ШИГЪРИ ҖАНЛЫ ГАЛИМ
адиров Жыр. Финляндия. Артык кыска һәм абстракт бу сүзләрне бераз шәрехли тошкәч, болайрак чыга Илбарис Нурислам улы Надиров— фольклорчы, фронтовик; татар халык җырларын фәнни өйрәнеп, җыйнап, бастырып халыкка ирештергән галим; Финляндиядә яшәүче татарларны совет чорында янәдән Ана-Йортка тартып, тарихи уртак мөнәсәбәтләрне урнаштыруга зур өлеш керткән шәхес.
Ышануы кыен булса да. ана да 75 яшь тулган икән. Чыннан да, ышану кыен; әле ел ахырында гына редакциябезгә кергәч, уртак эшләр турында сөйләшкәндә сүз уңаенда гына «минем дә юбилей сыман нәрсә якынлаша» дигәч, ихлас сорап куйган идем—әллә 70 кә якынлашасызмы? «Әзрәк күбрәк. дип җавап бирде ул. Әйе, шактый гомер үтелгән. Бу яшьтә төп эшләр, нигездә, эшләнгән була инде. Энциклопедиядә И. Надиров турында ничек язылгандыр, карарга өлгермәдем, әмма мин белгәне шул; ул—рухи дөньябыз тарихында шанлы бер сәхифә булып калган татар халык ижаты әсәрләренең 12 томлыгын дөньяга китерүне оештырган (жыр томнарын үзе төзегән) галим Бу фундаменталь хезмәт ижтимагый-рәсми яктан югары бәяләнде дә. 1989 елны И Надиров җитәкләгән галимнәр төркеме X. Мәхмүтов. Ф. Әхмәтова, /1. Жамалетдинов. X Ярми (үлгәннән сон) Татарстан-нын Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар.
Фольклор—үзе бер зур дөнья, әдәбиятның, сәнгатьнең нигезе. Илбарис ага гомерен халык ижаты дигән әнә шул олуг мирасның бер тармагын—жыр жанрын өйрәнүгә багышлаган. «Мина жан рәхәте биргән фәнни дөнья—ул халкыбызның жыр поэзиясе. Халык жыры—бөек шигърият әсәре ул. Анда иксез-чиксез хисси байлык, мон. хикмәтле, сурәтле фикерләр, тел бизәкләре тулып ята...» ди ул үзенең бер язмасында Шунда ук өстәп тә куя “фольклор әсәрләренең төрлесен язып алсам да, мина нигәдер жыр жанры якын булды. Жырнын үзенә гашыйк итә торган ниндидер тылсымы бар. күрәсен». Тәкъдир кушуы буенча гомер юлы дөрес сайланган булган. Ир җырны күтәргән. Жыр ирне күтәргән.
Ә Финляндиягә килгәндә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне «ачу», алар белән ныклап аралашу буенча бу ил—беренче ил булды шикелле. Төркия, Германия, Америка кебек илләргә юл соңрак ачылды. Моннан 40 еллар элек гади кеше өчен чит илләргә чыгып йорү гайре табигый, сирәк хәл иде. Сәяхәтчеләр өчен, кем генә булмасын, сынау-таләпләр бик көчле иде Чит ил татарлары белән аралашасы да килә, тоталитар режим куйган тәртип-кысаларны да бозарга ярамый Дипломатик акылга ия булсан гына нәрсәдер майтарып була И Надиров бу яктан егет кеше булып чыкты. Казан татарларының гыйлем ияләренә, сәнгать осталарына Финляндиягә юл яруда анын олеше зур булды. Хельсинкидагы Тукай жәмгыяте җитәкчеләре (Г. Таһир һ. б.) дә Казанга килә башлады. 1968 елда безнен олуг затлар—Р. Яхин, И. Шакиров. А Арсланов. В Шәрипова һ. б.ларнын Финляндиядәге гастрольләре, аларнын Суоми иле президенты У. Кекконен белән очрашулары ул заман өчен олы вакыйга иде Аннан соңгы елларда күпләр булды ул якларда. Финляндия татарларының байтак рухи хәзинәсе илебезгә кайтты. И. Надиров тырышлыгы аркасында, мәсәлән. Хәсән ага Хәмидулла ижаты белән безнен укучыларыбыз ныклап таныша алды. Хельсинкида 1980 елда чыккан «Безнен жырлар» дигән җыелма китапка да без белмәгән байтак татар жырлары тупланган иде. Сонгы дистә елда И. Надировнын бу юнәлештәге эшчәнлеге Финляндия белән генә чикләнмичә, доньянын
Н
Җинүнең 55 еллыгына
татарлар яши торган бүтән кыйтгаларына да күчте Жөмләдән Торкиядэ яшәгән милләтпәрвәр шәхесләребез—Ә Мәнгәр. С Имре М Алукәй. Швециядәге—Торкэр Соуккан һ 6 турында ул кызыклы мәгълүматлар белән матбугатыбызда чыгышлар ясады Күрэсен. берара анын «Ватан- җәмгыятендә хезмәт итүдә бу эшчэнлеккэ этәргәндер
И Надиров халкыбызның топ журналы дип саналган Казан утлары- белән тыгыз бәйләнештә Нәкъ 50 ел языша 40 тан артык хезмәте басылган Ет саен диярлек катнашкан дигән сүз. Алга таба да активлык кимемәс дип ышанабыз Чит илләрдә гомер кичереп бакый доньяга күчкән һәм бүген исән-сау яшәп ятучы мәшһүр милләттәшләребез турында язмалар пиклы язмакчы ул безнен журналга Иншалла. теләкләр тормышка ашсын'
һай. гомерләр1 Илбарис ага белән танышып, аралашып яши башлаганга да 30 еллап гомер үткән Еш күрешеп тордык дип әйтә алмыйм Әмма һәр очрашу үзенчә истә, үзенчә кадерле Шигырьгә, шигырь язучы затка гаять ихтирамлы ул Шәхсән, үзем моны һәрчак тоеп яшим Хәер, ул үзе дә гомер буе шигырь язган кеше Үсмер- егет чакта да. сугыш-фронтта булганда да. олпат ир-аксакал булганда да Шигъри жан дигәндә тагын бер күркәм зат—безнен уртак дустыбыз—Рим Кэримов искә тошә (ул озак еллар Татарстан радиосында баш мохэррир булып эшләде) Кайчакга бигрәк тә күнеле нечкәргән чакларда, «әйдә. Илбарис абый янына кереп чыгыйк әле'- ди торган иде Галим оенә. котелмәгәндэ. оермәдэй килеп керәбез Итагатьле каршылар өстәленә затлы сыен куяр, яхшы якларыбызны мактар, хезмәтләребез хакында сорашыр Гадэттә андый очракларда, яна чыккан китабыма автограф та язып бирәм ул да. шундук, жавап итеп берәр бүләк истәлек бирер Гомумән, канатланып, баеп чыга идек без Илбарис абыйлар өеннән! Ниндидер бер затлылык, иплелек бар анарда Нәселдән каннан киләдер инде Холык дигәннәренә тагын гомер буе халык ижаты белән яшәү хикмәте дә өстәлгәндер Халык сүзе, халык уе. халык моны сеңгәндер анын җанына дип уйлыйсы килә
Кайчак бик сирәк, радиодан бер мишәр халык жыры янгырап ала (Аны композитор Ш Шарифуллин эшкәрткән, башкаручысы—консерватория хоры )
Үлән арасында үләннәр күп.
Ат кузгалагыннан да биеге юк' Хәсрәт арасында хәсрәтләр күп Гыйшык хәсрәтеннән авыры юк
Үзәк өзгеч җыр Заманында бу җырны Илбарис ага белән Рим абый Пенза якларында ишетеп язып алганнар Жырны тыңлыйм һәм күз алдыма китерәм Моннан 40 еллар элек ике егет әллә кайдагы матур табигатьле татар авылында әллә нинди боек хыяллар белән рух хәзинәсе җыеп йөриләр Берсе инде менә башак еллар гүрдә. Уртак дустыбызның урыны ожмахта. рухы шат булсын
Заманында. Илбарис ага тарафыннан әзерләнеп. 1965 елла дөнья күргән •Татар халык җырлары- дигән зәнгэр тышлы бер китап белән -яшәп» алган идем Анда халкыбызның 450 гә якын жыры басылган Галимнәр теле белән әйткәндә, үз койлэре булган -сюжетлы- җырлар Аларнын бик күбесе борынгы һәм алегә билгесез булып калган җырлар Чөнки алар бу гасырның илленче-алтмышынчы елларында гына язып алынганнар Кызыксынып санап карадым. Татарстаннан тыш татарлар яшәгән унга якын өлкәдән җыелганнар икән алар Менә кайда сурәтле сүз хәзинәсе' Нинди генә ритмик формалар, бормалар, кушымталар, нинди генә тел-бизэклэр шигъри сурәтләр юк анда' Үз вакытында ул китапны кат кат укып, өйрәнеп үзем өчен шактый яңалык ачтым шикелле Монда шунсын да әйтми кадалмыйм күрше өлкәләрдә җыелган ул жырларнын байтагы Илбарис абый кулы белән язып алынган Олы ихтирамга лаек бер эш бит бу!
Галимнең хормэткэ лаек тагын бер эшчэнлеген телгә алып үтәсем китә Халык җырларын жыю. өйрәнү белән бер үк вакытта ул татар шагыйрьләренең халыклашкан җырларын өйрәнү буенча да мавыгып эшләгән кеше Хәтерлим, моннан утыз еллар эүвәл Язучыларның Тукай клубында шагыйрьләр һәм композиторлар язган җырлар турында зур сөйләшү булган иде Анда топ докладны Илбарис абый ясады фикер алышулар ла кайнар гына булды Соңыннан бу доклады нигезендә озын гына мәкалә язып, аны журналыбызда бастырды да Яәнә шунсын да әйтү артык булмас Илбарис
абый татар халкының ин матур җырларын һәм шагыйрьләрнең халкыбыз арасында уңыш казанган әйбәт җырларын туплап берничә популяр җыентык та тозеп чыгарды Шул елларда И Надировны безнен Язучылар берлегенә әгъза буларак тәкъдим иткәннәре истә калган. Ул утырышта Сибгат ага Хәким дә Илбарис абый хезмәтләре хакында җылы сүзләр әйткән иде Шунсы гажәп булды, Илбарис абый берлеккә керүдән нигәдер тыелып калды.
Сүзем ахырында шунсын да әйтеп узыйм СССР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтында кайчандыр мин дә аспирант идем Фәнни эшем "Хәзерге татар поэзиясендә халык ижаты поэтикасы». Исеме бераз үзгәрергә дә момкин иде Җитәкчем—Илбарис ага Надиров. Кандидатлык имтиханнарын әйбәт кенә биреп бетердем. Шактый күп фәнни китап укылды, татар поэзиясе тарихын яна бер яктан ойрәнә башладым. Рухымны баету күзлегеннән аспирантура елларының файдасы булмады дип әйтергә телем әйләнми Әмма оештыру эшенә, дөресрәге Язучылар берлегенең җитәкчелек эшенә күчү сәбәпле фәнни эшем бүленеп калды Диссертация якламадым Җитәкчемне беркадәр авыр хәлгә дә куйганмындыр, бәлки. Хәер, үткәнгә бик үк үкенмим Хәзер фән кандидатларыннан да бигрәк, «академиклар» күбәйде
Академиклармы?
Бездә дә бар. Байтак алар хакыйкый да әгъза.
әгъза да хакыйкый
Тик нишләптер юк арада
берәр Нәкый.
йәки Бакый,
йә Исхакый..
И Надиров 1959 елда ук кандидатлык диссертациясен яклаган. Ул һаман да фәннәр кандидаты. Халык танырлык хезмәтләрең булганда чын мәгънәсендәге Фәннәр Кандидаты булу да аз түгел бу дөньяда!