Логотип Казан Утлары
Парча

МОҢСУ ПАРЧАЛАР


Табигатьнең шау чәчәктә чагы, Әй, син, Вакыт, узма, туктан тор! Гомернең дә чәчәк аткан мәле— Узмас кебек тоелса да мәңге,— Була икән... була бер тапкыр...

Адәм баласына ни биргәнен Ходай кире алмый калырмы?— Яшьлегеңне ала, саулыгыңны. Гомер җыйган байлыгың ла кала, Акылыңны ала, җаныңны..
Бер нәрсә дә бушка бирелми шул. Туры килә икән түләргә: Бу доньяны күрсәткәне очен Күзең ябып кертә гүрләргә.

Өлкәнәйгән саен чүгә адәм. Искергән ой кебек басыла Торган саен тәнне тарсына җан. Мәңгелеккә, ахры, талпына Килмәс кебек ләкин Әҗәл, күрсә Илһамланып иҗат иткәнең: Алып китәр очен—котәдер ул Эшләреңнең куллан теткәнен.
Мин табындым сиңа,
Тик үзеңнән
Бик аз булды шәфкать-мәрхәмәт: Синең белән кыен, Синсез, бәлки,
Тагы да кыенрак, Мәхәббәт?!
4
Яши-яши искәрәсең Каршылыклы тормышта,— Искәрәсең, сискәнәсең: Көн озын, гомер кыска...
Әзәл абый Яһудинның җәсәден җирләгәндә килгән уй
... Татар зиратында урын бик тар, Ләхет алып булмый—ишелә.
Ике аршин җирне көчкә таптык «Дөнья киң!»—дип, өләшеп күпме шатлык. Сәхнәләрне тоткан Кешегә...
4
Әй, сез—яшьләр, без—картларга Хөрмәт белән дәшегез: Бүгенгегез булса яшьлек, Картлык—киләчәгегез...
4
Еллар уза, хис-тойгыда сүреләбез, Дөнья мәшәкатьләренә күмеләбез, Яхшыга да, начарга да күнегәбез, Картайсак та матурлыкка үреләбез,— Шулай булмый, фәрештәләр түгел лә без!
4
Корып егылганчы үсә агач, Үсә өскә, үсә тамырга. Әй, замандаш, тырыш гамәлеңдә Табигатьтән үрнәк алырга.
Өлкәнәйгән саен ялгызлыкка Күнегә кеше, кими дуслар да. Әллә инде шулай әзерләнә Мәңгелеккә—ялгыз йокларга?!.
О
Яшь вакытында җил-давылда
Бөгелә-сыгыла агач:
Бөгелә-сыгыла исән кала...
Шартлап сына карт алмагач...
Кәүсәләре калынайган саен
Бәгырьләре тора шыңгырап: Бәгырьләре нечкә карт агачның,— Яфраклары шавы моңлырак.

... Васыять язмасам да, сезгә калыр Җан җырларым—күңел байлыгым. Язылма! аннарын калдыралмам. Үзем белән бергә алырмын.
Бәхетле ча!ым кайчанмы?— Яратып, янган чагым.
Ул да мнне ярата, дип, Кат-кат алданган чагым.
Бәхетле чагым кайчанмы?— Яшьлегем тойган чагым, Хыянәт һәм үлем барын Онытып торган чагым,— Шулдыр бәхетле чагым
Кемнәрдәндер безгә калган Гүзәл ханым—бу Донья. Бездән дә калыр бервакыт. Соңрак килгән буыша. Аларны да. яратам, дни. Алдар әле бу Донья!
О
«Элсгәчә гафу кылдым Сине, яраткан очен. Хыянәтең кичерә алмам. Җаным канаткан очен!*— Дигән идем дә бит Менә Вәхн килде гарештән. Назлы итеп колагыма Пышылдады фәрсштәм:
«Үзе яраткан адәмне Кичерә ласа Ходай. Үзебез яратканнарны Без дә кичерик шулай...»
О
Кайчак ачу кайнаса да. Чыгармыйм, тыелып калам. Сабырлык атлы фәрештәм Куйнына сыенып калам.
О
Өйдә булсын, эштә булсын. Тыңла—буйсын, тыңла—буйсын. Җаныңны богауда тоткач.
Аннан коллык ничек чыксын?..
О
Уйлаганың юкмы: ник тезәләр Тимер юлга агач шпаллар?— Тимер булып хәтта тимерләр дә Йомшаклыкка, ахры, мохтаҗлар...
О
Яшь вакытта гомер чиксез кебек, Көч-дәрт ташып тора диңгез кебек. Вакытыңны туздырасың уңга-сулга. Кинәт искәрәсең: яшьлек узган!
Килә—вакыт кадерен белер вакыт. Эштән соң да туры өйгә кайтып. Төнлә кочып салкын ястыгыңны. Син саклыйсың инде картлыгыңны...
9
Әни кабере өстендә дә—каен. Әти кабере өстендә дә—каен. Газизләрем үзләре юк... Инде хәзер Шул каеннар белән сөйләшергә калдым.
О
Син әлегә мине аңламыйсың. Гаҗәпләнмим моңа, үпкәләмим,— Яшел яфрак аңлый аламыни Өзелергә торган яфрак хәлен?!
О
Кемнәрнедер күмә Дөнья Алтын-көмеш, мал-әйбергә. Данга күмә. Ләкин соңра Күмә туфрак белән... кабергә.
Сыерчыклар куна талларга, Яз узганчы сайрарга, сайрарга. Син дә үз җырыңны җырлап кал,— Җыерчыклар кунар маңгайга, маңгайга...
О
Ник бу Әҗәл шагыйрьләрнең Сафларын сирәклидер?— Бәлки бу дөньяга нечкә Күңелләр кирәкмидер?..

Горур бул—тәкәббер булма.
Усал бул—явыз булма.
Тырыш бул, тик әрсез булма. Бөртекчән бул—саран булма. Гашыйк бул—сагыз булма!..

Матурга кызыга, табына һәр кеше.
Ә матурга табыла үз ише.
Читтән генә сөен, сагынып яшәү— Бик күпләрнең шулдыр язмышы...
Вәгъдәләргә яшьлекнең юмартлыгы!— Вәгъдә бирми генә килә картлыгың... Их. тагын бер кичерәсе иде. дим. Яшьлектәге буш вәгьдәләр шатлыгын.
Шуңа аңлыйм сайлау мәрәкәсендә Түрәләрнең вәгъдәгә юмартлыгын: Халык белән кичерәләр ич алар Үзләренең буш вәгьдәләр шатлыгын.
Балачакта, яшь вакытта Саф алмаз кебек идек Алмаз кебек тлтыкмас вә Картаймас кебек идек.
Узды да китте гомерләр.
Ә Дөнья тора көлеп.
«Сине генә сөям!..»—дигән, Аннан, башканы яраткан— Җан өзгән кызлар кебек.
О
Нишлисен, адәм баласы
Хатадан хали булмас: Әрвахлар догадан туймас. Әрсезләр даннан туймас.
О
«Заман ахырында, диләр. Теләсәң файда итәргә, Яхшылыкны аңламаслар»,— Белмәссең кайда итәргә!
О
Аз булмады матурларга Сокланып KapaiaHbiM. Коры куаныч булса да. Юаныч булды гомергә— Шулардай алданганым.

Әйткәннәр лә:
«Властьны алып була.
Ләкин саклап калу икеле...»
Алтын сүзләр— Сәясәттән бигрәк, Мәхәббәткә карый шикелле.
О
Локман Хәким әйткән сүзләр, иптәш:
«Җир кадерен белмәгәнгә—Ходай җир бирмәс, Ил кадерен белмәгәнгә—Ил бирмәс. Ир кадерен белмәгәнгә—ир бирмәс...»
О
Заманыбыз Хуҗа Насретдинына
Уйлыйсыңдыр: «Мине яраталар Шаянлыгым, шаяртуым өчен».
Алай түгел.
Яраталар сине Кешене ихлас яратуың өчен.