«УТЫРЫП УЙЛАР УЙЛАДЫМ»
Көндәлек дигән жанр (әгәр аны аерым бер жанр ук дип ә>пер|ә яраса) кытыклы һәм авторнын рухи дөньясын шактый ачык чагылдыра Ул кешенен үз-үзе белән сөйләшүе, бәхәсләшүе, эчке диалогы, дөньяга карашы, һәм дә ки. җыйган тәҗрибәсе Юкка гына түгелдер. Туфан Миннуллин ла. әлеге «көндәлекләр»ендә* үзе генә уйлаган уйларын, хис-кичерешләрен язасы иткән Күрәсең, үтелгән еллар, гомер баскычлары ана байтак гыйбрәтләр, уртаклашыр хәлләр, күнел тулы бәхәсле хисләр биргәндер
«Кыска хикәя» дигән азама бар әдәбият теориясендә Хикәя никадәр кыска булса, аның фикер үткенлеге дә шуна нисбәтән дияр илем Әгәр бу кече жанрга ярыш оештырсан. мөгаен. Т Миннуллиннын көндәлегендәге һәр язма алдынгы урынны алыр иле Халык әитмешли. дөрестән дә. «үзе кечкенә, эче төш кенә» Биредәге акыл үткенлеге, фикер тирәнлеге күнелгә хуш килә һәм син аны аерыла алмый укыйсын да. укыйсын Юкса, автор прозаик га түгел, драматург бит! Ә бәлки драма әсәре проза белән поэзия арасында торгангадыр, осталыкнын бер ябс шулдыр’
Нигездә, әдипнсн уйланулары кеше турында. Ә кеше турында язу. ул. яхшылык белән явызлык, бәхет һәм бәхетсезлек, чын вә ялган, яктылык һәм карангылык. куаныч һәм сагышлар, тагын әллә никадәр бер-берсенә капма-каршы төшенчәләрне үз эченә ала. Чөнки адәм балаларындагы сыйфатлар шуна нигезләнә ич' Кеше холкын гына алып, бераз уена салып карасан. ул бит тумыштан килә торган сыйфат икән ләбаса. «Холык». «Холык һәм онык». «Кайда ул дөреслек». «Татарлар һәм дунгызлар». тагын башка истәлекләр монар ачык дәлил Димәк, кешенен холкы үзе белән бергә туа. бергә гомер кичерә, бергә фани дөньядан китә Шунлыктан, һәр адәми затны өйрәнеп, анын холкын, фигылен белеп кенә җайлы һәм ждйсыз мөнәсәбәтләрне ачыкларга мөмкин
Авторнын истәлекләре «Әти» белән «Әни» бүлекләреннән башланып китә. Әтисе бик намуслы, тирән хисле, үз эченә бикләнгән, авыр тормышка, чынбарлыкка бигүк сыешмаган кеше булган, ахрысы Мондый ятларны мәшәкатьле хәят кабул итеп бетерми, аны башкалар алдында бер кадәр «сәер» итеп күрсәтә
Әни булганы исә. бераз башкачарак—гайяр авыл хатыны. -Әниләр бары тиеш кенә»,—дип яза автор Дөрес сүзгә ждвап юк, бу—тормыш кануны Шу тай га. анага булган олуг мәхәббәт ангор язган бәген уйлар эченнән агылып килә Чөнки ул күпләрнең йөрәк кылларын тибрәтмичә, үткәннәрне искә төшермичә калмый
Язучынын истәлекләре язылу вакыты белән түгел, бәлки вакыйгалар хронологиясе буенча бара Ул—балачак, үсмер чакның кайбер мизгелләрс М.ккәудәгс студент еллары Аеруча нстәлеклесе—пәһлеван Алексеи Николаевич У г —ихлас ярдәмчел, олы жанлы. акыл иясе, саф рус токымыннан килә юрган, рухи гарипләнмәгән жан.
ӘдипнеН йөрәге сак. кешеләрне үзенчә кабул игә. үз бәясен чыгара -Мәргән» дигән кыска гына истәлектә Ваган сугышында снайпер булган 19 яшьлек кызнын
* Гуфан МИННУЛЛИН. N гырып уйлар уйладым Татарстан китап нәшрияты 19*»'
К
(хәзер инде өлкән ханым) унбер немецны үтереп, җиңүгә өлеш кертүен, исән калып, бәхетле булуын укыйсын. Шулай да, кеше үтереп, «кешенең жаны имгәнә», дип дәвам итә әдип Әйе, фронтовикларның күкрәгендә балкыган күпсанлы орден- медальләргә үз ихтыярыңнан тыш сагаюлы караш ташлыйсын. Башкача аны кабул итеп булмый, ахрысы: «сугышның төп сере—үзең үлмичә, дошманны үтерү», бу да яшәү кануны бит!
Язучынын беррәт язмалары туган телгә, милли мәсьәләгә мөнәсәбәт турында уйланырлык, чигенмәс хаклык булып, төп юнәлешне алып тора Мәгълүм булганча, тел—милләтнең көзгесе, рухына бәйле әхлагы; чит телдә сөйләшкәндә, синең сүзләрен яныннан шуышып баралар шикелле Үз ана телен белмәгән кешенең, минемчә, шәфкате дә чамалы, чөнки аның жаны китек була. «Туган тел нигә кирәк?» кыйссасы укучыны әнә шундый уйларга этәрә. «Татарлар турында ике кыйсса» да исә авыр гыйбрәтле хәлгә тарыйсын Биредә инде милли мәсьәләнең кайбер караңгы яклары ачылып китә. Калмык шагыйре Давыт Көгелтиновнын үз базалары үзеннән читләшүен (аның хатыны марҗа) борчылып сөйләве көендерә. Малае дәреслектә язылган «поганий татарин» сүзләре нәтиҗәсендә әтисеннән бизсә, кечкенә кызчыгы, «татарка» дип мыскыллаучыларга күрсәтү өчен, кулына тәре учлап йөри икән.
Милли мәсьәләнең тамырлары тарихта. Рус тарихын дөрес язмыйча, державачылык ысулы белән ясалган дәреслекләр, хаталы фәнни гариплек Рәсәй кебек күпмилләтле дәүләтнең бары тик таркалуына, җимерелүенә генә китерергә мөмкин Бу күренеш тарихтан ук янап килә торган олуг сәбәпләрнең берсе. «Татар кулы белән үз дошманнарын юк итү Ленинның иң мәкерле уе булган,—дип дәвам итә автор - Бик акыллы кеше булган Лениныбыз. Татар сугышчылары басмачыларга каршы һөҗүмгә барганда: «Аллаһ әкбәр! Аллаһ әкбәр!»—дип барганнар икән. Бу изге сүзләрне ишетеп каушап калган мөселман үзбәкләрне кырганнар гына безнекеләр! Бу имансызлыкны без танырга һәм ялгышкан, алданган бабаларыбыз өчен үзбәк халкыннан гафу үтенергә тиешбез» Автор әле Кавказдагы сугыш чорын да бик урынлы искә ала. Шуңа өстәп Ватан сугышы чорында (1944 елның мае) Кырым татарларын туган илләреннән аерып. Себер. Казакъстан якларына кууның татар дивизиясен кертеп эшләнгән эш икәнен искә алсак, аз санлы милләтләргә каршы альт барылган мәкерле сәясәткә, тарих буйлап килә торган фаҗигале рәхимсезлеккә тәмам аптырап калырлык!
Тормышта һәркем диярлек милли каршылыкларга сөртенеп яши. Шуңадыр ахрысы, әдипнең язмаларында да милли низагларны еш очратырга туры килә. Мәскәү гидларының нәфрәтләнеп, монгол татар явы турында ярсып сөйләүләре әнә шул державачылыкның кара ялганы булып күңелгә суга («Константиновкага сәяхәт һәм Сәмәркандта экскурсия»). Бу инде бөтен мәктәп дәреслекләрендә яшь буыннын жанын тетрәтә торган гасыр тилчәсенә әверелде Әмма шунысы хак: татарның бирешмичә килә алган милли аңы бар! Ни генә булмасын, торып-торып чын татарның уяна, үз хокукын яулап баруы сизелә түгелме?
Олуг әдипнең язмасын, мөгаен, гади укучы куанып, кызыксынып укыр. Чөнки Т. Миннуллин үзе татар жанлы, горур һәм баш имәс шәхес булып, рус язучылары арасында милләтен күрсәтә белә. «Кая гына барсаң да», «Безнеке түгел» кебек язмаларын аласыңмы, һәммәсендә горур сыйфатлары белән татар кешесе таудай калкып тора.
Русияне хәерчелектән чыгару өчен нишләргә кирәк? («Идея») Бу сорауга кем генә уйламый да, кем генә жавап эзләп баш ватмый икән? Югыйсә, табигать без яшәгән, урыс басып алган территорияләрне казылма байлыгы ягыннан да, үсемлек вә җәнлекләр төркеме ягыннан да кыерсытмаган икән ләбаса. Әмма «Сәбәп шунда—русиядә ил белән идарә итәрлек акыл юк»
Бу фикер белән килешмичә булмый. Еракка китәсе түгел, «Кешеләр кешене яратмый9» истәлегендә яхшылык белән явызлык фәлсәфәсе милли фаҗига булып килеп керә «Нигә урысны бөтен жирдән. милли республикалардан куалар9»— дигән сорауга көндәлекләрдәге хакыйкый жавап. хак дәлилләр җитеп арткан «Штык өстендә генә утырырга көйләнгән урысның әхлаксызлыгы, котсыз тупаслыгы һәм наданлыгы» (тарихчы галим Н Фирсов сүзләре) аны үз хәлен аңларлык дәреслектән мәхрүм иткән, күрәсең. Кайчакны гаделсезлек үзе гаделсез кешене хаким итә Моны тарих юлы гел күрсәтеп килә шикелле. Әгәр «старший брат» шуннан гыйбрәт алмаса, анын харап булуы ихтимал. Әмма урыс туганның замана хөкеменә дучар булып, нәселен, балаларын адәм рәтле итәр өчен чынлыкка килеп егылганнары да. ягъни уяна башлаганнары да бар икән. Воронеж ягына дулап кайтып киткән бер
урыс гаиләсе (ул элек Үзбәкстанда яшәгән булган) тагын үзбәккә кире кайтып, үзбәк телен өйрәнергә, шунда төпләнеп яшәргә керешкән Чөнки кайчандыр туган иле булган Воронеж ягында бер генә аек кешене дә очрата алмаган, бу бахыр (•Кысалармы0») Сон булса да. ун булсын, ди акыллы халык, бирсен ходай Мондый күренешне хупламыйча мөмкин түгел, минемчә
Ничек кин уйлансан да. милләтара гаделсехтеккә. милли мәсьәләнен Рәсәй шартларында хәл ителмәс карангы күгенә барып төртеләсен Чыннан да. ни өчен милли мәсьәлә жанга тиеп, кешенен бөтен хәятен чолгап ала сон0 Кайчагында ул чынлыкнын. чиксез галәмнен үзе кебек тә тоела Анын нигезендә ирешә алмаслык гаделлек вә иза чигеп, көрәшеп алалмаслык азатлык ятканга күрәдер тәгаен. Менә монысы инде безнен чын тарих, татарнын бүгенгесе Авторнын сүз сөреше бик саллы, «без татарлар әле Рәсәйнен бозаулары»,—ди ул. Әйе. мона кем гаепле'* Анын жавабын үзебездән дә эзләргә кирәктер Ул—милләтнен таркаулыгы, сатлыкларның артуы, куштанлыкның үсүе—ачык вә чигенмәс хаклык булып бергә укмашып бара. «Көтүчеләр һәм бозаулар»—милли мәсьәләгә бик гади, ачык ждвап булып төшә торган мәгълүм язма. Үзенсн мөстәкыйльлегенә ирешү өчен сугышкан чечен халкын автор дөрес исбатлама итеп карый Ә бит Чечня у i жире өчен, гасырлар буе яшәгән Ватанын яклап кан коя Әле хәзергә кадәр (1955 елдан алып) суверенитет алып, халыкара мөстәкыйль илләргә кушыла алганы юк анын («Көтүчеләр һәм бозаулар») Көтүче булып чыбыркы тоткан Рәсәйнен башка милләтләрне ничек «бозау» итмәкче икәне бик ачык күренеп тора ич*
Милли мәсьәләгә авторнын латыш драматургы Пауль Путникыш белән диалогына тукталып («Чибәрлек») нокта куясым килә Әлеге латыш бер ямьсез кешегә күрсәтеп (Мәскәүдә семинар вакытында була бу хәл) «Коллар беркайчан да чибәр булмыйлар Аларнын мескенлеге, изелгәнлеге йөзләренә чыга».—ди «Мин үзебезнең кешеләргә карыйм да. дип дәвам итә Туфан Миннуллин,—һәрвакыт сөенеп куям Без чибәр, димәк әле без кол дәрәҗәсенә үк төшмәгән Әлсгә буйсынырга мәҗбүр булсак та. жаныбызда иреккә омтылу уты сүнмәгән Сүнә генә күрмәсен иде. Ходаем ». Амин, шуны телик барыбыз да!
«Көндәлекләр»лә ижат эшенен характеры, авторнын уй-хис дөньясы да ачылып китә. Хосусан, аерым әсәрләренең язылу тарихы, минемчә, шул турыда искәртә сыман. Т Миңнуллиннын Тукай тормышына кагылышлы әсәре («Без китәбез, сез каласыз» драмасы) «Байлар, байлар бал эчә» истәлеген дә хуплауга лаек димичә булмый Чөнки ул әсәр шагыйрьнең тормышы күгендәге ачылмаган бер якны күрсәтә, шунын өстәвенә байларга мөнәсәбәт, үзәк геройның (Тукайнын) реаль бирелешен раслый Әгәр Тукай дустанә серләшеп үзенең байларына иелә-бәгелә рәхмәт әйтсә, бу дөреслеккә хилафлык булыр, мәрхүм шагыйрь рухын рәнҗетү булыр иле Әйе. хәзерге сәясәтчеләр, тарихчы галимнәр, шул исәптән кайбер язучылар да. татар байларын барлап, аларнын эшчәнлеге. кешелеге турында күпләгән хезмәтләр язарга керештеләр Бу. әлбәттә, кирәкле эш Әмма мәсьәлә бер яклы гына яктыртылмаска (бигрәк гә аерым шәхес турында сүз барса), гаделрәк кыйбланы алырга тиеш иде Нигә сон Тукайны Питердан көчкә билет табып озатып җибәрәләр9 Әллә анда татар байлары, хәлле зыялылар аз булганмы'* Җитмәсә, олуг талант булу белән бергә, мөхтәрәм шагыйрьнсн авырган чагы да ич1 Шулай, кайсы заманда ла байлар катламы өстенлек символы булып килә
Тагын автор үзенен өч пьесасы турында язасы иткән Анын берсе—«Диләфрүзгә дүрт кияү—әлләни катлаулы әсәр түгел Хәтта дүрт кияүнең берсе автор үзе икән Җинелчә. матур, яшьлекнең үзе кебек якты, комик әсәр ул
«Бозау» һәм «Гаеп» кебек язмалар ихлас елмайтып. авторнын тапкырлыгын, күзәтүчән күңеленең зирәклеген тоярга ярдәм итәләр Язучының икенче пьесасы— «Әниләр һәм бәбиләр»- хатын-кыз турында, анын тормыш даирәсе турында күптөрле сорауларга, байтак уйлануларга дучар итә Бу проблема һәр заманны дулкынландырган, жанга тигән проблема булып кала ахрысы Анын белән Такташ заманы да шау даган, әмма һәр заман өчен хатын-кызның абруе, ул гына башкара алган табигый гаделлеге, җәмгыятьнең әхлагын төзегән җитди куәте һаман да мөһим булып кала бирә Биредә әдипнен фикерләре белән килешмичә булмый сыман «Хатын кыз гаилә үзәге, ул үге закон, парламентларда ялкынлы чыгышлар ясап түгег. спорт мәйданнарында хоккей уйнап түгел, ат урынына эшләп түгел, өйдә балаларын кочагын.г җыеп, башыннан сыйпап, аркасыннан сөеп, һәр баланын язмышы өчен көрәшкән хатын кыз гына киләчәккә мәрхәмәтле кеше тәрбияли ала» («Хатын-кыз үзе закон ул»).
Әдипнең «Әлдермештән Әлмәндәр» язмасы да укучыны битараф калдырмый. Чөнки милләтнең терәге, иманы вә моң тулы 91 яшьлек татар карты үзенчә яшәп, үзенең карашлары вә сабыр холкы белән безгә якын Әжәл белән алышта сыналып, Илаһиятнең, Табигатьнең котылгысыз канунын кабул итә икән, шунда гына ул тамашачыга тәэсирле Әлмәндәр, шуңа күрә, язучьпа асыл таш куя, үлемсезлекнең эчтәлеген аңларга ярдәм итеп, ничек яшәргә дигән сорауга бер мисал булып тора. Драматург беррәттән «Тамашачыбыз»ны да читтә калдырмый
Иҗади эш уңаеннан авторның язучы һәм җәмгыять арасындагы конфликтлы һәм күңелгә суга торган хаксыз хәлләрне лә яшереп тормавын кызыксынып укыйсын Мондый хәлләрнең берсе «Сибгат абый» истәлегендә чагылыш таба. «Бервакыт иҗат интеллигенциясе белән очрашуында обком секретаре Табеев, язучыларны «Сез—иждевенеилар» дип мыскыл итте.—дип яза автор бу турыда Анда С Хәким, Н. Жиһановлар бар иде. Алар трибунага чыгып берни әйтмәделәр.. С. Хәким күңеле белән саф кеше иде Әмма шул сафлыгын трибунадан торып якларга егетлеге җитмәде». Гаҗәп түгел, әле бу вакытта яшь каләм иясе Т Миңнуллиннын җанга тигән гаделсезлекне кабул итә алмавы бик инандыра Ләкин талантларны кырыс заманның үзенә буйсындыруын да истән чыгарырга кирәкмәс, минемчә.
Демократия еллары да безгә (язмада 1986-1990 еллар күздә тотыла) хаксызлыкны. казна караклыгын, җинаятьчелекне, әхлакый тотрыксызлык белән хәерчелекне генә алып килде бит Боларны бары тик язмыш кына итеп карап булмыйдыр «Авыл кызы» (язылуы 1990 ел) тетрәндерерлек яра калдыра торган истәлек. Шәһәрдә фахишә булып, сифилитик бәндәгә әверелүе—әллә җинаять, әллә хаталык, әллә язмышнын төзәлмәс фаҗигасе. Бүгенге көндә бу хәлләрнең ишәеп китүен таркалган һәм хәшәрәт җәмгыятьнең аерым шәхескә, кешегә карата рәхимсез һөҗүме дип кенә кабул итәсең. Тормыш, әхлак турында сүз бара икән, ул инде җәмгыятьнен мөһим катламы Нинди җәмгыятен, шундый әхлагын, ди халык. Авторның бу турыда уйланулары («Колхоз председателе») авылнын ярты гасырлык социаль-икъдисали вә иҗтимагый җирлеген ачып сала. Сугыш чоры председательләре, аннан соңгылары, һәм ниһаять, бүгенләре искә алына. Колхоз дигәне таралып, Рәсәй тоташтан фермер хуҗалыкларына күчсә (бу мәсьәләдә президент Ельциннын гайрәтле итеп, колхозларны таратуга бер җилкенүе булып алган иде. Әле ярый, республика һәм өлкәләрдәге акыллар аны күтәреп алмадылар), болан да экономик егылган ил бөтенләй күтәрәмгә каласы иде
«Стриптиз». «Диссидент» янә дә башка истәлекләрне аласыңмы—һәммәсендә сәясәткә һәм тарихтан агылып килә торган яшәешкә кагылмаган язма юк диярлек. Автор зур булмаган бер вакыйганы ала да. укучыны уйлар кочагына ташлый Бу исә, без кичергән җуелмас яра булып, жан әрнүен уятып җибәрә.
Тагын бер кызыклы мәсьәләгә кагылмыйча фикеремне тәмамлый алмыйм. Ул—төш. һәркемне уйлата торган газиз күренеш—авторның истәлекләрендә аерым урынны алып гора, дияр идем. («Төш». «Бер мин генә түгел»... һ. б.) Уйлана китсәң, төш дин белән дә. фән белән дә бик бәйләнештә түгел, ахрысы. Югыйсә, инде гасырлар буена ана төгәл генә эчтәлекле аныклама бирелгән булыр иде Әмма, чигенеш ясап шуны әйтим, үзе бик серле чишелешле булып, синен юравыңны көтеп тормыйча, алдыңа килә дә баса. Т. Миннуллин да төшендә «Хушыгыз!» драмасының баш герое —Миләүшәнең ап-ак киемнән булырга тиешлеген («Көндәлекләр») күргән. Чөнки ул беренче тапкыр сәхнәгә ак күлмәк киеп чыккан икән Күрәсең, героиняның гомере белән саубуллашу алдыннан да, аның рәнжешле жаны, шундый табигый чишелеш белән китәргә тиеш булып чыга
Туфан Миңнуллиннын көндәлек язмалары мине уйлар кочагына, тирән хис- кичерешләргә этәрде. Тол хатыннар да. юлдан язган авыл кызлары да. бала психологиясендәге авыр газаплар да, ниһаять исерекнең әрнегән йөрәге дә, үзенең урыс агаеннан алланулары да, милләтне мыскыллаган урыска манкорт булып киткән татар мәхлуклары да—әдипнең күнел ярасы, борчулы уйлануларының җуелмас эзләре булып калалар. Мөгаен, кеше өчен янып-көеп яшәгән каләм иясенең үз милләтенә, туган халкына тугры булуы шулдыр!