ул рәттән генә ниндидер куркыныч барын сизде. Бу турыда аңа дивар бүрәнәләре, түшәм такталары, хәтта җылы мич үзе дә пышылдыйлар сымак иде.
Мәче баласы Караколак та куркынып үзен сәке почмагына сеңдерде, ә көчек Мәкчим—Максим чәң-чән килеп өрә башлады. Елый-елый, куркынып өрә иде ул.
—Ни бар?—дип сорады Заһидулла бу сәер вә серле тынлыкны өзеп. Ни кычкырам дисә дә, тавышы чыкмады, авазлар, бүре күргән сарык бәтиләре кебек бер-берсенә елышып, әмма пышылдап кына чыктылар.
һаман йөзен урман як тәрәзәдән ала алмаган Мәкчим, акаеп киткән зәңгәр күзләре вә арыш көлтәсе кебек тырпайган сары мыеклары белән баккан Мәккәсенә ымлап күрсәтте. Борылып караса...
Тәрәзәгә йонлач гәүдәле зуп-зур нәмәрсә капланган иде...
Менә ул, дөньяда булмаган да шикелле, юкка чыкты.
—Оборотень!—дип. чукынып куйды Мәкчим.—Мәтби Гөргөрич Стакановнын өрәге. О Боже! Җә Кодай!! Чәпчим бит.. Өрәге...
—Аю бит ул!—диде, шундук аңына килгән Заһидулла никтер куанып.
ин синдә генә кунып китәм инде, малай,—диде сон дәрәҗәдә курыккан Мәкчим —Ник мылтыкны алмадым сун?! Әй, карындаш! Чәпчим
—Кун әйдә! Урын иркен,—дип ризалашты Заһидулла
Мәкчимнен аю күргән күзләре, баш миен атлә нинди убыр, өрәкләр, инде күптән тәне таркалып, сөякләре генә жирдә яткан купец Стаканов образын гәүдәләндереп, ямьсез хыялы белән баетылып, мәхшәргә юлыктырган иде Үз-үзләрен тынычландырыр өчен, алар, икәүләп чыгып өч тапкыр мылтыктан һавага аттылар Төнге ату тыныч дөньяны һәм тынып калган урманны шул кадәр тавыш белән селкетте ки, мондагы киек-жанварларын, каз-үрдәкләрен генә түгел, жен-албастыларын да алтмыш-житмеш чакрым ары чапканнардыр
Үз-үзләренә ышаныч туып, йокларга яттылар..
Тик икесен дә йокы алмый һәм тиз генә алмаячак та иде
—Йә .—диде Заһидулла —Сөйләп бетер инде
Мәкчим тагы нигәдер сискәнеп китте дә. барып, ишекне бикләп килде.
—Ие, кайда калган идем сун әле? Чәпчим..
—Купец...
—Ие... Мәтби Гөргөрич уклау-уклау бармаклы сул кулы белән буып алды да Ә анын сул кулы хәтәр жегәрле иде, ул сулагай иде бит.. Теге акырып җибәрде: «А-а-а!»
—Әле генә синен кебек, —диде Заһидулла аны бүлдереп
—Ие... Шуннан әйтте: «Бар, фраерларынны ку1 Китсеннәр моннан Үзең кил. юкса...» Шул сүзләре белән атаманны, чебеш урынына селкеп, карга атты. Тегесе торып кагынды да юлбасарлар янына йөгерде. Иптәшләрен куып җибәрде «Капканбыз кешесенә,—ди —Купец Стаканов бит бу! Ананны өшкерер!» Тегеләр күздән югалуга, тагы килеп басты бу купец каршына «Тынлыйм, господин»,—ди Мәтби Гөргөрич кесәсеннән шикәр ваклый торган келәшчә чыгарды да. тегенең башын артка каерып, берәм-берәм тешләрен ала башлады
—Монысы, Наратлыда караклыгың өчен.
— Монысы, Лубъянда минем әшнәнең тауарын урлаганың өчен
— Монысы, Сарапул күл буенда Казан байларын талаганын өчен
— Монысы, әле генә белер-белмәс мина һәм кучерым Максимга һөжүм иткәнен өчен..
Мәкчим бер тын сүзсез торды Тәрәзә пәрдәсенә кунган көзге ялгыз күбәләкнең канатын пырылдатканы да ап-ачык ишетелә иде «Пы- ы-ыррр Пы-ы-ырррр»
Мәкчим тирән сулыш алды
—Әй, малай! Чәпчим Ап-ак карга сап-сары, эп-эре, ат теше кук тешләр коелып кына тора. . Әйтте Мәтби Гөргөрич «Тагы урлап-талап хәрәм ризык ашасан, бөтен тешләреңне суырып бетерәм. ди Шушы келәшчә белән»,—ди Чәпчим, шушы келәшчә белән, ди бит Ә суныннан . Шул юлбасар анын киявенә әйләнде Чәпчим, киявенә
—Ничек’—дип сораганын да сизми калды Заһидулла
—Анысы икенче история Чәпчим, икенче история,—диде Мәкчим
—Төн озын бит, бигрәк тә көзге-кышкы төн Сөйлә, әйдә'—диде Заһидулла, кызыксынуы бермә-бер арткан иде.
Мәкчим борынын мышкылдатып куйды, янында мыр-мыр килеп яткан мәче баласын сыйпаштырды, тегесе, бу рәхәткә разый булып, киерелеп-киерслеп алды.
—Әй, ул Мәтби Гөргөрич белән күргәннәр'—дип, сулкылдап куйды, Мәкчим —Сәүдәдә чут эшләрен яхшы белсә дә, бервакытта да диярлек алдатмаса да һәм һиччак үзе дә алдамаса да. дуамал баш иде ул Мәтби Гөргөрич Бервакытны Биектаудагы знакумында тәгам җыеп утыра бу
М
Алдында бөтен каз, түгәрәк ипи, тозлы кыяр һәм чирекле шешә белән самагун. Хәйран калырсын, малай, шул бот юанлыгы шешәне аш кунасы кадәр уч төбе, уклау-уклау бармаклары белән сулагайлап тота да кружкага тутырып сала. Ул чирекле шешә тулы бит, чәпчим тулы, минем ише бетәшкәннәр аны ике куллап күтәрә инде. Анда да, ныклап тотмасаң, шуып төшеп китүе бар. Менә шулай салып утыра бу. үзе ныклап кызмый да, урыс-улак! Чәпчим, аек утыра бу. Шунда сезнең Шөн ягыннан Жаклы Ждкуб килеп керә. «Бай!—ди бу.—Миңа да салып бир әле, —ди. Салып бирә Мәтби Гөргөрич зимагурга. Бу тагын берне сорый. Рәхмәте дә юк. Ну инде, купецыбыз саран кеше түгел иде, тагы берне салып бирә Жаклы Җакуб кызып китә, җилпенә башлый, Мәтби Гөргөричкә: «Тагы берне сал!»—ди. Юк, сорамый, үтенми дә... Чәпчим үтенми, ә таләп итә, җикеренә, малай. Купец түземле кеше иде, сабыржан. Ләкин аны, чыгырыннан чыгарып, җеннәрен чакырсаңмы... Чәпчим беттең инде, чәпчимләр беттең. Әнә шунда да әйтте Мәтби Гөргөрич: «Исердең син, җитәр!—ди.—Әнә каз боты кимер, кыяр кап»,—ди. Тегеме? Чәпчим кызды, чәпчим юләрләнде. Купец өстенә килә башлады. Шулчак Мәтби Гөргөрич урыныннан чак кына кузгалды да, тегене эт баласы урынына күтәреп, тәрәзә аша урамга атты. Бөтен рамы-ние белән чыгып китте теге, әй! Чәпчим, чәчелеп очты. Малаебызны яшен суктымыни?! Ай—күрде, кояш алды, диләрме әле. Әллә киресенчә, кояш күрде, ай алды, диләрме шунда...
—Ә Тамара?—диде Заһидулла, кычыткан уч төбен кашып куеп. Аны әлеге хатын тормышы кызыксындыра иде.
—Тамара—үзе бер история...
—Сөйлә әле!
—Тамара—чегән кызы ул...
—Йә Алла! Әйткәнием аны. —дип, үз уен кычкырып әйтте Заһидулла, әмма керәшен Мәкчим аның бу оран-иңрәвен нигәдер колагына да элмәде. Үзе әйтмешли, чәпчим дә элмәде.
—Күрдек инде, ул Мәтби Гөргөрич белән...—диеп, сүзен, дәвам итте:
—Бервакытны без аның белән Казанга барган идек. Шунда чегән табурына эләктек. Араларында хәтәр матур кыз бар иде. Чәпчимнәр дә матур кыз инде менә. Гүзәл инде, чәпчимнәр гүзәл! Бер кашык су белән йот та җибәр... Гашыйк булды бит моңа Мәтби Гөргөрич, тәмаммысы гашыйк булды, чәпчим, гашыйк булды. Андый кызга кем гашыйк булмас сун?! Мәтби Гөргөричнең яшь чагы әле. Утызлар тирәсе генә аңа, чәпчим, яшь.
—Ә сиңа?
—Миңа егермеләр...
—Кара!—дип шаккатты Заһидулла —Сиңа ничә яшь соң?
—Иллеләр тирәсе...
—Менә инде!—дип аптырады Заһидулла тагын,—Мин әле сиңа кырык та юктыр дип йөри идем. Бик яшь күренәсең ич әле син
—Чәпчим, җәш әле мин Бигрәк тә жөрәк җәш...
—Хы!—диде Заһидулла, ә Мәкчим сөйли торган сүзен бер кавымга онытып, үзен мактап китте:
—Нигә җәш булмасын, ди. Мәкчим Чтапан улы. Жегерме жыл Мәтби Гөргөрич кебек байда кучер, аннан ун жыл балыкчы да аучы. Мин бит үз гомеремдә сыңар салам да күтәрмәдем. Ватылган кешемени сун мин?!
—Йә, жарар, аңлашылды!—дип бүлде аны Заһидулла.—Ә Тамара? —Нәрсә, Тамара?
—Тамара турында сөйлә, дим, Мәкчим агай!
Керәшеннең күзләренә яшь бәрде, борыны мышкылдады, ул Заһидуллага сиздерми генә, төн караңгылыгыннан файдаланып, күз төпләрен күлмәк җиңе белән сөртеп алды, аннан йомшаган тамагын бераз кыршылдырып:
—Рәхмәт! Чәпчим, рәхмәт!—диде
—Нәрсә, рәхмәт?—дип аңламады Заһидулла
—Агай, дигәнен өчен Мина Мәкчим дәдә, Мәкчим агай дип керәшен дә, мөселман да әйтмәде моңарчы. Үз татарың әйтмәгән, урыс сина «дядя Максим!» дип торамы сун инде ул1 Аларнын бит бала-чагасына кадәр «Максим, татарин Максим»,—дип кенә дәшә Туганлык, олыны олылау сүзләре юк бугай аларда..
Өй эчен куе караңгылык белән тынлык басты Бары мәче баласы гына: «Мыр-мыр-мыр» килеп йоклый. ■
Дөнья тын...
Шушы тынлык икесенең дә жанына ниндидер биниһая зур авырлык өя, дөрес, ул үзе салам эскерте. мен көлтәле кибән кебек зур, дәһшәтле, ләкин гөрәнкәләп карасан—мыскаллар гына чыга
Купец Стаканов, анын кызы Тамара һәм гүзәл чегән кызы турындагы тарих икесенең дә аң капкачларын ачкан, шунамы Мәкчимнен авызын ябасы, ә Заһидулланың ау этенеке кебек торгызылган колакларын төшерәсе килми иде
—Шуннан’—диде ул Мәкчимгә
—Шуннан, утырган да шуган була инде. Чәпчим, шулай була. Зур акчалар биреп, ярты байлыгын югалтып, үзенеке итте тәки Мәтби Гөргөрич әлеге гүзәлне Чәпчим, үзенеке итте
—Акчалар биреп, байлыгын югалтып9
—Ә как же?! Гүзәл генә түгел, чегән бароны кызы иде лә ул!
әрәзә пыялаларына ябышкан төн әкрен генә куба башлады Иртәнге эңгер-менгер, йокысы туймаган сабый кебек, күхтәрен ачкалап-йомгалап, уйсулык буйларына төште, үр-түбә өстенә менде
Аның хәрәкәтләре авыр, акрын, ипле иде Ул. тамагы тук җанвардай, беркая да ашыкмыи-кабаланмый
Тан белән ач бүредәй, шыкыраеп кырау төште. Сентябрь ахырындагы шул шым гына төшкән кырау-кырудан чәчәкләр серәеп калдылар
Сәгать алтылар тирәсендә тыш якка чыккан Заһидулла бер мәлгә тәне белән генә түгел, ждны белән дә бөрешеп, шыксыз Bi) суык уйга килде
—Үтте жәи Үтте, әй' Гомернен тагы бер елы үтеп китте Үтә гомерләр Кара инде бу чәчәкләрне9' Беткәннәр, үлгәннәр болар Ә бит ничек матур угыралар иде
Ул Заһидә белән, карт тупыл мамыкларына коенып, чишмә янында утыруларын исенә төшерде Хәтта Аяз хәзрәтнең, авыр таягын болгап, алар өстенә килүе дә кызык бер мәл булып, анын жанына авыр хәл буларак түгел, ә үткәннең мыек астыннан көлеп хәтерли торган матур бер мизгеле рәвешендәрәк хәтер тактасына язылып куелды
Заһидулла сикергәлән, кулларын жил тегермәне канатларыдай селкеп-болгап, әйләндереп, тәнен ягып җибәрде Аннан, бар үче шунда жыелган кебек, биш-алты таза бүкәнне, ачулы көч белән тукмаклый тукмаклый, чырагачка әйләндерде
— Кар-кар!—дип кычкырды өи тирәсенә ияләшкән ялгыз карга Яр, яр утын яр!—диюеме? Әллә дию пәриеннән кара каргага әйләнгән бу кош сәләмәсе аннан көлмәк буламы’ Шунда
Зәнгәр күктән сагыш-моң иңрәде
- Кыйгак-кыйгак-кыйгак
Йә, Алла!
Кыр казларының тезелешеп көньякка китеп барышлары икән Алар өчлочмакланып зәңгәрлекне йөзеп кисеп баралар иде
Заһидулланың күзләренә яшь тыгылды, ләкин алар, кара-куе
Т
керфекләрен чылатсалар да, өзелеп китеп, жиргә таммадылар. Ир кешенең сагыш-хәсрәт булып тулган ин авыр яшьләре дә, тышка түгел, ә үз эченә-йөрәгенә тамадыр. Аларнын хатын-кыз затыннан чагыштырмача азрак гомер итү сәбәпләренең берсе дә шулдыр Ни сәбәптәндер, аның җаны мон йомгагына әйләнде, әлеге йомгакның тәгәрәп каядыр китәсе килә, шуңамы—ул үз-үзен кая куярга белми. Нилектән бу? Нилектән...
Кинәт ул үзен ошбу дөньяда япа-ялгыз бер кеше итеп тойды. Гүя үзе салган шушы йорты бар да, ул өйдә эт-мәче яши дә, рәттән генә урман шаулый да, арырак Нократ елгасы ага да—и вәссәлам! Башка беркем генә түгел, берни дә юк...
Ә күкләр?
Ул аларны күрми...
Ә ерак та булмаган Биектауда әтәчләр кычкыруы, этләр өрүе?
Ул аларны ишетми...
Дөнья манзарасына һәм авазларына күзләре ябылган, колаклары томаланган кешене күргәнегез бармы?..
Ул—аерым тормыш эзләп Шөннән Нократ аръягына чыккан Заһидулла булыр. Идел кичеп килде ул бу урынга, дөресрәге: шушы урманга...
Ләкин...
Аның күнеле тынгылык тапмады, жан тынычлыгы дигән нәрсә килмәде анарга. Хәтта йорт кадәр йорт салып та, ахыр чиктә ул үзенә тере куаныч таба алмады. Бәхет дигәннең кырыен да күрмәде ул. Шатлыклы көннәре шактый гына булса да...
Ә дөньяга күзләре ябылуы, аваз-тавышларга колагы томалануы битарафлыктан түгел иде. Монда сәбәп бик җитди булып, әлеге халәт төнлә йокы вакытында күргән төше белән бәйле иде. Әйе, ул төш күрде. Тәгаены, төштә үзенең үлгәнен күрде... Ә аның...
Аның үләсе килми иде...
Ул бу турыда уйларга да курка иде...
Заһидулла үлем белән бәйле сырышкак чебендәй уйларын һәрдаим куып тора, аларны якын да җибәрми иде. Каяндыр адашып кергән бер уй аның башын томалаган иде: «Башкалар бәЯки үләрләр дә, ул—мәңгелек!
Ничек инде? Менә шулай! Ни мәгънә табып шушы тәнне жир астына күмдермәк кирәк ди, ә?! Ничек инде аның череп-таркалып ятуына ризалашырга? Бу аяклар, бу куллар, бу күкрәкләр, бу баш. . Йә, Ходаем. Бар икән күрәселәр! Гәүдәңне җиргә күмми, яндырсалар да—бер дә кызык түгел. Бу бит аны шушы ук дөньяда тәмугка кертү, җәһәннәм утларына салу белән бер Шул гәүдәдән. Тән кадәр Тәннән бер уч көл калсын әле...
Бәлзәмләп төрбә-мавзолейга салу да—Тән өчен мәңгелек төрмә. Әле шушы мәетне карау өчен халык агылса... Нәрсә бу? Эчке әгъзалары алынып, баш мие суыртылган, мамык тутырылган сөяк-тирегә карап хәйран китүме? Әллә вәйран булган Тәннән көлүме, аны мыскыл итүме? Кеше гәүдәсеннән фетиш ясаумы...
—Прес, шайтан!—дип кычкырды Заһидулла яман ачуы килеп.— Син, Иблис, әллә нинди уйлар белән агулыйсың мине. Син явызның эше бу...
—Уйлама баш, боекма күңел Дөнья ямьсез чагында да начар түгел. Көньякка китүче кыр казларын карап калу да чит-читләре сагыш белән челтәрләнгән кечкенә генә бәхет ич! Әгәр син ике аяксыз килеш караватта гына ятсаң, күрер идеңме аларны? Ярый, тәрәзә аша да күчем казларга кул болгап калырга була ди. Ә тома сукыр булсаң. Тагы саңгырау була калсаң—ишетер идеңмени «кыйгак-кыйгак»ларны...
Үз-үзен никадәр җанландырырга тырышса да, Заһидулланың күңеленә тынычлану оялый алмады, киресенчә, төнге төш, үзенең салкын тылсымы, өшеткеч сихере белән аның анын томалаган иде Каян керде ул төш? Монарчы кара чокырда, баткак сазлыкта ятканмы әлеге быткыч уйлар? Аларнын җанга ишетелүе дә ниндидер мәгънәсез, тәртипсез.
эзлексез, мантыйксыз булып, авазлар белән генә сөйләшүче сабый бытылдавы түгелме
Шулчак Заһидулланын эчен нидер кисеп үтте.
—Улым!—дип дәште ул туган авылы ягына карап —Ничек син анда?..
Аннан Күккә багып күңеленә килгән үз сүрәсен укыды
— И Аллам! Ник газаплыйсын мине9 Нишләп мин үз-үземне тинтерәтәм9 Ни сәбәпләр аркасында беркайда да урын таба алмыйм9 Мина кешеләр арасында да җайсыз, ялгыз яшәү дә бик читен Кайда мина дигән тотрыклы урын? Кай төштә мин таяныр, горур басып торыр жир? Бәлки ул Күкләрдәдер Алай икән. Тән өчен анда күтәрелү мөмкинлеге юк. ал җанымны. Аллам' Жанымны алсан. Тәнем кала. Ул жәл биз. бигрәкләр дә жәл Тән бит ул! Жан кадәр Жан сыйган Тылсымлы Савыт ла ул! Аларнын кайсы кадерлерәк9 Минемчә, икесе дә. Ә кайсысын аеруча ярата адәм баласы9 Кайсысынын теләк-омтылышларын ихтыяҗларын ныграк кайгырта ул? Нигә Тән вә Жаннын үзара тигезлеге, кушылма камиллеге юк?! Җавапсыз Сорау Амин.
Шулвакыт аның эче авыртып кизте Авыр уйлар азык җыярга да тәэсир итәләрме әллә? «Азыкжыяр» дип Заһидулла ашказанын әйтә иде Үзснчәләп, икенчелән, яңа сүз табып Гомумән, ни коткы беләндер ул сүзләр ясарга ярата иде Бу гадәте шәкерт-малаи чагыннан килә инде Мәкчим китек чынаякны урысча «пепельница» ди дә. тәмәке төпчеген ташлый, ә Заһидулла «пепельница»ны тәрҗемә итә. дөресрәге үз сүзе белән әйтә «Көлкойгыч. көлләвеч»
... Зур йомыш хаҗәтен үтәргә теләп, ул урман ешлыгына керде дә карт шомырт төбенә утырды. Кинәт
Аяк астында беләктән дә юан кап-кара елан күреп коты очты, чалбар ерыгын сәдәпләп тә тормыйча, өенә ыргылды
— Ни бар?—дип шаккатты. пешерергә бәрәңге юып ятучы Мәкчим
—Ела-ан!—ди алды ул.
—Нинди елан? Чәпчим, аңламыйм...
— Кара елан. Бастырык юанлыгында.
Мәкчимнен җанына да шик корты төште, алай да ул батыраеп —Әйдә, барып карыйк әле,—диде.
Бик сагаеп кына карт шомырт янына тәпиләделәр Мәкчим зур күсәк, ә Заһидулла үзенең мылтыгын ал1ан иде. Барып, ул «утырган» урынны карасалар.
Анда, чыннан да. беләк юанлыгы., кап-кара шомырт ботагы яга иде.
—Ха-ха-ха!—дип көлде Мәкчим.
—Һы!—дип ынгырашты Заһидулла.
Аны бит Аны бүген төнлә төшендә кара елан чагып үтергән иде
дәм баласының күңеле ел фасыллары сыман үзгәрүчән. табигать күренешләре кебек төрле-төрле сурәтләргә, алышыну— әверелешләр! ә бай Өйгә кереп Мәкчим пешергән бәрәңгене ашап утырганда, тете «кара елан» онытылып бетә язган иде. Шунда Заһидулла Мәкчимнен Тамара турындагы өзелгән сүзен ялгатасы итте
—Кич-чә. Гүзәл кыз Чегән бароны кызы турындагы хикәятен ярты юлда калды.
Чәпчим, ярты юлда,—диде Мәкчим.—Самагун парыннан йоклап киткәнмен
Төне буе гырлап чыктын.— диде, йокысызлыктан интегеп төн үткәргән йорт хуҗасы
Марҗа катын да. каты гырласам, төннәрен тукмаклап уята мине.
А
азыкҗыярга озатты.
—Озын сүзнең кыскасы,—дип дәвам итте ул сүзен мыегына ябышкан ипи валчыгын ун кулы белән ипләп кенә сөртеп алып.—Ие, озын сүзнең кыскасы, чегән баронының гүзәл кызы Мәтби Гөргөрич Стаканга... Стакановка кияүгә чыкты. Хәтәр итеп туй уздырдылар, малай. И, анда коелган акча, түгелгән байлык, ашалган ризык, эчелгән аракы... Исең китәр менә, күрсәң, чәпчим, исен китәр! Шундый олылап туйлар уздыруга да карамастан, алга таба бәхетләре булмады аларнын. Купец эчә иде, эчкән саен яна мәткәләргә тартылды. Берничә ел яшәгәннән соң ул үзенең чегән бароны кызына өйләнгәнен дә онытты булса кирәк. Әле бит аның кайсыдыр авылда да хатыны бар иде сымак. Менә шулай, «бар»—бер заман туйдыра башлый бит ул, чәпчим, туйдыра. Бар туйдыра икән, ул инде күренми башлый, чәпчим дә күренми Ә юкка күңел тартыла, тәнме-җанмы аны эзли. Чәпчим, эзли...
Мәкчим, тагы онытылып китеп, тәмәке кабызды. Заһидулла, аны сөйләвеннән туктар дип, өйдә тәмәке тартудан тыя алмады. Ни теләсә дә . Үзе эчтән генә уйланды «һы! Ждффәрә. өйгә төтен жиффәрә. Тыйсам Ул кире керәшенме? Шундук сөйләвен туктатачак. Тыштан гына сиздерми, ә эчендә бик тә горур жен утыра аның. Вәт, чукынган татар, тартыпмы тарта. Юк, тыя алмыйм. Тамара турында күбрәк беләсем килә. Өнемне алды ул Тамара, тормышымда әллә нинди кисәки борылыш ясады. Нәкъ менә Нократнын борылган төшендә яңа манзара ачыла бит әле. Тамара да мина—яна манзара. Өр-яна, кызыклы хатын-кыз. Килсен иде ул минем яңа өемә бер генә көнгә. Юк, бер генә төнгә... «Дави меня, дави, мой татарский конь!»—дисен иде...»
Мәкчим, сары мыек чалгыйларын тел очы белән чылатып алды да, берни дә булмагандай, төшенке-боек тавыш белән сүзен дәвам итте:
— И, сагышланды да соң инде күчмә тормыш баласы! Иртә танда тәрәзәләргә капланыр иде дә, ерак офыкларга карый-карый, нидер турында уйланыр иде. Чәпчим, уйланыр иде . Ә кояш үзенең батышына авышканда анын кызгылт нурларына карап гажәп тә моңланыр иде. Чәпчим, моңланыр иде...
Керәшен күз төпләрен уып алды:
— Менә шул вакытта. — Кинәт ул үксегәндәй итте—И-и-иһһ!!!— Аннан сон бер сулышта жөмләсен ярып салды —Менә шул вакытта җырлап җибәрә иде...—Аннан ул ыңгырашты:—Юк. ул җырламый иде, ул җыр дигән бала тудыра иде. Ул бала шундый да моңлы, шундый да үзәк өзгеч хәсрәтле, сары яфраклардай сагышлы, үзе тирән агышлы... Белмим... Минем андый жыруны дөнжада башка бервакытта да ишеткәнем булмады...
—Синең «Ачы миләш»ең дә шундый көй-җыр бит,—диде Заһидулла, аны бүлдереп.
—Ачы миләш?
-Әйе!
—Ә, ачы миләш...
—Мин «Ачы миләш» дигән җырыңны әйтәм...
—Дөнҗа—ачы миләш ул,—дип бүлде Заһидулланы Мәкчим —Карап торсан дөнҗа агачы нинди матур, чәчәге дә күркәм генә. Ә менә җимеше генә...
дип ризалашты йомшак күңелле керәшен, үзенең алама эше—каты гырлавы өчен кызарып. Үзе шундук йомры гына бер бәрәңгене эләктереп, эре бөртекле тозга манды да ике кабуда ашказанына, Заһидуллама әйтсәк,
Көзге кыраулардан соң аның да җиләге баллана,—дип үз уен белдерде Заһидулла. *
—Дөрес анысы... менә мин дә. гомер көзенә кергәч, балландым: балык тотам, ауга йөрим, катынга хуҗалыкта булышам. Каот маожа булса да, әйбәт кеше ул минем катын.
Нәни генә мизгелне биләгән көзге тынлык... Бу тынлык «әйбәт
кеше карт маржа. Мәкчим хатыны»на хөрмәт йөзеннән идеме. Заһидулла анысын күңел капчыгын актара-актара төпченеп белеп-барлап тормады, чөнки анын аңында сүзне баштагы сөрешенә кайтару өчен, атеге дә баягы дигәндәй, «теге сорау» тора иде
—Шуннан9
—Нәрсә шуннан? Минем маржа катынмы?
—Юк ла! Чегән бароны кызы
—Ә-ә-ә...
-Бы!
—Әлиф дин. коръәненә кадалган татар!
— Ба дин. тәресенә чукынган керәшен1
Икесе дә. юләр кешеләр кебек, шаркылдадылар.
—Әй. сатлык татар! Хи-хи-хи
—Һәй. кире керәшен! Ха-ха-ха.
—Зато, мин—горур,—диде Мәкчим —Керәшенлегемнән йөз чөермим, татарлыгымны яшермим
—Мин дә, Аллага шөкер! Үземне урыс димим ич әле,—дип аны кырт кисте Заһидулла
Кинәт кенә җитдиләнделәр. Мәкчим чиләктән су алып эчте. Заһидулла мичнен капкачын ачып ут тергезде.
Су һәм ут
Яшәешнен иң мөһим, ин кирәкле чыганаклары Жир. су. ут. һава Адәм баласы шушы дүртлектә яши. хәрәкәт итә. кирәк санаган гамәлләрен кыла, үз артыннан яна буын калдырып, тагы жиргә кереп ята:
—Балчыктан ясалган кабат балчык булыр Инсаниятнең Баш Атасы Адәм үзе дә «Кызыл Балчык» дигән мә!ънә йөртә ич Туфрактан килдек, ни туфаннарны үтсәк тә. беркөн барыбер туфракка әйләнәбез. Күкләр калыр, сулар ага бирер, гаулар түбәнәер яисә калка төшәр, утлар янар да сүнәр—без генә булмабыз
—Асылынып үлде ул. бичара
—Нә-әр-сә-ә?
Чәйнеккә су тутырып ятучы Заһидулланың кружкасы чүттән генә идәнгә тәгәрәмәде
—Чегән бароны кызын әйтәм —диде Мәкчим
—Ничек а-сы-лы-нып?..
— Сагыштан...
—Сагышын жыры белән сытсын иде..
—Күбрәк ялгызлыктан, шул ялгызлык китергән хәсрәттән, сагышта янып, моңга батып үлде дә инде ул Онытты аны урыс купецы Ә ялгызлык—ин авыр чир ул Анын белән хасталансаңмы9 Тереләм димә Беребез дә Робинзон Крузо түгел
Авыр тынлык
Заһидулла башында уйлар өермәсе котыра: «Ни өчен генә яшибез сон без9 Әйт әле. Гүзәл Кыз. Чегән Бароны Кызы9! Менә син. байлыгына кызыгып, купецка кияүгә чыккансың Ә бит ин зур байлыгын—Синең Гүзәллегең иде Нигә аны акчага сатгын? Ин ин зур байльпын—исәнлеген- саулыгың иле Нигә ана кул салдың?? Син бит инде хәзер беттең туфрактан килдең—туфракка әйләндең Жанын каи төшләрдә айкала синең? Рухын һаман рус купецын каргыймы’ Гөрләп аккан чишмәләр тавышында синең дә монын чылтырыйдыр, бәлки «Кыйгак-кыйгак» дип очкан көзге кыр казлары тавышында синен дә сагышың бардыр, бәлки Төнге шомлы урманда ябалакның ухылдавында синен дә хәсрәтең чагыладыр, бәлки •
гл төн урталарында уянып китте
Соңгы вакытларда өч дүрт сәгать йоклау анын нормасына әйләнде Шуннан да артык йоклый алмый ул. тынычлыгы югалган иде
Ир урын өстендә шактый гына аунады...
Сизгер колаклары төнге тынлыкны тынлады. Юк, дөнья тып-тын түгел: әнә Биектау ягында этләр өреп куйды. Менә Бояр урманы эченнән ябалакның үтә сагышлы авазы ишетелде:
—Ух-ху! Ух-ху!! Ух-ху!!!
Әлеге аваз, өй янындагы агачларга бәрелеп, анын кайтавазы сары сагышка, хәсрәт-моңга әверелеп тәрәзә пыялаларына сыланды:
—У-у-ух... Уу-у-ух... Ууу-у-ух...
Кинәт!
Челтерәп аккан чишмә тавышы ишетелде.
«Кайда ул чишмә?!»
Заһидулла анлый алмады, аңы жайсызланган, томанга сарылган иде...
Ә чишмә ага да ага. . Челтерәп ага... Әллә баздан бәреп чыкканмы?!
Ул үз-үзен чәчләреннән тартып-өстерәп торгызды. Ишек катындагы юынгычка килеп башына бер чүмеч салкын су койды:
-Бр-ррр!!!
Чишмә авазы юкка чыкты...
Мәкчим киерелә-киерелә рәхәтләнеп йоклый иде әле. Заһидулла тышка чыкты.
—Кыйгак-кыйгак-кыйгак...
Күк йөзенә күз салды:
—Кайдан бу тавыш9 Кыр казлары очмый ич?!
—Ух-ху! Ух-ху!! Ух-ху!!!
Ябалак? Ул бит көндез йоклый, ухылдарга вакыты юк анын
Заһидулла чигәләрен кысты: «Ни борчый мине? Күкләр берәр нәрсә турында пышылдыйлармы? Ниндидер коточкыч алхәбәрме бу? Ни бар? Ни үзгәрешләр?»...
Аның уйлары тагы кинәт кенә туган йорты белән бәйләнде.
—Әти... Әни... Заһидә... Улым...
Нократ ягыннан кемдер кычкыргандай итте:
—За-һи-дул-ла-а-а-ау!
—Мин мон-даа-ау!
—Мин Әхмәдулла-лаа-ау!!
Урман: «А-а!»лап, «уу-у!»лап улап торды.
Заһидулла, юл-сукмакка күз дә салмыйча, Нократ ярына ыргылды. Ботак-чатакларның туктаусыз тәненә бәрелүләрен, йөзенә чәп-чәп сугуларын тоймады да булса кирәк ул. Ирнен баш мие сыегайган, аңы каткан, акылы томаланган, шуңамы ул ике сүздән торган сөаль аша гына зәгыйфь фикер йөртә иде:
«Ни бар? Ни бар?? Ни бар???»
Ифрат көчле эчке тоем аңа кичә кичтән бирле: «Нидер бар, ниндидер зур үзгәреш, нәрсәдерме, кемдерме бу дөньядан өзелеп төшеп калды,»- дип, катгый рәвештә хәбәр итә, шуңа әзер торырга кушып, кисәтә иде.
Ачыклыкка чыгып, яр өстенә басуга, Әхмәдулла көймәсенә тап булды. Күзләр күзләр белән очраштылар. Соргылт күзләр конгырт-кара күзләр белән.
Әхмәдулла күзләрен көймәсенә, аннан суга төшерде:
—Гый-ба-дул-ла аб-зый... Жизни...—диде ул, сузып кына һәм гаепле кеше сымак.
Заһидулла аңлады...
Көймәдә бер-берсенә бер сүз дә дәшмәделәр. Сүз кату яисә юату урынсыз иде. Чын мөселман буларак, Әхмәдулла моны гына белә иде. Ә Нократ өстеннән каекта баручы Заһидулла үзе уйлар күленә баткан иде...
Көзге жил, инә белән кадагандай, бит очларын чеметтереп ала. Шадра йөзле елга өсте ниндидер ямьсез, шыксыз, хәтта шөбһәле сымак. Менә-менә су. илаһи көч белән икегә аерылыр да, аларны көймәсе ние
белән йотар кебек. Гүя елга төбеңдәге ком-ләмдә биниһая зур аждаһа ята. һәрхәлдә...
Заһидуллага шулай тоелды..
Әхмәдулла ишә дә ишә. Нократ ага да ага. .
Гомер агышларымы бу9 Нинди туктаусыз агым бу9 Вакыт әллә шушы агымнарда яшиме9
Ишкәкче йөзенә тырышып-тырышып ваемсызлык чыгарган.
Шулай булган һәм булачак та!
Тукта! Туктале!!
Бу кискен карар ваемсызлыктан түгел бит. Ул көчсезлектән. ә инин дөресе, чарасызлыктан килә. Хәйранның вәйранга әйләнүеннән..
Күктән бер төркем каргалар каркылдап узды. Аргы яктагы таллыкта чыпчыклар чыркылдаша. Гүя берни булмаган Гайса пәйгамбәр ни дигән әле: «Бернигә дә аптырамагыз, чыпчыклар күк чыркылдашып яшәгез.»— дигәнме?
Ах, шулай яшәп булса иде Их, шундый гомер үткәрсәң иде Әмма
Нигә кирәк ул кешеләргә? Нәрсә ул «чыркылдашып яшәү»9 Моны бит чыпчыклар үзләре генә белә «Чыркылдашу»—аларнын сөйләшүләре инде ул. Ни турыда гәпләшәләр алар9 Бәндәләргә бу караңгы..
Көймә борынын комга төртте
Ярга төшкән ике ир авыл ягына атладылар. Ни сәбәп икесенен дә телләрен тегеп куйгандыр, алар авызларын ачмадылар да. Бары авыл очына кергәч кенә, тиздән әтисе үлеп яткан йортка аяк басачагын күз алдына китергән Заһидулла кинәт кенә сорап куйды
—Кайчан?
—Кичә кич...
—Авырмый да иде кебек
—Кинәттән озелде Андыйлар авырып ятмый ул. Алар атлап барганда гына авалар ..—диде Әхмәдулла,—Иннә лилләһи вә иннә илаһи рәҗигун Ятачак гүрләре якты, урыны ожмахнын түрендә булсын! Жәннәт аңа—яхшы кеше иде биз
—Амин!—диде Заһидулла ике битен сыпырып
Шуның белән сөйләшер сүз бетте
Әхмәдулла үз уена, Заһидулла үз фикерләренә күчте
Әтисенең кинәт кенә үлеп китүе аны тетрәндергән иде -һай' Нинди кыска, бигрәк кыска бу гомер Әле кайчан гына ул. түбәтәйле малай, Чепья, Казан базарларына әтисе белән бара иде Ат җигеп, тауар төяп Андагы кызыл билле прәннекләр, әтәч конфетлар! Базар барысы да хәзер төштә генә кебек...»
— Кеше өчен кеше яшәсә дә, бәндә өчен бәндә үлми
Нәрсә? Ә, Әхмәдулла икән
— һәркемнең үз гомере, үз яшәве, үз үлеме
Нигә фәлсәфә сата әле ул. тыштан караганда күн нәрсәгә битараф булырга тырышкан Әхмәдулла9 Әйе Шалишь, брат' Синең дә жанын сызлана, бәгырен киселә, күңелең кителә Син аны эчкә генә җыясын, тышка гына чыгарып күрсәтмисен
Заһидулла тагын ярымсаташулы беренчел уйларына кайтты Һай' Нинди кыска, бигрәк кыска бу гомер Иртәнге кояш булып калкасың да, кичкесе булып байыйсын Шушы кыска гомерен дә бушка узса9 Вакытсыз килгән Әҗәл чалгы-кулын сузса99 Тагы да килеп Соңгы минутларыңда ялгызын гына казып, яныңда соңгы бәхилләшү сүзләреңне әйтер кадерле кешен булмаса Инде телсез казып, соңгы сулышыңны алып, тирән караңгылыкка очып барганда, кипшергән иреннәренә кауры й- канат белән су тидерер якын ярын тормаса Үл дә кит инде'
Хәер, син болай да үлеп барасын бит инде Ә шулай да ан эшли әле, баш мие күзәнәкләре үлеп бетмәгән, азар соңгы балкыш-чайп&зыш булып, бар көчләрен җыеп, ахыргы уй-сорауларга әйләнәләр «Ясин
чыгучы абыстай бар микән?»
Нинди мон бу? Нинди мәкам?
Изге Коръәннең моң-мәкаме ясинда шул эчке аһәнгә, тирән көрсенү газабына, соңгы үкенечләрнең йомшак шавына әйләнә түгелме... Саргаеп беткән көзге яфракларның ифрат сагышлы лепердәве кебек кенә ул. Өзелер алдыннан. Тынычлыкны бозмыйм дигән серле авазның сихер- тылсымга ия пышылдавы гына ул Югалыр алдыннан. Материясез Жаннын үз кабыгын—тынсыз калган гәүдәсен—күргәч, тавышсыз бәргәләнүе вә сыктавы гына ул. Очып китәр алдыннан...
Баш мие күзәнәкләре соңгы көчәнештә эшлиләр: «Мин киттем... Кемнәр алып барып җирләр мине? Өчесен, жидесен . кырыгымны, еллыгымны уздырырлармы? Мәнгегә югалгач, искә алырлармы мине?» һәм тынлык...
Мәңгелек...
Биниһая...
Олуг...
Тынлык...
II кисәк
өзге буразналарда пәрәвез җепселләре...
Кояш үтә якты. Иртәнчәк булганга аз гына салкынча...
Мунча эчендә бикләнеп калган «Котсыз» исемле кара мәче кычкырыпмы-кычкыра, акырыпмы-акыра. Заһидулла ялкау гына елмаеп, әмма усал күзләре белән карап, аны «төрмә»дән коткара. Песи, рәхмәт әйтәсе килепме, аның аяк астына егыла. Тирес өстендә утыручы ана мәче: «Фу, ирлегең-горурлыгың юк синең!»—дигәндәй, аннан йөзен читкә бора Ә үзе. . Үзе ул патшабикәдәй киерелеп, Әби патша булып... тирес өстендә утыра. Тәхет вә ләхет сүзләре бер-берсенә бик якын. Алар арасында нәни генә вакыт аралыгы гына бар...
Шәп көн!
Матур көн!!
Әмма...
Заһидулланың елыйсы килә: «Шушындый да гүзәл көнне улы әтисен күмеп йөрсен әле?! Бу бит бернинди дә мантыйкка сыймый... Ә язмыш мантыйксыз ул. Ләүхел—Мәхфүздә язылган икән—Язмыш инде! Беркая да бара алмыйсын. Монда качып котылу өчен бер ярык та юк. Таракан сыярдай ярык та...»
Тәһарәтләним-рәтләним, госел коеныйм-пакъланыйм дип мунчага килгән Заһидулла янына чиста кием, ак сөлгеләр күтәреп Заһидәсе килеп кергәч, ир заты өнсез калды: «Нинди матур анын хатыны!—Ул нечкә билләре, түгәрәк балтырлары, калку түшләре, зифа сыны! Ул серле елмайган очкын-кара күзләре, аз гына бөдрәләнгән кара-дулкын чәчләре, чиядәй кызгылт-сусыл иреннәре, уймак авызы, нәфис борыны, шаштырырдай колак йомшаклары, гүзәл ияге...»
Түзмәде Заһидулла, эчтән килә торган авыр вә каты, дәрт-дәрман тулган, тынычсызлыгы югалган, ифрат көчле-куәтле авазны тыенкылап, аһылдады да сандугачын кайнар кочагына алды:
—Былбылым! Алтыным-җәүһәрем минем!!
Ни сәбәптәндер, күзләренә хыянәтчел яшь бәрде, аяклары тотрыксызланып китте, күкрәген нидер кыса башлады, башы шаулады.
Менә алар тыелгысыз рәвештә, бер-беренә сарылып, үбешә башла-дылар...
Заһидә чиксездәй тоелган күз яшьләрен жәлләмичә акрын гына, ашыкмый гына, тавышсыз гына елый иде Әмма...
Күлмәк итәгенең сабыр гына күтәрелеп баруын тоюга, хатын ирнен
К
кулын тотты һәм кискен генә:
—Кирәкми!—диде
— Нигә, иркәм7—дип сорады ир. өзгәләнеп.
—Коне ул түгел Гөнаһ Зина Соиыннан
Ул үз сүзләренә—пәрәвез ятьмәсенә эләккән чебендәй, буталып - буталып беткән!—һәм гөнаһсыз, беркатлы, чиста күнелле. нечкә бәгырьле һәйбәт хатынына карады да анын белән ризалашты.
—Ярамый шул! Гө-наһ
... Авылнын дәрәҗәле кешесе Гыйбадулланы сонгы юлга озатырга кеше күп җыелган иде Хәтта Заһидулланын кан дошманы саналган күмхуж рәисе Габдрахман да. комсомол башлыгы яшь калай әтәч, элеккеге көтүче малае Габдулла да килгән. Кая барсыннар' Кәнсәләрдә «Мин— җитәкче!»—дип. күкрәк каксалар да. үлем алдында—һәркем тигез Барысына да—шул өч аршын жир
Җыелганнар, мәетне сонгы юлга әзерләүне көтеп, шыпырт кына, уч төбенә йөткеренгәләп. үзара ипле генә сөйләштеләр
—Гажәп тә матур көн бүген'
—Сөбханалла!!
—Кояшы—жәйге кояш ..
—Гыйбадулла абыйнын үлеме дә. җирләнүе дә якты көнгә туры килгән, Алданын рәхмәте! Шәп кеше иде
—Гүре якты, урыны оҗмахта булсын!
—Амин.
Юылган-кәфенләнгән мәетне, ләфенләү өчен кабыкка салып, зират очына киттеләр. Хатын-кызлар һәм бала-чага туган-тумача, күрше күлән боеккан йөз белән озатып калдылар. Заһидулла күрде анын әнисе тамчы да еламады Әйе. керфек тә какмады, бөртек тә яше акмады Әллә әтисен гомере буе яратып тормаганмы ул? Кырыс иде бит әтисе. Бер генә әйтте. Сүзен кабатлап тормалы Икенче сүз итеп сүс камчы алды. Очы еландай чага торган каешлы сүс камчы Әйе. анын беренче сүзе—сүз. икенчесе—камчы иле Ул үз өендә—үз патшалыгында—әнә шулай хан булып яшәде Татар бит хан булып яшәргә туа. кешеләргә өстәмә сан булып кына түгел
Шул ук вакытта Заһидулла, капка баганасына сөялеп, өзлегә-өзлегә елаган Заһидәсен дә күрде «Ах. яраткан икән анын хатыны биатасын' Бик нык яраткан!!»
Хәер, мулла кызы бит ул. Мөселман йола-тәртипләреннән, гатар гореф-гадәтләреннән читкә бер адым да атлый торган зат түгел Үз атасы Аяз мулла, әнисе Асыл абыстайның өй мәктәбен узган, алар кушканча тәрбия алган Ләкин
Мәет чыкканда елыйсы түгел дә—елый әнә
Зират авылнын югары очында. Әби патша юлыннан аз гына читгәрәк иде Аз гына арырак гражданнар сугышы елларында аргы яктагы Биектауда аклар тарафыннан үтерелгән ике кызыләрмис һәм бер командирнын уртак каберләре Кемнәр алар? Чуртым белсен' Мылтык тотып бу якларга килгәннәр һәм үтерелгәннәр Кайсы як кешеләре булды икән ул бәндәләр? Туганнары бармы, нигә хет каберләрен эзләми алар?
Җдвапсыз сораулар
Зиратнын үр ягына—төньякка борылдылар Кабер шунда казылган иде... , „
Калганын Заһидулла тонык кына хәтерли бугай Дөресе, исенә төшермәскә тырыша..
Мен.» мулла абзый моңлы мәкам белән догалар укый
—Яхшы кеше идеме, җәмәгать?
Яхшы кеше иле. бик яхшы!
Заһидулла. Әхмәдулла һәм тагы бер туганы Гыйбадулла картның үлгәч жинеләеп калган жднсыз гәүдәсен ләхеткә иңдерәләр
Ләхет такталары куела
... Авызын ачкан каберенә дөбер-шатыр балчык коела.
Туфрактан туган туфракка керәчәк..
Һәр дөньяга килгән беркөн үләчәк...
Әйе!
Зиратка кешеләр кабыкта алып килеп, үле тәнеңне гүргә иңдереп, кабереңне балчык өеме белән—ишек итеп!—каплагач, сиңа чыгулар юк инде. Бу кабер—гәүдәңә мәңгелек йорт. Гомерен буе ялгызак син анда...
Заһидулла, әрсез чебеннәрне куган кебек, әлеге шөкәтсез уйларын куарга, баш миеннән җилләтеп чыгарырга, һичьюгы аларны онытып торырга теләсә дә—максатына ирешә алмады. Әле генә әтисен мәңгегә калдырып киткән кеше буларак, аның башында «үлем», «зират», «кабер» дигән сүзләр туктаусыз гөжләп тора иде..
Өйгә керүгә ул әнисен кочып алды:
—Их, әнкәй Әткәй вакытсыз китте бит...
—Гомере шул булган,—диде ана сабыр гына.—Ходай җанын биргән кебек аны кире үз хозурына ала да...
—Син нәрсә, әнкәй? Бер дә жәлләмисеңмени әткәйне?—Заһидулла анасының сабырлыгына шаккаткан иде.
— Кемнең күпме яшисе Ләүхел-Мәхфүздә үк языла,—диде карчык шул ук сабырлыгын җуймыйча...
... Заһидә абзарда маллар карый иде...
Заһидулла олы якта малаен карый иде:
—Их, улым, улым...
Аның күзләренә дым төртте:
—Бабаңны җирләдек бүген, улым. Ә син аны белмисең дә, рәхәтләнеп-изрәп йоклап ятасың...
Кинәт анын баш миен яшен уты өтәләгәндәй булды:
—Хәер... Әйе.. Әле син үз гомерендә күп үлемнәр күрерсең... Якыннарыңны соңгы юлга озатырсың...
Шунда аңа сәер вә сискәндергеч уй килде:
—Балакаем! Беркөн син үзең дә... И, сабый-сабый... Шунын өчен тудыңмыни син?!
Ул сулкылдап елап җибәрде...
әет чыккан өйне юып-пакъландырып, мичләрен агартып- акландырып алу татарда күптән килә, бу—Ислам дине йолаларының бересе. Өйдән соң кием-салым юыла...
Мәет чыккан өй сагышлы вә моңлы, ул телсез, бераз шомлы. Монда кычкырып та сөйләшмиләр, гүя аларны үлем сере шулай тота. Инде көлүгә килсәк, монысы гөнаһ ук санала, чөнки үлекнең Рухы бу шатлыклы гамәлне ишетеп:
—Ах. миннән котылганнарына шулай шатланалармы болар?—дип, ифрат та рәнҗер, имеш. Инде әрвах үзен хурлаганнарын ишетсә, үзенә начар сүз әйтүчене каргап әрләр, ди...
Үзен ифрат ипле вә сабыр тотса да, Заһидулланың әнисе Гайния— тутырып әйткәндә Гайниҗамал әби—ире үлеп өч көн үтүгә, бик нык тартылды: күзләренә сагыш шәмнәре эленде, аларда моң-хәсрәтле сары уты көйрәп, йөзе дә саргаеп китте Ни сәбәптер, аның иреннәре сул якка таба бөреште. Бетереште карчык, бетереште. Инде әнә килененә дә маллар карарга булышмый, ә бит ире исәндә бөтерелеп кенә йөри иде әле. Хәзер, кайчан карама—кулларында дисбе. Шул иске дисбе,—тылсымы бармы,—аны гел үзенә тартты, шуңа карчык ипле бер җайга килеп, өзелеп-өзелеп, сүзләрен ярым пышылдап тәсбих тартуда булды
—Бисмиллаһи...
—Сөбханалла...
М
—Аллаһумәх фәзьна...
—Аллаһумә ихдини.
—Аллаһу әкбәр..
Аңлады Заһидулла: анын әнисе нәкъ үзе кебек үк эчке уйлы, һәр кайгы-хәсрәтен вә шатлык-ләззәтен жан сандыгына жыючы адәми зат икән. Ул үзе дә бит. уйлар йомгагын сүтә башласа, чуалып беткәнче гуктый алмый.
Ә менә Заһидәсе күз яшьләрен дә, яшәү рәхәтен дә эчкә агызмый- жыймый, ә гөрләп-гөрләтеп тышка чыгара. Шуна күрә дә анын жаны юшкынсыз, күнеле ашкынулы, рухы утлы, хисе нурлы, уе ачык бугай
Ялгыз тормышта ир сүгенергә өйрәнә башлады, хәер. бу гадәтләр аңа Урал ягында яшьли шахтада эшләп алганда ук һәм гражданнар сугышы вакытында йоккан иде инде. Күңелендәге тынычсызлык вә чарасызлык урысчалап «мать твою»ны ешрак әйттерә башлады
Әле генә, әтисенен өчесенә дип. тәкә суяр өчен пычак кайрап ятканда, Заһидә ана ничектер сак кына орынып китте һәм. бу хәрәкәт ничектер жайсыз килеп чыкты да, ир кеше Гали пәкеседәй үткен пычак йөзендә бер бармагын канатты
—һы!—диде башта.
Аннан сулкылдап типкән йөрәкнең гаярь көче белән бармагына бәреп кан чыккач:
— Мать твою!—дип ычкындырды.
Кычкырып та әйтмәгән иде юкса, хатынның сизгер колагы моны ишетеп, ул иренә үпкә тулы яшьле күзләре белән карады да
—Кагылма әнигә!—дип кычкырды.
Аннан соң...
Әйе, аннан соң бирчәләнеп-киселеп беткән кулларын Заһидуллага күрсәтте:
— Мин әниләр белән торганда болар юк иде Минем кул бармакларым аккош канатыдай ап-ак иде,—диде.
Ачу ташу чыгара, ди, түзмәде ир
— Мулла кызының кулы. . Коймак тотып кабара, ди!—шулай ычкынды.
— Нишләвегез бу. балалар?
Борылып карасалар, лапаска комганын тотып Гайниҗамал әниләре кергән икән. Соравын катгый итеп, очлы ияген әллә ничек хәрәкәтләндереп, сирәк тешле авызын ачмый гына әйтте кебек ул.
—Оялыгыз әзрәк. «Оялу—ярты иман ул»,—дигән Мөхәммәт пәйгамбәр. . Шушындый көнне... Әллә агагызның өчесе икәнен дә оныттыгызмы?
Карчык авыр атлап бакча ягына чыкты. «Монысы ачу өстенә кычу»,—дип куйды эченнән Заһидулла
Заһидә кырт борылып өйгә кереп китте. Ирдә анын йомры иңбашлары, таза беләкләре, калын вә кип арт чүмечләре ымсындыру илә кызыксыну берлә, ниндидер ятсыну да тудырды
«Ерагая барам түгелме мин аннан?—дип уйланды ул — Иә Ходай' Әле бит өйләнешкәнгә дә күпме генә Тамара, чукынчык, шаштырды Вәт, Иблис! ШаЙ-тан...»
Өйдә бала елавы ишетелде Юк. бу акырып-үкереп, өзгәләнеп сызланып елау түгел иде. ә йокыдан уянган сабыйның үзен сиздереп аваз салуы гына булды. Тик шулай да теге көннән сон Заһидулла өйлә бала елавын күрәлмас кешегә әйләнде Никадәр сабыр кеше булса да. ул, котырынып китеп, йортка атлады
—Син кая?—дип сорады әнисе —Абзарда сарыгын көтә
Ул күзләрен жиргә төшерде, каршында жиз комган гына тора иде Гүя әлеге сүзләрне дә озын гына борынын сузып шул комган әйткән Әнә шул борыныннан су да агып китсә Иә. ни дөнья сон бу ’ Уйласаң баш китәрлек—әйбәт саваплы эшкә дип йөрү, ә өйдә, әйтик менә монда—лапас астында—тарткалаш га талаш диярлек хәл-гамәл. Син унар
дип йөрисен, нидер кирегә тарта. Үзең яхшыга омтыласын, ниндидер пычрак-начар нәрсә сине куенына ала...
«Ни дөнья бу. ә?! Кем моңа җавап бирер? Бирер яисә бирә алырмы9 Ник юньсез-явызлар ошбу дөньяда барысын да изеп-сытып, кәеф-сафа корып, рәхәт яши, ә әйбәтләргә—михнәт, яхшыларга—шакшылык?»
Ул әтисен күмгән көнне хәтерләде...
Зираттан кайтуга, аны кәнсәләргә чакырдылар. Идарә йортында күмхуж рәисе Габдрахман, авыл советы башлыгы Сабит, партячейка секретаре Ямаш һәм комсомоллар башлыгы Габдулла көтәләр иде.
Елмаеп, үз иткән булып каршы алдылар. Сүзне гражданнар сугышы солдаты, җыелышны оештыручы Габдрахман башлап җибәрде:
—Заһидулла авылдаш, без икебез дә сацалистик эрбәлүтсияне шул эрбәлүтсия атларында яклаган илә дә саклап калган гыраҗданнар сугышы солдатлары. Хәзер бөтен илдә күмхуҗлар төзү бара. Менә авылдан берничә кеше илә дә син генә аерым калып ялгызак тормыш алып барырга йөрисен Әнә Иделнең аръягында үзеңә йорт та салдырып куйгансың. Ну бит...
—Нәрсә «ну»?—диде Заһидулла аңа туры карап.—Син «ну»лама, мин ат түгел «на», «ну» белән чаптырып, тәртә арасында тотарга!
—Кирелегең башыңа киртә булып төшмәсен,—диде Габдрахман, карлыккан тавыш белән хәтәр генә кисәтеп.
—Кая төрттерәсең?—диде Заһидулла салкын гына.
—Кара козгыннар оча башлады...
—Мылтыгым бар...
—Син—бер. алар—мен!
—Тагы ни белән куркытасың?
—Рачкулачивайт итсәләр?!
—Мин бит кулак түгел. Тагы, үзен әйтмешли, «эрбәлүтсия атларыңда сацалистик эрбәлүтсияне» яклаган, саклаган кеше.
—Андыйларны күбрәк алалар!—диде Габдрахман, кинәт кенә аягына басып.
—Тилгән алырга, мин чебеш түгел—диде Заһидулла ярсып.
—Тилгән түгел—кара козгыннар!
Шул сүздән сон Заһидулла ишекне бәреп ябып чыгып киткән иде. «Тапкансыз көнен!»—дигән иде теш аралаш.
Менә хәзер әтисенен өчесен уздырырга дип кулына пычак алгач, әнисе һәм хатыны белән әргә кергәч, ул тагы шул сөйләшүне исенә төшерде: хәтер кыллары авыр гына зынлап-ченләп киттеләр. Гүя аның таш маңгаен тимерчедәге авыр кувалда белән төяләр иде.
Кара тәкәне мөгезеннән тотып, өстерәп алып чыкты да, жиргә салып аякларын бәйләде. Аннан, Гали Пәкесе кебек үткен пычагын бер кавымга гына һавада уйнатып, жан иясенең кара йонлы муенына чалып җибәрде...
... Жиргә гөжләп кан акты...
Кан, кан һәм тагы кан...
Һәр тамчы кан белән кара тәкәнен тормышы бетә, яшәве үтә, җаны савыла иде.
Ни сәбәптәндер, Заһидулланың башы әйләнеп китте...
ара тәкә кызыл кан агызып ятканда, ул читкәрәк, мунча янына таба атлады. Аяклары шактый тотрыклы булсалар да, баш әйләнүе бетмәгән, колаклар шаулавы да туктамаган иде.
«Нидән бу?—Ә, каһәре, малны бисмилласыз суйдым ич!—Ул күк йөзенә бакты.—Гафу кыл, ярлыка, Ходаем!»
Мунчага кереп зур бер салкын чүмеч суны башына койды. Тирли
К
башлаган мангай салкыная төште, чәч төпләрендәге жылы дым да салкынайды
— Брр-рр!—диде ат кешнәгән кебек. Азрак ангыраеп торуга, анына кайтты: баш авыртмый, колак шауламый, акыл аек иде
—һы.—дип сәерсенде ир.—Бу нинди сер?
Аннан жинел адымнар белән инде жан биреп күзләре калайланган тәкә янына килде дә. анын аякларын чишеп, махсус әзерләнгән агач жәплекәгә элеп куйды Шуннан гына тәмам тынычлана төшеп, болдырга менде, өйгә тавыш салды:
—Әнәй, Заһидә! Жылы су чыгарыгыз әле...
Дөрес, суны әнисе түгел, хатыны чыгарачак иле. ләкин «баш-ка дәшми, алдан «яшь»кә дәшмиләр—монысы йорттагы атан рухы өстенә. анаңны хөрмәт итмәү билгесе саналыр иде. Аннан сон күрде бит. Заһидә мич тирәсендә әвәрә килә, ә әнисе «ә-ә-ә»—дип. бер мәкам көйләп, бишектә чыр-чыр көлеп яткан оныгын тирбәтеп ятмыш
Тиресен тунап төшерергә өлгермәде кара текәнең, лапаска кояштай елмаеп хатыны килеп керде Шунда. Әллә ни булды шунда: ул чүттән генә кара тәкәне ташлап матур йөзле, шалкандай ап-ак тәнле Заһидәсен кочаклап алмады Ләкин, ни генә дулкынланса да. үзен бу эштән тыеп калды: «һәрнәрсәнең үз вакыты, һәркемнең үз чираты, ди -
—Су салып торыйммы?—диде хатыны тагы да матур тавыш белән елмаеп.
—Ашыкма әле. Бар, үпкә-бавырларын салырга табак алып чык.— дип кенә куйды ире. бик тә эшчәнлек вә булганлык күрсәтеп Мал суюда ниндидер мәжүси тантана бар ич
—Хәзер!—Заһидә аңа рәхмәтле, рәхимле, разый вә яратулы иде Күзләрендә—нур-очкын-ут
Шушы бер генә бик тә гади сүздән Заһидулла моны үзенең нечкә күнеле белән абайлады һәм тойды. Гомумән, анын Заһидәсе үч саклап, үпкә тотып йөрүче зат түгел иде Ул үзе дә, кинәт кабынып каты сүз әйтсә, кире кайтучан булды. Бу ана әтисеннән иңдерелгән холык, характер билгесе булып, ул бервакытта ла кешегә үч саклап йөрмәде, үчлекле бәндәләрне сөймәде Иң мөһиме, тормышта үзенне жинеи. мин- минлегеңне. кирәкмә!ән горурлыгыңны сындыру бит Б> нәрсә дә ана ерак бабалары җаныннан ук салынган нәрсә
Хатынының ике табак күтәреп чыгуын ул күреп-тоеп торды
— Карале. Заһидем' Шәп бит. симез бит бу тәкә, ә?
Хагын эреп китте.
—Шәп. симез, Заһидулла жаным' Менә яхшылап чистартам, юам да бүген үк эчәгеләреннән тәмле-тәмле бөккәннәр пешерәм Кара нинди майлы анын эчәгеләре!
—Нигә бүген ’—дип каршы төште йомшак кына ире -Бүген итне болай да күп салабыз.
—Ярый, алайса,—диде хатын да ризалашып һәм өстәп куйды
—Хәзер төннәрен суык инде, ите дә. үпкә-бавырлары да. эчәкләре дә бозылмаслар...
—Инде көннәрен дә суытыр чаклар җитә,— диде тирән көрсенеп Заһидулла.
Икесе дә беравыкка тынып, эчке борчуга бирелеп алдылар, чөнки ир дә. хатын да үз өсләрендә, баш очларында ниндидер күренмәс ләкин куркыныч кара болыт торганын сизенәләр иде Нәрсә дип ажгыра ул аждаһа болыт
—Аерыл ача кс ы з! —дип ме"’
—Бетәчәксез!—дипме?
—Үләчәксез!—дипме?
Кем белсен дә. кем анласын. ди. Кара Язмыш сүзләрен Ничек төшенергә, ди. анын кая ишарәләгәнен'’
—Йа, Алла
4. «К. У.» м 4
Хатын авыр сулады.
—И. Ходаем...
Ир кысылып тын алды.
Ләкин бу «авыр сулау» яисә «кысылып тын алу» аларнын һәркаюсын чолгап алган капчык-тышча эчендә генә башкарылып, бер-берсенен колакларына ишетелмәс эчке пышылдау гына иделәр Шуңа карамастан, барыбер Бер Җан Икенчесен ап-ачык тойды: «Алар уртасында Җир ярылды һәм бу ярык, ачылганнан-ачыла барып, ниндидер кара упкынга әйләнеп ята...»
Заһидулла тагы күз чите белән генә хатынына карап алды: «Иа Алла! Фәрештә икән ич анын Заһидәсе! Менә шулай, Заһидулла мулла! Синең хатынын, Аяз мулла кызы Заһидә—алиһә, фәрештә ул! Кулларына тагылган үтә күренмәле канатлары гына күренми дә, беленми дә аның, һәр төштә, һәр эштә—фәрештә ул!!»
«Кем сөйли моны? Ә уң җилкәдәге Ак Фәрештә икән! Савапчы...»
«Заһидә дип... Урман авызындагы шалашта бергә төн йоклаган Тамара да бер дә ким түгел. Анын ул көлтә-көлтә эре бөдрәле кара чәчләре, чәй чәшкәседәй чем-кара күзләре, мемердәп торган изенке тәне, кырыклап бүрәнә кебек юан ботлары...»
«Ә монысын кем сөйли әле? Ә сул җилкәдә утыручы Кара Фәрештә икән! Гөнаһчы...»
Ул гына телгә килде, колак артына кара ташлар булып утырган шайтан балалары дәррәү барабан кактылар:
—Та-мар-ра!
—Там-мар-рам!!
—Там-тра-та-там!!!
Шулвакыт үз уйларының тирән күленә, хәтта ләменә баткан Заһидулла кинәт кенә үзенең дә икегә аерылуын тойды:
Беренчесе: саваплы фәрештә Заһидулла.
Икенчесе: гөнаһлы шайтан Заһидулла.
Баш миен көйдереп кызган тимердәй эссе сорау туды: «Кем мин? Кем. Нигә бу уйлар? Бүген көне түгел бит... Бу баш кайчан уйларыннан туктар? Булырмы аңа бер тынычлык? Ул бит хәтта төннәрен йокы аралаш та уйларыннан арына алмый... Күп баш аз. ялгыз баш күп уйлар, ди...»
Ир хатынына сүз катты:
—Сал әле җылы суыңны...
Хатыны елмаеп комганнан су агызды:
—Салам, Заһидулла...
Кулга коелган җылы су белән җылы сүз күнелен җебетте, хәтта уйларыннан коткарды.
Кич Аяз мулла белән мәчет картлары Гыйбадулланың өчесенә җыелып, аның рухына Коръән чыгарып, дога кылып киттеләр.
Өстәл өсте җыештырылып, куе караңгылык төшүгә, йорт йокларга ятты.
Икеле-микеле уйларыннан арынган Заһидулла мулла үзенең Заһидә- алиһәсен ярсулы бер ашкыну белән кочагына алды:
—Фәрештәм минем!
—... ул-ла!..—дип кенә әйтә алды анысы.
Алар тозлы тиргә чыланып беткән ястыкка юеш чәчләрен салып, яшенле-давыллы яңгырдан соң калган бодай басуы кебек, бер тын белән акрын гына сулап яталар иде, урам уртасында туган җыр тәрәзә пыялаларына килеп бәрелде:
Алга үрмәләп була.
Артка үрмәләп була.
Ялгыз тормыш тормышмыни— Тормыш бергәләп була.
Бу камсамул Габдулланың кичке уеннан кайту авазы бульш, ул
аны Заһидулла колагына төбәгән иде
«Дур-рак!—дип уйланды ир,—Үрмәләү—тормышмыни ул?!»
тисенен җидесен үткәрүгә, Заһидулланы тагы кәнсәләргә чакырдылар: идарә йортында шул ук күмхуҗ рәисе, саилче малае Габдрахман, авыл советы башлыгы надан Сабит, партячейка секретаре йолкыш Ямаш һәм Сабир баинын элеккеге көтүчесе улы. комсомоллар башлыгы Габдулла. Килеп керүгә аларнын һәрберсен нәкъ шулай сыйфатлады Заһидулла:
—саилче малае Габдрахман...
—йолкыш Ямаш..
—надан Сабит...
—көтүче улы Габдулла.
Юк, юк! Кимсетеп тә түгел, ә авылнын ин ярлылары, чәерче токымнары, ялкауларның власть башына менүләренә ул менә бүген, менә хәзер, менә шушы минутларда гына төшенде
«Карале! Мать твою!' Монда бит җыен әтрәк-әләм, затсыз бәндәләр. Иә, Ходай, юкмыни шушылар арасына матур тос өчен Адәм диярлек бер кеше. Юньле инсаннар беткәнмени бу дөньяда9 Алай дисәң. Гөлнен кайчан тигәнәкләр арасында утырганы бар, ди’»
— Иә!—диде Габдрахман. канлы үгез күзләрен ана текәп.—Акылына килдеңме инде?—Теге вакытта авыл карты. Заһидулланың әтисе Гыйбадулла аларны сугыштырып җиңелгәннән соң. ул яшьтәшенә генә түгел, гүр иясе булган авылдашына, өлкән кешегә дә ифрат ачулы вә үчле иле •Карт тәре! Ятасың менә хәзер кабердә Ә теге вакытта малаеннын мине җиңәсе н белеп күкрәкне төйдерттен •
—Мин үз акылымда,—диде Заһидулла, сабыр булырга тырышып - Әмма да ләкин, Йөзмөхәммәт абзый әйтмешли, син менә үз акылындамы соң?
—Үз акылымда!—диде кинәт аны бүлеп тегесе.
—Акылыңны күрсәтү өчен хәзер эрбәлүтсия атларында дин җиффәр инде. Алай бигрәк тә хәтәр бит инде ул Әнә Габдулла маңка кебек ачык авыз һәр сүзеңне селәгәе белән бергә йотарга тора
—Син! Си-и-ин!!—дип чәрелдәп сикереп торды Габдулла —Син контра!!!
—Сүзеңне уйлап сөйләш, энем,—диде Заһидулла аңа мыскыллы караш белән —Син әниеңнең сөтен имеп ятканда, абзан гражданнар сугышында кызыләрмис булып. Совет властен яклап сугышып йөрде Беләсең килсә, мин Азиннын ординарецларыннан берсе идем, штабта тордым...
—Хәзер пәртийнәй аңыңны югалтып кулакка әйләндең,—диде Ямаш Минем партиядә булганым да юк ' Ничек югалтыйм ди мин булмаган «пәртийнәй аң»ны?'
—Сәвит хөкүмәтенә каршы барасын бит.-дип бүлде аны Сабит
—Менә син. Сабит абый, төгәл генә мина шуны әйт әле. нәрсә ул Советлар? _ ,
—Соң сәвит сәвит инде,—дип ык-мык килде Сабит
-һәрхәлдә, мина шунысы билгеле Сабит-совет түгел. ә совет - Сабит түгел' Төкердем мин сиңа. Сабит абый Юньләп имза куя белмисен И * — Нә-әр-сә?!—дип акырды тиз кызучан Сабит — Мин сәвит персидә- теле түгелме?! Иптәшләр, карагыз әле' Бу кулак кисәге мина яла яга ич Ул әле мина гына яла якса ярар да иде. ул бит сәбитләрдән каю. төкерәм сәбитл әрегезгә. ди.
— Мин алай димәдем советларга төкерергә җыенганым да юк.
Ә
Куелган власть, барлыкка килгән система Ә сине Сабит абый, наданлыгыңа карамастан, халык жыелышта, сәбит хөкүмәте булгач, аның башына әнә Сабитны куярга кирәк дип сайлады ич. Оныттыңмыни?
Сабитны бик үк өнәп бетермәгән Ямаш, борыны белән пошкырып, көлеп куйды. Тегесе аңа карауга, тамагын кырган булып йөткереп алды да:
—Иптәш Ысталинның фәрмилирүфкәсе шундый: авыл тормышын әкәнчәтелни җайга салу, пырадукцияне арттырып алу, тигез-матур тормыш кору өчен авылдагы барлык крәчтияннарны күмәк хуҗалыкларга жыярга..
—һәм...—дип алып китте Заһидулла.—Шул күмхужлар әзерләгән барлык ипине, итне-майны, сөтне... хәтта бетне дә дәүләткә тартып алырга!!
Кинәт шомлы тынлык урнашты
Стенадагы чебенле сәгать тә туктады кебек. Кәнсәләр түшәме, Сабир байның алтын-сары нарат такталарыннан эшләнгән түшәм, кинәт кенә каралжым төскә керде.
Бер кавымга күмхуҗ рәисе Габдрахман, партячейка секретаре Ямаш, авыл советы башлыгы Сабит, камсамул Габдулла куе томанга күмелеп, эреп юкка чыктылар...
Бакча артында ялгызак эт өрде Анын тавышы ифрат моңлы булу өстенә нигәдер үкенечле һәм көчсез иде...
«Ялгыз тормыш тормышмыни
Тормыш бергәләп була!»
Кем җырлый моны?
Каян килеп керде әле бу җыр Заһидулланың колагына?
... Томан тарала башлады...
Нигәдер иң беренче Габдулланың карсак гәүдәсе чагылды анын күзенә, ә аннан сон көрән томан эченнән бер-бер артлы гыйфритләр кебек Габдрахман, Ямаш, Сабит калыктылар һәм
һәм Иосиф Сталин...
Сталинның рәсеме алар артындагы диварда иде. Ул Заһидуллага кара-чәнечке күзләре белән карый. Нинди төстә микән анын күзләре? Сорымы? Яшелме? Нинди генә булмасын, аларда зәһәрлек, усаллык һәм тәмугь утлары җемелдәшә...
—Йә-йә-йә!—дип, тынлыкны бозды Габдрахман.
—Сәяси хата,—диде Ямаш.
—Хөкүмәткә, сәбитләргә каршы,—диде Сабит.
—Контра!!—дип акырды Габдулла кыска аякларына басып. Ул хәтта утырган урындыгына ук басмакчы иде, Габдрахман кулын селкеп һәм ымлап, аны бу эшеннән туктатты.
— Карале, Заһидулла,—диде Габдрахман, сөйләшүнең шулай кинәт кенә артык тирәнгә керүенә чып-чынлап пошаманга төшеп. Анын бит исәбе бик тә, бик тә гади иде: Заһидулланы бераз куркыткалап килергә һәм шул рәвешле, ялгызак тормышын туктатып, аны да артык тавышланмый гына күмхуҗга алырга. Йөрмәсен үзе генә әллә кем булып! Юкса, барысы да Идел аръягына чыгып үзенә йорт сала башласалар, Шөн авылыннан берни дә калмас! Тагы..
Әйе! Шуның өстенә Габдрахманнын өстәл тартмасында бер бәләкәй «урыс малае» күзен мөлдерәтеп ята иде. Кичә кичтән әйбәт кенә төшергәннән сон, бүген авызга тамчы да эләккәне юк. Нишләп катлауландырды әле бу Заһидулла аңлашу-сөйләшүне. Баш китәр сүзләр ычкындырды бит! Ярый инде икәве генә булсалар... Әле Сабит белән Ямалины да җайларга мөмкин. Әнә теге безкүз Габдулла, ул колагы ишеткәнне җилгә җибәрми дә җибәрми инде..
Заһидулла да үзенең «ычкынганлыгын» анлады Югыйсә, күмхужлар төзүнең төп максаты—авылдагы һәр нәрсәгә контроль, һәр грамм ипине исәптә тотып, дәүләткә кирәк кадәр сыпырып алу—талап алу!!—икәнен
аНЫ ®елән тоиса ла- бу турыла теге вакытта чишмәле тупыл төоендә утырганда сөекле Заһидәгә дә әйтмәгән иде ич. Бары күнеле оелән сизә иде ул күмхужларнын авыл кешесе өчен түгел. ә дәүләткә савым сыер итү өчен төзелгәнен Бер тур амбарга тутырылганны талап алып китү жайлымы да. йөз кечкенә амбарга тутырылганны тартып алу жинелме Крестьян үз келәтенә салтан ашлыгын си на бирә димени ул?! <3нә продразверстка елларында
«Чыккан эт оясыннан чыккан, икенчесен чыгарма'—дип үзенә фәрман бирде Заһидулла Болар сине тереләй ашаячаклар!»
— Иә-ә-ә!—дип тагы сузды Габдрахман
— Минем башка сүзем юк" -Ул ишекне каты бәреп чытып китте Стенадагы Сталин портреты шылтырап идәнгә төште Чылтырап пыяла ватылды
ылтырап пыяла коелды.
Ишекне каты итеп япкан Заһидулланын башы түя шәкерт елларында
Казанда гәжиттә күргән «Пыяла баш» рәсеме иле Менә шул «Пыяла баш» чылтырап анын аяк астына коелды Ул ярым ансытланып ишеккә сөялде. Ишек аны тегеләрдән аралады, ул ал арны күрми дә инде. тәкин адәм балаларына Хак Тәгалә биргән ишетү сәләте кинәт кенә гылсыми бер көч белән ике мәртәбәгә артты Чөнки
Әйе!
Чөнки теге якта сөйләшәләр иде. Аны сөйләшү лә дип булмас, талашумы, әрепләшүме.’ -хәтта, йомшаграк игеп әйткәндә, болар фикерләшәләр иле Ул жаны-тәне белән тойды: хәзер анын язмышын хәл итәчәкләр болар, нигә дисән. ишекнен аргы ягында ишекнен аргы ярында—ана каршы ярда! —Ниндидер давыл кубачак
— Кон-ты-ра!!!—дип акырды камсамул Габдулла һәм кулларын төйнәп ишеккә чапты
—Тукта!—дип кычкырды ана (абдрахман Син. малакасус. нәрсә ана йодрык беләнме?! Ул сине түгел
Габдрахман чүт кенә «мине лә • дип ычкындырмады. тәкин аек акылы аны нык авызлыклаган иде. шуна мин-минлегенә ифрат та тия торган «мине дә » теш-рәшәткәләр артында тоткарланып калды
Шунда ул һәр сүзенә басым ясап әйтеп куйды
—Ул сине генә түгел, ләхет такталарын ачып жиле бабанны жыеп алып кайтсаң да. ярачак сезне Чеби урынына сыгачак' Улмы? Ул бит
Тагы әздән генә «мине дә» кошы очмый калды
Ләкин ни гажәп. әлеге «мине дә» сүзен ишек артындагы ишек аръягындагы Заһидулла ап-ачык ишетә ите «Начар кеше түгел син. Габдрахман Сине бары система боттан, тип уйланды Власть бозган сине, яна власть. »
-Нишлибез’-дип сорады кинәг бөтен ярсуы эссе чәйгә салган бер шакмак шикәр кебек эрегән Сабит, гәмам пошаманга пниеп Бу бит. бу бит... г г
-Корткычлык' дип бүлдерде аны Габдулла
—Авы тынны тый. дим' Ипи шүрлегеңне жимерәм биг'
Котырып киткән Габдрахман ун ку ты бс тән анын бугазыннан алды
—Син. әнчек, олылар сөйләгәнне, киңәш табыш игешкәнне тыныч кына тынлап утыра аласынмы юкмы’ Юк са'
—Габдрахман абый'
—Габ-дырах
I ао и-
Тимер кул-бармакларга эләккән карсак шундук буыла башлады
Ишекнен тышкы ятындагы 1аһнд\тла ачы гына көлемсерәде
Ч
—Юк болар арасында чын бердәмлек. Юк...
Нәрсәдер дөбер-шатыр килде...
Габдулланы урындыгы-ние белән очырган Габдрахман Ямашка текәлде:
—Йә, секлетар... Йә, нишлибез?
Ямаш такыр баш түбәсен кашыды.
—Пүләнкәгә... урганнарга хәбәр итәргә кирәк!
—Син,—диде аңа Габдрахман коры гына. —Син үзеңнен пеләшен белән кинәшмә, минем белән киңәш. Ул органнарның ничек урганын беләсеңме? Алар килсә, син дә юк, мин дә юк. Сәбит Сабит та, менә бу эт баласы да...
Ул егылган урыныннан торып, яңагын тота-тота, ишеккә юнәлгән Габдуллага күрсәтте
—Әй, син, кая барасың?
—Кайтам... Өй-гә...
—Җыелыш әле бетмәде!
—Җыелыш бетмәде дип, үземне кыйнаттырып тормам ич инде...
—Хәзер үк кире борыл, анаңны эт яламаган нәмәрсә!
—Тагы суксаң...
—Кире борыл, дим!—Габдрахман күзләрен акайтты да шап итеп өстәлгә сукты.
... Тыштагы Заһидулла аларны чын күңелдән жәлләде:
—Юк болар арасында бердәмлек! Ул дуслыкны әйтәсе дә юк. Нинди иптәш, ди, болар бер-берсенә. Боларнын барысын тотып торучы уртак дин юк. Коммунист-камсамуллыклары да ташкүлчим...
—Хәзер болай итәбез,—диде Габдрахман —Бөек юлбашчыбызның рәсемен бергәләп җыеп алабыз, аннан пыяла ватыкларын түгеп, кире рамга куябыз. Юлбашчы өчен пыяла гына табылыр.
Моңарчы әле берсенең дә уена кермәгәнне әйтте күмхуж рәисе, чөнки көтүгә хас булган курку, Сталинның портреты стенадан ычкынып идәнгә төшеп челпәрәмә килүе, аларда сарыклар арасына килеп кергән бүредән туган халәтне барлыкка китергән иде. Бу курку Әбүгалисинаның бүре янына бәйләп куелган сарыгы халәте иде. Ул сарык та, берничә көн калтырап торгач, куркуыннан жан тәслим кылган.
Заһидулла Казанда шәкерт елларында бу турыда үзенең мөдәррислә-реннән ишеттеме, әллә берәр китаптан укыдымы, инде хәзер аны хәтерләми, ләкин бүре янында торучы сарыклар халәтен, ватык Сталин портреты аркасында мәш килүче Габдрахман, Ямаш, Сабит, Габдуллаларны күргәч, (ә ул аларны ишек аша да күрә иде) тәмамысы да аңлады: әнә бүре— Сталин портреты, әнә сарыклар—Габдрахман, Ямаш, Сабит, Габдулла...
Чылтыр-чылтыр китереп, пыяла ватыкларын җыеп алдылар Агач рамны һәм кәгазь сурәтне өстәлгә салдылар.
—Нәрсә, рамы төзекме?—дип сорады үзе дә тәрәзә рамнары ясаучы, пыялачы һәм борыс утыртучы Сабит бик тә пошынып.
—Бер ягы чатнаган...
—һәй-әй!—дип сөенде авыл советы рәисе.—Төзәтәбез аны, гүпчим төзәтәбез!
«Гүпчим» сүзе бер секундка гына Заһидулла хәтеренә Мәкчим сурәтен тыкты: «Нишләп ята микән анда минем керәшен? Чәпчим Мәкчим...»
—Ә рәсеме?—дип сорады шикле-шөбһәле Ямаш, тагын такыр башын кашып.
—Э-э-эх-хх!—дип ыңгырашты чын күңелдән, кинәт кенә Заһидулла өчен борчылып Габдрахман —Нишләргә, ә?!
Сталин теткәләнмәсә дә, ертык иде...
—Ә келәйләсәк? Миндә бар ул,—диде Сабит ниндидер өметсез өмет белән.
—Мужныдыр...— дип куйды, икеләнүен яшермичә, Габдрахман.
Ямашның кул-тырмасы тагы такыр басуга керде:
—Лутчы —диде ул уйлангалап. ләкин аны Габдулланың чәрелдек тавышы бер мизгелдә кисте Җепне үткен кайчы кискән кебек кенә:
—Ертык Ысталин буламыни9
Барысы да акаеп ана карадылар:
— Бумы? Бу! Бүре булмаса ла—бүре баласы бу Монын янындамы? Монын янында... Авызыңны жиле йозак белән бикләмәсән. бетген. үләргә әзерлән дә. кабер казытып куй.
_ —Ертык Ысталин булмый, ертык пәртрит була!—дип. ярсып КУЙДЫ Сабит.
... Ишектән аркасын ала алмаган Заһидулла үз алдына уйлана бирле: «Шәп кеше син. Сабит абый Менә сина рам ясап, борыс утыртып, тәрәзә пыяласы куеп кына яшәргә иде. ә син укымаган килеш башыңны әллә кая, алып барып тыктың...»
— Йә. ярый —дип тынычландырды барысын Габдрахман —Кич— киңәшкә шәп. иртә—эшкә! дигән бабайлар. Бүгенгә житәр..
Заһидулла аларны. болдырда чүгеп, озатып калды
и һа н да һәр нәрсә и зге .
Агач яфрагын озденме—бәгыреңдә авырту сиздең. Юк. аны тән ■жАҮсизми, ә җан тоя. Менә шулчак Рух уты. җил искәч кыйшаеп киткән учак ялкыны кебек, үз алдына бәргәләнеп ала. Үз-үзен кыйнагандай итеп...
Урам буйлап кайтып барганда. Заһидулланың хәтеренә бөгәрләнеп кара елан кереп ятты Геге урманда үтергән кара елан
Нигә хәтереннән бер дә чыкмый ул? Кайвакыт төшләренә кереп газаплый. Үкенечнең уклары бу кадәр дә очлы вә. килеп кадалса, тартып алып булмас газаплы булыр икән!
Әллә ул елан берәр гылсым белән кешедән сөйрәлүчегә әйләнгән нәмәрсә булып, бодай ла үз язмышын каргап яшәп ятканда, мин бәндәгә очрап, ниндидер яшерен өметләр белән үзенә игелек көткәндә, шулай рәнжетелен вә кыйналып үтерелгән бер жанмы соң? Булмас димә' Тукай әнә ни ди бит: «Күктә ни булмас дисен, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!»
Өенә ул авыр уйларда кайтып керде. Заһидәсе мич тирәсендә кайнаша иле. ана. күк капусы ачылгандай, илаһи бер якты нурларга йөзен тутырып каралы да җәннәтнең җиленче катындагы кош булып сайрап китте:
—Заһидулла җаныем, менә син кайтуга эчәге бөккәне пешереп куйдым әле. Әйдә чишен Кулларыңны юып ал. комганда жылы су Бәләкәчебез йоклый, әни тәсбих тарта Ә бөккән Син яраткан'
Ир-зат ана карап хәйран калды: «Юк. юк! Аның Заһидәсе түгел бу Бу бит Бумы’’ Бу бит-хур кызы... бу бит—фәрештә ..»
Заһидә гажәби бер зәвык белән чибәр итеп киенгән иде Майлап таралган кара дулкын чәчләре остенә нәни генә җемелдәп торган калфак элгән Муенында эре-эре гәрәбәләрдән тезелгән затлыбау. беләкләрендә көмеш беләзекләр, тыйнак зәнгәргә ак түгәрәкләр төшкән күлмәге түшендә зөбәрҗәтле ямьбиргеч. Ак алъяпкыч бавы аның нечкә билен йомшак кына урап тоткан. Билдән соң ымсындырып кинәеп киткән ир заты күзләрен кадаклавын урыннар-бары да. бары да тантаналы, сихри, серле, хәйрани иде Тартса да тарта, кадакласа ла кадаклый икән Хатын-Кыз Гүзәллеге Ир исемен күтәреп йөргән чирне
Әйе, әйе!
Чирне!!
Чөнки хатынының шушы «әфсенле балкышын күргән Заһидулла авырын кипе. Кинәт кенә аны чир басты.
«Әнә бит ул' Кара йөигәреннән нур тама Каян алар? Күзләрендә
жәйге аҗаган жемелдәве... Нигә тарта алар? Бала тудырганнан соң тулышып киткән тәне бары иң үткер күз генә тояр дәрт белән үзалдына биеп тора... Кая чакыра ул бию?»
Ниндидер исерткеч ләззәт Заһидулла өстендә аклы-зәңгәрле томан булып йөри иде. Ул кулын да ыхтыматлап юып бетермәде, кыргый көч белән килеп хатынын кочаклады да песи баласы урынына күтәреп алды. Шунда бер генә мизгелгә аның аңгырая башлаган аңында: «йолдызларга чөяргә иде бу асылжанны!»—дигән уй кабынды.
Сытылып-изелеп аның күкрәгенә, тәненә керә һәм йотыла башлаган Аяз мулла кызы ир колакларына кайнар итеп саташулы пышылдады:
—Аһ! Заһ!.. СИ...НИ...ЭШ...ЛИ... сең?
—Яратам!!—диде ир, аны сәке өстенә өелгән мендәр-ястыклар диңгезенә салып.
—Ял...-гыш-ма! Ән-ни... те-ге... як-та...
—Күрдем: йоклый инде ул...
—Юләрем! Әле бит алда озын төн бар...
—Миңа мең төн рәттән торса да, сине яратып бетерү өчен җитмәс иде,—диде ир, аны үбә-үбә, үзе дә шашыныр дәрәҗәгә житеп.
—Утны сүндер!—диде хатын, аның колагына утлы пышылдап.
Заһидулла җиделе лампаны сүндереп килүгә, хатыны урынны жәйгән, үзе дә чишенеп йомшак юрган астына чумган иде инде. Ир заты, ак ыштанын салып,—Мәхәббәт Чатыры!—астына керүгә, аның Заһидәсенең җанына каяндыр мәзәк хисе кыенсынып кына төртелде дә ул елмаеп вә көлемсерәп иркә генә пышылдады:
—Ә бөккәннәр?
—Нинди бөккән??—диде тегесе аптырабрак...
—Э-чә-ге...
—Ә! Ин шәп бөккән монда...—диде Заһидулла, хатынының колак йомшагын тешләп.
—Чукынчык!
Ашыгычлык белән Заһидә алкаларын салмаган икән, хатын колакларына үрелде:
—Ничек онытканмын...
—Кирәкми,—диде ир аны туктатып —Алар безгә комачауламый. Киресенчә, шәбрәк тә әле: алкалы туй!
Шулвакыт ике тәңгәл уй, ике бер буйга искән жил-хис, ике бер якка аккан дәрт-елга, ике иң куәтле теләк бер булып кушылды...
Идән астында бака сайрап җибәрде. Мич куышлыгында кыш үткәрүче чикерткә «скрипкасын сызды»...
Түшәм ярыгыннан ком-балчык коелды.
Заһидулланың күкрәгенә башын куеп яткан Заһидә әкрен генә дәште:
—Тагы ник чакырттылар инде кәнсәләргә?
—Күмхужга керергә көчлиләр...
—Әллә...
-Юк!
—Әнә әти дә...
—Нәрсә әти?—диде ир хатыны ягыннан «бабай» тиешле Аяз мулланы уйлап һәм аның өчен тәшвишкә төшеп.
—Күмхужга үзе кермәсә дә, атларын, таш пулатын, алтыпочмаклы өен бирде. Аның бит дирбиясе тирә-юньдә данлыклы иде. Казан, Малмыж, /Алабуга байлары да көнләшеп китә иде аның тәңкәле йөгәннәреннән, бизәкле дугаларыннан. Ә ул тимерхутлары, кошевкалары... Их! Әле дә хыялымда яшь чагыма, дөресрәге, балачагыма кайтам мин, Заһидулла җаныем. Шул атларда җилдерүләр дисеңме... «Гөфтегүләр бар иде»...
—Аңлыйм, матурым... Дәрдмәнд тә юк инде...
Хатын терсәкләренә таянды:
—Болар сытачаклар сине, бәгырькәем!
—Мин бөжәк түгел, кеше...
—Барыбер!! Аларга кеше ни дә, бөжәк ни...
—Мин—кеше, аңла шуны!!!—ир азмы-күпме ярсып китте —Агымга иярергә йомычка түгел һәм бу дөньяга йомышка гына килмәдем, теләгем— үземчә яшәргә. Бу—минем ин зур инсани хокукым Ә алар... Ә алар мине дулкындагы күбек итмәкчеләр
— Шул гынамы?—диде хатын сулкылдап.
—Юк...
—Тагы ни бар?
Заһидулла Заһидәгә ачылды:
—Дөрес юл түгел бу Боларда исабәт юк. Болар бер сүз сөйлиләр, икенче эш эшлиләр...
. . Төн уртасында бишектәге сабый кычкырып елап уянды..
иртәнге чәйгә...
Эчәге бөккәне кичәге иде...
Әмма аны Заһидулла да, Заһидә дә атна буе ач торган кешеләрдәй яратып-тәмләп, ашыгып-кабаланып ашадылар Артларыннан гыйфрит куып киләмени! Бары өстәл янына әниләре килеп утыргач кына, ана да чәй ясаган, әле һаман да наз кочагыннан ычкынмаган килене бөккәнгә башка кул да сузмады, ә карчык, кичә үк бу тәгамне тәмләп-татып караган кеше буларак, ана борылып та карамады. Йорт хуҗасы бөкте генә бөккәнне. Бер үзенә—бер табак!
Ашап-эчеп туйгач. Заһидә нарасыен имезергә дип, тулышып торган авыр күкрәкләрен ике учы белән каплап чыгып киткән иде (ул күкрәк имчәкләреннән сөт тама башлаган иде инде!) әнисе түрге шкафтан иске Коръән китабын алып килде дә ишек алдына маллар карарга дип юнәлгән улын туктатты:
—Заһидулла улым...
—Әү, әнәй...
— Бер генә кавымга тукта әле...
—Тыңлыйм...
Ул әнисе янына, өстәл кырыена килеп басты.
—Утыр әле яныма...
Ир агач урындыкка (әтисе ясаган!) чүмәште
— Менә бит —диде Ана ерактанрак башлап —Мәрхүм атан, минем ирем Гыйбадулла түшәккә авырып яткач, Коръән-кәрим эчендәге бу Җиленче бабабыз Җидәннең әйтеп-яздырып калдырган теге хикмәтле язуын Заһидуллага тапшырырсың, чөнки ул аңа нәкъ Җиденче бабай булып тора дигән иде Менәтерә, хәтер бит . Онытыла язган Кичә син кәнсәләргә киткәч. Коръән китабын ят күзләрдән читкәрәк Хәзер бит үзен беләсең. Шул чит күзләрдән ераграк яшерим әле дисәм, шушы кәгазь төште. Җидән бабаннын хикмәтле язуы Утыр, кара, укып чык, мин кагылмадым, гыйлемем дә юка. Кәг-газь синеке
Карчык авыр гына кузгалды да. ак яулыгыннан бүртәеп торган аксыл чәчләрен гөзәткәләгәннән сон, комганын алып тышка чыгып китте. Теге якта Заһидә. сабые белән уйный-уйный. ана сөт имезә Ә нарасый имә-имә, якланган булып, ими очын йә тешли, йә нәни авызыннан чыгарып ук ташлый. Әннәсе кычкыра:
—Абау, балакаем, авырттырасын ич! Тешләренең үткенлеген кара син. ә?!
—Йә, Йә. Яклан әле тагы менә
Ә сабые чырык-чырык килә.
Өйлә тыныч, өйгә мамыклы жылы эленгән Йорт дигән бу патшалык акрын гына бер җайга яши бирә. Гыйбадулла картны югалту кайгысының
Ә
кара корымыннан ипләп кенә арына бара...
Гарәп хәрефләре белән язылган, инде саргаеп беткән әлеге кәгазьне Заһидулла кулына алды һәм укый башлады:
«И, Угланнар!
Угланнарым балалары!!
Ерак Онык-Оныкаларым!!!
Мин. Җирдә туксан алты ел яшәгән Җидән бабагыз, йолдызлы төндә Җидегәннән, аның да Тимер Казык йолдызыннан жиде пышылдау ишеттем. Әлеге гыйбрәтле, серле, тылсымлы сүзләрне киләчәк буыннарга калдырам.
И, Угланнар!
Тыңлагыз, колак салыгыз бу сүзләргә.
Алар Тимер Казык Йолдыздан пышылдау булып иңделәр...
Шимбә Көн Ишетелгән Пышылдау.
Үз-үзеңне гомер буе устер-тергез:
!) Тәнеңне үстер;
2) Хисеңне үстер;
3) Акылыңны үстер;
4) Аңыңны үстер;
5) Жаныңны үстер;
6) Рухыңны үстер;
7) Нурыңны үстер;
Якшәмбе Көн Ишетелгән Пышылдау.
Һәр бәндәдә Җиде Кара Тишек була. Шуларны Ак Ташлар белән капла.
Болар:
1) Үзеңне генә ярату;
2) Тәкәбберлек;
3) Алфикер;
4) Үч алу. Каргама! Җиденче каргышың уз башыңа;
5) Буйсындыру теләге; Зиналык омтылышы;
6) Үкенечләр һәм тоташ ризасызлык белән яшәү,
7) Үз ишләреңне яисә башка җан ияләрен үтерү.
Дүшәмбе Көн Ишетелгән Пышылдау.
һәркемдә Жиде Ак Тишек бар. Аларны Кара Ташлар белән каплама
Болар:
1) Вәгъдәле булу;
2) Ялган сөйләмәү;
3) Ярдәмгә әзер тору;
4) Байлыкка мөкиббән китмәү;
5) Ата-анага хөрмәт;
6) Дөньядагы һәр нәрсәгә изге итеп карау;
7) Аллаһыга сыгыну. Иман, дин-дан.
Сишәмбе Көн Ишетелгән Пышылдау.
Адәм балаларын Җирдә һәм Күктә җиде катлы Жиде көтә:
1) Җиделе гомер еллары (7+7+7.....)
2) Жиде Шатлык;
3) Жиде Кайгы;
4) Жиде буынның сихер-чире;
5) Җиде буынның тылсым-дәвасы;
6) Жиде катлы тәмугъ-җэһәннәм;
7) Җиде катлы оҗмах-җәннәт.
Чәршәмбе Көн Ишетелгән Пышылдау.
Пиләрең бар һәм булыр, Кеше?
Менә болар:
1) Барам дисәң, җиде юл сиңа, берсен сайла...
2) Кайтам дисәң дә, җиде юл сиңа, берсен сайла. .
3) Синең җиде дошманың булыр..
4) Җиде чын дустың бар
5) Сине җиде тапкыр үлем көтәр..
6) Җиде тапкыр савыгырсың, котылырсың...
7) Ташка да типмә! Җиденчесендә аягыңны сындырырсың
Пәнҗешәмбе Көнне Ишетелгән Пышылдау.
Тыңла Инсан:
1) Сине җиде начарлык көтә..
2) Җиде яхшылык эшлә дә суга сал..
3) Тәүлеккә җиде буялырсың..
4) Көн-төн эчендә җиде чистарын вә пакыән...
5) Максатыңа алты омтылып та ирешмәсәң—өметсезләнмә' Җиденче ыргылу игелек китерер...
6) Синең колак артыңда җиде шайтан баласы утыра
7) Синең белән һәрчак җиде фәрештә йөрер!
Җомга Көн Ишетелгән Пышылдау.
Кешеләрнең Гәмер юлы җиде өлештән тора:
1) Туу...
2) Үсү...
3) Савап...
4) Гөнаһ...
5) Тәүбә...
6) Чистарыну.
7) Нур (Арыну ...)
Мин, Теркәр угылы Җилән, туксан алты яшемдә Үлем Түшәгенә яткач, әлеге Тылсым Сүзләр Онык-Оныкаларыма, Башка Инсаннарга да Ишетелсен дип, буларны яздырып калдырдым
Онытмагыз: Сүз—Аллаһ ул...»
... Заһидулла тирләп чыкты .
Ул бер туңды, бер кайнарланды
Әлеге кәгазь аның кулын пешерә иде, гүя ул утлы күмер
Ир-затның акылы зәгыйфьләнде һәм. .
Әйе, әйе!
Көтмәгәндә генә яктырып китте. Гүя өй эченә туп-тулы, яп-якты, зуп-зур Июль Кояшын Кемдер бер мизгелгә тыгып куйган иде
... Комганын тотып әнисе өйгә керде Комган да нурлар бөрки
Алгы якта сабый: чырык-чырык һәр авазында—ни хикмәт!—нурлар!'
Заһидә рәхәтләнеп-инрәп-ләззәтләнеп көлә
улвакыт...
Дөбер-шатыр китереп ишекне кактылар Чырык-чырык килеп көлеп яткан сабый тавыш-тынсыз калды. Заһидә шик вә тәшвиш белән ишеккә төбәлде, әниләре дисбе тартудан туктады
Заһидулла, Җилән бабасы Язуын өстәлдә калдырып, ишек ачарга дип кузгалды. Ләкин...
Ишек үзе ачылып китте һәм анда...
Әйе, әйе.
Анда ике милиционер белән камсамул Карсак Габдулла күренде —Әнә ул үзе!—диде Габдул, ана төртеп күрсәтеп —Великий вожь Ысталиннын портретын ертучы..
Ш
Милиционерлар йорт хуҗасының кулларыннан тотып алдылар.
—Селкенмә! Качар!а да уйлама!!
Алгы яктан Заһидә йөгереп чыкты:
— Заһидулла жаныем! Дөрес сөйлиме бу Габдулла. Чыннан да ерггынмы Сталин портретын9 Бу бит...
— Ерту түгел, уйлаганым да юк,—диде ир тыныч кына. Аннан, карсакка карап, сорап куйды.
—Кайда Габдрахман? Ямаш, Сабит абыйлар?
—Сине кәнсәләрдә көтәләр!—диде камсамул иреннәрен бөрештереп.
Милиционерлар тиз-тиз генә тентү оештырдылар. Сабый куркынып елый башлады, Гайниҗамал карчык өнсез калды. Заһидә кинәт кенә агарып куйды, бит уртасындагы кызыл алмасы да күгәреп китте. «Котсыз» исемле ата мәче, килеп кергән кешеләрдән коты чыгып, ярым ачык калган ишектән тышка сыпыртты.
... Урамга чыктылар...
Йортта сабый елап калды, яшь хатын сыгылып төште, карчык тәмам миңгерәүләнде.
Кар төшә иде...
Юеш вә эре-эре ябалак кар...
Ул биткә, борын очларына, иреннәргә, ияккә кунып эри, шуңамы— Заһидуллага ботен йөзе тулысы белән елый кебек тоела. Шуның өстенә ул тагы тәнендә генә түгел, жанында да алагаем бер шомлы салкынлык тоеп, күңеле нечкәреп, үзен ниндидер апрель аенда түбә кыегында асылынып калган боз сөнгесе итеп сизеп, менә өзеләм, менә соңгы жеп кенә калды дип хәсрәтләнгән, сагышта йөзгән, кайгыга чумган мәхлук бер бәндәгә охшата башлады..
Югыйсә..
Әле кичә генә үзенең Заһидәсе куенында ятканда, аннан сихри бер көч жанны күккә күтәрер дәрт-дәрман вә кайнарлык, рухын ин якты шәм итеп кабызыр очкын-нур алганда, үзен Алып Батыр, әкияти Жик Мәргән, Зәркүм, Салсал, Сәет-Батталлардай санап яткан иде. Хыялында гына булса да...
Менә хәзер кинәт кенә шундый тәшвишкә төшеп, әле кичә генә хакимлеккә менгән авылдашларын күпмедер дәрәжәдә мескеннәр дип санап йөргән Заһидулла бер кавымга үзен дә бер гайрәтсез, тынчу бәндә санады. Нәрсә бу?.. Куркумы?
Әйе, бу курку иде...
Борышы заманнардан аның жанына инстинкт булып салынган курку иде бу Кем аны үзендә юк дип саный—ул—чын ялганчы, сүзенә хужа була алмаган бәндәчек яисә ахмак, аңгыра, томана, надан бериш, шулар өстенә мактанчык, шарлатан кеше булачак, чөнки Ходай да үзеннән «Курку»ны тели.
Кичтән чиратып, юеш кардан пычрана башлаган авыл урамы буйлап барганда, аның башына икеле-микеле төрле уйлар да килде, ләкин ул үзенең урманда бүрәнә ярыгына бармаклары кысылган Шүрәле икәнен ачык анлый иде Кем кысты мине9 Былтыр—кем?
Кәнсәләрдә аны Габдрахман. Ямаш. Сабит каршы алдылар. Йөзләре төксе, күзләре нурсыз-имансыз иде Шуңа да карамастан, алар аңа туры карый алмадылар
Өстәлдә—Сталинның ертык рәсеме...
Милиционерлар кесәсендә Жидән исемле җиденче бабасының Тимер Казык Йолдыздан Пышылдау булып Ишетелгән теге Сәер вә Тылсыми Сүзләр...
— Вот что нашли у него,—диде милиционерлар,—Это че? Против власти что ли?
Бу язуны алар өендә Карсак Габдул укый алмаган иде бит, тегеләр өчесе дә язуга ач этләрдәй ташландылар.
—Ну, ни. —диде аптырашлы Сабит
—Вот шту...—дип өстәде Ямаш
—Чепуха эта!—диюе белән Габдрахман барысын да хач итте—Калды-рыгыз бу кәгазьне мина, әбәт ашаганнан сон әбрәкәйгә алырмын мин аны...
Милиционерлар әлеге «комган язу»да бернинди «контра» булмаганын белгәч, ни сәбәптәндер, бу турыда озаклап сорап тормадылар, бары ыржаеп кыска гына көлеп алдылар. Аларнын әле тагы кереп чыгасы авыллары бар иде, шуңа ашыктылар.
Ишектән чыкканда, монарчы шактый гына битарафлыкка чумган Заһидулла капылт кына сорап куйды:
—Кайсыгыз сатты мине9
Беркем дә дәшмәде, бары Габдрахман гына Габдуллага габа ымлап күрсәтте.
— Не тявкай, не таратори по-своему!—диде милиционерларның төссез су к үзлесе—Говори по-русски!
«Үз татарын саткач, синен русчан мина ни бирер?»—дип кенә уйланды Заһидулла. Ул әле яна гына малайлыктан^чыккан Габдуллага карады
—Жәллим мин сине, егет!—диде.—Йөз ел яшәсән дә. кеше сатып яшәүдән кеше була алмассын, үләксә козгыны гомерен кичерерсең
Аны төрткәләп алып чыгып киттеләр.
Кар инде явудан туктаган, тик зәңгәр күкне сәләмә болытлар баскан иде.
Милиционерларның берсе кәнсәләр болдырына бәйләп куелган атны китәр юлга борды Атнын алдында солы саламы, ә артында шул саламнан ясалган нәжес иде «Менә бит . —дип уйлады Заһидулла,— боларнын үзләрен дә буклап китәләр, мине генә түгел Йә, Алла!»
Заһидулла болдырда басып торган авылдашларына карамаска тырышты. Дөресен генә әйткәндә, ул алар өчен ояла иде .
Әйе. ояла иде. Шушы стенага жансыз портрет булып кунаклаган «великий вождь» Ысталиннын рәсеме ертылуга анын бич бер кәррә дә катнашы булмыйча, ул әле алар өчен бер генә түгел, ничә кәррә оялачак иде «Их, авылдашлар, авылдашлар Нишләвегез бу? Иблискә сатылуыгызмы? Гомер ахырларыгыз җигеп, тәнегезне чир зәхмәте ашый башлагач, ждныгыз ничә тапкыр үкенәчәк әле бу шапшак, оятсыз, миһербансыз, шайтани гамәлегезгә. •>
Ул аларга туры карамаска тырышты Кем ул Заһидулла бүген? Җиңелүче...
Ә ул бит бер дә җиңелергә яратмый торган үзсүзле, туры, үзенчә генә яшәртә омтылган Күк Астынын инсани залы иде Дөрес әйтте Заһидәсе
— Изделәр, сыттылар аны
Юк, тәнен түгел! Ә—Җанын Менә ин авыры нәрсә Әнә ин газаплысы да шул...
Ат кузталып илле адым узуга, күз яшьләренә коенган Заһидә алар янына йөгереп килде дә иренә төенчек төрпе
илиционерларның ач тотканы «старшой» иде булса кирәк, су күзлесенә бәбәген агартып: —Проверяй, че там?—диде
— Жратва, наверное...—дип куйды сирәк кенә сакал төрткән сипкелдесе, төенчекне ялкау гына Заһидулла кулыннан тартып алып
— Во хорошо, с утра ничего не ел
Алар тагы ялкау гына, кыска гына көлештеләр
—Oxo! -төенчектә теге эчәге бөккәннәре иде. Тагы бөтен ипи. бер гөрәнкә тирәсе сарык ите
Богато живет, кулак!—диде ат тотучысы дилбегәсен арба башына
М
чолгап һәм шыбырдата-шыбырдата борынын сенгереп. Аннан ул маңкалы кулын чалбар балагына ышкыды да бөккәнгә сузылды.
-Не трогай, мать твою!!—дип акырды кинәт ярсып киткән Заһидулла төенчекне тартып алып.—Проверяли—бомбы нет, вот и успокойтесь.
Су күз дә, сипкелле дә катып калдылар. Ни могҗизадыр—ат та туктады. Ике урыс бер татарга текәлеп каттылар. Күзләрендә ифрат кызыксыну өстенә, ниндидер курку, шөбһәләнү дә бар.
—Хотите довезти меня и доехать спокойно, не прыгайте выше .
Бу сүзләр тегеләргә тагы да катырак тәэсир иттеләр:
—Откуда ты знаешь по-русски? Говоришь почти как русский?— дип сорады Су күз.
-В Казани в учительской школе учился. Да к тому, на гражданской воевал. Был одним из ординарное комдива Азина. В штабе держали..
Заһидулла күрмәде түгел, күрде, әлеге милиционерларның карашы ана бөтенләй кирегә, дөресе, әйбәт якка үзгәрде.
—Ә нигә Сталин портретын идәнгә бәрдең?—диде сипкелле, ирен читенә вак кына елмаю җыерчыклары чыгарып.
—Мин Сталин портретын идәнгә бәрмәдем, ә ишекне бик каты бәреп ябып чыгып киттем. Күрәсең, портрет начар эленгәндер, стеналар селкенгәч, ул идәнгә очкан.
—Да-а...—диде ат тотучысы аны жәлләп.—Син, братан, контра түгел икән. Ну, хәзер берни эшләп булмый. Теге малай төнлә үк килеп сине сатты бит...
—Тамагыгыз ачса, әйдә ризыкны бүлгәләп ашыйбыз...—дип куйды күңеле җебеп киткән Заһидулла. Ул русча сүгенүе өчен үкенә иде инде
Алар, ике милиционер һәм кулга алынган бер адәм заты, сүзсез генә бөккән ашадылар, берәр сынык ипи белән ит кисәген дә капкаладылар. Дөресе: милиционерлар буйга артык озын булмаса да, төптән юан чыккан, үгездәй таза, имәндәй нык бу татарга хөрмәт белән карау өстенә, шөбһәләнү дә тойдылар Ник дигәндә, әгәр алар ана бәйләнсәләр, бигрәк тә йодрык белән ташлансалар, ул аларның икесенен дә измәләрен изәчәк иде. Азык-төлек төенчеген тотып барган кул бармаклары гына да урындык аягы юанлыгында иде аның. Ә кин жилкә, йомры иңбашлар, үгез муен, таза-нык, юан бот-аяклар...
Заһидулла да алар янында үзен урман аюыдай көчле-гайрәтле итеп тойды.
Күрше авылда бер йолкыш адәмне кул-аякларын бәйләп арбага салгач, дилбегәче милиционер аңа:
—Кеше үтергән бу...—диде.
Ул кеше үтерүчегә ифрат бер җирәнү белән карады. Чыннан да, кеше үтерүче җирәнерлек хәлгә килгән иде: өс-башы пычрак, аннан ниндидер шакшы исләр килә, күз төпләре кыйнаудан чем каралган, иреннәре ярык һәм бүлткән, колак эченә кан укмашкан.
«Йә, Ходаем!—дип уйланды Заһидулла.—Анлы-акыллы, Жанлы-Рухлы бәндәләреңне яхшыдан—шакшыга, чистадан—пычракка, әйбәттән— начарга, матурдан—ямьсезгә, шәп кешедән—вәхшигә, иманлыдан- имансызга, денледән—денсезгә, инсаннан—хайванга әйләндерер өчен җибәрдеңмени Жир йөзенә?»
Ул шулай бер-берсенә каршы мәгънәле сүзләрне—антонимнарны- тезә-тезә озаклап уйланды: «Менә бу кеше кайчандыр якты дөньяга туган, кемнеңдер бик тә кадерле бер баласы булгандыр. Әнисе аңа күкрәк-ими сөтләрен имезгән, иң тәмлесен авызыннан өзеп биргән Үсәр, кеше булыр, картаймыш көнемдә мине карар, дигәндер. Ә ул? Кеше кадәр кешене бит. Кеше гомеренә кул сузу—иң зур язык, гөнаһларның да гөнаһысы. Кешенең җанын алу Аллаһы кодрәтендә генә Нигә Хак Тәгалә гамәленә тыкшынырга диа Кем яисә Нәрсә ана мондый хокук биргән? Бармы андый Олуг Хокук? Әллә Тәңренең: «Яхшылык кылсагыз да—үзегезгә, явызлык эшләсәгез дә—үзегезгә»,—
дигән тирән мәгънәле сүзләрендә ятамы ул хокук? Әллә Адәм белән Хаванын уллары Һабил белән Хаиннын үтерешеннән сон (Хаин Һабилне көнләшү—хөсетлелектән үтерә) кешелек дөньясы корбаннар аша, һәлак итүләр белән барырга тиешме'.’..»
Икенче бер минутта ул үтерүчене жәлләп, ана кызганып карый иде инде
—Синен ашыйсын киләме?—дип сорады ул анардан.
Теге ризалыгын белдереп күзләрен йомгалады, кипшергән-бүлткән. канлы иреннәр көч-хәл белән бер-ике аваз гына чыгара алды
—Дд-аа...
Заһидулла дәү кулын төенчегенә тыгып аннан ипи һәм ит кисәге алды Ипине сындырганда кат-кат бисмилласын әйтте
—Бисмиллаһи. Ходаем Ул да синен колын... Анын да жаны бар...
Үтерүче каткан бармаклы пычрак куллары белән ризыкка үрелде һәм, аларны еш-еш авызына китереп, комсызланып ашый башлады Ипи валчыклары арба төбенә коелды, аларына ул игътибар да итмәде, шуна, аларны җыеп алып, Заһидулла бишмәт кесәсенә салды.
Икенче бер мизгелдә үтерүче ризыгын кабып йоткан иде инде Ул бер сүз әйтмәде, чөнки
Үтерүче елый иде...
Яшькелт күзләренә эре-эре яшьләр тутырып елый иде. Ул күз яшьләре тын итәләр дә арба төбенә, солы бөртекләрен чылата-чылата. тамалар...
Милиционерлар эчтән икесе дә сак булсалар да, тыштан гадәти бер битарафлык күрсәтеп, ялкау гына сөйләшеп баралар. Тук-таза, арт сырты бер туры батынкылык белән икегә бүленгән ат тыныч кына атлавын дәвам итә. Бары вакыт-вакыт гаярь генә пошкырып кую гына әле дүрт жан янында бишенче жан иясе дә барлыгын искә төшерә
Икенче карауга үтерүче йокыга киткән сымак тып-тыныч. бер дә селкенмичә диярлек ята иде.
Пүләнкә тавын төшкәндә ярсу бахбай чүт кенә чыгымлап чабын китмәде, арттан аны арба нык кына этә иде. Ярый әле милиционерлар бер тәгәрмәчкә күсәк кыстырдылар
аңарчы..
Ике милиционер аларны тиешле урынга алып килеп япкач, күп тә үтмәде, сорау алырга чакырдылар. Ин беренче Заһидулланы
Тар вә тынчу, яктылык ышкылып-сытылып кына кергән ярым караңгы коридор буйлап бардылар да икенче катка күтәрелделәр Тикшерүче утырган бүлмә дә бер дә хәйран калырлык түгел иде тимерчыбык белән бикләнгән сыңар тәрәзә, хан заманыннан калган өстәл белән ике урынлык, ә пәрәвезле караңгы почмакка кара шкаф сенгән
Усал күте, Сталин мыеклы тикшерүче ничектер көрән йөзле иде Бәлки моны бүлмәгә яктылык җитмәү белән аңлатып булыр да. ләкин әлеге адәм Заһидуллага көрән аю сыман тоелды: йонлач юан куллар кәкре кыска аяк. мыслап-юешләнеп сулыш ала торган озынча борын
Ул нигәдер бертуктаусыз йөренде, сорауларны аңа әле ун яктан килеп, әле сул яктан якынаеп, әле арттан торып бирде Шулай шактый йөренгәч, шкафны ачып, икегә аерылган Сталин портретын анын алдына салды ла. беренче тапкыр анын каршындагы, өстәлнең тәрәзә ягыңдагы урынлыкка утырып, сөаль ташлады
— Ник ерттың моны’!
Әйе, шулай, «великий вожь», фәлән-фәсмәтән диеп тормады, ran гади генә «моны» диде Гүя сүз тәмәке төрә торган кәгазь турында бара
Ә
Гүяки дөньяда бернинди Сталин да юк, бары бер көрән аюга охшаган усал күзле, үзе дә көрән йөзле кешенен бик ныклап тәмәке тартасы килгән дә, анын тәмәке төрә торган кәгазен ниндидер малай-шалай шаярып ертып ташлаган.
—Мин ертмадым,—диде Заһидулла тыныч кына. Ул бу минутларда Ходайдан үзенә сабырлык сорый иде:
«Йарабби Тәнрем. сабырлыклар бир, мин колыңны бу көрән аю авызына китереп салма...»
—Алайса, кем ертты?
Тикшерүче бу соравын елмаеп ук бирде, әйтерсең лә, берни булмаган, әтисе улын шук эше өчен генә орыша.
—Стенадан Сталин үзе төшеп китте...
Ялгышты Заһидулла, Габдрахманнарны да буямыйм дип, үзен пычратты:
Стенадан Сталин жәяүләп үзе төшеп китәр микән? Ай-Һай!..
— Ничек инде?..—дип аптырашта калган булды теге хәйләкәр. Ул хәзер аюдан төлкегә әйләнеп бара иде.
— Шулай менә...
—Ә ничек шулай?
—Мин ишекне каты ябып чыгып киттем дә...
—Шуннан?
—Стенадагы Сталин төшеп китте.
—Хх. —дип уйланган булды тикшерүче —Ә нигә син ишекне каты ябып чыгып киттең? Сталин кадәр Сталин төшәрлек итеп...
—Алар мине колхозга керергә көчләделәр...
—Ә син?
—Минем керәсем килми!
-Ник?
—Чөнки Вятканың аръягында урманда йорт салып, аерым яшисем килә...
— Монысы ни сәбәптән инде?—тикшерүче мыскыллы гына итеп елмайды.
—Теләгем шундый...
—Урманда йорт салырга агачны сиңа кем бирде?
—Хәзер бит илдәге бар байлык халыкныкы, ә мин—халыкның бер вәкиле...
—Хо, вәкил!—усал күздә очкыннар чатнады.
—Ә нигә?—дип бәхәскә кереп киткәнен үзе дә сизми калды Заһидулла.—Халыкның вәкиле булмыйча, Идел буе балыклары вәкиле түгелдер ич инде мин? Йәисә маймыллар төркеменнән дә бер вәкил түгел!
—Халыкка каршы кеше син!!—дип бүлдерде аны тикшерүче, мыек чалгыйларын теше белән ашап —Шуның өстенә советка да каршы кеше!
—Мин гражданнар сугышында кызыләрмис...
—Узган эшкә салават! Кичәге белән түгел, бүгенге белән яши акыллы кеше...
Бер минутлык тынлык туды...
Мизгелләр күз иярмәс тизлек белән Мәгърур вә Серле, Олуг вә Кодрәтле Вакытнын нәни-жилгер атларында чаптылар да чаптылар...
Шул секундларда Заһидулла кинәт кенә үзенең әлеге адәмнән ерагайганнан ерагая баруын тойды. Юк, тән белән түгел, ә җан белән. Күңеле, калебе, рухы белән Ишек артындагы дежур милиционерны тикшерүче чакыргач кына айнып китте Заһидулла. Үзен шул тар вә тынчу коридордан «эт оясы»на алып барганда гына төшенде ул:
—Ана хөкем чыгарылган!
Нинди хөкем'.’ Алга таба нишләтәчәкләр аны? Төрмәдә черетәчәкләрме'’ Әллә бөтенләй үк атачаклармы?
Шушы уйлар белән сасы камерага кайтып егылганда, үтерүчене
ялгыалк
сорау алырга бәргәләп алып чыгып киттеләр
—Допрос ка!
Имгәтелгән тәнендә чыгар-чыкмас кына жаны калган әлеге мәхлук ишеккә таба атлар алдыннан ана карап ифрат та бер моңсулык, тирән сагыш, кырып та төшереп булмас корымдай кара кайгы белән бераз көлемсерәп караган иде, ирнен йөрәге, алмагачтан өзелгән черек кара- көрән алмадай, күкрәгеннән аерылып баз-чокырга очты Аяк табаннарында үтә бер зәмһәрир суыклык, жан өшеткеч салкынлык сизде Заһидулла —И, Илаһым
Әлеге ачыргаланулы аваз, күкләргә кадәр күтәрелгән ризасызлык- үкенеч ораны анын тәнендәге һәр күзәнәген ашап чыкты, аны йота алмаган сурәттә дә, бәгырьләренә төште, бәдәненә Жидән бабасы язып калдырган Олы кара тишек ясалгандай булды Ул хәлсезләнеп идәнгә утырды, ләкин урын алган жиренен юешлеген, череклеген сизмәде дә кебек...
Берәр сәгатьтән үтерүчене алып кереп идәнгә аттылар. Ни могҗиза, нинди серләр?—ул ыңгырашмады да.
Кич житге...
Караңгы камерага караңгылык төшә микән9 Тәрәзәсез дөньяга кояш нуры үтми ич
Әнә Җирнең Зәңгәр Тәрәзәсе—Күге бар Шул тәрәзә үтәли Кояш аңа яктылыгын сибә, ә ул нурлар—биниһая! Шул Тәрәзә аша Галәмнән аңа Яшәү Көче иңә Шул тәрәзә аркылы Кодрәтленен Ин Изге Пышылдаулары ишетелә
... Төн уртасында Үтерүче күзен ачты. Караңгыда күз йомып яисә ачып ятканны кем күрә ала9 Беркем дә! Ләкин Заһидулла күрде Күнел Күзе белән...
—Хәлең ничек?—дип дәште ул аңа
—Хәлчә... О-зак-ла-мый
—Сине кыйнадылармы9
—Би-ик... ка-ты...
—Үтергән өченме?
—Юк... Өлкән тикшерүченең абыйсын үтердем мин Ул бездә коммун-колхуз оештырды. Минем ата-бабамнын бар мөлкәтен тартып алды Шуның өстенә әнием белән уналты яшьлек сеңелемне көчләде. Ү-ү-үч!!!
—Сиңа ничә яшь соң?—дип сорады Заһидулла
—Егерме. Үч алдым мин Медведевтан
Йә. Алла! Ул аңа кырыкны биргән иде бит «Юк. бу үтерүче түгел, ул—Үч Алучы»,—дип уйлады Заһидулла Теге -Көрән аю»нын фамилиясе Медведев икән Үтерүче юк! «Үч алучы» анын кулында җан бирде. Ул аңа «Ясин» чыкты Шулчак
Шулчак Жидән бабасының Күк Пышылдаган сүзләрен ишетте
—Алфикер—тәндәге кара тишек
кенче көнне «үч алучы»ны—егерме яшьлек гөнаһсыз егетнең гәүдәсен «эт оясы»ннан алып чыгып китүгә, аны тагы сорау алырга чакырдылар
«Көрән аю» кай ягы беләндер юашланган кебек тоела һәрхәлдә, Заһидулланың үткен күзләре, сизгер жаны анын йөзендә, бигрәк тә торыш-кыяфәтләрендә, гәүдә тотышында кичәге гайрәтне, мин-минлекне, бигрәк тә тәкәбберлекне таба алмады Шингәнме аю9 Әллә ана да Күкләрдән Кисәтү-Пышылдау Иңгәнме?. Болары тоткынга караңгы төн белән бер иде. бу сорауларга жавап эзләү өчен төн кошы ябалак булырга кирәктер б. .к У.. >*
И
-Менә нәрсә,—диде аңа тикшерүче.—Сорауга җавапларын буенча, син бернинди дә советка каршы кеше түгел кебек күренәсең... Ерткансың төшергәнсеңме бөек Сталинның портретын, син аны явыз нияттән эшләмәгәнсең...
Менә шулай...
Әле кичә генә аны, көне буе булмаса да «ярты кояш юлы»— кояшның алты сәгатьләп яктыртуы!—буе сөйләткән Медведев бүген үзе, алай ук озак түгел билгеле—ана ниләрдер турында тоташтан такылдады
Бары бүлмәсеннән озатканда гына янды Заһидулла.
—Син,—диде тикшерүче Медведев —Оказывается, син—политический түгел...
—Ә теге егерме яшьлек гөнаһсыз егет —дип куйды тоткын сер- хак эзләгән фәйләсуф кыяфәте белән —Ул политический идеме? Аны шуңа... кыйнап үтердегезме? _
Чабатаңны ташлап качасы гына югыйсә. Юк шул! Шайтан телдән тартты...
—Ул—үтерүче...—диде тикшерүче.
—Ул—«үч алучы»...—дип каршы төште тоткын.
—Карале!—дип гаҗәпләнде Медведев.
—Дөрес түгелмени?!
—Менә дөреслекне югарыдарак эзләрсең инде!
һәм аны...
Әйе, аны Малмыжга озаттылар.
«Сталин рәсемен стенадан алып идәнгә бәргән контра»ны... «Халык һәм совет хөкүмәте дошманы»н...
Бу юллардан ул әле малай чакта әтисе белән Чепья базарына берничә тапкыр барган иде инде...
Менә мари-чирмеш, ар-удмурт авыллары. Әнә тирә-юньдә билгеле татар авылы Мәчкәрә! Аның данлыклы мәдрәсәләре, алардагы олуг белемле имамнар турында бөек дин белгече, тарихчы вә фәйләсуф Шиһап Мәржани дә язып калдырган...
Менә сул якка кереп китсәң—керәшен Чәпчим Мәкчимнен туган авылы Носла. Ә-нә! Зур мәчетле авылга—Смәилгә!—кереп киләбез бугай инде. Ә аннан ары Малмыжга да ерак калмый. Юлы да түбән табарак. Атларга да жинелрәк. Бер үр алдырасы да...
Әйе шул! Малмыжга кадәрге алтмыш чакрым юлны ул, атка утырып барудан бигрәк, атлап барды Бу юлы аты да бетәшкән иде, милиционерлары да чучка кебек таза булу өстенә, мәрхәмәтсез бәндәләр булып чыктылар...
... Дөньяны чагыштырулар аша таныйсын. Явызлык янында начарлык чүп кенә, теләктәшлек кырында чын иптәшлек—үзе игелек вә изгелек
Пычрак юлдан котсыз уйлар атлап барган Заһидулла чучка милицио-нерларны теге туган авылыннан алып киткән Сукүз һәм Сипкелле белән чагыштырып, соңгыларын фәрештәләргә тиңли башлады. Тик шулай да, бабайлар әйтмешли, булганы булган инде, берни хәл кылыр мөмкинлек юк, бәлкем ерак Жидән бабам язып калдырганча, мин үзем, җиде юл чатында торганда, михнәтләр сукмагын сайлап алганмындыр. Заһидулла әнә шулай да уйланды...
Малмыжга алар иртүк чыгып киткәннәр иде, анда-монда туктала торгач, төнлә генә килеп җиттеләр. Дөрес, аңа таба борылып, йөз боргач— милиционерлар атларга әз генә дә җегәре калмаган «контра»ны арбага утырттылар. Чөнки ул исерек кеше кебек як-якка ук чайкала башлаган иде.
Малмыж турында инде күптән ишеткәне булса да, соңыннан шаярып «Париж. Малмыж, Мамадыш—великие города, товарищ»,—дип ычкындыр- галасалар да. әлеге кала дигәне гади генә бер сала булып чыкты. Бары алар килеп туктаган урта бер җирдә генә байлардан калган ике-өч катлы таш йортлар кукраеп утыралар иде. Кыланчыкланулары да аңлашыла,
ал ардан кала тирә-юньдә сәләмә киемле берән-сәрән кешеләр дә кәкрәйгән-бөкрәйгән вә җиргә сеңгән ярым җимерек, ярым черек агач йортлар Өй дисәң—хәтерләре калыр! Заһидулланың Нократ аръягындагы «куыш»ы—болар янында колынчак янындагы яшь айгыр кебек... Шуна да карамастан, бу шәһәр аңа кай ягы беләндер гаҗәп тә бер җылылык белән тәэсир итте. Аның нечкә җаны тойды моны Ләкин, ләкин .. Болай гына аңлату да дөреслеккә хилафлык булыр иде, чөнки әлеге җылылыкны ул чып-чынлап, аермачык итеп тәне белән дә сизде-сиэемләде. Яктыны якты итеп күргән, баллыны баллы итеп тәмләгән, рәхәт сүзне рәхәтләнеп ишеткән, су җылысына тәне белән ләззәтләнгән кебек.
Малмыж урамнарына керүгә үк, анын үтерелгән өмете Әкияти Көлкош кебек баш калкытты Янып көлгә әйләнгән һәм—шул көлдән кабат туган Кош!!
Тәнендәге оешкан каны, шул өмет тууга ук, Мәкчимнен шайтан суы, Тамараның кайнар учак-гәүдәсеннән сон барлыкка килгән ут елгасына әйләнде. Тамара урынына ул монда Гүзәл Заһидәсен дә күз алдына китерергә тырышты, әмма мулла кызы түшәктә артык тыйнак, ана күп кирәкми, ул булганга риза, артыгы белән разый, аз гына азгынлана башласаң, чамадан тыш ояла, анын колагына ярсып-ярсып «Мыскыл итмә мине!»—дип пышылдый иде. Инде Тамарага килгәндә, ул бит ниләр генә кыланмады...
Бәндәләрне һәрвакыт тыелган нәрсә кызыктыра, бу бит Оҗмахта Баш Атабыз Адәм белән Баш Анабыз Хавадан башланган, алар да Тыелган Алманы татып караганнар.
Ах! Каһәрле фәрештә, Иблис-Котыртучы ..
Ах, Син, Тыелган Алма! Кем үстергән Сине?
Ник котыртасын Кешеләрне? Шулай тиешкәме?
Шуның аркасында күпме алдаулар, хыянәтләр, үч алулар, үтерешләр. Шул сәбәпле күпме ялгышлар. Төзексезлекләр, хөсетлелекләр Шуна нисбәтле Кешелек Гөнаһ Сазлыгына кереп баткан Моннан 2000 ел элек. Дөньяга Гайса пәйгамбәр аваз салганнан бирле. Ул да бит «Тыелган Алма» яныннан тыныч кына узып китә алмаган, үзен тәкәбберлек белән:
—Мин—Алла Улы!—дип атады
Ңу, «Тыелган Алма»! Ниләр генә әйттермисең, ә?!
Йә, әйт инде:
—Алланың Улы буламыни9 Аллаһы бар галәмдә «Ялгызак» ул. Анын улы да юк, хатыны да Аллаһы Бар һәм Бер.
Бу хатаны төзәтү өчен, күрәсең. Тәүбәгә килеп Инсанияткә тагы 2000 ел Чистарыну узарга кирәк Үлгәндә. Мөхәммәт пәйгамбәр 2000 елдан соң Кешелек 2000 ел Чистарыну узарга тиеш дип. ике бармагын күрсәтеп, шуңа ИШАРӘЛӘГӘН
Әнә шулай да уйланды зинданда яткан Заһидулла...
ән хәрәкәте белән Ждн хәрәкәте Инсани затларда күп вакытта туры килми...
Заһидулла күңеле белән Нократ аръягында утыра, ә гәүдә-бәдәнен Малмыж төрмәсенә утырттылар Юк. әллә кайдан күктән төшкән Явызҗаннар түгел, ә анын кебек үк кешеләр яптылар аны кара зинданга Ә ул аларга нинди начарлык эшләде сон’ Юлларына аркылы төштеме’'’ Адәм балалары йөзен чытып, разый булмас берәр гөнаһлы-әшәке гамәл кылдымы?
— Юк һәм юк!
Бәлки Тамара белән сөешү юньсез эштер9 Ләкин ул бит аны көчләмәде, киресенчә урманда очраган хатын заты үзе җаны-тәне белән шуны теләде.
Т
МИЛИЦИЯ бүлегенең кара подвалына ташланган Заһидулланың башын гүя идән буйлап чабышып йөргән күселәр кимерде. Менә алар йөгерешә башлыйлар, шул арада әвәрә килеп, бәргәләшеп-тешләшеп тә алалар. Үзләре тагы бер-берсенә рәнжешеп, чинашырга да өлгерәләр. Нәкъ кешеләр кебек...
Заһидулланың башындагы уйлар өере дә шул күселәр кебек тешләшә һәм чинаша. Ул аларны күреп һәм ишетеп тора:
—Нигә Адәм балалары яшәгәндә бер-берсенә комачаулыйлар, үзара тапалашалар, тарткалашалар, зыян салышалар? (Ишетте).
—Әнә Хаин Һабилне—үз туганын?—үтереп ята (Күрде). Бары да шуннан башланган...
—Нигә бәндәләр үзләрен башкалардан өстен куярга телиләр, мин- минлек, тәкәбберлеккә биреләләр? (Ишетте).
—Әнә Понтий Пилат шул тәкәбберлеге өчен Пәйгамбәр кадәр Пәйгамбәрне (!!!) аркылы сугылган баганага кадаклата (Күрде). Тәкәбберлек шул чордандыр...
— Кешелек өстенә җыелган пычрак-гөнаһларны океан сулары да юып бетерә алмас кебек... Инде нишләргә9 (Ишетте).
—Ин беренче Тәүбәгә килергә. Мәчетләр салынсын, чиркәүләр төзекләндерелсен, храмнарга халык агылсын... (Күрде).
—Алда безне Нинди Юл көтә? (Ишетте).
—Чистарыну һәм Нур... (Күрде).
Әнә шулай ярым сулу, ярым саташкан хәлдә уйланып ятты ул нәҗесле һәм сидекле камерада...
Хәер, бирәсе сорауларын биреп бетереп, мыскыл итәсен мыскыл итеп, бер бик кызып китеп, сорау алучы тикшерүчегә ташлангач, карцерга алып кереп, албасты кадәр өч милиционер, кулын-аягын бәйләп, үзләре арганчы дөмбәсләгәч, аны тынычрак, яктырак, иркенрәк зиндан бүлмәсенә яптылар. Килеп керсә ..
Килеп кенә кергән иде...
Түбәтәйле, кечкенә генә түгәрәк сакаллы җитмеш яшьләрдәге бер карт елапмы-елап утыра. Заһидулланың үз хәле дә хәл иде, кеше кайгысы түгел, шулай да олы кешенең яшьләренә түзә алмыйча, миһербаны килеп аңа эндәште:
—Бабай, ник елыйсың? Кемнәр тиде? Төрмә җәлладларымы?
Карт ана йөзен борды һәм нурлы күзләре белән карап шундук сөйләп китте:
—Малмыж мулласы мин . Аллаһы Тәгалә вә Сөбехәнәкәнен ни каргышыдыр.. Языкларым булгандыр инде. Гөнаһтан тыела алмаганым- дыр. Яла ягып, дошманнар, мине күрәлмаучылар үземне, йә. Ходаем, менә ошбу зинданга яптылар, «ләгънәт төшкереләре» дип каргап, башыма язык аласым килми, рәхмәт төшкереләре! Бер сүз әйтмәдем. Ләүхел-мәхфүздә шулай язылгандыр, күрәсем бардыр дип, мунысына да ризалаштым... Хагы— күрәсен күрми, гүргә кереп булмый дип, язмышыма буйсындырдым .. Әмма да ликин Утырган зиндан бүлмәсенә беркөнне Пүләнкә ягыннан өч явыз урысны утырттылар . Зобанилар инде менә, чатнап торган явыз, чын шайтаннар...
Берөзлексез сөйли башлаган картка карап. Заһидулла аны бүлдерде:
—Туктале. бабай! Мин үзем дә Пүләнкә ягыннан бит Пүләнкәдән булгач, мин дә. бәлкем, явыздыр. Нигә кинәт кенә, әйтәсем килмәсә дә әйтим, миңа ачылып ташладын әле син9 Мин татар булгангамы?!
—Иштен ишәк чумарын!—диде Малмыж мулласы көлемсерәп.— Милләтенә килеп, милли яктан аныклый башласаң, анын татары ни дә, урысы ни... Һәркаюсы кешеләр ич алар. Адәм—Хава токымына тоташкан бәндәләр...
-Сон?
—Син—мөселман бит! Ишектән керүгә үк йөзеннән Ислам Нуры чәчелде Шуна, Күк Капусы ачылгандай, йөрәгемне чиштем мин сина, балакай...
—Рәхмәт!—диде соңгы вакытта йомшак сүзгә, тәмле телгә, кырык көнлек юл үтеп суга тилмергән мосафирдай сусаган Заһидулла анын янына чүгеп.
—Утыр әле...—диде карт боермый гына.
Заһидулла анын янына иркенләп үк чүмәште.
Малмыж мулласы, почмактан әллә нинди матур гына сумка-ридикуль сымак нәрсә алып, аннан ак тастымалга төрелгән нәмәрсәне сәке-нарга куйды да тагы сөйләнә башлады:
—Әйдәле. балакай, теге җәлладлар кайтканчы, хәләл ризыгыма хәрәм кулларын тыкканчы, абыстаем, ожмах кошым жибәргән шушы вак бәлешләрне авыз итеп. Ходай Тәгаләнең биргәненә шөкрана кылып, гамак ялгыйк. —Шулай диде дә Малмыж мулласы муенына an-ак салфетка элде, ак тастымалга кулын ыхты.матлап сөртте һәм:
—Бисмиллаһир-рахманир-рахим! Ходаем, ризыгынны юллаган өчен— мен әлхәмде. исемеңне туксан тугыз тапкыр искә төшерү һәм ун дога, биш вакыт намаз,—диеп, бер авыз суын корытып торган бәлешне кулына алды. Икенчесен—Заһидулла. Тамак ялгап алгач, дога кылдылар, икесе дә кычкырып ук булмаса да. пышылдап:
—Аллаһу әкбәр! Биргәнеңә мен шөкер, алгы көннәребездә дә ризыгыңнан калдырма...—диеп, ризалык, олуглау белдерделәр
Шуннан сон Малмыж мулласы тастымалдагы һәр азык бөртеген җыештырып, кире сумкасына салды һәм Заһидуллага карап
— Ипинен валчыгын төшерү дә—зур язык. Болары—кошларга —диде.
—Тавыкларгамы?—дип сорады Заһидулла, төшснмирәк калган иде
-Хе-хе-хе!—дип матур гына кеткелдәде мулла. — Урман-кыр тавыкларына...
—Чыпчык-псснәкләргә. .—ана ияреп Заһидулла да көлде
... Төбе тишелгән биниһая галәмәт бер диңгезгә батучы корабтай, караңгы төшә башлады. Шунда Малмыж мулласы да борчыла-борсалана. читлектәге бүре кебек бәргәләнә башлады
— Мулла абзый, борчуыгыз нидә?
—Ли. Алла! Ай. Алла! Икенде намазымны да юньләп укый алмадым Хәзер биз ахшам намазы вакыты житә. Тагы урынына җиткереп укый алмыйм инде...
Мулла кычкырып елап җибәрде.
Заһидулла сак кына аның җилкәсенә кагылды
—Сәбәп нидә?
—Әнә бит!—карт караңгы почмакка төртеп күрсәтте
Сискәнеп китте узаман ир. Хәтта үз күзләренә үзе ышанмады Үткер аучы күзләрен бер йомып, бер ачып карады Юк, дөрес икән, дөрес
Караңгы почмакта бик матур, затлы, чиста түбәтәйне әйләндереп салганнар ла эченә сыерныкы кадәр итеп кәк иткәннәр Әнә шуннан килеп тора икән ул һәрдаим тизәк-нәжес исе
Мулла зар елады:
—Минем намаз түбәтәемнән алар шулай көлделәр Иманымны мыскыл итәргә теләделәр Башымдагысын мин өй арасында, кешелеккә кия идем. Көнкүреш түбәтәе ул Тегесе-Иман-диннеке
Шулвакыт шылтырап ишек ачылды:
—Мелла, дапруска!!
Өйдә чебен бар икән—димәк, син ялгыз түгел
Ә монда'—Әх-мә-дул-ла... Ах!.
Бәгырькәем, атын җигеп Малмыжга килеп җиткән бит Ни сөенеч
аның белән очрашуы.
— Мс-нә —диде ул ана хас булганча сузып кына—Аныкы һәм
Заһидәсе тутырып җибәргән, ашъяулыкка төреп салган, зур гына төенчекне ана сузды. Аннан, аларны күрештерүгә алып чыккан милиционерга шүрләмичә генә кырынрак карады да:
—Мо-ны-сы... кһм... безз-здән...—диде һәм тастымалга төрелгән бөтен ипине сузды.
—Ничек анда безнекеләр?—дип сорады Заһидулла, азык төенчекләренә карамый гына.
—Әйбәт!—диде Әхмәдулла...
Аннан уйга баткандай торды да:
—Ярыйсы...—дип өстәде.
«Ярыйсы» Заһидулланың йөрәк ярасына бер уч тоз салды. Ул сизенде— нидер бар...
—Гайниҗамал тәтәне. —диде Әхмәдулла, никтер тәрәзәгә каткан чебеннәргә карап...—Гыйбадулла җизни үз янына алып китте...
Әйе, әйе!
Нәкъ шулай диде:
—Гайниҗамал тәтәне Гыйбадулла җизни үз янына алып китте, диде
Ишетеп торды Заһидулла, эчендәгеме, җанындагымы бер бик нык, бик кадерле, моңарчы аның кайсыдыр авыр-борчулы-газаплы урынын күтәреп-тотып торучы Изге Жан шыртлап вә зынлап өзелде. Шуңамы— шундук колагы ишетмәс, аңа ияреп, күзе күрмәс булды. Ул хәтта телсез дә калган иде Аның кинәт күңеле тулып, күзләреннән ташу акты. Бер-бер артлы югалтулар, үзен рәнҗетүләре, нахак гаеп тагып зинданга ябулары, китәр алдыннан гына юк кына сәбәп аркасында Заһидәсе белән сүзгә керүе, өзелеп-өзелеп нәни улы Галимулланы сагынуы бер кара төен булып бәгыренә утырды да үзеннән кара суык тарата башлады.
—Үл-ләм!—диде сыгылып төшеп.
—Үл-ми-сен!—дип кисте аны Әхмәдулла.
—Нә-ә-ә-әр-сә-ә?—ул бу сүзен нәкъ туганнан туганы кебек сузып, аның алдында сабыр гына утырып торучы адәми затка карап әйтте. Әхмәдуллага инде!
—Җебемә!—диде тегесе җикеренә язып,—Кеше өчен кеше яшәргә мужыт, вә әмма, кеше өчен кеше бервакытта үлә алмый. Иртәме-соңмы, алданмы-арттанмы. һәркем үзе өчен үзе генә үлә. Син бит зур укыган кеше, шуңа баш-чүмәләң төшенмиме?
—Нишләргә соң мина?—диде Заһидулла гаҗизләнеп.
—Яшәргә!
—Ни өчен? Кем өчен?!
—Иң беренче, үзең өчен. Ан-на-ры... гаиләң өчен. Онытма: синен хатының гына түгел, улын да бар Сабыйны ташлап китсәң, Хак Тәгалә сине ярлыкауга китермәс...
Күрешү вакыты узды...
Кочаклашып саубуллаштылар...
—Әнине —диде Заһидулла, көч-хәл белән телен әйләндереп.
—Урынына җиткереп җирләдек тәтәне... Мәңгелек урыны Гыйбадулла җизни белән рәттән...
—Заһидә... улым... ничек анда?
—Сине көтәләр...
Авыр басып чыгып барганда. Әхмәдулла аңа таба борылды да катгый итеп алдагы сүзләрен кабатлады:
—Өйдә сине көтәләр!
Анын чигәләрен кысып башы авырта, ни сәбәптәндер, аягынын шайтан сөяге тирәсе һәм тез башлары сызлый иде. Урманда агач кисеп, аларны ташыганда авыр китердеме? Әллә Мәкчим белән Сарапул күлендә балык тотканда, җылуга төшеп, чатнама суыкта аякларын катыруы менә хәзер төрмә шартларында үзен сиздерәме? Бәлки болар да түгелдер. Бәгыренә утырган кара төен—кара таш—анын аякларына төшкәндер...
Шулчак Малмыж мулласын «дапрус»тан алып кайттылар.
а- . бәрәкалла!—диде ул Заһидулла алдындагы төенчеккә ымлап — «идәнме. Гиз килеп җиткәннәр Сагыналар, димәк, кайтуыңны өмет итәләр, хәлеңне жинеләйтәләр
—Әнкәй үлгән, —ирнен башы түбән иелде.
—Үлем, балакай. Ходайдан. Ул җанны биргән кебек ала да Йәле. анаң рухына Коръән чыгыйк.
Ни гаҗәп!
Аның жаны кинәт кенә жинеләеп китте Ул Жмдән бабасынын сүзләрен—Күк Пышылдаган Сүзләрен—искә төшерде:
—Сине Җиде Кайгы көтә
Менә икесе килде дә инде:
—Әти-әнисенен үлеме .
Иә, Алла! Болардан тыш Биш Зур Кайгысы бар икән ич әле аның..
Шулай булгач, Әхмәдулла туганые әйтмешли
—Яшәргә!
Ләкин Яшәү—чыдау, түземлелек, сабырлык, үҗәтлек, гомумән, хәятнең тазлыклары белән бергә, аның кайгыларын күтәрергә әзер тору да икән ич әле Ул аны менә хәзер генә, Әхмәдулла алып килгән кайгы хәбәрен анын өстенә кара күлмәк итеп кигезеп киткәч кенә анлады
—Әниең кем исемле иде?—дип сорады кызыксынучан мулла.
—Гайниҗамал... Гайнулла кызы...
—Бик хуп, бик матур, мөселманча исем! Ә әтиең кем дип атала иде?
—Гыйбадулла Зәкиулла угылы..
—Бәрәкәт,—дип аптырап кипе хәзрәт. —Туктале, тукта, Заһидулла! Фәмилҗәсе Жидәнов түгелме? Шөннән—Гыйбадулла Жидәнов.
—Нәкъ үзе...
—И, Аллам! Дөнья нинди тар, барыбыз да бер Күк астында яшибез дә, бер Җир өстеңдә йөрибез. Ходайның рәхмәте илә Әтиеңне белә идем ич мин. балакай! Чепья базарына сәүдә эшләре белән барганда, безгә тукталып, чәйләп китә иде, мәрхүм. Йәле. аның рухына да бер дога
Дога кылгач, хәзрәтнең кызыксынуы тагы да арта төште
—Ә Шөннең беренче мәхәллә мулласы Фатыйх хәзрәт исәнме әле’’
—Сау гына йөри
—Ә икенче мәхәлләдән Аяз хәзрәт?
—Ул—минем бабай
—Ничек, кай яктан бабай9—инде Малмыж мулласының кызыксынуы икеләтә-өчләтә артты
—Аның кызы Заһидә—минем хәләл җефетем
—И-и-и...—дип сузды хәзрәт,—Кил әле, кочаклыйм, балакай, үзеңне! Фатыйх. Аяз муллалар белән бергә Мәчкәрә мәдрәсәсендә укыган идек ич без. Шәрикгәшләр идек без Икесе дә таза—нык егетләр иде Фатыйх шаярырга ярата иде. ана—мәзәк булсын' Ә Аяз. ат дигәндә, җанын күлмәге урынына салып бирергә әзер иде Менә кайткач, өемә дим. абыстаемны, оҗмах кошымны, сөендерәм әле исәнлекләрен сөйләп. Ул да аларны белә ич Аралар сиксән-туксан чакрым булса да. бер-беребезгә кунакка йөрештек ич без Ә син аларга миннән олуг-олуг сәламнәр күндер'
—Моннан чыгып булса...
—Чыгарсың, иншалла!—диде хәзрәт
Шулвакыт шалтырап ишек ачылды һәм зиндан бүлмәсенә күксел йөзле, салкын күзле өчәүне керттеләр. Алар өчесе дә усал карашлы иде
— Кайттылар җәлладлар —диде мулла Йөзен читкә борып
-Кемнәр ул?—диде Заһидулла акрын гына
Тегеләр ыржаеп каршы нар-сәкегә утырдылар Арадан ин тазасы тупас кына эндәште.
— Ну. молла, сегодня принесли тебе гостинца? А то. смотри, молитву читать не дадим Во вторую тюбетейку НАЛОЖИМ И—на голову напялим
-Принесли -диде озын арыгы. Заһидулла төенчегенә төртеп күрсәтеп һәм нарыннан күтәрелде дә ризыкка кулын сузды.
— Не трогай!—диде Заһидулла, кинәт кенә үзендә куркыныч бер ярсу, тыелгысыз котырыну һәм ташынны. учына кысса, ком итәр көчкуәт сизеп.
—Это еше кто такой?!—диде теге әзмәвер анын алдына басып.-Че ты раскомандовался. гололобый?!
Ул Заһидулланын ияген келәшчәдәй каты кул-бармаклары белән кысып алды...
Шунда әллә ни булды...
Заһидулла әзмәверне биленнән песи баласы урынына күтәреп алды да таш стенага китереп бәрде. Теге арыш көлтәсе урынына дивардан сыдырылып кына төште. Өстенә ташланган озын арыкның ияк астына баш белән бирде, ә тәбәнәк бик юанынын ике бот арасына китереп типте. Ых та итмәделәр, киселеп кенә төштеләр.
—Аллаһу әкбәр!—диде Малмыж мулласы битен сыпырып.
—Караул, татары убивают!—дип акырды тегеләрнең ин беренче аңына килгәне.
Аларны күрше камерага ташыдылар...
әйне чәйнәп булмый!
Бу—һәркемгә дә билгеле..
Ә сүзне чәйнәп була—монысын да беләләр.
Әмма...
Нинди сүз бит!! Сүзнен—Зурысы була. Сүзнең—«кечесе» була. «Кечесе» дию—вагы мәгънәсендә... Тикмәгә генә вак сүз—юк сүз, димәгәннәр.
Ә монда...
Теге өчәвесен камерадан этеп-төртеп, ә ин юанын өстерәп алып чыгып киткәч, алар өстенә кабер тынлыгы ишелде. Ни Заһидулла, ни Малмыж мулласы бер сүз дә әйтә алмыйча интектеләр генә түгел, ә чын газап кичерделәр. Гажәеп бер халәт, кеше жанынын хәрәкәттән туктаган чагы иде бу. Дөрес, тәндә ул жан бар, беркая да чыгып очмаган, ләкин... Ул каядыр поскан, качкан... Хәтта тән дә хәрәкәтләнүгә каршы булып, алар шактый гына сәке-нарда сүзсез утырдылар. Сүзсез генә түгел, ә оеп, сәҗдәгә китеп...
Ләкин ниндидер бер сүз, сүзбашы табарга кирәк иде ич. Гел мәгънәсез ярым-йорты җөмлә генә булсын, ди, ул да ярый. Мондый вакытта:
—Әтәчегез күкәй саламы?—дию дә ярап тора. Инде шактый карангы булса да, Заһидулланын күзләре теге карангы почмакка төште. Озак караңгыда яшәгән кешенең күзләре ябалакныкына әйләнә ич. Күзләр анда эзләгән нәрсәне тапмады, борын тишекләре дә теге зәһәр исне сизмәде:
—Ә түбәтәй.—диде ул үз алдына.
—Нәрсә түбәтәй?—дип куйды мулла сискәнеп.
—Тегеләр нәжесләгән түбәтәй, намаз түбәтәе, урыныңда ятмый бит! —Ә-ә-ә...—диде хәзрәт матур кеткелдәп.—Бүләк иттем мин аны аларга... —Нич-чек?
—Аны бит теге күбенгән... Син нечкә җиренә тибеп үтерә яздың бит әле. Шул кыска аяк тизәкләгән иде ич... Менә мин. Йә, Ходаем, үзен ярлыка!.. Түбәтәйне аңа бүләк иттем...
—Аңламыйм.—диде Заһидулла, картның сүзне кая боруын һаман төшенә алмыйча. Шаяра дияр идең, урыны һәм вакыты ул түгел...
—Шулай инде менә. Заһидулла балакай, тоттым да бүләк иттем Синең аны тибеп егуын гына булды, мин почмакка йөгереп бардым... Нәҗескә кулым пычранудан да куркып тормадым, алдым да түбәтәйне эчендәге бүләге-ние белән тегенең йөзенә капладым. Шома йөзенә батырып, сылап кигездем. Жандармнар да сизмәделәр, шул бүләге-ние белән өстерәп алып чыгып киттеләр бахырны...
Ч
Узды микән бу мизгел?
Алар утырган камераны гына түгел, бөтен зинданны шаркылдап көлү тавышлары күмде. Заһидулла белән Малмыж мулласы бер-берсен тыя алмыйча, күзләреннән яшь түгә-түгә. үлә-үлә көләләр иде. Әнә бит. ни сабыр, ипле-тәртипле мулла да. үзенен бу гамәленә үзе шаккатып, ак сакалына аккан яшен ак тастымалы белән сөртә-сөртә кеткелди иде. Югыйсә, башта, Заһидулла сүз катканчы, үз эченнән елмаеп кына утырды, чөнки ул бу эшенә бәя куя алмый борчылып маташты:
—Сөенергәме муна?
—Сөенерлек бер ни эш юк!
—Көенергәме муна?
—Көенерлек тә гамәл кылынмады бугай..
Коридордагы каравылчы алар ишегенә китереп типте:
—Че ржете?! Прекратить!!
Ә үзе... Кешни-кешни көлә иде.
— Юри генә кычкыра ул,—диде мулла көлүеннән туктап —Әйбәт егет. Носла керәшене...
—Носладан минем дә керәшен дустым бар,—диде Заһидулла.—Шулай ук шәп абзый. Чәпчим Мәкчим...
—Дөнья тар...—диде хәзрәт, кинәт кенә үз уена чумып. Аннан сон ул, йокысыннан уянган кебек, аңа дәште.
—Ә синдә, Заһидулла балакай, җегәр. көч-куәт атныкы, үгезнеке икән! Атаңнан күчкән ул... Күргәнем бар иде. әтиең биш потлы капчыкларны ике култыгына кыстырып кына алып керә иде тегермәнгә
—Көч юк дип зарланмыйм, мулла абзый...
—Сугыша да беләсең...
—Казанда кул сугышына өйрәндем. Гражданнар сугышыңда файдасы тиде, хәзрәт...
—Белем белән белүнең бервакытта да зыяны юк. Заһидулла энем!
—Ятыйк мәллә, хәзрәт? Аргансыздыр...
—Бүген минем нигәдер йокы килми
—Минем дә...
—Алайса, әйдә гәп куертып уздырабыз бу төнне
—Мин риза, хәзрәт! Ин беренче, сезгә бер соравым бар.
— Ни сөалең, әйт.
—Сезгә Җидән бабамның теге Серле Язуы турында сөйләгән идем ич. Нигә анда «җиде» саны дәүләт ханыдай ин югарыга куелган. Гүя башка саннар юк?
—«Җиде»—Изге Сан ул,—диде мулла акрын гына —Без төркиләрдә дә, башка халыкларда да. Ислам дине өчен дә изге Җиде кат Күк, Җиде каз Җир асты. Аннан сон ишеткәнем бар: кешеләргә Җиденче Биеклеккә кадәр менү мөмкинлеге куелган Кече пәйгамбәрләргә—сигез биеклек. Олуг Пәйгамбәрләргә—тугыз биеклек Фәрештәләр-ун. унбер, уникенче биеклекләрдә.
—Ә Ходай кайсы Биеклектә?
—Аны. Заһидулла энем, беркем дә белми Хакның Кодрәте Чиксез
—Менә, хәзрәт, кешеләрне Ждны-рухы, Акылы-Аны белән сез ничәнче биеклектә дип саныйсыз?
—Иң югарыдагылар алтынчыдадыр, дим.. Инсаният һаман да Җиденче Биеклекне яулый алмады әле.
Тынып калдылар Бер-берсенең жанына күз салдылар Җаннар тынычсыз иде... Алар билгесехтеккә зур борчылу белән төбәлгән
—Бөтен бәлаләр дә шуннан түгел микән, хәзрәт?—диде Заһидулла авыр сулап
— Шуннандыр, дим. — диде хәзрәт уфтанып
—Әйтә алмыйсызмы, хәзрәт. Җиденче Биеклек нәрсә ул? Кешеләр өчен. дим... , г -г
— Мин аны тәгаен үзем дә белмим Тою-чамалавым буенча ул «әүбәгә
килеп Чистарыну һәм—Нурга Ирешү...
Шаккатты Заһидулла. Ул бит Малмыж мулласына Җилән бабасының Серле Язуындагы бу сүзләр турында әйтмәгән иде. Гомумән, ерак бабамның шундый-шундый язуы бар. андагы сүзләрне үзенә Күк Пышылдады дип, язып калдырганын гына сөйләгән иде Ә хәзрәтнең сүзләрен тыңласаң..
Нинди Тәңгәллек! Каян бу?
Инде гәп куертыр исәпләре бетеп, хәзрәт тыныч кына мышнап йокы диңгезенә чумган иде. Ә Заһидулла күзен дә йома алмады...
... Таң ул төнне тиз атты...
Ул әле күзенә йокы элпәсен элгән генә иде. Хәзрәт уянып иртәнге намазга керешкән. Җитмеш яшьлек карт уяу чагында йокы симертү оят эш, шуңа Заһидулла да торып изге гамәлгә кушылды.
Урын-жирләрен рәткә китереп, үзләренчә тәртипкә кергәч, чистарынгач, хәзрәт телгә килде:
—Әйдә чәйләп алыйк...
—Чәе кайда да... кайнар суы кайда?—дип көлеп куйды Заһидулла.
Малмыж мулласының чәе махсус савытта куенында икән, кайнар суны аларга Носла керәшене алып килде. Икесенең дә ризыкларын бергә өемләп, тәмле генә итеп тәгам кылдылар.
—Ашавың таза, ризыкның тәмен белеп, азыкка хөрмәт куеп тукланасың. Менә минем бу сүзләрне искә төшерерсең әле, син бик озак яшәячәксең, Заһидулла энем...
—Рәхмәт! Бирсен Ходай, хәзрәт...
Аллаһыны олылап тагы дога кылдылар.
—Хәзрәт,—диде Заһидулла.—Минем., кичәдән сезгә тагы бер соравым калган иде бит әле...
—Ни сөаль?
—Кешелек ялгыш юлга Гайса пәйгамбәр заманыннан кереп китте микән әллә?
—Ник алай дисең, балакай?
—Соң, тәкъсир, үзен Алла улы дип, ул Тәкәбберлекнең иң яман үрнәген күрсәткән ич!
—Хуп! Соравын кызыклы... Ләкин монда бер нәрсәне онытма: үз иреннән бала таба алмаган Мәрьям-Анага Ходайның бер рәхмәте дә җитә. Шул рәхимлелек аркасында әлеге мөәннәс заты бала тудыру өчен орлыклана ала Аллаһынын Кодрәте Чиксез ич аның. Ә син аны Мәрьям-Ана Гайсаны тудыру өчен Хак Тәгаләнең Үзе белән йоклаган һәм якынлыкка кергән дип аңлыйсың...
Заһидулла унҗиде яшьлек кызлар кебек кызарды һәм йөзен читкә алды. Ул, ни сәбәптәндер, нәкъ менә шулай турыдан-туры уйлый иде Шулай да аның бу Остаз булырдай кешегә тагы бер соравы бар иде:
—Гафу, хәзрәт! Тик шулай да... ничек инде Пәйгамбәр кадәр Пәйгамбәр үзен Алла улы диюгә кадәр барып җиткән?
— Монысын да аңларга тырыш: ул бит шуның белән кешеләрне үз артыннан ияртергә тырышкан, аларны иманга кертергә омтылган...
—Шулай булгач, Остаз, сез Гайса Пәйгамбәрне һәр яктан дөрес саныйсызмыни?
—Юк, әлбәттә! Нәкъ менә шул сәбәп илә, инсаниятне Хак Юлга Өндәү өчен Аллаһы Тәгалә вә Сөбхәнәкә үз вәхиләрен Соңгы Пәйгамбәр Мөхәммәт Галәйһиссаләмгә иңдерә дә...
—Мелла, дапруска!—дип акырдылар...
ллаһы дип Изге Китаптан уку гына җитми, аңа: «Илаһым!»—дигән оран белән кычкырып дәшәргә дә кирәк. Шунда гына ул сине ькүрер дә, ишетер дә...
Хәер...
«Иә, Алла»,—дип бу дөньяда теләсән дә, теләмәсән дә бик күп әйтергә туры килә Бигрәк тә хәсрәт изгәндә, кайгы ашаганда, чир килгәндә
Малмыж мулласын «дапрус»ка чакырганда. Заһидулла да
—Иә, Алла!—дип. камерада утырып калды Иртәнге ашка бирелгән оер чүмеч төрмә баландасын ул жирәнеп парашага түкте. Нигәдер өзелеп- өзелеп хәзрәтнен кайтуын көтте. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул ана ифрат та якын бер кешегә әйләнеп, соңгы минутларда Хәзрәт анын Рухи Җитәкчесе, Остазы дәрәжәсенә күтәрелде. Булса да булыр икән Сүзе Белән (.) шундый нык тәэсир итә торган кеше Ул бит анын Жанын актарып ташлады. Ә икенче яктан караганда, шул ук Жанына Ипле бер Тынычлык. Эчке Куаныч та салды Җимерде һәм—шунын белән Төзеде дә Хаос аша Тәртипкә китерде. Бу Инсани Затта Казанны дошманнардан саклаганда халыкны үз артыннан иярткән сәет Колшәриф Рухы вә Тәэсир Көче бар иде булса кирәк...
Берәр сәгатьтән хәзрәт үзе дә. нурлы йөзен тагы да нурландырып, ай-кояш булып кайтып керде
— Заһидулла балакай! Котылдым! Дуслар булышканнар. Аллаһы рәхмәтеннән ташламаган,—диде ул чиксез куанып, кулларын уа-уа. —Йәле. утырыйк . Хак Тәгаләгә тагы да сыгыну вә илә мактау булсынга бер дога
Китәренә калдымы икән ярты сәгать, ул гел Заһидулланы кайгыртты —Улым! Шулай дәшкәнгә рәнҗи күрмә тагы —Берүк, хәзрәт!
— Мин сине бик яраттым!
—Мин дә сезне..
—Менә сина теләк-васыятьләрем Ин беренче, үзеңнең Бөек вә Көчле халык Татардан икәнеңне онытма. Вә икенчедән бел!—синен канында татар биләре, тарханнардан килгән Дым-Су ага Ә тарханнар ханнан кала икенче кешеләр алар дәүләттә, шул ук ханнын токымдашлары, бер тамырдашлары. «Тар-хан» ханнан аз гына таррак кеше. Хакимлек буенча «Татар» сүзе әнә чиннардан. Кытайлылар безне «Та-тар» дип таррак кеше, кимрәк адәм мәгънәсендә әйткәннәр Үзләреннән ким. янәсе Ә Урхан- Енисәй төркиләре аларны күп тапкырлар төйгәннәр, акылга утырткалап торганнар. Бары Алтыайныкылар, Байкүлнекеләр бердәм була алмаганнар, үзара гел тәпәләшеп торганнар
Синең Җидән бабаң да морзалардан булган. Морзалар—затлы нәсел, аксөякләр, зыялылык вә белем ияләре, аларга лаек бул!
Өченчедән, үзен өчен яшәгән сурәттә дә, гомерен буе халкың өчен эшлә, ян, көй, анын кирәген кайгырт, хәсрәте өчен хәсрәтлән, шатлыгы өчен шатлан Ул еласа-ела, көлсә-көл
Вә килеп, дүртенчедән Үзеннс сакла! Үзеңне үзен сакламасаң, сине— Ходайдан башка—беркем дә сакламас Хагыбыз да бит: «Сакланганны саклармын»,—дигән Әйткән идем бит әле сине алда озын гомер көтә дип Мона да ышан! Үз гомеренә ышанмаган кеше үз-үзенә хыянәт иткән адәм ул...
Кул бирешеп, кочаклашып, бер-берләренен иннәреннән ярату белән йомшак кына кагышып саубуллаштылар һәм шунда гына карт чишелде
— Минем мондагы бер дапрусчы—үзебезнең кеше Знакум дияргә була Чыгышы—Казаннан Лиф Талстуй галижәнәпләренә кардәш адәм Ифрат та зыялы бер урыс Синен хакта чыбык очын тарткаларга бардым бит мин бүген Минем эш хәл ителә язган иде инде Унай якка. Менә шул бәндәбе» әйтте: «Ул,—диде сине,—политически гаептә. Сталин кадәр Сталинның үзен ерткан бит. ди Но,—диде—котылуның бер юлы бар Голодовка игълан итсен, ди Мин ертмадым, мина яла яктылар дип барсын, ди Шунда коткарырга булыр, ди. Син. әйдә, олан, булган ризыгыңны ашказаныңа тутыр да бүгеннән үк ачлык игълан ит
—Ачлык тәмугъка кертер, шайтан белән дә йөртер, дигәннәр Түзәрменме, хәзрәт?!—моңарчы үз гомерендә бер генә мәртәбә дә ныклап
ачлык күрмәгән Заһидулла шикләнә үк төште. Алар әнә иң ач егерме беренче елда да тамактан тәмам өзелеп яшәмәделәр. Юк дигәндә, бәрәңгесе бар иде.
—Анын бер әмәле бар, улым. Мин бит патша охранкасы тарафыннан заманында зинданга ташланган кеше инде. Шунда бер бәлшәвик «голодов- ка»ны ничек үткәрергә икәнен өйрәтте.
—Ничек?—дип соравын да сизми калды Заһидулла.
—Баштарак передачалар алып бик шыплатып корсак Шәрифләреңне тутырасын. Күбрәк итле-майлы ризыклар белән. Аннан «голодовка абъявить» итәсең һәм...
—һәм?—диде тагы кинәт кенә кызыксынучы зат.
—һәм өйдәгеләреңә алмашка дип җибәргән күлмәк-ыштаныңны юып. шикәр суында кайнатып алып киләләр дә ашказанын ачка киселгән саен, имчәк бала кебек шуларны суырып ятасын. Тамак туймый билгеле, әмма да ләкин йөрәккә хәл кереп китә. Ә ачлыктан курыкма, анын дүрт көне генә авыр. Аннан...
—һы!—ияләнгән ымлык үзеннән үзе атылып чыкты.
— Килештекме?—диде хәзрәт.
—Ә шикәрле күлмәк-ыштанны мина йөз чакрымнан кем ташып торыр икән?
—Анысына борчылма.—диде хәзрәт һаман да тынычлыгын җуймыйча—Анысы—абыстаң эше...
һәм...
Заһидулла ачлык игълан итте. Әлбәттә, Заһидәсе җибәргән ризыкларны тәгам кылгач. Шулар өстенә туганые алып килгән бер бөтен ипине бөкләгәч. Шунын кадәр ризык тар гына ашказанына ничек сыйгандыр, ул үзе дә аптырашка калды. Йә, Атла! Адәм баласынын аерым бер гамәлендә билгеле чикләре юк бугай. Булса...
һы!
Бер ат йөге ризык-тәгамне ул эчке мәгарәсенә шыплап тутыра алмас иде...
Атна үтәр-үтмәстә, теге шикәрле күлмәк-ыштан да килеп җитте. Коридорда сакчы-каравылчы булып Носла керәшене торган көнне.
И суырды инде Заһидулла шикәрле киемнәрне! Башта—күлмәкне Аннан соң ыштанны... Ими яратучан улы Галимулла да әнкәсе күкрәген болай суырмагандыр Менә яталар алар бу дөньянын ике «сабые» «ими имеп» Берсе—атасы йортында, икенчесе—үзе дә кеше тәне өчен Мәңгелек Төрмә булган Жир шарынын инсаннар төзегән төрмәсе эчендә.
Атнага ияреп атна узды...
Тагы бер атна узуга, аны *дапрус»ка чакырдылар. Күренгәнчә, барысы да алдан көйләнгән булып чыкты...
Төрмәдән аны алырга дип, Малмыж мулласы үзе килгән иде Хәзрәтнең күзләрендә яшь. Ләкин болар инде шатлык яшьләре иде.
Капканы чыгуга, аларны тимерхутка сылу озын гәүдәле күк айгыр җигелгән, утыргычта өлкәнрәк яшьтәге кучер утырган «экипаж» көтә иде.
—Менә шуның өчен дә утырттылар инде мине төрмәгә,—диде мулла. —Ат өченме?
—Икесе өчен дә...
—Ничек икесе өчен дә?..
—Ат тотуың гына җитмәгән, үзен ялчы да асрыйсын, диделәр. Ә кучерым Мулламөхәммәтне куып та карадым, аякларыма тезләнеп ялвара. «Синең белән гомерем узды, мин. алтмыш яшькә җиткәч, кемгә кирәк?— дип елый —Аллаһы хакы өчен кума мине, минем хатыным да, балаларым да юк, кемгә барып сыеныйм?»—ди.
—Өйләнмәгән идемени?
—Өйләндердем, ике тапкыр өйләндердем. Беренче хатыны яшьләй үлеп китте, икенчесе инкыйлаб булуга, аны ташлап качты.. Шуннан сон өйләнмәде...
борып ^ссәламегаләйкҮм'—диде кучер, алар якынлашуга. Заһидуллага йөзен
— Вәгаләйкемәссәлам!
Заһидулла күрде хәзрәттән ун яшькә кечерәк булса да. кучер инде бетерешкән, сары йөзле, моңлы күзле бер карт иде Соныннан авыру икәнен дә белде бавыры белән интегә икән
Абыстай кечкенә генә гәүдәле, гажәп тере, бик тә хәрәкәтчән, әле матурлыгын һич тә жуярга теләмәгән алтмыш-житмеш яшьләрдәге хатын иде. Заһидулла аны эченнән «курчак карчык» дип атады
Малмыж мулласында бер көн кунак булып, мунча кереп, юган өс- баш киеп, иртәгә алар кучер Мулламөхәммәт белән кайтыр юлга кузгалдылар
Озатканда хәзрәтнен күзләренә тагы чәчрәп яшь чыкты
—Заһидулла улым, күңелем сизә: бу соңгы очрашуыбыз. Дөресе, беренче һәм соңгы очрашуыбыз. Минем баш очында үлем козгыны торганын сизәм Сина васыятем шул: эчке уй-теләкләреңне эчкә яшер Яман заман килә, мин аны күптән тоям инде Үзеңне сакла, гомеренне мәгьнәсезгә әрәм итмә. Халык өчен эшлә! Кайткач, мәктәпкә укытырга кер Син бит учительская школа. Казан мәдрәсәсен бетергән кеше. Урысчан урысныкы кебек. Халкыбы знын урысчасы начар, өйрәт балаларны шул телгә Алга таба бик кирәк булачак ул
—Ин зур сабак—сезнен төрмә дәресләре, хәзрәт'
Алар, ата белән бала кебек, бер-берләреннән һич кенә дә борылып китә алмыйча аерылыштылар..
yJlyT ир шары чәчәкле гөлбакчадан хаҗәтханәгә әверелә бара
Әйе. планета бәдрәфкә әйләнә бара. Анын күгендә—кара тишек- ■ZAljiap. өс генда—кара ташлар
Ә бит ул тулысы белән гыйбадәтханә булырга тиеш Илтәрс дә— гайбәтханә Бер-береңне күрә алмау пәрәвезе, ялган-алдау сөреме, үзара чәйнәшү-рәнжетешү корымы Җир йөзенең кершән ягуы түгелме хәзер?!
Көнбатыштан. Кояш байый торган яктан, ниндидер караңгылык килә. Ул караңгылык авыр сулый, мыш-мыш көлә, ләкин утлы сулыш бу. Үлем сулышы Явыз көлү бу...
Әнә шундый тоем-кичереш салды Заһидулланың нечкә вә сизгер җанына Малмыж мулласы
Инде аерылып китеп, гимерхут арбага меним генә дигән иде. кире борылды ул.
—Хәзрәт, тагы бер авыр соравым калган ич
—Әйт. мөгаллим Заһидулла!
—Минем бер зур гөнаһым бар хатыным була торып, чит хатын белән зинага кердем..
—Син аны көчләмәдеңме’—диде мулла, бераз уйланып торгач
—Юк. юк! Ул үзе моны теләде, үзе мине шуңа тартты
—Шайтан коткысы!—диде хәзрәт үз алдына
— Нәрсә дисез?
Малмыж мулласы дәшмәде
—Остазым. Хәзрәт! Сез мине бу авыр йөктәзз коткара аласызмы’
Мулла кызыбрак китте:
—Син нәрсә. Заһидулта энем?! Мин поп түгел бит. мулла «Опту шение грехов» кирәк икән. Малмыж побы янына бар. Аларла. кеше үтерсәк дә гөнаһыңны ярлыкыйлар Шунда ук Поп дигән кешеләр үзләре \к Менә аларнын газы бер ялгышлары нидә! Ислам динеңдә гөнаһларыннан Аллаһы Тәгалә үзе генә азат итә ала Ярлыкау Хокукы бары аңда гына Һәм бу шулай да Хак бу
Яшь ир кызарынып башын иде һәм уйланды «Китәсе иде Нигә
борылдым? Ник чишелдем?»
-Ә кылган гөнаһыңны мина әйтүен дөрес.-диде хәзрәт.-Менә күрерсен, гөнаһ авырлыгын бермә-бер җиңеләячәк...
Аннан сон ул ана сынап карап торды да сүз катты:
—Ул мәэннәс затын... син. яратыпмы? Әллә болай гынамы?
—Бик тә яратып, хәзрәт! Хәзер дә төшләремә керә ул...
—Хет, яшерен генә булса да, никах укытырга иде... Шәригатьтә берничә хатын рөхсәт ителә ич...
—Булмый, хәзрәт! Чегән хатынының кызы ич ул, безнең дин кешесе түгел...
—Йә, ярый онытыйк муны. Соң нишләрсең, ир-хатын бер-бересен сөяр өчен яратылган...
Аннан ул тирән көрсенде:
—Мундый әллә нигә бер ялгышулар булыр инде ул. Менә гасыр ахы-рында ничегрәкләр булыр микән бу хәлләр? Шикләнәм мин, шикләнәм...
Китәргә ашыккан Заһидулла аны бүләргә жөръәт итте:
—Сонгы соравым, хәзрәт...
—Тыңлыйм, мөгаллим Заһидулла..
—Авылыма кайткач, олуг-олуг сәламнәрегезне Фатыйх, Аяз муллаларга күндергәндә, сәлам иясен кем дип атыйк?—берничә көн эчендә ул да хәзер Малмыж мулласыныкы кебегрәк җөмләләр белән сөйләшә башлады
—«Мәһди» дип атарсың...
Алар тагы бер кат җылы гына саубуллаштылар...
... Күк айгыр, канат куеп күктән генә очкан кебек, бик җиңел юырта. Җир өсте кабат җебемәскә диеп шакыраеп каткан. Ахыргы киресе белән каткан, чөнки бер катырып, бер җебетеп тору аны да туйдырган булса кирәк. Күктә, чакрымнан чакрымга дигәндәй, чын кышның беренче билгеләре булган, җиргә төшсә, эреми торган эре күбәләк карлар оча. Алар атнын дугасына куналар да җил белән очып китәләр, җир өстендә дә тыныч кына ята алмыйлар, аз гына һава дулкыны—менә очам, менә очам дип, дертсенеп-ымсынып яталар.
Кучер сүзсез абзый булып чыкты. Әмма аны Тукайча:
Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын, Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!
дип, һич кенә дә әйтә алмассың!
Малмыжны чыгып, туры юлга аяк кына басканнар иде, абзый, күк айгырны үз җаена куеп, борын эченнән генә шыңшый башлады. Анасы үлеп, сөткә тилмергән, кышкы суыклар килеп, җылыга интеккән көчек баласымыни. Каян сыя икән шушы җыйнак кына гәүдәле, сары йөзле, монлы күзле кешенең бетерешкән тәненә бу хәсрәт-сагышлар? Әллә анын бәдәне кечкенә, ә Ждны бик-бик зурмы? Әллә ул Күкләрдән иңгән Илаһи Моңны тавышсыз гына күңеленә җыя да ифрат кызганыч аһәң, йөрәгенә кан савар оран белән Җир өстенә сибәме? Бәлки киресеңчәдер, кешеләр җанына җыелган сары сагышны бер үзенә сеңдереп, шул Мон-Зар Көен Күккә юнәлтәме ул? Күренеп тора ич: Йөрәге елый аның... Бик тә, бик тә бәхетсез кеше ул..
—Йә, Аллам! Тилмерер, газап кичерер, михнәт чигәр өчен генә киләбезмени без—Шушы Илаһи Чатыр!—Зәңгәр Күк астына?..
Заһидулланың күзләренә яшь бәрде Ул хәзрәт биргән иске толыпка төренебрәк, тимерхут арбаның кара чыбыклардан үрелгән терәлгеченә җайлабрак ятты. Җылыда ятса да, тез башларына вакыт-вакыт сызлауның йөзләрчә энәләре кадала. Малмыж төрмәсенең юеш, таш идәнле камералары Сарапул күлендә җылуга төшеп боз булып каткан аякларга чирне тагы да өстәделәр булса кирәк.
Смәил авылына кергәч, мәчетне узып, бер йортка тукталдылар. Элегрәк әтисенең тукталу урыны иде бу. Таза тормышлы кешеләр. Гыйбадулла карт шул якларга барсаң, шул-шул кешеләргә керерсең дигән иде. Санга да
мичекәй ИДе анын 6ү сүзләрен исәрбаш Заһидулла Менә бит ул дөнья
Исән булсан—дусларын исәпсез булсын!
Атка коры печән салып, чәйгә керәбез дип. аякларын гына язып торалар иде, өй эченнән хужа кеше белән
Әйе1 Хужа кеше белән, шул үзе—Әх-мә-дул-ла килеп чыкты
—Ьәрәч!—диде ул шаккатып.
—Тәрәч!—дип шаяртты кичәге тоткын.
Ике туган, башкача андаша алмагач, шап-шап китереп, бер-берсенен аркаларын төя башладылар. Куанычтан...
Эх!
Кучер, зур рәхмәтләр һәм тунны алып, кире борылды, бары эреп тә эремәс, юып та юылмас хәсрәт-сагышы. илаһи моны гына Заһидулланың колагында мәңгегә эленеп калды
—Мин сине үзем дә алырга дип килгән идем инде!—диде Әхмәдулла, күренеп торган ике төенчекне арбадагы печәнгә яшереп —Заһидә киленгә дә шулай диеп чыгып киткән идем.
Эх! Эх!!
Суган гына булсын туган, барыбер ул туган!
Юл буе сөйләшеп туя алмадылар Заһидулла бик тә жентекләп авыл хәлләрен сораштырды, ә Әхмәдулланың, төрмәдән битәр. Мал мыж мулласы хакында беләсе килде. Ә соңыннан:
—Булса булыр икән кеше!—дип. анын белән бик нык соклануын белдерде
Шөнгә алар төн куелыгында кайтып керделәр Ярты авыл утларын сүндереп йокларга яткан иде инде. Урамда кешеләр дә йөрми диярлек Анда-монда берән-сәрән этләр генә өрә .
Эх! Эх!! Эх!!!
Туган авылның этләренә кадәр сагындырылган Йортлары да кул биреп сәламлиләр кебек. Төнге тәрәзәләрдән төшкән сирәк-мирәк утлар тангы кояш нурларына тиң.
Сагындырылган
Йорт ишеген ачуга, анын борынына туган өе исе бәрелде Ияләнгән, тәмле, рәхәт, хәтга башны әйләндерерлек, һуштан яздырырлык хуш ис
Түшәмдә, өйне балкытып, җиделе лампа яна. Ин беренче Заһидулланың карашы нәкъ менә шул матчага асылган яктырткычка төште
—Заһидулла җаныем!—дип аһылдады, аркасын сандыктагы ястык- мендәрләргә терәп утырып торучы Заһидә. елый-елый —Кайтыр, дидем Кайттың менә1
Ул елап шешенеп беткән. Хәтта бераз ямьсезлән! ән дә Күз төпләрендә кара күләгәләр..
—Әнине —диде ул әрнеп һәм гаебе булган кебек
—Беләм —диде ир—Малай ничек?
—Саклый алмадым. Сине алып китүләрен кичерә дә. күтәрә дә алмады Ә улын сау-сәламәт! Йоклый ул
Урын-жир җәелмәсе дә. Заһидә аны караватка тартты
— Кил. ят Кочакларыңда үләргә риза! Ләкин миңа бүген кагылмыйсын. Барысы—иртәгә, мунчадан сон
Ә иртәгә...
Заһидулла ин беренче эш итеп әнисе каберен зыярәт итте
Ахыры ктәсе санда